«ЗУР ӘДИП ӘЗЕР ХАКЫЙКАТЬ БЕЛӘН ЯШИ АЛМЫЙ...»
дХ акимлек итүче идеологиягә буйсынган безнен әдәбият ялган-ясалма X/ чор таләпләренә башлыча көйләнгән иде. Ләкин чын хәлне күрә X Ж. белгән, уйлый белгән, үзенен иҗатында тормышны ничек тә дөрес чагылдырырга омтылган язучылар бар иде»,—дип язган иде күренекле әдип Әмирхан Еники бер мәкаләсендә («Казан утлары», 1990, N° 3). X. Сарьяннын да шундый әдипләрдән берсе булуын, алтмышынчы- житмешенче елларда җәмгыятебездәге күрсәтергә ярамаган «авыруларны» кыю тәнкыйтьләгән сатирасы раслый. Польша шагыйре һәм сатирик язучы Станислав Ежи Лец болай дигән «Сатира беркайчан да имтихан бирә алмаячак, чөнки жюрида аның объектлары утыра» Әйе, дөреслекне фаш иткән сатирик әсәрнең дөнья күрә алмыйча интегү очраклары—шул әсәрдә фаш ителгән тискәре типларның тормышта да әлегә бик көчле икәнен күрсәтүче билге ул. X. Сарьян иҗат иткән «Нокталы өтер» әсәренең 1967 елда язылып та, 1990 елда гына дөнья күрүе дә әнә шул хакта сөйли. «Менә шушы «Нокталы өтер» минем өстән КГБга ике-өч әләк язды. Имеш мин— милләтче»,—ди автор («Казан утлары, 1998, Ns 9) коллегасы өстеннән донослар язучы адәмне искә төшереп. «Башта «Нокталы өтер» әсәрен нәшрият та, әдәби журнал редакциясе дә хуплап кабул итә. Әсәрне бастырмау өчен бер аксакалыбызның сүзе җитә: «Сарьян безнен галимнәребезне мыскыллап язган китап чыгарырга йөри. Телче галимнәребез бармак белән генә санарлык. Ул китапны чыгармаска кирәк»,— дип искә ала Л. Хәмидуллин («Казан утлары», 2000, № 3). Инглиз фәлсәфәчесе А. Шефтсбери фикеренчә: «Басым никадәр ныграк булса, сатира да шунын кадәр кискен. Коллык көчлерәк булган саен сатира шунын кадәр нечкәрәк» (Энциклопедия афоризмов. М . Изд. ACT, 1999). Алтмышынчы еЛлар ахырында илебездә нинди ижат атмосферасы булуы мәгълүм. «Нокталы өтер» кебек сатирик әсәр нәкъ менә Хрущев «җепшеклеге»ннән сон килгән «суыту» вакытындагы идеологик басым астында гына языла алгандыр да. Г. Тукай. К. Тинчурин, Г Камаллардан килә торган көчле сарказм белән сугарылган «Нокталы өтер» әсәрендә X. Сарьян җәмгыятьнең гарип күренешләрен тәнкыйтьли. Повестьта кешене сәләте буенча түгел, бәлки өстән кушу буенча эшкә алу, укыган кешенен кадере булмау, кода-кодагыйлык кебек шул заман жәмгыяте тудырган тискәре күренешләр үзәккә куела. Гаделсезлекләрне күп күргән Хәсән Ямалов татар теле кафедрасына мөдир сайлаганда, конкурс турында түбәндәге фикерләрне әйтә: «.. Мин инде илле өстенә басып килгән кеше— конкурс тәртибен бераз беләм. Ана дүрт кеше түгел, кирәгем исә дүрт йөз кеше катнашсын— барыбер берәү генә үтә. Ә ул берәү, әлбәттә инде, конкурс игълан ителгәнче үк мәгълүм була Әнә шул кешене үткәрү өчен генә кирәк ул конкурс. Ә калган кандидатуралар театр сәхнәсендәге статистлар кебек кенә. Бер артист төп рольне башкара, калганнары ана фон ясыйлар...» Әсәрдә кеше хезмәтен урлап диссертация язган, аны Казанда яклый алмагач «күп акча түгеп» Алма-Атага барып яклаган, «тел белгече» Гали Галиевичнын протекция белән мөдирлеккә үрмәләве, креслога утыргач, «важный мәсьәләләр» күтәреп чыгуы хикәяләнә. «Сезнең игътибарны кайбер кимчелекләргә очлайтасым килә»—бу Чәмәт (Гали Галиевичнын кушаматы) сүзләре. Үзенен «кошмар», «спрашивается», •разве», «сразы» кебек рус сүзләрен кыстырып һәм бик дорфа сөйләшүенә карамастан, ул башкалардан культуралы сөйләшү таләп итә. Язучы сөйләм аша Чәмәт характерын тулы ачуга ирешкән Герой еш кына «нитәрбез», «ниме». «нитмәсен» сүзләрен куллана. Әгәр дә Чәмәт безне хатыны белән таныштырса, рус телен гел үрнәк итеп куйганлыктан: «бу—минем икенче яртым»,—дияр иде. «Рус телендә «Где ваша половина?» дисән, хатынны сорый бу диләр, ә «Кая синсн яртын?» дисән, татар кибеткә чабачак» «Әгәр мөселман 5-6 хатынга өйләнсә, хатыннары чиректән дә кимрәк була түгелме сон9»—дип мәсхәрәләп көлә автор. Ә бервакыт Чәмәт Айдарга: «Иптәшенә хатын дип әйтү— культурасызлык билгесе»,—ди. «Алайса сез русларны да культурасыз дисезмени, алар да бит «жена» диләр, товарищ димиләр»,—дип, Айдар Чәмәтне чарасыз калдыра. Күренешнең яисә кешенен эчке асылы белән тышкы гәүдазәнеше арасындагы шундый каршылыклар комик эффектны тагын да арттыра X. Сарьян тел остасы буларак кечкенә генә деталь, параллельләр ярдәмендә геройнын портретын, холкын бирүдә нечкә эш итә «Борынын феноменаль пошкырта» торган, ябык чырайлы, кыйгач кашлы, нәзек муенлы, очлы баш Чәмәтнен портретын биргәндә, автор контраст өчен рәттән «ирләрчә нык йөзле, таза тамырлы» Ямаловны да сурәтли. Татар халкында «йомры баш» дип акыллы кешегә әйтәләр, ә Чәмәтнен кушаматы «очлы баш» Чәмәтнен галим Халидинеке кебек башын бер яккарак борып йөрүе, галимнен портретын Алпаровныкыннан да зуррак итеп ясаттырып түргә элүе— үзенә кирәкле кешегә ярарга тырышуын күрсәтә торган детальләр Ә инде геройнын комсыз, вакчыл бәндә булуын Камилдән венский урындыкларны алу күренеше тагын да ныграк ача Геройнын характеры тышкы портрет аша гына түгел, эчке портрет детальләре аша да ачыла. Чәмәтнен кеше психологиясен «белеп» эш итүе монологларда чагыла Буранбаевичнын мактанырга яратуын, эре икәнен сизеп алгач. Чәмәт салпы якка салам кыстырырга кирәклеген уйлап куя һәм үзен түбән куеп сөйләшә башлый Язучы аларны баскычта очраштыра һәм «бөеклек өянәге»нен нәрсә икәнен белгән Чәмәтне басып торган җиреннән бер баскыч түбән төшерә. Кешеләргә эшләгән гадәти эшләрне кафедра җитәкчесе үз яхшылыгы итеп, психологик басым ясап, үзенә дә нәрсәдер өмет итеп эшли. (Мәрзиягә ял бирү. Камилгә «старший» исеме бирергә вәгъдә итү, энекәшенен иншасын бәяләү күренешләре) Ямаловнын гадәт буенча кунакка чакыруын да эчкерле Чәмәт «Эчертеп сер алмакчы»,— дип бәяли Анын әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата мөнәсәбәтендә, космополитик карашларында усал цинизм белән сугарылган ирония күренә. Ул бәген кешедән көлә Үзен исә барысыннан да акыллырак дип саный Язучы Чәмәт кебек типларнын килеп чыгу сәбәпләренә дә ачыклык кертә. Сугышка кырык бернен җәендә китеп, көзендә кулын өздереп кайткан Чәмәтнен әтисе сугыш елларында балда-майда йөздерә торган эшләрдә эшли Ә инде сугыштан сон тире җыю эшенә эләгеп кала, «Бер баскычка төшкән саен, ун баскыч югары җиргә шикаять кыла» Чәмәтне кечкенә чагында ук донос язарга, кешеләр турында информация җыярга, бюрократ-командамыл система колы булган әтисе өйрәтә Герой характерындагы теге яки бу сыйфатнын килеп чыгуын балачактагы хәлләр белән әнә шулай мотивлаштырып бирү образны тормышчан итә Геройнын бер гаепсез иптәшләре, хәтта укытучылары өстеннән кызып-кызып яла язган моментлары Т Миннуллиннын «Хөсәен Вәгыйэович»ыңдагы. Ә. Баяновнын «Аязучан болытлы һава» повестынлагы адәмнәрне хәтерләтә «Ялган сүз, гайбәт, пычрак язма Рәсәйдә генә дә күпме олы шәхесләрнен башына җитте»,—ди аноним хатлар ярдәмендә «көрәшү» турында Т. Галиуллин - Шул ук шикаять хатларның ерак чал тарихы бар Ул—кешенен явызлана, усаллана баруының бер билгесе генә түгел, вакыты белән үзен башкача яклый алмаган шәхеснен иҗтимагый тигезсезлекләргә каршы көрәш алымы да» (Га.шу.иин Т Замана базалары Казан Таткитнэшр . 1993 ) Ә менә Чәмәтгән аермалы буларак. Айлар Бөхтизин андый алымнан файдаланмый, чөнки дөреслекне алай табып булмасын анлый Хәсән Ямалов әйтмешли «Ул (Айдар) безнен өчен бер генә кеше уйлый дигән чорда түгел, үзегез дә уйлагыз дигән чорда үскән* Фразеологизмнар, мәкальләрне яхшы белгән Айдар әсәрдә профессор Халиди әйткән мәкальне дә белми түгелдер: «Ике козгын сугышканда карга тук була» Айдар һәм Хәсән кебек сәләтле, акыллы кешеләргә киртә булган Гали Галневичнын наданлыгы, уку-укыту, сәнгать өлкәсендә делитантлыгы мәктәптә практика вакытында, кафедра җыелышларында, Алпаров рәсемен ясатканда сарказм белән күрсәтелә Геройның «шагыйрьлеген» күрсәтү өчен, автор пародия алымына мөрәҗәгать итә. Консультант, Чәмәтнең йөзләп шигырен укып чыккач, ана шигырь язмаска киңәш бирә. Бушкуык Чәмәт урындыкка менеп: Сал колак син сүземә и адәм килер көн, Гали шигырьләрен эзләп йөрерләр көн вә төн,— дип Тукай шигырьләреннән урлашкан юлларны укый. Аннан «Маяковскийны да шулай агулап килгәннәр!»—ди дә ишекне бәреп чыгып китә һәм кайтып өлкә комитетына жалоба яза. Көлүнең ин югары ноктасы Чәмәтнен «Тыныш билгеләре» дип исемләнгән монографиясендә. Язучы арттыру алымы белән хезмәтнең яраклы өлешен 5-6 бит кенә калдыра. («Автор монографияне повестена тулысынча кертергә уйлаган иде—редактор якын да килмәде. Ана каршы килеп буламыни!»—дигән автор репликасын кертеп, X. Сарьян ул елларда иҗат иреген кысып, әсәрләрне ничек •кисүләренә» дә ишарә ясый). Соңрак Ф. Шәфигуллиннын «Суда балык йөзәдер» әсәре кайбер тәнкыйть мәкаләләренә пародия буларак язылса, X. Сарьян китергән монография юллары исә начар фәнни хезмәткә пародия: «Телебездә миңа кадәр беркем дә тыныш билгеләре турында минем кадәр нык итеп баш ватып карамаган. Алыйк К Насыйриларны (...), алыйк шулар ише күренекле һәм күренексез галимнәрне» «Дефис—бик күп нокта молекулаларыннан торган геометрик фигура». «Йөз кеше белән эксперимент үткәрелде—берсе дә сорау, өндәүне киреле-башлы куймады...» Биредә автор Чәмәтнен коллегалары белән филология мәсьәләләре буенча бәхәсләрендәгечә үзара ярашмаган төшенчәләрне юри берләштерә. Шундый «җитди» фәнни терминнар белән язылган хезмәтен «Гыйльми язмалар»га биреп герой кеше көлкесенә кала, авыруга сабыша Геройның тискәре тормыш теләге җәмгыятькә никадәр зарарлы тоелса, сатирик әсәр аны шул кадәре нык чалшайтылган сәнгатьчә формага төрә, тышкы кыяфәте нык күпертелгән художестволы алым аша әлеге тискәрелекнең җәмгыятькә зарарын, халыкка куркыныч булуын фаш итә. Сарьян да геройны деформацияләнгән рәвештә сәнгатьчә тирән гомумиләштереп сурәтли Чәмәтнен сәер чирен рентген тапларының формасына карап «Noktalae utrum» («Нокталы өтер») дип атыйлар. Рентген сурәтләрендәге баш миенең формасы, йөрәктәге «караңгылык», кыяфәтнең нокталы өтергә охшавы Гогольнен «Борын», Салтыков- Шедринның «Бер шәһәрнең тарихы», В Маяковскийның «Мистерия-буфф», «Утырыштагылар». «Кандала», «Мунча» әсәрләрендәгечә гаҗәеп формаларны хәтерләтә. Ягъни, автор биредә сатирик образ тудыруның гротеск алымына мөрәҗәгать иткән. Монда Ф Шәфигуллиннын «Куадрат Нургиз» исемле юморескасындагы бөтен дөньяны квадратларга бүлеп күз алдына китерә торган Нургиз белән дә охшашлык бар. Әсәр ахырында автор алогизм куллана. Чәмәтнең кафедра мөдирлегеннән алынып мич чыгарып йөрүен әйтә Шунда ук: «Тукта, Сарьян! Шыттыра башладың түгелме? Фәннәр кандидатының кайчан мич чыгарып йөрүен күргәнен бар?»—дип автор репликасы да килеп керә. Димәк, тормышта алай була алмый. Димәк. Чәмәт кебекләр үз җирлекләрендә яши, үрчи бирәләр. Шулай итеп, «Нокталы өтер» әсәрендә фән дөньясына очраклы килеп кергән кешенен фаҗигасе бирелә. Гомумән, X. Сарьян сатирасы совет чынбарлыгы тудырган рухи мещаннарны, карьеристларны, шәхеснең деградациялөнүенә китергән сәбәпләрне тәнкыйтьли. Шәхеснең таркалу мотивлары әдәбиятта күп очрый. Мәсәлән, X. Сарьянның замандашларыннан америкалы Д. Апдайк иҗат иткән «Кентавр» (1963), японлы К. Абэнын «Человек-яшик» (1973) романнары шундый. X. Сарьян сатирасында аларга аваздаш мотивларның булуы, безнең язучының идеологик басым елларында да дөнья әдәбиятындагы гомум кешелек идеалларына тугры калуы хакында сөйли. «Тагын поэма язармын Өстән күрсәтмә булса»,— дигән иде ул еллар турында шагыйрь Р Вәлиев X. Сарьянның «Финал» (1969) исемле икенче бер сатирик әсәре әнә шундый—әдәбият өстеннән административ басым көчәйгән елларда язылган. Әсәрдә бер оешмадан икенчесенә «типкәләнеп» йөреп алданган, түбәнсетелгән яшь язучы мисалында ижади рухнын басылып яшәве күрсәтелә. «Финал» әсәрендә тасвирланган бюрократлар һәм «Нокталы өтер» повестындагы Чәмәтнен кафедра мөдире булып алгач кыланышлары В Шукшинның бер хикәясендәге вахтершаны да хәтерләтә «Кечкенә генә властена да мөкиббән киткән хатын үзеннән мен мәртәбә югары торган кешеләрне түбәнәйтүдән, кимсетүдән, җир белән тигезләүдән иксез-чиксез ләззәт таба» (Нуруллин Ибраһим Тормыш һәм сәнгать чынлыгы Казан Таткитнәшр 1983.) Әлеге образлар зуррак власть эләктергән намуссыз, вөҗдансыз һәм таш бәгырьле кешеләрнен әхлакый-сәяси зарарын күз алдына китерергә булыша X. Сарьяннын «Финал» хикәясе Ф Шәфигуллиннын «Әфләтүнов—бүлек мөдире» дигән әсәре белән бик аваздаш Әдәбиятнын һәрвакыт күзәтү астында яшәгәнен Ф Шәфигуллин тасвирлаган Әфләтүнов образы аша да күрергә мөмкин Сәнгатьне анлау дәрәҗәсе түбән кеше биредә шагыйрьне шигырь язарга өйрәтә Ул шигырьгә сәнгать әсәре буларак түгел, ә агитация таләпләре белән генә карый «Менә сез монда таңга чаклы авыл тын кала дигәнсез Кайда бара бу вакыйга9 Колхоздамы9 Нәрсә булган ул колхозга9 Барысы да йоклый дигәнсез? Ә җитәкчеләр? Актив? (. ) Комсомол оешмасы да йоклыймы9 Ә уңышны кем саклый9».. Гомумән, Ф Шәфигуллин сатирасы белән X. Сарьян сатирасы арасында охшашлыклар күп. Бу охшашлыклар бигрәк тә сүз һәм тормыш арасындагы көлке дәрәҗәсенә барып җиткән каршылыкларны яктыртуда ачык күренә Мәсәлән. X, Сарьяннын «Дөнья бу» хикәясендә төрле әдәбиятларда, шулай ук. татар әдәбиятында күп тасвирланган «коллык психологиясе» чагыла «Ул (бүлек мөдире— В М.) мине кочаклап алды да, карт иреннәре белән уңнан да. сулдан да үбә башлады, битләремне чылатып бетерде Мин шатланып түзеп торам Түзмәс идең—дөнья бу'—иртәгә үк үземнен әйберне (мәкаләне—В М ) бирергә уйлыйм» «Нокталы өтер»дәге Камил Хәсәнов ничек тә Чәмәткә ярарга тырыша Өмете: «Бәлки яна җитәкче квартира юнәтергә, «старший» исемен алырга булышыр» Ф Шәфигуллиннын «Бүрек». «Яхшылык хакына» хикәяләрендә дә Габит Таһиров кебек образларда «кечкенә кеше» трагедиясе бирелә Ике язучы иҗатында да коллык психологиясенең сәбәпләре кешенең икътисади яктан ирексез булуларына бәйләп аңлатыла Айдар Бәхтизин. Хәсән Ямалов кебек гадел кешеләргә яшәү авыр булган заманда «кеше никадәр чиста булса, тормышнын ана шулкадәр рәхимсез булуын» А. Гыйләжевнын «Урамнар артында яшел болын» исемле реалистик әсәрендәге Мөзәкир образыңда да күрәбез Яшүсмер Мөзәкир рухы сынган әтисенең колхоз җитәкчеләре алдында бишкә төрләнгән Хәлил агайның коллык фәлсәфәсен кабул итәсе килмичә. асылынып үлә Түрәләргә ярарга тырышу, икейөзлелек, шәхеснең түбәнсенүе әлеге әсәрләрдә алтмышынчы-житмешенче елларга хас күренеш буларак тасвирлана А П Чеховнын «Чиновникның үлеме» («Смерть чиновника») әсәрендәге Червяков. Н В Гогольнең «Шинель» әсәрендәге Башмачкин образларында бирелгән «кечкенә кеше» проблемасы, гомумән, татар әдәбиятындагы актуаль бүтән мәсьәләләр яктылыгында тагын да үзенчәлеклерәк яңгыраш алды «Түрә—акыл иясе, ә мин—ахмак» дигән тәкъбир Коръән аяте кебек ятланып йөртелгән әнә шундый елларда, җаны әрнүгә түзә алмыйчадыр инде, безнең бер аксакалыбыз: «Зур әдип әзер хакыйкать белән яши алмый, ул ана үз зиһене белән ирешә», дип белдергән иде»,—дип язды Фөиз Зөлкарнай үзенең «Сабыр төбе алтынмы9» исемле бер мәкаләсендә (* Чакма чакмый ут чыкмый» Казан. Таткитнәшр. 1991) Әйе. тәнкыйтьче хаклы «Әдәбиятыбызның бүгенге көндә азмы-күпме абруе сакланып калган икән, ул менә шушындый нык иманлы, нык буынлы, нинди генә авырлыкларга да карамастан, үз сүзен бирмәгән әдипләргә бурычлы»