ТАУЛЫ АЛТАЙ—ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР ЭТНОГЕНЕЗЫНЫҢ БЕР ҮЗӘГЕ
БЕЗНЕҢ ЭРАГА кадәр I мен еллар чамасы элек көнчыгыштан Монголиядән алып, көньяктан һиндстан. Иран. Мисыр чикләренә, көнбатыштан Мажарстанга (Венгриягә) хәтле сузылган гажәеп кин Бөек Дала җирләре •патша» кабиләләре дип аталган кабиләләр буйсынуында була | Евразия тарихынын скифләргә караган чорында—сүз нәкъ менә шул хакта бара— •патша» кабиләләре («скифләр», «сарматлар», «сакълар». «массагетлар». «лаглар» һ б.) юлбашчылыгында зур кабиләара берләшмәләр барлыкка килә—беренчедән, бу археологик яктан да Азия һәм Ауропа киңлекләрендә азмы-күпме бер тамырдан чыккан «патша каберлекләре» булу белән, икенчедән, язма грек (Геродот. Фукидид. Аристотель. Страбон. Птолемей һ. б). фарсы, кытай чыганаклары буенча да аңлатыла], кайбер тикшеренүчеләрнең фикеренчә. аларның туган туфраклары Идел-Урал тирәләре дип исәпләнелә (Лайпанов К. Т. Мизиев И. М О происхождении тюркских народов —Черкесск. 1993 — С 45) Бу. барыннан да бигрәк, барлык шушы ареалга таралган (төрле җирле үзенчәлекләрне дә исәпкә алып) мәдәнияттә чагылыш таба; сүз биредә башлыча бэ.к IIIАзия харитосе (Борынгы грек галиме Птолемей күзаллавынча) II мененче елларда башланган—чәчәк атуы б.э.к. IX-VII гасырларга туры килә—«хайваннар стиле» дип аталган аңлатмада чагылыш таба. «Хайваннар стиле», аерым алганда. Төньяк Кытайның, Төньяк һиндстанның, көнчыгыш һәм төньяк фарсы илләренең. Кече Азия. Балкан ярымутравының төньяк өлеше һәм Рейннан алып Дунай буе илләренең, ә Адриатикада, ихтимал, бик тә серле этрусларнын да (Ельницкий Л. А. Скифия Евразийских степей: Историкоархеологический очерк.—Новосибирск, 1977—С. 5) мәдәни йөзен билгели. Скиф культурасы ядкарьләре Кытай чиге биләмәләрендә. Минусинск түбәнлекләрендә, Тувада. Жидесуда, Урал буйларында. Түбән Иделдә, Дон, Кубань. Днепр бассейннарында киң таралган. Бу гажәеп күренеш Таулы Алтай истәлекләренә караган материалларда да аеруча кин чагылыш таба (шунысын искәртеп үтү зарур. Птолемей Азия Скифиясен Имав тавы скифының ике як өлеше буенча бүлеп карын, ә соңгырак тикшеренүчеләр моны Алтай дип фаразлыйлар). Таулы Алтай халыклары тарихының б.э.к. 1 мен ел элек булган өлешен тарихчылар төп хронологик этапка бүлеп карыйлар: майэмир чоры (б.э.к. VII-V гасырлар), пазырык чоры (б.э.к V—III гасырлар) һәм шибин чоры (б.э.к. II-I гасырлар) (История Сибири.—T.I: Древняя Сибирь.— Л., 1968.—С. 227,296) Беренче этапка караган истәлекләр Көнбатыш Алтайның Майэмир далаларында беренче тапкыр 1911 елда А. В. Андрианов тарафыннан өйрәнелә Тикшерелгән майэмир курганнары1 гадәттә рәт-рәт булып тезелгәннәр, ә нигезләренә кайчакта божра рәвешендә таш тезеп чыкканнар Мәетләрне I3 метр тирәнлектәге чокырларга төшерелгән кечерәк кенә бураларга күмгәннәр. Анын арт ягына мәетнең шәхси кирәк-яракларын—сугыш коралларын (хәнжәр. пычак, балта яки чүкеч, жәя белән ук һ б.), бронзадан эшләнгән көзгеләрен һәм бизәнү әйберләрен куйганнар Бурадан читтәрәк йола буенча барлык Пазырык этабы истәлекләрен (бу исем Олы Улаган елгасы үзәнендәге Пазырык дип аталган табигый ызанда 1929 елда алып барылган беренче казу эшләре белән бәйләнгән) Таулы Алтайның бик күп почмакларында очратырга мөмкин. М П Грязнов. С. В Киселев һәм С. И Руденко житәкчелегендәге экспедицияләр тарафыннан өйрәнелеп, даны бөтендөньяга танылган Пазырык. Башадар, Туэктин кебек олы курганнардан тыш соңгы дәвердә Кош-Агач районының Ала Гаил һәм Уландырык табигый ызаннарында һәм Елангаш елгасының өске агымнарында яна курганнарда казыну эшләре алып барылды Археологик өйрәнүләр шуны күрсәтә. Пазырык курганы тибындагы тарихи истәлекләр Алтайдан шактый ерак төбәкләрдә—Көнбатыш Казакъстанда, Тувада. Монголиядә һ.б. Курганнарның-кайбер белгечләр фикереңчә, «корган», «корылыш» дигән борынгы төрки сүздән ясалган булуы ихтимал, дигән фикерләр бар. жирләрдә дә күзәтелә. Мондый курганнар, гадәттә, төньяктан көньякка сузылганнар, аларнын саны йөздән һәм аннан да артыбрак китә. Шулай ук аерым-аерым курганнар һәм рәт-рәт булып тезелгән үрләр дә очрый Әйтергә кирәк. Пазырык курганнары үзенен тарихи әһәмияте ягыннан Мисыр фиргавеннәре хәзинәләреннән бер дә ким түгел Кызганычка каршы, талаучылар күмү бүлмәләренә галимнәргә караганда иртәрәк «үгеп керсәләр» дә, тарих фәненен «бәхете» бар икән: соңгылары исә борынгы төрки сәнгатенең чын мәгънәсендәге сәнгать әсәрләренә дирбиясе белән 2-3 ат та жирләнгән. Кучмәннәрнең к\м\ йоласында кулланылган әйберләр (Әстерхан өлкәсенең Лапас авылы янында табылган каберлектән) X гасыр. юлыктылар. Пазырык тибындагы курганнарның гажәеп әһәмияте шунда ки, мәнгелек туңлык катламнарында күмелеп калганлыктан, агач. тире. киез, тукыма әйберләр бик яхшы сакланганнар, ә гадәти шартларда аларнын эзе дә калмаган булыр иде. әлбәттә. Олы курганнарда хәтта ат үләксәләре, карагайдан эшләнгән табутларда күмелгәннәрнең мумияләре хәтле безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. Пазырык курганнарында мәнгелек тунлыкның барлыкка килүенен сәбәпләре шуннан гыйбарәт, алар, бердән, диңгез өсте тигезлегеннән 1600 м биеклектә урнашканнар, калын таш үрләр үзенә күрә дымны тотып торучы конденсатор хезмәтен үтәгән, югары катламнарда җыелган су каберләргә үтеп кергән һәм анда боз булып катып, каберлектәге барлык әйберләрне каплап алган, безнен көннәргәчә саклаган Олы курганнар төрки «патшаларның» һәм « каһиннәрнен» төрбәләре булып хезмәт иткән (Руденко С. И Культура населения Алтая в скифское время.— М —Л.. I960 — С. 176 и сл.. Ткаченко О Принцесса Алтая—владычица скифов?// Наука и религия.—1999, № 10 — С. 44-46) (Җәяләр эчендә генә әйтеп үтик. О Ткаченконын әлеге мәкаләсе Азиядә хәкимдарлыкка омтылучы һәм һәрвакыт яу йөрешкә ашкынып торучы матур-чибәр хатын-кынарнын— амазонкаларнын яшәве хакындагы антик чорлардан да яшәп килгән риваятьләрнең хаклыгын тагын бер кат раслый кебек.) Алтай җирендә алар олы-олы таш үрләр белән билгеләнеп куелганнар Мәет күмү корылмаларының зурлыгын күз алдына китерү өчен 5 нче Пазырык курганының масштабларын искә алу да җитәдер, мөгаен: әйтик, үрнең диаметры 42. биеклеге 4 метрга җитә Кече курганнар (аларнын диаметры 6-12 метрдан артмый) үзләренең корылышы ягыннан «патшалар» һәм « каһиннәр» кабереннән әлләни аерылып тормый, бары тик күпкә хәерчерәк кенә «җиһазландырылган» була. Күрәсең, кече курганнарда югары этносоциаль кастага карамаган ярлы «скиф*ләрне җирләгәннәрдер. Археологик материаллар күрсәткәнчә. Пазырык культурасы эзсез югалмаган, ә бәлки вакытлар үтү белән «буланкобан» дип аталган бер каберлек исеме белән аталып киткән һуннарныкына охшаш культурага транформаиияләнгән. Таулы Алтайның Катанда. Каракол. Песчаная. Урсул елгалары үзәнлекләрендәге мәгълүм шибин этабы каберлекләре дә үзләренең күләмнәре, төзелешләре һәм күмү ритуалларының характерлары ягыннан Пазырык курганнарына охшаш. Унҗиде ат скелеты күмелгән Берельский курганнарында эзләнүләр алып барганда. Шибин курганнары тирәсендә (1865) һәм «хайваннар стилендә» эшләнгән гаҗәеп камил көнкүреш әйберләре һәм кием-салым үрнәкләре табылган. Моннан тыш, шибин чорында алтай скифләре бронза урынына ныклап торып тимер куллана башлыйлар Катанда курганнарында беренче тапкыр В. В Радлов казыну эшләре алып бара Скиф чорында таулы алтайлар киң күләмдә терлек үрчетү белән шөгыльләнәләр Алар җәйләрен таулар итәгендәге үзәнлекләрдә күченеп йөриләр, кышын исә кар бик күп яумаган, мал-туар ризык-үлән табардай тау битләүләренә күтәрелгәннәр. Төп асрау хайваны булып ат исәпләнгән- ул йөк ташу хезмәтен башкарып, ите ризык итеп кулланылган, ә эшкәртелгән тиресе кием-салым «тегү» өчен файдаланылган Үлүченең тормышта тоткан урынына, җенесенә һәм яшенә карамастан барлык каберлекләрдә дә атларның ла күмелгән булуы, аларнын алтайлылар хуҗалыгында мөһим урын тотканлыгы хакында сөйли Атлардан тыш алтайлылар озын-озак күченеп Йөрүләргә җайлашкан сарыклар да үрчеткәннәр. Үз чиратында, сарык Йоны киез, ияр асты җәймәсе, йон тукыма хәзерләү өчен төп чимал булып хезмәт иткән, кыскасы, сарык йоны киендергән дә. сөендергән дә. Сарыктан кала алтайлылар кәҗә. сыер. як. йорт кошлары да асраганнар Болардан тыш алтайлылар көнкүрешендә аучылык зур урын алып торган, моның шулай икәнлеген поши, батан, тау кәҗәсе һәм бәрәне, бүре, барс һәм киек хайваннарның сурәтләре кием-салым, шулай ук башка көнкүреш әйберләрен бизәүдә киң кулланылуы раслап тора Балан мөгезеннән бизәү һәм бизәнү әйберләре, каплан, кеш. тиен, ас һәм кама кебек киекләрнең тиремехлары киң кулланылышта булу аучылыкның шөгыль булудан битәр, һөнәр-промысыл дәрәҗәсенә күтәрелүе хакында сөйли. Казыну эшләре материалларыннан күренгәнчә, ул чор төркиләренең торакларын өч төргә бүлеп карарга мөмкин булыр иде: болар—туздан эшләнгән чатырлар, киез тирмәйорталар һәм буралаган агач йортлар. Пазырык курганнарының берсендә, мәсәлән, читәннән үреп эшләнгән тирмә табылган; шулай да өйрәнелгән Таулы курганнарының күбесеннән берәр һәм икешәр рәтле агач бураларның саклануы—бу төр торакның өстенлек итүе хакында сөйли Шунсын да әйтергә кирәк, идән һәм түбән сайгакларының агачларны урталай ярып түшәлүе мондый йортларның даими һәм кыш көне тору өчен җайлангандыр, дигән нәтиҗә ясарга урын калдыра. Өйләрнең диварлары исә киезләр һәм йон келәмнәр белән эчләнгән була, күп кенә очракларда мондый келәм-җәймәләр идәнгә дә җәелгән. Алтай төркиләренең тораклары. Пазырык курганында табылган келәмнең зурлыгы белән исәпләсәк (6,5x4,5 м.), шактый ук иркен булгандыр дип фараз кылырга мөмкинлек бирә. Алтайлыларның киемнәре бик тә үзенчәлекле булган. Ирләр киндердән сугылган күлмәк, юка итеп эшкәртелгән тиредән тегелгән ыштан һәм киез чикмән кигәннәр, каеш билбау буганнар. Аяк киеме түбәндәгеләрдән торган: им астан тула оек, аның өстеннән югары кунычлы, үкчәсез, йомшак тире итек (читек) киелгән, ул төрле төстәге, дүрт почмаклы тире поскаклар белән бизәлгән. Башларын колакчынлы бүрек яки тире белән тышланган киез башлык белән каплаганнар. Хатын-кызлар киеме, әлбәттә, бизәклерәк булган. Курганнарның берсендә бик тә затлы итеп эшкәртелгән һәм төрле бизәкләр белән бизәлгән тиен тун табылган; тун өстеннән кама мех-тиресе белән каймаланган күкрәкчә киелгән, баш киеме дә затлы мехтан тегелгән. Читекләрем пар булса да, берсе-берсенә охшамаган дигәндәй, аның берсе каплан тиресеннән, икенчесе шулай ук башка затлы тиредән тегелеп, үкчәсе сәйлән һәм асылташ бөртекләре белән чигелгән, кунычлары исә затлы тире поскаклары белән чигеп бизәлгән. Болары рәешкә кия торган аяк киемнәре булган; монда шунсын да искәртеп үтү зарур: аяк киемнәрен болай бизәүчигү азиатларга хас булганча чүгәләп утырганда кунакларга күренеп торсын дип эшләнгән. Алтай халыкларының скиф чорында ук югары мәдәни-культурага ирешүе агачтан һәм сөяктән уеп эшләнгән, тире һәм киез дә кин кулланылыш күп төрле материаллардан да файдаланганнар. Таулы алтайлыларның сурәтле сәнгате нигезен, әлбәттә, мифологик образлар тәшкил иткән: кешеләрне чолгап алган реаль киек-җанварлар (поши, болан, тау кәҗәсе) белән беррәтгән фантастик аждаһалар (юлбарыс гәүдәле, кош канатлы, мөгезле һәм җәйран колаклы грифоннар, җәнлек колаклы, муены белән башы олы-дәү кикрик белән бизәлгән бөркетләр һ. б.) тәшкил иткән Шулай ук төрле жәнлек-жанварларнын көрәше сурәтләнгән күренешләр дә киң файдаланылган. һәр борынгы халыкларныкы кебек үк, Алтай скифләренен тормышына да һәртөрле куркынычлар янап торган. Әйтик, таулы алтайлыларның хәрби көнкүрешен курганнарда табылган бик күп төрле сугыш кирәкяраклары—бөтен скиф дөньясына хас кыска тимер кылыч (акинак), бронза кыскыч- ыргаклар һәм катлаулы конструкциядәге уклы хакында көндәлек кирәк-яракларны да югары сәнгать осталыгына җиткереп. тапкан, бизәлештә силуэт, барельеф һ. б. алымнар кулланылган; ул гына да киек-жанварлар стилендә башкарулары ачык сөйли; сәнгать әсәрләре, башлыча, Шәрык сугышчылары. Хархад тавындагы кыяларга уелган җәяләр шуның ачык мисалы булып тора. Саклану коралларыннан исә тире белән тышланып, рәсемнәрдән сыгылма-бөгелмәле таякчыклардан үрелгән сугыш калканнары мәгълүм. Алтайлыларның хәрби бәрелешләре 5 түгел, бер сурәтне тудыруда Скиф чорының Таулы Алтай курганнары—мал- мөлкәт һәм ижтимагый бүленеш процессының башлануын күрсәтәләр «Патша» һәм «каһиннәр»нең олы курганнары белән беррәттән чагыштырмача бай кешеләрнең төрбәләре һәм кече курганнарда төп халыкмын ярлы жиһапандырылган каберлекләре дә очрый. Кабилә юлбашчылары һәм дин әһелләренең байлыгы һәм ижтимагый баскычта ничек югары торулары хакында күмү корылмаларының гажәеп зур булуы һәм байлыгы да дәлил булып тора: анда бик күпләп шәхси тамгалы атлар, кыйммәтле тукыма һәм келәмнәр, алтыннан һәм асылташлардан эшләнгән бизәнү әйберләре дә «күмелгән» Скифләр хәрби һәм рухи юлбашчыларының күмелгәч тә тере калулары турында житди кайгыртканнар, моның өчен аларнын баш сөякләрен трепанацияләгәннәр (трепанация- операция ясау өчен баш сөяге куышлыгын ачу) һәм мәетләрне мумияләштергәннәр. Әйтергә кирәк, бу өлкәдә алар шундый осталыкка ирешкәннәр ки. мумияләр жир астында 2 мең елдан артык ятуларына да карамастан, аларда тән тиресе табигыйлеккә якын ачык төсен саклаган. Юлбашчылар күмелгән саркофаглар исә чын мәгьнәсендә сәнгать әсәре булып торалар. Ирләрне, гадәттә, бәйрәмчә киемнәрендә, хатын-кызларны исә бизәнү кирәк-яраклары белән бергә күмгәннәр Тәнгә төрле буяулар белән шулай ук «жәнлекләр стилендә» бизәк-рәсемнәр төшерү (татуировкалар) кешенең сәяси һәм рухани дәрәжәсен билгеләп торган Искәртеп мөгаен, жәнлек мехларына алмаштырылганнардыр, таулы алтайлыларнын тормыш муллыгын шулай ук алтын табылмалары да гәэмин итеп торган (Антик авторлар Азия түрендә «алтын өемен саклап торучы грифоннар» турында язып калдырганнар Кытайлылар «алтын саклаучы грифоннарны юэджи/юэчжи дип атаганнар, тикшеренүче Г Галун исә үзгәртелгән «zguja» (юэчжн) формасының ассириялеләрнең «iskuza» (скифләр) формасына тәңгәл килә дип исәпли Терлек үрчетү белән шөгыльләнүче Таулы Аттан скиф кавемнәре, сүз дә юк. көнкүрешләре һәм мәдәнияте ягыннан (бәлки чыгышлары буенча да!) Бөек Далада яшәүче башка кавемнәрнең тугандаш-тамыр өлеше булып торганнар Аттай скифтәрендә. Кара диңгез нчс Пазырык курганы табылдыгы—атлы сугышчылар сурәте чигелгән киез келәмдә. Петр Беренченең Себер коллекциясендәге атлы сугышчы сыннарында, баш тиресе салдырылган юлбашчы-саргаскәрнен мәете кебек ядкарьләрдә сакланып калган. Скиф ханбикәсе Урта Азия. үтик, тәнне татуировкалау, дошманыңның баш тиресен салдыру, бергәләшеп тәмәке тарту, (ә бәлки наркотик матдәләр куллану?) һ.б.ш. ритуаллар Америка индеецларының кайбер горефгадәтләре белән охшаш икән Таулы -Алтай төркиләре бик күп илләр һәм халыклар белән мәдәни һәм сәяси багланышлар урнаштырганнар. Бу хакта курганнардан табылган Рим һәм Кытай көзгеләре һәм ефәкләре. Иранның йон һәм декоратив тукымалары. Урта Азия һәм Мисырдан китерелгән ювелир әйберләр, сәйләннәр. муенсалар, һиндстан ярларыннан кайтартылган энже-кабырчыклар. Атты Азиягә хас эфирмайлы үсемлекләр «хәбәр» итәләр Китерелгән тауарлар. > савыт Ьешең >рага кадәр III-И .чи ыр буе скифләрендәге кебек үк, Ауропача антропологик типлар өстенлек иткән. Әмма югары катлаулар арасында «монголоид» элементлары да очрый; аларның бирегә үтеп керүен галимнәр Үзәк Азия халыклары белән бәйләп аңлаталар (мәсәлән, б.э.к. V гасырда Укок калкулыгына күмелгән «Алтай чибәре» төз, озын буйлы (170 см. га якын) азрак монголоид каны катнашкан Ауропача типтагы хатын-кыз була. Болар барысы да Алтай халыкларының Кара диңгез буе һәм Урал-Урта Азия скифләре—сарматлар, массагетлар, саклар, лаглар, лайларның якын кардәшләре булганнар дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Таулы Алтай төркиләрен күрше скиф-сак дөньясы белән терлекчелекне алып барудагы уртаклыклар, бердәй иҗтимагый үсеш, материаль һәм рухи культураның охшашлыгы туганлаштырган. Сугыш коралларының, ат җигү дирбиясенең охшашлыгы, сәнгатьтә уртак мотивларның еш очравы аеруча гаҗәпләндерә. Таулы Алтай культурасының материаль һәм рухи билгеләре вакыт сынавын үтеп, Евразиянең хәзерге төрки халыклар мирасында (шул исәптән, татарларда да) сакланып калган. Шулай итеп. Алтайда безнең эрага кадәр I нче мен еллар дәвамында ким дигәндә бронза чорыннан алып бердәй культуралар традициясендә эзлекле үсеш барганлыгын расларга мөмкин. Шул ук вакытта безнең эраның 1 нче меңьеллыгына караган Алтай ядкарьләре бөтенләй башка күренешне чагылдыралар. Таулы Алтай кабиләләре һәм ана якын тирәдәге далаларда яшәүчеләр «Халыкларның бөек күчеше» чоры белән бәйләнешле давыллы вакыйгалар уртасында торып калалар. Кара чирү булып көнчыгыштан көнбатышка хәрәкәт итүче монгол кыяфәтле (монголоид) кабиләләре басымы астында, Алтайның терлек үрчетү белән шөгыльләнүче кабиләләре безнең эрага кадәр II-I гасырларда хәзерге Казакъстан һәм Көнбатыш Себер далаларына күченә башлыйлар. Аларның бер өлеше, әлбәттә, әлеге монгол кыяфәтле, төрки телле кабиләләр арасында эреп югалалар. Безнең эрага кадәр II гасыр башларыннан алып, безнең эраның I гасыр ахырларына кадәр Алтай һуннарның—көнчыгыш скиф токымнарының (бу хакта һуннар культурасының күчемлелеге һәм һуннарның скифләр белән социаль-сәяси багланышларда торуы да раслый), Төньяк Кытай сөнниләренең, Урта Азия «ак һуннарының» (эфталитларынын) һәм Ауропа һуннарының сәяси йогынтысында бара. Бу яктан Шипуново районының Тугозваново авылы янындагы каберлек һуннарнын Алтай чоры ядкарьләренең гаҗәеп бер үрнәге булып тора. Кабергә 30 яшьләр тирәсендәге мәһабәт гәүдәле ир-ат күмелгән булырга тиеш, күрәсең, ул берәр башлык-фәлән булгандыр: янәшәсендә күпсанлы сугыш кирәк-яраклары, эш кораллары, кием-салым, аяк киеме үрнәкләре, бизәнү-ясану әйберләре табылу шуңа ишарәли Тугозвановодагы каберлектәге кебек кирәкяракларның Урта Азия, Казакъстан, Урал, Түбән Идел. Төньяк Кара диңгез буе, Көнбатыш Ауропа киңлекләрендә табылган безнең эраның IV-V гасыр тарихы ядкарьләре белән дә охшашлыгы зур. Аларның шулай киң таралышы хуннарнын— һуннарнын көнчыгыштан көнбатышка хәрәкәт итүе белән аңлатыла. Алтайнын алдагы тарихи үсеше биредә жужаньнарнын (жуань-жуаньларның) сәяси өстенлек итүе белән бәйләнгән. Аларның дәүләте Гюйлюхой тарафыннан IV гасыр уртасында оештырыла (хан утары Хангай янында урнашкан Табут капкачына уелган бизәкләр Пазырык курганында табылган бизәкләр була). 420 елда, каты сугышлардан соң Енисей кыргызларын. Хулюя хан идарә иткән чорда себер хэвэй кабиләләрен. Кытайны. Датан хан идарә иткән чорда Урта Азия һуннарын һәм юэчжаларны кул астына төшергәннән сон. алар Бөек Далада үз хакимлекләрен урнаштыралар Тагын шунысы әһәмияткә ия. 439 елда «төрле кабиләләр кушылуыннан» барлыкка килгән «Ашнннарның биш йөз гаиләсе» (минем тарафтан ассызыкланды. биредә тарихта үтә дә билгеле булган төрки кавемнән булган хакимдарларнын нәселбашы турында сүз бара) «жужаньнарга качып китәләр һәм. Аттай гауларынын көньягында тамыр жибәреп, жужаньнарга тимер коя башлыйлар» (Бичурин Н. Я Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии в древние времена —М.—Л.. 1950.-Т. I. — C. 221). 552-555 елларда жужаньнар ашина ыруыннан булган Бумын каган һәм анын угыллары тарафыннан тар-мар ителәләр . Бу нәүбәттән абруйлы тюрколог һәм монгол тарихын өйрәнүче Сергей Кляшторныинын кызыклы фикерен билгеләп үтәргә кирәк жужаньнар аварларның гына түгел, ә бәлки 552 елгы вакыйгалар белән бәйләнешле рәвештә беренче тапкыр телгә алынган Урта Азия татарларының да («утыз татар» вәкилләре Бөек Төрки каганлыгына нигез салган Бумынны жирләгөндә катнашалар) турыдан-туры бабалары булып тора. Шулай ук XIII-XIV гасырлар тарихчысы Рәшид-эддиннен фикере игътибарга лаек; ул болай ди: «борымборыншш ук (!) татарлар бик күп кабиләләр һәм өлкәләрне яулап алганнар һәм аларнын хәкимдарлары булганнар». Уйларга кирәк, биредә сүз X-XII гасырлардагы төрки дәүләтләр турында түгел (Гумилев Л. Н. Поиски вымышленного царства — М . 1970.—92. 102-103, Кляшторныи С.Г Государства татар Центральной Азии (дочингисова эпоха) // Mongohca: К 750—летию - Сокровенного сказания» — М. 1993.—С. 139-147). ә бәлки чорлар хакында бара. Соңрак Алтай тарихы (кытайча—«ту-кю»; соңыннан аңарчы да. аннан соң да биләмәләрдә безнең эрага . ... урнаштырган «патша» кабиләләр—скифләр нигез сала VI гасырмын көньяк яртысында үзара ызгышлар нәтижәсендә Төрки каганлык үзәге Жидесу булган Көнбатыш, үзәге Монголия булган Көнчыгыш өлешләргә бүленә. 630 елда Көнчыгыш Төрки каганлык яшәвеннән туктый. 682 елда яңадан шактый борынгы •төркет*/«төрки* бу атама фәндә яшәгән барлык төрки телле кабиләләр һәм халыкларга ябышып кала) кабиләләре белән бәйләнгән. VI гасырның беренче яртысында алар төрки кабиләләрнең күпчелеген эченә алган берлек—Төрки каганлыкка нигез салалар, ә Алтай төркиләре анын үзәген тәшкил итәләр. Көнчыгыштан каганлыкнын биләмәләре Кытай империясе, көньяктан һиндстан. ә көнбатыштан Византия белән чикләнгәннәр (хөрмәтле С Г Кляшторныинын «гөрки каганнар беренче Евразия империясенә нигез салучылар булганнар» дигән фикере белән килешмәскә жөрьәт итәм» (кара, Кляшторныи С Формирование древнетюркской государственности от теменного союза до первого Тюркского каганата / Панорама—форум—1997. — .Ns I—C.121) Безнеңчә, беренче Евразия империясенә әлеге кадәр VII-V гасырларда ук сәяси өстенлек Борынгы пюрки.юрнең таш сыннары (балбал) аякка баскан Икенче Көнчыгыш Төрки каганлык 745 елга хәтле, ягъни Үзәк Азия далаларында шундый ук гайрәтле Уйгур каганлыгы пәйда булганчы яшәп килә. Бу очракта тарих фәннәре докторы Әзһәр Мөхәммәдиевнең төркиләр (төркетләр)— Төрки каганлыкның нигез ташын тәшкил иткән кабиләләр— һуннарның турыдан-туры дәвамчылары дигән игътибарга лаеклы фикерен билгеләп үтми булмый. Төрки каганлыгына нигез салганда һуннар гомумдәүләти «төрки» дигән сәяси атаманы кабул итеп алалар, аның асыл мәгънәсе түбәндәгеләрдән гыйбарәт. 1) ил. дәүләт; 2) көчле, кодрәтле; 3) тәртип, закончалылык (Мөхәммәдиев Ә Һуннар һәм Туран язмалары.—Казан, 2000,—116.). Бу фараз, өлешчә. Кытай тарихчысы Шы-гу (VII) һәм Византия тарихчысы Симокатта (VII) фикерләре белән дә туры килә. Төрки каганлыкларга кергән кабиләләрнең культурасы археологик материаллар, төркиләр үзләре язып калдырган рун язмалары һәм башка телләрдәге язма чыганаклар нигезендә өйрәнелгәннәр. Таулы Алтайның шушы чорга караган күпсанлы ядкарьләре булып, әлбәттә, каберлекләр санала, ә алар, үз чиратында, тикшеренүчеләр тарафыннан ике хронологик чорга— кудырган (V-VII) һәм катанда (VII—VIII) чорына бүленәләр (Гаврилова А. А. Могильник Кудыргэ как источник по истории алтайских племен.—М.—Л.. 1965). Кудырган курганнары Катанда. Курота. Яконура. Туэкты һәм Кокса тирәләрендә өйрәнелгәннәр. Каберләр жир өсте тигезлегендә биек булмаган үр яки таш диварлар белән «билгеләп» куелганнар. Үрләрнең иң зурлары аркылыга 20 метр, биеклеккә 1.5 метрга житәләр. Мәетләрне башын көньякка яки көнбатышка каратып тирән булмаган канауларга аркасына яткырып жирләгәннәр Мәеттән аз гына өстәрәк яки янәшәдә йөгәне һәм ияре белән ат мәетен күмгәннәр. Кайчакта «ат урынына» дирбияне генә «теге дөньяга озатканнар»; атның мәете бронза һәм көмеш тәнкәләр белән чукланган йөгән, тимер авызлыклар белән «бизәлгән» булган. VI-VII гасырларда Алтайда каты астарлы ияр барлыкка килә. Өзәңгеле (алар VII гасырдан билгеле), каты астарлы ияр төрки сугышчысына ат чабып барган жирдән уктан төз атарга һәм кылыч белән дошманын иркен чабарга мөмкинлек биргән; бу үз чиратында орышта күп файда китергән Кудыргэ каберлегеннән табылган ияр очасының шомартылган сөяк түшәлмәсе төрки сугышчының гомуми тышкы күренешен күзалларга мөмкинлек бирә. Ул монголоид кыяфәтле, мыеклы булган, өстенә күлмәк, тубык сөягенә кадәр житкән киң чалбар, киң кунычлы итек кигән. Алар аркаларына озын садак асканнар, кулларыннан төшмәгән уклы жәя һәрчак орышка әзер булган. Алтай төркиләре һуннарныкына караганда кыскарак, әмма чабып барган жирдән атарга уңайлырак катлаулы уклардан файдаланганнар Каберлекләрдә сакланган каен тузыннан эшләнгән садаклар. гадәттә, эре тимер өч жәпле очлык белән төгәлләнгән уклар һәм сөяк шар-«сыбызгылар» белән тулы диярлек. Сугышчылар көбәләр, башлыклар кигәннәр; ук белән бергә ике ягы да үткенләнгән яки бер генә пычаклы озын кылыч, сөңге һәм хәнжәр белән коралланганнар. Байлыгына һәм дәрәжәсенә карап, сугышчылар бронза, көмеш һәм алтын тәнкәләр белән бизәлгән бил каешы буганнар. Катандада. Туэктада, Кураеда һәм Шиба аймагында табылган Катанда тибындагы ядкарьләр төрки дөньяда таркалу башлануы хакында фикер йөртергә мөмкинлек бирә Табылдык әйберләр һәм күмү йоласы буенча курганнар өч төргә бүленә. Үзәк урын жайдакның атыннан казык койма яки жир үр белән каймаланып алынган (биеклеге 1 метр, аркылысы 9 метр) каберлекләр аеруча күпсанлы. Мондый каберләрдә бронза һәм көмеш белән бизәлгән тезгениөгәннәр. асыл ташлы бил каешлары һ. б. әйберләрне табарга мөмкин Ә тупас балчык савытлар һәм чит жирләрдән китерелгән әйберләр юк диярлек Димәк, биредә ярлы күчмәләрне күмгәннәр, дип фараз кылырга мөмкинлек бар. Әйткәнебезчә, аркылысы 40 метрга житкән курганнар—аларга бай- мөлкәтле кешеләр күмелгән—аеруча бай зиннәтле булулары белән аерылып торалар. Мондый курганнардагы кабер өстенә. гадәттә, агачтан түшәм түшәлгән. ә мәетне төбенә киез салынган агач ялгашларга яткырганнар Күмү мәрәсимен байларча бизәлгән җайдак-атлар озата барган Бу курганнар белән шулай ук таш «балбал»ларнын да бәйләнеше бар. Әлеге борынгы төрки таш сыннар көнчыгыш Евразия далаларында—Үзәк Азиядә. Жидесуда. Казакъстанда. Алтайда. Тувада һ. б. җирләрдә кин таралган, алар Төньяк Кара дингез буйларында да җитәрлек. Сыннарда һәрчак ир-атлар гәүдәләндерелгән. Анын каршында, күпчелек очракта сынны әйләндереп алган таш койма эчендә, борынгыдан килгән йолалар башкарылган. Борынгы авторлар шушына охшаш йола турында болай дип хәбәр итеп калдырганнар: «Аннан сон алар көлне күмәләр һәм истәлекле билге итеп кабергә агач багана утырталар Кабер өстенә мәрхүмне һәм үзе исән чагында катнашкан уңышларны гәүдәләндергән бина җиткерәләр. Әгәр ул кайсы да булса орыш вакытында бер дошманын үтергән булса, кабер каршына бер таш куялар. Ташлар кайчак йөзгә, хәтта менгә кадәр җитә» (Федоров-Давыдов Г А. Искусство кочевников и Золотой Орды— М. 1976.—С. 90) Бу «мәгълүмат» Таулы Аттай күмү ядкарьләрендә, сүз дә юк. чагылыш тапмыйча калмый: ташлар мәрхүм шәхси үтергән дошманнарны гәүдәләндерә: гади сугышчы икән—эшкәртелмәгән таш. атаклы сугышчы икән— «балбал» (тупас эшкәртелгән таш) куелган. Үлүчеләрнең үзләрен сынландырганда сынчылар йөз төзелешен, сакал-мыеклар. кием-салымнын аерым өлешләрен охшатып ясарга тырышканнар. Мәгълүм булганча. Төрки каганлыкның Алтай чоры төркиләре, нигездә, күчмә терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Алар сарык һәм атлардан тыш. кәжә. мөгезле эре терлек, дөя һәм як хайваннары асраганнар Терлекләрне ел дәвамында җәйләүдә йөрткәннәр Кешеләрнең бер өлеше иген иккән— «китмәнле игенчелек- үсеше хакында каберләрдә табылган орлык төйгеч һәм тары ярмасы калдыклары сөйли Кайбер тикшеренүчеләр бу вакытта Аттаида ясалма сугару ла кулланылган дип исәплиләр Скифләр чорында да. һуннар чорында да аучылык хуҗалыкта ярдәмче роль уйнаган, мех җитештерү «экспортный нигезен тәшкил иткән Алтай осталары чуен кою белән дан тотканнар; бронза, көмеш, алтыннан киек-жанвар сурәтендәге катлаулы бизәнү әйберләре җитештергәннәр. Ташчыларның осталыгы исә сугышчыларның монументаль сыннарында һәм аерым ташларга, таш кыяларга, көнкүреш әйберләренә төшерелгән рун язмаларда сакланып калган (бу язу төркиләр тарафыннан. Урта Азия төркиләре язуы нигезендә. V1-VII гасырда тудырыла), аларда теге яки бу тарихи вакыйгалар, хуҗалык итү алымнары, көнкүреш хәлләре һәм социаль мөнәсәбәтләр тасвирланган Әйтик, төрки гаскәр башлыгы Күл-Тәгин (731 елда үлгән) истәлегенә торгызылган рун язма ядкарендә, башлыча, «утыз-татар». «тугыз-татар» дип аталган Үзәк Азия татар кабиләләре арасындагы мөнәсәбәтләр хакында да хәбәр ителә