Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРНЫҢ ЕРТЫГЫ юк...

Татар жыры хәзинэсенен бер өлешен тәшкил иткән тарихи жырлар арасында халыкның зур этник төркемнәреннән берсе—мишәрләр яшәгән төбәкләрдән язып алынганнары да шактый1 . Бу жырлар башлыча XIX гасырга карыйлар һәм тематикалары, эчтәлекләре ягыннан да охшаш соииаль җирлеккә нигезләнгәннәр Тарихи җырларның күбесенә хас булганча, алар кайсы да булса бер шәхескә багышлап ижат ителгәннәр. Солдат хезмәтенә алынган, әсир төшкән, качкынлыкта йөргән, сөргенгә сөрелгән кешеләрнең ачы язмышына борчылу, аларга теләктәшлек хисләре белдерү белән сугарылган мондый әсәрләрдә халык реаль шәхеснен исемен җырларга күчергән һәм буыннан-буынга тапшыра килгән. Кайбер җырларда анын герое үз исеменнән дә сөйли Кем турында сүз барганлыгы күп кенә җырларның исемнәреннән үк күренеп тора, мәсәлән Шәрүк беглый. Хәмидулла качкын. Ташкай, Лачын Хәсән һ. б әнә шундыйлардан Мишәр диалекты вәкилләре яшәгән төбәкләрдән—Түбән Новгород, Ульяновск, Пенза, Саратов өлкәләреннән. Мордва Республикасыннан язып алынган җырларны тикшергәндә, аларда борынгы тел күренешләренең саклануына да, рус алынмаларының шактый күп кулланылуына да, әлеге диалектка хас булган лингвистик үзенчәлекләрнең киң урын алуына да игътибар итмичә мөмкин түгел Хәер, шулай булуы табигый дә: фольклор әсәрләренә традициялелек, мәгълүм бер кануннарны саклап ижат итү хас Икенчедән, тарихи жыр геройларының тормышы һәм язмышы ул үзе яшәгән чор вакыйгалары белән, туган халкының соииаль һәм рухи халәте белән аерылгысыз бәйләнгән Аерым бер шәхеснен язмышын күнеленә якын алып бәян иткәндә, халык шушы төбәккә хас тел үзенчәлекләреннән дә унышлы файдаланган Элегрәк актив кулланылышта булып та, хәзерге телебездә искергән сүзләргә әйләнгән берничә мисалга тукталыйк Самара, Ульяновск. Түбән Новгород өлкәләрендә. Мордовиядә кин таралган "Шәрүк беглый» җырында түбәндәге юллар бар: Кара урманнарда, эй. утларда Шәрүк Беглый атын уйната Мәгълүм булганча, ут сүзе борынгы төрки телдә үлән мәгънәсен белдергән Татар телендә ул утлык, утлау, сарут кебек сүзләрдә сакланган Мишәр диалектының аерым сөйләшләрендә ут әле хәзер дә үлән, чүп үләне мәгънәсендә кулланыла Удмуртиядә яшәүче татарлар сөйләшендә ут сүзе көтүлекне анлата2 Яки булмаса. Түбән Новгород өлкәсендә язып алынган «Ташкай» исемле жырдан бер өзек китерик Сугышыр да идем солдат белән, Баксам, кистән бавым өзелгән. Биредә кулланылган кистән сүзе борынгы сугыш коралы исемен белдерә. Кистән тимер шар. гер кебек әйберләрне кыска таякка бау. чылбыр яки каеш белән беркетеп ясалган. Бу сүз тарихи әсәрләрдә, жыр-бәетләрдә генә очрый. Жыр текстларында борынгылык күренешләре авазлар куллану өлкәсендә дә чагылыш таба Мәсәлән хәзерге телебездәге кайбер сүзләрдә төшеп калган г авазын шул ук сүзләрдә борынгы традицияләрне саклап куллану очраклары бар Мона мисаллар «Качкынның михнәте бигрәк зур» җырында күп: 'Татар халык иҗаты Тарихи һәм лирик жырлар —Казан, 1998,— Б 488 Татар теленен диалектологик сүзлеге —Казан, 1993 —Б 332 Т Агай, бер угьлынны солдатка бир Бармагымны киссәм агырта Егълама анай кәбәм һ. б. Пенза өлкәсенең Кикин авылында язып алынган -Әнием, бирэсен мине солдатка» җырында кавырсын сүзе кагырчын әйтелешендә теркәлгән Аваларда очкан асыл кошнын Кагырчынын алдым каләмгә Галимнәр күрсәтүенчә, язма телдә г авазы урынына w куллану яки г тартыгының бөтенләй төшеп калуы XIX гасыр ахыры—XX гасыр башларында гомуми күренешкә әйләнә Әмма кайбер әдәби әсәрләрдә элеккеге традицион кулланылыш та очрый1 Борынгы әйтелеш үзенчәлекләренең тагын берсе—мин алмашлыгында м авазы урынына б куллану (Бу сүздә хәзер сузык аваз күчеше да барлыкка килгән) Агай, бер угьлынны солдатка бир, Шунда бән төшәрмен исенә (-Качкыннын михнәте бигрәк зур-) Халыкның тарихи җырларында аерым грамматик формаларда электән үк килгән әйтелеш нормалары сакланганнар Мәсәлән, хәзерге телдәге чыгыш килешнен кушымчасы урынына дән-дин кушымчасын әйтеп җырлаганнар Себерләрдин алган ак күлмәгем. Итәгенднн озын жинләрем ("Качкыннын михнәте бигрәк зур-) Бу—XIX гасыр әдәби телендә дә очрый торган күренеш В Хаков язуынча, ■борынгы уйгыр һәм иске үзбәк телеңдә чыгыш килешенә ялганып килгән—дыйн,— дин,—тыйн,—тин кушымчалары ул чордагы татар әдәби теле өчен ят түгел»1 Әле шунысын да әйтергә кирәк, татар халкынын мэжлес җырларында бу форманы өлкәннәрдән бүген дә ишетергә момкин Мишәрләрдән язып алынган тарихи җырларда боерык фигыльнең—гыл/-гел, кыл/-кел кушымчаларын куллану да очрый Бу форма турында күренекле галим Л Жэләй болай дип язган иде «Татарның борынгы әдәби телендә, гомуми төрки элементы буларак, боерык фигыльгә— гыл/-гел (-кыл/-кел) формалы кушымча ялгау шактый озак заманнар, әйтергә момкин. Мәжит Гафури һәм Тукайларга чаклы дәвам итә.» Әлеге кушымча,—гын/-ген вариантларына да күчеп, көнбатыш һәм көнчыгыш диалектларның сөйләшләрендә бүгенге көндә дә кулланылышта йөри Безнен тикшеренү объекты булган җырлардан әлеге боерык фигыль формасына түбәндәге мисалларны китерергә мөмкин Тимәгел Бикзэнтэй. ятимнәргә (-Дашкай-) Еглама анай, кәбәм, бетмэгел, Якын җирдә түгел көтмәгел1 ("Качкыннын михнәте бигрәк зур-) XIX гасырга караган тарихи җырларда аерым борынгы үзенчәлекләр саклану белән бергә, яна күренешләр дә урын ала Шундыйлардан рус сүзләренең шактый актив кулланылуын күрсәтергә кирәк Халыкның төрле социаль катлауларга бүленүе, административ төзелешкә караган титул дәрәҗәләрнең барлыкка килүе сөйләм телеңдә дә чагылыш табалар Шулай ук һонәр. кәсеп исемнәрен тоткынлыкны качкын булып йорүне белдергән рус алынмалары да кулланыла башлый Алар жыр исемнәренә дә күчәләр Шэрүк беглый (качкын). Староста кызы Әхсән голова (башлык, түрә мәгънәсендә), Әбделмән кулис (купец, сәүдәгәр). Наемщик (башка берәү урынына солдат хезмәтенә ялланган кеше) һ б Жыр текстларында шулай ук халыкның көндәлек тормышына турыдан туры караган, мәгънәви яктан төрле лексик-семантик төркемнәргә кергән рус сүзләре күп Аларнын кайберләре рус телендәгечә үъ атынганнар Мәсәлән Кара урманнарда йөргән чакта Очырадым куйлар гуртына ____________ (-Дашкай-) 'Хаков В X Татар адэби теле тарихы—Казан. 1993—Б 112 Бу сүз мәләкәс сөйләшендә (Ульяновск өлкәсе) хәзер дә кош-корт төркеме, көтүе мәгънәсендә кулланыла. Хвалын салларын ни күркәйтә (•Аким качкын җырлары-) Сад сүзе мишәр диалекты сөйләмнәрендә бакча мәгънәсендә әле дә киң кулланылышка ия. Рус алынмаларының күбесе исә татар теленен үз фонетик грамматик закончалыкларына яраклаштырылып кабул ителгәннәр Алынмаларда күп кенә авазлар алмашынган, төшеп калган яки өстәлгән Өстемә казаки мин тектердем. Алдым аглийский пуставын (-Хәмидулла качкын-) Әтиемэсен сивай аты Таймас микән көченнән? ("Староста кызы-) Сивай—русча сивый сүзеннән ясалган. Әйтик, мишәр диалектының ләмбрә сөйләшендә сибай сүзе күк төстәге атны белдерә (Татар диалектологик сүзлеге. —Казан. 1993 —Б. 80.) Ә мондый мисалларны күпләп, хәтта бик күпләп китерергә момкин Халык җырларының сүзлек хәзинәсен тикшергәндә, андагы диалекталь үзенчәлекләргә дә аерым игътибар бирми мөмкин түгел. Җирле сөйләшләргә хас кайбер сүзләрнең мәгънәләрен махсус тикшереп кенә аңлап була. Мишәр җырларында кәбәм сүэенен еш кулланылуы күзгә ташлана Мәсәлән: Яшь вакытта үстем авылымда. Әти-әни кәбәм кулында (•Шәрук беглый-) ■Качкынның михнәте бигрәк зур» җырында кәбәм сүзе ун тапкыр. -Әнәй кәбәм» җырында биш тапкыр кабатлана, шулай ук "Бәхетсез солдатын килә». «Дашкай» һ. б. җырларда еш очрый. Кәбәм сүзе мишәр диалектында—яратып, иркәләп эндәшү сүзе. Мәләкәс сөйләшендә әнн мәгънәсендә дә йөри. Тарихи җырларда мишәр һәм Себер диалектларында кулланыла торган куй сүзе дә урын алган (ул сарык мәгънәсен белдерә) Мәсәлән Бәйләп салдылар ла куй кебек (-Качкынның михнәте бигрәк зур-) Кизләү сүзе мишәр диалектына караган күп кенә сөйләшләрдә чишмә мәгънәсендә йөри -Качкыннын михнәте бигрәк зур» исемле җырда бу сүз шул ук мәгънәдә кулланылышын тапкан: Суык та гына кизләү өсләрендә Ашап йөри Тали атлары. «Ташкай» җырында мишәр диалектына хас булган багу сүзе карау мәгънәсен белдерә: Баксам, кистән бавым өзелгән. Диалекталь үзенчәлекле шушы җырлар язып алынган төбәкләрдә—Мордовиядә. Пенза. Ульяновск. Түбән Новгород өлкәләрендә бүгенге көндә дә кулланыла торган тагын берничә сүзгә тукталыйк Мәсәлән, сыр сүзенен мишәр диалектында бизәк һәм буяу мәгънәләре бар. Түбән Новгород өлкәсендә киң таралган -Ташкай-да ул нәкъ шул мәгънәләрне белдерә дә: Биек тау башына йорт салдырдым. Нинди сырлар белән сырлатыйм? Багалма сүзе аерым мишәр сөйләшләрендә алма мәгънәсендә кулланыла. Самара өлкәсенең Зөя авылында язып алынган -Әбделмән Купис» җырында да анын алма мәгънәсен аңлатканлыгы күренә: Әбделмән куписнын багалма салында Аралаш кына утырткан карама Түбәндәге өзекләрдә китерелгән диалекталь лексика да. нигездә, көнбатыш диалект сөйләшләре өчен генә хас булып тора. Әхсән голованын чемоданы. Унике икән анын бүлкәсе ("Әхсән голова") Бүлкә—бүлек, бүлем мәгънәсен белдерә. Акча суккан алтын станокны Идел тобасына ташладым. (•Әбделмән кулие*) Тоба —елганын тирән, кин. тынычрак аккан урыны; упкын. Кыю—кыйгачлап кисү Кайбер сүзләр җырларда кулланылган мәгънәдә диалектологик сүзлекләрдә дә теркәлмәгән. Әмма аларнын этимологик нигезе башка сүзләрдә чагылыш тапкан һәм мәгънәне билгеләргә мөмкинлек бирә Донской кырларыннан узган чакта. Мангай чәч кенэем велелди ("Хәмидулла качкын-) Вел-вел итү карсун сөйләшендә—жем-жем итү; димәк, бу урында велелдәү сүзен җемелдәү, ялтырау мәгънәсендә карарга кирәк. Шушы ук жырда кыстау сүзе дә кулланылган: Мал гынам кала дип әйтәсез. Белмисез жанымнын кыставын Карсун сөйләшендә кыстаныч, кыстанычлык сүзләре авыр, кыен мәгънәсендә сакланган. Күренә ки. җан кыставы бу җыр юлларыңда—жанымнын авыр хәле, жан газабы дип анлашыла ала Мишәр диалектына караган төбәкләрдән язып алынган тарихи җырларда әлеге диалект очен типик булган аваз закончалыклары да билгеле бер дәрәжадә чагылыш таба. Әйтик, кайбер авазларнын төшеп калуы җыр текстларында берничә урында күзәтелә, тартыкларның төшеп калу очраклары исә гарэп-фарсы алынмаларына карый Билгеле булганча, калын (увуляр) г авазы мишәр диалекты сөйләшләрендә кулланылмый, ул яки нечкә г белән алмашына яки төшеп кала Йоткылык тартыгы һ шулай ук татар сөйләменә хас аваз түгел, ул алынмалар белән килеп кергән. Җирле халык сөйләмендә бу аваз, димәк, үзләшеп җитмәгән Жома көн мәчеткә хәер куйдым (•Дашкай*) Сүз башында о, ө, у авазларының төшеп калуы күзәтелә Мәсәлән: Озын гына көнне, кыска төнне Кортлар бал ташыйлар муртага. (•Шэрук беглый*) Муртага—умартага Умарта сүэенен бу формада кыскартылып әйтелүе (биредә а—у күчеше дә бар) мишәр диалектында кин таралган Казаннардан алган ияремнең Зэнгелэрен ничек ачармын (•Качкыннын михнәте бигрәк зур*) Зөнге—өзәнге Кара урманнарда йоклаганда Ияремне кундым башчыма (•Ташкай*) Башчыма—баш очыма Аерым сүзләрдә, авазлар үзгәреше белән бергә, ижекләр кыскаруы да күзәтелә: Унике иде минем тирмәнем Акчам кая киткәнен белмәдем. («Әбделмән кулие-) Тирмән—тегермән Түбәндәге жыр юлларыңдагы сүзләрдә исә мишәр диалектына хас тартык аваз тәнгәллекләре күренә Каста идем, хәлем юк иде. (•Ташкай-) Каста—хаста (х-к тәңгәллеге). Аеракай нөгез. болан дигән. Ашап кына туймый нүектән (•Качкынмын михнәте бигрәк зур-) Нөгез—мөгез, нүек—мүк (м-н тәңгәллеге). Кайбер тартык авазлар, мишәр сөйләшләрендәгечә. бик нечкә вариантта килгәннәр һәм язып алучылар тарафыннан шулай теркәлгәннәр дә. Мәсәлән: Ташлама, каньәтекәем. Алла өчен (•Абушай-) Мондый күренеш, ягъни н. т. р кебек тартыкларның бик нечкә вариантларда әйтелүе мишәр диалектын урта һәм Себер диалектларыннан аеручы дифференииаль билге булып тора. •Качкынның михнәте бигрәк зур- жырында уята сүзенә г тартыгы өстәп әйтелгән: Кеше күрсә, атым уйгата Мишәр диалектына хас булган сузык аваз закончалыкларыннан жыр текстларында чагылган ин характерлы күренешләрнең берсе—дифтонгларның монофтонглашуы. ягъни кыскартылып, бер авазга гына калуы Асла чыга алмадым күектән (•Качкынның михнәте бигрәк зур-) Күек—көек (кайгы, борчу мәгънәсендә). Зариф абзый килгән, елап сүли. (•Хәмидулла качкын-) Сүли—сөйли Үссә. Биктимергә сүләрсең. (•Дашкай-) Сүләрсең—сөйләрсең Ө—ү күчеше дә мишәр сөйләшләрендә шактый кин таралган күренеш. Түбәндәге жыр юлында бу күренешкә мисал бар: Туры аткынамда ияр. йүгән. (•Дашкай») Йүгән—йөгән Фонетик үзенчәлекләрне анализлаганда, тагын бер күренешнең игътибарга лаек булуын әйтми мөмкин түгел. Ул да булса—җ—й мәсьәләсе Мишәр диалекты й— ләштерүче диалект булып санала, ягъни анда әдәби телдәге һәм урта диалект сөйләшләрендәге ж урынына күбрәк й (орфографиядә е, я, ю) кулланыла Торле авыллардан төрле авторлар язып алган бер үк жыр вариантларында исә ж һәм й кулланылышында төрлелек күренә Мәсәлән. -Ташкай- жырында (Түбән Новгород өлкәсенең Калина авылында. X. Ярми язып алган) җырладым, җырлыйлар әйтелешләре теркәлгән Бу жырнын -Дашкай- вариантында исә (Түбән Новгород өлкәсенен Митрявыл авылында И Надиров язып алган) ерымны, ерлыйлар, ертыла, йибәр кебек әйтелеш чагылган Күренә ки. мондый күренешләр халык авыз ижатында әдәби тел белән жирле сөйләм үзенчәлекләре арасындагы мөнәсәбәтнең катгый формада булмавын дәлиллиләр. Инде югарыда исемнәре телгә алынган жырларнын грамматик үзенчәлекләренә килсәк, бу өлкәдә дә тарихи шәхесләрнең туган төбәгенә хас булган кайбер формаларны күрәбез. Ин элек төрле сүз төркемнәренә караган сүзләрнен уртасына яки ахырына кушымчалар өстәп куллануны әйтергә кирәк Мондый күренеш татар сөйләшләрендә киң таралган Бүгенгесе авыр көннәремне. (-Дашкай-) Бүгенгесе—бүгенге Әни, кәбәм, килмә син каршыма, Куркынырсың богау тавышына (-Абушай-) Куркынырсың—куркырсың Кара урман ашалый карадым (•Аким качкын җырлары-) Ашалый—аша Мишәр сөйләшләрендәгечә, бу җырларда да—мы/-ме сорау кисәкчәсенең зат- сан кушымчалары алдыннан кулланылуы урын ала. Мәсәлән: Беләмесен. җаным, белмимесен Сиксән солдат алдылар уртага (-Хәмидулла качкын-) •Егерме ел солдат булып йөрдем* җырында, әдәби телдән һәм башка татар диалектларындагы үзенчәлекләрдән аермалы буларак,—ме, сорау кисәкчәсе фигыльгә ялгану урынына алдан килгән дә кисәкчәсенә кушылган Аш янына утырганда Мине дәме сагынасын9 Мордовиянең Татар Пешләсе авылында язып алынган «Никрутлар жыры»нда түбәндәге юллар бар: Киендермә, әнием, киенмим. Мин бармыймын кияү егетлн Биредәге кияү егетлн тезмәсе бик үзенчәлекле Л Жэләй үэенен «татар диалектологиясе'1 китабында мондый форманың Этна төбәгендә киң таралганлыгын әйтә. Ул язганча, бу төбәк татарлары «Мин Казанга кунаклый барам* формаларын систематик рәвештә кулланалар. Күренә ки. мин бармыйм кияү егетлн җөмләсен мин кияү егете булын (буларак) бармыйм дип анларга кирәк Тарихи жыр текстларында—а (-ә,—й) формалы хәл фигыльнең, хәрәкәтне белдерүче фигыль тезмәсендә килеп, топ фигыль белән бер үк вакытта башкарылган эш-хәлне белдерү очрагы да бар Ике өй арасында елаша йөри Шул Әбделмэн кулие кызлары (-Әбделмэн кулие-) «Ташкай" җырындагы Артымнан лагун җнткенчә дигән жыр юлында—ганчы формалы хәл фигыльнең мишәр диалектына хас булган фонетик варианты кулланылган Күренгәнчә, халык күңеленең көзгесе, анын жан авазы булган фольклор әсәрләрендә, аерым алганда тарихи җырларда, гомуммилли характердагы тел чаралары белән бергә, кабатланмас рухи байлык булган җирле сөйләм үзенчәлекләре дә матур бизәк булып чигелеп бара Алар үткән тарихыбызны, милли байлыгыбыз булган тел үсешен, мәдәниятебезне тирәнрәк анларга ярдәм итәләр