Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мирасым бар

Әллә соң син гөнаһларың өчен К )л ыктыңмы каһәр-җәзага. «Халкым!» дисең гелән аңа атап Күпме мөмкин шигырь язарга?! Татар кебек тоташ җәберләнгән Халыкларның, әйтче, кайсысы?! К)к, аз язам: мең шигырьгә сыймас Фаҗшасе аның, кайгысы. Ә шулай да... Шигырьләрем... Утырамын барлап: Шифалысы бармы сүзләремнең? Минем якты теләкләргә карап. Якты якка дөнья үзгәрдеме? Үзгәрмәде... Сүзләремнән минем Төннәребез әйләнмәде көнгә. Ә шулай да, шөкер әле, димен, Көннәребез әйләнмәде төнгә. Форш ГАБДЕРӘХИМ (19.10) — Башкортстанда яшвүче татар шагыйре Башкорт Лам татар тымренда диетага якын китап авторы Динамитсыз сүзләр... Исән әнә Бу дөньяның сират күперләре. Үлгәннәрне терелтмәде—әмма Исәннәрне сүзем үтермәде. Яшиселәр килә Никтер мине егерменче гасыр Бигрәкләр дә инде яратты: Ташлап китмәсен дип, өзгәләде Җилкәннәрен минем корабның... Яшермимен: җибәрмәскә теләп, Хәмер күлләренә чумдырды. Кышкы челләләрдә яндырды да Җәйге челләләрдә туңдырды. Куштаннары мактый: «Иң шәп гасыр!» Нинди көләч, имеш, битлеге. Сандугачлар хәтта көнләшерлек: Саф алтыннан, имеш, читлеге. Чибәрләрнең кочагына салды, Кочаклары кайнар—түз генә! Йә булмаса тупларыннан атты, Калдырмакчы булып үзендә. Егерме бер—явыз гасыр, имеш, Мондый гасыр килә меңгә бер. Газраилгә ришвәт биреп карый, Ә тегесе алмый нигәдер. Упмак булган, йотмак булган иде Егерменче гасыр кабере, Саклап калды—бу гасырга мине Алып чыкты Тәңрем әмере. Битлекләре, алтын читлекләре— Егермедә калсын барсы да. Яшиселәр килә битлекләрсез, Читлекләрсез Яңа гасырда. Мирасым бар Кем калдыра мирас итеп Тиенләп җыйган акчасын, Кем калдыра машинасын, Кем калдыра йорт-дачасын. Мин ни-нәрсә калдырырмын?! Юк акчам да, машинам да. Арбам бар иде—ватылды Коммун йөге ташыганда. Мирасым бар! Бар мирасым! Үзем белән китмәм алып. Әрәмшәрәм булмас микән, Кадерсез кулларга калып?! Мирас итәм каргышларын Безнең ауган кальгаларның; Халкым түккән күз яшенен Түләнмичә калганнарын. Мирас итәм милләтемнең Җавап көткән сорауларын; Өзелмәгән зынҗырларын— Ватылмаган богауларын. Уйлап ятам төннәр буе, Тынгы бирми ошбу уем: Бу мирасны үз итәрме, Баш тартмасмы туар буын? Кемнеке Кемнеке бу Заман? Дәшми—көлә Яман. Кемнең таны атты? Кара япты акны. Мәхбүс милләтләрнең Кон-тои каны акты. Җәллад күкрәгенә Янә калай такты. Яман үз-үзенә Бирде иң зур хакны. Киңме, тармы Заман? Яманга тап-таман. Сукбай эт белән сөйләшү Кил әле, кил ял итик бер, дускай! Очрашулар безнең сирәк бит. Чолгауларны юып элдем әнә. Сиңа рәхәт: чолгау кирәкми. Син ирекле! Шуны гына әйтим, Сөйләп тормыйм әле башкасын: Син бит миннән мең кат бәхетлерәк: Чылбырларын өзеп качкансың. Үз иркендә йоклау-йокламаулар, Үз иркендә өрмәү-өрүләр. Бәйрәм бит ул иркен далаларда Үз ишләрең белән йөрүләр. Чү! Кем килә? Эт аулаучы җәллад! Өрмә, сукбай, өрмә—түз инде. Пос артыма тизрәк! Богауланган Җаным белән каплыйм үзеңне... Ничек күчим?! Өзгәләнә нәни кошчык: Давыл йоткан оясын. Синекедәй сызлый җаным. Җанны кая куясы? Җиде ятлар ят чанада Алып китте аръякка. Ничек күчим «тройка»дан Үзебезнең «пар ат»ка?! Гаҗиз калдык Гомер буе читтә яшәде ул, Юк язмыштан узмыш—нишлисең. Дәрәҗәләр, даннар яуласа да. Булып калды авыл кешесе. «Авыл зиратында җирләгез» дип Васыятендә язган сүзеннән Гаҗиз калдык: үлгән икән авылы Алданрак аның үзеннән. р Зәки Зәйнуллага Зәкиләр күп. Мин шу ларның Дүртесен әйбәт беләм. Берберсенә охшаганнар Буй-сын вә холык белән. Дүртесе дә туры сүзле, Битлек-мазар кимиләр. Зилзиләләр купканда да Горур башны имиләр. Беренчесе—фән докторы. Икенчесе—полковник. Өченчесе— шәп язучы. Рәхәтләнеп мактарлык. Дүртенчесе—ми лл әтпәрвәр. Татар өчен җан атар; Татарыма ирек даулап Көрәшүче чын татар. Нинди киртә корсалар да. Китмәс алар борылып. ...Дүртәү түгел, Зәки—берәү, Әмма дүрткә торырлык!