ТАЛЛАР НИДЕР ТЫҢЛЫЙ— БИК ТЫНЫП...
Сандугач күк сайрап тора бит ул, Тальян теле кебек көмеш гел. Рәхәтләнеп, намаз укы, татар. Рәхәтләнеп җырла, уйна-көл! Синдә галәм сайлап биргән тел... Ватаныңның сөтен киптерергә Теләүчедән кала бер уч көл. Рәхәтләнеп намаз укы, татар, Рәхәтләнеп җырла, уйна-көл: Синдә галәм чарлап биргән тел! Минем дәрәҗәм Ике катлы гади өйдә яшим. Кыйбла якка карый тәрәзәм. Көлмәк булып берәү сорый миннән: «Ничә йолдыз сннең дәрәҗәң?» «Ничә йолдыз?» Тәрәзәмнән карыйм Бик күп йолдыз галәм күгендә, һәркайсыннан нурлар тама минем Газиз халкын сөйгән күңелгә... Тәрәзәмнән карап киңәйтәмен Алгысы!ан рухым киңлеген. Кешелекле җаным киң галәмнең Киңлегенә булсын тиң минем... ...Иңнәремдә канат барын тоям. Кнң галәмгә карый тәрәзәм... «Ничә йолдыз?», дисең, Дөнья сыя: Бу тәрәзәм минем дәрәҗәм... Сафуан МУЛЛА ГАЛИ (1927)— шагыйрь. -Биик-рслюр туган жмреңнм^ исем>е шигъри повесть, бернина шигырь китабы авторы Кашнда яши Сафуан Мулла Гали Авылны бар күрәсем Яшен яшәгән бу башым «Туган як» дип тилмерә. Йөрәгем түзгән сагышка Түзә алмас тимер дә... Үткән юлым таулы-таулы, Ташы сукты тезләргә. Чатный-чатный, сынар идем, Ант итмәсәм түзәргә... ... Бәлки түзеп тормас идем, Авылны бар күрәсем— Бәхилләшми җир астына Ничек барып керәсең?!. Таллар нидер тыңлый Ай-Кояш та шул ук—дөнья моңсу. Таллар нидер тыңлый бик тынып. Оеган күк, бөтен дөнья тып-тын, Борчылдыра мине бу тынлык... Тыныч яши халык: селкетми, дип. Искән җилләр камыш кыягын. Ә шулай да кирәк түгел микән, Тулпарларыбызның тоягын Дагаларга кирәк түгел микән?! Борчылдыра мине бу тынлык... Ай-Кояш та шул ук—дөнья моңсу. Таллар нидер тыңлый—бик тынып... Шәфкатьсез-аяусыз заман: Туктаусыз сорый корбан. Кеше кешене ауларга Юлларга капкын корган... Аяусыз аяуны белми: Сындыра каеннарны... Аяк-кулларны сындырып. Иңбашка кайгыларны Асып, үзеңне ыргыта Җиде юлның чатына. Бер гаебе юк ич диеп, Кызганмый да чак кына... ...Ир-аты да. хатыны да Ник бу кадәр аяусыз? Вәхшиләр илне какшатты— Чын кешеләр, кайда сез? Чәчәкләр сайлый-сайлый ...Юлда карлар бөтерелде, Канатын җәйде буран. Кар кызлары җырлый, бии, Гөр килеп тора урам... Ишеткән күк яуган карда Гөрләвекләр гөрләвен, Йөрәгемдә чәчәк ата Атмый калган гөлләрем... ...Тышта буран, төшләремдә Очам әле мин «сабый»: Азатлык сөйгән халкыма Чәчәкләр сайлый-сайлый, Очам әле мин «сабый»..