«КОТАДГУ БЕЛЕК»НЕ БЕЛӘБЕЗМЕ?
Чыннан да. без беләбезме бу бөек әсәрне? Урта гасырның төрки шигърияте калдырган иң камил шигъри әсәр санала ул—XI йөздә. Караханилар дәүләте чорында язылган. Иранда—төрки Шаһнәмәсе- дип дан алган, шулай ук Кытай һ. б. дәүләтләрдә дә үз чорында ук билгеле булган шигъри -белек-. Ул—чыннан да бәхеткә илтүче белем булып исәпләнгән, дәүләт идарәсен һәм җәмгыять тормышын акыллы итеп кору өлгеләрен, шул чорның иҗтимагый-фәлсәфи идеяләрен чагылдырган Шунсы әһәмиятле: әсәрдәге мәсьәләләр, югары әхлакый идеаллар—бүген дә актуаль, безнең чорга да аваздаш, һәм бу бөек әсәрнең йогынтысы да Котб. С Сарай. Мөхәммәдьярлар аша безнең көннәргә кадәр килеп җиткән шигъри мәктәп санала Егерменче гасырда ул төрек, үзбәк һ. 6. телләргә тәрҗемә ителеп, дөнья күрде. Кытайда уйгыр телендә басылды һ. б. Безгә ул урысчага Н Гребнев, С Иванов тәрҗемәләре аша таныш иде Аерым бүлекләрен шагыйрә Лена Шагыйрьҗан тәрҗемә итеп, матбугатка чыгарды. Бу санда тәкъдим ителә торган өзекләрне исә Әдхәт Синугыл оригиналдан—иске төркичәдән тәрҗемә иткән, безнең көннәрдә дөнья күргән басмалардан да файдаланып эшләгән дип беләбез. Йосыф Хас Хаҗиб-Баласагунлы КОТАДГУ БЕЛЕК ӨЗЕКЛӘР Дөнья хафасы, дуслар җәфасы 6565 Йөреп бер, гизеп бер дөньяны күрим. Кем икән вафалы дөньяда, белим. 6566 Чын адәм табу ул хәзер зур кытлык, Мин аны табалсам, булыр зур шатлык. 6567 Чын адәм тапмадым, барын тапсам да, Табалсам. туймамын көн-төн баксам да. 6568 Вафага зур кытлык, дөньялар жәфа, Багып бер күрикме, бар микән вафа. 6569 Табалсам мин әгәр вафалы адәм. Җилкәмә күтәреп, кылырмын бәйрәм 6570 Ашмаса чынга бу соңгы өметем. Кыргыйлар белән мин тереклек итим 6571 Ашыйм мин гел тамыр, куныйм тышта төн. Эчкән су янгыр гел, булсын тирем тун. 6572 Булып мин бер ерткыч вәхши, көн итим. Бизеп мин кешедән, дөньядан китим 6573 Күренсә бу да аз. ничек мин түзим, Агып мин дәрьядай, тузандай тузыйм 6574 Вафасыз дөньяга мин ничек чыдыйм. Вафалын кем. Ходам, мин сәждә кылыйм 6575 Кешеләр үзе бар, кешелеге юк. Кешелек кайда ул. жавап биргәне юк. 6576 Кайда ул шәфкатьлек, кайда кечелек, Шәфкатьсез—дөньяда гамь юк. кешелек 6577 Күрсәм мин күз тегеп кемне үз итеп. Шайтандай бер дошман булды ул. өтек 6578 Кемне мин үземдәй күрсәм үз ишем. Гел жәфа күрдем мин, инде ни эшлим"’ 6579 Күңелгә тел сүзе бер ачкыч иде. Телләр дә алдашкач, ышаныч үлде. 6580 Бүген мин бәладә, кемне дус итим. Кемнәрне дус-иш дип таянып әйтим 6581 Кемгә сон ачылып сер чишү мөмкин. Мин мөшкел хәлдөмен, әйтеп бер үгим 6582 Яр сөйсәм, ул ярым әйләнде ятка. Кардәшләр күбесе ят булды хәтта. 6583 Ышаныч, иманның шарты булса ант. Бу антны кем үти—саналыр ул мәрд 6584 Икмәкнең хакласа кем дә кем хакын, Алтын вә көмештән түләрмен хакын 6585 Сөенеч-кайгыны табылса бүлгән. Кайгылар таралыр исбатлау белән 6586 Ярына табылса ышанганнар ул. Үзен бәк ясармын, үзем санап кол 6587 Кешедән кеше мин эзләп ут янам. Ул кеше табылса, сөенеч алам 6588 Адәмдә адәми сыйфат ташланды. Кайсы соң заманда яшәү башланды? 6589 Әллә сон мин үзем тиле-милеме. Сөйләгән сүзем нинди ул—юньлеме? 6590 Әллә сон, үт ташып, түндеме мием. Күренә биш булып күзгәме минем? 6591 Әллә бу адәмнәр гел мина тапмы. Ул чакта мин үзем әллә ахмакмы? 6592 Вафаны алайса кем киткән ташлап, Кайсыгыз чын адәм, языймчы мактап. 6593 Бу канун, тәртипләр кем язган, белмим, Табалсам мин аны, тәбрикләр идем! 6594 Әйтсен ул кануннар нинди булганын. Ана жай түр жирдән, каулыйм калганын... 6595 Изгеләр үлгәч тә, изгелек үлде, Түбәннәр килгәч тә, кешелек бөлде. 6596 Адәмгә охшаган тыштан бар бәндәң,— Бары да түгел шул фәрештә, Аллам. 6597 Изгеләр үлделәр, мин болар белән... Ничек мин көн итим, ярашып гелән. 6598 Күпме сөйләсәң дә сөйләргә мөмкин. Файда юк сөйләүдән,—мин моннан китим. 6599 Адәмдә булмагач адәмчә әхлак, Мин китим шәһәрне, кышлакны ташлап 6600 Китсәм мин калдырып туган ил-йортым, Тапмассыз, белмәссез хәтта сез атым. 6601 Чаяндай чагадыр бу чебен кавем. Этләрдәй кабалар, кайсысын каулыйм? 6602 Хәсисләр өерен күреп шаккаттым, Бу бозык галәмдә бер урын тапмыйм. 6603 Җәберләр, жәфалар жаныма тиде. Дөньяда яшәүдән тәмам жан бизде. 6604 Раббым, син күрсәт Рәсүлнең үзен, Күрсәт һәм дүрт анын ярының йөзен Китап иясе Йосыф олуг Хаҗиб үз-үзенә үгет-нәсихәт укый... 6605 Һәрчак жай1 тап, белем алып, түрдән бер, Гыйлем бик нык үзең корган кирмәндер 6606 Белеме юк йөрәк, тел нигә ярый, Гыйлем, су күк. ин мөһим шифа дару. 'Жай—урын. 6607 Күпме белмә, белгәнен аздыр гелән. Тынгысыз тик теләккә җитә белгән. 6608 Беләм дигән—белемнән торыр ерак, Белемленен алдында булыр өрәк. 6609 Белем ярсыз вә төпсез бер диңгездер. Су эчеп канмаган багның үзедер. 6610 Белем генә ачса ачадыр күзне, Белеме сай «мин»леккә корыр сүзне. 6611 Белем алып адәм бул, гакыл үстер. Йә хайван атал да бер, койрык үстер. 6612 Белемле ул уй диңгезендә йөзәр, Белемсезгә дөнья түгәрәк, гүзәл. 6613 Белемлегә дөнья көлке түгелдер. Надан—сыгындай1 уйнаклап йөридер. 6614 Белемле гел кешәнле, чапмас алдан, Белемсез—теләк колы булган надан. 6615 Кешәнләнсә галим, надан Ил гизә, Кешәнләнсә, надан, кешәнне өзә. 6616 Менә мин белемгә канып кул суздым. Сүзләрне сүзләргә ялгап ray уздым. 6617 Төрки сүзләрнең бик күп серен чиштем. Тау аучыларыдай эзенә төштем. 6618 Сыйпалагач иркәләп, сүзләр күнде, Жимешлөрен шулай да саран бирде 6619 Баш бирмичә ипардай йә ис сачты. Тоттырмыйча кайчак уйнаклап качты. 6620 Сөйләдем мин сүзне суган-борычлы. Туры сүзне сөйгән калмас бурычлы. 6621 Укырга бик авыр булмаска бары. Анык вә бик ачык яздым мин аны 6622 Туры булмаса сүз. башка сүз сүзме. Туры белән бөкре—ак, кара үзе 6623 Дүрт йөз алтмыш икенче елда язын, Жаным әрнеп ошбу сүзләрне яздым. 6624 Унсигез ай төгәл сүзләр яздык без. Аердык, сайладык сүзне сүзгә сүз. 6625 Чәчәкле таҗдай сүз хуш ипар исле. Сүзләрне яздык без. кушып бар хисне 6626 Сүзне күпме сөйләмә, туймас һичкем. Аккан чишмәдән сүз бер дә түгел ким 'Сыгындай —тау кыр кәҗәседәй И, Иосиф, син һәрчак кирәк сүз сөйлә, Кирәкмәгән сүзләрдән зарар килә. Сүзеннен, күп сөйләп, тәме китмәсен, Инсаннар бу сүздән арып бетмәсен. Бу дөньяда жәфа белән күп хафа. Акылсызлар корыр күп кәеф-сафа. Дөньяга син бик нык ябышып алдың, Фаныйлыгын да онытма һич анын... Бу дөньяга табынма, кызып малга, Табын тик гел гөнаһсыз бер Ходайга. Дөньядан күп үтте һәртөрле халык. Азган-тузган күпме—имансыз калып. Синең торган бинаң нәкъ туйның яры, Бик сөенмә ана. фанидыр бары! Азмы дәүләт-илләр жан тәслим итте, Үлмәс тойган патшалар бар да китте. Егетчаклар буш үткән юкка һәркөн, Кояшым да инде баерга якын. Мен яшә, тик әжәлдән юктыр чара, Күпме жыйма малны, бары да кала. Синдә фәкать бар өмет, Раббым, сакла, Саташканда кылган гөнаһым акла. Бу гөнаһлы дөнья языгы күптер. Яхшылыкка илткән юлларга китер. Минлегем тик Сине ят, көфер итте, Ярлыкавың сорар көн килеп житге. Мин нәрсәгә табынган булсам элек, Инанганмын гел аңа, кире күреп. Мин сайлаган Хак булсын хәзер юлым, Ике дөньяда да булсын түр урным Өч көнлек шатлыктан торган дөньяда Бар таләбе катгый булды миңа да. Телең тый. нәфесең... бик күп йоклама, Күп күрмә, ишетмә, тавыш куптарма. И. Раббым. ярлыка мөэмин колларын, Кодрәтең киң синең, мәгьмур кыл барын. Төмән мең җиткез син Рәсүлгә сәлам, Аның дүрт ярына моннан күп сәлам! (Тамам). Караханилар теленнән Әдхәт