Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ХӨРМӘТЕНӘ I июльдә боек язучы, күренекле жәмәгать эшлеклесе. ялкынлы публицист Гаяз Исхакыинын туган авылы Яуширмәдә (Ч истай районы) беренче мәртәбә Исхакый укулары булып узды Бирегә Татарстанның күп төбәкләреннән делегацияләр килде Күренекле язучылар, аргистлар. укытучылар, жәмәгать оешмалары вәкилләре Тантананы Татарстан Язучылар берлеге рәисе. Татарстан халык депутаты Фоат Галимуллин ачып жибәрде Аннары Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, шагыйрь Роберт Миннуллин чыгыш ясады Билгеле булганча, моннан дистә ел элек Гаяз Исхакый исемендәге премия гамәлгә куелган иле Тантанада Исхакый премиясе лауреатлары Рабит Батулла. Әхмәт Рәшит. Газинур Mopar, быел бу бүләккә лаек булган язучы Фәүзия Бәирәмова чыгыш ясады. Күренекле каләм ияләре Аяз Гыйләжев. Илдар Юзиев. Кояш Тимбикова. Лена Шагыйрьжан чыгышлары ла тантананың күркәм бер бизәге булды Соныннан бәйрәм Яуширмәнен үзәк мәйданында дәвам итте Бирелә әдәбият һәм сәнгать әһелләре чыгышлары Г Исхакый һәм башка драма тургларнын әсәрләреннән өзекләр күрсәтү, татар эстрадасы йолдызлары башкарган жырлар белән аралаштырып алып барылды Гаяз Исхакый бәйрәмен уздыруда Камал геатры директоры Шамил Закнровнын олеше аеруча зур булды САБАДА—КАЗАН УТЛАРЫ» КӨННӘРЕ 18-19 июнытә Сабада «Казан утлары* көннәре уңаеннан әдәбият-сәнгать бәйрәме булып узды Районга Татарстаннын халык шагыйре. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Равил Файзуллин, сатирик язучы, журналның бүлек редакторы Камил Кәрнмов һәм драматург Рәдиф Сәгъди килде Алар башта Саба урга мәктәбендә булып, югары класс укучылары белән очраштылар. Килгән кунаклар белән Сабада яшәп ижат игүче каләмдәшебез язучы Талгат Нәжмиев таныштырды Очрашуда катнашучыларны халык депутат зарының район Сонеты рәисе урын басары Нурислам Насыйбутлин. мәгариф бүлеге мөдире Шамил Зиннуров уку елы тәмамлану белән тәбрикләп, һөнәр сайлауда уңышлар теләделәр Шул ук көнне кичен Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» спектаклен Саба тамашачыларына күрсәтте Язучыларны һәм сәнгать осталарын сабалылар аягүрә алкышлады, жылы сүзләр әйттеләр Язучылар шулай ук район хакимияте башлыгы Рәис Миннеханов белән очраш тылар. эшлекле әнгәмә кордылар Язучылар район китапханәсендә, музейда да бу .шылар Балалар ижат үзәгендә узган очрашуда район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, кзпапхднә мөдирләре катнашты Шунда ук Гөлчәчәк Галиеванын башта «Казан утлары» журналында басылган, соныннан китап булып чыккан «Тулгак» повестен тәкъдир игү булды Бу теаграль- ләшкән чарада автор үзе дә катнашты ЖӘМӘГАТЬ СОВЕТЫ Июнь ахырында Татарстан Эчке эшләр министры каршында төзелгән жәмәгать советының беренче оештыру утырышы бутлы Совет составында республиканың 40 абруйлы гражданы—предггриятие һәм оешма жигәкчеләре. дини конфессняләр. массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре мәдәният һәм сәнгать эшлеклсләре бар Совет рәисе эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров республикада бүгенге оператив хәлгә бәя бирде, яна органның максатларын, бурычларын аңлатты Эчке эшләр органнары хәзер дини конфессняләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклсләре белән килешүләр төзеделәр инде Ә Сәфәров фнкеренчә. Советны төзү—җәмгыятьнең баргык сәламәт көчләрен туплауда тагын бер адым Советның гөп бурычы җинаятьчелек белән көрәштә ТР ЭЭМ сәясәтенең төн юнәлешләрен эшләүдә, тормышка ашыруда Эчке эшләр министрлы гына ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт Президиум советы сайланды. Аның составына Әсгат Сәфәров (рәис), министр урынбасары Александр Вайда (урынбасар* министр киңәшчесе Сергеи Кириллов (җаваплы секретарь). Түбән Кама шәһәре хакимияте башлыгы Илсур Метшин • Мслита» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Алексей Пахомов. КФЭИ ректоры Наил Хәйру.гтин. 1агарстан нын халык артисты Салават Фәтхетдннон керә Шулай ук бу абруйлы Совет сосга вы ила «Казан утлары» журналының бүлек редакторы, язучы Камил Кэримов та бар ФӘРИТ МӨХӘММӘТШИН—ФӘН ДОКТОРЫ Мәскәүдә Русня Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясе диссертация советында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин сәяси фәннәр докторы дигән гыйльми дәрәжә алу өчен диссертация яклады Диссертация яклау уңышлы үтте Ф Мөхәммәтшин үзенен диссертациясендә Русия Федерациясе субъекты булган Татарстаннын социаль-сәяси үсешен яктыртты. Аның фәнни консультанты— Казан дәүләт университеты профессоры, философия фәннәре докторы М Фарукшин ВЕТЕРАННАР ОНЫТЫЛМЫЙ Хәтер һәм кайгы көнен Татарстан Язучылар берлегендә билгеләп үлеләр Бөек Ватан сугышы инвалиды. Габдулла Тукай исемеңдәге Дәүләт премиясе лауреаты Хисам Камаловка күптән түгел 75 яшь тулган иде Күренекле әдипкә «Татарстаннын халык язучысы» дигән мактаулы исем дә бирелде Сугышнын башыннан алып, аның соңгы көннәренә кадәр алгы сызыкта булган язучы Геннадий Паушкнннын ил-ватан алдындагы хезмәтләре Татарстан Республикасының Мактау Грамотасы белән билгеләп үтелде Шул уңайдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары шагыйрь Роберт Миннуллин Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин һәм аның урынбасары Шаһинур Мостафин 22 июнь көнне фронтовик язучыларның өйләрендә булып, аларның хәл-әхвәлләрен белештеләр, югары бүләкләргә лаек булулары белән котладылар. ТУКАЙ МУЗЕЕНДА Күптән түгел Казанда Габдулла Тукай музее ачылуга 15 ел тулуга багышланган чара булып узды Анда Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты Моннан 15 ел элек музейга беренче экспонатны Америкада яшәүче милләттәшебез Шәмсия Апакай китергән була Ул Габдулла Тукай тарафыннан әзерләнеп, Жамал Вәлиди мөхәррирлегендә 1914 елның 14 маенда Япониядә нәшер ителгән китап Шул вакыттан бүгенге көнгәчә музейда йөзләрчә материал, шагыйрьләрнең шәхси әйберләре тупланды Быел исә музейда Г Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булучыларның бүлмәсе дә булдырылды Шулай ук эшлекле киңәшүләрнең берсе— музей директоры Мөнип Низамиев инициативасы белән үткәрелгән музей хезмәткәрләренең Тукай премиясе лауреатлары белән очрашуы булды Бу киңәшмәдә Татарстаннын халык шагыйрьләре Илдар Юзиев. Шәүкәт Галиев. Равил Фәйзуллин. Тукай премиясе лауреатлары Әхсән Баянов. Роберт Миннуллин. рәссам Абрек Абзгиль- диннар катнашты Соңыннан музейның баш рәссаме Фаил Зыязов кунакларга үзенең картиналарын бүләк итте. ХАЛЫКАРА СЕМИНАРДА 21-22 июньдә журналыбызның редколлегия әгъзасы. «Мәгариф» нәшриятының директоры, язучы Мөдәррис Вәлиен (Салих Маннапов) һәм Татарстан Министрлар кабинетының бүлек мөдире Ким Миннуллин Уфада булып, анда Европа Советы булышлыгында үткән «Төбәк телләре турында Европа Хартиясе» буенча халыкара семинар эшендә катнаштылар. Моннан тыш алар Башкортстан премьер-министры урынбасары X X Ишморатов белән очраштылар. Башкортстан халык мәгарифе министрлыгында. «Китап» нәшриятында. «Кызыл таң» газетасы редакциясендә һәм Башкортстан дәүләт университетында фән. мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт тәшлек итү турында фикер алыштылар ЛИТВА ТАТАРЛАРЫ ХӘЛЛӘРЕ Вильнюста бизнес белән шөгыльләнүче, шәхси предприятие һәм фирма хуҗалары булган татарлар Литва мөселманнары белән очрашу үткәрделәр һәм анда «Ориент 2001» не оештыру мәсьәләләре каралды. •Ориент» дип Польшада үткәрелеп килүче татар тарихына багышланган фәнни- популяр конференцияләр агада. Мондый чаралар Белоруссиядә дә гадәткә кереп бара Литвада исә алар беренче мәртәбә үткәреләчәк «Өриент-2001» июль башында үтәчәк Шул ук көннәрдә Каунас мәчете ачылуга 10 ел тулу уңаеннан тантаналар да уздырылачак. КОТЛЫЙБЫЗ! Татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен шагыйрь. «Казан утлары» журналының поэзия бүлеге редакторы Гатауллин Рәдиф Кәшфулла улына «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелде.