Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮЗДӘН ЧӘЧӘК ЯСАГАНДА...

үзнен тәэсир итү кече һәм эстетик функциясе бик кин Безнен әйләнә- тирәбездәге һәр әйберне һәм күренешне төрле яклап ачыклап килә торган бик күп сүзләр бар Чынбарлыктагы күренешләрне сәнгатьчә ачыклап килү, аларга поэтик җанлылык бирү һәм предметным бер сыйфатын аеруча калку итеп күрсәтү өчен кулланыла торган сүзләр тасвирый сыйфатламалар булалар Эмоциональ тасвирлау чарасы буларак, алар әдәбиятның төрле жанрларында кулланыла Татар телендә күчерелмә мәгьнәлелекнсн бу торс бик кин таралган Мәсәлән, иҗтимагый тормыш һәм көнкүрештәге хәлләр, вакыйгалар белән бәйле рәвештә, кешене һәм шәхесне сурәтләү өчен нинди генә сүзләрдән файдаланылмый1 Мисал fa кешене уңай һәм кире яктан сурәтләгән кайбер сүзләргә мөрәҗәгать итик Уңай бәяләү Кешенең эчке дөньясын, аның гадәтләрен белдерүче сүзләр: чын кеше, юаш кеше, бичара кеше, намуслы кеше, дөрес кеше, җайлы кеше, әйбәт кеше, ышанычлы кеше, җитди кеше, тыйнак кеше, кешелекле кеше, яхшы кеше, изге ниятле кеше, басынкы кеше, алтын кеше, рәтле кеше, гөнаһсыз кеше, беркатлы кеше, төгәл кеше, әүлия кеше, риясыз кеше, олы жанлы кеше, миһербанлы кеше, һиммәтле кеше, мәрхәмәтле кеше, ихлас кеше Кешенен көче, зурлыгы һәм осталыт ы ягыннан ачыклаучы сүзләр көчле кеше, батыр кеше, дәү кеше, таза кеше, куәтле кеше, курку белмәс кеше, тимер бәдәнле кеше, киң күкрәкле кеше, тимер өзәрлек кеше. Белем, тәрбия, әхлак ягыннан ачыклап килүче сүзләр зирәк кеше, акыллы кеше, тәрбияле кеше, талантлы кеше, тәҗрибәле кеше, фикерле кеше, абруйлы кеше, авторитетлы кеше, мәдәниятле кеше, сәләтле кеше, белемле кеше, тирән белемле кеше, алтын куллы кеше, хикмәтле кеше һ б Кешене кире яктан сурәтләү өчен кулланыла торган сүзләр дә шактый начар кеше, мактанчык кеше, начар ниятле кеше, гаепле кетне, алама кеше, коры кеше, ят кеше, шыр кеше, такылдык кеше, каты кеше, яман кеше, вак кеше, кара эчле кеше, ике йөзле кеше, буш кеше, кайнар башлы кеше, таш бәгырьле кеше, шикле кеше, чуар йөрәкле кеше, тонык карашлы кеше, кыска холыклы кеше, чүп-чар кеше, эленкесалынкы кеше, акылсыз кеше, жүләр кеше, комагый кеше, елгыр кеше, һавалы кеше, куркак кеше һ. б Сыйфатлау сүзләре язучылар телендә әсәрнең эчтәлеге белән бәйле рәвештә индивидуаль үзенчәлекләргә бай була Моны матур әдәбият стиле таләп итә Кайбер мисаллар «Белми хикмәтсе г кеше хикмәт дш ән сүз кадрене» (! Тукай. Xaie хамр),«— Ә син. жүнтәс кеше, шикәр беләкмени чәй эчәсең?» (Ш Камал. Матур шуганда). «Шактый ук «бикле» кеше ул безнен арада» (Ш Маннур Чын сөю бармы?). «Якты кеше иде бит ул, үзенә тарга һәм яраттыра торган көч бар иде анда» (IJI Маннур Агымсуларга карап), «Әллә язучыны мөгезле кеше була дин уйлыйсыңмы ’» (Ф Хосни Минем тәрәзалорем), «Чын дөреслектә бу « төккунмас» кешеләр тирәсендә акча төшереп булмаслыт ын чамалап. Сәфәргали аларны ташлап, бөтенләйгә китеп барды» (Ф Хөсни Мияу ie кеше сукмагы),«- Митте лә. Лиданы да шул кадәрегә барып җитәрлек хөрт кешеләр дисен инде? Егег. вакы т узган саен. кыза, ярсын барды, ә ярсу тамгалы кешеләрт ә начар юлдаш» (Л Гыйлаҗга Урамнар артында яшел балын), «Үземне өянәкле, үз чирле кешеләр белән бәйләгәнем өчен гаепләдем» (Г Аххнов Йолдызлар калка). «Каюм абзый чәүчәләк һәм быгкыч бер кеше икән» (А. Гыйлаҗга. Балта кем кулында)), «Күрергә матур, акылга такыр кешеләрдән кызыбы шы саклау безнең бурычыбыз» (Ш Хөсаенов Профессор кияве). «Уалы (бөкре. Н X.) кеше кожанын киеп, бричкасына үрмәләде» (3. Зайнуллин Ат караклары). «Шактый өлкән яшьтәге шыксыз һәм шөкәтсез бу кешенең бер сүзе, бер ымы анын киләчәк язмышын челпәрәмә кигерә ала иде» (Ф Латыйфи Ишелеп төшкән бәхет), «Инде шундый «тышаулы» кеше хакында да «эчү белән бәйләнгән» ахмак мәзәк уйлап чытара алганнар икән— бу дөньяда пычратып булмаган кеше юк дип уйларга мөжбүр буласың» ((Ю Сафиупин) «Бу кадәре бежек кеше булырсың икән! (3 Хәким Карак) һ б Мондый сурәтләүләрдә әдәби телнең язма һәм сөйләмә формаларыннан, жнрлс үзенчәлекләрдән кин файдаланыла Әйбер һәм күренешләрне ачыклый торган сүзләрнең кулланылышы берүк дәрәҗәдә һәм бер тигезлектә түгел. Бу—сүзнең телдә тоткан урыны һәм С таралышы белән бәйләнгән. Төрле семантик төркемгә кергән кайбер ачыклаучы сүзләрнең таралу ешлыгы кннрәк булганлыгы күзәтелә Мәсәлән, сүз төшенчәсен ачыклаучы лексик берәмлекләрдә, шул төркемдәге башка сүзләргә караганда, ешрак очрыйлар. Җөмлә эчендә алар түбәндәгечә яңгыраш ала: «Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз» (Г. Тукай Кышкы кич). «Сагышларга дәва ширин сүзең дә» (Дәрдмәнд Нидер). «Синең белән баллы сүзләреңне тыңларга мин әзер, туташ» (К Тинчурин. Тутый кош). «Рәхмәт сиңа татлы сүзен өчен, күреклем'» (М Җәлил Терелү), «Аһ, туганкай, рәхмәт сиңа. Алтын синең бу сүзең» (М Җәлил. Бала). «Ана елмая, ягымлы, назлы сүзләр пышылдый: И минем сөеклем, и минем Чибәркәем, усалкаем минем» (Р Төхфәтуллин. Таныш көй). «Бу чандыр чибәр кыз үзенең уенчак сүзләре белән аны эретә язган иде» (Ф Хөсни Икәү—тамаша тәгәрмәчендә) һ б. Юмарт сүз, тәмле сүз, ялкынлы сүз, дәртле сүз, үткен сүз, шома сүз, борынгы сүз, матур көчле сүз, яңгыраулы сүз, жор сүз, акыллы сүз, туры сүз, туган сүз, якты сүз, үзара сүз, утлы сүз, изге сүз, аз сүз, гүзәл сүз, кызык сүз, соңгы сүз, актык сүз, хак сүз, мәзәк сүз, серле сүз, бик гади сүз, иң якын сүз, ямьле сүз, коры сүз, гомуми сүз, капма-каршы сүз. ышандырырлык сүз, нурлы сүз кебек тезмәләр дә шулар рәтендә каралалар Алар арасында хәзерге тел өчен искергәннәре дә очрый: хәлавәтле (татлы), мөрәүвәтле (кешелекле)—Кол Гали. «К. Й », сәмави—Г Тукай һ. б. Сүз лексемасының да кире төшенчәләрен күзәтергә була Мисаллар «Ос тазларга әллә нинди кискен һәм авыр сүзләр ычкындырган» (Г Ибраһимов Яшь йөрәкләр). «Китаптан укыган шомлы сүзләрне үз язмышына юрап, һәрнәрсәдә ахырзаман билгесен күрә башладылар» (К Нәҗми. Язгы җилләр), «Диңгезчеләр телендә булган иң тозлы сүзләр әйтеп ташлады» (Г Әпсәләмов Алтын йолдыз), «Мәдинәнең миңа ташлаган үпкә сүзләре артык җитди иде» (Ф. Хөсни. Берәү килә, берәү китә), «Аның коткылы сүзләрен истә тотты» (Н Фәттах Сызгыра торган уклар), «Ул синен пүчтәк кенә сүзеңне дә жавапсыз. игътибарсыз калдырмас» (М Вәли Мәхәббәт маҗаралары) Мондый сыйфатлауларның күп төре кулланыла. Мәсәлән: усал сүз, агулы сүз, салкын сүз, шыксыз сүз. тотнаксыз сүз, юк сүз. пычрак сүз, ачы сүз, әрнүле сүз, хәйлә сүз, дәһшәтле сүз, дорфа сүз, ялгыш сүз, әрнеткеч сүз, хәвефле сүз, буш сүз, тәмсез сүз, ачулы сүз. шапырынкы сүз, мәгънәсез сүз, юк-бар сүз, куркыныч сүз, каршы әйткән сүз. әшәке сүз, начар сүз, яман сүз, чәнечкеле сүз, ямьсез сүз, юләр сүз, сабынлы сүз, арзанлы сүз, купшы сүз, ят сүз һ. б. Аларны һәр автор үзенчәрәк куллана, яңа сыйфатлау сүзләре иҗат итә, шул рәвешчә, әдәби тел туктаусыз байый тора. Ижат эшендә һәм телдән файдаланганда телдәге бөтен сүзләрне дә куллану мәҗбүри түгел. Гадәттә, язучылар (матур әдәбият әсәрләре турында сүз бара) үзләренең бөтен ижат дәверендә телнең, гомумән. 15-20-25 мең сүзе белән генә эш итәләр. Бу сан телдәге зур байлыкның (100, 200 мең сүзнең) булуын искә алганда, азрак күренә кебек. Статистик анализ, нсәпләүләр-тикшсренүләр нәкъ менә шуны күрсәтә. Әмма язучы иҗатында сүзләрне куллануның сан ягы гына мәсьәләне хәл итми, бәлки авторның бер үк сүзне, тәгъбирне төрле мәгънәләрдә куллануы, ягъни сыйфат ягы аеруча әһәмиятле Бу яктан караганда, кайбер сүзләр әсәр эчендә, контекстта кулланылганда бишәр, унар, хәтта аннан да күбрәк мәгънәгә ия булалар. Сүзнең күп мәгънәлелегс сөйләме төрле үзенчәлекләр белән баета, телнең киң эчке мөмкинлекләреннән файдаланырга, шуны эшкә җигәргә ярдәм итә. Мәгънәви һәм стилистик яктан тасвирый сыйфатламалар аерым төрләргә бүлеп каралалар 1. Предмет һәм күренешләрнең төсен белдерә торган сыйфатламалар еш очрый Сөйләмнең эчтәлеге белән тыгыз бәйләнештә караганда гына алардагы мәгънә үзенчәлекләрен төгәл ачыклап була Мисаллар: Г. Колахмәтовта кызыл сүзе күчерелмә мәгънәдә: «Кызыл фикер, түгәрәк өстәлгә бер кулы белән таянып, басып тора» (Ике фикер) Моңа контраст мәгънәдә кара сүзе алына: «Кара фикер, бер дә кузгалмыйча, шкаф катыннан Давытка карап тора» Кара сүзе киңрәк кулланылышта: «Бу кара фикерләр озак вакытлар Хәятка тынычлык бирмәделәр» (Ф Әмирхан) «Тәненнән кара тирләр ага иде» (Н Дәүли). «Минем күзләремне кара кан басты» (ГТолымбай). Г Ибраһимов. тормыш вакыйгаларын, күренешләрне сурәтләгәндә, төсне белдерүче кара эпитетыннан еш файдалана, аны халык телендәге үзенчәлекләр белән оста кушып бирә: «дөньяны каплаган кара пәрдә», «кара кан юганчы», «мәхәлләнең кара җырлары», «авыр кара өметсезлек», «саташулы кара бер сөрем», «кара хәбәр», «хыялга, өметкә иярми торган кара көчләр» һ. б. («Безнең көннәр») 2. Әйберләрне һәм күренешләрне охшату юлы белән ясалган тасвирый сыйфатламалар да күп очрый Мисаллар «Янында тора торган көмеш сакаллы 50-60 яшьләрендәге бер доктор» (Ф Әмирхан) «Тимер куллы кеше» (Ш Маннур). «Әгәр син үзең ярдәмг ә килмәсен, врачларның алтын куллары гына берни эшли алмаячак» (Г Әпсәләмов). Мондый сыйфатламалар исемнәргә якын тора һәм бу терки телләргә хас үзенчәлек булып санала 3. Әйберләрнен терле үзлекләрен (исен, тәмен һ б.) белдерүче тасвирый сыйфатламалар «Татлы сүз иясе сүзнен җаен тапмыйча сөйләмәс» (К Нәҗми) «Мин бит тәмле тормышыны зга гупасча кереп тынычлыкны бозлым» (Г Исхакый). «Син миңа шатлык белән бергә татлы газап та бүләк иткәнсең икән» (Р Низамиев) 4. Искслек-яналык төшенчәсен бирә торган тасвирый сыйфатламалар «Куе агачлы карт урман да шул ук сүзләр белән җавап кайтарды» (Ф Әмирхан) «Хәтта карт йөрәк тә кымырҗып куя» (Ә Баян) Мондый сыйфатламаларда сатирик-юморнстик төсмер дә чагыла «Их. сез. черек милләт калдыклары!» (К Тинчурин) 5. Әйберләрне һәм күренешләрне төрле яктан ачыклап килә торган сынфатла-малар да очрый Мәсәлән «Бик үткен журнал тарала». «Нәрсә пешсен, булса ялкынсыз күнел. сүнгән күнел'» (Г Тукай). «Өй алдында сукыр ут кына, шулай да күрәм» !Ф Хосни) «Безнен сынык күңелләребезне юаттын-куандырдын. рәхмәт төшсен үзенә'» (Ә Еники) Төрле стильләрдә сүзтезмәләр рәвешендә кинәйтслеп бирелгән сыйфатламалар да урын ала. Мәсәлән «Кеше кыяфәтле ерткычлар балаларын каннары чыкканчы суктырганнар» <Ф Әмирхан) «Икс тиен дә тормаслык җәлладлар. Канга манчылган җир өстен күр дә син» (М Гафури). «Кычкыралар йөземә тәмсез ачулы сүз белән» (С Рәмиен) Киңәйтелгән образлы сыйфатламалар, башка сурәтләү алымнары белән бергә кушылып, төрле поэтик-стилистик үзенчәлекләр барлыкка китерәләр М Җәлилнең «Балыкчылар» шигыреннән бер мисал: «Алтмыш тоннан балык ул кадәрле Авыр тоелмады беләккә Йөз тоннадан авыр сагыш хисе Ялкынланып сөйгән йөрәккә» Өзектә сыйфатламалар күренешләрне үз күләменнән зурайту алымы белән тыгыз үрелеп килә Контексттагы сыйфатлау сүзләре әйберләрне һәм күренешләрне төрле яктан сурәтләүдә зур урын тоталар, телдәге нечкә төсмерләрне белдерергә мөмкинлек бирә Вакытлар үткән саен, яңа мәгънәләр дә туа тора XX гасырга кадәрге әдәбиятта элекке китап һәм сөйләү теле традицияләре нигезендә, сыйфатлаулар шул чорга яраклы рәвештә нормалашалар, соңга таба телне үстерү, фикерне тагы да тулыландыру, эчтәлекне киңәйтү юнәлешендә яна мөмкинлекләр ачыла Предметларны һәм күренешләрне ачыклаучы сүзләр дә күбәя Моны аерым мисалларда ачык күрергә була Мәсәлән, болыт сүзен ачыклауга карагазз кайбер сүзләр «Кояш иңгән як офыкта бөдрәләнеп торган сыек болытлар, алтынлы парчалар төсле, күз камаштырырлык ачык алсу нурга манчылганнар» (Ш Камал Матур туганда), «Җилкәннәр кебек юка ак болытлар тиз йөзәләр» (Г Гобой Каланча). «Бистә өстендәге кургаш болытлар, коеп куйгандай, хәрәкәтсез калган» (Г Минский Яшенле яңгыр), «Ил өстендә кара болытлар куерып килә» ИЛ Усманов Легион юлы) һ. б. Соңгы елларда шул күзәтелә: хәзерге телдә болыт сүзен ачыклый торган сүзләрнең мәгънәләре киңәя, аларда чынбарлыкны тасвирлауда яна төсмерләр арта Мәсәлән «Ә кичен, талчыккан гәүдәмне ястыкка таратып ташлауга, күз алдыннан бөдрә болытлар булып, сарык көтүе үтәр» (М Галиен. Нигез), «Тузан якззызз дымлы болытлары Юешләсен канлы иренне» (Р Зәйдулла), «Көрәшеп үлгән бабайлар, япьяшь егет, агай чакта. Хәтерләре ялтыразз ята. ?\к больггта, яшьле чыкта» (Б Рахимова Казанда хәтер коне), «Җил ул кысыр болытларны офыкка өеп тезезз бара» (К Керимов Ком сәгате), «Хәтта монда бугазына тыгылып, танны япкан куштан болытлар» <А Хәлим Урланган таң турында баллада) һ б Ә җил нинди була? Монда да без телнең бнк нечкә төсмерләреннәзз файдаланылз айлыкны күрәбез Җил—ул символ Татар шигъриятендә бу символ һәр авторның үз зшымнары белән баетыла «кодрәтле җил» Бабич Язгы җыр), «йомшак җил» (И Юзеев Таныш моңнар), «кырыс җнл» (И Юзеев Китам, дидең), «кайнар җил» (Г Афзал Картайсам да), «үксез җил» (Ф Гыйззәтуллина Диңгез ярларында), «ак җил» (Р Вәлиен Сагынам), «тыгыз җил»(Р. Әхмәтҗан Туган якка), «көмеш җил» (М Газиен Ә/зем исе әрнүзе),<ч'арасзз җилләр» (Г Афзал. Кичүләр), «чәчәк исле җилләр» (Г Афзал Серле күлләр, горур таз зар ). «канлы җнл» (3 Мәҗитов. Тамчы турында легенда), «зәһәр җилләр» (М Әгъләм Яңа гасыр керә) Телебездә хиссзз сүзләр, предметны, аның нинднлеген күз алдына китерми торган лексик берәмлекләр бнк күп Алар татар телендә кулланылышлары яз ыннан аерым урында тора Сүзлекләрдә дә аларның төшенчәләре тулысыңча аңлатылып бетми. Дөресрәге, аларны бөтен тулылыгы беләзз күз шздыиа китереп тә булмый Тагар матур әдәбиятында аларны ачыклазз килә торган сүзләр--сыйфатларны тикшерү бик мавыктыргыч Бу кызыклык өчсзз генә эшләнми. бөлк1! телнең эчке дөньясын, сөйләмнең нәфислеген ачыклауны, андазъз нечкә төсмерләрне билгеләүне дә төзз максат игеп куя Мондый сүзләр, беренче нәүбәттә, халкыбы знызз рухы яызоезые. з ореф-гадәтләре һәм аның тарихи үсеше беләзз дә тыгыз бәйләнгән Шундый сүзләрнең кайберләреңә гукталызз үтәбез Моң. уй. күнел. бәхет, жан. хыял кебек күп кенә сүзләр шул төркемне тәшкил итә Мон «Сокландыргыч моң» (Ә Ерикәй Дулкынланып яза шагыйрь), «мөлдерәмә моң» (Ш Галиев. Бар ). «кара мон» (Р Файзуллин. Кояш тотылганмы?), «якты моң» (Р Вәзиев. Рамазан). «зәңгәр моң» (Ә Баянов Кышкы чәчәкләр), «кайгылы моң» (М.Әгъләм. Бозай да бит инде), «рухани моң» (Н Хисамов Илаһи моң), «назлы моң» (М Әгълам. Дәүләт тезе), «сәер моң» (Р Мингалим). «үлемсез моң» (А. Хазим) һ б Уй сүзен ачыклаучы сүзләр аеруча күп «Чуалчык уй, ахмак уйлар» (Г Исхакый Ул икезәнә иде), «зир-зәбәр уй» (Ш Бабич), «төпле уй» (А Гыйләҗев Тәмәкене ташладык...), «давыллы уйлар, гәүһәр уйлар» (С Поварисов Күкнең җиденче катында), «башваткыч уйлар» (Ф Хөсни Җәяүзе кеше сукмагы), «сагышлы уйлар» (Ш Камал. Матур туганда), «иң-иң мөкатдәс уйлар» (М Вәли Ирекнең кадере), «ямансу уйлар» (Ә. Баянов Хыялда туган кала), «хыянәтчел уй» (М. Мәһдиев), «тәшвишле уй» (Р Фәизов. Узган гомер—янган күпер), «затлы уйлар» (Л Лерон), «караңгы уй (3 Зәйнуллин. Ат караклары), «сәер уй» (Р Низамиев Кайтарыгыз'), «коточкыч уй. газаплы уй, кайгылы уй» (3 Хәким Гөнаһ), «җан өшеткеч уй» (Р Гариф Караңгы төшкәндә), «начар уй» (Т Миңнузлин Ат карагы), «пычрак уй» (Ә Баянов. Алтын кашбау), «талгын уй» (Р. Харис. Сәйдәш яры), «ихлас, әрнеткеч уйлар» (М. Вәли Мәхәббәт маҗаралары), «яман уйлар» (Я. Зәнкиен Өтелгән мәхәббәт) һ. б. Хис һәм күнел сүзләре дә төрле сыйфатлар белән ачыклана ала: «Яман хисләр» (Ш Камаз Матур туганда), «кайнар хис» (Ә. Баянов Кышкы чәчәкләр), «ак хисләр» (М Вәли Иртәнге пароход), «ачы, кыргый эчке хисләр» (Н Исәнбәт), «ләззәтле хис» (А Шамов. Рәүфә), «ташкын күнел» (Ш Бабич Айга мендем), «туң күңел» (Ш Бабич Зарлану), «хассас (сизгер— В X.) «күнел» (М.Гифури. Г Тукай Уфада), «сынык күңел» (Ш Маннур Агымсуларга карап), «тутык күнел» (Марс Шабай Күңеземә, әткәй, кайтып кер...), «алама күңел» (3. Хәким), «таш күңел» (Р Зәйдулла) һ. б. Җан сүзен ачыклаучы сыйфатламалар да. телдә еш кулланылып, төрле мәгънә төсмерләре белдерәләр. Кайбер мисаллар «Өмидсезлекләр, усаллык, вәсвәсәләр, зәгыйфь җанны теләләр һәм кисәләр Мөжәссәм бер кешелек ул, җылы җан» (Г Тукай Бер мән), «Хыянәтсез саф калабыз моңлы җаннар» (М. Гафури), «пошынучан җан. тынгысыз җан, шук җан» (Ф Хөс ни Җәяүзе кеше сукмагы). «Бу түбән, вак җаннар гайбәте» (Ә Еники. Кояш баер алдыннан), «Алар моңы үзәгемне өзми Сихри җаны булып дөньяның» (Н Нәҗми тагын килде бер яз .), «Болытлы көн сүрән җанны талкып» (Г Афзал Болытлы көн), «Шундый асыл җанны әрәм итәр идеме?» (А. Гыйләҗев Сары чәчәк ата көнбагыш), «Уян. уйлан элек, ихлас җаным.— Шәһит җаннар кайткан мәйданнарга» (Р Әхмәтҗан Хәтер көне), «Бәдәнгә нурлы җан өреп, Иткәнсең чыдам адәм» (А Хәлим Эчик гүзәл су..), «Кайсы кабих җанның этлеге бу?» (В Имамов Утлы дала). «Ак җанына кире ал ул рәнжеш-каргышларны!»/Р Сибат Без туганнар бугай), «Намуслы жан ничек тыныч йөрсен» (3 Мәҗитов Өмет өзелгәндә), «Мәңгелек утка кушыла нурлы җаннар, ялкынлы-җырлы җаннар...» (Ш Маннап Әверелү). «Табигатьтә бер 1ыйсьянчы—буранлы җан булганмын» (Ә Гадел Халыкнамә), «Азат җаннар! Сез дә коллар булгансыз!» (Р Гаташ Кышкы робагыйлар). Җан сүзе үзенең абстракт төшенчәсен югалтып, турыдан-туры шәхесне, җанлы предметны белдерүгә дә күчә ала. Китерелгән мисалларның кайберләре сүзтезмә рәвешендә тулы бер мәгънәне бирәләр Бу очракта ул, кеше сүзенең синонимы буларак, сүзтезмә рәвешендә килә һәм тулы бер төшенчә белдерә. Китерелгән мисалларда аның шундый төрләренә дә игътибар ителде. Гомумән, тагар телендә логик һәм метафорик сыйфатламалар сөйләмнең яңгырашын, нәфислеген һәм аһәңен күтәрүдә зур эш башкаралар. РЕДАКЦИЯДӘН. Филология фәннәре докторы, профессор Вахит ага Хаковка бу айда 75 яшь тула. Аны туган көне белән кайнар котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!