БЕР СОРАУГА-БЕР ҖАВАП
БЕР СОРАУГА—БЕР ҖАВАП —Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘҺСИ) латинга кайту җәһәтеннән нинди эшләр башкара? Институт директоры, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. халыкара төрки академия академигы, язучы Нурмөхәммәт ХИСАМОВ: —ТӘҺСИ—татар халкын төрле яклап: тарихи, этнографик, мәдәни, әдәби яктан, тел һәм сәнгать җәһәтеннән өйрәнә торган гыйльми үзәк. Ниһаять, без сонгы 10-15 елда милли мирасыбызны бүгенге чор шартларында өйрәнә башладык. Ин мөһиме: татар халкы үзенең никадәрле зур байлыкка ия икәнлеген аңлады. Бәйсезлек өчен көрәш чорында безнең өчен бу бик тә көчле стимул иде. Милләт үз зурлыгына, башкалар белән тин булуына төшенде. ТӘҺСИ дә ике тел бүлеге—тел белеме һәм лексикография (сүзлекләр эшләү) бүлекләре әһәмиятле урын алып тора. Республика тормышындагы яна вәзгыять бу ике бүлекнең дә эшчәнлеген бик нык активлаштырды. Татар теленең дәүләт теле дип игълан ителүе сүзлекләргә ихтыяҗ тудырды. Сонгы берничә елда гына да бик күп сүзлекләр дөнья күрде, яңалары төзелә тора, чыга тора. Татар теленең теоретик мәсьәләләрен яктыртуда да яңа төсмерләр бар. Латинга кайту теоретик һәм гамәли планда яңа проблемалар тудыра. Шунлыктан, орфография латин әлифбасы шартларында яңача эшләнә. Гомумән, латинга кайту җәһәтеннән җиренә җиткереп башкарасы гамәлләребез, уй-ниятләребез хәттин ашкан. ТӘҺСИ аларны эзлекле рәвештә тормышка ашырырга тырыша. Телнен үз табигатен камилрәк чагылдыру юнәлешендә, тел тарихын яктыртуда да яна үзенчәлекләр бар. Мисал өчен бер генә юнәлеш- тармак: татар теле иске Русия шартларында XVI гасырдан XIX гасырның беренче яртысына кадәр империядә икенче дәүләт теле, дипломатия теле булып торган. Урыс дәүләте көнчыгыш илләре белән татар телендә язышкан Татар яшәгән төбәкләрдә суд-хөкем, канцелярия эшләре татар телендә башкарылган. Бу тәҗрибәне хәзерге терминнарыбыз өлкәсендә нигез итеп кулланырга була лабаса! Сер түгел ки, терминнарны кирәксә- кирәкмәсә дә бер генә телдән алу телнен аһәңлегенә шактый зыян сала. Борын-борыннан теркәлеп килгән иҗтимагый-сәяси терминнарыбыз исә бүгенге тел үсеше өчен бәрәкәтле мая булып тора. Элегрәк без тел үсешен, алгарышын диалектларның юкка чыгуы итеп кенә күзаллый идек. Хәлбуки, диалектлар (шивәләр)—теләсә кайсы телнен искиткеч зур байлыгы Бездә хәзер диалектларны тирәнрәк өйрәнү ихтыяҗы туды. Андагы сүзлек маясы, фразеологик байлык әдәби телне тулаем баетуда бик тә мөһим чыганак булып тора. Бу—институт эшчәнлегенен бер генә тармагы.