Вакыт тулпарын иярләп...
Нәрсә соң ул гомер? Нәрсә соң ул гомер? Агымсудай, Сиздермичә аккан еллармы? Әллә, шул елларның төсе булып, Җанга уелып калган моңнармы? Нәрсә соң ул гомер? Хыял җитмәс Серле офыкларда җилүме? Әллә инде фани дөньяларда Үз-үзеңне онытып сөюме? Нәрсә соң ул гомер? Ак өметме, Балкуымы изге теләкнең? Әллә көне-төне, илкәем, дип, Дөп-дөп тибешеме йөрәкнең? Нәрсә соң ул гомер? Кичерүме Җан рәхәтен, күңел ярасын?.. Әллә күкрикүкри үтүме ул Яшәү оелән үлем арасын?! Пәйгамбәре кайда дөньяның? Тәкъдир каләмнәре сызган эзләр Маңгайларга ята сырланып, Әле зиһенебез томалана, Әле чишеп булмас җепләр белән Күңелебез бетә чорналып. Абдулхак ИГЕБАЕВ (1930) — танылган башкорт шагыйре; башкорт, татар, рус телләрендә дөнья күргән күпсанлы китаплар һәм популяр җырлар авторы Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты ВАКЫТ ТУЛПАРЫН ИЯРЛӘП... Нинди хурлык, һәр тарафта бурлык, Хәвеф изә халкым вөҗданын, Заман залимнәре котырганда, Илне иман белән тотып торган Пәйгамбәре кайда дөньяның?! Батырларның батыры Патриот шагыйрь Муса Ж әлилгә Башкаена кайгы төшкән адәм Бөгелә, диләр, нечкә тал төсле. Ләкин, шагыйрь, кайгы кичерсәң дә. Арысландай булдың син көчле! Якты көн күрсәтми, әсир итеп, Рисвай кылганда да дошманың, Тез чүкмәдең аңа, бөгелмәдең. Тазартмадың дошман олтанын. Урал кыясыдай горур булдың, Чыдамлыкта каты корычтай, Ә шигырең палач йөрәгенә Кадалды нәкъ үткер кылычтай! Батырларның батыры син, Җәлил, Исемеңне данлый Туган ил! Аксакал сөйли Поклап яткан еланның Койрык очына басма. Кара елан шикелле Хәтәр агуын чәчкән Дошманыңа сер ачма! Барлык иблис, шайтаннан Бәндә шайтаны яман, Ә син шайтанга түгел, һәрчак терәк булырлык Тугры дусларга таян! Мәгәр дан таҗы киеп, Утырсаң да син түрдә, Изгеләрдән-нзге йорт Ата йорты икәнен Оныта күрмә бер дә! Белгертмимен Шыгыр-шыгыр килеп, тавыш биреп. Табаннарга сарыла салкын кар. Язлар килгәч, карлар эреп агар. Ләкин һнчкайчан да эремәс шул Күкрәк төпкелемдә яткан зар. Аһ-зарларым язмышыма сеңде, Уелып-уелып керде бәгырьгә. Беркемгә дә белгертмимен аны. Вакыт җиткәч, бөтен кайгыларым Үзем белән китәр кабергә! Сабый күңелкәе кителсә... Сабый күңелкәе кителсә, Көнгә баккан чәчкә боегыр, Ярын көтеп гашыйк тилмерсә, Аккош каурыйлары коелыр. .Авыр сүз ишетсә тол хатын, Башын ияр каен уфылдап. Үксез ятим үксеп еласа. Янартаулар куяр сулкылдап. Чәчән бинахакка интексә, Сайрар кошлар зарга сабышыр. Буйдак уфтанганда, моңсу ай Болытларга кереп адашыр. Яшь киленнең җаны ачынса, Өянкеләр елар бөгелеп, Солдат ыңгырашканда, чал бөркет Дертләп китәр хәвеф сизенеп. Ана бәгырькәе әрнесә. Давылланып дәрья чайкалыр. Рәнҗетелсә ата йөрәге, Урал ташларыннан кан тамар. Кыз керфеге яшькә чыланса, Зәңгәр болан үксер тынлыкта. Яугир йөрәген учлап егылса, Капыл йолдыз сүнәр офыкта! Яшьлек илендә калам Вакыт толпарын иярләп, Йөрәксеп-ярсып чабам, Эмма, күңелем белән мин Былбылларны сайраттырган. Гомерлеккә яраттырган Яшьлек илендә калам! Ак бәхетләр юрый-юрый, Җәйгорлы сукмак салам, Эмма, күңелем белән мин Сарыларга сабыштырган, Язмышларны адаштырган Яшьлек илендә калам! Гомернең ак кышына да Якынаеп киләм һаман, Әмма, күңелем белән мин Җан дусларны очраштырган, Гашыйкларны кавыштырган Яшьлек илендә калам!