Логотип Казан Утлары
Публицистика

Язмыш хатасы микән?..

өмкинлеге чыккан саен Ибраһим ага Салахов ерак араларны якын итеп Казахстанның Күкчәтау төбәгендәге Кызылъяр авылыннан Казанга ашыкты Әйе. башкача мөмкин дә түгел биредә анын иң матур, кабатланмас яшьлек еллары үткән, иҗат белән бәйле беренче тәэсирләр, ижат очкыннары. Агыйдел сылуы Зәйтүнәгә булган беренче мәхәббәт тө шушында кабынган Ниһаять, тәүге китабы да монда Ибраһим Салахов байтак газап һәм жәзалар күрсә дә. озын гомер юлы узган әдип Өч ел элек мәрхүм булган язучыга быел 30 августта исә 90 яшь тулган булыр иде И Салаховнын нәсел шәжәрәсе Татарстанның Балтач җирлеге белән бәйле булса да. (аның әти-әнисе Ни зами белән Маһиҗамал ачлык елларында Казахстан далаларына бәхет эзләп чыгып китә), ул гомере буе читтә яшәде. Әмма аның әсәрләре татар әдәбияты дөньясында өйрәнелде, киң катлам укучылар да бу иҗатны җылы кабул итте, әдәбиятыбызда анын үзенә аерым бер урыны да формалашты «Колыма хикәяләре» («Тайгак кичү») фаҗига - хроникасы һәм әдәбияттагы уңышлары өчен 1990 елда олы бүләк-Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелү—бу әдипкә булган зур хөрмәт, иҗатын югары бәяләү буларак кабул ителде 1998 елның 8 апрелендә, үләренә берничә генә ай кала. Ибраһим ага тормышында тагын зур. истәлекле вакыйга булып узды Казахстанның башкаласы Астанала Преззшент Нурсолтан Абиш улы Назарбаев аны «Парасат» («Алтын дуслык») ордены белән бүләкләде Әдипкә бу орден бирелү—зур мәгънәгә ия иде. Президент үзенең чыгышында аны «Казахстан халкы өчен зур хезмәт, татар һәм казах, рус әдәбиятлары арасында ныклы күпер салудагы эшчәнлеге өчен» дип билгели (Степной маяк. 1998ел. I май) Тагар халкының күренекле язучысы Мөхәммәт Мәһдиев тә «Үз илеңдә пәйгамбәр юк» исемле мәкаләсендә аны «Ибраһим ага Салахов—тагар белән казах әдәбиятын, мәдәни табышларны тоташтырып торучы бер шәхес», дип бәяләгән иде (Соц . Татарстан, 1991, 27 ноябрь) Шулай итеп, әлеге бүләк белән Казахстан халкы да әдипкә булган хөрмәтен, аның икс җөмһүрият язучысы .за булуын исбатлады. М дөнья күргән Казанда аны яраткан укучылары һәм хәтта үз вакытында сөргенлек еллары газапларын башларыннан кичергәннәр—дуслары ла көтте Күрәсең, үзенең «Йөрәктәге яралар» исемле истәлегендә әдип юкка гына «Казан— минем рухани бишегем, йортым Мин анда язучы буларак тудым һәм «үлдем».» дип язмагандыр (Соц Татарстан. 1989 ел. 16. 18. 20 июль саннары) Чыннан да. ни аяныч, әдип язмышындагы фаҗига дә нәкъ менә Казаннан башланган Әйе, мондый олы бәяләргә И. Салахов, чыннан да. лаек иде: тормышы белән дә. иҗаты һәм эшчәнлеге белән дә. (Ибраһим ага озак еллар дәвамында Күкчәтауның татар мәдәнияты үзәге җитәкчесе вазифасын да башкарды бит әле.) Иң куанычлысы шул: Ибраһим ага якты дөнья белән үзенә булган зур хөрмәтне белеп хушлашты Сабыр, акыллы булды әдип, беркайчан һәм һичкемгә авыр сүз әйтмәде, булганына канәгать иде ул. Ә иң әһәмиятлесе— катлаулы тормыш юлы кичсә дә. тоталитар системаның барлык җәза этапларын узып сәламәтлеген югалтса да, әдип кешеләргә булган ышанычын һәм мәхәббәтен югалтмады, аның рухы сынмады. Бер әңгәмәбез вакытында мин аннан авыр елларда аңа гаеп тагучылар турында, аларның соңгы язмышы турында кызыксынган идем. Ул кешеләргә начарлык эшләүчеләрнең тормышта да бәхетсез булуларын әйтте һәм үзенең гомер буена: «Яхшылык эшлә дә. суга сал—халык белмәсә, балык белер» мәкаленә таянып яшәвен әйтте. Күрәсең, яхшылык, кешеләрне ярату хисе аны ин авыр вакытларда да саклап калгандыр. «Дөресен әйткәндә, мин үзем бу елларга хәтле килеп җитәрмен дип хыяллана да алмый идем,—дип язды ул миңа 1996 ел башында җибәрелгән бер хатында—Колыма алтын приискаларында 50-60 градуслы суыкларда 10-12 сәгать забойда эшләгәндә, сменаның ахырына кадәр җитәмме, катып үләмме дип кенә уйлый идем. . Күпләр шул забойда калдылар. Ә мин... Бу язмышның бер хатасы, мөгаен». Әдипкә язмыш мәрхәмәтле булдымы, мәрхәмәтсезме—кистереп кенә әйтүе кыен. Әмма бер нәрсә ачык: күргән газапларын, чор хаталарын, олы дөреслекне күпләргә ачып салу өчен исән калды ил агасы, һәм шушы хәл, шушы максат белән яшәү, язу аны киң катлам укучыларга танытты. «Минем исемсез улыма хат» шигырендә автор үз тормышы турында түбәндәгечә язган иде: Минем тормыш кояш төсле якты, Май аедай матур башланды. Ләкин... Кара болыт басты аның күген. Аякларга богау ташланды Дәһшәтле, куркыныч 1937 еллар... Кешеләр бер-берсенә ачылырга, сөйләшергә куркып йөргән дәвер. 1928 елда үги анадан качып диярлек, ашкынып һәм зур өметләр баглап Казанга килгән егет, бу шомлы елларга кадәр педагогия техникумында белем ала, «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр», «Пионер каләме» һ. б. матбугат органнарында шигырь, хикәя, мәкалә һәм очерклар белән катнашып, каләмен шактый чарлап өлгерә. Әле алай гына да түгел: яшь кенә булуына карамастан, чорның атаклы шәхесләре—Г. Ибраһимов. К. Нәҗми, С. Рафиков. М Җәлил. Ф Кәрим һ. б. белән аралаша. Актив журналистлык эшчәнлеге һәм әлбәттә, актив иҗаты нәтиҗәсендә үзе дә шул чорның талантлы язучылары рәтендә йөртелә башлый Анын бер-бер артлы «Ярату» пьесасы (1936), «Дуэль» (1937), «Мәхәббәт һәм өмет» (1937) повестьлары. «Постта» (1937) шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. «Кызыл Татарстан», «Кызыл Армия». «Совет әдәбияты» һ. б матбугат органнарында аның әсәрләрен уңай яктан бәяләп мәкаләләр басыла. Әмма үсеп, танылып килгәндә генә ул 1937 елда репрессиягә эләгә һәм 58 статья белән гаепләнеп, аның 10 елдан артык гомере «халык дошманы» исеме белән төрмә һәм лагерьларда үтә, биш елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителә. Димәк, төрмәдән азат булгачтын да әдипне жинел тормыш көтмәгән. «Колыма хикәяләре» фаҗига-хроникасында И Салахов әлеге елларны, кешеләрнең ана мөнәсәбәтен гаҗәп дәрәҗәдә тәэсирле, оста тотып алынган сәнгать чаралары ярдәмендә укучыларга җиткергән иде инде Хәтта үзенең ин якын кешеләре—әтисе, үги әнисе, бертуган сенлесе тарафыннан да кимсетелә, рәнҗетелә әдип. Хатыны, кечкенә малае белән өйдән куып чыгарылгач, ниһаять. Кызыл Яр авылы сельпосының ашханәсенә буфетчы-сатучы булып эшкә урнаша ул. Маһинур белән үзләренә бер куыш— өй җиткергәч тормыш бераз җайланып киткәндәй булса да, биредә аны әле бик күп сынаулар көтә. 1956 елның яңгырлы, суык, шыксыз бер көне күп газаплар кичергән И Салаховка. ниһаять, әйтеп бетергесез зур шатлык—аклану кәгазен китерә. СССР Верховный Советы Президиумы Председателе К Е Ворошиловка бербер артлы язылган хатлар үзенекен эшли СССР Югары судының Хәрби коллегиясе язучының эшен янадан карап. 1937 елгы хөкем карарын юкка чыгара Ундүрт ел буе зарыгып өметләнеп һәм өметсезләнеп көткән сонгы таяныч. «Әбелхаят— яшәү кәгазе» анда кабат кешеләргә ышаныч, мәхәббәт уята Ин зур шатлыгын уртаклашу өчен автор Казанга, яшьлеге үткән шәһәргә ашкына. Бераздан биредә ин якын дуслары—Хәсән Туфан һәм Сөббух Рафиков белән очрашуны тасвирлаган «Сагыну» истәлеге языла 1937—56 еллар аралыгында әдәбияттан аерылып торырга мәжбүр булган әдип, акланганнан сон ныклап ижат эшенә керешә Аның гиз арала «Дала дулкыннары» (1957). «Күкчәтау жырлары» (1961) дигән шигырь җыентыклары. «Төн кызы» (1971) исемле хикәяләр, очерклар, легендалар җыентыгы «Мәхәббәт картаямы?» (1980) повесте. Фәхретдин бине Мифтахетдин Г Ибраһимов. С Атнагулов. Р Алкин. Г Мөхәммәтшин. Г Гали. Г Нигьмәтн кебек күренекле шәхесләр турында истәлекләре, әдәбият тарихына караган материаллары, балалар өчен хикәяләре дөнья күрә И Салахов иреккә чыкканнан сонгы әсәрләрен нигездә үзенең шәхси биографиясенә, күргәнбелгәннәренә таянып ижат итә Аны зур язучы итеп таныткан «Күкчәтау далаларында» (1965). - Имәннәр тамыр җәйгәндә» (1986). «Колыма хикәяләре» (1989) әнә шулай дөнья күрә «Колыма хикәя гәре»—И Салахов иҗатының ин биек ноктасы Бирелә алтмышынчы еллар шартларында ачыла башлап га. ахыргача фаш ителеп бетмәгән сталинизм чоры, тарихтагы «ак таплар», шәхес культы елларында ил кичергән фажига тулысы белән ачылган «Күкчәтау далаларында» (1965) романында автор бу чор турында беркадәр мәгълүматлар биргән иде инде «Колыма хнкәяләре»н язарга алынуны исә ул намус эше дип саный, ул кысынкы елларда качыппосып булса да. ижат итәргә алына Автор бу әсәрен кечкенә хикәя һәм новеллалардан төзи, язу эше өзелгәндә дә бөтенлеген югалтмый торган әдәби алым санлый Чөнки тормышлар үзгәреп, язуны тапсалар—кабат төрмә һәм лагерь юллары башланачак ич Әсәренең язылган хәтлесен тимер әржәгә салып, алмагач төбенә күмә бара ул Бу турыдагы бер истәлегендә автор соңрак - бәлки тоелган гынадыр төбенә кулъязмамны күмгәч, алмагач ачы алмалар бирә башлады кебек Я зларын бакча шау чәчәккә төренгәндә, алмагачым мина хәсрәттән чәче агарган кеше булып күренде», дип. образлы итеп искә алды («Ялкын. 1989, 6 сан). Утызынчы еллардан алып X. Хәйри. Г Гали. К Нажми, һәм алга таба, С. Әдһәмова. С. Рафиков. Н Арсланов, С, Актаен. Е. Мырзәхметов. 3. Нури һ. б тарафыннан иҗаты уңай бәяләнгән бу әдипнең «Колыма хикәяләре» басылганнан соң әсәрләре яңабаштан өйрәнелә, бәяләнә башлады Мисалга, тәнкыйтьче Ф Галимуллии «Калыпларга сыймый ул» мәкаләсендә хәтта «Тайгак кичү» («Колыма хикәяләре»)—хәзерге татар әдәбиятының горурлыгы», дип язды Шушы ук мәкаләсендә тәнкыйтьче бу иҗатка гомуми бәя лә бирде «Бу күп кырлы, күп темалы ижат турында кыскача гына әйтүе шактый кыен. Лирик шигырьләрдән алып ил язмышы турындагы романга кадәр булган киңлек бик аз әдипләр өлешенә генә туры килә Моның өчен, сүз остасы булудан тыш. Ибраһим Салаховныкы кебек мәгънәле тормыш, гражданлык батырлыгы да кирәк* (Тат яшьләре. 1991. 19 сентябрь) Үзе дә шәхес культы җәзасын татыган А Гыиләжевнын әсәргә бөясе түбәндәгечә булды « әсәре, авторның йөз аклыгы булу белән бергә, татар халкының горурлыгы да. казанышы ла Эчтәлеге белән гаять үзенчәлекле, документаль төгәллек белән язылган бу әсәр—Сталин чорының роман- хроникасы да. илебез халыкларының тирән фажигасе лә ул Шуның белән бергә, бик күп миллионнар арасыннан могҗиза белән исән калган Ибраһим ага Салаховнын җан авазы да» (Жан авазы Китапта II Салахов. - Katu.ua сикәмгә/и- К. 1989) Тәнкыйтьче Ф Миңнуллнн исә «Илебез тарихында партиянең XX съезды ниндисрәк роль уйнаса, безнең өчен И Салаховнын әсәре лә шундыерак роль уйнаячак», дип бәяләде. (Затлылык К. 1989.) Тәнкыйтьче Ә. Сәхәпов фикеренчә. «Тайгак кичү» кырыс реалистик рухы белән Хәсән ага Туфанның лагерьда әрнеп язган шигырьләренә аваздаш: «Ул чын мәгънәсендә дөреслекне тудырырга тырыша, һәм үз максатына ирешә дә» (Алтын тамырлар. К 1990) Кыскасы, җәмәгатьчелек әсәрне хуплап каршы алды һәм аны. гомумән алганда, «шәхес культы корбаннарына куелган һәйкәл», дип бәяләде (Г. Ахунов. Соц. Татарстан, 1991, 9 сентябрь). 1991 елда әсәр рус телендә дә дөнья күрде. Аерым мәгълүматларга караганда, фажигахроника Станбулда—төрек, Казахстанда—казах телләренә дә тәржемә ителгән. Инде әйтелгәнчә, романның сюжет һәм композициясе шактый үзенчәлекле. Әсәрдә әйтергә теләгән төп фикерне, конфликтны бер ноктага җыеп торучы— ул авторның үз образы Романда автор шәхесен күз алдында тотып М. Әгьләмов та: «И. Салахов исеме рәнҗетелгәннәр авазы булып яңгырады Рәнҗетелгәннәр Бу сүз безнең хәтергә мәңгегә сеңеп калырга тиеш», дип язган иде (Шәһри Казан, 1991, 7 сентябрь). Рәнҗетелгәннәр авазы үз вакытында сәхнәдә дә янгырады. Казан Татар дәүләт яшьләр театры үзенең 1995-96 нчы елгы сезонында фажига-хрониканы «Тайгак кичү» исеме астында сәхнәгә куйды. Төп фикерне, үзәк конфликтны бирү ягыннан әсәр шактый йомшак сәхнәләштерелгән булса да, спектакльдә әдипнең үзенең дә катнашуы зур бер вакыйгага исәпләнергә хаклы. Тамаша азагында «Яшь Ибраһим»нын һәм 85 яшьлек әдипнең, ягъни образның һәм прототипның сәхнәгә бергә менүләре, Ибраһим аганың чыгышы ул вакытта тамашачыларга нык тәэсир ясады. Чөнки чынлык, хакыйкать иң битараф күңелләрне дә тетрәндерерлек иде. Әлеге күренешне «тапталган яшьлек белән очрашу» дип. бик мәгънәле итеп атавы белән тәнкыйтьче Ф Галимуллин мен кат хаклы иде. Инде мәгълүм булганча, 1994 елның октябрь аенда Тел. әдәбият һәм тарих институты Казахстаннан әдипнең архивын алып кайтты. (Алыпкайтучы— шушы институтның фәнни хезмәткәре Зөфәр Мөхәммәтшин) И Салахов үзе исән вакытта ук архивы турында кайгыртты, аның киләчәге турында борчылды Аның аерым хезмәтләре безнең шәхси архивта да саклана, беркадәрен инде матбугатта да бастырдык. Бу нисбәттән, авторның язган хатыннан өзек китереп үтәсе килә: «Бүген Марсель Әхмәтҗәновтан архивны алулары турында хат алдым. Син. Ләйлә сеңелем, институтка барып Марсель һәм Юзиев Нил белән сөйләш— архивны нишләтергә уйлыйлар? Син инде ул эштә минем күз-колак бул һәм актив катнаш Мин барыннан да сиңа гына ышанам—бәлки ниндидер практик чаралар күрелер, дип Бу хатны алу белән институтка барып минем теләкләрне әйт, бу хатка салып җибәргән тәкъдим-искәрмәләрне күрсәт, аннан миңа хат яз. 24 октябрь. 1994 ел Кызылъяр авылы» Үз вакытында әдиптән шушындыерак эчтәлекле хатлар, ышаныч кәгазьләре алынса да. архивка кереп эшләү рөхсәте безгә авыр бирелде. Зур күләмле әсәрләрнең каралама вариантлары, истәлекләр, очерк, шигырьләр, илнең төрле төбәкләреннән килгән хатлар—биредә әле өйрәнәсе материаллар байтак. Ләкин, ишетеп белүемчә, И. Салахов архивы әле бүгенге көнгә кадәр тасвирланмаган икән—кызганыч. Соңгы елларда безгә әдипнең туганнары, якыннары белән дә хат алышырга туры килгәләде. Алар аерым архив материалларының Казахстан музей һәм мәктәпләрендә саклануын, әле байтак өлешенең өйдә булуын яздылар Димәк, әле бу юнәлештә эшләү мөмкинлекләре алда да зур. И Салахов үзенең бер мәкаләсендә: «Мин халык трагедияләренең— кайгы, горурлык һәм куркаклык, кешелеклелек һәм вөҗдансызлык картиналарының тере шаһиты», дип язган иде (Казан. 1994, № 5-6) Бүген ул инде—мәрхүм Тик. шулай булса да. аның исеме, иҗаты һәм. димәк шаһитлыгы да әле һаман да күпләр күңелендә яши