XX ЙӨЗ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
ТАРИХИ-БИБЛИОГРАФИК КҮЗӘТҮ йөз татар әдәбияты үсешендә 90 еллар гаҗәеп үзенчәлекле булып Лк чыга, моны зур бер дәрьяга тиңләү дөрес булыр, әмма аның -Л ж-Z ж. агымы тизлегенә күз иярерлек кенә түгел, аның муллыгын санап бетерерлек кенә түгел. 80 елларда ук башланган яңарыш галәмәте, рухи көчләрнең уянуы матур гына дәвам итә. Милли ренессанс идеясе белән дәртләнеп китеп, мәдәниятебезне яңадан торгызу һәм ныгытуга өметләнеп, әдәби көчләр һәммәсе бергә туплана. Матди кыенлыклардан арына алмасалар да, язучыларның рухы күтәренке, чөнки алар борынгыдан килгән әдәбиятыбыз булуына сөенәләр, горурлык хисе кичерәләр. Татар әдәбияты, нәкъ гасырның башындагыча ук, халыкның үзаңы үсүен яңадан-яңа әсәрләрендә чагылдырып, элеккеге рухи байлыгын кайтарырга, рухият чылбырының өзелгән буыннарын ялгарга, динне дә эченә алган мәдәниятне тулаем торгызырга омтыла. Бер генә юнәлештә барган идеология үзенең тәэсир итү сәләтеннән ваз кичә, кодрәтен югалта. Әдәбият белән сәнгатьтә төрле идеяләр тамыр җәя. төрле сәнгати-нәфис юнәлешләр үзенә юл яра. Моңа чаклы тәртәгә керергә теләмәгән яисә дин ягына авышкан язучылар да (мәсәлән, Ф.Бәйрәмова). искене сагынып искә алучылар да—барчасы хокук ягыннан тигезләнә. Шул ук вакытта моңарчы яшәп килгән гадәтләрдән (әйтик, әдәбиятның өстән кушканны гына җөпләве, мәдәниятнең фәкать акча өчен яшәве) баш тартуның нәтиҗәләре күренә башлый. Җәмәгатьчелек беркайчан да коньюнктурага хезмәт итмәгән әдипләргә (Ә.Еники, А.Гыйләҗев, Н.Фәттах һ.б.) яки турыдан-туры хакимият белән «якалашкан* иҗат кешеләренә (С.Баттал) аеруча зур хөрмәт күрсәтә. «Идел» журналы 1994 елның февраль санында С.Батталның «Батый ханга ачык хат» дигән поэмасын чыгара. 1963 елны язылган әсәрнең шул вакыткача дөнья күрмәве әдәбият өлкәсендәге тоткарлауның ачык мисалы. Массакүләм мәгълүмат чараларына карата 1990 елда чыккан Рәсәй законы нигезендә Татарстанның матбугат оешмалары үзләре теләгәнчә эшли башлыйлар. Әдәбият идеология һәм цензура ише тоткарлык ясап торган органнардан арына арынуын, тик менә озакламыйча дилбегәне икътисад үз кулына алачак бит әле. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында китап чыгару эше спонсор яки меценатларның ярдәм кулын сузуына бәйле. Татар халкының этник яктан шактый фаҗигале хәлгә төшкәнен (туган телнең көнкүрештә кирәге кимегәннән-кими барганын, җөмһүриятнең башкаласында һәм эре шәһәрләрдә милли мәктәпләрнең бетерелүен, мәдәният учакларының ябылуын, милли горефгадәтләрнең кысрыклап чыгарылуын, туган телне һәм нәсел-нәсәбен белмәгән «манкортлар*ның артканнан-артуын) исбатлап, зыялы иҗат әһелләре 60—70 елларда ук чаң суга башлаганнар иде инде. 80 елларның азагына таба әлеге мәсьәлә поэзиядә һәм публицистикада төп темага әверелә. Ниһаять, 90 елларның башында ук хакыйкать җиңә: милли телебезне һәм татар халкының милләт буларак саклануын кайгырту аерым кешеләрнең генә түгел, бәлки дәүләт эше икәнлеге тәгаенләнә. Нәкъ менә шул постулат зыялы иҗат ияләрен һәм хөкүмәт даирәләрен төпле бер 8. .к. У. м в фикергә китерә: татар милләтенең язмышын хәл итәргә сәләтле, көчле һәм кодрәтле дәүләт булдыру зарур икән ләбаса! 1990 елның 30 августында җөмһүриятнең Югары Советы яңа Декларация кабул кылып, Татарстан Республикасын суверен дәүләт дип игълан итә. Озакламый татар телен рус теле белән бергә республиканың дәүләт теле буларак таныган закон да хуплана. 1990—91 еллар — суверенитет өчен көрәш дәвере, җәмгыятьнең кайнап торган чагы. Казан каласының төп мәйданында узган шаулы митингларда, ачлык игълан итүләрдә язучылар, бигрәк тә яшь язучылар аеруча актив катнаша. 1993 елда әдәби хәрәкәт янә буразнага төшә, әмма күптән түгел кичерелгән хәлләр әле иҗат әһелләренә һич тынгы бирми, аларның әсәрләрендә әледән-әле чагыла. Яңа шартларда өлкән һәм урта яшьләрдәге шагыйрьләр дә иҗатларында зур активлык күрсәтәләр. Заманага да, үз-үзләренә дә авторларыбыз икенче төрлерәк күзлектән карыйлар: И. Юзеев — «Уйлый күңелем төрлесен» (1997), Р.Фәйзуллин — «Җил-Вакыт* (1996), Р.Харис — «Тоткасыз ишек» (1999), Р.Миңнуллин — «Талбишек» (1995) һәм «Уфа белән Казан арасы» (1998), К.Латыйп — «Иман кәрваны» (1997), Р.Гаташ (Р.Гатауллин) — «Догам сиңа багышлыйм» (1997) һәм «Гөлләр су сорый» (1999), Роберт Әхмәтҗанов — «Тургай тәрәзәсе» (1996), Г.Рәхим — «Замандашларга ачык хат» (1999) З.Мансуров —«Яшәү үзәне» (1998), К.Булатова — «Миләш кагы» (1991), Н.Әхмәдиев — «Яралы күк» (1994). Сатира остасы Г. Афзал үзенең үткен генә әсәрләре белән чыга. Прозада татар халкы кичергән иң олы михнәтләрне (1552 елда Явыз Иван гаскәрләренең Казан каласын яулап алуы һ.б.) сурәтләү, йә булмаса үз вакытында лаеклы бәя алмаган тарихи шәхесләрне гәүдәләндерү нияте калкып чыга, һәммә нәрсәгә икенче күзлектән карау башлана, бәяләр-мөнәсәбәтләр баштанаяк үзгәрә. Р.Мөхәммәдиевнең «Сират күпере» (1994) дигән романында элек большевик булып та, соңыннан Совет хөкүмәтенең дошманы дип игълан ителгән М. Солтан га лиевнең фаҗигале язмышы тасвирлана. Әсәрдә аның образы бүгенге көн өчен дә төпле фикер йөртүче акыл иясе буларак гәүдәләнә. С.Шәмсинең «Кубрат» (1997) драмасында, Батулланың «Сөембикә» (1992), Җ.Рәхимовның «Батырша» (1992), М.Хәбибуллинның «Шайтан каласы» (1993), «Хан оныгы Хансөяр» (1997) һәм «Аллаһы бүләге» (1999), Ф.Латыйфиның (1943) «Хыянәт» (1993) романнарында һ.б. әсәрләрендә татар халкының тарихыннан төрле дәверләр күрсәтелә. Р.Кәрами «Каргалган кәрван» романында репрессияләр барган заманны сурәтли. Шул ук вакытта каһәрле язмышка үзләре дучар ителгән әдипләр әлеге теманы тәмам нокта куярлык итеп тасвирлап бирәләр: И.Салахов — «Колыма хикәяләре» (1991), Г.Тавлин — «Афәт» (романтрилогия, 1996), А.Гыйләҗев — «Йәгез, бер дога!» (1997). Шунысын да әйтергә кирәк, А.Гыйләҗев бу романын язар алдыннан Караганда якларында үзе булган җирләрне күреп йөри. Әнә шул сәяхәтенең көндәлеген китабына эпилог рәвешендә урнаштыра. Миңа калса, автор әлеге эпилогны аеруча нык дәртләнеп яза һәм бүгенге прозабызның матур үрнәге дәрәҗәсенә җиткерә. Гәрчә тарихи һәм лагерь темалары өстенлек итсә дә, прозабызның колачы 90 елларда да гаять киң. Р.Низамиев «Кызыл кар яугач» (1994) повестенда әфган сугышын күрсәтә; М.Насыйбуллин «Тукран тәүбәсе»ндә (1997) һәм «Елан елан булып кала» (1998) повестенда криминаль теманы күтәрә; Т.Галиуллин исә «Тәүбә» (1996) һәм «Элмәк» (1998) романнарында бүгенге мафияләрне фаш итә: якташларына Ф.Садриев «Таң җиле» (1994), Ә.Галиев «Авылдашлар» (1995) романын багышлый; М.Юныс «Юлда уйланулар» (1990) китабында ерак җирләргә сәяхәт итүләрен тасвирлый; Ш.Галиев сугыш елларына туры килгән яшьлеген сурәтли; А.Вергазов «Без сезнең балаларыгыз» (1996) повестенда тәрбия керми торган яшүсмерләр, Н.Әхмәдиев «Амбирак, яки кара каен кыйссасы» (1999) повестенда халык авыз иҗатын һәм җирле сөйләмне өйрәнергә Себер якларына сәфәр кылучы студентлар тормышын күрсәтә. Р.Фәизов (1931) «Тәңре хөкеме» дигән фантастик повестенда замандашларын, алда безне экологии катастрофа көтүе бик ихтимал дип кисәтә. Бу әсәр Г.Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән хыялый повестена аваздаш, Ф.Латыйфиның «Ишелеп төшкән бәхет» (1999) романы хәзерге заман хәлләрен тасвирлауга багышлана. Җәмгыятьнең, рухи тормышына, милләтнең, мәнфәгатенә үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләр бүгенге әдипләрне бигрәк нык кызыксындыра. Ф.Бәйрәмованың «Метеор» дигән пьесасы (1998 елгы «Онытмагыз безне!» китабына кергән) даһи шагыйрь һ.Такташка багышлана. Ә бит мәркәзнең кайбер тәнкыйтьчеләре В.Маяковскийны түбәнсетергә мәтәшкән кебек, безнен Такташыбызга кырын караучылар бүген дә юк түгел. С.Поварисовның (1924) дилогиясендә татар әдәбияты классигы Г.Ибраһимовның якты образы гәүдәләнә (1 кисәге «Яшьлек иртәсе», 1996; 2 кисәге «Җиденче күктә» 1998). Автор шулай ук мәшһүр әдипнең һәм җәмәгать эшлеклесенең әһәмиятен кечерәйтергә тырышучылар белән бәхәс алып бара. К.Миңлебаевның (1929) «Бакый» романында даһи иҗади зыялыларның берсе - нәкыш остасы, уем-сынчы, график һәм шагыйрь Бакый Урманче образы тасвирлана (журналда — 1997). Матур әдәбиятта бу әле сәнгатькяр образының беренче гәүдәләнеше. Б.Урманче ярыйсы ук озын һәм гыйбрәтле гомер кичерә (1897—1990), һәм романда шуның аерым дәверләре күрсәтелә. 90 еллар әдәбияты булган хәлләрне һәм кешеләрне документальрәк сурәтләү ягын каера, шуңа күрә азмы-күпме очеркка тартым әсәр язган автор гүя сәнгатьчә фикер йөртүне киләчәккә калдырып килә. Әйтик. Г.Ахунов гадәтенчә уңай каһарманны тормышның үзеннән эзли торгач, алдынгы хуҗалыгы белән бөтен җөмһүрияткә танылган Тимерхан Борһановка юлыга һәм документаль очеркка тартым трилогия язып ташлый: «Тимерханның күргәнкичергәннәре» (1999). Р.Мөхәммәдиевнең «Кызган табада» (1996) романы да булган хәлләргә таянып язылган — 1993 елда Мәскәүдә парламентны тупка тоту кебек зур фаҗига тасвирлана. Автор үзе депутат һәм парламентның бер комиссиясен җитәкләүче буларак мәхшәрнең эчендә кайнаша. Үзе кичергән һәм күргән хәлләрне шулай күрсәткән роман Россия Федерациясе әдәбиятларының берсендә дә юк әле. Замананың авырлыгы, кискен үзгәрешләр, мәхшәр-кырылышлар язучыларны яңа төр публицистикага этәрә. Иң актив публицистларның берсе А.Хәлим аны «рухи публицистика» дип атый, чөнки төп мәгънәсе милләтнең үткәне һәм киләчәге, рухи дөньясы, милли мәдәниятнең һәм ана теленең язмышына барып тоташа. Милләтнең булу-булмавы телнең сакланусакланмавына бәйләнгән. Публицист язучылар (М.Юныс, К.Тимбнкова һ.б.) тискәре хәлкүренешләргә каршы чыгып, җәмәгатьчелекне күтәрәләр, мәсьәләне уңай хәл итүгә ирешәләр. 90 елларда публицистик китапларын драматург Т.Миңнуллин («Утырып уйлар уйладым», 1997), прозаик М.Мәһдиев («Ачы тәҗрибә», 1993), шагыйрьләр Р.Миңнуллин («Шагыйрь булып кына калмадым», 1998), Ф.Яруллин «Заман сулышы (1997) һ.б. чыгара. М.Галиевнең «Догалы еллар» (1998) китабы да яңа публицистикага якын. Драматургиядә яшьләр бәйге тота: Ю. Сафиуллин — «Идегәй» (1997). пьесалар китабы «Канатлар* (1997); Д. Салихов — «Яшьлегем хатасы — йөрәгем ярасы» (1998) һ.б. Әмма аларга Т.Миңнуллинны куып җитәргә ерак әле... Ф.Латыйфиның «Тамга» (1996, Р.Якуш белән берлектә фантастик повестьлары берьюлы ике телдә («Тамга» — «След») басылып чыга, «Ишелеп төшкән бәхет» (журналда — 1999) романы — гасырның соңгы әсәрләреннән берсе. Ф.Яруллинның таланты төрле яклап ачыла: ул шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, публицист та. 90 елларда мәшһүр язучыларыбыз, иҗатларына йомгак ясагандай, әсәрләрен күптомлы итеп чыгару җаен табалар: А.Гыйләҗев белән Р.Фәйзуллин дүртәр том, Ә.Еники, М.Мәһдиев, Ә. Баянов өчәр том итеп чыгара. Әдәбиятка килүче яшьләр 70—80 еллар белән чагыштырганда сан ягыннан да ишлерәк, яшь ягыннан да яшьрәк. Кайсыбер дебютантлар китапларын бик яшьли күрү бәхетенә ирешәләр. 1994-99 елларда Язучылар берлегенә 50дән артык кешенең әгъза буларак кабул ителүе дә шуны раслый. Мәдәни-тарихи күзлектән караганда, 90 елларда нәшрият һәм басмаханәләрнең күбәеп китүен күрми калу һич мөмкин түгел (ә бит автономия 8* 116 шартларында Татарстан 1920 елда оешкан бердәнбер китап нәшрияты белән чикләнергә мәҗбүр иде). Яңа нәшриятларның, арада бер зурлары: «Мәгариф» (гәрчә 1991 елда оешса да. үзен революциягә хәтле эшләгән «Мәгариф»нең варисы дип саный); • Татар китабы» (Язучылар берлеге каршында. 1996—99); «Матбугат Йорты» (1998дән): «Рухият» (1998дән): «Милли китап» (1998дән) һ.б. 1991 елдан «Мирас» дигән әдәби журнал чыга — ул татар мәдәниятенең төрле дәверләренә караган кыйммәтле ядкярләрне барлау һәм халыкка җиткерү юлында кирәкле эш башкара. Шул ук 1991 елны Чаллыда «Аргамак» журналы чыга башлый. Бу журнал гәрчә Татарстан Язучылары берлеге Чаллы бүлегенең басма органы саналса да, үз төбәгендәге әдәби көчләрне туплап кына калмый, бәлки әле Казан, Уфа, Ульян, Мәскәү авторларына да ачык чырай күрсәтә. Сабыйларга атап «Салават күпере». «Сабыйга» журналлары Казанда чыкса, Уфада татар телендә яшьләр өчен «Тулпар» дигәне чыга. Альманахлар да бар әле: Казанда — «Аҗаган», Ульянда — «Сембер язлары». 1995 елдан башлап ана телендә беренче мәртәбә «Мәдәни жомга» исемендәге атналык әдәби гәзит чыга. Ул җөмһүрияттәге бөтен мәдәният дөньясының мәнфәгатен кайгыртуы белән тиз арада шөһрәт казанып өлгерә. 90 елларда, гасырның азагында, татар әдәбияты үзенең элеккеге мәйданнарын да кайтару дәртенә керешә. Мәгълүм булганча, гасыр башында Казаннан шактый ук ерак Ырынбур, Уфа, Әстерхан. Мәскәү, Петербург, Екатеринбург, Орск һ.б. шәһәрләр дә татар мәдәниятенең учаклары санала. Бүгенге көндә ул изге традицияне Әстерхан, Ульян, Мәскәү, Төмән, Себернең бүтән шәһәрләрендә яшәүче әдипләр һәм шагыйрьләр дәвам иттерә. Себер жирендә туыпүскән Якуб Зәнкиев (1917) хәзер Тубыл шәһәрендә яши һәм үз төбәгендә яшәүчеләргә багышлап «Иртеш таңнары» (1994, Казан) дигән киң колачлы чәчмә әсәр иҗат итә; бүген ул татар укучысының яраткан авторларыннан санала, дисәм дә хата булмас. Танылган шагыйрь, әдәбият галиме, тәрҗемәче Әдхәт Синугыл (1935) Ташкентта яши. Күренекле татар шагыйре Камил Мостафин (1932) Чиләбедә яши. Бүтән шәһәрләрдә яшәүче шагыйрь һәм әдипләребез дә ярыйсы ук актив иҗат итәләр, әдәбиятыбызны баетуга көчләрен кызганмыйлар. Ә инде күршедәге Башкортстанда яшәүче татар язучылары 90 елларда үз китапларын Уфада ана телендә чыгару мөмкинлегенә ирешәләр. «Китап» нәшриятында талантлы шагыйрәләр Х.Мөдәррисованың «Үткән көз» (1995), Д.Булгакованың «Шигырьләр һәм җырлар» (1998), тагын әле шактый гына әдип һәм әдәбият галимнәренең китаплары дөнья күрә. Шунысын да әйтергә кирәк, бу нәшрият әле татар поэзиясе классикларының да, бүген бәйге тотучы күренекле шагыйрьләребез Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Гаташ, Р.Миңнуллин, Г.Рәхим һ.б. сайланма шигырь һәм поэмаларын да чыгара. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән дә мәдәни аралашу җайга салына. Төркия белән Финляндиядә безнең халык вәкилләре күбрәк санала, шуңа күрә үзара багланышлар да иң әүвәл шулар белән урнаша. Чит илдә татар әдипләре иҗат иткән әсәрләр дә, сәнгатькярләребез мәдәният өлкәсендә ирешкән казанышлар да «төп йортка» килеп җитә, әдәбият һәм сәнгать белгечләрендә билгеле бер кызыксыну уята. Гасыр башындагы кебек үк, телебез-динебез ягыннан кардәш төрекләр белән аралашу яңадан башлана. Татар әдипләренең китаплары төрекчәгә тәрҗемә ителә һәм басылып чыга. Татарстан белән Төркия язучылары үзара йөрешәләр. Г.Исхаки, З.Вәлиди, С.Максуди, Г.БатталТаймас, Й.Акчура, К.Инан һ.б. татар эмигрантларының иҗади мирасы милли мәдәниятебездә лаеклы урын ала. Төрле сәбәпләр белән һәм төрле вакытта мәдәниятебездә һәм тарихыбызда килеп чыккан чатаклыкларны 80 елларда төзәтү башланган булса, 90 елларда бу изге эш тагын да киңрәк колач җәя. Чынбарлыкның халыкка мәгълүм булуы аркасында күп нәрсәгә яшәп килгән караш- мөнәсәбәтләр үзгәрә. Татар әдәбиятының бөтен тарихына, бигрәк тә XX йөз башындагы әдәбиятына бөтенләй яңа күзлектән карау зарурлыгы сорала. «Реабилитация» нәтиҗәсендә узган фактларга яңача фәнни бәя бирелә, әдәбиятыбыз тарихында булып узган вакыйгаларнын олысына-кечесенә яңача карала. Бу җәһәттән Татарстан Фәннәр академиясе 1994 елда «Татар әдәбияты тарихын өйрәнүдә ян,а аспектлар* дигән темага язучылар белән галимнәрнең конференциясен үткәрә. Ул конференция киләчәктә фәнни тикшеренүләр алып бару максатына юнәлдерелгән программа төзи, ФА һәм җөмһүриятнең югары уку йортлары галимнәренең көчен бергә туплап, милли әдәбиятыбызның чынбарлыгына тәңгәл килердәй тарихын булдыруны максат итеп куя. Әдәбият галиме Ф.Галимуллинның «Эстетика һәм социологизм» (1988) дигән китабы чыга; анда автор моңарчы хөкем сөргән һәм әдәбиятыбызга зур каза китергән берьяклы бәя бирүнең сәбәп һәм серләрен ача (галим фикеренчә, сәбәпләрнең берсе вульгар социологизмга барып терәлә). Гасырның соңгы унъеллыгын — татар әдәбияты тарихында тулаем яңарыш дәвере дип бәяләргә мөмкин. Бу дәвергә, яңарыш белән бергә, милли идеяне раслау, туган телгә баш ию, киләчәккә якты өметләр баглау кебек рухи күтәренкелек хас. Күпчелек татар язучылары дөньякүләм аренага чыгуның зарурлыгын, моның өчен исә бөтендөнья әдәбиятының ирешкән уңышларга ирешү мәҗбүр икәнлеген тәкрарлыйлар. Ошбу максатның бүгенге көндә иң әһәмиятле максат икәнлеген һәркем икърар итә. Гасырның ахыры — узган юлга анализ ясау, югалту һәм табышларны барлау, йомгакны төйнәү. XX йөз татар әдәбиятының үткән юлы гәрчә бик алай шома һәм такыр ук булмаса да, әдәбиятыбыз затлылыгын җуймады, нәфислегеннән ваз кичмәде, ә инде төрле сәбәпләр белән читкә тибәрелгәннең һәммәсен бергә туплауны дәвам иттерә. Халык шагыйре Р. Файзуллин «Гасыр йомгагын төенләгәндә» (1999) дигән саллы мәкаләсендә мондый фикер әйтә: «Ышанасы килә: дөнья халыклары, дөнья цивилизациясендә Татар милләте булачак», — ди. Гасыр йомгагы а) Татар әдәбияты XX йөзгә аяк басканда милләтебезнең мәнфәгатьләрен яклау өчен бүтән бертөрле дә трибуна булмый. Шуңа күрә халкыбызның иң алдынгы вәкилләре ул мәнфәгатьләрне яклап, киләчәккә дөрес юл күрсәтү өчен әдәбияттан файдаланалар Бу хәл ана телендә вакытлы матбугат чыгару хокукын яулап алганчыга кадәр дәвам итә. Әдәбиятның төп функциясе әнә шуннан гыйбарәт була. Октябрь революциясеннән соң, 1920 елда үзебезнең автономия оешкач, вазифалар ничектер үзгәрә, милли мәдәният һәм вакытлы матбугат кебек мәсьәләләрне кайгырту эшен автономияле республика үз кулына ала. шуның белән әдипне яки шагыйрьне төп функциясен үтәүдән мәхрүм итә.. Хәзер инде әдәбият үз милләтебезнең мәнфәгатьләре урынына бөтен бер халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәргә тиеш була. Менә ни сәбәпле һәммә нәрсәне бер калыпка салырга тырышалар һәм Габдулла Тукайның 1906 елда иҗат иткән «Милләтө» шигырен русчага тәрҗемә иткәндә аның исемен «К народу» дип үзгәртәләр иде; ә инде 1913 елда язган «Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» дигән мәгълүм шигырьдә авторның вак милләтләрне яклап, аларга падишаһтан тигез хокуклар даулап язган юлларын русчага тәрҗемә итмиләр иде (38 юлдан тик 12 юлы басылып килде). Милли үзенчәлекләрне бетерү тенденциясе, милләтләрнең мәнфәгатенә илтифатның елдан-ел кими баруы 70—80 елларда зур фаҗига китереп чыгара: Татарстанның күпчелек шәһәрләрендә татар мәктәпләре бөтенләй калмаган икән, ике теллелек дигәннәре үзебезнең ана телен кысып чыгару ысулы икән Татар зыялыларының, иҗат әһелләренең «милләтчелек» ягына авышуыннан котлары алынып, җөмһүрият башында торучы түрәләр, бәладән баш-аяк дип, халыкны адәм мәсхәрәсенә калдыралар: бер яктан караганда, милли мәдән»1ятие кайгырталар, татар әдәбиятын үстерү чараларын күрәләр, икенче яктан, шул ук татар язучыларын укучысыз калдыру юлында зур тырышлык күрсәтәләр. 1991 елда татар зыялыларының зиһеннәре-аңнары ачылып киткән кебек була. Шуннан инде язучыларыбыз милли мәнфәгатьләрне кайгырту эшен үз кулларына алалар: җөмһүриятебездә ана телен дәүләт теле (ике телнең берсе) итеп яңадан раслатуга ирешәләр һ.б. хәлләр үзгәреп китә, күңелләргә өмет иңә. 90 елларда татар әдәбияты бик нык үсеп китә, һәм бу инде халкыбызның үзаңы үсүдән килүе бәхәссез. Димәк ки, XX йөзнең азагында татар әдәбияты үзенең элеккеге функциясен кире кайтарып ала — яңадан милли мәнфәгатьләрне кайгырту юлына, милли хәрәкәтнең алгы сафына баса. Әнә шул активлык аның бүгенге халәтен, милли ренессансны китереп чыгара. б) XX йөзгә татар әдәбияты Шәрыкның алдынгы әдәбиятлары рәтендә килә. XX йөздә мәдәниятләрнең гөрләп үсеп китүенә сәнгати казанышлар, әдәби табышлар һәм үзгәрешләр хас дип бәяләгәндә, татар әдәбияты әлеге әдәби табышларга һәм әлеге үзгәрешләргә ярыйсы ук әзерлекле килә, дип әйтү дөрес булыр. Менә ни сәбәпле ул һәртөрле яңалыкны (символизм, футуризм, верлибр Һ.6.) бик тиз кабул итәргә сәләтле була. Әйтеп үткәнебезчә, гасыр башында татар әдәбиятының кыйбласы нык үзгәрә: көнчыгыштан көнбатышка әйләнә. Әмма тора-бара бу хәл тигезләнә диярлек. Бүгенге татар әдәбияты аларның икесенә дә карап эш итә. Шул ук вакытта ул аларның икесеннән дә шактый ук аерыла; чыгышы һәм теле белән гәрчә ул көнчыгыш әдәбияты саналса да. аның үз йөзе, үз мөстәкыйльлеге ярылып ята в) XX йөзнең азагында янә дә бер гаять күркәм хәл булып ала: метрополиядәге әдәбиятка эмиграциядәгесе дә килеп кушыла. Татар әдәбияты чит илләрдә иҗат ителгән үз әдипләребезнең әсәрләрен олуг хәзинәне, югалган мирасыбызны —төп йортка тулаем диярлек кайтара, һәммәсенә лаеклы бәяне дә бирә. Мәгълүм булганча, дөньяларның кинәт үзгәреп китүе нәтиҗәсендә татар халкы 75 ел буена хәзерге татар прозасына һәм драматургиясенә нигез ташын салучы Гаяз Исхакыйдан мәхрүм булып яшәгән иде. Хәзер әдипнең мирасы том-том булып дөнья күрә, һәйбәтләп өйрәнелә, әнә шул рәвешле XX йөз әдәбиятының югалган мәрҗәннәре үз урыннарына утыртыла, татар әдәбиятының чын йөзе нурланып та балкып ачыла. г) XX йөзнең азагына таба татар әдипләренең үзләренә булган мөнәсәбәте кисәктән генә үзгәреп куя. Әгәр моңарчы үзләрен җитлекмәгән, провинциаль язучылар дип тойган булсалар, әдәбиятыбызның тулаем бер бөтен икәнен, метрополия буларак яшәгәнен, берәүгә дә ялынычы төшмәгәне, беркемнең дә читтән торып бәя бирүенә һич мохтаҗ түгеллеген күргәч, әлеге дә баягы мескенләнү хисеннән арыналар. Бүгенге көндә һәркемнең миендә бер генә теләк, бер генә өмет: ничек тә үзебезнең әдәбиятны дөнья мәйданына чыгарасы иде. лаеклы урынны яулап аласы иде Хәер, Г.Исхакыйның күңелендә шундый теләк гасыр башында ук була — нигәдер таянып, ул безнең әдәбиятыбызны Европаның алдынгы әдәбиятлары сафына алып чыгарга өметләнгән була... д) XX йөздә татар әдәбияты азмы-күпме халыкара мәйданда үзен танытып өлгерә — әдип вә шагыйрьләренең аеруча камил әсәрләрен, әдәби күренешләрне бөтен дөньяга өлге сыйфатында тәкъдим итә. Монда иң әүвөл Муса Җәлил калкып чыга, аның тоткынлыкта, үлем җәзасы алдыннан иҗат итеп, изге әманәт сыйфатында калдырган, искиткеч камиллек дәрәҗәсенә җиткән «Моабит дәфтәрләре». Шәхес буларак бер каһарманлык кылса, шигърияте белән — икенче. Андый батырлыкның дөнья күләмендә тиңе юк, бүтән бер генә әдәбиятка да ул төс түгел Иң әһәмиятлесе шунда ки. XX йөздә бөтендөнья әдәбияты картасына татар әдәбияты дигән исем языла, тамга куела.