Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЯ тойгысы

өенечле хәл: яңа гасырга, яна меньеллыкка безнең татар әдәбияты үзенә бер төрле күңел күтәренкелеге белән килеп керде Замандашларның хис-кичерешләрен чагылдыруда бер генә чорда да алдынгылыкны бирмәгән шигъриятне инде әйткән дә юк. әле бит хәтта әдәбиятның авыр артиллериясе саналган проза тармагы да. туксанынчы еллар уртасындарак күпмедер дәрәҗәлә хәлсезлек кичереп алганнан сон. гасыр ахырына габа яңадан да җанлана һәм үзенен элеккеге еллар традициясенә лаеклы мәртәбәле урынына күтәрелә башлады Шулай ук публинистиканын да кин даирә авторлар көче белән көн таләпләренә аваздаш кайнар рухлы язмалар биреп баруын хупларга кирәк Соңгы елларда театрларда куелган аерым спектакльләр уңаеннан үз адресына байтак кына тортмәле сүзләр ишетсә дә, нигездә, драма оргиябезнең хәлен дә начар дияргә тел бармый—чөнки анда даими рәвештә яна авторлар күренеп тора, кызыклы яна әсәрләр еш пәйда була Әдәби тәнкыйть тармагында да күпмедер җанлылык күзәтелә дияргә мөмкин сыман Сирәк кенә булса да биредә дә яшь көчләр күзгә ташлана, алдагы елларда әдәбият мәйданында ат уйнаткан һәм аннары бер мәл пассивлашып алган тәнкыйтьче кадрлар сонгы арала янадан иҗади яктан активлаша төште Бу елларда төрле нәшриятларда басылып чыккан әдәби китаплар санынын һаман арта баруы да безне сөендерергә тиеш дип уйлыйм Әйе. анысы сер түгел сыйфат ягыннан алып караганда алар бер-берсеннән җир белән күк кебек аерыла—биредә безнең әдәби тәнкыйтьне иге-чиге күренмәгән «эш фронты» көтеп тора! Әмма, мәсьәләгә икенче яктан күз салсаң, бүген тагар телендә әдәби китапларның шактый ук мул басылуы ул—милләттәшләре - безнең китапка, басма сүзгә булган зур ихтирамы дигән сүз дә бит әле. Димәк, безнең замандашлар үзләренең ин кадерле уйкичерешләрен. гомерләре дәвамында үз башларыннан кичкән гыйбрәтле хәләхвәлләрне китапка ышанып тапшыралар дигән сүз бит әле бу! Димәк алар китапның, әдәбиятның киләчәгенә зур өмет баглыйлар дигән сүз! Шулай икән—димәк аларнын рухи дөньялары, күңел омтылышлары дөрес юллан бара Менә шушындый оптимистик уйлар яна гасыр башында барыбызны да дәртләндерә, канатландыра һәм. әлбәттә, гасыр башында басылып чыккан китапларга без бүген бигрәк тә игътибарлы Чөнки беренче ел китаплары бит алар' Алар хәтта, күпмедер дәрәҗәдә киләчәктән—алда торган еллардан—килгән яна мәгънәләрне, серле аһәңнәрне дә үзләрендә чагылдыра сыман Шулай итеп, алдыбызда яна гасырның— беренче елның—беренче китабы ята. Шигырь китабы ул. Бу хакта аның исеме үк әйтеп тора «Ярату яралары* Ә авторы-иңде хәзер танылып өлгергән шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова. Алдыбыздагы китап—аның беренче китабы Димәк, әнә шул яктан да игътибарга лаек бу җыентык Кемгә ничектер, ә минем үземә бу шагыйрәнең исемен әйтү белән менә шушы җыр сүзләре хәтергә килә Алкаларым сынар-сынар. Йә югала, йә сына... Алкалар Тагар хатын-кызының тулы, түгәрәк бәхете һәм әнә шул бәхетнең кояш сыман битләрдә. йөзләрдә балкуы булып гәүдәләнә ул алкалар Ә инде шуңа ияреп килгән икенчерәк мәгънәле сүзләр «сынар-сынар». «югала», •сына* Табигатьтәге һәм тормыштагы бөек бер гармония булган парлылыкны юксыну, шуны тансыклау тойгысы биредә сизслерснзслмәс киная, тел С төбендәге уй. әкерен генә исеп киткән жил рәвешендә генә—скрипканың нәфис моңы сыман гына ишетелеп куя түгелме? Әйе. шагыйрәнең талантлы күңеле биредә бик матур һәм укучыда тирән ассоциацияләр уята торган образга юлыккан. Шушы ук шагыйрәнең тагын менә мондый җыры да бар бит әле: Биредәге беренче ике юлда сүзләр би Күпереннән күзем алмый Карап торасым килә Үзем яраткан кадәрле Яраттырасым килә матур, ягымлы булса да. аларда алләни яңалык юк. ә менә инде өченче- дүртенче юллар үзләрендәге мәгънә яналыгы. үзенчәлеге белән ничек балкып, яктырып тора -Үзем яраткан кадәрле» дигән өч сүзгә бу дөньядагы бөтен гашыйкларның нурлы күз карашларының яктысы, йөрәкләренең һәм жаннарынын кояштай балкулы. барча өмете һәм темпераменты сыйган шикелле Чыннан да. гашыйк кешенең йөрәк психологиясе ничек төгәл һәм нечкә тотып алынган әнә шул «үзем яраткан кадәрле» дигән сүздә! Биредә инде мәхәббәтнең бөтен көче һәм шул ук вакытта субъективлыгы да. фажигаи ялгызлыгы да— кыскасы бөтен-бөтен язмышы Әнә шуңа күрә ул сүзләрнең укучы, тыңлаучы күңеленә тәэсире дә бик зур. «Ярату яралары» дип исемләнгән бу китапта менә шушы жырлар шикелле тирән һәм үзенчәлекле хискә ия шигырьләр күп Алар укучыга өч бүлеккә бүлеп тәкъдим ителгән: «Гамь». «Гөлләр сере». «Алма бакчасы» Беренче бүлекнең нинди эчтәлеккә ия булуы турында инде исеме үк әйтеп тора— биредә бүгенге тормыш чынбарлыгы китереп чыгарган рухи- әхлакый проблемалар, аларнын нечкә күңелле кешеләргә булган тәэсире һәм яшен уты кебек балкып-балкып китүче яшәеш фәлсәфәсе. Тулаем шушы бүлекнең нигезе булырдай, шагыйрәнен үзе өчен дә программ характердагы әсәрләр дә бар. •Оя» дигән шигырьне мин. мәсәлән, шулай кабул иттем. Көннең бүген күнеле тулган Яшь коя да яшь коя. Качар идем бу сагыштан Тапсагызмы бер оя. Әйе. оя... Кошлар өчен генә түгел, кешегә дә оя кирәк. Ә инде хатын- кызга бигрәк тә! Аның өчен оя бигрәк тә мөһим Оя ул—жил-яңгырдан ышыкланырдай коры һәм ышанычлы почмак та. Оя ул—гаилә кору һәм балалар үстерү, бергәбергә яшәү бәхетен тату жирлеге дә. Оя ул— сөйгәнеңнең жан һәм тән жылысы тоела торган бердәнбер кадерле нокта да... Әмма ни кызганыч: якынча алганда егерменче гасырнын икенче яртысында әнә шул кадерле жирлекне. ышанычлы нигезне табу һәм тапканнан соң аны саклый алу. озак яшәтә алу яшәешнен иң зур проблемасы булып әверелде Кешеләр тормышының бик кызу темплар белән шәһәрләшүе, фән-техника һәм сексуаль революция нәтижәләрендә хәзер гаилә адәм баласы өчен кирәкле, әмма бик гә дефицит булган күренешкә әверелеп кипе. Замананың бу фажигаи тенденциясе тормышта төрле чагылышларда, вариантларда яши «Иске өй» дип аталган шигырендә Ф Мөслимова аны болаирак күрсәтә. Балалары үссп. канат ярган Җылыдан да жылы оя бу. Дулкын каккан, давыл искән чакта Бирешмәгән ныклы кыя бу. Әнә шул өйне хәзер сүтеп яталар. Биредә шагыйрә күзе бик зур фажига күрә, аны замананың бер начар чагылышы дип кабул итә. шуңа күрә шагыйрә жаны кайта-кайта өзгәләнә: Карлыгачлар оя корган нигез. Үрмә гөлләр үскән бакчасы. Ишегалларында яшел чирәм— Юкка чыга менә барчасы! Күрәсезме, шагыйрә югалып баручы гармонияне ничек итеп күз алдына китереп бастырды Менә шундый гүзәллекне югалтуны бары тик үз әниеңне югалтуга гына тиңләргә мөмкиндер! Хәтта әле биредә аннан да зуррак фажига турында сүз бара бугай: ничәмә- ничә буын кешеләрне гудырып үстерәчәк Ана— Табигать-Ана хакында сүз бара ич монда! Шул ук рухтагы «Күчә комнар. » шигыре исеме белән Дәрдемәндне искә төшереп алса да. биредә инде чын безнең заман фажигасе күренә: Ишәлтаунын инде яртысы юк. Бульдозерлар һаман кимерә. Шул тавымның ком бөртеге итеп. Җилпеп атты язмыш мине дә. Әйе. безнең чор тормышының ин зур тетрәнүе—адәм баласы өчен ышанычлы оянын югала баруы— Күпереннән күзем алмый Карап торасым килә Үзем яраткан кадәрле Яраттырасым килә шагыйрәнең күп әсәрләрендә чагыла • Калка». «Ике фәлсәфә». «Бу заман» шигырьләре дә әнә шуңа мисал була ала. Ә инде «Китәләр .» әсәре боларнын һәммәсенә лирик-фәлсәфи сөземтә сыман яңгырый Нигә сон һаман ла югалтам9 Нигә соң китәләр, китәләр0 Бу юлларны укыгач Э. Хемингуэйның «Кем рухына чаң кагалар?» әсәрендәге тирән мәгънәле мондый сүзләр дә искә гөшеп куя: «Кем рухына чан кагалар дип сорама, синең рухыңа да чаң кагу бу» Шулай шул—барыбыз бергә уртак Оябызны. Табигать дигән бердән-бер һәм ышанычлы җирлегебезне югалта барабыз шул! Әнә шундый фажигаи хәлләр уртасында калган бүгенге шәхеснең җан трагедиясе менә бу рәвештә дә ачыла: Калып булмый, җитеп булмый. Йозмичә дә юк чара Шушы юллардагы шикелле хисси киеренкелек, рухи һәм психологик тирәнлек әлеге әсәрләрне укучыга кадерле, кызыклы, кирәкле итә Шуның белән тулаем китапның да рухи-эстстик кыйммәте арта, ул безнең күңел сердәшенә әверелә Инде баштарак әйтеп үтелгәнчә, бу китапның икенче бүлеге бик га мәгънәле рәвештә «Гөлләр сере» дип исемләнгән һәм ул үзенә тупланган шигырьләре белән бүгенге көндә очынып-дәртләнеп та. еш кына вакытларда сөю утларыннан янып-газапланып та яшәүче Гашыйк Йөрәкнең үз сөйгәненә атап язылып, ни сәбәпледер җибәрелмичә калган ялкынлы хатлары кебек кабул телә Бер шигырендә шагыйрә хәтта бу хакта болай дип әйтеп та уза: Айлы төндә шигырь генә язам Хат язарга сина оялып. Әйе. хатка языласы иң кадерле сүзләр, иң садә-керсез кичерешләр, күңелнең иң-ин төрән катламнарындагы, ип төбендәге аеруча кадерле тойгылар, омтылышлар, күңел җилпенүләрсталпынулары биредә. Әлеге шигырьдә әйтелгәнчә, шагыйрә турыдан-гуры сөйгәненә ачылырга ояла, кыенсына (биредә без тагын бер мәртәбә татар хатын-кызының рухи чалымнарын тоеп алабыз, танып алабыз), ләкин ул. шигырь язам диеп тотынгач, сөйгәненә булган бөтен-бөтен хисләренең үзләрен- нән-үзләре түгелгәнен, елга-ташкын булып агылганын, ташып китүен сизмичә лә кала Шунын кадәр дә тулган-тулышкан икән алар йөрәк түрендә—кечкенә генә тамчы тамса да кичерешләрнең галәмәт зур буасын ерып, ачып, агызып җибәрергә генә тора Кочаклармын елап Очрый гына күрмә! Ләкин күп чагында Фәйрүзә Мөслимова гашыйк Йөрәкнең холык- табигатен бу рәвештә түгел, ә шигъри ишарә, матур киная, тирән мәгънәле ымнар белән белдерә Бәйләмә инде кара атыңны Капка төбенә, су өчен генә. Үзем дә беләм: көям дә кибәм Юк өчен генә, юк өчен генә. Шигырьдән өзеп алынган менә шушы дүрт юлда да матур эчке мәгънәле бер шигъри күренеш килеп туды түгелме9 Капка төбенә бәйләнгән ат инде ул—кызлы өй өчен бик зур ишарә, димәк бу тирәдә бик хикмәтле «кунак» йөри дигән сүз. Әле ул «кунак»нын йөрәге дә яна икән, югыйсә су эчәргә туктар идемени9 ' Ә сон кыз9 Ул да әнә «көям дә кибәм» дип әйтеп тора— димәк аның да күңеле су юлына таба тарта. Бик якын көннәрдә (яисә инде матур кичләрдә) беренче очрашу булачагы да сизелеп гора— чөнки ике йөрәкнең дә омтылышлары уртак ич! Ләкин, шул вакытта, татар кызына хас оялчанлык. хәтта кырыслык та сизелеп куя. ул базарның барысын да •юк өчен генә» дигән булып бәяли. Ә чынлыкта монда без хатынкызның бөтен язмышын хәл итәчәк мәсьәлә— Мәхәббәт турыңда сүз барганын бик яхшы белеп торабыз Әйе. безнекеләр хис-тойгыларын сөйгән кешесенә турыдан-гуры ачарга ояла инде алар Эчкә, күңел түренә җыя бара, туплый, тутыра инде алар1 Әллә сон әнә шуңа күрәме безнең татар хатын-кызларының мәхәббәте кө*глерәк. куәтлерәк һәм бөтен нәрсәне (шул исәптән үзара татулыкны да!) бөтереп агызып китәрдәй дәһшәтле агымга әверелә микән9 Синең өчен, синең хакка Күңелләрем күбәләктер Бслмәсән дә. сизмәсен дә Бәхетләрем түгәрәктер. Бу юлларны укыгач, хәтта шагыйрь Тукайның кызларга булган оялчан. ләкин көчле эчке мәхәббәте искә килеп төшә Ләкин Фәйрүзә Мөслимованын бу китабы бер дә юкка гына «Ярату яралары» дип аталмаган—анын иң зур өлешен мәхәббәт, сөю драмаларына багышланган һәм үзләреннән вулкан аткандагы сыман ут, ялкын чәчеп торган чын мәхәббәт шигырьләре тәшкил итә. Биредә безнен еллар мәхәббәтенең киң гаммадагы чагылышы яши. Синең—минсез.минем синсез үтәр Киләчәккә калыр бер хатирә. Жан авазым йолдызларга аша —Авыр булыр сиңа миннән башка-а! ..Елларыңның елап агышымы... Күлдәй тыныч һәм... куркыныч! Әле генә күреп киткән менә бу юллар инде Мәхәббәт белән саубуллашканнан сонгы күңел халәтен белдерүче көчле ут көлтәләре. Якындагы янгынның безне дә пешерә, куыра, яндыра торган ялкыннары алар! Китаптагы әлеге шигырьләр безгә шулай тәэсир итә. Биредә ирексездән Мостай Кәримнең: Әмма мине шагыйрь ясадылар Югалтулар белән сагышлар,— дигән классик юллары да искә төшә. Французчалап: «Си ля ви...« дип тә әйтеп куясы килә. Чыннан да, яшәү әнә шундый бәхетле очынулары һәм газаплы тетрәнүләре белән—барысын бергә алганда гүзәл бер симфония булганга күрә матур һәм тәмле шул инде ул! Бу китап яшәүнең әнә шундый киң диапозондагы гүзәллеген әйбәт, тулы чагылдыра. Ә инде китапның соңгы бүлеге— «Алма бакчасы»—алдагы ике бүлектә без кичергән бөтен хисләрне, тойгыларны бергә бәйләүче, берләштерүче аерым бер поэма сыман кабул ителә. Гүяки алмагач һәм алма образы аша шагыйрә кешеләр, гашыйклар язмышын бирә. Алмагачның язын балкып чәчәк атуы да, алмасын үстерә-үстерә куануы да. ә инде көзләр килгәч алмаларның коела, ботакларның сына, яфракларның коела башлавы да—биредә һәммәсе дә кеше башыннан кичә торган сөенечле һәм көенечле, әмма тәэсирле тормыш күренешләре булып кабул ителә. Алдарак китерелгән шигырь юлларыннан укучы инде үзе дә күргәндер, аңлагандыр: шагыйрә Фәйрүзә Мөсли- мова әсәр ижат иткәндә шигырь тукымасын матур-матур сүзләр белән. купшы-купшы телбизәкләр белән, истә кала торган поэтик детальләр белән әлләни бизәп, чуарлап тормый. Шигырьләрне укыган чагында бик тиз күзгә ташлана торган әнә шул тышкы билге шагыйрәнең шәхсән үз холкын да һәм әнә шуңа бик тә бәйләнгән иҗади табигатен дә сиздереп тора. Әйе. дисең— бу шагыйрә халыкта кайсыбер иҗатчыларга карата әйтелә торган «тел бистәсе» дигән төшенчәгә һич кенә дә туры килми. Бу шагыйрә тәмле-тәмле сүзләр белән сыйпап-юмалап һәм шул ук вакытта., алдашып та яшәүче түгел. Ул—ихлас кичерешләр, җитди, тотрыклы, тирән һәм көчле хисләр кешесе! Язган чагында да шагыйрә үзенең төп игътибарын хис-кичерешнең үзенә, аның асылына, чын табигатенә юнәлтә Әнә шул кичерешне, шул давылны төгәл һәм тулы итеп, бар катлаулыгында һәм тирәнлегендә ачып салырга тели, шуңа омтыла, һәм анын бу төп теләге уңышлы рәвештә тормышка да аша. Китаптагы күпсанлы уңышлы мисаллар шуны раслап тора. Әлбәттә, тормыш булгач, җанлы иҗат процессы булгач—әсәрләр бер югарылыкта гына килеп чыга алмый. Йөрәктәге хисләр дә төрле чакны төрле кайнарлыкта. төрле экспрессиядә була ич! Бу китапта да ара-тирә тиешле кайнарлыкка ирешеп үк җитмәгән әсәрләр очраштыра... Аннары, урыны-урыны белән, артык шәхси үпкә хисләре дә күренгәләп ала. Укучы өчен аларның зур әһәмияте юк. билгеле. Ләкин андый шигырьләр бу китапта бик аз. Шуңа күрә алар шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың шигърияттәге уңышына һич кенә дә күләгә төшерә алмый. Менә без шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың беренче китабын укып чыктык. Әйе, моңа кадәр газета-журналлар аша таныш булган бу ижат. чыннан да, җитди, тирән дөнья икән! Ул безне җан, рух өчен бүген бик тә мөһим булган хәзинәләр белән баетты, безне әхлакый һәм рухи яктан көчәйтте. Ә иң әйбәте—бу шигырьләрне укый-укый безнең күз алдыңда бүгенге көн татар хатын-кызының рухи портреты хасил булды. Фәйрүзә Мөслимованың бу китабындагы күпчелек әсәрләр укучы күңелендә гаилә, оя тойгысын көчәйтүгә, шуны ныгытуга булыша дип әйтәбез икән—хәзерге иҗат өчен бу зур казаныш, мәртәбә