Логотип Казан Утлары
Шигърият

САГЫНУ КӨЕН ҖЫРЛЫЙ КҮҢЕЛ

Миңнурый чишмәсе Каршыдагы чишмәбезнең Исемнәре Миңнурый Чишмә суыдай саф хисем Җырымда урын сорый Халык җыры Исемең калган, инәй, чишмәләрдә. Игелегең безнең йөрәктә. Кайткан саен еллар кайтавазы Дулкын булып кага күкрәккә. Зиярәт кылып китәр өчен генә Без кайтмыйбыз, инәй, яныңа: Җылы кулык, якты карашларың Гел яңарып китә аңымда. Телем, денем, инәй. синнән күчкән. Әти биргән исем каралмас. Самум җиле исеп актарса да Сездән күчкән хисләр таралмас Нигезебез каршысында чишмә Исемеңне җырлый балкытып. Уч тутырып зчсәм салкын суын. Бөтен җаным китә яктырып: Безнең күңелләрдә яшәр шулай Әнәс ИСХАКОВ (1945) шагыйрь. • Бу донья ним уйчан дигән шигырь китабы авторы Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы. Аишкаида яши САГЫНУ КӨЕН ҖЫРЛЫЙ КҮҢЕЛ Гомер тынмый торган моң булып, Биш баласы кебек биш улакка Көмеш суы агар җыр булып. Фатихасын биреп озатыр да, Көтеп алыр безне «Миңнурый»... Чишмә тамчысында, ннәй, синең Чагыла төсле якты күз нурың. Тынлыкта уйланулар Хакыйкатьне каплап кара җаннар Канат җәйгән шушы заманда, Ак канатлы ак күлмәген җилпеп, Чәчәк җыя кызчык аланда... Төпсез упкынга убыла. Убыла яшел ярлар. Бездән соң ничек яшәрләр Гомерлек газиз ярлар? Күңелдә хис, күңелдә шик Ялкын кебек талпына: Газиз халкым диючеләр Газиз микән халкына? Текә ярларын Иделнең Дулкыннар астан ашый. Нинди көчләр көтә икән Ашарга... безнең башны? Бер сүз әйттең... Арыган ла җаным. Авырган ла тәнем, Кемгә сөйлим икән бу хәлем? Сихерләгән кебек бер сүз әйттең, Оҗмахка тиң иде бу мәлем. Җыр сәйләне тезеп булыр иде Йөрәгеңнән чыккан сүзләрдән. Сак була күр инде. Сакла, зинһар. Үз-үзеңне—дошман күзләрдән. Дәваладың тик бер сүзең белән, Инде башка болай арымам: Холкым шулдыр. Матур сүзләр ишетеп. Кайгы, авырулардан арынам... Парлап атлыйк Әкълимәга Пар имәннәр, пар каеннар була, Аккошлар да парлы, казлар да. Парлы икән ләса фасыллар да: Җәй пар икән якты язларга... Парлы булып, җитәкләшеп кенә Үтик әле гасыр капкасын. Парлы җаныбызны аерыр өчен Явыз җилләр ишек какмасын. Берәүгә Уйларым дулкын кебек Җилләр исми көн бозылмый - Үзгәрми тора һава. Зилзиләдәй кубармын күк Сезнең якларга таба. Хатлар язмыйм, сөйләмим сүз, Уйларым дулкын кебек. Сагыну көен җырлый күңел Сагышларыма төреп. Яңа дуска Иске дошман яңа дус булмас Халык әйтеме «Елан ята, дигәч, куенында»... Кабул иттем ялган сүз итеп. Якын күреп, нәкъ күңелем белән Йөргән идем сине үз итеп. Кыен чакларымда серем ачтым. Гелгел сиңа барды юлларым. Үз-үземә аптырыйм, күрмәгәнмен Яшеренеп ятуын еланның... Юк. рәнҗемим инде, үпкәләмим. Пакьлек очен җаным яралган. Ә шулай да мин өйрәндем бугай Аерыр! а чынны ял! аннан...