Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУРЫ ЮЛДАН

ЯЗУЧЫ РАДИК ФӘИЗОВКА 70 ЯШЬ еренче адымнар» дигән хикәядә төп геройның исеме юк, әдип вакыйганы беренче заттан сөйли. «Мин» авырлык килгәндә тез буыннары йомшаруын, сайлаган юлының дөреслегенә икеләнүләрен яшерми. Аның күңеле чынлыгы-сафлыгы, тормышны матур итеп күрергә омтылуы укучыда, бу яшь егетне үземә һич шикләнмичә дус итәргә ризамын, бу ышанычлы юлдаштан үрнәк алырга шатмын, дигән теләкләр уяталар. Яшәешебез турында уйлана белүче бу егет тормышта чалуларга тәгәрәп төшмәячәк, яшьләй акыл утырткан сәфәрче максатын-мәсләген тотачак, ярты адымыннан кирегә борылмаячак. Мондый ныклыкка ул өлкәннәрнең һәм, беренче чиратта, әти-әнисенең киңәшләрен кечкенәдән үк колагына элеп күнегә килгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, завод эшенә китәргә карар кылган егет, әнә, әтисенең хәтта сүзсез елмаюында да: «Әле әтәч булып кычкырасың кычкыруын, соңгарак кем булып кытакларсың икән? Карап карарбыз!»—дигән кисәтү укый. Тагын да кәттәрәк тәрбия чарасы бар икән бит әле әтисенең. Ул башлаган эшеңне юл уртасында калдырып ташласаң, сине каршысына тезләрне тезләргә терәтеп утырта да, мыегын юан бармагына чорнап, эче катканчы көлә икән... Их-х, болай ук кәмит итмичә, хезмәте юлы башыннан бирле тимер чүкегән кулын йодрыклап, саллы итеп, берне сылап кына җибәрсә икән соң әтисе! Юк шул, авырту онытылыр, ә әлегечә сабак күңелеңә гомерлеккә сеңә!.. Радик Фәизовның шушы әсәре исемендәге беренче җыентыгына (1963 ел) кергән хикәясен укыгач, мин башта әйткән гомумиләштерүләремә барып чыктым. Әйе, Хәбибрахман улы шушы нәни генә хикәясендә әле әдәби иҗаты башланган чорда ук тормышка олыдан кубып һәм ихластан соклана белгән. Игътибар итик, миләшкә кунып төн үткәрә торган ала карга беренче көннәрендә эштән физик һәм рухи бетәшеп кайтучы «Мин»не мыскыллы каркылдап каршыласа, көннәрдән бер көнне, егетнең яктырган йөзен һәм җир селкетүче ышанычлы адымнарын күреп, хатасына оялудан башын канаты астына яшерә... Хикәядәге вакыйга, әйе, Радик Фәизовның үз тормышыннан, ягъни мондагы «Мин»— аның үз «Мин»е. Шулай да бу кечкенә әсәр туп-турыдан автобиографик санала алмый. Дөрес, Радик та паровозда кочегар һәм машинист ярдәмчесе булган, һәм тагын ул, язучы каләмен кысып тотканчы, туган авылы Дусымда (Әтнә төбәге) балалар укыткан, армиядә хезмәт иткән, финанс серләренә исәп-хисап эшендә төшенгән, слесарь һәм токарь һөнәрләрен үзләштергән. Минемчә, «Беренче адымнар* хикәясе Радик Фәизовның, язучы хезмәтен төп һөнәре итеп сайлаганда, иҗат эшенең чамадан тыш авырлыгын, тормышны төпченеп өйрәнергә һәм белемеңне инә белән кое казып баетырга кирәклеген аңлавына-белүенә дә ишарәли. Шушы җәһәттән генә—иҗат дәръясына кереп, анда батып калмаска үзендә ышаныч ныгытуны тасвирлау җәһәтеннән генә хикәя күчерелмә мәгънәдә автобиографик дип аталырга мөмкин. Әйе, Радик күп белергә тырыша. Ул Казан дәүләт университетында Б читтән торып укып югары белем алды, Арча район газетасы редакциясендә озак еллар эшләве дәвамында авыл тормышын бирелеп өйрәнде, аңа китапка текәлү дә бик хас. Хәер, соңгысы язучы өчен мәҗбүри кагыйдәдер. Әмма Радик Фәизов әдәби әсәрләр уку һәм әдәбият серләрен өйрәнү белән генә чикләнми. Аның газеталарда басылган күпсанлы (һәм мәгълүматлы) мәкаләләрен укучылар хәтерлиләрдер: Радик, төрледән-төрле серләрне ачканда, күккә дә «күтәрелә», җир астына да «төшә», диңгез төпләрендә дә «җәяүләп йөри». Гыйлем дөньясына мондый сәяхәтләр исә аңа, хыялын көчәйтеп, фантастик һәм маҗаралы әсәрләр иҗат итү өчен кирәк икән. Мәгълүм булганча, ул балалар өчен андый хикәяповестьлар да яза. Маҗаралы һәм фантастик хикәяләре генә тупланган «Галәм кызы* исемле китабын да (1983 ел) чыгарды. ...Радик белән очрашып, гадәттәгечә: —Хәлләрең ничек?—дип сорагач, ул гел: —Әйбәт, әй,—ди һәм шундук синең хәл-әхвәлеңне белешүгә күчә. Тормышы һәм иҗаты барышы гел үк әйбәт тә булмыйдыр, әмма Радик кыенлык кичерүен сиздерми, аның боегуын күрмәссең. Ә бит аны, шәхси мәсьәләләрдән тыш, заман чатакчотаклары да борчый, язучы боларга битараф кала алмый ич. һәм Радик Фәизов яшәештәге китек-митекләргә, чоңгыл- упкыннарга үз бәясен, ертлач-комсыз адәмнәрне күрәлмавын (соңгысы үзе үк гуманлык лабаса!) юмористик һәм сатирик әсәрләрендә белдерә. Мондый хикәяләрендә ул олыдан купмый да кебек, үзәккә вак детальләр куйгандай да тоела. Мисалга «Кара таяк» хикәясен алыйк. Радикның бу әсәре дә иҗатының башлангыч чорында язылган, монысы да иҗаты буе барачак юнәлешнең тәгаен билгеләнүе белән бәһале. ...Әкрәм бабай шактый еллар инде коры ютәлдән интегә. Монысы гына җитмәгәндәй, ул урамнан барганда җир убыла да бабай чокырга оча, сул аягы сызлаулы кала. Чирне—«җен кагылган» аякның сызлавын Сәхипҗамал әби генә бетерә алыр, һәм имче карчык Әкрәм бабайга кара артыш таягы бирә, аны, болын чишмәсендә юып, сазлыкка ыргытырга куша. Шуннан соң аягы сызлавы ялап алгандай бетәчәк. Ләкин... кара артыш таягы дигәне ran- гади юкә ботагы икән бит! Тик аны алдакчы карчык утта көйдереп кенә каралткан икән... Күрәсез, монда бәлагә таручының бәхетсезлегеннән акыллы баш әби үзенең комсыз мәнфәгатенә җай чыгара, аның күңеле саф түгел, ул хәрәм мал җыюын инде бәяли алмый, кешеләргә игелек кылу аңа ят, ул—иң афәтлесе—изгелек итүдән кешеләрне яшертен талау кәсебенә күчкән. Тагын бер детальнең мәгънәсен искәрик: упкан төш кайчандыр кое булган, аны тирес белән күмгәннәр, һәм менә шул кое-чишмә бәгъзе аяусыз кешеләрнең хилаф эшенә— тирес белән бууларына үзенчә җәзасын бирә... Радик Фәизовның юмор-сатира әсәрләре дә китапларына керде, ул хәзер дә андый хикәяләрен газета-журналларда (аеруча «Чаян»да) еш бастыра. Шулай—усал итеп тә, яратып та көлә белә әдип. Елмаюы-көлүе дә—аның тормышны үз итеп яшәвенә бер дәлил. Моңа, бәлки, әти кешенең эче катканчы көлүенең дә файдасы тигәндер... Китаплары, дидек. Әйе, Радик шактый санда китаплар чыгарды. Шуларның кайберләрен атап үтик: «Бәхет», «Дусларым», «Юлда», «Күңел кыры», «Адымнарым»... Мине, үзем дә хикәяләр язгач, әдипнең бер сыйфаты - хезмәте аеруча куандыра: Радик Фәизов иҗаты буена хикәягә тугры булды. Аның әдәбиятыбызда шушы жанрны армыйча-талмыйча һәм авырыксынмыйча тартып баручыларның берсе булуы бәхәссез, һәм, ниһаять, Радикның хикәя остасы булуы хаклы бәяләнде, быел аңа Татарстан Язучылар берлегенең елның иң әйбәт хикәясе өчен булдырылган Фатих Хөсни исемендәге бүләге бирелде! Уңышлар сиңа, Радик туган! Иҗатың кырлары тарая күрмәсен! Бу теләкләрне сиңа, каләмдәшең булуына өстәп, синең белән бер үк көндә галәмгә аваз салган кеше буларак та ирештерәм. Тик яшьләрдә бераз аерма бар шул. Сиңа быел май аенда җитмеш яшь тула—котлы булсын бәйрәмең! Ә мин тормыш юлының бу төшен былтыр ук (!) узып киткәнмен... Синнән—ышанычлы юлдаштан үрнәк алып, әллә яшәрәсе инде... Юбилее уңаеннан Радик Фәизовның иҗатына кабат күз салганда, мин аның хикәяче булуына игътибарымны юнәлтә төштем, һәм моның сәбәбен өлешчә әйттем дә инде. Радикның башка жанрдагы әсәрләренә күз йомуым түгел бу. Ул очерклар, публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре язды һәм яза, аның укучы күңеленә хуш килгән повестьлары да ишле. Соңгы елларда ул, нигездә «Казан утлары» журналында, берничә күләмле әйбәт әсәрен бастырды. Аларда язучы каләменең көче-куәте арта баруы иҗатта җитмештә дә үсеш тукталмавын раслый. Каләм, дигәннән, әдипнең иҗат лабораториясеннән кечкенә генә деталь. Радик гап-гади каләм-карандаш («прос-туй» ди ул аны кайчакта) белән яза. Алдында ук бетергече ята, язучы аны да карандашы кебек «эшләтә»—колагын тырнаган сүзләрне, хәтта рәттән берничә җөмләне бетергәләп бара, бу кадәресе дә аңа иҗат рәхәте бирә. Шулай булмыйни, укучыга барып ирешмәскә тиешле кытыршылыкларны үзе үк күреп-сизеп алды бит! Радик Фәизовның язу рәвешенә-стиленә хас гадилек-төгәллек, кыскалык, сүз кадерен тою-белү, тормышчанлык, көләчлек (һәм бүтән) сыйфатлар турында, мисаллар китереп, озынозак сөйләп була, һәм болары да әдипне тиешле-гадел мактау исәбенә керер иде. Әмма укучыда бер сорау туарга мөмкин: Радик Фәизов әсәрләре бөтенләй дә кимчелексезмени?.. Моңа җавабым кыска—бар алар. Ләкин әдипнең үз җитешсезлекләрен үзе үк табарга һәм бетерергә сәләтле икәнен беләм, шуңа күрә мин аны—әдәби иҗатта үз юлын сала белгән язучыны өйрәтергә алынмыйм. (Өйрәтә белсәң икән әле...) Очрашканда аңардан: —Балык тотарга йөрисеңме?—дип сорасаң, ул: —Эләгә, әй!—дип төгәл җавап кайтара, бераздан:—Әле кичә генә... бер шыртлака тоттым!—дип елмая.—Өйдә мәче малае зарыгып көтеп тора ич... Икенче чакта соравыңа башка җавап ишетәсең: —Эләкми, әй... Үткән якшәмбедә, ничәмә-ничә бәке тишеп, чәнти бармак хәтле сыңар ташбаш та эләкмәде. Песинең кәефе яман да кырылды, әй!.. Миңа калса, Радикның җәен-кышын Казансуга, Шушмага һәм Мишәгә кармак салырга йөрүе, балык тотудан бигрәк, хикәяләр сюжеты «эләктерү» максатыннан булса кирәк. Аның иң әйбәт хикәяләреннән берсе саналучы «Әбигә, кунакка» (1975) исемле әсәре вакыйгасын да елга ярында, балык чирттерергә онытып, уйланып утырганда тапкандыр ул. ...Абыйлы-сеңелле Фәрит белән Фәридә басу юлын уятып баралар. Зурлар икән ләбаса алар—абыйсына инде җиде яшь, ә сеңлесенә биштән дә артып киткән. Тик нигә соң әле ак болыт йомарламнарына сокланучы бу дәү-ү кешеләр таңнан ук тиешсезгә әрләмәүче Маһирә әбиләре яши торган Дуслар (!) авылына кача-поса сәфәр чыкканнар? Ата-ананың үз «канәфер бөртекләре»нә игътибар сызлыгы-җавапсызлыгы сәбәп икән моңа. Шушы гафу кылынмаслык ваемсызлык ике кечкенә бала фикерләве аша йөрәкне чеметтерерлек итеп тасвирлана. Күпмедер ара узгач, кызчык, мине әни эзлидер, дип борчыла башлый, һәм алар кирегә борылалар, арыган балаларны күршедә яшәүче Ризван абыйлары машинада алып кайтып җиткерә. Әмма Фәрит белән Фәридә, ишегалдына тавыш-тынсыз гына керүгә, «ботканың иң тәмле вакытында әрепләшеп» китүче ата-ананың үз гадәтләрен шомартырга керешүләрен ишетәләр, һәм ике кечкенә баланың, капканы шыгырдатмыйча гына ачып, тагын әбигә—кунакка китүдән башка чаралары калмый. Димәк, алар тагын борылдылар. Хикәя вакыйгасындагы фаҗигане тулырак искәртүем әдипнең иҗаты башында ук дөрес сайлаган максатына тугры булуын, ягъни яхшыны—яхшыга, яманны- яманга чатырдатып аеруда боргаланмавын шиксез дәлилли булыр. —Шулай, Радик туган. Канатлы атың иҗатыңның туры юлыннан һичкайчан читкә дә тайпылмасын, кирегә дә борылмасын!