Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

И—ҺУД (ҺУД) СҮРӘСЕ (һуд сүрәсе 123 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Бер өлеше Мәдинәдә иңгән, дип фаразлана.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Әлиф. Ләм. Ра. Бу шундый бер Китаптыр ки. аның аятьләре иң катгый дәлилләр белән расланган, ап-ачык аңлатылган, (ул Китап) хөкем иясе, бар нәрсәне белеп торучы тарафыннан камил рәвештә тәртипләнгән. 2. Әйт: —Аллаһтан башка затка табынмасыннар, дип иңдерелде. Шик юк ки, мин Анын тарафыннан жибәрелгән бер кисәтүче һәм сөенче алучы кеше. (3) һәм Аллаһтан ярлыкау сорагыз, тәүбә итегез, дип иңдерелде (Әгәр шушы әмерләрне җиренә җиткезеп үтәсәгез) Аллаһ сезне тәгаенләнгән бер вакытка чаклы муллыкта яшәтер, артыгы белән игелек кылган һәркемгә артыгы белән игелек бирер. Әгәр дә йөз чөерсәгез, хәтәр Көндә башыгызга киләчәк жәза турында уйлап куркам,—диген. 4. Сез бары тик Аллаһ хозурына кайтачаксыз. Ул бөтен нәрсәгә кодрәтле. 5. Аң булыгыз, алар (мөшрикләр) күңелләрендә булган дошманлыкны яшерер өчен ниләр генә кыланмыйлар. Ан булыгыз, алар кат-кат киемнәргә уранып. яшерергә тырышкан нәрсәләрен дә, күз алдына кылганнарын да Аллаһ үтәли күреп тора Ул күңелгә ишерелгәннәрне дә белеп торучы. 6. Жир йөзендә яшәүче һәр жан иясенең ризыгы бары тик Аллаһ ихтыярында. Аллаһ ул жан ияләренең торган урынын да. соңыннан кая урнаштырылачагын да белә. Боларның барысы турында да Китапта ап-ачык язылган. 7. Аның тәхете идарәсе су өстендә иде. Яхшы эшләр башкарганыгызны сынар өчен Ул күкләрне. Җирне алты көндә яралтты. Әгәр син: —Үлемнән сон янадан тереләчәксез,—дип әйтсәң, кяферләр, һичшиксез: —Бу күз буудан (сихердән) башка нәрсә түгел.—диячәкләр. (-Аның тәхете су өстендә иде» җөмләсе турында бәхәсләр күп Хәсән Басри Чантай язуына күрә, мәшһүр тәфсирчеләрдән Бәйзави бу фикерне кире кага Күк белән Җир яралтылганга чаклы галәмдә Гареш һәм су гына була. *Гарше көрси»нең сүзлек мәгънәсе— тугызынчы кат күктә урнашкан тәхет. Әмма бәгъзеләре аны Бөтен Галәм, дип аңлата Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. •Гареш галәмдәге бөтен җисемнәрне чолгап алган вә без күз алдына китерә алмаган нәрсәдер Тәфсирчеләрнең бу аятькә кагылышлы аңлатмаларына күрә. Аллаһы Тәгалә башта Гарешне. аннан соң суны, аннан соң күкләрне вә Җирне яралткан» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) Журнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде 8. Әгәр дә Без аларга биреләчәк жәзаны санаулы көннәргә кичектереп торсак, һичшиксез:—Бу кичектерүнен сәбәбе ни? (Ни өчен газапны бүген үк бирми9 )— дип сораячаклар Ан булыгыз, ул жәза килгәч, алар өстеннән жәза алынмас Алар көлкегә санап килгән ул газаплар үхләрен үк уратып алачак 9. Кешегә рәхим-рәхмәтләр биреп тә соңыннан ул рәхим-рәхмәтләребезне аннан алсак, багыгыз, ул кеше тәмам өметсезлеккә төшә һәм шөкерсез була. 10. Башына төшкән бәладән соң ана нигъмәтләр бирсәк, әлбәттә, ул: —Яманлыклар миннән китте,—дияр. Ул чакта адәм (мөшкел хәлен онытып) куаныр һәм борынын чөяр (11) Авырлыкларга чыдап, сабыр итеп, игелек кылганнар алай түгел. Алар өчен ярлыкау һәм әжерләр булыр. 12. (Мөшрикләр) —Ул (Аллаһың) Күктән безгә хәзинә яудырсын иде яки берәр фәрештәсен төшерсен,— дигәч, бәлки син аятъләребезнен кайберләрен аларга аңлатудан баш тартырсын вә шуның аркасында җаның кысылыр .Аң бул, син бары тик кисәтүче генә Аллаһ кына бөтен нәрсәнең хужасы (Мөшрикләр хәзрәти Мөхәммәдтән сынамнарына-потларына тимәвен үтенделәр Мөхәммәд Пәйгамбәр аларга кагылмады, ягъни аятьләрнең барысын да хәбәр итмәде Бу эше өчен Аллаһ Тәгалә хәзрәти Мөхәммәдкә шелтә белдерде ) 13. —Аны (Коръәнне) әллә үзеңнән чыгарып яздыңмы’—дип сорарлар мөшрикләр Син әйт: —Алайса, әйдәгез, сез дә шунын кебек, һич югында ун сүрә чыгарып, язып карагыз. Аллаһтан башка табынганнарыгызны да чакырыгыз, (ул уйдырма илаһларыгыз да берәр сүрә язып карасын) әгәр дә сезнең сүзегез дөрескә чыкса,— диген 14. Әгәр дә шуннан сон алар (мөшрикләр һәм сыннар-потлар җавап бирмәсә) бу эшне (аять язуны) башкара алмасалар, хактыр ки. ул (Коръән) Аллаһнын гыйлеме белән иңдерелгән булып кала Хакыйкатен, Аллаһтан башка тәнре юк. Инде шуннан сон да сез мөселман булмассызмы икән? 15. Фани дөньяда муллык эчендә яшәргә теләгәннәргә, башкарган эшләренең гүзәл әжере буларак, мул түләп бетерербез вә алар һичбер зыян күрмәс 16. Фани дөньяда кылганнары юкка чыкты Аларнын кылганы да яман эш иде. Менә шулар инде Ахирәттә уттан башка нәрсә алмаячак бәндәләр. 17. Аллаһтан аятьләр кабул итеп, артларыннан шаһит килсә, әгәр алларында яхшы юлга өндәүче, рәхмәтле Мусага бирелгән Китап ятса, алар иман китерерләр Аны танымаган һәртөрле өердәгеләргә алдан вәгъдә ителгән тәмуг булачак. Син дә бу мәсьәләдә икеләнеп калма Чөнки, хактыр, боларнын барысы да Раббыннаңдыр Ләкин инсаннарның (мөшрикләрнең) күбесе иман китерми 18. Аллаһка каршы ялганнар уйлап чыгарганнан да яманрак кем бар’ Алар Аллаһ хөкеменә китереләчәк, шаһитләр дә -Менә болар Раббы га каршы ялган сөйләүчеләр.-дип әйтәчәк Ан булыгыз. Аллаһнын ләгънәте залимнар башына булачак 19. Алар шундый (залимнар ки, кешеләрне) Аллаһ юлыннан яздырырга, аны (тугры юлны) кәкре итеп күрсәтергә маташалар Ахирәтне инкарь итүчеләр дә шулар булыр 20. Алар Жир йөзендә (Аллаһны) бичара хәлдә калдырырлык кодрәткә ия түгел. Үзләрен Аллаһтан (.җәзасыннан) коткара алырлык бер генә химаячеләре дә юк Аларга кат-кат жәза биреләчәк Алар Хакыйкатьне ишетмәмешкә, күрмәмешкә салышалар (21) Алар үгләренә үзләре зыян эшләде Уйлап чыгарганнары (потлары) да үзләреннән качып китеп юкка чыкты (22) Шик юк ки. Ахирәттә иң күп зыян күрүчеләр дә шулар булыр 23. Иман китереп, игелекле эшләр эшләгән кешеләр, Аллаһка буйсынып, итагать иткәннәр жәннәт әһелләре булып, анда мәңгегә калачак 24. Бу ике халыкның (кяферлар белән мөселманнарның) хәле сукыр белән күзле, саңгырау белән ишетүче кешенеке кебек. Алар бер-беренә тиң булырмы? Әле һаман гыйбрәт аямыйсызмыни'’ 25. Менә Без Нухны үз халкына пәйгамбәр итеп күндергән идек. (Ул әйтте): —Әлбәттә, мин Аллаһнын газабы турында сезне кисәтүче кешемен. (26) Аллаһтан башкага гыйбадәт кылмагыз. Хактыр ки. мин сезнең өстегезгә хәтәр жәза килер, дип куркамын,—диде. (27) (Нух) кавеменең имансыз житәкчеләре әйтте: —Син дә безнең кебек үк бер кеше. Синең арттан бары тик үз башы булмаган түбән катлам бәндәләре генә ияргәнен күрәбез Бездән өстен һичбер сыйфат синдә юк. Күреп торабыз, сезнең барыгыз да ялганчы. (28) (Нух) әйтте: —Әй, кардәшләрем, әгәр Раббым тарафыннан миңа жибәрелгән ачык исбатка ия булсам, вә Ул миңа үз катыннан бер рәхмәт иңдергән булса, сездән яшереп тотылган булса, моңа ни әйтерсез? Сез аны кабул итәргә теләмәсәгез, без аны сезгә ирексезләп такмаячакбыз (29) Әй, халкым, Аллаһнын әмерләрен сезгә житкезгәнем өчен мин сездән һичбер мал (түләү) сорамыймын. Миңа тиешле әжер бары тик Аллаһ ихтыярында гына. Мин иман китергәннәрне янымнан кумаячакмын. Алар Аллаһ белән кавышачак. Фәкать мин сезне билгесезлек эчендә адашкан бер халык буларак күрәмен («Хәзрәти Нух халкының өстен катлам кешеләре иман китергән фәкыйрьләр белән рәттән торасы килмичә: аларны яныңнан ку, диделәр. Ләкин Нух пәйгамбәр иманлы фәкыйрьләрне үз яныннан кумады». Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 30. ... Әй, халкым, аларны кусам, мине Аллаһтан (аның җәзасыннан) кем килеп коткарыр? Шуны да анламыйсызмыни соң сез? (31) Мин сезгә: —Аллаһнын бөтен хәзинәсе минем кулда, димим Ләкин мин яшерен нәрсәләрне дә белмимен «Мин—фәрештә».—дип тә әйтмимен Сезгә нәфрәт белән багучыларга да мин: «Аллаһ аларга беркайчан да игелек кылачак түгел»,— дип әйтә алмыймын. Аларнын күңелендә ниләр барын бары тик Аллаһ кына белә Иман китергән (фәкыйрьләрне) янымнан куган хәлдә мин дә залимгө әвереләчәкмен,—диде (32) Тегеләр әйтте —Әй, Нух, син безнең белән озак карулаштың, гауганы арттырдың гына. Әгәр дә син дөрес сүз сөйли торган булсаң, безне куркыта торган жәзаны хәзер үк китер,—диделәр. (33) (Нух) әйтте: —Аны бары тик Аллаһ кына китерә ала (җәза бирү бары тик Аллаһ ихтыярында гына) һәм сез Аллаһны гажиз итә алмаячаксыз (сез хаклы булып, Аллаһны бичара хәлдә, көлкегә калдыра алмаячаксыз) (34) Әгәр Аллаһ сезне адаштырырга теләсә, мин сезне никадәр генә үгетләсәм дә. сезгә файда булмас (иманга килмәячәксез) Ул сезнең Раббыгыз. һәм, ниһаять, сез Аның янына китереләчәксез (35) (Алар—мөшрикләр): —Ул (Мөхәммәд) моны (Коръәнне) үзе уйлап чыгарган,—дип әйтерләр. (Ий, Мөхәммәд) әйт. —Әгәр дә мин аны үзем уйлап чыгарган булсам, гөнаһысы үземә булыр. Ләкин мин сез кылган гөнаһтан ерак торачакмын,—диген. (36) Нухка вәхий ителде ки —Халкын эченнән иман китергәннәрдән башкасы иман китермәячәк. Шулай булгач, алар кылган (гөнаһлар) өчен борчылма (37) Мин күреп торганда, әмеребез килгәч, көймә эшлә һәм көфер иткәннәр турында минем белән бер сүз дә сөйләшмә (ягъни, алар өчен гафу сорама, дога кылча) Алар, һичшиксез, батып үләчәк. (38) Нух көймә ясый башлагач, халыкның бай житәкчеләре анын яныннан үтеп-сүтеп йөргәндә мыскыллы сүзләр әйтеп узалар иде. Ул (аларга) әйтте: —Әгәр дә бездән көләсез икән, шуны яхшы белеп торыгыз ки, сез бездән көлгән кебек, килер вакыт, без дә сездән көләрбез (39) Хурлыклы жәзанын кем өстенә киләчәге вә бетмәстөкәнмәс газапнын кем башына төшәчәген озакламый күрербез,—диде (40) Ниһаять, әмеребездән сон учак (кебек су) кайный башлагач, Нухка әйттек: —Исемнәре телгә алынганнардан тыш (кяферлардан, бер хатыныңнан, бер углыңнан башка җан ияләренең) һәрберсеннән берәр пар, гаиләңне һәй иман китергәннәрне көймәңә ал. (•Т Кочигиттә: мич кайный башлагач X. Караманда: сулар кайнап күбәя башлагач X. Чантайда мич кайнадыгы заман И.Крачклвскийда: закипела печь И. Пороховада: печь низринула потоки вод. Ш. Ногманида: җирдән су кайнап чыга башлагач. дип бирелә Ләкин гасырыбызның галимнәреннән Хәмди Языр исә хәзрәти Нух көймәсенең җилкәнле булмыйча, пар машинасында йөргәнлеге турында фараз кыла Ягъни, пар казанының кайный башлавына ишарә итә Мәуланә М. Алидэ исә: үзәннән ургылып су ага башлагач. диелгән* Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 41. (Нух) әйтте. —Көймәгә менегез Анын йөзеп китүе дә, туктавы да Аллаһ исеме белән башкарыла Шик юк ки, Раббым ярлыкаучы, гафу итүчедер,—диде. (42) Көймә тау кебек дулкыннар арасында аларны алып йөзә иде Нух көймәдән еракта калган углына: —Балакаем, син дә безнен белән бергә көймәгә утыр кяферлар белән бергә булма,— дип кычкырды. (Хәзрәти Нухның иман китергән оч углы көймәдә иде: Хам. Сам белән Яфәс атлылары Төркиләр, безнең борынгы балаларыбыз Яфәстән туган ир базадан килә дип риваять и тезә Төрек исемле һәм Алып исемле ике углы Идел буена күчеп киләләр Идел буе төркиләре. имеш, әнә шул Алыптан таралган.) 43. (Ярда калган) углы: — Мин су җитмәслек тау түбәсенә менеп котылачакмын,—диде (Нух) —Бүген Аллаһнын әмереннән мәрхәмәтле Аллаһтан башка берәү дә коткара алмаячак,—диде. Шулчак алар арасына дулкын бәреп керде һәм шулай итеп, (Нухның углы) батып үлде (44) һәм әйтелде (Аллаһ тарафыннан) —Әй, Җир, суыңны йот Әй, Күк, суынны туктат,—диелде Су кими башлады Эш тәмам булды Көймә дә Жуди тавына килеп сыенды һәм —Тончыксын шул залимнәрнен токымы,—диелде (45) Раббысына дога итеп, Нух әйтте —Йа, Раббым, шөбһәсез ки, углым да минем токымым иде бит Синен вәгъдәң тормышка ашты Син хакимнәр хакиме,—диде. (46) Аллаһ әйтте ки —Әй, Нух, ул асылында синең токымын түгел rue Чөнки ул—яманлык кылган кеше Шулай булгач, белмәгәнен турында Миннән үтенмә Жаһилләрдән (наданлыгы аркасында гөнаһ кылучы) булмасын, дип кисәтәм Мин сине (47) Нух әйтте: —Йа, Раббым, киләчәктә белмәгәнем турында ялвармас өчен. Сиңа сыенамын Мине ярлыкамасан. гафу итмәсән, мин зыян күрүчеләрдән саналырмын (48) (Аллаһ) әйтте —Әй, Нух, сиңа һәм синең белән бергә булган өммәтенә Бездән сәлам, бәрәкәтләр белән (көймәдән) төшегез. Аларны Без дөньяда рәхәт яшәтәчәкбет Соңыннан Бездән хәтәр җәза алачак өммәтләр дә булачак 49. (Мохәммәд) сиңа иңдерелгән яшерен хәбәрләр шушы булыр. Моннан алда бу хәбәрләрно син дә. халкын да белми rue Шуңа күрә, син сабыр гп Чөнки сонгы нәтиҗә (әҗер сабыр итеп, кыенлыкларга чыдап, гонаһ кылудан) сакланганнарныкы булыр 50. Гад кавеменә дә һудны күндердек Әйт -Әй, кавемем, Аллаһка буйсыныгыз Аннан башка тәңрегез юк Башкасын сез бары тик уйлап кына чыгардыгыз.-диген (51) -ӘЙ. кавемем, мин сездән түләү өмет итмимен. Минем әҗерем бары тик мине яралткан (Аллаһ) ихтыярында гына Әле һаман шул турыда уйлап караганыгыз булмадымыни?—диген (52) —Әй, кавемем, Раббыгыздан ярлыкау теләгез. Сонра тәүбәгә килегез. Өстегезгә мул яңгырлар яудырсын вә куәтегезгә куәт өстәсен Гөнаһ кылып (Аллаһтан) йөз чөермәгез,—диген. (53) Алар әйтте: —Әй, һуд, син безгә ачык бер могҗиза күрсәтмәдең, синең сүзеңә карап, без дә тәңреләребезне ташламаячакбыз, һәм без сина ышанып, иман китерәчәк түгелбез,—диделәр. (54)—Без: тәнреләребезнең берәрсе сиңа зыян- зәхмәт салгандыр,—дип кенә әйтә алабыз. (Ягъни шул зәхмәттән соң син акылдан язгансыңдыр, юкны сөйләп йөрисең.) (һуд) әйтте: — Мин Аллаһны шаһит итәмен Сез дә шаһит булыгыз, мин сез табынганнардан ерак торамын,—диде. (55)—Аннан башка (табынган сыннарыгыз) белән бергә барыгыз да мина каршы, тын алырга да ирек бирмәстәй, мәкер корыгыз (56) Мин, Раббым, сезнең Тәңрегез булган Аллаһка сыендым, Ул мөгезеннән, ялыннан тотмаган бер генә җанвар да дөньяда юк. (Ул башкара алмаган, аның кодрәте җитмәгән нәрсә юк.) Шөбһәсез ки, Аллаһым минем тугры юлнын хуҗасыдыр (57) Әгәр йөз чөерсәгез (анысы сезнең эш, теләсәгез нишләгез, әмма үземә тигән бурычны мин үтәдем) күндерелгән хәбәрне мин сезгә белдердем. Раббым (ихтыяр итсә) сезнен урынга башка бер халыкны китерер, ләкин сез Аңа бернинди дә яманлык кыла алмассыз. 58. Бездән әмер килгәч, һудны вә анын белән бергә иман китергәннәрне рәхмәтебез белән коткардык, аларны авыр җәзадан альт калдык. 59. Менә Гад кавеме шул булыр. Раббының аятьләрен инкарь иттеләр. Анын пәйгамбәрләренә буйсынмадылар вә киребеткән үҗәт хакимнен әмеренә буйсындылар. (60) Алар һәм бу дөньяда, һәм дә Кыямәт көнендә ләгънәткә хөкем ителде. Ан булыгыз, Гад халкы Раббыны инкарь итте. Аннан соң тагын белеп торыгыз, һуднын халкы Аллаһнын рәхмәтеннән еракка (һәлакәткә) куылды 61. Сәмуд кавеменә дә үз кардәшләре Салихны күндердек. Әйтте: —Әй, халкым, Аллаһка гыйбадәт кылыгыз. Сезнен аннан башка тәңрегез юк. Ул сезне җирдән (туфрактан) яралтты Ул сезне шунда яшәтте. Шуңа күрә, сез аннан ярлыкау сорагыз. Аннан соң тәүбә итегез. Раббым (догаукыган) бәндәләренә киң рәхмәтледер, якындыр (догаларыгызны) кабул итәр. (62) Әйттеләр: —Әй, Салих, син безнең арада яшәгәндә өметле генә егет идең. (Хәзер) бабаларыбыз табынганнарга табынырга комачаулыйсын Дөресен генә әйткәндә, без син гыйбадәт кылырга чакырган ул заттан нык шикләнәбез,—диделәр (63) (Салих) әйтте. —Әй, халкым, әгәр мин Раббымнан (бирелгән) ап-ачык аятьләр иясе булсам вә Ул мина бер рәхмәтле булып (пәйгамбәрлек) биргән булса, моңа ни әйтерсез9 Әгәр дә мин Ана буйсынмасам, Аллаһтан (аның җәзасыннан) кем мине коткарып калыр9 Ул вакытта сез дә мина зыян эшләүдән ары берни дә кыла алмаган булыр идегез. (64) Әй, кавемем, менә сезгә Аллаһнын могҗизасы буларак дөя күрсәтәм. Аны иреккә җибәрегез, Аллаһнын җирендә ул ашасын- эчсен. Ана яманлык кылдыртмагыз. (Юкса) соңыннан сезне озакламастан бер газап тотачак. (•Үз халкы Салихка: әгәр син чын пәйгамбәр икәнсең, кыя-таштан дөя чыгар, диде. Салих Аллаһка ялварды, гыйбадәт кылды Кыядан дөя килеп чыкты Ләкин халыкның күбесе барыбер иман китермәде» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 65. Салихны тыңламадылар, дөяне (балтырларын кисеп) үтерделәр. Салих әйтте: Өегездә өч көн (бәйрәм ясап) торыгыз, (соңра һәлак булачаксыз),—диде. Бу кисәтү һич тә буш сүз түгел иде (66) Гозерем белән Салихны вә анын белән бергә иман китергәннәрне. Безнең рәхмәтебез буларак, (җәзадан) вә мәсхәрәдән коткардык. Шөбһәсез ки, Раббын куәтледер, җиңүчедер (67) Золым итүчеләрне дә куркыныч тавыш (гарасат гөрелтесе) тотты вә йортларында (җансыз) йөзтүбән капланган килеш калдылар (68) Әйтерсең лә, алар анда яшәмәгән дә кебек Ан булыгыз, Сәмуд кавеме, чыннан да, Раббыны инкарь итте Янә белеп торыгыз, Сәмуд халкы (Аллаһның рәхмәтеннән) мәхрүм калды 69. Ниһаять, илчеләребез (фәрештәләр) Ибраһимга сөенче китерделәр —Сәлам сиңа,—диделәр. Ул да: —Сезгә дә сәлам,—диде дә тиз генә табынга кыздырылган бозау ите алып килде (70) Аларнын ризыкка сузылмаганнарын күреп, ул (Ибраһим) читенсенде һәм анын күнеленә шиккурку төште Әйттеләр: —Курыкма син, без Лут кавеме тарафына жибәрелгәнбез,—диделәр. (71) Ибраһимның хатыны шунда ук өягөсте басып тора иде. без ана Исхак белән Ягькуб турында сөенечле хәбәр бирдек, ул көлде. (Хатынның Исхак исемле бәбәй табачагы, Исхак Ягькубның атасы булачагы турындагы хәбәр.) 72.—Бу—кеше ышанмаслык эш. Мин бит карчык инде, ирем дә карт кеше, каян килеп безнең балабыз булсын? Бу—гайре табигый хәл,—диде хатын (73) (Фәрештәләр) әйтте: —Аллаһнын әмеренә гажәпләнәсезме? Әй. йортлы халык, Аллаһнын рәхмәте вә бәрәкәте сезгәдер. Шөбһәсез ки. Ул мактауга лаек, Анын игелеге киндер 74. Ибраһимның куркуы беткәч, (баласы булачагы турында) сөенечле хәбәр алганнан сон. ул Лут халкы турында (аларныяклап) илчеләребез белән сөйләшә башлады (75) Чыннан да, Ибраһим йомшак холыклы, кече күңелле, Аллаһ юлына бирелгән бер кеше иде. (76) (Фәрештәләр әйтте) —Әй, Ибраһим, бу эштән (Лут кяферләрен яклаудан) баш тарт Чөнки Раббынын әмере (газабы) килде инде Вә аларга кире алынмас жәза әзер (77) Илчеләребез Лут янына килгәч, аларны күреп, хәсрәткә калды, анын хәле китте. Ул әйтте: —Ай-Һай авыр килде бу көн,—диде. (Лутныңхатыны иреЛут янына килгән фәрештәләрне чибәр егетләр, дип белеп, башка ирләргә барып: •Аларны файдаланыгыз»,—ди Лут бу яшь егетләрне тегеләрдән ничек яклармын, ничек саклармын, дип кайгырды, хәлсез булды. Лут халкында ирләр белән ирләр арасындагы җенси азгынлык киң таралган була. Кара: с 7:80, 81) 78. Лут кавеменең ирләре (яшь егетләрне теләучеләр) йөгерә-йөгерә анын өенә килделәр Алар моннан алда да (шундыйук) яманлыклар кылган халык иде —Ий. кардәшләрем.—диде Лут —Менә болары—минем кызларым, алар ссзнен өчен саф (ягъни, кунак егетләргә кагылмагыз, алар урынына кызларымны файдаланыгыз). Аллаһтан куркыгыз вә кунак егетләр алдында мине мәсхәрәгә калдырмагыз Арагызда, ичмасам, бер генә тугры кеше дә юкмыни сон9 (79) Әйттеләр: —Үзең беләсең, синең кызларың безне кызыксындырмый, һәм син безнең ни теләгәнебезне дә яхшы беләсең (80)—Их, сезгә каршы торырлык куәтем булса иде минем яки миңа ярдәм итәрлек таянычым булса иде. яки кереп качарлык ныгытылган шәһәрдә булса идем,—диде Лут (81) (Фәрештәләр) әйттеләр —Әй, Лут. без—Раббынын илчеләре Алар сина кагыла алмас Син төннең бер уңай вакытында гаиләңне алып юлга чык Артка борылып карамыйча качыгыз Хатыныннан башка һичкем өйдә калмасын Аларга киләсе жәза. шөбһәсез, хатыныңа да кагылачак Вәгъдә ителгән жәза иртәнге якта булачак Тан атарга күп калмады бит инде 82. Әмеребез килгәч, ул жирләрнен (шәһәрләрнең) астын өскә китердек вә аларнын өстенө яндырылган балчыктан ясалган ташлар яудырдык (83) Ул ташлар Раббы тарафыннан тамгаланган иде Алар залимнәрдән ерак түгел. 84. Мәдьян халкына үз араларыннан чыккан Шөгаебны күндердек Әйтте: -Әй. халкым, Аллаһка буйсыныгыз Сезнен өчен Аннан башка тәнре юк Үлчәгәндә авырлыкны да, (кискәндә) озынлык үлчәмен дә киметмәгез. Күреп торамын, сез муллык эчендә (яшисез) (Сез гонаһка батып, шул гонаһларыгыз эчен) сезне бер көнне газаплар чорнап алыр, дип куркамын -диде (85) —Әй. халкым, (авырлык һәм озынлык) үлчәгәндә гадел булыгыз Кешеләргә әйберләрен (өлешләрен) киметеп бирмәгез. Жир йөзендә бозыклык таратып йөрмәгез (86) Әгәр дә мөселман икәнсез, Аллаһ калдырган сезгә хәерлерәк. Мин сезнең янга куелган сакчы түгелмен. (Соңгы җөмлә тәфсирчеләр тарафыннан төрлечә шәрехләнә. Әйтик, И Крачковскийда ул болай язылган я для вас не хранитель. В. Пороховада ул җөмлә бөтенләй юк. Ш Ногманида, Нурулла хәзрәт җитәкчелегендә чыккан нөсхәсендә исә: мин сезгә сакчы түгелмен. һәр эшегезне күзәтеп бетерә алмам, уз эшегезне үзегез карагыз!—диелгән. Т Кочигит тәрҗемәсендә ул менә мондый мәгънә ала: әгәр дә сез иманлы кешеләр икәнсез, сату-алудан Аллаһ сезгә файда буларак калдырган керем сезнең өчен тагын да хәерлерәк. Чөнки мин һәр яман гамәлләрдән сезне тыеп торучы түгел. Ягъни, кылган гамәлләрегез өчен мин түгел, үзегез җаваплы.) 87. Әйттеләр: —Әй, Шөгаеб, аталарыбыз табынган сыннар-потлардан баш тартырга, байлыгыбызны үзебез теләгәнчә тотмаска сиңа намазын әмер итәме? Юкса, син йомшак холыклы һәм дә тугры кеше идең, дип беләбез. (88) (Шөгаебәйтте) —һәй, халкым, уйлап караганыгыз булдымы икән, әгәр дә Раббымнан мина ап-ачык аятьләр килсә, затлы ризыклар да бирелгән булса, ни әйтерсез? Рөхсәт ителмәгәннәрне эшләгәнегезне мин хуплый алмыйм бит инде Көчем житкәнчә, мин сезне үзгәртеп, тугры юлга чыгарырга тырышачакмын. Моны мин фәкать Аллаһнын ярдәме белән генә башкара алам. Бары тик Аңа тәвәккәл иттем, бары тик Аңа кайтачакмын. (89)—Әй, халкым, сак булыгыз, мина каршы бармагыз. Нух халкы яки һуд халкы яки Салих халкының башына килгән (җәзалар) сезнең башка да төшмәсен иде. Лут халкы сездән ерак түгел. (Андый җәза сездән дә ерак йөрмәс.) (90)—Раббыгыздан ярлыкау теләгез, аннан сон тәүбәгә килегез. Шөбһәсез ки, Раббым киң миһербан иясе, чиксез мәрхәмәтле (91) Алар әйтте: —Әй, Шөгаеб, син сөйләгәннәрнең күбесен аңламыйбыз, сине зәгыйфь бер бәндә дип уйлыйбыз, кардәшләрен булмаса иде, сине, һичшиксез, таш атып үтерәчәк идек. Син бездән өстен түгелсен. (92) Әй, минем кардәшләрем сезгә Аллаһтан да кадерлерәкмени? Аллаһны онытып, артта калдырдыгыз. Шөбһәсез ки. Раббым сез кылганнарның барысын да уратып алучы. (93)—Әй, халкым, кулыгыздан килгәнне эшләгез. Мин дә эшләячәкмен. Үз-үзенә рисвай итәчәк җәзаның киләчәге, кемнең кем икәнен, ялганчыларның кем икәнлеген озакламый күрәчәксез. Көтегез. Мин дә сезнең белән бергә көтәм. 94. Боерыгыбыз килеп җиткәч, Шөгаебне вә аның белән бергә иман китергәннәрне рәхмәтебез белән коткардык, золым итүчеләрне исә куркыныч бер гөрелте тотты да, йортларында йөзтүбән (һәлак булып) калдылар (95) Әйтерсең лә, алар анда яшәмәгәннәр дә кебек. Белеп торыгыз. Сәмуд халкы (Аллаһның рәхмәтеннән ерак булганы кебек) Мәдьян халкы да ераклашып, юкка чыкты. 96 Хактыр ки, Мусаны да могҗизаларыбыз белән, ап-ачык аятьләребез белән (97) Фиргавенга һәм аның яраннары янына җибәрдек. Ләкин алар Фиргавен боерыгына буйсынды. Юкса, Фиргавеннең боерыгы гадел түгел иде. (98) Фиргавен Кыямәт көнендә үз халкының алгы сафында булачак, (су эчәргә алып барган кебек) аларны ияртеп, утка егылачак. Ул урын нинди хәтәр. (99) Алар бу дөньяда да. Кыямәт көнендә дә ләгънәткә хөкем ителгән инде. Аларга бирелгән «бүләк» (җәза) бик тә хәтәр «бүләк» булыр (100) (Ий, Мөхәммәд, халыклары һәлак булган) илләр турындагы хәбәрләр шушы булыр. Без аларны сиңа аңлатабыз, аларнын нәселеннән хәзер дә исәннәре бар, чабып ташланган печән шикелле кырылып юкка чыкканнары да бар (101) Без аларга золым итмәдек Алар бары тик үзләренә үзләре золым китерде Раббының җәза әмере килгәндә, Аллаһны инкарь итеп, табына торган сыннары аларга һич тә ярдәм итмәде, җәзаларын арттырудан башка бернигә дә ярамадылар (102) Раббың гаделсез шәһәрләрнең халыкларын әнә шулай җәзалады Шөбһәсез ки Анын җәзасы шундый хәтәр, интектергәч һәм әрнетүледер. (103) Менә болаонын барысы да Ахирәт җәзасыннан курыкканнар өчен бер гыибрәтгео Ул Көн барча кешеләрнең бер урынга җыелган көндер ки, ул Көн бөтен мәхлукатнын (җанлыларның Аллаһ каршысында) җавап тотарга хәзерләнгән көнедер (104) Без аны (Кыямәт көнен) бары тик санаулы бер вакытка гына кичектереп торабыз. (105) Ул Көн килгәч. Аллаһнын рөхсәтеннән башка һичкем сөйләшә алмас Аларнын кайсысыдыр бик бәхетсез булачак, кемнәрдер бәхеткә ирешәчәк. (106) Бәхетсезләр утта яначак, анда алар акырыш, ынгырашу (сызлану) эчендә калачак (107) Алар шунда яначак Жир белән Күк дәвам иткәнгә һәм Аллаһ башкача хөкем чыгарганга чаклы. Аллаһ үз ихтыярынча хөкем итүче С«Лз гөнаһлылар тәмугта бераз вакыт янганнан соң, Аллаһ әмере белән оҗмахка кайтарыла» Хәсән Чантай тәфсиреннән Ул Бәйзавидан алган.) 108. Бәхетлеләр исә жәннәткә керер. Алар анда мәнгегә калачак. Жир белән Күк дәвам иткәнчегә чаклы. Аллаһ башка хөкем чыгарганга чаклы. Бу нигъмәтләр бетмәс-төкәнмәс бәрәкәтгер. («Жир белән Кукнең дәвамы» турындагы тәгъбирдә фани дөньядагы Жир белән Кук тугел, Ахирәт дөньясының Жире. Куге турында сөйләнә. Идраһим сурәсенең 48 нче аятендә ул Көн җиткәч, Жир башка Жир белән. Кук исә башка бер Кук белән алыштырылыр. диелә» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 109. Алар аталары ничек итеп сыннарга табынган булса, шулай табына. Моның яман гамәл икәнлегендә шик тотма. Аларга тиешле жәзаны һич киметмәбез. 110. Хактыр ки, Без Мусага китап бирдек. Ләкин араларында гауга купты (кемдер аңа ышанды, кемдер: ялган, диде) Әгәр дә Аллаһнын алдагы вәгъдәсе булмаса иде, алар арасындагы бәхәс киселгән булыр иде (эшләре беткән булыр иде) Шик юк ки, алар да (мөшрикләр дә) Коръән(неңАллаһтан иңгәнлеге) хакында шик белдерде (111) Шик юк ки, Раббын аларнын һәрберсенә дә кылган гамәлләренә күрә төгәл әжср (җәза) бирәчәк Раббын аларнын ни кылганын белеп тора. (112) Шуна күрә, синен белән бергә тәүбә иткәннәр, сезгә боерылганча. тугры юлла калыгыз. Хәттин ашмагыз. Ул сезнен ни кылганнарыгызны бик яхшы белеп тора. (113) Золым итүчеләргә таянмагыз. Соңыннан сезгә дә ут кабар (җәһәннәмдә янарсыз) Аллаһтан башка сезнен химаячегез юк Ахырда (гөнаһларыгыз булса) Аннан дә ярдәм күрмәссез. (114) Көн башында да. азагында да намаз укыгыз Игелекләр әшәке гамәлләрне каплар. Болар вәгазь алырга теләүчеләр өчен бер кисәтүдер (115) (Ий. Мөхәммәд) сабырчыдам бул. Аллаһ игелек кылганнарның игелеген заяга чыгармас (116) Сездән әүвәл яшәгән буыннар арасында, котылуга ирешкән берничә кешедән башка. Жир йөзендә яшәүче кешеләрне азгынлыктан тыярга алынучы кеше булмады, ни сәбәпле9 Золым итүчеләр исә үзләренә бирелгән дөнья байлыгына алдандылар һәм гөнаһкяр булып киттеләр (117) Халыклары игелекле булган шәһәрләрне Аллаһ хаксызга һәлак итмәс. 118. Раббың ихтыяр итсә иде бөтен кешеләрне дә бер өммәттән ясаган булыр иде. Ләкин алар гауга чыгарудан туктамыйлар (119) Аллаһнын мәрхәмәтенә юлыкканнарыннан тыш Шуңа күрә. Аллаһ аларны бер жәмгыять итеп яралтты (бар итте) Раббиның —Җәһәннәмне кешеләр һәм женнәр белән дыңгычлап тутырачакмын, - дигәне расланды. 120. Рәсүлләрем турындагы хикәяләр белән Мин синен күңелеңне (ихтыяр көчеңне) ныгытмак буламын. Аларда синен өчен Хакыйкать, кешеләр өчен кисәтү вәгазе бар. (121) Имансызларга әйт: —Кулыгыздан килгәннәрне эшләгез. Без дә булдыра алганыбызча гамәл кылырбыз,- диген. (122)-Көтегез! Хактыр ки. без дә көтәчәкбез (123) Күкләр вә Җирдәге серләргә бары тик Аллаһ кына хужа һәр гамәл Ана кайта. Бәс, Ана буйсыныгыз (гыйбадәт кызыгыз). Ана гына сыеныгыз Раббыгыз сез кылганнарны белеп тора.