БОЛГАР ЦИВИЛИЗАЦИЯСЕ— БЕЗНЕҢ МИРАС
Соңгы вакытта кайбер галимнәребез, Алтын Урда тарихы белән артык мавыгып китепме, монголларга кадәр яшәгән болгарлар турында онытып җибәрделәр кебек. Халкыбызның килеп чыгышы мәсьәләсен тикшергәндә дә өстенлек безнең якларга монгол яугирләре белән килеп урнашкан татарларга бирелә, болгарларның ролен төрлечә киметеп күрсәтергә тырышалар. Имештер, алар, болгарлар, Алтын Урда чорында ук инде татарлар тарафыннан йотылып беткәннәр. Ә үзләре «килмешәк татарларның» чынлыкта кем булулары турында әлегә кадәр төпле фикергә килә алмыйлар. Берәүләр, аларны монгол телендә сөйләшүче халыктыр, диләр; икенчеләре, төрки телле кабиләләрдән оешкан, дип тәкърарлый. Татарлар борын заманнардан көчле халык булган, хәтта үзләренең мөстәкыйль дәүләтчелеген дә төзегәннәр диючеләр дә бар. Шулайдыр. Әмма бу фактларның берсе дә болгар чорын ниндидер бер очраклы, эпизодик күренеш формасында гына карап, тарихыбыздан сызып ташларга нигез бирми. Татар халкының килеп чыгышын өйрәнүчеләр кайвакыт мине «болгар теориясе тарафдарлары» исемлегенә кертеп куялар. Чынлыкта исә мин «алтын урталык»та торам, чөнки халкыбызның этногенезында болгарларның беренчел ролен таныган хәлдә, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында килеп чыккан этник үзгәрешләрне дә инкарь итеп булмый. Болгар җирлегенә соңрак үтеп кергән татар, кыпчак, ногай, урыс һәм җирле фин элементларын (элементлар гына булса икән әле!) күрмәмешкә сабышу хакыйкатькә берничек тә туры килми. Әмма ләкин, инануымча, болгарлар безнең, ягъни Урта Идел һәм Урал буе татарларының, төп бабалары булып кала. Болай дип әйтү заманында бөтен дөньяны дер селкетеп тоткан, гаҗәеп дәрәҗәдә югары мәдәнияткә ирешкән Алтын Урда мирасыннан баш тарту дигән сүз түгел. Хак анысы, бу мирас бары тик безнеке генә түгел, дибез без (киләчәктә аны әле бүлгәли дә башларлар). Ә менә болгарлардан калган мирас башлыча безнеке, татарларныкы. Болгарлар тарихы белән нисбәтле рәвештә «цивилизация» төшенчәсен галимнәр бик сирәк куллана. Цивилизацияле халык, димәк, дәүләтле, матди һәм рухи культура үсешендә югары казанышларга ирешкән халык. Болгар халкы һәм аның культурасы бу билгеләмәгә туры киләме соң? Узган гасырның икенче яртысы болгар фәнендә, бигрәк тә археологиядә, олы ачышлар чоры булды. Бу ачышлар, галимнәр тарафыннан тупланган яңа чыганаклар тарихыбызны тагын да тирәнрәк һәм объективрак итеп өйрәнүгә этәргеч бирделәр. Тарихчыларыбыз Болгар дәүләтенең Евразия илләре арасында тоткан урынын тулырак итеп күзаллый башладылар. Чыганакларны урта гасыр цивилизацияләре яссылыгында чагыштырмача планда өйрәнү «цивилизация* төшенчәсен бер дә шикләнмичә болгарларга карата да куллану мөмкинлеген күрсәтте. Үзенең барлыкка килү моментыннан башлап диярлек. Болгар— замандашлары әлеге дәүләтне һәм аның башкаласын шулай атап йөрткәннәр — урта гасырлар цивилизациясенең иң атаклы һәм бай бер өлеше сыйфатында гарәп-фарсы географларының, урыс елъязмачыларының. Дурова сәяхәтчеләренең һәм сәүдәгәрләренең игътибар үзәгендә торган. Бу бик яхшы аңлашыла, чөнки иң төньякта урнашкан мөселман дәүләте Болгар иле тиз арада халыкара сәүдә үзәге буларак таныла башлый. Әмма бу танылу һич тә Идел- Кама юлындагы уңайлы геополитик шартлар исәбенә генә түгел. Дәүләтнең халыкара сәүдәгә бик актив һәм чагыштырмача җиңел кереп китүенә, беренче чиратта, аның нык үскән икътисады, бигрәк тә авыл хуҗалыгы һәм һөнәрчелеге сәбәп булып торган. Шунысын да истә тотыйк: халыкара сәүдәдә катнашучы илләрнең икътисады, мәдәнияты, социаль-политик үсеш дәрәҗәсе бер-берсенә якын торганда гына дәүләтара мөнәсәбәтләрдә тигез партнерлык һәм үзара файдалы хезмәттәшлек хөкем сөрә ала. Болгар иле һәм аның сәүдә партнерлары (тауар ишләре), һичшиксез, бу җәһәттән бер-берсеннәи калышмаганнар. Эреле-ваклы шәһәрләре булу һәр цивилизациянең төп билгеләреннән санала. Безнең якларга 1235 елда ерак Венгриядән килеп киткән Юлиан исемле миссионер-монахның язмаларында, «Идел Болгарстаны—бай шәһәрләре белән данлыклы, көчле һәм бөек дәүләт», диелгән. Бу сүзләрдә бернинди арттыру да юк. X гасыр башларында ук инде болгар бабаларыбыз бик актив рәвештә шәһәрләр һәм хәрби ныгытмалар төзү эшенә керешәләр. Соңгы археологик ачышлар Болгар илен шәһәрләр цивилизациясе дип атарга җирлек бирәләр. Урта Идел һәм Кама буйларында, хәзерге административ бүленеш буенча караганда, Татарстан һәм Чувашия (биләмәләрендә) территориясендә, Ульяновск, Самара һәм Пенза өлкәләрендә табылган болгар шәһәрләренең саны 170 кә җитә. Аларның өч дистәдән артыгы чын, олы шәһәр калдыклары. Зурлыклары, димәк, халык саны буенча да, алар Русь һәм хәтта Ауропа калаларын узып китәләр. Урта гасырлар цивилизациясенең гигант шәһәрләре арасында Биләр, һичшиксез, иң атаклыларыннан санала. Күренекле сәяхәтчеләрне, туристларны гына түгел, күпне күргән археологгалимнәрне дә, иң әүвәл, борынгы каланың искиткеч зур мәйданда урнашкан булуы шаккаттыра. Ул үзенең төзелеше, планлашуы ягыннан караганда, нигездә ике өлештән торган. Озынлыгы 5 чакрымнан арткан биек үрләр һәм шул үрләр өстенә куелган агач стеналар белән ныгытылган эчке шәһәрнең мәйданы 130 гектар чамасы. Өч рәт диварлар белән уратып алынган тышкы шәһәр исә 490 гектар җирне биләгән. Ныгытмаларның озынлыгы 10 чакрымга сузыла. Аннан соң әле тышкы шәһәрне бөтен яктан диярлек «кочып» алган күп санлы бистәләр дә Биләрнең аерылгысыз өлешен тәшкил иткән. Менә шуларның барысын да бергә кушып исәпләсәк, борынгы каланың гомуми мәйданы 800 гектардан да артып китүен күрербез. Биләрнең урыс елъязмаларында теркәлеп калган атамасы—Олуг шәһәр (Великий город). Исеме җисеменә бик тә туры килә. Әйе, күрше илләрдә дә зурлыгы ягыннан Биләргә тиң бер генә шәһәр дә булмаган. Болгар хакимнәре яшәгән административ үзәк эчке шәһәрдә урнашкан. Биредә казып тикшерелгән архитектура ядкарьләре арасында иң кызыклысы, әлбәттә, Җәмигь мәчете хәрабәләре. Аның агач өлеше (мәйданы 1400 квадрат метр чамасы) тарихи 922 елда төзелә башлагандыр, дип уйлыйбыз. Бераз вакыт үткәннән соң мәчетне киңәйтәләр, элеккесенең көнчыгыш ягына терәтеп ярым колонналар белән матур итеп бизәлгән, биек манаралы тагын бер мәһабәт таш бина торгызып куялар. Шулай итеп, мәчетнең гомуми мәйданы 2300 квадрат метрга җитә. Михраб ягы нәкъ кыйблага караган. Намаз укый торган залда 6 рәткә тезелгән 24 колонна булган. Мәчеттән ерак кына түгел ике катлы кирпеч йорт урнашкан. Биредә болгарларның берәр атаклы дин әһеле, мәсәлән, шул ук мәчетнең имам-хатибы үз гаиләсе белән яшәп яткандыр, күрәсең. Читтәрәк тагын бер кирпеч бина— җәмәгать мунчасы. Шундый ук мунча «караван-сарай* тирәсендә дә казып тикшерелде. Алар идән астыннан үткәрелгән махсус каналлар аша килүче эссе һава белән җылытылган. Белгечләрнең фикеренчә, әлеге биналарның барысы да Шәрекъ илләреннән килгән осталар катнашында төзелгән. Шунысын да әйтеп үтик: Биләрнең 1973 елда төшерелгән аэрофоторәсемнәрендә (сурәтләрендә) әле тагын утызлап кирпеч йорт урыны ачык күренеп тора. Күпме байлык үзенең тикшерүчеләрен көтеп ята! Әмма Биләр үзенең матур архитектурасы белән дан тоткан бердәнбер кала түгел. Суварда, мәсәлән, 1930 елларда ук инде кирпечтән салынган бай феодал йорты табылган иде. Кирпеч биналарны археологлар республикабызның Тәтеш районында урнашкан Хулашта, Самара өлкәсендәге Мөрәндә. Ульяновск өлкәсендәге Кызыл Сөндек шәһәрлегендә дә казып тикшерделәр. Үзләренең 1000 еллык юбилейларына әзерләнүче борынгы Казанда һәм Алабугада исә хәрби ныгытмалар XII гасырда ук инде таштан салынган булган. Боларның барысы да Болгар илендә шәһәр төзелеше культурасының югары үсеше турында сөйләүче фактлар. Сүз дә юк, урта гасырлар цивилизациясенең икътисади нигезен шәһәр һөнәрчелеге тәшкил итә. Бу өлкәдә дә болгарлар күршеләреннән калышма ганиар. Алай гынамы соң?! Тимерчеләр һәм бакырчылар, ювелирлар һәм күнчеләр, пыяла ясаучылар һәм кирпеч сугучылар, чүлмәкчеләр һәм башка һөнәр ияләре җитештергән югары сыйфатлы тауарлар дөнья базарында дан тоткан! Биләрдә тимер коючылар бистәнең бер гектар, чүлмәкчеләр бистәнең өч гектар җирен биләп торуы, XI гасырда ук инде тәрәзә пыялалары ясый башлау, металл эшкәртүдә, ювелирлык эшендә бик күп катлаулы ысуллар куллану һ. б. шундый күп санлы фактлар болгар һөнәрчелегенең үз вакыты өчен гаять югары дәрәҗәдә торуын дәлиллиләр. Болгар бабаларыбыз рухи культура ягыннан да югары баскычта торганнар. Бу өлкәдәге казанышлар—урта гасырлар цивилизациясенең үзенчәлекле күренеше. Нәфис итеп сөяктән ясалган язу каләмнәре, кара савытлары, асылташлар белән бизәлгән китап тышлыгы, язулы йозаклар, тормыш көнкүреш әйберләре, шахмат шашка фигуралары—болары шул цивилизациянең археологиядә чагылыш тапкан бик кечкенә бер өлеше. Язма чыганаклардан исә, болгарларның әле X гасыр башларында ук мәчет-мәдрәсәләре, мәктәпләре барлыгы билгеле. Бу мәктәпләрдә ислам нигезләрен генә өйрәнеп калмыйча, математика, география, тарих, астрономия, медицина буенча да башлангыч мәгълүматлар укытылган. Сәләтле яшьләрне Бохара, Самарканд, Нишапур, Балх, Багдад һәм башка шәһәрләргә җибәреп укытканнар. Биредә алар исемнәре Шәрекъ дөньясында киң танылган олы галимнәрдән белем алганнар. Шул яшьләр арасыннан үсеп чыккан Әбү Хәмид ибн Идрис әл-Болгари, Борһанетдин ибн Йосыф әл-Болгари, Сөләйман ибн Дауд әс-Саксини әс-Сувари. Таҗетдин ибн Хөсәен әл-Болгари кебек атаклы галимнәр дин һәм хокук белеме, медицина, фәлсәә буенча күләмле хезмәтләр язып калдырганнар. Бу хезмәтләренең бер өлеше әле дә Таһран һәм Истанбул мирасханәләрендә саклана. Кайбер чыганаклар күрсәткәнчә, болгарлар тарихка караган трактатлар да язганнар. Әбү Хәмид әл-Гарнатый исемле Андалусия сәяхәтчесенең китабында, мәсәлән, Йакуб ибн Ногманның «Болгар тарихы»ннан өзекләр китерелә. Монголларга кадәрге Болгар чоры әдәбиятының безнең көннәргәчә килеп җиткән җәүһәре—Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабы —элгәрге цивилизациябезнең чын көзгесе. Мондый әсәрне иҗат итү өчен шартлар урта гасырлар чорының бөтен яктан да югары үскән җәмгыятендә генә булырга мөмкин. Табигый ки, матди һәм рухи культураның барлык өлкәләрендә диярлек шундый югарылыкка ирешелгән Болгар дәүләте үз кабыгына гына бикләнеп яши алмаган. Язма чыганакларга мөрәҗәгать итеп, Болгарстанның Азия Аурона мөнәсәбәтләре системасындагы урынын аныкларга мөмкин. X гасырга караган Ибн Фазлан «Рисалә»сеннән болгарларның Гарәп халифәте белән багланышлары турында һәм исеме билгесез Венгр тарихчысы язмаларыннан Биләр кешеләренең Дунай якларына китеп, анда Пешт шәһәренә нигез салулары, дәүләт хакимиятендә финанс эшләре белән җитәкчелек итүләре турында кызыклы мәгълүматлар алырга мөмкин. XI гасырдан калган Скандинавия сагаларында «Вулгарня» Гардарика ныц («Шәһәрләр иленең») бер өлеше буларак телгә алына. XII гасырда яшәгән фарсы тарихчысы Бәйхаки китабында болгар әмнре Ибраһимның Хорасан патшасына Себзевар һәм Хөсрәүҗәрд шәһәрләрендә ике мәчет төзү өчен акча һәм бай гына бүләкләр җибәрүе турында язылган. Шушы ук гасырның урталарында югарыда телгә алынган сәяхәтче әл- Гарнатый, Болгар илендә булып, аның шәһәрләрен, халкын, башыннан кичергән хәлләрне тасвирлап китап язып калдыра. Ниһаять, монгол яулары алдыннан гына Биләргә Венгриядән Юлиан исемле монах килә. Язмаларыннан күренгәнчә, аның максаты болгарлар арасында яшәп ятучы кардәшләрен табып, аларны католик диненә күндерү була. Әлеге чыганаклардан башка болгарлар турындагы хәлләрне Ибн Рөстә, әл-Истахри, әлМасуди, Ибн Хаукал, әл-Мөкаддәси, әл-Марвази, әл-Идриси кебек шәрекъ язучыларының әсәрләреннән һәм дә борынгы урыс елъязмаларыннан күпләп табарга була. Әмма Болгар иленең күрше дәүләтләр белән багланышларын күрсәтүче язма чыганаклар аз. Шулай да багланышлар эпизодик характерда гына булган икән дип нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Өстән- өстән генә булса да археологик материалларны күздән кичерик. Болгарстан һәм Шәрекъ илләре. Көньяк халыклары белән бәйләнешләр. Бу темага караган материаллар бик күп. Алар арасында очраклы рәвештә һәм казу эшләре вакытында табылган гарәп тәңкәләре. VIII-X гасырларда сугылган күп санлы көмеш дирһәм хәзинәләре. Урта Азиядән (Үргәнеч, Сәмәрканд. Мерв), Ираннан (Кашан, Рей), һиндстаннан, Сүриядән, Византиядән китерелгән кыйммәтле савыт-сабалар, муенса төймәләре, бизәнү әйберләре ясаганда кулланыла торган лазурит, сердолик, гранат, тау хрустале кебек асылташлар һәм башка табылдыклар бар. Биләрне һәм Мөрән шәһәрлеген казыганда килеп чыккан төсле витраж пыялалары, лампалар, савыт-сабалар Грузиядә, Әрмәнстанда, Византиядә эшләнгәннәр. Херсон һәм Таврия остаханәләрендә ясалган амфоралар да еш очрый. Пыяла савытларга салып ислемайлар һәм дарулар, амфораларда зәйтүн мае һәм төрле эчемлекләр алып килгәннәр. Шуны да әйтеп үтик: югарыда саналып киткән табылдыклар йөзләп, хәтта меңләп исәпләнә. Күрәсең, бу илләр белән сәүдә мөнәсәбәтләре бик тыгыз булган. Моннан тыш әле язма чыганакларда әрмән келәмнәре, Византиядә һәм Әзербайҗанда җитештерелгән тукымалар, Сәмәркандтан китерелгән язу кәгазьләре телгә алына. Бу тауарлар- ны зур-зур кәрваннар белән дөяләргә төяп ташыганнардыр, чөнки археологлар, кайсы гына болгар шәһәрен казымасыннар, дөя сөякләренә юлыгалар. Болгарлар үзләре бу илләргә нәрсә сатканнар? Хәрәзмга чыгарыла торган кайбер тауарларның исемлеген әл-Мөкаддәси китерә, болар: эшкәртелгән тире, балык, бал, балавыз, сугыш кораллары, кыйммәтле җәнлек тиреләре, коллар һәм терлек. Болгарстан һәм Ауропа илләре, Балтыйк буе, Скандинавия. Археология материаллары арасында Көнбатыш илләреннән китерелгән әйберләр чагыштырмача аз. Бу исемлектә Германиядә, Даниядә, Чехиядә сугылган акчалар бар. Казан Кремлен казыганда килеп чыккан 930 елгы чех акчасы уникаль табылдыклардан санала. Германиядә, хәзерге Бонн шәһәре тирәсендә X-XI гасырларда ясалган франк кылычлары болгарларга варяглар (викинглар, норманнар) аша килеп кергәндер дип фаразлана. Бу кылычларга ULFBERHT дип остаханә хуҗасының исемен уеп язганнар, мәңгеләштер-гәннәр. Сирәк кенә булса да археологлар Скандинавиядән кергән бизәнү әйберләре табалар. Балтыйк буеннан китерелгән гәрәбә еш очрый. Әйтик, Биләргә килеп заказга эшләп яткан бер урыс ювелирының остаханәсеннән генә дә 6 килограммнан артык гәрәбә җыеп алган идек. Шул ук Биләрдә һәм Пенза өлкәсендә табылган әйберләр арасында Лотарингиядә Аквитаниядә эшләнгән бакыр-көмеш савытлар бар. Ауропа илләрендә исә Болгарда җитештерелгән әйберләр мәгълүм түгел (дөресрәге, бу мәсьәлә белән махсус кызыксынучы да юк). Шулай да Швециядә, Норвегиядә, Финляндиядә, Даниядә, Польшада һәм Балтыйк буе дәүләтләрендә X гасырда сугылган болгар акчалары табылган. Профессор Иштван Федор мәгълүматлары буенча, мондый акчалар Венгрия музейларында да саклана икән. Болгар иле һәм Русь дәүләте. Болгар шәһәрләрен һәм авылларын казып өйрәнгәндә, Киев Русендә һәм борынгы урыс кенәзлекләрендә ясалган әйберләр бик күп очрый. Христианнарның муенга асып йөри торган тәреләре һәм иконалары, беләзек-йөзек ише бизәнү әйберләре, шифр дип атала торган шәмәхә төсендәге йомшак таштан ясалган орчык башлары, савыт-саба, йозаклар һәм башка төрле тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары урысларның болгар шәһәрләрендә күпләп яшәгәнлекләрен күрсәтәләр. Биләрдә, мәсәлән, христианнар өчен махсус зират та булган. Урыслар, күбесенчә, сәүдә эшләре белән йөргәннәр. Сугыш белән дә килгәннәр, әлбәттә.Элек-электән урыска җир җитмәгән. Болгарлар яшәгән бай һәм матур табигатьле Идел Кама буйлары аларны гел кызыктырып, үзенә җәлеп итеп торган. Шундый талау сугышларының берсендә, 1183 елда Биләргә яу чапканда Владимир-Суздаль кенәзе Всеволод Зур Оя үзенең кургаштан ясалган мөһерен төшереп югалта. Без аны сигез йөз елдан соң 1978 елгы казу эшләре вакытында табып алдык. Сугыш белән йөрергә болгарларның вакытлары булмаган, чөнки алар көне-төне тырышып иген иккәннәр, һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр, сәүдә эшләре белән дөнья иңләгәннәр. Менә болгар әйберләре табылган урыс шәһәрләренең тулы булмаган исемлеге: Киев. Новгород. Псков. Суздаль, Владимир, Мәскәү, Яраполч, Залесский. Муром. Городец. Переяславль, Серенек, Вышгород, Гомель, Ростов, Белоозеро һәм тагын да ераграк Вычегда- Печора якларындагы дистәләрчә шәһәр-авыллар. Эрерәк шәһәрләрдә болгарлар сату итеп кенә ятмаганнар, һөнәрчелек тауарларын урында җитештерүне дә җайга салып җибәргәннәр. Владимирда, мәсәлән, чүлмәк ясау осталары яшәгән. Биләрдән махсус чакыртылган төзүчеләр хәтта Владимир-Суздаль җирендә урысларга чиркәүләр дә салып биргәннәр, һава шартлары аркасында уңышлы килмәгән елларны (ә андый еллар Русьта нишләптер еш кабатланып торган) болгарлар үзләренең ут күршеләренә корабларга төяп ашлык озатканнар һәм аларны. елъязмачы сүзләре белән әйтсәк, «күп тапкырлар ачлык һәм үлем тырнагыннан йолып калганнар». Менә шулай. Язганнарымны тагын бер кат күңелеңнән үткәреп уйлап кара әле, хөрмәтле укучым! Сүз бит моннан 850—1000 еллар элек чәчәк атып яткан болгар цивилизациясе һәм аның казанышлары турында бара! Тезислар формасында тыйнак кына санап кителгән, һәм әйтер идем, барыбызга да таныш гап-гади фактлар. Әмма аларның һәрберсе зур мәгънәгә ия. Горурланырлык түгелмени болгар бабаларыбызныц тарихы белән?! Без борын борыннан дәүләтле халык ич! Мондый халык һич тә эзсез югала алмый. Әллә нинди империяләр составында яшәсә дә. тарихында күп төрле фаҗигале вакыйгалар кичерсә дә... Болгар цивилизациясеннән җимерелгән манаралар, аянычлы тарих кына калмаган, аның эзләре шул җирлектә яшәп калган халыкның геннарына күчеп дәвамчылык алган. Башкалабызның, аның белән бергә барлыкка килгән Алабуганың 1000 еллык юбилейлары гына да болгар мирасының әле бездә никадәр көчле икәнен күрсәтеп тормыйлармыни? Баш тартырга хакыбыз бармы безнең шул бөек мирастан?