ТАТАР МӨҺАҖИРЛӘРЕ МАТБУГАТЫ
Татар вакытлы матбугатының бай һәм сикәлтәле тарихы бар. Ул инде бер гасырга якын яшәп килә. 1905 елның 2 (16) сентябрендә Русия башкаласы Санкт-Петербургта чыга башлаган беренче рәсми «Нур» газеты анын башлангычы булып тора Шуннан соң үткән чорда ана телебездә төрле фикри-сәяси юнәлештәге 900 дән артык газет-журналлар дөнья күргән Алар арасында консерватив, либераль-демократик. революцион- демократик һәм социаль-демократик. шул хисаптан, большевистик мәсләкне, яисә шуларга өлешчә якынлыкта торган басмалар бар. Татар көндәлек матбугатының шактый бер өлешен чит илләрдә мөһаҗирләр (эмигрантлар) чыгарып килгән газет-журналлар тәшкил итә. Фикри-сәяси юнәлеше буенча алар, нигездә, милли рухтагы либераль-демократик басмалардан гыйбарәт -1905-1945 елларда һәм Икенче бөтендөнья сугышыннан сон Төркия. Венгрия, Алмания (Германия). Ләһстан (Польша). Кытай, Япония. Финляндия. Швеция, Румыния һәм АКШта татар мөһаҗир матбугаты үсеш алган Әлегәчә табылган чыганаклардан күренгәнчә, бу илләрдә әйтелгән чорның төрле елларында 40 тан артык типографик ысулдагы, берничә җилем басма һәм кулъязма газет-журналлар барлыкка килгән. Аларнын кайберләре хәзергә кадәр чыгуларын дәвам итә. Бу газет-журналларны 1917 елга кадәр Русиядән чит мәмләкәтләргә күчеп киткән һәм аннан соң, большевистик режимны кабул итә алмыйча, туган жирләрен калдырып китәргә мәжбүр булган татар зыялылары, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре. аларнын варислары. Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышлары вакытында әсирлеккә төшкән хәрбиләр оештырганнар. Татар мөһажирләре матбугатының тарихы турындагы мәгълүматлар чит мәмләкәтләрдә һәм туган илебездә дөнья күргән әдәбиятта шактый киң яктыртылыш тапты инде Шуның белән беррәттән. әлеге зур фәнни проблема киләчәктә төрле гыйльми юнәлеш белгечләренең аны тагын да тирәнтенрәк һәм бөтен яктан өйрәнүен көтеп кала. Татар мөһажирләренен беренче газет-журналлары иң башта Төркиядә дөнья күрә Төркия халкы белән татарлар арасында элек-электән тугандашлык мөнәсәбәтләре яшәп килә Канкардәшлек. тел якынлыгы, уртак Ислам дине, гарәп-фарсы мәдәниятенә табыну аларны берберсенә рухи жәлеп итеп тора. Төрле сәбәпләр аркасында XIX гасырның икенче яртысында һәм XX гасыр башында, 1917 елгы Октябрь түнтәрелешеннән соң кузгалган күчеп китү вакытында меңнәрчә татар Русиядән Төркиягә күчә Тоталитар большевистик хакимият белән ризалашмыйча, туган якларын ташлап китәргә мәжбүр булган Гаяз Исхакый-Иделле (1878- 1954). Садри Максуди-Арсал (1878— 1957). Габделбари Батгал-Таймас (1883—1969), Әхмәт Зәки Вәлиди-Тоган (1890—1970). Рәшит Рәхмәт-Арат (1900—1964). Хәмит Зөбәер-Кушай (1897— 1978) һәм башка күренекле татар вә башкорт шәхесләре, аларнын балалары өчен Төркия икенче изге Ватанга әверелә. Төркиядәге татарлар төрле милли оешмалар төзи, газет-журналлар һәм Т китаплар чыгара 1905 елда, мәсәлән, Истанбул шәһәрендә, Казан татарлары белән бердәмлек жәмгыятенен уртак жәмәгать фикере буларак, «Казан» исемле журнал барлыкка килә 1908 елда шул ук шәһәрдә милләттәшебез Морад бәй мөхәррирлегендә «Мизан» (Үлчәү) газеты дөнья күрә. 1910 елда биредә үк Р Ибраһимов һәм Ә Тажетдин «Тәгарифе мөслимин» (Мөселманнар белән танышу) дигән атналык журнал чыгаруга керешәләр 1911 елдан бирле гомумтөрек телендә чыгып килгән һәм төрле мөселман халыклары арасында кин танылган фәнни-популяр «Төрек йорты» журналының беренче нашире һәм мөхәррире мәшһүр татар эшлеклесе Йосыф Акчура (1876—1935) була. 1914—1915 елларда бу басманың мөхәррире булып билгеле журналист, жәмәгать һәм дин эшлеклесе Галимҗан Идриси (1887— 1959) эшли. 1913 елда Әхмәтбай Агаев җитәкчелегендә «Халыкка тугры» журналы чыга башлый 1914 елдан башлап Истанбулда айга ике тапкыр әдәби-дини «Ислам» мәжмугасы бастырыла. Аның нашире һәм мөхәррире—якташыбыз Хәлим Сабит 1910 елларда шул ук калада татар шәкертләре басмасы—«Ислам дөньясы» нәшер ителә. Ватандашларыбыз «Тәгавын ислам» (• Исламга хезмәттәшлек») һәм «Галлям ислам» (•Ислам галиме») исемле журналлар да чыгарганнар. Әлеге матбугат битләрендә һәм төрек телендә чыгарылган башка гаэет- журналларда И Гаспралы (1851 — 1914), Р Ибраһимов (Рәшит казый 1857— 1944), Г Идриси (1887—1959), Р Фәхретдинов (1859—1936). Ф Кәрими (1870—1937), Г. Баруди (1857—1921) һәм тарихта билгеле башка затлар актив катнашкан Үз чиратында төрек зыялылары 1917 елгы октябрь түнтәрелешенә чаклы һәм аннан соңгы беренче айларда Русиянен төрле төбәкләрендә татар телендә чыгып килгән либераль-демократик газет-журналларда язышканнар Икенче бөтендөнья сугышыннан сон Төркиягә Кытай. Япония. Корея һәм Алманиядән татарларның яна төркемнәре күчеп килә Җитмешенче елларда бу иллә инде 25 меңләп татар яши (бу санга Кырым татарлары керми). Төркиядә татар милли тормышы янә җанланып китә Төрле милли оешмалар барлыкка килә, тагар дөньясына кагылышлы күп китаплар чыгарыла, яна газет-журналлар пәйда була 1965—1968 елларла Истанбул шәһәрендә Г Тукай исемендәге клуб «Тукай бюллетене» чыгарып килә. 1970 елда «Казан төрекләренең мәдәни һәм ярдәмләшү жәмгыяте»нен шәрәфле рәисе, күренекле тагар эшмәкәре Әхмәт Вәли Мәңгәр (1891 — 1971) наширлегендә һәм анын матди ярдәме белән әлеге милли оешма «Казан» исемле әдәби- нәфис. сәяси һәм фәнни журнал чыгаруга керешә. Ошбу олуг шәхес элегрәк Кытайның Мукден шәһәрендә ун ел дәвамында мөһажирләрнен «Милли байрак» газетына ла зур матди булышлык күрсәткән була. Ә В Мәнгәр бу басмаларда автор буларак та катнаша, эчтәлекле мәкаләләр язып тора • Казан» журналы исә өч айга бер мәртәбә латин хәрефләре белән төрек телендә нәшер ителә Анын сәхифәләрендә беркадәр мәкаләләр әдәби һәм халык авыз ижаты әсәрләре әүвәл татарча, аннары төрекчә китерелә Мәжмуганын Надир Дәүләт рәислегендәге идарәсе хезмәткәрләре күбрәк вакыт Истанбулда эш итә, ә «Казан» үзе исә Әнкаранын «.Аййолдыз» басмаханәсендә чыгарыла Журналны башта Рифат Мөхтәсип, ә бераздан доктор Мәхмүт Аликәй житәкли Язу эшләре мөдире Надир Дәүләт, сонга таба Рәшит Атый һәм сәркатибе Сәйдә Арсланбәк була. Редакция коллегиясе ун ел буе диярлек үзгәрешсез кала: Әхмәт Тимер, Рифат Мөхтәсип, Мәхмүт Таһир. Надир Дәүләт Соңгарак аларга Әмрулла Атый белән Наилә Бинарк кушыла. Бу хакта тулырак мәгълүматны X. Миннеголның «Йөрәк һаман сиңа ашкына.» исемле мәкаләсеннән табарга була («Казан» журналы, № I, 1993 ел.). Бу журнал үзенең беренче санында төп максаты итеп, Төркиядә һәм башка мәмләкәтләрдә нигезләнгән татарларның күпкырлы тормышын яктыртуны һәм үзара хәбәрдарлыкны киңәйтүне куя. һәм чыннан да, журнал редакциясе белән Җир шарының төрле төбәкләрендә яшәүче зыялы татар шәхесләре арасында тыгыз элемтә урнаша. Шуңа күрә басма битләрендә, бигрәк тә аның «Төрле хәбәрләр» дип исемләнгән бүлегендә, Төркия, Финляндия. Алмания, Кытай. Япония, Австралия, АКШ һәм башка илләрдә барлыкка килгән татар жәмгыятьләренен, шөһрәт казанган милли шәхесләрнең күпкырлы эшчәнлеге, төрле тормыш яңалыклары даими яктыртылып килә. Журнал эшеңдә зур галимнәр һәм сәләтле гыйлем ияләре катнаша. Аларнын язмаларында татар халкының үткәне, анын төрле чордагы дәүләтчелекләре тарихы, урыс патшалары һәм совет хакимияте елларындагы хәле киң чагылыш таба. Бу өлкәдә мәҗмуганың беренче саныннан ук башлап, энциклопедик белемле Мәхмүт Таһир (1921—1991) аеруча активлык күрсәтә. Журнал битләрендә татар халкының мәшһүр уллары Г Курсави (1776— 1812), Ш Мәржани (1818-1889), К. Насыйри (1825-1902), X. Фәйзи (1928— 1866), Г Ильяси (1856—1895), Г. Баруди (1857—1921), Р. Фәхретдинов (1859-1936), Ф Кәрими (1870-1937), 3 Бигиев (1870- 1902), М. Бигиев (1875—1949), Ю Акчура (1876—1935), С. Максуди (1878—1852), Г. Исхакый (1878-1954), Г Баттал (1883-1969), Г Тукай (1886-1913). Ф Әмирхан (1886—1926) һәм башка күпләрнең тормыш юлы, эшчәнлеге һәм ижаты турында кыйммәтле мәгълүматлар тупланган, фоторәсемнәре урын тапкан. Әлеге мәгълүматлар һәм башка махсус мәкаләләр халкыбызның ижтимагый- сәяси, фәлсәфи, икътисади, дини-рухани һәм педагогик фикере, мәдәнияте, әдәбияты, теле һәм сәнгате тарихы белән тирәнрәк танышу мөмкинлеге бирә. «Казан» журналыңда әдәби әсәрләргә дә зур урын бирелә. Бу мөнәсәбәттән, беренче чиратта, чит илләрдә яшәп ижат иткән, хәзергәчә күпләребезгә бик аз таныш булган шагыйрьләр Минһаҗ Исмәгыйли, Заһидә Таһир, Шаһвәли Кләүле Иллар, Әхнәф Таңгатар, Казанлы (мәшһүр галим Рәшит Рәхмәти- Арат). Шиһаб Нигьмәти һәм башкаларның шигырьләрен күрсәтү фарыз Әлеге әдәби язмалар татар милләтен сөю, саклау һәм берләштерү, ата- бабалар гомер иткән туган илне сагыну кебек изге хисләр белән сугарылган Гражданнар сугышы чорында Кытайга киткән һәм шунда вафат булган язучы, журналист Хөсәен Габдушның хикәяләре дә журнал битләрендә еш күчеп бастырыла һәм укучыларның яратуын казана. Журнал редакциясе совет илендә чыга һәм Төркиягә тоткарлыксыз килә торган әдәбият белән даими танышып бара, күп кенә татар әдипләренең әсәрләрен күчереп бастыра. Алар арасында С Хәким, Г Афзал, 3 Нури, Ш Галиев, 3. Туфайлова, М. Газизов шигырьләре һәм В Монасыйповнын хикәясе бар. Әлеге әсәрләр еш кына татар һәм төрек телләрендә бирелгән «Казан» сәхифәләрендә татар вакытлы матбугаты тарихына, кагылышлы кыйммәтле язмалар дөнья күргән. Шундыйлардан профессор Рәшит Рәхмәти Аратның «Казан төрекләрендә периодик матбугат» исемендәге зур күләмле, бай эчтәлекле мәкаләсе, Кытайда нәшер ителгән «Ерак Шәрык» журналы һәм «Милли байрак» газеты турындагы иллюстрацияле тасвирнамәләр аеруча игътибарга лаеклы. Журналда шулай ук татар театры һәм музыкасы үсеше тарихына багышлы мәгълүматлар да күп Анда Г Камал (1879-1933), М Гафури (1880— 1934), Ф Борнаш (1898-1942), К. Тинчуринның (1887-1938) драматургия, атаклы артистлар Г. Кариев (1886-1920), Г. Мангушев (1887—1919) һәм 3. Султановнын (1892—1952) сәхнәдәге, С. Сәйдәшев (1900—1954) һәм Ф Яруллинның (1917—1943) музыка өлкәсендәге эшчәнлеге яктыртылыш тапкан. Биредә аларнын барсының да фоторәсемнәре дә урнаштырылган. Мәҗмугада еш кына төрле урыннарда дөнья күргән яңа татар китапларына һәм башка басмаларга күзәтү ясап барыла Анда шулай ук уку-ятлау өчен татар авыз иҗаты әсәрләре, милли жыр-бию үрнәкләре, милли аш-су хәзерләү һәм тормыш-көнкүреш өчен кирәкле башка кинәшләр тәкъдим ителеп тора. 1980 елда. 23 саныннан сон. матди-финанс авырлыклар аркасында. «Казан» журналы чыгуыннан туктарга мәҗбүр була. Артык озак яшәмәсә дә. әлеге мәҗмуга, чит илләрдә тормыш итүче милләттәшләребезне берләштерүче, аларнын рухи көчләрен, милли гореф-гадәтләрне, телне, мәдәниятне саклау өчен көрәшүче буларак, татар Мөһаҗирләре матбугаты тарихында лаеклы урын биләп тора Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, Икенче бөтендөнья сугышыннан сон Төркиядә хәрби академия профессоры генерал Маҗис Акмар нәширлегендә татар телендә «Идел-Урал» дип аталган журнал да чыгып килә. Бу мәҗмугада генерал Хәсән Салихов хезмәттәшлек итә Татар һәм төрек матбугаты арасындагы бәйләнеш безнең көннәргә кадәр дәвам итә. 1993 елнын апреленнән башлап, Казан шәһәрендә татар һәм төрек телләрендә халыкара ижтимагый-сәяси. мәдәни «Zaman-Татарстан» газеты нәшер ителә Анын Татарстандагы хәзерге баш мөдире—Туфан Доган, баш мөхәррире—Алик Гарәфетдин. 1915— 1916 елларда Венгриянен Эстергам шәһәре янында мөселман хәрби әсирләре өчен төзелгән лагерьда (анда 5000 нән артык кеше булган) татар телендә «Кечкенә жуаткыч» дип аталган кулъязма газет чыгарыла. Газет аена бер мәртәбә яшерен рәвештә чыгарылган Аның сәхифәләрендә халык җырлары, әсирлөрнен үз шигырьләре, хатирәләре һәм Беренче бөтендөнья сугышы турында фикерләре урнаштырылып килгән. 1915 ел башында Алмания башкаласы Берлиннан 40 километрдагы Бюнсдорф тимер юл станциясендә урнашкан Цоссен шәһәрчегендә Русия. Бөекбритания һәм Франция армияләреннән әсирлеккә төшкән мөселман хәрбиләре өчен лагерь төзелгән Ул рәсми рәвештә 1922 елның маена кадәр яшәп килгән. Лагерьда татар, башкорт. Кавказ халыклары вәкилләре, гарәп һәм һиндләр тоткынлыкта булганнар Төрле чыганаклардан күренгәнчә, алар арасында 15 меңнән берничә дистә менгә кадәр солдат һәм ике йөздән артык офицер булган Немец армиясе генераль штабы, әлеге мөселман әсирләренең Алманиягә карата илтифатын яулап алу максаты белән, үзенен махсус Көнчыгыш бүлеге аркылы, киң күләмле оештыру һәм агитация эшләре алып барган Генераль штаб акчалары хисабына, әсирләрнең дә актив катнашуында, мәһабәт, зур гөмбәзле, биек манаралы ике катлы мәчет, укый белүчеләр өчен китапханә, белемсезләрне уку-язуга өйрәтү максаты белән мәктәп, физик культура белән шөгыльләнү өчен спорт корылмалары төзелгән, матбугат басмалары чыгару оештырылган Мәсәлән, немец һәм кайбер Кавказ халыклары телләрендә «Кавказ» исемендәге гомумлагерь газеты чыгарылган 1916— 1920 елларда Вюнсдорфтагы әсирләр лагеренда татар телендә 5 газет нәшер ителүе турында мәгълүматлар бар Шуларнын икесе 1916—1917 елларда чыгарылган Беренчесе—ике атнага бер тапкыр дөнья күреп килгән •Әл-жиһад әл-ислам» (•Исламның изге сугышы») газеты типографик, ә икенчесе— •Әл-җиһад» («Изге сугыш») газеты гектографик (җилем басма) ысулы белән чыгарылган. Беренчесенең наширләре һәм мөхәррирләре Габделрәшит Ибраһимов (Рәшит казый) һәм Галимҗан Идриси булган Күренекле публицист, җәмәгать, дин һәм әдәбият эшлеклесе Габдерәшит Ибраһимов татар вакытлы матбугаты гамәли оештыручыларының иң беренчеләреннән булган. Ул 1900— 1909 елларда татар телендә журнал тибындагы «Миръат» (*Көзге») исемендәге җыентыклар сериясен. 1905—1908 елларда— «Өлфәт» («Бердәмлек»), «Нәҗат» («Котылу») һәм «Ватан хадиме» («Ватан хезмәтчесе»), гарәпчә—«Өг-тилмиз* («Укучы») һәм казах телендә «Сиркә» («Җитәкче») газетларын чыгарып килгән 1915 елда ул әсирлеккә төшкән татар хәрбиләренең бер өлешен азат итү һәм ал арны Төркиягә озату максаты белән Алманиягә килгән була Журналист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Галимҗан Идриси Истанбул университетын тәмамлаган. Лозанна (Швейцария) һәм Льежда (Бельгия) философия һәм телләр өйрәнгән, тугыз телдә сөйләшкән, Оренбургта нәшер ителгән «Вакыт» газетынын чит илләрдәге хәбәрчесе булган. 1914—1915 елларда ул—Истанбулда чыккан «Төрек йорты» журналының икенче мөхәррире һәм 1915 ел ахырыннан Алманиядә яши. 1916— 1922 елларда Г Идриси мөселман хәрби әсирләренең Вюнсдорфтагы лагеренда имам һәм анын җитәкчесе булып хезмәт итә. 1918 елда Вюнсдорф станциясендә урнашкан Цоссен шәһәрчегендә татар милли хәрәкәтендә актив катнашкан офицерлар Усман Токумбетов һәм Йосыф Мозаффаров әсирләр арасында тарату өчен татар телендә газет чыгаруга керешкәннәр. Кызганыч, архив документында бу газетный исеме күрсәтелмәгән. Моннан сон Вюнсдорф лагеренда әсирләр өчен татар телендә тагын ике газет чыгарылган. Аларны оештыруга лагерь җитәкчесе һәм имамы хезмәтен үтәүче Галимҗан Идриси зур көч куйган. Газетларнын берсе «Яңа тормыш», ә икенчесе «Татар иле» дип аталган була. 1919—1920 елларда нәшер ителеп килгән «Татар иле» газеты үзенең тышкы күренеше белән журналга охшаш булган: айга ике мәртәбә сигезәр биттә бастырылган. М. Мәһдиев раславынча, бер чыкканда газетный гомум тиражы 2000 данә, сатып алучылары саны 200-300 кешегә җиткән. Газет мөселман хәрби әсирләренең Алманиядәге барлык 32 лагеренда һәм төрле уку йортларында белем алучы студентлар арасында таратылган. Ул чакта Берлин шәһәрендә «Русияле Ислам шәкертләренә ярдәм итү җәмгыяте» яшәп килгән була. Әлеге газетный наш ире һәм баш мөхәррире вазифаларын Бәдретдин Сәйфелмөлеков башкарган. Бу шәхес Ырынбурда бай сәүдәгәр гаиләсендә туган. Истанбулда солтан көллиятендә укыган, Льеҗда (Бельгия) югары белем алган теш табибы була. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач. Берлинда хәрби разведка органнарында хезмәт иткән. «Татар иле» газетына югарыда әйтелгән Галимҗан Идриси аеруча актив язышкан. Анда еш кына шагыйрь Габдулла Мостакаев (Биги) үзенең шигырьләрен бастырып килгән Хәбиб Фәйзи исә даими рәвештә лагерь тормышын яктыртып торган Анын язмаларыннан әсирләр янына күренекле татар җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчураның кунакта булып киткәнлеге, лагерьда дини бәйрәмнәр, сабантуйлар, үзешчән сәнгать, халык инструментлары оркестры концертлары һәм спорт ярышлары уздырылып торганлыгы күренә. Газет битләрендә җирле немец авторлары да катнашкан. Мәсәлән, әсирләр белән күп аралашкан немец Пипр. әлеге басманың 1920 ел 1 февраль санында дөнья күргән мәкаләсендә татарларны: «Тырыш, иткән яхшылыкны танучан вә кайтаручан. намуслы, саф көенчә калган вә бер дә бозылмаган бер халыктыр»,—дип бәяләгән. •Татар иле» газетынын 8 саны дөнья күргәнлеге билгеле. Бу саннарның тегелмәсе, азат ителгән татар әсирләренә, туган җирләренә китәр алдыннан, истәлек рәвешендә бүләк ителгән. Тегелмә тышлыгының беренче битендә Вюнсдорфтагы мөселман мәчетенең мәһабәт фоторәсеме, ә арттагы битендә— 1920 елда булачак мөселман дини бәйрәмнәренең календаре урнаштырылган була. 1923 елда Берлин шәһәрендә Мөһаҗирләрнең төрки-татар телендә «Азат Шәрек» исемендәге журналы нәшер ителгән. Анда Гаяз Исхакый, Фуад Туктаров. Мехмет Әмин Рәсүлзаде һәм башкалар хезмәттәшлек иткәннәр. Журналның 21 нче саны чыкканы мәгълүм. 1923 елның көзендә Берлинда. Гаяз Исхакый инициативасы белән, билгеле татар, башкорт һәм казакъ Мөһаҗирләре Садрый Максуди. Габделбари Баттал, Гомәр Терегулов (Тәнреколый). Фуат Туктаров. Ибраһим Акчурин. Абдрахман Шәфиев (Шәфи Алмас). Зәки Вәлиди. Мостафа Букейханов һәм башкалар катнашында үткәрелгән киңәшмәдә татар телендә «Милли юл» исемендәге журнал чыгару турында карар кабул ителгән Матди финанс һәм башка авырлыклар булу сәбәпле, әлеге карар бары тик биш ел үткәннән сон тормышка ашырыла алган. 1928 елның 23 декабрендә Берлинда сәяси, әдәби, гыйльми, икътисади •Милли юл» журналының беренче саны дөнья күрә. Ике елдан соң ул «Яна милли юл» исемен ала. Журналнын нигезен салучы, мәсьүл мөхәррире һәм төп авторы Гаяз Исхакый була. Биредә анын йөзләгән мәкаләләре басылган Басманын 1-19 саннарында баш мөхәррир дип К. Русак күрсәтелгән. Бу журналнын барлыкка килүе тарихын һәм әдәбиятен тасвирлап, сонрак Г Исхакый болай дип яза: «Ниһаять. 1928 елда Балтыйк дәүләтләрендәге агай- эне торган бөтен жирләрне шәһәр-шәһәр йөреп акча җыйдым вә шунын белән берлә «Милли юл» мәҗмугасын кордым Укырга сусаган хаткыбыз «Милли юл»ны зур сөенеч белән каршылады Мөһажирәттәге зыялыларыбыз анын тирәсенә җыелды. Бөтен төрек-татар ана сырылды. Ул Аурупа. Азия һәм Американын төрле шәһәрләренә таралган милләтгәшләребезнен бердәнбер җитәкчесе урынын алды» Журнал чыгаруны оештыруга Г Исхакыйнын Казан укытучылар мәктәбендәге сабакташы һәм дусты Гомәр Терегулов та (Тәнреколый) үзеннән зур өлеш кертә 1934 елга кадәр баш мөхәррирнен урынбасары булып күренекле язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәриминен туган энесе Гариф Кәримов хезмәт иткән. Берлин университетын тәмамлаган һәм соңгарак мәшһүр тарих һәм тел галименә әверелгән Рәшит Рәхмәти-Арат журналны бастыру һәм тарату эшләре белән шөгыльләнгән Ул актив автор да булган Журналда анын Али Биктимер. Шакир Йосыф. Рәхмәти Арат псевдонимнары белән татар тарихы һәм мәдәниятенә багышланган байтак хезмәтләре пәйда булган Журналны нәшер итү һәм таратуда Абдрахман Шәфиев (Шәфи Алмас) та катнаша. Анын Берлиндагы йортында басмаханә һәм склад урнашкан була 1939 елның октябренә кадәр, унбер елга якын дәвердә, журналнын 136 саны дөнья күргән. Аларнын барысы да. 1929—1930 елларда Варшавада чыккан берничә саныннан тыш. Берлинда бастырылган Язмалар гарәп графикасына нигезләнгән Журналнын йомшак тышлыкларында нашир һәм баш ’мөхәррир Г Исхакый исеме, һәр саны һәм анын чыгуы вакыты, редакция адресы немец телендә язылган. Журналнын теле—татарча Кырым татарлары, төрек һәм башка кайбер төрки телләрдәге текстлар да очрый Басманын күләме төрлечә: 16 биттән 42 биткә җиткән саннары бар Журналның матди-финанс хәле жинел булмаган. Ул. нигездә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләрдән ярдәм рәвешендә килгән акчалар хисабына эшен дәвам иткән Шунын белән беррәтгән. журналны бастыру өчен акчаның күбесе Польша армиясе генераль штабының сәяси разведка белән шөгыльләнгән II бүлеге махсус фондыннан килеп торганлыгы да билгеле Шуңа күрә редакция хезмәткәрләренә поляк хәрбиләре өчен төрле-төрле информацион мәгълүматлар жыю белән шөгыльләнергә туры килгән. Г. Исхакый. үз тәҗрибәсенә нигезләнеп: «... чит мәмләкәттә мәҗмуга чыгару Казанда да Мәскәүдә чыгару кебек жинел түгелдер. Анын чыгышы вә мәшәкате дүрт-биш мәртәбә авыррактыр Бигрәк тә таратылуы уйлап бетерә алмаслык дәрәҗәдә уңайсыздыр»,—дип ассызыклаган •Милли юл» журналын акчалата язып алдыручылар күп булмаган. Шунлыктан анын күпчелек саннары агентлары тарафыннан якын урыннарда кулдан, ә Төркия. Финляндия. Балтыйк буе. Ерак Шәрек һәм башка илләрдә почта аша бушлый таратылган Мәҗмуганың Советлар Союзында таратырга билгеләнгән, папирос кәгазендә бастырылган һәм конвертларга төрелгән, һәр чыгарылышы 200 гә якын данәдә, дипломатик почта белән Польшаның Мәскәүдәге илчелегенә җибәрелгән һәрбер конверт тышында Г Исхакый һәм анын хезмәттәшләре язган, конкрет адресат күрсәтелгән була. Польша илчелеге йомышчылары, әлеге журнал төрелгән конвертларны күрсәтелгән адресатларның почта яшикларына илтеп сала торган булганнар. Журналнын авторлар коллективын, башлыча. Кытай. Япония. Төркия. Финляндия. Ал мания. Польша, Румыния һәм башка илләрдә яшәгән татар Мөһаҗирләре тәшкил иткән Алар арасында күренекле каләм осталары Сания Гыйффәт. Закир Калыйри. Хөсәен Габдуш. Хәсән Хәмидулла. Ләбиб Каран. Финляндиянең мәшһүр имамы Вәли Әхмад Хәким. Кытайда нәшер ителгән •Милли байрак» газеты мөхәррире Рокыя Мөхәммәдиш. фин шәһәре Тампередагы татарларның мәдәни тормышын оештыручы Мәхрусә Вафа һәм башкалар бар. «Милли юл»—«Яңа милли юл» журналының төп максаты, аның исеменнән күренгәнчә, татар халкының тарихи үсеш юлын һәм аның милли азатлык өчен көрәш бурычларын яктыртудан гыйбарәт булган. Шул максаттан чыгып. мәҗмуга татарлар арасындагы милли-азатлык хәрәкәте, аның 1917—1918 елларда аеруча көчәеп китүе турында тарихи материаллар бастырган. Әлеге басма сәхифәләрендә, мәсәлән, демократик талар дәүләте—Идел-Урал штаты»н төзү хакында тарихта билгеле карарны кабул иткән «Милли мәжлес*нен 20 еллыгы киң яктыртылыш тапкан. Журнал бу юбилейга багышлап, 1938 елда Варшавада үткәрелгән Бөтендөнья төрки-татар корылтае турында тәфсилләп язган, махсус фоторепортаж урнаштырган Ул шулай ук Варшава радиосы буенча Гаяз Исхакый ясаган чыгышның тулы текстын халыкка җиткергән. «Яна милли юл» бертуктаусыз диярлек Идел-Урал штаты»н барлыкка китерү өчен көрәшергә чакырган, анын булачак территориясе контурларын, идарә һәм хакимият органнарын тасвирлаган Журнал битләрендә татар һәм кайбер башка төрек халыкларның Шиһабетдин Мәржани. Каюм Насыири, Исмәгыйль Гаспралы, муса Акъегетзадә, Габдулла Тукай. Ризаетдин Фәхретдинов, Габдерәшит Ибраһимов, Йосыф Акчура, Фуад Туктаров, Гомәр Терегулов, Кырым халык шагыйре Мөхәммәд Ниязи бек кебек атаклы җәмәгать, сәяси һәм дин эшлеклеләре, әдәбият классиклары һәм милли матбугатка нигез салучыларның тормыш юлы, эшчәнлеге һәм тарихта калдырган мираслары турында кыйммәтле язмалар урын тапкан Аларнын күбесен Гаяз Исхакый язган. Басма тышлыкларында күбесенең фоторәсемнәре һәм портретлары урнаштырылган. Тышлыкларда шулай ук аеруча күренекле шәхесләр иҗат иткән әдәби әсәрләрдән, эпиграфлар рәвешендә тәэсирле әйтемнәр һәм өзекләр бастырылып килгән. Биредә XIV гасыр татар сугышчысын. Польшадагы татар атлы гаскәрен (1660 ел) һәм Наполеоннын татар гвардиясен сурәтләүче өч картинаның репродукцияләре бар. Алар Польша мөселманнарының милли музееннан алынган. Журнал, үткәндәге тарихи вакыйгалар белән беррәтгән, агымдагы, хәзерге вәзгыять, дөньяда бара торган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр, төрле ил халыкларының күпкырлы тормышын даими яктыртып килгән. Аерым алганда, ул Советлар Союзында большевиклар үткәрә торган урыслаштыру сәясәтен, дин һәм анын әһелләрен рәхимсез эзәрлекләү, крестьян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү, сәяси репрессияләр һәм башка тискәре күренешләрне кискен тәнкыйтьләгән. Шундый язмалар арасында Гаяз Исхакый каләме астыннан чыккан «Милләтләр хокукы һәм урыс шовинизмы», «Большевиклык- урысчылык». «Большевикларның динемезгә каршы золымнары», «Икътисади торгынлык». «Татарстан тоташтан колхозлаштырыла», «Советлар төрек халыклары өчен урыс әлифбасы». «Большевикларның соңгы уены», «Русиянең киләчәге» дигән һәм башка мәкаләләр дә бар. «Милли юл» сәхифәләрендә чит илләр буенча сибелгән татарларның яшәеше турындагы хәбәрләр дә аз түгел. Бигрәк тә Финляндия һәм Ерак Көнчыгышта нигезләнгән татар кешеләренең иҗтимагый һәм сәяси тормышы кин яктыртылган Журналда Сания Гыйффәт, Хөсәен Габдуш. Мансур Арысланбек һәм башкаларның әдәби әсәрләре урын алган. Анда шулай ук татар һәм кайбер башка төрки халыкларның әдәбияты тарихына багышланган язмалар да бар. Г Исхакый журналы, билгеле бер дәрәҗәдә, татар Мөһаҗирләренең барлык матбугаты өчен рухи юнәлеш бирүче үзәк булып хезмәт иткән. Ул туган телдә дөньяга килгән яңа газетжурналлар турында хәбәр итеп, аларга тәбрик сүзләре, үзенен киңәш-тәкъдимнәрен һәм нәсыйхәтләрен юллаган. Мәҗмуга еш кына көндәлек матбугат басмаларының агымдагы эшчәнлегенә күзәтүләр биреп килгән, кайберләренен әһәмиятле язмаларын үз сәхифәләрендә күчереп бастырган. Мәсәлән, ул Кытай шәһәре Мукденда Г Исхакый нигезләгән атналык «Милли байрак» исемле газетаның 1935 елның I ноябрендә чыккан беренче санына җентекле күзәтү бастырган «Яңа милли юл» шул ук шәһәрдә 1934 елдан бирле нәшер ителгән «Шәкердләр таңы» исемле яшьләр журналының ике еллык юбилеен котлау сүзләре белән билгеләп үткән. Журналның игътибарыннан шулай ук башка төрки телләрдә чыга торган мөһажирләр матбугаты да читтә калмаган Анын битләрендә, мәсәлән, кырым-татар телендәге «Әмәл» журналы, әзәрбәйжанча «Истикыял» газеты. •Яшь Төркестан» журналы һәм башка басмаларның тарихы һәм эчтәлеге хакында шактый киң мәгълүматлар бәян ителгән. Мәжмуга даими рәвештә үзенең укучыларына чит мәмләкәтләрдә татар һәм төрек телләрендә бастырылган яна китаплар турында да хәбәрләр биреп килгән. СССР—Алмания пактына кул куелгач һәм Икенче бөтендөнья сугышы башланганнан соң, озакламыйча, алман хакимиятләре боерыгы буенча. 1939 елнын октябрендә «Яна милли юл» журналы чыгарудан туктатыла. Анын хезмәткәрләре төрле якларга таралыша Нашир һәм баш мөхәррир Гаяз Исхакый бераз вакыт Лондонда һәм Парижда яшәгәннән сон. Төркиягә барып урнаша һәм, 1954 елда вафат булганчыга кадәр, шунда яши Үзенең чыгуы озаклыгы, авторлар составы, бастырылган язмалар тематикасы төрлелеге буенча. «Милли юл»—«Яңа милли юл» татар мөһажирләре чыгарган барлык газет-журналлар арасында аеруча күренекле урын тота. Аны. нигезле рәвештә. Гаяз Исхакыйнын ижтимагыйсәяси һәм ижади эшчәнлегенен елъязмасы, милли азатлык өчен көрәш мөнбәре дип бәяләргә мөмкин Г. Исхакыйнын • . киләчәк буынымыз гына «Милли юл»нын хезмәтләренә дә. эшләренә дә бәһане бирә бел мәктер».—дип алдан күреп әйткән зирәк сүзләре тулысынча раслана бара. Совет чорында бары тик кара буяуларда гына тасвирланган әлеге журналнын эшчәнлеге бүгенге галимнәрнең (X. Миннегулов. Р. Гайнетдинов һ. б.) дөнья күргән фәнни хезмәтләрендә унай һәм югары бәяләнә. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Алманиядә татар мөһажирләренен тагын берничә вакытлы матбугат басмалары чыгып килгән. Яшь галим Искәндәр Гыйләжев хезмәтләреннән күренгәнчә, ул чак алман шәһәрләрендә казан татарлары телендә, латиница нигезендә. «Идел-Урал» һәм «Төрек берлеге» газетлары белән «Татар әдәбияты» һәм ике телдәге «Германча- татарча белешмә. Deutsch-Tatarisches Nachnchtenblatt» журналлары нәшер ителгән. Мондый басмаларның барлыкка килүенә һәм эшчәнлегенә Германиянең Көнчыгыш министрлыгы һәм вермахтның югары командовониесе булышлык иткән. Әлеге эштә аеруча зур роль арадашлык итүче милли вәкиллекләргә туры килгән. Газег-журнал редакцияләре дә шул вәкиллекләр белән бер бинада урнашкан булган. Төрле телләрдәге матбугат басмалары совет хәрби әсирләре, шул хисаптан, милли гаскәри легионерлар. Советлар Союзынын басып алынган районнарыннан куып китерелгән эшчеләр һәм Алманиядә электән үк яшәүче төрле милләт халкы арасында таратылган Югарыда әйтелгән көндәлек матбугат басмалары арасында чыгу озаклыгы һәм дөнья күргән саннары күплеге буенча беренче урында Идел татарлары легионы нәшере «Идел-Урал» газеты булган. Ул даими рәвештә 1942 елнын 15 ноябреннән атнага бер тапкыр, гадәттә дүртәр, ә кайбер очракларда исә— алтышар һәм урталай бөкләнгән сигезәр биттә чыгып килгән Газетный редакциясе Берлинда. 1945 елнын гыйнварыннан—Потсдамда урнашкан була. Ул «Deuischer Verlag» нәшриятының басмаханәсендә чыгарылган Атналык »Идел-Урал»ның барлыгы 100 дән артыграк саны чыккан булырга кирәк И. Гыйләжев әйтүенчә, бу басманын 1944 ел 23 июнендә дөнья күргән 25 (82) саны хәзергәчә Берлин китапханәсендә сакланып калган •Идел-Урал» газетына нигез салучыларның берсе, тарихчы, юрист, жәмәгать эшлеклесе Тимурбек Дәүләтшин булган Ул 1938—1941 елларда Бөтенсоюз юридик институтының профессоры. Татарстан Югары Советы Президиумы каршындагы юридик бүлек житәкчесе булып эшләгән. 1942 елда немец әсирлегенә эләккән. Үзенең автобиографиясендә ул болай дип язган • Бер татар кешесе белән (сүз Шәфи Азмас хакында бара булырга кирәк Т Н.) хәрби әсирләр, басып алынган өлкәләрдән китерелә башлаган көнчыгыш эшчеләре һәм Алманиядә яшәгән башка татарларга хәбәрләр биреп тору өчен татар телендә газет чыгаруга керештек. Ләкин беренчеме, йә икенчеме саныннан сон. әлеге газет ул чак оештырылып килүче татар легионы органына әверелде. Редакция легионерлар белән тулыландырылды Мөхәррир итеп әлегегә кадәр таныш булмаган бер яшь легионер билгеләнде. Минем легионга мөнәсәбәтем булмады, ләкин газетта хезмәттәшлекне дәвам иттем» Газетный баш мөхәррире Кыям Галиев булган. «Идел-Урал» редакциясендә бераз вакыт әсирлеккә төшкән язучы Абдулла Алиш тәржемәче. журналист Рәхим Саттар фотокоорреспондент һәм инженер Фуат Булатов хәреф жыючы булып эшләгәннәр. Газет сәхифәләрендә аны нигезләүче һәм рухи юнәлеш бирүчеләрнең берсе Шәфи Алмас (Абдрахман Шәфиев) аеруча актив катнашкан. Ул— Сембер фабрикантлары Акчуриннарнын кияве. Мәскәүдә Төркия илчелегендә, ә алман-совет сугышы вакытында Германиянең Көнчыгыш министрлыгының әйдәүче хезмәткәре һәм хәрби әсирләрдән төркитатар милли легионнарын оештыручылардан булган. • Идел-Урал» газетының бер еллыгына багышлап һәм 1943 елның 14 ноябрендә дөнья күргән 46 (52) санында Шәфи Алмас бу басманы: Берлинда жыелган берничә сәясәтченең газеты гына түгел, ә асылда—1917—1918 еллардагы «Милли мәжлес»нен дәвамчысы һәм аның карарларын тормышка ашыру өчен көрәшүче дип атаган. Әлеге газетада ул «бөек Алмания» ярдәм итә торган татар легионерлары кылган эшләрне хокукый дип бәяләгән, чөнки алар, янәсе. «Милли мәжлес» игълан иткән «Идел-Урал штаты»н булдыру өчен көрәшкәннәр. «Идел-Урал»ның төп материаллары татар телендә бастырылган, ә 1944 ел 5 марттагы 5 (66) саныннан алып, аның Урта Идел халыклары телләрендәге кушымталары чыгарыла башлаган. Бу көнне чуаш телендәге беренче кушымта дөнья күргән. Ул аннары атна саен чыгуын дәвам иткән. Күрәсең, бер газет күләме генә мондый башлангыч өчен житәрлек булмаган. Шуңа күрә 1944 елның июленнән башлап. Идел татарлары легионындагы чуаш. мари, мордва һәм удмуртлар өчен билгеләнгән «За национальную свободу» исемле газетны нәшер итүгә керешкәннәр. Анын алдагы ике бите урыс һәм калган ике бите әлеге милли телләрдә чыгарылган. Газетный баш мөхәррире чуаш Ф Пулод булган. 1944 ел сентябрь ае башында, совет әсирләреннән эсэсчыларның Көнчыгыш-төрки хәрби легионын төзү башлану белән бер үк вакытта, анын басма органы—«Төрек берлеге» («Идел-Урал») газетын чыгару турында да сүз кузгала Әлеге гомумтөрки газет редакциясенә житәкче итеп немец Винанде, төркестанчылар. әзәрбәйжаннар. Кырым һәм Идел буе татарларыннан берәр шеф-мөхәррирләр кертелә. 1945 ел башында «Төрек берлеге»нең Идел буе татарлары редакциясендә шеф-мөхәррир Шиһап Нигьмәти. Миннегол Гарипов. Константин Харченко (Хәмит Науруз), Барый Фөтхуллин. Фатих Азизбаев һәм Әсфәндияр Чанбаевлар эшләгән Шул ук вакытта. Идел буе татарлары басмасында, татар телендәге язмаларыннан тыш. урыс, башкорт, чуаш. удмурт, мордва һәм мари телендәгеләре дә дөнья күреп килгән. 1944 елның 8 ноябрендә Берлинда «Deutscher Verlag» басмаханәсендә •Төрек берлеге»нең Идел буе татарлары телендәге, сынау өчен хәзерләнгән саны нәшер ителгән Анын чираттагы саннары, өч-дүрт атна саен бастырылып килгән һәм 1945 ел марты ахырына кадәр 5 саны чыккан, һәрбер санының тиражы 1400 данә тәшкил иткән. 1943 елның апрелендә Берлинда Татар милли вәкиллеге, сәяси-агарту максаты белән, ике телдәге «Германча-татарча белешмә. Deutsch-Tatarisches Nachnchtenblatt» журналын чыгаруга керешкән (кайчакта. тышкы күренеше буенча, аны газет дип тә атаганнар) Журналның баш мөхәррире Гариф Солтан булган Журналның немец телендәге өлешендә, алманиялеләрнен житәрлек дәрәжәдә хәбәрдар булмауларын искә алып, татар һәм башка төрки халыкларның тарихы, мәдәнияте, милли традицияләре һәм гореф-гадәтләрен яктыртуга төп игътибар бирелгән Баш мөхәррир сүзләренчә. журналның татар телендәге өлеше үзирекле берләшмәләрдә пропагандистик материал итеп файдалану өчен хезмәт иткән. Журналның күпме вакыт дәвамында һәм ничә санда чыгуы әлегәчә мәгълүм түгел. Аның хәзергәчә табылган 14 санында: 1944 елның 20 июлендә Свиномюнде (хәзерге Польшаның Свиноустье) шәһәрендә «Германча-татарча белешмә. Deutsch-Tatarisches Nachnchtenblatt» журналының берьеллык юбилеена багышланган тантаналар турында язылган 1944 ел урталарында Алмания башкаласында «Идел-Урал төрек татарларының көрәш берлеге» басмасы буларак, «Татар әдәбияты» исемле тагын бер яна журнал барлыкка килгән. Аның баш мөхәррире—Шәфи Алмас, ә мөхәррирләре—Әнвәргали Айдагулов һәм Г Хәмиди булган. Журналның эчтәлеге житәрлек төгәллек белән анын исеменә туры килгән Анын сәхифәләрендә татар әдәбияты тарихы турындагы материаллар, хикәяләр, шигырьләр, пьесалар, очерклар һәм башка әдәби әсәрләр пәйда булганнар Икенче бөтендөнья сугышыннан сонгы чорда Алманиядә татар телендә тагын берничә газет-журнал дөнья күрә 1947—1948 елларда Ной Ульм шәһәрендә Габделхалик Алимзадә мөхәррирлегендә «Очар яфраклар» газеты чыгарыла. 1952—1953 елларда югарыда искә алынган Тимурбек Дәүләтшин тарафыннан төзелгән татар-башкорт милли комитеты басмасы буларак. Мюнхен шәһәрендә латин хәрефләре белән «Азат Ватан» исемле әдәби, сәяси журнал чыгып килә. Журналнын барлыкка килүе турында, әлеге шәхес болан дип язган: «1951 елда Мюнхенгә килгәч, ул чак әле шактый күпсанлы (башка илләргә мөһажирлеккә киткәнче) татар һәм башкортларга мәдәни, икътисади һәм хокукый ярдәм күрсәтүне ин якындагы максаты итеп куйган татар- башкорт комитетын оештырдым. Әлеге комитет бераз вакыт татар телендә «Азат Ватан» дигән журнал чыгарды» Журналнын мөхәррире Әкрам Фәйзуллин булган. Сугыштан сонгы 40-60 елларда Алманиядә татарча газет-журналлар чыгаруда Минһаж Исмәгыйли дә катнаша. Анын катнашында, барлыгы 10 санда «Безнең фикер» һәм 2 санда «Тан йолдызы» исемле милли, әдәби, сәяси мәжмугаларның, шулай ук «Урал авазы» һәм «Азат Ватан» дигән газетларнын нәшер ителүе турында аерым мәгълүматлар бар. Гомумән алганда, алман илендә XX гасырнын төрле елларында татар телендә 17 газетжурнал дөнья күргән XIX гасыр ахырыннан алып, төрле сәбәпләр аркасында—1897—1903 елларда Кытайның Көнчыгыш тимер юлы (КВЖД) төзелгәндә. 1904—1905 еллардагы урыс-япон сугышы вакытында һәм бигрәк тә, 1917—1920 елларда Русиядә булган Октябрь революциясеннән һәм Гражданнар сугышыннан соң, күпсанлы татарлар Ерак Көнчыгыш илләре—Кытай. Япония һәм Кореягә күченеп урнаша, яисә әсирлектә тоткарланып кала. Тора-бара аларнын төрле милли, сәяси, әдәби, мәдәни, хатын-кызлар, яшьләр һәм башка оешмалары төзелә, мәчетләре, уку йортлары эшли башлый. 1920 еллардан башлап. Кытайда һәм Япониядә татар мөһажирләренен вакытлы матбугаты барлыкка килә, китаплары чыгарыла 1917 ел октябренә кадәр алар ана телендәге газет-журналларны һәм китапларны туган якларыннан. Русиянен милли төбәкләреннән алдырганнар Совет хакимияте большевистик булмаган басмаларны чыгарудан туктатканнан сон. мондый мөмкинлек калмый Рухи ихтыяжны канәгатьләндерү, милли бердәмлекне, мәдәниятне саклау омтылышы татар мөһажирләрен үз матбугатын нигезләүгә этәрә Татар мөһажирләренен көндәлек матбугаты Ерак Көнчыгышта ин әүвәл һәм иң күп булып Кытайның Харбин шәһәрендә пәйда була һәм бу табигый ки. чөнки 1920 еллар башында әлеге шәһәрдә Ерак Көнчыгыш илләрендәге татар мөһажирләренен. шул хисаптан. Гражданнар сугышы чорында Колчак-Каппель гаскәрләрендә хезмәт иткән татар хәрбиләренең дә ин күп өлеше шушы калада тупланган була Бу хакыйкатьне. Ерак Көнчыгыш илләренә 1933 елда ясаган сәфәреннән соң, Гаяз Исхакый да билгеләп үтә: «Харбин Ерак Көнчыгышта төрки-татар колониясенен ин күптәнге үзәге. Инде 30 еллап монда мөселман мәхәлләсе, мәктәп, мәчет бар Ә ана хәтле монда бай тагар сәүдәгәрләре үзәге булган Инкыйлабтан сон. Харбин Ерак Көнчыгыш төрки-татарларның ин зур эмиграция үзәгенә әверелгән. Монда мәдәният эшләре киң колач белән алып барылган Фәнни-мәгърифәт һәм әдәби эшчәнлек көчәеп киткән, тагар телендә газета чыккан Боларнын бөтенесе дә Татар йорты тирәсендә тупланган. Бу йорт китапханәне, тамаша залын һәм барлык татар оешмаларын (яшьләр, хатынкызлар, спортчылар мәктәпләрен һ. б.) үзенә сыендырган». Мөһаҗирләр матбугаты башта гарәп хәрефләре белән кулъязма журналлар һәм газетлар рәвешендә дөнья күрә. Аннары шуларны гектография һәм литография ысулында күбәйтәләр. Заманча типография корырга теләкләре булса да, мөһажирләрнен монын өчен шактый вакыт матди мөмкинлекләре булмый. Харбинда шундый басмаларның беренчесе буларак, «Ерак Шәрык» журналын 1920— 1922 елларда Гиниятулла Әхмәди, Хөсәен Габдуш һәм Рәшит Рәхмәти мөхәррирлегендә татар җәмгыяте нәшер итә. 1922 елда, 31 саныннан сон, журнал чыгуыннан туктап тора 1924 елда, аның дәвамы буларак, шул ук «Ерак Шәрык» исеме белән газет дөньяга килә һәм 10 (50) санына кадәр чыга. 1925 елда, 51-57 саннары пәйда булгач, әлеге газет яшәвен тәмамлый. 1923—1924 елларда татар яшьләре өчен «Ялкын» журналы нәшер ителә. Хөсәен Үтәш «Пилмән» дигән сатирик басма чыгарып килә. Харбинда бер көнлек газетлар чыгару да оештырыла Мәсәлән, 1922 елнын 28 маенда, Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итүенә мең ел тулу уңае белән, «Мен ел» исемле зур күләмле, дүрт сәхифәле бер көнлек газет чыгарыла. Матур каллиграфик кулъязма белән башкарылган бу газет яхшы сыйфатлы кәгазьдә, яшел буяу белән, таш басмаханәдә күбәйтелеп бастырыла. Анда Гиниятулла Әхмәди, Газиз Сакмари, Хөсәен Габдуш, мәкаләләре урнаштырыла. 1927 елда Төркия латин әлифбасына күчә. Шунлыктан анда гарәп хәрефләренә ихтыяҗ калмый һәм аларның бәясе күпкә арзаная. Мөһаҗирләр арасында иганә җыю оештырыла һәм Төркиядән гарәп шрифтлары Кытайга һәм Япониягә кайтарыла Татар телендәге барлык газет-журналлар типографик ысулда чыгарыла башлый. 1932 елда Харбин шәһәрендә Хөсәен Габдуш «Чаткы» газетын чыгаруны җайга куйган. Аның соңгы саны 1933 елнын 15 апрелендә дөнья күрә. 1934 елда «Тәммүз» (Июль) исемле газет пәйда була. 1933 елнын 13 апрелендә, Габдулла Тукайның үлүенә егерме ел тулу мөнәсәбәте белән, «Шагыйрь» дигән беркөнлек газет чыга. 1934 елнын 23 июнендә Харбинда нәшер ителгән беркөнлек газет «Бәйрәм нуры» дип аталган. Кытай шәһәре Тяньнзиндә 1928 елда «Йолдыз» газеты, ә 1939—1940 елларда «Шәрык авазы» журналы чыгып килә. Татар телендә берничә көндәлек матбугат басмасы Кытайнын Мукден каласында нәшер ителә 1923 елда биредә «Азат Шәрык» журналы пәйда була. 1934—1935 һәм 1939—1940 елларда «Төрек-татар шәкердләренә ана телен онытдырмау һәм аны тәрәкъкый иңдерүче айлык мәҗмуга—«Шәкердләр таңы» журналы чыгарыла. Ул «Ерак Шәректагы Идел-Урал төректатар мөселманнарының милли-дини комитеты» басмасы була. Алмания башкаласы Берлинда Гаяз Исхакый чыгарып килгән мәшһүр «Яна милли юл» журналы, әлеге яшьләр басмасының ике еллык юбилее унае белән, аны шәкертләрне һәм балаларны милли рухта тәрбияләүгә өлеш кертүче дип билгеләп уза. Мәхмүт Таһирның шәхси архивында «Шәкердләр таны» журналының 1935 елда чыккан 10-11 саннары сакланганы мәгълүм. 1935 елда шушы ук шәһәрдә «Ерак Шәрык төрек-татар мөселманнарының корылтае» дигән баш астында биш саннан торган көндәлек матбугат басмасыЯрулла Вәли, Мөхәммәтсалих Хәбиров кебек күренекле татар эшлеклеләренең •Ерак Шәрык* журналының тышлыгы бюллетень нәшер ителә. Анда 1935 елнын февралендә Мукдендә узган әлеге форумның материаллары яктыртыла Милли азатлык өчен көрәш тарихында билгеле бер урын алган бу корылтайны оештыруда һәм үткәрүдә Гаяз Исхакый хәлиткеч роль уйный. Анын тәкъдиме буенча делегатлар сайлана, ул корылтайны кереш сүз белән ача һәм анын барышында рәислек итә. Корылтайда, милли көчләрне берләштерү максаты белән, махсус үзәк газет чыгару турында карар кабул ителә һәм аны оештыру Г Исхакыйга йөкләнә. һәм чыннан да, 1935 елнын 1 ноябрендә Мукден шәһәреңдә «Милли байрак» исемле зур форматлы атналык газет дөнья күрә һәм 1945 елнын җәенә кадәр яшәп килә. Бу басма үзенең озак вакыт һәм күп санда чыгуы, укучыларга җиткергән мәгълүматларының байлыгы һәм татарлар яшәгән чит илләрдә киң таралуы белән аерылып тора. «Милли байрак» газетын нигезләүче, анын рухи җитәкчесе һәм ин актив, төп авторларының берсе Гаяз Исхакый була. Газетный исеме дә ул 1928 елда нигезләгән «Милли юл» журналына аһәңдәш һәм охшаш. Аны Г Исхакый биргәнлеге бик ачык күренеп тора. Газетта Гаяз Исхакыйнын дистәләрчә мәкаләләре басылып чыккан Алар милләтне һәм мәдәниятне саклау, татар халкының яшәеше, киләчәге, бәйсезлеге өчен көрәш рухы белән сугарылган Бу турыда анын «Милли байрак»ның беренче санында дөнья күргән «Максадымыз» исемле баш мәкаләсе һәм газетный алдагы саннарында басылган зур күләмле «Ерак Шәрыктагыча милли агымнын төп максаты вә анын юллары», «Ерак Шәрыкта милли матбугат», «Милли-мәдәни мохтәриятнен мәгънәсе нәрсә9», «Милли мәжлес»нең 20 еллыгы», «Финляндия татарлары», «Советларның урыслаштыру сәясәте», «Большевикларның динемезгө каршы золымнары». «Киләчәгебезнең нигезе» дигән һәм башка күпсанлы язмалары бик ачык сөйли «Милли байрак»нын нашире С. Аити. мөхәррирләре Ибраһим Дәүләт- Килди һәм анын тормыш иптәше Рокыя Мөхәммәдиш булган Газета редакциясендә даими рәвештә Әхмәтша Гыйззетулла, Мансур Арслан, бераз вакыт шагыйрь Шаһвәли Илдар эшли Актив язышучыларыннан Хөсәен Габдуш, Хәбибрахман Болгари, Фәхретдин Гыйльман, Хәбибулла Сулаев, Кәшшаф Сөлиәхмәт, Әмирулла Агыйны һәм башкаларны күрсәтергә була. Тарихта якты истәлек калдырган күренекле татар эшмәкәре Әхмәт Вәли Мәнгәр газетны чыгаруга зур матди ярдәм иткән «Милли байрак»нын гомум юнәлеше һәм эчтәлеген кыскача тасвирлау өчен 1936 елнын 15 гыйнварында чыккан унберенче санына күз салыйк. Анын беренче битендә «Ерак Көнчыгыштагы Идел-Урал төректатарларынын атналык газетасы вә беренче Корылтайнын тәржемәи әфкаре» диелгән Бу санда Разыя Дәүләткилдинең «Шиһап хәзрәтнең тәржемәи хәле», Рокыя Мөхәммәтдишнен «Милли матбугат», «Хәсән Агинен «Хайлар (шәһәрендәге Рамазан бәйрәме», Г. Тукайнын «Шиһап хәзрәт» исемле шигыре, татар халкы тарихы сериясеннән «Без кем9» исемле тарихи очерк (авторы күрсәтелмәгән), Г. Ильясинын «Шанхайда (татар) балалар кичәсе» дигән һәм башка мәкалатәр бар Шушы ук санда Гаяз Исхакыйнын исеме күрсәтелгән ике мәкаләсе бар Берсе «Урынсыз таләп» исемле. Маньчжурия татарлары тормышыннан, ә »Мими байрак» газеты икенчесе Шиһап Мәрҗанинен тууына 120 ел тулу уңае белән язылган күләмле мәкаләсе, үэенен әйтүе буенча, Шиһап хәзрәттән ишетеп белгәннәре турында истелек сымак язылган «Милли байрак» газетасын чит илләрдәге татарларнын язмышы, аларнын тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, икътисади хәле, милли рухы турындагы энциклопедия дияргә була. Бөтендөнья татар Лигасы президенты, милли хәрәкәтнең күренекле эшлеклесе Гали Акыш (Г. Исхакый аны үзенең «ин ышанычлы ярдәмчесе» дип атаган) бәяләвенчә: «Милли байрак» газетасының чит иләрдә яшәгән төрек-татарларны. аеруча яшьләрне, милли рухта тәрбия итү эшендә роле гаять зур булды». Газетный барлыгы 440 саны дөнья күрә. 1945 елның август аенда «Милли байрак» редакциясе хезмәткәрләре Маньчжурия чикләренә кергән совет армиясенең тикшерү органнары тарафыннан кулга алына һәм озак вакытка төрмәгә ябыла. Кайбер мәгълүматлар буенча, 1920—1940 елларда татарча газетлар Кытайның хәзерге Синьцзян уйгур автоном районындагы Урумчи. Голжа һәм Тарбагатай шәһәрләрендә дә чыгып килгән («Безнең ватан». «Аксу». «Хинган гәзите») 1931 елда Токиода «Япон мөхбире» исемле журнал дөнья күрә. Ул моннан дүрт ел элек әлеге шәһәрнең имамы Мөхәммәт Габдулла Корбангали (1892—1972) тырышлыгы белән оештырылган «Матбагаи исламия» дигән татар басмаханәсендә нәшер ителә. Бер елдан соң журнал «Яңа Япон мөхбире» дип атала башлый һәм 1945 елга кадәр чыгуын дәвам итә. Чит илләрдә дөнья күргән барлык татарча газет-журналлар арасында бу басма иң озак чыкканы була, ул ундүрт ел буе яшәп килә Журналның 50 дән артыграк саны бастырылганлыгы билгеле. 1934 елда Кобе шәһәрендә «Япон императорлыгында яшәүче төрек- татар мөселманнарының 1934 ел 9 майда булачак корылтаена хәзерләнү хакында» дип исемләнгән махсус бюллетеньнең 5 саны чыгарыла 1937 елда Токиодагы исламия мәктәбенең ун еллык хатирәсе буларак • Рәсемнәр мәжмугасы» исемле. 28 битлек әдәби басма-альбом нәшер ителә. Шул ук Япония башкаласында 1936 елда, барлыгы биш санда. «Игьлани хакыйкать» газеты, ә 1940 елда «Берлек мәжмугасы» дип аталган басма чыгарыла. Соңгысының нашире Камал Йосыф була. Токиода татарча календарьлар да бастырыла. 1920—1940 елларда Ерак Көнчыгышта, аеруча Япониядә, татар телендә газетжурналлар. китаплар һәм башка басма әйберләрне чыгаруга Гыйниятулла Сәлиәхмәд. Мөхәммәд Алтынбай. Хөсәен Габдуш (1901 — 1944). Шаһвәли Илдар (1900—1970), Рабига Әгерже (1904—1973). Ибраһим Бадай (1907—1976) һәм башка кайбер милләтпәрвәрләр зур көч куйганнар. XIX гасыр башында Финляндия Швеция составыннан Русиягә тапшырылганнан сон, бирегә беренче татар мөһажирләре күчеп урнаша башлый. Алар арасында урыс армиясе гарнизоннарында хезмәт итеп ялга чыккан татар гаскәриләре һәм Петербург. Мәскәүдә вак сәүдә итүчеләр булган. Тора-бара мөһажирләр саны шактый үскән. XX гасырның 20 елларында Финляндия татарларының ана телендә вакытлы матбугат басмалары барлыкка килә. 1925 елның 16 гыйнварында Кеми дигән фин шәһәрендә, ул ил татарлары арасында кин танылган язучы, егерме тугыз әдәби, тарихи китаплар һәм алты томлы әсәрләр җыентыгы авторы, китап бастыручы, мөхәррир һәм журналист Хәсән Хәмидулла (1895—1988) «Мәгърифәт» исемле газет чыгаруга керешә. Аңа «фәкать җомга көннәрендә чыга торган сәяси, милли вә әдәби гәзитәдер» дигән искәрмә бирә. Әлеге газетны ул үзе өендәге басмаханәдә күбәйтеп. Финляндиядәге татарлар арасында гына таратып калмый. Төркиягә. Кырымга һәм Ленинградка җибәреп тора. 1943—1977 елларда бу газетный дәвамы рәвешендә, X. Хәмидулла «Шимал очкыннары» исемле журнал нәшер итә Журнал башта ике ел Кеми. ә аннары Хельсинки шәһәрендә бастырыла. Анда төп урынны, наширнең үзе тарафыннан язылган әдәби әсәрләреннән һәм публицистикасыннан тыш. дини сабаклар, сүрәләр һәм догалар алып тора Хельсинки университеты профессоры Гомәр Таһир Казан галиме Илбарис Надировка язган хатында «Шимал очкыннары» безнен мондагы халык өчен мәгърифәт таратучы бердәнбер популяр журнал булды. Аны карты да. яше дә яратып укый иде»,—диелгән. 1936 елда Тампере шәһәрендә фин татарларының «Туран» дип исемләнгән газеты нигезләнә 1948 елда финнәр башкаласында Гобәйдулла Мортазин, Зиннәт Аш кар һәм Госман Али мөхәррирлегендә «Белдереш» журналы дөньяга килә. 1949—1963 елларда башта Тампере, ә аннары Хельсинки шәһәрләрендә. Финляндия исламия җәмгыятенең рәсми басмасы буларак. «Мәхәллә хәбәрләре» дип аталган вакытлы матбугат чыгып килә. Анын барлыгы 60 саны дөнья күрә Анын төп максаты: «Җәмгыятьнең эшләрен һәм фикерләрен белдерү»дән гыйбарәт була Татар телендә нәшер ителгән әлеге басманың баштагы саннары гарәп хәрефләре, аннары—гарәп һәм латин хәрефләре белән аралаш басылган Ахыргы берничә саны исә тулысынча латин хәрефләреннән тора •Мәхәллә хәбәрләре»ндә Финляндия татарларының дини, иҗтимагый, мәдәни тормышларына багышлы әһәмиятле мәгълүматлар урын тапкан. Мәҗмуга сәхифәләрендә Исламия җәмгыятьнең төрле яклы эшчәнлеге. матди-финанс хәле, уку-укыту мәсьәләләре, күренекле шәхесләрнең юбилейлары турындагы мәкаләләр һәм башка демографик белешмәләр бирелеп килгән Анда шулай ук халыкара хәл хакындагы хәбәрләр дә даими басылып торган Мәҗмуганы Хәбибрахман Шакир һәм Фатыйх Арат чыгарганнар. Эшчән китап бастыручы Садри Хәмит 1967 елда Оулу шәһәрендә «Тавыш» исемле газетный 6 санын нәшер итә. 1967—1974 елларда ул башта Оулу, аннары Хельсинки калаларында «Ак юл» дигән мәҗмуга чыгара. Басманың барлыгы 64 саны дөнья күрә 1967 елда Стокгольм шәһәрендә Швециянең мөселман җәмгыяте үзенен «Безнең фикер»исемле 26 битле басмасын булдыра. 1973 ел башында Рожар Гали Сан-Франциско шәһәрендә Америка төрки-татар бүлегенең «Хәбәрләр мәктүбе» дип аталган бюллетенен чыгара башлый Хәзерге вакытта ул «Яңалыклар» исемендә басылып килә. Бүгенге көннәрдә Румыниядә 70 меңгә якын төрек-татарлар яши. 1990 елның апреленнән башлап, алар өчен айлык «Кара диңгез» газеты һәм еллык •Рәнәкләр» («Төсләр») альманахы чыгып килә. Бер гасырга якын вакыт эчендә чит илләрдә мөһаҗирчел милләттәшләребез чыгарган дистәләрчә газет-журнал сәхифәләрендә татар халкы тарихын, мәдәниятен һәм иҗтимагыйсәяси фикерен тирәнтен, риясыз өйрәнү өчен кирәкле кыйммәтле мәгълүматлар тупланган. Шуңа күрә Русиядәге һәм башка мәмләкәтләрдәге төрле китапханәләрдә, архивларда һәм фәнни учреждениеләрдә, аерым кешеләрдә хәзергәчә сакланган татар телендәге газетжурналлар, китаплар һәм башка әдәби мирас чыганакларын эзләп табу, аларнын фото күчермәләрен Казанга алып кайтып туплау буенча күп көч һәм тырышлык таләп итә торган эшне тагын да җанландыру бурычы тора. Шулай ук матбугат басмаларын чыгару белән шөгыльләнгән наширләр, мөхәррирләр һәм журналистларның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән бәйле материалларны эзләп табу һәм жыйнаү да—зарур эш