Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ПАРИЖДА ТАТАРСТАН КӨННӘРЕ 6-7 июньдә Парижда—ЮНЕСКОнын штабквартирасында Казаннын 1000 еллыгы унаеннан Татарстан Республикасы көннәре булып үтте Бу тантанада Президент Минтимер Шаймиев жигекчелегендә рәсми делегация катнашты Делегация составында Казан мзры К. Исхаков ТР Фәннәр академиясе президенты М. Хәсәнов. ТР мәдәният министры И. Тарханов һ. б бар иде Татарстан делегациясе Парижда күп кенә очрашулар үткәрде, анда Казаннын меңъеллыгын бәйрәм итүгә багышланган мәсьәләләр тикшерелде Татарстан Президенты ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацууро белән очрашты Татарстан дөньякүләм әһәмияткә ия тарихи һәйкәлләр тупланган төбәкләр исәбенә керә Кимендә өч типтагы мәдәниятнен (төрки, фин-угор һәм славянурыс), ике диннең (ислам һәм христиан диннәре) бср-берсенә йогынты ясавы бу төбөкнен уникаль, мәдәни-тарихи кыйммәт ләрнен үзенчәлекле булуын тәэмин итә 1998 елда өч объект—Казан Кремле тарих архитектура комплексы. Болгар тарихархитектура комплексы һәм элекке Свияжски шәһәренен шәһәр корылмалары ансамбле ЮНЕСКОнын Бөтендөнья мәдәни һәм табигать мирасы комитетына тапшы рылды һәм Россия Федерациясе буенча Бөтендөнья мәдәни мирасның башлангыч исемлегенә, ә 2000 елнын 30 ноябрендә ЮНЕСКОнын хөкүмәтара комитеты сессия сендә Казан Кремле тарих-архигектура комплексы ЮНЕСКОнын Бөтендөнья мәдәни һәм табигать мирасы исемлегенә кертелде Шулай ук ЮНЕСКО карамагында Ф Шаляпин исемендәге опера фестивален һәм Р Нуриев исемендәге балет фестивален үткәрү мәсьәләләре тикшерелде 2001 елда Казанда «Бөек Идел юлы. диген халыкара конференция үткәрү турыңда килешүгә ирешелде Мәдәни тарихи кыйммәтләрне саклауга зур өлеш керткәне өчен Коитиро Мацууро Минтимер Шаймиевкә Әбүталисина исемендәге көмеш медаль тапшырды КАЛӘМДӘШЛӘРГӘ—«БӘЛЛҮР КАЛӘМ. Камал театрыңда ел саен үткәрелә торган «Бәллүр каләм» дигән журналистлар конкурсына йомгак ясалды Каләмдәшләребезне һөнәри бәйрәмнәре унаеннан Президент Минтимер Шаймиев исеменнән ТР виие-премьеры 3*.тә Валиева котлады Республикабыз икмәк үстерү, самолетлар житештерү һәм нефть чыгару белән беррөтгән. медиаинфраструктураны да актив рәвештә үстереп килә дип искәртте Зилә Вәлиева Татарстан журналистлары Россия күләмендәге төрледән-төрле конкурсларда күпсанлы призлар яулады «Бәллүр каләм, дигән республика конкурсы үткәрелү исә мона бер дәлил булып тора Аннары «Бәллүр каләм* конкурсы жинүчеләрен котлау булды «Мактау һәм хөрмәт» номинациясендә Рииә Зарипова (•Татарстан яшьләре») һәм Рафаэль Мостафии (•Казанские ведомости») лауреат исеменә .лаек булды «Елнын ин яхшы язмасы* номинациясендә «Бәллүр каләм.ге Илсөяр Хайруллина (•Ватаным Татарстан*) Веиера Якупова (•Казанские ведомости*). Флера Низамова (• Татарстан яшыәре») лаек дип табылды Район газеталары арасында Түбән Каманың «Туган як. газетасы ин яхшы буларак аталды «Новый Зай» (Зәй шәһәре) елнын ин яхшы шәһәр газетасы дип табылды Республиканың ел газетасы исеменә менә инде дүртенче тапкыр •Татарстан — чре» .лаек булды «Сөембикә, исә ел журналы буларак танылды ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ БӘЙРӘМЕ Инде мәгълүм булганча, шушы елнын май аенда Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалга 80 яшь тулды Шул унай белән 23-25 майда Әлмәтге һәм Актанышта тантаналы төстә әдәби бәйрәмнәр уздырылды Әлмәтге узган әдәби кичәдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф Мөхәммәтшин. мәдәният министры И Тарханов. Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин. «Казан утлары, журналынын баш мөхәррире Р Фәйзу тлин, Әлмәт шәһәре хакимият башлыгы Ф Комаров. Актаныш районы хакимият башлыгы Э Фаттахов, •Татнефть» АЖ генераль директоры урынбасары Р. Әбүбәкеров һ. б. катнашты һәм чыгыш ясады Кичә ахырында юбиляр шагыйрь Гамил Афзал чыгыш ясады, халыкка рәхмәт хисләрен белдерде. 24-25 майда Актанышта үткәрелгән татар әдәбияты көннәре дә, нигездә, Г Афзалның 80 еллык юбилеена багышланган иле. Актаныштагы тантаналарга Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин; бу төбәктә туып-үскән әдипләр Ләбиб Лерон, Эльмира Закирова, Фәйрүзә Мөслимова, Данил Салихов, Вахит Имамов, профессор Фәрит Хатыйпов, ижат командировкасы рәвешендә Жэүдәт Дәрзаманов, Гатимжан Гыйльманов, Рөстәм Мингалим, Рәдиф Сәгъди килделәр Әдәби чараларда Актаныш районында яшәп ижат итүче язучылар Әмирҗан Моталлапов, Мөхәммәт Мирза, Фәнәвие Дәүләтбаев катнашты Казаннан килгән язучылар Актаныштагы «Агыйдел дулкыннары» ижат берләшмәсе әгъзалары белән очраштылар. Әдәби очрашулар, шулай ук, районный Пучы һәм Әнәк авылларында да уңышлы үгге КИРӘКЛЕ БОЕРЫК Мәдәният министрлыгы Баш архив идарәсе белән берлектә мәдәният учреждениеләрендә документларның сакланышын тәэмин итүче чаралар турында боерык чыгарды. Анда тарихи кыйммәткә ия документларны югалтуга юл куймау, саклау шартлары. вакытында һәм сыйфатлы итеп дәүлэт архивларына тапшыру мөһимлеге күрсәтелгән Документларның сакланышына урындагы җитәкчеләр җаваплы, ә методик ярдәмне архив учреждениеләре күрсәтергә тиеш МӘГЪРИФӘТЛЕ МИНИСТР Әле үткән ел гына Татарстан мәгариф министры Фарис Харисов педагогия фәннәре докторы булган иде һәм менә хәзер Россия мәгариф академиясенең әгьза-корреспонденты итеп сайланды ПЕРМЬ ЯКЛАРЫНДА 14-19 майда Пермь өлкәсенең Барда районында Татар әдәбияты көннәре булып үтте Язучылар Әхмәт Рәшит, Резеда Вәлиева. Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Рәшит Ягьфәров һәм Идият Әширов составындагы язучылар төркеме районның егермеләп авылында чыгыш ясады Шулай ук, район газетасы каршындагь! «Таң йолдызы» әдәби берләшмәсе әгъзалары, район зыялылары, Оса педагогия училищесының татар бүлеге студентлары белән дә очраштылар. Барда районы хакимиятендәге әңгәмә вакытында алга таба мондый әдәби очрашуларның ел саен һәм өлкә күләмендә оештырылачагы турында килешенде ЯКТАШЛАР КОТЛАДЫ Май аенда «Буа» якташлык җәмгыяте, район үзәгенә җыелып. Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан халык депутаты шагыйрь Ренат Хариска 60 яшь тулу уңаеннан тантана уздырды. Юбилярның хезмәттәшләре, каләмдәшләре, укытучылары, сабакташлары, Ульяновск районының ул туган авылдан килгән җәмәгатьчелек вәкилләре тәбрикләү сүзләре әйтте, бүләкләр тапшырдылар. Һәвәскәрләр аның җырларын башкарды, шигырьләрен укыды. Район мәдәният йортында Р Харис рәсемнәреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Андагы 50 дән артык әсәрне шагыйрь үзе укыган Луначарский исемендәге мәктәпкә бүләк итте. АФЗАЛ ШАМОВКА БАГЫШЛАП 16 майда Казанның Актерлар йортында күренекле прозаик, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Шамовнын тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булды. Аны кереш сүз белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин ачты. Әдип турында истәлекләр белән Афзал Шамовнын туган авылы—Яшел Үзән районының Татар Танае авылы күмәк хуҗалык рәисе Хәлим Идиатуллин, язучылар Кави Латыйп, Лирон Хәмидуллин, Мөсә- гыйт Хәбибуллин, язучының энесе Салих Шамов чыгыш ясадылар Кичәдә Афзал Шамов әсәрләре буенча эшләнгән инсценировкалар уйналды, өзекләр укылды, җырлар җырланды. ЯҢА УРАМГА—ЯЗУЧЫ ИСЕМЕ Яна Савин районында Казансу елгасы ярыннан Ямашев проспектына хәтле төзелгән яна урамга күренекле язучы, күпсанлы популяр романнар авторы. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов исеме бирелде.