Логотип Казан Утлары
Шигърият

Китү

Хесен Туфан истәлегенә 1 Туң алмагач. Кара кәүсәсендә сөялләр һәм яра эзләре. Сәер бушлык. Ни эзлим мин монда симез үләннәргә тезләнеп? Бер куышта күке кунып киткән, чытырманда былбыл сайраган, һәм саескан бытылдаган нидер... Күк күкрәвен йоткан саралан. Тик мин генә хәрәкәтсез ятам. Гөлчәчәкләр килен сарыла, үләндәге кулларымны үбә. Мнн әйдәшәм сөйгән ярыма: Төшеңә ни керде? Әйтче, бәгърем, үткән көзнең пәрәвеземе?.. Ристэм КУТУЙ (1936)—шагыйрь. прозаик, пыржечоче «Яктылык яңгырзары*. «Тамырлар’ «Күкпзлп базыпзар чаба«. « Кичке моң« һ 6 күпсанлы китаплар авторы Татарстанның атказанган ыәдәнияпз хсзиәпзкәре Рустезендзиззщтитә Казанда яши 4Чәчәк таҗы очты, чәчәк таҗы очты өзелеп...» 2 Шагыйрь йорты ятим калды, ятим калды гөлләре. Сукырайды өстә кояш, тынсыз булды җилләре. Сыкранып ишек ябылды, сыерчык оялары аһлады. Урманда ерткыч тавышын җыялмады. Сеңдереп көннең нәкышен, чак сулап оча тоҗым,— моңсу төш сыман озын ул, һич тә табалмыйм очын. Түбәдә кошлар күренми, читтә яуды яңгыр да... Сулкылдады тамырлар. Ул сагыш йотып яшәде, шагыйрьләрнең асылы,— тавышы үләннән дә тын, карашы—шәмнән җылы: анда янган, диләр, бик күп югалтуларның чеме. Кемнең җитәр түземе? Тынып калган дөнья. Юк бит чиртүче сыңар кылга. Гаеплеләр дә юк бугай бу аяусыз чоңгылда. 3 «Ул сөйләште минем белән...»—ди миләүшә. «Ул тын торды монда...»— урман ямансулый. «Мин карашын саклыйм...»—диеп нарат дәшә. «Таягының эзе...»—сыкрый урман юлы. «Ул яратты мине...» диеп, моңсу ландыш ап-ак энҗеләрен тагын селкеп ала. һәм челтери чишмә: «Ул суымны эчте...», «Гүләвемне бирдем»,—имән тынып кала. Пәрәвезләр оча: «Мин төшенә кердем...» «Юлын яктырттым»,—дип каен күккә аша. «Күләгәмне аңа мин бирмәкче идем»,— Караңгылык дәшә хатирәләр аша. Күкрәп куя күк тә: «Тыңлый иде мине...», Яңгыр тамчылары: «Дым өстәдек»,—диләр. «Санап бетермәдем...»—дип үкенә күке. «Шигырьләрен аның актардык»,—ди җилләр. Китте шулай җайлы гына, үләннәргә бераз тиеп. Наратлар каплады аны, ылысларын түбән иеп. Якты гөлләр арасында чүкте күк хәтта өстәле. Без шушында аның белән күпме көннәрне эстәдек. Булмаган мөсәхабәнен сүзләре чыкса да истән,— күбәләктәй куна алар, яңгырдай коела өстән. Җнлкапкасын бөтенләйгә ябып китеп баргач менә, үтәли исәләр җилләр, гөлләр сагышка төренә. Үз-үзем белән сөйләшәм, һәм кул болгыйм эзләренә. Күләгәсе шуып үтә. чык тамчысы— күзләрендә.Туфан бакчасында бүген әрсез чүп үлән... Сәхтиян күк кәүсәләргә чыклар түгелгән. Китап төсле ач бакчаны, гөл белән таныш. Тыйнак карашы биредә— төкәнмәс сагыш. Вакыт үтә, үтмәгәе— җитә калганы: бу төмсә тәрәзә түгел, көзләр кәрваны күкләргә таба сузыла, аһәңен юллый. Аны шул базар ягына өстерәп булмый. Вакыт үтә, кая таба— беләсем дә юк, гөлләр үсә, су челтери, тормыш шундый укөскә таба гына үрлн нарасый кебек. Шуңа да кеше үлемсез, шуңа мәңгелек. Җисем түгел, төпсез караш нурлы агымда, канат җилпеп оча аваз офык ягына. Тыгыз алманы кулына ул алган иде. гомер боҗрасына еллар җыела килде. Көзнең җимешләре үксез, җый да авыз ит. Вакыттан дәвалар сине табигать шул бит. Сәхтиян тышлы китапны килә ачасы. йорты ябык, әмма яши Туфан бакчасы. Ркаил ЗӘЙДУЛЛА тарҗемм-е Кымыз Зәп-зәңгәр сулышлы Ютазыда кымыз Озын мичкәләрдә ята ап-ак сулап... Шәрык акылыдай, чүпрәләнеп ята Кирмәнгә куйганнар Стаканнар сылап. Чүпрәдәй күпергән үләннәр эчендә Арт санын уйнатып бияләр селкенә. .Аллалар уйлап та тапмаган бу бәхет Үзенчә селкенә һаман үз нркенә Үрләрен бак әле, Үрләрен кара син! Төннәрен калкалар атларның сыртыдай. Зәп-зәңгәр шәрабның зәп-зәңгәр эченнән Калыкты да чыкты көтмәгәндә ак ай. Яраттым, диңгезгә сикергән шикелле Коега сикереп югалган шул айны, һәм ике сукмакны... Яшь яңгыр астында Чайкалып китте дә ике пар котайды... Ә Әхмәт, үз итеп, миңа дип чәй куя. Үз ара эндәшеп, сүз ара чәй коя; Ярыңны яр итсәң, өйдә син назлама. Учакка алып чык, төтенгә.— Тәгәрәп ай ятсын тезендә. Онытсын, оныт, әй, үзең дә. Китмәслек булсын ул беркемгә! Әхмәт акыллы ул. Әхмәт карт шулай: Аның фикерләре акча янчыгыдай! һәм ул чынлап килде. Әгәр бирсә әмер. Кул кисергә түгел, баш кисәргә әзер. Кайнар кояш тулды Ут яндырып тынга... Шул кояшны уып әйләндердем комга. Ул китеп тә барды... Ат чабышы тәмам, Тояк тавышлары, әйтерсең лә, дәвам. Аңлагызчы хәлне, Торам үлле-мәлле, Югыйсә бит җирдә берни үзгәрмәгән! Аһ. кымыз! Гөбердәп, кайнап күтәрелә. Сәрхүш җаны аның тапмый, гүя, урын: Әйтерсең лә күктә козгын бәргәләнә. Ярсып чаба сыман болын буйлап колын. Упкын бугазында мине салды суеп. Тәгәрәдем... Инде юл чыгудан азат. Иҗат итәм. Татлы булсын Мин кичергән газап! Ни дисәң дә Әхмәт, кымыз дисең Хуҗа, Сөю һәм сөелү аның белән бергә. Шуңа күрә бугай алын килде миңа Үз атымның атын, Салды аны учактагы көлгә. Эчәсеңме, әйдә! Язасыңмы, яз син—тик акылдан язма! Син кымызны су дип уйлый күрмә берүк, Эчәсеңме, әйдә! Тик акылдан язма! Мин кымызны эчтем акылдан шашканчы, Зеңләп торды канда, кире кайтты акыл. Ак тешле акылны ак каен дип белдем. Ходай дәште миңа: кайрысын да чакыр: Ютазының күге үзе бөкре сыман. Болытлары аның янып торган кымыз. Пеләш Әхмәт тора кояш кебек балкып. Көндез дә, төнлә дә баш өстендә йолдыз! Мин бирегә тагын киләчәкмен әле, Ютазы вә кымыз ычкындырмас мине, Белә-белә аңа керәчәкмен әле. Корткалар җырлыйлар. Җырлыйлар корткалар. Яулыклары да бер, үзләре дә бер... Чип-чиста куллары күкрәкләрендә. Корткалар җырлыйлар. Сугыш барган дәвер. Кошлар да тын калган. Корткалар янына Кешеләр тезелгән түгәрәк җыр булып. Агыла моң тетрәнеп. Корткалар җырлыйлар. Гармунга түгел, ә җанга җан кушылып. Тау бите эргәләп каеннар йогерә. Бакчага төтендәй сиреньнәр тезелгән. Корткалар җырлыйлар сулышта иркенлек. Карашларына тик күз яше түгелгән. Ярым сулыш алып, ярым ыңгырашып Тынып калган бу җыр дәвам итә әле.. Хокем ителгәндәй басып тора иде Хаксыз рәнҗетелгән авыл киленнәре. Гүргәчә онытмам мин бу күргәнемне: Корткалар сөялгән йортның нигезенә. Салам кебек дөрләп кон уртасы яна Кырда юл читләп баганалар тезелгән. Шул юлдан авылга хат ташучы атлый. Иңендә букчасы хәбәр бирә төсле Як-якка «аһ!» итеп ометсез чайкала. Җыр булып җырның да канатлары төште. ... Төннәрен төшемдә һаман да бер аваз, һаман да бер аваз. Кайдан соң бу оран? Йолдызлар бәрелеп корткалар җырына Чәлпәрәмә килде какъ пыяла сыман. Ишетәм... ишетәм... корткалар җырлый. Чигешле күлмәкләр төштә дә яна... Телсезләр сөйлиләр нәрсә турында? Баш очымда әнә куллар тармаклана. Мөдәррис ӘГЪЛӘМ mapxrwawpe