ӘМИР МАМАЙ КЕМ БУЛГАН УЛ?
рыслар, еш кына, татарларны Мамай токымы дип атарга яраталар. Гәрчә бу сүздә күбрәк сәяси төшенчә ятса да (ягъни, без урыслар. Мамайны жиндек. татарны да жиндек. имеш). Мамайнын. татар урта гасыр тарихында, тирән эз калдырганына шөбһә юк Әмир Мамай, чынгызлылар (бу очракта Жужи) нәселеннән булмаса ла. Дивандагы дүрт бөек әмирнең берсе, һәм, шулай ук. бәкләрибәк. ягъни сугыш вакытында бөтен тагар гаскәренең башлыгы булган Алтын Урдада бәкләрибәк вәзирдән дә өстен саналып, ханга ин якын әмир исәпләнгән. Шуны өстәп әйтергә мөмкин. Әмир Мамай Бәрдибәк ханның кызына өйләнгән була Шулай ук. Мамай. Алтын Урданын Кавказ. Кырымнан алып, бөтен көнбатыш һәм төньяккөнбатыш олысларын саклау вазифасын да башкарган. Әмир Мамайның асыл нәселен, ыруын безгә бер генә чыганак та ачыкламый Тик Э С Кульпин гына, бер нинди чыганак та күрсәтмичә. Мамайның бабаларын Чиннан килгән ниндидер хановин дип күрсәтергә тырыша Әмма Глинский һәм тагын башка татар шәжәрәЛәрен тикшергән А. А. Шенников. Мамайны Алтай якларыннан, монгол яулары белән килгән, төрки меркит ыруы белән бәйләп аңлата. Без А. А. Шенниковнын фикеренә каршы килмичә, шулай да Мамайның асылын кыпчак бәйләренә дә бәйле булуы мөмкин, дибез. Ничек кенә булмасын, XIV гасырда, Алтын Урдада төрле төрки кабиләләре татар исеме астында берләшеп, бер халык булып оешып килгән була. Шуның өчен, чыганакларда .Алтын Урда халкы татарлар дип кенә исемләнә башлый Татарда искелекне белдерүче, һәр кем белгән. «Мамай заманыннан калган» дигән бер гыйбарә дә сакланып калган. Димәк, бабаларыбыз халкыбызның бу бөек шәхесең онытмаганнар, дигән нәтижә ясарга мөмкин Билгеле булганча. Алтын Урдада IV гасырның 60 елларында фетнә- чуалышлар көчәеп китә Бу вакытта Алтын Урданын үзара көрәшүче ике «■ханлыкка» бүленүендә Мамайнын да роле зур була. 1359 елда Бәрдибәк хан үлгәннән сон. Алтын Урдада чуалышлар башланды, дигән фикер. Хаммер-Пургштальның жиңел кулы белән башлатылып жибәрелсә дә. дөреслектә, чуалышлар бераз соңрак. Хызыр хан үтерелгәннән сон башлана Шулай да, Бәрдибәк ханнан сон жужиларның Бату тармагы «тәмамлана» Ханлыкка Жужи нәселенең башка тармаклары омтыла Әлбәттә, фетнәләр өчен бу житди бер сәбәп булып тора. Бәрдибәк ханнан соң Көлнә. Нәүрүз һәм Хызыр ханнар идарәчелек итә Бу ханнарны бөтен Алтын Урдада кабул итәләр. Алар исеменнән Хәрәземдә, Сарайда. Азак һәм Гөлстанда акча сугалар. Көлнә һәм Нәүрүз турында чыганаклар безгә исемнәреннән башка бер нәрсә дә теркәмәгәннәр. Безнең фикеребезчә, алар икесе дә Сарай шәһәрендәге әмирләр арасыннан чыккан булырга тиешләр. Ә менә Хызыр хан Күк Урдадан чакырып китерелгән, һәм Жужи (Урда-ичен) нәселеннән килгән хан була. Әмир Мамай бу ханнарнын өчесенә дә буйсына, итагать итә. Тик. 1361 елда Хызыр хан үтерелгәннән сон гына, тәхет өчен барган ыгы-зыгы Әмир Мамайны татарнын эчке сәясәтенә кысылырга мәжбүр итә. Анын кебек зур көчләргә ия булган, бөек әмир, башка төрле гамәлләр кыла да алмаган була. Сарайдагы татар аристократиясе эчендә бердәмлек булмый. Үз араларыннан сайланган Көлнә белән Нәүрүзне үтерәләр. Тәхеттә көчле хан күрергә теләүчеләр Жужинын Урда исемле улыннан килгән Күк Урда идарәчеләрен ханлыкка чакыралар. Әмма. Сарай әмирләренең бер өлеше. Күк Урдадан килгән ханнарга буйсынырга теләмиләр Шул ук вакытта. Алтын Урданын Ак Урла олысында да. башкалада да көчле хан булырдай чыңгызлы табылмый 1361 елда Хызыр хан үтерелә һәм чуалышлар башлана Әнә шулап ханнар тәхеттә озак утырмыйлар: йә үтерелә, йә куып жибәреләләр Олыс У әмирләре Сарайдагы ханнарга буйсынмау юлын эзлиләр. Алтын Урданын Хәрәзем олысы акчаларына тик ислам символикасын гына басарга керешәләр Сарай әмирләре чуалышларда актив роль уйный. Тәхет очен Күк Урда һәм шәйбанилар олысындагы Жужи нәселеннән килгән угланнар көрәш башлап жибәрә Ак Урда олысында исә көчле Жужи нәселе булмый Шунын өчен Ак Урда әмирләре Мамай әтрафында берләшәләр Ул заманны тасфирлаучы гарәп һәм фарсы чыганаклары вакыйгаларны бик буталчык аңлаталар Ә урыс елъязмалары чуалышлар заманында барлыгы 10 ханнын гына исемен «беләләр* Урыс елъязмалары белгән соңгы хан—Азиз хан. Шу на күрә бу вакытның сәяси тарихын реконструкцияләү өчен төп чыганаклар булып—татар нумизматика материаллары санала Бөтен бу чыганаклардагы мәгълүматны тикшергәннән сон. вакыйгаларның барышы болайрак була Хызыр хан 1361 елның язында үтерелгәч, бик кыска гына вакыт Тимер Хужа хан булып тора Урыс елъязмалары «Тимер Хужанын ханлыгының җиденче көнендә төмән башлыгы Мамай гыйсъян итте* дип язып калдырганнар (ПСЕЛ — Т 8 — С 11). Урыс елъязмаларына Мамай шушы вакыйга белән килеп керә Сәбәбе, безнеңчә. Тимер Хужанын Хызыр ханны үтереп, гаделсезлек белән тәхеткә утыруы булса кирәк Фикеребезне моннан соңгы булып узган вакыйгалар да раслый Тимер Хужадан сон. Урда Мәлик ханлык итеп күтәрелә. Анын исеменнән Азакта ла акчалар сугалар Моннан аңлашылганча. Мамай Урда Мәликкә итагать иткән Урда Малик, шулай ук. Күк Урдадан килгән була. Әмма ул да тәхетгә озак утыра алмын Анын урынына, үзен мәрхүм Жднибәк ханның улы дип игълан иткән Килдебәк утыра Мамай Килдебәк ханны ла кабул итә Әмма Сарай әмирләре Килдебәккә каршы көрәш башлап җибәрәләр һәм Хижри белән 763 (31 10 1361—20 10 1362) елла аны Сарайдан куалар. Урыс елъязмаларында бу хакта «Сарай әмирләре Мурат исемле ханны игълан изгеләр».—дип язып үтелә Акчаларыннан күренгәнчә. Килдебәк Азак шәһәренә кача Мурат хан 1362 елның жәенлә. дошманының гаскәрләрен тар-мар китереп. Килдебәкнең үзен үтерүгә ирешә Аңлашылганча, әмир Мамай бу сугышларга катнашмый Әмма бераздан Мамаи Мурат ханга буйсынудан туктый Ул үзенең олысында яна Алтын Урданын ханы буларак Абдулла исемле ханны игълан итә. Чыганаклар Абдулланы Мөхәммәт Үзбәк ханның нәселеннән дип күрсәтәләр. Мамай әмирнең бу адымы, безнеңчә. Морат ханнын алып барган сәясәтенә бәйле Беренчедән. Күк Урдадан килгән ханнарга буйсынырга теләмәгән әмирләргә каршы. Морат ханнын репрессив сәясәте Мамай әмиргә дә куркынычлык тудыруы мөмкин Икенчедән, сарай әмирләренең фетнәчел сәясәте илне тарката башлый Өченчедән. Ак Урда олысындагы әмирләр, үзләренең арасыннан берәрсен тәхеткә хан итеп утыртырга телиләр. Бөек әмир, зур жирбиләүче. шулай ук чикләрне саклаучы буларак, әмир Мамай Алтын Урдада һәркем тарафыннан кабул ителгән, көшле ханның тәхеттә утыруын теләгән була. Фетнә, чуалышлар анын кебек әмирләрнең зарарына гына эшли. Гаскәрен җыеп. Мамай Сарай шәһәренә юнәлә 1362 елда сарайдан Моратны куып чыгара һәм Абдулланы хан буларак игълан итә Әмма Абдуллага Сарайда озак утырырга туры килми һәм ул сарайны калдырып, кире Мамай олысына китә Аннан соң тәхеттә, сугылган акчаларыннан күренгәнчә. Әмир Булат. Азиз Шәйх, Толынбәк ханым. Каганбәк. Туктамыш. Ырыс. Гарәп Шах һәм яңадан Туктамыш хан утыра Мамай берничә тапкыр Сарайны кулга төшерә, әмма озак кулында тота алмый. Нигә? Юкса. Ак Урда олысын тулысынча үз йогынтысында тота Урыс кенәзлекләре. шулай ук. Мамай урдасындагы ханнарга буйсынып торалар Мамайга каршы көрәшкән Күк Урдадан килгән угланнарның ла бит гаскәре зур булмый Безнеңчә, монда Мамайның гаскәре аз булуда, йә исә Мамайның начар гаскәр башлыгы булуында түгел Мәсьәлә бераз катлаулырак торган күрәсең Мамай, татар дәүләтенең чикләрен дә сакларга тиеш булган Моңа өстәп. Ак Урданы ла идарә итү. урыс олысын һәм Кырымдагы итальян колонияләрен контрольдә тотуын ла онытмыйк. Ак Урданың чикләре Кавказ. Кара диңгез һәм Көнбатышта Мажарстан. Польша һәм Литва белән чиктәшлек иткән була Нәкъ менә шушы көнбатыштагы христиан дәүләтләре. Алтын Урдада чуалышлар башлангач, татарларга каршы залым, басып алу сәясәте үткәрә башлыйлар Бигрәк тә. көтүчелек белән көн күрүче валаш-молдован кабиләләре вәхшилекләре белән аерылып торганнар. Мамай аларга каршы аяусыз көрәш алып бара Шунын өчен. Мамай әмирне Такиәддин Әл Мухибби «Сугышучы, ярдәмче, кайгыртучы, җитәкче. мөэминнәрнең кылычы, исламның һәм мөселманнарның даны, гази һәм жихад итүче, гаскәрләрнең башлыгы» (СМИ30.—Т1.—С.350) дип олылый 1362—1363 елларда Литва кснәзе Ольгерд Киевны ала һәм Подолиядә өч татар әмиренең гаскәрен тар-мар итә. Берничә ел каты көрәштән сон. татарларны Днестр һәм Прут елгалары буеннан да кысрыклап чыгаралар. Татарлар күп сугышлар белән тик Дунай елгасының түбәнге өлешләрен генә саклап кала алалар Литвалылар һәм молдованнар басып алынган җирләрдә татарларны кырып бетерәләр Чәчәк атып утыручы татар шәһәрләре урынында җимерек харәбәләр генә кала Бүгенге көндә, ул берничә тагар исемнәре йөрткән җирләрдә шәһәр һәм Добружада татар авыллары гына сакланып калган. Тәхет өчен көрәштә көндәшләр күп булганлыктан. Мамай үз олысын ныгытырга керешә. Бөтен Ак Урда әмирләре аңа буйсына. Аларны берләштерер өчен. Мамай башта Абдулланы хан итеп тота, ә соңыннан Мөхәммәт исемле угланны хан итеп игълан итәләр. Вакыйганы урыс чыганаклары ла теркәп калдырганнар (ПСРЛ.—Т33.—.Л Наука. 1977 —С 86) Абдулла ханның исеменнән сугылган акчалар Хижри белән 770 елда (16. 08 1368—4 08. 1369) бетә Шушы ук елда Мөхәммәт хан тарафыннан сугылган акчалар да бар Димәк. Мөхәммәт хан Абдулланы 1369 елның җәендә алыштырган Акчаларыннан күренгәнчә. Мөхәммәт хан Мамай урдасында хиҗри белән 777 елга (2 06 1375—20. 05. 1376) чаклы идарә иткән /Федоров-Давыдов ГА. К/ады джучидских —0 143—163) Мөхәммәт ханнан сон Мамай олысында кемне хан итеп күтәргәннәре хакында һәм язма һәм нумизматика чыганаклары безгә беркемне дә белдерми Фәндә моны төрлечә тасвирлаучылар бар. Эш шунда ки. кайсыбер ярлыкларда Тулунбәк исеме телгә алынган, ә берничә елъязмаларда Теләк исеме теркәлгән (Егоров В Л Золотая Орда перед Куликовской битвой // Куликовская битва —М Наука. 1980—С 208. 209). Безнең фикеребезчә. Мөхәммәт ханнан соң. Мамаи беркемне дә хан итеп күтәрми, ә үзенен хатыны (Бәрдибәк ханнын кызы) Тулунбәк ханым исеменнән идарә итә башлый Алдарак Сарай ханнары арасында Тулунбәк ханымны искә алган идек инде Безнең фикеребезчә, монда бер шәхес турында сүз бара Бу сәяси үзгәрешләрнең сәбәпләрен чыганаклар, шулай ук. ачыкламыйлар Сарайны кулда тота алмаган, әмир Мамай үз урдасында акча бастыра башлый Аңа чаклы татар ханнары һичбер заман урдада акча сукмаганнар Мамай ханнары турында без менә шушы урда акчалары булганга яхшы беләбез дә инде Тик менә. Мөхәммәт ханнан соң Урдада, ни башка Ак Урда шәһәрләрендә дә яна хан исеменнән акча сугылмый Моның сәбәпләре, безнеңчә. Ак Урдада көчле җужи нәселе булмавына бәйле Бердибәк ханнан сон Бату хан нәселе бетә. Ә ниндидер Мөхәммәт Үзбәк ханга, йә Жанибәк ханга кардәшлектә булган угланнар татарлар тарафыннан кабул ителмиләр Ә Мамайга Алтын Урданы берләштереп булмаса да. Ак Урданы таркатмаска кирәк була. Чөнки әгәр Ак Урда таркалса, көнбатыштагы дошманнар татарларны басып алырга тырышачаклар Алда күргәнебезчә. Мамай Күк Урдадан килгән беренче ханнарны кабул итте, әмма соңгыларының үзара көрәше һәм Ак Урда әмирләре тарафыннан кабул ителмәүләре Мамайны татарның эчке сәясәтенә катнашырга мәҗбүр итә Әмма ни Абдулланы, ни Мөхәммәтне Сарай әмирләре дә. Күк Урда һәм Шәйбани олысларының әмирләре дә кабул итми. Ихтимал. Ак Урда халкы ул ханнарны кабул итеп бетермәгәннәрдер. Шуның өчен. Мамай Сарай шәһәре өчен көрәшне 1376 елдан соң тулысы белән туктата (СМИЗО -Т / —С 391) Ә Ак Урдада, элекке ханнарның авторитетына таянарак. Бәрдибәк ханнын кызы исеменнән идарә итә башлый. 1374 елда Хажи Чәркәс Мамайны җиңә һәм сарайдан куып чыгара Моннан соң Мамай тулысы белән урыс олысы мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлый Эш шунда ки. Мамай Хажи Чәркәстән җиңелгәннән соң. урыс кенәзләре әмирнең ханнарына буйсынмаска омтылалар. Мамай, урыс олысында башбаштаклыкларга юл куймаска кулыннан килгәнне эшли Баскак институты бетерелгәч. Мөхәммәт Үзбәк хан заманыннан башлап. 173 татарлар урыс олысында таяныч буларак. Мәскәү кенәпеген алга чыгара башлыйлар Бөтен бөек кенәзләр арасыннан. Мәскәү кенәзенә «урыс олысынын бөек кенәзе» дигән ярлыкны күпчелек вакытта бирәләр Шунын өчен. Мәскәү кенәзенә татар ханынын легитим булуы бик мөһим булган. Ә Мамаинын ханнары Урдада яши. Урдада акча суга. Бу вакытта татар аристократиясе эчендә яна идеология ныклап утыра Илне берләштерергә, башбаштаклыкны, фетнәләрне туктатырга, тәхеткә көчле Жужи нәселеннән килгән кешене утыртырга кирәк дигән фикер үзара көрәшүче татар угланәмирләрен берләштерә башлый Бу вакытта Алтын Урдада. Жужи династиясенә караган Урда-ичән. Тука-Тимур һәм Шәйбани нәселләре ин алдынгы карашлы вә көчле саналган булалар. Шулай да. беренчелеккә Урда-ичән нәселе чыга. Сарай әмирләре дә бу Күк Урда идарәчеләрен яклый, һәрхәлдә, бу процесс башка татар олысларында да. шулай ук Ак Урдада (бигрәк тә шәһәрләрендә) тамыр жибәрә һәм урыс олысына да ныклап тәэсир итә башлый Бу идеология, аеруча Ырыс ханга һәм Туктамыш ханга хас була Туктамыш хан. хижри белән 777 779 елларда. Сарайда хан булып утыра Шулай ук. Мамаинын Хажи Чәркәстән җиңелүе дә бик кө*1лс булырга тиеш Чөнки, бу жинелүдән сон. Мамай Сарай өчен ныклы көрәш алып бара алмый Әлбәттә, болар барысы да анын авторитетын төшерә, һәм ин авыры. Мамайнын сәясәтендә легитнмлык юк диеп, анын белән эш итәргә теләмәүчеләрнен санын арттыра Туктамыш хан 777 (1376) елда тәхеткә утыргач, Мамай Мөхәммәт хан исеменнән акча суктыруны туктата. Чыганаклардан күренгәнчә. Гарәп шах та Туктамыш ханга ярдәм итә (Марков А К Инвентарный каталог мусульманских монет императорского Эрмитажа — СПб —1986—С. 479) Моны ничек айларга сон? Туктамыш хижри белән 779 елда Сарайны калдырып китәргә мәжбүр була Ырыс хан белән сугышта яраланган Туктамыш ханны. Аксак Тимергә алып киләләр, һәм ул янадан көч жысп. бөтен дошманнарын җиңеп. 782 елда (1380) бөтен Алтын Урданы берләштерүгә ирешә. Шулай ук. Ак Урданы да үз кулы астына ала Ә Мамайнын гаскәрләре сугышмыйча. Туктамыш ягына чыгалар Мамай үзе үтерелсә дә. анын улы Туктамыш ханнын әмирләре эчендә йөри Соныннан да. Ак Урдада Мамай токымы бөек татар аристократлары арасында яшәвен дәвам итә Боларны ничек аңларга? Безнеңчә, бөтен мәсьәлә идеологиядә. Үзенең урдасындагы ханнарның татарларны берләштерә аямаячакларын, татар аристократиясенең киң катламы. Ырыс хан. ә соныннан Туктамыш хан янында туплануларын күргән әмир Мамай. Ак Урданы таркатмаска, дошманнардан җирләрне сакларга, урыс олысын йогынтысыннан ычкындырмаска бөтен көчен куя 1375 елдан сон. Мамайнын Сарай ханнарына, башка тагар олысларына каршы көрәшүен күрмибез Ә 777 елла Мөхәммәт ханнан да баш тарткач, без шуны аңлыйбыз әмир Мамай татарның эчке сәясәтеннән чыга һәм бәкләрибәк башкарырга тиеш булган эшләрне дәвам итә Әлбәттә. Мамай лидер була Ак Урда лидеры Шунын өчен, ул башка көчле лидер чыккач, яшәмәскә тиеш була Куркыныч, әмма гадел канун Чөнки дәүләгне саклап калу әһәмиятлерәк Тик шәхесләр үзләрен милләтенә, диненә. Ватанына, халык кабул иткән лидерына корбан иткәндә генә дәүләтләр бөек көчле була Бу тәгълиматны безнең бабаларыбыз яхшы аңлаганнар Бөек әмир Мамай да моны яхшы белпэн Кем анын үткәргән сәясәтен тагарга каршы дип әйтә ала? Юк Киресенчә, без Мамайның сәясәтен өйрәнгәннән сон. аның ничек иленә, халкына тугры булганлыгын аңлыйбыз. Үзләрен гел татардан кыерсытылган (димәк, татар хаксыз имеш') итеп аңлатучы урыс, молдован һәм башка тарихчылар тасвирлаган Мамай, бөтен гомерен Боек татар дәүләтенең мәнфәгатьләренә хезмәт итүгә багышлаган Анын алып барган яулары тагар дәүләте күзлегеннән караганда, гадел һәм изге саналган һәм саналырга тиеш тә! Бу боек татар каһарманы, гаскәр һәм дәүләт эшлеклесе бөек шәхесләребез арасында үз урынын алыр дип өмет итәбез