Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОКЕАННЫҢ АРЪЯГЫНДА...

Ирекле Америка •Лиш ил' Азат илге кумер кирек. Тимер кирәк, иген кирек' Лзат ил!-’ БЕЗ ШУЛАЙ дип җырлый торган идек бала чакта—мәктәптә Ул «азатлык, бәйсезлек, ирек- дигән төшенчәләр, чәйнәлә торгач, чүбеккә әйләнеп бетеп, бер тиенсезгө калган иде Аларның «китап сүзе» генә икәнлеген һәркем белгәнгә күрә, адәмчә сөйләшкәндә, телгә дә алып тормый идек. Шул мәктәптәге җыр-шигырьлөрдө, трибуналарда яки мәзәкләрдә генә искә төшерелә торган сүзләр Акыллы, җип-җитди кешеләрнең әңгәмәдә чып-чынлап: «Бу—ирекле ил!—дип әйтеп куюларына һаман өйрәнеп җитә алмыйм әле мин «бу ирекле ил»дө Кызыл сүз түгел ул биредә, пафосыфөлөне дә юк. Мәгънәсе бар—ягъни нәрсәдер аңлату, ачыклау өчен кулланыла Чын күңелдән ышанып әйтелә ул -Американнарның патриот икәнен синнән башка да беләбез!—дияргә торучыларга да җавап бар беренчедән, һич тә патриотик хисләр белдерер өчен әйтелми бу гыйбарә, икенчедән, американнарның патриотлык дәрәҗәсе башкаларныкыннан бер дә артык түгел. Бу урында тик бер генә нәрсәне искәртеп куясы килә дөнья халкының бик күп миллионнары Америкада яшәргә атлыгып торгач, американнарга үз илләре турында «һич югы башкалардан яхшырак» дип уйларга кала. Алар бик азга да шөкер итә белә торган, һәр казаның бер файдалы ягын табарга Нурия ИЗМАЙЛОВА шагыйре, ’Яратам* (1981). ’Язылган хатлар» (2001) һ.б. китаплар авторы ■Америкада яши «ОКЕАННЫҢ АРЪЯГЫНДА...» тырыша торган халык. Хуҗа Насретдин турында бер мәзәк бар бит әле туны суга батамы, утка янамы шунда, ул: «Бердәнбер киемемнән дә мәхрүм калдым!»—дип яшь түгәсе урында «Ярый әле. тун эчендә үзем юк чакта туры килде!»—дип шатлана. Менә американнар да шулайрак. -Әт лист» («һич югы. аз дигәндә») гыйбарәсен еш кулланалар. Бер кулын югалткан кешеләргә ике кулсызларга карап юанырга киңәш бирәләр... Сиздегезме-юкмы, ирекле илчә фикер йөртергә өйрәнмәгәнмен әле. ирекле илдә бер үк нәрсә турында һәркем төрлечә уйларга мөмкин һәм барысы да хаклы булыр. Әле менә күптән түгел бер бәлагә тарыдым. Мәскәүгө кечкенә генә бандероль салып җибәргән идем. 75 доллар түләттеләр, шаккаттым. «Ярар, инде беренчесесоңгысы шул булсын . башка әйбер-фәлән җибәрдем юк»,—дип. уйладым да түләдем теге акчаны -Һич югы сабак алдым»,—дип. үземне американнарча юатып та куйдым. Бә-әй. ничәдер атна үткән иде. Мәскөүдән сеңлем шылтырата: бирмиләр, ди. бандерольне, тагын 45 доллар сорыйлар, ди Бу юлы безнекеләр сорый икән инде. Кыр талашыр өчен генә Мәскәүгә чыгып чабып булмый Атлантик океан аша чатыр-чотыр, нишлим, киттем теге бандерольне җибәргән -Мәел бокс» дип аталган почта шикелле урынга. Миннән 75 доллар түләткән кыз анда эшләми икән хәзер, эшләсә дә. «Сорри»дан башка ни дисен ул? -Без Россия өчен җавап бирмибез»,—дип торалар эшләүче кызлар Хуҗаларын чакырткан булдым. Шулай да шулай, имеш, менә бу адресны күрәсезме—мин сезгә түләгән акча шушы адреска илтеп тапшыру өчен иде. дим. Ә ул әйтә, шулай да шулай, без чит илгә әйбер җибәргәндә, шул илгә илтеп җиткерү өчен генә җаваплы. Ә мин әйтәм. шулай да шулай, нишләп сез аны миңа башта ук әйтмәдегез?! -Сорри, без сезнең белмәгәнегезне каян белик»,—ди хуҗа. Ачуыңнан үләрсең! Әле файдалы киңәш тә бирә «Бәлки, сез Россия хөкүмәте вәкилләре белән бәйләнешкә керергә тиештер». Бездә булса, ичмаса рәхәтләнеп талашыр идең, болар талашып көч чыгара торган адәммени! Аңлатты, гафу үтенде, киңәш бирде—тагын ни кирәк? Бер абзый безне тыңлап торган икән. Урамда артымнан килде дә -Сорри,—ди. Син. әлбәттә хаклы,— ди.—Ләкин ул да хаклы—алар Россия законнарын белмиләр бит. Бәлки, башта син Нью-Йорктагы Россия консуллыгына шылтыратып белешергә тиеш булгансыңдыр». Күңел ярсыган чакта йомшак тавыш та ярдәмгә тиң. чын күңелдән рәхмәт әйттем. Үзенең мәрхәмәт кылганына куанып елмайды да тагын бер киңәш бирде абзый: -Икенче тапкыр бу -Мәел бокс»ка килмә син. Башкасына бар. Бу—ирекле ил. синең сайларга хакың бар». Менә бу булды ирекле илдә яшәүнең бер мисалы. Андый мисалларны күп китерергә мөмкин, кая гына барсаң да. ата улны, ана кызны белми, дигәндәй, бер нәрсәнең төбенә төшә алмыйсың, бигрәк тә телефон аша—ә күп нәрсәләрне телефоннан хәл итәргә туры килә Бәреләсең, сугыласың да: -Башка болар белән бәйләнмим, икенчесенә күчәм!—,дип ант итәсең: башка банкка, башка страховкага, башка табибка. Бөтен кеше шулай күчеп тик йөри' Аннан судлашырга тотыналар, рәт чыкмаса, адвокат алыштырырга тотыналар Ирекле ил! Шунысы кызык, мондый хәлләрне чынлап та -ирекле» булу дип аңлый алар' Безнең кебек юньләп сөйләшә белмәгән, ирексез илдән килгәне күренеп торган кешегә үзләренең бу «казанышларын- искәртеп куюны бик тә кирәк саныйлар: мактанып яки патриот булып түгел, мәгълүмат өчен генә—төрмәдәй илдән генә килгән мескен бит бу, каян белсен ирекнең ни икәнен, янәсе. Шулай бер кибеттә, юри генә киеп карыйм дип. иң кыска шортыны сайлап алдым. Озын киемгә күчкәнемә ун елдан артыктыр инде, ә монда бик эссе дә, бөтен кеше кыска кигәндә озын киеп йөрү аякларың кешенекеннән ямьсезрәк дигән кебек тә Туктале. мин әйтәм, кайсыларының ике аягы минем бер аягыма тормый, нигә мин шулардан да ямьсез булып, бөтен җиремне каплап йөрергә тиеш?! Бот төбеннән генә шортыны киеп алдым да—көзгегә карасам, ару гына. Күрше чаршау артындагы хатынга күрсәтөм: "Ничек, мин өйтәм. артык кыскамы минем яшьтәге кешегә?» Әй, мактап алып китте теге хатын -Әмәйзиң!— ди «Искиткеч» дигән сүзе инде,—Син илле яшьлекме? Булса ни! Син теләсә кайсы яшьтә теләсә нинди кием кия аласың—бу ирекле ил!» «А-аһ!—дидем эчемнән генә.—Бу мине теләсә нинди кием киеп булмый торган илдән килгән дип уйлады бит». Хәер Нишләп соң әле бу илдә генә шушындый ыштан киеп көзге алдында басып торам, моңарчы нишләп йөргәнмен? Алдым мин бу нәрсәне Киям. Беләсезме, нәрсәсе кызык? Үземне ирекле итеп сизөм! Һәм ирекле илдә итеп Тансыга да бардым әле шуны киеп Үземне-үзем җиңеп Шундый вак-төякләрне тирә-ягыңда күрә-күрө, үзеңдә сынап карый-карый, күңелдә ниндидер яңару туа: үзүзеңә ышану, үзеңне дә. башкаларны да юк-бар өчен гаепләү урынына хуплау теләге, сөбөпсезгө көенгәнче сөбәпсезгө сөенергә омтылу Һәм—ирек тойгысы! «Ирекле ил» төшенчәсе алай ук көлке һәм алай ук гади түгелдер Күңелендә ирек тойгысы булган кешеләр иле дигән сүздер ул, бәлки Ә ирек үзе, ниндидер гамәл булудан да бигрәк,—иреклелек тойгысыдыр Ул тойгыны булдыру һәм югалтмау өчен кыска ыштан киеп биеп йөрү генә җитми инде, шул тойгы белән тумасаң да, шуның белән үсәргә кирәктер Мин үзем өлегө аның ни икәнен дә бик аңлап бетермим Һәрхәлдә элек мин уйлаган нәрсә түгел ул, мин уйлаганнан азрак ул һөм күбрәк тә балачакта җилгә каршы йөгергәндәге рәхәтлек хисе Әнә Нью-һоптагы бер кибеттә сатып алучылар өчен «Рәхим итегез!» дигән язу урынына «Мин сезне күрелмим!» дип языл куйганнар Американнарның гадөти җүлөр сатуы Нигә кирәк икән9 Белмим, тик гаөп итәргә дә ашыкмыйм Гаепләргә өлгерербез, башта карап карыйк әле Әнә бер кыз китеп бара, кофтасының аркасына -Лив анд лөрн!» дип язылган—«Яшә һөм өйрән!» Җил-җил атлап китеп бара Бәй, кыз дигәнем 60 яшьләрдәге хатын булып чыкты Әллә минем гаҗәпләнгән карашыма җавап итөп, әллә үз күңелен күреп, елмаеп, кул изөде Мин дә елмайдым. Һич югында елмаерга өйрәндем бит әле! Өйрәнәсең ул. Чирканчык та алдырып тормый, тирән суга ыргытсалар, йөзеп китми хәлең юк—батасың да калкасың... Шулайрак «йөзе» алсаң, бик шөкер дип санала бу илдә «Ап әнд дәуын» диләр алар адәм баласының яшәү рәвеше турында: «Өскә һәм аска». Тормышка фәлсәфи караш бу—алай да була, болай да була, һәм тормышны үзгәртергә дә була. Хәтта дин шикелле катгый нәрсә дә, шул ук тормышның бер ягы буларак, күп вакыт шулай фәлсәфи кабул ителә. Мин үзем динилекне иң җитди нәрсә дип аңыма сеңдергәнмен Дини булгач, ул диннең һәр канунын бөртекләп үтәргә, аңа тулысы белән инанырга һәм һәр кушканын, сыңар сорау да бирмичә, эшләп барырга кирәк бит. Бер кеше белән сөйләшергә туры килде. Дини түгел, дини булырга теләге бар икән. Эшне кайсы динне сайлаудан башларга уйлый, американча: башта барлык диннәрне дә өйрәнеп, үзенә кулаен кабул итмөкче. Мин, «Дини булу бик зур җаваплылык, кайсы гына диннең дә кагыйдәләрен фанатикларча үтәсәң генә, чынлап та дини була аласың, ә бу бик җиңел түгел»,—дибрәк үз калыбымны алга этәрә башлаган идем, ул, американча, «юкны сөйлисең» дип бетереп ташламаса да. үз фикерен бик әйбәтләп аңлатып бирде: «Ә нигә фанатик булырга? Син ирекле булырга тиеш—бу ирекле ил!» Бу «өйрәнү»—җил кайсы якка иссә, шул якка юнәлеш алу кебегрөк тә килеп чыга бугай. Аумакайлык дигән ямьсез нәрсәгә гомер буе җирәнеп карыйм, югыйсә, һәм үземдә андый сыйфатның тумыштан ук булмавына иманым камил. Ә менә монда ни күрсәм дә. җенем кузгалмый: чит ил булгангадыр -Минем илем түгел әле, нигә мин кайнап түгелергә тиеш аның өчен?»—дип, түшәмгә төкереп тик ята җенем! Кайчакларда гаҗәпләнеп кенә куясың да фәлсәфи җавап бирәсең: «Димәк, болай да була—законга каршы килмидер, күрәсең». Әлеге ирек һәм дин мәсьәләсенә кайтыйк әле. Монда күп яһүдиләрнең балалары католик мәктәбендә укый: мәктәп, түләүле булса да, бик арзан һәм башлангыч мәктәп өчен иң яхшылары дип санала— укырга, язарга өйрәтү каты куелган. Дини мәктәп, әлбәттә. Шунда укыган балалар шимбә көнне ата-анасы белән синагогага да барырга мөмкин, күпләре атнага бер тапкыр җүиш (яһүд) мәктәбенә дә йөри. Җүиш дигән сүз. кайбер таныш яһүдиләрнең аңлатуынча, милләтне генә түгел, динне дә белдерә «Үз динен тотмаган яһүди җүиш дип аталмый», имеш. Монысы инде бәхәсле мәсьәлә, мин үзем беләм: милләтен җүиш дип әйтсә дә, дини булмаганһәм синагогага да йөрмәгән яһүдиләрне. Бу ирекле илдә гаҗәпләнү үтә сирәк хис— бернәрсә белән дә исләрен китәрә алмыйсың! Мин аз дигәндә гаҗәпләнә беләм әле. Тик гаҗәпләнү—яхшымы, начармы? Ирекле илдә бик еш туа мондый сорау. Дәртлеләр, гайрәтлеләр иле МОНЫ МИН татарча булсын дип шулай атадым. Американнарның бик яраткан «чөлленж» дигән сүзләрен озак вакытлар аңламый йөрдем мин. Сүзлек адәмчә итеп аңлатма бирә алмаган, «дуэльгә чакыру» дигәне истә. Монысы «гарьлөнү-гө тартым. Ишетө-күзөтә торгач, «дәртләнү, гайрәтләнү» дип күңелгә салып куйдым. Бу «чөлленж» турыдан-туры иреклелек, бәйсезлеккә килеп тоташа. Бәйсезлек бит ул иң элек— кыюлык һәм җаваплылык. Үзеңә, тик үзеңә генә ышанып карар кабул итү һәм эшне ахырына җиткерү, барысы өчен дә тик үзең генә җавап бирү. Оренбур татарларында әлеге сыйфатларның барысын да берләштергән -чөм» сүзе бар Димәк, -дәртлеләр, гайрәтлеләр иле-н -чемлеләр иле» дип атарга да булыр иде. Бандероль кыйссасын мисалга китергән идем бит әле. Мин аны гомере буе Америкада яшәгән бер яһүд хатынына сөйләгән идем. Ул бер дә гаҗәпләнмәде. «Бу илдә сиңа беркем дә, берни дә аңлатырга тиеш дип саналмый. Бу—ирекле кешеләр иле, һәркем үзенә кирәген үэе сайлый Син шушы «Мәел боконы сайлап, аңа ышанып, тәвәккәлләгәнеңне белеп торгансың, курыкмагансың, чәлленж тоткансың һәм моңа тик син генә җаваплы» «Шуның өчен «ирекле ил» дип атыйсызмы сез бу илне?»—дидем, тик эчемнән генә Җавабын белә идем: кешеләре шундый булса гына, ил ирекле була ала Ирек—һич кенә дә бал-май түгел. Ул—усал, кызганусыз, куркыныч. «Атсам—атып калам, ятсам— ятып калам!»—дия алсаң гына, ирекле була аласың. Ирек ул уңайсыз, тынгысыз, көрәш тә көрәш! Чөм дә чөм үлсәм дә, бирешмим дигән сүз. Бирешсәң, ирекне югалттың дигән сүз. «Югалту»—луз», ә бирешкән көше «лузер» була. Монысы—иң хурлыклысы. Исемдә, без кечкенә чакта бирешү дигән нәрсә бик мыскыллы сүз иде. Бармак белән төртеп. «Эө! Бирештең, бирештең!—дип ирештерсәләр, еламый калу бик кыен иде Үзең елыйсың, үзең чөмләнеп «дошман»га ташланасың—ни теләгәнеңне дә белмисең, туктый да алмыйсың. Күрәсең, табигать салып куйган чөм булгандыр инде ул «бирешмәскә» дигән чөм. Табигать аяусыз—ирек шикелле. Су икән су—йөзмөсәң, батасың. Тау икән тау— тайсаң, тәгәрәп төшәсең. Зарлану да, үртәлү дә файдасыз. Американнарның кыска гына, гади генә, тик бик мәгънәле әйтемнәре бар «Ноу» мине ноу»—«Юк» юкны белдерә» Алар «юк, булмый»,—дисә: «Тырышып карале, абзыкай!—дип йөз суы түгү файдасыз, мәгънәсез, Тау белән суны үзгәртергә тырышу яки «берәр заман үзгәрер әле» дип өметләнеп утыру шикелле «Җан биргәнгә җүн бирер өле»,—дип, тау астында яки яр читендә кырын ятсаң була инде, тик син «аста һәм читтә» булачаксың, «өстә һәм алда»—башкалар. Бердәнбер чара—үз кулың белән юкны бар итү Бу бик җиңел—итс изи» диләр бу илдә һәм өстәп куялар: «Җаст ду ит»—«Тот та эшлә син моны» Менә бөтен хикмәт тә шунда—эшлә! Эшләү хәрәкәт итүне белдерә—акт. «Актив» сүзе шуннан чыккан, актив булу да бик җиңел— «изи»: юктан бар ясап кую. Йөзә белмисең икән, әйрән, нәрсәсе бар аның! Диңгезне ут төртеп яндыру мөмкин түгел—«бу кыен» диләр, ө йөзәргә мөмкин—димәк, «бу җиңел» Бер очучыдан: «Гомер буе күктә очу бик куркыныч, бик катлаулыдыр инде?—дип сораган идем Көлә «Ю кидиң!—ди: «Син шаяртасың! Күктә самолет белән идарә итү җирдә машина йөртүдән җиңелрәк тә, куркынычсызрак та. Нәрсәсе бар аның!» Американнар шулай тәрбияләнгән, шундый казанда кайныйлар Алар гомер буе өйрәнә, гомер буе укый, һөнәрләрен югары дәрәҗәдә тотар өчен генә түгел, гомумән, тормыштан артта калмас өчен дә Бер танышым—биналар инспекторы Атна буе эшли, ө шимбә көнне укырга йөри, биналар төзү, ут-су куркынычларын булдырмау Гомумән, бу эш белән бәйле законнар гөл үзгәреп тора, ө ул аларны белмөсө, эшли алмый. «Бушка укыйсыңмы?»— мин өйтөм «Ю-ук,—ди,—Бу илдә бушны оныт, акча түлим. Имтихан өчен кыйбат алалар, тик шунысы бар—минем бер имтиханны ике кат биргәнем юк. Бу яхшы» - Нәрсә, имтиханыңны бире алмасаң, акчаңны кире кайтармыйлармыни?» Аптырый: «Ничек инде? Алар бит үз эшләрен эшләгән, вакытларын сарыф иткән, минем имтихан бирә алмавым—аларның проблемасы түгел». Менә шулай, сиңа кирәк икән—синең проблемаң Җирдән яңа күтәрелгән балаларга да, шыңшып зарлана башласалар, өтиәнисе «Бу минем проблемам түгел»,— дип кенә әйтергә мөмкин. Сиңа кирәк, син тырпылда' Хәер, кирәк дигән нәрсәне дә алар үзләренчә аңлый Әнә Тони— 60 тан узган буйдак. Ялгызлар клубына язылган, өле тансы дөресләре алып йөри, акча түләп, әлбәттә «Икешәр эштә эшләп, биергә ничек хәлең кала?—мин өйтөм —60 ел буена ничек булса да биегәнсең бит инде, шул җитмимени9» «Кирәк,—ди—Тансылар үзгәреп тора Нинди леди карасын миңа, бии белмәгәч9» Менә шуннан була ул—җиңел» Әлбәттә, моны гына без дә беләбез. Тик менә эш «эшлөү»гө килеп терәлгәч, койрыкка ут капмыйча, тотынып булмый Уйлыйсың, телисең, хыялланасың—бик яхшы, монысы да «юк»тан алдарак («Нәкст ту носиң- диләр) тик бу—эш түгел. Бу илдә кеше белән танышканда бирелә торган сорауларның берсе һәрвакыт «Син нәрсәләр эшләргә яратасың?»—булыр. «Нәрсәләрне яратасың?»—түгел. Эш дигәне көрәк алып җир казу гына түгел, әлбәттә. Тик барыбер театр ярату гына түгел—театрга йөрергә ярату Дөресен әйтим, шушы гади генә сорау мине һәрчак авыр хәлгә куя. «Укырга, язарга яратам»,—дип әйтөм, анысын бик хуплыйлар, тик бар белгәнем шуның белән тәмам була.. Кайчагында ачуым да килә: әйтерсең, без алар кебек, клубтан клубка, мәктәптән мәктәпкә чапкан— «йөзү дәресләре, музыка дөресләре, пешеренү дөресләре, спорт дәресләре, бакчачылык дөресләре. Очы-кырые юк. Хәер, «тормыш шулай булды» дип кенә аклану хак булмас иде. Эчтәге пассивлык корты бөтен энергияны йотып бара! Кемдер әйткән (мин үзем түгел микән): «коллык кортын җиңү—иң зур җиңү» дигән кебегрөк. Безне дәртсез, гайрәтсез—пассив булырга совет системасы күнектергән. •Хәрәкәттә—бәрәкәт» дип, безнең ата-бабалар әллә кайчан әйткән әйтүен, андый гына сабакны алыр өчен Американы өйрәнеп торасы юк. Шунысына гына эч поша—безнең бабайлар әйткән, болар ишетеп тә алган, хәрәкәт тә итә башлаган, ә без., без хәрәкәтне дә яратабыз, бәрөкәтне дә яратабыз, хәрәкәт итәргә көч җитми. Хәрәкәте дә һаман бер урында таптану килеп чыккач, бөтенләй җен котыра! Әллә берәр хәйлә уйлап табасы инде? Беркөнне кемдер «Син гольф уйныйсыңмы?» дип сорый. Гел турысын гына өйтө идем, бу юлы әллә ничек кенә -Уйныйм»,—дидем дә куйдым. Менә хәзер нишләргә инде? Гольф клубына язылырга микән? Каян тәвәккәллек алырга? Каян акча табарга? Ул клубның үзен каян табаргадыр әле? Монда сиңа, акча түләгәнеңә карап, өеңә китереп бирергә тормыйлар, сиңа кирәк— син эзлә, тап! Ә хәйлә дигәннән, ару гына бит бу: шулай алдашкаласаң, үзең дә ышана башларсың, һич югы алдакчы булып калмас өчен хәрәкәткә керешерсең Ә? Их. кайда соң шул бала чактагы: -Бирештең, бирештең!»—дип кычкыручылар?! Хәер, монда олысы- кечесе гел бер-берсенө. «Доунт гив ап!»—дип кенә торалар: «Бирешмә!» «Әллә бирешергә булдыңмы?»—дип котыртып, оялталар. Улым хоккейга йөри Яңа ботинкалары аягын кырган, кып-кызыл кан диярлек. «Иртәгә бу аягың белән хоккейга бара алмассың инде»,—дигән идем, гайрәтләнеп: «Ноу гивиң ап!—дигән булды: «Бирешү юк!» Бәйсезлек корбаннары «МАШИНА—бәйсезлек»,—диләр американнар. Аның чынлап та шулай икәнен исбатлап торасы юк. һәркемгә аңлашыла. Миңа анысы кызык та түгел, мин машинасыз да гомер буе үземне бәйсез итеп сиздем, һаман да машинам юк Һәм әзрәк бәйсезлек җитмәве сизелә башлады.. Бәйсез илгә килеп капкач кына! Гел шулай була бит ул. «Без өйләнгәч, төн кыскарды-,—дигәндәй. Әйе. американнарның -машина—бәйсезлек» дип, минем өчен ниндидер яңа мәгълүмат бирергә азапланулары көлке дә, кызганыч та: әллә безнең илдәге халыкның бердәнбер транспорты—агачтан агачка сикерү дип уйлыйлар инде! Әйе, машина—бу илдә бөйсезлекнең котылгысыз юлдашы Әнә бара бәйсезлек, менә бара машина Тик бу әле машина бәйсезлекнең иярчене икән дигән сүз түгел. Бу илдә бөйсезлекне машинасыз берничек тә күз алдына китереп булмый, ө машинага нәрсә—китте барды пытыр-пытыр, бар ни аңа. юк ни Американың бөйсезлеге! «Машина—бәйсезлек» дигәнне шик астына алмый гына, «бәйсез американнар—машина коллары» дип тә өстисем килә. Ни өчен? Бәйсез булырга теләгән өчен. Иң беренче чиратта— бер-берсеннөн. Машинасыз яшәргә мөмкин урыннарның мисалларын күп табып булмас, ярый, әлегө Нью-Йоркны алыйк. Анда, чынлап та, күп кеше машинасыз, һәрхәлдә күп вакыт машинасыз көн итә ала. Бу ни дигән сүз? Автобус, метро, поезд шикелле транспортта йөрү дигән сүз. Димәк, аларга бәйле булу дигән сүз. Хәтта таксига утырсаң да, барыбер бәйлелек—һич югы таксистның сине нинди тизлектә алып барганына чыдарга тиешсең, һич югы ул таксистның чыраен яки аркасын күрергә тиешсең Үз машинаңнан тыш нинди генә транспортта да синнән башка тагын кемдер булырга мөмкин, сиңа кайберсенең борыны, кайберсенең авызы, кайберсенең төсе яки исе ошамаска мөмкин, һәм син шуңа түзәргә тиеш, син—бәйле! Моның белән генә эш бетми әле. Зур шәһәрдә, машинасыз йөри алырлык урында яшәргә теләсәң, ул һәрвакыт үз өең булмаска мөмкин—сиңа күп фатирлы кондоминиумда яшәргә туры килүе бар! Бу инде—бәйсезлекнең тамырына балта чабу белән бер Әнә Сулейма дигән хатын берүзе бер өйдә яши Бай түгел. Бөтен эшләгән акчасы шул йортка кереп бара—ул бит бурычка алынган, җитмәсә, күпме салым! «Нигә матур гына кондоминиум алып яшәмисең?— димен —Хөкүмәт фатиры бигрәк тә уңайлы булыр иде, шушы кадәр эшләмәс идең, ичмасам» - Ю-ук,—ди — Мин тирә-ягымда кешеләр йөргәнне ишетеп торырга, аларның авызга алмаслык азык исләрен иснәп торырга теләмим Бу йорт минем өчен артык кыйммәт инде анысы, тик бөйсезлегем кыйммәтрәк». Зур шәһәрләрнең урамына да чыкмаслар иде әле американнар— анда бит башкалар белән бергә буталырга туры килә, тик кайчак ансыз мөмкин түгел: эш урыны, кибетләр, театр-мазарлар, табиблар һ б. Ә мөмкин булган очракта алар иң өүвәл бөйсезлекне сайлый Кыйммәт булса да, уңайсыз булса да. хәтта куркыныч булса да. Кая гына илтеп салмаганнар йортларын! Мөмкин булганда йорт тирәсендәге җирләрне дә үзләштергәннәр—алай-болай берөрсенең исе килеп җитәрлек булмасын. Кайда басу, кайда урман, кайда урам—беркем дә чамаларлык түгел. Һәм адәмчә, ягъни ике аяклап, беркая да бара алмыйсың Эшкә машина белән, кибетләргә машина белән; балаларны тәпи йөрергә ничек өйрәтәләрдер, алар машинада туа. машинада үсә Алар башкача яшәүне бәхетсезлек дип саный: ялкаулар, авырулар, хәерчеләр тормышы Кайсыбер кышларны берничә көн яки атна буе өйләреннән чыга алмыйлар—кар күбрәк яудымы, бетте зур юллар гына чистартыла, зур юлга чыгар өчен машина кирәк, ө машина тирән кардан йөри алмый Һәрбер өйгә керә торган юлларны көрәп бетерү мөмкин түгел, алар озын һәм исәпсез-хисапсыз Нихәл итәсең, һаман Аллаһы Тәгаләнең коллары булып каласың шул! Һәм—машина коллары. Монысы да минем фикер генә. 80 нөн узган кешеләр кукыраеп рульдә утыралар, булыр сиңа кол! Европа кешеләренең чын американнар—индеецлар җиренә ялгыш кына килеп кереп, чын-чынлап басып алып, аяк терәп яши башлавына байтак вакыт үткән. Тарих кануннары адәм баласының гына акылына сыярлык түгел. Тарихта хәтта «җиңүчеләрне хөкем итмиләр* дигән оятсыз канун да бар. Шулай да. индеецлар турында җитди сүз чыкканда, бүгенге американнар «Итс шөйм» дип әйтеп куярга мөмкин— «Бу оят. кызганыч*. Ярый инде, ни булса да, гаделсезлекне гаделсезлек дип таныйлар, индеецларның калган өлешенә ярдәм итәргә тырышалар. Минем игътибарымны җәлеп иткәне шул: индеецларның исән калганнарына түгел, кырылып беткәннәренә ярдәм итәргә тырышу кебек. Әйе. әйе, мин сизәм! Алар, шушы туфракта туып, шушы туфракка кереп юкка чыккан, күпсанлы серле халык, һаман да шушында, бүтән милләтләр, бүтән буыннар арасында йөреп ятадыр кебек һәм әлеге •башкалар» алар тирәсеннән башларын иеп. «Сорри»—«Гафу итегез» дип шыпырт кына үтеп китәдер кебек. Индеец аларга карата яман сүз әйтүне күз алдына да китереп булмый. Тарихларын өйрәнәләр, музейлар ачалар, төрле-төрле жанрдагы китаплар язалар, киноларда алар ходай белән кешеләр арасындагы җан ияләре—пәйгамбәрләр яки тылсым ияләре шикелле тасвирлана. Берәр әкияттән, риваятьтән берәр агачның индеецларга бәйле икәне ачыкланса, ул агач шундук изгегә өйләнә, аның турында шигырьләр языла, аның янына халык агыла. Ничек итсә итәләр, бу агач мәңге корымаска тиеш була.. Хәер, индеецларның рухлары һәр агач тирәли очып йөри сыман. Рухлары гына түгел, бик күп атамалар калган индеецлардан—авыл-шәһөр исемнәре, географик атамалар Алар шулай ук Кызыл кенәгөдөгедөй саклана һәм яклана. Җырдагыча: «Сүзләре лөй калган—үзе юк», диярсең... Безнең аңда Америка—гомергә сугыш, кан коеш күрмәгән, гел әзергә вәзир булып, чәчәк атып кына яткан ил булып сеңеп калган. Ләкин чынлыкта алай түгел. «Бу—ирекле ил» дип кабатлау да бер дә юктан гына гадәткә әйләнмәгән—яулап алынган ирек ул. Тик «бәйсезлек» дигәндә. Америка Англиядән азат булуын гына күздә тота. Ә мин («бәйсезлек корбаннарыдигәндә) башка нәрсәне күздә тотам. Ялгышлык белән -индеец- дип аталган әлеге «күпсанлы серле халык»ны. Бәйсезлек эзләп дөньяның төрле почмакларыннан җыелган килмешәкләр иң беренче эш итеп Американы шул индеецлардан чистартырга тиеш булган бит Бәйсез кабиләләрне корбан итеп үзләренә бәйсез тормыш яулаганнар. Урман төпләп, йортлар салган шикелле. Тагын бер әйберне күздә тотам әле мин. Болары—эреле-ваклы җәнлекләр, бәлки индеецлардан ук калган кыргый хайваннар Табигый хәлдә гомер иткән халыкның җир-суын үзләштереп, кыргый хәлдәге җирнең теләсә кайсы почмагында дөбердәтеп йортлар салып, үзләре теләгән тормыш корып яши башлаган һәм искиткеч тизлектә искиткеч цивилизациягә ия булган бәйсез рухлы американнар, үзләре дә уйламастан, табигатьнең кыргый хайваннар өлешенә дә дөбердәтеп бәреп кергәннәр. Бу, әлбәттә, дөньякүләм проблема. Монда мин аны әлеге индеецларны исемә төшергәнгә генә телгә алам Бер-берсеннөн ераграк, бәйсезрәк яшәргә омтылып, кешеләр кая китсен инде? Кыргый хайваннар арасына. Әнә. Принстон уртасында Һәррисон стрит (урамы) читендә машинага бәрелеп үлгән болан гәүдәсе аунап ята. Мин исемнәрен белмәгән әллә нинди йөнтәс җәнлекләр, еланнар, ташбакалар, кыргый күркәләр, кыр казлары—бөтенесе күз алдында, аяк астында. Ул тиеннәр белән кроликларны әйткән дә юк инде, бер табактан ашыйбыз, дигәндәй. Бер кичне саф һава керсен дип. арткы ишекне ачып куйган идем. Карасам, почмакта әллә нинди ямьсез нәрсә1 Котым ачты Күсе дисәң, күсе түгел, керпе дисең, керпе түгел, борыны озын, алсу, койрыгы лапылдап тора, үзе кухня почмагында мыш-мыш килә Үләм дип торам! Тиз генә песине табып алып килдем Әйләнеп тә карамады песием, артына борылды да ипләп кенә чыкты да китте Ул да шүрләде, сизеп торам, бөтенләй ду кубып чабарга гына оялды үзе Песи тотмый торган нәрсә икәнен аңладым тегенең, тик бит мин тота торган нәрсә дә түгел, тычканнан да куркам Ичмасам, малай да өйдә юк, ул булса, аюны да күтәреп ала. Бәй, бу мөхлукне нишләтергә инде? Яңадан песине алып килдем Кулым белән тотып тегенең каршына бастырдым, песидән куркып чыгып китсен дим, юк, кузгалмый, әллә күрми, әллә ишетми, әллә башкача Песине дә оялтып карадым •Печелгөн булсаң да, ир-ат бит син, нәрсә карап торасың! Мыраулап җибәр, белсен кем икәнеңне!»—дим Юк Песием ычкынды да качып китте Артык кыргый җанвар булгандыр теге нәмөрсө Кыюлыгымны җыеп, үзем куа башлаган идем, бүлмәгә кереп китте лапыр-лопыр Икенче карауга шкаф астына ук кереп качты Тизрәк үз бүлмәмә кердем дә бикләндем Ачык кухня ишеге белән төн чыктым. Ни хикмәттер тагын, үзе юлны табып, кухня ишегеннән тышка чыгып киткән, иртән күренмәде Моны инде кызык итеп кенә сөйләдем Еш кына кызганыч хәлләр дә булып тора. Машинага бәрелгән яралы боланнар начар авырулар тараталар, бу хәлдән боланнар гына түгел, машинадагылар да бик күп каза күрә, болан бәласенә юлыкмаган берәр машина хуҗасы бар микән? «Алар артык күп»,—дип зарланучылар да бар. Беркадөресен аталар бугай, тик артык кырырга базмыйлар— кыргый хайваннарны саклаучылар җәмгыяте бик көчле «Күпсанлы серле кыргый хайваннар» дип әйтәсем килеп китте әле' Чөнки аларны яклау һәм саклау индеецларны да хәтергә төшерә Американнар, мескен җәнлекләргә тәгаенләнгән урыннарны басып алганнар да, хәзер яклапмыяклыйлар, яратыпмы-яраталар! Бәйсезлек американнарга гына кирәкмени? Җәнлекләргә дө кирәк ич ул. аларның да үз җирләре булырга тиеш Бәреләләр дө сугылалар бичаралар, кая гына барып чыксалар да—адәм токымы, выж да выж машина адәмнәрнең котылгысыз юлдашы, җәнлекләрнең һәлакәте Беләләр микән ул мәхлуклар машина эчендөгеләрнең аларны яклаганын һәм саклаганын? Җәнлекләр кирәк тик бәйсезлек кирәгрәк, машина—бәйсезлек Кая карама—машина юллары, кая карама— тапталган җәнлекләр, аларны кат-кат таптап, җир белән тигезләп үк куялар Рульдә утыручылар үзләре чырайларын сытып, күзләрен йома, кызганалар янәсе Мин дө кызганам, берни дә эшли алмыйм, беркем берни эшли алмый, таптыйлар да узып китәләр бәйсезлек корбаннарын Бөйсезлеккә нигә корбаннар кирәктер9 Анысын әйтә алмыйм Дискриминейшен «ДИСКРИМИНАЦИЯ» буладыр инде бу. тик аны бик гади генә итеп «көше аеру» дип атарга мөмкин—шулай төгәлрәк тә кебек Бу илдә катгыйдан да катгый тыелган нәрсәләрнең берсе ул үзен түгел, сүзен дө кулланмаска тырышалар. Закон каты Шундый начар күренешнең шулай каты тыелган булуы, әлбәттә—зур казаныш Кызганыч ки, язылган законнар язылмаганнарын юкка чыгара алмый Минемчә, язылмаган законнар—көчлерәк, язылган законнар—аларга каршы көрәш чарасы гына. Яманлык яхшылыктан көчлерәк килеп чыга, чөнки яманлык кылу җиңелрәк Алай гына да түгелдер әле, кешенең үзәндә үк ике фәрештә кунаклап утыра бит—яхшылык һәм яманлык Яманның яман икәнен бик белеп торып та, кеше аны чын-чынлап җиңәргә тырышмый, бәлки, җиңә алмыйдыр да Адәм баласының тагын бер исеме бар бит әле—кол «Кол» дигәндә бәндәнең яманлык колы булуын күздә тотам. Яхшылыкка кол булу кирәкми яхшылык яхшы ич ул, кол—начар! 9. .к У. м т Дискриминация—кеше аеру яманлыкның да иң яманыдыр Дөнья күптән белә инде моны. Моңарчы мин бу турыда әллә ни уйлаганым да. зур игътибарга лаек дип санаганым да юк иде Чөнки безнең сулаган һава кебек иде ул: сине ничек телиләр, шулай мыскыл итәләр дә. син - сәдакасына күрә савабын кайтарасың», кулыңнан килсә Әхлаксыз түгел идек без. Язылган законнарны бик белгән булмасак та, язылмаганы буенча нәрсә ярый, нәрсә ярамаганын бик белә идек. Хәер, белмәгән чаклар да булгандыр. Яшь вакытымда чәчем бик озын иде. Трамвайда барам Бер хатын үтә усал итеп. «Чөченбашын туздырган, әйтерсең, ул гына трамвайда!»—диде дө әллә юри. әллә ялгыш кына, авырттырып чәчемнән тартты Ачуланып борылып карадым—олы гына яшьтәге бер юан хатын. Секунды белән чәчрәп чыктым: «Сиңа минем озын чәчем мишөйт итсә, миңа синең юан корсагың мишөйт итә—тегендәрәк китеп бас!»—дидем. Янәшәмдә торган егет: «Молодец!»— дип үсендереп җибәрде, үземнең шәплегемәүзем дә сокланып куйдым. Чынлап та, көчле килеп чыккандыр, мескен апа каршы эндәшмәде. Исемә төшкән саен оялам Низагны башлаучы шул хатын булса да. гаепле—мин кебек шул. Озын чәчлебулу зур корсаклы булудан яхшырак, димәк, ул мине түгел, мин аны рәнҗеткәнмен. Дискриминейшенның гап-гади мисалы бу: кешенең кайсыдыр яклары бер сәбәпсез, бөр нигезсездөн җәмгыятьтә «начар- дип санала, һәм шушы «начар»лыгы өчен кешене кимсетергә, бетереп ташларга була. Без. татар балалары, моның ни икәнен белмиме соң! Хәер, татар гына түгел, бик күп башка милләтләр. Күпләр үзләренең урыс булмаганга күрә «начар- икәннәренә ышанып ук беткән иде. Шулай, шулай, чын исемнәреннән, телләреннән, ата- аналарыннан оялып, шуны яшергән кешеләрне мин һич кенә дә. дискриминация корбаны булып, тормышта лаеклы дәрәҗәгә ирешә алмаудан курыкканнардыр, дип аклый алмыйм. Төп сәбәп ул түгел. Ходай тарафыннан -начар» булып яратылганнарына ышанган бәндәләр алар һәм шуны «төзәтергә» тырышкан мескеннәр. Моны аклап булмаса да, аңлап була, билгеле. Уфада Динә исемле дус кызым белән троллейбуста сөйләшеп утыра идек, чучка кебек пычракка баткан бер исерек урыс: «Чево на весь троллейбус разошлись, татарки наглые!»—дип кычкыра башламасынмы! Татарча—пышылдап кына сөйләшергә кирәк икән! Дискриминация, чынлап та, бер секундта бетереп ташлый ала кешене. Көчсезрөклөр. күрәсең, җиңелрәк юлны сайлаган—кем икәннәрен яшергән дө. оныткан да. Бер чуаш кызының: «Шул нацияны күрә алмыйм, бер авыз чуашча белмәсөк тө. нишләп чуаш диләр икән безне?»—дип зарланганын мәңге онытмам. Күпме чуаш үзен урыс дип йөртә! Кимсетүнең ни икәнен белмәгән татар да юк. Исемдә гомерлеккә калачак тагын бер ямьсез күренеш бар: 22 яшьтә идем, ял көнне, троллейбуста. Уфада. Бер башкорт радиосын ачкан, көндезге башкорт концерты бара. Артымда басып торган хатын очып кунмасынмы бу кешегә: «Это тебе что, татарский клуб?! Может, никто не хочет слышать твою дурацкую гармошку! Заткни свое радио сейчас же!»—ди. Андый гына тупаслыкларны колакка да элмәскә өйрәнгән, ахрысы, теге абзый, бер сүз эндәшмәде, радиосын да сүндермәде. Мин әлеге хатынның «татарский» дигән сүзенә чыдый алмадым -Не башкиры пришли на русскую землю, русские пришли на башкирскую, пусть слушают!»—дип, яңгыратып җавап бирдем Теге хатын аптырап калды. Интеллигент кыяфәтле хатын иде ул һәм татар иде! Валлаһи, татар иде1 Телен оныткан манкорт Менә шулай! Милли дискриминация көчле милләтнең көчсез милләтне рәнҗетүе генә түгел ул, ул күпкә шакшырак Һәркем белә иде: -Милләт аерырга ярамый!» Әмма икенче бер язылмаган закон монысына каршы иде шул—бер милләт яхшырак, икенчесе начаррак Мәсәлән, татар егете мари кызына өйләнсә, җөй көне кар бураны чыгар иде, әллә кайдагы әллә кайсы авыл кызын «ир тапмаган, марига барган» дип сөйлиләр иде әле . Бер-беребезне мыскыл итеп яшәгәнбез һәм «ОКЕАННЫҢ АРЪЯГЫНДА..131 үзебезнө-үзебез дө аяп тормаганбыз: «Ярамаган безгә—татарга • Кистереп әйтем: монда алай түгел. Монда башкача. Язылган законнар тормышта кулланыла торган ил бу. Әмма ләкин язылмаган законнар да кабергә керергә тормый Язылган законнарның кискенлеге язылмаганнарының да көчлелеге турында сөйли. Юк дошман белән кем көрәшсен инде?! Һәркем белә: монда милләтләр юк. Тик уңайлылык өчен, паспортта булмаса да. тормышта халыкны берничә төркемгә бүлеп йөртәләр: каралар, спөниш (испанча сөйләшүчеләр—латиноамериканнар), калганнар— аклар, кайчак алардан «өйжен»не (азиатларны) аерып карыйлар Кара ни өчен кара? Төсе кара булганга, янәсе Ә алар кара түгел, алар төрлесе төрле төстә, кайсысында ничә процент «кара» барлыгын беркем дө әйтә алмый, кайсылары «ак»лардан да аграк әле әйтик, һиндлар, башка кайбер көнчыгыш халыклары бер дө «кара»лардан аграк түгел. Тик Африка каны аз гына катнашкан булса, андыйлар -кара»га керәләр. Үзебезне уйлыйм да тагын бер уйлап куям: нинди генә халыкларда безнең татар каны юк, берсе дө үзләрен татар дияргә ашыкмый! Ә болар чатнап тора: «Мин—кара» «Мин—кара» Кибеттә эшләгән чагымда, улым белән бер сыйныфта укыган малай бар иде, дөрестән соң килеп эшләп йөри иде Бик матур, бик акыллы малай, бик ярдәмчел үзе Төсенә карап, килеп чыгышын аеру кыен «Син итальянмы, испанмы, кем син?»—дип сорыйм. «Мин африкан американ— кара»,—дип җавап бирә. «Кит, син кара түгел бит!»—дим, чынлап та, кара төнле түгел. «Юк, минем әти кара,—ди,—Монда килә ул, күрсәтермен әле» Соңыннан әтисен дө, өнисен дө күрдем: әтисе кара, өнисе ак. Шулай итеп, халыкның 25 проценты «каралар» санала. Шулай чатнап торсаң, безнең татарлар саны күпмегә җитәр иде икән. Югыйсә негрлар кара булганнары өчен күпме җәфа чиккән халык! Кем икәннәрен яшермиләр дә, кимсенмиләр дө. үзләре «начар» булып яратылган дип уйларга башларына да килми Дөрес, аларны яклый торган законнар яхшы эшли Тик бит әле тегеләре бар—язылмаганнары! Җәмгыятьнең аңын, халыкның психикасын үзгәртү, ай-һай, кыен! Юк кына көше дө, ак булса, үзен барыбер каралардан өстен саный. Шундый ипле-төртипле бер танышым бар иде өнисенең бабасы индеец булган, әтисе ягыннан— ирландлы «Моңарчы индеецлар катнашкан караларны гына күргәнем бар иде»,—дип әйтеп салдым, аны-моны уйламыйча. Танышым ипләп кенә әйтеп куйды «Син мине ул класска кертмә инде, плиз..» Тагын бөр генә мисал Бер «ак» белән урамнан китеп барабыз. Каршыга кара егет белән ак кыз килә Тегеләр аз гына үтеп киткәч, әйтә бу «Ак кыз кара белән Ак егетләрне бервакытта да кара кызлар белән күрмәссең.» Нәрсә әйтергә телисең?—дип сорыйм «Бернәрсә дө,—ди—Син чит ил кешесе, бөлеп торсаң, зыян итмәс» «Бер яңалык та юк. Мин күп милләтле илдә яшәдем»,—дидем Әллә нишләп әзрәк ачу килде. «Сорри,—ди—Син шулай уйлыйсың Бу илдә алай уйламыйлар Каралар белән кеше арасына чыксаң, үзең күрерсең- Ул хаклыдыр, ул монда туып-үскән. Нинди генә закон да кешене башындагы, аңындагы уй-хислөре өчен хөкем итә алмый Шулай ук беркемне дө көчләп яраттыра, хәтта ихтирам да иттерә алмый, хәтта күрше булып та яшәтә алмый. Һәм «дискриминейшен» сүзен дө кулланып булмый—кайда ул. юк монда дискриминейшен' Ә расизмга каршы законнар гадәттә караларны яклый икән, үзе үк кеше аеру турында сөйли ич! Кимсетү булмаса. нигә кирәк яклау? Хәер, яклаудан кызгану исе килә бит. анысыннан—кимсетү исә Уку йортларына алганда, яки укыганда караларга өстенлек бирелә, диләр Бигрәк тә Африка илләреннән килгәннәргә Без моны бик яхшы бөләбез милли кадрлар әзерләү битлеге астында бездә дө бар иде андый яклау Мин, яшь булуыма карамастан, студент вакытта ук моның кимсетүгә якын торганын сизә идем Начар гамәл дип булмый моны, кире кагып та булмый, тик кабул итүе дө бәхет өстәми Акылга—ярый, күңелгә—авыр «Эт күңеле—бер сөяк» дигән әйтем хәтергә килә 9* Америкада юаннарга кырын карау да бар. Ышанмас идем, бик җитди, зур кеше сөйләде иптәш егете юанлыгы аркасында эш таба алмый икән. Юан—мөгаен, авырудыр, ә икенчедән, кешеләр андый ямьсез симез адәмне яратмаска мөмкин һәм бизнесын югалтырга мөмкин. Американнар өчен карар күзгә матур булсын, елмаеп кына торсын, аның белән аралашу күңелгә рәхәт булсын, акылы, белеме белән әллә ни файдасы тиярдәй булмаса да, шундый кешене эштә тотарга мөмкин—клиентлар ярата! Америка—байлар иле. ө байларның үз кирәкләре, аларга ни җитмәгәнен белмәссең.. Нью-Йорк консерваториясен бетергән кыз бай кешеләрнең этләрен урамда йөртеп акча эшли. Көлә: «Алар этләрен консерватория бетергән кыз йөрткәнгә бик горурлана, миңа бүтән эт караучылардан күбрәк түлиләр»,—ди. Берәүнең дә капчыгы буш түгел. Алыйк безнең беренче буын эмигрантларын. Кем булуларына, нинди булуларына карамастан, болар— иң соңгы сорт кешеләр Аның белән генә дә эш бетми әле. Тел белүең яхшы түгел икән, беренчедән, синең белемең юк. син надан дигән сүз. икенчедән, син ышанычлы түгел. Банкта ничә тапкыр тап булдым инде—документ күрсөтөм, кул куям, шул җитәргә тиеш. Тик, гафу үтенгән булып, әллә кая эчкә кереп китеп, башлыкларыннан нәрсәдер сорыйлар, тикшерәләр, торасың аптырап, чынлап та. гаепле кеше шикелле, халык та сиңа шикләнеп караган төсле... Чит ил кешесе икәнсең, башкаларга булган мөнәсәбәтне таләп итә алмыйсың. «Мин карак түгел!»—дип кычкырасыңмыни?! Беркемне дә синнән шикләнмәскә, сине хөрмәт итәргә яки сиңа ышанырга мәҗбүр итә алмыйсың. Сүз арасында әйтеп китим, -чит ил кешесе» инглизчә -өлиен» була, шул ук сүз «чит планета вәкиле»—«инопланетянин» дигәнне дә аңлата. Кызларның иң матурлары, иң үткерләре килә бу илгә бездән. Кемнәргә генә кияүгә чыгып, нинди генә түбәнлекләр аша үтмиләр! Үз тиңнәренә барганнары йөзгә бер Хәер, алар ничек тиң булсын—бу илдә аның теле тел түгел, белеме белем түгел, дәрәҗәсе дәрәҗә түгел; аны тик сатып алырга гына ярый—алырдай җире булса. Хәер, - дискриминация» дип тел әрәм итәсе дә юк. капиталистик базар бу, туры мәгънәсендә, ыжгырып торган базар! Американнар фәлсәфи: -Дате уат ит из-.— диләр—Ягъни «Бар булганы шул». - Дискриминейшен-га карата да шуны әйтергә кирәктер: законы бар, закон кысаларына кермәгән өлеше—дате уат ит из». Көчле илнең көчсез яклары да бар КӨЧЛЕЛӘРНЕ генә санга саный торган ил бу Һәм, чынлап та. көчле кешеләр иле. Көчле кешеләр карар күзгә үк күркәм Алар үзләренең кем икәнен онытырга юл куймас Үз-үзеңне мактау бер дә гаеп эш саналмый: «Мин сәламәт, энергияле, актив, шат күңелле»,—диләр алар «Шат күңелле» дип -хәппи»не тәрҗемә иттем—ул «бәхетле» белән -шат-ның икесен дә белдерә Американнар танышканда: -Син хәппи кешеме?»—дип сорарга ярата, бу бик мөһим—'«хәппи» булсаң, исәнлегең дә. холкың да яхшы дигән сүз: сәламәт төнле һәм сәламәт рухлы. Монда сәламәтлек белән ябыклык аглый белән таглый кебек Үзен мактаучы сәламәт, энергияле, актив, шат күңелле кеше авырлыгын да күрсәтми калмас. Һәм, әлбәттә, авырлыгы азрак булган саен ул сәламәтрәк, җегәрлерөк, активрак. шат күңеллерәк Юаннардан да ишеткәнем бар: «Мин бик көчле һәм сәламәт»,—дигәнне, мөгаен, дөрестер Тик, нишләптер, аларның ул сүзләре аклану шикелле яңгырый. Бик күпләр йөгерү, җәяү йөрү белән шөгыльләнергә тырыша. Ябык кеше йөгереп узып китсә, «хәппи» тоела, симез кеше—киресенчә: аның чыраенда гаеплелек тә төсмерләнә «Ил авызын иләк белән каплый алмыйсың», дигән шикелле, җәмгыятьтә урнашкан карашны берничек тә җиңә алмыйсың. Хәер, ул караш хаксыз да түгелдер. табиблар, галимнәр бөтен дөньядан бу илгә агыла, алар берни дә белми булмас Шулай итеп, «сәламәтлек—ябыклык- өчен көрәшү чиргә бер мания шикеллерәк ул. Мания— Булдымы көчле илнең бер көчсезлеге! Безнең мескен фәкыйрь илдә халык «ашарга акча җитми» дип зарлана, ә монда, мөгаен «Ичмаса ашарга булмасын иде бер-ике атна!»— дип уйлаучылар да бардыр' Күпчелек халык иртәнге сәгать дүрт-биштөн торып эшкә чаба, кичке җиделәргә кадәр җүнләп ашамыйлар берәр сэндвич, бер-ике банан белән көн үткәрәләр Тик шунысы бар, организмны күпме алдаласаң да, бер килеп үзенекен итә бит ул: «көчле» булып йөрилөрйөриләр дә бер мәлне тотыналар ашарга! Ресторандагы порцияләрен күрсәгез, шаккатарсыэ—андый зур тәлинкәләрне беренче тапкыр монда күрдем мин Алдыңа китереп куйгач, ашыйсың шул—тәмле бит, җитмәсә, акчасын барыбер түлисе Әлбәттә, кайда да кешене тәмле ашатырга тырышалар, әлбәттә, бу симертә Һәм, әлбәттә, моны һәркем белә Белә-белә Индеецларның күпчелеген эчертеп юкка чыгарганнар, дип ишеткәнем бар, әллә шуңа үч итеп, тарих бу ил халкын ашау белән юкка чыгарырга дигән максат куйганмы91 Җитмәсә, физик эш, табигый хәрәкәтләнү— теләсәң телөмәсәң дә анда чабу, монда чабу— юк дәрәҗәсендә Машинада гына йөриләр бит Тагын бер мәсьәлә Безнең ил белән Америка арасындагы дошманлык мөнәсәбәте үзгәргәнне монда да бөтен халык белә Сәясәт белән кызыксынучы катлам бик калын түгел түгелен Барысы да бик шат Без дә дошманлык ягында түгел анысы Тик әллә ничек килеп чыкты бит әле: дошманлык дуслыкка алышынган иде. болар көчәйде, без көчсезләндек Тьфүтьфү, әйттем исә кайттым, болар әйткәндәй, «политикали коррект» («сәяси яктан дөрес») булмады бу Дуслыкка ни җитә' Бай ил белән тауар алмашсаң да, күпме файда* Бу илдә чит ил тауарларын табу бик кыен Сәбәбе билгеле—үз әйберләрен сатарга тырышалар Бездән килгән бер әйбер күрмәдем әле. «Бездә ни бар соң?!»—дигән булырсыз инде Шулай үзебезне- үзебез юкка чыгарырга и яратабыз* Уйлап карарга кирәк—әллә бардыр берәр нәрсә Мәсәлән кар күп була бездә Монда. Алясканы санамаганда, бик аз. «Аларга кар кирәкме икән соң?—дисәгез, «Юк, кирәкми»,—сезгә шулай гына җавап бирерләр Кар җибәрергә кирәк боларга, кирәк ул монда, алар аны белми генә Кардан котлары оча Кыш туса, көн саен «Иртәгә мәктәп эшлиме икән—юк микән?—дип баш ватасың, һава торышын сугыш хәбәрләрен тыңлагандай, тын алмый тыңлап торасың. Аны телевизордан да әйтәләр, шылтыратып сорарга аерым номеры да бар Күп вакытта кичке хәбәр иртәнгә ярамый, иртәнге сәгать алтыдан мәктәпләр ата-аналарга шылтырата башлый «Бүген мәктәп эшләми иртәгә иртән шылтыратмасам, эшли дигән сүз». Ул көнне кар йә ява. йә юк, тик аның яву ихтималы ук- «өйдән чыкмаска» дигән сигнал Чыксаң, кайтып керә алмавың бар Чынлабрак явып җибәрсә, машиналар гына түгел, поездлар да туктый әйләнгән монда Болай ук кылану начар авыру бөләсең—баш тартырга көч җитми Монысы да көчле илнең көчсез яклары... КҮПЛӘРНЕҢ «кар страховкасы» бар: өйләреннән олы юлга чыга торган «драев уэй» дигән кечкенө-тар юлларны чистартып-көрөп торучылар белән килешеп, страховка түлиләр. Ул бизнес әллә нәрсә түгел үзе: кар чистартучы машина да. шуны йөртүче һәм берәр ярдәмче Алар, әлбәттә: «Кар яумасын иде!—дип телиләр, чөнки кар яумаса, эш булмый, ө акча барыбер бара—страховка бит ул. Бөр танышым төп эшеннән тыш 18 мең доллар эшләгән былтыр кыш. аның шундый бизнесы бар. Кар яуса, эшеннән берничә көнгә сорап китә. Авырсаң, эшкә килмәс өчен, «сик дөй» дип атала торган буш көннәр дә була. Бездәгечә, «больничный» түләмиләр, әлбәттә Кар күп елны бар туплаган акчаң да чыгып китәргә мөмкин страховка булгач, страховка—ул карны чистартырга тиешсең. Өстәмә машина, өстәмә кеше ялларга кирәк була. Әмма андый еллар еш булмый. Мин дүрт кыш чыктым инде, кар диярлек кар күрмәдем әле. Мин киләсе елны булган карны һаман да һушлары китеп сөйлиләр: бөтен тормыш туктаган—өеннән чыга алмагач, беркем эшкә бара алмый. Шулкадәр бай ил ничек бер чарасын тапмый икән шуның? Шулкадәр көчле кешеләр кардан куркып, мич башында утырсын инде! Филнең дә көчсез ягы бар шул—тычканнан курка... Нишләп дуслашкан илгә шундый дәһшәтне җибәрергә теләп утырам соң әле? Аларга файда булсын өчен, валлаһи! Башта бушка бирергә кирәк ул карны, файдасын сизгәч, үзләре үк акчаларын сузып килерләр. Нинди файдамы? Ә менә мондый. Беренчедән, карга өйрәнәләр, чистарту чараларын табалар. Башка төшеп, Ходай Тәгалә шундый урында яшәткәч, без табабыз бит. Икенчедән, көч-куөтлөре тагын да арта. Үзләре үк әйтәләр ич «Сине үтермәгән әйбер сине көчлерәк кенә ясый»,—диләр. Ә берәүнең дә үләсе килми, ничек тә тырпылдарга тырыша Димәк, кулыңа көрәк тотасың да хәлдән тайганчы кар көрисең. Яки көрт ерып, чакрым артыннан чакрым, миль артыннан миль, олы юлга төпи-төпи атлыйсың Бу. әлбәттә, «сәламәтлек— ябыклык» дигән сүз! Тагын бер бик файдалы ягы бар: кар күп булып, халык эшкә бара алмаса, кибетләр дә эшләми. Димәк, ашарга кытлык булу мөмкинлеге туа. Ниһаять, шундый мөмкинлек! Кыш озын түгел монда. Берничә талкыр берәр атна ач торуның файдадан башка бер зыяны да юк. Һө-өй! Язга чыккач, бөтен халык зифа-сылу гәүдәләрен күрсәтергә пляжга чабар иде бугай! Бер генә җавапсыз соравым бар: ничегрәк итеп җибәрергә ул карны? Тырышып карасам, анысының да чарасын табар идем дә, күпкә китәр. Бер тиенсезгө баш ватып утырам бит, ике илнең берсе дә акча түләми миңа. Ә монда бушлай кыл да кыймылдатмыйлар. Кристмастан соң АМЕРИКА ХАЛКЫ өчен һава белән су шикелле гадөти һәм, үзләре әйткәндәй, «крейзи (котырган)» бер бәйрәм бар—«Кристмас» дип атала. Ул декабрьның егерме бишендә була. Бәйрәмгә әзерлек әллә күпмегә алданрак башлана. Зур бизнес чоры: аңа багышланган рекламалар, телетапшырулар Кибет, ресторан, төнге клуб шикелле урыннарны «крейзи»лаштырып җиһазлау, өйләрне эчтән һәм тыштан шул бәйрәмгә яраштырып бизәү. . Мөмкин булган бөтен нәрсә төсле лампочкалар белән уралган булыр—бар җир ялт-йолт итеп тора. Юкса күп урыннарда төнлә яктылыкны шул чорда гына күреп каласың, бер дә юкка электр кабызып куймыйлар монда. Безнең кебек хәерче генә ул... көндез чыра яндыра «Кристмас шопиң» шулай ук алдан башлана. Монысы инде иң «ОКЕАННЫҢ АРЪЯГЫНДА .135 мөһиме—шул бәйрәм өчен бүләк алырга кибетләргә бару Ул вакытларда кичен зур юлларда тантаналы ыгы-зыгы, машиналар тезелеп торыр—бар халык «кристмас шопиң»га, ягъни кибетләргә агыла Бу бәйрәмне «котырган» дип атау шушы бүләкләр алу мәшәкатен аңлата бөтен таныш-белешкә бүләк бирелергә, ул бүләкләр киеп йөрерлек яки ашап кына куя торган гадөти нәрсә булмаска тиеш үзе бер эшкә ярамасын, үзе кызыклы булсын! Монысы туклыктан сикеренүдән бар булгандыр инде Һәр бүләкне тартмаларга салып, кристмас өчен тәгаенләнгән махсус матур кәгазьләргә төреп, як-ягыннан ябыштырып, аллы-гөлле тасмалар белән урап, кристмаска багышланган открыткалар куеп, нәкъ 25 декабрьдә бүләк бирелергә тиешле кешеләрне эзләп табып, бүләкләрне исән-сау килеш тапшыру җилкәдән зур йөк төшерүгә тиң. Һәм, әйтергә кирәк, кристмасның төп эчтәлеге дә шуңа кайтып кала, ул христианнарның рождество (раштуа) бәйрәменә туры килсә дә, кристмасның дини мәгънәсе юк Шулай да, аны бәйрәм итәргә минем бер дә күңелем дә тартмый, мәшәкатеннән дә башым өйләнә Тик берни эшләп булмый, кеше миңа бүләк биргәч, каршы бүләк бирергә тиешмен. «Мери кристмас- («Бәхетле кристмас») теләгәч, мин дә шул ук сүзләрне кабатлап, авызымны ерырга тиешмен Яһүдиләр Америкада иң зур бөтенхалык бәйрәме булган кристмасны бар дип тә белми Аларның 22 декабрьдә "Ханәкөһ- дип аталган үз бәйрәмнәре була. Тик ул -холи- («изге-) дип бөтен Америка тарафыннан танылмаган һәм ял көне дә түгел, яһүдиләрнең моңа бераз эче поша Ләкин яһүдиләргә кристмас бүләге бирергә ярамаганын һәркем белә. Бер бәла генә миңа бу кристмас бәйрәме: башта кешегә бүләк биреп җаның чыга, аннан көше биргән бүләкне нишләтергә белми тинтерисең. Менә бу кристмаста авыр гына, зур гына бер төргәк бирделәр, өстенө «Сак бул! Ватыла торган әйбер!- дип язылган Шатыр- шотыр куптара торгач, көчкә барыл җиттем моңа, аллы-гөлле бизәкләр төшерелгән пыяла шар булып чыкты бу. Бер ягында кечкенә генә келтемпие бар Тишекле, димәк, шул тишегеннән бау кертеп берәр җиргә элеп куярга исәпләнгән Тишегенә матур гына тар тасма тыгып куйдым да киттем бүлмәләр буйлап—элеп куярга кулай җир эзләп Һич урын табып булмый, пыяла бит ул, төшеп ватылса, киләсе кристмаска кадәр пыяла чүпләрсең. Берөрсенең өстенө төшө калса9 Моның бер хикмәте бардыр, мин өйтөм, Америка тормышын белмәвем галәмәте генөдер, кая, хуҗасыннан сорыйм әле Бәлки, бик тирән мәгънәле әйбер булып, бик изге урында гына сакланырга тиештер бу, йә бик кыйммәтле зиннәтледер дә кергән бер кешенең күзенә ташланырдай җиргә куярга кирәктер. Нишлим, сорадым -Бүләгең шулкадәр матур, шундый ошый, нишләтергә дә белмим- .—дидем Аптырап калды теге, соң инде бүләкләрдән котылдым дип кенә торганда, «нишләтергә?» дип килсеннәр әле! Җитмәсә, ул да белми икән -Элеп куй берәр җиреңә-.-диде, бик елмаймый гына. Диварга эләргә җөрьәт итмәдем, диварлар катыргы кебек кенә, авырлыкка чыдый торган түгел, тәрәзә пәрдәләрен дә Аллага тапшырып, өф итеп кенә тотам. Түшәмгә элсәң, тагын Карале! Америка бит бу! Әгәр түшәмгә элсәң, бу башыңа килеп төшсә лып итөл һәм ару гына гарипләндерсә судка биреп булмас микән тегә «дус- кешене?! Монда бөтен кеше шулай итә! Әнә Макдоналдс кафесында бөр хатын үз өстенө кайнар кофе түккән дә судка биргән тегеләрне (әллә ничә миллионга, оныттым инде) һәм бер миллион откан! Ни өчен дигәндә, диварга да -Әй, аңгыра баш' Өстеңө кайнар кофе түкмә!» дип язылмаган булган, ул каян белсен түгәргә ярамаганын' Юк, юрист белән сөйләшергә кирәк, башыңны ярырсың, законын габалмассың, башта законын табып, аннан баш ярырга кирәктер Алай дисәң -Андый закон юк» дигән җавабы өчен дә 150200 долларны түләргә кирәк бит әле ул юристка Ярый, законы булсын да. ди. ничегрәк итеп элсәң, дөресрәк итөп төшәр икән соң бу? Баш яру дигәч тә, аның бит әле чамасы бар. Бөтенләй үтереп ташласа, йә ни үлмәслек, ни тормаслык итсә?.. Аны менә шундый итеп көйләргә кирәк иде, судлар узып, теге «дус»тан 50-60 меңне каерып алганчы гарип булып торсаң иде дә, 25-30 мең долларны шыпылдатып банкка салып куйгач кына ялт итеп рәтләнеп китсәң иде! Ни өчен 25-30 гына, диярсез, 50-60 дип авыз ачкан идем бит; юк шул—ачкан авызың ачык килеш калырлык: отышның яртысын адвокат каертып ала! Акыртып талыйлар! Юк инде ул гаделлек... Бәй, бу хикмәтле шар белән хыялый була башладым бит әле. Әйтик, юристка 200 долларны жәлләми, кирәкле закон барын белдем, ди Шуннан дәлил шикелле нәрсә дә кирәк бит әле. Тегенең -Элеп куй» дигәнен ничек исбатларсың? Их, телефоннан гына сорап, телефакска язып аласы калган! Җүнсез, мин дә Америкада торам, имеш! Ничә тапкыр кар көрәдем инде, бер кешене судка биргәнем юк. Ни өчен кар көрим? Ул бит үзе дә шундук эреп бетә мондагы җылыда. Тик законы бар шул—берәрсе синең йортың яныннан узганда таеп егылса, сине тота да судка бирә: карыңны көрәмичә, юри кешене еккансың! Фу! Бу кристмасны юкка гына «котырган» димиләр икән, чистый шаштырды бу Ярый әле, бәйрәме белән шашынулары да үтеп китте, подвалга төшереп, бер тартмага тыктым да оныттым, котылдым теге бүләктән. Бу кристмастан соң икенчесе килде. Исемә төште дә шытырдавык кәгазьләргә төреп берәүгә бирдем бүләк шарны. Икенче көнне шылтырата: «Шулкадәр зур бүләк биргәнсең, нишләтергә дә белмим!»— ди «Элеп куй берәр җиреңә»,—дидем.. Бәй, менә хәзер башымны ярырдай булып әллә нинди шикләр газаплый! Былтыргы тартма исемә төште аның өстенә «Сак бул! Ватыла торган әйбер!» дип язылган иде бит Менә американнарның акылы юк, диген син! Алай-болай булса, җавап бирмәс өчен язылган ич ул! Мөгаен, ул язуның копиясен дә алып калгандыр әле «дус» кеше. Американнар һәр кәгазьнең копиясен саклый алар, ничек җенләнеп чыкмыйлардыр. Мин, тиле, «ватыла торган әйбер» дип телдән әйтергә дә оныттым. Менә хәзер бу «дус» түшәмгә элеп куеп, башын ярса?. Судка бирә бит бу мине! Баш тулы уй да уй, тормышка ашырырга җүн җитми Буш хыял да кысыр хәсрәт! Бу башны бәреп ярсаң да, бер гөнаһысы юк, валлаһи1 Әнә яһүдиләр «Безнең Ханөкәһ бар»,—дигәннәр дә бетте-китте, кристмас дип мыек та чуалтмыйлар, ә мин ми чуалтам. Минем «Ханөкәһ» юк шул, татарлык кына бар—океан артыннан ук ияреп килгән кара сакал... Химия АМЕРИКА—дуслык иле шул. Баштагы мәлләрне үк мин американнар телендәге «май френд»нең артык еш кабатлануына игътибар иткән идем: «минем дус» дигән сүз икәнен күпләр белә булыр: Америка фильмнарын карап та, «маный, доллар» һәм «май френд»не безнекеләр аңлый. Монда акча һәм дус-иш иң мөһим нәрсәләр икән. Хәер, аны гына белмәскә без дә күктән төшмәгән «Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын», дибез. Тик безнең халык, тыйнаграк булганлыктанмы: «Дуслар күбрәк булса, акча бик күп булмаса да ярар өйдә»,—дибрәк фикер йөрткән, ахры. Боларда тыйнаклык чире юк икесе дә кирәк, акчасы да, дус-ише дә мөмкин кадәр күбрәк булсын! Һәм җәмгыятьнең аңы да шул юнәлештә: бик бай булып та, дус-ише юк икән, ул кешенең дәрәҗәсе үзеннөн-үзе чүгә төшә. Шулай итеп, бераз вакытлардан соң гына аңладым аларның исемен дә юньле-башлы белмәгән таныш- белешен дә «май френд» дип мактануларының сәбәбен—үз дәрәҗәңне үзең күтәрмәсең, чүккән килеш тик торырсың! Һәм «френдли»—дустанә мөгамәлә шулай ук бик зур нәрсәләрдән санала. Җитди генә эшләрдә дә коллективта ямьсез атмосфера тудыра торган, «френдли» булмаган кешеләрдән котылырга тырышалар. Гәрчә ул кеше үз эшен җиренә җиткереп үти торган булса да. Бик әһәмиятле нәрсә—«толеранс» өзелеп сөйгәнне белдермәсе дә. безнең «кеше сөймәү» дигән сүзнең киресе Табигать белән химия да бик «толерант» кына итеп, сыешып яшиләр биредә Бөтен җир ямь-яшел чирәмлек. Моңа бик зур игътибар бирелә Улымның мәктәбеннән алып кайткан бер өй эшендә •Чирәм бетсә, ни булыр иде?» дигән сорау да бар иде әле. Тагын ниләр булыр иде, бер дә белмим, безнең авыллардагы кебек, тездән пычрак булачагы көн кебек ачык. Монда да адым атлаган саен асфальт түгел, күп урыннарда тротуар да юк әле. машина юллары гына. Европа илләрендә Американың чирәмен санга сукмыйлар дип ишеткәнем бар, үзләренеке шәбрәк, имеш Ә мин инде бездәге мескен кадерсез чирәм белән генә чагыштыра алам Бәби караган шикелле карыйлар чирәмнәрен Акчага исәпләгәндә кайсысы кыйммәткөрөк төшәдер әле— чирәмме, асфальтмы? Һәрхәлдә асфальт белән шулай азапланганнарын күргәнем юк, бер җәелгән—тора шунда Бездә кайчан карама асфальт җәяләр иде—бәлки, чирәм җитешмәү асфальтка да зыян китерәдер Тирә-ягында чирәм үсмәгән йорт күрмәдем әле Һәм бу үзе бер зур бизнес үлән орлыкларыннан башлап, үлән чаба торган машиналарга кадәр—андый машина һәркемдә бар Ике-өч атна саен үләнне чабып торалар, фәлән сантиметр биегрәк үлән өчен штраф түләтәләр, чөнки биек үлән талпан шикелле зарарлы бөҗәкләр таралуга сәбәп була икән Чирәм бизнесының зур бер өлеше, әлбәттә—химия үлән матур, куе булып үссен өчен, чәчкән орлыклар чыксын өчен, чүп үләннәренә, зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәш өчен Сибепме сибәләр химикатларны! Салынасы химикаты салынган туфраклар да сатыла чүлмәктәге чәчәкләр өчен, фәлән үсемлек өчен, төген үсемлек өчен, куак төпләренә матурлап сибеп куяр өчен. Безнең халык агу шикеллерәк кабул итә торган химик даруларга да шундый ук караш, ярдәм итә, димәк, яхшы Йокы даруы йоклый алмаудан яхшы—йоклата; ябыктыра торган дару симезлектән яхшырак; антидөпрөссантлар депрессиядән коткара, димәк, аларны эчү эчмәүдән яхшырак Инде зыяннары бар икән, анысын галимнәр тикшерергә тиеш теләсә кем барыбер белә алмый аны Авыруың сорый икән—гомер буе эчәргә тиешсең даруларыңны, бу начар түгел, бу яхшы—хәлне җиңеләйтә Шунысы гына бар кеше белән сөйләшкәндә, үз хәлеңне бик тәфсилләп торма: «Эчем поша, башымда уем күп, тынгысызмын»,—дип зарланып алырга теләсәң, сине ялгыш аңлаячаклар «Ниндидер кемикалларың дөрес түгел»,—диярләр Димәк, чирлисең Чирлелөрне кем ярата91 Лутчы көл дә көл—кемикаллары гөрләп тора икән, дисеннәр Күп кенә ата-аналар мәктәпкә балалар өчен даруларын китереп куя, укытучылары кирәкле вакытта балага бирә «Ясалма, химия» дип, без витамин эчәргә шикләнеп тора торган идек, монда витаминсыз көн үткәргән кеше бар микән? Гәрчә табигый витаминлы азыкны— яшелчә- җимешне бездән күп ашыйлар үзләре Даруханәләрдә «нутришиност» дип аталган белгечләр белән сөйләшергә була алар дару бирми витаминнар, «саплемент» («өстәмә») дип аталган матдәләр буенча киңәш бирә, ул «саллемент»лары да химиягә кайтып кала, тик ни өчендер даруга керми Мин үзем, «бер файдасы, биш зыяны- дип. кешегә бу рәвешчә ярдәм итүне кире кагарга ашыкмас идем Ходай ярдәм итми икән, үзеңә-үзең ярдәм итә аласың икән—нигә шулай эшләмәскә1 Гомер барыбер кыска, чирләп интегеп яшәгәнче, яшәүнең рәхәтен күрсәң, хәерлерәк түгелмени9 «Үзеңне начар сизәр өчен—тормыш артык яхшы»,—диләр болар, кайчакта кеше сүзен тыңласаң да ярый Күпме тырышсам да. аңламаган һәм аңлауга якын булганда да кабул итеп бетерә алмаган тагын бер нәрсә бар әле химия өлкәсендә «Көмистери» диләр американнар Сораштырып та караганым бар, җүнле җавап ала алганым юк. Атлаган саен «кемистери» дигән булалар үзләре. Бу сүзнең мәгънәсе бер генә түгел, мин үзем белмәгән һәм беләсем килгәнен генә алам: «Ир заты белән хатын затының бер- берсенә туры килүе кемистеринең туры килүенә бәйле»— дигән бәхәссез фикер яши монда Һәм бөтен нәрсәне шушы хәл итә. Холыклар туры килү, аңбелем дәрәҗәсе туры килү һәм. ниһаять, мәхәббәт—алар барысы да юк нәрсә икән, тик кемистериләр генә ярашлы булсын. Әллә башка «туры килү-ләр барысы да шул кемистери эченә керә микән? -Мәхәббәт» дигән сүздән бер дә баш тартасы килми бит әле, нәрсә икәнен белүче булмаса да. Кемистери барыбер кемистери генә инде ул! Үзеңә үзең ярдәм ит МОНДАГЫ тормышның булмышыннан гына түгел, сулышыннан ук бөркеп торган иң көчле идея. -Һелп юрселф»—«үзеңә үзең ярдәм ит». Рәхәт тә бу. кыен да—ирек, мөстәкыйльлек һәм—ялгызлык. Дөресен әйтим, американнарның хәтере калмасын дип һәм гадел булырга тырышып кына «рәхәт» дигән булам, минем үземә бер бөртек тә ошамый ул фикер. Бәйсезлекнең иң яраткан сөяркәсе шул! Һәрбер сөяркәнеке шикелле, сөйкемле сөяге бардыр инде—сөяләр бит шуны, шуның белән яшиләр. Миңа калса, Чокыр башындагы кебек чөкердәшеп яшәүгә ни җитә! Бер мәлне бик еракка туйга барып, әллә ничә көн ач торып кайткан иде безнең өнкәй. - Адәм көлкесе!—ди.—Туйдан ач кайт инде, өстәл тулы сый булсын үзе » «Бәй. өстәлдә ни бар. шуны ал да аша идең, нигә ач тордың?»—дибез. «Өстәлдә ни бар. шуны алып ашарга ач тамагымнан барганмыни мин анда?!»—ди өнкәй Хәтәр алар безнең Чокыр башлары, ашарлар сиңа өстәлдә ни бар. шуны! Эчсеннәр өчен җырлап, ашасыннар өчен сайрап торырга кирәк. Кыстамаганнар безнең өнкәйне, бер кулларына чәркә, икенче кулларына каз боты тотып тыпырдап тормаганнар: «Шулай да булмагач, кодагый булып туйга да бармыйм мин. кыз да үстереп тормыйм, дөнҗада яшәп тә тормыйм!»— ди. Көчле бит, ө? Безнекеләр тагын бик үткәреп кенә әйтеп тә куйган: ■ Яратмасаң—ярыгың!» Ә монда, алай-болай сырланып-зарланып азаплана башласаң: -Уалкем ту Эмерика!» «Америкага рәхим ит!»—диләр. Әйе. ул сиңа килмәгән бит, син аңа килгәнсең, караштырып, чамалаштырып тор да кеше кыланганны кылан. Әлеге Чокыр башы бер апа Мәскөүгә килгән иде -Курыкма, курыкма, адашмыйм, миңа зуррак магазиннар кирәк. Метрога төшөм дә халык күбрәк кая акса, шунда караныгыз да эзләнегез. Әһә. суыткыч бар, гөрләп эшләп тора, автобус кадәр! Ачыгыз да ни телисез шуны алып ашагыз, пешереп ашасагыз да ярый. Хуҗаларның пешереп биргәнен көтеп утырсагыз, бер-ике көннән алар сездән гарык була. -Балык белән кунактан өч көннән соң ис килә башлый» дигән испан мәкале бар. бездә дә -Кунак өч көнлек- диләр Монда кадерегезне озаграк сакларга теләсәгез, үзегезнең дөньяда барлыгыгызны мөмкин кадәр азрак күрсәтергә тырышыгыз, димәк, ни кирәген үзегез эшләгез. Ашарга пешереп ашатканнарын, урын җәеп яткырганнарын, душны-фөлөнне әзерләп биргәннәрен көтеп, үзегез тотынырга кыенсынып утырсагыз, алар сезне һич кенә дә «тыйнак кунак» дип бәяләмәс, -ялкау, кешене файдаланырга тели- дияр. Һәм сорауны да күп бирергә ярамый, бу «бадериң- дип атала—«тынычсызлау, бимазалау»—начар нәрсә инде ул. Шкафларын ачып кара, тегесен кабызып, монысын сүндереп кара, үзең эзләп тап Монысы да бик җиңелдән түгел. Бер танышларым шулай мөстәкыйль булырга, хуҗаларны агам».—диде. Америкага килеп, кай яккарак агарга икәнен чамалый аямасагыз, иң башта: «Үзеңә үзең ярдәм ит-.—дигән киңәшне искә төшерегез. Әйтик. ашыйсыгыз килде, ди Минем өнкәйнең туйга барганын онытмагыз: көтеп утырсагыз, ач каласыгыз көн кебек ачык Як-якка .0К1ЛИНЫҢ АРЪЯГЫНДА ..139 бимазаламаска теләп, плите кабызырга көн буе шырпы эзләгәннәр. Ә плитө шырпысыз кабына монда, борып кына куясы, күп өйләрдә шырпы юк та. бездәге шикелле бер уч шырпы салынган шырпы капларын күргәнем дә юк әле. Шулай, шырпылардан ук башлап—«Һелп юрселф» Америка халкы шуның белән туган. Кая барсалар да, үз җайларын үзләре карый, «берәрсе беләдер әле» дип. кешегә салынырга тормый. Стенадагы язуларны укый, карталарны өйрәнә, төрле белешмәләр бирелгән брошюраларны җыя. Мәгълүмат, бигрәк тә дөрес мәгълүмат, бигрәк тә файдалы мәгълүмат алу шулай ук бик җиңел түгел «Информейшен» дип язылган урыннарда утыручылар да кайвакыт хаталы юлга гына кертеп җибәрә күп белер өчен бик белемле булырга кирәк, бик белемле кешеләр анда утырмый, американнар моны аңлаганга күрә, үзләренә үзләре ярдәм итүне артыграк саный. Аннан соң. бу—дәрәҗә билгесе дә; кешедән сорап торасың икән, бәйсез түгелсең диген сүз. «бәйсез түгеллек»—хурлык. Шунлыктан, кешегә ярдәм итәсең килгәндә дә. башта уйлап кара мохтаҗмы ул синең ярдәмеңә? Егылып яткан кешегә дә кул бирергә ашыкма: егылу ул болай да уңайсызлыкка куя торган нәрсә, ө кызганып кул бирүчеләр үзләренең синнән өстенлеген күрсәткән кебек була—алар егылмаган ич, син егылган! Бөтенләй торалмаслык хәлдә булмаса, андый кешене күрмәмешкә салышып үтеп китүдән яхшысы юк. Шул вакытта ул кеше үзен -комфортабл»рак сизәчәк үзем егылдым, үзем тордым, беркем күрмәде, берни булмады Акыл белән аңлап булса да, күңел төрлесен уйлый, дигәндәй Америкадан икенче кайтуым иде бугай. Шереметьево аэропортында чемоданнар өйләнеп йөри торган нәрсәдән олы һәм авыр чемоданымны сөйри башладым, һич көчем җитми, теге нәрсә һаман әйләнә бит. сине көтеп тормый! Шулай азапланганда, бер адәмгә бәрелдем, ул үзенең чемоданын алырга сузылган—ни үземнекен ала алмыйм, ни тегеңөргө комачаулыйм. «Извините»,—дигән булам инде Америкадан арыл-талып кайтучы урыслар бик ачулы—аты-юлы белән сүгенде бу: «На х нагрузилась, если поднять не можешь!» Мине читкә төртеп җибәрде дә башта минем чемоданны алып куйды, аннан—үзенекен «Дальше сама можешь или помочь?»—дип акырды «Юк. юк. тәгәрмәчле чемодан ул»,— дип тиз генә шылдым Арттан берәү дустанә тавыш белән эндәште •Ту бик. ха?»—«Артык зур. ө?» Теге урысның җикергәненнән тырт-тырт иткән йөрәгем рәхәтләнеп эреп китте «Җылы сүз—җан азыгы»—туры мәгънәсендә шул. Тик ягымлы американга өйләнеп караган идем, сискәнеп куйдым мин чемодан белән азапланганда, ул минем икенче ягымда басып елмаеп карап тора иде Шулай итеп, ямьсез сүгенүче урыс миңа ярдәм иткән, ө сөйкемле американ матур итеп елмаеп карап торган! Ходайның каһәре төшеп, мәңге төзәлмәслек булып ватылгыры авыр чемоданымны кечкенә арбага күчереп куясы бар иде әле Көчөнөм-көчөнөм, булдыра алмыйм, кинәт җип-җиңел булып китте, шып итеп арбага сикереп менде чемоданым Карасам бер яшүсмер малай елмаеп тора, ул булышкан икән Юньләп рәхмәт әйтеп тә өлгермәдем, китеп тә барды аксый-аксый, бер аягы гарип яшүсмер малай Күземнән яшь чыкканын сизми дә калдым—биш минутта танытты үзен туган ил «х. “лары-нилөре белән! Чокыр башыннан чыккан акылга сыеп бетә торган түгел шул бөйсөзлекнөң хикмәтләре1 Миңа калса. Чокыр башындагыча яхшырак ни барын уртаклаш та үзең дә куан, кешене дә куандыр Болар инде бигрәк—шулкадәр кыланам дигәч тә!—безнең авыллар әйтмешли Уртаклашуга килгәндә, күп очракта алуга караганда бирүне артыграк күрә американнар Тик ул «бирү»нең чикләре шактый тар «Ач кешегә балык бирмә, син аны балык тотарга өйрәт» дигән әйтем бар Ө боларның «уртаклашуы» гадәттә әлеге «балык бирүтә кайтып кала Өйрәттеләр, ди. сине балык тотарга, акылың алтын икән' Балыкчылар күбәйгәнче, хәерчеләр күбәйсен «Абзыкаем1—дип кулларын сузып килсеннәр Бер сәер генә нәрсә ишеткән идем; политикали коррект» («политик яктан дөрес» ) булмаса да. сезнең белән уртаклашыйм әле шул серне Болай бу; беркайда да эшләмәгән ярлы кешеләр хөкүмәттән «уэлфәер» дигән ярдәм алып торалар. Аларның күбесе «каралар» диләр. «Каралар» арасында байлар күбәйгәннән-күбөя, җәмгыятьнең калган өлеше моны хуп күрми икән... Шуңа күрә ялкауларга ялкау булуларын дәвам итәргә мөмкинлек тудыралар икән «Ашагыз да йоклагыз, ашагыз да йоклагыз, тик уянмагыз гына, баемагыз гына, балык тота башлый күрмәгез!» «Бирү» менә шулай да була имди... Кашыгы белән каптырып, сабы белән төртүгә кайтып кала шул—ике рәхәт бергә булмый. Күңелсезрәк булып китте, өз генә сүз уйнатып алыйк әле «Буш, бушлай» дигән сүз—«фри» һәм, гаҗәп ки, «азат, ирекле» дигән сүз дә—«фри». Әйтәсем килгәне Америка сезгә берәр нәрсәне «фри» бирсә, сезнең «фри»егезне томалар өчен генә бирер Халык телендә «фри»не су урынына эчәләр «Бу—фри (ирекле) ил» диләр һәм «Бу илдә берни дә фри (бушлай) түгел» диләр. Теләсәгез ничек аңлагыз. Ә мин үз тәҗрибәмнән бер мисал гына китерим. Кибеттә эшләгәндә, безнең бүлектә әзерләнә торган әйберләрнең рецепты бирелгән дәфтәр бар иде. Буш вакытта, кызыксынып шуны актардым да кайбер рецептларын язып алырга булдым. Бәлки, берәр заман әзерләп карармын, дип. Шунда бер-ике кеше шаяртып куйган иде «Әһә, урлашасыңмы!» Шаяртулары чын булып чыкты икенче карасам—юкка чыккан теге дәфтәр! Мин боларның рецептларын файдаланып, атаклы пешекче булып китәрмен дә табышларын авызларыннан тартып алырмын дип курыкканнар! Шаккаттым. Ә нәрсәсе бар моның шаккатарлык? Шушы дәфтәрдәге рецептларны кулланып гаиләләрен туйдырган кешеләр күпме акча түләп, күпме көч түгеп башта белем алганнар бит әле. Бу дәфтәргә барып җиткәнче күпме тәҗрибә туплаганнар, ә син агачын утыртмый гына җимешен җыярга килдеңме? Рәхим ит! «Уалкем ту Эмерика!»