Логотип Казан Утлары
Шигърият

ОФЫКЛАР АРТЫНДА

Сәйдәшкә ...Флигельдән чыга. Тора карап нур туфаны тулы дөньяга. Зәцгәр күзләр бага зәңгәр күккә: ак болытлар булып моң ага... II кнң дә соң! Күзгә күренми дә моңнар диңгезенең ярлары! Шул диңгездә язмыш дулкыннары актарыла... Гарасаты канлый җаннарны! Әдрән моңы! Гүя симфоник коз! Алтынланган каен чуклары... Онме соң бу кочак җәеп килә, татарның бар наемщиклары!.. Бәхет түгелме бу? Мажор аккорд! Җирне юып чапкан ташкыннар... Хөрлек җырын күккә күтәрә бит кара урманнарда качкыннар! Җыелып әнә сөрген төпләреннән Җирнең барлык каторжаннары Килә сиңа. Сәйдәш, котлый сине Гөлйөземнәр, Батырҗаннарың!.. Бу—син, Сәйдәш, сннен кайтып килеш йөз яшеңә җиткән көннәргә. Безгә кызык: ин беренче булып кул бирерсең икән кемнәргә? Килче, бәгырь, Йөрәк мәйданында тиңен дә юк. юктыр көндәшең, һәйкәлең дип тарткалашкан ара, килеп җиткән, узып киткән әллә Йөз яшең?! Тарткалаша татар, өзә алмый үтерә ул хәтта... яратып... Ярата ул, син дип үлә!.. Эмма бердәмлеге җитми һәрвакыт... Серем сөйләп, сүз кушасым килсә, якындагы якын кардәшкә, ут алырга өмет чырагыма мин Сәйдәшкә киләм, Сәй-дәш-кә!.. Аңа булган Халык Мәхәббәте сыяр мени шигъри тәлгәшкә? Татарымда миллион йөрәк булса, һәркайсында— һәйкәл Сәйдәшкә!.. Тол ага Җәйләрендә—мәтрүшкәләр исе, Көзләрендә—томан тулгана... Елдан—елга, елдан—гасырларга Яна-яна зәңгәр Тол ага. Күрәсеңдер, ата-бабалардан Шигъри моңнар тулган елгага. Телисеңме, теләмисеңме син— Җырлый-җырлый моңлы Тол ага... Яшел таулар куенына сыенып, Зар-сагышын кагып елларга. Төштә күреп Шатлык үзәннәрен, Уелып-уелып уйлы Тол ага! Яз гөлләрен алып кочагына, Сәлам илтеп елдан—чорларга, Йолдызларга серен ачмый гына, Уйнап-көлеп, җырчы Тол ага. Телисеңме, теләмисеңме син.— Елап-көлеп моңлы Тол ага. Җилләр тынып калгач, хәлен сорап. Кич йолдызлар төшә елгага... Ил язмышы анын көзгесендә: Кайчак—тонык, кайчак—болгана... Табигатьне, гөлләр сулышын яклап. Аваз салып чаба дөньяга!.. Чулпыларын тагып, кояшларга Томырылып күксел Тол ага... Уелып-уелып аккан суына карап. Тол буенда тора... Тол ана... в Кара көздә күкрәп коя, юкса җәйләр безгә кире кайтамы? Кайтсын иде июнь күкрәүләре, юкә шаулап чәчәк атканы... Бар табигать салкын душ астында, Ниләр уйлый икән икмәкче? Болыт явы әллә безнең якны Атлантида ясап китмәкче?.. И, ургылып, урдаланып килә, актарылып, тонып, әйләнеп... Әллә шунда гигант шул бүрәнкә суырып алган ботен җәйләрен?.. Балачагым. Җирнең бер бозавын бастырыктай елан чорнаган... Аждаһаны суырып алган болыт Башбай дигән тирән елгадан... Инде, болыт, бер дә юкка гына диңгез иттең елга-суларны. Аждаһалар җирдә үрчи ласа, суырып алчы, зинһар, шуларны!.. 88 О вы дубы Камские! Г Р Державин Минем дә шул шигырь язганым бар. бераз тирләп имән кискәнем... 1Пи1ыренә керткән чал Державин имәннәрен Имән Кискәнең! Сөзәк ярда леп-леп килә Чулман, шигырь сөйли бугай Чулман да... Туган якта ачы баллар күперә, какланадыр казлар чоланда... Мнн сезнеке! Торсын Державиның, ул морзага бездә кем тигән?! Үзе әйткәч, «татар» дисәк, ярый,— онытмыйбыз: кемне кем дигән... Бу якларда түбә саламнарын тузгытканда комлы давыллар, Патшабикәләргә дастан язып, Ул яшәгән Патша Авылында!.. Державаның Державины булу үзе тота алтын утарда! Бөек шагыйрь аннан гомер буена «Бакыр бабай* булган татарга... Бу якларда бөек хатирәләр тора балкып кояш утыннан. Шаулый җилдә татар имәннәре. Җырлап туймый Шагыйрь тупыллар!.. Карга каргышы (Балачак хатирәсе) Баткак ерып, аяк чебиләттек Бер оч малайлары бергәләп. Чебигә бит «дару» кирәк тагын. Мин тупылга менәм үрмәләп... Ә ботакта—оя—чыбык-чабык (Ничек кошкай ташып бетергән?!), Кышны чыгар иде Гыйззн әби, Шул чыбыкны төяп китерсәң!.. Үрлим, үрлим. Тезләр сыдырылып, Якынлашам тәки ояга! Мин, кепкамны тешләп. күкәй җыям. Берсен куям— калсын маяга. Өскә карыйм— тупыл ябалдашы Ялт-йолт итә яшел түшәм күк. Эдикалун исе аңкый аннан... Аска карыйм— И, Ходаем, Очып төшәм күк! Тик шул чакны кайта хуҗа карга. Мондый усаллыгын кем белгән?.. Карауллар акырып өскә килә,— Ләхәүләмне әйтәм Күңелдән... Каргый мине... Төшәм... Менүләрдән Кыенрак икән төшүләр!.. Ничек төшәрләрен уйламыйча, Кыяга да менә кешеләр!? Шарт...лады да ... ботак!.. Кычытканга Очып кына төштем арт белән... Ә күкәйләр ... исән! Аларны шул алып төштем Кыйммәт хак белән!.. Шуннан бирле... мин тупылдан очам. Ярдәм эзләп күккә тотынам. Очам һаман тупыл ботагыннан... Тик уянып кына котылам!.. Көз һавасы шундый җиңел, бнек! Бал кортлары оча чүнниккә. Күз алдында очты алтын богыл Рәшәләнгән зәңгәр киңлеккә!.. Өнемме соң болар туган җирдә. - Барысы да безгә дигәнме? Илһамланып көзге утлар яна. Көз ялкыны ялый имәнне. Сихерләде тоташ! Җирдән ашты. Көз адашты китеп яланга. Чнксезлектә очам, сихерләнеп Авазларым калды, мине эзләп. Авазларым йорн аланда... Сәфәр алдыннан X Туфан истәлегенә Офыклар артында ни көтә? Алсу таң. яланнар җил көтә. Офыкка чакыра сәфәрләр, йөрәкне сәйярлек җилкетә. Юл көтә тул нары, баш иеп. гүя ул тынлыкны тарсына... Күк һәм җир тоташкан чикләрдән китәләр тын утлар каршына. Үпкәле оланнар тирәңдә: безне, дн. аз гына көтмәде. .Ашыкма, күреп кит безне дә,— яшь моңнар өлгереп җитмәде!.. ...Сөйләшеп туймадык таңгача төн түгел еллар да җитмәде. Кумачы. Пәйгамбәр, плпарың, әйтәсе сүзләрем бетмәде... ...Бу мизгел гомердән китмәде