Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

ТЫЛСЫМЛЫ ХАТЛАР

азанга килүемә өч ел да узып киткән. Кичләрен, энем белән Бауман урамы буйлап йөргәндә, утлары балкып янган тәрәзәләргә карап у ыбыз «Их, туларның ник берәрсе безнеке түгел икән’1»— дип уфтанып куйган чаклар еш була иде Якты дөньяга үз тәрәзәннән карый алу—шуннан да зур бәхет юктыр шикелле иде ул чагында Мин Татарстан радиосында балалар өчен тапшырулар редакторы К идем. Татарстан Язучылар союзы рәисе Әхмәт Ерикәй телефоннан мине кабинетына чакырды. Мин. фатирга чират җиткән икән дип. ашыга- ашыга шунда чаптым. —Мәскәүгә. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга җибәрмәкче идек сине,—диде ул акрын гына, җайлап кына.—Кави Нәҗми. Газиз Иделле дә шул фикердә, квартирга чиратын сакланыр. Анысын үзем күзәтеп торырмын... 1949 елның август ахрында булды бу сөйләшү. —Сон бит инде. Әхмәт абый, имтиханнар беткәндер... —Сезнең өчен соң түгел. Ватан сугышында булганнарны имтихансыз алалар,— дип аңлатты ул,—әмма иҗат конкурсы үтәргә туры киләчәк. Поэмагызны, шигырьләрегезне җыеп китерегез үземә. Урта мәктәп аттестатын да. Газиз Иделле шигырьләрегезне бүген төнлә үк тәрҗемәләргә булды. Иртәгә Мәскәүгә очам... Бу сөйләшү бераз кытыгыма тиде. Ничек инде үземнән башка гына язмышымны хәл итәргә җыеналар болар?! Ләкин, ни генә дисәң дә. минем башка чарам юк иде. Әле горурланырга кирәк, рәхмәт әйтергә кирәк монын өчен, дип уйладым. Дөньяда бердәнбер әдәбият институты бит! —Быел Татарстанга көч-хәл белән бер урын бирделәр,—диде Әхмәт Ерикәй ахырдан. —Рәхмәт сезгә, Әхмәт абый! Киләчәгемне дә кайгыртып куйды ул: —Техникум дипломында бер төп фәннән «уртача»гыз бар икән Ярты елга кадәр стипендия билгеләмәсәләр, литфондтан ярдәм итәрбез.. ♦ * ♦ Сау бул хәзергә, синдә җылы почмагымны, якты тәрәзәмне таба алмаган Казаным Яңадан очрашканга кадәр, рухи төбәгем! Егерме сигез яшемдә ВУЗ студенты булачакмын. Әйе. безнен буын күп нәрсәгә соңга калып кына иреште шул... Соң булса да ун булсын. Мәскәүгә килеп төшкәч, Тверь бульварын эзләп таптым һәм челтәрле чуен капкадан Әдәбият институты ишегалдына барып кердем. Биек чаганнар, бер дә исләре китмәгәндәй, сабыр гына каршы алдылар. Ике катлы «Герцен йорты» эчтәрәк булып чыкты. Тәрәзәләре зур. якты Алар, ничектер, күңелне үзләренә тартып тора иделәр. Икенче сентябрь иде бу. Тәнәфескә чыгарга звонок бирделәр бугай, ишегалдына берәм-берәм дә. төркемләп тә студентлар чыга башлады. Кызып сөйләшә-сөйләшә, папирос көйрәтергә тотындылар. Берән-сәрән кызлар да күренә. Алары да тарта. Кайсысы кулларын бутап, шигырь укый, кемдер ораторлык итә. Күмәк көлү авазлары ишетелеп куя. Хәрби киемнәрен салмаган егетләр дә шактый күп. Пехотачылар, диңгезчеләр, хәтга очучы формасындагылар да бар. Эчемә җан керде. Үз туганнарымны күргәндәй булдым. Бу егетләр белән уртак тел табуы авыр булмаячагына ышанып, сөенеп куйдым. Институт ишегалдына таба атлаганда, арадан берсе: — В нашем полку прибыло, значит , —диде. Шул ук ярым хәрби мине икенче каттагы канцеляриягә кадәр озата керде. Андагы ачык йөзле, кызыл иренле дамалар, телеграмманы күрүгә, бер аваздан: —Котлыйбыз!—диештеләр. Шул арада бер чибәре: —Хәзер мин сезне., нче аудиториягә озатам,—дип, култыклап та алды,—профессор Реформанкии лекциясенә рәхим итегез. Эдип Маликович! Юл унаеннан өстәп тә куйды: — Конкурсны әйбәт үттегез, рәхмәт! Өнемме-төшемме дип торам Бәй. бик тиз булды ич әле бу Кем кемгә рәхмәт әйтергә тиеш сон әле9 ! Бодай зурлап каршыларлар дип һич өмет итмәгән идем Армиягә кадәр Уфа һәм Казан ВУЗларына барып та, башымны түбән иеп. кире кайтып китүләрем исемә төште Мин ул чагында үземне мескенрәк хәлдә хис иткән идем. Кем әйтмешли. Мәскәү—Мәскәү инде ул! Аудоториягә кергәч, мина студентлар шунда ук буш урын да табып бирделәр «Сезнен өчен сакладык».—дип тә куйган булдылар Зур портфелен күтәреп, кечкенәрәк буйлы, гади генә киенгән күзлекле берәү кафедра янына узды Реформацкий дигәннәре шул икән Аудоторияне күзлек аша бер капшап алуга, ул карашын мина юнәлтте —Ә-ә. яна иптәш! Кайсы яктан буласыз?—дип. учка тотарлык кына сакалын сыйпаштырып сорау бирде — Казаннан!—дигән сүзне ишетүгә, яныма килде, кул биреп күреште — Казан Фәнни-тикшеренү институтында минем бик якын дустым бар,—диде ул. шатлыгын яшермичә,—тслче-галим. профессор Латыйф Жәләйне беләсезме? Менә шул Хатлашып торабыз Аны белгәнлегемне әйткәч: — Менә мин «Введение в языкознание» дигән бик четерекле фәннән лекцияләр укыйм сезгә,—дип куйды,—ярдәмчем булырсын Бөтен студентларнын күзе миндә иде һәркайсынын йөзендә кызыксыну билгесе Максим Горький исемен йөрткән, дөньяда бердәнбер дип даны чыккан Әдәбият институтына яна студент килгән бит Җитмәсә, татар егете Дөрес, бу институтны сугышка кадәр 1940 елда Габдрахман Әпсәләмов тәмамлап чыккан булган Ләкин ул Казаннан түгел. Мәскәү пропискасы белән яшәгән. Институтта беренче уку көнем менә шулай башланып китте Студент тормышы бөтенләй башка икән «Атым юк урамда, кайгым юк буранда», дигән кебегрәк йөрисен Ике кулына бер эш—уку. Эдуард Асадовка гына бик кыендыр укуы Ике күзе дә дөм сукыр Юан жеп белән тарттырып, күз урыннарына кара күн түгәрәкләр бәйләнгән Шулар өстеннән кара күзлек тә киеп куйган үзе Тәнәфескә чыксан. коридорда ин күп сөйләүче шул Студентлар аны уратып алалар Кайчакта шунда профессорлар да тукталып тора Хатыны Наташа бер читгәрәк студент кызлар— Маргарита Агашина, Юлия Друнина һәм тагын кемнәрдер белән гәп кора Ара тирә Эдуардка күз салып куя Алар сугыш башланганчы ук бер-берсенә гашыйк, әле өйләнешмәгән пар булганнар. Эдуард фронтка киткәч, хатлашып торганнар, кавышырга сүз куешканнар Асадов сугышта авыр яраланып, ике күзсез калгач. Наташа аны хәрби госпитальдән эстәп таба, шунда вакытлыча медсестра булып эшкә кер,! Соңыннан бергә тормыш корып җибәрәләр, парлап, әдәбият институтына укырга керәләр. Атар һәрвакыт култыклашып йөри, берни бу тмаган лай. уен көлке белән сөйләшә Дөньяда гүя аларлан да бәхетле кеше юк. диярсең Лекция вакытында Наташа конспектлар язып бара, ә Эдуард бик игътибар белән гынлыи Анын хәтере яхшырак икән Радиодан ишеткән шигырьләрне шунда ук отып кала, диләр Үзе дә шигырьләр яза Студентлар дөньясына кереп киткәч, менә шундый танышлыгетар башланды. Унны бетереп килгәннәргә ике дөнья—бер морҗа Яшь тайлар кебек, уйнаклашып, сикергәләшеп йөриләр Үзләре бик күпне белә, чукынганнар Бәхәскә дисән аларга куш Ә сугыш күргәннәр—басынкы, күбке үз эчләренә бикләнгән Өзелеп калган укуны өр-яңадан башларга кирәк бит. Лекцияләрне тыңлый белү— үзе бер һөнәр Уйларын сине әллә канларга алып китә. Сугыш кырында ятып калган полкташ дусларын күз алдына килеп баса.. Янәшәмдә утырган Федор Сухов сугышта рота командиры булган. Ярты Европаны фашистлардан азат итешкән. Ә үзе турында һич кайгырта белми Өзлексез тәмәке тарта. Тулай торагында бернинди режимсыз яши Йокысының да. ашау-эчүенен дә рәте юк. Ботинка баулары кыска, өзелеп беткән, өстән генә ике тишеккә эләктергән. Чалбары үтүкләнмәгән булыр. Атнага бер генә кырына. Матур әдәбиятны уку программасы буенча түгел, үзенә ни якын—шуларны гына укый. Яратмаган лекцияләренә бөтенләй йөрми. Безнең курстагы биш студент кызның берсе әйтеп тә куйды: —Эх. Федя, минем кулыма эләксәңме, тәртипкә китерер идем инде үзеңне... Хөрмәт итәләр аны кызлар, нәрсәсендер яраталар, сөйләшеп, күңелен табарга тырышалар. Артык гади, сабый кебек эчкерсез бәндә ул күршем Федя Сухов. Бер ротада хезмәт иткән, исән калган полкташларыннан еш кына хатлар алып тора. Ял көннәрендә шуларга жавап хатлары язып утыра. Ә кызлардан хат килми, ахры. Институтның тулай торагы Переделкино дигән поселокта. Сәгать ярымлык юл. Әмма Мәскәүнен үзендә яшәп укуга ни җитә! Андый бәхетле җаннар байтак икән Польша. Болгария. Венгрия, Төньяк Корея һәм тагын кайлардандыр килгән студентларны шул илләрнең илчелекләре башкала үзәгендә урнаштырган. Ә берничә кызга һәм сугыш инвалидларына институт ишегалдындагы йорттан урын тапканнар. Без фәкыйрьләргә җәяүләп тә. троллейбуска утырып та, электричка белән дә— барасы да кайтасы, кайтасы да барасы.. Әле Переделкинога килеп җиткәч тә. үргә каршы тагын унбиш минут атлыйсы Түз генә, йөрәгем! Бу урын язучылар шәһәрчеге икән. Мин Тренев дачасында урнаштым Анда биш бүлмәдә унбишләп студент яшәп ята. Беренче танышым— Төньяк Осетиядән килгән яшь шагыйрь Григорий Гагиев булып чыкты Ун сыйныфны алтын медаль белән тәмамлаган. Хискә бирелүчән. саф күнелле кешегә охшый. Хетагуров исеме теленнән төшми. Аның күп шигырьләрен яттан белә икән. Хәтеренең шундый яхшы булуына хәйран калырлык. Ә безнен ише солдатларның элек ятлаганнары да коелып беткән. Шулар кайгысы булды мыни?! Ял көнне без аның белән язучылар шәһәрчеген карап йөрдек. Күренекле рус язучыларынын оясы шушында икән ләбаса! Леонид Леонов, Всеволод Иванов. Александр Фадеев. Николай Погодин, Илья Сельвин- ский, Борис Пастернак. Маргарита Шагинян... Әллә йөзләп язучы яши икән биредә! Фалеев дачасы безнен тулай торакка урам аша гына. Әйе, «Разгром», «Последний из Удэгэ», «Молодая гвардия» кебек атаклы әсәрләрнең авторы. СССР Язучылар союзының генераль секретаре күршебездә генә яши. Зәңгәргә буялган ике катлы агач йорт. Биек койма аша, ак каеннар арасыннан челтәрле балконнары күренеп тора. —Әйдә, койма ярыгыннан карыйбыз.—диде Жора, балаларча беркатлылык белән. Ә мин. картлач, шуна риза булдым. Эчтә кечкенәрәк күл күренә, фонтаннары атып тора. Күлдә пар аккош йөзеп йөри. Үрдәкләр чумышып уйный. Алгы ишектән ак чәчле, мәһабәт гәүдәле берәү килеп чыгуга, курсташым: —Үзе!—дип тел шартлатып куйды. Ә мин кинәт телсез калдым. Унҗиде яшеннән Сучан партизаны, аннары бригада комиссары Александр Фадеевның кайнар вакыйгаларга бай тормыш юлы, Уссури тайгалары күз алдыма килде. — Киттек моннан тизрәк!—дидем мин курсташыма,—Әлләни уйлаулары бар... Без Фалеев дачасын узып, жәйрәп яткан зур күз янына барып чыктык. Тирә-юне яшеллек белән уратылган Нинди генә агачлар үсмидер монда Яр буенда чылбырлы көймәләр дә байтак күренә Аргы башта балыкчылар учак ягып җибәргән Гагиев Переделкинога август урталарында ук килеп урнашкан Шул вакыт эчендә ул бер афәтле хәлгә лә тап булган Ике көн тоташ койган янгыр артыннан көчле ташу әлеге буаны алып киткән икән Башта моннан берничә чакрым ераклыктагы Буденный дачасындагы буа ерылган, ди Көчле су ташкыны аннары биредәге дамбаны күпере белән бергә агызып киткән. Ин «кызыгы» шунда булган: Будённый күк атына атланып, атлы сакчылары белән бергә ташу артыннан куа килгән Переделкино поселогына бәла-каза килмәгәе дип хафаланган, күрәсен Ул көнне Переделкино кешеләре болыннарда, әрәмә араларында сөзелеп калган симез карп балыкларын җыеп йөргәннәр -/Кыегыз, жыегыз!—дип рөхсәт биргән Буденный.—уха ашарга мине лә чакырырсыз.. Легендар маршал солдатлары бер көн эчендә дамбаны ла. күперен дә. элеккесеннән лә шәбрәк итеп, торгызып та куйганнар «Фалеев күренгәнче өлгертегез буаны»,—дигән Буденный Көннәрнен берендә, тәнәфескә чыккач, кемдер артымнан килеп, күземне каплады. — Кем. таныйһынмы?— дип сорады ул. башкортча гына Башымны борырга теләсәм дә ычкына алмадым Куллары каты да. көчле лә булып чыкты Шуннан ул үзе каршыма чыгып басты, мине кочаклап аллы. — Бәй. «Тальян моны» ич!—дидем мин. исеменнән алда, анын шундый әсәре буенча куелган спектаклен хәтерләп —Саумы. Габдулла' -Әсәрен исеменнән алда йөрсә, шәп ул.—диде Әхмәтшин. күнеле булып, шунда ук татарчага күчеп —Йә. хәлләр ничек0 Анын ут кебек янып торган сихерле кара күзләре мина төбәлде Уртача буйлы чандыр гәүдәсендә яшерен көч ташып торганын агтә каян сизеп була Без сөйләшеп киттек 1948 елда Башкорт академия театры Казанга гастрольләргә килгән иде Репертуарлары бик бай. башлыча музыкаль әсәрләр куелды Арада ин шөһрәт казанганы «Тальян моңы» спектакле булды Билетларны алыпсатарлар театр каршында биш бәягә сатып йөрде Бу әсәр радио буенча да трансляцияләнде. Әхмәтшин безмен эш бүлмәсенә кереп, озак кына сөйләшеп тә утырган иле Ул чорда р.инола эшләүче Гамир Насрыи белән фронтташ дуслар булып чыктылар Уфа пединститутында укыган икән — Пединститутта укыганда, алай-болай. Саҗидә Сөләйманова дигән кызны очратмадыңмы?—дигән бер көтелмәгән сорау ычкынды телемнән Габдулла кинәт миңа текәлеп: -Әллә танышынмы?—диде һәм шунда ук сүзен дәвам итте —Алай-болай гына түгел, хәтта бергә танцыларда очрашкан булды Егетләргә «алай-болай» бик исе китми иде Горурлык димме Мин Саҗидә белән авылдашлар икәнемне әйттем Дәрескә керергә кынгырау чылтырады, сөйләшеп бетерергә ирек бирмәде Габдулла пединститутта укыган җиреннән бирегә икенче курска килеп кергән булып чыкты Ул күрше аудиториягә кереп китте Ә икенче тәнәфестә Габдулла Саҗидә турында бер мәзәк тә сөйләп аллы Институт кичәсендә Саҗидә сәхнәгә биергә чыккач, туфлиенен бер үкчәсе төшеп кала. Зал «аһ1» итә «Ни булыр икән ’» дип уйларга ла өлгермиләр. кыз туфлиләрен салып, оча-куна носкидан гына биергә готына «Бис1» кычкырып кул чабалар үзенә Әхмәтшин сүзен кызганычлы тавыш белән очлап куйды: — Бер айлык ипи карточкасын биреп алган туфлие булган икән бит бахыркайның... Син нинди икән хәзер, Саҗидә? Чамалавым буенча, быел соңгы курста укыйсын булыр Аннары каядыр китеп югалырсың, үзенә тиң пар табарсың Кайда гына йөрсәң дә, бәхетле була күр, карлыгачкай—җитез кошкай. Күңелемнән мин шуны тели идем ана. Кемнәр генә укымый бу институтта! Йөз иллеләп студент арасында һәр республиканың диярлек үз вәкилләре бар Туган илнең кечкенә бер кисәге, тере өлгесемени: үзара төрле телләрдә сөйләшәләр, гореф-гадәтләре дә төрлечә. Һәркайсы үзенчә горур. Әмма дуслык хисе барысы өчен дә уртак. Сугыш ялкыны аша узган солдатлар арасында ул хис аеруча көчле икән. Институт ишегалдындагы тулай торакта яшәүче ике студентка игътибар иттем. Алар игезәкләр шикелле, һәрвакыт бергә булалар. Тик өс-башларында гына аермалык бар. Исем-фамилияләрен, кемнәр икәнлекләрен дә белеп алдым. Берсе—Михаил Кильчичаков, чем кара чәчле хаккае егете. Сары чәчлесе—рус егете Александр Николаев. Икесе дә шигырь яза. Проза, драматургия белән дә мавыгалар икән. Әнә алар икәүләп, чуен капкадан Тверь бульвары ягына чыгып баралар. Берсенен—ун, икенчесенең сул кулы юк. Фронт юлында өзелеп калган һәр икәвенең дә күңелләре көр. Кемдер: — Кая болай'.’—дип сорауга, икесе берьюлы көлешеп: —Универмагка перчатка алырга!—диештеләр. Әйе, аларның икесенә бер пар перчатка да җитә хәзер. Үзләре әйтмешли, аз булса да стипендиягә экономия. Ә бу уенкөлкеле сүзләр астында күпме фаҗига ята... Мин Килчичаков белән якыннан танышып алдым. Телләребез якын икән. Берберебезне тәрҗемәсез, ягъни уртак рус теленнән башка да аңлыйбыз. Сугыш еллары зурында искә төшергәндә, ул миңа бер генә вакыйганы әйтеп куйды Канлы бинтларга уралган хәлдә, төнгә каршы кыр госпиталендә яткан чагында, Михаил бер шәфкать туташының икенчесенә әйткән сүзләрен ишетеп кала: —Бу юлбарыс күзлесе йокысыннан айный алмас, ахры, иртәнгә кадәр өзелер... Килчичаков шуны ишетүгә сискәнеп китә, төне буе күзен йоммаска, йокламаска тырышып, үлем белән тартышып чыга... Фронтовик дуслар Мәскәүнен Зур театрына да бергәләп баргалыйлар икән. Тамашачы иң гүзәл башкарылган арияләргә шаулатып кул чапканда, болар арттырып җибәрә. Икеләтә авырлык күтәреп өйрәнгән көчле сыңар куллар белән берсенең уң, икенчесенең сул уч төбенә җилләнеп бәргәндә, балконда нидер шартлагандай авазлар ишетелә башлый. Партердагылар, башларын күтәреп, шул якка карый, зал кинәт тынып кала икән. Әдәбият институтында икесенә бер пар ботинка сатып алып киючеләр дә бар иде... Әдәбият институтының штатлы педагоглары юк диярлек. Профессорлар «җыелма команда» булып чыкты. Күбесе Мәскәү университетыннан килеп укыталар. Исем-фа мидияләре бик сирәк очрый торганнардан: Ульрих Рихардович Фохт, Валентин Фердинандович Асмус, Симонян, Дынник, Металлов, Бонди Яһүдләр. Барысы да бөтен илгә танылган профессорлар. Телебез күнеккән Поспелов, Сидорин, Федор Гладков кебек фамилияләр берән-сәрән генә. Рсформаикий лекциягә кергән саен минем якка күз ташлап ала. Әллә шулай тоела гынамы? Рус сүзләренең килеп чыгышларын, тамырларын тикшерү башлангач, без хәтта дуслашып та киттек бугай Сорауларны гел мина төбәп бирә башлады бу: —Әйтик. Переделкино юлында сез Арбат мәйданы аша узып йөрисез Каян туган «Арбат» атамасы, уйлаганыгыз бармы, дуслар9 —•Арба» белән «ат»тан,—дим мин. барысыннан да уздырып. —Молодец, Маликов!—дигән хуплау сүзен ишеткәч, хәтта кызарынып куям. Татар атамасы турында сүз бара бит Ничек жанын эремәсен” Реформанкии сүзен дәвам итә: —Арбат элек базар мәйданы булган. Атлылар күп килгән Татарлар бизмән белән арбадан гына сату иткәннәр Рус лексиконына «базар», бизмен-бизмән», «арба», «дуга», «хомут-камыт». «салам», «товариш—товарищ» сүзләренең килеп керүе очраклы хәл түгел.—ди ул Рус-гатар бәйләнешләре турында мин моңарчы бик томанлы гына фикер йөрткәнмен Лекция барышында күп нәрсәләр аңлашыла башлады Бөек Болгар, татар һәм рус тарихлары бер-берсе белән бәйләнешеп, чәбәләнеп беткән икән Кайсысын нәрсәдән аерырга да белмәссен Әгәр тарихка күз салсаң. Россия—Россия, Украина— Украина гына түгел Монда гасырлар белән гасырлар мангайга-мангай. кылычка-кылыч килгән Рус патшаларының да кайберләре татар нәселеннән икән бит Борис Годунов. Романовлар династиясе. Ә Петр Беренче Нарыш Мирза нәселеннән икән. Хәтта Казан ханлыгын канга батырган Иван Грозныинын да әнисе татар морзасы кызы, анын өч хатыны татар кенәзләре нәселеннән булган Атаклы полководецлар Михаил Кутузов. Дмитрий Пожарскийларда да татар каны уйнаган. Бөек рус галиме Тимирязевның фамилиясе— кенәз Тимер Газидан, бөек Тургенев—Түргән Морза, шагыйрь Тютчев— Түтчи Морза нәселеннән. Инде Анна Ахматова, Карамзин (Кара Морза) турында әйтәсе дә юк Татар-Болгар нәселеннән чыккан шәхесләр арасында урыс илендә сигез патша, туксан өч генерал, унике фельдмаршал, алтмыш өч күренекле язучы һәм шагыйрь, илле җиде галим, илле алты илче һәм башкалар бар икән. Кырып карасаң, һәр урыстан татар каны чыга дип. Наполеон юкка гына әйтмәгән, күрәсең. Әдәбият институтында зур теләк белән укый башладым Кирәк- кирәкмәс фәннәр керми Чираттагы һәр лекцияне бирелеп тынлыйсың Тик күршем Федор Сухов мышнап йоклый башласа гына бераз бүленергә, кабыргасына төртеп куярга туры килә. Ул Ватан сугышын жәяүләп тә. шуышып га үткән укчы рота командиры, хәзер бөтен вакытын шигырьгә бирә. Ягъни Переделкинодагы Сельвинский дачасында төннәр буе шигырь язып чыга да. калган йокысын лекцияләр вакытында туйдыра. Ун сыйныфны тәмамлан килгән Наташа һәрчак ярдәм итә аңа—язып барган чиста конспектларын соңыннан укырга бирә Бервакыт хаккае Килчичаков лекцияләрдән сон мине күреп алды да әйтте: —Әйдә. Твардовский утыра торган өстәлне күрсәтәм мин сиңа,— диде,—шаярта дип уйлама Ул мине Тверь бульвары белән Горький урамы почмагында, ярымпод- валда урнашкан сыра залына алып керде. Эче якты, стеналары пыялалы, уку залындагы сыман акрын гына сөйләшәләр Буш урыннар күп иде Миша кайсыдыр театрда пьесасы куела башлавын, бүген гонорар алган булуын сиздерде. Тәрәзә янына утырырга ниятләвемне күргәч, ул мине алгырак почмакка алып китте Артыбызны урындыкка терәүгә, ак җәймәле өстәлгә кетердәп чәйнәлә торган сары «салам»нар һәм ике кружка күбекле сыра килеп җитте —Ашыкма.—дип кисәтте күршем.—ял итик бераз Анын шулай диюе булды, ишек ягыннан түгәрәк йөзле, баһадир гәүдате берәү күренде Чаллана башлаган конгырт чәчен мангаенын бер ягыннан кашына кадәр 6. >к у > м я диярлек сыпырып төшергән, кин мангаенын икенче ягы түбән таба очлаеп ачык калган. Ул беркемгә игътибар итмәгән сыман, башын югары тотып, бая мин ниятләгән өстәл янына барып утырды Аның янына инбашына ак сөлге салган пеләш башлы бер абзый килеп иелде. Баһадирнын йөзендәге җитдилеге кинәт юкка чыкты. Алар күптәнге дуслар сыман, нидер сөйләшеп, көлешеп алдылар. —Александр Трифонович Шулайдыр дип уйлаган идем. «Василий Теркин»ны радиодан күпме кабатласалар да, тынлап туя алганым юк. Без аны аргы почмактан, үзенә сиздермәскә тырышып кына, күзәткәләп утырдык Әллә эчте, әллә юк Ул каядыр билгесезлеккә карап, үз-үзе белән серләшеп, киңәшеп утырды шикелле. Бизәкле сары пәрдә читен ачып, тротуар ягына да карап куя. Өстәлдә кәгазь акча калдырып, салмак, дәрәҗәле адымнар белән чыгып та китте Александр Трифонович Твардовский Аннары бер семинарда безне Твардовский белән очраштырдылар. Ул «Василий Теркин» китабы турында күп сөйләде. Аннары ул читкә карап, бераз уйланып торды да әйтте: —Күп кенә классикларны күргән бу тарихи залда әдәбиятыбызның шөһрәте һәм намуслы киләчәге утыра. Шулай дип саныйм Сезнең каршыгызда ялгышырга Ходай кушмасын, һәр сүзне үлчәп әйтергә кирәк. Әмма минем Теркиным ялгышырга да. алдашырга да ирек бирмәс дип ышанам. . Шул сүзләрдән сон миндә бер кызыксыну туды: ә кемнәр икән алар киләчәкнең бу залда утырган шөһрәтле вәкилләре? Әнә. стена буенда—мин белеп өлгергән өлкән курс студентлары Юрий Бондарев, Григорий Бакланов. Икесе дә артиллерист булганнар Түбән курстагылар белән аралашмыйлар, безнен ишеләргә бераз өстәнрәк карыйлар шикелле Янәшәләрендә—Владимир Солоухин Бөтен килеш-килбәте, сөйләшү рәвеше белән көлсу-сары чәчләренә кадәр—коеп куйган Үзәк Россия урысы Бер кичәдә «Кое» дигән озын шигырь укыды ул Аның тавышы тирәннән, кое төбеннән ургылып чыга сыман тоелды. Үзен эчкән коега төкермәскә куша иде шагыйрь. Миннән алдарак карчыга борынлы Рәсул Гамзатов утыра Тәрҗемәчесен еш кына үзе белән ияртеп йөри, гүя җан сакчысы диярсең. Әтисе Гамзат Цадаса классик булгач, Мәскәү үзәгендәге квартирда яши. Институтта сирәк күренә. Безнен шикелле, акчага да өтелеп яшәмидер Монда тагын яшь шагыйрьләрдән түгәрәк гәүдәле, ине-буе бер диярлек Евгений Винокуров, кытай фамилияле Костя Ваншенкин, очучы гимнастеркасыннан һаман чыга алмаган Василий Федоров, диңгезче Григорий Поженян күренә. Әле болары мин белгәннәре генә. Поэзия буенча җитәкчем, шомарып беткән кәкре трубкасыннан аерыла алмый торган Евгений Долматовский, елмаюдан, кызыклы мәзәкләр сөйләүдән бушанмаган Михаил Светлов, чиркәү әһелен хәтерләткән Илья Сельвинский, Мәскәү шагыйрьләренең «кенәзе». ярым сүгенеп сөйләшә торган Ярослав Смеляков, бала чагымнан яратып укыган «Белеет парус одинокий» китабының авторы Валентин Катаев. . 1950 елнын җәендә безне, беренче курсны тәмамлаган студентларны, ижат командировкасы биреп бергә җыйдылар. Димәк, җәйге каникулга әти-әниләр янына бер айга сонга калып кайтачакмын. Вакыты җитеп, поездга билет алгач, өйгә телеграмма суктым. Поезд Оркыяды стансасына төнлә барып төшә, анда ике генә минут тора Мәскәү поезды килүгә, гадәттә, перронда ыгы-зыгы башлана. Шау- гөр киләләр, капчыкларын, чемоданнарын күгәреп чабышалар. Барысы да өлгерә тагын. Берәр энемне ияртеп, каршы алырга дип, тынгысыз әти, мөгаен, үзе килеп җитәр. Әле төн уртасына кадәр тәгәрмәчләр текелдәвен байтак тыңлыйсы бар. Утларын анда-санда саран гына җемелдәтеп, таныш стансам күренде Ту ктам астай булып, ашкынып чапкан поезд кинәт калтыранып, тартылып куйды. —Каршылагыз-з-з!—дигән сыман, паровоз монсу гына бер кычкыртып алды. Вагоннар әкренәя башлауга, тамбурга чыгып бастым. —Ашыкмагыз, туктасын әле,—диде хатын-кыз кондуктор, үз итеп кенә. -Ярый, хәерле юл сезгә! Баскычтан төшкәндә үк ярым караңгы перронда, каршылаучылар арасында әтигә охшаган бер күләгәне шәйләп алдым. Янында бер малай заты да күренә. Нәкъ мин уйлаганча булып чыкты Килеп күрешүгә: —И-и-и. исән-сау кайттыңмы’—дип. аркамнан сөеп куйды әти Унберенче яшь белән барган энем Ил билемнән кочаклап, күҗрәгемә сыенды. Аннары җиргә куйган чемоданымны тиз генә күтәреп алды. Шунда әти көтелмәгән хәбәр әйтеп, күнелемне берьюлы ямансулатып та. яктыртып та җибәрде —Сөләйманов кызы Саҗидә шушы поезд белән Магнитогорск ягына китеп барды бит —Син төшкән вагоннан алдагысында, абый,—дип. сүзгә кысылды энем дә. —Ә кем озата килгән сон аны7 — Без озаттык, абый, әтисе кайтып китте Бераз аптырап та калдым Шундый яраткан кызын Гаделша абый ничек, вагонга кертмичә, калдырып китте икән7 Бик гали генә итеп, бу ягын Сажидә хәл иткән икәнлеге аңлашылды Барысы бергә күрешеп, бераз сөйләшеп торгач «Бар. бар. иртән сина эшкә чыгасы бит».—дип. шоферны. аның белән бергә авыру әткәсен дә «куа» башлаган ул. «Мине Малик абый белән Ил озата».—дигән «Ярар, кызым, сине тыңламый булмас»,— дип. Сөләйманов күз яшьләрен сөрткәләгән дә. машинага утырып китеп барган. —Ә минем кайтасымны белдеме соң Саҗидә? — Ния. бел мәй ни!—диде энем җитдиләнеп. —Саҗидә апа синен турыда бездән сорашып та утырды әле. Әдәбият институтында укуына кызыкты Мин гомер буена укырга риза, диде Минем уйларымны еракка. Урал якларына алып китте ул кыз Поезд тагын ике генә минут торса да. очрашасы булганбыз икән бит Юк шул, килеп туктавы булды, уфылдап китеп тә барды Саҗидәнең чемоданын вагонына Ил йөгерткән икән Абыена сәламемне тапшыр, диде Саҗидә апа Шундый елмаеп кына тора-а-а Молодец, үскәнем, диде, чәчемнән сыйпап алды Энемнең шулай сөенә белүе мина ла күчте. Ни өчен сөенәм сон әле? Юк инде ул хәзер, поездым китте Адресын белсәң иде' Өйдә барысы да исән-саулар Гадәттәгечә, аннан тартып, моннан сузып, очыночка ялгап, үзләренчә яшәп яталар Күнелләре шат тагын, зарланмыйлар, ул кирәк, бу кирәк дип. тенкәгә тимиләр Рух белән яшиләр Өй гулы хыял. Марсыбы з Владивосток тирәсендә флотта хезмәт итә Хатлары килеп тора, кайчагында акча да сала икән Казанда эшләгәндә өйгә мин дә җибәргәләп тордым Тик менә Мәскәүдә укый башлагач кына ярдәм кулы суза алмадым. Әни минем студент булып йөрүемә риза түгел шикелле Сиздереп тә куйды —Әгнен мина утыз икс яшендә өйләнде, син дә шуны куарсың микән инде7—лиле Әйе, 1950 елның августында минем дә яшем утыз ягына авыша Уйланырлык бар шул Әти мина Саҗидәнең яна адресын бирле в* Әдәбият институтының икенче курсына укырга килүгә, беренче эшем итеп. Башкортстан чигендәге Әбжәлил районы, Аскар урта мәктәбе адресы белән Саҗидәгә хат язып салдым Әллә нинди матур сүзләр эзләмәдем. Гыйшык хаты түгел бит әле. «Абыеңа миннән сәлам әйт»,— дигәненә каршы, рәхмәт сүзләре иде бу. Бәлки әле үземчә бер разведка ясау булгандыр. «Саҗидә!» Берни кыстырмыйча, шулай гади генә, тыныч кына, иптәшләрчә дәшүем үземә дә ошап куйды. Тагын кабатлыйсы килде шул исемне: «Саҗидә! Мин сезне, Аксәет мәктәбенең беренче-икенче сыйныфларында укып йөргән нәни биюче кызны, бик ачык хәтерлим. Аннары, Түбән Тәтешле мәктәбендә күрештек. Хәзер очрашсак, бер-беребезне таныр идек микән? Ә мин таныр идем шикелле. Бүлтәебрәк торган Бераз үзем турында язганнан сон, анын тормышы белән кызыксындым. Ахырдан борчыганым өчен гафу үтенгән булдым Дөнья әдәбиятына, сәнгатенә, тел тарихларына багышланган мавыктыргыч лекцияләр тынлау, картина галереяләренә экскурсияләргә йөрү, шагыйрь һәм профессор Евгений Долматовский үткәргән поэзия семинарында студентларның һаваланып бәхәсләшү тәэсирләре, Пере- делкинога кайтып-килеп йөрү ыгызыгылары арасында ике атна вакыт узып та киткән. Каяндыр берәр хәбәр алырга өлгергәнче, Саҗидәдән җавап хаты килеп җитте. Камышлы күлдәге аккош рәсеме төшерелгән зәңгәр конвертны кулыма алуга, тизрәк аудиториягә кереп утырдым Хат шактый калын иде. Тиз генә күз йөртеп, хатны куен кесәмә яшердем. Переделкинога кайткач, мин аны караватка ятып, иркен «Исәнмесез, Әдип! Хатыгызны алдым. Бик зур рәхмәт! Монда килгәч, ай буе бер хат та алганым юк иде. Ә аласы бик килә. Мин бит чит-ят кешеләр арасында яшим Менә Сездән беренче хат. Укытучылар бүлмәсенә керсәм, укытучылар мине шау-гөр килеп каршы алдылар «Саҗидә, бие, сина хат бар,— диләр,—әле кайдан гына—Мәскәүнен үзеннән!» Хатадыр дип уйладым башта, Мәскәүдә бит минем бер кемем дә юк. Почерыгы да таныш түгел. Шулай да хатны ачтым, ин башта соңгы юлга игътибар иттем һәм кемнән икәнен дә белдем. Әгәр Куеда (Оркыяды) стансасында әтиегезне очратмаган булсам, мөгаен, тиз генә хәтеремә төшерә алмас та идем. Әйе, Уфа педагогия институтын тәмамлап, эшли башладым. Туганнар һәм дусларымның ризасызлык белдерүләренә карамастан, Башкортстаннын ин ерак районын сайладым. Үзебезнең Тәтешледә яки күрше районда калырга да мөмкин иде. Ләкин минем аз булса да сәяхәт итәсем, ят җирләрне, яна кешеләрне күрәсем, элек күчмә халык булып саналган башкортлар белән танышасым килде. Ләкин мин уйлаганча һәм кайберәүләр тасвирлаганча, әллә ни романтика тапмадым. Урнашуым да җиңел генә булмады, нервларны байтак талкырга туры килде. Магнитогорск 35 километр гына булуга ләп, тәмен тоеп дигәндәй, укырга тотындым: иреннәрегездән...» Әдип Маликов 1951 ел карамастан, Аскар шактый карангы. аулак почмак икән. Мин яшәгән район үзәгендә электр да юк, клублары кечкенә. Күл елгасында электр станциясе төзеп маташканнар. Ләкин көтмәгәндә күлнен суы бетә башлаган. Җир астыннан башка юл тапкан, күрәсен Әле Уфада чакта ук бу яклар күлгә бай дип ишеткәнем бар иде Шул күнелемне тартып китерде, ахры Мин бит йөзәргә бик яратам. Имтиханнар житсә. Идел буеннан кайтып та керми идем. Монда килгәч, күлләрнен авылдан ерак булуын күреп, кәефем кырылды. Монда чын башкортлар яши. Күчмә тормыш үрнәкләре дә саклана. Жәй башыннан ук ишек алдында казан асалар, ачык һавада табын әзерлиләр. Сыер тизәген читәнгә чәпәп баралар, кышкылыкка ягулык. Читәне белән бергә Каралты-кура бик примитив Авылнын гирә-ягында биск-биек кыя таулар. Гажәеп матур күренешләр! Ләкин анда көне буе барырга кирәк. Кыш житсә. менә чангыда чыгарбыз әле. Мина ин ошаганы—авыл уртасындагы каенлык. Сагышлы да. моңсу да. Киләкилгәннән бирле ямансулыйм. Андый халәт бәлки Сезгә таныш га түгелдер— кайчагында, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп, үкереп елыйсы килә. Ярый әле һәрвакыт алай түгел Бәхеткә, мона вакыт калмый Мәктәптә эш муеннан Ике смена укытабыз Дәрескә әзерләнү күп вакыт сорый. Атнага бер йокы туйдыру өчен ял көнен түземсезлек белән көтеп алабыз. Мин башкорт классларында укытам Бик тырышып башкорт телен өйрәнәм. Безнен институтны тәмамлаган Зина исемле кыз белән бергә яшим Димәк, бөтенләй үк ялгыз түгелмен. Башкорт теленнән һәм әдәбиятыннан укытучы Уфа егете дә бар Аз-маз шагыйрь Ярый, үзем турында җитәр Ә. әйе. Тәгешледә каникулыгыз ничек үтте, дип сорагансыз. Бу хакта бәлки язып торасы да гүгелдер. Әдәби китаплар укыдым, тегү-чигү белән мавыктым, бакчада казындым Студентлар белән урманга баргаладык. Беләсезме, мин Сезне «Пионер Павлик Морозов» спектакле буенча хәтерлим. Сез анда Павлик булып уйнадыгыз Бер кечкенә генә рольдә мин дә катнаштым Бу Аксәет мәктәбендә, мин икенче класста укыган чакта иде. Аннары байтак еллардан соң, мин Сезне яңадан очраттым Тәтешле урта мәктәбендә, бишенчеме-алтынчымы класста укыганда, дәрескә яшь кенә жыр укытучысы керде. Бу—Сез идегез. Әле мине җырлатып та карадыгыз. Ләкин берничә көннән китеп тә бардыгыз Армиягә бугай. Әле дә хәтеремдә: ак чырайлы, ябык кына (әүдәле идегез Өстегездә карасу-зәңгәр пальто. Хәтеремә шулай сеңеп калгансыз Башкача күз алдына китерә алмыйм. Сезнең китүегез мина бик кызганыч булып тоелган иде Хәзер очрашсак. Сезне обязательно таныр идем Теге вакытта, поезд каршыларга төшкән әтиегез Сезнең кунакка кайтасьпызны әйткәч, үзегезне бер күрәсем килгән иде Ләкин мин утырып өлгерүгә. Сез кайткан поезд кузгалып та китте. Көнләшәм мин Сездән Әдәбият институтында укыйсы i Мин гомер буена укырга риза булыр идем Мин монда укучыларга Мәскәү һәм Мәскәү дәүләте тарихы турында сөйлим, ә үземнең башкалада булганым да юк Киләсе җәйгә бару турында хыялланам музейларын, гарихи урыннарын карап йөрергә, Третьяков галереясе белән танышырга. «Иван Сусанин»ны гынларга Болары—план-минимум Әдип. Сезнең турыда ишеткәнем дә, укыганым да булмады Ниләр язасыз? Әдәбият институтында укыгач, басылган әсәрләрегез бардыр дин уйлыйм Мөмкин булса, языгыз әле Хәзергә җитәр. Бик чишелеп киттем кебек Исегезгә төшереп, хат язуыгыз өчен тагын бер мәртәбә рәхмәт Сәлам белән, Саҗидә. 20 сентябрь, 1950 ел» Матур, тигез хәрефләр, коеп куйган шикелле, тезелеп кенә баралар Фикерләр үзеннән-үзе агылып тора. Бу хатны ул, мөгаен, бер утыруда, бер тында язгандыр Шулай тоелды мина. Үз почергым өчен оялып та куйдым. Матур язу буенча гомергә «3» алдым. Үзем татар теле укытучысы булырга җыендым тагын. Шушы хатлар безне гомерлеккә бәйләр дип кем уйлаган ул чагында Беренче курска укырга Рәми Гарипов дигән башкорт егете килде Сажидә әйтмешли, чын башкорт Кешеләргә гел елмаеп карый. Күзләреннән тирән сагыш, мон сирпелеп торса да, барыбер елмая. Шул сагышлары белән аралаш. Бер күрүдә үк яраттым шул саф жанлы унсигез яшьлек егетне. Шушы хатны Рәмигә күрсәтергә булдым. Нинди хат икәнен әйткәч, ул кеткелдәп көлеп куйды: —Минем әле кызларга хат язганым юк, агай,—диде,—оялам бит алардан. Хатны ул минем яныма, койкага утырып, бөтен игътибарын биреп укыды. Хәтта гәүдәсе, картларныкы сыман, бөкрәя төште. Аннары кинәт, житди кыяфәт белән башын күтәреп, миңа карады. Йөзендә елмаюның эзе дә күренми, әллә ачуланырга җыенамы, дип торам. Юк икән. —Агаем, мин ошондай хат алһам, күккә инәр инем,—диде ул.— Яуап язганда башкорт ягына миннән дә һәлам юллагыз! Рәми Гарипов якындагы Сельвинский дачасында яши иде. Кичләрен минем янга кереп утыра. Күп сөйләшми. Көтмәгәндә берәр кызык кына сүз әйтеп куя. Оялып кына сорый: —Аскардан хат юкмы әле, агай? —Булса, нишләрсең? Тупасрак әйтүемә үзем дә үкенеп, хатамны төзәтергә теләгәндәй, сорап куйдым: —Ничек сон, ул кызыкай белән хатлашуны дәвам итәргәме мина? —Язмаһагыз, үзем язам,—диде Рәми, кинәт үпкә белдергәндәй,— фотоһын һорагыз, агаем. Сажидә белән хат алышуыбыз дәвам итте. «...Үткәннәрне хәтерләгәндә, күз алдыннан, экрандагы шикелле, таныш йөзләр чагылып үтә. Берәүләренә карата кызыксыну тойгысы уяна, ә икенчеләре эзсез генә хыял томанына кереп югала. Менә шулар арасыннан ни өчендер Сезгә башлап хат яздым Шуна үзем дә төшенә алмыйм хәзер. Бәлки, кайткан юлымны дәвам итеп. Сезнен шул поездга утырып китүегез сәбәпче булгандыр мона? Белмим, белмим ..» Шундый юллар белән башланган икенче хатымда мин бераз институт хәлләре турында яздым, язучы Илья Эренбург белән очрашу кичәсе турында телгә алдым. Ул дөньякүләм язучы миндә бераз өркү тойгысы уятты. Артык катлаулы шәхес икәнлеге йөзенә чыккан Ни әйткәнен чамалап тормый алай Безнен әдәбият институты турында да: «Ябарга кирәк аны, институтта укып, язучы булмыйлар!»—дип әйтеп ташлады. «Сезне тормыш эченә куарга кирәк»,—дип тә өстәде. Урта бер җирлә утырган Килчичаков торып басты да: —Илья Григорьевич, бәлки. Сез мине янадан сугышка куарсыз,— дип ярып салды,—өзелеп калган укуны дәвам иттерү, Сезненчә. ярамаган нәрсә булып чыгамы? —Мондый урынсыз бәхәсне туктатыйк!—диде арадан икенче бер фронтовик. Анысы Василий Федоров иде. Ике як та тынып калды. Аннары Эренбург сүзен дәвам итте: —Миннән дә усалраклар бар икән монда... . Илья Эренбург үзе чыннан да, бернинди институт та, академия дә тәмамламыйча, академик булган кеше. 1908 елда, Мәскәү гимназиясенең алтынчы сыйныфында укыган жиреннән, революцион хәрәкәтләрдә катнашкан өчен, 17 яшендә кулга алалар аны. Менә шуннан сон беркемнекенә дә охшамаган катлаулы тормыш юлы башлана: Парижда, Берлинда, Испаниядә, тагын башка илләрдә яши. Үхлегеннән бик күп чит телләрне өйрәнә. Европа башкалаларында шигырь китаплары чыгара, журналистлык эше белән шөгыльләнә Күп йөри, күп аралаша Бөтен гомерен сугышка, фашизмга каршы көрәшкә багышлый Бөек Ватан сугышы вакытында анын фашизмны хөкем итеп язган утлы, нәфрәтле мәкаләләрен без көтеп ала. землянкаларда, окопларда җыйнаулашып кычкырып укый идек. Явыз Гитлернын «Ин беренче чиратта Левитан белән Эренбургны асып куярга!»—дигән әмере юкка гына булмагандыр. Миндә ниндидер арумы, авырумы галәмәтләре сизелә башлаган иле Апатия. Кинәт күз аллары карангыланып китә. баш. күз авыртырга тотына Беркөнне институтнын өске катында урнашкан литфонд бухгалтериясеннән талон алып, язучылар поликлиникасына киттем Профессорга эләгә алмадым, шулай да зур табиб кабул итте —Арыганлыкныкы бу. егет.—диде, мине тыңлаганнан сон.—күбрәк саф һавала булырга тырышыгыз. —Сугышта катнаштыгызмы, контузия алмадыгызмы ’—дип тә сорады — Жинелчә контузия булды Ләкин ул беркайда ла теркәлмәгән. —Ул менә монда теркәлә, яшь егет,—диде табиб, башымнан сыйпап,—еллар узгач килеп чыга Уколлар, төрле дарулар язып бирде Ерак ара йөреп укыган жирдән ничек уколга барасын'* Язучы хатыннары, шуларнын туган-тумачалары бодай да тулып ята анда Шундый юаннар, симезләр, житмәсә. пычак телле усаллар. Бу хәлләрне Сажидәгә сиздермәскә тырышып, аны төшенкелеккә бирелмәскә өндәп, үземчә юаткан булып, хат яздым * Исәнмесез. Әдип! ике сп яиым ла уйга каным ниллн башларга.’ Кемгәдер туйганчы зарланасым килә, һәм ни өчендер Сезне сайладым Мәктәптә булган бер очрак кәефемне кырды Яңа килгән завуч классым белән бергә тарих сәгатьләремне алырга җыена Бу. бәлки. Сезгә «юк-бар» булып тоелыр Башыннан ук сөйләсәм, мөгаен, хәлемә керерсез дип уйлыйм I сентябрь көнне җиденче класста беренче дәресем иде Ишектән атлап керүгә, ике адым да атлый алмыйча, туктап калдым: укучылар баш өстеннән йөриләр— партадан-партага сикерәләр, кайсысы тәрәзә төбенә менеп баскан, кайсылары почмакта әүмәкләшеп сугышып яга Мин. ят кыз бала сыман, бер читтә басып торам Игътибарга алучы да юк үземне Белмим, күпме торганмындыр, әмма бу газаплы минутлар мина гасырга е Көтеп алган жавап хаты менә тагын кулымда Ин әүвәл фотосы килеп чыкты Чәчләрен иненә таратып салган, ачык йөпе кыз Ышанучан караш Аскы ирене аз гына бүлтәеп тора Күзләренең зәңгәр икәнлеген бала чагыннан ук белә идем Кулымдагы рәсемгә бүлмәдәге егетләрнең дә күзе төште һәркем үз бәясен бирә башлады — Ирене юка түгел алай —Миһербанлы кыз булырга тиеш —Власть яратучан. —О. патша кызы бу' — Ычкындыра күрмә' Иптәшләргә артым белән борылып, хатны укый башладым тиң булып тоелды. Нишләргә дә белмәдем: әгәр борылып чыгып китсәң, бу класс белән хушлашуың дигән сүз, башка аяк басмыйсың. Бар көчеңне жыеп кычкырсаң да файда юк—сине берәү дә ишетмәячәк. Шул минутта тау ярырдай баһадир ир буласы килүемне белсәгез иде! Акрынлап утырыша башладылар, әмма тынычланырга исәпләре юк. Өстәл янына кыю гына килеп бастым. Менә бу беренче дәрес минем мәктәптә калукалмау мәсьәләсен хәл итәчәк, дигән коточкыч уй йөгереп узды башымнан. Үзем дә сизмәстән, класстан дүрт «атаман»ны җилтерәттем дә чыгарып җибәрдем. Калганнарын ничектер кулга алырга, ни беләндер кызыксындырырга кирәк иде Бәлки, дөрес тә булмагандыр, ә мин тоттым да программаның урта бер өлешеннән, ягъни йөз еллык сугыш, Жанна д'Арк турында сөйли башладым. Методика һәм педагогиканы күрәләтә бозып булса да, үз дигәнемә ирештем: укучыларым тын да алмый, бирелеп тыңлый башладылар. Теге дүрт азгынны алдагы өч дәрескә дә кертмәдем. Директорга ишетелде бу хәл. ата-аналар минем өстән хәтта РОНОга барып җиткәннәр. Кыскасы, класста тәртип урнаштырганчы, ох, күңелсезлекләр күп булды. Төннәрен, Зинадан яшереп, юрган астында елый идем хәтта. Ә ай ахырына таба барысы да үз жаена төште, бер тату гаиләгә әйләндек. Менә шушы классны яна завуч хәзер алачак. Бу турыда ишеткәч, ни уйларга да белмәдем. Гомеремдә булмаганча, аптырадым да калдым Бүген анда соңгы дәресемне үткәреп, укучыларым белән саубуллаштым, яңа укытучы каршында аларга яна уңышлар теләдем. Кинәт күңелем тулып, тавышым калтыранды Һәммәсе тынып калды. Аннары бер-берсен бүлдереп, шаулашырга тотындылар: «Безне ташлап китмәгез, апа, җибәрмибез Сезне,—диләр,—безгә башка укытучы кирәкми .» һәм башкалар. Арадан бер кыз хәтта елап җибәрде. Мин бу кадәресен көтмәгән идем. Звонок булуга, тизрәк класстан чыгу ягын карадым һәм йөгерә-йөгерә өйгә кайттым (соңгы дәрес иде). Кайтып уйга батып утырдым да, Сезгә менә шушы хатны язарга булдым. Үзем дә аңламыйм, ни өчен именно Сезгә? Институтта бергә укыган һәм хәзер Башкортстанның төрле районнарында укытучы булып эшләгән иптәшләрем дә җитәрлек. Сез әле укытучы да түгел хәзер. Белсәгез иде хәлләремне. Чыннан да, кем беләндер фикер уртаклашасым килә. Өстәвенә Зина авырып йөри. Кичә, мунчадан соң, тау ягына прогулка ясаган идек, салкын тидергән. Шуның аркасында бүлмәбездә тропик климат урнашты. Радиодан бик матур җыр тапшыралар: Искә төшә туган ягым, Жем-жем иткән карларын, һәр аш саен кул күтәреп, Дога кылган картларың. Беләсезме, Әдип, монда хәзер гаҗәеп матур, күз явын алырдай алтын көз тора. Шундый тын, моңсу, сихри айлы төннәр. Каен яфраклары коелып бетте инде. Агачлыклар арасында коры яфракларны кыштырдатып йөрергә яратам мин. Зур шәһәрләрдә бит мондый айлы төннәр булмый, биек йортлар аша ай күренми. Аннан сон, электр яктысында айның нуры тоныклана. Мондагы табигать мина бик ошый. Бу хакта инде язган да идем бугай. Шулай да өйгә кайтасы килә. Биредә туганнарым, якыннарым юкка күрәдер инде. Ләкин моннан ычкыну авыр, диләр. Мина шунысы кызык булып китте, әткәй белән ничек очраштыгыз сон.’ Башта кем кемне таныды? Неужели Сез? О, әлбәттә, ул минем турыда сөйләмичә түзмәгәндер инде. Шул гадәтеннән һич биздерә алмыйм үзен. Сезнең җәйге каникул әллә 15 августтан башландымы? Үз чиратымда мин дә сорыйм әле: каникул көннәрен ничек уздырдыгыз сон? Теге «аз-маз» шагыйрьгә сәламегезне тапшырдым Ниндидер сәер кеше ул Без аны «америка эшсезе» дип йөртәбез. Якасын һәрвакыт күтәреп куяр, эшләпәдән йөри Кулында ниндидер таяк булыр. Тарих һәм география укытучылары указкаларын анардан яшереп йөртәләр Күрмирәк калсан—чәлдерүе ихтимал. Сезгә сәлам анардан Фотомны сорагансыз. Ни гажәп. район үзәгендә фотография юк Үзегездән алу шарты белән, элекке фотомны жибәрергә туры килә инде Тузгыган чәчләремә игътибар итмәссез так Сау булыгыз. Әдип' Языгыз. Сәлам белән. Сажидә 12 октябрь. 1950 ел.» Бизәми-нитми генә, үз дөньясының бер кисәген күрсәтеп куйган бу укытучы кыз. Сүз уйнатулар юк. Барысы да чын. ышандыра Чын хикәядәге сыман Әгәр хикәя языйм дип утырса, мөгаен, алай килеп чыкмас иде әле. Мәскәүгә барасы килгәнен әйткән. «Третьяков галереясе» белән танышырга, «Иван Сусанин»ны тыңларга. » Третьяков галереясе залларында безне бер атна буе йөрттеләр, шунда лекцияләр укыдылар Мине бигрәк тә сугыш картиналары тетрәндерде Альбомнар аша аларнын кайберләре белән элек тә таныш идем Ә биредә тәэсир бөтенләй башка Бөек рәссамнарның үтә сизгер, үткен күз карашлары, нечкә кул хәрәкәтләре, олы жаннары сенеп шунда калган Репиннын атаклы «Бурлаклар» картинасы. Васнецовның «Өч баһа- дир»ы тагын! Алар барысы ла тере сыман Экскурсовод хатын кемнеңдер сүзләрен искә төшерә: «Сәнгатьне аркан белән тоярга кирәк. Әгәр Суриковка карап, аркагызда илаһи салкынлык тоимасагыз, ул чагында сез... утын яркалары 1ына» Россиянен горурлыгы булган бу сәнгать музеенда кырык меңләп экспонат саклана икән. Сәнгатькә гашыйк Павел Михаилович Третьяков аларны 36 ел буе жыя һәм ахырдан Мәскәүгә тапшыра. Бу минутларда мин Сажидә турында да уйлап йөрдем Аны уз янымда итеп тоясым килде Менә килсен иде. күрсен иде ул боларны «Мин монда укучыларга Мәскәү һәм Мәскәү дәүләте тарихы турында сөйлим, ә үземнен башкалада булганым юк», дигән бит «Иван Сусанинны тыңларга» Ә минем Мәскәүдә яшәп тә шуны тынлый алганым юк әле. Бик теләсәң дә. билет алып булмый Ә алыпсатарлар кулыннан алырга рәт юк Стипендиягә генә яшәүнен авырлыгы торий саен ныграк сизелә Союздаш республикалардан килгән студентлар үзләренең Мәскәүдәге илчелекләренә баралар ла. күпмедер ярдәм алып кайталар Акчалары хәтта типтерергә дә кала Без. россиялеләр. барыбыз да диярлек ярлы студентларча яшәдек. Мәскәүлеләрне исәпкә алмаганда, әлбәттә Татарстан Язучылар Союзы рәисе Әхмәт Ерикәй постыннан китү белән, литфонд ярдәме дә таммый башлады мина Ә Осетин егете Жора Гагиевнын һич исе китми. Алган стипендиясен бурычларын түләүгә өләшеп бетерә дә өч көннән сон татын бурычка жыя башлый Көн саен икешәр сумлап Шулай акча экономияле була, дип көлә генә үзе. Яшь шул, жүләррәк чагы. Кайчакта берәр кон ашамый да юра ала Кемнәрдер, институт дирекциясенә сиздермичә генә. Кремльгә. КПСС Үзәк Комитетына хат язганнар Автономияләрдән килгән студентларга кул куидырырта китерделәр Янәсе, сезгә нытрак колак салырлар Хатта сүз укыту программаларын яхшырту, схоластикадан арындыру турында барса да. төп фикер студентларнын тормыш хәлләрен яхшыртуга кайтып кала стипендияне арттыру Мәскәүдә әдәбият институты өчен тулай торак төзү, яхшы әсәрләре булган студентларны югары премияләргә тәкъдим итү һәм башкалар, һәм башкалар иде Без монардан бернәрсә дә югалтмыйбы з дип. рәхәтләнеп кул куйдык хатка — Хатны почта белән жибәрергә ярамый.—диде теге чулак Килчичаков,—аны юлда ук тотачаклар. Што сез! Ул үз тәкъдимен кертте: —Әйдәгез. Ленин мавзолее янында гына. Спасс капкасына элдерәбез. Пропусклар тикшерә торган урынга бирәбез хатны. Без өчәүләп шунда киттек: Килчичаков, Жора Гагиев һәм мин. Кызыл Мәйданга ничә тапкыр гына килсәң дә, дулкынланмыйча булдыра алмыйсың, аның мәһабәтлеген «аркаң белән тоясың». Борынгы чал манаралар, зур ак сарай түбәсендә, жилсез көнне дә жиңелчә генә дулкынланып торган зур кызыл байрак—дәүләт байрагы, сабый чактан ук хыялымда йөрткән мәрмәр мавзолей, күксел чыршылар. Ә Кремль курантларының моңлы итеп, чыңлатып сугулары... Кызыл Мәйдан тулы күгәрченнәр...—боларны сүз белән генә андатып булмый. Мин бит әле Беренче Май демонстрациясендә дә катнашкан кеше. Кызыл Мәйданның шомарып беткән чуер ташларына басып, студентлар колоннасында Ленин мавзолее яныннан узганым бар... Хөкүмәт житәкчеләрен үз күзләребез белән, аерымачык күрүне бәхеткә саный идек. Без узганда, чү, ни булды? Бездән алдагы колонналар шып туктап калды. Патрульләр, милиция нарядлары борчыла башлады. —Ша-а-гом ма-а-а-рш!!! Юк, кузгалмый колонна. «Сталин! Сталин!» дип кычкыралар. Дулап кул чабалар Серенә төшендек: Сталин үзе кинәт күренмәс булган икән. Мавзолей канатыннан зәңгәр һавага сыеп төтен бөдрәләре күтәрелә. Утырган килеш, төрепкәсен рәхәтләнеп суырырга тәки ирек бирмәделәр үзенә. Ул күтәрелеп, ялкау гына кул болгауга, мәйдан чайкалып куйды, яңадан алга таба кузгалды. . Спас капкасына таба атлавыбызны күргәч, сакчылар безне бик житди кыяфәт белән, шып туктаттылар. Кая ул якын жибәрү! Килчичаков конвертны һавада болгап караса да, файдасы тимәде. —Әйдәгез, егетләр, Кутаховский капкасына киттек!—диде ул. кискен генә итеп. —Юк!—диде Жора үзсүзлеләнеп— лутчы Боровицкий капкасына. Анда почта ящигы бар! Гагиев Мәскәүгә килү белән Кремль әйләнәсен урап, бөтен капкаларны «тикшереп» йөргән, хәтта мәһабәт чыршыларны да берәмтекләп санап чыккан икән. Разведчик түгел дин инде син аны! Ул хаклы булып чыкты. Капка диварына беркетелгән зур зәнгәр тартмага хатны төшергәндә часовой кымшанмады да, үрә катып торуын гына белде. Берничә ай үткәч, институтка Үзәк Комитеттан комиссия килеп төште. Араларында Александр Фадеев та бар. Хат уңае белән аны Кремльгә чакырганнар. Безнең белән кыска гына әңгәмә вакытында шуны белдерде. Нәрсәдер сорашып, төпченеп тормады. «Хатта барысы да дөрес язылган»,— диде Фадеев. Озак та үтмәде, уңай нәтижәләр күренә дә башлады: Тренев дачасында Переделкинодан йөреп укучы студентлар өчен ябык буфет ачып жибәрделәр. Иртәлекичле манный яки дөге боткасы бирәләр. Өстәл тулы ипекәй, янына шикәрле чәе дә бар. Ярты хакына гына ашаталар, стипендиянең чиреген генә тотып калалар. Моңа барыннан да бигрәк Жора сөенде. Бүресе улады егетнең. Үзен герой итеп сизде ул. Аның да өлеше кергән бит бу хикмәткә. Бурычка керми башлады. Аннары электричкага түләүсез проезднойлар, метро өчен ай саен күпмедер акча бирергә булганнар. Литфонд оешмасы бай бит әле, Пушкиннар, Толстойлар фонды яшәсен, дибез. Ин кәттәсе—Мәскәүдә институтның тулай торагын төзү турында Министрлар Советы карары чыкты. Безгә, әлбәттә, анда яшәргә туры килмәс. Институтның әле киләчәге бар бит. Илья Эренбург әйтә дип кенә, аны ябып куймасларына ышана идек без. Әле студент-язучыларга Сталин премияләре дә бирәләр, имеш. Хат бик үтемле тел белән күнелне кузгатырлык итеп язылган иде шул. Анда «Бөек даһи» сүзләре генә дә берничә урында кабатлана иде Озын походларда йөргәндә бозлы су эчәргә дә. бияләйгә эләктереп кар ашарга да туры килде Әмма бервакытта да тамагым шешеп йөдәтмәде Ә сугыш бетеп, инде өйгә кайтырга жыенганда ангина эзәрлекли башлады Шуны көткәндәй, грипп иярә, бронхит кузгала Киеренкелек сүрелгәч, әллә организмның иркәләнә башлавымы бу? Шул әрсез «кунаклар»— ангина белән бронхит, бер-берсеннән калышмый. Казанга да ияреп кайттылар, Мәскәүгә дә тагылып килделәр. Литфонд поликлиникасының бер табибы: —Ангина талкый сезне,—диде һәм операциягә керергә дип, кулыма кәгазь кисәге язып тоттырды Бу турыда мин Саҗидәгә дә язган идем. Тагын беразга сузып, ярты ай чамасы болганып йөри торгач, октябрь ахырында Мәскәү читендәге бер хастаханәгә кереп ятарга туры килде Авызны каерып диярлек ачтырып, тамак төбен яру һәм аннары тереләй тунау Металл элмәккә ияргән бизләр белән бергә, жанны ла суырып алдылар шикелле тоелды Төкерек тә йота алмыйча, түшәмгә карап, сөттәй ак пәрдә эчендә ятканда, кемдер акрын гына басып, карават турысына килде. —Сестра, дару китердегезме?—дип сорауга, ир кеше тавышы ишетелде: —Әйе, дару китердем, агаем Бәй. Рәми ич бу' Каян эзләп тапкан дин җәһәннәм читендәге бу җирдән? Ул пәрдәнсн бер читен ачып кына, таныш почерклы конверт сузды мина: —Енгәнән. —дигән булды. Кинәт бите алсуланды үзенен Ап-ак халат киеп куйган Авызында ак марля Елмайганы күзләреннән сизелеп тора. Габдулла Әхмәтшин һәлам әйтте,—диде, хатны ачканымны көтәргә ниятләнгән сыман, көттереп кенә—һеззе һорап, бә-әк сибәр, озын гәүдәле. гарәпкә охшаган берәү килгәйне. «Мостафа Ногман» диде Ленин турында озын шигырь язган икән Ошоно укырга тип килгән. Без аны Габдулла агай менән укып сыктык Ярыиһы болай Рәминең кулында бер шешә сөт тә бар икән әле. Сестра анысын бирдсрмәде Инфекция кертүдән куркып, ахры, дустымны ул тизрәк озату чарасын күрде. — Рәхмәт, туганкай,—дип кенә калдым Бу егетнен чын кеше икәнлеге, шагыйрьлеге йөзенә чыккан иде Әле шигырьләрен күрсәткәне юк. Әмма үзендә хисләр ташып торганлыгы сизелә Күңелемнән бәхет теләп калдым мин ана Монысы инде Саҗидәдән өченче хат әллә шулар белән генә яши башладыммы сон? «Әдип, исәнмесез! Эшнен кайнар чагында язам—ыгы-зыгы киләбез, чабабыз, нервларны сыныйбыз. Бүген көне буе бишенче классларым белән бергә булдым Лозунглар яздык. стена газетасы, фото-газета чыгардык. Стена газетасы шундый әйбәт чыкты, хәтта редколлегия членнары үзләре дә сокланып гуя алмыйлар Йөзләрендә куаныч нуры. Шул мина күчә Карикатуралары—«Крокодил» көнләшерлек Художникның башы күктә Берәүләр шүрләп тә куя «Мондый тәнкыйть өчен безгә кемнәндер эләкмәгәе».— диләр Әдип, мина мәктәп җене кагылды, ахры Мин балалар белән саташып яшим. Кайгыбыз да. шатлыгыбыз да уртак. Әгәр бу турыда күп сөйләп, туйдыра башласам, гафу итегез. Бүгәнчә булдыра алмыйм. Карточкагызны алдым, рәхмәт. Дөресен әйткәндә. Сезне башкача күз алдыма китергән идем. Сонгы тапкыр, мин—укучы, Сез—укытучы чакта күргәндә, бераз оялчан. тыйнак, йомшак күңелле булып калгансыз хәтеремдә. Ә монда—якын барырлык та түгел: горур, кырыс! Дөнья үзгәрткән, күрәсең. Сезнең өчен бүгенгесе юк, гүя киләчәк кенә яши шикелле. Бәлки ялгышамдыр. Әдип, кыен булса да. бер үтенечемне әйтәм шигырьләрегезне жибәрә алмассызмы мина? Чынлап та. Ризамы9 Теге «аз-маз» шагыйрьне Уфага балалар газетасына чакыралар. Йөзендә кояш нурларын тоныкландырырлык елмаю балкый Чын кеше булып чыкмады бугай ул. Үзара гына калсын. Сонга калып булса да, бәйрәм белән котлыйм Сезне! Без Мәскәүдә яшәүчеләрдән көнләшәбез. Бәйрәм парады колоннасында. Кызыл Мәйданнан узу нинди зур бәхет! Бүген мәктәптә эшләр беткәч, биек таудан чана шудык. Кемнәр белән диегез— бишенче классларым белән! Ат җигә торган олы чанага утырып. Монда үгез җигәләр. Мин, мөгаен, акылдан язамындыр. Белмим, кешеләрдә нинди тәэсир калдырды икән бу жүләрлегем? Башка җирдә булса, бу табигый күренеш саналыр иде. Ә биредә һәр адымыңны сагаеп атларга туры килә. Настроениям шәп: котырып биисем, җырлыйсым, өзлексез сөйләшәсем килә. Чакырылган урыннардан юкка баш тартканмын икән. Бик арылган иде шул. Сәламәтлегегез ничек, Әдип9 Хәзер салкын су эчә һәм морожный да ашый аласыздыр инде. Эх, морожный ашарга! Балага әйләнгән дип, көлмәгез, зинһар. Иртәгә радиодан Кызыл Мәйдан сулышын тыңларбыз һәм Сезне бәйрәм колоннасында итеп күз алдыма китерәчәкмен. Укуыгызда һәм иҗатыгызда уңышлар телим. Ходай илһам бирсен Сезгә. Ә мина түземлелек, түземлелек, тагын бер кат түземлелек теләгез Бу—адым саен очраган киртәләрне җимерү өчен кирәк. Беренче чирекнең нәтиҗәләрен искә төшерсәм, йөрәгем сызлый Мәктәп буенча өлгереш— 48 %! Коточкыч хәл бу! Комсомол һәм пионер активын хет бауга бәйләп тарттыр. Кире беткән ишәкләр сыман (тупаслыгым өчен гафу итегез), терәлеп катканнар. Алга барырга теләмиләр дә. Оятымнан янам: мәктәптә бер генә ударник та юк! Октябрьнең 33 еллыгын менә шундый «уңышлар» белән каршылыйбыз. Авыр кичерешләр эчендә яшим. Сау булыгыз, Әдип! Изге теләктә калам. Саҗидә. 6/Х1-50.» Авыру потлап килә, мыскаллап чыга, диләр. Бер какшасаң, сәламәтлеген тиз генә җүнәми икән. Дөрес, ангина дигәне чигенде. Әмма йөрәк үзенен кайда икәнлеген сиздерә башлады. Баш авырта, күз сызлый. Кулыма китап алсам, күз алларымда сары түгәрәкләр барлыкка килә. Табиблар мине лекцияләргә йөрүдән вакытлыча азат иттеләр. Болар турында Саҗидәгә язмый торырга булдым Переделкиноны язучылар иҗат урыны итеп юкка гына сайламаганнар Тирә-ягы урман. Электричка тавышы да артык комачауламый. Үзенә күрә таулары, калкулыклары бар. Саф һава. Төз нарат, ак каеннар арасына төрле яктан бормалы сукмаклар йөгерә. Студентлар лекциягә китеп беткәч, шул сукмакларның берәрсен сайлап, тау ягына юнәләм. Аучыларга йөрергә рөхсәт юк монда. Шуңа күрәдер, аяк астыннан гына диярлек соры куяннар чыгып чаба. Алар хәзер агара, алара башлаганнар. Кыш килгәнен сизәләр. Ноябрь ае бара бит Кемнәр генә йөрмәгәндер бу сукмаклардан? Язучылар сукмагы, диләр аларны. Леоновның «Рус урманы». Погодиннын «Мылтыклы ке- ше»се. «Кремль курантлары». Фединнын «Беренче шатлыклар»ы. Фадеев- нын «Яшь гвардия»се шушы урманнар тынлыгында бөреләнә башлагандыр. Хакым бармы минем бу сукмаклардан йөрергә9 Әллә сон институт белән саубуллашып, берәр тынычрак районга китәргә, урман каравылчысы булып урнашыргамы9 Сахалин тайгаларында аучы өйләре очрый иде. Шуларны күз алдына китереп йөрим Ылыс түшәлгән сәкеләр. Аю керә алмаслык кечкенә тәрәзәләр Ишегендә бервакытта да йозак-мазар булмас. Ачып кер дә ишеген, ялгыз өй эченә сәламеңне бир. Шунда берәр атна яшәсән дә. сүз әйтүче, килеп эндәшүче юк. Чөнки болар запас өйләр генә. Кабыктан әмәлләп ясаган шүрлектә керосин лампасы, шырпысы, тәмәкесе булыр. Тоз куярга да онытмаганнар Чәе, шикәре дисеңме, ысланган кызыл балык, сохари Төп хужасы юк анын. Адашкан яки йөреп арыганнан соң. кереп кунарга ният иткәннәр турында билгесез кайгыртучылары гына бар Кем килеп керә— шул хужа Тайга законы шундый. Ә чыгып киткәндә һәркем булдыра алганча өлеш кертә. Мичен ягарга утын әзерләп булса да калдыра. Тайгада күп кунарга туры килде безгә Аска ылыс түшәп, плащпалаткаларны кайры тун өстеннән бөркәнеп, күз ачкысыз бураннарда кар астында төн үткәргән чаклар да булды Аю сыман, үз тынын белән җылынасын. Җәй көннәрендә тайга безгә күпләп витамин бирә иде Анын бит һавасы да витаминлы. Ә куакларын сырып алган кара җиләк, күк җиләк, аяк аегы тулы мүк җиләге? Зәңгелә авыруына бирешмәс өчен, солдат кружкасына тутырып, ылыс төнәтмәсе эчеп җибәрәсең Теләмәсен, командирлар мәҗбүри эчертәләр. Мәрхәмәтле тайга безне дошман күзеннән, үлемнән саклап калды Әллә сон шул якларга китеп барасымы ’ Бер-бер киңәш сорасам. Саҗидә ни дияр иде икән? Өметсезлеккә тарыганда, сина кул сузардай кешен, киңәшчең булсын икән ул. Җиде ел нервларны талкый-талкый хезмәт итеп, мин ялның ни икәнен дә белмәдем. Сахалинда яна өлгергән яшелчә заты күрмәдек Зур җирдәгечә токмач сыман кисеп киптерелгән бәрәңге, кипкән кәбестә, төрле консервылар, тамактан үтми башлаган манный боткасы, шыр тоз селедка Ленинград халкы ачтан үлгәндә, тагын ни көтәсен? Казанга кайткач та. режим дигән нәрсәне белмәдем Эш белән мавыгып, еш кына ашавыңны да онытасын Ә радиода эшләгәндә безнең эш көне нормасыз иде Яшәргә үз почмагың булмагач, кичен тагын каядыр чыгып китәсең. Иҗат зурында уйлап та булмый Ашаудан калса, азлап булса да. өйгә акча җибәреп торуыма хәзер дә сөенеп куям Ачлы туклы яшәгән туганнарым торып-торып рәхмәт укыдылар үземә Шул кичерешләрдән соң. хәзер студент булып йөрүемне җүләрлеккә саный башладым Ялгышым булды микән, әллә сон язмышым микән бу? Алдагысын Алла белә, диләр Борыныңны төшерергә иртә әле. егет Бөек Октябрь бәйрәме узуга, һич көтмәгәндә мине СССР фәннәр академиясенең «Сосновый бор» дигән санаториясенә дәваланырга җибәрделәр. «Үзәк нерв системасынын арыгаюы* («истощение») дигән диагноз белән Мәскәүдән шактый еракта, тып-тын нарат урманы эчендә булып чыкты ул урын Монда инде кар ятарга да өлгергән Исерткеч саф һава Чангы һәм коньки бирделәр Катогы да бар икән Мәскәүдән килгән мыеклы, кәҗә сакаллы профессорга күрендем Бөтен ышанычым аңа гына дип кердем янына. Анализларымны карап чыкканнан сон. беренче соравы шул булды — Еш тартасызмы, егет9 Ансыз торалмыйм. профессор —Кая, папирос, шырпыгызны чыгарып куегыз әле шушы тумбочка өстенә Менә шулай. Ә хәзер минем күзләремә туп-туры карагыз Күзегезне йоммагыз, туры карагыз Менә шула-а-и Җилкә тамырларына бас кадап каралы да. сестрага язарга кушты —Языгыз, сөеклем,—диде ул, бик җитди кыяфәт белән —Чаңгыда ике сәгать прогулка. Кичләрен жәяүле прогулка Көн аралаш ылыс ваннасы Күбрәк елмаерга.. Төрле чүп-чар турында уйламаска Языгыз, языгыз, сөеклем... Мин кинәт көлеп җибәрдем һәм сорадым: —Ә кызлар турында уйларга ярыймы, профессор? Ул да елмаеп кына җавап бирде: —Анысына рецепт юк, яшь егет. Нинди кыз бит тагын?! Сонгы сүзе итеп, профессор мөлаем сестрага мөрәҗәгать итте: —Тартуын ташлый. Контроль астына алыгыз, сөеклем. „ Гадәттә, бераз тәмәке көйрәтми торсаң, үпкәңне тырнардай буласын. Йөрәк кысыла, чигә тамырлары гөлт-гөлт тибә, баш авырая башлый Сихерләде, ахры, профессор. Бу юлы андый газапларны җиңелрәк кичердем. «Күбрәк елмаегыз»... Анысы да витамин, янәсе. Теләсәм дә, теләмәсәм дә, кешеләр алдында, җүләр сыман елмаеп йөрергә тырышам. Сестраларга да, официанткаларга да, җыештыручыларга да елмаям. Ә папирос пачкасына: «Җитте сиңа, булды!..» дип бармак селкеп узам. Эзләнеп, кешедән теләнеп йөрмәс өчен, мин аны юри күз алдына куйдым Профессор «сөеклем» дигән сестрага күбрәк елмаеп җибәрдемме соң, ул мине үзе белән кичке прогулкаларга алып чыга башлады. Бәлки, «контроль астында тотуы» шул булгандыр... Кыскасы, санаториядә дөньямны онытып ял иттем. Кәгазь-каләм не күрәсем дә килми башлады. Хәтта Саҗидәгә дә хат язып салмадым. Ә соңыннан үкенергә туры килде. Тулай торагыма, ягъни Тренев дачасына кайтуыма, Саҗидәдән ике хат ята иде тумбочка өстендә. Бер ай буе дәшмәвемә каршы, ул миңа кызларга гына хас «сюрпризлар» белән җавап биргән. Хатларында шундый юллар: «Саумысез, Әдип! Сездән хат алмасам да, язмакчы булдым. Безнең хәзер каникуллар Буш вакыт күп. Бераз күңелсезрәк тә Менә бүген көне буе физрук белән чаңгыда йөрдек. Таудан шуып төшкәндә агачка эләгеп чаңгыны сындырдым һәм аз гына маңгайны яраладым. Унбиш көн инде—Зина Өфедә. Өйдә ялгызыма шундый күңелсез, хәтта куркыныч та. Идән буйлап күселәр чабыша. Ә мин алардан куркып, караватка менеп утырдым да, китап өстендә генә сезгә хат язам. Җитдирәк бер эшкә дә тотынып булмый Әллә нәрсәләр уйлап бетердем инде. Үзем дә гажәпләнәм, шундый куркыныч булып китте— бервакытта да болай булганы юк иде Моның сәбәбе күселәр генә түгел булса кирәк. Мин монда килгән вакытта бер максат куйган идем. Беләсезме, сезнең хатларыгыз мина шул максатымнан тайпылмаска ярдәм итеп торганнар икән. Тик сез: «Мин һәрвакыт хат язып торырга тиеш икән»,— дип уйлый күрмәгез. Югыйсә, миңа бик уңайсыз булачак, һәм, зинһар, гафу итегез мине шундый таркау хатым өчен. Бүгенге «искитмәле» егылудан сон башым әйләнә...» Йөрәгемә чәнчеп ала торган сүзләр икенче хатында да кабатлана: «Беләсезме, Әдип, бер яктан, укытучы булу әйбәт Ә икенче яктан— бик начар Укучылар һәр адымынны, хәрәкәтеңне күзәтеп пәриләр. Урамнан берәр егет белән узганыңны сизсәләр, алар аны җинаятькә саныйлар Узган шимбәдә беренче мәртәбә танцыга бардым. Кич буе бер яшь кеше белән биедек. Һәм соңыннан мине озатып та куйды ул. Ял көне, кинодан сон. тагын урам буйлап йөрдек. Менә бүген кайда гына күренсәм дә, пышылдап сөйләшкәннәре ишетелә: «Ташбулат», «танцы» һәм башкалар Кайберләре, юри мин ишетсен өчен, кычкырып та әйтәләр. Ни дисен аларга? Укытучы неужели монашка яки «футлярдагы кеше» булырга тиеш! Хәзер гел сагаеп, «ул-бу булмагае» дип кенә йөрергәме9 Белмим, нишләргә, дөреслек кем ягында соң?..» Уйланырга, сагаерга мәҗбүр итте мине бу хатлар. Бер мәлгә ял итеп, йокымсырап торган йөрәгем, читлегенә сыймыйча, тыпырчына. хәтта дулый башлады. Әллә сон Саҗидә мине сынар өчен, юри генә уйлап чыгарганмы ул «сюжет«ларны9 Фантазиясен уйнатканмы, кание- кониов? Юк. бер дә генә белмим шул әле мин элекке укучымны, хәзерге укытучы кызны. Кыю һәм үзсүзле булырга охшый. Якамнан эләктереп алды бит Ин авырткан урыныма кагылды. Көнләштерерлек итеп. Ул Ташбулат дигәнен хәтта күралмас хәлгә килдем Анын «физрук» дигәне дә шул үзедер, мөгаен Башын әйләндереп куймагае. Ләкин хат язганда боларны сиздермичә, үз биеклегеннән төшмәскә кирәк, дип уйладым Баштан ук ялынсан. аннары гомер буена тезләнеп яшәрсен. Ә хәзергә әле син ирекле кош Минем дә үз горурлыгым бар лабаса. « ..Сезне анлыйм. Саҗидә Биредә, чыннан ла. күселәр генә гаепле түгелдер. Кайвакыт романнын тәүге битләре мавыктыра да. аннары артабан күнел сүрелә башлый Ә сезнен «роман», бәлки, тәмамланып ук киләдер Шулай да «Ана» булган тойгыларыгызны салкын баш белән тагын бер сынап карау артык булмас, минемчә Йә. ни дип әйтим тагын9 Икс мен километр ара һәм 12 ел вакыт аерып тора безне Хәзер генә күрешеп сөйләшү мөмкинлеге юк Әйе. хат аша гына бер-беренне аңлау кыендыр ул Әле бит һәрксмнсн үз «цензурасы» бар Кайчагында язган хатынны йомарлап, чүплеккә ташлыйсын да. я надан язарга тотынасын. Саҗидә! Әгәр Башкортстаннын ерак бер почмагында сезнен язмышыгыз, үзегез теләгәнчә, матур хәл ителә икән, нигә куркып торырга' Ләкин, үз бәхетен эзләүче егет буларак, мин башкача да фикер йөртергә хаклы җәй көне күрешербез, аңлашырбыз, көтә аласын икән—көт. акыллым Соңгы ике хатыгызны укыганнан сон. мин шуларны гына әйтә алам Икенче хатыгыз, ничектер, теләр-тсләмәс кенә язылган шикелле. Ә беренчесен кат-кат укып чыктым Анда билгесез борчылу, ачынып кычкырасы килү һәм чын мәхәббәткә сусау Минем дә хәлем шулайрак бит. Әле хужерак та. Беренче хатның авторына ихлас күнелдән иң җылы тойгыларымны белдерәсем килә: бәхетле бул. сеңелем, һәм кемне дә булса тагын берәүне бәхетле ит! Март аенда яшь язучыларның Бөтенсоюз киңәшмәсендә Татарстаннан делегат булып катнашам Казаннан да. Өфедән дә килергә тиешләр Тагын ни языйм? Зинага низкий поклон1 Егылып, тагын чангы сындыруыгызны теләмим Түземсезлек белән хат көтәм...» Менә шундый хәлләр. Саҗидәнең соңгы хатларын Рәмигә укырга бирмәдем Күзләремә карап, нидер сизенде булса кирәк, үзе дә сорамады Нечкә күнелле. бик сизгер егет ул Барометр шикелле Мин юкта институтта әлләни үзгәрешләр булмаган Шулай да бер яңалык сискәндереп җибәрде. Теге. Кремль тартмасына салган хат унае белән, иждт кафедрасындагы кулъязмаларга, «ревизия» ясаганнар Укырга кергәндә студент нинди әсәрләр белән конкурс үткән—шуларны тикшереп чыкканнар, талант дәрәҗәсен ачыклаганнар Безнен курстан биш студентны «иҗади булдыксызлыгы өчен» дип. Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына күчергәннәр Өчесе—Мәскәү кызы Әтиләре дәрәҗәле кешеләр икән Курста кызларыбыз болан да аз иде Санаториядән кайтып, берничә көн үтүгә, мине дә иҗат кафедрасына чакырып алдылар. Бала ялгыз гына йөрми дип. борчылып кердем мин анда Саҗидәдән килгән хәвефле хатлар, авырып йөрү Өстәвенә институттан ла шудырсалар Бәлки яхшыга гына булыр монсы9 Нигә дип әле көчәнеп укып йөрергә9 ' Борчылуым юкка гына булган Иҗат кафедрасында утырган кызыл иренле ханымнар мине үз итеп, елмаеп каршыладылар Бишенче курс студенты Василий Федоров (соңыннан күренекле шагыйрь) сүзмә-сүз тәрҗемәләремә кыска гына итеп резолюция салган: «Бик теләп укып чыктым, иҗатын хуплыйм. Шулай дәвам итсен.» Тәнәфес вакытында яныма килеп кулымны кысты. Ә икенче рецензентым—Мәскәү шагыйре Сергей Наровчатов. Ул болай дигән: «...Мин үзем дә шактый вакытлар Сахалинда булдым. Авторның уй-хисләрен рәхәтләнеп уртаклашам. Шул ерак Атау аша Ватан тойгысы калку итеп бирелгән...» Бер мәлгә кәефем күтәрелгәндәй булды. Ярты семестр өчен имтихан һәм зачетларымны да, бәрелә-сугыла булса да, җилкәмнән төшердем. Әмма шуннан сон бөтенләй аңгыраеп, шиңеп калдым. Төннәрен барбамил дигән көчле дару эчеп кенә йокыга китәм. Үзем әллә нинди куркыныч төшләр күрәм. Шул чагында кинәт борчулы йөз белән Саҗидә килеп баса каршыма, «бахыркаем» дип, башымнан сыйпап юата, имеш. Соңгы вакытта дөньяны күрәсем дә килми башлады. Юктан-бардан жан үртәлә. Китапларны, конспектларны бер читкә сыпырып куйдым. Чаңгыда чыккан булам. Санаториядәге профессор әйткәннәрне искә төшереп, «юк-бар турында уйламаска» тырышам.—«Ә кызлар турында»... Саҗидәдән килгән хатны да укыйсы килми тора. Шулай да кызыксыну җинде. Йә, минем җавап хатымны ничегрәк кабул итте икән? «Әдип! Минем сезгә бер хатны да теләр-теләмәс кенә язганым юк. Киресенчә, һәрвакыт якын кешегә язган тойгы белән һәм артык нәрсә язып ташламагаем дип, сакланыбрак язам. Чынлап та, соңгы хаттагы сүзләрне язарга ни хакым бар иде соң? Ярый әле сез аларны дөрес аңлагансыз һәм ачык җавап язгансыз. Ә бит моның бөтенләй башкача булуы мөмкин иде. «Тагын нәрсә языйм инде.» «.. Тагы бер кат салкын баш белән тикшереп карау артык булмас»,—дисез сез. Ул вакытта мин яраланган баш белән язсам да (между прочим, я повязку сняла недавно), уйламый гына язмадым. «Тәмамланып килә торган роман» турында сез бераз арттырыбрак язгансыз. Чөнки мин ул «роман»га чын мәгънәсе белән башланып китәргә дә юл куймадым. Тик мин ана өметләнергә повод биргәнмен—менә шунда инде минем хатам. Әдип, бәлки минем бу хат та коры, теләр-теләмәс кенә язылган кебек күренәдер. Ә чынында исә бер дә алай түгел, ягъни алай язарга теләмәгән идем, дип әйтәсем килә. Менә хәзер, гомергә беркемгә дә язмаганча итеп, шундый әйбәт, җылы хат язарга дип утырган идем, ләкин... Гомумән, сез аны аңлыйсыз. Сез бит барын да аңлыйсыз. Алда ни көткәнен ходай үзе генә белә. Уйларымда сезгә бик нык ияләшермен дип курка башладым. Әйдәгез, бу хакта бер сүз дә язмаска дип шарт куешыйк. Болай да инде барсы да аңлашыла. Бу мәсьәләгә карата яшәп килгән элекке карашларым ниндидер чепухага әйләнеп кала кебек. Сезнеңчә ни бу: җиңел акыллылыкмы, яки башка берәр нәрсәме? Мин элек һәрвакыт, кыз белән егет бер-берсен бик яхшы белергә тиешләр дип уйлый идем. Хәзер дә шул уемнан кире кайтканым юк- югын. Күптән түгел мин яшьләр өчен «иптәшлек, дуслык һәм мәхәббәт» дигән темага лекция сөйләдем. Сез тыңласагыз иде мине! Шундый житди, шундый объективно. Әйтерсең лә, ул эшләр минем баштан күптән кичкәннәр һәм хәзер «гыйшык» дип йөргән кешеләргә «мыек астыннан» гына көлеп карап йөрим. (Үземә хәтта көлке булып китте). Лекциядә шул башта әйткән фикеремне үстереп бардым. (Бер-беренне яхшы белү). Ә үзем бөтенләй диярлек белмәгән кеше турында уйлыйм. Бәлки, бу артык хыялга бирелү, фараз кылу нәтиҗәседер. Гомумән, берни дә андый алмыйм. Менә шулай. Хәзер нинди фикер каршылыклары турында сүз барганы ачыктыр инде. Тел яшермәү яхшы, диләр дә бит, ләкин анын тискәре нәтиҗәләре дә булырга мөмкин Ни булса, шул Пусть будет все ясно. Мин хәзер шул турыда уйлый башладым әле: Сезнен белән очрашсам, боларнын бөтенесеннән дә сон үземне ничек тотармын икән инде? Кызарырга туры килер, ахрысы Все же сезнен минем турыда легкомысленныерак кыз дип уйларга хакыгыз бар. Чынлап әйтәм. Ярый, бу турыда бетте Менә бүген генә бер укучым яныннан кайттым Ул бала бөтенләй эштән чыгып бара, ата-анасын тынламый, кичләрен кайда теләсә, шунда йөри, тәмәке тарта, кайбер фәннәрне бөтенләй укымый Ә үзе бик сәләтле бала Гаҗәпкә каршы, ул малайга миндә ниндидер симпатия бар Минем дәрестән ул һәрвакыт «5»ле ала. һәм минем алда бер генә әдәпсезлек тә эшләми. Бу вакытка кадәр мин анын житешсезлекләренә артык игътибар итмәгән идем Ләкин кичә, исереп урамда йөрүдә гаепләнеп, директор янына алып керүләрен күргәч, үзләренә бармакчы булдым. Әтисе райсоюз председателе Марстан башка беркем дә өйдә юк иде. Караңгы бүлмәдә ике сәгать чамасы сөйләшеп утырдык Мин ана тавышымны да күтәрмәдем, ләкин ул елады. Минем үземнең дә күзләремнән яшьләр агып төштеләр Ярый әле карангы иде Белмим инде, нәрсә булыр ул бала белән? (Ана инде 15 яшь) Уңай якка борылыш булыр төсле. Өлкән малайлары да беренче хулиган булган, хәзер армиядә, ди. Ата-аналар белән укытучыларның тиешенчә игътибарлы булмаулары никадәрле балаларын юлдан яздыралар бит Мин дә шул игьтибарсымар исәбенә керәм, әлбәттә Минем класста 36 бала Аларнын һәркайсына аерым подход кирәк. Үткән атнада бер кызым тормышка чыккан Ана әле 16 гына яшь. Бу турыла бүген генә белдем (ул башка авылдан) Үз классымдагы баланын нинди интереслар белән йөргәнен дә сизмәгәнмен Нишләргә инде алар белән'’ Менә шул инде минем тәрбиянең җимешләре Педсоветта шулай дип әйтәчәкләр инде Һәм алар хаклы булырлар Әдип, бу—көчсез кешенең зарлары түгел Тик кайгы-хәсрәтләр белән бүлешәсем килү генә. Сез каникулыгызны бик яхшы үткәргәнсез. Көнләшерлек бар. һәм. гомумән, шундый кичке прогулкаларны ешрак ясагыз. Ин беренче рецепт сезгә—тынычлык, саф һава. Сез алай күгәрә алмаслык максатлар куймагыз инде, һич югы хәзергә, укып бетергәнче, үзегезне бөтенләй таза итеп сизгәнче. Бәлки, чынлап та, сез уйлаганча, заочнага күчү кирәктер Их, карап, кайгыртып торучы җитми сезгә 8 нче мартта новоселье үткәрәбез. Якын булсагыз, сезне дә чакырыр идек. Ә сез килергә теләр идегезме? Әткәйләрдән хат алып торам Әткәй озак кына авырып яткан, ләкин миңа сәламәтләнгәч кенә язганнар Алар һәрвакыт шулай итәләр Сау булыгыз, Әдип. Саҗидә 28/11-51 ел.* Лекцияләргә йөрү «иреклс»гә әйләнде Укый башласам, күз алдында сары боҗралар уйный, күңел болгана Кинода да ахырына кадәр утыра алмыйм Литфонд поликлиникасы исеменнән институт дирекциясенә хат килгәнлеген хәбәр иттеләр Кабинетына барып кергәч, директор урынбасары профессор Сидоров шул кәгазьне кулында әйләндергәләп. бераз уйлап торды да. миңа сузды Укыйм «Студент А. М Маликовка, сәламәтлеген җайга салу өчен, бер елга академик отпуск бирергә тәкъдим итәбез»—диелгән анда Диагнозы да күрсәтелгән «Вегетодистония на почве переутомления центральной нервной системы» — Нишлибез сон?—дип сорады директор урынбасары, аптыраулы караш белән. —Үзем дә белмим.—дидем Хәзер генә каядыр китәр урыным булмавын, өйдәге гаилә хәлләрен андатып бирдем. Ике энем—Рәмзи һәм Марс Армиягә алындылар, икесе дә Ерак Көнчыгышта хезмәт итәләр. Әле алардан башка да бит өйдә алты бала. Мин җиденчесе булып кайтырга тиеш. Үзем Саҗидә турында да уйланам. Аңа бит имтиханнар беткәч, Мәскәүне күрсәтәсем бар. Шулай дип язган идем хатыма. Уйларымны сизгәндәй: — Икенче курсны ничек тә түгәрәкләргә кирәк сезгә,—диде профессор, бер карарга килеп,—имтиханнарга кадәр Переделкино дачасында яшәрсез. Теләсәгез, икеөч айга санаториягә путевка юллый алабыз. Анысыннан баш тарттым. Нишләп кенә йөрермен сон мин анда шул гомер «эт сугарып?» Бер ае да туйдыра. Ялга сусап килгән адәмнәр арасында үземне «соры корт» итеп сизәргә теләмәвемне белдердем. Кинәт күңелемдә бер уй яктырып куйды. Минем бит әле Казандагы кичке Марксизм-Ленинизм университетын тәмамлау турында дипломым бар. Кирәге чыкса дип, аны үзем белән алган идем... Партия шәһәр комитеты каршында оештырылган ул университетта мин 1946-48 елларда укып йөрдем. Әдәбият һәм сәнгать бүлегендә (сугыштан сон беренче набор) халыкта кин танылган артистлардан Фәхри Насретдинов. Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, театр училищесы директоры—юан һәм көр тавышлы Булатов абый, уен-көлкеле Әхмәт Исхак, тагын кемнәрдер бар иде. Гамир Насрыи бер ай чамасы йөрде дә кул селтәде. Кызыл тышлы дипломым профессор кулына күчте. Имтиханга кергән андагы дүрт фәннең институт курсы өчен дә яраганлыгын әйтеп, минем өчен сөенеп куйды ул. —Сезнең тагын «Языкознание» (Реформацкий) һәм «Сәнгать тарихы» кала,— диде. Әле вакытыгыз бар. боларын гына җиңәрсез.. Безнең курста тагын бер «ирекле» барлыкка килде: шагыйрь Сергей Орлов. Сугышта танкист булган, һөҗүмгә барганда, дөрләп яна башлаган танк эченнән көч-хәл белән коткарып калалар үзен. Бите, маңгае, куллары пешеп, озак вакытлар хәрби госпитальдә ята. Битендәге операция җөйләрен яшерү өчен, хәзер ул сакал-мыек үстереп йөри Бу инде кылану түгел. Сергей Орловның «Его зарыли в шар земной» дигән атаклы шигырен студентлар гына түгел, профессорлар да. җае чыккан саен, телгә алып сөйлиләр иде. Сергей СССР Язучылар Союзында эшли бугай. Ирекле тыңлаучы булу аңа ярагандыр да. Мин үземне ләкин, «иреккә чыктым» дип. бәхетле санамый идем. Башкалар алдында күз көеге булып йөрим шикелле. Аның бит әле ышанганыышанмаганы бар. Акрынлап, иптәшләремнән, дөньядан читләшә башладым. Март ае җитте. Урмандагы кошларга җан өрде кояшлы яз. Кайчагында кичкә каршы Переделкино урманнарына чыгып китәм, таныш сукмаклардан атлыйм. Күк йөзе, янгын шәүләсе сыман, ялкынланып гора Тирә-юнь яп-якты Мәскәү шәһәренен миллионлаган утлары шулай офык читләрен алсу нурга мана. Ниндидер дәһшәтле, сихри бер көч тоясың шуларга карап Мин хәзер хатган-хатка гына яши башладым. Хат язарлык җаем бар әле. «Исәнмесез, Әдип! Сезгә кая юл тотарга—шуннан башлыйм сүзне Минем фикерем хәлиткеч роль уйнар дип дәгъва итмим. Үзегез яхшырак беләсез, әлбәттә, 2-3 айга булса да әтиәниләрегез янына кайтырга кинәш бирер идем мин Ә сез берәр совхозга барып, эшкә керешмәкче буласыз икән Анда тыныч булыр дисезме? Бармы сон ул эшнең җиңеле, тынычы? Һәркайда үз мәшәкате табылып тора Үзегез: «Врачлар укырга, кино карарга да кушмыйлар»,— дисез. Укымый, язмый торган урын кайда бар микән? Бәлки бакчачы булыргадыр? Ләкин анын да бит серләрен белергә кирәк. Туган якка кайтыгыз, Әдип. Жиләк-жимеш бакчасы утыртырсыз, су сибәрсез, чәчәкләр үстерерсез (Мәскәүдә чәчәк орлыклары алырга онытмагыз) Балык тотарсыз, әтиегез белән печән чабарсыз Сезгә бик нык контроль һәм каигыртучан кеше кирәк хәзер Үзегез генә режим саклый алмаячаксыз. Ә моны фәкать аналар гына булдыра ала. Бик күнелсез була башласа, каядыр китеп бара да аласыз бит Кичә теге шагыйрь янында булдым (үзенең кайбер этлекләре өчен гафу үтенгәч, без татулаштык). Көне-тоне шигырь яза. шигырь китабы хәзерли. Ана сезнен турыла сөйләдем «Әйдәгез, үзебезнен янга чакырыйк», ди. Бу тәкъдимне бик озак тикшердек һәм. ахырдан, монда сезгә күнелсез булачак, дигән нәтижәгә килдек. Ә монда һәммәсе ят-чит Ә без мәктәпкә китеп югалачакбыз. Санаториягә баруга үзегез дә каршы шикелле. Мин үзем белгән вариантлар турында яздым Үзегезгә хәл итәргә кала инде. Ә минем ужасно өйгә кайтасым килә. Тагын өч аи көтәсе бар. Мәскәү белән Ленинградны да бик күрәсе килә бигрәк тә тарихи һәйкәлләрен Сез хаклы: тарихчы өчен бу зарури Белмим, хыялларым хыял гына булып калмас микән Әле күптән түгел, бишенче классларым белән экскурсиядә булдык, хәрби уеннар уйнадык. Укучылар мина чапаевчылар белән Колчак бандалары сугышып узган урыннарны күрсәтеп йөрделәр. Хәтта шундагы бер зур таш артына яшеренеп. Чапаев пулеметтан дошман яуларын кырган, имеш Шул тирәлә генә тау куышы бар икән Ләкин мәгарәнен эченә шуышып кына кереп була. Балалар, бер-берсен бүлдереп, рус наместнигын үтергәч, шушы тау тишегендә качып яткан Биеше турында сөйлиләр. Тау куышынын аргы башы моннан йөз чакрым ераклыктагы Баймак тирәсенә барып чыга (анда бакыр табыла) икән Мавыгып сөйлиләр Аларны тыңлый белергә кирәк, фикерләренә дөрес юнәлеш бирергә Жой көне таулар ягына, балаларны ияртеп, походка чыгарга исәп. Сабый чакта биек таулар белән хыяллана идем Туган якта без андый тауларны күреп үсмәдек. Бергә басып күмәк төшкән рәсемне жибәрәм (мин сулдан икенче) Шул төшүдән сон, бер сантиметр да үсмәдем шикелле. Буем кечкенә, әйеме? Ә янәшәмдәге кыз— студент елларындагы дустым Рая Черкай Гаҗәеп әйбәт кыз, бер дигән иптәш Ул хәзер Туймазыда. Ботенесеннән гайрәтем чикте, ли. Хыял белән чынбарлык арасындагы күперне кем салырга тиеш сон? Икебез дә зур түземсезлек белән жәйдә очрашуны көтәбез. Зина шикелле, ул да украинка Планнар тормышка ашса. Мәскәүгә барырга исәп Сау булыгыз. Әдип! Берәр карарга килү белән, хәбәр итегез. Түземсезлек белән көтәрмен Саҗидә. IX март, 1951 ел Яна квартирабыз бик әйбәт Зур һәм якты. Иң мөһиме—каенлыклар янында Тик менә проблеманы хәл итә алмыйбыз Мин «җәйгә кадәр мич янында йокла», дип үгетлим. Ә Рая теләми Койкаларыбыз, бәхәс бетүен көтеп, ишек төбендә торалар Ахыр чиктә икебез дә хат язарга утырдык Бәлки ул да кемгәдер зарланып язадыр • Моннан алдагы хатымда, уен-көлке аралаш. Саҗидәнең буе турында сорап язган идем Мин туган Югары Чат авылында Арслан исемле оста сунарчы бар ндс. Төп шикелле нык. юантык гәүдәле. Ә буйны бирмәгән Ходай Хатыны исә иреннән ярты метр озын Каян килеп табышканнар Арслан абзый Сәхипҗамалын үпкәндә, баскыч куеп менә имеш дип. көтеп сөйлиләр иде Чыннан да, кызын үзеңнән бер башка озын булса, нишләрсең?' Шул шаян соравыма жавап итеп җибәргән инде бу күмәк төшкән фотосын. «Буем кечкенә, әйеме?» дип раслатырга тырышуына сөендем генә. Яз үзенекен итә. Табигать күзгә күренеп җанлана. Переделкинода ул бигрәк тә нык сизелә. Әрәмәләрдә, чыршы, нарат урманнарында кошлар үзләрен кая куярга белмичә, агачтан-агачка кунып, и, чекелдәшәләр—аңласаң иде телләрен. Саҗидәнең соңгы хатлары да быелгы язга аваздаш шикелле. Алар миңа боегырга ирек бирмиләр. «Правда» гәзитендә басылган Сталин премияләре лауреатлары исемлегендә үзебезнең Татарстаннан Кави Нәҗми («Язгы җилләр» романы), Гомәр Бәширов («Намус» романы) исемнәрен күргәч, башым күккә тиярдәй булды. Бу бит гаҗәеп хәл, моңарчы булмаган тарихи нәрсә әдәбиятыбыз дөньясында. Шул мәртәбәле документта безнең әдәбият институты студентлары төркмән драматургы Мөхтәр Гүсейнов («Алан семьясы» пьесасы), мари шагыйре Миклай Казаков (шигырьләр җыентыгы) исемнәрен күрү дә зур сенсациягә әйләнде. Институт коридорлары корт умарталары шикелле гөжләп тора. Миклай әле I курста гына укый. Моңа кадәр Мари язучылар оешмасының җаваплы секретаре булып эшләгән. Үтә дә гади, тыйнак һәм кешелекле зат. Гусейнов та юкка-барга сикереп китә торганнардан түгел. Сабыр һәм салмак адымлы ир уртасы. Өлкән курста укый. Безнең шикелле, институттан кырык чакрым ераклыкта яшәми. Торган җире Мәскәүдә. Лекцияләргә еш кына таксига утырып килә. Ни әйтсәң дә, Союздаш республика вәкиле шул. Ә менә «автоном» Миклай Казаков, премиясен һәм медален алгач, нишләр икән? Алга сикереп әйтәм, ул Переделкинодан, курсташ дусларыннан аерылмады. Безнең шартларда яшәде. Масаю дигән нәрсәнең заты да күренмәде. Әйе, чын кешеләр менә шундый тыйнак булырга тиешләр дияр идем. Икенче көнне Казан вокзалына—яшь язучыларның бөтенсоюз киңәшмәсенә чакырылган каләмдәшләремне каршыларга төштем. Алдан ук хәбәрләшеп торган идек. Поезд килеп туктауга, вагон ишегеннән Мәхмүт Хөсәен күренде. «Салют!» дип сәламләде дә, җиңел генә сикереп төшеп мине кочаклады. Ул да әле шинелен салырга өлгермәгән икән. Битендәге дары эзеннән калган зәңгәрсу сипкелләре дә җуелмаган. Сугыш эзләре йөрәктән дә гомер буена җуелмас инде. Кояш кебек елмаеп, Ләбибә Ихсанова күренде. Ә аның көлүен чылтырап аккан чишмәгә охшата идем. Хәзер дә үзгәрмәгән. Балалар өчен язылган «Көмеш елга» исемле повестеның шаулап барган чагы иде. Бер аягын сугышта калдырып, протезга баскан Ибраһим Нуруллинга баскычтан төшәргә ярдәм иттек. Ибраһим исә «әле бөтенесе дә алда», дибрәк йөри торган басынкы, аз сүзле яшь прозаик. Артык дәрәҗәдә тыйнак, оялчан... Ул әле, янар тау сыман, бер уянып китәчәк дип, күңелемә салып куйдым. Без вокзалга керү белән, Татарстан лауреатларын кайнар котлап, күмәк телеграмма суктык. Ахырдан «Москва, Казан вокзалы» дип тә куйдык. Мәхмүтнең: «Радиодагы Мөнир Мазуновтан сәлам сиңа»,—диюе кинәт үткәннәрне искә төшерде. 1946 елның ахырында иде бугай, Мөнир белән Минҗамалнын туй мәҗлесендә булырга туры килде. Күбесе әдәбият, музыка әһелләре, журналистлар. Шагыйрь Шәйхи Маннур котлау сүзе итеп «Туй» шигырен укыгач, дәррәү кул чаптык. Аннары китте, китте кызып... Радиода чакта янәшәмдә тыныч кына утыра торган Мансур Мозаффаровның да теле «ачылды», хәтта җырлап та җибәрде. Минжамал- нын баянда, ана кушылып, Заһид Хәбибуллинның скрипкада уйнавы үзәкләрне өзгән иде. Фәйзи Биккининнын кечкенә гармуннарда уйнавы. Бари Корбановнын, аю сыман, алпан-тилпән килеп биюе дисенме Каләмдәш дусларым белән бергә гүя Казан үзе килгән Истәлекләр лә янарлы. Ул Мәхмүтне әйтим: һәр яктан өлгер булды ул. Туйга барса, шигырь сөйләп, һәммәсен авызына карата, оча-куна бии. Андый мәҗлесләргә каймакта мине дә ияртә иде. Каләмдәш дусларым белән бергә булуга сөенеп бетә алмадым. Кәефем дә күтәрелде шикелле Кинәшмәдә Татарстан делегаты булып мин дә катнашачакмын. Павел Антокольский семинарында Авыру нервларым тагын ныграк чуалыр микән инде. Шулай да кулъязмаларымны бирергә булдым Павел Антокольский йомгаклау сүзендә, бик нигезләп, шигырьләремә карага уңай фикерләр әйтте Мин моны көтмәгән идем Хәтта тәрҗемә итәргә әзер торуын белдереп, өй адресын да бирде Бара алмадым шул «Мескен*легем итәктән тартты, ахры Хатларымда Саҗидәгә шундыйрак информацияләр язып җибәрәм. Ә анын хатлары тыгыз эчтәлекле була. Үзе өчен дә. соңгы вакытта минем өчен дә борчылып яза башлады. «Исәнмесез. Әдип! Инде яктырып килә. Кичтән «Иван Иванович»ны укый башлаган идем, шулай итеп, иртәнгә кадәр утырганмын Ятарга сон инде, йоклап китеп, мәктәпкә сонга калуын бар. һәм менә сезгә хат язарга булдым. Башым ап-аек. Сез кая юл тотарсыз икән дип уйланам еш кына. Төрле вариантларны чагыштырып, күз алдына китереп карыйм. Ләкин берсе дә реаль түгел сыман. Бәлки безнең янга килерсез, дип тә уйлыйм кайчагында. Биредә бик күңелле хәзер. Гайрәтләнеп яз ташып килә Тиздән апрель, аннары май. ә ул чагында тагы да матуррак булыр. Камал янына бер шагыйрь КИЛ1ӘН иде. ана да ошады биредә Я надан килергә вәгъдә итте Сон. ничегрәк хәл иттегез’’ Кәефегез ничек’’ Тик рух төшенкелегенә бирелә күрмәгез. Әдип, барысы да әйбәт булыр. Минем хәлләр искечә диярлек. Балалар кайчагында чыгырдан чыгаралар. Шулардай арыну өчен, һәммәсенә кул селтәп, каядыр китәсе килгән чаклар була. Үзләре үк тагын шул төшенкелек базыннан тартып алалар. Менә бүген (дөресрәге, кичә) класста мәхшәр оештырдылар. Булдыра алганча, ачуландым, кычкырып та карадым. Кайберләрсн елатканчы тиргәдем. Аннары. кәефем кырылып, кайтып киттем Кичке якта укучыларым өйгә килгәннәр. Мин утын ярып маташа идем Малайлар, кулымнан балтаны алып, үзләре яра. каяндыр пычкы табып, утын кисә башладылар Эш кайный гына Ике атналык утын хәзерләп, өеп тә куйдылар. Шуларга карап, сөенечемнән күңелем тулды Менә нишлиләр бит шайтаннар! Соныннан. элек туктап калган урыннан. Лев Кассильнен «Кече урам малае»н укуны дәвам иттердем. Бу китап шундый ошый үзләренә! Күзләрендә гаҗәпләнү, соклану Тын да алмыйча тыңлыйлар Разведкага йөрүләре кон дә төшебезгә керә, диләр Ә мин юри. үч иткәндәй, ин кызык урыша җиткәч кенә укудан туктап калдым Алар исә түземсезләнеп, алда ни буласын көтәләр, мөнгерәшеп. ризасызлык авазлары чыгаралар, мине каты бәгырьлелектә гаеплиләр. Сүземдә тордым «Дәвамы бар», дидем лә. китапны ябып куйдым Кайдадыр болытлар өстендә йөзгәнмен икән Диктор авазы, шушы дөньяда яшәвемне белдереп, мине сискәндереп җибәрде - Гыңлагыз. Өфе һөйләй! Өфе вакыты менән ете сәгат утыз биш минут Мәктәпкә җыенырга вакыт. Башны күтәрәсе дә килми Сау бул Әдип! Гел яхшылыклар гына телим Саҗидә. 24/111-51 ел. «Иван Иванович»тан сон никтер йөрәк чәнчеп куйды. Мәктәпкә бармас илем» Атаклы драматург Константин Тренев күп тапкырлар атлап узган агач баскычларны шыгырдатып, һәр иртә саен астагы катка—буфетка ашыгабыз. Анда безне якты йөз белән өлкән яшьләрдәге Василиса Андреевна каршылый, һәркайсыбызга балалар исеме белән «Саша». «Ваня». «Володя» дип кенә дәшә. Шулар рәтеннән мин дә «Алеша»га әйләндем. Ходайга шөкер, буфетыбыз байый тора. Гадәти боткалар янына сөте, каймагы барлыкка килде. Элекке сыман, коры-сары белән тукланып, коридорда торган коллектив бактагы жылымса су белән хушланып яшәү бетте. Кичен соңгарак калып кайтсаң, үзеңә тигән өлешең өстәлдә, ак җәймә астында көтеп тора. Василиса Андреевна без ашаган чакта һәркайсыбызнын янына килеп, ниндидер җылы сүз әйтеп китә, «өстәмә кирәкмиме?» дип тә сорый. Кайчагында ул «И, балакайлар»... дип, тирәннән уфылдап куя. Ә без шул чагында тынып калабыз. Аның бердәнбер улы Мәскәү янындагы каты сугышларда бомба астында калган икән. Сөякләрен дә җыя алмаганнар. Ире фаҗигале үлемгә очраган. Менә шулай тол хатын булып калган «Василиса-анакай». —Сан Саныч сезнең ашау-эчүегез белән кызыксынып тора,—диде бер көнне пешекче апабыз. —Ә без аны белмибез,—дигәч, гаҗәпкә калды ул: —Сон, борын төбегездә яши бит, Александр Александрович Фадеевны да белмәскә?! Аннары көрсенеп, өстәп куйды: —Үзе болай бик кеше жанлы да сон. Зур язучы. Тик бәхете генә юк бичараның. Ә ни өчен бәхетсез, нигә бичара булырга тиеш әле ул?! «Тар-мар» шикелле классик әсәрләрен без мәктәптә укып үскән, халык мәхәббәтен яулаган язучы бәхетсез була димени? Өстәвенә, күренекле оештыручы- житәкче дә. Күңелләребездән нидер сизенсәк тә, без бу сорауларга барыбер ачык кына жавап ала алмас идек. Шәхси бәхет, күрәсең, дәрәҗәгә, талантка карап кына килми. Есенинны да, Маяковскийны да күпләр бик бәхетле дип санаганнардыр. Ә тормыш юллары аларның фаҗига белән чикләнә. Переделкинода яшәүче студентларны тәҗрибәле хатын-кыз врачка беркетүләре дә безнен өчен бер яналык булды. Кабул итү сәгатьләре, язучылардан бушангач, кичке якта була. Студентлар яшәгән дачаларга да килеп йөри Бик игътибарлы булганы өчен, без Екатерина Владимировнаны да яратып өлгердек. Монсын да СССР Язучылар союзының генераль секретаре Александр Фадеевның кайгыртучанлыгы дип анладык. Саҗидәдән хат килгән көн минем өчен бәйрәмгә әйләнә башлады Ник болай ашкынып хәбәр көтәм соң әле анардан? Үзем дә аңлап бетерә алмыйм. «Саумысыз, Әдип! Сезнең бу хатыгыз мине кызарырга мәҗбүр итте. Мин Бәшировның «Намус»ын да. Кави Нәҗминең «Язгы җилләр»ен дә укымадым. Гомумән, бер татар язучысының да әсәрен укыганым юк (балалар белән бергә укыган «Җиде көн җир астыннан»ны санамаганда). Бик кызганыч, әлбәттә. Яшь язучылар киңәшмәсендә Габдулла Әхмәтов белән Нажар Нәҗми дә катнаша, дигәнсез. Икесен дә беләм. Алар бит безнең институтта укыдылар Танцыларда очрашкан да булды. Нажар Нәҗмине без «Назар Назарович» дип йөртә идек. Модный киенергә ярата. Җырга оста. Кызлар күзе төшәрлек, һәрхәлдә. «Сездән талантлы педагог чыгачак», дигән юлларны укыганда чәчләремә кадәр кызардым. Алай диясе булмагыз, Әдип, сез бит берни дә белмисез минем мондагы эшем турында. Менә бу чиректә минем 5 класста 13 бала өлгәшми. Ары ташланам, бире чабам, ялым да. йокым да юк сонгы вакытта. Бүген ял көне. Зина белән киләчәк турында хыялланып алдык. Бик ерак киләчәк түгел: жәи айлары турында. Агыиделдә су коенып булыр микән?—дибез. Хәзер инде Өфе белән ара өзелгәнен искә төшереп, чак кына җылап җибәрмәдем. Монда да якынтирәдә су юк. Тәтешледә дә юк Шулай да купальникларыбызны бер-беребезгә күрсәтеп, мактанышып алдык. Зинанын әле купальный баш киеме дә бар икән Шуннан сон икебез дә хат язарга утырдык. Мондый «мөһим* сүзләрне хатка язмыйча мөмкинме сон? Сонгы хатыгызда Казанда калган кызыгыз турында сиздереп куйгансыз. «Мине салкынлыкта гаепли иде»,—дигәнсез. Ул сезне, күрәсең. бик яраткан. Сезнен яктан да шундый ук тойгы булуын теләгән. Моңа карап ләкин «мин ярату хисеннән мәхрүм микән әллә?» дигән нәтижә ясамагыз әле. Хотя үзегез беләсездер инде.. Минем гормышымда да булды төрле хәлләр. Ләкин берәүне лә гаепләмәдем. Уфада бик чибәр егет бар иде Бөтен кызлар диярлек «ах'» И1Ә, гашыйк була һәм аның белән танцыга чыгуны бәхеткә саныйлар иде Ә мин ана фәкать тәрбия предметы дип кенә карадым, шуннан да артык түгел. Бар булган энергиясен, акылын, талантын танцыларда күнел ачуга әрәм-шәрәм игә. Без аның белән якыннанрак танышып элемтәгә кердек, фикердәшкә әйләндек Бер-беребезгә нык кына ияләшеп тә киттек (яхшы яклары күп иде аның). Берзаман анардан башка һич тә яши алмам төсле тоела башлады. Ул моны сизенде, әлбәттә Хәзер ни кылансам да ярый, дигән уй исертте, ахры, үзен Анын бер кыланышы мине сискәндереп, кинәт айнытып җибәрде Шуннан сон инде ике арага нокта куйдым Бик хәтерем калды үзенә, шундый аяныч, авыр кичереш булды бу Тиздән ул практикага китеп барды ә мин бер айлап өйгә кайтып китгсм Менә күптән түгел хат килде анардан Гафу үтенә, дурак булганмын, вакытында бәя бирә белмәгәнмен дип. сабак бирүем өчен рәхмәт әйтә Мин хәзер моңа, руслар әйткәнчә, «не было бы счастья, да помогла несчастье», лип кенә карыйм. Уйлансаң, бик катлаулы болар, шундыен катлаулы, хәтта бу турыда сүз катасы да килми башлый Хисләрнен кайчакта йөгәннән ычкынып, акыл авазына колак салмавы тагын ла ныграк катлауландыра. Менә шундый хәл булып алды минем тормышта. Әдип, ә сезнең ул кыз белән ничек-ничек булды сон? Мөмкин булса, языгыз әле. Карагыз аны. режим турында онытмагыз' Сау булыгыз. Әдип Саҗидә 25/111-51 » Алда икс имтихан бирәсе бар дип йөргәндә, тагын өченчесе чыгып тора түгелме’’ Сизеп йөрим, төрлечә сыный бу кыз мине Һаман күңелемә үзен керә Шунсына сөенәм: яшермичә, боргаланмыйча, күнелендәген яза Мин дә төшеп калганнардан түгел дип. фараз кылдым үземчә Үтенеченә җавап итен турыдан «ярдым» Татарстан радиосында балалар өчен тапшырулар редакторы Вазыйфасын үтәгәндә, мәктәпләрдә еш булырга туры килә иде Ш\ кзй бер татар урга мәктәбеннән матур гына чыгыш оештырдык Укучылар соравы буенча, аны кабатлап та бирдек Бу эштә директоры ү зе башлап йөрде Анын белән, әлбәттә. якыннан танышып алдык Көнен билгеләп, өенә кунакка чакырды бу Миннән өлкән яшьтәге ир кеше булгач, гаиләсе барлыгын да әйткәч, ихтирам йөзеннән, сөенә-сөенә киттем Кыскасы, ирле-хатынлы хуҗалар бар булганы белән кунак иттеләр Музыка уйнатып га җибәрделәр Хужабикә танцыга чакырды Аннары силы мебельләр, спай келәмнәр белән жиһазландыры нан. берсеннән берсе магур бүлмәләрен (ә алар өчәү rue) күрсәтеп йөрделәр Эчемнән генә «ник шуларнын берәрсе минеке түгел икән», дип тә уйлап куйдым. Буласы булган икән дә. Ләкин... Шулвакыт каяндыр кызлары кайтып керде. Чибәр, кыю күренә бу. Исәнләшеп, танышканнан сон, саф татарча сөйләшеп тә киттек. Мәктәптә өлкән пионер вожатые булып эшли икән. Укытучылар институтын тәмамлаган Аннары бергәләп мине кинога чакырдылар Тагын очраштык, тагын. Горький исемендәге культура-ял паркында икәүдән-икәү генә дә Сизенеп йөрим, ниятләре—мине үзләренә ияләштерү, кулдан ычкындырмау. Нигә, бик изге теләк. Мин аларны һич кенә дә гаепләргә җыенмыйм Кемгә зыян монардан? Минем шикелле, торыр урыны булмаган берәү очраса, шул рәхәт дөньяга кереп кенә чумар иде. Юк шул, күңелем тартмады гына түгел—баш күтәрде кинәт. Ирегемне җуюдан, кешеләр күзенә карап торучы мескен дәрәҗәсенә төшүдән курку шиге чигенергә мәҗбүр итте мине. Хәләл тапкан өлешен булмаган урында синен ни дәрәҗәдә кадерең булыр икән, дип уйладым. Килеп кергәнче, чыгарынны уйла, диләр бит. Энәдән-жептән башланган гаилә тормышы ныграк та, ышанычлырак та була, янәсе. Саҗидәгә язган җавап хатымда «шәхес иреге* мәсьәләсендә куертыбрак җибәргәнмен, ахры, хәерлегә булсын. Бу юлы Саҗидәдән бер урынына ике хат алдым. Аллы-артлы язган булган. «Саумысыз, Әдип! Бүген миңа шундый күңелле, үземне кая куярга белмим. Беренчедән, балалар шау-гөр килеп утын кисеп киттеләр. Мин аларны чакырмаган идем бит. Киресенчә ярдәмнәреннән баш тартырга тырышып та карадым. Юк. кисәләр генә, «һезгә авыр бит, апай»,—дигән булалар.Ансын каян беләләр инде, зарланганым да юк бит. Бигрәк тә шунсы мөһим: бер хулиган малай баш рольне уйнады бүген. Кулында бөтен нәрсә уйнал кына тора. Сокланырлык. Безнең бер укытучы кыз аның агасына кияүгә чыкты Малайлар җиңгәсе бүләк иткән кулъяулыгын миңа күрсәтергә өнди башладылар. Ул күрсәтми дә күрсәтми. «Апай, безгә үзегез барыгыз әле, тәртипһез вакытымда барып, әсәемне ошакладыгыз да, хәзер бармайһыгыз. Ә әсәем һаман мине тиргәй»,—ди. Кулъяулыкны да шунда күрсәтергә вәгъдә итте. Башкалар киткәч, минем янда торып калды да, бик җитди нәрсә кебек сөйли башлады: «Нимә тиеп дәшәем икән, «апай» тиһәм дә ыңгайсыз, «енгә» тияргә лә оялам»,—ди. Мин аңа «енгә» дияргә киңәш бирдем. Икенчедән, бүген партия укуы бик унышлы үтте. Мин башлангыч класс укытучылары өчен оештырылган түгәрәк белән җитәкчелек итәм. Гадәттә алар имтиханга әзерлексез киләләр, һәм минем нервада гына уйныйлар иде. Ә бүген ике «5», ике «4» куйдым. Ә үзем Ленинның «Две тактики социал-демократии в демократической революции» турында шундый яхшы сөйләдем, үземә дә ошады. Главное, бер мәртәбә дә конспектка карамыйча (ул юк та иде), кулларымны кесәгә тыгып йөргән килеш. (Менә мин нинди мактанчык!) Менә шуннан кайттым да, сезгә хат яза башладым. Инде сәгать 12. ә минем дәресләр бөтенләй әзер түгелләр әле. Бүген, гаҗәпкә каршы, татарча үзеннән-үзе бик җиңел языла. Беләсезме, сезнең 29 мартта язган хатыгызга нигәдер мин ачуланган идем Әгәр дә сез минем күптәнге танышым булсагыз, кайбер җөмләләрегезгә каршы тупас кына җавап та язган булыр идем Мәсәлән: «. Киңәшләрегез өчен рәхмәт», дигән җөмләгезгә: «рәхмәтегез үзегезгә калсын, мин рәхмәт өчен язмадым»,—дияр идем. « Очрашсак, сөйләрсез»,—дигән җөмләгезгә: «Очрашсак, имеш, настроениягез бигрәк тиз үзгәрә икән тагын. Элекке хатта гына бит очрашасы килә, дип язган идегез. Очрашу теләге булгач, төрлечә боргалануның ник кирәге бар»,— дияр идем. Мондый шелтәләргә хокукым булмаганлыктан. просто, дәшми калырга һәм киләсе хатыгызны көтәргә булдым Инде килгән хатыгызга карата узган заманны кулланам икән, димәк, үпкәм беткән дип уйлагыз Сез, әлбәттә, минем жүләрлегемнән көләрсез Көлегез, әйдә. көл. Үземнен дә кычкырып көләсем килә Ләкин төнлә ярамый гына Үзегезне ничек сизәсез? Москвадан кайда китәсез0 Кайчан9 Рәмзи ничек? Ана миннән сәлам әйтегез. Минем тормышта артык үзгәрешләр юк. Язгы каникул көннәрен Зина Магнитогорскида үткәрде Мина бер үземә бик күнелсез булды. Гажәп. бер ел үтеп бара, минем монда бер якын кешем дә юк икән Беләсезме, Әдип, минем сезгә рәхмәт әйтәсем килә Ни өчен дип әйтим сон инде? Сезнен хатларыгыз мина таяныч булып тора. Морально Алар мине олы дөнья белән бәйлиләр, ялгызлык тойгысыннан коткаралар Үземне барлык кешеләр белән бергә итеп сизәм. Зур ихтыяр көченә ия булмагангадыр. мина һәрвакыт таяныч кирәк. Кайчагында хәтта тиргәсәләр дә ярый. Ләкин минем каршымда авторитетлары булган кешеләр генә Беләсезме. минем өстән власть кирәк икән, ә анын күптән булганы юк. Берәүгә дә буйсынмыйм, берсен дә тыңламыйм Директор белән завучны да Шул кирелегем аркасында үземә дә эләгә. Валлаһи менә, акылсыз кыз сыман Әнкәйләр янына кайтсам да үземә урын табалмам төсле Укыган чакта, шәһәр шау-шуыннан сон авылда ял итү әйбәт иле. әлбәттә Ә хәзер бөтенләй башка Бер-ике атна торсам туйдырыр инде ...Бәйрәм кичәсендә минем бишенче класслар чыгыш ясады Бер кечкенә пьесаны тәржемә иткән булдым да. балалар белән шуны әзерләдек. Белсәгез иде. нинди хәлләр булды аны әзерләгәнче Балалар урман ясау өчен яшь каеннар кисеп алып кайтканнар Лесник килеп, штраф салып китте. Балалар шундый яхшы уйнадылар, бөтенләй суфлерсыз-нисез. Шуннан кайттым да. сезгә язарга утырдым. Әдип, сезне лекцияләргә йөри башлавыгыз белән котлыйм! Тик хәзер имтиханнарны унышлы тәмамлавыгызны теләргә кала. Алла ярдәм бирсен инде. Сезнен, «кешене урларга мөмкинмени!»—диюегезгә тулысынча кушылам Мин дә һәрвакыт шулай уйлый идем Әйе. мөмкин түгел. Әдип. «Бер-беребезгә герәк булыйк»,—дигән карарга килергә иртәрәк түгелме әле? Сез бит мине бөтенләй белмисез. Ә күрешкәч, башка тәэсир калыр, капма-каршы фикер туар. Сез күзаллаганча килеп чыкмас Бу мәгънәдә, сезнен «өметләр алдарга да мөмкин» дип. «скептиклык»ка урын калдыруыгыз белән килешәм мин. Беләсезме, минем характерым, мөгаен, бик чатаклыдыр Шулай булмаса, мондагы ир затлары белән бәхәскә кереп бетмәс идем Азмы- күпме якыннан таныш булганнарын да өнәп бетермим Бер военрук белән генә нормаль мөнәсәбәттәбез Юк әле. нормаль түгел икән, ни кушсам, шуны үти ул. хәтта мәгьнәсезгә әйләнә кайчакта. һәм мин ана карата еш кына үземнен эгоистлыгымны күрсәтәм Бу мисаллар минем асылымны ачарга ярдәм итәрләрдер бераз, мөгаен Менә шулай. Әдип, андый карарга килергә ашыкмыйк Соңыннан монын икебез өчен дә фажига белән бетүе мөмкин. Ә Мәскәүдә очраша алсак, шулай да кызык булыр иде. әйе бит? Күз алдына китерегез: Башкалага бер авыл кызы килә, ди. биек башняларга. небоскребларга карап, адым саен сөрлегә, ә сез аны. адашып калмасын дип. кулыннан тотып йөртәсез. Анын театрга ла. музейларга да керәсе, көне 6ve шәһәр карыйсы да килә Менә озак йөрүдән аяклары тубырлый, яки туфли үкчәсе сынып чыга. Әле кунарга урнаштырырга да кирәк \ зен Икенче күренеш Сез анын белән театрга бардыгыз, ди Анда москвич канар, солидный дамалар озын бальный күлмәктән күз явын алып йөриләр, ә бу «кычыткан чыпчыгы»нын юбкасы тез башыннан гына һәм сезгә һәр адымда мәскәүлеләрнен шелтәле, мыскыллы карашлары белән очрашырга туры килә Ох. тиз туярсыз бу галәмәтләрдән, яки чакырганыгызга үкенерсез Шундый хәлләр булу ихтималына карамастан, бик барасым килә Мәскәүгә Бер карарга килгәч, хәбәр итәрмен. Сау булыгыз. Әдип! Укуыгызда унышлар телим Институтка кайтуыгыз белән котлыйм Авырмагыз инде. Тиздән очрашу өчен! Саҗидә. 30 апрель. 1951 ел. « Исәнмесез, Әдип! Сүземне шуннан башлыйм: имтиханнарым 21 июньдә тәмамлана 22 июньнән 14 августка кадәр отпуск алам. Әгәр 23 ендә китсәм. 28 июньдә Мәскәүдә булачакмын. Аңарчы сез Мәскәүдә каласызмы'.’ Әгәр көтсәгез, имтиханнар бетү белән, юлга чыгам. Алай туры килмәсә. Уфада тарихчылар өчен оештырылачак экскурсия группасына кушылырга исәп Ачыклап язуыгызны сорыйм. Кәефегез ничек? Нинди фәннәрдән имтихан тотасыз? Безнең нибары бер атна дәресебез калды, аннары имтиханнар. Эш кимеде. Бәлки, шуңадыр, кәефем бик әйбәт түгел—эч пошарга вакыт кала. Хәтта үз- үземне күралмыйм. Бәйрәмне дә күңелсез уздырдым. Бүген Зина белән көн буе сөйләшмәдек. Бишенче класслар белән дә күңелсезлскләр килеп чыкты. Мин аларны яратмый башладым. Бик сизгерләр шайтаннар, миңа да шунын белән үк җавап бирәләр. Әллә шулай тоела гынамы? Әлерәк кенә мин аларга Е. Кошеваянын «Улым турында повест»ен укыган идем Олег белән Нина арасындагы дуслык мөнәсәбәтләренә барып җиткәч, класс ләре чыш-пыш килә, мәкерле елмая башладылар. Минем ачуым чыкты Олег Кошевой хисләреннән көләргә ни хаклары бар ал арның! Саҗидә Слюйманона Аскар мәктәбе МИНе Яраталар. АДЫМ СЗеН ТОЯМ укучылары беюн. 21 июнь. 1951 е.1. МОНЫ Их. бу бишеНЧСЛӘр! Ни гаепләрем бар микән шул очлы күзләр каршында! Үзләре өчен җанымны бирергә әзермен бит. Танцыларга да йөрмим, озаттырып та куймыйм берсеннән дә. Төшенкелеккә бирелеп язсам, гафу итегез. Әдип Китәсе иде күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга' Тизрәк сезнең белән күрешәсе иде. Чит-ят һәм беренче танышлар кебек кенә булмыйча, якын дусларча, туганнарча Их. теге вакытта Куеда (Оркыяды) стансасы ник күрештермәде икән безне?! Бу юлы инде без Кичә мәктәпкә беренче тапкыр эшләпә киеп бардым. Шул бишенчеләр. мине тәрәзәдән күреп, мәзәк эзләп каршыма йөгереп чыкканнар Исәнләшергә дә онытканнар. Мин үземне кыргыйлар арасында йөргән Миклуха-Маклаи ролендә сиздем Гаҗәпләнерлек берни юк. монда күпләр кия торган гап-гади эшләпә югыйсә Шундый күренешне күз алдына китереп карагыз әле, Әдип! Димәк, алар мине ихтирам итмиләр, санга сукмыйлар Ничек җылытырга аларны? Балаларны гаепләргә җыенмыйм Нидер күздән ычкынган Димәк. үзем гаепле. Ярый әле. күпчелек минем якта. Шуларга таянырга кирәк. Ә класс старостасы, отряд советы председателенең кире йогынтылары аз түгел. Башта эшләр майлаган кебек барды бит. Сизеп торам, өлкән класслар ин якын кешеләр булып очрашыр идек. Ә бит сезне ничегрәк күзалларга да белмим мин. Әллә ниләр язып бетердем бугай. Әгәр туктамасам, белми.м. тагын ниләр ишетерсез. Шушы минутта ни теләгәнемне белсәгез иде: ин якын, көчле кешенен күкрәгенә башым куеп, елыйсы иде бер Ә ул дәшми генә чәчләремнән сыйпасын иде. Сау булыгыз! Сажидә. II май. 1951 ел.» «Мин авырганмын икән. Иртән башымны да күгәрә алмадым Үз гомеремдә беренче мәртәбә авырып дәрес калдырдым. Салкын тидергәнмендер. 10 майда төнлә озак кына янгыр астында йөргән идем. Юешләнеп беткәнмен. Хәзер үтте кебек. 11 майда язган хатым өчен бүген оялып утырам Ертып ташларга да уйлаган идем Әйдә, йомшак якларым фаш ителсен әле. дип. шул килеш калдырырга булдым Юк, мин әле һаман авыру Чөнки үземне бүген дә көчле итеп сизмим (һәм рухи, һәм физик яктан) Жаным үз урынында түгел, нишләргә кирәктер. Ходай белсен 13 май.» Тәнәфес вакытында Габдулла Әхмәтшин җиңемнән тотып: —Дежурный посты янында сине энең көтә, хәрби киемнән,—дип хәбәр итте,— бар тизрәк! Мин ашыгып, ишек катындагы тумбочка янына киттем. Ни күрим, энем Рәмзи басып тора Елтыравыклы тешләрен балкытып, минем каршыма омтылды ул. —Исәнме, абый! —Саумы, энем! Без ирләрчә, җитез хәрәкәт ясап, кочаклашып алдык. Рәмзи театр училищесын тәмамлагач, бер ел Минзәлә театрында эшләп, шуннан армиягә китеп барган иде. Мәскәүдә очрашырга язган икән! Иңбашында сержант погоннары. Хәрби формасы, үлчәп теккән кебек, ятышып тора үзенә. Җитмәсә, хром итектән... Звонок чакырса да, мин лекциягә кермәдем. Без тышкы якка чыгып, сөйләшеп алдык. Ул хезмәт иткән батальонны бик ашыгыч кына Мәскәүгә күчергәннәр икән. Казармалары үзәктә диярлек Энем музыкантлар взводында хезмәт итә Ни әйтсәң дә. артист та. иллюзионист та бит «Трубач» дип, көлеп куйды Рәмзи,—автоматым да бар — Молодец!—диюдән башка ни дисен инде Тагын очрашырга сүз куешып аерылыштык га. «Әдип! II майда язган хатыгызны алдым Мин аңлыйм сезне Юкка гына үзегезне гаеплисез Озак язмаган булсам, беренче чиратта, мин сездән гафу үтенергә тиеш идем. Ләкин хат яздым мин сезгә, 30 апрельдә Белмим, нишләп барып җитмәгәндер Соңгы хатыгызда язганча, андый халәт миндә дә була Сөясе, сөеләсе, тормышына хужа буласы килә Бу үземнеке дип әйтерлек нием бар минем Кышларын янган мич алдында, буш әрҗәгә утырып, бөкерәеп китап укыган чаклар була Арка тала Шу ларны искә төшерәм дә. Зинага үземнең планнарымны сөйлим «Бер урында оя корсам, йомшак кресло сатып алыр идем, шунда чумып, мич каршында дәрес хәзерләр идем Эреп йокыга талсам, ул мине күтәреп ала да урынга илтеп сала.» «Ай- һай, өметен зурдан,—дип көлә Зина,—кем сон бу «бәхетле» зат?» Кем буласын бит үзем дә белмим. Бер карауга, бик кечкенә теләк. Кемгәдер көлке тоелырга да мөмкин. Бәхет дигәнең шул кечкенәдән башлана түгелме соң? Монарчы булмаган чын дусны булдырасы килә. Ләкин шунсы бар, ирләр заты белән борчагым пешми минем. Бәхәсләшеп бстәм. Бу нидәндер, үзем дә белмим. Мөгаен характерым үзгә (Сез язганча, «усаллык та. үзсүзлелек тә җитәрлектер» миндә). Әдип, хыялларым һәм өметләремнең юкка чыгуыннан куркам мин. (Бу турыда ник язам сон әле). Язгы җилкенүгә ышансаң, яз бит ул елнын бер фасылы гына. Алай дисәң—яз миңа тәэсир итми Белмим— бәхеткәме, үкенечкәмедер. Мәктәптә көз. Бай булмаса да уңыш җыябыз. Чәчкән кадәрлесен дә җыеп булмас, ахры Кырларга чыксам, табигатьнең гүзәллегенә сокланып туя алмыйм Ә күңел төбендә билгесез нидер утыра. Шул ахыргача онытылырга, шатланырга ирек бирми. Әдип, мин сезнең янга барырга карар иттем, көтәрсезме? Юк-бар турында уйламагыз, зинһар, барысы да нормально булыр Имтиханнарга хәзерләнегез ныгытып торып. Поезддан төшеп, яныгызга килүгә, милиционер сыман: «Гражданин, документыгызны рөхсәт итегез!»—дип, зачеткагызга күз салырмын. Изге теләктә калам. Саҗидә. 17 май, 1951 ел» Хаттан-хатка яшим, дигән идем Әйе, мин аның тормышы белән яши башладым Урал ягындагы Аскар авылы миңа бик якын булып тоела хәзер. Биек таулары, каен урманнары күз алдыма баса Гүя без бергәләп, табигатьнең гүзәллегенә хәйран калып йөрибез. Мәктәп кичәләрендә катнашабыз. Мин аның дәресләренә кереп утырам шикелле. Хатларда бәхәсләшкән мәлләр дә булды, сүзгә килгән чаклар да. Сажидәнен иң күңеленә тигәне, «җен ачуын чыгарганы»— көндәлекләр алып бару турындагы киңәшем. Мин бит үземчә, бик изге ният белән: «Педагогик поэма» булырдай көндәлекләр яза аласын, көчеңә дә, мөмкинлекләренә дә ышанам»,—дигән идем. Шул сүзләр кинәт өркетеп җибәргән аны «Әдәби интерес»ка гына кайтарып калдырган ул минем үтенечемне. «Балалар язмышы сине кызыксындырмый»,—дип шелтәләгән Тәнкыйтен кабул иттем Чыннан да шулайрак килеп чыккан шул. Үзе турында: «мин эгоист», «характерым ужасный»., диюләре ни өчендер кире тәэсир калдырмады миндә. Чын булса, алай димәс иде, мөгаен. Ә «үзсүзлелеген» күңелемнән хупладым. Димәк, буш кеше түгел. Алга куйган максаты, кыйбласы бар. Күралмыйм умыртка сөяге булмаган ялагай, аумакай кешеләрне. Андыйлардан бөтен әшәкелекне, явызлыкны көтәргә мөмкин. Хатларында ул турысын, дөресен ярып әйтә. Моның өчен батырлык кирәк. Ә инде беркемгә дә буйсынырга яратмавына килгәндә бер хатымда мин шаяртып кына: «Борчылма, Саҗидә, тормыш йөгәнли ул. Син дә йөгәнсез калмассың»,—дип язган идем. Монысына дәшмәде. Аскардан килгән хатлар... Тылсымлы хатлар. Рәхмәт аларга! Бу икесе—соңгылары. «Саумысыз, Әдип! Сезнең 17 майда язган хатыгызны алдым. Көндәлек турындагы үтенечегезгә «җиңел» каравым өчен, әлбәттә гафу үтенәм. Ләкин алдагы хатымда мин моның сәбәбен аңлаткан идем инде. Ә «мәктәп һәм балалар тормышы сезне кызыксындырмый»,—дип, мин һавадан алып кына язмадым Тормышка чыккан Фәнисә исемле укучы кыз бала турында язган идем, Марс турында язган идем, пионер отряды советы председателе турында язган идем булса кирәк. Әгәр «әдәби интересларыгызны балалар язмышыннан өстен куимасагыз, мин телгә алган укучылар турында сез бер тапкыр булса да кызыксынып сорап язар идегез. Ә бит эш судка барып житте һәм мина, шаһит сыйфатында, чыгыш ясарга туры килде. Беләсез, минем тормышым балаларга багышланган. Ә сезне бу кызыксындырмый. Бу мине рәнжетә, алар турында шуна башка язмадым да. Шәхси тормыш көндәлегенә килгәндә, әгәр берәү белән бүлешкән ин саф хисләрен, хыялларын, мәхәббәтен соныннан башкаларга фаш ителсә, бу бик аяныч, күнелсез һәм ямьсез килеп чыгар иде. Сез әйткән көндәлек белән дә шулай булырга мөмкин бит. Бу хакта мин элегрәк тә язарга уйлаган идем, ләкин тупаслык булыр дип, сабыр иттем Менә хәзер язам. Гомумән, мин тактлылык белән аерылып тормыйм Менә сез: «Вакытлы төшенкелек. Соныннан барсы да үз урынына утырыр»,—дип язасыз. Әгәр тиз генә утырып җитмәсә’ Китапларда гына ул бик тиз үз урынына утыра. Югары советта укытучы булып сайланганнарның бәлки шулай килеп чыгадыр Ә мин менә шуна ирешә алмадым әле. Ох, бу әдәби интерес дигән нәрсә! Ник бу сүзне кулландыгыз икән? Мина киләчәктә дә һәммәсе шул «әдәби интерес» өчен генә эшләнә кебек тоелачак. Башка маршрутлар мине кызыксындырмый. Мәскәүгә барырга булдым. Ләкин мин монын белән сезне иректән мәхрүм итмәячәкмен, әйбәт ял итәргә дә комачауламам, дип уйлыйм Сез әйткәнчә, мин үзем дә ирекле кош булуны яратам, һәм ирек дигән нәрсә бар кешегә дә кадерле Шуна күрә мин бервакытта да башкаларның бәйсезлегенә комачауларга тырышмадым Үз ирекләреннән баш тартучыларны ихтирам да итмим Бөтен ирләрне дә күралмыйм, дип язмадым ич Мондагы танышларым турында гына сүз барды. Аларнын үз сәбәпләре бар. Эгоистльп ым гурында нәтижә ясарга да ашыккансыз Шулай да миндә ул бөтенләй юк дип тә әйтә алмыйм Ин түземсез кеше булсагыз да. бер минутка гына түгел, хәтта бер көнгә дә түзә алырсыз дип исәплим. Ярый әле бу турыда алдан язгансыз Әгәр беренче минутта ук миннән качып китсәгез, мина әйтеп бетергесез күңелсез булыр иде. Сез мине каршы алып, урнаштырганчы һәмкайбер күрсәтмәләр биргәнче, бер көнгә «чын мин* булмаска тантаналы төстә вәгъдә бирәм (Моның нинди газаплы кон булачагын күз алдыма да китерә алмыйм!) Ә «ужасный характерым» белән ирегегезгә кул сузмас өчен. Мәскәү буйлап бер ялгызым сәяхәт итәчәкмен Сау булыгыз. Сажидә. 23 май. Минем фәннән әле имтихан булмады Гомумән, нәтижәләр сөенечле түгел Тарихтан 26 майда—7 класс. 28 ендә 9 класс имтихан тота Алар өчен бик дулкынланам Әгәр имтиханнарга кертелгәннәр арасында бер генә «икеле» чыкса да. акылдан язармын төсле һич кенә дә теләмим андый хәлнең булуын Һәр бала өчен калтырап торам • •Әдип! Моннан элекке хатым өчен, зинһар, ачуланма Мин аны үзегезнең гондарак язганмын (Бәйрәм ашы-кара-каршы, диләр бит) Сонгы көннәрдә күбрәк сезнең турыда уйлыйм Тиздән күрешүебезгә хәтта ышанмыйм да. Ә кинәт очраша алмасак? Килүемә, сез китеп барган булса!ы С Нишләрмен’’ Шул турыда уйлап кайгырам хәзер Уйларымда сезгә бик күнеккәнмен, ахры Хыялымнан сезне чыгарып ташласам, тормыш мәгьнәсезгә әйләнер төсле Белмим, белмим—ни белән бетәр монын ахыры Ә сез «Бер минутка да чыдый алмам*.—дип, алдан ук кисәтеп куясыз. Әле күрешмәс, яхшылап танышмас борын Сез дә сабыр холыклылардан түгел, ахры. Ни әйтмәс кеше үзе турында. Мин инде сездән дүрт көн буе хат көтәм, юк та юк. Түзмәдем, тагын язарга булдым. Үзегездән килмичә, жибәрмәм дип торам әле. Йә хатлар белән күмелеп калырсыз. (И, карам начар да инде!) Әдип, әгәр көтелмәгән сәбәпләр аркасында тоткарлана косам, мине көтәрсезме, ә? Димәк, туган якка бергә кайту фикереннән кире кайттыгыз, әйеме? Бөтенләй очраша алмау ихтималы да бар булып чыгамы"’ (Бала-чага сыман, бәйләнепме-бәйләнәм). Әдип, ә минем хатым өчен хәтерегез калдымы9 Ә сездән алгач, минем дә жен ачуым чыккан иде. Сүрелмәс борын, тиз-тиз генә язарга тотындым. Ә соңыннан күңелем сызлап йөрде, хәтта язганыма да үкендем. Берәр көнгә булса да сабыр итәсе калган да бит. Үземне күптән күнектерергә тырышсам да, житми генә сабырлык. Бүген 7 «Б» тарихтан имтихан бирде. Биш «бишле», икс «дүртле», жиде «өчле». Ә калган ике укучы имтиханга кертелмәгән иде. Кергәннәре барысы да бирсәләр дә, класстан начар кәеф белән чыктым. Ел буе «4»кә, «5»кә укыган ике кызым чүт кенә батмый калдылар. Мин аларны шпаргалка белән тоттым. Башка билет алдылар. Кәефләре кырылды. Күралмыйм ялган юлга баручыларны! Бөтен программа буенча «кудым» үзләрен. Көч-хәлгә «өчле»гә элгәштеләр. Иртәгә 9 класс тапшыра. Алар өчен бигрәк тә нык дулкынланам. Райкомнан керәчәкләр. (Район житәкчеләренен барысы да диярлек тарихчы). Нәтижәсен язармын. Азаматов дигән бик сөйкемле малай бар анда. Бик сәләтле дә. Ләкин соңгы вакытта борынын күтәрде, дәрескә хәзерләнми килә, хәтеренә ышана. Бигрәк тә аның өчен борчылам. Элек гел «5»кә укый иде. Беләсезме, минем класстагы Мирзагильдина рус теленнән диктантны гел «ике»гә яза иде, сонгы вакытта прогресс сизелә. Педсоветга мин аны имтиханга кертергә кирәк дип. яклап чыктым. Язмадан «4»ле алды! Шунсы кызык, имтиханнар алдыннан укучыларыма уңыш теләп, стена газетасына мәкалә язган идем. Аңа «4»ле теләдем. Һәм шулай килеп чыкты да. Беркемнән дә күчермәде. Коридорга чыккач, шатлыгымнан үбеп алдым үзен. Ә икенче бер кыз. йөгереп килеп, мине үзе кочаклап алды. Ул «5»кә язган! Шул рус теле аркасында классында ике ел утырган иде. Күзләре яшь кенә. Хәзер минем класста бер ударница була. Әдип, Мәскәүгә килгәч, барсын да түкми-чәчми сөйләрмен, яме. Тик шундый шарт белән: кызыксынуыгыз «әдәби интерес» өчен генә булмасын. Мине әгәр бирелеп тыңлаучы булса, берөзлексез сөйләр идем укучыларым турында. Ә язу ягына килгәндә—булдыралмам. Язганда барысын да иңләп булмый. 28/V-51. Әдип, хәтерегездәме, «Истребитель» фильмендә Сережа профессорга сорау бирә: «Ә телеграммада «сөеклем» дип язарга ярыймы?»—ди Моны искә төшерүемнең сәбәбе—сезгә ни өчендер шулай дип сүз кушарга теләгәннән булса кирәк. Белмим, шулай ярый микән, юк микән? (Ох, бу язу карасыннан һич уңмыйм). Бишенчеләрем рус теленнән сынатмадылар. Бөтәһе—9 «бишле». Әле башкортча язма һәм телдән имтихан тотасылары бар. Ин курыкканнары шулар... Имтиханнар ничек бара. Әдип? Үзегезгә көч килерлек булмасын инде, тагын переутомление башланыр. Әдип, тизрәк очрашасы килә. Нигә шулай икән? Үзем дә аптырыйм. Ин матур теләкләрдә калам. Саҗидә. 29/V-5I» Ахыры бар