Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИВАН ДӘДӘЙ

ез сине башкача өстери алмыйбыз инде. Гафу ит, брат. Менә шушы конюшняда калдырабыз... Сакал-мыек баскан өч солдат ике аягының да тездән түбән сөякләре чарпаланган яралыны ат абзарындагы печән тутыра торган яслегә салдылар да. ана туры карамаска тырышып, чыгу ягына юнәлделәр. —Туктагыз әле!—дип ыңгырашты яралы —Бу хәлдә фашистларга калдырып киткәнче, атып китегез, яисә штык белән чәнчегез. Барыбер үлемгә ташлыйсыз бит... Чыгып баручылар ждвап бирмәде. Тик берсе, ишек төбенә җиткәч, мылтыгын диварга сөяде дә, шундагы ямь-яшел печәнне кочаклап күтәреп яралының өстенә китереп япты, печәнне азрак тигезләгәндәй итте. —Гафу ит безне... Мылтыгын алды да йөгерә-атлый иптәшләре артыннан ашыкты... Авыл читенә кадәр дәшмичә бардылар. Кечкенә, инде туңа башлаган елга аркылы салынган ярым җимерек күперне чыккан чакта, шинель чабулары пулялардан тишкәләнеп беткән карт солдат көрсенде. —Ташлап китеп ялгыштык. Гөнаһысы Хет бер патрон булса, атып китәр идем— җәфаланмас иде. Ә штык белән кадарга йөрәк җитми... Ана җавап бирүче булмады, һәркайсысы үз уйларына чумып дәшмичә генә атлый бирделәр. Ташлап калдырылган солдат ат абзары эчендә аңын бер югалтып, бер ушына килеп ятты да ятты Ашарына да, эчәренә дә бер нәрсәсе юк иде «Нужа печән ашата!»—дип дөрес әйткәннәр бабайлар. Кипкән иреннәре белән ялмап алып печән чәйнәштерде. Аяклары, утлы табада кыздыргандай, йөрәккә төшеп сызлыйлар Шуның өстенә ашказаны сыкрап-сыкрап эчәргә сорый Ачлыкка, сусаганга түзәргә дә булыр иде. Тик менә ике аякның авыртуына түзүләр бик тә авыр шул Баш бер туктаусыз чынлый, кыза. Әллә кемнәр әллә кайлардан чакырган кебек авазлар бирәләр Ахрысы теге дөньяга чакыралар.. Б Печән катламы аша сыек кына яктылык төшкәндәй булды Ике тәүлек ятамдыр ахрысы, дип уйлап куйды ул. Бик күп еллар элек— коммунистлар партиясенә кергәндә онытылган Алласы исенә төште. Чын күнелдән «Отче наш» догасын берничә мәртәбә укып. Ходаеннан тизрәк үлем жибәрүен үтенде Чукынырга теләде—кулларын күтәрә алмады Шул ике тәүлек узган чакта әллә нинди саташулар эченә чумып анын югалтты Ят телдә сөйләшүләрне ишетеп тагын аңына килгәндәй булды, чит сүзләр ишеткәч, йөрәге кысылып куйды: «Фашистлар!» Тагын анын югалтты Онытылып күпме яткандыр—азактан да чамалый алмады Авызына аккан җылымса сыекчаны комсызланып йота-йота күзләрен азрак ачкандай итге Кемдер ана кофе эчертә иде. Сыек кына томан пәрдәсе аша үзенә иелгән берәүне чамалады, тик анын йөзен аермады —Гут, камрад!'—диде иелгән кеше, тавышында кызгану сизелә иде - Гут! Тринкен зие бит!2 Кофе эчергәч, теге кеше анын өстендәге печәнне читкәрәк алып ташлады Аякларын тоткалап карады Солдат авыртуга чыдый алмыйча ыңгырашып җибәрде —Зеер шлехт!2—диде дә немей чыгып китте Озак тормыйча әйләнеп тә керде Теткәләнгән обмоткаларны, ботинка кисәкләрен, чалбар-ыштан балакларын пычак белән кискәләп, яралы аякларны ачты Аларны җылы су белән сакланып кына юа башлады Ярат ы солдат каты итеп ыңгырашты. —Найн. найн!—дип пышылдады немец.—Кришайт найн! Рус! Шул көннән башлап немец солдаты яралы кызыләрмисне ашатты, эчерде, көн саен яраларын юды. йода белән эшкәртте, бинтлар белән урады. Тик яралының хәле көннән-көн начарланды Күзләре, эчкә батып, тона барды. Иреннәре ярылып, бите күгәрә башлады. Азрак кофе генә эчкәләде. Немец биргән ипи. колбаса—берсе дә гамактан үтмәде Ике аяк гөбе кебек шештеләр. Алардан чыдамаслык булып сасы ис анкый иде инде —Зеер шлехт, геноссе!4 Плехо ошшень твой ног! Гангрен!—дип аңлатты немец яралы солдатның хәлен Кызыләрмис бик озак уйланып ятты Янында гына агач түмәрендә немец солдаты утыра. Анын югалтып-югалтып алган кызыләрмискә ул бер бар була, бер югала. Күзен бер ачканда, кызыләрмис немец кулында зур хәнҗәр күрде. Немец аны үткерли иле — Резайт нага!—диде немец, хәнҗәр белән кискен хәрәкәт ясап күрсәтте — Умирайт найн! Резайт! Нага гангрен! Кыек астына уелып ясалган тишектән төшкән яктылыкка өстәп, ике шәм яндырып куеп, шулар яктысында немец икс аякны ла тезлән кисте Операция башланыр алдыннан яралыга ике шешә шнапс эчереп, аны исертте Солдат исереп хырылдабрак йоклап киткәч, авызын зур сөлге белән бәйләп куйды Кычкырса, тавышы чыкмасын! Үткен хәнҗәр белән теткәләнгән аякларның сеңерләрен кисеп, ике аякны да те мән аерып алды Агарып торган тез капкачын аякның түбән өлешеннән калган тире белән төргәндәй итеп урап, нечкә генә сүс бау белән бәйләде. Салынып торган артык тирене кисеп ташлады Үзе ясаган операциягә үзе сокланып телен шартлатты — Гут. Густав! Зеер гут!’ Ике тездән түбән киселгән сөякне-итләрне бер чүпрәккә төрле, абзар артындагы тирескә алып чыгып күмде Немец кире кергәндә, яралы ыңгырашуыннан туктап, тирән һәм исерек йокыга талган иде Немец ана карап елмайды ла аның өстенә күп итеп печән саллы 'Гут. камрад-Яхшы, иптәш •’Тринкен зие битте—Зинһар, эчегез 'Зеер шлехт Бик начар ‘Зеер шлехт, геноссе—Бик начар, иптәш ’Зеер гут—Бик яхшы —Гут. камрад! Гут! Шлафен зие!' Гут! Икенче көнне өйлә җитеп килгән чакта аяксыз калган кызыләрмис күзләрен ачты Аның каршында чандыр гәүдәле, кырык яшьләр чамасындагы, соры шинель, башына кырларын аска төшереп пилотка кигән немец солдаты басып тора иде. Неменнен йөзе шатлыктан нурланып балкый Яралының күзләрен ачканын күргәч, авызы ерылып китте: —Гутен таг3 4 , геноссе! Их бин Густав Раухе!' Гутен гаг! —Гутен таг!—диде яралы, тавышы бик тә хәлсез иде —Мин Иван булам... w —Йа, йа! Ив-ва-ан! Корошо! Гут! Ив-ван! Иван күзләре белән аяклары ягына күрсәтте. Немец анын нәрсә турында сораганын аңлады: —Нага нит! Их нага резайт Нага аб! Абзар идәнендә яткан рюкзактан фляжка чыгарды: —Эссен! Спиртус! Шлафен зие! Спайт, спайт! Иван фляжкадан спиртны ике мәртәбә уртлады да йокыга китте... Шул көннән сон Иванның ярасы төзәлүгә барды. Немец алып кергән эссе кәбестә шулпасын да, боткасын да ашады Ипи белән колбасаны да читкә куймады. Немец солдатларын әйбәт ашаталар иде... Караңгы абзар яслесендә ике аягы да киселгән урыс солдаты Иван немец солдаты Густав Раухе карамагында егерме өч көн яшәде. Немец анын ярасын көн саен чишеп спирт сөртеп тазартты, йод белән буяды, яхшылап бәйләде. Яхшы караганнан, яхшы ашаганнан Иван савыга барды, тазара төште... Тышта каты ыңгырашып декабрь бураны котырган бер көннең иртәсендә поход өчен ныклап киенгән Густав абзарга автоматын асып килеп керде. Бу инде аның хушлашырга керүе иде. Чөнки немец армиясе Мәскәү яныннан чигенә башлаган көннәр иде Немец моңсу гына елмайды: —Гитлер капут. Иван! Дейчланд золдат нах Берлин маршиерт!5 Хушлашырга кулын бирде Иванга: _ —Ти Иван, корошо спи! Шлафен зие! Йа, йа! Баи-бай! Аллее гут! Руссиш солдатен коммен!6 Руссиш солдатен айн-цвай, нах Берлин маршиерен! Йа!— Урысчалап өстәде:—Прошай. Иван! Яралының баш очына фляжка белән спирт тыкты. Шунда ук бер кирпеч ипи белән бер таяк колбаса да өстәде. Ике кулбашыннан тотып кочаклады, битен биткә терәп хушлашты. Өстенә күп итеп печән өйгәч, тиз-тиз атлап чыгып китте... Икенче көнне авылга кызыләрмисләр килеп керделәр.