Логотип Казан Утлары
Роман

САТАШЫП АТКАН ТАҢ

Кояш, күгелжем офык артыннан тәгәрәп килеп чыгарга өлгермәде, көянтәсенә мөлдерәмә тулы чиләкләр асып, үз-үзеннән үтә дә бер канәгать кыяфәттә типчүле вак адымнар белән чишмәдән кайтып килүче буй җиткән көләч кыз сыман чытлыкланып, киң далада анда-санда сибелгән авыл-салаларны пошмас йокысыннан уятып, Сакмар суынын ашкын дулкыннары белән уйный-шаяра, күк йөзендә беркем белмәгән һәм белмәячәк тә серле сукмак буйлап Оренбур тарафына юл алды. Күңелгә илаһи моң, тәнгә дәрман бирүче язгы тымызык иртә иде бу. Дөнья якты нурга төренгән. Жанда гамь кайный. Иксез-чиксез галәмнән иләс төсләр агыла. Мостафа кояш тан шәфәгын тибрәндереп алган беренче мәлдә үк чыр-чу килә башлаган кошлар белән уянып, иртә намазына хәзерләнә башлаган иде. Ул кемнедер уятмаска теләгәндәй сак кына атлап йөрсә дә, бу бары күңелле алдану кебек кенә, чөнки яшь хатыны Шәмсия тагын да өлгеррәк, моны ул йокыдан уянганда ук сизеп, тоеп алды— хатыны баш төртеп яткан ястык почмагыннан салкынлык бөркелеп торган шикелле. Әйе, Шәмсия әллә кайчан аяк өстендә икән шул, казанда су шаулый, комганга җылы су салынгандыр—сары җиз ләгән эчендә вәкарь Факил САФИН (1954)—прозаик, шагыйрь, публицист. • Соңгы КӨР-.-Тузганакчәчәге». -Гөлҗиһан» һ б китаплар авторы. Г Исхакый исемендәге премия лауреаты -Мәйдан» журналының баш мөхәррире Чаллыда яши. К рәвештә борынын өскә чөеп яктырып утыручы комган жәнапләре хуҗа кешенсн тәһарәт ала башлавын көтә иде. Мостафа, тан яктысы жәелә башланганда укылган иртәнге намаздан сон. ихата эчендә әвәрә килеп алды, аннан, еллар дәвамында күнегелгән гадәт үзенекен итте: чәй вакыты житкәнен сиземләп, ак өйгә керергә дип. шактый биек болдыр баскычыннан күтәрелә башлаган иде. ниндидер сихри көч туктатып, ирексездән янбакча ягына борылып карады. —Бәрәкалла!—диде ул гаять сөенечле мизгелдән сабырлыгын жуя төшеп Хикмәт дисән дә хикмәт! Гәүдәсе жинеләеп калды, күңел түрен айкап, актарып нидер яндырып үтте, жанын яшь чактагыча ашкыну биләп алды янбакчадагы алмагачлар шау чәчәккә күмелгән, әйтерсен. кемдер шаярып бакчаны бер төн эчендә ак өрфия белән япмалап алган да. хәзер посып кына ир уртасына җитеп килүче басынкы холыклы хужднын бу хәлне күреп, нәкъ шушы рәвешчә әйтелгән «бәрәкалла» дигән аптырау катыш сокланулы сүзен ишетүдән тәм-ләззәт алып, үсенеп торадыр сыман. Бу аклыкны, матурлыкны сөйләп аңлатып кына булмас иде. Мостафа өй ишеген ачарга ниятләгән җиреннән туктап, янә бакча ягына караш ташлады, шушы якты иртә, аклыкка төренеп, күпереп-кайнап утырган алмагачлар анын талымлы жанын кузгатып, ымсындырып жибәрде. моңарчы күргән, кичергән барлык борчулары, кайгы-хәсрәтләр кул белән алып ташлаган кебек юкка чыкты Карашы көзгедәй яктырып аккан Сакмар өсләтеп йөгереп узды. Аларнын өйләре Сакмар очында, гар урамны кисеп чыгуга— елга яры Биек ярдан төшүгә, дөнья яралганнан бирле шулай дуамалланып, уенчаклап агучы Сакмар Шушы урынга нигез корган акыл иясе— киләчәккә карап эш йөртә белгән Дәүләтьяр бабасын һәр намаз саен догадан калдырмый Мостафа Каршы яктагы әрәмә, анын артында ук яна борын төртеп чыккан бәпкәләрен саклап, теләсә нинди жан иясенә кинәг ташланырга әзер ата каз шикелле мәгърур хәлдә торучы урман, урман артында еракта— күк түренә барып тоташкан зәңгәрсу киңлекләр Ул чиксезлекләрне маңгай күзе белән инләп бетермәде түгел, сәүдә эшләренә керешеп, күпме җирләр, илләр гизде, әмма ир читенә зүгсл. ил чигенә дә барып чыга алганы юк. Булган Каргалыда олуг затлар, тарих итеп сөйләрлек мәртәбәле сәяхләр! Исмәгыйль баба, утыз өч ел буе илләр гизеп, дөнья айкап кайткан илгизәр жан үзе генә дә ни тора! Мостафа шау чәчәктә оеп утырган алмагачларга кабат күз төшерде Күз алмас дәрәжәдә гүзәллек ташый иле акка төренгән алмагачлардан Тыныч иртәгә, ил-төякнен кабатланмас бизәкле манзарасына адарынып шактый торды ул. Рәхәт чигешле халәтеннән айнып китеп. Мостафа алга омтылды Иреннәренә тибеп чыккан гымсугыкны иртәнге жил ялман аздымы кипшенгән ирене чатнап, алдагы көннәрдә жил-кояш ашап ясалган җәрәхәте әрнеп, үзен сиздереп куйды Моңа игътибар итеп тормады инде ул. «Җүләр баш, баскычка чыгарып куелган бүкәндәй күпме торырга була,»—дип, эчтән үз-үзен битәрләп, өйгә узды, йоклап яткан балаларын уятмаска тырышып, әмма нык. икеләнергә урын калдырмаслык итеп Шәмсиягә эндәште — Кая. карчык, жете төстә, кирәкмәгәнгә уралып йөргән чүпрәген юкмы? Җәһәт кенә табып бир әле —һм Теле кибеп, арка үзәге бәгыренә төшен кычытып алды Хатын-кыз да булсын, төпченми-нитми кушканны үтәп тә куйсын ди Шәмсия ел торып. Мостафаның бодай каударланып, бәргәләнүен күрмәгән чибәр хатын, тан калып, беренче мәртәбә иренә тутырып карады, бу караш шундый гажәпсенүле иде. хәтта күз сирпеп алган мәлдә озын керфекләре маңгайга ук сикерешеп, сызылып киткән кашын сыйпап төштеләр кебек —Нинди җете төс уд тагын? Нинди чүпрәк?— диде уд, гаҗәпләнүдән тач беркатлы сабыйга әйләнеп. Мостафа, шуны да аңламыйсын дигәндәй, тавышын күтәрә төште: —И-и Алла колы, кызыл-мызыл чүпрәк бетмәгәндер ләбаса! —Кызыл’—дип янә кайтарып сорады хатын. —Кызыл булгач—кызыл! Яшел дә, зәңгәр дә түгел бит инде!—диде сабырлыгын тәмам жуйган Мостафа һәм бакча як тәрәзәнең чигүле пәрдәсен күтәреп Шәмсиягә ым какты, күр, янәсе, әллә һаман да аңламый изаланасыңмы. Хода бәндәсе. Шәмсия әсәренеп, тәрәзәгә сарылды, зур кара күзләрен керфек арасына яшерергә өлгермәде, әллә кайдан, тирәннән үк: —Алмагачлар...—дигән иңрәү ишетелде. Мостафа өчен серле һәм көтелмәгән иде бу аһылдау. Күкләрне дер калтыратып, бөтен тереклекне өнсез калдырып ниндидер гайре табигый затнын нәгърә оруы шикелле тоелды әлеге авазлар. Хатын ашкынулы хәрәкәт белән пәрдәне умырып тотып, йөзенә каплады. Шәмсиянең җилкәсе яшен ташы өтеп үткәндәй кинәт куырылып алды. Тәрәз пыяласына бөркелгән уңайга кире кайтып бүлмәне тутырган сулкылдау авазыннан Мостафа үзе дә телсез калып, нишләргә белми тора иде. Кыланмышын килештермичә, хатын тәрәз төбеннән читкәрәк китте һәм сагышлы тавыш белән телгә килде: —Ул елны да шушындый матур килгән иде яз...Алмагачлар шау чәчәктә иде, катыкка манчып алган кебек. Ул кошларның сайраулары— зиһеннәрне ала торган иде. Хәерлегә булсын инде... Мостафа кисәк үрелеп, пәрдәне тарткалап, тәрәзәне томалап ук куйды. Шәмсиянең: «Ул чагында»,—дип сүз башлавы юкка түгел. Беренче ирен, унбишенче елны сугышка китеп, эзсез югалган Фәтхулланы искә төшереп, аһылдый, сызлана иде яшь хатынның бәгыре. —Күз тимәсен, дим .Чүпрәк бәйләп куярга кирәк...Бигрәк, кеше күзенә чекерәеп кереп торалар...—дип, Мостафа бәрелә-сугыла ишек алдына чыгып китте. Бүгенге иртә, бөтен дөньясы һич кенә дә баягы кебек нурлы, якты тоелмый иде инде аңа... Шәмсия шушы халәтеннән аерылып бетмәгән хәлдә, күңелендә ниндидер шом бар сыман, ире артыннан иярде. —Сиңа әйтәм,—диде ул зур сер ачкандай.—Бүген тан ике тапкыр атты бит Нәрсәгә юрарга да белмәссең...Саташып атты таң, саташып... —Тан саташмый, бәндә саташа. Шайтан таны саташтырды аны. һемһем...Вәлкәй хаҗи азанны дөрес әйтмәде. Мин сизеп алдым аны, шуңа иртә намазына үз вакытында тордым. — Гөнаһлы булган икән Вәлкәй Хатынның тавышында сизелер - сизелмәс сөенеч чагылып китте.—Алла каршында да гөнаһ бу, бәндә каршында да, име? —Ансын бер Ходай белә, аны узып сүләшер хәлем юк. Актүбә ягында кызыллар кыштан калган кибәннәргә ут төрткәннәр Ансы да башын бутагандыр. Шайтан таңы бу. Яп-якты шәфәкъ уйнап алды бер мәлне офыкта. Тәрәзгә күз төшеп, үзем дә ялгышып сикереп торган идем. Әтәч кычкырмагач, шик керде күңелгә. —Әтәчкә карап ятсаң...—Шәмсия Мостафаның бу сүзләрен уенга алды. —Әтәч кычкырмый тан атмый. Вакыты җитмичә кычкырып, дөньяны уятырга Вәлкәй хаҗи түгел лә ул. Искә төшкәндә әйтим, бүген Әхмәтсафа кайтып керергә тиеш, бу әтәчне суярга кирәк. Йончыгандыр бала. Әтәч, мәхлук, үзен көн тугач суясыларын белсә, таңны аттырмас иде дә...— Анын соңгы сүзләрен Шәмсия ишетмәде инде, хатын йөгереп диярлек өйгә кереп бара иде... Мостафаны моңсу уйлар биләп алды. Ир-ат кешегә тол калырга язмасын икән. Җир җимертеп дөнья көткән чакта, бер өер бала-чага белән ялгыз калунын ни-нәрсә икәнен үз башына төшкән кеше генә белә. Гомер иткән хатыны Маһинур кинәт вафат булгач, Мостафа кая килеп бәрелергә белмәде Балигъ булмаган биш бала дүрт улы һәм бер кызын кочаклап япа-ялгыз калды да куйды шул. Туган-тумача, күрше-күлән баштагы көннәрдә кайгысын күтәрешкән булып йөрсәләр дә. һәркемнең үз мәшәкате, үз дөньясы, торабара хатгә кереп йөрүчеләр сирәгәя башлады, ә тора-бара гел беттегә чут. Җитмәсә, сугыш бара. Халык өстенә кара хәсрәт булып ишелгән герман сугышынын иге-чиге юктыр сыман иде.Хәер бер генә яу да халыкка куаныч китерми ансы, мәгәр шунысын да белә Мостафа—сугыштан кемнәрдер кесә калынайта һәм, шиксез, бу кемнәрдер дигән кемсәләр илбаш ы-патшалар үзләре үк Дөрестерме, юктырмы. Мифтах хәлфә әйтә, бер дә сугыш алып бармаган илнен патшасын сантыйга чутлыйлар икән. Шулаен шулаштыр, әмма сугышка кызмаган илдә яшәүләре оҗмахка тин бит Иле тыныч, казнасы мул, халкы баи—тагын ни кирәк адәм баласына?! Халыкнын холкы сәер аның. Рәхәт тормыштан тиз туя—әүвәл үзара ызгыша башлыйлар, аннан патшасына каршы күтәрелә. Коткы салучылары табыла анын Югыйсә, ил-көннәрнен иминлегеннән кадерлерәк, кыиммәтерәк ни бар дөньяда?! Хәерле булсын, патшанын сугыш дип зиһене томаланган, халыкны уг эченә куа тора.Үзенен кесәсе дә шактый калынайгандыр, яраннарынын әйтеп торасы да юк, акча исе килмәсә патшага ешынып та йөрмиләр алар. Тамагын туйдырмасан дуракмыни ул яран булып йөрергә' Башка мәмләкәт патшалары да өлешсез калмыйдыр, һәркаисы «җиңгәнче сугышабыз!»—дип лаф орган була әнә. «Бирән нәфесләребез туйганчы халыкнын канын түгәбез»,— дигән сүзләре инде бу. безнең телгә күчерсәң. Шулаен шулайдыр да. сугышнын бер дә туктарга исәбе юк Асыл егетләр китә тора, яу кырында югала баралар Исәпләсәң. Каргалынын күпме сөлектәй ир-егетләрен йотты инде бу сугыш Тол калдым дип, күпме үрсәләнмә, дөнья көтүдән туктап калып булмый: балаларны аякка бастырып, кеше итәргә кирәк Дәүләтьярныкылар көчле нәсел, тармаклы нәсел, ил өстенә нинди генә афәтләр килмәгәндер дә, башлардан ниләр генә кичмәгәндер. Нәсел исән, нигез нык, шөкер Ходайга, һәр ир—гаилә башы үзенен нәсел терәге икәнен онытмаска тиеш, яшәгән дәверендә нәселен бер башка күтәреп куюга элгәшергә тиеш, дип уйлый Мостафа Шулай булмаса яшәүнен ни мәгънәсе, ни яме бар! Үзеннән сон җиргә нык басып яши алырлык, кодрәтле, денле-иманлы буын калсын! Менә ни өчен яши ул дөьялыкта. Маһинурның вафат булуы гына һушнызиһенне алын куйды менә Малайларның ин зурысы Гомәрханга—унҗиде яшь. Анын өчен борчылмаска да булыр иде. үз көнен үзе көтәрлек зиһенле егет булып үсә. Хезмәтнең ни-нәрсә икәнен әйбәт чамалый, хәләл икмәкне маңгай тире түгеп, кенә табып булганын, эштә чыныгып үскән бала ул Госманга—ундүрт яшь. монсы, мөгаен, Оренбурдагы Гомәр агайга охшап, укымышлы кеше булып чыгар Белемгә омтыла, хисләнүчән бала. Әнкәсе вафатын да ин авыр кичерүче шушы, үз эченә бикләнеп йөрергә яраткан улы булмады микән’’ Унике яшьлек Әхмәтсафа барысыннан да аерылып тора Җебеп торганны бер дә яратмый, ни кушсан. шуны ялт игеп эшләп куя. әткәсенең кул арасына керә башлавына Мостафанын үзенә караганда ныграк та сөенә бугай әле Яшенә караганда олырак күренә, ялгызр калып уйланып утырырга ярата Уйларыннан аерсалар, нәкъ өлкәннәрчә авыр сулагг куя да, кушкан йомышны үтәргә йөгерә. Ә сигез яшьлек Әхмәтханга күз-колак булу кирәк тә кирәк Сәрсән бала, җитмәгән җире юк. көн эчендә кузгатмаган нәрсәсе калмый, абыйлары белән шаяра башласа тыярмын димә, .парны җәфалап бетерә. Бердәнбер кыз—иркаләнү-сөелүдән туймый торган өч яшьлек Бибиҗамал. шомырт кара күзле, ут борчасы шикелле терчә кызы исә Мостафаның кайгылы-хәсрәтле көннәреңдә ин олы юанычы, шатлыгы, куанычы иде. Дөнья кигереп кысты, берни эшләр хәл юк. шушы балаларга үги инәй алып кайтырга кирәк булып чыкты бит менә Каргалы борыннан килгән гореф-гадәтләрдән аерылмый. Элек- электән ирләр сәүдә эшендә, патша гаскәрендә казак хезмәтен үтәп гомер үткәргәннәр. Йортның нурын саклау, хуҗалык алып бару хатын- кызлар җилкәсенә өелеп калган. Шуңа күрә Каргалы хатыннары ир хакын хакласалар да. китап кушканча ук гомер буе иргә буйсынып, басылып яшәмәделәр. Алар хөрлеккә омтылучан, айт иткәнгә, тайт диеп торучылары сирәк. Авылда тол калган ялгыз бичәләр булса да. алар шушы хәлләрен артыграк күрәләр: биш бала өстенә килергә ашкынып, ясканып йөрүче юк иде Мостафаның гөнаһасына кермик, берничә җиргә яучы җибәреп, хәбәр салдыртып караган иде, күңеленә ятыш дип тапкан хатыннар чая булып чыктылар, ахры: «Кеше баласын үстереп, кем рәхәт күргән»—дигәнрәк җавапларын гына кайтарып ирештерделәр яучы корткалар. Мостафа, язмышына күнеп, сабыр итәргә булды. «Язганы чыкмый калмас, өзми-куймый бичәләргә яучы җибәреп, кеше көлкесенә калганчы, көннәр үтә торсын, балалар үсә торсын, шул арада, Ходайның рәхмәте киң. бер насыйбы да чыгып куяр»—дип, үзен тынычландырып яши башлады. Шушы уйдан аның җаны тынычланып калды, күңелен юк-бар шаукымнар алгысытмый иде инде. Менә шулай тыныч кына яшәп яткан көнендә дөньясы тагын асты-өскә килде. Сәбәпчесе: Шәмсия җибәртгергән хәбәр иде. «Мостафа агай эндәшсә, риза булырыем, дип әйтә, Шәмсия»,— диде. Тайфә карчык беркөнне истә юкта иртүк өенә килеп кереп. Карчык, чигенергә һич тә исәбе юклыгын сиздергәндәй, соңгы араларда яучылардан туеп, алардан да, кабат өйләнү ниятеннән дә бөтенләй ваз кичкән Мостафаны озаклап үгетләргә җыенган шикелле, җиңнәрен сызганасызгана түргә атлады. Көннәр көзгә авышса да карчык җиңелчә киенгән, шушы хәбәрне ишетүгә бар эшен ташлап өеннән чыгып йөгергән кешегә охшап тора иде. Сулуы капкан, борын тишекләре киерелгән—әйтерсең, йөк аты тарта алмаган авыр арбаны кузгатырга туры килгән бу җан иясенә. Тайфә карчык хәбәрен туп-турыга ярып салгач, бу ир галәмәте кире кагып, эшне бозып куймаса ярар иде дигән кебек, бүлмә эчендә кая бәрелергә белми тулганган җиреннән шып туктап калды да, кызгылт бәбәкләрен тасырайтып Мостафага карап катты. Әлеге хәбәрдән миңгерәүләнеп калган ирнең авыр күз кабаклары челт-мелт итеп ачылып йомылдылар һәм аяк астына ук мәтәлеп шактый тигез идәнне капшап үттеләр, бәхетләренә—бер ярык табып, мәңге күтәрелмәскә дигән ныклы карарга килеп, шунда төшеп чумдылар. Өй эчен тынлык биләп алды. Ин беренче Тайфә карчыкка җан инде. Йөзеннән шөбһәле уйлар йөгерешеп үтте. Әйтерсең лә, янына килеп ун туптан атканда да колак яфрагын селкетер тоелмаган шушы Мостафа атлы адәм гөлт итеп кабынып китәр һәм әллә нинди сүзләр әйтеп, карчыкны пыр туздырып өеннән сөреп чыгарыр иде Тайфә карчык көтелмәгән уйдан куырылып куйды Югыйсә. Аллаһ шаһит, ул балалар хакын гына хаклап йөри. Әгәренки киресенчә булса, инде керә-керешкә үк ишекне ачып, болдырга аяк басуга, җир ярылып, «эһ» дияргә өлгергәнче, ул җәһәннәм чокырына төшеп китәр иде. Хәтта ки япун сугышында һәлак булган изге жанлы картының рухына кылынасы бихисап догаларын кылып бетерә алмыйча казага калдырып, бер гаепсез, изге юлда дип әйтерлек йөргән җирдән юкка чыгар, зәр-зирбизәр булыр иде. Шөкер. Мостафа күтәрелеп бәрелмәде. Сүзсез генә сәке почмагында иртәнге чәйдән сон җыештырырга өлгермәгән ашъяулыкны яртылаш әйләндереп каплады да. түрдәге зур мендәрләрнең берсенә үрелде. Сизгер карчык, гадәт-йола буенча һәр кергән йортта була торган бу күренешне дәшми-тынмый гына карап тора алмады. Мостафаның җиңеннән сак кына тарта төшеп, туктатасы итте: —Туган, утырып, озаклап сүләшәсем юк та... Мостафа.ниһаять телгә килде, карчыкны ай-ваена карамый утырырга күндерде. —Аптырашта калдырдың. Тайфә түгекәем. әйдә, утыр әле. анышып бетеп кенә булмый бит.. —Аяк өсте генә дә сүләшер сүз түгел шул. наныем —диде карчык, сөенечен тышка чыгарып түгәргә ашыкмыйча —Әйдә алайса, бер дога кылыйк,—дип. мендәрнең читенә генә артын терәп утырды да ике кулын кушырып битенә якын китерде.»Илкөннәр имин, дөньялар мул. ниятләр гамәлгә ашсын. Раббем»,—дип, кычкырып әйтте дә. пышылдауга күчеп жиренә житкереп. аерым бер чырышлык һәм ләззәт белән дога кылды Тайфә карчык эчке бер сиземләү белән тоеп алды, анын бу йорт бусагасын атлап керүе бушка булмас. Аллаһ боерса Жир дә убылмас, карты рухына кылынасы догалар да кылыныр, җыясы тәгам җыелыр, эчеләсе чәйләр эчелер болай булгач Иң мөһиме—монарчы иблис коткысына бирелеп, нәфесенә булышып күңеле тартмаган кемсәләргә яучы булып йөрмәде һәм йөрмәс тә боерган булса.Мостафа янына ул чын күңелдән, ашкынып килеп керде, морадына иреште дә кебек әнә —Ялгыз дөнья алып барулары-ы...—дип сузды ул. эш пешкәнгә санап —Ир-ат кеше хатын-кызсыз гүпчим яши алмый ул. Мәгәр алтын баганакае, дөньякайларның тоткасы булган иреннән калып сынар канат белән балаларны аякка бастыру ялгыз хатыннарга да жинел түгел. Мостафа энем Каргымның япун жәдрәсе тиеп шәһит киткәненә ун ел. ник бер минут исемнән чыксын менә, ышансан Әле ярый, улларым тәүфыйклы, тулыклы булдылар. «Инәй. ни эш бар?»—дип кенә торалар инде җаныкайларым. Картыма охшап, эре сөякле, буй-сынлы булып үсеп алыптай жегетләр булып киләләр, боерган булса —Карчык, ни өчен килгәнен исенә төшергәндәй, утырган җиреннән Мостафага табан авышты —Балалар күзгә-башка чалынмый. Мостафа авыр сулап куйды. Көттереп кенә: —Бәләкәчләре йоклый, зурлары дөнья куа,—диде Тайфә карчык ирнең сүзен тынлап бетермәстән. үзенекен тезә башлады: —Маһинурның да Фәтхулласы суга төшкәндәй юкка чыкты бит Бичараның, ярман сугышыннан бер хаты килде дә шунын белән Аллаһу әкбәр. Шәһит жаны оҗмах ишекләрен ин беренчеләрдә» булып ачып керсен, кылган догаларыбыз туп-туры рухына җитешеп, безне дә көләч йөзләре белән оҗмах түрләренә әйдәкләп алып керсә иде Бикколга яраланып бер солдат кайткан икән, шул килеп әйткән. Фәтхулла белән сугышка бергә кердек, икебезгә бер мылтык бирделәр, мылтык андае. котелок миндәе. агылыйга—тагьглый сыман бергәләп чабып барадырыек ярманга каршы, перәме аяк астына туп төшеп шартлады, дип әйтә ди Шуннан соң бер нәрсә дә хәтерләмим, мине шул кәтилүк кенә саклап калган, мәхлук, тишкәләнеп беткән, үзем белән бергә табиблар гуспителгә илтеп салганнар бер чокырдан табып алып, дип әйтә икән Ул сугышта исән калучылар аз булган. Фәтхулла да үлгәндер, яралы-мазар булса, бергә булган булырыек. дип әйтә ди. Савыгып чыккач, сораштырдым белүче булмады, урыны җәннәттә булсын, ул үлеп калгандыр дип. шушы хәбәрен әйтеп киткән. Биккол кешесе килеп киткәнгә дә ел үтеп бара Шәмсияне беләсең. Сакмар очында үз йортлары белән тора. Әти-әнисе ниндидер кизүдән вафат булгач. Фәтхулла йортка гына кергән иде Үзе— яшь. чип-чибәр, ул эшкә дисеңме, ул төскә дисенме, илгә гайбәгмазар чыкмаган.Яшерен-батырын түгел, хатынның тәтесен тарткалап караучылар күп булды. Ни уйлап йөри микән бу бала дип. үзем дә хафага калган чакларым барые. Шәмсия кичә чакыртып аллы үзенең янына Озаклап серләшеп, сөйләшеп утыргач, эчендәге ин соңгы серен ачып саллы «Әбекәем, ялгызыма бик кыен, утыз яшькә кадәр яшәдем якты дөньяда, бер рәхәт күрмәдем Мостафа агайга сүз тишеп карасак, ул үзенә хәләллеккә алмас микән, ди жаныкаем» Михнәтенә дә, рәхәтенә дә түзәрмен, бер дә башка кешегә күңелем ятмый,—дип әйтте.—Иңде. Мостафа туган, миннән эш калмады, соңгы сүз синеке.—дип. Тайфә карчык тынып калды. Мостафа әлеге хәбәрдән тәмам телсез калган иде. Тол хәлендә озак яшәп булмасын да белә, әмма бу яшьтә яңадан өйләнеп, тормыш көйләп җибәрү уен-муен түгел. Янадан бер-береңә үзләшергә, бер-береңнең көен көнләргә, чәч-тән исенә ияләнергә, бер жан булып яши башларга кирәк шул. һич кенә дә бөтен нечкәлекләре белән күз алдына китереп булырлык хәл түгел. Шулай да... Бодай карауга, чишелмәслек төен кебек түгел үзе. Бер генә мәртәбә һәм гомерлеккә дип башлы-күзле булып, бер-береннен холкына, гадәтләренә тәмам ияләшеп беткәч кенә, алма кебек тәгәрәшеп балалар үсеп килгәндә жанын сыман күргән хатыныңны жир куенына тапшырып ялгыз калу...Ай-Һай, авыр хәл бу, авыр хәл. Инде дә килеп, яңадан тормыш корып җибәрергә кирәк. Үзеңнән күпкә яшьрәк хатынга ымсыну дөрес булырмы9 Моңа кадәр уйга да кереп чыкмаган яшь, чибәр Шәмсия белән борчак пешереп булырмы, уйсерләре килешерме9 Тайфә карчык белән серләре килешкән килешүен. Аптырашып утырудан да файда юк. Мостафа—әле генә кырыкның өстенә чыккан, типсә тимер өзәрлек, басса бакыр сытарлык ир Ялгыз хатынның күңеле ятып, хәбәр салган икән, ни гаебе бар?! Үзен мәңге ул якка аяк атлап бармаячак идең бит. Мостафа, уйла, уйла! Шәмсиягә үрелеп азапланучылар аз булмады булуын, Мостафа жир белән күк арасында йөрүчеләрдән түгел, барысын да ишетеп, күреп яши— чибәркәй нык холыклы булды, илгә-көнгә яман атын чыгармады. Яшәргә дип казгана, көткән дөньясын таратмаска жан-фәрмәнга тырыша иде. Күпме уйларга була: балаларга әни кирәк. Бигрәк тә Бибиҗамал белән Әхмәтханга әниләренең мәңгелек йортка киткәнен анлатуы кыен Көн-таң атса. «Инәй бүген кайтамы?»—дип җелеккә төшәләр. Шушы сораулары йөзгә сары сулар булып ята инде... Мостафа тәвәккәлләргә булды Әмма нигәдер Тайфә карчыктан кыенсына , авызын чак кына ачып: —Кайчан?—Кһм-хм,—дип кенә аваз салды. Тайфә карчык аның ни әйтергә теләгәнен ярты сүзеннән анлап, туры караган кояштан нурга тулышкан Сакмар кебек яктырып китте. Тайфә карчык әйләнеп кайтканчы Шәмсия ярым карангы өй эчендә, уйлар камалышында ялгызы бәргәләнде. Хатыннын тәвәкәлләп Мостафага атап яучы жибәрүенен башкалар белеп җиткермәгән сере бар иде шул. Бу хакта Шәмсия Тайфә карчыкка да чишелеп тормады. Соңгы вакытларда ана азанчы Вәлкәй хажи каныга башлады. Яучы- мазар аша түгел, туп-туры өенә килеп, үзенә икенче хатынлыкка сорап тинтерәтә, карт шайтан. Олы хатыныннан өч баласы бар, өлкәннәре Шәмсиядән ун яшькә кечерәк булса булыр. Шушы карт йолкыш, бер хатынын ныклап тота алмыйча, көн туса жәнжал чыгарудан бушамаган Вәлкәй мөртәт бәгыренә төшә башлагач, яшь хатын берничә көн аяк өсте исәнгерәп йөргәннән сон, өч-дүрт төн түшәктә әүмәкләп чыккач һәм түшәге генә түгел, чәч толымнарына кадәр күз яшьләренә манчылып, сыгып алмалы булгач, авылга сүз—мазар таралганчы дип, чыннан да моңарчы читтән генә күз салгалаган, төскә-биткә һич тә Фәтхулладан ким булмаган Мостафага сүз ирештерергә карар кылды. Ике толнын кушылуын бөтен авыл хуплады диярлек. Тик Вәлкәй хажи гына каядыр барырга җыенып ишек алдында ат җигеп маташкан Мостафаны күреп алгач, ямьле көннен төсен җибәрде: хужанын үзеннән битәр гайрәтле юргасын сискәндереп урам як киртәсенә таягы белән җенләнеп суга-бәрә, күзләрен акайтып авызыннан төкерек чәчте: —Кеше өлешенә кердең, Мочтай, өлешкә кердең! Мәчеттән килеп хәерфатыйха алмадын. Никахыңны укыган Мифтах хәлфәгә бәддога ирешсен, кул арты белән дога кылдым үзенә. Их...ялгыштың, Мочтай. ялгыштың...өлешкә кердең...Мәнге рәхәт күрмә, Аллаһнын —дип каһәрли- сүгенә мәчет ягына китеп барган иде. Бу хакта Шәмсиягә әйтеп, аны аптыратып йөртәсе килмәде. Вәлкәй хажи хакында ана яшь бичәсе сүз арасында сак кына үзе дә сиздереп алган иде, бу вакыйга ничек кисәк булса, шулай тиз онытылды да. Тик шунсы бар—Шәмсия Вәлкәйне «Карт шайтан, карт иблис.»—дип өзми- куймый битәрләсә дә. хажи Мостафадан ике-өч яшькә генә олырак, һич тә алай бетәшкән карт түгел иде... Хатынынын күптән шәһит саналган Фәтхулланы искә алып, жон- май түгеп, елап алуы Мостафаны четерекле хәлгә куйды. Әйтерсен. кемдер анын тез астына сиздерерлек сукты. Хәзер ир. шушы хәлдән сон. берни дә булмаган кебек йөрергә тиеш ди инде. Нинди йөрү булсын, мәрәләү генә инде бу. теге чактагы шикелле жир җимертеп, ашкынып йөрүләр, ай-һай. янадан кабатланырмы9 .. Ул ни эшләргә белми, кызу адымнар белән ишек алдын урап чыкты Бераз исенә килгәч, кулларына карап хәйран калды каян хасил булгандыр, юньләп анышмады. әллә шул арада Шәмсия кулына тоттырган, әллә каяндыр үзе табып алган, әмма шунсы хак—анын кулында ваквак теленгән жете кызыл тасмалар пәйда булган иде. Мостафа бакча капкасын бәйләгән озын сүс бауны кабалана- кабалана чишеп, бакча эченә үтте һәм рәхәт аклыкка оеп утырган алмагач ботакларына кызыл тасмалар бәйли башлады Бу эшне ул ихтыярсыз, ниндидер сөенеч-шатлык хисләрен кичерми башкарды Иртән башка килгән уй-фикерләр. жанын сафлыкка тиендергән иләс хисләр жилгә очып, таралып беткән иде инде «Дөрес әйткәннәр картлар,—дип уйлады ул. эше белән мавыга төшеп бераз тынычлангач.— ике тол кушылса— кич йокларга икәү яталар, иртән йокыдан дүртәү уяналар, имеш Мин һаман Маһинурымны уйлап саргаям. Шәмсия үзенсн беренче ире— Фәтхулла дип тилмерә, күрәсен Юк. истән чыкмый икән ул. жан сөйгән хәләлен, ник анда хур кызы куенында ятмыйсын, һаман күнел түрендә ул. Маһинуры гына. Шуна күрә Шәмсияне ачуланып та булмый Анын жаны юк дисенме әллә! Хәер, бу дөньяда сагышланмый, сагынмыйча яшәп тә булмыйдыр инде. Ни әйтсән дә. гомер кичүләре кызык нәрсә икән ул. шайтан алгыры Барсын күрми, кичерми китәрмен димә Дөнья дигәнен бер дә тыныч түгел шул. Герман сугышы гына җитмәгән, патша галижәналләре үз тәхетеннән баш тартты да куйды бит Монсына тагын ни дияргә? Тәхет кадәр тәхеттән үз теләге белән ваз кичкән патша хәзрәтләрен әйтерием инде, шул да булдымы патша, шул да булдымы гамәл? Бераз гына ла башы эшләмәде микән бахырнын? Ул яраннары, вәзирләре ни-нәрсә карагандыр, ни-нәрсә акыл биргәндер Микулайга. Аларны шул патшанын башы эшләми торганда, акыл бирү өчен, илне бәлаказалардан саклау өчен тоталар түгелме сон? Патша китте дип. тәхет буш тормас, билгеле Гомер-бакый тарткалаш бара шул тәхет тирәсендә. Тарткалаш кынамы сон?! Сугыш бара илдә Ата улны, инә кызны белми, туган-туганга. мөселман мөселманга кылыч күтәрә Ул Лилин дигәненә ни җитмәгәндер, халыкны болгатырга Халыкны аны болгатып кына җибәр, аннан ник болгатканына үкенерсен Үзе нимеч шпиуны икән Бер митингәдә Зәки Вәлиди шулай сөйләп торган ди Анысы башкортларнын патшасы булып куйды тагын Исен китәр, башкортлар патшасына тәхет кирәк дип. анын гаскәренә менәрләп- менәрләп язылган безнен татар жан-фәрманга кан коя Вәлидинен «Революция— безнен өчен көтеп алганнан да зур бүләк. Әгәр авыз ачып калсак, ул бүләктән коры калачакбыз, әйдә батыр сугышчылар, гаярь башкортлар, яуга!*—дип бер кычкыруы җиткән, бөтен татар дәррәү сикереп торып «Ур-ра» дип кычкыра-кычкыра. сугышка да кереп киткәннәр Менә сина мә. татарлардан торган башкорт гаскәре шул була инле Борын-борыннан тәхет тынгылык бирмәгән инде бер төрле холыклы кешеләргә Ханнар-патшалар вафатлары алдыннан варисларына васыять итеп калдырган, ана исә әллә ниндц ммлэрын ‘ГЯбЫп. алдан ук хәстәрен күреп йөргән хыянәтче меңси-уттЛрган. «Дөньядагы бДгсн тәхетләр 2. >к У > м в телгә килеп, үзләре шаһит булган хыянәтләр хакында хәбәр итсәләр, тарихны өряңадан язарга туры килер иде,»—ди Мифтах хәлфә. Лилин пайтәхетне Мәскәүгә күчереп карады каравын, сон анда да шул бер тәхет инде. Тәхет өчен ызгыш-талаш оештыручы иблис үзләреннән алда күчеп килгәндер Мәскәвенә. Айга менеп утырсаң да, тәхеттән калмый ул, иблис. Ходай ни язган. Менә татарларның патшалары бар микән, әллә өлгермәделәр микән әле патшалы булырга. Борынгы дәвердә куәтле патшалары булган татарның, булган. Тик хыянәт һәркайсының башына җитеп килгән Хыянәтне көч-куәт белән дә җиңмәде түгел, астыртын, мәкерле эш йөртә бит ул. Шул хыянәтләр аркасында патшасыз да. тәхетсез дә. илсез дә калган инде ул татар. Тагын берәрсе килеп чыгып, үзен татарның патшасы дип игълан итәр микән. Ходаем! Ана бәләкәй генә булса да тәхет бирер микән Лилин. Бирсә—шыр дивана була да инде. Татардагы хөсетлек, көнчелек ул бәләкәй патшага эшләргә ирек бирерме'.’ Бер дә ышанасы килми. Тәхет өчен бер-берсенең бугазын чәйнәргә әзер безнен халык. Инде шушы афәтләрдән сакла. Ходаем. Аптыраш, уйласаң. Их Микулай, җүләр Микулай! Тәхетне башка кешегә бирәләр димени, ә? Узган ел яз көттереп, ялыктырып килде, һай авыр да булды инде. Озакка сузылуы гына җитмәде, чәчүгә төшкәч тә тоташ яңгырлар башланды. Инде туктады дисәң, тагын Самар ягыннан болыт күпереп чыга, яңгырдан тәмам йончыган дөньяны янә суык тамчылар каезлый башлый. Янгырлар тынды дип, иркенләп сулыш алып, эшкә тотынырга өлгермәделәр, моңарчы сүрелеп торган яу тагын көчәеп китеп, авылга гаскәрләр килеп тулды. Мәхшәр менә кайда ул. Гаскәрләр үзләре дә ни өчен, кем өчен сугышканнарын белеп бетермиләр Һәркайсы халык, җир, ирек сөйли. Тик һәркайсы үз каланчасыннан торып халыкны үгетли, үз ягына аударырга тырыша, агай. Әгәр гел митингәләргә йөреп, телмәрчеләрне тынлап көн уздырсаң, валлаһи дим. аңнар авышып, дин, милләт, иман кебек изге төшенчәләр язгы җебелдек балчыкка уралган утын көле сыман, төсләрен жуя башларлар иде. һәр төркемнең холкы- фигыле, кыланмышлары аеры булса да, сүзләре-шигарьләре—бер. Бу сүзләр ан-зиһеннәрне шулкадәр саташтырып бетерделәр аларны, әүвәл Каргалы елгасына, аннан Сакмарга агып төшеп, ахырда, Җаек суы дулкыннары арасында тәмамысы юкка чыккан болганчык язгы ерым сулары белән генә чагыштырып булыр иде кебек—төрле авыздан ишетелгән бер үк сүзләр туйдырып бетерде. Халык җир, иген язмышы турында уйлый, болар сүз сөйлиләр. Дутовның ак казаклары халыкны тинтерәтә, аларны кызыл партизаннар дигән ниндидер корама халык алыштыра. Болары бигрәк тә телчән булып чыктылар. Туктаусыз хөррият, ярлы- ябагай мөселман туганлыгы, берләшү дип такылдыйлар, үзләре шул ук мөселман халкын талыйлар, ир-егетләрен көчләп армиягә куалар. Хуш, инде алары авылдан чыгып китеп, котылдык дисәләр, артларыннан, эзләре суынганны да көтмичә, башкорт гаскәрләре кереп тула. Аларнын телендә исә— аерымлашу. мохтарият. Ә тынлый торгач, төшенгәч, мәгънә бер үк— берләшик, аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ботарлар, имеш Жир. ирек алу өчен нәкъ менә Каргалы халкының алар ягына авышуы кирәк икән. Алар табынган ин шәп шигарьләр тормышка ашсын өчен боларына да шәп. таза ир-егетләр, ашарга азык, киенергә кием, хәтта атларына печән белән фуражга кадәр кирәк, һәм моны да Каргалы халкы бирми, кем бирсен?! Үзләре әрсез тагын, халык биргәнне көтеп торырга җыенмыйлар, ихатага кереп, күзләренә ни чалына, шуны эләктереп алып таялар. Түләү турында сүз дә булу мөмкин түгел, авыз ачсан, кем булуына карамастан, мангайга пуля утырту белән генә яныйлар. Афәтле булды унсигезенче ел... Шул уйлар белән бакчада күпме матавыклангандыр, колагына Шәмсиянең: —Сина әйтәм. чәйне өч тапкыр янартгым. кер инде,—дигән йомшак тавышы ишетелде. II абул итү бүлмәсе ишеген мыштым гына ачып, йомшак адымнар белән кереп килүче Сталинны күргәч, сәркатип хатын бөрешеп калды. Ул аны яратмый, шадра һәм гомумән, гарип кыяфәтле бх адәм күзенә чалынса, йөзенә нәфрәт ташып чыга. Шул ук вакытта ул аннан шүрли дә. Хатыннын мондый карашын Сталин үзе дә сизә, әмма тышка чыгармый, бу юлы да килеп кергән уңайга сәркатипкә көлемсерәүле караш ташлап алган булды, әмма битенә жәелә башлаган якты чаткы тиз арада сүрелеп, аны мәсхәрәле елмаю алыштырды Сталиннын чын йөзе, холкы шушы иде һәм сәркәтип хатын аны шундый ике йөзде булуы өчен күрә алмый да инде Әгәр Сталин сул як стенага күптән түгел генә элеп куелган зур көзгегә карап алса, үзенә ян белән утырган хатыннын бөтен битен тутырып чабышкан нәфрәт дулкыннарын күрер иде. Тик Сталин көзгегә карарга яратмый иле Хәер, анын бу хатында бөтенләй кайгысы юк. ник кадалып китми шунда Рөхсәт-мазар сорап тормастан. Ленин янына үткәнче янә бер тапкыр әле генә Троцкий белән булган сөйләшүен хәтердән янартты «Стратег табылды!»—диде ул. бу юлы инде чын-чынлап мыскыллы уйларына ирек биреп Имеш. Куйбышев белән Фрунзе Көнчыгыш фронтта гаять акыллы сәясәт алып барып. Идел-Урал буйларында хәрәкәт иткән каршы көчләрне тиз арада куып таратып бетерәчәкләр; имеш, аларнын ин тур уңышы— кичә генә килешмәс күренгән дошман төркемнәрне, әкренләп үз якларына аударып, дошманнан дус ясау сәясәтенә ныклап керешүләренлә Башкортларның Валидов хөкүмәте хәтер совет яклы, бөтен Идел-Урал төбәгендә татар егетләрен кызыл армиягә мобилизацияләү лә искиткеч шәп бара. Араларында үз инициативалары белән гаскәр җыярга керешкән Усманов кебек сәрдәрләрнен булуы бигрәк тә күңелле хәл. имеш Троцкийның очлы сакалын чөя-чоя канатланып, хәтта хискә үк бирелеп, вакыты белән бөтенләй сакауга әйләнеп бетеп сөйләшүен Сгалин башта көлемсерәгән кыяфәттә, сабыр гына тынлап торган иде Аз гына уңыштан да шулай сөен инде, жә' Никадәр балалык, никадәр беркатлылык бу бәндәдә Ун ел буе коры жир күрми диңгездә адашып йөзгән моряк ярга аяк баскач бу кадәр үк сөенми торгандыр, ачуым бер килмәгәе Ахыр чиктә Сталиннын сабырлыгы төкәнде. Троцкийның шашына язардай очынуы күңел кайтаргыч дәрәжәгә җитте, моңа чик куярга кирәк иде Милләтләр эше буенча халык комиссары тыныч, әмма ярсулы тавыш белән теш арасыннан: — Бәхетсез романтик!—дип ычкындырды Троцкий шып туктап, әңгәмәдәшенең йөзенә карады Сталиннын бите буйлап тәртипсез рәвештә кара күләгәләр чабыша иде — Бәхетсез романтиклар,—дип кабатлады янә Сгалин —Бухарин. Рыков икътисадта, сез хәрби эштә шушы романтикадан ерак китә алмыйсы» -Революциядә үгет-нәсихәт, романтика чоры узды Җиргә төшәргә кирәк Милләтләр эше бүген ин үзәктә торган мәсьәлә Әгәр һәркем бу четерекле эшкә уйламый-нитми борын тыга икән, бүгенгә ирешкән азма» уңышлардан да колак кагачакбыз Революция һәм милли аерымлануга йөз готкан сәясәт бер-берсенә сыеша алмый торган, хәтта әйтер идем дошмани төшенчәләр Моны аңлап дөрес бәя бирмәсәк һәм милли төбәкләрдә соңгы чорда гөмбә урынына баш калкыга башлаган «инициаторларны» йөгәнләмәсәк. соңыннан утырып еларга туры килмәгәе дим Гурысын әйткәндә, милли сәясәт белән шөгыльләнүче «белеклеләр» күбәйде хәзер. —Сталин, бер авыз ачкач, булган булсын инде дигәндәй, гагын бср-икс төртмәле сүз ычкындырмакчы иле. Троцкий күзендә уйнап К алган зәһәр очкыннарны күреп, иплерәк тонга күчте,—милли төбәкләргә кагылышлы һәр гамәлне төптән уйлап, үзара кинәшләшеп эш алып барсак кына отачакбыз. —Ансы хак. Киңәшле эш таркалмый —диде Троцкий Үзенен эчеңдә ачуы кайнап түгелергә җитеште. «Син, ата иблис, хет бер генә эшеңне башкалар белән уртага салып, киңәшләшеп эшләгәнең бармы9 Йә бергәләп кабул ителгән карарны үз файдаңа бормыйча каласынмы?» —Һәркем юрганны үз ягына тартса, безнең ясаган адымнарыбыз, ин шәп дигәндә дә, бер урында таптану булып калачак. Троцкий кабынып китте: —Мин сезне, кадерле иптәш Сталин, нәкъ шуның өчен чакырдым да инде. Сөйләшергә кирәк... —Алайса әңгәмәне болай дәвам итү яхшы булыр Вәлидовнын советлар ягына чыгуы өчен аз тырышмадым мин. Моны комиссариатта эшләүчеләр яхшы белә. Ә инде татарларга килсәк, Вахитов, Солтан- галиевләр янына тагын бер калай әтәч— Усмановның өстәлүен һич тә теләмәс идем. Әгәр алар эздән чыксалар. Вәлидов күрсәткәннәр уен гына булып калачак. —Монын белән дә килешәм. Әмма бер нәрсәне истән чыгарырга ярамый һәм кабатлап әйтәм, бүгенге армиябезнең хәле шундый : барлык фронтларда да авыр йөк— татарлар җилкәсендә. Аеруча пехота, артиллериядә шулай. Кайсы гына фронтны алма, сан ягыннан карасак, гаскари- ләрнен күпчелеге—Идел буе татарлары Алар, һич арттыру түгел, революциянең тоткасы. Шуңа күрә бүгенге көндә Идел буенда төзелеп бетеп килгән Усманов бригадасы полкларына иптәш Куйбышев белән Фрунзе зур өметләр баглый. Минем уемча, монда бераз гына сабыр итәргә кирәк, бригаданы өстәмә рәвештә корал, башка кирәк-яраклар белән тагын да ныгытсак һәм яшь солдатларны ай—ай ярым хәрби осталыкка өйрәтергә мөмкинлек тудырсак, ышанып әйтәм, Көнчыгыш фронт үзенә йөкләнгән бурычны тулысынча ерып чыга алачак. Усмановка ышанып ялгышмаганбыз, оста оештыручы, зирәк егет икәнлеген эштә раслады. Ул бер генә нәрсәне үтенә: әзерлек эшләре тәмамланмыйча, бригаданы урыныннан кузгатмаска һәм фронтка бары тик тулы составта җибәрү. Яшь комиссарның исәбе—оешмас борын бригаданы таркатуга юл куймау. Мин аны яклыйм. Бездә андый эшкә маһирлар табыла ул.—Троцкий хәйләкәр елмаеп Сталинга күз ташлады.—Шулай булганда гына Жаек буйларын тулысынча колчакчылардан һәм калдык-постык казак отрядларыннан арындырып бетерергә мөмкин булачак. Ташкент тирәсендә озакка сузылган сугышлардан соң ял итеп өлгергән Төркстан фронты да хәлләнеп килә. Татбригада сугышка кергән унайга Төркстан фронтынын кайбер берләшмәләре Тургай даласына, ягъни татарларга ярдәм итеп хәрәкәт итә башласалар, һичшиксез, Көнчыгыш фронт җәйге компанияне уңышлы башкарып чыгачак. Ул вакытта сезнең көньяк фронтта.. Троцкийның соңгы сүзләре Сталинның йөрәгенә ук булып кадалды. Ул Үзәк Комитет тарафыннан көньяк фронтка җаваплы итеп җибәрелгән кеше буларак, инде кайчаннан бирле Ворошиловның тулы бер армияне Сарысу янында нәтиҗәсез бет туйдырып яткыруыннан гарык булган иде Башка реввоенсовет әгъзалары айлар буе фронтта, турыдан-туры гаскәрләр белән идарә итүдә катнашсалар, Сталин берничә мәртәбә Сарысу тирәсенә барып кайту белән чикләнде. Ул чакларда Ворошилов белән үзләренчә гаять унышлы тактик операцияләр дә үткәреп азапландылар, әмма дошман гаскәрләренә маңгайга-мангай юнәлдерелгән гади һөҗүм операцияләре меңләгән солдатларны чебен урынына кырдырудан башка бернинди уңыш китермәде. Ворошиловның булдыксызлыгын Сталин эченнән таныса да, реввоенсоветта Троцкий кебек бәндәләр утырганда, ул аны өзгәләүгә юл куймаячак иде. Иң хәлиткеч мәлләрдә кемгә таянырга? Сыналган дусларга—Ворошилов кебекләргә, билгеле. Шуңа күрә ул Троцкийны кискен рәвештә бүлдерде: — Коньяк фронт үз бурычын артыгы белән ута Ворошиловка каршы акларның регуляр армиясе сугыша. Көнчыгыш фронттагы, үзегез әйткәнчә, калдык-постык казак бандалары түгел...Димәк, тагын ай—аи ярым вакыт кирәк дисез татар полкларына. — Иптәшләр шундыйрак фикердә. Күптән түгел анда Калинин булып кайтты Яна гаскәрләр яхшы тәэсир калдырган Алдагы операцияләрне планлаштырганда бу факторны исәпкә алырга туры килер Сталин. Троцкийдан чыгуга, туры Ленин янына китте Әгәр Куйбышев үз дигәненә ирешсә, ул чагында . Әйе. Көньяк фронт белән яна бугай Сталин Бөтен өмет Буденныинын кавалериясендә. Фрунзе, тәжрибәле хәрби белгеч, ни кыланганын яхшы белә. Көнчыгыш фронтта хәл иткеч жинүләргә ирешәчәге көн кебек ачык Троцкий жүләр түгел, дөрес уйлый—революциянен язмышы Көнчыгыш фронтта хәл ителә Тик революция язмышы гына түгел шул . Бу очракта, анын. Сталиннын язмышына да нык сугачак фронтлардагы хәлләр Ана болай да теш кайраучылар күп Фрунзены кулдан ычкындырмаска кирәк, аны ничектер Коньяк фронт белән дә бәйләп куярга иде Бу вәзгыятьтә көньяк фронтны үз сыртында алып чыгарга тырышу ахмаклык булыр иле Нәкъ шунын аркасында Сталин баш калкыта алмый бит Очлы сакаллы карт төлке моны да яхшы белә. Әнә ничек астыртын, төче елмаеп карап алды ул Сталинга. Димәк, бер генә юл кала—Троцкиинын планнарын челпәрәмә китереп ташларга кирәк Ленин кабинетына ул үз-үзенә нык ышанган хәлдә, төпле уй-ният белән кереп китте. Ленин шул ук көнне Фрунзега шифрлы телеграмма жибәрде «Орснбурнын нинди кыен хәлдә калганын беләсезме? Шәһәрне саклаучы тимерюлчылар бүген миннән ике полк пехота, ике кавалерия, һич булмаса 1000 кешелек пехота һәм берничә эскадрон җибәрүне сорыйлар Ни эшламәкче буласыз, сезнен планнар ничек’ Тиз арала хәбәр итегез!» Икенче телеграмма Коньяк фронтка күпсанлы гаскәр жибәрүне таләп итә иде. . Фрунзе икс ут арасында калды Татбригаданы ашык-пошык фронтка жибәрүнен җинаятькә тиң гамәл икәнен дә белә, шул ук вакытта Ленин фәрманын да үтәми булмый: әгәр алдагы айларда фронтлардагы хәлләр кискенләшсә, аның үзен бу хәлнен гаеплесе итеп күрсәтергә мөмкиннәр иде Гаепләү өчен сәбәп ансатның да ансаты—белә торып фәрманны үтәмәден! Бетте-китте, вәссәлам. Төзелгәндә үк күп шау-шу. тавыш-гауга тудырган татар бригадасын «эш»тә сынап карарга вакыт җитүен сәбәп итеп. Фрунзе май урталарында Усмановка бер полкны ашыгыч рәвештә Оренбурга озатырга фәрман бирде Усманов беренче мәлдә баш-аягы белән каршы килде. Бригада әле тиешле сугышчан әзерлеккә җитмәгән дип саный иде ул. ашыгып фронтка китүне һәлакәткә тинли иде.Ин сәере шул—аны монарчы яклап килгән Фрунзе үзе үк бригаданы таркатуга кереште Анлау өчен сәер, бик сәер хәл иле бу Полк белән бергә. Идел буе татар-укчы бригадасын мен җәфалар чигеп оештырган яшь комиссар Шамил Усманов та фронтка китеп барды Тылда калган частьлар белән әвәрә килеп ятуга караганда монда кирәгрәк саный иде үзен Усманов һәм болай уйлап һич тә ялгышмый иле. Казаннан пароходка төялеп Сызраньга килгәндә, аннан поезд белән Оренбур ягына кузгалып киткәндә дә Усманов үзендә гаять зур җаваплылык тоеп, хисләренә ирек бирмәгән иде Юлда вакыт бар. ара тирә полк составында фронтка баручы артистлар янына гына кереп чыккалый башлады. Аларга карап теләсә ни кадәр хисләргә бирел, гаепкә алучы юк Артист халкы кайда да артист булып кала, ике дөнья бер морҗа, унайлырак урын тапсалар, дөньяларын онытып ду китереп репити- ция ясый башлыйлар Җитмәсә, артистлар арасында яшь. чибәр кызлар да бар. Егетләре кызларга егылып гашыйк булып та куйганнар, һәркайсы- нын үз кайгысы—«үз мәгъшукасын» башка чит-ят күзләрдән саклап калу. Ни әйтсән дә, егетләр дә төшеп калганнардан түгел, кызлар өчен алар арасында гаять зур конкуренция бара, телләре телгә йокмый, авызларыннан кошлар очыралар инде, тынлап барсан. Әмма бу хәлләрдән кызык табып йөрергә җай юк, вакыты ул түгел шул. Шамил Оренбурга якынлашып килүләрен күнеле белән тоеп бара иде, алгы вагоннан паровозга табан үтте һәм мичкә күмер ташлап мәш килгән кочегарга орынмаска тырышып, иң алга ук килеп басты. Оренбур. Анын балачагы, үсмер еллары үткән серле кала . Күпме хыялларына канат булды Оренбур, күпме ашкынулар, тетрәнүләр кичергән шәһәр ул. Үсмер чагында радио белән җенләнеп, китап, журналлар актарып никадәр йокысыз төннәр үткәргәнен исенә төшереп тәненә рәхәт җылылык йөгерде, иреннәренә елмаю кунды. Ыспай, зыялы кыяфәтле, яна фуражкасы астыннан тыенкы гына чыгып торган бөдрә чәчле бу егеткә елмаю бик килешә иде. Хәрби киеме дә гәүдәсенә ятышып тора. Яшерен-батырын түгел, артистка кызлар ул килеп керсә бөтенләй әллә нишләп китәләр, ятлаган сүзләрен оныталар, биегәндә ялгыш китереп басып иза чигәләр.Үзләре астан гына комиссарга яндыргыч караш ташлап өлгерәләр. Их, тыныч вакыт булса...Шамил белер иде яшьлекнен кадерен. Анын йөрәге сулкылдап куйды. Ул Оренбур ягыннан күзен алмыйча, күңеленнән шәһәр белән бәйле истәлекләрен барлый башлады.Ә бит Оренбурдан соңгы мәртәбә китүенә бер ел вакыт үтмәде Үткән ел күпме михнәтләр күрсәтте аңа бу шәһәр һәм шәһәр тирәсендә барган сугышлар. Дутовчылар гаять мәкерле һәм аяусыз иде шул. Ә кызылларның таркау гаскәрләре кылган гамәлләрне күздән кичерсәң, чәчләр үрә торыр. Теләсә каян җыелган партизан отрядлары, ни теләсәләр шуны эшләп, халыкның нәфрәтенә дучар булып, бөтенләй абруйсыз калып, хур булып беткәннәр иде бит ул чагында. Ана Сызраньда оештырган отряды белән унсигезенче елнын февраленнән җәйгә кадәр бу тирәләрдә авыр сугышлар алып барырга туры килде.Аерым партизан отрядларын берләштереп, көчле бер йодрыкка тупламакчы иде ул, тик алай жинел генә хәл ителә торган нәрсә булып чыкмады ул эш. һәр отряд командиры үзен Наполеон кебек хис итә, гел үзенекен генә алга сөрә. Шунын аркасында күпме тәртипсезлекләр, ярамаган гамәлләр кылынлы бит. Әле дә исеннән чыкмый, шулай, жәй башларында, аның янына томырылып бер үсмер килеп керде. Анын артыннан ашыгып атлаучы абзый да пәйда булды. Абзый малайны читкәрәк этәреп, алгарак үтте. —Мин Гомәр Дәүләтьяров булам,—диде ул, үзе белән таныштырып Ул мәгънәле итеп Усмановка карап алды: яныңа кем килгәнен чамала инде, дигәнрәк фикер салынган иде аның сүзләренә. Абзый көттереп тормыйча, бу хакта әйтеп тә бирде — Мондагы һәр укымышлы, зыялы белән бергәләп милләт өчен күп эшләр башкарган адәм булам. Менә бу егет,—диде тынычлана алмый урынында таптанып торучы үсмергә ым кагып,—Каргалыдан, Әхмәтсафа исемле. Мина энекәш тиешле. Ул күнелсез хәбәр алып килгән, тиз генә аңлатып булса... —Нинди хәбәр ул?—диде Усманов яшенә караганда күпкә ныклырак тавыш белән. Сүз башлаганда бу яшь кешегә бер дә ышанычы юк иде Гомәр абзыйның, инде андагы җитдилекне, тәвәккәллекне күреп алгач, эченә җылы йөгерде, йөзе балкып китте —Мин инде ике-өч кешегә барып бәрелдем, мәсьәләне Усманов кына хәл итә алыр дип, синен янга җибәрделәр. Эш шунда—Каргалыда кызыллар бер төркем егетне жыеп, дезертир дигән булып, үзләренчә суд- мәхкәмә оештырып маташалар, ди Әхмәтсафа китергән хәбәр шул икән. Абзыйнын бөртекләп аңлатуын сабырсызланып көтеп торган Әхмәтсафа ашыгып өстәп куйды: —Стена!а терәп атабыз, диләр. Авылдан беркемне чыгармыйлар. Холыксыз кыланалар, атарлар да. Анда минем абыем Госман да бар Таифә әбинен улы Хәлфи абый, тагын Усманов, күп сөйләшергә урын калдырмады. Отыры ачуы чыгып, сукранып алды: — Ну шушы Хәйбрине! Бу көннәрдә ул йөри иде Сакмар аръягында, жүнләп сугышканы юк, халыкнын канына тоз салып йөрүдән башканы белми. —Әйе, әйе, Хәйбри исемле командирлары Бар кешене тотак иттеләр Беркемне чыгармыйлар авылдан. —Ә син ничек чыга алдын9—дип. кызыксынып-сынап сорады Усманов —Каргалы зур авыл бит, абый.Тишек-тошыкларын болай гына томалап бетермәде түгел,—диде малай олыларча җитдилек белән.—Мине Дәүли абзый Сакмар аша чыгарып. Кушкүл чатына кадәр китереп куйды Ат белән...Ул кире борылды, егетләргә бер-бер бәла була күрмәсен дип, авылга чапты Мин Гомәр абзыкаем янына йөгердем менә —һм ..Хәйбрине авызлыклап, арт сабагын укытып кайтмый булмас, алайса. Ул ишек аша кемгәдер кычкырды: —Федор, отрядында ничә кеше калды? — Иртән егерме атлы, кырык пехота иде,—дип берәү көттереп кенә җавап бирде. — Безгә атлылар җитә. Сугышчыларынмы җый, хәзер үк Каргалыга юл чыгабыз. Анда Хәйбри үз тәртибен урнаштырып йөри икән -Тагын нинди мөгез чыгарган инде9 — Мин ана халык арасында анлату эшләре алып барып, отрядка егетләр җыеп кайт дип фәрман биргән идем. Ул ансат юлын тапкан— егетләрне җыеп ала икән дә, атам дип, куркытып, отрядына китереп куша Җайлы бит... —Атар да. Сакмар буендагы бер авылда теге атылган егетләр шул Хәйбри эше. Анын ише кешегә мылтык түгел, очлы таяк тоттырасы да түгел Күптән кыҗрап йөри— бер-икесенен маңгаена җәдрә утыртсаң, «отрядына яз. абзыкаем» дип.халык безгә йөгереп кенә киләчәк, дигән сүзләрен күп тыңладык бит инде Боларны ишетү Усмановның үзе өчен дә күңелле түгел иде, Хәйбрине мондый эшкә чыгарыл җибәрүенә үкенеп куйды —Әй, шушы дуамал холыкларын!—Усманов ашыгып урыныннан торды, биленә тагылган кобурасын капшап алды да чыгу ягына атлады Ярый. Гомәр абзый, сүз бозау имезә, без юлга кузгалдык. Ә мин сине беләм бит, кибетеңә китап алырга йөри идем —Әйгәм аны Күргән дә сыман —дип. аптырап сөйләнеп калды абзый Усманов көлемсерәп Әхмәтсафага эндәште —Син. егет, үзен белгән сукмактан кайта тор Без күпер аша барабыз Хәйбринекеләр син үткән кәжә сукмагыннан атлылар килеп чыгуын күрсә, эгем белсен, анышып тормыйча, чүкеп тә куярлар Әхмәтсафаның тамырларында кан уйнап алды Анын да Усманов отряды белән бергә гөрс игеп Каргалыга кайтып керәсе килә иде Күрәсе иле Хәйбрине. каршысына Усманов килеп баскач, ни-нәрсә сөйләнеп азапланыр микән? Тик болай хыялланып, вакыт үткәреп торчы өчен үзен битәрләп алды: җитешсә генә ярар иде Усманов абый Хәйбри дигән имансыз командир бер-бер хәл эшләргә елгермәсә генә ярар иде Иң яраткан Госман абыйсының да гомере кыл өстендә калды Әгәр Усманов отряды килеп өлгерсә, шатлыгы эченә сынмас, ул бит гаять зур эш башкарды! Күпме егетнең гомерен саклап калды Шушы уйлар эчендә. Гомәр абзыисына «рәхмәт» әйтергә дә онытып, бүлмәдән чыгып йөгерде Усмановнын кечкенә отряды килеп кергәндә, авылда мәхшәр купкан иде Яңа мәчет диварына Хәйбри башкисәрләре унлап егетне тезеп куйганнар Хәзер алар зур эш башкаргандай халык алдында кәпрәеп йөргән Хәйбридән соңгы боерык, фәрман көтәләр иде. Авыл урамнарын дер селкетеп, кинәт чабышып килеп кергән атлыларны күреп, Хәбри бер каушап калса, килә-килешкә ат өстеннән жиргә сикереп төшеп, җилләнеп каршысына килеп баскан комиссар Усмановны күреп, яңа гына әтәчләнеп йөргән командир кисәге бөтенләй мәлҗерәп төште. —Тагын ни майтарасың, Хәйбри?—диде Усманов үтә канәгатьсез тавыш белән. — Ни бит, иптәш Усманов...Бераз агарту эшләре алып бармыйча булмый, кызыллар отрядына язылам дип торучы юк Шуңа, мин әйтәм... —Анлашылды, халыкны агартмыйсың син, канга батырып йөрисен! Күрәсеңме, халык сиңа нинди нәфрәт күзләре белән карап тора. Үзеңнең борыныннан ары бернәрсәне дә күрмисең, ахры, син. Корал бит ул, егеткәем, акыллы кулга эләксә генә илгә, халыкка файдага эшли. Синең ише дуамал җанга корал биреп ялгышканбыз без. —Мина ни...Фәрман үгәм йөреш Йә кайсыгыз минем кадәр гаскәр җыйды отрядка? —Бүген бауга тагып алып кайтасын, ике-өч атнадан коралларын ташлап, качып, таралышып бетәләр. Шул булдымы эш? —Бәтәч, иптәш комиссар, ансын инде сез үзегез карагыз. Тәрбияләгез, агартыгыз, качырмагыз. Шул да булдымы революцион тәртип!?. —Бөтен хикмәт тә шунда инде. Хәйбри, революцион тәртип дисен икән, ул синең үзеннән башланырга тиеш. Кара инде киеменә—башыңда казак папахасы, аягыңда башкорт читеге, өстеңдәге гимнастеркаң каешланып каткан. Үзен командир саналасың. —Көлмә инде, иптәш Усманов. Монда үзеңне карарга вакыт бар, ди. Усманов ачуын яшерми, сөйләвен дәвам итте: —Солдатларыңны'күр, революция солдатларымы алар, әллә юлбасарлармы9 Аерып алмалы түгел. Хәзер үк отрядыңны җый, үзләрен тәртипкә китерсеннәр, ә мин халык белән сөйләшеп алам,—дип Усманов, яңа мәчет янына тезелеп баскан, башларын аска иеп, сүзнең ни белән бетәсен тын да алмый көтеп торган егетләргә таба борылып, күтәренке тавыш белән: —Нәрсә, бөрешеп басып торасыз?—дип кычкырды.—Барыгыз, өйләре-гезгә йөгерегез, әти-әниләрегез хафаланмасын. Кызыл гаскәрләргә көчләп алып китү булмаячак! Шушы сүзне ишетүгә, егетләр дәррәү урыннарыннан кузгалып, күз ачып йомганчы, җыелган халык арасына кереп югалдылар. Сафта ике егет кенә басып калды. —Сез ни көтәсез? Егетләрнең берсе алгарак чыгып, каушый төшеп сүз башлады: —Рәхмәт, иптәш командир Хәйбри-җанкыярны акылга утыртуыгыз өчен мең рәхмәт Мин Тайфә карчык малае, Хәлфетдин. Безне атарга алып чыгалар дигәч, инәйкарчык йөрәге тотып егылды. Өйгә кайтып, аны юатып киләсе булыр. Өйләргә таралганчы сезгә сүзебез бар иде. —Тыңлыйм. —Без менә Мочтай...әй лә, Мостафа абзый малае Госман белән уйлаштык та, сезнең отрядка языласы иттек. Усманов өчен Тайфә карчык кем дә, Мостафа агай кем—ул кадәр әһәмиятле түгел, ә егетләрнең үз теләкләре белән отрядка кушылырга теләүләре бик мөһим иде. Дулкынланудан анын йөзенә алсулык йөгерде. Ул бер читтә ризасыз кыяфәттә басып торган Хәйбригә ачулы караш ташлады. —Дөрес уйлыйсыз, егетләр. Вәзгыять шундый, чормада ятып та, печән кибәне астына яшеренеп тә Рәсәидә барган хәлләрдән качып котылып булмый —Анын сүхләрен шым гына тынлап торган Госманның йөзенә кызыллык йөгерде, ул нәрсәдәндер оялган сыман башын түбән иде Усмановнын күзеннән шаян чаткылар сибелде.—Нәрсә, егет, кыек атып туры тигездемме әллә? —Өстенә бастыгыз, дисән дә була, иптәш комиссар, ул егетне чормадан өстерәп төшердек,—дип сүзгә кысылды Хәйбри. Усмановнын йөзе җитдиләнде —Синең кыланмышыңнан җәһәннәмгә качардай булырсың, Хәйбри . Моңарчы дәшми торган Госман телгә килде — Кемгә ышанырга белмәссең, кем килсә, шул үз гаскәренә куа. Бертуган абыем Гомәрхан әнә Муса Мортазиннын полкына язылган иде Кызыл гаскәргә дип, озак та үтмәде. Мортазин башкортлар ягына чыккан, диделәр. Шулай булгач кемгә ышанырга сон9 —Әйе, андый ялгышлык булды. Ул көннәрдә анлашу җитмәде. Хәзер Мортазин да, башкортларнын башка частьлары да кызыллар белән күмәкләшүгә каршы түгел. Безгә һич тә аерымланырга ярамый Шушы чорда татар-башкорт мөселманнары файдасына нәрсә дә булса эшләп өлгерә алмасак, соңыннан үкенергә туры киләчәк. Сугыштан сон батырлар күбәя. Тыныч тормышка күчеп, милләт ягын кашырга башласак: • Без фронтларда кан койганда, сез. мөселманнар үзара талашып, ызгышып язгыгыз, хәзер ни-нәрсә таләп итмәкче буласыз»—дип. көләчәкләр генә. Шуңа күрә революциядә җин сызганып катнашырга кирәк дип саныйм. Безнсн язмышны үзебездән башка беркем дә хәл итәргә тиеш түгел Минем большевиклар сафына басуым, кызыл гаскәр туплап, ак казакларга каршы сугышуым нәкъ шуның өчен дә. Моны мин генә түгел, сез дә шулай аңласагыз иде. Ул чагында Хәйбриләрлән качып чормада ягасы урынга, революцион гаскәрләрнең ин алгы сафына килеп кушылырсыз Шуларны аңлаган хәлдә минем отрядка кушылырга ниятлисез икән, рәхим итегез, бер каршылыгым да юк — Рәхмәт, рәхмәт,— диештеләр егетләр, комиссарның үзләре белән шулай дустанә сөйләшүенә сөенеп — Рәхмәтне мина гына түгел, штабка нәкъ вакытында килеп җиткән жегеткә дә әйтергә онытмагыз,—диде ул. елмая төшеп Усмановнын сүзен ишетеп, тарала башлаган халык тукталып, тагын җанланып алды. — Кем. кайсы җегет турында сүз бара?—диде бер агай. Мактана төшеп, тамак гөбе белән икенче абзый сүзгә кушылды Минем малай, Әхмәтсафа Дәүли Кушкүлгә кадәр ат өстендә озатып куйды. Тәки барып җиткән, эзләп тапкан бит. шайтан алгыры Әнә үзе дә әйләнеп кайтып килә,—дил, үтә дә җитди кыяфәттә ашкынулы адымнар белән мәчеткә табан килүче үсмергә күрсәтеп —Мочтай малае икән —диде бая сорау биргән агай канәгать тавыш белән — Үткер күренә, «каешуныкылар икәне атлавыннан ук сизелеп тора. Әхмәтсафа җыелган халыкның, команда буенча дип әйтерлек, дәррәү үзенә табан борылып каравына кыенсына төшеп, әтисе янына килеп басты. Мостафа улын башкалардан аралап алырга теләгәндәй, нык итеп җилкәсеннән кочаклап, башкалар ишетерлек итеп улын мактап алды —Маладич, улым! Госман абыенны йолып алдын бит тәки — Хәлфетдин абый кая сон?—дип. беркатланыл сорап куйды Әхмәтсафа — Барсы да исән-имин. Өйгә йөгерделәр әнә Мәчет янына җыелган халык, шушы шөбһәле һәм чарасыз үткән берничә сәгать эчендә тәмам ыс ы арып-алҗып беткән иде. тоткын егетләр азат ителгәч, «бу тирәдә чуалуның кирәге калмады, бәладән баш аяк» дигәндәй, тарала башлады. Усманов шактый талчыккан Әхмәтсафага кулын сузды — Булдырдың, егет икәнсең!—Халыкның алны-артны карамый таралуын күреп, мәчет баскычына сикереп менде һәм кулын өскә күтәрде. —Жәмәгать, таралмагыз әле! Авыл агайлары, «бусы нәрсә инде тагын?-» дигәндәи сәерсенеп, теләртеләмәс кенә кире борылдылар, сагайган карашларын яшермичә Усманов тирәсенә елышып, ярымтүгәрәк ясап бастылар. —Жәмәгать, бер җитешеп килгәч, гәпләшеп тә алыйк инде,—диде ул, уенынчынын кушып. —Шушы гүәрдин сыман егетләргә карап тордым да, уйлап куйдым Ярый, без китәбез, иртәгә, әйтик, ак казаклар килеп керер, егетләр алардан да котылып калыр, тагын ике-өч көннән башкорт җайдаклары кереп тулыр авылыгызга. Һәркайсы үзенчә мобилизация, ягъни солдат җыйнау турында карар игълан иткән. Без дә Ленин фәрманы буенча, гаскәр җыябыз. Татарларны инде апрель аеннан бирле кызыл армиягә язу бара. Шундый хәлләр Ничек саклап калырсыз сон алга табан егетләрегезне? Ә бит мобилизациядән сәбәпсез читләшкән кеше дезертир булып санала, ә сугыш чорында дезертирны, үзегез беләсез. —Менәтерәк шунсын анлап бетереп булмый да инде, иптәш-әфәнде командир. Әллә аңлата белүче юк, әллә үзебезнең баш юка,—дип сөйләнә- сөйләнә алгарак чыкты бер агай. Ул, тел төбендә хикмәтле фикер ятканны искәртергә теләгәндәй, сакал-мыегын учы белән нык кына сыйпаштыргандай итеп алды.—Килүчеләр күп ансы, һәркайсы мөселман исеменнән сүз йөртә. Безгә инде, яшерен-батырын түгел, татар, башкорт дип өйрәнмәгән. Мин үземне кем дип тә белмим, татармы, башкортмы, фаразан'’ Тфү-тфү, әйтмәгәнем булсын, күзем чәчрәп чыкса да, денем белән, иманвөжданым белән теләсә кайда үземне мөселман дип раслый алам —Без дә мөселман бригадасы,—дип аны җөпләде Усманов һәм ялгап алып китте —Катлаулы мәсьәлә бу. Нәкъ шунын аркасында Вәлидов- чылар белән аерымлану килеп чыкты. —Анысы кем тагын?—дип сорады арадан берәү. —Башкортларның патшасы,—дип җавап кайтарды аңа Мостафа, белдекле рәвештә. —Ишкәннәр икән... Сорау бирүченең әлеге сүзләреннән көлешеп алдылар. Усманов кызуланып: —Әйе,—диде,—барыбыз да мөселманнар. Шунысын гына онытмаска киңәш итәм: мөселман дөньясы катлаулы, хәтта каршылыклы да. Барлык диндәшләребез өчен җавап тотасы килми, әмма Идел-Җаек арасындагы төбәкләрдә яшәүче татар, башкорт халыкларына берләшергә кирәк. Безне Солтангалиев кебек юлбашчыларыбыз шуңа өнди. Үзегез күреп торасыз, көчкә көч белән генә каршы торып була. Кем рәхәт күрсәтте сезгә? Патшамы9 Ак казаклармы9 Әллә Вәлидов рәхәт тормышка чыгарыр дип уйлыйсызмы? Алай булмый ул җәмәгать. Берләшүдән гайре башка чарабыз юк. Без, әгәр милләт булып яшисебез килә икән, шушы юнәлештә кичекмәстән хәлиткеч адымны ясарга тиешбез. Киләчәккә карап эш итәргә өйрәник, жәмәгать... —Быелнын—ярингәсе, тандагының ахирәте бар,—диде арадан берсе — Булырнын бавы озын шул аның, туганкай. Тормышның көе китте, тозы чамалы нотыклар тынлап яшәүләре ялыктырды инде. —Дөрес Дутов та Идел-Җаек арасында учредилка мәмләкәте дип. сезнең башыгызны бутап йөри әнә. Башка коткы салучылар аз түгелдер. Ана кушылган Вәлидов халыкны юк-бар нәрсәләргә ышандырып, Дутов белән берләшергә чакыра, җитмәсә. Моңарчы Усмановны тыныч кына тынлап торган калын кашлы адәм дәрт итеп кабынды: —Алар берләштеләр, сез дә кушылыгыз! Вәссәләм бит инде шуның белән. Үзем—түрдә, сүзем үрдә дип кенә сүләнәсен. агай-эне Берләшәсе килгәнгә беркем дә комачау ясамый Ник сузасыз? —Дәүли дөрес сукалый Ун дәрвиш бер келәткә сыя, ике патша бер кыйтгага сыймас дигән борынгылар. Патшалар күбәйгән саен жир тарая. Усмановнын бирешергә исәбе юк иде —Алар ни өчен берләштеләр сон? Төп идея—Татар-Башкорт республикасы төзүгә каршы берләштеләр бит алар, ягъни берләшүгә каршы берләшү булып чыга. Ләкин Дутовка. әгәр анын уй-нияте тормышка ашса. Вәлидов кирәкме, башкорт мәмләкәте кирәкме9 Юк. кирәк түгел. Урыс монархиясенә, ягъни урыс патшасына ант эчкән Дутов мөселман өчен бармагын да селкетмәячәк. Ә көрәшкә өндиләр «Көрәш* сүзе матур сүз, тик ни өчен көрәшкәнне белергә кирәк. Әнә Сакмарга карагыз, ничек дәртләнеп, ашкынып ага ул! Мин үзем Оренбурда туып, шунда үскән, укып белем җыйган кеше Яз көне бозлар актарылганда бигрәк матур, ямьле була иде Сакмар. Тик ярдан карап торганда гына матур. Шул актарылган елгага кереп карагыз әле. Исән калырсызмы? Сезнен башны әйләндереп йөрүчеләр дә шулай, матур сөйлиләр, ә эчтәлеге бер—шул сүзләргә ышанып ташкынга кереп китсәгез, берегез дә исән чыга алмаячаксыз. —Сине уздырганы юк иде сыман ..Бигрәк шома сиптерәсең. Ат сөртенми жир танымас, ир сөртенми ил танымас, әйтүе генә жинел. дөреслекне бер Ходай белә,— диде Дәүли. бер дә Усманов белән килешәсе килмичә. —Мактавыгыз өчен рәхмәт.Телгә ансы кесәгә керешле түгел.— диде Усманов.ак тешләрен күрсәтеп елмаеп —Яшермим, максатым— мөселман гаскәрләрен җыеп бер йодрыкка туплау Яулар кичкән кеше буларак әйтәм. бердәм һәм кулында коралы булган халык белән генә хисаплашалар. Кулга корал алгансын икән, ни өчен яуга керүснне бел. Сәгать сукты, мөселман халкына азатлык яулап алырбыз, бабайлар монарчы гасырлар буе хыялланган ирекле дәүләтебезне торгызырбыз. Оренбурда төзелгән мөселман батальоны комиссары буларак әйтәм—көч безнең якта, халык безнең якта. Без—җиңәчәкбез! ...Кисәк әче итеп паровоз сызгыртып куйды. Усманов Хәтирәләреннән айнып китте. Мәзәк хәлдә калганын да шәйләп алды— үзе дә сизмәстән, йодрыгын күккә чөеп җибәргән хәлдә тора икән бит' Ул артка борылып карады, күреп калучы булмаганмы Күзгә кеше-фәлән чалынмагач, тынычлангандай булып, штаб урнашкан вагонга керергә кузгалды Оренбур якын, инде бик якын иде III хмәтсафа өлкәннәрнең сөйләшүен панлап бегермә.те. өйләренә ашыкты. Шулай да Дәүли абзыйның акыллы һәм көчле Усмановка каршы төшеп маташуын өнәп бетермәде. Көчле булмас ди сина! Хәйбри аны күргәч, шәлперәеп, шәрә бүре хәлендә калды Каргалы никрутларын (әткәсе сүзе) котылгысыз һәлакәттән йолып кала алуына малайның түбәсе күккә тигән иде Баш өстендә өерелеп йөргән болытлар да, Жаек буеннан кисәк-кисәк исен куйган сал кынча жил дә аның бу күңел күтәренкелеген баса алмады «Өлгердем бит! Госман абыйны коткарып калдым, шөкер*.—дигән уй аны күкнең җиденче катында йөртә иде Ул хәзер атлап барган, озакка сузылган яңгырлардан тәмам җәфаланып. изерәп беткән сукмак та. әйтерсең. Оренбурнын таш түшәлгән юлларыннан ким түгел Малай арыганын онытып киртә буйлап сузылган сукмактан йөгерә-атлый. йөзе кояштай якты, бүселеп торган көнгә дә исе ки гми—бүген бәйрәм, чын бәйрәм иле анын өчен. Шул уйлар белән бартанда Ишан мәчете тыкрыгыннан капыл каршысына Вәлкәй хаҗи килеп чыкты Уңны-сулны искәрми кайткан малай барган шәпкә хаҗига бәрелә язып, соңгы чиктә сукмактан читкә каерды Үзе исә әллә шүрләп, әллә уйларыннан айнып бетә алмый Ә —һәй-лүк!..—дип, сөрән салганын сизми дә калды. Әйтерсең, киң дала буйлап сарык көтүе куып бара. Үсмердән мондый кыланмышны, бернинди аратага сыешсыз пырдымсызлыкны көтмәгән Вәлкәй хаҗи шыр җибәрде бугай, кулындагы кәкре саплы таягын сөнге сыман күтәреп, Әхмәтсафаның күкрәгенә китереп төртте. —Мәлгүнь, күзеңә бәрәңге үскән нәләт, артыңны кыргычлап, борыч белән уасы нәмә, ни уйлап шакмак күзенне киереп ачып мәчет әһелияте өстенә килеп менәсең, ә?!—дип чинап җибәрде ул. Әллә тагын Әхмәтсафа аны почмакта юри саклап торып, шулай куркытырга уйлаган. Малай чынлыкта шүрли төшкән иде, шундук теленә килгән беренче сүзләрне әйтергә өлгерде: —Хәерле көннәр булсын, азанчы бабай!.. Бу сүзләргә Вәлкәйнен ачуы отыры көчәеп кенә китте. — Мөселманча, китапча сәлам дә бирә белмисен, йолкыш Мифтах хәлфә бозган нәмәкәйсеңдер инде. Әссәламәгаләйкүм, хаҗи хәзрәтләре, диген, атың коргыры. Азанчы дөрес әйтә иде. Каргалы—тирә-якта гына түгел, бөтен татар- мөселман илендә барыннан да бигрәк үзенең мәчет-мәдрәсәләре, диндарлары белән дан тоткан авыл. Чулман, Җаек буйларында яшәүче укымышлы һәр мөселман изге сәфәр—хаҗга барырга уйласа, сәфәрнең нәкъ менә Каргалы аша үтүен хуп күрер иде. Озын һәм билгесез юлга чыгар алдыннан ике-өч ай мондагы абызагай—гыйлем ияләре хәзрәтләрдән, хаж сәфәрендә булып кайткан тәкъвә картлардан бу изге эшнең низамкануннары хакында озаклап һәм тәфсилле аңлатмалар алалар. Хаж турындагы белемнәрен арттырып, кирәгенчә төшенгәннән соң гына Каргалыдан кубып китәләр иде. Тик, ни гаҗәп, дини йолаларга, гореф-гадәтләрнең какшамас кануннарыннан бер мыскал читкә авышмаган Каргалыга да берзаман, иске тәртипләрнең үтәлешен ныклы күзәтүдә тоткан абызагайлар уенча, җәдитчелек дигән нәмәхрәм мәктепчелек үтеп керде Иң беренче Гомәр Дәүләгъяров сәбәпче булды моңа. Ул, яшьтән үк үз көнен үзе күрә башлаган зиһенле сәүдәгәр, Оренбурга күчеп, шәригатькә ярашмаган эшкә тотынды.Иң беренчесе, шөкәтсез озын чәчле, җилбәзәк кыяфәтле, әмма үз якларына үтә дә зирәк сукалаучы мөгаллимнәр. нәширләр белән дуслашып алды. Авылга чат ябышып яткан яшьләрне шәһәрдәге мәдрәсәләргә гыйлем эстәргә барырга күндерде. Ул гына җитмәде, Каргалыга—хак мөселманнар, «икенче Мәккә» дип атап йөрткән шанлы салада җәдитчә мәдрәсә ачтыруга ирештеләр. Гомәр Дәүләтьяровны, аның тарафдарларын кадими имамнар егълый-егълый каргасалар, җәдитчеләрне яклаучылар да аз түгел иде. Озак та үтмәде, бөтен мөселман дөньясын үзләренең диндарлыклары белән шаккатырган Каргалы шәкертләренең аңнарын саташтырырга әллә кайдан Мифтах атлы хәлфәне табып китерделәр. Анысы бигрәк тә үҗәт булып чыкты: мең дә бер каршылыкны җиңеп, янау-куркытуларга, туктаусыз һөҗүмнәргә карамый җәдитчә укытуны оештырып җибәрде. Шулай итеп, гасыр башында. Каргалы имамнарының гасырлар буе бөртекләп җыйган абруе сизерәп төшкән мендәр сүрүе кебек сыпыла башлады. Шәкертләрен әйт, күрәсен. халыкта дини белемнәр белән рәттән дөньяви белемнәргә дә омтылыш шул кадәр көчле булгандыр—хәзрәтләренең бәддогаларына, янау-куркытуларына керфекләрен дә селкетмәгән кыяфәт белән, һич икеләнмичә Мифтах хәлфә ягына авыша башладылар. Җитмәсә, авылда кызлар мәктәбе ачылды. Монысына нәсел-тумышлары белән Каргалы кешеләре саналган Хөсәенов байлар тырышты. Аларга ярдәмгә алтын приискалары хуҗасы алтынчы Закир Рәмиев килеп кушылды. Гомергә күрелмәгән хәл. әлеге мәктәпкә Оренбур, Троицк кебек шәһәрләрдән үсмер кызлар җыелды. Сусаса да сусар икән халык белемгә! Авыл картлары, мулла-имамнар да бирешергә теләмәделәр. Тырышлык куеп йөрүләре бушка китмәде тагын, кызлар мәктәбен яптырганнар иде яптыруын 7 ик дөньялар буталып китте, Оренбур байлары янә ачтылар мәктәпне Менә шулай кадимчеләр белән тарткалаша-өзешә түнтәрелеш дәверенә килеп керделәр Каргалы жәдитчеләре Әмма кадимчеләр Дәүләтьярныкыларны жди килгән саен каһәрләүләрдән. сәбәпле дә. сәбәпсез дә битәрләүдән туктамадылар Әйтерсен. Каргал ы га үтеп кергән жәдитчелеккә генә түгел, ә дөньянын астын-өскә китергән түнтәрелешнең дә төп гаеплеләре шушы тынгысыз нәсел кешеләре иде Һәр эшнен башында алар йөргән кебек, нәкъ менә алар таяк белән болгата кырмыска оясын Вәлкәй хаҗинын котыруы да тикмәгә түгел, кинәт каршысында пәйда булган әлеге үсмер дә Мочтай малаена охшаган, туп-туры күзгә карап торулары, гөнаһсыз көлемсерәве гел әтисенеке икән Теле телгә йокмый, әжәткананын —Әйе, Вәлиулла бабай. Мифтах хәлфә шәкерте мин,—дип. чатнатып ярып салды, тоз күз. Үзләренә шайтан гыйлеме өйрәтеп яткан хәлфәсе белән горурланган да төсле Их дөньясы бозылды, ачуым бер килмәгәе, дип уйлап, эчтән сызып куйды Вәлкәй хаҗи Элгәре чорлар булса —Нинди бабай булыйм мин?—дип. рәнжеп кычкырды ул ярсулы тавыш белән үсмергә —Бар. бар юлында бул. малай актыгы! Шул Мифтах хәлфә бозып бетерде сезне Шаккатырсын, ник кирәк авыл баласына жәгьрәфия. хисабы ник кирәк Акча булса, ансын гына саный беләсен аны. Урысча укытуны сөйләп тә торасы юк. диннән яздыруга тин гамәл, гөнаһ шомлыклары —дип тезеп китте ул. үсмернен корт чагудан качкан кебек өйләре ягына элдертүенә игътибар итмәстән —Дөньясын урыс акылы бутады инде Ерак китәрсен менә урыс акылы белән Кайчаннан бирле болганалар, әле илнен тынычланырга исәбе юк Өйләре турына җитәрәк Әхмәтсафаның каршысына бер-берсе белән узышаузыша ике бала йөгереп чыкты Болар—энесе Әхмәтхан белән сөйкемле сеңлесе Бибиҗамал иде Иркә кыз килә-килешкә абыйсының тезләренә сарылды —Олы абый китәм әйтә,—диде ул сабыйларча тәтелдәп - Мина мәми алып кайтам әйтә — Кая китә Госман абый?—дип, аныша алмый. Әхмәтханга карап сорау бирде ул. —Сугышка китәргә жысна —диде Әхмәтхан, борынын мышкылдатып — Хәлфетдин абый ла кызылларга язылган Ул да китә Абыйсына сөйләп бетерергә ирек бирми. Бибиҗамал күргән- и теткәннәрен җилгәрә башлады —Әйе. абыкай, Хәлфи абый ла китәм әйтә Инәй елый, китмә әйтә Әхмәтсафа аптырап тагын Әхмәтсафага карады Энесе һушлы бала, көттермәде —Тайфә әбиләргә барганыек Барып керсәк, инәй Хәлфи абыйны кочаклап: «Ике аягыңның берсен дә атламыйсын, син киткәч мин нишлим?»—дип үкереп елый Хәлфи абый әйбәт бит ул. өйдәге бөтен эшне ялт иттереп кенә тора Шуна инәй җибәрәсе килми аны I осман абыйга бер сүз дә әйтмәде «Үзен беләсен инде.« дип кенә куйды әнә Тайфә әби өйдә юк. югары очтан кызлары килеп алып киткәндер инде Энесенен бу хакта сүз озайтуын теләми иде Әхмәтсафа Хитм.кә тел бистәсе сеңлесе янында Үги инәйнен Халфине калдырырга теләгәнен сизенә иде ул Тик Госман абыйсының армиягә язылып китәргә җыешаны турында әткәсе бер сүз лә әйтмәде Әллә Госман абыйсы өйгә кайткач кына шундый карарга килгәнме'’ Әткәсе, бер хәбәрсез, комиссар Усмановка мөкиббән китеп, һаман ул сөйләгәннәрне тынлап тора микән мәчет янында'* Ул сенлесен күтәреп аллы ла. Әхмәтханга дәште - Хәзер үк әткәйне алып кайт Ул яна мәчет янында булырга тиеш Аннан шыпырт кына.-Ипәй белән Хәлфи абый турында сөйләнмә, ярыймы, дип тә өстәле Әхмәтсафа сенлесен күтәргән килеш ишек алдына үтте. Каргал ыда ишек аллары бик ук киң түгел. Мостафа агайнын ишек алды, башкалардан аермалы буларак, шактый иркен. Ихатада саман кирпечтән салынган кара-каршы ике өй. Берсе—гадәттә балалар йоклый торганы кече өи, икенчесе—акбур белән агартылганын, олы өй дип йөртәләр. Госман кече өйдә, мич буендагы бүкәндә, ниндидер гаеп эшләгән кеше сыман башын түбән иеп. үз уйларына йотылып утыра иде. Энесе белән сенлесе кайтып керүгә куанды, ахры, йөзе бераз яктыра төште. —Әткәй кайтмадымы?—дип сорады ул сүлпән генә. —Әхмәтхан алып кайта хәзер ..Сине коткарам дип чапкан булам мин. ә син...— дип үпкәләгән тавыш белән Әхмәтсафа сүз башлаган иде, Госман әкрен генә урыныннан күтәрелеп, энесе янына килде һәм аның кулыннан Бибиҗамалны алып күкрәгенә кысты. —Шулай кирәк, энекәш... —Хәлфи абый да китәргә җыена икән. Госман хәсрәтле көлемсерәде. —Китәр, китми кая барсын... —Инәй китмәскә үгетли икән дә... Нигәдер риза булмыча, Госман чыраен сытты. —Бу ут борчалары барып та кайтканнар икән,—дип ул сенлесен сак кына идәнгә төшерде. Бибиҗамал шуны гына көткән кебек ишектән чыгып тайды, аңа ни, уйнарга гына булсын. Госман, әһәмиятле хәбәр әйткәндәй, кулын энесенең җилкәсенә салды —Бөтен хикмәт тә шул Хәлфетдиндә, энекәш. Бүген мин аның белән нык кына сөйләштем Йә икебез дә армияга язылабыз, йә мин сине бәреп үтерәм, дидем. Тик син моны беркемгә сөйләмә. Үзең бел дә май кап. Килештекме?! Әхмәтсафа берни андамый, иңсәсен җыерып куйды. —Нигә алай әшәке әйттең Хәлфи абыйга!—диде ул, Госманның дуамал сөйләшүен өнәмичә.—Хәлфетдин абый булмаса . Сез бит гел читтә йөрисез.Әткәй дә кайтып керми. Дөньяны инәй белән алар алып бардылар. — Юк сүз бозау имезә. Менә сугышлардан исән-имин әйләнеп кайтыйк, син дә исәя төш, бер иркенләп сөйләшеп утырырбыз икәү генә. Хәзергә мин әйткәнне тында. Бу хакта беркемгә дә тишмә. Сер булып калсын. Җилләнеп әткәсе кайтып керүен күреп, икесе дә тын калдылар —Ни уйлап чыгардың син, бала?—диде Мостафа агай өйгә кергән уңайга. Тиз кайтудан аның сулышы киселә, көч хәл белән генә тын ала, аһылдап сәкегә килеп утырды. Госман аптыраулы, мескен кыяфәттә әткәсенә күтәрелеп карады —Болай булмый бит инде,—диде ул, йөзендәге кызыллыгын куарга теләгәндәй кулы белән йөзен сыпырып,—Үзең уйла, әткәй, өй чормасында күпме качып ятарга була? Оренбурда яшәү тагын да куркынычка әйләнде, өйдә ятышлы түгел—балалы өйдә бур тормас, ди. Барыбер табып алачаклар. Кайсы як килсә дә күзләренә чалынасың икән, дезертир дип, атып кына үтерәчәкләр. Ичмаса, үз теләген белән бер якка кушылсаң...Инде егерме яшь мина, анда әткәй... Мостафа агай тирән уйда дәшми торгач, әкрен генә: —Инәгез кайда?—дип сорады. —Тайфә карчыкларда...—диде теләмичә генә Госман. — Бар, улым. Әхмәтсафа, алып кайт әле инәнне... ...Тайфә карчык өенен болдыр баскычына аяк басуга, Әхмәтсафаның колагына үги әнисенең еламсыраган тавышы ишетелде: —Юк, Хәлфетдинкәем, уйлама да! Син китеп мин нишлим? Телисен икән, әйдә икәүләп җәһәннәм аръягына олагабыз. Ялгызымны гына калдырма,— дип өзгәләнә иде Шәмсия әнисе. Хәлфетдин нидер быдырдый, аның сүзләре аңлашылмады. Үги әни аны тынлап та тормады, сулкылдап елап җибәрде: —Ә мин...Нигә үзен турында гына уйлыйсын?.. Өйгә генә сыймыйча, тышка ук ишетелеп торган бу тартышнын серен хәзер бөтен тирәнлеге белән чамалый иде инде Әхмәтсафа Йортка үги әни килеп ике еллап чамасы үткәч, әтисе үзләренә хезмәтче егет алды. Ул—Тайфә карчыкнын бик тә сүз тынлаучан. акыллы һәм чибәр улы Хәлфетдин иде Аны балалар да яратты, тора-бара шуны сизенде Әхмәтсафа—егетне үги әнисе дә үз итте, ахрысы Әтиләре кыш буе юньләп өйдә тормый, дала ягына тире-яры җыярга чыгып китә, өйдәге бөтен эш элек Гомәрханга өелеп кала иде. Соңгы елларда сәфәр йөрү куркыныч була башлады дип. аннан сон эшкә өйрәнә торсын дигән уй белән дә әтисе Гомәрханны да үзе белән юлга алып чыга башлады Госман исә Оренбурда. Гомәр абзый кибетендә пыр тузып сәүдә эшенә өйрәнә Кыскасы, өйдәге мал-туарны карау бер Шәмсиягә генә калганлыктан. Хәлфетдиннен хезмәтне булып килүенә ин нык сөенүче дә. әлбәттә, үги әнкәсе иде Хәлфетдин дә тиз ияләште Кайбер чакларда, әгәр малайлар тыңламый башласалар, үги әни аларны Хәлфетдингә әйтү белән генә куркытып тыя иде —Карагыз аны. малайлар, тагын сугышсагыз, белегез. Хәлфетдин абыегызга әйтеп, колагыгызны бордырам! Болан булса, әткәгез кайтканчы, өйне ишеп төшерәсез сез —Үзе астан гына яратып Хәлфетдингә карап ала.—Әле әткәгез кайчан кайта ..— Шәмсия әнинен тавышында атлә өмет, әллә өметсезлек чагылып китә. Хәлфетдин сәер генә тамак кырып куя — Кайтып керсә дә өйдә тора алмый ул...—Бу сүзләрне ул Хәлфетдинне юатырга теләгәндәй әйтә,—Артын сәкегә терәргә өлгерми. Дәүли агай килеп житә. тагын казакълар арасына барып, сөйләшеп кайткан, тире төяп җибәрер!ә көтеп кенә торалар, ди. «Дәүлинен. сүләшүен әйтерием,— ди Мостафа,—барсан. ай буе тире җыелганын көтеп ятарга туры килә.— дип. сукрана-сукрана тагын чыгып китә. —Байларга ни. кеше генә булсын куалап йөрергә Беләләр бит. Мостафа абзый китә икән, буш кул белән кайтмый,—дип сүзгә нокта куймакчы була Хәлфи. —Өйдәгеләрнен нишләве, ничек көн итүе ике ятып бер төшенә дә керә микән, юкмы.” Ярый инде, акылына килеп, сине хезмәтче итеп алды...—Соңгы сүзне әйткәндә анын йөзе тулышып, алсуланып, үги инәй тагын да чибәрләнеп китә. Мондый сөйләшүләр башта Әхмәтсафа алдында булгаласа да. сонрак алар икесе генә, ниндидер үтә яшерен icpnopc бар кебек ш.1111 пышка кучэ 6aiii.ia.ii.iiap яннарын ia «Кмәкафа пәйда булса, сүзләре шундук өзелә. Хәлфетдин исә. май ашаган мәче шикелле, мыштым гына бу тирәдән сызу ягын карый иде Дөньялар болганып, яшьләрне көчләп армиягә ала башладылар Үткән ел гаскәргә алынудан качып йөргән берничә егетне Сакмар буена чыгарып атып та киттеләр кызыллар. Бүген комиссар Усманов, кузен лә йоммый, янә дә дезертирлар табыла икән, судсыз-нисез атабыз дип куркытты. Госман шактый вакыт чормада качып ятты 1 ик әллә бөтен җир! ә җитә торган Әхмәтхан анын кайдалыгын белеп алып, «сер» итеп кенә өч яшьлек Бибиҗамалга әйтеп өлгергән Берзаман Бибиҗамал дөнья яңгыратып үкерә бшлады: —Олабкай янына менгерегез! Олабкайга барам!— «Олабкай» дигәне —»олы абзыкай». ягъни Госман була инде Нихәл итәсең, кызый жинде. абыйлары ярдәмендә чормага үрмәләп менә башлады Госман сенлесе өчен җанын ярып бирергә әзер, моны сабый күңеле тиз сизеп алды, анын янынан төшми дә башлады диярлек Ул гына ла түгел, берәр нәрсәгә ачуы килсә, бу түгәрәк йөзде. сары чәчле курчак кебек кызчык, абыйсын шаштырыр дәрәҗәгә җиткереп, чорманы тутырып дулый башлый иде: —Әйтәм. әйтәм! Качып ятасың, урамдагы мылтыклы абыйларга әйтем Мине яратмасан. кычкырам' Госман, ахыр чиктә, түзә алмады, чормадан төшеп, таныш белешләрдә кунып йөрде Тик бу эш тагын да хәвефлерәк р өендә дезертир качырып яткыруны беркем дә өнәп тормый. Әгәр көннәрнең берендә, кемнәрдер килеп, өйләрендә яшеренеп ятучы су сөлеге кебек егетне тапсалар, йорт хуҗасына ни-нәрсә буласын кем белә...Сакланганны саклармын дигән бит Ходай. Госманның хәле болай да мөшкелләнеп бара иде. Бүген исә Сакмар буенда язгы ташу ярга чыгарып аткан бүрәнәләрне җыеп мәшәләнгәндә, аны кызыллар килеп эләктерде. Ни булса шул булыр, исән калырга язса, үземтеләп, китәм кызыллар ягына дип, ныклы карарга килгән иде. Әмма үзе генә түгел.Ул чормада ятканда, Шәмсия белән Хәлфетдин арасында нидер булганын сизеп алган иде. Хәлфинен, кеше- кара күрмәгәндә, әрсезләнеп Шәмсиягә үрелгән чакларына да шаһит булды. Кулга алынганнарны каравыл йортына җыйдылар башта. Иң ахырдан Хәлфетдине дә китереп яптылар. Беркөнне аның мактанган кебек: «Сәндерәдә урын ясадым, эт белән килеп эзләсәләр дә тапмады түгел,»— дип сөйләнгәнен ишетеп калган иде. Ходайның амин дигән чагына туры килмәгәндер, килеп капкан бит әнә. Моңа Госман сөенеп тә куйды. Аннан ис җыйгач, башкалар ишетмәслек итеп, Хәлфетдин белән ачыктан- ачык сөйләште. Хәлфетдин күтәрелеп бәрелмәкче иде дә, Госманның сабан тәгәрмәче кебек зур, түгәрәк йодрыгына, кин күкрәгенә, тәвәккәллекнең теге ягына чыккан карашын күреп, тиз суынды... Яшь хатын, Әхмәтсафаның тып итеп килеп керүен күреп, Хәлфидән читкәрәк тайпылды. Шулай да, үземнекен әйтеп бетереп калыйм дигәндәй, такылдап алды: —Кире булсаң да булырсың икән,—диде ул, җан ачысы белән.—Бу шаукымнар үткәнче сәндерәңдә генә ятарсың. Курыкма, этем дә белмәс. Тайфә әби терелгәнче, ашарыңа үзем илтеп йөрермен. Шушы саташуыңны гына чыгарып ташла башыннан. Хәлфи астан Әхмәтсафага сөзеп карап алды. —Тынычлан, сине эзләп килеп тә җиттеләр. Озакламый өйлә намазы...Хәзер үк китәм дигән кеше юк бит әле. Өйләдән соң гына, диләр... IV нтугызынчы елның язы үткән елгының нәкъ капма-каршысы булды. Апрель урталарында ук җир өлгереп, сукага чыктылар. Май урталарына Каргалы халкы чәчүләрне төгәлләп, күп эшләрен бетереп килә иде инде. Бу ел сәүдә җәһәтеннән әллә-ни уңышлы булмады. Дәүләтьяр нәселе борынгыдан бирле казакъ яклары—Тургай суы буендагы далага сибелгән авыллардан тире-яры җыеп, Оренбур, җай чыккан башка шәһәр- калаларга илтеп тапшырып көн күрде. Шуна күрә аларның нәсел кушаматы да «каеш» иде. Әлеге кәсеп белән соңгы дәвердә җин сызганып Мостафа гына шөгыльләнде. Кәсеп артык төшемле түгел, әмма җирне туфан басмаса, казакъ ягында мал бетмәс, тотрыклы эш санала,тормышлары да кеше алдында бөтенләй ким-хур булырлык та түгел иде. Ибе килсә, җәбе килми, Мостафа хатын рәхәтен генә күрә алмады. Маһинур уңган, миһербанлы иде дә, көтмәгәндә вафат булды. Яшь хатыны Шәмсиягә никтер үзенең күңеле ятып бетми. Югыйсә, бөтен Тургай далаларын айкап чыксаң да, Сакмар буйларын иңләп йөрсәң дә, ахыр чиктә, көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып ала торган бичә түгел. Шәмсиянең үз куенына килеп керүе Ходайның ин зур бүләге саналырга тиеш тә бит, юк, нәрсәдер тота Мостафаны. Ул аннан һаман тартына, ачылып бетә алмый, шуңа күрәдер инде, назга, иркәләүгә сусаган хатынга көткәнен бирә алмый иде. Ничек дип әйтергә, Мостафа әле ир уртасы кеше, куәт тә, дәрт тә җитә юкса, әмма хатынны бөтен барлыгы белән үзенеке итеп тоя алмый Ике арада ир белән хатын арасында гына була ала торган ышаныч юк. Ышаныч . Менә нәрсә җитеп бетми иде Мостафага. Әгәр тормыш иткәндә бер-беренә, ышаныч юк икән, димәк, тормыш та У юк дигән сүз. Ни гаҗәп. Мостафаның торган саен үзенә карата суына баруына Шәмсия һич тә борчылмый кебек Эчендә утлар дуласа да, сиздермәскә тырышуымы шунда. Тора-бара шуны сизде Мостафа—ул өйдә чакта сүрән генә йөргән яшь хатын, ире сәфәргә җыена башласа, гел үзгәреп бетә. Йөзе яктыра, йөгерек адымнар белән кече өйдән олы өйгә яки киресенчә күчеп- чыгып йөрүләрендә, балалар белән сөйләшкәндә. Мостафа белән үзара мөгалләмәсендә дә пошаманга төшерерлек серлелек тоела иде. Андый чакта хатынын андый алмаудан гаҗиз калып, күңеленә әллә никадәр вәсвәсә тула. Бүген бичәсе тагын сәер холкын күрсәтеп алды. Тик бу юлы ир яшь хатынны аңлады кебек һәм. ни гаҗәп, шул минутта ук ана җиңел булып китте. Шәмсия сугышта үлеп калган ире—Фәтхулласын оныта алмый, бичаракай. Күр. ничек өзгәләнә, ничекләр генә дә юатырга белмәссең. Дөресен әйткәндә, бу хисләр, шушындый ук кичерешләр Мостафага да ят түгел—Маһинуры кинәт күз алдына килеп, бәгырьләре киселеп куйган чаклар азмы әллә? Уллары үсеп җиттеләр, таралып та баралар. Гомәрхан белән Госман кызыллар ягыннан сугышып йөриләр, исән генә була күрсеннәр берүк.Госман белән бергә яуга киткән Хәлфетдин озак та үтмәде.качып кайтты әнә. Үткер егет булып чыкты, шайтан Моны ана сер итеп кенә Таифә карчык чишкән иде. Тик кайда качып ята торгандыр, анысын әйтә алмый Мостафа. Тирә-юньдә гаскәр мыж килеп йөри, аны үзендә хезмәтче итен тоту зурында уйларга да ярамый Бәхетенә. Әхмәтсафа үсеп килә. Ундүрт яшь инде ана. чын егеткә әйләнеп бара Уртача гәүдәле, кин җилкәле, бөркет карашлы егет булачак ул. Чәчү чорында Мостафаның күп эшләргә кулы да тимәде хәтта. Чәчүләр тәмамланыр көннәрдә Дәүли бай килеп керде Дәүләтьяр нәселенә кагылышлы шәҗәрә агачының көчле ботакларыннан саналган кеше ул. Әхмәтсафаны казакъ далаларыннан мал куып алып кайтырга кендекче итеп яллап китте. —Эш сорап, тупсамның ишеген төшермиләр,—дигән иде ул.— Халыкка эш кирәк, берәү дә көнлекче ялларга атлыгып тормый —Аягың тәпердәмәсә. авызың чәпелдәми.ансы...Дөньяларның рәте китте шул. Үзем дә ай ярым казакъ арасында йөреп кайттым, үңәргән эшем булмады,—дип зарланып алды Мостафа —Дөньясы тынычланганны көтеп ятсаң, бөтенләй кәяләп бетәрсең. Сәүдә хәле шундый. Мостафа туган, өстәп тормасан, гомер буе җыйганны бер җәйдә туздырып бетерергә була Госманны әйтәм. әрәм иттең гаскәргә язып. Сәүдә эшенә кулы килешә иде. Гомәрхан абзыйның кибетенә кергән саен кызыгып чыга идем Шөкер ди идем. Дәүләтьярны кыл ардан тагын бер төпле сәүдәгәр җитешеп килә ди юршн идем. Кайтып керсә, эшләре җайлы барган берәр сәүдәгәрнең кызына өйләндереп тә җибәрсәң! Мостафаның бу сүзләргә күкеле булды. Шулай да сер бирәсе килми —һи-и. Дәүли абзый, тумаган колынның билен сындырып куймыйк тагын.—дигән булды.—Әле үзе ни дияр! Чәче сәүдәгәр кызыныкына бәйләнсә, сәүдәгәр кияве булыр —Алай димә. Мостафа!—дип кырт кисте Дәүли.—Нәселеңне чүплисен килмәсә, егеткә тиңен табып бирергә кирәк Үг тиңен таба алмаган кеше, иртәме, сонмы—үкенә у г Тик ул вакытта терсәкне тешләргә соң була инде Егет кешене озак буйдак йөртү дә килешми.Башлы-күзле булгач, тагын да иҗтиһад кылып тотыначак сәүдәгә һай-ли. иҗтиһад итмәсән, булмый ул. Мостафаның кәефе килеп, ипле тынлап торуына инангач, үгезне мөгезеннән эләктерергә карар кылды: —Әйтәм бит. халык бик килә эш сорап «Ни бит, кем, туганкайлар.- мин әйтәм.— булмый, алдан ук вәгъдә иткән кеше тәрем бар-.-дип. күбесен кире бора торам Әхмәтсафаны алам кендекчегә. каршы килмәсән Мостафа, күрәсең, уйланып озаграк торгандыр инде.моңарчы өлкәннәрнең сүзенә катышмый, сабыр гына тынлап торган Әхмәтсафа телгә килде: —Барыйм, әткәй. Узган ел бер мәртәбә Актүбә ягыннан мал куыштым ич. эш рәтен беләм,— дигәч, каршы килмәде, түләү шартын килешеп. Дәүли белән кул сугыштылар. Мостафаның исәбе буенча, Әхмәтсафа кичә өйгә кайтып керергә тиеш иде. Яна көн туды, һаман күренми малай.Анын эче поша, бүген көн әллә ничек башланып китте шунда ...Алмагачларына күз явын алырлык жете кызыл тасмалар бәйләп бетереп килгәндә, Мостафаның башыннан нинди генә уйлар чабышып үтәргә өлгермәде тагын. Менә шул чагында Шәмсия аны чәйгә чакырып чыкты да инде... Иртәнге чәйдән кузгалырга өлгермәделәр, өй ишеген киереп ачып Дәүли килеп керде. Керә-керешкә, кәефенең көр булуына ишарә, гөлдер- гөлдер килә башлады: — Кара әле, дим, Мостафа туган, бу чәчби кызын кемгә охшап шулай тынгысыз, ә? Атны турыгызга туктатырга өлгермәдем, күктән яшен ташы китереп орды дип торам, синең кызын икән, арбага сикереп тә менде Кай ара йокысыннан торган—кай ара урамга чыгып йөгергән!— Дәүли. йөзендәге елмаюын жыеп тормастан, шушы сүзләрдән сон гына кычкырып сәлам бирәсе итте—Әссәләмәгәләйкүм, Мостафа туган, бәрәкәтү вә рәхмәтуллаһ.—Ул арада сәкегә капчыктай гына авып төште,— Аллаһ тәгалә хәерле тереклек бирсен,— дип, дога кылырга тотынды. Мостафа хәл-әхвәлләр сораша-сораша чынаякка чәй койган арада, Дәүли яналыкларны тезеп тә чыкты —Шөкер, Мостафа туган. Әле кичә, караңгылар төшеп килгәндә, малларны алып кайтып җиткерделәр жегетләр. Ну, Мостафа туган. Әхмәтсафаң чырыш икән, бер дә башкалардан калышмады. Бер сарыкны расхудка чыгармыйча, кайтып җиттеләр бит —Аннан нигәдер мал куучыларны мактаудан тыела төшеп, сүзне икенчегә борды,—Һи-и, гел шул тирәдә кайнаштым үзем. Бала-чагага ышансаң, җүләр . Үзе юкнын, күзе юк. Мостафа туган. Таныш казакълар да ярдәм итте. Юкса, кая мондый мәхшәрдә исән-имин кайтып җитү. Менә генә бер җирдә сугыш кабынып китә, аны әйләнеп узасын, нәкъ каршыда туп гөрселдәргә тотына. Көтүне кая куарга белми аптыраган көннәр аз булмады.. Ничек итсәм иттем, тәки исән-имин кайтарып җиткердем малларны. Акча, сәмән дим. күктән яумый. Сәфәргә кузгалыр алдыннан дус-ишләрдән бурычка җыйдым сәмәнне. Кичә кич, өйгә кайтып аугач та күзгә йокы керми гөне буе исәпләп чыктым. Йөрәктә кара сөлек утыра, Мостафа туган.Чыгым керемне басып китә. Мостафаның, дөресен әйткәндә, Дәүлинен керем-чыгым дигән нәмәрсәсендә артык эше юк. Туган тиешле кешенең сәүдә эшләренә битараф булудан түгел, әлбәтгә.Ул «брат братның көтү көткәненә рад» дип йөрүчеләрдән түгел.Кичә үк кайткач, Әхмәтсафа кайда икән? Шул уй борчый иде аны. —Иртүк тордым да, тукта мин әйтәм, Мочтайга кереп чыгыйм... Күз алдында үз исемен бозып сөйләшүне өнәмичә, Мостафа кашын җыерып, сынап Дәүлигә карап алды. Бу карт төлке нәрсәдер майтарырга азаплана иде үзенчә. —Синең малай Гомәр абзыйларда кунам, дип китте, малларны урнаштыргач. Өйгә кайтып кергәнме, юкмы, белмим —Хуҗаның карашыннан Әхмәтсафаның өйгә кайтып кермәвен чамалап, тагын да җанлана төште — Маллар аек аръягында, касапчылар ягында калды,— дип сүзгә ачыклык кертеп алды. —Арыгандыр инде, балакай... —Арыган дип, алай артык ашыктырмадым мин аларны. үз көйләренә генә йөрттем — Дәүли кесәсеннән акча янчыгын чыгарып яны белән Мостафага борылып утырды да, озаклап кәгазь акча кыштырдатырга кереште. Анын битенә сыек алсулык йөгерде, мангаена тир бәреп чыкты Санауны төгәлләгәч, тәвәккәл кыяфәт белән Мостафага акча сузды. —Алып куй әле шуны. Мостафа туган. Әхмәтсафаның хезмәт хакы булыр бу. Бигайбә, менә саный башласаң, шулай бит ул. һич тә баштагы исәп барып чыкмый. Бераз киметергә туры килер инде, туганкай, авырга алма. Үзен дә әйткәнен бар, елларнын бер дә рәте юк бит Мостафа, ничарадан бичара төстә, акчаны алып, ашъяулык астына шудырды. Дәүли исә чынаяктагы чәен шопырдатып чөмереп бетерде һәм ничек тиз керсә, шулай чыгып та китте Мостафага шуннан сон гына ан керде. Дәүлигә Әхмәтсафа кайтып кергәнче исәп-хисапны өзеп кую яхшырак иле Мостафага нәрсә сөйләсә, шул дөрес. Чын эшнен кыйммәтен мангаи тирен түгеп, үзе эшләгән кеше генә белә бит Борынгылардан калган сүз бар йорт сатучы янына килсән. ин элек сора—бу йортны үзе салып кергәнме, әллә әткәсе төзегән өйне сатарга җыенамы егет? Әткәсе төзегән йорт булса, курыкмыйча сөйләшергә була, егет йортны үзе җиткерсә—якын да килмә, ана өинен һәр чөенең ничек кагылуы мәгьлүм, бәясен дә сорый беләчәк инде ул! Киртә башына үрмәләп менгән Бибиҗамал, әткәсен күрүгә, сөенеченнән кош тоткандай: —Әткәй, кара әле мин кайда мендем! -дип ике кулын да җибәреп, киртәгә аяк үрә басарга маташа башлады. Мостафа тиз генә барып, кызын киртәдән йолкып алды, анын җылы ак муенын үзенен чал керә башлаган сакалы белән кытыклыи-кытыклыи. өйгә атлады. Кыз чырык- чырык көлә, Мостафага да рәхәт булып китте Кергәч, акчаны санап карады Дәүли сөйләшкәннен яртысын калдырып чыгып киткән икән. Күз аллары карангыланды. Баш миен кайнатырлык эссе кояш астында йөзләгән мал тоягы туздырган тузан өермәсен ярып, озын чыбыркысын шарт-шорг шартлата-шартлата әле бер якка, әле икенче якка юргалаган Әхмәтсафаның арыган йөзен, кояштан, җилдән кипшенеп, яргаланып беткән иреннәрен, кылган, шырпыдай каткан әрем сабакларын, чәнечкеле үләннәрне ерып йөреп җәрәхәтләнеп беткән, әрнүе үзәккә төшә торган кан саркып торган аяк үкчәләрен аермачык күргәндәй булды Жанын тирәннән үк өтеп—яндырып үткән нәрсә күкрәгенә төер булып килеп утырды Рәнжүе зиһенен томалардай булса да, күтәрелеп бәрелмәде тагын. Малайнын исәнимин кайтып җитүе зур куаныч иде. «Баш исән булсын, калганы табылыр*.— дин, үзүзен юатып тәрәзәдән Оренбур ягына күз салды Ул якларны күгелҗем рәшә сарып алган. Кисәк сискәнеп китте Каргалыга илтүче юл буйлап ниндидер атлылар килүен шәйләп алды. Бодай тәртипле төркем булып гаскәриләр генә йөри. «Баш исән булсын ла*,—дип, кычкырып ук әйтте ул янә бер тапкыр. Әмма бу юлы әлеге сүзләр ачыну хисе белән йөрәк түреннән саркылып чыктылар. Дәүли саранланды-ы Үзе өчен түгел. Әхмәтсафа өчен әрнеде анын йөрәге. Саранлыкка килгәндә. дөресен әйтсәк, аларнын нәселенә хас нәрсә инде Ни хәл итәсең, Мостафа үзе дә кысынкырак булырга тырыша иде сәүдә эшендә Ун-унбиш көн ачык далада учак ягып, иптәшләре белән алмаш- тилмәш черем итеп төн үткәрүләр, кояш белән кузгалып, туктаусыз •һай-һу»лап мал куа-куа алга барулар тәмам йончыткан иде Әхмәтсафаны Оренбурга җитеп, малларны урнаштыргач, төнгә каршы Каргалыга кашып тормаска булды Гомәр абзыйларына ничек килеп кергәнен дә. урын салып биргәнче, инде йокы базарына китеп баруын да җүнләп хәтерләми бугай Шул ятудан, кояш күтәрелгәнче тора алмый ягты Әйтерсең, кемдер рәхимсез тукмап ташлаган—аяк-кулларны кыймылдатып булмый. күз керфекләре эренләп ябышып беткән. Кузгалып китеп, ныклап юынгач кына кеше рәте керде ана. Гомәр абзый ашыкмый ашап утырган Әхмәтсафага үз итеп карап алды. Кай арада үсеп җиткән диген! Кулыннан эш килер егеткә охшый Мостафаның бу малае. Үсмернен хәленә кереп, дәшәсе итте: —Вәйт. агай, кара чутырга әйләнгәнсең син. ә!? Өеңә кайтып керсән, ай-һай. таный алырлар микән? Әллә сон. мин әйтәм, берәр атна шәһәрдә калып, көч жыеп аласынмы? Әхмәтсафа, йөзендәге җитдилеген җуймый, башын чайкап куйды. Шушы аз гына хәрәкәттән дә муен тирәләре әрнеп сызлый башлады. Бөтен тәне җәрәхәттән торадыр сыман тоела иде аңа хәзер. —Юк инде. Акабыкай (Ак абзыкай дигәне) өйгә кайтам,— диде ул иреннәрен сак кына кыймылдатып. Гомәр абзый көлеп җибәрде. —Каргалы кичә үк күчә башлаган диләр иде. тизрәк кайта күр, бөтенләй Сакмар артына күчеп бетмәсен.—Аннан җитдиләнә төште,— кайтырсың, Алла колы, кая ашыгасын? Ашаганнан сон бераз ял ит. Бездә сина ярашлы кием бетмәгәндер, өсбашыңны алыштыр, бөтенләй сәләмәгә әйләнгәнсең, жегет кеше шулай буламы? Онытма, без—Дәүләтьярныкылар! Кеше күзенә чәчрәп керергә яратмасак та, ил-көн алдында ким-хур булып йөрүне дә хупламыйбыз. Шөкер, нәселдә бер генә адәмнең дә юк-бар эш белән йөреп вакыт уздырганын, исемне дегеткә буяп йөргәнен күргән юк,— дип. Әхмәтсафаны олы якка әйдәде.—Кер әле монда. Әбүгалисина мәгарәсе булмаса да. ис китәрлек нәрсәләр бар монда,—дип, бүлмә диварына беркетеп ясалган китап киштәләренә күрсәтте. Бүлмә салкынча, бераз караңгырак иде, эссе кояшта тилмереп, җек күргән тәннәр иркен сулыш алган кебек булды. Гомәр абзый бүлмәгә ут элде, киштәдән бер китап алып, аның битләрен актаргалады да, Әхмәтсафага күтәрелеп карады: —Гаяз әфәнде Исхакыйны беләсеңме? Әхмәтсафа, нигәдер каушый төшеп, ләкин үз-үзенә ышанып җавап кайтарды: —>Сөннәтче бабай», «Теләнче кызы» ...дигән нәсерләр язган кешеме? Хуҗаның йөзе яктырып китте. —Күз тимәсен, Мифтах хәлфә сезгә төпле белем биреп ята түгелме соң?! Әйе, Гаяз әфәнде әсәрләрен санап киттең син Мишәр егете ул. Бер нәрсә уйлап, сүз әйтә икән, шул сүзеннән үлсә дә кайтмый инде. Холкы аркасында күпләргә ярап бетмәсә дә, милләтне алга, тәрәккыятка җибәрү өчен аннан да күп эшләгән әдип юктыр... —Тукай, Әмирхан, Ибраһимов, Рәмиев? — дип, сораулы карашын әңгәмәдәшенә төбәде Әхмәтсафа. —Исен китәр!—хисләнеп кулын өскә күтәрде Гомәр абзый.—Шушы сәләмә киемгә төренгән егет кисәге әдәбиятым ы зн ы н биниһая якты йолдызларын санап чыкты.—Син аларны укып беләсеңме, әллә болай, ишетепме дигәндәй? Әхмәтсафа, кинәт калкынып куйды һәм көтелмәгән ачык тавыш белән шигырь укый башлады: ..Әрни-әрни ләгънәт әйтәм. Тискәре бу дөньяга. Мин мәхәббәт нуры дим, ул Аерылу шәмен яга... —Әфарин, балакай! Әйтеп бак, кем булыр әлеге тетрәткеч юлларны язган шагыйрь? —Сәгыйть Рәмиев,—диде Әхмәтсафа. Ул инде үзен имтихан вакытындагы кебек хис итә иде Җавап тотучы халәтенә керешеп, уй- фикерен бер нәрсәгә— әдәбияткә туплады Яшереп торасы юк, ул нәсер, шигырь язучыларга сокланып бетә алмый, аларны гайре табигый адәми затларга саный иде Анын өчен ижат, шагыйрь, әдип кебек төшенчәләр изге, ул әдәбиятка мөкиббән иде. Моны Гомәр сәүдәгәр дә сизеп алды, ахры Сәгыить Рәмиевнен шигырен ишеткәч, кош тоткандай, сөенеп, әңгәмәдәш табылуына канатланып, сүзен дәвам итте: —Әйе. энем, әдәбият кешегә күп акыл бирә Аны дөрес итеп кабул итә белергә кирәк. Менә Сәгыйть әфәнде адәм баласынын дөнья белән каршылыкка керүен, уйхисләрендә алдануын ни рәвешле ярып салган Зиһеннең үзәгенә үтеп керә, жанны актарып ташлый бу шигырь юллары Ә бит шагыйрь дөрес әйтә, алданабыз, һай. ничек кенә алданабыз әле гомер кичкәндә. Без алданабыз, ә дөнья бездән көлә генә Чөнки анын мәнгс какшамас кануннары бар. Ин үкенечлесе. алданулардан сабак ала белмибез, сихерләнгән кебек, һаман бер үк түмгәккә киләбез дә абынабыз, киләбез дә абынабыз. Сабак ала белмәгән халыктан да кызганыч кавем юк. Ж.әбер-золымнан башы чыкмый анын Әле генә син санап үткән әдипләребез милләтне менә шушы гарип халәттән чыгармак булып талпыналар да инде. Аларны белү, әсәрләрен уку. уку гына түгел, язганнарынын асылына төшенү һәр татар баласына мәртәбә өсти Аңлавымча, Мифтах хәлфә сезнен зиһеннәргә шуны салырга тырыша. Тик әдәбиятымыз зур безнен. син санап үткән әдипләрдән башка тагын бөекләремез бихисап Бу хакта белү кирәк, житеп киләсен. нәкъ акыл жыя торган чагын. Мәржани хәзрәтләрен беләсенме? — Ишеттем... — Ишетү генә аз. һай. бик аз. энем Мөселманга намаз фарыз булган кебек, татар шәкертенә Мәржани хәзрәтләрен белү фарыз Тагын бер карт әдибебез бар — Риза Фәхретдин хәзрәтләре —«Сәлимә» дигән нәсерен укыдык,—диде Әхмәтсафа, куана төшеп. Аның белексезләнеп бер дә Гомәр абзыйсын рәнжетәсе килми иде — Рәхмәт төшксре. димәк ки. Риза хәзрәт ижаты белән азмы- күпме таныш инде син. Мин кайсы әдип белән сөйләшсәм дә. гел әйтә киләм: «Әдәби ятым ы зда Риза Фәхретдин хәзрәтләрен читкә алып куеп булмый »—дим Яңа әдәбият дип шаулап йөрүчеләр күп ул. ә Риза хәзрәт бер «Сәлимә» әсәрен генә язса да. мәңгелеккә кереп калыр иле тарихымызга. Менә ул кайда бөеклек, менә ул кайда милли рух. халык тормышын эченнән үк аңлау, аны шәкертләремезнен башына сеңдерерлек куәт белән яза алу. Укы. энем. Дәүләтъярныкылар1а. әйтмәсәм дә булмады, гомер бакый «каеш» булып, касапчылык, тире-яры белән генә эш итәргә димәгән, гыйлем юлы белән дә бару фарыздыр.. Каргалыга кайтырга чыккач, Сакмар тавыннан төшеп, күпер!ә якынлашып килгәндә дә Әхмәтсафаның башында Гомәр абзыйның хикмәтле сүзләре бөтерелә иде. Алар җилкетә, алга әйди, үсендерә, шушы сүзләрдән сон яшәүнең мәгьнәсен чамалаган сыман булды, күңел гүреннән жанны ымсындырып ниндидер яктылык өермәсе үтте. Уйларына йотылып бетеп барганда, каршысына әллә каян гына Таифә карчык килеп чыкты. —Әхмәтсафа балакаем, син икәнсең әле Таный алмыйча йөдәдем Тау сыртында каршыга килүче бер гәүдә күренгәч тә. кем булыр, мин әйгәм, бу хәтле пошмый гына атлаучы Хәзерге кешене белмәссең, карчык корчык дип тормас, мин әйтәм. кулымдагы төенчеккә күзе кызып, Аллам сакласын, бер-бер хәл кылмагае дип. әрәмә арасына кереп, посып тордым —Тайфә карчык, сер әйткәндәй, бөкрәя төшкән гәүдәсен як якка боргалап, якын-тирәдә чит кеше* юклыгына тәмам ышанып беткәч кенә. Әхмәтсафаның күлмәк җиңеннән чак кына эләктереп, үзенә тарга төшеп, яна хәбәр әйтеп салды - Балакаем, әле генә олы юлдан авылга мылтыклы гаскәр кереп калды. Кызыллар булса кирәк Мин башта олы юлдан барадырыем. аларны әрәмә арасына качып үткәреп җибәрдем дә. шушы кыска юлга төштем. Мәгәр, алда баручы башлыклары узган ел малайларны армиягә алып киткән адәмгә ошаганые. Хәлфетдин белән Госманны әйтем. Гомеркәе булгач, Хәлфетдин Ташкентка барырга чыккан җирдән пуездан төшеп калган. Госманнан бер-бер хәбәр юкмы? —Юк иде әле, Таифә әби. Китте дә батты. Әткәй борчылып, төн йокылары йоклый алмый инде. Мин киткәч кенә хәбәр бирмәсә... — Шәмсияне күргән ием, хәбәр-мазар булмады ди. Рәхмәт инде. Шәмсияне әйтәм. хәлне белеп кенә тора. Әле бүген дә ана ышанып калдырдым өйне Үзем Оренбурга, олы кызым янына барып кайтырмын дип юлга чыкканыем—Тайфә карчык, сүзенең кереш өлеше тәмамлануга сөенгән кебек, тагын як-ягына җәһәт каранып алгач, күңелен кыздырып торган серен әйтеп ташлады,—Хәлфетдин абыенны әйтәм, лапастагы сәндерәдә качып ята хәзер. Госман ясаган иде яшерен урын. Санлык инде, сандык. Булса да булыр икән шулай эшкә оста кеше. Әрәмнәр булмаса ярар иде балакай. Котларым очып тора, дус бар, дошман бар. берәрсе тишеп, каптырып алмасалар ярарые Хәлфетдинемне. Алай күргән-белгән кеше юк сыман әлегә. Безнең өй. шөкер, хәллерәк бәндәләрнең ихаталары арасына кысылып, күзгә-башка артык бәрелеп тормый Аннан шул бәләкәй генә йортта имәндәй таза җегет качып ята дип кем уйлый инде.иеме, улым?.. Хәлфетдин үскәндә и шаярып җибәрә торганые. балакаем Атасыз үскән малай тынгысыз була бит ул. Йөрәгем урыныннан куба торганые инде, саманнан корыштырган стенага ялгыш килеп бәрелеп, йортны ишеп төшерер дип. Алла саклады инде, исән була күрсен. «Сине сагынып кайттым, инәй, сагынуга түзеп булмый икән»,— ди, наныем. Госманны әйтәм, кайларда, нинди михнәтләр чигеп йөри торгандыр... Әхмәтсафа, Тайфә карчыкның озакка сузыла башлаган сүзеннән ялкып, кузгалмакчы булган иде, карчык каударланып каршысына ук төште: —Туктап тор, улым, бер генә сүзем калды. Хәлфетдинне әйтәм. сәндерәдә бербер эш белән мавыгып китмәсен дим. Балта сабы юнып азаплана иде. Зинһарлар өчен, кайтышлый сугылып кит. хәбәр сал, авылда солдатлар барын белеп торсын дим... Тайфә карчыкның гозерен үтәргә вәгъдә биреп, Әхмәтсафа авыл ягына ашыкты. Моннан бер ай чамасы элек Каргалы тирәсендә кызыллар белән колчаклар арасында көчле сугышлар булып алган иде. Бер карыйсын, авылга аклар килеп тула, икенче карасаң, өйдән-өйгә кереп ихатада ни бар, шуны туздырып авыл буйлап кызыл афәт уза. Алар бигрәк тә пырдымсыз кыландылар. Качкын, дезертир, яшеренеп ятучы ак солдатлар юкмы дигән булып, өйдән-өйгә йөриләр, күзләренә чалынган . берәр нәмәрсә күңеленә хуш килсә, хужага «эһ» дияргә ирек куймыйча, алып чыгып китәләр. Алар өчен Алла да юк. мулла да юк, исереп үзара бәйләнешәләр, хатын-кызларга ябышалар, кыскасы, авылда моңарчы күрелмәгән мәхшәр ясадылар. Берничә кызыл солдат Әхмәтсафаларның да өенә кереп, әйбер-караларын туздырып чыгып китте. Ул көннәрдә Әхмәтхан авырып, урын өстендә ята иде, бер кызылармеец кылтайган кыяфәт белән, малай өстендәге юрганны штык белән генә алып чөймәкче иде. әллә чамалап бетермәде, әллә нияте үк явызлыкта булганмы, штык Әхмәтханның култык астына кадалган. Авыру малай куркудан дөнья бетереп кычкырып җибәрде: —Әткәй, мине үтерәләр!.. Әхмәтханның үзәк өзгеч кычкыруын ишетеп, ишек алдында калган солдатлар, Мостафа агайнын үзеннән дә алда өйгә атылып керделәр. Өлкәнрәк солдат, командирлары булды микән, сәкедән идәнгә атылган малайның култык астыннан шаулап чаптырып аккан канны күргәч, үз- үзен белештермичә, бер гаепсез кыяфәттә торган җаһил коралдашының САТАШЫП АТКАН ТАҢ 39 якасыннан эләктереп алды һәм ярсулы тавыш белән, малай ягына ым кагып: —Синен япенме бу?—дип ысылдады Командирның ачуын да. көчен дә бер юлы сизеп алган солдат, эшнен зурга китәргә момкин икәнлеген чамалап юхаланырга тотынды. Әйтерсең, бер ни дә булмаган, йөзенә җәелгән жүләр елмаюын баса төшеп, сөйләнгән булды — Мин дип Ялгыш эләгеп китте инде, бала-чага аяк астында урала бит Искәрмәстән сикереп торып, штыкка төртелде Ул арала өйгә әтиләре атылып килеп керде Идәндә канга батып яткан Әхмәтханны күргәч, йөзенә мәет аклыгы йөгерде — Нишләттегез баланы, бәдбәхетләр!—дип ачыргаланды ул. яртылаш һушын җуйган Әхмәтхан тирәсендә ни кылырга белми бәргәләнеп - Улыкаем. ни булды? Кайсыгыз кул сузды балага9 !—дип кычкырды ул. курку-мазарны онытып, сүзсез калган солдатларга Командир. Мостафага игътибар итмәстән, үз солдатларына җикерде: — Марш моннан' һәр өйдә шулай вакыт үткәрә башласагыз, кайчан фәрманны үтәп чыгарсыз? Марш. марш, алдагы өйләргә Ә син,—ул Мостафага дәшә иде,—дөнья җимереп йөрмә, мондагы хәлне үзен бел дә. вәссәләм Яшь ит тиз үрер. мә. бәйләштереп куй,—дип әллә кесәсеннән, әллә патрон сумкасыннан ак марля кисәге чыгарды. Янәшәсендә өнсез басып торучы Әхмәтсафага тоттырды —Дулама абзый, өен тулы бала-чага, соңгы малаен түгел., —дип. ярым ачык ишектән бәрелә- сугыла тышка атылды. Әхмәтхан күп кан югалтты ул чакта Авырлык белән генә савыгып килә һәм Әхмәтсафа мал куарга ялланып чыгып киткәндә урын өстендә ятып калган иде Өйдә хәзер нишли торганнардыр Госман абыйсыннан һаман хәбәр килмәве һич тә яхшы түгел шул. Җитмәсә. Хәлфетдине тагын Искәрми калып, кызыллар кулына төшмәсә ярар иде Инде Әхмәтсафа белә— шома сөйләсәләр дә, кызыллар килеп керсә, авылга бигрәк күп бәла- каза китерә. Алар авызыннан туктаусыз сибелгән ирек, җир бәхетле тормыш кебек сүзләрне тынлый башлагач, әллә сон. чыннан да. бәхетле, матур тормышка чыгу өчен шундый аяусызлык. беркемне дә жәлләмәү, беркем белән дә хисаплашмау кирәк микән9 Эссе дала кояшы астында мал куып, әлсерәп, хәллән таеп егылыр чиккә житкән чакларда, шундый уйлар да килгәли иде ана. Әмма бер гөнаһсыз сабыйның канын коюны ул берничек тә андый да. анлата да алмый иде ...Ул авылга килеп кергәндә Яна мәчет тирәсенә халык җыйнала башлаган иде Әүвәл өйләренә кереп чыгасы килсә дә. Таифә карчыкның үтә пошаманга төшеп әйткән сүзләренең тәэсире зур булдымы, урам чатыннан күренеп торган акшарлы биек йортка, ягъни үзләренә табан түгел, тыкрык түренә посып утырган Тайфә карчык өенә борылды V өселман полкының Оренбурдагы беренче төне тыныч үтте Иртәнге аштан сон, гаскәрләрнең ничек урнашуларын, кәефләре кай чамада икәнлекләрен белү максатыннан. Усманов полк биләмәләрен урап чыгарга уйлады Киенеп бетәргә өлгермәде, кемдер сабырсызланып ишек шакыды һәм рөхсәт көтеп тормастан. каерылып ишек ачылды. Бусагада Еникеев күренде Ул полкта культураагарту эшләре өчен җаваплы кичә сон ятуына карамастан, тан тишегеннән аяк өстендә, шәһәрне саклаучы гаскәрләрнең үзәк штабында булырга атгергән Усманов үзенә буйсынган командирның аннан алда жзпешүенә бераз күңеле кителсә дә. сиздермәде Мондагы командование Еникеевка артистлар белән концерт М кую эшләрен башлап җибәрергә фәрман бирергә өлгергән Киңәшкә Усмановка йөгергән— монысы өчен комиссарның күңеле булды, әлбәттә. Оренбурны саклауны оештырган җирле хакимият әле полк командирлары белән танышып өлгермәде, кемнең кем икәнен белеп җиткерми, шуңа күрә, кичә төштән соң шәһәргә килеп кергән бер полк гаскәр аларны канатландырып җибәрсә дә, шундук үгезне мөгезеннән эләктерергә телиләр, килгән гаскәрләрне үз кул асларына алып, монда кем өстен, кемнен фәрманы белән эш итәргә тиешлеген аңлатырга маташалар, ахры Кемнен кемгә буйсыну мәсьәләсе гаскәрләр өчен үтә мөһим һәм әгәр вакытында хәл итеп өлгермәсәләр. четерекле нәрсәгә әверелергә мөмкин иде. Мәсьәлә җитди, аны тиз арада хәл итәргә кирәк тә, тик Оренбурдагы иптәшләр үзләренчә уңай юл тапканнар күзләренә кайсы командир чалына, нинди дә булса ашыгыч фәрман биреп, аның тиз арада үтәлүен таләп итәләр, кемнен кем икәнен белегез, янәсе. Теләсә ничек тупланган партизан отряды белән эш итәләрмени?! Юк инде, туганкайлар, каршыгызда регуляр кызыл гаскәр тора, тәртипкә күнә башларга туры киләчәк. Усманов бу хәлнең буласын алдан чамалаганга, елмая төшеп, Нигъмәтне тынычландырырга кереште: —Фәрман икән—фәрман, үтәрбез. Тик алар әйткәнчә ашыгып түгел. Артистларынн программасы белән танышыйк, шунан сон аны полк штабы расларга тиеш. Беренче чыгыш артистлардан җаваплылык таләп итә. Кайда, кемнәр алдында беренче мәртәбә сәхнәгә чыгалар, тамашачы аларны ничек кабул итәчәк? Болары да мөһим. Үзәк штабка үзем барып, барлык мәсьәләләрне хәл итеп кайтырга туры килер. Бу хакта полк командиры да уйлана, штаб утырышында үз сүзен кистереп әйтәчәк дип уйлыйм. Оренбурдагы иптәшләрнең зиһеннәре таралып китте бугай. Кем нәрсә куша, шуны үтәп йөрергә, без монда йомышчы малайлар командасын алып килмәдек Регуляр Кызыл Армия частьлары, ягъни Беренче татар укчы полкы килүен тизрәк төшенсәләр, яхшы булыр иде. Әлеге сүзләр Нигъмәт Еникеевның күңеленә ятты Усмановка карап, көр тавыш белән өстәп тә куйды: —Үзем дә шушы карашта торам, иптәш комиссар. —Яхшы. Алайса киттек. Иң элек штаб урнашкан вагонга кереп чыгыйк,—дип, Усманов эре-эре атлап чыгарга юнәлде. Нигъмәт бер читкә тайпылып, ана юл бирде. Полк командиры шәһәрне саклаучы үзәк штаб вәкилләре белән кичә очрашкан икән, мондагы вәзгыять хакында шактый хәбәрдар булып чыкты Бу тирәләрдә күптән түгел генә колчакчылар белән сугышлар булып узган. Хәлиткеч бәрелеш Каргалы авылы тирәсендә булган. Сугыш сугыш инде, халык өчен дә эссез калмаган. Күп кан коелган, йорт- куралары зыян күрүчеләр дә байтак. Уйланырга мәҗбүр иткәне— авыл халкы кызыллар килүгә риза булмыйча, җыен үткәреп маташкан. Гаеп, билгеле, кызылларның үзендә. Дорфа кыланганар. талаганнар, туздырганнар, көчләгәннәр...Гаеплеләргә тиешле җәза бирәсе урынга, командирлар аларны яклау юлына баскан.Бу хәл халыкны отыры котыртып җибәргән. Хәзер шушы гөнаһны юуу мөселман полкы өстенә төшә икән. Актүбә ягына чигенгән колчакчылар теләсә кайчан Оренбурга яңа һөҗүм башларга мөмкин Тылда кызылларга ачулы, шәһәргә биргесез зур саланың булуы полк командирын борчуга салган иде. Өмет бар—полкта үткән яз Каргалы халкы алдында аз-маз гына булса да абруй казанып өлгергән Усмановнын булуы, җитмәсә, полк белән бер бригада артистларның да килүе үзәк штаб җитәкчеләренең күңеленә дәрт өстәгән икән. Үзәк штаб киңәшен тотып, артистларга тәүге концертны Каргалы халкы алдында күрсәтергә фәрман бирелде. Бригада солдатлар озатуында Каргалыга кузгалды. Үз араларында Усмановнын булуына труппа кызлары сөенеп туя алмыйлар иде Кызлар- нын барысы да диярлек ана гашыйк, ул үзе дә жебеп йөри торганнардан түгел, кызларга караш ташлауга ук конгырт күзләрендә шаян очкыннар уйнап ала Ат өстендә ипле, көяз утыруларын гына күр син анын' Комиссарнын кызып киткән чакларын күргән кызлар аннан бераз шүрлиләр, шулай булса да анын кайбер чакта бөтенләй малайшалайга әверелә язып үзләре тирәсендә бөтерелә башлавын көтеп кенә торалар һәр репитиниягә диярлек килеп, артист халкына хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышуыннан да разый иделәр. Шуна күрә дә Каргалыга килеп житкәнче колонна өстендә көлешү, шау-шу тынып тормады Әхмәтсафа авылга кайтып кергәч аруын онытты Әнә бит—күнелендә малайлык шаяруы уянып. Тайфә карчыкларга урам як капкасыннан түгел, ә читән белән лапас арасындагы аралыктан мәче кебек шылт иткән тавыш чыгармый үтте Урам яктан керә калса, качып-посып йөри торгач Хәлфетдин шактый шомарган. «Кемнен кем икәнлеген аяк атлавыннан чирек чакрымнан таныйм.»—дип мактанганы да бар. бәлки Әхмәтсафаны танып та алыр иде. Таный калса, кызык булмый инде ул. Үсмернен күзе очлы— авыл эргәсендә сугыш барган куркыныч көннәрдә, үги әнкәсе Шәмсиянең яшертен генә Хәлфигә берничә мәртәбә ашарга илтеп кайтканын күреп калган иде Бу хакта аннан башка беркем дә белмәде бугай, хәтта әтисе дә бихәбәр йөрде, ахрысы Әхмәтсафа да сак кына лапас эченә үтте Сал кынча лапас эченә кергән унайга шаяртасы килү теләге сүрелә төшеп, әкрен генә сызгыр- макчы булды. «Ан бул. Хәлфи. без килдек.» имеш Әмма ирен арасыннан ул көткән «фью-үү-ү» чыкмады Хәтта үкенеп куйды: кипшегән ирене чатнап ярылып, әрнеп сызлый башлады Ул барысына кул селтәп, лапас түренә. Госман абыйсы кайчандыр осталык белән, кеше күзенә чалынмаслык итеп ясаган сәндерә тарафына ике-оч адым атларга өлгермәде, шып туктап та калды Сәндерә ягыннан тыенкы көлү, чыш-пыш тавышлар ишетелде. Үсмер сагаеп калды Хәлфи үз-үзе белән сөйләшеп, көлеп жүләрләнеп ятмый торгандыр бит инде, ачуым бер килмәгәе? Булса да булыр, елга якын шулай кешедән кача-поса жан асрый бит ул Чордашлары бер якка да кушылмый йөрделәр-йөрделәр дә. болай кан калтырап яшәгәнче, ни язган булса шул булыр дип. йә аклар, йә кызылларга кушылып, сугыш юлларына кереп югалдылар Хәлфи бирешми, әнә «Инәкәемне сагынып кайттым.»—диде дә. вәссәлам, яшеренеп яга бирә Хәлфи нс кызганып куя иде Әхмәтсафа Үткән ел. атылудан исән калгач, әллә сөенечтән, әллә һушларына килә алмый әнкәсе Тайфә карчыкның ай-ваена карамый, тәвәккәләгән иде ул Башка егетләргә: «Кызылларга язылабыз, малай, болаи йөрсәк, куяннар урынына чүкеп бетерәләр безне.*—дип кызып-кызып сөйләнеп торганын да ишеткән иде Тик шунсы гажәп тоелды. Хәлфи бер сүз әйткән саен, дөрес сөйлим микән дигәндәй. Госманга күз салып ала иле Үги инәй Шәмсия егетнен ниятен белгәч. Әхмәтсафа үз күзләре белән күрде. Хәлфинен муенына сарылып, кан- яшь койды... Сәндерәгә тар баскыч сөялеп куелган Үсмер бер арата күтәрелмәде, монарчы колагына кермәгән сәер аһылдаулар ишетеп, тукталып калды Юк. бер лә Хәлфинең ялгыз эшсезлектән. эч пошудан ыңгырашып, аһ- ваһ килеп ятуына охшамаган бу Татлы, тансык, көтеп алган рәхәт чигүгә гартым ава изар ишетелә монда Ул сабырлыгы бетеп, бер тында өскә үрмәләп менде һәм тартма рәвешендә эшләнгән сәндерәнен читенә килеп сарылды. Күз аллары караңгыланып китте Күзенә чалынган күренештән Әхмәтсафа теллән язып тора иде Калаклап куйганнар лиярсен. кире сикереп кенә дә төшеп китә алмый, сәндерәгә менеп үк тә җитә хтмыи Тартма читенә ябышты да калды. Сәндерәдә үги әнкәсен һәм Халфине шәйләп алды ул. Шәмсия шулай кисәк пәйдә булып, үзләре өстенә капланган кара чутыр кеше затын күреп, өстендә яткан Хәлфине чөеп кенә җибәрде. Әхмәтсафаның кулына үги әнкәнең шәрә боты тиеп китте, битен ялмап алган итәк җилен тоеп алды. Хатын «аһ» итәргә генә өлгерде, ниндидер көч аны үсмер аша биеккә үк чөеп җибәрде дә. тагын бер аһылдап алган арада, лапас эченә дөбердәп килеп тә төште. Җилләнеп, шашып урыныннан сикереп торган шыр шәрә Хәлфетдин, аптыраудан бөтенләй кыяфәтсез калган бәндәдә Әхмәтсафа чалымнарын шәйләп, селтәнеп торып үсмернең күкрәгенә китереп төртте. Әхмәтсафа түбәнгә очты. Ул исен җыеп, мәрәләп аягына күтәрелгән арада, кай арада күлмәк- ыштан киеп өлгергән диген, шаулап Хәлфи сикереп төште һәм тәмам аңгыраеп калган Шәмсияне күтәреп торгызды: —Авыртмадымы, җаным?.. Ник лапас келәсен элеп кермәдең инде?— диде ул тонык тавыш белән.—Сикерәләр димени. Кем дип белдең, ул хәтле, —ул ачу белән Әхмәтсафаның иңсәсеннән эләктереп алды. Үсмернең күлмәге аерылып чыкты. Хәлфи еламсыраган тавыш белән ана укталды: —Ни калган сиңа монда? Нәрсә дип йөрисен? Болай да кешелегем калмады...Хәзер нәрсә була инде? Йә? Нәкъ шушындый ук сораулар үги инәйне дә газаплый иде. ахры, ул чайкалачайкала түргә табан берничә адым атлады һәм лапас почмагына башын төртеп үкси башлады. —Бар икән күрәселәр...Адәм хуры булдым би-ит. Язга чыккач ук әйттем мин сиңа, китик, күзебез кай якка карый, шул якка чыгып китик, дип әйттем...Үги балалар багып кем рәхәт күргән?..— Хатын кайчандыр Хәлфи белән булып алган бәхәссөйләшүләрен исенә төшереп такмаклый иде. Ярым караңгы лапас эчендә дә Хәлфинен тирләгән, кызарган йөзен аермачык күрде Әхмәтсафа. Егетнең исә үз хәле хәл. Кызганыч итеп бер тын хатын ягына карап торгач, авыр сулап телгә килде. Егет һушлы, бу очракта иң беренче хатынны акылына китерергә кирәк иде. Әкрен генә сүз башлады: — Кирәкми. Шәмсия, юкка яшь койма. Әхмәтсафа малай-шалай түгел, барсын да андый. Шулай бит, энекәш!—Ул ниндидер кыргый, ярсулы караш белән үсмергә төбәлде. Әлеге карашта: «Әгәр монда күргәннәрне кемгә дә булса җиткерсәң. »— дигән янаулы мәгънә ярылып ята иде. Егет хәтәр җилләнеп тагын Әхмәтсафага ябырылды. Үсмер исә һич кенә лапастан чыгып таю жаен таба алмый, Хәлфинен киң күкрәге ишекне томалап торган кебек. Шәмсия эшнен тагын да аянычрак борылыш аласын сизеп, кисәк хәрәкәт ясап итәген тарткалап алды һәм эчке бер ярсу белән Хәлфигә дәште: —Тиясе булма! Барысына да мин үзем гаепле. Мине ни эшләтсәң дә эшләт, тик ана кул күтәрмә! Хәлфи башын сәер чайкап, ишек яныннан читкә тартылды. Шәмсия тагын «аһ»ылдап алды. —Кабыргам сынды бугай...—диде ул. үкенүле тавыш белән.— Сәндерәдән егылып кына төштем бит. Исәр димә инде мине. Күрәчәгем булгандыр, бүген бер дә аягым тартмаган иде... Бу сүзләрдән Әхмәтсафа шуны аңлап алды: димәк, үги инәй монда башка көннәрдә дә булгалый икән. Ул әле һаман, берни аңламаган сабый сыман, башында бөтерелгән сораулардан гаҗиз калып тора иде. Ни калган ана монда, нәрсә эшләп йөри ул Хәлфи янында? Хәлфиен әйтерим, ник җенләнә ул кадәрле?.. Хатын исә вәзгыятьне үз кулына алып, хәлне бераз йомшартырга тели иде. Әхмәтсафаның күңелен табарга теләгәндәй, сөйләнә бирде: —Кинәт баш очымда кара чутыр бер нәмә күренгәч котым очты. Җен дип торам. Болай да куркып яткан...кешегә сон...—Ул тынычланып житә алмый әле. Теленә ни килә, шуны сөйләп, эшне бозып кую ихтималын сизеп алды. Ипләп кенә сүзне башка якка бора башлады — Коймак пешергән ием Дәүли абзый -Әхмәтсафа бүген кайта.»—дип кереп әйткәч. Хәлфетдин абыеңа да илтеп кайтыйм, мин әйтәм Кайчаннан бирле җылы аш күрмәгән кеше бит Хәлфетдиннен дә йөзе яктыра төште һи-и Шәмсия, хәйләкәр хатын Борчакны пешерә болай булгач — Ни булган сон әле монда, әйеме үскәнем? Хәлфетдин белән сөйләшеп утырган җирдән, искә-санга алмый торганда килеп чыктын бит Кеше күрмәсен дип. Хәлфетдин мине үз янына суырып кына алды —Ыгы-ы —Хәлфетдин сөенеп көлеп куйды —Шулай булды инде Куркыта бит инде. Бу хәлләрне оныт. Әхмәтсафа энекәш Ни күрсән шуны дөньяга сибеп йөрү егетлек түгел ул —Юк инде, нишләп кешегә сөйләп йөрсен'—дип. юхаланып алды Шәмсия — Балалар арасында ин акыллысы. ин яратканым шушы Әхмәтсафа Төшкән көннәремдә, өйдәге чисталык, тәртипкә исем киткән иде Өйне җыештырып, карап торучы—ул булган икән Үги инәй, кабыргасы авыртуын да онытып, сөили дә сөйли Ничек тә Әхмәтсафаның күңелен күрергә тырышуы үзенчә Хәлфи тәмам тынычланды дияргә була. —Шәп егет булып үсә, энекәш,—диде ул баштагы дорфалыгы өчен гафу үтенгәндәй —Әле өенә кайтып кергәнме, юкмы— минем хәлне белешергә килеп җиткән Түлкс, энекәш, болай тавыш-тынсыз, мәче кебек өскә килеп кермә бүтән. Ни булмас дисен’ —Кайчан кайтып керден сон?—дип төчеләнүен дәвам итте Шәмсия — Өйгә керденме, әткән өйдәме9 Әткәсен телгә алгач, Хәлфетдин. бөрешеп калды. Хәлфи белән Шәмсиянең көтмәгәндә калган кыен хәлдән чыгарга маташып әртистләнеп торулары күңел болгаткыч тәэсир ясый иде Шушы яшь хатынга ышанып йөргән әткәсенең зарлы карашын күргән кебек булды Шушындый авыр, андаешсыз заманда көткән дөньясын пыран-заран китермәскә тырышып йөрүче әткәсе, миһербанлы, нечкә күңелле әткәсе кызганыч. бик кыланыч тоелды аңа. Үги инәй. кулын күкрәк тирәсеннән алмый, тагын бер мәртәбә Хәлфигә яндыргыч караш ташлады —Ишетсен колагың, тырнак очы белән чиртәсе булма Әхмәтсафага!— диде ул һәм җавап көтмәстән, лапас эченнән чыгып йөгерде Шәмсия чыгын киткәч. Хәлфетдин бөтенләй басынкыланып калды Әхмәтсафа гәүдәсе базык булса да, көч-куат ташып тора Хәлфетдиннен исә кайчаннан сәндерәдән төшкәне юк. Эшсезлектән. хәрәкәтсезлектән тәне сизерәп бара. Үсмер алдында бая харап кыланган булса да. бергә- бер чыкканда Әхмәтсафа тиз генә бирешердәй күренми Нәкъ шуны искәрткәндәй, Әхмәтсафа артык коелып төшмичә генә сүз башлап азаплана әнә: — Кызыллар килгән авылга. Яна мәчет тирәсендә кайнашалар. Шуны әйтеп китим дигән идем дә Хәлфи сагаеп калды — Ни эшләргә сон мина, энекәш? Бала-чага түгел икәнеңне беләм. дөресен әйтәм, Шәмсия белән Әхмәтсафа, жүләр сатма, дигәндәй, кинәт алга тартылды. — Беләбез!—диде ул нәфрәт белән Госман абый да белә Бу хакта онытасы килә иде. Сез һаман хыянәт юлында икәнсез Менә бит. аралар ничек булып бетте диде уфтанып Хәлфи — Имансыз булдын, Хәлфи — Үсмернең бу җирәнгеч затка абый дип дәшәсе килмәде. — Икегез дә.—дип тә өстәп куйды —Әткәй кызганыч ..Сез—аның намусын таптаган хайваннар —Әхмәтсафа юрган саен кыза барып, чын-чынлап һөҗүмгә күчте —Ни кыланганы!ызны әткәй белеп алса, икегезне дә балта белән тураклап өячәк' Хәлфи аклануга күчте: —Мостафа абзый юаш күренә шул. Шәмсия шуна күрә ашкынды да инде. Ничек булгандыр, үзем дә сизми калдым, энекәш, шул хатын тәки аздырды бит. Хәлфинен үзен гөнаһсыз итеп, бар гаепне үги әнкәсе өстенә өяргә маташуын тынлап торуы җирәнгеч иде. Әхмәтсафа өздереп, кире уйламаслык итеп, соңгы сүзен әйтте: —Бүген үк кит син! Авылны пычратып йөрмә моннан соң да. Син эшләгән кабәхәтлекне ин соңгы адәм актыгы да эшләми. —Кая китәргә?—Әхмәтсафаның болай усаллануыннан Хәлфи гел аптырашта калган иде.—Кая китим мин, ә? —һич тә булмаса, әнә кызылларга ияреп кит Берәр жиргә барып чыгарсыз әле. Әхмәтсафа сүзем бетте дигәндәй, борылды да лапастан чыгып китте. Ишек алдында яп-якты, дөньяны кояш яндыра иде. Хәлфетдин шул көннән авылдан юкка чыкты. Аның кая киткәнен беркем дә белмәде. Бер ел буе Госманнан хат-хәбәр көтте Мостафа. Узган яз улының өзек-төтек әйтелгән сүзләреннән кызылларга язылып, яуга китәргә җыенуын белгәч, атай кешенең миен мең төрле уй, мең төрле сорау яндырып үткән иде. Каршы килеп нишли ала, хуплап-үсендереп тә тора алмый.Гомәр абзыйның гел кабатлый торган сүзе бар: «Әйбер затлырак булган саен аны югалту куркынычы да күбрәк була. Кеше дә шулай.»— ди торган иде ул. Госман зиһенле, тәүфыйклы, игелекле бала иде, нүжәли шулай суга төшкән кебек кенә юкка чыгар? Ачыта. Госманны уйласа бик ачыта йөрәге Мостафаның. «Юк!»—дип, кистереп әйтәсе калган да, булдыра алмады шул. Адәм баласы әнә шул, вакытында, кирәк чагында юк дип әйтә белсә, күп бәлаләрдән котылып калыр иде дә... Безнең халык арба тәгәрмәче күчәреннән чыкмыйча, каза киләсен чамалап өлгерә алмын Югыйсә ара-тирә күчәр башындагы чәкүшкәгә күз салыштыргалап кына бару кирәк тә сон. Күрәкарау дими ни дисен. Менә хәзер жир тырмап еласан да, Госманны кайтарып кертеп булмый өйгә. Жәл егет, жәл. Исән генә була күрсен. Кемнең кадерлесе булсын ул анда? Кызыллар да шул, чынны ялганга, ялганны чынга авыштырып кына йөриләр, ахыры Элек Рәсәйдә кешенең кадере юк иде, кызылларның да кеше кадерен белүләре шикле. Күп нәрсәнең беркайчан да кадере булмый. Рәсәйдә нәрсә күп? Кеше, әлбәттә! Иң кадерсезе дә кеше жаны, кеше гомере булачак, димәк. Кол тәхеткә менсә, ил ләхеткә керер дигәннәр. Бүген Каргалыга ниндидер гаскәриләр килүен күреп алгач, күңелендә яшерен өмет чаткысы сызылып үтте. Иртүк күңеле урыныннан купты. Сәбәпчесе—ап-ак чәчкәгә төрелгән алмагачлар булса да, күрәсең, бу алгысынунын тагын бер хикмәте бардыр. Сәбәпсез жил дә исми, ди китап Әллә нинди ятышсыз адымнар белән кайтып кергән хатыны Шәмсиягә артык игътибар итмәскә тырышты ул. Иртән яшь аралаш: «Фәтхулла сугышка киткән елны да...» диеп, үкси-үкси ишек алдына чыгын китүен исенә төшереп, йөрәге күкрәк читлеген умырып атардай булып талпынып алган иде. Аның әле һаман урынына утырып бетә алганы юк. Нинди гаскәр керде микән авылга? Анысы кызыллар булуына иманы камил. Зур эшләр майтармакчылар бугай, соңгы араларда авылга еш киләләр, халыкны жыеп, митинг ясап яңа хөкүмәтнең ярлы-ябагайга бүләк итәчәк бәхетле көннәре турында гәп куерталар. Хәлле кешеләргә ни-нәрсә күрсәтер микән бу хөкүмәт? Тәхетне ныклап үз кулларында тота башлагач күренер инде анысы. Бик тә тәхеткә хужа булып аласы килгән кемсә хакында кемдер әйткән: тәхетне төлке кебек эләктереп алды, тәхеттә бүре сыман кыланды, ахыр чиктә, эт үлеме белән үлде. САТАШЫП АТКАН ТАҢ,45 дигән. Бәлшәвикләр шулайрак кыланалар менә. Мостафа тагын үткән ел, Госман белән аерылышкан мәлдә ул гел бер сүзне тәкрарлады —Ашыкмыйсынмы, улым, ашыкмыйсынмы? Госман башын түбән иеп. салынып төшкән кулларын кая куярга белми, әле кушырып, әле сәер генә угалаштырып. бу адымны үзенчә нигезләп азапланган иде: —Булмый, болай. әткәй. Яшәү түгел, җәһәннәмгә әйләнде тормыш Качкын хәлен анлый торгансыңдыр, яхшылыкка алып бармый икән. Башта да жүнле уй юк. Хәл итәргә кирәк Мостафа улынын яшь тибеп чыккан күзләренә карап, тирән сулыш алды да. фатыйхасын бирде —Хәерле булсын. Бер син генә түгел инде, балакай. Аллаһ ташламасын, шул гына... ...Авыр сөйрәлеп Әхмәтсафа кайтып керде Ул нигәдер бик күңелсез иде Нигәдер күлмәген кулына урап тоткан. Аның мондый төшенке кыяфәттә кайтуын Мостафа артык арганнан күрде, ял итсен, хәл алсын дип, борчымаска булды. Башка вакыт булса. Мостафа улыннан кайсы якларга барып чыгуларын, уртак танышлардан кемнәрне очратуын, ул якларда ниндирәк хәбәрләр ишетүен тәфсилләп сораштырыр иде. бүген ана вакыт табылмады. Әхмәтсафа көттереп тормалы, авылга кызыллар килүен, араларында үткән ел Госман абыйсын гаскәргә яздырып алып киткән Усманов дигән комиссарның да булуын хәбәр итте Моны ишеткәч. Мостафа каударланып чыгып кипе Шәмсия берни булмагандай. Әхмәтсафаны чәйләп алырга чакырды. Үсмер күзенен агы белән үги әнкәсенә карап алды да. әткәсе артыннан чыгып йөгерде. Әткәсе кай арада Яна мәчет янына килеп җиткән диген. Усмановны эзләп тапкан, моңарчы эчен тырмап торган сорауларын да бирергә өлгергән икән. Усманов әткәсен тынычландырырга тырыша Үткән ел хәлләр шәптән булмаган икән. Каргалы егетләре, аннан тормаган сәбәпләр аркасында, төрле фронтларга озатылганнар. Госманны яхшы хәтерли комиссар — Кирәк чакта ипле, кирәк чакта тәвәккәл иде улыгыз Акыллы егет, тиз генә юкка чыкмас. Хәбәре килер, сабыр ит инде, абзый.—диде ул гаепле сыман, күзен аска төбәп Гаеп дип әйтерлеге шул—ул Оренбурдан киткәч. Мәскәүгә барып татармөселман укчы бригадасы төзү артына» йөргән, шул чагында күп егетләрне Көньяк фронтка озатып өлгергәннәр Госман ла шунда эләккән булырга тиеш Инде бригада төзелеп бетеп килә икән Үткән елдагы кебек, егетләрне өстеиә солдат киеме кигән уңайга, кулына винтовка тоттырып, сумкасына бер уч патрон салып ут эченә кертеп җибәрү булмаячак, дип ышандыра комиссар бүген кызыл гаскәргә язылырга ниятләгән яшьләргә. Әхмәтсафа күк* белән Хәлфетдинне эзләде. Яшьләр арасында Хәлфи юк иде Үз теләге белән язылучыларны Усманов ишәдер: «Гаскәргә «күңелле» булып язылучылар-.-диде «Нинди «күңелле» булсын инде алар?»-дип үз-үзепә сорау бирде Мостафа Ашыраганнан языла яшьләр, башны алып кая олагырга белмәгәннән Әмма жанга ятышлы булганы шул комиссар кат-кат әйтте, яшьләр сугыш һөнәренә өйрәнми горып. окопларга җибәрелмәячәк! Башта Самарага, аннан бәлки Казанга ук. әле төзелеп бетмәгән I нче татар-мөселман укчы бригадасы карама) ына китәчәкләрен аңлатты Комиссарның ипле сөйләшүенә егетләрнең янәшәсендә ropiан Мостафаның күңеле булды Әйтерсең, әлеге егетләр арасында аның Госманы да бар . - Берүк, шулай, син сөйләгәнчә булсын инде, туган Яп-яшь егетләрне мылтык га тота белмәгән килеш яуга җибәреп, аларны чебен урынына кырдырудан ни файда хокүмәгкә’-дип анын сүзен җөпләп куйды Дошман диюнең дә акылсыз түгел, кемнәр белән алышканын белеп керә яуга. —Дөрес, абзый Дошман белекле, зиһенле икән, безгә дә ахмак булу ярамый. Дошман көчле икән, без тагын ла көчлерәк булырга тиешбез. Башында акылы булган кеше дошманыннан күп акыл җыя ул. Усманов, гади авыл агаенын шулай үзен җөпләп торуына кәефе килеп, кулынкулга «чалт» итеп сугып куйды. Аның күзендә яшьлек очкыннары уйнаклап алды. —Мин яшь совет властен яклап, байтак сугышларда катнаштым,— дип мөрәжәгать итте ул егетләргә —Сез әле тәвәккәлләргә генә җыенасыз. Дөрес эшлисез! Ахыр чиктә, барыбыз да бергә, эшче-крестьян илендә яшәячәкбез. Үзен корал тотып яклыйсын икән, дәүләт ун мәртәбә кадерлерәк булыр. Бергә булыйк, туганнар! Татар-мөселман исеменә тап төшермик! Усманов үз телмәреннән үзе хисләнеп китте. Аны тыңлап, яктырып басып торган Мостафаның кулын җәһәт кенә эләктереп алды һәм нык кына кысып куйды Андагы дәрт, кайнарлык, үз-үзенә ышануны кул кысуыннан да чамаларга була иде. —Тагын сәгать ярымнан безнең артистлар авыл халкына концерт куялар,—дип дәвам итте Усманов —Менә сәхнәне генә әзерләп бетерсеннәр—Ул яна мәчет каршындагы мәйданның каршы ягына төртеп күрсәтте. Анда гаскәриләр кайнаша, үзләренчә сәхнә ясап маташалар иде. Чаршау элеп куйганнар, аның артында кемнәрдер мәш киләләр. Әхмәт-сафаның күңелен кыбырсытып куйганы шул, чаршау артыннан хәрби киемдәге ике кыз чыгып, шул тирәгә җыелган бала-чагалар янына килеп, нидер сорашкан булып кыландылар. Бүгенге концерт өчен нидер кирәк иде. ахры. Яшь кызларның чытлыкланып кына йөрүләре булдымы бу— Әхмәтсафага карангы. әмма зифа гәүдәләренә искиткеч ятышлы иде солдат киеме. Кызларның да гаскәриләр белән йөрүләреннән тан калган күнелен иләс уйлар җилкендерде. Яше җитсә, бүген үк кызылларга язылып гаскәргә китәргә әзер иде ул Ярый әле Хәлфи күренми, аңа харам мондый кызлар белән бер сафта йөрү. Үзе дә сизми калды, кай арада әткәсе янәшәсенә килеп баскандыр. Усманов, Әхмәтсафаны күреп алгач, аның иңсәсенә кулын салып, шаяртып куйды: —Мин бу егетне беләм бит! Үткән ел Хәйбри отряды эләктереп алган егетләрне үлемнән йолып калган иде — Усманов авыр сулап, каядыр, дала якларына карап, сагышланып өстәп куйды,—Хәйбри юк инде. Сезнен авылдан киткән .көнне үк далага, Дутовчыларга каршы чыгып китте үз отряды белән. Сабыр итәргә, өстәмә көчләр килгәнне көтәргә кушкан идек, тынламады. Партизанлык көчле иде шул анда, шул очрашу соңгысы булды...Дутовчылар белән беренче бәрелештә үк казаклар тураклап бетергән үзләрен. Каргалы егетләренең бәхете булгандыр, шушы егет килеп җитеп, хәбәр салмаган булса... Әхмәтсафа, комиссарның сүзләреннән тетрәнеп китте: —Каргалыдан да егетләр кушылган иде бит аңа,— диде ул ачынып.— Госман абый да кушылмаса... —Ул Усманов белән әткәсенең сөйләшкән сүзләрен ишетеп өлгермәгән иде. —Алар исән-сау калдылар ул чакта,—диде Усманов үсмерне тынычландырып —Егетләрне Хәйбригә бирмәдем. Яшермим, тарткалашып караган иде. Егетләрне Казанга исән-сау илтеп җиткергән идем лә... Әхмәтсафаның тезләренә Бибиҗамал килеп сарылды. —Китмә, абыкай, җибәрмим,—дип үзенчә такылдады дүрт яшьлек кызчык,— Китсәң, мин дә елыйм, инәй дә елый...—Ул узган ел Госман абыйсын озатып калуын онытмаган икән, бүген Әхмәтсафа абыйсы гаскәргә китә дип үрсәләнә иде. Әхмәтсафа, күлмәк итәге белән сенлесенен борын тирәсен җыештырып алды да. Бибиҗамалны кулына күтәреп, әткәсенә карады: —Кайтыйк инде, әткәй. Госман абыйны белгән-күргән кешеләр юк икән монда. — Тамаша карарга килегез,—дип, Усманов артистлар ягына атлады. Әхмәтсафа Яна мәчет янына килеп җиткәндә концерт башланган иде инде Матур тавышлы бер ир-егет, сүз дә юк, артисттыр, кайнарланып декламация сөйли: Жаек суы—яман су. Ага бик шәп һәм ярсу; Себереп түк дошманны, әй булмасын ямансу аек суы бик тирән, Яз жыела кар суы. Дошман шунда себерелсә. Басылыр йөрәк ярсуы. Шунсы кызык, бу шигырьне укыганы бар иде Әхмәтсафаның Кызыллар калдырып иткән гәзиттән иде бугай Авторын да белә— Галиәсгар Камал Артистның шартка яраклаштырып, шигырьне укыганда «■Идел» сүзе урынына «аек» дип алыштыруын да чамалады Әхмәтсафаның хәтере шәп, шигырь «Актык йомрык» дип атала иде Сәхнә тирәсен яшьләр, бала-чага сарып алган. Әхмәтсафа аптырабрак тора иде, анын каршысына йөзенә шатлык хисләре йөгергән Усманов килеп басты. — Нәрсә, егеткәем, урын да калмаганмы9—диде ул шат тавыш белән —Халык жыелыр микән дигән шик бар иле күнелдә, шөкер, килгәннәр бит,—диде ул үсмергә күптәнге танышы белән сөйләшкән кебек—Шик күңелгә вәсвәсә сала бит ул. Вәсвәсәле күңелгә исә шайтан кереп оялый —Ул шулай сөйләнә-сөйләнә Әхмәтсафаны кулыннан житәкләп диярлек сәхнә алдына алып китте —Сина гына урын табарбыз, ни дисән лә син инде безгә булышлык күрсәтеп өлгергән егет Гаскәргә «күңелле» булып язылучыларга берничә урын әзерләдек, шунда утырып карарсын концертны Үсмер егет үзенә булган игътибардан кинәт кыюсызланып, комиссарның чакыруын кабул итмәгәндәй, читкәрәк каерды Усманов йөзендәге елмаюны сүрелтми. йомшак, тик боеручан тавыш белән Әхмәтсафаны туктатты —Нилектән болай халыктан шүрлисен9 Онытмасан, узган ел сине күтәреп алырдай кыланды Каргалы халкы. Синнән дә хөрмәтле кеше юк иде авылдашларын алдында. Шунда гына Усманов үсмернен берүзе булмавын искәреп алды. Анын кулына асылынган Бибиҗамалны күреп, көләсе итте — Нинди чибәр кыз ияртеп йөрисен9—дип сорады ул. кызчыкның чибәрлегенә соклануын яшермичә —Сеңлем,—диде Әхмәтсафа, сүзне тизрәк түгәрәклисе килеп һаман да кешеләрнең игътибар үзәгендә булып тору унайсыз иле ана Якын- тирәгә җыелган яше-карты көяз комиссарның шулай үз итеп Әхмәтсафа белән сөйләшүенә исләре китеп карап торалар иле — Кызыйның исеме ничек була?—дип. Усманов сөйкемле кызнын бөдрәләнеп торган конгырт чәчләреннән сыйпап алды.—Абыйсын ярата икән, кара әле ана ничек тагылган. — Бибиҗамал,—дип. чатнатып әйтеп салды кызчык Абыйсы аны кулына алды — Бибкәй-кыз икә-ән,—диде Усманов сузып —Мондый сөйкемле кызга килешә икән Бибкәй исеме,—дип кабатлады ул Шушы көннән башлап. Бибижамал исемен онытылыр да. үзен Бибкәй дип кенә атап йөртә башлаячакларын кыз әле бөтенләй белми иде Ул яп-якты зәнгәр күзләрен зур игеп ачып, сабыйларга гына хас үтә ышанулы тавыш белән сузып кына сорау бирергә дә өлгерле ’ Абый, бүген кемнәрне үтерергә килдегез9 Усманов бер мәлгә югалып калды, шулай да үз-үзен кулга алып, елмайган кыяфәтен югалтмыйча, бармагын иреннәренә китерде: —Тс-с-с,— дигән булды.—Без беркемгә дә тимибез, сеңлем Дошманнарны гына куабыз. Кирәкми алар безгә, китсеннәр. Кыз бер теле ачылгач, туктап калырга исәпләми иде инде, бәләкәй бармагын сәхнә ягына төртеп, тәтелди бирде: —Дошманнар әнә тегендә, шуларны куарга кирәк. Китсеннәр, иеме, абыкай?.. Абыйсы җавап биреп тормады. Үзенә баш кагып, кырт борылып киткән Усмановка нидер әйтмәкче иде, кире уйлады, алдагы урыннарның берсенә барып чүмәште Бибкәй абыйсы алдында боргаланып утырды- утырды да, нәни йомшак кулын аның муенына салып, изрәп йоклап китте. Әхмәтсафа бар дөньясын онытып, сәхнәгә төбәлде. Ул арада сәхнәгә Усманов сикереп менде. —Җәмәгать,— диде, сөйләсе сүзләренең бик тә мөһим булачагына басым ясагандай, ун кулын алга суза төшеп, бер мәлгә тын калды — җәмәгать,—дип кабатлады ул, үзе тудырган киеренкелекне йомшарта төшеп,—Менә насыйп булгач, тагын сезнең авылга килеп чыктык. Бу юлы инде мин сезнен каршыда регуляр кызыл армия вәкиле, Казанда оешкан 1 татар-мөселман укчы бригадасының ин әзерлекле, иң булдыклы, кыю сугышчылардан торган полкнын комиссары буларак чыгыш ясыйм. Кызыл фронтта партизанлык чоры бетте. Дошманнарга каршы барган аяусыз яуда төп сүзне оешкан кызыл армия гаскәрләре әйтәчәк. Милли бригаданы оештырырга рөхсәтне совет хөкүмәтенең олы җитәкчеләреннән алдым Ышанам, алар азатлык яуларында сынатмаслар. Әле май башында гына Казанга иптәш Калинин килгән иде. Безнең частьларны карап, безнең ни-нәрсәгә яраклы икәнлегебезгә бәя биреп китте. Татар-мөселман бригадасы Михаил Иванович Калининга ошады. Кем белми, әйтеп китим, ул Мәскәүдә. Кремльдә Ленин белән янәшә эшләүче большевик. Яшереп тормыйм. Мәскәүдә дә төрле түрә бар, әмма Калининга ышанырга була. Эшче арасыннан күтәрелгән кеше. Менә анын киңәше белән, безне Оренбур ягына, колчакчыларга каршы сугышырга җибәрделәр... Халык шаулашып алды. Усманов аларның тынычланганын сабыр гына көтеп торды. Инде сүзне Каргалы халкы үз күзләре белән күргән, башларыннан кичкән вакыйгаларга борды. —Күреп торасыз, дошман мәкерле һәм яхшы коралланган булуга карамастан, кызыл армия ныклы адымнар белән алга бара. Дутов казаклары сезнен канга да аз тоз салмагандыр... Арадан берсе ачык итеп әйтеп ташлады: —Безнен канга кызыллар күбрәк тә тоз салды әле. — Булгандыр, сугыш чоры, кемнең кем икәнлеген сорап торыш юк. Мин фактларны гына китерәм. Дутовны кызыл гаскәр сугышчылары яңадан мәнге Оренбур далаларына аяк басмаслык итеп, арт сабагын укытып җибәрделәр. Халык тагын шаулашып алды. Чөнки Дутов гаскәрләре арасында Каргалы егетләре аз түгел һәм мондагы кайбер кешеләргә УсманЪвнын авызыннан чыккан әлеге сүзләрне тынлап тору җиңел түгел иде. Моны оратор үзе дә сизеп алып, ун кулын тагын кисәк алга сузып җибәрде. Әхмәтсафа беренче күргәндәй, комиссарның кыяфәтенә күз салды, һәрвакыттагыча. коңгырт бөдрә чәчләре кызыл йолдызлы фуражкасы астыннан килешле генә чыгып торалар. Өстенә кигән хәрби киеме уртачадан югары буена шулкадәр килешә, халык анын сүзләренә караганда, сөйкемле сөягенә карап кына тына төште, ахры. —Тагын да ары китсәк, Вәлиди төзегән башкорт гаскәрләре совет хөкүмәте ягына чыкты Хәзер бергәләп акларга каршы сугыш алып барабыз. Башкортларның үзләренең хөкүмәтләре бар. безнең татарларның да аерым дәүләте, үз гаскәре булыр. I нче татар-мөселман укчы бригадасы төзелү мона ачык дәлил. Дөньяда барган хәлләрдән артта сөйрәлергә тиеш түгел татар халкы,—дип дәвам итте Усманов. Анын карашы Әхмәтсафа алдында изрәп йоклап киткән сабый—Бибкәйгә төртелеп, туктап калды Бер тын сүзсез торгач, бүген генә кызыл гаскәрләргә язылган егетләрне күздән кичерде —Менә бүген берничә егетегез кызыл гаскәргә «күнелле» булып язылып китә —Ихтыярый-мәҗбүри,—дип төзәтергә өлгерде кемдер. Аны да төзәтүче табылды —Теләк белән,—диде кемдер. Усманов моның ише нәрсәләргә игътибар итмәгәндәй, сүзен янә бер кат кабатлады: —«Күңелле» булып. Хайваннар гына теләккә килә. Без— кешеләр, күнел, хис белән эш итәбез. Әле карап торам да. сабый кызчык Бибкәи турында уйлыйм Хатынкыз мәсьәләсе милләт өчен иллә мөһим мәсьәләгә әйләнде, жәмәгать. Хатын-кызга әйбер, йортка калым китерүче мал итеп караудан азат булырга тиешбез. Кемдер хихылдап көлеп куйды. —Уен түгел, жәмәгать. Әйе, бүген хатын-кызлар кол хәлендә. Алар хәтта тормыш корып җибәрү, белем алу мәсьәләләрендә дә искелектә хөкем сөргән гаделсез кануннарның корбаны булып яши бирәләр. Ә бит алар да үз язмышларына үзләре хужа булырга хокуклы. Хәтта нәни Бибкәи дә бүгеннән үзен кеше итеп тоярга тиеш. Үсеп җиткәч үзе теләгән гаилә тормышы корсын ул. Мәхәббәт иреге булырга тиеш түгелмени, ә? Бүгенге көннең төп шигарләре: «Хатын-кызга ирек'». «Бетсен коллык—бетсен хурлык!» икәнлеген инде күпләр аңлыйлар Менә шунын бер мисалын күрсәтәсебез килә Бүген Каргалыга беренче сәхнә карлыгачларыбыз— биюче кызлар Мөкәррәмә Әсфәндиярова. Камилә Мәжитова иптәшләрне алып килдек. Бу уналты яшьлек кызлар коллык пәрдәсен ертып ташлап, кадими туганнарының каршы төшүләренә, һичнинди ай-вайларына карамый кызыл гаскәрләргә мәдәният хезмәте күрсәтүчеләр сафына кушылдылар Өйдә, дүрт стена арасында якты дөньяны күрергә мәхрүм кызлар, хатыннар шулай ук үз ирекләре өчен көрәшә башласыннар, тигез хокук дауласыннар Милләтнең Жанна дАрклары. Софья Ковале вскаял ары. Мария Ермолае- валары булсын! Безнең милләт башка халыклардан ким түгел —Хатын-кызга ирек бирсәң, ишәрсең ишәк чумарын,— диде берәү ачулы тавыш белән —Әле болай да кулдан ычкынырга тора алар, иблис токымнары. Коткы салуы гына ансат.. Әлеге сүзләрдән агайлар янә бер шаулашып алдылар, тик бу шау- шу нигәдер күңелле төс алган сыман тоелды —Иптәш Еникеев, концертны дәвам итегез,—диде Усманов һәм сәхнәдән төшеп. Әхмәтсафа янындагы буш бүкәнгә килеп утырды Комиссарның үз-үзен тотышы да, сөйләү куәсе дә Әхмәтсафага ошый иде Баягы хисләр янә уянды үзенең дә жинү артыннан җиңү яулап баручы кызыл гаскәрләр сафына басып, яуда булмаган чакта шулай концертлар карап, солдат гомере үткәрәсе килә башлады. Ул арада күңелләрне җилкетеп скрипка, мандолина акшары ишетелде, мәйдан өстендә дәртле бию көе яңгырый башлады Көй башламы уйналып бетер-бетмәс сәхнәгә милли киемнәрдән ике кыз атылып килеп чыктылар һәм җитез жинел хәрәкәтләр белән биеп тә киттеләр Тамаша чылар арасында кызларның бу гамәлләрен хупламаучы сүзләр ишетелгәләп алды — Бәндәдән курыкмасалар. Ходайдан курыксыннарые, бәдбәхетләр, ни кыланалар бит, ә? Дөньялар бозылды —диде бер агай — Кызлар гына түгел, бичәләр азына башлады Барын чыктык инде туганнар _ — Әйтмә дә генә инде Бөтен халык алдында арт сикертеп йөргәннәрен күрсәләр, ата-аналары нишләрләрие микән бу иблисләрнең'* Таралышыйк, җәмәгать, яшьләрнең азынганы гына җитмәгән, боларны каран утырып, үзебез дә гөнаһлы булабыз' н Шулай да мыңгыр-мыңгыр килеп утыручылар аз иде Арада кызлар4. «К- нын биеп йөрүләрен килештермәүчеләр булса да, авыл агайлары һич кенә дә концертны ташлап кайтып китертә ашыкмадылар. Ул гына да түгел, аерым бер ләззәт һәм канәгатьләнү белән сылу кызларның сәхнәне ду китереп, табан асларыннан ут чыгарып биюләрен тамаша кылып утыра бирделәр. Гүзәллек каршында акылы булган кеше гөнаһ уйлап утыра димени... Кызларга карап әсәрләнгән Усманов, бер заман әллә онытылып китеп (һәрхәлдә, тамаша кылучылар шулай кабул иттеләр) әллә шулай алдан сөйләшеп куелганмы, урыныннан кубып, сикереп сәхнәгә менде, күз ачып йомганчы сәхнә уртасына килеп басты, көй унаена гәүдә- иңсәләрен ятышлы гына уйнатып торды да, кызларга кушылып, килешле хәрәкәтләр белән биеп тә җибәрде. —Ике титигә бер әтәч, әйттерә генә,—дип, хихылдап алды бер абзый. —Әтәчләре бер кетәк, титиләре генә аз икән шул,—диде аңа каршы икенчесе. —Шаярма,—дип сүзгә кушылды өченче агай, белдекле тавыш белән,—әллә син ул титиләр теләсә кайсы йолкыш әтәчкә эләгә дип белденме? Түрәләрдән артмыйлар алар. Япун сугышында күрдек инде, кызлар барые, шәфкать туташлары диләрме, түрәләрдән узып бер солдатка да тәтемәде алар. Концерт беткәч, артистлар җиһазларын олауга төяргә керештеләр Усманов отрядына кычкырып фәрман бирде: —Барыгыз да атларга! Яна гаскәргә язылучылар—олауга утырып барасыз— кузгалдык! Алга! Усманов концертның унышлы үтүенә сөенеп бетә алмый иде. Тагын берничә көннән анын полкы дошманга каршы яуга куылып кертеләсен дә, каршы килүенә карамастан, полкны ин авыр участокка куеп, бернинди яклаучысыз калдырачакларын да, беренче бәрелешләрдә үк казаклар тарафыннан тар-мар китереләчәкләрен дә белми иде. Каргалыдагы концерт полкнын тәүге һәм соңгы җинү булачагы башына да килми, ул үзен бу мизгелдә бөркеттәй хис итеп Оренбурга кайтып бара иде. Көне буе авызына бер валчык ипи капмаса да, нигәдер ашыйсы килмәде Әхмәтсафа кече өйгә кереп сәкегә капланды, авырлык белән генә кабат күтәрелеп, баш астына кечкенә мендәр ташлады да күзен йомды Бүген булып узган хәлләр бербер артлы башыннан кичеп, анын талчыккан җанын тагын да газаплыйлар, җанга яна әрнүләр генә өстиләр иде. Шулай күпме яткандыр, урам якта гадәти булмаган тавышлар ишетеп, күзләрен ачты. Өй эченә караңгылык иңеп килә икән, димәк, Әхмәтсафа йокымсырап киткән. Сагаеп, мендәрдән башын күтәреп тыңлана башлаган иде, атылып өйгә әткәсе килеп керде. — Кем бар өйдә, торыгыз! Янабыз, пужар! Каргалы очына ут капкан, әйберкараны чыгарып өлгерик,—дип әллә нинди ят, калтыравык тавыш белән кычкырашаулый ничек тиз килеп керсә, шулай ук җәһәт кенә чыгып та китте. Әхмәтсафа абына-сөртелә урамга атылды, һаваны тутырып «Янгын, пожар»,— дигән авазлар яңгыраса да, урамда кешеләр аз күренә, чөнки һәркем үз ихатасында чабыша Каргалы халкынын янгын мәсьләсендә тәҗрибәсе җитәрлек, авылда янгын чыкмый тормый Мондый җилле көнне, камыш япкан түбәле саман йортлардан торган урамны ярты сәгать эчендә уг ялмал кына алачак. Шуна күрә, һәркем үз йортын коткарып калырга тырыша Инде өйне саклап калып булмый икән, дөнья көткәндә җыйган әйбер-карасын, булган малын ут авызына калдырмаска омтылырга кирәк бит. Ут чыккан йорт үзләреннән ерак түгел иде. Кыш буе Мифтах хәлфәдә бергә укыган сабакташы Кәримнәр йорты давыллап яна Ут беркемне дә аяп тормый, инде алар йортыннан күрше-күзәнгә жәелә. һаваны торган саен төтен болыты каплый Жил янган камыш учмаларын дулата-дулата авыл буйлап тарата. Әхмәтсафаларнын йорты януы да котылгысыз иде. Әтисенен ачыргаланып кычкыруы, шушы куркынычны сизүдән иде. Каршысына жан-фәрман чабып килүче Саттар белән Әбдерәшитне күреп. Әхмәтсафа дус малайларның каршысына төште. Белә, беркемнен дә сөйләшеп торырга вакыты юк. шулай да кызыксынуны жинеп булмый Саттар белән Гаптери анын яшьтәшләре, сабакташлары. Әхмәтсафаны күргәч үзләре дә бер тынга тукталасы иделәр — Кәримнәр яна. малай.—диде Саттар—яшенә караганда җитди сөйләшә торган үсмер —Солдатлар торганые алар өендә, шулардан тәмәке урлап калган. Бүген, ничектер жай табып, өй артларында, алабута арасында тәмәке тартырга маташа икән, әнкәсе килеп чыккан өстенә Әхмәтсафа, «өстенә чыгу» дигән сүзләрне ишеткәч. Таифә карчык лапасында булган хәлне исенә төшереп алды —Кәрим, куркудан тәмәке кабызырга сызган шырпысын өскә чөеп җибәргән. Бәхетсезлеккә каршы, янган шырпы түбә камышына килеп төшкән. Әнкәсе аныша алмый торганчы, түбәгә ут үрләп тә киткән «Күз ачып йомганчы төреп кенә алды ут».— дип елый Бәдәр апа. Әхмәтсафа Саттариын сүзен тынлап бетерә алмады, өйдән әткәсенең ачулы тавышы ишетелде —Әхмәтсафа, дим. кая олактын? Әйберләрне чыгара башла кече өйдән! Апайларыңны Таифә карчыкка жибәр. ут алар ягына бармый Өске урамнан урап үтсеннәр. Тиз бул. әй малай актыгы' Ул ихатага йөгереп кергәндә, әтисенен дә. үги инәйнен дә күзенә ак-кара күренми иде. Ишегалды уртасына әйбер-кара чыгарып өелгән. Әгәр ут килеп җитсә, бу йорт кирәк-яракларынын исән калуы икеле, ә ат җигеп, әйберне арбага төяп илтеп булмый быел яз башында ук колчакчылар Мостафаның сәүдәгә йөри торган ике шәп юыртагын алып чыгып киткәннәр иде. Атлыдан атсыз калганнар иде. хәзер йортлыдан йортсыз итмәкче була язмыш ал арны. Әхмәтсафаның сизенүе дөрескә чыкты Янгыннан алар бик аз гына әйберкараны саклап кала алдылар Ут кемнен кем икәнен тикшереп тормый, каралты-кураны рәттән ялман килеп, аларнын йорт-жирләрен дә көлгә, күмергә әйләндерде дә куйды Уйлау сәләтеннән мәхрүм калган Мостафа агай, гаҗиз казып, кара күмергә әйләнгән алмагач кәүсәләренә карап, гел бер үк сүзләрне кабатлады: —һай. алмагачлары, һай. шау чәчкә генә ие бит Әле иртән генә ап-ак иделәр. Язмаган икән, язмаган икән балакайларымны алма белән сыйларга...—һаман төтенләп утырган йорт нигезеннән урый ла. тагын бакчага үтә. тагын шул ук сүзләрне кабатлый иде —һай. алмагачларым, һай шау чәчкә генә ие биз Икенче көнне Мостафа агай кемнәндер арык кына ат алып торып, янгыннан ни хикмәт белән исән казган арбага улан саклап калырга өлгергән әйберләрен төягәндәй итеп. Таиф,» карчыкның курчак өедәй кечкенә йортына күченделәр. Җәй көнендә йокларга да уңайлы булыр дип вакытлыча «яшәү» өчен Әхмәтсафага лапастагы сәндерә эләкте Үсмер, әтисенең гаҗәпләнүенә каршы, шул ук көнне Госман абыйсы ясаган сәндерәне туздырып атты да. анысына караганда күпкә кайтыш, әмма үз куллары белән ясалган булгангадыр инде, йоклау өчен бик ипле күренгән сәндерә әмәлләп ташлады Ул бу эшне аеруча җилләнеп, эчке бер ярсу белән башкарды VI нгыннан сон бер ел үтеп китте. Шушы ел эчендә йорт төзеп керербез дигән хыял тормышка ашмый калды. Янгыннан сон ук Мостафа агай авырып китте. —Бәхетне аны күп эзләдем, улым,—диде ул, беркөнне Әхмәтсафаны үз янына чакырып китереп —Кеше күпме генә казганса да үзе теләгәнчә бәхетле була алмый икән. Шунысы да бар—без үзебез уйлаганча бәхетсез дә түгел. Урталыкта яши адәм баласы. Ике нәрсәгә туры карап булмый икән, кояшка һәм үлемгә. Тере килеш мәет булып яшәүдән Ходай сакласын. Укырга кирәк сина улым Гомәрхан абыең эшкә дәрт иде, исән-имин кайтса, ул югалмас. Госман укымышлы егет, затлы егет иде. Югалтудан куркам аны...Нәселне вакламаска кирәк улым, Дәүләтьяр нәселен балкытып торган йолдыз бул син. Укуың әйбәт булды, унны- сулны аера беләсең. Кемгә иярергә, кемнән качарга кирәклеген дә чамалыйсындыр. Денсез чукына, уйсыз үкенә.Башынны күтәреп йөр, шул чагында гына күренә күктәге йолдызлар.Йолдызга карарга өйрәнмәгән кеше төнлә дөрес юл таба алмаячак. Яшәүләре авыр бу дөньяда. Кайбер чакта яп-якты көн дә төн сыман тоела. Менә шулай, улым, якты көндә адашудан саклан.Күгәрә алган кадәр генә йөк күгәрергә өйрән. Күтәргән атка йөкне өяләр аны. Чамасын белмәсән, көлкегә калырсың. Кеше яши-яши данга, дәрәжәгә өлгәшә. Берзаман үзенен кем икәнлеген, тамырларын оныта башлый. Ходай биргән зиһенең, укып җыйган белемең чиген үтеп, белексезлек ягына чыкма. Үзенә бернәрсә дә булмас, тик башкалар өчен дә куркыныч кешегә әверелерсең. Шундый заман килде, хәзер комсызлар, әрсезләр өскә чыга. Комсызлык берәүләрнең зиһенен томалый, берәүләрнең күзен ача—болганчык суда ни-нәрсә эләктереп калырга мөмкин икәнлеген белеп алганнар алар. Комсыз, әрсез кешеләрдән ерак йөр. Бер кешенең дә маңгаена кылган гөнаһлары язылып куелмаган. Йхлас кеше үзен гөнаһлы дип уйласа, башкаларга акыл биреп тә тормас, гел тәүбә юлында йөрер иде. Акыллы бул, улым. Үзеңне генә акыллыга чутлама, башка кешеләрнең дә акыллы икәнлеген онытма. Башка адәмнәрнең акылын күреп, шул акылны үзеңә ала алсан, яшәүләре күпкә җиңел булыр... Ул төнне Әхмәтсафаның күзенә йокы кермәде. Керфекләренә йокы эленеп, инде онытылып китәм дигәндә, баш миендә, янә уйлар өермәсе кузгала иде. Ана быел җәй унбиш яшь тулды. Хәзер ул егет инде. Оренбур каласына, «Хөсәения» мәдрәсәсенә укырга чыгып китәчәк ул. Яна хөкүмәт мәдрәсәне укытучы-мөгаллимнәр хәзерли торган уку йорты итеп үзгәртте. Әхмәтсафа ике җәй рәттән Сакмар буйлап сал агызды. Башка эшләргә караганда төшемле эш санала ул. Салны Оренбурдагы агач эшкәртү заводына илтеп тапшырасың да, исәп-хисап ясала. Мостафа агай авырып киткәч, янгыннан соң тиз генә мантып булыр кебек тоелмый иде. Өй салу турында әлегә уйлыйсы да юк, тормышны рәткә кертергә кирәк иде. Шуңа күрә сөенә-сөенә эшләде ул. Сал агызу белән турыдан- туры җитәкчелек иткән подрядчик Гариф аны башта эшкә алырга да теләмәде. Янгыннан сон күпләр янадан өй торгызырга ниятләп, эш юллап, авылдагы байлар, кәсепчеләр тирәсендә бөтерелеп алдылар, тик авыл өстеннән әллә ничә мәртәбә үткән афәт-сугыш гарасатлары унтугызынчы елның язында дулаган янгыннан һич кенә дә ким түгел иде. Авылның чын байлары, дөнья күргән хәлле сәүдәгәрләр акларга ияреп, әллә кайларга китеп югалдылар. Совет хөкүмәтенә яраклашып үз эшен оештырырга омтылучы кәсепчеләрнең, сәүдәгәрләрнең әле авылның һәр мохтаҗына ярдәм итәрлек көче дә, теләге дә юк. Чөнки борынгы сәүдәгәрләрнең мохтаҗларга хәйрия ярдәм күрсәтүе, зәкәт бирүе аларнын абруйларын бермә-бер күтәреп, сәүдә эшләренә дә унай йогынты ясый иде Аякка басып килгән яна байларның игелекле эшләренә берәү дә Я игътибар итми Шулай булгач, ник дип әле алар үз малларын унга-сулга таратырга тиеш ди9 Киресенчә,халык арасында сүз чыгып. ЧК килер дә, бар мал-мөлкәтеңне туздырып, талап китәргә дә күп сорамас дип куркалар иде Каза күрүчеләр саман кирпечтән өй корыштырып, гаиләләренә вакытлыча куыш булуына куанып, шунда гомер сөрә башладылар. Дөньялар тынычлангач, сәвит хөкүмәтенен авыр тормышлы кешеләргә күзе төшәр, тормышларын рәтләргә ярдәм итәр дип уйлаучылар иле алар. Өметсез шайтан, сәвитчеләр ике сүзнен берендә «ярлы-ябагай мәнфәгате» дип. кабатларга яраталар ич Күпләр һавадагы торнага ышанганчы дип. калага барып эшкә урнаштылар Мостафа агай авылда калып, үзе ижтиһад итеп, тормышын аякка бастырырга уйлады Бердәнбер таянычы—улы Әхмәтсафаны, туганы Дәүли ярдәме белән подрядчик Гарифка, сал агызучы итеп урнаштырды Сөйләшкәндә Гариф, эшләгән өчен хезмәт хакына өйлек бүрәнә бирергә вәгъдә итте, бераз акчалата да түләргә булды. Әхмәтсафа буйга калку булмаса да. тырыш һәм эшкә үжәт егет иле Сал агызучыларга авыл халкы аеруча ихтирам белән карый, бу эш теләсә кемнен кулыннан килми: ашкынып аккан Сакмар буйлап әллә кайлардан сал куу, әйтсән, әйтмәсән дә уен түгел шул. Ул шулай егетлек бусагасыннан атлап керде Гариф—сугышлардан исән-имин кайтып, үз эшен оештыра башлаган, озын гәүдәле, сүзгә дә. кыланмышларында да тупас һәм аяусыз адәм Мостафа агайга беренче җәйлә үк унбиш бүрәнә бирергә булган иле Вәгъдәсез булып чыкты: Әхмәтсафа ике жәй ал-ялсыз сал агызып йөрүенә карамастан, эш өчен тияр әҗерен бирмичә, һаман алдагы елга калдырып килә. Быел, көзгә табан Әхмәтсафа түзмәде, Гариф белән бераз сүзгә килеп алды. Теге мыскыллы рәвештә —Сиңа төс түгел ул йорт салып керү, үләттән калган нәрсә —дип битәрләп ташлады.—Саманнан кирпечләр әвәлә дә. өегез йорг. юк бүрәнә, моннан соң ымсынып та йөрмә?—дип. ярга килеп төртелгән сал буйлап, як-якка чайкала-чайкала чабулап китте Башыннан аягына кадәр ләмгә батса да. ж.инү алар ягында иле Шуңа күрә Гарифның җикеренүенә артык әһәмият бирмәде. Гариф дулаганнан гына салны борып агым уртасына чыгарып булса икән Сакмарның җайсыз борылышында, елга уртасында гомер-бакый шулай кукраеп утыручы ак ташка килеп бәрелеп, ярга килеп сыланды сал Бәхетсезлеккә каршы, салның койрыгында Әхмәтсафа ничектер үзе генә калып, ишкәкне нәкъ вакытында кирәгенчә чумдырып-каерып ала алмый калды. Җитмәсә, аның чираты да түгел, сүз тынлап, бер егетне алыштырып кына баскан иде. Суеласы көнен белсә, әтәч танны уятмас иле. ди әткәсе. Шул тыңлаучанлыгы аркасында ишетте дә инде яман сүзне Гарифтан Әткәсе дөрес әйтә, юк дип әйтә белми ул. Теге егетнең дә әллә ни йомышы булмаган, тәмәке көйрәтеп аласы килгән Бу урында ишкәккә һәрвакыт ике кеше баса иделәр. Зариф абзый—«Килеп җитә алмый калдым.»— дип аклана әнә...Агачлар начар беркетелгән булып чыкты Бер аранын бавы түзмичә шартлап өзелде, сал тарала башлады һәм агачлар котырып аккан Сакмар иркендә, бер-берсе белән ярыша-ярыша аекка табан юл алдылар. Ждекка җитсәләр, аларны тотып алырмын димә инде Әхмәтсафа, башкалар искә килеп өлгергәнче, салкын суга ташланды, кулында озын саплы авыр багор, шул багор белән бүрәнапәрне яр читенә этеп чыгара, исәбе—ничек тә агачларны бер-берсенә каршы төшереп, аларнын үз иркендә агуына комачаулык итү иле Һәр салда өч-лүрт егет була. Әхмәтсафалар салында Гариф белән дүрт кеше иле Эшнен хәтәр икәнен башкалар да тиз аңлап алдылар, Әхмәтсафаның жан-фәрман агым белән көрәшеп матавыклануы аларга көч өстәде бугай, сәгать ярым азаплангач, агачларны тын култыкка җыйнап, салның исән өлешенә япсартып бәйләп, ныгытып куйдылар Шу лай ла берничә агач, агым иркенә буйсынып, гүбәнгә таба— аекка төшеп китте Аларны тотарга тырышу исә салны бөтенләй туздырып, юкка чыгаруга бәрабәр иде Эш тәмамлангач, шушы агачлар өчен Әхмәтсафага бәйләнде Гариф Бу хәлгә таруда салчы егетләрнең һәммәсенең нинди дә булса гаебе бар, алар дәшми торуны хуп күрделәр. Зариф салчылар арасында ин өлкәне һәм тәжрибәлесе, Әхмәтсафаны яклап авыз ачкан иде, Гариф аның да гаебен яхшы белгәнгә, ачу белән аңа бер генә карап алды, Зариф шым булды Подрядчы исә торган саен котырды, Әхмәтсафаның якасына килеп ябышты: —Атың коргыры, йоклап бардыңмы әллә?—дип, йодрыгын егетнең борын төбендә уйнатты. Әхмәтсафаның арыган, яңагы суырылып эчкә кергән. Өстеннән шыбырдап су ага, Гарифка каршы әйтү теләге бөтенләй юк иде Гариф анын саен котырды: —Синдәй җебегәнне шушы эшкә алган мин жүләр. Малай-шалай эшеме инде, сал агызу, йә?—Бу юлы ул Зарифка эндәшкән булды. — Әйт, Зариф, суга ташларгамы бу жүнсез малайны! Күпме агачны аекка агызып юкка чыгарды бит, ә?—Ул ачынган тавыш белән, тагын бер-ике сүз өстәде дә, Әхмәтсафаны сал өстенә аркылы-торкылы ташланган агач өеменә этеп җибәрде. Егет хаксызга рәнҗетелүдән болай да коелып төшкән иде.Каршылык күрсәтмәүнең әҗере шул булды, аягы каядыр эләгеп, «эһ» итәргә өлгермәде, бүрәнә аша очып, Сакмарның ләмле су читенә барып төште. Моңарчы гаепле төстә торган Зариф түзмәде, йөгереп диярлек Гариф янына килеп басты: —Тиясе булма!—диде ул янаулы тавыш белән —Әгәр ул булмаса, ярты сал агып бетәрие, ярый ул каушап калмады...Күрериең агачларны, Әхмәтсафа булмаса! Зарифның көтелмәгән кыюлыгыннан башкаларга да җан керде. Гариф шундук шиңеп калды. — Егетләр, ахмак булмагыз!—диде ул, аларга шикле караш ташлап.— Мина гына кирәкме әллә? Эш пешсә, сезгә дә начар түгел. Кесә тутырып акча аласыз.. Шул чагында Әхмәтсафа телгә килде. —Кайчан бүрәнәләрне бирәсең? Сөйләштек бит! Гариф тагын ярсып маташса да, Зариф барында яңадан егеткә ягыла алмасын анлап. сүгенә-төкеренә, Әхмәтсафаны мыскыллап әйткән баягы сүзләрен кабатлады. —Төс түгел сиңа бүрәнә!—диде ул, яр читенә килеп баскач —Карагыз аны, кич җиткәнче агачлар урынында булсын. Ә юкка чыккан агачларны, син егеттән,— Әхмәтсафага ачулы караш ташлады,—түләтәм, белдеңме, ачык авыз! Менә шушы вакыйганың үчен алдымы, әллә шундый ждй гына көтеп йөргәнме, Мостафа агайның кат-кат өенә барып йөрүенә карамастан, Әхмәтсафа белән исәпхисапны тулысынча өзмәде Гариф. Тукран кебек һаман бер сүзне кабатлады: —Алдагы елда күз күрер, алдагы елда карарбыз... Эшләп-эшләп тә җүнле сүз ишетмәгәч, Әхмәтсафа, Гариф сыман кеше хезмәте кулланып, әрсезләнеп, алдау-йолдау юлы белән баеп калырга омтылучыларга ялынып йөрмәскә кирәклегенә инанды. Андыйларны күрә алмый башлавын да тоя иде. Шушы инану аның киләчәк юлын билгеләде дә инде. Ярый теге чакта Зариф абзыйсы ярдәмгә килгәч, Гариф чигенде. Тик барыбер этлеген эшләде—тиешле хезмәт хакын түләмәде. Йодрык уйнатып Гарифны да, аның кебек кеше канын эчәргә омтылган яңа сәвит байларын да җиңеп булмаячак. Беләктә көч бар ансы. Шушы ике җәйдә җилкәләре тагын да кинәеп, җиргә нык басып йөрүче егеткә әйләнсә дә, анын да, анын сыман яшьтән эштә ватылган башка үсмерләр-нен дә хаклык өчен көрәшкә чыгарга хәлләреннән килми иде. Бер генә юл кала—белем алырга, ярлы-ябагай яшьләргә берләшергә кирәк. «Беләге юан—берне егар, белеме булган—меңне егар»,—ди иде Мифтах мөгаллим. Әхмәтсафа еш кына комиссар Усмановны искә ала. Ул әйткән: «Бергәлектә—көч». дигән шигарне иптәшләренә кабатлый. Авылда яшьләр берлеге төзеп мәш килделәр. Әхмәтсафа монда да башлап йөрүчеләрдән иде. — Берләшергә кирәк. Яна тормыш корабыз дип тотынганбыз икән, беренче эш шул булырга тиеш,—дип чыгыш ясады ул ялкынланып — Каргалы халкын читтән берәү дә килеп якты тормышка чыгармас. Сәвит байлары да баш өстебезгә кояш яндырмас. Әүвәл яшьләр бер йодрыкка берләшергә тиеш.—Яшьтәшләре анын оста сөйләвенә биһуш китеп утыралар Ә ул сөйли дә сөйли,—Шунсыз алга барып булмый Салнын таралганын күргәнем бар. Искә килгәнче, агачларны агым бөтереп кенә алды. Аек суына килеп эләксәләр, бетте диген, тиз арада җилле-давыллы диңгезгә агып төшәчәкләр. Дулкын иркендәге аерым-аерым бүрәнәләрнең алдагы язмышын Ходай үзе генә белә .. Безнен дә язмыш шундый Мифтах мөгаллимдә дүрт ел дәвамында хисап, җәгьрәфия. әдәбият, урыс теле укып белем алган егет әтисенен кинәшен тотып, хәлфәсенең фатыйхасын алып, җәй урталарында ук «Хөсәения»гә документларын илтеп кайткан иде. Аңа авылдаш егетләрдән берничәсе иярде. Укырга керү дигәч тә, җиңел генә түгел икән: шартын китереп имтихан да алдылар хәтта. Белемнәренә карап кемне—хәзерлек сыйныфларына, кемне башлангычның кайсыдыр баскычына укырга алдылар. Әхмәтсафа, бераз урысчасы сынату сәбәпле, хәзерлек сыйныфының икенче баскычына кабул ителде, һәрнәрсәгә үткер Саттар Ишбулдиннын башлангыч сыйныфка кабул ителүенә барсы да көнләшкән кебек булдылар. Аларны Әхмәтсафа тиз суытты: —Саттарның ничек тырышып укуын барыбыз да беләбез. Көнләшеп торасы юк, шушы бер ел эчендә ике еллык сыйныф белемен үзләштереп. Саттар дусны куып җитү бурычы тора безнен алда Шундый заман—бер ел хәл итә кеше язмышын. Ашыгырга кирәк безгә егетләр, ашыгырга. Өлгерми калсак, кемгә үпкәләрбез? Моңарчы читтәрәк торган Пәрваз иреннәрен бөрештереп, каршы төшеп маташты: —Кая куасың безне, Әхмәтсафа? Боерган булса, укырга да өлгерербез, яшәргә дә. Чыннан да. кая ашыга соң әле Әхмәтсафа? Жаны кая ашкына аның? Бу хакта төптән үзе дә уйлап карамаган иде булса кирәк. Пәрвазнын сүзләреннән сүрелә төшеп, бая әйткән фикерен ныгытып куярга омтылды: —Ак ташка бәрелеп таралган сал хәлендә калуыбыздан куркам. Шул гына Күрер күзгә малайлыклары да чыгып бетмәгән үсмерләрне берәр өлкән кеше. йә. мәдрәсә ишек алдында үтеп-сүтеп йөргән мөгаллим- хәлфә чипәнрәк күзәтеп торса, зурларча сөйләшеп торуларына сөенер идеме, әллә сәерсенер идеме—белгән юк. Белем алырга шундый җитди, уйлы егетләрнең килүе имтихан алучыларны да җилкендереп җибәргән иде. ...Әхмәтсафа һаман йоклап китә алмый иде әле. Күз алдына кара бәрхет түбәтәй кигән, чандыр гәүдәле, һәрвакыт ачык йөзле Мифтах хәлфә килеп басты Аннан сабак алулары җан рәхәте иде Уку дигәннән. Әхмәтсафа. Каргалыда Мифтах хәлфә җәдитчә мәктәп ачып, балаларга сабак бирә башлаганчы да, өч-дүрт ел Вәлкәй хаҗидан сабак алып йөргән иде. Сабак дисәң, хәтерең калыр. Вәлкәй хаҗи биргән сабак-дәресләрдән Әхмәтсафа нигәдер ләззәт тапмады. Мәчет каршындагы мәдрәсә!ә килеп керүгә, борынга тынчу ис килеп бәрелә. «һәфтиямләрне ачып, oinә бирелгән дәресләрне хәлфәгә әйтә башларга өлгермисең, ул. сабакны өзеп, эшне өлкән шәкертләргә бирә дә. узе йә берәр сәүдәгәргә аш * мәҗлесенә. йә җеназага-фәләнгә дип чыгып китә Аныл зур. унбер мәчет булса да, муллаларга, хәлфәләргә эш табылып кына тора Аларнын мәҗлес ише нәрсәләрнең берсеннән дә каласы килми. Хәлфә чыгып китүгә. мәдрәсәдә дәрес бирүнең ысулы үзгәрә. Өлкән шәкерткә тагын биш-алты «ярдәмче»—куштан табыла. Юк кына сәбәп табып, кечерәк шәкертләрнең аркаларына чыбык белән «шелек» сугып, күңелләрен басалар. Китә елашу, китә ызгыш—чыда гына. Шундый бер «шелек» сугу вакытында, Әхмәтсафа дусты Габдрахман белән, малайлар аны Әптри дип кенә йөртәләр иде, букчаларын «алып, мәдрәсәдән чыгып тайдылар. Яз көне иде. Якты көнгә килеп чыккач, малайлар үзләрен бәйдән ычкынган кәжә бәтиедәй хис иттеләр. Кыш буе тынчу мәдрәсәдә ятудан аксылланып калган йөзләренә шаянлык, мутлык төсмерләре җәелде, аяклар үзләреннән-үзләре Сакмарга, әле кайчан гына дәү-дәү бозлар актарылып- кайнап аккан елгага таба йөгерделәр. Киртә, читән буйларында әлегә кояш нурларына бирешми маташкан кар ята. Башка вакытта булса алар иркенләп кар атышлы уйнап алырлар иде, бүген исә вакыт юк, үтә әһәмиятле нәрсәне күрми калабыз дигәндәй, йөгерә-атлый Сакмар буена җилдерделәр. Язгы ташу ел саен тар гына күперне үзе белән ияртеп алып киткәч, бердәнбер кичү чарасы—паром кала. Малайлар ак-кара күрми нәкъ менә шушы паром борынын китереп төртә торган сөзәк яр буена. Каргалы халкы әйткәнчә— пристаньга юнәлделәр. Авыл читенә чыгуга малайларга гаҗәеп манзара ачылды. Сакмар елгасы шундый тулышкан, шундый гайрәтләнгән елга жәйрап яткан диңгезгә әйләнгән иде. Малайлар җәй көне ат саклап йөргән бер-бер тугайның гына киңлеген дә өлкәннәр өчдүрт чакрым булыр дип сөйлиләр иде, ул тугайлар су астында калган. Әрәмәдәге кайбер куакларның башлары гына су өстеннән тырпаеп тора. Елга еракта серәеп торган усак урманына кадәр җәелгән. Тыелгысыз су ташкыны агачларга бәйләнәбәйләнә, аларны үзенен салкын һәм кызгану-фәләнне белмәгән ярсу дулкын-канаты белән кыйный- кыйный аекка актарылып-бөтерелеп ага Ара-тирә, моңарчы кай җирләрдә посып ятканнардыр, куе-кучкыл су өстеннән күксел-ак пароход сыман, галәмәт дәү боз тавы агып үтә. Авыл читендәге сөзәклектә мәхшәр. Монда малайлар бөтенләй белмәгән яклардан килгән йөзләрчә олау Оренбур ягына чыгу өчен атналар буе паром көтә. Аргы яктан да шундый ук олаулар, атлар, кешеләр шәйләнә. Малайлар олауларны читләтеп үттеләр Якын елышмавын хәерле, чөнки Каргалы элек-электән үзенен угрылары, ат караклары белән дан тоткан авыл Кем булсын: малай-шалаймы, яшьләр яки өлкәннәрме, олауларга якынлаша башласа, ачулы-янаулы тавыш ишетелә башлый. Әллә кайдан, ерактан урап үткән сыман тоелганнар иде. малайларга каршы бер адәм чыкты —Малай актыклары, таегыз моннан! Көшегез-көш, Каргалы чәүкәләре! Туйган инде сезнен ише ыбыр-чыбырдан Йөккә җилләре генә тиеп китсә дә. зыян салалар, мур кыргырлары. Әнә бер хәерсезе йөк бавын кисеп, нәрсәдер актарып азапланган — Елга ягыннан һәрдаим исеп торган салкынча- дымлы җилдән бите кәшәләнеп беткән йөкче нык кына сүгенеп куйды. Ана атна буе жүнләп йокы күрмәүдән иңке-миңке йөргән икенче йөкче кушыла: —Берүк сак бул. агай-эне. Үткән ел шушы Каргалы кичүендә мин ярты олау малымнан колак кактым. Юлдашларым таныш-әшнә адәмнәрне, юкса, алар да искәрми калганнар. —И-и туган, йокы белән үлем бер, ярый, бөтен малына каз мае сөртмәгәннәр... —Йокы дип, бер күзем ачык, бер күзем ярым йомык, черем итү инде Үзем күреп торам, ике адәм килеп, йөкне актаралар, шуларга кычкырып кына булмый. Оеп тик ятам, әллә чын хәл, әллә саташам мин әйтәм. һушка килеп, сикереп торган идем, кая ул, тегеләрдән җилләр искән. —Угры сине көтеп тора, ди. Олаучыларны тынлап торуы рәхәт тә, монда буталып йөрергә вакыты ул түгел. Малайлар күнегеп беткән инде, мосафирларның үзләренә карата коры кыланып, читкә тибәрүләренә артык исләре китмәде. Үз юллары— юл, пристань ягына теркелди бирделәр Монда да кызык. Елга агышын басыл, шау-шу килә халык. Кемдер чиратын югалткан, кемдер хәйләгә керешкән хәрәмләшеп паромга алданрак үтмәкче була. Теге як ярга барып төртелгәч тә. тынычлык юк. Инде хәзер жай гына паромнан чыгып китә алмыйча тарткалашалар. Бусы—үзе бер тамаша Гик малайларның моны тамаша кылырга вакытлары юк та юк инде. Үзләренә яхшы таныш паромчы Зариф абыйның паром ярга туктаган уңайга, көчле ыргым ясап жиргә сикерүен, паром бавын күз ачып йомганчы «пристань» итәгендәге юан тәбәнәк баганага бәйләп-ныгытып куйганын карап, сокланып торырга була ансы Зариф абыйлары яшь, таза, көчле шул. Соклансаң да була! Яр буенда бераз юангач. букчаларын якындагы җимерек күпер араталары астына яшереп, ерак түгел кузна уйнаучы малайлар янына йөгерделәр Караңгы төшә башлаганчы уйнап, хәлдән таеп, язның бу көнен шулкадәр күнелле. мәгънәле үгкәрүләренә сөенеп, күпер буена килсәләр, акылга сыймаслык хәл—күпернең теге калдык өлеше биек ярдан аска, болганып аккан Сакмарга җимерелеп төшкән дә киткән Киткән икән китә бирсен, әмма Әптери белән Әхмәтсафаның китап, грифель тактасы тутырылган букчаларын да үзе белән иярткән күпер! Хәлнен мөшкеллеген чамалап, телсез калган Әхмәтсафага карап. Әптери такмаклап алды —Бетте баш. малай, өйгә кайтып керде юк!—диде ул, еламсыраган тавыш белән —Сабактан качканны хәлфә әткәйгә әитми калмый, болан да эләгә иде. әгәр букчасыз калуны да белсә-ә...Ярачак ул мине Әхмәтсафа, әтисенең беркайчан да кул күтәрмәгәнен белгәнгә, артык чәпчемәде. Әткәсе еш кабатлый торган сүзләрне әйтеп. Әптерине юатырга тырышты: — Баш ярылып, күз чыкмаган —Сиңа рәхәт, син жүләр. дигәндәй.. Атап тырнак белән дә чиртми бит сезгә. Минем әткәй холыксызлансамы ’! Юк. син теләсә ни эшлә, мин бүген өйгә кайтып тормыйм.—диде Әптери. ныклы карарга килеп — Бабайларда кунам, иртәгә, төштән сон әбекәй илтеп куяр әле өйгә Әткәй әбекәйдән шөлли, ул булганда дөнья җимерми. Каргалыда холыксыз кешеләр аз түгел. Дуамалланып әллә-ни майтарып ташлаучылары да бар. Шулай, көннәрдән бер көнне, бер абзый арып- талып капка төбендә ял итеп утыра икән Күршесе моннан сорый «Ул кадәр ни эшләр бетердең, тынын-көнен беткән?*—ди икән Абзый, башын сыпыргалап. бик зур эш эшләгән кебек җавап кайтарган «Өйдәге бөтен әйберне җимереп, талкан иттем, бераз ял итәм дә мичне сүтәм.. • Баксаң, агайның бәләкәй малае кәлүшенә пес иткән икән Шунын ачуын алган, имеш Әптеринен атасы да шундыирак дуамал халыклы адәм иде Ярачак ул Әптерине. малай дөрес әйтә. — Мин башка бармыйм, сабакка'— диде Әхмәтсафа—Озакламый сабанга төшәләр, кыр эшләре башлана —Шуннан ’—диде Әптери. өлкәннәрчә сөйләшергә маһир Әхмәтсафаны бүлдереп.—Сабак бетмәс борын сине кем мәдрәсәдән алсын? —Башкаларныкы бетмәгәндер, безнеке бетте инде — Әхмәтсафа көлеп, ярга якынрак килде Шаулап аккан Сакмарга карап уйланып торгандай итте дә. көйләп җибәрде: Китте букча суга агып. Йөрмим сабакка барып —Бәет чыгарырга оста икәнсең син.. Кичә әткәй янына кәкре Бәлри килгән иде «Кендекчегә бер малаеңны биреп тор әле. Мостай кордаш*.—ди Әткәй әйтә «Гомәрхан белән Госман 'i земә кирәк, минем дә аз булса ла җирем бар бит»,—диде «Әхмәтсафаны җибәрермен*.-дип вәгъдә итте Вәт шул. иртәгә үк Бәдри абзыйга көнлскче булып китәм —Син көнлекме?—дип аптырый төшеп сорау бирде Әптери.—Көчең җитәр дип уйлыйсыңмы?—Әптери күзен чепиләндереп Әхмәтсафага карап алды. Карашында дустын жәлләве ярылып ята иде.—Әткәй мәнге көнлекчегә бирми мине... —Анын урынына чыбык ашата...—диде үчекләшеп Әхмәтсафа. Үзен бер дә бәләкәй малай итеп күрсәтәсе килми иде аның. «Эшләп кеше үлми, ныгый гына»,—ди әткәсе. Әйтсәң әйтмәсәң дә Бәдри абзыйга ярдәмче бер малай кирәк бит. Үзе гарип, балары юк. Нишләсен ул, Әхмәтсафага да риза булып тора. Вак-төяк эшкә ул ярап тора, кисәкле эшкә башкаларны яллар. Монда мәсьәлә букчаларның юкка чыгуында бит әле.—Аның эше кара көзгә кадәр бетми инде. Көзгә кадәр кемнең кайда букча югалтуын кем исендә тотсын ди? Тик Бәдри абзыйның бер яман гадәте бар. эшли торасын, ул бәйләнеп тенкәгә тия. Үткән ел көнлекме булып Госман абый йөреп алган иде. Кичә әткәй әйтте: «Юкка-барга малайга бәйләнер булсаң, чамала, киләм дә алып кайтып китәм, гаеп итештән булмасын»,— диде. «Юк. юк, күзнең агы белән дә карамам»,—дип. антлар эчте Кәкре Бәдри Менә күрербез инде, ни кыланыр... Әхмәтсафа, сүзендә торды. Шул көннән башлап мәхәллә мәдрәсәсенә бармады. Бәхетенә каршы, көзгә Оренбурдан Мифтах мөгаллим килде. Вәлкәй хаҗи Әхмәтсафаны Мифтах хәлфәгә бирүгә нык каршы булды. Имеш, Мифтах хәлфә малайларны деннән яздырырга, урыс итәргә килгән. Мостафа агай бирешмәде, дөнья булгач, белемнәренең барысы да кирәк, дип, улын җәдитчә мәптеккә, Мифтах мөгаллим кулына тапшырды. Танны сискәндереп, әтәчләр кычкыра башлады. Төн буе төрле уйлар уйлап, җәфаланып беткән Әхмәтсафа йокыга китеп кенә маташа иде, үги әнкәсенең яңгыравыклы тавышы ишетелде: —Тор, Сафа, әнә Саттарлар җыенып, капка төбенә килеп басканнар инде. Әхмәтсафа үз-үзен белештермичә сикереп торды, «ә» дигәнче түбәнгә төшеп, юынырга ашыкты. Шәмсия шаркылдап көлеп җибәрде: —Юри генә әйттем. Саттар белән Әптери әле җиденче төшләрен күреп яталардыр. Торгач торгансың икән, тиз генә капкалаштыр да, мал асларын тазартып куй,—дип, чиләкләрен шалтыратып урам коесына суга чыгып китте. Бу иртә Әхмәтсафаның балачагы белән хушлашу таны иде... VII өсәения» дәге тәртипләргә ияләшеп китү башта кыен булды. Күңел гел авыл ягына тарта, ә монда һәр нәрсә хәлфә- мөдәррисләрнен рөхсәте белән генә эшләнә. Әхмәтсафаны үзе кебек хәзерлек сыйныфы шәкертләре торган бүлмәгә түгел, ә өченче каттагы, ана караганда бераз яшькә өлкәнрәкләр бүлмәсеннән урын бирделәр Монда электән килгән гадәт буенча, һәр нәрсә санлы, ягъни номерлы иде Әхмәтсафа да уникенче санлы ятакта йоклый, ашханәдә уникенче урынга утырып ашый, сыйныфта аның партасы (бу яна сүзгә ияләшә алмый интекте) шулай ук уникенче иде. Авылдаш малайлар— Саттар. Габдерахман-Әптери, Хәмитләрдән аерыласы килмәгән иде килүен. Хәер, яна бүлмәдәшләренә дә тиз ияләште. Бер ягында—Шарлык ягы егете, инде бу мәдрәсәгә өченче «кыш»ка килгән (ул уку елын шулай «кыш»лап саный иде) Сәгыйть; стена буендагы ятакта—юантык гәүдәле, иренәре дымсуланып, бүселебрәк торганы Мәҗит исемле егет китап актаргалап ята иде. Сәгыйть Агишев—сөйләшергә ярата торган, җор телле, якты йөзле шәкерт. Мәҗит анын капма-каршысы. Кем ни әйтсә—шунын белән бәхәскә керергә генә торган әтәч холыклы, төртмә телле егет. Ана йомышын төшмәсен, ник дәшүенә үкенерсең. Калган шәкертләр белән Х У'2-Л?Ла " 11Ь1 У л Мәҗиткә ишарәләп, Сәгыйть берничә төртмә сүз дә ыргытып алды ~ЛеНЬЯДа мокы™ык Дигән чир бар. Әхмәтсафа. Бу чирдән U " la'uIH ТЫЙб китабынла бер ләва да күрсәтелмәгән. Димәк ки юк андый дару Ни өчен ышанып әйтәм. чөнки мокытлар ул чакта да булган даруы табылса, тыйб китабының беренче битенә үк язып куяр иделәр сяэүгалисина галиҗәнаплары. Мокытка Ходай үҗәтлекне өеп биргән Син караны кара дисен, ул ак дип сикереп тора. Мәҗит бу сүзләргә бәйләнергә теләп, кисәк кенә кулындагы китабын бер читкә ыргыткан иде. нидер уйлап, астан гына Сәгыйтькә карап алды да, кире ятагына ауды Ишек янында тагын бер ятак бар. Ансы әлегәчә буш тора— хуҗасы килеп җитмәгән икән Уку башланып, берничә көн үтүгә, шәкертләргә «Хөсәения» дигән атаманы онытырга куштылар: алар укыган белем йорты мәдрәсә булудан туктап. Көнчыгыш халык мәгарифе институты итеп узгәртслгән имеш Озак та үтми, мәдрәсәдә дини йолаларны—намаз уку. ураза тоту, гает көннәре үткәрүне тыйган фәрман язып элделәр. ‘ Бер көнне, фәрман эленгән дивар яныннан үтеп барганда. Сәгыйть тукталып калды һәм шыпырт кына әйтеп куйды —Мине монда өйдәгеләр мулла булырга дип җибәргәннәр иде. хәерле булсын, бөтенләй динсезгә әйләнеп кайтам инде Вәт нинди замана килде безгә, дустым,— диде ул. хәсрәтле көлемсерәп —Рәхәт бит. мин сина әйтим, иртән комган тотып, тәһарәт-мазар дип. чабулап иөрисе юк. казыйларнын әрләвсн ишетеп торасы юк. Каршы төшкән адәм заты да күренми тагын, әйтерсең, шуны гына көтеп торганнар. Кешене диннән биздерү бик җинел икән, иманлы итү генә кыен бәндәне Яннарыннан сөйләшеп.басынкы көлешеп, үзләренчә чикылдашкан булып кызлар үтеп китте. Сәгыйть. кызларга ым кагып алды — Болары оҗмах кошлары була инде —Ул мәзәк кенә күз кысып алды —Мин мәдрәсәгә килгән елны бу бинада эгзәре дә юк иде Шәһәрлә аерым кызлар мәктәбе бар иде. Әдәби кичә үткәргән чак та. кызларны кунакка дәшик дисән, хәлфәләрнең күзләре мангайга менә иде Ә кызлар белән танышасы килә, малай Шуна күрә әдәби кичәләргә Кәрван-сарайга йөрдек башта. Анда Бабич агай шигырьләр укый иде. айвай. вәт галим кеше иде ул. —Хәзер кайда сон ул°—диде Әхмәтсафа. Бабич турында сүз чыккач, кызыксынуын яшермичә Шәехзадә Бабич исемле шагыйрь турында азарга Мифтах хәзрәт бик илһамланып сөйли пас Әхмәтсафаның соравыннан Сәгыйть күңелсезләнеп калды. Кемнәндер шикләнгән сыман, тирә-якка каранып алгач, пышылдап диярлек. —Үткән ел кызыллар тотып алганнар аны Башкорт хөкүмәтенә эшләгән икән ул. Башта башкорт хөкүмәте сәвиткә каршы булды, аннары кызыллар ягына чыкты Бабич тотакка эләккән вакытта башкортлар сәвит ягында инде Темәстән ни эш беләндер кайтып килгән Шәехзадә агай, кызылларга тап булгач, тимәсләр дип ышанган Качып-нитеп тормаган, прәме алларына килеп чыккан Тегене тотып алганнар, җәзалаганнар, ахырда, ат койрыгына тагып йөрткәннәр һушын җуйгач, атып үтергәннәр Каршыларына йомшак басып килүче Мәҗитне күреп. Сәгыйть сүзнен юнәлешен үзгәртте: — Мәҗит, сина «кәтүк»ләрдән сәлам'—дип. баскычтан үзләре яшәгән икенче катка күтәрелүче кызларга күрсәтте—Берсе бигрәк сине сорап өтәләнде инде, әллә Пәрваз булды шунда «Мәҗит кая. күренми’«-дигән була Үзенен күзләре уг яна Нәрсәдер бар моңда, мин әйтәм Хабәрен тизрәк сина җиткерим, дим Юкка сорашмыйдыр, мин әйтәм Мәҗит исе китмәгән төсле, кулын селтәде - Эһем «Кәтүк«ләр кайгысы ди монда Менә хисаггган сабак әзерләп йөрим һич баш җитми, ике поезд кара-каршы чыга да. берсе кызулап китә, берсе нигәдер әкренли шунда. Ничә сәгатьтән очрашалар, имеш. Очрашмасалар. ник дөмекмиләр...Ник кирәк инде ул мина'’ Минем паровоз буласым юк. ләбаса!—дип. кемгәдер бәлаләп, үпкәләп, хәлфәләр бүлмәсенә табан китеп барды. —Җелегенә үтәләр аның, өстәмә дәрескә чакырып,—диде Сәгыйть — Югыйсә, белмәгәне, күрмәгәне юк, ә хисапка башы җитми. Әхмәтсафаның күңелен кызлар кузгаткан иде. Мәҗитнең хисапка үтмәгән башы кайгысымы монда! Ул янә кызлар турында сорашасы итте: —Ә «кәтүк»ләр дигәнең— кемнәр инде алар? Сәгыйть көлеп җибәрде. — Ну, җегет, борынга ис керә башлаган синең. Сала баласы димәссең,— диде, шаяртуыннан канәгатьләнү кичереп.—Кызларны без шулай атыйбыз. Бик тере үзләре. Шүредәге кәтүкләр кебек җитезләр, буйга да таманча гына. тулы, таза тәнлеләр. Чак кына кул сузсаң, яшь боландай читкә атылып, чабып китәргә генә торалар. Җитмәсә, бар эшкә сәләтлеләр. ул кичәләрдә күрсәң, малай... Иннек-кершәннәр ягып җиффәрәләр, мин сиңа әйтим Башта—калфаклар, аякта—читек, өстә—бәби итәкле күлмәкләр, прәме. күзләр камаша. Сәхнә уенына хирыслар. Мандолина, пианино уйнап, декламацияләр сөйләп җиффәрәләр, малай... Кичә булган көннәрдә бер генә егет тә үз акылында түгел инде, һуштан яздыралар, өндә килеш төштә шикелле йөрисен. Төне буе шул кызларны уйлап, саташып чыгасың,— Аннан, елмаеп. Әхмәтсафага күз кысты.—Менә укулар көйләнеп, шәкертләр белән дуслашыпүзләшеп бет әле. үзең дә шул «кәтүк»ләр тирәсендә чуала башларсың, бик мут егет күренәсең. Бәләкәй буйлы җегетләрне кызлар ярата бит. Мусаны күздә тотып әйтүем Үлчәп баксаң, буйга сила караганда да тәбәнәк иде. Шул бәләкәй генә Муса «кәтүк»ләр тирәсендә йөри торгач, «орчык»ка әйләнде тәки Кызлар үз иткән егет болай да бер башка үсә ул, мин сиңа әйтим, һәй, елгыр малай иде Муса. Кызлар сагынып үләр инде. Быел укуга килми ди... —Ә нишләп килмәскә уйлаган соң ул?—дип сорады Әхмәтсафа.— Аның Муса исемле шәкерт турында ишеткәне бар иде. Әллә ничек, үзен күрмичә үк, күңелне җәлеп итә торган исем иде бу. Серле тоела иде Муса атлы егет Серле нәрсәне тотып карыйсы, җан иясен күрәсе килә бит инде —Кайсы яктан иде? Кыргыз-кайсак якларыннан түгелдер ич? — Мостафадан ул, безнең якташ,—диде Сәгыйть. Муса исемле шәкертне дус күрүе, аның исемен аеруча яратып, үз итеп әйтүеннән сизелеп тора иде.—Шигырьләр дә чыгара. Бабич кебек зур шагыйрь булмакчы. Булыр, нишләп булмасын?! Ана әдәбияттан Шәриф Камал кебек әдипләр сабак биргән Безгә генә ул. Әллә нигә быел хәлфәләр пошаманда йөргән сыман. Күп укытучылар мәдрәсәдән киткәннәр. Шуңа аптырап йөрүләре микән?.. Алар шулай сөйләшә-сөйләшә үз бүлмәләренә килеп керделәр. Сәгыйть астарсыз, җәймәсез буш караватны күрсәтеп: — Шушында йоклый иде Муса. —диде. Сагыну хисләре тышка ук бәреп чыкты.—Менә бусы да аныкы...—дип, карават башындагы җыйнак кына сандыкка күрсәтте — Быел әтисе үлгән аның, шуңа килеп җитә алмады .Абыйсы Ибраһимны күргән идем беркөнне. Ул «Мөхбир» дигән гәҗиттә эшли иде. Аптыраулы кыяфәттә. «Авылга китәргә туры килер, әткәй вафат бит минем —ди.—Энекәшләрне, сеңелкәшләрне карау минем өскә калды,—дип күз яшьләрен сөртеп алды. Нечкә күңелле егет икән, Муса да шундый иде Муса соңрак килә, болай булгач. Ну шәп уйный иде мандолинада. Бик тә килештерәләр иде Гайшә белән сәхнәгә чыксалар. Әхмәтсафа ут борчасы сыман җитез, чибәр Гайшә Мөхәммәдиева дигән кызны күреп белә иде инде. Сәгыйть дөрес такылдый торгандыр. Шундый кызнын күңелен яуларлык булгач ни, шәп егеттер ул Муса. Кайсы кыз күңеленә охшамаган егет белән сәхнәгә, халык алдына чыгып бассын ди! Сәгыйть Мусаның ятагына монаеп карап торды да. артистларча килештереп шигырь укый башлады: Яңгырат илне, алынга чык. себреп ил тапларын' И уян ил. бу синен инде уяныр чакларын! Барча хаклык, барча шатлык дөньясы алда әнә! Әйдә омтыл шул тарафка, анда алга юл ана! Үзенә әсәрләнеп карап торган Әхмәтсафага, күзен кысып алды да, янә Муса ятагына ымлады — Бу декламацияне Муса язган иде. Менә бит, ничек әйтә!.. —Бабичтан ким түгел. Сәгыйть илһамланып шигырь укый башлаган мәлдә бүлмәгә килеп кергән Фатыйх Сәгыйтов, үзен һәрнәрсәдән хәбәрдар дип санаучы һавалы сыйныфташлары, бердән, Сәгыйтьнен кыланмышын килештерми, икенчедән, Әхмәтсафаның сүзен өнәмичә, иреннәрен бөрештерде —Ни нәрсәсе бар инде бу шигырьнең0 Бабич, имеш Инде дә килеп, Тукай хәзрәтләре, Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев белән дә чагыштыр алайса. Хәзер һәркем— мөхәррир, һәркем—бәет чыгара. Сәгыйтькә төбәп ике юл шигырь укып алды: Гаҗәп түгел сабый-илә сабыйлык. Гаҗәптер әмма гамәлдә габилык —Әһә,—диде мәгънәле рәвештә Сәгыйть — Жегетнен түбәтәй асты бөтенләй үк буш түгел—Дәрдмәнд сүзләре аша безне аңгыралыкта гаепләп ташлады әнә. Тик шуны онытма, Фатыйх: Мусанын беренче тәҗрибәләре генә бу. Шәриф абзый аңа зур өмет баглый Төхфәт Ченәкәй дә олылый үзен. Синен шуңа ачуын килә, әйеме’ Мәҗит: “Таптың ачу китерер нәмә!"— дип мыгырданып алды. Бүлмәдәге ничә шәкертнең ник берсе аны яклап сүз әйтсен. Моны сизеп, отыры ачуы чыкты. Зәһәрләнеп бүлмәне бер әйләнде дә. тагын кемгә бәйләнергә белми, бүселеп чыгып китте Сәгыйть, Фатыйхның кыланмышына игътибар итмәстән. Әхмәтсафага борылды —Ә син үзең шигырь язмыйсыңмы? — Юк,—диде Әхмәтсафа көлемсерәп —Бәет чыгармасам да, яттан шигырь сөйләргә яратам. Мифтах мөгаллим үзе дә әдәбиятны яхшы белә иде, белгәнен безгә дә өйрәтергә тырышты Сәгыйть шуны гына көтеп торган диярсең Икеләнергә урын калдырмый, Әхмәтсафаны кыстый башлады —Әйдә, малай, сөйләп җибәр әле берәр шигырь, ач күңелне' Әхмәтсафа ялындырмады, шигырь укый башлады Сызла, сызла, сызла күндем. Сызла бер туктамыйча. Сызла айлар, сызла еллар. Сызла төн йокламыйча! Сәгыйть. елмаеп, кулын Әхмәтсафаның җилкәсенә саллы һәм кайнарланып дәвам итте Сызла, сызла, син мәхәббәт Ялкынын нзлләр яса. Мәңге хәсрәт һәм кара төн Елларын көннәр яса! —Әфәрин, туган! Их. шушы мәлне Сәгыйть хәзрәт Рәмиев ү зе күрсә' Синең белән яшәргә була -диде ул, Әхмәтсафаның җилкәсенә кагып Әдәби кичәләр башлансын гына, шиксез, сәхнәбездә балкыячак сын әле' Урын гүрдән булыр Тагын ни гамәлләр беләсең9 Ходай бер биргәнгә өеп бирә бит ул.. Әхмгтгсафа. мактаудан күңеле булып, тиз генә .ык киемен салып ташлады Куллары белән идәнгә таянып. аягын төпә-төз өскә күтәрде һәм. барсын да шаккэттырып жинел генә кулларында йереп китте Моны физкультура дәресләрендә һаман да шул Мифтах мөгаллим өйрәткән иде. —Булды, жиле. малай,—диде Сәгыйть, кулларын шапылдатып —Синен кебек маймылланучы юк иде әле бездә.—Ул шаркылдап калеп җибәрде — Чын артист икәнсең! Берничә көн үткәч, моңарчы хәзерлекнең беренче сыйныфында йөргән Әхмәтсафаны, керү имтиханнары вакытында әйтелгәнчә, икенче сыйныфка күчереп куйдылар. Ул—Гайшәләр укыган сыйныф иде Үзләрен-нән алдагы сыйныфларда кызлар булмаганга ирәйгән сыман, Гайшә һәм аның ахирәтләре үзләрен иркен, хәтта хуҗаларга тоталар иде дисәң дә хата булмас. Беренче тәнәфестә үк, иптәш кызын җитәкләгән Гайшә, әле сыйныфташларына ияләшеп җитмәүдән кыенсыныбрак торган Әхмәтсафа каршысына килеп басты. —Дустым,—монда укучы кызлар да, егетләр дә бер-берсенә шулай эндәшергә күнегеп киткәннәр иде—ишеттерделәр, оста итеп декламация сөйлисен икән, аннан гимнастик күнегүләр ясарга да маһир диделәр.. —Кем әйтте?—диде Әхмәтсафа. Гаҗәпкә калып. —Сүз иясе белән йөрми... Ул каршысында чытлыкайланып торучы Гайшәнең тел төбен анлап бетерми иде әле. Ә менә Гайшәнең иптәш кызы...Кызга бер караш ташлау белән Әхмәтсафаның йөрәге җилкенеп куйды. Озынчарак алсу йөзенә, им өчен генә дигәндәй, бераз гына сипкел сипкәннәр шикелле. Шундый сипкелле кыздан да сөйкемле кыз юктыр дөньяда! Кыз үзе дә озын керфекләре арасыннан егеткә бер караш ташлап алган булды. Битендәге алсулык куера төште. Кыз егетнең карашын тотып алып, оялган рәвешле күзләрен түбән текәде. Гайшә, үзе әйткәнчә, малай-шалай белән аралашып өйрәнгән, Әхмәтсафаның күңел түрендә мизгел эчендә уйнап алган хис өермәсенә исе дә китми, сөйләвен белде: —Үзешчән сәнгать түгәрәге эшен яңартып җибәрәбез, дустым.—Акыл сатып та алды —Монда кыш буе таракан симертергә килмәдек, мәгърифәт нуры җыярга килдек. Үзебез йөрмәсәк, бер нәрсә дә китереп бирмәсләр безгә. Менә Заһидә,—ул янәшәдәге кызга җинелчә генә терсәге белән төртеп куйды,—матур итеп җырлый. Бии дә белә... Заһидә. кашларын җыерып: «Нигә әйттең инде?»—дигәндәй, назлы тавыш белән сузып. —Гайшә-ә!—дигән булды. Бу сүзләр ахирәтенә кисәтү ясаган кебек яңгырады.—Әле бит... — Бетте, бетте,—диде, Гайшә көлеп —Нәрсә җебеп төштен әле Әхмәтсафа алдында? Егетләр күргәнен юкмы әллә? Тегесе бөтенләй оялып, читкә тартылды. Гайшә бу хәлгә бик канәгать иде бугай, Заһидәнең беләген тагын да кысыбрак тотты: —Менә парлашып сәхнәгә килеп чыгарсыз әле, шәкертләрнең күзләрен яндырып! Киләсе атнада түгәрәк эшен башлап җибәрәбез, беренче утырышка Шәриф агай белән тагын берничә кунак чакырабыз Сез.. —Әхмәтсафа белән Заһидә кире уйламаслык итеп әйтәсе килә иде аның Тавышында катгыйлек чаткылары пәйда булды. —Сез быел концерт-тамашаларны алып баручы булырсыз! Үткән ел кичә саен алып баручы эзләп хәлдән тая идек... Шушы көннән башлап Әхмәтсафаның күңеле әллә нишләде. Заһидәне гел күреп торасы килә. Үзе генә сизеп бетермәгән: моңарчы аның җаны йокымсыраган булган икән бит. Хәзер жаны уянып, дөньясын яктыртып, ямьләндереп җибәрде. VIII ышкы каникулдан Әхмәтсафаны Оренбурга әтисе үзе китереп куйды. Туры мәдрәсәгә төшермичә, Гомәр агаларына алып китте. К Сирәк кунакларны Гомәр абзый шатланып каршы алды Шулай да анын күңеле тыныч түгеллеге күренеп тора иде —Сәүдә эшләре кәяләде. Мостафа туган.—диде ул. кунаклар чәй эчәргә утыргач Мостафаның да йөзеңдәге сүрәнлекне шәйләп алгач, сүзеннән өзелеп калды Мостафаны аңларга була Гомер буе тире-яры белән эш иткән адәм ич ул сонгы елларда бөтенләй сәүдәдән читләшеп калды менә Штна пошына, үз-үзен эчтән кимерәдер, бахыр Ул гына җитмәде, өйләре янып көл оулды. бусы да зур каза. Гомер иткән хатыны үлеп, янадан өйләнеп, аякка басып кына килгәндә афәткә тарыды шул Каргалыда янгыннар чыгып торды инде ул монарчы да. Гомәр үзе дә шаһит уникенче елгы янгында халык ут-эссегә чыдый алмагач. Сакмарга кереп ТУЛДЫ Ике сәгать эчендә авылнын яртысы янып бетте Тагын хафаландырганы шул- Мостафанын яуга киткән улларыннан хәбәр юк. ди Ата кеше мона да борчыла... Гәҗитләр караштырганда Гомәрнен күзенә чалынды. Усманов төзегән гаскәрләр хәзер Бохара. Хива ханнары белән алышта икән Гомәрхан белән Госман шунда барып эләккәннәрме, башка җирдәме? Исәнме алар, үлеме.’. Кем дә белми. Шушы нәрсәләр Мостафаны тәмам сындырып бетергән булса кирәк. «Бирешкән энекәш, нык йончыган» —дип уйлады Гомәр Әмма Гомәр абзый уйлаган сәбәпләр җитди, бик җитди булса да. Мостафаның эчен тырнаган, йөрәген әрнетеп торган тагын бер сәбәп бар иде—ул Шәмсия Бер көнне Шәмсия ис китәрлек яңалык җиткерде —Фәтхулладан хәбәр килгән, исән икән,—диде ул. иңрәүле тавыш белән — Теге Биккол адәмен җир йотсын' Фәтхулланын үлгән хәбәрен китереп, бөтен зиһенемне алды Жанымны кыйды бит. җанымны кынлы Үзе дә инде Ничә еллар хат язмый торды Менә хат җибәргән Себердә аклар белән эшне бетердек, озакламый кайтып җитәм дигән —Шәмсия сүзен әйтеп бетерә алмады, үксеп елап җибәрде Мостафа аяк астындагы идәннең кай яккадыр шуыша башлавын тойды Өй эчендә сүстән бау ишеп маташа иде. кулының жегәре бетеп, яртылаш ишелгән бау иләшә шуып төште Хәзер инде анын ни аты юк. ни сәүдә эшләре алып барырга җай бирми бу хөкүмәт—бау ишеп, шуны каладагы бер артельгә тапшырып, көнне-көнгә ялгап яткан мәле иде Ул беренче мәртәбә шулай текәп, озак кына карап торды Шәмсиягә. Кем җиткергән ана бу хәбәрне'1 Фәтхулланын үлде хәбәре килгәненә биш еллап бит инде Герман сугышына киткән кеше ничек Себертә барып эләккән дә. ни рәвешле аклар белән эшне бетергән ди? Дөрес сөйлиме Шәмсия” Әллә Мостафа белән жаннары беркеп җитмәгәнне анлап, шушы сәбәп белән араны өзү. өйдән чыгып китү җаен карыймы"’ Ул исәнгерәп, аптырап озак торды Шәмсия Хәлфетлин юкка чыккач шактый көйсезләнеп йөргән иде Үртәлеп, хафага төшеп айлар үткәрде Инде бераз тынычланды кебек иле. менә сиңа мә. гагын бер хәбәр. Хәлфетлин өчен Шәмсиянең нигә ул кадәрле эчтән януын, ут йотуын анлап җитмәсә лә. Фәтхулланын әлеге хәбәре тормышны бөтенләй эздән чыгарасы көн кебек ачык иде Болай да башны кая куярга белми йөргән чак иле шул. Эшләр әнә кайсы таба бара—авылда гына ничә комитет, ничә сәвит Мал-мөлкәтенә хуҗа булып булмый, барсы да сәвиггә исәптә Балаларына да сәвит хуҗа ди Бала туса, муллага исем куштырганчы сәвиткә барып баланын исемен яздырып кайтырга дип. әйткәннәр ди Хатынын да үзеннеке түгел икән инде, әгәр бераз әфсен-төфсеннәп. камчы белән хәләл җефетеңнең җеннәрен качырып алсаң—беттең дигән сү» Сәвит килеп, аерып та куя. Хәер. Мостафа беркайчан ла монын ише белән шөгыльләнмәде, ана мондый куркыныч янамый кебек Ну инде әгәр бабайлар ысулы белән җәмәгатеңне акылга утыртсаң, хәлләр бетектәй икенче төс алырга мөмкин Әйтик, шуннан сон хатынын авылдагы хатын кыстар комитетына чыгып йөгерде, ди. Комитет—сәвиткә ишеттер,» Озак га үтми өенә хәтәр бер комиссия килеп керә. Әгәр комиссия «өшкерү» эшләрен чамадан артык дип тапса, ир кисәген мылтыклы солдатлар озатуында төрмәгә үк җибәрергә дә күп сорап торыш юк. Бәс, шулай булгач, Шәмсиягә: «Фәтхулла исән»,— дип алдашуның нигә кирәге бар,’ Теләсә болай да чыгып китә. Мостафадан курыкса, сәвит яклавына исәп тота ала. Ирләрнең генә бер хокуклары юк менә. «Китәм»,—дисә, каршы төшеп булмый...Алай түгел икән шул. Янында йөргәндә генә кадерен тоймаган Шәмсиянең. Хатын ана үз аягы белән килеп кергән мал сыман тоелды, ахры. Андый малның кадере булмый бит. Менә инде икенче мәртәбә шундый тойгы кичерә; беренче тапкыр унтугызынчы елның язында, алмагачлар чәчәккә төренгән иртәдә бар күңелен айкап ташлаган иде шушы сүз. Инде менә бүген «Фәтхулла» дип авызын гына ачкан иде. Мостафа коелды да төште. Унтугызынчы елны, ул көнне авылда янгын чыккан иде Бу юлы инде ут Мостафаның йөрәгенә капты. «Фәтхулла исән. Димәк, кайтып керәчәк ул көннәрдән бер көнне. Ни дип жавап бирер'’ Шәмсия ни кылыр? Шушы минутта ана Шәмсиядән дә кадерле кеше юктыр сыман тоела башлады. Булганда гына кадере беленми икән, югалта башласак... Шәмсия элек тә Фәтхулланың инде олыгаеп барган әти-әнисен. ягъни биатасы белән бианасын ташлап бетерми иде. Таба ашы пешерәме, гает көннәре буламы, йә башка бәйрәмме—тәмле ризыктан калдырмый иде аларны Фәтхулладан хәбәр алгач, көн саен диярлек Каргалы очына— башта килен булып төшкән йортка китеп югала. Шунсы бар, бер чакта да Бибкәине үзеннән калдырмый, әллә ниләр сөйләшә-сөйләшә көлешеп чыгып китәләр, күтәренке күнел белән кайтып керәләр. Мостафаның ут йотып йөрүе әллә бар Шәмсиягә, әллә юк. Хатынның күңелен башта ук табарга тырышмавының әҗере инде бу, дип, Мостафа тешен кысып булса да түзде, эчендә кайнаган ярсуын тышка чыгармады. Хәер, өйдә кара тавыш кубарып ни кыласын'.’ Әле бит бу хакта юньләп сөйләшкәннәре юк. Мостафа һич кенә уйларыннан айный алмый. Әйтерсең, менә шулай уй эчендә изаланып утырыр өчен килгән Оренбурга. Үз-үзен җиңеп, уйларын куып, тиз генә кире кайтмаслык итеп олактырып бетерә алмады тәки, һаман шул Шәмсия сәбәпче. Урыннына купкан җанын янә бер нәрсә борчый—ул да булса, соңгы вакытларда Әхмәтсафага кырын карый башлады Шәмсия. Исен китәр, башка хатыннар артык сәвитләшеп барганда, Шәмсия ничектер, моңарчы күзенә артык бәрелми иде, үтә диндарланып китте. Әхмәтсафа турында сүз чыкса, Мостафага бәйләнә башлый: —Динсез, имансыз булып үсә ул малаең!—ди ул, зәһәрләнеп —Анда Оренбурда «Хөсәения* мәдрәсәсе дигәннең исеме калса да, жисеме калмаган икән Яшьләрне җыеп, урыс ясап яталар икән хәзер Кеше арасына керер хәлем юк, абыстайлар, ил карчыклары күземне ачырмыйлар. Мостафага әйт, күрә торып, баласын диннән яздыра, диләр. Авылда яшьләр котыра, кәмсәмүл төзибез дигән булалар. Төзерләр, төземи сон—саман сугып, өй җиткереп керәсе түгел бит. Әхмәтсафа кайтса, шулар белән мәш килә. Дәүлине ак йортыннан куып чыгарган сәвит. Шул йортны яшьләр ызбасы иткәннәр. Кайткан саен, шунда кичә-мичә оештырып, декламация сөйләп, яшьләрне котырта, юлдан яздыра, дип, сөилиләр Яшьләр ызбасы түгел ул, имансызлар ызбасы! Син ичмасам, Әхмәтсафа белән нык кына сөйләшәсе урынга, шуның кыланмышларына бер кәлимә сүз әйтмисен,—дип колак итен ашый. Мостафа ай—ай ярым эчендә танымаслык булып үзгәргән хатынын тынычландырмакчы булып маташа; —Дөньялар гел башка бит, карчык. Әхмәтсафаны тыям дип, өйдә бикләп яткырып та булмый. Элекке тормыш кайтса икән дә...Юк инде, кайтмас Илне нигезеннән үк җимерделәр. Мин кәсептән колак кактым, Әхмәтсафа шушы тормышка җайлаша алмаса, нишләрбез сон без?. Безнең нәсел гомер-гомергә сәүдә кәсебендә булган. Мәчеткә тиешле садаканы биреп бардык. Мулла-хәзрәтләр тел-теш тидермәде безгә, иман юлыннан язасыз дип әйтмәде, Ходайга шөкер. Әхмәтсафа да динсез булмас, яшьлек чор үтәр, эзгә төшәр ул. Яшь чакта була инде ул. Әле хәтеремдә, яшьлектә, никрут булып йөргән чакта, олы хәзрәтнең өй турыннан кич җырлап үткән идек: Турыгыздан җырлап үттек. Ачуланма, хәзерәт Яшь чактагы жүләрлекне Беләсең бит әзерәк. Иртәнге намазда әткәйгә шелтәләп кенә әйткән хәзрәт Тавышны зурга җибәрмәде тагын Элек тә яшьләр шулай хикмәт чыгарып куялар иде. охмәтсафа да бу шаукымланып йөрүен ташлар Менә Гомәрхан, (османы кайларда. хәбәр-хәтерләре юк. Сугышлар да бетеп бара бугай, илгә кайтучылар ишәйде, юк. малайлардан хәбәр, юк кына —дип. сүзгә нокта куйган иде ул чакта Мостафа. ШУНСЫ КЫЗЫК, әлеге сөйләшүдән сон Шәмсиянен диндарлыгы да чигә төште Әмма сизеп тора. Шәмсиянен Әхмәтсафага карата булган карашын үзгәртеп бетерә алмады. Нигәдер Әхмәтсафа да Шәмсиягә якты чырай күрсәтми. Моны Әхмәтсафаның яшьлегенә аударып кына да бетереп булмый Мостафа аңлап бетерә алмый иде Күрәсең, элекке елларны. ул озаклап өйдә тормаган чакларда, бу ике Хода бәндәсе арасыннан кара мәче узган да. инде һич кенә дә бср-берсен кичерә алмыйча иза чигәләр Берсе карый, берсе сабый, әмма бер-берсенә юл кунмыйлар гына бит Әхмәтсафа ипле холыклы болай карап торуга. Шәмсия егеттән күрә бугай гаепне Мостафа егетне битәрләргә ашыкмады Гаеп табасын килсә, әүлиядән дә табарга була торгандыр аны Кешене болай гына динсеэлектә гаепләп тә булмый. Кем динлеиманлы. кем кяфер, кем туры юлда, кемнен кыибтасы дөрес—боларны бер Ходай гына белә Башкаларны имансызлыкта гаепләгән кеше беренче чиратта үзе денсез-имансыз түгел микән әле’ Боларны Шәмсиягә әйтеп тормалы инде Мостафа Чәй эчеп бетергәнче Мостафа шулай үз уйларына чумып. Гомәр абзыйның сүзләрен колак тирәсеннән шудыра биреп тик утырды Гомәр абзый берара Мостафага күз ташлап алган иде. тегесенең уйлары белән бу өйдән шактый ерак җирләрдә йөрүен аңлап, хәсрәтле генә көлемсерәп куйды Моны сизеп алган кунак, башын түбән иеп. сансызлыгы өчен гафу үтенгәндәй итте. Әхмәтсафа чәен эчеп бетереп, өлкәннәрне көтеп тормасган амин тотты да. түр ягына чыгып, ниндидер китаплар актара башлады Гомәр абзый белән Мостафа агай, өстәл яныннан кузгалмадылар Чын әңгәмә яңа башланып кына кил.) әле Алар еш очраша алмыйлар, очрашсалар серләре килешә иде моңарчы —Егетне укытырга кирәк,—диде Гомәр абзый Мостафа өйдәге хәлләрне сөйләп бирмәсә дә. нәкъ кирәкле җиргә китереп басты һаман да үги әнкәсе каршы килсә. Мостафа Әхмәтсафаны бер-ике ел көнлекче итеп йөртү ягын да уйлап куйган иде Егетнен үзенә дә әйттем, дөньялар ничек кенә болганса да. барыбер безнең нәсел арбадан төшеп калмады, ижтиһад иттек Патшага да ярадык, санатка да ярадык, сәвит белән дә телгә килмәскә кирәк Мин шулай уйлыйм Шунсы бар. сәвит башта халык дип күп шаулады шаулавын Хәзер башкачарак сайрый Сәвитнен төп таянычы ярлыябагай, имеш Йә. әйт. әгәр ижтиһад итә торган булса, гыйлемле, мәгърифәтле булса ярлы, гидай булып йөриме бәндә’ Мостафа «юк» дигәндәй, башын чайкап куйды —Үзең йөрмәсәң. Ходай китереп бирми инде,—диде ул әкрен генә — Шунсы гына зчпе ii.ipiii.iii яшьләрне мәчет МӘДРӘСӘЛӘРДӘН 'ini кишерен диннән аерып, хөкүмәт ни-нәрсә уйлый икән ’ Имансыз бәндәләр белән тормыш корып булыр дип саташа микән’ Без сәүдәгәрләр, дингә ябышып ЯТмасак та. шөкер, иманнан язмадык ансы —Сәүдә ул. Мостафа туган, пәйгамбәрдән калган шөгыль Бер надан ..III.iHi.iH башка җен башка.» шп ӘЙТКӘН Ш 1>о II.IIICBIIKI.IP зәү1с нәүбәпә мөселман дип гаскәр тупладылар, хәзер мөселман дигәнне инкарь итеп, эшче крестиян дип кенә җибәрәләр әнә Мостафа сүзгә кушылды б. .КЬМ» — Мөселманнарны бергә туплап, кызыл гаскәр оештырып йөргән Усманов дигән адәмнен сөйләгәне истә. «Без— большевиклар Мөселманнарга һәрьяклап ирек бирү өчен көрәшәбез,»—дип әйтә иде ул. —Хәйрулла хәлфәнең малае инде ул,—диде Гомәр абзый көлемсерәп.— Әткәсе укымышлы, белдекле хәлфә иде, улы коммунсит булды да куйды. Әнә Бохара якларын пыр туздырып йөри икән хәзер. «Диннең оясын тар-мар итәбез!»—дип язганнар гәҗиткә. —Бохарага ук барып җиткәннәр, диген. Коммунист белән большевиклар дигәннәре ничегрәк сон аларнын? Кайсы яхшы, кайсы начар безнең өчен? Дингә кайсы каршы? Гомәр абзый йөзен чытып куйды да, җитдиләнеп җавап бирде. — Ике чабата бер кием, Мостафа туган. Халыкны гомер иткән диненнән яздыру өчен Ленин-мөртәт икенче дин—большевизм динен уйлап тапты. Хәзер халыкның аңына шушы алласыз динне сеңдерәләр. Бутала халык, кыйбласын югалта Ин куркынычы шул. Бер мәртәбә динен, иманын сата икән бәндә, аның белән теләсә нишләп була. Ленин моны яхшы анлый. шуна күрә, әнә син бая әйткәнчә, яшьләргә каныкты да ул. Ил буенча яшьләр төркемнәре төзелә. Гәҗитләрдән укып барам— унышка ирешәләр дә булса кирәк. Кабат әйтәм, Әхмәтсафа дөрес аңларга тиеш,—ул түр якта утырган егеткә төбәп, сүзен дәвам итте,—гыйлемлелек бер нәрсә, әмма иманга хилафлык китерәсең икән, моны бер нәрсә белән дә аклап булмаячак Дәүләтьяр нәселе бу якларга Нократ Иделе тирәсендә көн иткән җирләреннән кубарылып, чукындырудан качып килеп чыккан. Өлкәннәрдән калган хәбәрләргә караганда, борынгы бабаларыбызнын берсе Казан артындагы Арча төбәгендә сәет булган. Сәет инде ул—димәк пәйгамбәрләребез Мөхәммәд нәселеннән дигән сүз. Менә без нинди нәсел!—Гомәр абзыйнын тавышында горурлык чаткылары бар иде — Бүгенге ыгы-зыгы үтәр ул. Ил имансызлык юлыннан китсә—алда халыкны афәт көтәчәк. Бу афәт бүгенге яшьләр өстенә ишелеп төшәчәк. Әгәр шушы түнтәрелеш чорында халыкның җаны, рухы имгәтелмәсә, дин-иман зәгыйфьләнмәсә, бәлки киләчәккә өмет калыр, рәт чыгар андый илдән. —Әле ансы кайчан булыр?.. Син әйтә башлаган идең, Гомәр абзый, шул нәрсә күңелдән китми генә бит: ярлы-ябагайга таянып илне алга алып барып буламы, жә? —Дөрес, туганым. Ярлы-ябагай—булганны әрәм итәргә, бирсәң алып, бирмәсән талап көн күрергә маһир. Гәҗитләр язганны укып, шаклар катып утырам инде. Солтангалиев дигән кеше, Лениннан фатиха алып, башкорт, татар авылларыннан мәҗбүриләп икмәк җыя икән. Борын төбендә язгы чәчү. Үткән ел, үзен беләсен, елы әйбәт килсә дә, безнең яклардан зур яулар үтеп, игеннәрне басуы-басуы белән юкка чыгардылар. Көлтәгә куйган игенне ут төртеп харап итеп бетерделәр, адәм имгәкләре. Кызыллары— акларга калмасын дип. аклары— кызыллар кулына эләкмәсен дип тырыштылар. Инде шул ут—давылдан калган икмәк өлешен дә тартып алалар хәлле крестьяннан Ярлы-ябагайга аңа нәрсә: амбары юк. амбары була калса, анда им өчен икмәге юк. Жәй буе тамак ялына кешегә эшләп гомер үткәргән бит ул. Хәллерәк хуҗалыкларны талыйлар Солтангалиев гаскәриләре. Продразверстка дип атала ул хикмәт Инде ике ел крестьянның башын күтәрергә ирек бирми шул хөрәсәннәр. Кеше талап көн күрергә маташкан бәндәләрне хөрәсән дими, ни дисең?.. —Прод...продра... — Продразверстка,—дип, кабатлады Гомәр агай. —Тел сындырмады, иеме? Хәлле кеше бөлсә, ярлы-ябагай да ачтан интегәчәк бит,—диде Мостафа —Хөкүмәт шуны белмиме? — Бәлки, беләдер дә . Бәлки, акыллары җитмидер. Татарның ярарга тырыша торган яман гадәте бар. Урыс хөкүмәте икмәк җыярга куша, вәссәләм Ул үзе татар, башкорт авылындагы хәлне килеп карамаган Урындагы түрәләргә ышана ул. Мондагы хәлне Солтангалиев аларга караганда биш мәртәбә яхшы белә, ә бит урыс җырын җырлый, имеш: татар— башкортның амбарын, гаскәр белән килеп, чистартып алып китә Язга ничек чыгар халык, жәй ничек булыр, иген унармы.’ Ансын кем уйларга тиеш микән’’ Крестиян халкы зирәк бит ул. Хәлле. булган хужа. беркайчан да сонгы капчыгын чыгарып селкемәде, елдан—елга мая калдыра килде Ии афәтле елда да. әле исемдә, моннан утыз еллар элек корылык булды, илгә ачлык килде Татар, башкорт шул маясы аркасында кырылып бетмәде Патшадан ярдәм булмады диярлек, үз байларыбыз коткарып калды халыкны —Ходай сакласын инде,—дип, җөпләп куйды аны Мостафа.—Бу хөкүмәтнен кыланганнарын карап торам-торам да. йөрәкләр жу итеп китә Өметле түгел сыман .. Бер дә эчкә жылы иөгерми, Гомәр абзый —Сәүдәгәрләребез кайсы кая таралып бетте,— диде Гомәр абзый һәм гүр яктан бер китап алып чыкты -“Торгово-промышленная Россия" дип аталган, 1899 менә бу китапка сәүдәгәр буларак мине дә теркәп куйганнар иле,—диде ул, нәкъ баягыча ачы көлемсерәп. Китапның каурый кыстырып куйган битен ачып, кычкырып укып күрсәтте.—Давлетъяров Гумер, дигән. Оренбургский уезд, дигән,—Сәет бистәсеннән дип күрсәтелгән. Менә безнен сыман урта кул сәүдәгәрләрне дә бөртекләп җыйдылар элек. Кая хәзер безнен сәүдә Йортлары? Тартып алдылар —Гомәр абзыинын күзеннән яшь атылып чыкты —Мин халыкка ан-мәгьрифәт бирәм дип. күпме китап, гәжит гараттым бушка, һәр кибетемдә китап сата торган булекләр оештырдым Минем әшнәләрем Гаяз хәзрәт Исхаков. Галимҗан Ибраһимов. Рәмиевлар иде Кая ул вакытлар? Ни өчен шәкертләр хәзер бер китап алырга тилмереп йөри? Мин инде карт кеше, яшьләр нишләр’ Кая менә бу китапта күрсәтелмәгән шөһрәтле Хөсәсновлар, Кильлияновлар. Динмөхәммәтовлар’ Гобәйдуллиннар. Әҗемнекеләр кая китеп беттеләр’ Кая аларнын мал- мөлкәтләре? Рәмиләр алтын приискаларын хөкүмәткә биреп котылмакчылар иде. ни булып бетте? Хәзер Дәрдмәнд—атаклы миллионер, шагыйрь кая барып бәрелергә белми кангырап йөри Мостафа эндәшмәде — Юк, туган, бу юл белән барып булмый —диде Гомәр агай әрнеп - Малны галап, әрәм-шәрәм итеп түгел, булганны саклап, халыкны тагын да мөлкәтлерәк, маялырак итеп кенә ил алга бара ала Шулай булмаса. синен сүзен дөрес—өмет юк. Мостафа, Гомәр а)айнын әрнүле сүзләреннән сон. гел бетереште кебек Йөрәгенен ин гүрендә ярсулы хисләр кайный, жаны бәргәләнә Гомәр абзыйсы да авыр уйлардан ялгызы кыйналып яшәп ята икән бит. Ни дип юатырга аны’’ Юк шул, юатыр, тынычландырыр сүз таба алмый ул. Гомәр абзый янә суз башлады -Ил-көн алдында йөз аклыгы булырлык гәжи)-мәҗмугаларыбыз бар иде. Кая китте «Вакыт». «Шура» кебек мәҗмугаларыбыз? Агарга алмашка ни чыга? Тәгәрәп үләрсең. «Юксыллар сүзе». -Мөхбир» Кемнәр эшли андый гәжит-мәжитләрдә, кемнәр нәшир итә' Җыен гидай, җыен надан гәжит чыгару эшенә кереште хәзер «Юксыллар сүзе»н сөйләп йөреп чалыкнын аны үсәрме, юкмы’—Үзенә үзе җавап га бирде —Тамчы да үсми Безнен мәҗмугаларыбызда мәртәбәле, шөһрәтле галимнәремез эшләде Халыкка мәгърифәт нуры тараттылар алар. Шуларны укып-үгрәнеп халыкка ан керде, ижтиһал итеп, җир эшенә, сәүдә эшенә күнел бирә башлады, гатарнын башкалардан ким булмаганлыгын расладык, кеше арасына кердек Ә бу хөкүмәт нишли? Хәлле крестиянне юксыллар рәтенә төшер.) Шул да булдымы һөнәр?'. Әхмәтсафа өлкәннәрнең сөйләшүләрен, бигрәк тә Гомәр абзыйның рәнҗүдән кы «арып-бүртенеп хәзерге хөкүмәтне тиргәвең килештермичә, анын сүзләренә үзенчә бәя биреп утырды Күп сүзләрнең үзенә карата әйтелгәнен, анын хәтеренә салып куярга омтылып сөйләнгәнен лә анлый иде ул Мифтах хәлфәнең шәкертләренең җавабыннан риза булмаган чакларда шаяртып әйтә торган сүзе бар «Дөрес' —ли ул. кистереп Бер тыннан сон өстәп куя.—ләкин алай түгел ул...» Өлкәннәр һич кенә дә хәзерге зур үзгәрешләрнең асылын анлый алмый һәм аңлый алмаячак та дип уйлый иде ул. Каникулга таралыр алдыннан институтка губкомнан вәкил килеп «Әле революция яңа башлана!»— дип, чыгыш ясаган иде. Аның сүзләре аңлаешлы иде, ичмаса. Бөтен кеше дә тигез, бәхетле яши икән, моннан кемгә зыян?.. Йә әйтегез, начар сүзләрме бу? Бөтендөнья эшчеләре, бүгенге әңгәмәдә еш яңгыраган ярлы-ябагайлар көрәшкә кушылып бетсәме?! Яңа инкыйлап кирәк! Ан, хан инкыйлабы. Шул чакта гына илдә яңа тәртипләр урнаштырып булачак. Яңалыкка һәрвакыт каршы чыгучы табыла. Әле дошманнарны тар-мар итеп, бөтен дөньяда пролетариат диктатурасы урнаштырасы бар. Институтка партия—совет курсларында дәрес бирүче укытучылар да килеп йөриләр. Бигрәк тә Заһид Шәркый кебек ихластан яңа тормыш өчен янып йөрүчеләрнең чыгышлары йөрәккә май булып ята. Яңача яшәүнең никадәр матур, шатлыклы һәм хөр булачагы хакында сөйләп, институт шәкертләренең күңелләрен җилкендереп китәләр алар. Гомәр агай белән әткәсе Әхмәтсафаны тора салып инкыйлапчы булып китте дип уйлыйлар икән—ялгышалар. Иске тормышның бар «ләззәтен», «рәхәтен» үз җилкәсендә татымадымы ул?!. Янгыннан сон өйсез калып, Таифә карчыкның тавык кетәклеге кадәр йортында иза чигүләрен исенә төшереп, йөрәгенә кан сава. Әтисе: «Дөньяның тоткасы—сәүдә эше!»—дип йөрде моңарчы. Сәүдә гөрләп бармаса да, бөтенләй гаиләне ким-хур итмәде ул Ил-көннен тынычлыгы киткән иде, сәүдә эшенең дә көе китте дә куйды Димәк, бу юл ышанычсыз булган. Җирләре аз, булган кадәресеннән дә уңыш җыеп алып буламы, юкмы—елның ничек килүенә карый. Өлкәннәр моны Ходай кулында диләр. Аларның гаиләсе авыр тормышта яши хәзер. Кемгә дә ярдәм сорап барышлы түгел: элекке сәүдәгәргә ярдәм кулын сузам дип торучы булмаячак. Дөрес яшәмәгән әткәсе. Кәсепчелек итүнең дөмбере менә кайчан килеп чыкты. Югыйсә, үз көчләре белән тормыш иттеләр. Моңа күз йома яңа хөкүмәт. Аңлашылып бетми бетүен. Яңа хөкүмәт дигәннәре дә авылдашлары бит. Кечкенәдән байларда ялланып эшләде. Эшләгәненең әҗерен ала башласа, кимсетелүләргә дучар булуын кычкырып сөйләп йөрсенме инде?.. Сөйләсәң, сөйләрлек бар ансы. Подрядчик Гарифта ике ел рәттән сал агызуын әйтсенме? Өлкәннәр белән беррәттән авыр бүрәнәләрне күтәрүен искә алса әле дә бәгыре сулкылдап куя. Юеш бүрәнәләрне заводка озатуы җиңел түгел иде. Әхмәтсафа башкаларга караганда ике-өч мәртәбә артык эшләп ташлый иде. Шулай булса да, эшен килештермәгән булып, Гарифның үзенә кырын каравын, өй салып керү өчен утыз бүрәнә бирергә тиеш булып та, берсен дә бирмичә, һаман киләсе елга калдыра килүен, шуның өчен үги әнкәсе Шәмсиянең егетне булдыксызлыкта, ә әткәсе Мостафаны кеше белән уртак тел таба алмауда, сөйләшә белмәүдә гаепләп, өйдә тавыш чыгаруларын искә төшерә дә, бүгенге вәзгыятьтә Гомәр абзыйның сүзе түгел, ә Заһид Шәркыйнын бәхетле киләчәк хакында сөйләгәннәре өскә чыга иде. Киләчәк хакындагы сүзләр егетне җилкендерә, ана канатлар өсти. Көнлекче булып та, казакъ якларыннан тире-яры җыеп, сәүдәгр исеме күтәреп йөреп тә мантып булмаячак. Илдәге һәр нәрсәгә хуҗа булып алсак кына, өметле һәм ышанычлы юлга чыгарбыз. Ул чагында инде ярты елга бер күргән туганың белән сөйләшергә сүз тапмый көне буе зарланып, өметсезлек сазлыгына батып, җәфа чигеп утыру булмас Бик тә өметле сыман тоела аңа киләчәк. Алда—аларны якты еллар көтә! Шуларны белә торып, ничек күңелсезләнеп утырасың, ди?! Ул татлы хисләр иркенә бирелеп, киләчәк хакында хыялга чумды...