ШӘФКАТЬЛЕЛЕК
Берәүләр әдәбиятка яшьтән үк шаулап-гөрләп килеп керә, ә икенче берәүләр исә, укучылар күңеленә акрынлап, сабыр гына юл саба Роза Хәлиуллина әнә шундыйлардан Ул поэзиягә ипләп кенә, кызларча тыйнаклык һәм, хәтта, оялчанлык белән килеп кергән шагыйрә. Килеп кергән һәм.. үз урынын тапкан, үз сүзен әйтә алган шагыйрә Роза Заһит кызы Хәлиуллина 1931 елның 14 июнендә Актаныш районының Әжәкүл авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан сон, курсларда укып, шәфкать туташы һөнәрен ала—күз авыруларын дәвалый Сугыш елларындагы авылның бихисап авыр хезмәтен татып өлгергән үсмер кызны Казан 1948 елда үз кочагына сыендыра. Монда ул белем ала— Казан медицина институтын тәмамлый, төрле медицина учреждениеләрендә һәм промышленность предприятиеләрендә эшли. Утыз елдан артык гомерен медицина өлкәсендә эшләп, кешеләргә шәфкатьлелек күрсәтә. Р Хәлиуллина ижат эше белән алтмышынчы елларда шөгыльләнә башлый: шигырьләре республика балалар газетасы «Яшь ленинчы»да, «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Ялкын», «Азат хатын», «Казан утлары» журналларында басыла. Шагыйрәнең аерым әсәрләре күмәк жыентыкларга кертелә («Беренче карлыгачлар» 1968, «Беренче адымнар», 1971, «Кызлар җыры», 1977-1979), аннары балалар өчен «Бөрлегәнгә медаль» (1973), «Чүкеч—нәни булышчы» (1977) исемле мөстәкыйль китаплары басылып чыга. Болар—шагыйрәнең эзләнү, үсү юлындагы тәҗрибәләре 1978 елдан Р Хәлиуллина—профессиональ язучы Бу елларда ул «Каенана» исемле поэмасын һәм күпсанлы лирик шигырьләрен яза. Аның «Агыйдел— аккош иде» (1980), «Идел суы илле батман» (1984) исемле жыентыкларга тупланган шигъри бәйләмнәрен һәм поэмаларын шигърият сөючеләр яратып кабул итте. Яшь язучыларның 1978 елда Арчада узган конференциясендә ясаган чыгышында Сибгат Хәким шагыйрә турында. «Роза шәхси кичерешләрен башка бик күпләрнең уртак тойгылары дәрәжәсенә күтәрә белә. Нәтижәдә аның лирик герое язмышында тамчы судагы кояш төсле ил-көн язмышы чагыла»,—дигән иде. «Татар поэзиясе антологиясе»ндә Роза Хәлиуллинаның нәкъ шундый рухтагы «Минем тауларым» шигыре урнаштырылган. Яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән лирик герой—үсмер кыз бала халык мәнфәгате, ил гаме белән яшәргә, үзе тир түгеп эшләргә өйрәнгән. Күкрәгенә медаль, орденнар тагып кайтучылар гына түгел, баржаларга икмәк, тимер төягән, көне-төне колхозда эшләгән шул чактагы үсмер балалар да, окоп казыган, орлык ташыган, икешәр смена станок артында торган аналар да—чын геройлар Аларнын бәһасе алтын белән генә исәпләрлек түгел. Тар гаилә кысаларындагы язмышларны сурәтләүдән башланган «Каенана» поэмасы Себергә. БАМ төзелешенә алып китә Зур төзелешкә атлыгып чыгып киткән «чая баш каенсеңел», аның йомшак күңелле мөлаем әнисе һәм лирик герой—килен образлары—илкүләм әһәмияте булган шушы төзелешкә үзләреннән өлеш керткән һәм шуңа ихластан куана белгән замандашлар буларак күз алдына килә. Р Хәлиуллинанын ижатына. гомумән, халыкның күркәм гореф-гадәтләрен, милли колоритын оста чагылдыру һәм йөгерек тел хас. Роза Хәлиуллина 1981 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. •Казан утлары» журналы редакциясе юбилярны кайнар котлый, иҗат эшендә уңышлар, бәхет һәм сәламәтлек тели.