Логотип Казан Утлары
Публицистика

"ЧЫН ИСЕМЕ—ГӨРГӨРИ..."

айда син—кылганлы тау кашагасыннан йөгергән, жәядән йолдызлы күккә каратып ук аткан, бәрәңге төбе өйгәндә китмән белән аяк бармагын канаткан, сусап, җиләктән кайтканда, арба эзенә ятып, тонык суга төшкән бер уч ак болыт шәүләсен эчкән Гөргөри атлы малай, кайларда син? Офыклардан кул изәп чакырасын да әрекмәнле таллыклар арасыннан, әйдәкләп. аланнарга алып чыгасын да... Инде куып житеп. салпы качагыңны борам дигәндә генә . жил шәүләсенә әверелеп. Колмаксар әрәмәләренә кереп югаласың. Шагыйрь, балачак иленен чик сызыгында туктап, хатирәләргә бирелә. Ятим калган туган нигез. Киселгән агач төбе ... Алтмыш тапкыр бөтерелгән еллар божрасы—Шагыйрь гомере Менә колакка хөсетсез жил пышылдый, бүтән беркем дә бу дөньялыкта алай ук жылы итеп әйтмәячәк сүзне пышылдый: у—лым.. Әнкәсе Пикыла тавышы Ул бит анын әнисе—Үркәй Пикыласы (Арина Фекласы) жил телендә, улына дәшә, үткәннәрне исенә төшерә. Дәһшәтле 1941 елда, сабан туе көнне, ире Үкчей Бәчкәсен (Аксинья Василиен) бүтән хатын-кызлар ирен озата барган кебек үк авыл башына кадәр озата бара алмаган шул Хәер, монын өчен ире үпкәләмәгәндер, хатынының карынында туачак баласының йөрәк тибешен учында тойгандыр һәм шул бер уч кодрәт аны Берлинга кадәр хәвеф-хәтәрдән саклап озата баргандыр Шулай итеп, ирен яу кырына озатып калганнан соң. өч көн үткәч. Пикыла бу җиһанга, яшәү даулап, үжәт аваз салган ир бала тудыра. Бу сабыйның ун җилкәсенә утырып, кылган изге гамәлләрен исәпләп барасы фәрештә “Шагыйрь" дип язып куйгандыр. Ваемсыз үтәсе балачак күгенә сөремле сугыш шәүләсе төшкән Атаклы Шандор тауларын, җилдә тибрәнгән вышкаларны, кара алтын фонтаннарын күреп үскәнгә күрә, чабаталы якларда туып-үскәннәрдән уй- хыялы белән бер башка югары торган егет, ниһаять. Казанга килә Университетның мәһабәт ак колонналары арасында кайчандыр Толстой. Аксаков. Ульяновларның башыннан сыйпап искән жил. борынгы учы белән, керәшен егетенең дә мангаена кагылып үтә "Миннән сиңа фатиха ~ ’Егетнең букчасында үгә күренмәле хисләрдән торган самими шигырьләр Үзе белән ияреп килгән туган як табигате— тыйнак таулары. Катмаксар каеннары белән ул колонналар арасыннан сыеп керә алмыйча, бер мәлгә каушап-куркып-икеләнеп, олуг белем сарае каршыңда басып тора. Кырыс шәһәр кабул итә риясыз егетне. Аннары инде башлана К Танышулар, һәр килеп кергән яшь каләм иясен сындырып сыный торган ижат Галәменә башны иеп керүләр. Рәсми кәгазьләрдә гомере буе Григорий Родионов булып каласы егет, олуг шагыйребез Хәсән Туфан кинәше белән, ижатта төрки-мөселманча— Гәрәй Рәхим дигән исемгә әверелеп китә Күп еллардан сон, шаян холыклы Шагыйрь, үзеннән көлеп, болай дип язар: Родионов чакларда Сикереп мендем атларга. Сикереп мендем, егылып төштем Гәрәй Рәхим чакларда. Онытылырлыкмыни узган гасырнын алтмышынчы еллар шаукымы! Илдә— рухи күтәренкелек. Мәскәүдә шигърият дөньясы кайный. Булат Окуджава, Евгений Евтушенко, Белла Ахмадуллина, Андрей Вознесенский. Роберт Рождественскийлар шигъри суз егәре белән мәйданнарны, стадионнарны алалар. Кызыктыра каһәрләр... Империя учыннан төшкән бу шагыйрьләр сәләт һәм мөмкинлек ягыннан чагыштырусыз өстенлеккә ия булсалар да, боларга кызыгу шаукымы Казанның да яшьләрен бер тирәгә туплый Чәчелеп калмыйча, бүгенгегә килеп житкән чордашлардан Гәрәй Рәхим. Равил Фәйзуллин. Ренат Харис, Рөстәм Мингалим. Рәдиф Гаташлар бүген дә шигъриятнең дулкынында, сүз егәрен кулда тоталар. ... Ул гөнаһсыз чакның хатирәләре.. Танышулар, сынашулар башы.. һәммәсенең үз туфрагы, үз чишмәсе, үз нәсел агачы—холык-фигыльләрен шулар чарлаган. Тел коелары да төрле тирәнлектә. Болар. Сабан туе мәйданына чыгасы көрәшчеләр кебек, бер-берсенен ихтыяр көчен, торыш- кыяфәтен. беләк-тән ныклыгын, фикри егәрен, күз карашы үткенлеген сынашалар (күңелгә ятышмаганнар читкә тибәрелә). Ә эчтә—хыял даласында пегас-айгыр үрә баскан, яңгыратып кешнәве жанны кытыклый, араннарны сикереп чыгып, шигърият мәйданына ыргып, йөрәгеңне тояклары белән кага Моны һәммәсе аерым-аерым гына белә. Бу—тирәндәге кодрәт күз карашыңа, йөз кыяфәтенә, йөрешеңә, иреннәрең кысылуына, жилдән чәчләрең кайнап-тузгып алуына—бөтен вөжүденә күчеп тигез таралган, һәм ул бер кәлимә сүз белән аңлатыла—я ш ьлек... Алтмышынчы еллар Күндәм халыкларның кан тибешенә күчкән Сталин исемен дә тетрәтеп куйган, саркып кына булса да. зинданнар төбеннән хакыйкатьнең кояшка чыгу дәвере Аяусыз цензура балтасының үтмәсләнебрәк калган бу чорында әле генә исемнәрен атаган шагыйрьләр төркеме кыюрак фикерләргә дә кармак салалар: Йөрәкләр турында язасы бар әле. Атылган йөрәкләр. Ватылган йөрәкләр. Сатылган йөрәкләр турында. (Атылган йөрәкләр күптәннән кабердә. Сатылган йөрәкләр исәннәр хәзер дә.) — дип яза Гәрәй Рәхим. Бу әле Шагыйрьнең сиземләве аша хәбәр биреп куюы гына. Тирән катламнарны ачасы өмет-омтылышлар дәвамы алда, хәтәррәге алда булачак әле... Әмма, озак та үтмәс, хакыйкать капкалары кабат ябылып, жәмгыятьнен кеше гомере белән уйнаган астыртын эш-гамәлләре, мәкерле алымнары хакындагы дөреслек тыюлык зонасында калыр. Янадан чирек гасыр үгеп, сүз иреге килгәндә исә яшьлектәге күңелнең кайнар тояклы ялкыннары инде сүрелеп, көл белән өртелгән күмергә әверелгән булыр. Еллар аша эчке сыкрану хисе Шагыйрьнең мондый юлларына күчәр: Дөрләп-дөрләп ала Уйды к-уйдык уйлар... аянлык—анын калканы. Үзеннән дә көлә белү—анын саклану чарасы түгелме9 ! Юк, моны ул ан-зиһен аша үткәреп, бүтәннәргә ошар өчен эшләми, жор күңеллеге анын табигый рәвештә, эчтән, нәсел тамырларыннан ургылып чыга. Тапкыр-уенчак сүзгә күчеп ул үз күнеленә дә шифа бирә, үзен сыгылып-сынып калудан коткара һәм. көлү яктысын бүтәннәргә дә мул өләшеп, үзен яраттыра белә. Кайчакларда ул еламас өчен көләдер шикелле Татарның империя тоткан дәверле чагы хәтерендә сүнеп бетмәгән әле. юк-юк та бер канында уйнаклап ала. бу анын әче телендә, кинаяле әйтемнәрендә чагыла. Кешенең берәр ошамаган сыйфатын кире яктан бәяләп, мукшы чирмеш чуаш керәшен мишәр диеп, шул кавемгә хас сыйфатны купайтып, мыскыллы кушаматка әверелдерә Гомумән, империя хужасы саналган милләткә аяусызлык, үзен өстен кую. тәкәбберлек хас Инде күптән дәүләтен жуеп. үзе дә буйсынучы кавемгә әйләнгән татарда бу сыйфатлар гасырлар юшкыны астында калган югыйсә, әмма кайчакларда йокымсыраган песинен төшендә үзен арыслан итеп күрүе кебек, зәгыйфь кенә тәкәбберлек хисе өскә калка да теленә чәнечкеле сүз булып күчә Әгәр һәрдаим "керәшен” дип тукып-искәртеп торганга Гәрәй Рәхим үпкәләп, кимсенеп йөрсә, тагын да әрсезләнебрәк анын жанына тоз салып гаҗиз итәрләр иде Мондый чакларда аны йомры сүз—юмор коткара Ә иңде фәлсәфи уйлар эчтә, тирәндә кала Табынган манаран очы хач белән тәмамланамы, табынган манаран ярымай белән күккә тоташамы—ата-бабаларың сайлаган язмышны бүгенге ихтыярга буйсындыра алмыйсын, давыллы чорларны кичеп чыкканнар шул алар. Христиан дине дә, мөселман дине дә бөтенләй бүтән кинлектә. бүтән шартларда гомер сөргән семит халыкларыннан кергән безгә Табынган аллабыз—Тәңре булган, динебез—мәҗүсилек, ягъни табигать белән бер жан. бер төн, бер рухта яшәү рәвеше булган. дип саный Гәрәй Рәхим Бер йодрык булып төйнәлә алмаган халык язмышы да борчый аны Төрле исемнәргә бүлеп, эчтән үз-үзен таркатырга адарынган милләткә Шагыйрь, ачынып, болай ди: Әй татар, татар гынам. Татар гынам. тар гынам. әефе нинди чагы булмасын. Гәрәй Рәхим борчу-гамьнәрен иненнән кагып төшереп, бусага артында калдырып керә белә Нинди даирәгә килеп кушыла ул—редакцияме, "көфер почмагъГмы, мәҗлесме— кайда гына булмасын, уенчак дилбегәне үз кулына алыр да.сөйләсә— батырып сөйләр, җырласа—өздереп җырлар, көлсә—рәхәт чигеп көләр Таралу-хушлашу мизгелендә, аны якыннан белмәгәннәр "Кара инде, бу Гәрәйнең бер генә борчуы да юк икән", дип калырлар Ул чыгып киткәч, мәҗлеснең "пары" суына башлый, илһамлы сүз дәрте сурыга, утырдашларның кызыгы бетә Шагыйрьне исә бусага артында зарыгып көткән гамь-борчулар култыклап ала Менә ул. уйларын иненә салып, төнге дөнья уртасыннан үз-үэенә кайтып бара. Ялгызлык—жанга сихәт алу халәте Ялгызлык—үзенне чыбыркылый алырдай гадел хөкем мөнбәре Ялгызлык—күңелнең ялангач асылы Ү» теләге белән кергән ялгызлык халәтен Шагыйрь "аулак” дигән серле мәгънәгә төрелгән сүз белән билгели “Ни өчендер мин гомерем буе аулак урыннарны яраттым" Ш К Аулак кояш. Аулак Ай, йолдызлар. Аулак Марс, Аулак Венера.. ... Мин алардан аулаграк бугай, Фикри япа-ялгыз мин торам. Чордашлар, каләмдәшләр, көндәшләр, аркадашлар арасында үткен сүз кисеше, елгыр фикер бәйгесенә тин гәп-бәхәсле, кайнар әңгәмәле табыннардан сон күңелеңә савылып моңсулык иңә, шау-кайтавазлары тынган җанында тик бер үзең генә тойган сулкылдау-әрнү таралган упкын хасил була. Мондый чакларда болгавыр, кырыс Казанны ташлап китә дә Шагыйрь туган төбәгенә— “Шөгер” белән "йөгер”не рифмалаштырган якларына, садә балачагы узган нигезенә кайтып, аулак урынга чыга да... рәхәтләнеп бер түгелә.... Елыймын мин ялгыз рәхәтлектән Сабый чаклар хатирәсеннән Каралтылар белән бергә елыйм, Үксеп-үксеп елыйм һәм келәм. Үзем уйлыйм: ярый әле димен, Еракта мин шәһәр, дуслардан. Мескен хисләр, диеп, юкса, алар Көләр иде минем елаудан. Шагыйрьнен болай шик белдерүендә хаклык юк димә. Бүгенгедәй күз алдымда: сәхнәдә—Гәрәй Рәхим. Мул сакал-мыеклы, нәселле борынлы, рәссам кыю, эре сызыклар белән ясардай йөз—кыяфәт. Менә ул сәхнәдә аякларын аерыбрак, нык басып “Каралтылар белән бергә елыйм" дигән әлеге шигырен сөйли Килешеп тә бетми кебек ир-егеткә. Ул чакта бу шигырь мәзәгрәк тоелган иде мина. Яшьрәк булганмын шул. Казанның таш салкыны күңелемә күчәргә өлгермәгән яшьрәк үсенте булганмын ул чакларда. Намус, тугрылык дигән төшенчәләрнең хәлиткеч мизгелдә төшеп уаласын, дус дип йөргән затларның астыртын-мәкерле гамәлләренә тарасымны белүдән хали булганмын икән. Үземнең дә шулай, туган нигеземә кайтып, ихатаның аулак бер почмагында. төнге күккә карап, йолдызларны күз яше белән юып, үпкә- әрнүләрдән бер чистарынып кайтасымны күз алдыма китермәгәнмен. Андый чакларда бу шигырь юллары искә төшәр, ялган каһарманлык рухы белән сугарылган, “барабанлы шигырьләр”дән күпкә өстен, чын, риясыз хисләр белән өртелгән юлларны мин күңелемнән пышылдармын һәм Шагыйрьгә рәхмәтле калырмын. Гәрәй Рәхим үзенең хөсетсез күңелен бу шигырендә тагын да ачарак төшә Шунда мине әнкәй табып ала. —Тан ата,—ди—кереп ят, улым. Көлә-көлә сөеп юата ул Утыз яшьлек карт бер сабыен. Мин әнкәйгә үкси-үкси сөйлим Шәһәрдәге дуслар турында: —Алар, әнкәй, шундый әйбәтләр,—дим,— Кечесе дә,—димен,—зуры да. Менә бит ул: туган нигез,әнкә нигезе аны ничекләр юатты, шәһәр корымын тәненнән дә, җаныннан да кагып төшерде. Хәзер инде ул беркемгә рәнҗеми, һәммәсен дә үзе кебек якты, күләгәсез итеп күрәсе килә. Ул тагын Казанга ашкына, ул тагын матур итеп алданырга әзер... Бәхетсезлегемдә бәхет күреп Яши торган мәхлук мин җирдә азаннан ерак түгел “Волга" халыкара лагерында узган гасырнын 70-80 елларында яшь ижат көчләренең семинарлары була торган иде Монда язучылар, рәссамнар, артистлар, музыкантлар катнаша. Яна әсәрләр уку. лекцияләр тынлау. күргәзмәләр карау, кичләрен танцы, ял итү. гашыйк булулар. Иделдә көймәдә йөзү, төнге учак янында танга кадәр җырлашып утырулар дисенме—бу истәлекләрнең сүнә барган кайтавазы гына күңелдә хәзер. Бер елны, гадәттәгечә, май аенда барып төштек берничә автобуска төялешеп Бөтен жирне ялт итеп буяганнар, кая карама, анда—“Осторожно, окрашено!" дигән язулар тора. Кәефе килгәндә һәмма нәрсәдән мәзәк табарга яратучан Илдар Юзеев карап торды да: —һи—ии. монда Гәрәй Рәхимне генә беләләр икән —ди куйды Тел төбен акламыйча, аптырабрак калуыбызны искәреп: -Күрмисезмени, бөтен жиргә “Осторожно, о крашен'" дип язып куйганнар,—диде Шулчак безнен дәррәү көлү тавышыннан нарат урманы сискәнеп куйды. Әлбәттә, безнен бердәм аваъзарны күмеп. Гәрәйнен хахылдавы шәбрәк янгырады Монда кояш—жил—су кочагында истирәхәт кылып берничә көн яшәп алган дәвердә берберенне якыннан белү, аралашу өчен сукмаклар такыр Еллар үткәч, бер-берсе белән мәнге аралашмаячак төркемнәргә бүленүләр әле шәйләнә генә. Гәрәй Рәхим үз чордашларына караганда үзгәрәк иде: киеме, үз-үзен тотышы, шигырьләре дә бик гади Артык гадилекне женем сөймәгәнгә күрә, мин аны башта бик үк өнәп тә бетермәдем шикелле Гадилекне санга санау кая үзен дә аңламаслык шигырьләр язарга кызыгып йөргән чаклар бит ул Шакмаклы такмаклардан туйганбыз, ак яисә ирекле дип йөртелгән алама сурәтле шигырьләр генә безне кызыктыра иде. Ауропанын яһүди шагыйрьләре кузгаткан бу жимергеч дулкын татарга Такташлар чорында килеп керә һәм. алтмышынчы елларда Әнвәр Давыдов. Шамил Анаклар моны кабаттан яңартып, яшь шагыйрьләргә йоктырган иделәр Гәрәй Рәхимнең баштагы чор ижатына бу шаукым канат очы белән, йомшак кына кагылып алды Гажәеп моңга бай. тел хасиятенең үтә нечкә кылларын тибрәткән, төрки-шәрык шигъриятенең гүзәл үрнәкләрен, хисләрнең мәжүси садәлеген саклаган керәшен жырлары тәэсирендә үскән егет өчен бу шаукым ят иде Шулай итеп, күпме еллар дәвамында таланып, имгәтелгәнсн анлап. үз асылына. Шәрыкка соңлап әйләнеп кайтучылар язмышы ана тимичә узды Ярсулы хис. галәми фикер белән мавыккалап алса да. Шагыйрь, башын күтәреп карагач (йолдызларны кем дә күрә ). көзге урманның үз халәтенә тиң бер күренешенә тап була: Ботактагы бузп ояда Бер уч жылы посып тора Бер уч жылы. Шагыйрь бәгырендә ул—кайнар йомгак, күкрәктән суырып алуга суына да. кешеләр күңеленә күчәсе бер уч җылыга әверелә Ул йомгак очы ата-бабалар рухына күзгә күренмәс җеп очлары белән тоташкан Бер уч жылы жаны суына барган чакта, инде яшәүгә өметен өзгән мәлдә Тәңре ут тергезгән шул бер уч жылы коткарып калгандыр аны Маңгаена Газраил салкын кулын куйган мизгелне Гәрәй Рәхим утыз дүрт яшендә кичерде 1975 ел кышы. Казан яны. Каменка санаторие Сынар тәрәзәле аерым палата Тәрәзә каршында урман шаулый Шомлы төннәр өметкә сусаган көннәр—дисбе төймәләре кебек тезелеп айларны хасил итә Шагыйрь кан төкерә Табиплар әллә нинди дарулар биреп сыныйлар тикшерәләр, профессорлар чакыртып киңәшәләр Үпкәдән кан килүе тукталмый Алда ни көтә Шагыйрьне’ Сүнеп барамы гомер шәме’ Өметсезләнеп түшәмгә карап кына ятсаң, хәлсезләнә барган тәнен мәкерле чнр-сырхау ихтыярына отыры бирешәчәк түгелме9 К Ниһаять, Гәрәй Рәхим дүрт стена белән чикләнгән кысан палатада бәргәләнеп, өметсезхәвефле уйлар чолганышыннан котылу юлын эзләп, кулына каләм-кәгазь ала. үз-үзенә читтән карап яза башлый: Кызык, монда ул бары тик узган гомере турында гына уйлый ала. Ә киләчәк турында... Юк. ул монда киләчәк турында уйлый алмый иде”. Күрәсез, киләчәккә анын күнел тәрәзәләре ябык. Ул, үзе дә сизмичә, бу дөнья белән бәхилләшергә жыена. Үткән гомерен барлап, андагы хыялларын (тормышка ашкан яисә ашмаганнарын) тәртипкә китереп, үлемне жиңеп үләргә ниятли. Юк. шигырь кысаларына кереп, бер көйгә тирбәлергә анын түземлеге җитми, жаны тарыга. Ишелеп килгән уйларына киңлек, иркенлек, хөрлек кирәк; менә алдында яткан ак кәгазь кылганлы далага әверелә. Япан дала уртасыннан барган эзләр үткән көннәргә, үткәннәргә таба йөгерә. Тизрәк, тизрәк, дип пышылдый йөрәк кагышы. Кинәт уйлар агышы сөртенеп китә Карлы кыр аклыгында ахактай кан тамчылары пәйда була—яралы җәнлек эзләреме? Юктыр, ул бит үз гомерендә бер генә жан иясен дә кыерсытмады, бер генә бөжәкнең дә гомерен кыймады.. Карлы кыр тарая, тарая бара һәм ютәленә буылган Шагыйрь алдында кан чәчрәгән кәгазь яктысы торып кала. Хәл жыеп, ул яңадан каләмгә тотына. Бу—соңгы әсәрем, дип, үзе генә белгән догалар укып, күк катларыннан мәрхәмәтле вакыт сорый; көнне төнгә ялгап яза да яза, шулай итеп рухын савыктырып хәл ала, әмма күзгә күренмәс тырнаклары белән үпкәне кысып алган чир бирешергә теләми, тәндәге егәрне суыра бара. Гомер шәме, нәзберек күбәләк кебек, менә сүнәм, менә сүнәм дип тырпылдый... Көннәр язга авышкач (Гәрәй Рәхимнең монда язган проза әсәре шулай атала) аны Ялта шәһәренә алып китәләр. Шушында анын үпкәсенә хәтәр операция ясала (сынар үпкә урынында күкрәк читлегендә бушлык кала). Аннары Алупка (Алып) санаторие Үлеп терелгәннән соң, Кырым кояшы астында тагын айлар уза. Яшәү дигән бөек очраклылыкның яңа мәгънәләрен табып, сират күперен чыкканда кичергән жан тетрәве аша бу тормышның татлы да, газаплы да серен ачарга омтылу—әдипне тагын кулына кәгазь-каләм алып язарга ихтыярлый. ’Саргаймагыз әле, каштаннар”—язылачак әсәрнең исеме алдан ук туа. Йөзе суырылып, саргаеп калган Гәрәй Рәхим Кырым манзарасын яратып, көз урыны-урыны белән зәгъфран сарысы сирпеп үткән табигатьне юата: "Саргаймагыз әле...". Элеккечә, һәммә нәрсәдән кызык табып, яшисе дә яшисе иде бит! Гәрәй Рәхим, хәлен белергә, Казаннан килгән каләмдәшләренә Кырымда гына үсә торган могжизаи агачларны, үз матурлыгын чак күтәреп торган Азнакайда әдәбият атналыгында Сулдан—Р Ишморатова. М Галиев, җырчы Ж Сәлахова, Г Рәхим, М Хәсәнов. 1975ел. чәчәкләрне, диңгез дулкыннары тетрәткәнгә изрәп оеган кыя-ташларны күрсәтеп йөри. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое, легендар очучы Әмәтхан Солтан һәйкәленә чәчәк салырга алып бара. Кырым татарлары хакында искә төшерергә дә ярамаган бер чорда, онытылырга дучар ителгән һәйкәлгә барып баш ору—заманы өчен үзе бер батырлык түгелмени' Кырымнан Казанга шундый хәбәр кайта: Гәрәй шаярта башлаган, димәк яши! Татарга бер үпкә житә икән, ике үпкә булса, үзара килешмәскә мөмкиннәр...—дип шаярткан, имеш, Пикыла Гөргөрие Тәнре анын гомер капусын ачып карап, бу жир йөзендә аты гөнаһлар кылмаган өчен ярлыкагандыр һәм ан-зиһенен фәһемле эшләргә генә юнәтеп, ана озын гомер юлы иңдергәндер Сынала... Сыналу ызаннарын кичә инсан гомере ... Шаянлык пәрдәсен ачып жибәрсән, Гәрәй Рәхимнең иргә олыгайган шәхес икәнен төшенеп аласың. Кырык бердә туган күпләрнен уртак михнәтле язмышы.... “Азык юктан бармак суырганмын—бик читләтеп үткән исәнлек" Студент чагында әтисе Василийнын хәвефле үлеме. Үзе авырып ятканда әнисе Фекланы соңгы юлга озатканнарын белү үкенече —батар, эчке сыкрау булып, каләм очыннан күз яшенә манылып тамгандыр: “Әткәм— әнкәм булып тик син калдың, ятим итмә мине. Шигърият’ Сабырлык—Гәрәйнен ин күркәм сыйфатыдыр мөгаен Юк ла. тешне кысып түзү сабырлыгы түгел, ә табигый чыдамлык, кичерә белү олылыгы сыйган гадел сабырлык анарда. Вакыт белән бергә-бер калырга дучар ителгән әдип нәкъ менә шул сабырлык хасиятеннән үзенә көч-дәрман алып, әләбиятнен ин төп һәм олуг жанры—прозада үзенчәлекле өслүбтә яза белгән саллы каләм иясе икәнен раслады Каштаннар матурлыгыннан туйгач, тал-өянкеләр күркәмлеге жетерәк күренә икән шул. Туган якка кайтып төшкәч, Гәрәй Рәхимнең беренче ачышы шул булгандыр Яңадан туып кайткач.. Кырым кояшыннан бер уч жылы алып әгәрмәчләргә чакрымнарны урап үткәргән көннәр—язучы кавеме өчен елга сирәк килә торган мәшәкатьле бәхет иде Ул командировка дип атала, ягъни, син гаилә тозагыннан котылып, беразга үз-үзенә командир буласың Моңа—яңа җирләр белән танышу да. халык белән очрашу киеренкелеге дә, үзара уйнап-көлеп. мәзәкләр чыгарып йөрү ваемсызлыгы ла керә Менә без Азнакай якларына (1975 елның кыш башы), аз да түгел, күп тә түгел—бишәү килеп төштек Казаннан Олы яшьтә булуына карамастан, җилкенеп, каядыр чыгып китәргә һәрвакыт атлыгып торган Рәисә ханым Ишморатова. җиз тутлы йөзенә сирәк елмаю чыгарган Рөстәм Мингалим. җырлап бетереп, сәхнә артына чыккач, башка артистлар кебек сүгенә белми торган зыялы ханым Җәваһирә Сәлахова. боларны оештырып алып чыгучы- мин һәм шушы чуар төркемнең жаны-Гәрәй Рәхим Барыбыз бергә—шау килеп безне каршы алган Мәхмүт Хәсәновнын калын иңсәләренә кунган чыпчыклар кебек чыркылдашабыз Клубларда халык шыгрым. Гәрәй Рәхим юка гына китабын залга күрсәтә дә: — Бу минем беренче китабым—“Чәчәк сатучы малай" дип атала Бәясе өч тиен,—ди "Өч тиен" дигән сүздән Шагыйрьгә хөрмәт йөзеннәнме, халык аптырабрак кала, тыенкы гына елмаючылар да берән-сәрән генә күренә -Шушы китабым чыккач.—дип дәвам итә Гәрәй.-бик тә әче телле Мөдәррис Әгьләмов дигән шагыйребез мондый эпиграмма язган 6. .к У • м Т Рәхимсез Гәрәй Рәхим бу Чын исеме Гөргөри Өч тиенлек китабы бар. И пычагым кергери Шул мәлдә зал шартлый. Кул чаба-чаба көләргә тотына һәм Гәрәй Рәхимне бер сулыштан яратып өлгерә. Инде бу очрашулардан сон ничә еллар үткән югыйсә. Азнакайга кайтсам. “Теге . өч тиенлек китап язган Гөргөри нишләп йөри?" дип әле дә сагынып искә алалар үзен. Азнакайда үтәсе көннәребез минутынача бүленеп куелган иде. Борчылу- кабалануга урын юк. Йөгерек юллар. Кунакчыл йөзләр. Тулы заллар. Мул табыннар. Эшен дә эшлибез, иртәдән алып төн урталарына кадәр, мәзәк табып, сулышка капканчы көлешәбез дә. Хәтта, ни җитди Рәисә ханыбыз бүрәнә ярыгыннан да көләргә торган чытлык кызчыкка әверелеп калды. Мингалимнен дә жиз-төмсә йөзеннән елмаю китми башлады. Сонгы көнне Мәхмүт ага Хәсәнов өендә мәҗлескә жыелдык. Бер ягына хатыны—Мәрьям ханымны, икенче ягына Җәваһирә ханымны утырткан Мәхмүт ага өстәл башында бәхет тәхетендә, хан кебек рәхәт чигеп утырды. Табынны алып баручы—анын вәзире сыйфатында Гәрәй Рәхим иде. Мәрьям ханым, ризык хәстәрен күрергә дип, кухня ягында югалып торгалый. Мәхмүт ага исә. биниһая гәүдәсен йомарлап, Җәваһирә ханымның куенына ук кереп беткән. Әрсезлеккә сәбәп калдырмыйча, күз карашы белән итагатьле генә читкә “этеп” куя белгән Җәваһирә ханымга да нидер булды: йөзеннән тигез тешләрен балкыткан елмаю китми, көч-куәте ташып торган ир заты янәшәсендә ул, мамыкка әверелеп, яшьлегенә кайтып бара иде бугай... Бервакыт. Мәрьям ханымның күптән инде чыгып утырганын искәреп, Гәрәй Рәхим әйтә куйды: — Мәхмүт ага, Мәрьям апа ягына да күз салып ал бераз... Гашыйклык аллыгыннан парланган йөзле Мәхмүт ага, каерылып борылып карады да: — И—и, карчык, син дә мондамыни!—дип, саллы кулы белән Мәрьям ханымның иңеннән шапылдатып сөеп куйган булды. Табын дәррәү кубып көләргә тотынды Иренең канәгатьлегеннән кинәнү ала белгән Мәрьям ханымның да йөзенә эчкерсез елмаю жәелде. Әнә шулай, гомернең Азнакайдагы биш көне, бер мизгелдә туып, шул мизгелдә үлә барган юморга, кытыклы-жор сүзгә, тузга язмаган тапкыр мәзәккә бай көннәребез, көлү мәрәкәсендә гөрләп, бүтән мәңге кабатланмаска дип үтеп тә китте Казанлыларны озаткач, форсаттан файдаланып, мин туган авылыма, шимбә—якшәмбене үткәрергә дип әти—әни янына кайтып аудым Аудым, дию. һич тә чынбарлыкка хилафлык китермәс. Күңелдә ямансу бушлык, ике тәүлек буе, Тукай әйтмешли: “буш шешә сыман аунап” түшәмгә карап яттым. Сулыш алулары да кыен, тамактан ризык та үтми, тәмәке тартырга да хәл юк—бөтен эч мускулларына кан сауган. Әни өзгәләнә: — Кайсы төшен авырта сон. улым,—ди, өстәлгә төрле тәм-томнар китереп карый. Артык нык көлүдән авырыйм, дип әйтеп булмый бит инде әнигә. Чынлап та, чама белми көлүдән үлеп китүең дә бар икән бит Түшәмдәге ботак сурәтенә карап, Гәрәй Рәхимне битәрләп ятам, әгәр ул булмаса. бу кадәр үк көләр идекмени, вәт керәшен шүрәлесе! Гәрәй белән күрәселәр әле алда булган икән... 1982 елда мин Максим Горький исемендәге Әдәбият институтының Югары курсларына укырга кердем. Гәрәй Рәхим ул чорда Мәскәүдә яши, фатирлы, машиналы—тулы хокуклы башкала кешесе иде. Анын киңәшен тотып, институтның Добролюбов урамындагы тулай торакның жиденче катыннан “татарлар" бүлмәсенә урнаштым. Безгә кадәр укып киткән Туфан Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, Ризван Хәмидләрдән мирас булып күпме савыт-саба, кирәк- ярак калган, хәтта суыткычы да бар Нәкъ тәрәзә каршында—Останкино манарасы —Ава-нитә калса, дип курыкма, мин ике араны адымлап үлчәп чыктым,—ди Гәрәй Рәхим шаяртып—Ауган сурәттә. Останкиноның очы тәрәзәнен тышкы өлгесен ватып, жиде миллиметр гына керәчәк, зыян сал алмый Гәрәй Рәхим бу чорда Сергей Михалков кул астында. РСФСР язучылар союзының төрки халыклар әдәбияты буенча әдәби консультант булып эшли иде Институтта дәресләр беткәч, мин анын эшенә барам Казан сагындыра. Гәрәйнең юмартлыгыннан файдаланып, казна хисабына, телефон кызганчы сөйләшеп, Казандагы дус-ишләрне бер селкетеп алам (Соңыннан Гәрәй: “ике ел эчендә бер машиналык сөйләштең син телефоннан, шул кирәк урыс акчасына’’,—диде). Эштән кайткан чагында без анын белән кайчандыр Муса Жалил яшәгән Столешников тыкрыгына сугылабыз. Жир астына төшә торган баскычта бераз чират торганнан сон. Мәскәүнен ул чакта ин шәп саналган сыра барына эләгәсең. Монда бокалларга тир бәрдереп чыгарган салкын сыраны, егерме тиенлек көмеш салып, автоматлардан агызып азасын. Тәлинкә тутырып креветка, кара уылдык, кыздырылган бифштексмы китертәсең— һәммәсе дә илле тиен бәһадә. Гитлерның дөньяны яулау фикерләре сыра барында туган, диләр, безнең дә әдәбиятта бөек әсәр язып шаккаттырасы уйлар шушында килә. Мин яшәгән тулай торак янында самолетлар куя торган ангар чаклы сыра бары бар иде Анда берьюлы йөзләрчә кеше сыйгандыр Бервакыт Мәскәүдә китап чыгару нияте белән килгән Мөхәммәт ага Мәһдиевне шунда алып киттек. Сыраны яратып, тәмен тәненә ләззәтле таратып, чамасын белеп кенә, сәнгатьле итеп эчә белә иде ул. Менә без кайнар буы чыгып торган биниһая олы чаннардан чатлы-ботлы зур-зур крабларны алдырып, бөтен килеш кенә үлчәтәбез (килосы биш тәнкә). Утын агачы сыман сындырып, эченнән савылып чыккан ап-ак, мәмрәп торган итне тел өстенә салып, салкын сыраны уртлап, Мөхәммәт аганың әсәрендерә торган мажаралы хикәятләрен тынлый-тыңлый юк, моны бүгенге кимәлдән сурәтләп бирергә галижәнаб каләм көчсез... — Их. егетләр, дөнья рәхәте бит бу, ә!—ди Мөхәммәт ага—Шушылай, беләк юанлыгы крабларны сындырып кабып кына сыра эчәрмен дип кем уйлаган. Гомердә бер генә була бу! Испаниянең Балеар утрауларының берсенә— Мальоркага тукталгач, эчкән илем шулай, анда краб итен мыскаллап кына, чемченерлек итеп кенә биргәннәр нае Монда, күр инде син. күсәбәсе белән. Остазның мәмнүн булуыннан без дә канәгать идек Бер көнне. Гәрәйнең өендә кунак булып утырганда, Вахит Юныс телефоннан шылтырата: —Егетләр, миндә аулагый, хатын Мароккода командировкада, улымны Каһирәгә, алты айга практикага озаттым. Бер ялгызым гармунда уйнап, жылап утырам, хәзер ук килеп житегез,— ди Без. әжәкә ягып кыздырылган тавыкны кайнар килеш сөлгегә төреп, машина белән юлга чыгабыз. Вахит абыйга кадәрге ара илле чакрымнар булыр Гәрәй. байлар төсе кергән чыраен күреп шикләнмәсеннәр дип. рульне кыю тотып. Кремль тирәсеннән, дәүләт житәкчеләре машиналары йөри торган урамнардан алып бара Ниһаять, хәвеф-хәтәрсез генә барып житәбез, баянын иненә аскан Вахит абый безне ишек гәбендә каршы ала. Алдан сөйләшкәнчә, буйдак хужанын өстәленә зурлап, сюрприз итеп чыгарабыз дип тавыкны сиздермичә генә, алгы бүлмәгә яшереп керәбез Керсәк, карасак залдагы озын өстәл өстенә алма төшәрлек тә түгел, ни генә юк: дөньяның кайсы кыйтгаларында житлеккән чикләвекләр лисеңме, семга, палтус балыклары, сары. кара, кызыл уылдыклар дисенме, эчендә төрле төсләр яшьнәп торган фужерлар, пычакчәнечкеләрнен шаһ-корольләр өстәленә генә халыкара гәртипгә тезелеп куелуы дисеңмс- болар бар ла ашау симфониясенә югары зәвык белән әзерләнгән увертюра иде Ярый әле тавыкны ашыгып чыгармадык, бу нигъмәтләр арасында тавыгыбыз 6* Парижга эләккән көтүче хәлендә кала иде, дип пышылдыйм. Гәрәйгә төртеп. —Егетләр, әйтүгә килеп життегез. шулкадәр рәхмәт сезгә,—дип. Вахит Юныс безне кабат-кабат кочаклап аркадан сөя. күзләрендә шатлык яше...— Хәзер сезгә гажәеп бер блюдо өлгертәм. мин аны күп еллар элек Тайваньда, генераллиссимус Чанкайши банкетында күреп кайткан идем... Егермеләп илдә күп еллар эшләгән, инглиз, гарәп, корея телләрен белгән Вахит агада танга кадәр кунак булдык. Ауропача бизәлгән өй жиһазлары ул төндә керәшен жырларын тәүге тапкыр кинәнеп тыңладылар. Эш урынында Гәрәй Рәхим Чабаксар, Казан. Уфа язучылары, сәнгать әһелләре өчен үзе бер илче иде. Китап чыгару нияте белән килгәнсең икән, ул сине нәшриятлар буйлап йөртә, кирәкле кешесен табып сөйләшә, кунакханәгә урнаштыра, ижат йортына урын табып бирә, ижади командировкаларны юллап куя (Чукоткага. Командор утрауларына барам дисәң дә ул елларда Мәскәү оешмасы акчаны мулдан түли иде)—кыскасы, һәммә кешегә яхшылык кылып, үзенә савап алу кебек олы жанлылыкка ирешкән Алла бәндәсе иде ул. Олы форумнарга, юбилейларга ул Михалков кебек исемле шәхесләрне Казанга. Уфага яисә Чабаксарга алып кайта, үзе дә шома йөзле партия әһелләре белән янәшә президиумда утыра иде. Халыкның мең күзле карашыннан кадакланып президиум кысаларында утыру аңа килешеп тә бетми шикелле, жор күңелле табигый халәтеннән мәхрүм калып, артык житди булырга тырышудан яңак мускуллары кысыла, болай да ассиметрик чырае ямьшәеп, төмсәләнеп кала Андый чакларда Гәрәйне интегүле киеренкелектән коткарасы килә иде. Киеренке эш сәгате беткән мәлләрдә Гәрәйнең машинасына утырып Мәскәү буйлап чыгып китәбез. —Син машинаны улатып кузгатма, әнә Мөсәгыйт Хәбибуллиннын мотор тавышы да ишетелми,—дим аңа. —Нәрсә, ул кабызмыйча гына йөримени?!—ди Гәрәй —Ул бит тумыштан шофер. Авылда. бәләкәй өстәлдә, тимер шарлы бильярдта уйнап өйрәнгәннәр зур шарлы бильярдта да шәп уйныйлар. Ә инде капылт кына зур шарлы бильярдта өйрәнгәннәр, барыбер остарып житә алмыйлар, "ана сөте белән кермәгәне” күренеп тора. Машина да шулай ахрысы, аңа бәләкәйдән үк ябышып үсәргә кирәктер. Чувашстанда узган (оештыручысы Г Рәхим. алгы рәттә, сулдан икенче) татар, башкорт, чуваш яшь шагыйрьләре семинарында 1985 ел. —Хәтсез акча да эшлим инде югыйсә, гонорарлар да алам—баеп булмый Шушы “Жигули” ашап бара Ике машиналык акча чыкты инде үзенә.—ли Гәрәй — Йә мин бәрдерәм. йә мине бәрдереп китәләр, төзәттерү кыйбат бит Җитмәсә, көн аралаш, штраф түлим Дөрес тә барам, кагыйдәне лә бозмыйм кебек, юк, барыбер тоталар Шулай сөйләшә-сөйләшә алты рәтле гажәеп кин урамнан җилдерәбез Эреле-ваклы машиналар дәрьясыннан йөзеп кенә барасын шикелле Бар да тыныч иде кебек Кинәт, юл кырыеннан, асфальттан яралган шикелле. ГАИ хезмәткәре калыкты да, йөзләрчә машина арасыннан Гәрәйнекен табып алып, бармагын изәп чакыра башлады — Менә, тагын мин икәнен күреп алды инде,—дип Гәрәй, теш арасыннан “с" авазын кысып, имгәтеп чыгарды Бу анын үзенчә сүгенү рәвеше иде Яктылыкны каплауны женем сөйми, дип алдагы йөк машинасын өнәмичә, икенче сызыкка чыккан иде ул, шул ярамаган икән. Гәрәйнен бумажнигын тагын унбиш тәңкәгә ябыктырып, ары кузгалабыз Мин аны үземчә юаткан булам —Авылда хәтерлисеңдер, берәүнең сөтне күп бирә торган шәп сыеры була. Шуны икенче берәү сатып ала—сыер кинәттән генә сөт бирми башлый Килешмәде, диләр андый очракта Сина да. Гәрәй, килешми бу машина Сатарга кирәк моны, тәмам бөлдереп бетергәнче,—дим —Шулай итим микән.. Кызык бит ул дөнья дигәнен: эт жәнлеген үз алдында мыскыллап көлсәң, беркайчан да онытмый, кайчан да булса бер тешләп, үчен кайтара икәненә мин үз тәҗрибәмдә төшенгән идем, ә менә машинаның да үзен кимсетүне кичермәвен, үч ала икәнен мин әле белми идем һәм ул моны озак көттермәде... Шолохов үлгән көн иде (1984 елнын феврале) Радиолар сагышлы музыка бирә башлады, кайгылы хәбәр әле икенче көнне генә илгә таралачак, мәскәүлеләргә инде миллион колактан таралып өлгергән. “Москва” кунакханәсендә Туфан Миннуллиннын болын чаклы люкс номерында гәпләшеп утырабыз Гариф Ахунов "Тын Дон”нын яшьлегендә үзе тәржемә иткән кайбер өзекләрен, дулкынланып, яттан сөйли Прозаны яттан белү—сирәк була торган хәл. Шул көннәрдә генә “Литературная газета"да Шолоховның соңгы интервьюсы басылып чыккан иде Анда ул "Тын Дон"нын баштагы нөсхәсен тел ягыннан нык эшкәртеп, шивә сүзләрдән арындыруын әйтә Шивә дигәне татардан кергән сүзләр булган икән — Казакларның төп өлеше татардан чыккан инде Романында “хутор Татарский" дип тиккә атамагандыр Шолохов,—ди Туфан Миннуллин.—яңгыравык тавышын бүлмә киңлекләренә таратып. —Казаклар шул ук керәшен татарлары инде, —ди Гәрәй Рәхим, шаяртып Аннары, җитдиләнеп. өстәп куя.—"Тегеләр" радиосыннан тыңлаганым бар большевиклар, гражданнар сугышы чорында. Казанский дигән станпиада биш йөз ир-атны тезеп куеп, берьюлы атып үтергәннәр Бу да юкка түгелдер — Кайбер авылларда, бәлки, тел, гореф-гадәтләр сакланып калгандыр Университет студентларын фольклор жыярга шул якларга җибәреп кайтарырга иде. —дим мин. — Бер буында—тел. икенче буында—моң. өченче буынла—хәтер бетә Аларның кыпчак икәнен православие дине оныттырган инде,—ди Туфан Миннуллин -Кушаматлары да мишәрдән кергән бит югыйсә кацак. качак, казак... Гариф Ахунов, гадәтенчә, уен уйдырып, тирән керүне өнәми Шолоховны якыннан күрүе хакында хатирәләргә бирелә Төнге сәгать берләр тирәсе җиткәч. Гәрәй Рәхим кайтырга дип кыбырсый башлады "Монда урын җитәрлек, кайтып йөрмәгез, кызган баштан җитмәсә— рульдә, "—дип Туфан Миннуллин кыстап караса да. Гәрәй, иптәшкә мине дә ияртеп, җитез генә кузгалды. Төн уртасы Кин урамнар Ник бер хәрәкәт булсын Машинада Гәрәй белән жай гына сөйләшеп кайтабыз. Кинәт... гуры гына барган унайдан машинабыз чалыклый башлады, әле унга, әле сулга ташлана торгач, шома бозга эләктеме—кырт борылып, урам кырыендагы мәһабәт йортка таба жуылдап очарга тотынды (Гәрәй тормоз урынына газга баскан булган икән). Шунысы сәер, жанда бернинди курку-шөбһә юк, без үлмәскә тиеш, дигән үжәт бер уй гына чагылып алды. Машина алагаем тизлек белән гөрселдәп, алгы тәгәрмәче белән бордюр ташына килеп бәрелде (ярый әле бәйләнеп утырган идем), йорт диварына бер метрлар кала, кырт борылып, уң тәгәрмәчләрен дә эчтән бәрдереп, тротуар буйлап йөз метрлар барды да туктап калды. Секунд эчендә булган бу мәхшәрне без аңыбызга да сыйдыра алмый калдык. Ул арада әллә каян гына милиция машинасы килеп чыкты. Төштеләр. Шаккатып карыйлар. Алгы тәгәрмәчнең берсе киселеп, шакмак булган, арткы тәгәрмәчләр дә ямьшәеп беткәннәр. —Бүген Шолохов үлгән көн. Барыбызга да уртак кайгы килде, шуны искә алып утырдык та..—дип, Гәрәй Рәхим СССР язучылар союзы билетын чыгарып күрсәтте. Тегеләр әлләни бәйләнеп тормадылар, тәгәрмәчне тиз генә алмаштырырга ярдәм иттеләр дә, Гәрәйнең егерме биш сумын кесәгә шудырып китеп бардылар Әкрен генә без дә кузгалдык. Машинаның көе киткән, уңга каера. Төнге өчләр тирәсе иде. Ерактан ук ГАИ хезмәткәрен күреп алдык Сәер генә ыңгырашып килгән машинаны туктатмый кала димени алар. Гәрәйне автобуска утыртып каядыр алып киттеләр. Мин берьялгызым калдым. Жңде миллионлы Мәскәү халкы йоклый. Урам шомлы Ярый әле салонда жылы, музыка уйнап тора. Сәгать ярым вакыт үткәч, автобус янә күренде, яшь милиционер егет руль артына кереп утырды да машинаны ай-ваена карамыйча, зур тизлектә алып китте. Ни өчен Гәрәйне озак тотканнар дисәм, хикмәт шунда икән: карап торуга ул Савва Морозовлар чорындагы рус купецы шикелле: шәп якалы күн пәлтәдән, мул сакал-мыеклы, зәнгәр күзле документларда Григорий Васильевич "Нишләп болай мәзәк сөйләшәсен, исерек диеп тә булмый, аек күренәсең шикелле”, дип милиционерлар бәйләнә башлагач, Гәрәй үзенең татар икәнен әйтә. “Ах, син без русларны өч йөз ел иго астында изгән татармыни әле, хәзер без сиңа күрсәтәбез!"—дип адарынган "жантимер”ләргә Гәрәй чын тарих ул болайрак була, дип атабалаларыбызның үткәне хакында сәгать буе сөйләп, тегеләрне авызына караткан икән. Шулай итеп ул (аз гына түләү, хисабына) машина йөртү таныклыгын саклап калды (соңыннан, төзәтүче осталар машинаның төп рамы кәкрәйгәнен күргәч, “Моның эчеңдәге кешеләре исән калганмы?— дип сораганнар). Күпмедер вакыт үткәч, Гәрәй белән теге бәрелгән урынны барып карадык Бордюр ташы тәбәнәк куелган булса, тугыз катлы йортны сөзеп, урталай бөкләнәсе булганбыз икән. Ходай саклаган... Икенче көнне радиолар Шолоховның үлеме хакындагы хәбәрне дөньяга тарата башлады Олуг шәхеснең үлеме, гадәттә, уй-фикерләргә этәрә Социализм шартларында яшәгән күп кенә бәхетсез талантлардан аермалы буларак, үз вакытында кадер-хөрмәт күргән бәхетле талант иде ул. Читтән караганда шулай. Анын да хәтәр елларда кыл өстендә калган мәлләре булган икән шул. “Тын Дон”нын кулъязмасын укып чыккач, Максим Горький: мондый романга тотынырдай үзешчән язучылар илнең төрле регионнарында күпләп туачак, дигән Үзе саф роман яза алмаган пролетар әдипнең көнләшүе түгелме буп ! Нәкъ шул чорда ике томы чыгып өлгергән “Тын Дон”ның дәвамын бастыруны туктаталар. Шолохов Максим Горькийга мөрәжәгать итә. Күпмедер вакыттан сон Горький аны үзенең дачасында Сталин белән күрештерә. —Син ак генералларны бик акыллы, көчле итеп сурәтләгәнсең Эмиграциягә киткәннәргә азык бирү түгелме бу?!—ди Сталин. —Көчсез, акылсыз дошманны жинү большевикларга дан китерәме сон? — ди яшь, кайнар канлы казак язучысы. Сталинга анын үз фикерен хаклый, раслый алуы ошый Шушы сөйләшүдән сон романның дәвамын бастырырга рөхсәт бирә. Янәшәдә утырган Горький исә Шолоховны яклап та, яманлап та бер кәлимә сүз дә әйтми; тәмәке көллегенә берәм-берәм шырпы кабызып сала тора, сәгатькә сузылган әнгәмә барышында ике-өч кап шырпы яндырып бетерә Әдәби мохитгәге хөсетлек, көнчелек, астыртын мәкер заманында күпләрнен язмышын бик аяныч хәлләргә куйган. Сиксәненче елларда сәләтле, кулыннан эш килгән әдипләр өстеннән "корымлы" анонимкалар язу яна бер күтәрелеш алган иде КПСС Үзәк Комитетына. РСФСР язучылар союзына килгәннәре, урау юллар үтеп. Гәрәй Рәхимнен өстәленә кайтып өеләләр иле —Татарнын бер-берсен бетерергә маһир халык икәне үзебезгә билгеле инде,—ди Гәрәй Рәхим.—руслар каршында оят бит Шулкадәр ваклык Шулкадәр мескенлек Руслар каршында читен "Их. сез татарлар Бөтен кенәз- морзаларыгызны безгә биреп бетердегезмени сон. үзегезгә калмаганмыни ” дип бездән көләләр бит Гәрәй Рәхимнен эчтән сыкрануы күлләренә монсулык сирпеде Анын җитдиләнеп калуы тәэсиреннән Мәскәү күгенә дә төмсә болытлар тартылды. әскәүне күз яшьләренә ышандырырга тырышып түгел, ә үзенен Ходай биргән сәләте, көч-хезмәте белән ирләрчә яулады ул Мәйданы, халык саны ягыннан үзе бер дәүләткә тин шаукымлы башкалада ышанычлы түбәнне булдыру, иҗади оешмада эшләп, хөрмәт казану ана жинел бирелмәгәндер. Казна эшеннән тәмам арган бер чорда ул Сергей Михалковка кереп, яңа әсәрләр язасым килә, эштән азат итсәгез иде. дигән теләген белдерә. Сергей Михалков, гадәтенчә, тартык авазларда тотлыгып, таптана - таптана, мыек астыннан шаяртып — Мин синен энергияңне тулысынча сыгып бетермәдем бит әле. сыгып бетергәч, кит. дип үзем әйтермен,—ди Эшләде, димәсләр, язмады диярләр Әдипләр арасында таралган бу әйтем баш очында һәрдаим чан сугып тора. Әмма үз әсәреңне генә байрак итеп йөртүдән битәр, әдәбиятка хезмәт итү дигән мәгънәле төшенчә дә бар бит әле Монысына инде сирәкләр алына. Гәрәй Рәхим, бик сак эш иткән археолог шикелле, татар шигърияте курганын ачып, анын бәгырендә мен еллар буе тупланган җәүһәрләрне сабыр төгәллек белән бөртекләп җыеп, бакый хәзинәләрне бүгенгегә ялгап, поэзия антологиясе төзеп дөньяга чыгарды Матди яктан СССР Янчыларының HI I корылтаенда Сулдан-Р Гаташ / Ромашов (Уфа1, / Чиңн\ иин. М Шаханов (Алма-Ата). I Рахим. М Львов (Мәскәү). Р Влшевһб Чоска}, I^Sbc.i М бәһаләнми торган мондый- катлаулы хезмәткә тотыну өчен фидакарьлек, әдәби мирасны колачлый алырдай тәвәккәллек, күпме ихтыяр көче сораладыр. Ул Мәскәүдә "әдәбият илчесе" чагында башкаланың мәртәбәле залларында Акмулла. Кол Гали. Тукай. Жәлил. Такташ кебек олуг затларның юбилей кичәләре уздырылды. Партиянең Үзәк һәм өлкә комитетлары дәрәҗәсендә бу эшне рәсми кузгатудан алып, афишалар ясату, йөзләрчә артист, музыкант, язучыларны яхшы кунакханәләргә урнаштыруга кадәр ул үзе башлап йөрде Мондый кичәләрдә партия эшлеклеләре дә. төрки халыкларның зыялылары да. чит ил кунаклары да катнаша иде. Чын мәгънәсендә милли бәйрәмгә әверелеп киткән тантаналы залларга башкала татарлары сыеп бетә алмый, жыр-бию. күтәренке рухлы бәйрәм урамнарга ташып жәелә иде. Кол Гали һәм Габдулла Тукай юбилейларын ЮНЕСКО дәрәжәсендә. дөньякүләм билгеләп үтүне гамәлгә ашыруны да Гәрәй Рәхим башлап кузгатты. Еллар үткәч, бу кылган гамәлләрне хәзер инде учка алып күрсәтеп булмый шул. Сүз кодрәте белән вакытны иярләгән китабын гына, үткәннәргә тере шаһит булып, учында ята ала... Әлбәттә, китапның да төрлесе була шул. Берәүне генә куандырганы, меңнәрнең уй-киртәләрен аударганы... Вакытлы мал. арзанлы дан алу мәсләгенә бирелеп, бәхетсез ижаты үзеннән алда үлгән күпме язучылар мисалыннан гыйбрәтле сабак алган Гәрәй Рәхимнең, олыгая башлагач, тарихка борылуы табигый ихтыяр иде. Кендекче әдәбияттан аермалы буларак, тарихи фикер, милли тамырлардан сугарылган фәлсәфә, дини рух өртелгән ижат кына гомерле була икәнен ул үз вакытында төшенеп өлгерде Күп өйрәнеп, борынгылыкның тәмен тойган әдип тарихи әсәрләр, татар дөньясының шанлы дәверен чыгылдырган поэма, киносценарийлар язды. Аның бүгенге хезмәт урыны—Татарстан Дәүләт Советында. Ул язучыларыбыз. дәүләт һәм жәмәгать эшлеклеләре Разил Вәлиев. Туфан Миннуллин һәм Фоат Галимуллин белән бер комиссиядә мәдәният һәм милли мәсьәләләргә багышланган эшләр алып бара. Утырып уйласаң, исен китәрлек: ничә еллар буена казна эшендә, ижатка китәсе никадәр акыл-зиһен. күз нуры түгелгән, вакыт тегермәненә уралып кереп китәсе күпме рәсми кәгазь тутырылган. Кәгазь кыштырдавын күрәлмас дәрәжәгә китергән бу хезмәтләрне бергә жыйсаң. ничә том хасил булыр иде микән? Әнә шулай итеп, язар өчен яшисе вакыт яшәр өчен эшләүгә киткән Гәрәй Рәхимнен һәрчак үзен чарлап торган хыялы—көндәлек “богаулардан" котылып, ирекле ижат галәменә чуму—аргы яры күренгәнче, дулкыннарны ярып, кинәнеп бер йөзү... Кайчакларда мин: Гәрәй Рәхим дә олыгаеп, мыжыклана күрмәсен. Ходаем, алай булса, дөнья бик күңелсезләнер иде. дип уйлап та куям. Шөкер, ул һаман элеккечә; шаян-шук. жор сүзен гүя түш кесәсеннән генә үрелеп ала. Үз борчуларын онытып, кеше гаменә күчә белгән жайлы. ижтиһадлы. син катлаулы дип уйлаган мәсьәләдән гади генә чишелеш таба белгән хикмәтле шәхес ул. Кеше белән бүлешергә күңелендә һәрчак бер уч жылы булыр... Аны очратып, хәл-әхвәл алышкач, бер йомышсыз китеп барсаң, үпкәләтерсең шикелле. Чөнки гозереңне анын кебек тә рәхәт итеп, авырыксынмыйча, теләп башкарып чыга алучы бүтән берәү бар микән безнең даирәдә. Якташы—күзләренә Шөгер күгенең зәңгәрлеге сыйган, гөнаһсыз-юка гәүдәле Шамил Бикчуринга багышлап язган "Чишмә” дигән шигыре бар аның. Шул шигырьнең бер тәлгәшен өзеп алып. Гәрәй Рәхимнең үзенә, бумеранг итеп, юллыйсы килә. Синләйләр аз. Синдәй киң күнелле Адәмнәргә кытлык, йә Ходам... Кече күңеллелек өлкәсендә Син бит безнең сонгы могикан