ШИГЪРИЯТ
Мөхәммәт Мирза
ӘТКӘҢӘНКӘҢ ФАТИХАСЫ
Күңелемнең шик-тапларын кырып аласым килә. Биләүдәге нарасыйдай саф-пакь каласым килә. Й Көтмәгәндә күкләр күкри, Көтмәгәндә җир тетри. Көтеп-көтеп син килмәсәң... Җаным тетри һәм күкри! Й Заман җилләре исә лә, маңгайны эзләр кисә... Җанкаеңны кем җылытыр челләдә кырау тисә?.. й Мөнбәрдә исәп-хисапчы: Без әйбәт,—ди,—гел алда! Мөхәммәт МИРЗА (1953)—шагыйрь. • Турайгыр* китап авторы Актанышта яши 5* Шулай күренәсең килсә, Күз дә йомма, гел алда!.. й Кояшта да таплар бар,—диләр, бәндә ничек булсын тамгасыз? Уң битемдә нокта-миң—бәлки, күңелем күзенең бер алмасы? Мин ярлардан, ахры, ерагаям Җилкәнемне җилләр куа кая?.. Җир читенә җиткән җете комач Сүнеп, бетеп бара—байый торгач... й Йөксез поезд кебек шакылдап тик, үтеп китеп барды шигырьсез көн. Кызарып каралды офык чите, әллә болыт купты, әллә төтен?.. % Йөрәгемә дәштем:—Түз! дидем, газапларың бер көн чигенер. Ак сөлгедәй ап-ак көн килер: илһам нуры белән чигелер. % Еракларга китеп кара, диләр. Үз хәлеңне анык белергә. Китмичә дә беләм, хәйран калам: — Ничек мөмкин шулай бөлергә?! й Атылды йолдыз янды кем җаны? Сөреме каплый ярты дөньяны... й Тарих тамырыннан төртеп чыкты курпы: куркып калды дөнья: —Тартар, татар, ургы... 8 «Бнсмиллаһиррахман иррахим»— фатихасын сорау Ходаның. Оныттырыр өчен шул җөмләне Иблис һәрчак уяу торадыр... 0 Талгын җил йөземә ягылды, пышылдап: « — Боекмачы, диде. Җил түгел, син икән, син икән юатмакчы буласың мине... S Дусларың шәпләрме? дисең, дуслар шундый төстәрәк: Берсе суга тез астына, берсе үрелә өскәрәк... й Тышта кырлач бүрәнәләр шартлап ярыла... Уйда Сабантуйлар... Җәйне күңел сагына... Сорыйм шигем калмасынга: Кайсы ялганың, чының? Утырдың кем арбасына. Җырлыйсың кемнең җырын?.. & Шүрәле бармагы сыман кысылды кон Күк белән Җир арасына: Җирдә мәңге чарасызлык Адәм-Хава баласына. Фани дөнья сынар өчен дан. мал бирер. Әмма чиксез бары вакыт үзе генә. Югалту һәм табу чиратлашып килер: Рәхәтенә, хәсрәтенә син түз генә. ...Аллана, баллана алма тик көз генә. й Ялкыныңа ураласым килде. Ташкынында килде агасым. Уралыплар актым—бәхетемне таптым Инде Күзалмаңда килә каласым!.. й* Шөгыльсез үтмәде көнем— сугардым гөлләремне. Шигырьсез үтмәде төнем — Җаныма елышып, гөлләр күкләргә үрләде гел... Й! Кем чигеп үргән читән бу. Кем йөреп салган сукмак? Яр ярылып аерылган Ишелми калган туктап: Өзелмәгән бер тамырдан Тал үсеп килә, сутлап... % Үргә аккан чшпмә-суны Күреп хәйран калганым бар. Үргә аккан ннешсуга Карап күзем талганы бар... ...Табигатьнең без белмәгән Илаһи бер ялганы бар... % Нидер язмак булып утырам да... Исемеңне язып куямын... Ак бит тула синең исем белән, Бүлмәм тула синең исең белән, Үзеңне дә янда тоямын... Син бер үзең—шигъри дөньямы? 88 Сынды җәй— Сарылды Сарылык... Сулды гөл: Сабырлык, Сабырлык... Шифаханәдә Палата—буш; Таракан мыж; Күршеләр— «чуж»; Барсы да—гыж: Урамда—кыш:... Бүлмәдә—тыш... Бу, әйт. кай теш?.. & Гөл-чәчәкләр арасыннан Эзлим сиңа охшаганын... - Охшаган, дип ышанамын... ... Мин бар кыйммәтләрне Шигырь бизмәненә Салып үлчим хәзер... ...Иртәсе, иртәсе! Энҗегә торелгән Җир күкләр иркәсе!.. Ычкынды гомер йомгагым, белмим кая тәгәрәсен: Бармы юрар мәгънәсе?!. 5® Әткәң-әнкәң фатихасы Имин итәр ил-көнеңне. Рухлары нурга коенсын!.. Үткелләрне үткәндә дә. Зилзиләләр искәндә дә Куллары җылысын тоерсың... Эткәң-әнкәң фатихасы һәрчак шуңар!а сыен Син!.. Ак болыт кичте Иделне Табанын да чылатмый. Йомшак җил үтте йөгереп, бер дулкын да чыгартмый. Торналар очып үттеләр, аккошлар, кыр казлары: хәтеренә чорный Идел төсләрен, авазларын... Рифә Рахман ЮРЫЙМ ЯХШЫГА Ж Керфекләрне ябыштыра уйлар, Кашларымны җыя бер турга. Нәрсә көтә бездән килер заман? Ул заманны юрыйм яхшыга. Хәрабәләр калмасын ла, димен, Безнең сугыш уйнап йөргәннән. Киләчәкнең уенчыгы нинди? Уйнармы ул, атлар йөгәнләп? Уйнармы ул? Тугай-болыннарда Ясармы ул әйлән-бәйләнле төн? Сөйгәннәрнең күзләрендә генә Серле нурлар сирпеп сүнәрме көн? Агармы төн көймә өсләрендә, Җырлар җырлап, таң атканга кадәр? Әй Киләчәк! Син ишетсәң мине, Төбәп карап торам, бир, хәбәр! Нәрсә көтә мине офыгымда? Куллар болгыймы ул, тизләтеп? Син, Киләчәк, абынганны безнең Торасыңмы, тыныч күзәтеп? Керфекләрне әнә шундый уйлар Җыеп куя минем бер турга. Безне ничек бәяләрләр, димен... Ул заманны юрап яхшыга. Рифә РАХМАН—шагыйрә. «Шук алма, моңсу алма» , «Күзләрең төймәләнсә». «Төнге кояш» һ.б. китаплар авторы. Казанда яши. Сихерләнгән ай Әле таң да уянмаган. Әле көн дә—йокыда. Су буенда чегән кызы Чәчен тарап утыра. Иткән көзге зәңгәр күлне. Төн җилен иткән тарак. Ай селкенми— сихерләнгән. Чегән кызына карап. һич аннан күзен алалмый. Кымшатмый иреннәрен Шаккаткан, суга керде, дип. Салмыйча киемнәрен. Юеш тәненә тараткан Толымнары чем-кара! Ай йолдызларны оныткан. Чегән кызына карап. Әле таң да уянмаган. Әле көн дә—йокыда. Чегән кызы ай нурыннан Чигү чигеп утыра. Ай селкенми, сихерләнгән. Чегән кызына карап. Башыннан алып кадар күк Чәченә алтын тарак! Хәерлегә булсын! Хәерлегә булсын бу көтүем. Хәерлегә булсын өметләр. Кемлегеңне ничек аңларга соң? Кемлегеңне әйтми болытлар. Безнең яктан син бик еракта шул Ак болытлар агып барырлар. Йә кайтырлар, миңа сәлам алып. Йә яныңда синең калырлар. Авырайса, алар шунда калыр. Минем барлыгымны онытып. Хәерлегә булсын, болытларны Озатканда калдым ут йотып. м Яшел җәйгә, артык эссе җәйгә. Кит, днп әйтү авыр тиктомал. Ул бит, китмәс өчен, бакчабызның Коймасына килеп тотынган! Бәпкә-чебн үсеп беткән юкса. Бозау-бәрән кергән абзарга. Яшел җәйнең нигъмәтләрен күрсәң. Ис-акылың китә базарда. Кайдадыр коз ул киткәнне котә. Эшләр көтә безне, сагынып. Алай икән, нигә әле төндә Елыйм, ял иткәнне сагынып? Ирнем белән яфрак өзгән булам. Агач асларында утырган... Яфракларда җәй тәмнәре тора! Ул агачка килеп тотынган! Син шаярып кына әйткәнсеңдер. Ә мнн менә никтер алдым чынга: Сары яфрак куып йөргән җилнең, Аяк чалдым, чыгып каршысына. Ул өзмәсә, төшми торыр яфрак. Агачлар да куркып саргаймаслар. Яфрак куган җилгә охшаш бит син. Сөям!—диеп, миңа хат язмаслар! Шаярып та миңа хат язмаслар. Яфрак өзеп аткан кебек кенә. Соям, дигән сүзең тамыр җәйде. Йөрәгемнән атчы өзеп кенә. Син өзмәсәң, һаман ныгый барыр. Аннан шытар, яшел яфрак ярыр... Булмый сиңа, булмый, аяк чалып... Җил күк юкса яфрак куган чагың ХЫЯЛ ОЧЫ Мин ярата алмам инде Сезне. Яратмагыз, дип тә үтенмәм. Сезнең хыял чиген белмим шул мин. Үземнеке инде сүтелгән. Очын тарткан аның бәгырьсезләр. Йөрәккә юл шуннан үткәнгә. Мнн оялып кечерәеп киттем. Сез шуның җеп очын үпкәндә. Кыенсынам, хыял буйлап түгел. Үтсәгез дә минем җиң аша Сезнең теләк чиген белмим шул мин. Үземнеке җанга тоташа Ярата да алам, яратмый да... Яшәсәм дә ничек, үкенмәм. Сыпыла җан. Сез кагылган саен... Ә хыялым тәмам сүтелгән... Ж Кешеләр бу җиргә берәмләп күмелгән. Гомерләр кайвакыт тау булып өелгән. Күзәтә фәләкләр, күкләрдән текәлеп, Күзендә—атылган йолдызлар меңләгән! Күзендә кабыныр, яначак йолдыз да Аз түгел, ә бит ул барыбер сүнәчәк... Сүнгәч тә, кемгәдер пар булып, бар булып, Көн саен төшенә җемелдәп керәчәк. Кешеләр бу җирдә тау булып өелгән, һични юк кадерсез кешедән, гомердән! Хыялый күңелләр, куркусыз йөрәкләр Сөңгеләр очында күкләргә чөелгән. Фәләкләр күзендә йолдызлар меңләгән, - Булмаска!—хыяллар сибелгән, вакланып! Йөрәген кулына ут итеп тотканнар Яшәми язмышның утыннан сакланып...