УРТАК ЯР
Көлемсәр йөгерә-йөгерә, сулышына ут кабып килеп җиткәндә, автовокзал мәйданында бер генә машина да калмаган иде инде Кыз, бөгелмәле озын керфекләре аша сөзеп кенә тирә-юньдәге һәммә нәрсәне озаклап барлап чыкты Карашын җәлеп итәрдәй бернәрсә дә таба алмагач, урам ягын да тикшерергә кирәк дип тапты Башка чакта анда җинел машиналар, таксилар тезелгән була Дөрес, андыйлар күбрәк иртәнге якта җыела, алар кичкә кадәр яңадан Казанга әйләнеп кайту турында ныграк кайгырталар Мондый сәгатьләрдә шәхси машиналар көтеп торуга бөтенләй өметләнәсе юк. Кыз урам якка чыккач теләр-теләмәс кенә атлады Күңелендәге сәер бер өмет галәмәте кызны барыбер тукталып калырга, якын араны тагын бер кат күздән кичерергә мәҗбүр итте Ул сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды: автовокзал почмагында бер шәп машина елкылдап тора, иномарка, ягъни мәсәлән Мондыйлар, әлбәттә, ерак авылларга йөрмиләр, юлда очраган кешеләрне дә утыртмыйлар. Бу машина хуҗаларына юлда очраган бичараларның утыз-кырык сум акчасы кирәкми Мохтаҗ хәлен мохтаҗ кеше генә андый Башка чарасы калмаганны белеп кыз, үзе дә сизмәстән, әлеге ят машина ягына бара башлады. Ник мондый җиде чат кисешкән җирдә тукталды икән ул? Ватылып-фәлән калган булса, янында ыгы-зыгы килүчеләр күренер иде. Монда исә бер җан иясе дә юк Көлемсәр, бу затлы машина тирәсендә кеше таба алмагач, анын кин тәрәзәсе аша эчкә төбәлде Руль артына утырган егет, икенче урындыкка таба янтаеп, йокыга талган Шулай да. кыз аны-моны әйткәләгәнче үк. ул торып утырды, теләр-теләмәс кенә сорап та куйды Кояш ТИМБИКОВА-язучы. Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, X Ямашем исемендәге бү.юк иясе. * Тәңкәле тау». •Ярлар биек-. • Табылган хатлар сере» һ. 6 китаплар авторы Казанда яши К — Кемне эзлисез, апасы? Күңелендәге өмет дигәне тәмам канатланып киткәнне тоеп, Көлемсәр дә кыюланды: —Алай, мина энекәш булырга алынгач, әйдә, илтеп куй туган авылыма! Егетнен йокысы качты. Кыска, юан бармаклары белән куе чәчләрен артка сыпырып куйды. Күзләрен кыздан алмады. Бераз уйланып, күңеленнән хәтерен яңарткандай тукталыбрак торды. Аннары сабыр гына. —Таныдым, бугай,—диде. Син—Чишмәле Ярның Хәкимҗан абый кызы түгелме соң? Көлемсәр ятьмәгә эләккән күбәләк кебек бер урында сикергәләп куйды. Бу сорауга шатланыргамы, әллә, җавап та биреп тормастан, китеп барыргамы икәнен белми иде әле ул. Теге өмет дигәне генә шашынып- шашынып талпынды, аны-моны уйлап та карамаска, тизрәк, ачылып сөйләшергә, киңәшергә этәрде. —Каян белдең? Нишләп мин сине танымыйм соң? Кем соң син?..— Кыз бер соравына да җавап алып өлгермәде, ә үзе яңадан-яңа сораулар тезеп китте.—Ник монда туктап калдың? Кемне көтәсең?..—Алайса, минем әтине дә белгәч, Чишмәле ярны дә хәтерләгәч, бер егетлек эшлә әле илтеп куй мине авылыма! Әле—яп-якты, кире әйләнеп тә кайтып өлгерәсең... —Ашыкма! Башта танышып бетик: мин бу машинаның йөртүчесе генә. Хуҗамны көтеп утырам. Шушында очрашырга килешкән идек. Ул хәзер килеп җитәргә тиеш. Инде-е-е, әйләнеп кайтуга килгәндә-ә-ә, безгә кире Казанга кайтуның ике тиенгә дә кирәге юк, без бит монда- йомыш белән генә... Көлемсәр аны-моны аңлап өлгергән арада, бу елкылдавык машина янына кара « Волга» килеп туктады. Аннан төшеп калган ир-ат туп-туры алар янына юнәлде. —Әнә ул!—дияргә генә өлгерде шофер.—Калганын үзең кара! Көлемсәрне аларга таба атлап килүченең үзеннән бигрәк өсте- башы, хәрәкәте, ышанычлы адымнары хәйран итте. Аңардан зәңгәрсу нур бөркелә иде. Өстендәге сыек зәңгәр төстәге джинсы дигән киндер костюмы; аягындагы зәңгәр киндер туфлиләр; елмаю белән тулы күзләре дә зәп-зәнгәр... Ул. Көлемсәрне бөтенләй күрмәмешкә салышып, рульдәге егет белән сөйләшә башлады. Кыз шактый ук читкә китеп басты —Әй. Каракүз! Кил бире!—Бу тавыш әллә каян, мәрхәмәтле күкләрдән иңгән кебек иде —Кузгалабыз!—Бу сүзләрнең кем тарафыннан әйтелүен белә иде инде Көлемсәр Ул арада. Көлемсәрнең утырганын гына көтеп торгандай, машина кузгалып та китте. Шактый ара сүзсез бардылар. —Әле узган атнада гына Хәкимҗан агай минем янга кергән иде...— Хужаның сүзләре Көлемсәрне тәмам чарасыз калдырды. Гомерендә беренче күргән кешесе аның әтисен шулай үз итеп сөйләсен әле!—Газ кертер өчен чоланын җайлыйсы бар икән... —Сез кем сон ул кадәр?—Көлемсәр гел шундый инде ул, аны- моны чамалап тормыйча, күңелендәгесен туп-туры ача да сала. —Ю-у-ук, беркем дә түгел мин. Фирмада кирпеч сугабыз. Шул гына. Хәкимҗан агай кызыл кирпеч сораган иде... —Ие шул, биш елдан бирле газ кертергә азапланалар, кемнәрнен генә табан астында олтан булмадылар инде!—Көлемсәр күңелендәгесен ачты да бирде —Шул газ-газ дия-дия өйләреннән чыгып китәргә куркалар. Янәсе, алар юкта гына газ кертүчеләр килерләр дә болар колак кагып калырлар Бичара авыл кешеләреннән ничек кирәк шулай көләләр инде. Аннары Көлемсәр сүзләренең бик үк урынлы булмавын чамалады. Кызыл кирпеч бирә алган кешенен газ кертеп азаплаучыларга катнашы булмавы да бик ихтимал лабаса! Кыз тынып калды. Аның шиккә бирелүен сиземләгән Хуҗа сүзне үзе теләгән якка борып җибәрде. —Аллага шөкер. Хәзер авыллардагы тормыш шәһәр кешесен көнләштерерлек Безнен әниләр исән-имин чакта шушы шартлар булсамы9 ! Ии. шөкерана кылып туймаслар иде!. —Анысы шулай инде. дип. Хужанын сүзен Көлемсәр дә хуплап алып китте.—Бүгенге мөмкинлекләре булса мин дә авылдан китмәс идем. Без укыганда авылда мәктәп тә юк иде. Беренче класска ук. ат жигеп. күрше авылга ташыдылар... Шуннан китте сүз. китте бәхәс, китте уртаклашу. Бер-ике сәгатьлек юлнын узганын сизүче дә булмады. Алай дисән дә. Көлемсәрнен күңелендәге сакчы аек килеш үз вазифасын үтәгән икән кирәкте чатка җитүгә, кызнын сүзе «шып» туктады. —Минем сукмак якынлаша,—диде ул.—Алдагы борылышта туктатырсыз! —Нигә?—Хужанын тавышында ризасызлык сизелде —Без сине Чишмәле Ярның үзенә үк кертеп калдыра алабыз, юл шуннан уза бит' —Юк. юк. мин. хәтта автобуска утырып кайтканда да карамалыютар янында төшеп калам. Үз сукмагым бар минем. Сезнен машина урап- урап. безнен авыл яныннан үтеп киткәнче, мин. үз сукмагым буйлап, кайтып та житкән булам инде Машина туктар-туктамаста. кыз, ишекне ачты да. эчтәгеләргә беләкәй учын болгый-болгый. юл читендәге әрәмәлекләр арасына кереп тә китте Көлемсәр бу уңышлы сәфәргә үзе дә гаҗәпләнеп бетә алмады Гомер булмаганча, бу атна азагында аларга әллә нинди бер тикшеру комиссиясе килгән иде. шуңа йомгак ясадылар Аны жомга көнне оештырмасалар да яраган булыр иде дә бит—кем сон аны Көлемсәрдән сорап тора? Шуна күрә ул сонга калды, шуна күрә әллә нинди серле кешеләр белән очрашты. Хәерлегә булсын' Болай көтелмәгән очрашу Көлемсәрнен язмышына мәңгелек эз салды. Кыз, икенче атнада автобуска алдан ук килеп житсә дә. аны инде әүвәлге мәртәбәдә очраткан ялтыравык машина көтеп тора иде Каршы сына да йөртүче генә түгел олуг түрә үзе килеп чыкты — Каракүз!—диде ул. әйтерсең лә, монарчы кызга гел шулай эндәшкәннәр,—кемне эзлисен? Мин монда бит' Әйдә, әнә машинаң' Көлемсәр дә. шул чакыруны гына көтеп торган кебек, кеткелдәп көлеп, аңа тартылды; —Сез тагын мондамыни?—дигән булды кызый —Үзең әйттең бит. һәр атнада кайтып йөрим, диден —Соң?.. — Бер дә сон түгел, нәкъ вакытында... Әллә сүз уйнаштылар, әллә чыннан да бер-берсенен хәлен белешеп сөйләштеләр—һич аңламассың. Әмма да ләкин алар икенче атнада да шул ук жайлы машинада Чишмәле Ярга табан юл алдылар Көлемсәр бу юлы үзен иркенрәк, хәтта хуҗаларча тота башлады -Карале, мин гел сезнен кубызыгызга биеп йөрим, үзем сезнен исемнәрегезне дә белмим Кем сон сез? Ни дип эндәшергә’ Теге атнада әтиемнән сораштырып караган идем—ул да исемнәрегезне белми Минеке— Көлемсәр... —Бөтен дөньяга елмаеп көлеп кенә карый торган кызны болан да белерлек инде,—диде Хужа кеше.—Әги-әниен исеменне бик дөрес кушкан Ярар Минеке—Хәсәнҗан. Әтиеннекенә охшавына исен китмәсен Шулай кушканнар бит. -И-и-и. мин дә нәкъ шулайдыр дип уйлап куйган идем аны — Ничек9 Син дә минем хакта уйландыкмы9 -«Син дә» дидеңме?. Ал арның күзләре юл күзәтүчегә генә кирәкле көзгедә очрашты Карашлар очрашты—күңелләр сулкылдап куйды Көлемсәргә сабырлык дигәне чамалы бирелгән Ул утырган җиреннән сикереп чьи ардай иттереп талпына башлады Күңеле сизә бит: бу очрашулар—бер дә юкка гына түгел Инде тел яшереп азаплануларның да әллә ни кирәге юктыр, Ходаем Күпме көтәргә, тагын күпме азапланырга кирәк сон9 —Ни әйтсәм—шул инде. Киттек!.. Шоп-шома юл сузылды да сузылды. Шофер көзгесендәге карашлар, берберенә әллә ниләр вәгъдәләшкәндәй, серләштеләр дә серләштеләр' Тел тибрәтеп сүз әйтешмәгәндә дә Көлемсәр белән Хәсәнҗан үзара әллә ниләр хакында сөйләштеләр кебек тоелды. Шофердан яхшысынмадылармы, үзләре үк үз хәлләрен чамалап бетерә алмадылармы—тел тибрәтеп әллә ни зур «мәсьәләләр» хакында сөйләшү булмады. Юлда очраган юк-барны тәфсилләгән булып кына бардыларбардылар да. тагын Көлемсәрнең төшеп кала торган урынына килеп җиттеләр —Иә. бу юлы киреләнмә, авылга чаклы ук бар инде!—диде Хужа. —Юк!—дип кырт кисте Көлемсәр—Дистә ел буе тоткан гадәтемә хыянәт итәр хәлем юк.—Зур-зур рәхмәт яусын, ява-ява башыгызны тишеп бетерсен!—дип, кеткелдәп көлә-көлә тагын төшеп калды Көлемсәр. Сукмагыннан тәгәрәгәндәй аска ашыкса да, үзе тукталып, сусаганын баса торган ташландык чишмә янына якынлашкач, артына әйләнеп карады ул. Юл өстендәге машина һаман шунда тора иде әле. Көлемсәрнең игътибарын күргәч, алда утырган Хәсәнҗан, машина ишеген ачып, ике кулын болгады Әй кызык та булды инде Көлемсәргә!.. Ул машина, Көлемсәр куе урманга кереп киткәнче, шунда торды. Ник алай иткәндер?.. Кыз исә үзе салган сукмактан, кәҗә бәтиедәй сикергәли-сикергәли, алга китте. «Куе урман» дигәне аңа гына билгеле бер урында ачыла да китә Ул ачыклыкта әллә ни биек булмаган бер үр бар. Сырт өстендәге наратлар, гаскәриләр кебек рәт-рәт тезелеп, тоташ дивар хасил иткән. Әмма арадан бер нарат, тамырдашларыннан шактый арага аерылып, үр итәгенә, Көлемсәр сукмагына якынаеп үскән. Бу ялгыз нарат сукмактан килүчегә каршы атлый, аны күтәреп алырга тели кебек. Шушы турыга җитәрәк Көлемсәр дә адымнарын салмаклатты, аннары сукмагыннан чыгып, үзенә таба «атлаучы» наратка карап китте Бу ара ерак түгел. Алар бик тиз бер-берсенә елыштылар. Кыз карт наратнын кытыршы кайрысын сыйпагандай итте. Сыйпап-сыйпап килде дә сәер бер тамгалы урынны учы белән каплап куйды. —Син һаман елыйсын. Елама! Җитте, булды. —Наратнын кайрысы чокылып тирән тамгалардан чәер саркый иде. Көлемсәр шул чәер тамчыларына карап сөйләнде —Күп еладык. Син дә мин дә. Ул боларны белми дә бит. Сине дә бер дә юкка гына чокыган. Ул теләгән тамга да килеп чыкмады. Икебезнең исемнәрнең баш хәрефләрен яза имеш.. Башка гашыйклар моны ак каен кәүсәсенә уеп калдыра. Минем хыялый Зәйнуллам, сине сайлады —Кыз никадәр генә карышса да, күзләрен барыбер яшь пәрдәсе каплады. Көлемсәрнең еларга исәбе юк иде Еллар буена бәгырен телгәләгән хәсрәт турында пышылдаса да аның бүген елыйсы килми иде инде—Җитте, булды Бүтән еламыйбыз, наратым, яме'—дип кабатлады —Әнә бит. ул уйган «К». «3» хәрефләре танырлык та түгел. Синен чәерен күмеп каплап китте. Яраларны еллар чәере каплады, безгә дә туктарга вакыт... Көлемсәр, нарат белән серләшүен «кырт» туктатып, сукмагына таба атлады Җанына да рәхәт булып калды. Ничәмә-ничә еллар буена кызның гөнаһсыз күңелен талкып торган хәсрәт шәүләсе артка, калын пәрдә артына китеп бара шикелле. Сабый чактан бер-берсен белеп, үсә төшкәч, гашыйк булып, инде бүген-иртәгә өйләнешәбез, дип, вәгъдәләр бирешкән һәм бу хакта ялгыз нарат янында ант итешкән Зәйнулла белән Көлемсәр кисәктән мәңгелеккә аерылыштылар Зәйнулла, йөрәк өянәгеннән айный алмыйча, үлде дә китте. Бары да калды. Сөйгән яр да, туган авыл да. мәхәббәткә шаһит булган нарат та. Бу гаделсез кайгыга ачу иткәндәй, Көлемсәр баштан-аяк укуга, аннары эшкә чумды. Ана беркем дә, бернәрсә дә кирәкмәс булды. Шул битарафлыкта утыз яшен тутырды. ' Көлемсәр бу аланга инде кечкенәдән килеп йөрде. Әтисе белән икәү киләләр иде Монын үз сере-тирәнгә киткән сәбәбе бар Алан Көлемсәрнен әти ягыннан ерак әбисе Мәгълифә исемен йөртә Элеккеге елларда бу аланны Мәгълифә үз кул көчен түгеп кинәйткән. Кәкре- бөкре агачларны, тамыртомырларны төпләп, җирне йомшартып, үзләренә әкияти бер хуҗалык корганнар алар Тарихы исә аннан да иртәрәк башланган. Чишмәле Яр авылыннан бик унган бер агай яшәгән икән. Унган-булган, шуна да бик бай булган, хезмәтчеләр дә тоткан, әлбәттә. Җәйләрнең берсендә ул умарталар үрчетеп җибәргән. Бал вакыты җиткәч, умарталарын урман аланына күчереп куйган Шуларга күз-колак булып торсын өчен ин яшь, ин гайрәтле хезмәтче егетен, кечкенә генә бер өй кисәге салып куеп, урманга яшәргә җибәргән Егет моңа бик теләп риза булган. Бераздан анын бу сөенеченен сере ачылган егет урман аланында бай абзыйнын сылу кызы Мәгълифә белән очраша икән Алар моңарчы ук бер-берсен яратышып йөргәннәр, тик иркенләп очрашырга жае гына табылмый торган Егет аланга күчкәч, кыз, жаен табып, урманга үзе килеп йөри башлаган Өйдән китеп йөрүләренең төрледән төрле сәбәпләрен уйлап чыгарган кызый әле дуслары белән—җиләккә, әле чишмә буена балтырган җыярга, әле Тик егет белән кызнын сере озакка бармаган Ямьсез буяуларга манылып, хәбәр әтисенә дә ирешкән. Бай агай кызын бик ярата торган булган. Шуна да нәселсез-нәсепсез хезмәтче белән чуалуына тиз арада чик куярга теләгән. Тирә-күрше авыллардагы нык хуҗалыклы кешеләрнең өйләнердәй уллары турында белешергә тотынган Мәгълифә күнел ачуларыннан, урманга йөрүләреннән тыелып калган Боеккан, сулган, суырылган. Әти-әнисе тарафыннан һичнинди усал сүзләр, янаулар ишетмә- сә дә эшләрнен кай якка таба юнәлеш алуын сизеп торган Көннәрнен берендә исә, ни бар сабырлыгын, көч-куәтен, акыл-фикерен туплап әтисе белән киңәшергә рөхсәт сораган — һай минем кызым, һай матурым минем, кил, кил, балам- канатым!— дип. ата кеше аны. ике куллап каршы алган —Кил. утыр яныма, ни йомышын бар—сөйлә, сора: ниләр кирәк, кайларга бармакчы буласынмы, бирнәлек әйберләргә акча биримме0 Күпме, ниләр алырлык’’ Кыз, әтисенең, үзенчә, тагын нинди яхшылыклар эшләргә җыенуын санаттырып та бетермәгән, кинәттән тәмам юашланып китеп, анын аяк астына килеп егылган. Үкси-үкси: —Әтием, бәгырем, бөтен кылган яхшылыкларынны мәнге онытмам, тик бүген мина башка берни дә кирәкми, бер генә теләгемне үтә—матур итеп, туйлап, шул умартачы егеткә кияүгә бир мине' Бу якты дөньяда мина башка һични кирәкми—аны гына яратам, көям, янам анын угында Ул булмаган һәр җир—салкын, карангы гүр кебек тоела мина Хәйран калган ата кеше. Бу хакта тел тибрәтергә дә куркып, кызын үпкәләтмәс өчен, бөтен ярсуын көчкә-көчкә тыеп торган Япь-яшь баласының, тәвәккәлләп, хәл мөшкеллегенең бөтен авырлыгын берүзенең сыек кына җилкәсенә алып, ачыктан-ачык шулай үтенеп үрсәләнүе бай агайны чарасыз калдырган. Өне-теле качкан, ни дияргә дә, нәрсә эшләргә дә белми торган. Ул арада кызы һаман саен тәкрарлый икән —Әтием-бәгьрем. әтием-канатым, икебез дә аяк астында туфрак булырбыз, башка һичнинди әмереңнән дә чыкмабыз, колдай буйсынырбыз— аерма гына, бер-беребезне күрми яшәү газабына гына салма. Безгә, ялгызялгыз җир өстендә яшәүгә караганда, бергә-бергә җир куенына кереп бикләнү җиңелрәк... Әтисе тын алып өлгергәнче, кыз мен дә бер мәртәбә үтенергә өлгерә икән: — И әтием, и канат кисәгем, монарчы. си на сиздермичә генә, гыйшык утларында янып күпме газаплар кичерүемне белсән-анласан иде' Синен катыңа килеп бу хакта авыз ачарга кыймый йөрдем—Ходаем шушы аңлашу мизгелләрен никтер гел кичектереп торды Сиңа әйтми генә янып-көюләрнен никадәр авыр җәза булганлыгын төшендереп бирергә сүзләр таба алмадым. Әтием-канатым, мин син өйрәткәннәргә буйсынудан туктамадым, сафдыгым-инсафлыгым бозылмады, тик... умартачы егетне күрергә генә урманга барып йөрдем. Ул умарталыкка күчкәч, аны күрми тору әжәл газабыннан да авыррак булды. Кичерә күр, әтием, аны күрер өчен беренче тапкыр барганда ук синен белән киңәшергә кыюлыгым җитмәде—шуның өчен ялынып-ялварып гафуларынны сорыймын . Үз җаныннан да газизрәк күргән баласының бу сүзләре агайны акрынакрын бер нәтиҗә ясарга мәҗбүр итә. Анын башында мең сорау берьюлы баш калкыта: «Нишләргә? Шушы бердәнбер балакайны михнәт чокырына салып, бай туган-тумача белән аралашып яшәрлек башка бер нәселгә күз ташларгамы? Әллә инде бәгыреңнән өзелеп төшкән бу кадерле йөрәк парәңне тамак ялына көне-төне бил бөгүче шыр ятим затка тоттырып җибәрергәме дә балаңа хыялый бер мәхәббәт дәрьясы бүләк итәргәме? Нишләргә? Гомер буе тырышып бар иткән бөтен малыңны, җәмәгать алдында ялтыратып, авылларны-шәһәрләрне бер итеп, гөрләт- тереп кода-кодагый уйнашып, бай кардәшләр белән аралашып китәргәме дә бер сыныкка риза булып яшәгән малайны кияү итәргәме? Ул егет бик яшьли ятим калган иде. Йорт борынча теләсә нинди эш эшләгән булып, аннары күрше авылларда да йомышчы малай хезмәтен үтәп көн күргән иде. Сүз тынлаучан, эш яратучан булганга, бай агай аны үзендә яшәп калырга чакырды. Кечерәк чакта Мәгълифә белән гел бергә чуалдылар: бакча эшендә дә, сарыклар кыркыганда да, урак урганда да. аларнын чыр-чу килеп эшләп йөрүләрен, шаярышуларын көлеп кенә күзәтәләр иде Ул дәверләрнең үтеп киткәнен сизми калганнар бит әнә... Кызына җавап сүз әйтеренә кадәр агай күп хәлләрне хәтереннән кичерә. Аннары, тәвәккәлләп, Мәгълифәгә, кызның үзе кебек үк иттереп ачыктан-ачык аңлатып бирә: —Ярар, кызым, балам минем, бар шатлыгым, бар кайгым минем! Тор идәннән, башка берәү алдында да болай түбәнсенеп ялварма! Бүген ярый, минем алда ярый әле. Беренчесе вә соңгысы шул булсын! Хуш. ярар, син дигәнчә, нәкъ менә үзең сораганча булыр. Умартачы егет белән никахлашырсыз. Үзем башлап йөрермен, үз ризалыгым белән бирәм, диярмен, шуннан артыгына өметләнмәгез—мәһәренә... сынар кашык та юк Үзен үстергән хужасынын кызын гашыйк иткән егет һәр кирәген үз көче белән тапсын!.. —Мин дә булышырмын аңа, әтием-канатым!—дигән кыз. Атасын ризалатуына шатланудан сабырлыгын да чатнатып җибәргән —Кашыкны өрәнге тамырыннан уеп ясарбыз, әтием... Көлемсәр—әнә шушы Мәгълифә карчык оныгынын баласы ул. Көлемсәр гомеренә кадәр сулар шактый күп аккан шул. Бүтен исә—башка хәл. Бүген Көлемсәр үткәннәргә бөтенләй янача карашта булырга тели. «Жәяүле» нарат белән дә ара ачыкланды, инде «Мәгълифә аланы»на да бүгенгечә, иркен, кин, шау чәчәкле, ял итү өчен рәхәт бер урын итеп карар чак житге... Кызнын капкадан килеп керешеннән үк өйдәгеләр дә хәлне анлап алды кебек Үзгәреш аның бөтен тарафыннан бөркелә иде: кием-салымнын да иң затлысын кигән, йөреше дә, очам-очам, дип тора, ә күзләре нур чәчә, балкый, бу дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк. дип, өзлексез кабатлый сыман. Шулай да әтисе дә, әнисе дә бу яңалык турында тел тибрәтергә ашыкмадылар. Күз тиеп куюы, кызның тагын да үз күңеле эченә кереп бикләнүе бар. Бик озак көттеләр бит алар бу көнне. Зәйнулласының вафатыннан сон Көлемсәр инде ничәмә-ничә еллар ачылып китеп сөйләшмәде Яшьтәшләре белән күрешсә дә үзенә кирәклесен генә әйтә иде дә, минем хәлем турында сорый күрмәсеннәр тагын, дигәндәй, юк йомышын бар итеп, ары уза торган иде. Туган-тумачага кырт кисеп белдереп куйды: —Житге, мина адым саен акыл сатмагыз! «Үлгән арты үлеп булмый»— дигән сүзегезне бүтән ишетмим!—диде. Шуна күрә кыз белән сөйләшенгән сүзләр тирәнгә керә алмый, су өстендә йөзеп йөргән май бөртекләре кебек өстә генә, әйләнеп-тулгаланып торалар иде. Бу юлы исә кыз. бөтен жанын урап алган ялкынлы хисләренә чыдаша алмыйча, сүзне үзе үк кисәк башлап жибәрде: —Йә инде, шул кадәр дә кыюсыз булмагыз, сорагыз, нинди утларда янасын?—дип сорагыз!—диде,—Хәер, сорамасагыз да сөйлим. Көлемсәр күнелендәгесен тезде дә тезде «Жәяуле нарат-ны. «Мәгълифә аланы», алар белән яна мөнәсәбәткә кичүен дә сөйләде. Үзен гыйшык утына салган затнын кайдалыгын һәм исемен генә әйтеп бетермәде Кыз әйтеп бетермәде, әти белән әни кеше исә. күптән көткән бу сөенеч турында әллә ниләр беләселәре килсә дә. артык кызыксынып баланы уңайсыз хәлгә куймас өчен, телләрен аркылы тешләп, сабыр итүне хуп күрделәр. Акрын-акрын үзе барын да әйтеп бетерер кемлеген дә кайдалыгын да, кайда ничек дуслашуларын да. бу дуслыкның ахырлары нинди булачагын да. . Ял көннәре тиз узды. Кыз, ничек шаулап-гөрләп кайтып кергән булса, шулай ук ашкынып китеп тә барды Өйдәгеләр анын сөенечле юлга ашыгуын хуплап кына тордылар. Бу юлы Көлемсәрнең әнисе күчтәнәчләрнең ин затлыларын тутырган, күп итеп куйган Тиздән кияү булачак кешегә дә авыз иттерсен, дигәндер инде. Көлемсәр гомерендәге иң озын атна, мөгаен, шушы арадагысы булгандыр. Көндезләрен эш сәгатьләренең үтүен көтеп алуы кыен булса, төннәрен йокыга китмичә интекте ул. Төннәрнен шулкадәр озын икәнлеген моңарчы башына да китерми иде бит Көлемсәр. Хәер, монысына үзенчә бер чара да тапты кыз: киләсе җомгада. Хәсәнжан белән очрашкач, ана ниләр әйтәчәген ныклы бер тәртипкә салып куярга ниятләде Мәктәптә инша язган кебек. Күп кенә сорауларны күңеленнән уздырды, очрашкач та саламны ничек бирергә? Машина кузгалып киткәч, сүзне ничек башларга’ Юлда ниләр хакында сөйләшергә? Төшеп китәр чак җиткәч, егетне дә үзенә ияртерлек нинди сәбәп табарга?. Шуңа охшаш мәсьәләләрне чишәргә алынгач, йокы килмәү кайгысы артка чикте. Киресенчә, ин- кирәкле җавапларны таба алмый интеккәндә, үзе дә сизмәстән, йөзендә елмаю балкытып, йоклап китүчән булды Көлемсәр Уяна да. төп сорауларының күбесе әле һаман җавапсыз икәнлекне чамалап, тагын хафалана башлый иде. Ничек итсә итте—җомга көн уянуга Көлемсәр һәр хәрәкәтен атна буе төзегән планы буенча башлап җибәрде. Юлга киячәк күлмәк тә. туфли дә әллә кайчан билгеләнгән. Кулга әллә ни зур сумка алмаячак, башка атналардагы кебек ипи-күмәчләр дә күтәреп йөрмәячәк бер кило әфлисун, бер кило банан, бер кап печенье, бер шешә су—җитте шул Эшнең соңгы сәгатьләре җитә башлагач. Көлемсәрне курку алды «Әгәр ул бу юлы килә алмаса?»—дигән шик аны әледән-әле сискәндереп уза иде Икенчедән, очрашсалар, алдан ниятләгән гамәлләрен башкарып чыга алырмы соң ул? Бу сорау кызны барыннан да ныграк вәсвәсәләндерә. чөнки нәкъ шул мәсьәлә анын бөтен язмышын хәл итәргә мөмкин Машина рәхмәт төшкере, кызны нәкъ әүвәлге төштә көтеп тора иде. Хәсәнҗан. Көлемсәрнең чалымы күренүгә, кабинадан чыгып арттагы ишекне ачып куйды, кызга каршы атлады —Котылдыңмы, Каракүз9 Эштән ычкынуыңны әйтәм Нихәлләр, исәниминме? Күлмәген бигрәк матур инде! —Нишләп күлмәгем генә әле?—Кыз рәхәтләнеп көлде Ана бик рәхәт иде.—Туфлием ямьсезме? Ә үзем, үзе-ем ямьсезме. -Минем барын да санап чыгарга кыюлыгым җитмәде Барысы да бик матур, бик килешле! „ . м _ -Ник шулай икәнен беләсеңме сон’ Мин бит сезгә, сезнең менә бу затлы «кәчтүнегезгә». ялт-йолт килеп торган «заграничный* машинагызга лаек буласым килә! Көне-төне шуна дип тырышам бит мин Көлемсәр тагын көлде һәм жайлап кына арткы урынга кереп утырды —Тегендәрәк күчсәң, мин дә синен янына гына утырыр идем.— диде Хәсәнҗан. —Анысы нинди янадык инде тагын?—Кыз шулай сораган булды, үзе исә хәлнен мондый юнәлешкә борылып китүеннән бик канәгать иде Рәттән утыргач, Көлемсәр егетнең әрсезрәк кылануын тели иде кебек. Күңеленнән анын хәрәкәтләренә каршы торырга да әзерләнгәндәй булды. Кулларын иңбашыма салса, юри генә, «ялт» иттереп алып куярмын, дип тә уйлаган иде. Әмма егет актан-карадан сүз дә эндәшми барды Машина выжлата да выжлата, инде юлның яртысына җитәләр бугай. Кызнын сабырлыгы да, чакрым саен төкәнә, кими тора иде. —Әллә, Ходаем, суккан кирпечләрегезне алучылар беттеме—ник шул кадәр боегып калдыгыз? Икегезнең берегездән бер авыз сүз чыкмый- әти әйтмешли, балтасы суга төшкән урыс кебек барасыз.. Хәсәнҗан алга гына карап барган җиреннән кызга таба борыла төште. —Юк, юк, Каракүз, завод эшли, Аллага шөкер, дияргә кирәктер Алучылар җитәрлек. Безнең завод зур түгел бит ул. —Ә-ә-ә, менә кайда икән ул һәрьяктан түгәрәк дөнья-а-а!—Көлемсәр тагын көлде —Безнен директорга ирештерергә иде сездәге бу шөкераналыкны! Гомер туймас кебек кылана: әле бер яңалык уйлап чыгара, әле— икенчесен, аннары кичә генә керткән яңалыгын ботарлап ташлый —Бар ул андыйлар. Шулай эзләнмәсә, сезнен комбинат бер-ике ел эчендә генә алай киңәеп тә китә алмас иде әле... —Бәрәкәт! Минем ул комбинатта эшләгәнне кайдан белдең9—Бу яңалык Көлемсәрне тәмам чарасыз калдырды —Әйткәнем юк бит әле19 —Белдем инде!—диде дә егет бик тирән сулап, уфтанып куйды.- Барын да белдем... Ул арада машина Көлемсәргә кирәкле борылышка якынлаша иде —Бу юлы авылга чаклы бар инде!—диде егет. Анын тавышындагы ялварулы үтенеч аерымачык яңгырады.—Йә инде, карышма! Хәсәнҗанның мондый соравын алдан ук көтеп утырган Көлемсәр, атна буе ятлаган сүзләрен хәтереннән чыгарып, гади генә иттереп әйтте —Карышудан түгел, үземнең дә бер теләгем булганга күрә, мина нәкъ шунда төшәргә кирәк —Әйдә, икәү төшик! Мин сиңа үзем генә белгән чишмәнең суын эчерермен. Машинан авылга үтсен, син аны куып тотасын... Егетнен үзенә каршы сүз әйтүен Көлемсәр һич тә күтәрә алмас иде. шуңа күрә ул чигенмәслек чара күрде: юл буенча кымшанмый да кайткан Хәсәнҗанның көрәктәй зур кулына үзенең кеп-кечкенә учын куйды —Әйдә инде!.. Ул арада егет белән кыз яшел чирәм каплаган сөзәк калкулык өстеннән аска, Көлемсәр генә белгән чишмә ягына төшә башладылар Көчле кул кызнын нәни бармакларын ипләп кенә үз карамагына алган Абына күрмә, егылып китмә, дигәндәй, бу нык кул кызнын һәр хәрәкәтенә юнәлеш бирә кебек. —Менә ул минем газиз чишмәм!—дип кычкырып җибәрде Көлемсәр.— Күр син аны! Берничә карт карама үсеп утырган аулак кына бер аралык иде бу Карамаларның чабуы астында тагын ниндидер вак куаклар үсеп утыра Шуларга ияреп үк камышлар да үрчегән. Нәкъ менә шул берничә төп камыш төбеннән чүмеч кадәр генә уентык хасил булган да чишмә тибеп чыккан. Чишмәнең суы кызлар толымы кадәр генә тарлыкта агым да хасил иткән. Көлемсәр, ашыгып барып, шул шарлавыкта кулын юды, юеш учы белән битен дә сыйпап куйды. Аннары, учларын бер-беренә аркылы тотып, чишмәнең үзәгеннән су алып эчте. Сусаганын баскач, егеткә карады —Эч син дә! Курыкма! Бу—минем чишмә. Һич зыяны юк. Адәмнәргә зыян салмасын өчен мин ана кулъяулык биреп куйдым, әнә!.. Бер камышның койрык җибәрергә әзерләнгән түры кәүсәсендә, чыннан да, кечкенә генә чүпрәк кисәге тибрәлә иде ' —Эч инде! —Кызык икән син! Башта: «Эчертермен», дидең, хәзер шул кадәрле җаваплы эшне мин берүзем башкарырга тиеш булып чыктым, ә? И-и-и. кин дөнья! Сина рәхмәт яусын! Көлемсәргә бит нәкъ менә шул ишарә, шул ым гына кирәк иде! Егетнен мондый урыннарда үзен- үзе ничегрәк тотышын чамалау да кирәк иде ана. Бөтенләй үк тун кучән түгелме'. Табигать хозурлыгын сиземләве бармы? Көлемсәр илаһи- лаштырган нәрсәләрне һич аңламаслык «бүкән» түгелме? Кызга әнә шуларны ачыкларга кирәк иде Шөкер, егет шәп, ул барын да Көлемсәр теләгәнчә үк, тирәннән анлый Кыз, сөенеп, чишмәнең үзәгеннән сап-салкын су җыйды —Эч! Шифасы тисен! Хәсәнҗан, суның сонгы тамчысына кадәр эчеп бетерде дә. кызның ике кулын үзенен ике кулына алды. Үзе нык, көчле. \зе йомшак та назлы да учлар иде алар. —Рәхмәт, яме! —Йә,—диде Көлемсәр —Ярар, әйдә, киттек! Киттеләр Бераз үткәч, Көлемсәр аңлата башлады —Әнә, күрәсеңме, мине хәяүле нарат каршылый Гел шулай мине каршылап, озатып калып гомер уздыра ул.. Менә монысы—«Мәгълифә аланлыгы». Мондагы бөтен чәчәкләр—минеке!—Кызның моңарчы шактый каушап сөйләнгән сүзләренә, ниһаять, табигый оялчанлык өстәлле — Юк, диде ул —Хәзер инде минеке генә түгел, безнеке булсын' Аланның уртасына җитәрәк, кыз адымнарын акрынайтты, егет учындагы кулын да ипләп кенә тартып алды, Хәсәнханга карады —Әйдә, аз гына ял итик, ә?! Бер-ике минут кына утырып торыйк! — Мондый җирдә утырып булмый,—диде егет Сукмактан аз гына эчкәре үтте дә сузылды да ятты.—Ят син дә' Алар, бер-берсеннән шактый ара калдырып, һичнинди болыт әсәре булмаган аяз күккә карап, чәчәкләр хуш-исенә исереп, шактый вакыт сүзсез яггылар Көлемсәрнең сабырлыгы сынмаса, әле тагын күпме яткан булырлар иде икән?' Кызнын күнеле ашкынды шул. чыдамлыгы ахыр чигенә килеп терәлде, сикереп торып утырды: —Беләсенме?! Беләсеңме, мин сина хәзер нәрсә әйтәм? — Юк, анысын ук әйтә алмыйм. Бик күп нәрсәләрне белсәм дә —Шул кадәр нәрсәләр беләсең? —Синен турыда бөтенесен беләм: Хәкимхан абый ягъни. Мәгълифә карчыкныи оныгының кызы, Зәйнулланын яратканы. «Китаплар» фирмасының экономисты, Казанда ике бүлмәле фатиры бар. кияүгә чыкмаган, үлгән егетенә тугрылык саклый ... —Түгел, юк. юк!—дип кычкырып җибәрүен Көлемсәр сизми дә калды —Бетте! Сине күргәннән бирле бары да үзгәрде Зәйнулла Хәтирәләренә— нокта! Беләсенме—мин сина кияүгә чыгам' Кыз күңелендәге иң зур серен кычкырып әйтеп салды да тып-тын калды Анын, чыннан да, башка сүзе юк иде инде Ярын әле, әйтеп өлгерде, уйлана калса, тәвәккәлли алмас иде Бөтен тирә-юнь тып-тын булып калды Чәчәкләр арасында сызгыргалап йөргән чикерткәләр дә. куак башларындагы кошлар да, якындагы инешнен челтерәве дә туктадылар кебек иле Катемсәр хәтта куркуга төште Бу—ни бу? Нигә егет шатлыгыннан сикереп тормый? Үзе булдыра алмаган кыюлыкны кыз кеше тәвәккәлләгән икән нигә ул мона үз мөнәсәбәтен белдерми тора9 Егет, кинәттән, һич сүз катмыйча, күккә карап торган җиреннән авышып, йөзтүбән капланды да. адәм баласының күнеле генә сыйдыра алмаслык аһ-зар белән —Уфф Аллам!—дип куйды. Көлемсәр иңрәп китте — Һай Аллам, ник шул кадәр уфтанасын, мин. синен урыныңда булсам, каршымдагы кызлар «Мин сина княүтә чыгам'»—дип торсалар, шатланыр идем?' — Көлемсәр, мин синнән шактый аты бит9 — Булсын! — Көлемсәр, син—кала кызы инде, минем бөтен тамырым—авылда ’ —Булсын! —Көлемсәр, мин—өйләнгән кеше бит... Юырттырып баручы атнын башына суктылар диярсең—кыз: «һык», дип тә куйды хәтта. Тик анын чигенер урыны юк иде инде. Тагын: —Булсын!—дип кабатлады. Бу хәлиткеч сүз дә яңгырагач, егет берара тын алды. —Син үзеңнен ниләр сөйләгәнеңне чамалап барасынмы сон, әллә мине үчекләргә генә азаплануынмы?—Ул шушы башлавыннан барын да әйтеп бетерергә ниятләде кебек, чын-чынлап кызды, каударланды, битәрләнде — Кем инде, ирекле баштан, өйләнгән кеше белән әкеш- мәкеш килеп йөрсен? Синең кебек, бөтен яктан килгән кызлар... —Минем бер ягым да килмәгән. —Килгән Син ягымлы. Син булган. Син тугрылыклы. Син... —Җитте. Мин—бәхетсез бер җан. Тик мин бу сүземне, беренче башлап, сина гына әйтүем. Мина —Кыз, үзен-үзе белештермичә, сулкылдап куйды.— Миңа син кирәк! Икесе дә, кабаттан, дөпелдәп, чәчәкле җиргә капландылар. Бу юлы егет өлгерлек күрсәтте, якын килеп, Көлемсәрнең җыйнак җилкәсенә кагылды: —Әйдә, торыйк! Акыллы булыйк әле!—Безне көтәләр бит Көлемсәр дә торып басты. —Мин барыбер сина кияүгә чыгам! —Бернәрсәдән дә курыкмасан, чыгарсын. Уйлашырбыз. Минем хатын чирли бит. Сау-сәламәт булса, ике дә уйламас идем. Чирле хатынны рәнҗетергә батырлыгым җитми... —Булсын!—дип кабатлады, Көлемсәр. —Шулай ук нык торасын икән, безгә бүтәннәрнекенә охшамаган, яна төрле тормыш корырга туры киләчәк бит?! —Корырбыз. Мин риза. —Менә рәхмәт!..—Зәңгәр нурлы егет, көчле күкрәген җәеп, неп- нечкә гәүдәле Көлемсәрне кочагына алды —Рәхмәт сина, мина нәкъ синен кебек кеше кирәк иде. Бик авыр мина. Өйләнүемә унбиш ел узды, гаилә рәхәте дә, бала елавы да, хатын назы да күрә алганым юк. Туебыздан соң ук авырган иде. Күз тидерделәрме—белмим. Үзем теләп өйләнгән хатын бит инде. Чирләде дә китте Йөртмәгән шифаханәләр калмады. Булмаса да булмас икән. Ходаем. Юк бит, юк, юк! Ни алга юк, ни—артка. Сине күргәч, саташам дип торам, икенче яшьлегем кайткан кебек булды—юк шул, бернәрсә дә икенче кат кайтмый. Бел. Каракүз, мин чирле кешене җәберли алмыйм Ул да сау-сәламәт булса, ике дә уйламас идем, кайтыр идем дә әйтер идем: «Мин җир йөзендәге бердәнбер тинемне очраттым, кичер, ана китәм»,—дияр идем дә, чын-чынлап, китеп тә барыр идем. Көлемсәр, Хәсәнҗан авызыннан чыккан һәр аваз саен, куырыла- бөрешә барды. Әмма егетнен бер генә сүзе дә кыз күңелендәге әүвәл кабынган дәртомтылышны сүндерерлек түгел иде. Хәсәнжаннын бөтен аңлатмаларын ишетеп бетергәч тә ул үзеңдә: —Булсын,—диярлек көч тапты —Мин сина кияүгә чыгам,—диде — Язмышларыбыз шундыйдыр, күрәсен.. —Ничек син шулай тиз генә хәл итәсен? Мин сине күргәннән бирле баш ватам: бөтен дөньямны ут алды, күз алдымда синен гәүдән тора, колагымда гел синен тавыш, синен сүзләр, жаным-тәнем сина тартыла. Күреп кайтуымның икенче көнендә үк синен турыда барлык мәгълүматларны белешеп чыктым, тик.. Ә син минем хакта сорашып- белешмәденмени9 ! —Сораштым. Үз-үземнән сораштым. Күңелемнән сораштым. Җавап бер генә төрле булды: нинди генә каршылыклар очраса да сина кияүгә чыгарга1 Мина башка чара юк кебек тоелды Инде менә-ә-ә... Ай Аллам! Көлемсәр, Хәсәнҗанның нык, киң күкрәгенә сенеп бетәргә теләгәндәй, тагын да катырак сыенды. Күзләре, егетнен җилкәсе аша, еракка, биек наратлар белән читләтеп куелган офыкка төбәлде. Шактый вакыт шул билгесезлек тынлыгында басып торгач, ниһаять, кыз тагын —Ай Аллам!—дип кабатлады. Аннары, егет кочагыннан чыгып, үзалдына сөйләнгәндәй генә иттереп, баядан бирле күнелен кытыклап торган шигъри юлларны тезеп китте ... Яратмавыңны да йотар язмыш. Тик син бер сорауга жавап табыш— Нишләтерләр газиз башкаемны Яна хәсрәт белән сары сагыш9 —Юк. Монда ярату-яратмау турында сүз булмаска тиеш!—диде Хәсәнҗан. — Минем бөтен курыкканым бары шул гына иде Өйләнүләрен хакында башыма да кереп чыкмады Әгәр яратмасан. ничекләр итеп чыдармын дип куркып яшәдем —Тукта. Башка бу хакта сөйләшми торыйк! Әйдә, безне көтәләр Уйлашыйк әле. Киттек Бүтән автовокзалга килеп йөрмә Кайтасы көнне мин сине үзем эзләп табармын. Яме9 ! Якшәмбе көн, вакыт төштән авышып килгәндә. Чишмәле Ярнын үзәк урамына машина килеп керде. Ул Хәкимҗан-укытучылар капкасы төбендә тукталды. Шофернын ишеге ачылып китте дә аннан зәңгәр киндер костюмлы егет килеп чыкты. Капкага юнәлде Ишегалдында аны Хәкимхан-укытучы үзе каршы алды. Кеше-фәлән каршыларга чыгуы түгел иде аның. Юк эшен бар итеп мыштырдап маташуы иде шунда Капка төбендә машина тукталганны чамалагач, керәсе кешене көтеп торды —Исәнмесез, Хәкимҗан ага! —Ә-ә, сез икәнсез, Соруретдинов иптәш, исәнмесез!—Чал чәчле укытучы карашларын аска төбәде —Карт башларымны кара кайгыларга салдыгыз, кызым барын да сөйләде бит мина. —Яхшы булган,—диде егет Хәзергә ул турыда сөйләшмик әле Машина көтә. Казанга барыш. Көлемсәргә дә юл уңае бит Ул арада болдыр баскычына Көлемсәр дә чыгып басты. Ана, кызының күләгәсенә сенеп бетәргә тырышкандай, әнисе дә ияргән иле Кыз, гүя әтисе белән әнисен күрми дә —Исәнмесез Хәсәнҗан әфәнде!—дип сәлам бирде ул. Анын бу сүзләреннән һични аңларлык түгел иде шаяртырга тырышамы ул, мыскыл итәме, әллә мина барыбер,—дип, лаф орамы — һич белмәссен9 ! Шулай да кызның сүзләренә әтисе үзенчә җавап кайтарды —Матур сүз ул—«әфәнде!» Безгә тимәде инде, әфәнделәр булып яши алмадык. —И-и, алайса, менә үзем әйтим әле!—дип, бу сүзне Хәсәнҗан күтәреп алды —Хәкимжан әфәнде, мин сезнен кызны алып китәргә генә кергән идем калганын башка вакытта хәл итәрбез, яме’! Ага белән ана ни дияргә дә белми калдылар Кыз аларнын әле берсенә, әле икенчесенә тартылды —Әткәем, әнкәем, мине, кайткан саен шулай каршы алып торуыгыз өчен, рәхмәт яусын! Исән-сау торыгыз! Тагын кайтырмын'—диде дә. хәтта Хәсәнҗанның кабат чакыруын да көтеп тормастан. капкадан чыгып китте Шулай да кыз машинага кереп утырырга ук базмады. Хәсәнҗанның чыгып, кабина ишекләрен ачып куюын көтте кыз Әмма монда да ул көткәнчә генә булмады. Егет машинаның алгы ишеген түгел, ә арткысын ачып куйды. —Әйдә, Көлемсәр! Утыр! Анын тавышы ук үзгә иде. «Көлемсәр» дип. исем белән эндәшүе дә— беренче гапкыр. Монарчы гел «Каракүз» дия иде бит ул Әлеге көтелмәгән хәлләрдән тәмам аптырап калган Көлемсәр, аны-моны исәпләп тормастан, машина эченә чумды Шунда гына арткы утыргычта тагын бер хатын-кыз барын чамалап алды ул. Тик актан-карадан сүз әйтмәде, йомылды да калды. Белер хәл юк бит, бу кеше янында нәрсәне әйтергә ярый, ни хакта тел тибрәтергә дә ярамый?.. Машина, шактый ярсып, искән жилне дә узарга тырышып, авылдан чыгып китәргә ашыкты. Чыктылар. Басуны уратып олы юлга да төштеләр Монарчы һич ни эндәшми килгәннәрнең тынлыгын бозып Хәсәнхан: — Көлемсәр,—диде.—Танышыгыз, бу—минем хатыным Гөлсем була...—Машина выжлавы да, тыштагы жил дулавы да кинәт тынып калгандай булды. Гүя, болар гына түгел, бөтен дөньянын яшәү агымы тукталган кебек иде. Көлемсәрнең тамырларында кан йөреше дә катып калды кебек. —Туктат, зинһар, машинаңны! Мин автобусны көтәрмен... Хәсәнҗан кыз теләгән урында машинаны шып туктатты. Бераз гына сабыр итеп торганнан сон ул хәтта Көлемсәр ягындагы ишекне дә ачты. Теләгән кешегә—ихтыяры. Әмма кыз төшеп китәргә өлгермәде, кара кәшемир шәлгә төренеп утырган хатын сүз башлады. —Ашыкмагыз әле! Яп әле, Хәсән, ишегеңне! Әкрен генә алып бар, сөйләшик! Гөлсемнең тавышы Көлемсәр монарчы ишеткән кешеләрнең берсенекенә дә охшамаган иде. Үзе боеручан да, үзе ялваручан да кебек. Мондый тавышны тыңламыйча, бу үтенечне башкармыйча калу мөмкин дә түгел кебек. Көлемсәр тышка атылып чыгудан тыелып калды, ишеген ябып куюларына да сүз әйтмәде Машина акрын гына алга юыртты Инде мондагыларның барысына да мәгълүм: алдагы сүзне Гөлсем дәвам иттерәчәк, һәм ул озак көттермәде дә. —Акыллым,—диде ул, Көлемсәрнең жен ачуларын чыгарып — Ашыкма, мин әлегә сине ничек атарга да белмим. «Сеңелем» димме, «Кызым» димме? . Син ничек теләсән, шулай булыр...—Ул тагын тынып калды Көлемсәргә исә анын шундый чигенеш ясавы шактый унай тәэсир итте Ул да басыла төште.—Хәсән миңа барын да сөйләде. Хәер, ул сөйләмәсә дә, өч атна элек үк мин аның хәлен аңлаган идем инде. Авыр бит ана. Шул авырлыкта еллар буе тере мәет хәлендә яши ул... Гел эш тә эш. Ярый әле шул эше бар. Эшен бик яхшы эшли анысы. Бөтенесе яраталар үзен. Шуңа таянып кына яши дә инде. Мин бит ана—муенына бәйләнгән таш кебек. —Кирәкми!—диде Хәсәнжан —И-и, Хәсән, алай димә, мин дә әйтмәсәм, кем анлатыр бу балага синен хәлне?! Көлемсәрне сәер сорау биләп алды: «Ник инде аңа «Хәсән» дип кенә дәшә икән бу апа? Мин булсам, «Хәсәнҗаным!» дияр идем???» Гөлсем исә үзе теләгәннәрне тезә бирде. —Хәсән абыең—бик игелекле кеше. Без бергә укыдык. Институтта. Диплом алган елны өйләнешеп, Хәсәннең туган авылына кайттык. Аз гына яшәп калдык, мин авыруга сабыштым. Хәсән абыең мине ташлый алмый, минем аны-моны кылырлык чамам юк. Әстерхан ягында бер энем бар. алып китәргә дә ымсынып карады. Хәсән белә, аларнын үз хәлләре—хәл. ирехатыны егылып эчәләр, жиде балалары, анда миңа— ни сан9 Үзем, теләсәмтеләмәсәм дә китәр идем инде—Хәсәннен күнеле ризалаша белмәде. Мин ана гел әйтеп киләм, бар, дим, тап бер кызны, үрчет гаиләнне, жәлләмә мине, дим. Бер жае чыгар әле, урамда калмам. Инвалидлар йорты да бар бит. Мәктәптә эшләрлек хәлем булмаса да, мин бит—педагог кеше, инвалидлар йортында да берәр файда китерер идем, бәлки Юк, Хәсән мине чыгарып жибәрергә теләмәде. Докторлардан ярдәм тимәсен аңлагач, бик бетерешкән идем. Хәсәннен нинди юлга басасын да белмәдем. И-и бәргәләндем дә инде. Хәсән соңгарак калып кайткан көннәрдә җанымны кая куярга аптырап, аны күрүгә, зур тавыш чыгара идем. Хәсән шунда да күнелне рәнҗетерлек бер сүз ычкындырмады—ничек түзгәндер. Анын ныклыгы мина да сабырлык иңдерде И Өммегөлсем, мондый ирнен сонга калып кайтуына гына түгел, көне-төне эчеп-исереп йөрсә дә, янына ук көтүе белән азгын хатыннар алып кайтып, кәеф-сафа корса да. син: •Әлхәмдүлилләһ. биргәненә шөкер!»—дип кенә торырга тиешсен бит Кемен бар9 Мондый затны тагын кайлардан табарсын. дим Ходайнын мина шәфкать күрсәтергә яраткан бер бәндәсе ул— Хәсән Авыр сүз әйтү түгел, карангы йөзен дә күрсәтмәде. Иртән, ике бит алмамнан үбеп чыгып китә, елмаеп кайтып керә Кулында—күчтәнәч ризыклар, кочагында өй кирәк-яраклары, мина дигән яна кием-салым була. Алланын рәхмәте яусын' Көлемсәр, бу хатыннын. үз башына төшкән коточкыч язмышы турында, шундый сабырлык белән сөйләвенә хәйран калды. Нәрсәдер әйтергә, аларнын хәлен жинеләйтергә кирәк иде кебек, тик—мондый чакта нишләргә кирәген Көлемсәр белми иде шул Моны, мөгаен, берәү дә белмидер Гөлсем исә үзенчә бер нәтижә ясаган булып чыкты —Безне башкача тәрбияләделәр Хәзер менә бераз кешечә уйлауга күчәбез шикелле Мин дә өйрәнә башладым Тарихыбызны, нәселләребезне, әхлак кагыйдәләребезне Алар барысы да ислам дине белән бәйләнгән булган Безгә динне өйрәтмәделәр Тирәннән анласан. шул кадәр кирәкле нәрсә булган бит. Шул ук Хәсән абыеннын язмышын гына ал: Мөхәммәт галәйһиссәләм хәдисләренә карасан. ул—мөэмин-мөселман өммәтен күбәйтергә, ишәйтергә тиешле зат. минем кебек авырх. бала таба алмаган хатынны, ике дә уйламыйча, аерып җибәрергә, икенче хатын алырга тиеш. Мөхәммәтнең үзенен дә башта балалары булмаган. Хатыннары— әллә ничәү. Мин Хәсәнгә мен мәртәбә әйттем инде Кыюлыгы җитмәде Хәзер, сине очраткач. Көлемсәр акыллым. ул да каршы түгел. Син генә каршы тормасан иде! —Нәрсәгә?—дип сорап куйды Көлемсәр —Ана кияүгә чыгарга —Ә... Сез. сез кая китәсез? Хатын-кызларнын нечкә, еламсырак тавышларын Хәсәнҗанның боерыктай көчле яңгыраган сүзләре басып китте: —Ул беркая да китми! Мин аны беркемгә дә бирмим' Гөлсем— минем хатын,—Аннары анын тавышы сүрелә төште —Син дә, Көлемсәр, минем хатыным бул! Иренен сүзләре түгәрәкләнергә дә өлгермәде, Гөлсем ялгап алып китте: —Мөселманнарга кагыйдә буларак та рөхсәт ителә ул Берсен- берсенә каршы куярга гына ярамый Мин мен риза Өйләнешегез, балаларыгызны карашырмын Үзара ачыктан-ачык ризалашып яшәсәк, кемгә, ни зыян салабыз без? Мин сезгә һич комачауламам Кайчан тели, шунда синең яныңда булсын. Бер сүз дә әйтмәм Алдагы юлга туп-туры карап барган килеш кенә Хәсәнҗан да өстәп куйды —Мин сезнен икегезне тиң күрермен, берегезне дә кимсетмәм, ни ярамаган эш кылсам, әйтә торган булырсыз —И-и-и,—дип сузды Гөлсем Мин гомердә дә сезгә үз таләпләремне куймам Рәхәт яшәгез Мин. болай да инде. Хәсән, сина күп хафалар салдым. Алланын рәхмәте яусын, һич зарым юк Урам чатында калдырмавына рәхмәт Үз тормышыңны да бер жайга салырга кирәк бит инде. Синен әллә нигә бер генә хәлемне белүенә дә мен риза булачакмын Мен риза! һич көтмәгәндә Көлемсәр дә —Мин дә!—дип кхйды — Ризамын. Барына да ризамын Олы юлдагы шушы киңәшү-сөйләшүдән сон дөньяда башкаларны кына һич охшамаган яна бер гаилә барлыкка килде Гөлсем тәмам тынычланды ул бит еллар буе нәкъ менә шул рәвешле корылган бер тату гаилә турында хыялланган иде Күнелләр кин булса, ага-баба күрмәгән шушындый тормышка да ирешү мөмкин икән ләбаса' Көлемсәр үзенен бу язмышына ышанырга да ышанмаска да белми йөрде. Хәсәнханга булган тойгылары үзгәрмәде аның. Киресенчә, кыз аны янача ярата иде: табигый тартылышы—бер хәл, бу егеттәге бетмәс- төкәнмәс шәфкать, җирдәге барлык кешеләрне бәхетле итәргә тырышкандай, гел яхшылыкка гына омтылуы Көлемсәрне сокландырганнан- сокландыра барды. Хәсәнҗан исә берсе—мәгъриптә, берсе мәшрикъгә дөрләүче ике учакка утны гел тигез бүләргә тырышты. Атна көннәре авылдагы өй белән Казандагы Көлемсәр арасында уртагыннан аралашты. Табылган мал да ике өйгә тигез төшә иде. Көлемсәр авыл өенә кайткач, гөрләшеп табынга җыелалар, бергәләшеп хуҗалык эшен түгәрәкләп куялар, төн уртасына кадәр көлешәкөлешә телевизор карап утыралар да өчесе өч җирдә көйләнгән түшәкләргә ятып йоклыйлар. Бары да риза, бары да канәгать, хәтта шат иделәр. Хәсәнханның исемен дә урталай бүлделәр: Гөлсем, гадәтенчә, ана: «Хәсән! Хәсәнкәем!» дип эндәшә. Көлемсәр исә. Гөлсем-туганының өлешенә керергә теләмәгәндәй. «Жан, Жа-ан, Жанкаем, җанашым!»—дияргә өйрәнде... «Мәгълифә аланы» чәчәкләренең яңа буыны бөре бүрттергәндә, Хәсәнҗан, Гөлсем вә Көлемсәр гаиләсендә тумрап торган малай дөньяга килде. Бу өчәүнең шатлыгын башка һичкем аңларлык түгел иде. Гөлсем авыру икәнлеген, еллар буе сыкранып, алдагы көненнән куркып— шикләнеп ятуын оныткандай булды. Аш арты саен эчә торган даруларын да сирәгәйтте «Кабармын да башым әйләнеп китәр, баланы кулымнан төшереп җибәрермен, Алла сакласын» ди торган иде. Көлемсәр атна саен туктала торган «Мәгълифә» сукмагын тукталмыйча үтеп китә башлады: «Сукмак саен тукталсам, әле кайчан гына кайтып житәм, әти-әни янына да сугыласым бар бит, район үзәгендә Хәсәнҗаным көтә. Гөлсем-туганым да бала белән алҗып беткәндер. » Алар, өчәүләшеп. Камил исемле малай үстерделәр. Кайбер айларда Гөлсем, Казанга килеп, Көлемсәр фатирында яшәде. Балага ничек җайлы булса, шулай килештеләр. Җылы, тыныч айларда Көлемсәр авылга кайтып йөрде Малайны кулдан да төшермәделәр. Чишмәле Ярны да читкә кагучы булмады. Хәтта Көлемсәрнең әти-әнисе вафат булгач та Хәсәнханның машинасы бу авылда туктала, авылдашларның хәл-әхвәлен белешеп китә иде Авыл халкы: «Булса да булыр икән игелекле җан!»—дип, аңа хәерле юл теләп кала торган иде. Башкалардан шактый аермалы шушы тормышка тәмам ияләнеп җиттеләр алар Көлемсәр чираттагы җомга көненен эшен түгәрәкләп, ашыгып, урамга чыкты. Аны Хәсәнҗан машинасы көтәргә тиеш иде Бу ни хәл сон, юк бит? —Апа, сезме ул Гөлсем апа туганы?—диде берәү —Ә? Әйе. Син кем?.. —Әйдә, утыр әле, аннары әйтермен... —Нәрсә булды9 Ник? Көлемсәр, сорауларына актан-карадан җавап таба алмыйча, яшь кенә егет өндәгән якка китеп, билгесез бер машина эченә кереп утырды Кузгалдылар. —Ала, мина ачуланма,—диде егет. Аның иреннәре дерелди иде.— Хәсәнҗан абый кайнар кирпеч өеме астында калды. . * * * Бер булмаса, булмый икән. Камил-бала мәктәпкә китәсе елны дөньяда өч яна ятим артты: Камил, Көлемсәр. Гөлсем. Алар, үзара тату- дус яшәргә ниятләп, Казанга, Көлемсәр фатирына күчеп киттеләр.