Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе

Хөрмәтле редакция! Былтыр журналыгызны мактап хат язган идем инде Аны бастырырсыз дип көтмәгән идем, бераз гәнкыйть тә бар иде анда. Бу юлы сезгә бик күптәннән уйлап йөргән бер фикеремне житкермәкче булам. Татарлык турында ул. Чит жирләрдә яшәүче кайбер татарларда үз милләтеннән, үз теленнән оялу тойгысы бар Мин моны Явыз Иван Казан ханлыгын басып алганнан сон. гасырлар буе татар халкын жәберләү. көчләп чукындыру, йотарга тырышулар нәтижәселер дип беләм. Әмма хәзерге татарны хәзерге урыс жиңмәгән дә, буйсындырмаган да бит. Шулай булгач, ник туктамый сон ул «оялу» һәм «бытовой» шовинизм? Минемчә, урыс та үзенең тарихи гаебен андый, буйсындырылган халыкларның күтәрелүеннән шүрли, курка (мәсәлән. Чечня), шуна күрә янадан-яна явызлыклар эшли. Безгә икенче сортлы халык булу тойгысыннан арынырга кирәк, татар исеме белән горурланырга кирәк! Русиянең 80% артык мәйданы «вакытлы басып алган» жирләр (халыклары белән бергә). Шуна күрә аларны буйсындыру, талау өчен воеводалар, наместниклар, губернаторлар билгеләнгән Хәзерге «вертикаль хакимият* тә нәкъ шуны хәтерләтә түгелме?! Татар халкының жырлары моң-зар белән тулы. Әдәби әсәрләрдә дә шул. Ә бит бар икән бүгән жырлар да. Мәсәлән. И Шакиров башкаруындагы «Каръят батыр» М Гайнетдиновның «XVII йөздә тагар яңарыш хәрәкәте* әсәрендә (*К. У.» Ns 7.8. 1992) зур йөрәкле татар уллары турында күп язылган. Андагы вакыйгаларны укыганда йөрәк ярсый. Ш Маннап мәзәкләре арасында татар үжәтлеге Зәйнуллин берәмлеге белән үлчәнә икәнен укыдым (*К У->№1, 1999). 3 Зәйнуллиннын «Агыйделнең аръягында» әсәре дә бик ошады Мин үзем дә армиядә 37 ел хезмәт иттем. Татар хәрбиләренә караш К. Шәйхетдиннең «Кышлар узар...» дигән язмаларында бик дөрес сурәтләнгән. Кайчагында мина: «упрямый татарин» диләр, ә мин: «упрямый булмасам. әллә кайчан урыслашкан булыр идем» дип жавап кайтара идем. Ф Сафинның «Ждек буе—яу жире» язмаларындагы («К У.» №8.2000) «чикылдап торган татар» турында рәхәтләнеп укыдым Менә шундый «чикылдап торган татар» саклап кала да инде безнең милләтне, ул беркая да югалмый, таралмый, сер бирми! Журналыгызда күбрәк шундый әсәрләрне укыйсы иде, чын татар рухы, татар теле белән язылганнарын Үрнәк итеп Батулланың «Алып батыр мажаралары»н китерер идем. Шул ук, М Гайнетдинов тикшеренүләрендә «Урал буеннан Кашгаргача араны кылыч уйнатып гизгән, рыцарьлыгы, галимлеге белән хәтта дошманнарын тан калдырган, күп санлы мәкерле дошман тозагына төшмәстән, тарих сукмакларында эзсез югалган милли- азатлык көрәше батыры Карасакал» (Гарибальди!) турында язылган Моннан бит менә дигән тарихи роман чыгар иде (кая Н. Фәттах, кая яшь язучылар'.’) Мондый үрнәкләр булса, оялмас иде татар, яшь буынга нинди шәп мисал! Татар төзүчесе турындагы К. Кәримов романы—«Ком сәгате— чын безнеке. Хәзер әдәбиятта татар халкын таркау итеп сурәтләү бик кин жәелде Я Зәнкисвнен «Өтелгән мәхәббәт» романында бер бригадир төп геройның тенкәсен корыта. Г Гыйльмановнын хыялый романы «Албастылар» исә ике исерек аркасында бик аяныч бетә Кемгә кирәк ул мескенлек'’ Кая безнен батырлар, киң күңеллелек, кешелек сыйфатлары'’ Гомер буе зарланып, фәкыйрьлектән баш чыкмас. Ник соң әле без алай куркабыз’ Бездән курыксыннар! Сер бирмик әле! Сезнең барчагызга да уңышлар телим.