Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИЛЕМНЕ УЙЛАП КИЛЕШЕМ...

Типке Мин кешеләр арасында Адашын йөргән малай Җитәкләп кнләм уемны, Уем, гүяки, маэмай. Әле алга ыргыла ул. Әле борыла артка. Әле орә, әле ырлый. Әле чабудан тарта. Әле җиргә ятып ауный. Әле текәлә күккә. һаулый башласа, башына Кешеләр тибеп үтә. Юатам үзен: сабыр бул. Каударланма, дим, алай. Кешене исеннән түгел, Хисеннән ганы, маэмай. Эт типкесендә йөрсәң дә. Илеңә илермә син. I а шнур МОРАТ (-шагыйрь, публицист. *Мин домыты ты/цыич-, -Җир хатере*. • /)*»>• Л 6 шигырь китаплары авторы Татарстанның атка юнган сангать нилеклесе. Г Исхикыи исемендме премия лауреаты. Каламда яши ИЛЕМНЕ УЙЛАП КИЛЕШЕМ... Кешеләр тотып, үзеңә Борынчык кидермәсен. Ил типкесендә йөрсәң дә. Тибәреп булмый илне. Ул үзе дә—нәкъ синең күк— Муенчак кигән инде. Мин үзем дә—нәкъ синең күк.— Типкедә йөргән малай— Илемне уйлап килешем. Уем, гүяки, маэмай. XX гасырга Нинди әрсез дөнья— Гүя ямьсез хатын. Ә син шуның белән Бер ятакка яттың. Бер табактан булды Җыйган тәгамашың. Бер үк газап чиктең, Бер үк йолдыз ачтың. Бер мунчага йөрдең. Бер ләүкәгә мендең. эндәшү Бер табага салып Кыздырдылар телең. Бер үк тнмер кыршау Кыса барды башың. Бергә гүргә иңдең. Бергә күккә аштың. Ә ятакта инде Ауный яңа гасыр... Безнең гомер, әйдә, Бәет булып калсын. Останың китүе Йомычка кебек кыела, Чәер күк эри көннәр... Вакытның тәрәз йөзлеген Иртәгә ясар кемнәр? Тәрәз уемы шикелле Уелган безнең чикләр. Иртәгә туфан калыкса, Нух көймәсен кем сипләр?.. Дәрдемәнд кабере Сцнеп. вәйран булып мәгъмур тиякләр. Җир астында тезелде ку свякләр' Дәрдемәнд Кара йөзләр кабат ил өстенә Кызыл бурзайларын өстергән. Империя дигән каток узган Бакый йортның таптап өстеннән. Җилләр генә түгел— Зилзиләләр Юган эзне... юган хәтерне. Ярый әле Вакыт отып калган Шигьрендәге һәр юл-сәтырне. * Комлар» гына түгел Кубарылып Ташлар күчкән... кабер ташлары... «Ку сөякләр» түшәп ил багына. Илгәсәрләр җирне ашлады. Илдә калган Гариб... Байгыш Сагыш Тоткандыр шул... илдә туңса да... Шагыйрьләрнең язмышлары уртак Бай булса да. гидай булса да. Мономах бүреге Марсель Галигә Алтын Урда! Азмы алтыннарын Әверелгән ятлар күркенә. Бүркен булса, бүре баласын да Салып йөртер идең бүркенә. Син курганнар кебек яланбаш шул. Ялган баш шул безнен чорга да. Бүрегендә, әнә. каракошлар Ике башлы бала чыгара. Нигез Сыркыдыда сыктап торганым бар Хәйрүш әзн Такташ нигезендә. Шайтан таяклары шыбырдашты Бу нигездә калдык тик без генә. Казанымда кухтар йотканым бар Күктән сөрелгәннәр эргәсендә. Шагыйрь булып ташлар ыңгырашты: Без һаман да тәкъдир төрмәсендә. Тәкьднр булып туфрак пышылдады: Язмышыннан узмас берегез дә. Нигезеңне саклап калыйм днсән. Күкләр белән кирәк берегергә. Төнге әверелеш Икәү яккан учакмыни Чатыр-чотыр төн яна. «Кемнәр ярын кемнәр сөймәс Бу вафасыз дөньяда». Дип җырла! ан җилле чаклар Бар ндс бит безнен дә... Бүген менә кнскәдә күк Ята башым тезеңдә. Керфекләрең йомылганда Дертләп куям, сискәнеп. Сулышыңнан ишетелә Җилбәзәк җил искәне. Күкрәкләрең гүя гөрзи, Кулың гүя айбалта. Шүрәледәй шәрә шәүләң Йөри дивар буйлата. Таш диварга сеңә бара. Сыза бара сурәтең. Икәү яккан учак кебек Шыпырт кына сүнә төн. Карашыңда—таң салкыны. Өши барам, өшәнә... һәрчак шулай: шом баса, әй. Яшьлек искә төшә дә. Җилле чаклар, тиле чаклар Бар иде бит безнең дә. Бүген менә кнскәдә күк Ята башым тезеңдә... Интернет Санаклыны гына санлый дөнья. Таный дөнья, аңлый... аңлаша. Кырын ятып илләр чөкердәшә. Безгә—кызык, безгә—тамаша. Ил-халыклар лөгать-тел алмаша. Аңлашканга иңә бәрәкәт... Дөнья белән тынышырга була, Ут-күршеләр белән—мәрәкә... Диптих 1. Картлар йорты Дөнья кадәр сагыш сыйган монда. Дөнья кадәр кайгы сыенган. Дөньялыкта сый-тәгамең калса, Шөкер. Ходай өзми сыеннан. Дөнья көтеп арган карт-корының Исе китми монда юк-барга. Сагыш эчеп сусауларын баса. Кайгы йотып ята йокларга. Ә балалар дөнья куып уйный Дөнья дигән сары йортларда. 2. Җиһангирлар карт суга —Сезгә дә булсын тамаша. Безгә дә булсын кызык. Чыңгыз хан белән Бонапарт Кәрт суга кызып-кызып. —Ә син. Леонид Ильич. Торма кызыкны бозып. Боек җиһангир кылычын Бик җиңел димсең әллә? Тузны ла каплый алмагач. Король түгел син.—кәрлә! Ә син, Гайсә, чәпчемә. Үзең дә безнең хәлдә. Доньясына баш булгач та. Ник баса икән нужа? —Олуг казый әйтеп бирсен: Кем бу җиһанда хуҗа? Башосте, Корыч бабай. Хокемең чыгар, давай... Йөзьяшәр карт сүзе Бу дөньяда яшн-яшн Мин тик шуны аңладым: Кешедән көшел коела. Ком коела аннары. Берәүгә Буең озын, уең кыска. Алдашасың хәйран оста. Бар булмышык белән лаек Бу илдә син һәрбер постка. Шуңа да син бик көрсенмә. Утыра бир көрсиеңдә. Дөрес булыр я.паның да. Үрчи торыр яраның да. Син хаклыдыр: йә. бу илгә Хак сөйләгән тинтәк нигә? Син хаклыдыр: илдә, димәк. Ишәйгәндер синдәй имгәк... Кошлар кнтә кәрван-кәрван Агачлар елап кала. Без китәбез берәм-берәм Уйланып еллар кала.