ХАЛКЫН ОЛЫЛАГАН ОЛЫ ГАЛИМ
алкыбызның тоткан дине хак, тарихы борынгы, милли яшәеш тамырлары тирән Алар— безнең киләчәктә дә милләт булып яшәр, тормыш арбасыннан төшеп, тарих гузанында күмелеп калмас өчен нигез булып торган, төп таяныч-терәкләребез Татар халкын тулаем бер милләт итеп саклап, барлап, үстереп торучыларыбыз да һәр заманда булган һәм булыр, иншалла. Язмамда мин шундый милли жанлы. тирән белемгә ия милләттәшем, тарихчы-галим, археолог Фаяз Шәриф улы Хужин турында сөйләмәкче булам. Җырласа—күңелләр тулып жыларлык. аңлатса—дәлилләре белән инандыра алырлык шәхес ул. Кайчакта мин, кем генә булып эшләсә дә. аннан менә дигән үз эшенең остасы чыгар иде, дип уйлап куям Фаяз әфәнде Зәй районының Карман авылында моннан 50 ел элек туып үскән. Оги-әнисе— Әхмәтшәриф абый белән Фәгыйлә апа—гади авыл кешеләре, алты бала тәрбияләп үстерәләр Иң өлкәне—безнең каһарманыбыз. Фаяз башлангыч белемне авылда ала, аннан соң күрше Бигеш урта мәктәбендә укый. Бигрәк тө тарих һәм әдәбият фәннәрен ярата. «5-6 нчы сыйныфларда укыганда туган як тарихы түгәрәгенә йөргән идем. Укытучым Мөнәздәһә апа Кәримова миңа авылым гарихын язарга кушты Картлардан сорашасораша истәлекләр жыя башладым Бер ел дигәндә тәки ерып чыктым бу эшне Бер дәфтәрлек хезмәтемне Мөнәздәһә апа бик мактады Югарырак сыйныфларда укыганда да Фәхрази абый Ситдыйков бу эшемне ташламаска күндерде Шуннан китте бугай тарих белән женләнүем»,—дип искә ала Фаяз әфәнде Ул үзенең киләчәк профессиясе турында озак уйлап тормый укытучыларына булган ихтирамын чагылдырып, балачактан укытучы булу теләге белән яна. •Аның тарих белән тирәнтен кызыксынуын белә идем инде,—дип сөйли Фаязның элеккеге сыйныф житәкчесе Фәгыйлә Хажи кызы Велиева.—Тик минем аны, үзем телче-әдәбиятчы булгандыр күрәсең, университетка журналистика яисә филология буенча укырга жибәрәсем килә иде Тарихны сайлады Казанга имтиханнар бирергә киткәч, борчылып-дулкынланып тордык— егетебез бик то тыйнак һәм оялчан иде.» 1968 елдан Фаяз Хужин—Казан дәүләт педагогия институтының тарих- филология факультеты студенты. Группада гагар мәктәбен бетереп килгән бердәнбер студент Башта бик авыр була, хата жибәрермен дип. русча сөйләшергә дә оялып йөри. Укытучысы Елена Александровна Халикова, жәй көне борынгы Биләр шәһәрлеген казырга «-практикага» барырбыз дигәч, аптырап кала: безнең Татарстанда да болгар бабаларыбыздан шундый мәшһүр истәлекләр сакланып калган микәнни'.’ «Бигрәк тә надан булганмын икән иңде,—дип көлә Фаяз әфәнде ул елларны искә төшереп —Хәер, шул «наданлыгым» Х Ttarix арих мине, бәлки, археологиягә алып килгәндер дә инде.» Әйе. 1969 елда Фаяз Хужин беренче мәртәбә Биләрдә бара торган археологик казу эшләрендә катнаша һәм менә шул вакыттан бирле бу «эштән» аерылганы юк XI-XII йөзләргә караган мөселман зиратын казып яталар болар. Болай берни дә күренми кебек. Берән-сәрән чүлмәк китекләре генә очраштыргалый Казылган җирне бик тигез итеп чистартып куйганнан соң студентлар янына яшь профессор Альфред Хәсән улы Халиков килеп житә. «Күрәсезме,—ди ул үткен көрәк кыры белән җиргә әллә нинди сызыклар сызып.—менә бу борынгы кабер эзе Янәшәсендә икенче каберлек, әмма ул беренчесенә караганда, соңгырак чорга карый. Яхшылап чистартырга кирәк булыр хәзер аларын» Студентлар игътибар белән укытучылары күрсәткән урынга иелеп карыйлар, әмма берни дә күрмиләр. Әллә нинди таплар бар анысы, ә кайда сон каберлек, профессор аларны нинди билгеләрдән танып белә сон? «Шушы мәлдә.—дип искә ала Фаяз әфәнде,—Альфред ага миңа чып-чын тылсымчы кебек тоелды. Минем дә тизрәк археология серләренә төшенәсем килде, күңелемдә, йөрәгемдә аның кебек жир астында калган тарихыбызны аңларлык гыйлем иясе булырга теләү хисе уянды.» Борынгы биләр шәһәрлеге, егетебезне магнит кебек үзенә тарта башлый Эштән сон ашханәгә барып, бераз ашап алгач та. ул шәһәрлеккә чаба. Жир өстендә аунап яткан чүлмәк китекләрен, тагын әллә нинди табылдыклар жыя. Җыя һәм өйрәнә Бер айлык археология практикасы үтеп тә китә. Каникуллар башлана. Биләрдән алып кайткан чүлмәк китекләре белән башка табылдыкларны Фаяз әти-әнисенә. туганнарына, дусларына күрсәтә, аларга рухланып бабаларыбызны— Олуг шәһәр Биләр турында сөйли «Менә бу чүлмәк китекләренә ким дигәндә мең ел,—ди ул тыңлаучыларына.—Безнең тирәләрдә дә очрарга мөмкин ич алар. Тапсагыз, берүк мина күрсәтегез, яме.» Икенче көнне җиденче сыйныфка күчкән сеңлесе Гөлфирә күлмәк итәгенә тутырып әллә никадәр чүлмәк китекләре алып кайта абыйсына Зичә белән Аулаш елгалары кушылган жирдә, ферма тирәсендә алар тулып ята, ди Ниндидер бик тә сәер чүлмәк ватыклары. Мондыйларны аның күргәне дә юк әле. Стеналары калын, тупас, бизәкләре әллә нинди серле. Нинди чор. кайсы халыкларга карый соң болар? Студент егетебез, булачак археолог, сенлесен ияртеп, әлеге табылдыклар очраган урынга чаба Җир өстен җентекләп тикшереп чыгалар. Чүлмәк китекләреннән тыш өч бронза урак, сөзге очы һәм хәнжәргә охшаш пычак табып алалар. Әйе. бик борынгы авыл урыны булырга охшый бу. Бәлкем бронза чорына карыйдыр? Тик ничек белергә сон моны’’ Фаяз Казанга, китапханәләргә ашкына. Яңа уку елы башлану белән студентларның бер өлеше колхоз эшенә, калганнары яңадан археологик экспедициягә китеп баралар. Бу юлы Фаяз таш гасыры чорын өйрәнүче археологлар Марк Косменко белән Рөстәм Габәшевка ияреп китә Кабат әллә ничаклы яна ачышлар. Яна тәэсирләр. Аңлашылмаган һәм әлегә җавапсыз кала биргән сораулар. Шул рәвешле, археология егетне бөтенләе белән үзенә тарта. Хәерлегә булсын! Укулар башлана. Лекцияләр, семинарлар. Фаязның күп вакыты хәзер китапханәләрдә үтә. Максатчан эшли, мөстәкыйль рәвештә, китаплардан укып, үз авылы янында сенлесе тапкан борынгы әйберләрнең датасын билгеләргә тырыша һәм үзенә күрә беренче ачышка ирешә: табылдыклар чыннан да бронза чорына карый икән Биредә безнең эрага кадәр XIIIXII гасырларда бура кабиләләре яшәгән булган Фаяз үзенең беренче фәнни хезмәтләрен язып, тарихка кертә Кышын укулар, жәен экспедицияләр белән студент еллары үтеп тә китә Фаяз Хужин—Зәй районы Кадер сигезеллык мәктәбенә тарих укытучысы булып эшкә кайта. Максатка ирешелгән дә кебек Әмма күңеле дә тыныч түгел Анын профессионал археолог буласы килә. Жәиге ялы вакытын һаман экспедицияләрдә уздыра Аны бигрәк тә таш гасыр чорына караган истәлекләр кызыксындыра Фаязнын омтылышларын күреп алган археолог Рөстәм Габәшен бервакыт анын янына килә дә: «Фаяз, син татар егете, мин сиңа киләчәктә таш гасыры белән түгел, болгар чоры археологиясе белән шөгыльләнергә тәкъдим итәм Уйлап кара әле. безгә бит әйбәт болгарчылар кирәк».—ди Уйлана егет һәм тәҗрибәле археологнын кинәше белән ризалаша Казан археологларынын остазы Альфред Халиков аны Биләргә чакыра 1974 елдан Фаяз Хужинны Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтына кече фәнни хезмәткәр итеп эшкә алалар Менә шулай мәктәптән, яраткан укучыларыннан аерылу ана бик авыр булса да. күңелендә ныклап урнаша килгән археолог булу теләге жинеп чыга. Биләрне очраклы рәвештә сайлап алмалы ул. Заманында бар жиһанны шаулаткан әлеге гигант каланы озак еллар буена археологлар нигәдер үз итә алмалы Казыну эшләре һаман Болгар шәһәрлегендә үткәрелде. Ниһаять. 1967 елда Альфред Халиков җитәкчелегендә Биләр археологик экспедициясе оештырыла. 1970 еллар башында биредә. Олуг шәһәрдә, эшләр гөрләп бара Жәй айларында эшләүче студентларның, лаборантларның һәм гыйльми хезмәткәрләренең саны йөздән артып китә. Профессор А Халиков үзенең ярдәмчесе, ягъни экспедиция җитәкчесенең урынбасары итеп Фаяз Хужинны билгели Май аеннан башлап октябрьгә кадәр экспедициядә Шәһәрлекнең үзендә казулар, аның тирәюнендә яисә Чирмешән буйлап язын-көзен разведкалар үткәрелә һәм янадан-яна ачышлар Биләр дә шул кадәр бай археологик истәлек булыр, болгарларның монголларга кадәрге тарихын яңабаштан язарга мөмкинлек бирердәй материал тупланыр дип Альфред Хасановичнын да башына килмәгәндер, мөгаен Идел буе мөселманнарының ин борынгы. Ибн Фа шаннар чорына караган җәмийгь мәчете, анын янында гына ханнар зираты, кәрван сарай хәрабәләре Боларны тикшерүдә Фаяз Хужин да актив катнаша Ә шәхсән үзе җитәкчелек иткән казылмаларда килеп чыккан һәм болгар археологиясендә әле һаман да бердәнбер исәпләнгән юрта калдыклары, бизәнү әйберләре ясаучыларның остаханәсснлә табылган 6 килограмм чамасы гәрәбә, олуг кенә» Всеволод Зур Ояның кургаш мөһере, чүлмәк тоткасына уеп төшерелгән рун язмалары Саный китсәң, бик күпкә җыела алар Борынгы каланы уратып алган биш катлы саклау ныгытмаларын да Фаяз Хужин бик җентекләп тикшерә һәм туплаган материаллары нигезендә Олуг шәһәрнең тарихи үсешендәге төп этапларны билгели 1987 елда Ленинградта (Санкт-Петербургта) зур уңыш белән яклаган кандидатлык диссертациясе Биләрдәге 15 еллык казу эшләренә нигезләнгән була Биләрдә ике дистә ел эшләү дәверендә (1974—1994) Фаяг Хужин фәндә үз урынын таба, калле галары арасында, Казанда һәм Россия күләмендә, бәхәсләрдән курыкмый торган, үз фикерен һәрвакыт ышандырырлык дәлилләр белән расларга омтылучы кыю һәм принципиаль галим буларак заныла Аның бу сыйфатлары фәндә әле лә бәхәсле (әмма Фаяз өчен түгел!) булып калучы Биләр-Болгар, ягъни болгар бабаларыбызнын монголлар һөҗүменә кадәрге башкала проблемасын өйрәнгәндә бигрәк тә ачылып китәләр 1980 еллар ахырында. бигрәк тә 1990 еллар башында Фаяз Хужин фәнни тикшеренүләренең диапазонын, тематикасын киңәйтеп җибәрә Юк. Биләргә тугрылыклы булып кала ул. Әмма әлеге шәһәрнең тарихи язмышын тагын да тирәнрәк анлау өчен башка болгар шәһәрләрен дә параллель рәнешгә казып өйрәнергә кирәклеген сизеп ала Коллегаларын үз тирәсенә жинез тупларга Аркепю.-ик калу шпоре вакытында сәләтле. тырыш, тәҗрибәле һәм кызыксынучан галим 1990—1994 елларда археологлар тарафыннан күптән инде онытылган Сунар. Жүкәтау һәм Чаллы (Балык Бистәсе районы) калаларына чыгып китә. Болгар чоры археологиясенә яңадан-яңа ачышлар өстәлә. 1994 елда остазы Альфред Халиков вакытсыз вафат булганнан соң әле яна гына Казан Кремлендә башланып киткән экспедициягә җитәкчелек итү өчен кандидатуралар эзләгәндә дә иң беренче булып Фаяз Хуҗинга мөрәҗәгать итәләр Аның кебек бай тәҗрибәле, коллегалары белән һәрвакыт яхшы мөгалләмәдә була алган тыйнак һәм таләпчән, шул ук вакытта Мәскәү. С. Петербург археологлары арасында да абруе булган галимнәр сирәк шул ул. «Аның белән эшләве җиңел Масаймас, сүзендә торыр, авырлыкны һәрчак үз өстенә алырга тырышыр». Болар—аның коллегалары белән аралашканда еш әйтелә торган сүзләр. Фаяз әфәнденең Казан кремлендәге эшчәнлегенә тукталсак, аерым китап язарга кирәк булыр иде. Шуңа күрә бу эшчәнлекнең—татарның йөзек кашы—нурлы Казаныбызга 1000 яшь булуын исбатлау белән тәмамлануын искә төшерү дә җитәр, дип уйлыйм. Ә моны дәлилләү өчен ярты дөньяны айкап чыгарга, архивларда, китапханәләрдә эшләргә, атаклы галимнәр белән очрашып сөйләшергә туры килде аңа һәм бер кечкенә генә ялгыш адым да ясалмады кебек. Ә аны көтеп торучылар, җае килеп чыгу белән изеп-сытып китәргә торучылар да юк түгел иде. Хәер, һәрберебез кайсы заманда, нинди илдә һәм җәмгыятьтә яшәвебезне беләбез ич. Биредә мин Фаяз Хужиннын гыйльми эшчәнлегенә төпле анализ ясауны максат итеп куймадым. Аның археология фәнендәге төп казанышлары Биләр һәм Казан белән бәйле булуы аңлашылгандыр дип беләбез. «Биләр культурасы» (Мәскәү, 1985), «Чирмешәндә Олуг шәһәр» (Казан. 1995). «Борынгы Казан замандашлары һәм тарихчылар күзлегеннән» (Казан. 1996). «Биләр— Олуг шәһәр» (Яр Чаллы, 1997), дигән китаплары шуны куәтлиләр. Әмма, шул ук вакытта, Суар. Жүкәтау. Алабуга, борынгы Чаллы һәм. гомумән, болгар археологиясенә багышланган күп санлы хезмәтләрен дә онытырга ярамый Республикабыз территориясендә урнашкан археологик истәлекләрнең алты томлык җыелмасын төзүдә дә ул актив катнашты, бу хезмәте өчен, коллегалары белән берлектә, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясенә лаек булды. Галимнәр тормышында төрле дәрәҗәдәге фәнни конференцияләрдә катнашу, командировкаларга йөрү гадәти күренеш. Фаяз әфәнде дә эреле- ваклы конференцияләрнең берсен дә калдырмаска тырыша Аның Мәскәү, Санкт-Петербург. Дүшәнбе. Казан, Уфа, Ижау, Самара, Пушкинские Горы (Псков өлкәсе), Суздаль кебек шәһәрләрдә ясаган чыгышлары тирән эчтәлекле, яна фактларга бай булулары белән танылган Русия археологларының да игътибарын җәлеп иттеләр. Табышларының әһәмиятен ачыклау, яңа фикерләрен, ачышларын дөньякүләм танылган галимнәргә ирештерү өчен чит илләрдә дә еш булырга туры килә аңа. Чехия. Германия, Австрия, Франция, Италия, Голландия. Венгрия. Болгария кебек илләрдә булып. Болгар-Казан тарихын һәм, димәк ки, үз халкыбызнын тарихын олы бер дәрәҗәгә күтәргән галим ул. Мәктәп укытучыларына Фаяз Хужин дәреслекләр авторы буларак таныш Аның Г. Дәүләтшин һәм И. Измайлов белән берлектә язылган «Татарстан тарихыннан хикәяләре»н (Казан. 1993, 1994) укытучыларыбыз яратып кулланалар. Быел шулай ук югары уку йорты студентлары өчен «Татарстан археологиясеннән очерклар» дөнья күрәчәк. Бу дәреслекләрне әзерләүдә Фаяз Хуҗинның да өлеше зур. Кыскасы, бик бәхетле археолог ул Фаяз Әле берәүнең дә моңарчы үз гомерендә Биләр, Сувар, Жүкәтау, Чаллы, Казан кебек мәшһүр болгар калаларын берьюлы диярлек тикшергәне юк иде. Изге гамәлендә ана гел уңышлар юлдаш булды.