ХӘТЕР ҺӘМ МӘХӘББӘТ
Гаҗәеп халык без өнья халыклары арасында татарлар иң гаҗәеп милләтләрдән. Шундый бер халык инде без. Үз телләрен саклаган, гореф-гадәтләрен югалтмаган әлеге милләтнең р өлеше, 500 еллар буе милли-дини-дәүләти изелүгә карамастан, һаман әле үз дәүләтчелеге турында уйлана-хыяллана гына түгел, ә бу эштә күпмедер практик адымнар да ясап карый, әмма арыймы, тиз хәлдән таямы? (Ә бит дөньяда үз урының өчен көрәш беркемне дә аямый!)—Чын Иреккә һич ирешә алмый, һаман Мәскәү табаны астында җан асрап ятабыз. Кая киткән татардагы Дини һәм рухи бирешмәү—Берләшү, Чын Көрәшчеләр булу—без бит электән сугышчан халык. Максатчан Үҗәтлек, Тырышлык? Әллә безне ялагайлану, куркаклык, үзүзеңә йомылганлык, сатылу һәм тарлык басып киткәнме? Чарасызлыктанмы бу? Олуг мәдәниятле, үз дәүләтчелеге булган, күпсанлы, дөнья мәдәниятына үзеннән шактый ук күренерлек өлеш керткән халык юкка чыкса—Киләчәк моны гафу итмәс! 1552 елда Казан ханлыгының Явыз Иван тарафыннан яулап алынуы— татарлар өчен фаҗигаләрнең да фаҗигасе... Шуннан соң, татарлар, газиз җаннарын сыга-сыга, үз генофондыннан иң асыл, иң батыр, иң акыллы, иң талантлы кешеләрен Россиягә хезмәткә бирә башлаганнар. Менә шушы кереш сүздән соң без фәкыйрегез язмасының төп герое булган шәхескә күчә. Ул шәхес—Мәскәүдә яшәүче татар язучысы (әсәрләрен русча яза) Рауль Мирсәет улы Мирхәйдәров. Рафаэль СИБАТ (1946)—прозаик. »Исабәт», -Атларрәнҗеше». -Ялгызак»романнары, дистәдән артык повесть, эссе, хикәяләр авторы Киров өлкәсе. Түбән Шөн авылында яши Й ХӘТЕР ҺӘМ МӘХӘББӘТ ЭССЕ Соңгы бер-ике елда аның шактый повесть-романнарын укыдым, сынлы сәнгать буенча гаҗәеп коллекциясе барын, шөгыль-мавыгуларын һәм биографиясен, бәхетле язмышлы иҗат юлын белдем, өйрәндем дә, исем китеп, вә үзебезнең мокытлыкка шаккатып утырдым. Мактаныйк әле мондый татар белән! Сак кыланыйк—суккаламыйк, бары сокланыйк... «Сөбханалла!» диик. Кирәк икән—талантына, булганлыгына баш иик... Рауль Мирсәет улы Мирхәйдәровка быелның 17 ноябрендә 60 яшь тула. Казакъстанның Актүбә өлкәсе Мартук поселогында туган. Әти-әнисе Оренбург татарлары. Хәер, аның кыскача биографиясе, тормыш юлы «Казан утлары» журналында һәм кайбер газеталарда басылды да инде. Шунлыктан, кабатлап тормыйм. Аның әдәбиятка килүе бераз сәеррәк, әйтик, нәкъ менә Бальзакча яисә Фенимор Куперча. Алар да бит бәхәскә кереп, роман язып күрсәтәләр. Ә Рауль Мирсәет улы бер кинорежиссер белән бәхәскә керә. Бу вакытта инде аңа 30 яшь булган һәм ул үзенең беренче хикәясен яза. «Полустанок Самсона» («Самсон тукталышы») дип атала ул. Менә шулай Рауль Мирхәйдәров язучы була алачагын, моңа сәләте-таланты барын исбатлый. Ул әле профессиональ язучы булып киткәнче, тагы 10 ел төзелештә эшли. Ә «Самсон тукталышы» хикәясе төрле елларда 30 тапкыр басыла. «Самсон тукталышы»... Бу хикәянең исемендә үк ниндидер сер бардыр шикелле. Библия буенча Самсон—борынгы яһүди алып-пәһлеван ул. Аның физик көче искиткеч була һәм бу көч батырның озын чәчләреннән килгән. Филистимнәр киңәше соравына ризалашып, Самсонның сөйгәне Далила әлеге чәчләрне Мәгъшугының йокылы башыннан кисеп ата һәм Самсонны көчсезләндерә. Белмим, Раульнең дә чәчләре житмешенче еллар башында озын булганмы, әмма язмыш дигән Далила аны әдәби көч-җегәрсез калдыра алмаган, күрәсең. Бәхетле язмыш та аңа көлеп торгандыр, инде 1975 елны яшь язучыларның VI Бөтенсоюз киңәшмәсеннән соң, ул катнашкан семинар Житәкчеләре белән безнең Зәки Нури аңа СССР Язучылар союзына керергә рекомендация бирәләр һәм Рауль Мирхәйдәров «Молодая гвардия» нәшриятында беренче китабын бастырып чыгара. Бу нәшриятта барлыгы 7 китабы дөнья күрә. 40 яшендә Рауль Мирхәйдәров төзелештән китә, үзен тулысынча язучылык эшенә—иҗатка багышлый. «Художественная литература», •Советский писатель», «Молодая гвардия» нәшриятларында аның 30 дан артык китабы дөнья күрә. Озакламый аның әсәрләре башка телләргә дә тәрҗемә ителә башлый. Ул—Комсомол премиясе лауреаты (Ташкент, 1981), СССР Эчке эшләр министрлыгы премиясе лауреаты исемен да ала (1989). Язучы Рауль Мирхәйдәров тормышында гадәттән тыш хәлләр дә була. 1988 елда ул үзенең «Пешие прогулки» романын яза. Аңа хас булганча, тормышны дөрес, ачык итеп сурәтләү үзенең кара эшен эшли, чөнки совет мафиозилары бу әсәрнең геройларында үзләрен күрәләр, һәм аңа—Язучы Кешегә! үтерү теләге белән турыдан-туры һөҗүм оештыралар. Ул гомерлек гарип булып кала. Менә әдипнең иҗаты һәм фаҗигасе... Мәскәү белән сөйләшүләр ауль Мирхәйдәровның фоторәсемнәрен карап утырам. Ни генә димә, кешеләрнең тышкы кыяфәте шактый нәрсәләр турында сөйли вә ишарәли ала бит... Менә аның 20 яшьтәге фотосы. Бер сүз белән әйтсәк, чибәр егет: ирләрчәегетлөрчә матур йөз, артка таралган куе кара чәчләр. Сизелер-сизелмәс кенә сагыш сирпеп торган җылы карашлы күзләр, өске ирен өстендә юка-тар гына сызылган мыек, костюм, ап-ак күлмәк һәм күбәләк. Әйе. галстук-бабочка. Көяз егет! Әмма... 10. .к у * м н Р Миңа иң нык тәэсир иткәне: сизелер-сизелмәс кенә моң-сагыш сирпеп торган күзләре. «Иртәләгән сагыш» бу... 28 яшьтә Ташкентта төшкән фоторәсемендә дә әлеге сагыш аның күзләрендә күпмедер бар. Ул ачык беленеп тә тормый, әмма һәр татарда бабаларыннан кала килгән эчке сагыш, яшерен моң ята шикелле. Татар баласын башка милләт кешеләреннән күбрәк шул моң-сагыш аерыбрак куя да бугай. Рауль Мирхәйдәров Мәскәүгә күчеп килгәч, башта Переделкинода— язучыларның иҗат йортында сигез ел буена зур бәя түләп яшәп торган. Квартир сатып алып, пропискага кергәнче шулай. Инде төс-кыяфәте һәм аннан алган тәэсире турында танылган татар прозаигы Флүс Латыйфига сүз бирик. Менә ни дип яза ул «Казан утлары»нда (1998) басылган «Үзебезнеке» дигән мәкаләсендә: «1997 елның ноябре иде. Язучыларның Переделкинодагы иҗат йорты. Ул елның иргә яуган кары бөтен дөньяны ап-ак юрганга төргән, әнә шул аклык күңелләрдә әллә нинди бер сафлык, пакьлек хисе уяткан көн иде ул. Көтмәгәндә иртәнге якта кемдер тыйнак кына ишек шакыды. Җыештыручылар китеп беткән, коридорда инде тынлык урнашкан бер мәл иде. «Монда таныш белешләрем юк, кем булыр икән?»—дип гаҗәпләнеп куйдым. Ишектән озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, спортчыларча нык-таза күренүче, шәрекъ кешеләренә тартымрак йөзле бер кеше килеп кергәч, тагын бер кат аптырашта калдым. Уңайсыз тынлыкны кунагым үзе бүлде: —Сез Казаннанмы? Сез язучы Флүс Латыйфи буласызмы?—диде ул дустанә елмаеп. —Әйе,—дидем мин тагын бер кат сәерсенеп. —Мин Рауль Мирхәйдәров булам, танышыйк,—дип кулын сузды кунагым.—Мин шулай иҗат йорты конторына кереп, Казаннан кемнәр килгәнен белешеп торам. Аралашасы, танышасы килә бит... ... Ул хәзерге көндә Русиядә иң күп басылучы һәм иң күп укылучы танылган әдипләрнең берсе... Татар әдибе, ул—үзебезнеке!» Тагын бер фотосурәткә күз салыйк әле. 1999 ел... Мартукта аның исемендәге урам. Рауль Мирхәйдәров үз исем фамилиясе язылган стелла янында басып тора. Арттарак мәчет күренә. Рауль бу мәчетне төзетүдә нык кына булышлык вә матди ярдәм күрсәткән. Яисә менә 2000 елның 2 декабрендә, ягъни мәсәлән, гасыр ахырында төшкән рәсемнәре. Аларның берсенә: «60 яшемә атлаган елым; декабрь, 2000. Мәскәү» дип язып куелган. Бу рәсемнәрдә мин 30 еллык иҗат тормышында 30 дан артык китап чыгарган, күп әсәрләре йотылып укыла торган олпат, үз- үзенә ышанган, зур тәҗрибәле, дөньяның ачысын-төчесен татыган нечкә күңелле, нахак сүзгә рәнҗүчән, яшьтән үк Йөрәк Хәтерендә татарча моң сагыш йөрткән олуг бер шәхесне күрәм. Күзлек кию аңа җитдилек белән иплелек, ниндидер бер авырлык вә сабырлык та өстәгән. Шулай... Үткән тормыш еллары һәм юллары, ачы тәҗрибә җиңелешләре вә җимешләре, төрле кавеммилләт кешеләре белән озак кына аралашып яшәү, югалтулар ачысы һәм сагышы аңа күптән инде тормыш кануннары турында үз уй-фикерләрен булдырырга, фәлсәфи гомумиләштерүләргә килергә мөмкинлек биргән, һәм моның белән мин аны Бәхетле Зат дип саныйм. Телефон чылтырады... Мәскәү. Рауль Мирхәйдәров... Без аның белән шактый озак сөйләштек. Беренче тәэсирләр: йомшак, бәрхет-ипле тавыш. Беренче сөйләшүдә үк тойдым-сиздем: ул—күпмедер дәрәҗәдә трагик шәхес, фаҗига иясе. Ә трагик иҗатчылардан күп вакытта бөекләр чыга. 2 декабрь, 2000 ел... Мәскәү. Телефон. Рауль Мирхәйдәров. Сөйләшү барышында ул: —Беләсеңме, Рафаэль,—ди,—минем турыда күп кенә язып чыктылар. Ләкин мин укучылар өчен генә түгел, хәтта әдәбиятны тирәннән аңлаган тәнкыйтьчеләр өчен дә бары тик детектив язучы гына булып кала бирәм. • Изобличитель, разоблачитель мафии», имеш. Ә бит ул романнарда, нинди генә формада булмасын, иң беренче, тормыш үзе. Мин хәтта «Пешие прогулки »ны да саф детектив санамыйм. Анда реаль тормыш. —Кушылам,—дидем.—Сезнең «Игълан буенча танышу» повестен «Казан утлары »нда укыган идем. Менә хәзер—* Иртәләгән сагыш» романыгыз. Ул әсәрләрдә детективлыкның «д»сы да юк. Гомумән, язучыны бер жанр рамкасы эченә генә тыгып кую—үзе үк ниндидер бер мәгънәсез тарлык, җавапсызлык. Әдәби әсәрне барлык чагылышлары белән тирән аңлыйм дисәң: «Башта үзең өчен укы, аннан соң башкалар өчен!» 10 декабрьдәге сөйләшү вакытында сүз татарлык, үз милләтең кешесе булуга килеп терәлде. —Безнең кебек, Татарстаннан читтә туып-үскән, урыс мәктәбендә белем- тәрбия алган кешеләрдә «татарлык»ны югалтмый торган ике төп нәрсә бар,— диде ул.—Беренчесе—татар җырын, татар моңын җаныңда саклау, икенчесе— милли горурлык. Казанга хатлар иттәге—алтын читлектә кебек күренә... Дөресен генә әйтик, тышкы кыяфәт, матур сөйләшү, чибәр киенү, көяз булу, белемле күренергә тырышу—әле бу кешенең Чын Йөзе түгел, иң-иң мөһиме: Рухы-Җаны дигән сүз түгел. Юк, түгел! Ачык-гадел, намус-иманлы, денле-миһербанлы инсаннарның чын күңелен, җылы җанын аларның хатлары аша анык чамаларга, шактый ук ачык сиземләргә-тоярга була. Рауль Мирхәйдәров хатлары... «Русча язучы татарлар турында да үз сүземне әйтим инде. Рус әдәбиятында рус язучысы булып формалашкан татарлар һәм, рус телендә язса да, татар булып калучылар бар. Болар арасында аерма зур. Мин үзем иҗатымның беренче елларында ук Казанга тартылдым. Әдәбият һәрчак көрәш булган, бездән соң да бу көрәш барачак, шуңа мин синең язмаңа үз фикерләремне дә кертмәкче булам. Язучы турында язганда икеләнү начар иптәш, мактыйсын икән — шикләнмә, тәнкыйтьләсәң дә—үзеңә нык ышан! Тагын бер нәрсә искә төшерәм: болар—минем гамь-борчуларым, җан сызлануларым. Татарстанда барлык татарларның өчтән бере тирәсе яши һәм (Аллага шөкер!) алар татарларның өчтән икесе кебек куылуда, таралуда, качуда, эмиграциядә түгел һәм 99,9% язучылар шул Татарстанда яшәп, әлеге өчтән бер өлеш татарлар турында гына яза. Ә татарларның өчтән икесе турында кем язарга тиеш соң? Рус телендә язучы берничә татар гынамы? Ләкин аларның язганнарын Татарстанда бөтенләй басмыйлар диярлек, яисә бик бик аз басылып чыгалар. Татар телендә китаплары юк. Дөрес аңлыйк, сүз монда минем турыда гына бармый, мин инде язасымны яздым, бастырасы әсәрләремне бастырдым. Кирәк икән, —үз акчама! —язганнарымны татарчалаштырып нәшер дә иттерә алам. Ә русча язучы татар коллегаларым нишләргә тиешләр? Менә шундый эшләр... Ләкин хәзер мине татар әдәбияты арбасыннан алып ата алмаслар инде—китапларым бар һәм татар укучыларым бар... Беренче тапкыр татар теленә мине 1977 елда Башкортстанда тәрҗемә иттеләр. Моны Мостай Кәрим үтенече белән Айдар Хәлим эшләгән иде. Соңыннан Уфада «Безне онытмагыз» повестемне татарчалаштырдылар. Рәхмәт аларга! «Иртәләгән сагыш» романымда Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәренең тәэсире дә бар...» Хатлар—кешенең ишексез, бикләнмәгән җаны, чын-чын ихласлыгы. Монда матур сүз язар эчен генә сүз уйнатып утыру юк. Бу йөрәгендә кайнаганы, җанын кыйнаганы, күңелне айкаганы һәм -Рухны тоймаганы 10* Ч өчен кемнәргәдер туган үпкә-рәнҗешләр, намуссызлар эшләгән кара эшләр, моң-сагышлар, үзеңнекеләрнең кагыш ачылары. Әмма, иң мөһиме, аларда каргыш юк! Шуңа алар якты, иркен һәм күңелне ачыклык-ихласлык, якынлык-туганлык белән сугара торган булалар. ... Рауль Мирхәйдәров хатлары да шундыйлар... Гаҗәеп шәхес ауль Мирхәйдәровның шәхесен азмы-күпме ачу өчен тагы бер ягына тукталып китүне бик мәгъкуль саныйм. Без аның яшь чагында шәп кенә боксер булуын—Актүбә чемпионы!— һәм футбол яратуын, хәтта җирле «Локомотив командасында уйнавын да беләбез. Бу турыда «Иртәләгән сагыш» романында да языла. Рауль яшьтән музыканы яраткан, үзбәкнең атаклы җырчысы Батыр Закировның «Гарәп тангосы»н башкаруына мөкиббән киткән. Ә балетны яратуын ничек аңлатырга? Поселокта туган, гади генә гаиләдә тәрбияләнгән егетнең балетка таң калуы әллә музыка яратуыннан килгәнме? Ни генә димә, балет музыкасы иң бөек аһәң-көйләргә нигезләнгән. Әллә аның сизгер күңеле Дөнья Сәхнәсенә Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәдов кебек балет даһилары киләсен алдан ук сизгәнме? Болар—үзебезнекеләр, безнең татар уллары, халкыбызның бөек вәкилләре ич! Дөньяның Балет Сәхнәсенә иң якты йолдызлар булып менгән, үзләрен үзләре Күккә чөйгән мәшһүрләр. Һәрхәлдә, аның балет яратуы матурлыкны күрә белүе, матурлыкны тану таланты булуы турында сөйли. Бик сирәк кешеләргә генә бирелә торган сәләт бу. Матурлык вә яхшылыктан Олуг әдәбиятка чирек адым гына, чөнки сүз сәнгатенең мактап җырлаганы да матурлык һәм яхшылык! Ә менә Раульнең сынлы сәнгатькә булган гыйшкын ничек аңларга? Ул бит егерме яшендә үк беренче картинасын сатып ала. Нәрсә бу? Әлеге дә баягы матурлыкка омтылуымы, ГармонияКамиллеккә ирешергә теләвеме? Каян килгән бу аңа? Ул бит Санкт-Петербург Эрмитажын күреп үсмәгән яисә Мәскәү сынлы сәнгать галереяләрендә булмаган. Бәлки, аның үзе өчен бер Эрмитаж булдырасы килгәндер, француз сүзе «ermitage» русча «место уединения» дигәнне аңлата. Татарча «Ялгызлык Урыны» була инде, төгәл тәрҗемә түгел, әлбәттә. Әмма миңа шулайрак ошый, чөнки язучының, минемчә, һәрберсенең «Ялгызлык Урыны» булырга тиеш, шунсыз чын әсәр тумаска мөмкин. Ә Рауль Мирхәйдәров—иң тәүдә, Язучы Зат, чын талант иясе. Бу яктан караганда, Рауль Мирхәйдәровның гаҗәеп бер үзенчәлеге дә бар, ул—Россиянең иң атаклы коллекционерларыннан. Танылган сәнгать белгече Ирина Таратута болай яза: «Рауль Мирхәйдәров—Россиянең танылган язучысы, утыздан артык китап авторы. Мафия турындагы бестселлерлары аңа киң популярлык китерде. Болар: «Пешие прогулки»,«Двойник китайского императора», «Масть пиковая», «Судить буду я» китаплары. (Боларның исемнәрен, әлегә татарчага тәрҗемә ителмәгәнлектән, русча бирергә мәҗбүриен. Р. С.) һәм «Иртәләгән сагыш» ретророманы. Язучы бик күптәннән сынлы сәнгать белән мавыгып яши. Рауль Мирхәйдәров һәм аның хатыны Ирина Варламова җыйган картиналарның нигезен бүгенге рәссамнарның картиналары тәшкил итә, болар—абстракция, авангард, импрессионизмнан башлап наивлык һәм традицион рус сынлы сәнгате алымнарында иҗат итүчеләр. Рауль Мирхәйдәровның коллекциясе картиналарының саны буенча да, рәссамнарның күплеге һәм төрлелеге ягыннан да кайбер музейлар һәм танылган рәсем галереяләре белән конкуренциягә керә алалар». Бармы бездә тагы андый татар? Бар иде, ул инде вафат. Бөек Биюче һәм шәхси коллекцияләр иясе Рудольф Нуриев иде ул. Рауль Мирхәйдәров дигән русча язучы татар әдибен милләттәшләребез аз белә яисә бөтенләй белми диярлек, ә ул бит Россиядә иң күп укыла торган язучы, китаплары 5 миллион (!) тираж белән чыккан. Безнең өчен ачылмаган Әдәби Америка ул. Колумблар кирәк, Колумблар! Үзебезнекеләрне Үзебезгә Кайтарырга Вакыт! Безнең татарда тигезләү принцибы, миннән узмасыннар, дигән көнчелек хисе бар. Тарлыктаркаулык әнә шуннан килә инде ул. Рауль Мирхәйдәровка Ташкенттагы үзбәк мафиясе һөжүм ясаганнан соң, язучыга бер көн дә тыныч яшәргә ирек бирмиләр, гел янап торалар: әле машинасын куып алып китәләр, әле жыелып ятучы китапларын туздырып чыгалар... Инде башкача түзәр хәле калмагач, ул Ташкенттан кузгалып, Мәскәүгә күчеп китә. Әтисе Мирсәет, 1941 елның декабрь аенда Волокламск тирәсендә Панфилов дивизиясе солдаты буларак, Мәскәү өчен барган сугышларда башын сала. Ул улы туганын хат аша гына белеп кала... Бала туган, ата башын салган... Гүя шушы тирәләрдә күмелеп, улының яшәве өчен урын сайлаган. Нәрсә дигән әле күренекле француз язучысы Луи Арагон: —Мин үлгән җирдә Ватаным яңарып туа... Минем җаныма-күңелемә, «яңа байлар» кебек каударланмый-ашыкмый гына, бәрелмисугылмый гына Рауль Мирхәйдәров килеп керде. Башта бер повесте һәм бер романы белән. Аннан соң—мин белгән кадәр бөтен булганы белән... Мәкаләмне язган вакытта минем колакка кемдер гел дә өч исемне пышылдап торды шикелле: Роальд... Рудольф... Рауль... Башта мин моңа артык әһәмият тә бирмәдем, әмма, эштән тукталып, бераз ял иткәндә, бу исемнәр тулысынча аталып күңелемне айкап үттеләр: - Роальд Сәгьдиев... Рудольф Нуриев... Рауль Мирхәйдәров Халкыбызның мәшһүр уллары: фикерләвен космос тирәнлекләренә юнәлткән галим, балет-бию сәнгатендә «оча торган татар». русча язып та, татарча яңгырый алган танылган һәм бик популяр язучы. Башта бер факт: «Иртәләгән сагыш* романы «Казан утлары«нда басылып чыгуга, шагыйрә Иделбикә (Лена Садыйкова) Ульяновскидан баш мөхәррир Равил Фәйзуллинга хат җибәрә: • Р. S. «Иртәләгән сагыш» әсәренең русча язылган булуын сизмисең дә диярлек». Шул ук вакытта монда таякның икенче очын да тотып карарга кирәк: автор романын русча язса да, ул аңа ниндидер бер татар рухын сала алган. Каян килә бу? Ни генә димә, ул бит Мартуктагы татар бистәсендәге татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән. Сигез яшькә кадәр ул бер кәлимә рус сүзе дә белмәгән. Менә аның биографиясеннән бер факт: 1949 елны укытучы Зоя Григорьевна Волянская үз классына җыйган 36 бала арасына бер сүз урысча белмәгән 9 татар һәм казакъ балаларын да ала. Шулар арасында Рауль Мирхәйдәров та була. Шул мәктәптә рус телен үзләштерә дә инде ул. Үсә төшкәч, Раульнең иң беренче укыган китапларыннан берсе Лев Толстойның «Воскресенье» романы булган. Дөрес, ул вакытта ул аны «Яңадан туу» дип түгел, ә атнаның соңгы ял көне «якшәмбе» дип кенә аңлаган. Әмма вә әмма... Китап укый башлау нинди бөек исем белән бәйле ич! Соңыннан ул Иван Бунин белән Валентин Катаевны бик ярата. Тагы бер кызык хәл, аның иң беренче укыган чит ил язучылары: америкалы Фрэнсис Скотт Фицджеральд һәм япон әдибе Дзюмпей Гомикава. Тагы Герман Гессе, Томас Вулф, Ремарк... Без кайдан?.. әтәр заман: гасырлар буена җыелган ил-халык байлыгы, янгын чыккан йорттагы кебек, таратылып-туздырылып ташланды. Сәер еллар: башлары ялганнан чыкмаган кешеләр дөреслек эзләп йөриләр яисә дөрес кешеләр дә ялган көриләр. Без кайдан?! Мин кайдан?—дигән атаклы француз язучысы һәм очучысы Антуан де Сент-Экзюпери һәм үзе үк җавап биргән: —Балачактан! —Без барыбыз да—балачактан... Әмма нинди балачактан? Берәү әйтер: «Ипиле-ипле балачактан...*, икенчесе: «Ач-ялангач балачактан»,—дияр, ә Мартуктагы татар бистәсе малае Рауль Мирхәйдәров: —Кинолы балачактан!—дип әйтергә, әйе, әйтергә мөмкин, чөнки ул малай чакта ук кино карап үскән, сәнгатьнең бу төренә мөкиббән булып яшәгән... Таптым мин Раульнең бокска, көрәшкә, футболга, гомумән, спортка һәм балетка, театрга, музыкага, сынлы сәнгатькә булган Мәхәббәт Ачкычын. Әнә шул Ачкыч белән Кино дигән ишекне ачып, ул спортка вә сәнгатькә килгән. Мартуктагы тормыш шундый да бертөрле, вакыт-вакыт күңелсез, эчпошыргыч булган ки, ярый әле кинофильмнар малайны бөтенләй икенче тормышка, шаккаттыргыч хәлләргә, эмоция-хис диңгезенә алып килгәннәр, кирәк икән: хыялда гына булса да, күкләргә алып менгәннәр. Әнә шулай «кинолы балачактан* ул малай! Зиһенле, кызыксынучан, хыялый... Хыяллар, хыяллар! Алар инде хәзер Мартукка гына сыймыйлар, һәм беркөнне Рауль дигән малай 112 укучы арасыннан берүзе өлкә башкаласы Актүбәгә юл тота. Мәскәү Ташкент поездының бер вагоны түбәсенә утырып... Актүбә! Ә анда... Ә анда 14 яшьлек яшүсмер өчен, Тукаебыз әйтмешли: Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур... Никадәр төгәл тоемлы, анык сиземле ул даһи Тукай! Ул әйткәннәрнең барысы да Рауль Мирхәйдәровны Казанда түгел, Актүбәдә көткән икән. Моның шулай икәне «Иртәләгән сагыш» романында ярылып ята. Актүбәдә ул вакытта мединститут, культпросветучилище, кооператив һәм тимерюлчылар техникумнары яшьләрдән, студеит-шәкертләрдән гөрләп торган. Икенче һәм унберенче мәктәпләрдә үзешчән сәнгать түгәрәкләре бик шәп эшләгән, тимерюлчыларның 44 нче, 45 иче мәктәпләре дә кимен куймаган. Завод клублары, җәйге бакча-паркларда кичләрен барган бию-танцылар! Ул вакытта бит танцыларда джаз-оркестрлар уйнаган. ... Ташкентка килгәч тә Рауль спорт, сәнгать, әдәбияттан аерылмый. Шушы фанатлыкны күргән җитәкчеләр аны хәтта Фирганәнең «Нефтяник» командасына икенче тренер итеп тә чакыралар, ә менә соңрак аның «За все— наличными» дигән романы басылып чыккач, күп кенә газета һәм журнал редколлегия әһелләре, рәсми кешеләр Казан рәссамы Николай Иванович Фешин турында язуын сорыйлар, чөнки Рауль Мирхәйдәровны сәнгать белгече итеп тә кабул итәләр: —Югары зәвыклы эстет! Шул Ташкент елларында ук ул каләм чарлап та карый. Юк, әдәби әсәрләр язып түгел әле, ә башкала газеталарының берсендә спорт колонкасы алып барып, атаклы футболчылар Месхи, Метревели, үзбәк «Пахтакоры»ның мәшһүр Абдураимовы белән дус булып йөр дә—футбол турында язма, имеш! Шундый ук кыска-кыска гына мәкаләләр Ташкентта узган төрле концертлар, спектакльләр, симфоник оркестр чыгышлары һәм Мәскәү балеты артистлары биюләрен күргәч тә, язылып торыла. Х Рауль Мирхәйдәровның «Пешие прогулки» романы кабат-кабат басылулары белән бездә рекорд булып торадыр. Әйтергә генә ансат: бу романын инде егерменче тапкыр басарга әзерләнәләр! «Игълан аша танышу» ус телендә булса да, татар повесте, дияр идем мин аны. Чөнки ул Рауль Мирхәйдәровның иң татар рухлы әсәрләреннән берсе. Кыска гына үзе, әмма эмоциональ вә эстетик тәэсире ягыннан зур сыйдырышлы. Бу повесть—нечкә хисләргә, әдәплелек-иплелеккә корылган шигъри әсәр. Башында ук ниндидер эчке бер кискенлек белән рәхәт йомшаклык рәттән атлый. Район үзәге Хлебодаровка... Исеме үк бик матур бу дала поселогының. Әкрам Галиевич... Пенсия яшенә аяк баскан нотариус. Почтальон Дарья Сташова аңа телеграмма тапшыра. «Протест нотасы сыманрак итеп тапшыруы хак». Берничә җөмлә, кызыклы гына башлам: Әкрам Галиевич тә, Дарья Сташова да күз алдына килеп баса. Картаеп килүче ир заты һәм күп балалы хатын. Әлеге хатын казна йортына кушып салынган фатирда яшәп ята. Ә менә телеграмманы «протест нотасы кебек тапшыруы* белән ул ачыла да китә. Әле бит «нәфрәтләнеп»... Әйе, нәфрәтләнеп тапшыра ул телеграмманы. Ә анда ни язылган соң? Менә бу сүзләр: «Газизем Әкрам Галиевич, Сезне Көньяк Сахалиннан Наталья Сергеевна Болдырева бимазалый, һич уйламаганда газетада басылган игъланыгызга күзем төште. Миңа калса, без берберебезгә тиң булырбыз. Көтмәгәндә ял бирделәр—самолетта очам. Якшәмбе көнне төштән соң сездә булырмын. Күрешкәнчегә хәтле. Наташа». Бу телеграмма Дарья Сташовада эчке бер көнчелек тудырса, сугышта да булган Әкрам Галиевичны аптырашта ук калдыра. «Өч тәңкәгә төшкән» әлеге «саллы гына телеграмма» укучыда да зур кызыксыну уята:—«Ә кем ул Наталья Сергеевна Болдырева?» Менә шуннан соң кызыклы бер күренеп! башлана—көтү процессы. Әкрам абзый да һәм китап укучы да!—Наташаны көтә: - «Кем ул? Нинди ул?» Мавыктыргыч башламмы? һичшиксез, мавыктыргыч! Әлеге серле хатынның «исеме һәм атасының исеме ошый» Әкрам Галиевич Сабировка. Әнә телеграмманы да ничек башлаган ич: «Газизем Әкрам Галиевич!» Әкрам абзый... Беркатлы, чиста рухлы, бераз оялчан, тыйнак, сабыр, ипле Оренбург татары. «Хәләл җефетен җирләвенә ел да тулмаган әле, ай ярым диярлек вакыт калган» көннәрдә автостанция янәшәсендәге базарга сугыла. Сатучы хатын аңа алмаларны һаман саен «Вечерняя Алма Ата» газетына төреп бирә икән. Анда нотариус шаккатырлык игъланнар урнаштырылган була. Мәсәлән, менә мондые: «Мин тол хатын. Илле яшьләр тирәсендә, таза бәдәнле, кара чәчле. Ике балам да күптән урнашты, аерым яшиләр. Кырымда йортым, бакчам бар. Эшчән, хуҗалыкчыл, бакча эшләрен һәм чәчәк үстерә белүче ир-атны кабул итәргә теләр идем. Ир-атның таза-сау һәм озын буйлы булуы мәслихәт». Яисә: «Мин 45 яшьтән узмаган, эшчән, мал-туар (сыер, дуңгыз), кош-корт (күркә, каз) асрый белүче таза-сау хатын эзлим» дигән кебеге... Элегрәк мондый игъланнарны «Крокодил» журналында да укыган икән Әкрам Галиевич. Үзе шул рәвешчә бәхет сынап карарга була. Ләкин Бу игъланны-белдерүне язу авыр нәрсә икән. Әйтик, хәтта текстын төзү дә.. • Их! Үзем һәм бу йортка үз итеп килергә теләүчем хакында да шигырь белән 14*110 язып бирсәң икән»,—дип хыялланып та ала нотариус. Рифмага салганда эш пешмәде, ниндидер «нотариус—пенсиус» кебек мәгънәсез юллардан ерак китә алмнды, бүтәненә башы да. рифмасы да җитмәде, кырыс проза белән генә язарга калды», һәм.... Әкрам абзый туксан җиде вариантта Р язып, туксан сигезенчесен «Вечерняя Алма-Ата» газетына җибәрә. Ул үзе язган игълан текстын шәп санамый, чөнки «булмагач, булмый икән инде»... «Кыш уртасында чәчәкләр үсмәгәч, аларны кызгануың да мәгънәсезлек». Сергей Есенин шигырен дә шулай искә төшереп карый ул. Ләкин бит монда иң мөһиме белдерүдә язылачак сүзләрдә түгел, ә чиста-саф күңелнең олыгаеп барганда үз парын эзләвендә. Ялгызлык хисе—гаҗәп бер хәл-халәтеңнең чагылышы ул. Бу хис капма каршылыклар белән тулган, һәркем, бер яктан караганда, күпмедер ирек иркенлеккә, ялгызлыкка омтыла. Икенче яктан карасаң, кеше дигәнең һәрвакыт ялгызлыктан куркып яши, артык ирек-иркенлек кирәк түгел дип саный, гади генә әйткәндә, аның кемгәдер яисә нәрсәгәдер бәйле буласы килә. Бәйле булу хисе... Бу хис алга таба үзеңә бурычлар куярга мәҗбүр итә, кешене әхлакый-этик кагыйдәләрдән чыгармый тота ала. Ирек һәм Бәйлелекнең уртасын таба белү зур мәсьәлә, ул ир-хатын, гомумән, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә бик зур роль уйный. Ә теге шигырь була алмаган игълан-белдерүендә ниләр язган соң Әкрам абзый? «Аның игъланы хәйләкәр, бу эштә остарып беткән коллегасы Загорулько редакцияләгәннән соң түбәндәгечә басылып та чыкты: «Пенсиягә чыгу алдында торган юрист шәһәрдәге тормышы белән шапырынмаучы берәр ханымны Оренбургның тыйнак бер район үзәгенә чакырыр иде. Көчем, сәламәтлегем, тел-теш тидермәслек абруем, җәмгыятьтә тоткан урыным һәм матди хәлем гаилә корып яшәргә мөмкинлек бирә. Йорт- курам, җайга салынган хуҗалыгым картлык көнеңне мәшәкатьсез генә уздырырга, үзеңне чын хуҗабикә итеп тоярга, тормыштан уңдым дип әйтә алуыгызга инандырыр». Бу белдерү хаты өчен аның кәефе дә бозыла, «кирәкмәс ният, мәгънәсез эш», дип тә битәрли ул үзен. Ник? «Алдаша белмәгән намуслы Әкрам абзый» бит ул! Әйтик белемен юрист дигән, ул бит университет белеменә ия түгел! Аның юридик факультеты—сугыш булган... Ул сугыштан, ике орден белән бүләкләнеп, офицер булып кайткан, моның белән шапырынып кына йөрми. Игъланындагы «йорт-курам, хуҗалыгым...» дигән сүзләре өчен дә уңайсызлана ул. Озакламый Әкрам абзыйга ике хат килеп төшә. Берсе Куйбышевтагы укытучыдан, икенчесе Белла—Белочкадан «сөю хаты»: ... «Тәмләп-тәмләп, дәртләнеп-дәртләнеп үбәм һәм кысып-кысып кочаклыйм. Көтәм, сөям. Сөеклем минем, көтә-көтә зарыгып беткән җанкаең янына ашыга күр, озак зарыктырма инде аны». Менә нинди трагикомедиягә, еласаң-еларлык, уйласаң-уйларлык. көлсәң-көләрлек, елмайсаң-елмаерлык хәлгә тара Әкрам Галиевич. Наталья Сергеевнаның кайтуына мунча ягып куйсам, дөрес аңлармы дип, шиккә төшеп йөргән ир шундый «дәртле хат» алсын әле! Ә бу «Белочка» хатын уку аңа рәхәт... Әле шундый хатлар тагын килеп тора... «Артистка» кебек чибәр Нәзифә Әгъләмова Ташкенттан ук язган. Ул Оренбург якларындагы Хлебодаровкада яшәүче Әкрам Галиевич белән тормыш корып җибәрергә риза. Хат тыйнак-тыенкы хисләр белән язылган. Әнә бит: Әкрам абзыйның игъланы басылган газетны да аңа «каралырга кергән сырхау хатын» онытып калдырган икән. «Димәк, таибә»,—дип уйлый Нәзифә турында Сабиров. Ә «Белочка» икенче хатын язган инде: «Янә шул кәгазь, шул ук хушбуй исе, тагын да күркәмрәк һәм дәртлерәк сүзләр». Инде ул көткәнрәк Наталья Сергеевна да килеп җитә. Әлеге ханым сихерчедәй, әфсен укыгандагыдай итеп кенә верандага мәҗлес өстәле әзерли: • кызыл һәм кара икра, алтындай лимон телемнәре белән бизәлгән тәмле семга балыгы, осетр ите...» Ә өстәл уртасындагы икебана букеты, «Двин», «Дойна» коньяклары! Бу өстәл үзе үк шигырь сорап тора! Әкрам Галиевич үзе дә— Күкләрдә... Наташа да чая күренә, иңбашыннан кочаклап: —Йә, Әкрам Галиевич. хатынлыкка аласызмы мине?—дип әйтеп сала. Ә ул? «Аның күңеле йомшарды, күзләре чыланды, хатынның кулларын үбә-үбә, әкрен генә тын алды: —Алам, Наталья Сергеевна...» Әкрам Галиевичның эшләр хутта: Гаджибәковның «Аршин мал алаюыннан «Рәхмәт инде Сөләйманга*... ариясен җырлап кына йөри. Наталья Сергеевна белән мунча кереп кайткач, күршесе Жолдас аганың: «Бездә, мөселманнарда, туганый апаң белән мунча керү гадәте юк... Үзеңне әдәплерәк тотарга кирәк—француз түгелсең һәм Парижда да яшәмисең!»—дип әрләвенә дә исе китми. Әле бит башка хатыннардан да хатлар килә тора... һәм менә... Чираттагы эштән кайтуына Наталья Сергеевна китеп барган, ә өстәл өстендә хат ята: ... «Тыныч, салмак тормыш минем өчен түгел, күрәсең. Гафу итегез. Үбәм. Наталья Сергеевна». • Киттең дә мени? Нигә? Ни өчен?»—Әкрам Галиевич шушы сорау- уйларда. Ә хатлар килә тора. Ленинградтан. Кырымнан... Әнә «Белочка»дан ничәнче хат инде?! Наташа китеп барды, әмма хатынлы тормышка өметышаныч уятып югалды. Сабировның күңеле хәзер Ташкент ягында—артистка кебек чибәр Нәзифө Әгъләмовада. Көтә аны һәм очрашалар, ә Нәзифәнең эштие суынган икән инде, кайчандыр чибәр хатыннан әлләни калмаган, вакыт барысын да сыдырып алган һәм ашаган, шуның өстенә үзеннән ♦ Белочка»ның таныш хушбуй исе аңкый. Әкрам эчкәләп кайта башлый һәм нәзәкатьле кыланган Назифә аннан качып китә. Кара сана, үзләренең почта бүлеге мөдире Мәрьям дә Назифәдән бер дә ким түгел икән лә! Хәзер Әкрам күңелендә—Мәрьям. Бары Мәрьям генә... Әсәр тәмам. Бераз моңлы, бераз сагышлы. Татар моң-сагышы бу. Кызыклы повесть, өлкән яшьтәге татар кешесенең соңгы мәхәббәт мажаралары бу. Сюжет үрелеше матур, укучының кызыксынуын гел көчәйтеп тора. Башка милләт кешеләре арасында (рус, белорус, украин, казакъ) Әкрам Сабиров үзенең татарлыгы белән аерылып тора. Анда саф-чын татар холкы: тырыш, уңган, тыйнак, әдәпле, чиста, пөхтә, ипле һәм үжәт. Хатыннарның шәл бәйләвенә, ризык әзерләвенә дә ул татар буларак бәя бирә. Әсәрдә—татар рухы! Шуның белән ул безнең өчен кыйммәт вә кадерле дә! «Иртәләгән сагыш...» | I өньяда иң хәтәре—Йөрәк Хәтере булмау... У | Йөрәк хәтерең юк икән, син инде маңкорт. Атасын-анасын, әбисен- бабасын оныткан чикылдап торган маңкорт. Рауль Мирхәйдәровның «Иртәләгән сагыш» романы, иң беренче, үткәннәрне күзаллау, шактый еллар узгач, балачагыңа һәм яшьлегеңә мөрәҗәгать итү, еракта калган вакыйгаларга, эшгамәлләргә анализ ясау, теге якта калган елларга бәя бирү. Мондый әсәрләрне ретро-роман диләр, чөнки алар ретроспектив планда язылган булалар. Бу әсәргә язган сүз башында «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллии болай ди: • Тагын бер мөһим нәрсә, ул—төгәл сурәтләү. Язучы кайдадыр кайчандыр үзе күргән кирәк детальләрне фотографик төгәллек белән кабатлап күз алдына китереп бастыра ала. Мәсәлән, «Пешие прогулки» романында Кырымдагы Күктүбә тирәсен тасвирлаган урыннар бар. Заманында мин үзем дә шул җирләрне күп таптадым. Хәзер дә әзме күпме хәтердә. Ә менә Раульнең әсәрен укыгач, мин анда әле кичә генә барып күреп кайткандай хис иттем. Кирәк һәм иң характерлы штрихлар шул кадәр осталык белән тотып алынган. Афәрин, молодец!—дияргә генә кала» • Иртәләгән сагыш»—күп сюжет линиясенә ия полифоник әсәр. Әмма анда ике нәрсә бик көчле сизелә. Болар Хәтер һәм Мәхәббәт. Бу романны үзем төрле төсләрдә күрәм вә әллә нинди аһәң-авазлар. моң сулышлары, сагыш агышлары аша ишетәм. Тормышның үзе кебек үк чуарлык, күп төслелелек, салават күпере ул. Мин аны вакыт-вакыт роман-калейдоскоп, роман-витраж, романколлаж дип тә атыйм. Әсәрдәге кайбер вакыйга-эпизодлар тетрәндерә. Менә бер коточкыч күренеш: кырыс-ачы, ач-ялангач хәерче тормыш. Землянка, аның эчендә суыкның да суыгы, стеналарда бәс-сыкы. Рушан Дасаевның әнисе Гөлсем, апасы Сания һәм кечкенә малай үзе. Сания инде мәктәпкә йөри, дәрестән әле генә кайтып кергән. Диварларга тешен ыржайтып салкын эленгән... ... Хәтерем еракларга китә. Үткән елларга... Үземнең балачагыма... Кышкы кич. Кышын без өйнең алгы ягында тормыйбыз, арткы кухня ягында гына тормыш итәбез. Өй эчендә өчле лампа яна, тәрәзәләр кар-бозга каткан. Менә мәктәптән Мөнҗия апа кайтып керә. Ул каткач, озакламас әти-әни дә эштән кайтыр, өй эченә рәхәт вә талгын, матавыксыз мамыклы җылы иңәр. Әсәрдәге иң кыйммәтле нәрсәләрнең берсе әнә шул да инде—кеше күңелен кузгату! Яисә менә тагы бәгырьне телгәләгән күренеш. Рушан Дасаевның әнисе шәл бәйли. Мамык шәл! Данлыклы Оренбург шәле! Ул аны вокзалга барып пассажирларга сатып йөри. Әнә тамбурда хәрби офицер тора һәм аның бик тә кәттә, ифрат чибәр хатыны. Әлеге яшь бикәчкә шәл бик ошый. Гөлсемнең уе бер генә: «Шәлгә 700 сум бирерләрме?» Менә шунда могҗиза була: әлеге офицерның чибәр хатыны шәлгә 800 сум түләргә куша. Бар бай кешеләр дөньяда! Әмма алар хәзерге «яңа байлар», «яңа урыслар» түгел, комсызлыкның ни икәнен дә белмәгән, ачык-яхшы күңелле, эшләгән эшеңә бәя бирә белгән, матурлыкка табынган, үзләре дә матур кешелекле затлар. Яхшылык вә матурлык ияләре. Бүгенге көндә мондый кешеләрне сагынырга гына кала, сагынырга гына... Авторның йөзләгән геройлары арасыннан шактыйлары яшьли генә гомер-бакыйга күчеп киткәннәр инде. Алар үзләреннән тирән моң-сагыш, югалту-аерылышуларның искитмәле ачы хәсрәте һәм кара дегет кайгысын калдырганнар. Бу гади сагыш яисә моңсулык кына түгел, ә—нәкъ менә!— иртәләгән сагыш... Ә йөрәк хәтерендә һаман тере яткан, болганчык сай судагы балык кебек, һаман бәргәләнеп торган мәхәббәт сагышы нинди сагыш ул? Иртәләгән сагыш... Бу ике сүзнең кушылып, бер оеткы төсмер-мәгънә биреп, сүзтезмә буларак килүе—ачык тән җәрәхәте кебек. Дөресрәге, ул җан ярасы һәм аннан бертуктаусыз моң саркый. Шунысы күңелгә ямь вә күпмедер рәхәтлек бирә: бу иртәләгән сагышта ниндидер яшьлек җылысы, сизелер-сизелмәс оптимизм, яшәү ләззәте һәм тормышка гашыйклык та бар. Гомер елларыңны ахыргача санап бетерү өчен бу дөньяда, күрәсең, каный-каный да яшәргә кирәк. Шушы нәрсә, әлеге котылгысызлык Рауль Мирхәйдәровның «Иртәләгән сагыш» романында бигрәк тә ачык сизелә. Балачактан ук кыерсытылулар, авыр тормыш, кырыс-ачы язмышлар... Мондый күренешне күз алдына китерегез: кечкенә генә малай тимер юл станциясенә күмер урларга бара, чөнки өйне җылытырга—ягар өчен!— берни юк. Әнә шулай ач-ялангач, ярлы-хәерче Рәсәй үз гражданнарын кечкенәдән үк урларга-таларга, юлбасарга әйләнергә өйрәтә. Шунсыз— катып үләчәксең, ачлыктан җан бирәчәксең. Дөньяда миһербанлы—яхшы кешеләр дә юк түгел. Әнә бит мәктәп директоры Юрий Александрович Кузнецов Рушанның апасы Саниягә киемнәр юнәтергә булыша. «Кар күмеп киткән Мартук» матурланып китә мондый минутларда. Яшәве, чыннан да, күңелле! ... Рауль Мирхәйдәровның прозасын—бигрәк тә «Иртәләгән сагыш* романын!—шәхсән үзем шактый дәрәҗәдә документалистикага, автобиографик истәлекләргә бай әсәр дияр идем. Аларда күпмедер натурализм да бар. Аның теленә Кафкадагы протоколизм да хас. Достоевский сурәтләүдә омтылган төгәллек-тәгаенлык та сизелә, Фолкнерча «җәелеп язу»да юк түгел. Иң мөһиме, яхшылык-матурлыкка, аның гармониясенә омтылу бар. Чиста-саф әдәбилек тә күренеп тора. Рауль Мирхәйдәровның Рушан Дасаевы чын мәгънәсендә тулы канлы, үзенчәлекле образ. Аныц үз омтылыш- хыяллары, үз көенечсөенечләре, үзенец үкенечләре, үзенчә сөя белүе, башкаларга карашы, дөньяны күзаллавы— һәммәсе дә Дасаевча. Ләкин Рушан Дасаев ил-халык эчендә яши, бернәрсәдән дә вә беркемнән дә аерылып тормый, мин менә әйбәт кеше инде, сез генә начар, дип тә лаф ормый. Ул бер үк вакыттарак әдәбият вә сәнгать әһелләрен, мәшһүр спортчыларны күрә. Болар өстенә жирле шагыйрьләр, композиторлар, музыкантлар, спортчылар, сәрхушләр, сукбайлар, сөйрәлчекләр. Жора Стаин кебекләр... Рушан Дасаев шундый халык диңгезе эчендә йөзә, аның аларга күпмедер йогынтысы бар, аларның,—әлбәттә!—аңа. Әсәрнең географик киңлеген дә онытмаска кирәк. Бу да Мирхәйдәров үзенчәлегенең асылы. Мартук, Актүбә, Ташкент, Заркент(Алмалык), Оренбург, Кырым, Мәскәү. Чит илләргә кадәр: Германия, Испания, Кувейт... Нәрсә ул интернациональ дуслык? Мин аны урыс, удмурт, марилар белән рәттән яшәп тойган идем, ә менә Рауль Мирхәйдәровның «Игълан буенча танышу*, «Иртәләгән сагыш» әсәрләрен укыгач, тагын да ныграк аңладым. Юк, романга андый мотив махсус салынмаган. Әмма татар бистәсе татарларының урыслар, украиннар, казакълар, чеченнәр, немецлар, яһүдиләр һәм башка милләт кешеләре белән бер гаиләдәй укмашып (ә яшьләр вакыт - вакыт үзара тукмашып та!) яшәве— менә ул милли киртәләр эчендә генә бүленеп калмыйча, бер-беренең хәл-әхвәлен белешеп, кирәк чакта булышып, чын интернациональ яшәү! Бу—яшәеш, мондый тормышны беркем дә—хәтта Хак Тәгалә Үзе дә!—инкарь итә алмаслык бердәмлек, рухи туганлык. Без— Адәм белән Хаува оныкларының... ерак-ерак оныклары! Рауль Мирхәйдәровның татарлыгын «Иртәләгән сагыш*та мин тагын татар халык җырларында—милләттәшләребезнең борынгы вә бүгенге үз көйләренә, гүзәл яңгырашлы, матур аһәңле, тирән моңлы җырларына Зур Мәхәббәт тотуда күрдем. Бер Зур Мәхәббәт Сөю өчен яшәү—үзе үк бөеклек! Мәхәббәт бар җирдә нәфрәткә урын калмый. Үзеңне яхшы кеше дип санасаң да, башкаларны начар димә, аларны ярата бел, ә ярата белү—үзе үк сәнгать ул... Романда татарларның үз милли көйләренә мәхәббәте менә нинди урында күренә: • Кич белән яңадан лампа тирәсенә түгәрәкләнеп утырыштылар да... Әнисе әкрен тавыш белән генә «Кара урман» җырын көйли: • Кара да гынай урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк үтәргә. Заманалар авыр, еллар ябык. Дус-иш кирәк тормыш көтәргә». Кара урмандай татар күңелен чагылдырган моң, кирәкле-кадерле сүзләр дә син: татар моңсагышын, хәсрәт агышын, кайгылы ныклыгын аһәңләгән даһи музыкаль аваз-оран да... Мондый көй бары тик безнең җаннардан саркыган илаһилык-камиллек-моңлылыктадыр. Кыскасы, әсәрнең тукымасында татар рухы ята. Моны Марс Шабаев бик тирән тоеп алган һәм искиткеч шәп тәрҗемә иткән! Чыннан да—гүзәл тәрҗемә! Әдипнең үзенә турыдан-туры кагылышлы бер як та бар: әсәрдәге милләттәшләрен ул бервакытта да кара яктан гына, хурлап-гаепләп кенә күрсәтми, агын ак. ди, карасын—кара! Әсәрнең сюжет линиясендә сындыргалау-сынгалаулар булса да, «Иртәләгән сагыш», нәкъ сагышның үзе кебек үк, тулы бербөтен әсәр. Ярты- порты, сынык мынык сагыш та булмый бит. Авторның иң яхшы якларыннан берсе—ихласлык: әйбәте—әйбәт, начары начар. Әмма яхшылыкта—яманлык, ә һәр яманлыкта яхшылык та ята ич әле! Бу билгеле нәрсә. Галәми Канун. Шуңа чын ихлас әдип монысын да онытырга тиеш түгел. • Иртәләгән сагыш». Безнең һәркайсыбызның күңел түрендә утыра ул иртәләгән сагыш. Йокымсырап утыра. Менә шул сагыш бер авыр кичереш. гажәп бер тетрәнү белән уянып китәргә мөмкин. Берәүләрдә—сиздерми генә, икенчеләрдә—жанын көйдереп. Бер адәмнәрдә—бик яшьли, икенче бәндәләрдә—гомер көзенә җиткәч кенә. Сагышсыз кеше булмый, бар икән, димәк, ул жансыз-аңсыз, уй-фикерсез, хиссез-тоюсыз зат. Фаҗигаләрдән арыну өчен безгә ни кирәк сон,? Безгә үз асылыбызга кайтырга вакыт. Бу—бүген булмаса, иртәгә асылынам дип, үз-үзеңнән йөз чөереп йөрү түгел. Бу—бүген мин үзәндә-түбәндә, иртәгә тауга биеккә күтәреләм, алга таба Күккә менәм—ашам дип яшәү. Күккә Ашу—зур фәлсәфи категория, аңа Күңел Иреге һәм Иркенлеге, Рухи Азатлык, Җанның илаһилыкка ирешүе керә. Бу әле Татар өчен—Татарлык, үз асылына кайту, чын миллилеккә ирешү. Алыгыз гали олуг халыклардан французларны, инглизләрне, немецларны, испаннарны, итальяннарны, португалларны, гарәп, һинд, бенгал, япон, кытайларны һәм башкаларны... Алар иң беренче үзләренең бөек ул- кызлары белән данлы-шанлы. Әлбәттә, үз дәүләтләре булу белән дә... Безгә дә мескен, елак булып яшәүдән ерак качарга кирәк. Кемнедер каргап, кемгәдер үпкәләп-рәнҗеп гомер итү—мескеннәр эше. Халык үзе дә: «Мескенне кем сөйсен?!»—ди. Мескенлек—елау, әдәбияты—бетүгә йөз тоткан әдәбият ул. Зарлану әдәбияты—югалтуга йөз тоткан әдәбият ул. «Зарланып зәр килми»,—дигән борынгы зәркәннәр. Күз яше дә зәр-алтын булып таммый, ә тоз-кан булып күңелдән бәреп чыга. Рауль Мирхәйдәров үз әсәрләрендә бервакытта да мескен, бетәшкән, хәсрәткә чумган татарларны күрсәтмәде. Язган әсәрләрдә «монументаль татар образы*н (тәнкыйтьче һәм язучы Мансур Вәли атамасы) бирү—XXI гасыр язучыларының изге вә төп бурычларыннан берсе булырга тиеш. Мөхәммәт Мәһдиев моны эшли алган икән, нигә әле ул бу яктан безгә үрнәк булмасын, ди?! Рауль Мирхәйдәровның бу романында дөнья сулышын тоябыз. Бу сиңа төбәк, бетеп барган авыл, деградациягә кергән кешеләр яшәүче караңгы вә шыксыз йорт-алачыктан килә торган томанлы вә тар, авыр һәм шомлы сулыш кына түгел. Роман ифрат оптимистик рухта тәмамлана. Бу—бетү түгел, ә яшәгәндә яктылыкка, яхшыга, матурга рәхәтләнеп бер күз сирпеп алу гына. Менә шушы сүзләрне—Бөек Рухлы, Якты Зәңгәр Төсле Сүзләрне!— язар өчен генә дә шәхсән үзем мең битле роман язарга каршы килмәс идем: «Көннәр үтә—күңелсез, авыр, сагышлы көннәр чиратларда торып, салкын фатирларда яшәп үтә, алда шатлыклар көтәренә ышануы бик-бик тә кыен. Вакыты-вакыты белән гомер бөтенләй бушка үткәндер кебек тоела. Әмма... әмма... «Күптән юылмаган, тузанланып беткән тәрәзәсе аша карап торганда, каршы яктагы йорттан кулына нота папкасы тоткан зәңгәр бантиклы кызчык чыгып килгәнен күргәч, Рушанның йөзенә елмаю куна: юк, бернәрсәгә дә карамастан, тормыш дәвам итә, чөнки әле җир йөзендә мәхәббәт бар, әле хәтер тутыкмаган, тоныкланмаган. Ә хәзергә, мәхәббәт һәм хәтер—кешене биекләргә аккошлар шикелле күтәрүче шул тылсымлы ике канат әле сындырылмаган-имгәтелмәгән вакытта, тормыш чишмәсе кипмәячәк, төтендәй эреп бетмәячәк, таңдагы томандай очып юкка чыкмаячак... Кипмәс... бетмәс... юкка чыкмас...»