Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЗАРЛАР

КЕРЕШ СҮЗ ин мәктәптә укыган елларымнан ук тарих белән кызыксына башладым. Ә инде исәя төшкәч. Русиянен «Повести временных лет» е.тьязмасын укый- укый бернәрсәгә төшендем: тарих һәр кеше, һәр халык, һәр ил өчен дә үрнәк һәм гыйбрәт алырлык гаять дәрәҗәдә җитди фән икән. Фән исә. төгәллекне, дөреслекне ярата. Тик менә Русия тарихы, тоташ дияргә була, риваятьлегендалардан гына тора. Чынлап та, Русия тарихын укып, һич тә тарихта булган теге яки бу вакыйгага төгәл һәм дөрес бөя таба алмыйсың. Чөнки Русия тарихын тәхеткә килгән һәр кенәз, һәр патша, һәр түрә үзе уздырган сәясәткә җайлаштырып, үзгәртеп яздырган Шул сәбәпле. Русия тарихының, гомумән, асылына төшенүе кыен, беренче карашка хәтта мөмкин дә түгел. Шул мәсьәләдә халыкларны һәм киләчәк буын тарихын я зучыларны кисәтеп. XII гасыр башында ук Ауропаның мәшһүр галиме болай дип язып калдыра «Әгәр дә мәгәр тарихчы үз чоры халыклары турында хакыйкый дөреслеккә йөз тотып, теге яки бу халыкның тарихын язарга тели икән -моның белән ул үзенә дошманнар гына җыячак, ә инде хакыйкатьтән качарга тели икән, ул тарихта булган хак тарихны яшерергә мәҗбүр ителәчәк. Бу юл исә тарихчы өчен бик тә яман чир. чөнки тарихта булган хакыйкатьне яшерү, тарих язучыны хатадан-хатага. ялганнан-ялганга илтәчәк Ә инде тарих язучы тарихта булган хәлләрне тәгаен дөрес итеп бирә икән һәм хакыйкатькә тугры калып эш итә икән- бу хәл дә тарихчыга карата күпләрдә канәгатьсезлек билгесе уятачак Моны исә болай гына аңлатып булыр иле «Ялагайлык—дусларыңны ишәйтсә. хакыйкать дошманнарыңны ишәйтер Инде теге яки бу тарих язучы оятсыз төстә ялагайлык юлына баса икән һәм булган хәлләргә вә вакыйгаларга үзеннән ялганнар өсти икән, бу хәл аны соңрак шул чиккә җиткереп түбәнсетүгә китерәчәк ки. ана тарихчы булудан бигрәк бу л.мавы мен тапкыр хәерлерәк булачак, шул исәптән тарихи хезмәтен багышлаган җәмгыятькә дә. Тарих язучыга хакыйкый булган хәлләрне яшерү үзе үк чиркангыч бер хәл булырга тиеш Чөнки хакыйкатьне ялган аша ялганга төреп тарихта бирү җиңел ышанучан киләчәк буынны ялган вә ялгыш юлдан алып китәчәк Ахыр килеп, тарих язарга керешкән кешегә янә бер яман куркыныч бар: тарихта булган хәлләр коры гел белән язылмаска, тарихта булган хәлләр ялкынлы һәм ышандыргыч гел белән Мөсагыйт ХӘБИБУЛЛИН (/927)-язучы. Россиянен һәм Татарзтаннын атка юнган мәдәният хезмәткәре. Kai Гам/ исемендәге премия шуреаты • Чоңгыллар». »Kv6pam хан». •Илчеге ) »«••« юк». • Шайтан каласы». »Хан оныгы Хансояр». •Аллаһы 6\ләге». яСвембикэ ханбикә һәм Иван Грозный» һ 6. романнар авторы Казанда яши 10. .к. у. м в М Tlarix арих язылырга тиеш, һәр сүзтезмә, гомумән, тарих язучы өчен һәр сүз тарихта кылынган гамәлләргә тәңгәл килергә һәм тарих язучының теле шул чорда булган вакыйгалардан һич тә калышмаска тиеш (Вильгельм Тирский Belli Sacru Historice Paris. 1185.—жур. «Радянский письменник».—Киев. 1975). Русиядә хакыйкатьне эзләү Каф тауларының түбәсенә таба хәрәкәт итсә—яшәү дәверендә кылган кырын эшләре, кылган гамәлләре һәр чорда да «түбән таба» тәгәрәде. Русия империя булып яшәү дәверендә дөньядагы бер генә илгә дә уңай яктан үрнәк була алмавы белән бергә, илләр белән тыныч рәвештә сәүдә итү урынына, дөньядагы илләр арасыннан сугыш өчен дус-ишләр эзләде. Иң гаҗәбе, гасырлар буена •чимал һәм корал сатып, империянең экономикасын күтәрергә тырышты. Ә ул камил дигән кораллар күп очракта рус халкының үзенә таба борылды. Русия империясе бүген дә бары тик бер максат белән яши: солдат озак йокларга тиеш түгел, озак атмаган мылтыкның көпшәсе тутыккан кебек, озак йоклаган солдатның да итек астына суккан кадаклары тутыгырга мөмкин. Шунын өчен солдат һәрвакыт сугышып торырга тиеш. Шуңа таянып нәтиҗә ясарга мөмкин: сугыш империяләр өчен һәр чорда да яшәү чарасы булган һәм ул бүгенге империяләрдә дә шул ук рольне үти. һәм тарихы да күз угында сугыш каһарманнарын тотып языла. Россия исә сугышка балаларны мәктәп елларыннан ук хәзерли. Шул сәбәпле кул астына кергән башка милләт балаларына да бары тик Россия тарихын гына укытты Ни хикмәт, Россия аягына тагылган авыр гер хәлендәге Союз республикаларыннан (кайчандыр бабалары яулаган халыклардан) арынса да һәм гасыр азагының туксанынчы елларында дөньядагы цивилизацияле илләргә тиңләшергә теләп, шул илләрнең әхлакый юнәлешенә йөз тотса да, империя чорындагы ялган тарихын үзгәртмәде генә түгел, киресенчә, империяне көчәйтергә юнәлтелгән яңа тарихын язарга кереште. Иң гаҗәбе шул. гәрчә татар халкы Россиядә калып, сан ягыннан икенче урында торса да. Россия бу халыкка карата империячел сәясәтен мыскал да үзгәртмәде Хак. соңгы елларда йомшаграк караш сизелә, ләкин бу хәл хакыйкый дөреслекне аңларга тырышкан түрәләр даирәсендә генә шулайрак. Россия шовинистлары исә, татарларга карата булган мөнәсәбәтләрен мең еллар элек ничек булган, шулай дәвам итәләр. Бүгенге көндә дә Татарстан халкы ирешкән уңышларга көнләшеп карау бар. Шаклар катмалы хәл, бүгенге Россиядә мәктәп дәреслекләреннән алып, югары уку йортларының уку-укыту программаларында да, матбага, радио-телетапшыруларда да империянең тәүге дәверенә мәдхия укыла— үткәнне тансыклау дәвам итә Россия империясенең үткән юлына, бигрәк тә язылган ялган тарихына объектив бәя бирү кебек гадел вә хакыйкый караш, гомумән, матбугат битләрендә була торган сирәк күренеш Ул гынамы, татар халкының мәдәниятенә, сәнгатенә һәм аларның вәкилләренә кимсетеп карау һәм ачыктан-ачык нәфрәт белдерү еш күренә башлады. Татар баласын, татар үсмерен, татар кешесен үз ана телендә укыту, аңа үз ана телендә белем бирү, үз халкының тарихын укыту тыелды. Татар милләтеннән булган кешене Россиядә үз ана теленнән, диненнән һәм тарихыннан биздерү өчен империянең пропаганда чараларын уздыручылар кулларыннан килгәнне барысын да эшләделәр— татар кешесен «поганый» дип атап, аны вәхшиләргә тиңләүгә кадәр барып җиттеләр Шул сәбәпле, күп кенә татар милләтеннән булган кешеләр маңкортка әверелделәр, ә беришләре исә үз милләтеннән ваз кичеп, христианнарның исем-фамилиясен алып, руслашып киттеләр; бәгъзеләре исә без «болгарлар», бабаларыбыз «болгарлар» булганнар дип, паспортларына «болгар» дип яздыра башладылар. Россия тарихчыларында татарларга карата мөнәсәбәт шул чиккә барып җитте ки, кара этнең бәласен ак эткә, дигәндәй. Россия башына нинди генә афәт вә фаҗига килсә дә татарлар кылган булып чыкты. Әнә шул хәлләрдән соң татар атамасыннан качу, татар булудан оялу, башка милләт вәкиле булып китү совет чорында үтә яман төс алды Чөнки Россиядә яшәгән һәр кеше бары тик рус телендә генә сөйләшергә тиеш иде. Шул сәбәпле татар зыялыларының күбесе Мәскәү арбасына күчеп утырырга, империя җырын җырларга мәҗбүр булдылар Шул чиккә килеп терәлгәч. Россия тарихчылары «тәмләп» кулланган «татар» атамасына да тукталып китик әле. Россия тарихында кайсы гасырларда массакүләм төстә кулланыла башлый соң бу атама?.. Өч гасырга якын татар дәверендә яшәсәләр дә Россия тарихчылары «татар» сүзенә XIX гасырда гына игътибар итәләр, һәм бу атаманы кем дә түгел. Россия тарихы карифейларына П А. Наумов дигән гап-гади бер гимназия укытучысы тәкъдим итә. Ул 1823 елда кечтеки генә күләмле китапчык бастыра һәм анда мондый юллар була: «... все историки между собой согласны, что они свирепые завоеватели были не татары, а монголы... лишь по мере приближения их к пределам нашего отечества их странам Западной Азии были усилены местными татарами, т. е. народами турецкого племени. Далее надо их назвать татаромонголами» Ин гаҗәбе шул. Петербургның карифей тарихчыларына гимназия укытучысы биргән атама бик тә ошый һәм бу ярлык Идел буенда меңнәрчә еллар дәвамында яшәп килгән төрки халыкларга да тагыла. Тик ни хикмәт. Идел буе төркиләренең күбесе бу исемне кабул итәргә теләми, әмма Россия тарихчылары «татар- атамасын бөтен дөньяга тараткан булалар инде. Әйе. гәрчә Алтын Урда империясе таркалганнан сон Үзбәк хан алып киткән төркиләрне үзбәкләр дип атасалар да, беркемгә дә. бер илгә дә баш бирми йөргән качкын качакларны (руслар аларны үз тарихларына «казак»лар дип кертеп җибәрәләр) казакълар дип атасалар да һ. б. ««Татар» атамасы, ни сәбәпледер, үз заманында иң зыялы булган һәм туар-тутаннан бирле утрак тормыш алып барган Идел буе төркиләренә ябышып кала Ни кылмак кирәк, кайберәүләр паспортларына «болгар» дип яздыра калсалар да. «татар» кушаматын без ташлый алмабыздыр. Болгарлар болганырлар-болганырлар да барыбер бер -безнең арага» кайтып төшәрләр. Бит. ахыр чиктә, бүгенге русларның да төп исемнәре «рус» түгел, ләбаса, бу атаманы бүгенге руслар баскынчы варяглардан алалар, һәм нигәдер бер генә рус та мин рус булмыйм, мин рус түгел, паспортларына мин «норман» дип яздырырга ашкынып тормыйлар Моннан ике дистә еллар элек Россия шовинистлары алдынгы карашлы рухани Александр Меньны үтерделәр. Бу кеше чын гуманист рухани була. Ул үзенен «Талмуд пәйгамбәрләре» дип аталган хезмәтендә болай ди: «Ана теленә, милләтенә, тоткан диненә карап кына теге яки бу халыкка каршы оештырылган геноцид—>Кир йөзендә Ходай тарафыннан куелган тәртипне бозу гына түгел, иң әүвәл. гавамга карата булган Аллаһы Тәгалә кануннарына каршы килү дә ул. Аллаһы Тәгалә алдында барлык милләтләр дә тигез—яһүд көтүчесенең төп вәгазе әнә шуннан гыйбарәт» (Александр Мень Ветхозаветные пророки —Ленинград. 1991). Бер күрше икенче күрше халкын беркайчан да яратып бетермәгән, әлбәттә. Әйтик, борынгы мисырлылар һәм һиндлылар үзләренә әсир төшкән кешеләрне «иблис уллары» дип атаганнар; ә борынгы греклар үзләренең күршеләре булган скифләрне (безнең борыш ы бабаларыбыз сөннәрне) варварлар дип атап йөрткәннәр; ул гынамы, аларны Хода тарафыннан кол итеп яратылганнар дип язганнар. Христиан дине дә үз чорында халыкларга яңа тәртипләр, яна төшенчәләр алып килә: «Күпне алганнан—күп сорала да». «Без барысыннан да өстен, без Аллаһы Тәгалә сайлаган милләт, дип күкрәк какканнарны ахыр чиктә үкенү, үртәлү һәм ачы хәсрәт көтә, чөнки Хода хакыйкатьне бары тик гаделлектә, тигезлектә һәм татулыкта күрә Аллаһы Тәгалә хөкеменнән берәү дә кача алмас!»- кебек изге вәгазь-гыйбарәләрне бер генә тарих язучы да читләтеп үтмәскә тиеш Борынгы Ьавил (Вавилон) шагыйрьләре батыр улларына дан җырласалар. Мисыр шагыйрьләре мәҗүси аллаларына, фиргавеннәренә. хатын-кызларына мәдхияләр укыганнар Боек грек шагыйре исә (Гомер) үзләренең каһарман улларына һәм камил коралларына дан җырлаган. Ни гаҗәп. Русия шагыйрьләренең дә генералларына мәдхия укудан туктый алганнары юк. Россия империясен алга өндәгән, җиңүләрдән җиңүләргә алып барырга теләгән түрәләрнең берсе дә гаделлек аша гаделлеккә омтылмады һәм аны сәяси юлдашы итеп алмады. Гимназия укытучысы кертеп җибәргән «татар-монгол» явы һәр түрә өчен «татармонгол» явы булып калды. Мәктәпләрдә тарих фәне укытканда мин дә шулай сөйләргә мәҗбүр булдым Соңгы елларда миңа матбагада чыгып килгән татар халкына кагылган бик күп әдәби, фәнни һәм төрле фара шауларга йөз тоткан хезмәтләр белән танышырга туры килде. Шул хезмәтләрне укый-укый бернәрсәгә инандым: татар халкының чын тарихын, ихлас күңелдән я зарга алынган бер генә рус кешесе дә язучысы вә i алиме дә үз ү .теме белән якты дөньядан китмәгән. Татар галимнәрен исә тарих тирәсенә борын-борыннан ук якын җибәрмәгәннәр. Җибәргән хәлдә һәрберсенә шарт куйганнар йә русларга мәдхия укыйсың, йә бу хакта язмыйсын Хак, Октябрь революциясенә кадәр, ягъни 1905 елдан соң. татар халкының Русия империясендә тоткан урынын ачыкларга теләп. 10* иҗтимагый фикер иясе философ Шиһабетдин Мәржани милләт тарихының чишмәсен ерып җибәрүгә ирешә. Дәрәҗәле Русия тарихчысы Василий Бартольд (1869—1930) татарның бер мәшһүр тарихчысы турында. «Татарлар арасында прогрессив агымга нигез салучы».—дип язып чыга. Олы бәһа бу. Татар халкының тарихын дәвам итүчеләр табыла. Төрле сәяси давыллар аша уза-уза Зәки Вәлиди тарихта үз сүзен әйтә. Соңрак Һади Атласи, Газиз Гобәйдуллин, татар халкы тарихына аерата тирән төшәргә омтылган Риза Фәхретдинов. ары таба Гайнетдин Әхмәров, Фоат Вәлиев, алардан эстафетаны үз кулларына алучылар Альфред Халиков, Мирфатих Зәкиев, Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин, Равил Фәхретдинов, Әзһәр Мөхәммәдиев. Фирдәүс Гарипова, Гамир Дәүләгшин, Дамир Исхаков һ. б. саллы-саллы хезмәтләр яздылар. Чит өлкәләрдә яшәүче М Сәфәргалиев, Р Безертдинов, А. Сөләйманов, Мурат Анджи, Рәхим Теләшев, Ф Мухаметов. Ф Рәшитов һ б. Америкада яшәүче Ишбулдин. Мәмәд Сәдияр, төркияле татар Казим Миршан һ. б. татар халкы турында көнләшерлек хакыйкатькә йөз тоткан хезмәтләр иҗат иттеләр. Казан татарлары тарихына чыгышы белән немец булган Карл Фукс та үз өлешен кертә. Казан ханлыгы турында төпле һәм ихтирамга лаек хезмәте белән рус тарихчысы Михаил Худяков Сталин җәлладлары тарафыннан атыла, шул исәптән аның фикердәше Н. Фирсовны да читләтеп үтмиләр. Совет чорында исә А. П. Смирнов «Волжские булгары» хезмәтен яза. Бу тарихчы, гәрчә Идел буе төркиләрен славяннар итәргә тырышса да, Ибн Фазланның юлъязмасындагы «сакалиб» сүзен «славян» сүзе дип язса да, ул гынамы, борынгы төрки болгарлар бүгенге чувашлар ул дип расларга маташса да—хезмәт бар, язылган, калган. Империя явыз кылана татар халкының тарихын язарга керешкән язучылар һәм галимнәр белән. Шуның өчен күп кенә Россия тарихчылары татар халкының тарихын язудан баш тартты, һәр галим, кулына каләм алуга, Михаил Худяковның язмышын күз алдына китерде. Советлар чорында исә татар халкының тарихын язу тискәре яктан сурәтләүгә кайтып калды. Тюркология белән шөгыльләнгән галимнәрнең күбесен сөргеннәргә озаттылар. Шулар арасында гомерен тюркологиягә багышларга җыенган яшь галим Лев Николаевич Гумилев та була. Бу галимтюрколог, Евроазиядә көн күргән төркиләрнең тарихыннан башлап, бүгенге татарларның тирәннән килгән хакыйкый тарихын өйрәнүчеләрнең берсе буларак, һәрчак кемгәдер комачаулый, иң әүвәл. әлбәттә. Россиянең шовинист һәм тарихта булып та, тарих фәненнән ерак йөргән булдыксыз бәндәләргә. Лев Николаевичны төрки-татар халыкларының тарихын язарга керешкән өчен Себер лагерьларына озаталар. 15 ел гомерен Себер лагерьларында уздыра яшь галим. Лагерьдан чыкканда аңа инде 43 яшь була. Туган каласына кайтуга, ул янә яшьлегендә сайлаган эшенә керешә. Аңа бу темага кагылмаска кушалар, аны кисәтәләр, әмма Лев Николаевич яшьлектә сайлаган темасына тугры кала. Ил-каласына кайта-кайтуга ул янә төрки-татар халыкларының тарихын язарга керешә. Уннарча хезмәт языла. Әнә шулай моңа кадәр Россия шовинистлары тарафыннан тыелган тема ялтырап китә һәм күптән үз бабаларыбызның ихлас тарихын зарыгып көткән татар кешесенең өстәленә ята. Шушы темага үҗәтләнеп керешкәне өчен кадими карашлы академик Б. А. Рыбаков кебек фән әһелләре аңа каршы чыгалар, аны Россия империясенең төп идеологиясеннән тайпыласың дип каһәрлиләр, әр яудыралар. Империя цензурасы Лев Николаевичның зур хезмәтләрен генә түгел, төрки-татар темасына язылган кечкенә мәкаләләрен дә энә күзеннән уздыра. Галимне тавыш-тынсыз гына эзәрлекләү башлана, аңа ялагай яшь галимнәрне өстерәләр, империянең алтын баганасын какшатасың дип әр-яла яудыралар. Бу хәл 1986 елларга кадәр дәвам итә. Әйтергә кирәк, татар халкының тарихын язган, татар халкын төрле тарихи һәм фәнни дәлилләр китерә-китерә яклаган һәм дөнья халкына җиткергән галимне торгынлык елларында төрки республикаларның бер генә түрәсе дә яклап чыкмады Хак. 1991 елда СССР таркалгач. Азәрбайҗанда галимнең «Тысячелетие вокруг Каспия» дигән хезмәтен китап итеп бастырып чыгардылар. Төрки-татар халкының мөмкинлекләре чамалы икәнен белеп булса кирәк, көннәрдән бер көнне Лев Николаевич көндәлегенә болай дип язып куя: «Я, русский человек, всю жизнь защищаю татар от клеветы...» Миңа калса, галим «ә алар» дип өстәргә теләгәндер, әмма дәвам итмәгән, һәм бик дөрес эшләгән. Мөхтәрәм галимне татар халкы онытмады. Титаник хезмәтләрен искә алып, Татарстан республикасы Президенты Минтимер Шаймиев инициативасы белән галим вафатыннан сон ул яшәгән өй-йортка мемориал такга-һәйкәл куелды. Олуг галиммен татар халкына күрсәткән фидакарь хезмәтен билгеләүче бүләк-һәйкәл иде бу. Шушы һәйкәл куелганнан сон мин Санкт-Петербург каласында булдым һәйкәл куелган өй кырында алтын хәрефләр белән язылган сүзләрне укый-укын мәрхүм Лев Николаевичны янә искә алдым. Бит мина да ул тарихи әсәрләр язарга үз фатихасын биргән һәм тарихи мәгълүматларны ничек, кайлардан эзләргә өйрәткән иде. Шунда мин аңа кат-кат рәхмәт укыдым. Шушы олуг галим татар халкының тарихы турында минем фикеремне кузгатып җибәрмәгән булса, мин беркайчан да тарихи әсәрләр язарга керешмәгән булыр идем—рәхмәт аңа. татар-рус халкының олуг гуманистына! Борынгы бабаларыбыз тормышына багышлап, «Кубрат хан» әсәремне язарга да мин Лев Николаевич киңәше белән керешкән идем Мин ышанам, татар халкының тарихына алагаем зур өлеш керткән галимгә—Лев Николаевич Гумилевка- Казанда да һәйкәл куелыр. Ә инде аның исемен тагын да мәңгеләштерү өчен татар халкының азау тешенә кадәр тия башлаган башкалабыз үзәгендәге Карл Макс, Киров. Бауман. Ершов, Большая Красная, Профсоюз һ б. шул чылбырга кергән урамнарның берсенә Гумилев исеме бирелер дигән өметтә яшим мин. Борынгылар «Тарихы юк халыкның киләчәге лә юк».—дигәннәр Мин әйтер идем, тарихы юк халык гүя көзге уҗымга хуҗасыз чыккан бозау ул. саташып йөри ул—мескен хайван! теләсә кайсы малга да ияреп китәргә мөмкин, хәтта чучкага да. һәр кешегә, һәр милләт вәкиленә туган туфрак көч бирә Ә туган туфрак-ананын көчен чын күңелдән тою өчен үз халкыңның тарихын белергә кирәк Безнең бабаларыбыз V гасырда Ауропа халкын мәңгелек Рим империясе коллыгыннан азат итәләр, бер сүз белән әйткәндә, коллар исәбенә яшәгән империягә нокта куеп кайталар Рәхмәт укырга тиешләр кебек иде ауропалылар безнен бабаларыбызга Әмма бу хәлгә гасырлар үтүгә карамастан. XX гасыр башында ук демократиягә йөз тота башлаган Ауропа халкы үзләрен мәңгелек коллыктан азат иткән Атилла кебек каһарманнарга каһәр укудан ары уза алмадылар. Ни гаҗәп, төп империя тәртипләрен Византиядән кулдан-кулга алгангамы. Россия тарихчылары да үз тарихларын ауропалыларга ияреп язудан ары китә алмадылар. Ә бит Ауропа халкын коллыктан азат итеп кайтканда һун-төркиләр арасында Атилла ханга ант иткән ант-славяннар да булалар, гәрчә соңрак Киев Русе славяннары баскынчы варяглар кушаматы «рус» исемен алсалар да. Нәкъ менә шул тарихи факттан качалар да өрәктән курыккан кебек Россия тарихчылары Чөнки соңгысын таныганда. «Повести временных лет» елъязмасын бөтенләй яңабаштан язарга туры киләчәк Ә ул елъязма бүгенге көнгә кадәр галимголәмәләрне ашатучы алтын табак булып кала бирә. Кем һәм кайчан, нинди халык чишмә башында русларга Ауропада бер булган зур державага әверелеп китәргә ярдәм иткән дә һәм нинди хатык империягә кораб җилкәне булган9 Җавап бер булыр: гомер буйларына Киев Русенда, ахыр Идел буенда көн күргән төрки болгарлар, соңрак шул ук рус тарихчылары татарлар дип атаган халык Галимнәр арасында Киев Русе тарихы, гомумән. Россия империясе тарихы XI гасырда Киев Русенда языла башлый дигән фаразлау бар Ләкин моны раслый торган дәлилләр юк хәлендә Шуңа карамастан, елъязма бар. елъязма йөрештә Бе и ә билгеле булганы шул— елъязманы Радзивилов язмасы йөзендә Петр 1 патша Кенигсберг каласыннан алып кайта. Бу буладыр 1713 елда Гәрчә бу тарихи елъязма XIX гасырда гына укучыларга барып җитсә дә. әнә шуннан башлана Россия империясе тарихы Алдагы язмамда минем максатым исә әнә шул тарихтан дини вә сәяси яктан борынгы монахлар гына түгел, кенәзләр һәм патшалар ла җуйдырган төрки болгар тары һәм бүгенге татарларның тарихын ниндидер күләмдә тулыландыру гына иде Теләгән максатыма ни дәрәҗәдә ирешкәнмендер, анысын инде Сиңа калдырам, кадерле укучым! ез. нигездә. Рим, Византия, Россия һәм аз-маз Иран тарихчылары чыганаклары аша үз бабаларыбызның үткәнен өйрәндек Анда да чикләнгән рәвештә генә. Соңрак Н. Я. Б Бичурин. В.С. Таскин, Э. X. Шефер һәм бераз гына Владимирцев хезмәтләре аша Кытай тарихчылары чыганаклары белән танышырга мөмкинлек туды; әлбәттә, В. В. Бартольд, Н. А. Баскаков, М. И. Артамонов, А. Н. Бернштам, бигрәк тә Л. Н. Гумилевның күпкырлы хезмәтләренә таяна-таяна күзебез ачыла төште. Мин дә үз чиратымда, Байкал күле тарафларыннан алып, Кубань (Көбән—бай, буаз сүзен адлаткан) далаларына кадәр җирләрне биләгән һәм гасырлар буена безнең эрага кадәр үк яшәп килгән империяләрнец саруын кайнаткан, тәмам тешләренә тигән сөн-төркиләр тарихына Кытай тарихчылары хезмәтләре аша да күз ташларга булдым. Хак, төрки һәм сөн-төрки бабаларыбыз тарихына моцарчы да татар галимнәре дә теге йә бу яктан килеп, әмма нигездә бары тик Русия һәм Гарәп тарихчылары хезмәтләренә генә таянып, ачыклык кертергә тырышканнар. Әйтик, мөхтәрәм олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗани бу хакта үз хезмәтенед берсендә болай да: «... Тарих фәне—барлык милләт һәм кабиләләрнең хәлләрен эченә ала, гыйльми тармакларны һәм фәнни бәхәсләрне тикшерә. Гади халык һәм белмәүчеләр аны белергә тели... Әмма безнең бабаларыбыз монгол һәм татар таифәләре бу бөек тарих гыйльме һәм халыклар тормышы белән кызыксынмаганлыктан, тарих фәненнән өлешсез калып, дөньядагы хәлләр, вакыйгалар һәм маҗараларны беркетеп бармаганнар. Шуңа күрә бөек галимнәребез, патшаларыбыз һәм олуг акыл ияләребез турындагы хәбәрләр, ата-бабаларыбызның, нәсел-нәсәбебезнең һәм туганнарыбызның хәлләре вә гамәлләре... билгесезлек пәрдәсе астында капланып калган...» (Шиһабетдин Мәржани. Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр. — Казан. 1989). Бабаларыбыз тарихын Әхмәт-Зәки Вәлиди атлы тарихчыбыз да читләтеп үтми. Бабаларыбыз тарихы турында ул болай ди: «Төрек кауеменең һәммәсенең дә теле бер—төрки телдер... Алтайдагы төрекләр теле гарәптәге Кырым татарлары илә тәрҗемәсез сөйләшә алалар» (Әхмәт-Зәки Вәлиди. Кыскача төрек-татар тарихы.—Казан, 1992). «Дөньяда гарәп һәм фарсы, һинд һәм әфган, кытай һәм япон, француз һәм инглиз, итальян һәм урыс исемнәрендә милләтләр булган кебек, төрки исемендә дә олуг бер милләт бар. Төрки милләте—безнең үз милләтебез, без төрки милләтеннәнбез»,—дип яза янә бер мөхтәрәм галимебез (Ризаэтдин Фәхретдинов. Болгар вә Казан төрекләре.—Казан, 1993). Төрки халыклар көн күргән ил-җирләрне билгеләгәндә тарих фәнендә хаталар җибәргән (ул Россиядә хезмәт иткән) немец галиме Миллер җәнабла- рына җавап итеп, тарихчы Һади Атласи да үз сүзен әйтә: «Ауропа халыкларына скиф, сармат, һун-гун, авар, кыпчак-половец, татар исемнәреннән чыгып әтрафка таралган төрки (түрк) балалары иде. һәрвакыт Кытайны хафаландырганы сәбәпле, чинлылар (кытайлылар) тарафыннан башбаштаклыклар кылынды» (Һади Атласи. Себер тарихы. Сөембикә. Казан ханлыгы.—Казан, 1993). Татар тарихчысы Газиз Гобәйдуллин да бу теманы читләтеп үтми, чөнки бабаларыбыз тарихы һәр чорда да һәммә гыйлем иясен кызыксындырып үзенә тартып тора. Әйтик, канкардәшләребез угызлар Хазар каганаты җирләренә яу йөргәч һәм андагы бакчаларны, салакалаларны җир белән тигезләгәч, төрек-яһүд карты елый-елый болай ди: «... Хәзәр исемле дәүләтнең башына килгән һәлакәтләр, шимальдән килгән гаскәрләр, Урал тавы артыннан чыккан күчмәләрнең һөҗүмнәрен сөйләп, бу мәгъмүр шәһәрне шуларның уклары көл иткәнен, шуларның кылычлары халыкларны кискәнлеген, шул һөҗүмчеләрнең ат аяк асларында харап булганлыгын сөйләде...»—ди тарихчы (Газиз Гобәйдуллин. Тарихи сәхифәләр ачылганда.— Казан, 1989). Элегрәк заманда да Ауропа һәм Россия тарихчылары тарафыннан тудырылган төркиләр турындагы күзне ертып торган ялганны соңрак бер генә илнең тарихчысы да, бер генә илнең сәяхәтчесе дә вә мосафиры да фаш итмәде һәм аларның бу гамәлен яманламады һәм хурламады. Ауропа тарихчылары, әйтик, Атилла хан төркиләрен башта вак-вак халыкларга, ахыр килеп халыкчыкларга бүләләр, Россия тарихчылары исә бер тотам калмый аларга иярәләр, төрекләрне килмешәкләр дип атыйлар, хәтта кыргыйларга тиңли башлыйлар. Ахыр чиктә, Византия тарихчылары төркиләргә яңа исем— Һуннар дигән атама тагалар. Әүвәл бу исем төркилек белән тәңгәл йөргән. Бер Византия тарихчысы хезмәтендә бу хакта менә мондый юллар бар: «Шул чакта элек без төркиләр дип атаган һуннар килделәр...» Ары таба византин леләр өчен «һун» сүзе тәмам сүгенү сүзенә әверелә. Россия тарихчылары идеологияне Византиядән алганга күрә, һуннар турында Ауропа тарихчыларыннан да арттырыбрак яза башлыйлар. Әйтик, һуннар турында энциклопедиядә мондый юлларны укырга була: «II—IV гасырларда Урал төбәкләрендә оешып киткән күчмә төрки телле һуннар жирле угор һәм сармат халыкларын ияртеп, көнбатышка таба «бөек» күчеш башлыйлар (IV гасырның. 70 еллары). Шушы башлангыч, халыкларның Бөек күчешен башлап җибәрә. Барыр юлларында һуннар герман кавемнәренең беришен һәм башкаларны буйсындырып, кабиләләр союзы төзиләр. Әнә шул халык бик күп илләрне җир белән тигезләп уза. Яуларның иң яманы Атилла хан чорына туры килә, һуннарның көнбатышка таба яуларын Каталун кырындагы сугыш туктата (451 ел). Атилла хан үлгәч (453 ел), кавемнәр союзы таркала» (Советская энциклопедия.—М.. 1963.—стр., 300). Энциклопедиядәге тарихи мәгълүматның һәр юлында ялган тулып ята. Әйтик, тарихи фактлар шуны раслый: Бөек күчеш энциклопедиядә IV гасырда башлана дип бәян ителә, чын тарихта исә ул II гасырда ук Уралдан да түгел, ө Алтайдан кузгала. Дөресрәге, Бөек күчеш II гасырдан, IV гасырга кадәр төрки халыклар тарафыннан оештырыла гына әле. Төрки халыклары бу дәвердә олуг бер Хәрби союзга берләшәләр. Төркиләр союзы бары тик 372 елда гына Баламир хан җитәкчелегендә Дон елгасын кичеп, Ауропага таба юнәләләр. Ахыр килеп, күп кенә Россия тарихчылары расларга тырышканча, сарматлар бер дә фарсылардан чыккан халык булмый, бу халык туа-туганнан бирле төрки телдә сөйләшкән. Сарматларны Ираннан чыкканнар дип башлап Ауропа тарихчылары язалар, табигый инде аларга ияреп Россия тарихчылары да моны сүзгә-сүз диярлек кабатлыйлар. Бу хакта кытайлы тарихчыларның хроникасында мондый юллар бар: «Рим империясе һәм Византия—Ауропаның Бөек илләре Дәште-Кыпчакка IV гасырдан башлап ясак түлиләр». Хәер, ни гадел булырга теләгән Англия тарихчылары да Атилла хан төркиләре турында Россия тарихчыларыннан бер дә калышмыйлар. Державалар барлыкка килгәч, империяләр сүз куешкандай сәясәтләрен һәм эмоцияләрен генә үзгәртеп калмыйлар, ә бәлки, тарихларын да яңабаштан язарга керешәләр. Нәтиҗәдә, Дәште-Кыпчак инде бу бөек державаларга кертелми. Ә бит төркиләр җитәкләгән Дәште-Кыпчак кул астында Байкал күленнән алып, Дунай елгасына кадәр сузылган җирләр була инде. Византия империясе сановнигы Зимарх һәм гарәп Ибн Батуга төркиләрнең ил-җирләрен сигез ай буена үтәргә кирәк, дип язалар. Дәште-Кыпчак державасына шулай ук төркиләр каганаты —Кубрат хан төзегән (VII) Бөек Болгар дәүләте дә кергән. Бүгенге Татарстан Республикасы җирләре Дәште-Кыпчакның төньяк төбәге дип саналган. Төрки болгарларның хазарлар белән тыгыз элемтәдә булулары хакында • Повести временных лет» елъязмасы авторлары да читләтеп үтмиләр. «Когда же славяне, как мы уже говорили, жили на Дунае, пришел от скифов, то есть, от хазар, так называемые болгары, и сели по Дунаю...» (ПВЛ. — Ч. 1 С. -210). Бу ни хакта сөйли соң? Бу шул хакта сөйли, «скиф» дигән халык, б. э. к. тарих атасы Геродот та телгә алганча, төркиләр булганнар, алар арасында славяннар бөтенләй булмаганнар. Ахыр килеп, Дунай буена кем дә түгел, үз ыруы белән Кубрат хан улы Аспарух күчеп килә. Бу чорда баш бирмәгән яшь ханны хазарлар эзәрлеклиләр. Әйе, кардәш ыру булса да. Аспарух башта Киев тарафына таба чигенә. Киев төбәгендә баштан ук Хазар каганы канаты астына үзе теләп кергән Батбай ханның улы Айдар утыра. Әмма Айдар хан. туганы булса да, Аспарух ханны кабул итә алмый, әмма үз җире аша \ >дыра. Аспарух хан ыруы белән Днепрны кичә һәм Византия империясе җирләрен,» таба юнәлә. Ахыр килеп, атасы Кубрат хан белән дустанә-тат> яшәгән империя ич. Ә Хазар каганының төп максаты Аспарухны җиңү түгел, башбирмәс ханны илдән куу була, һәм ул моңа ирешә дә. Ә бит хазарларга кадәр Бөек Болгар иленә Түбән Дон буйлары, Азов диңгезе төбәкләре. Төнья Кавказ һәм Кырым кергән була һәм, әлбәттә, Идел буе Болгары төбәкләре дә. Моны күренекле археологлар да үз хезмәтләрендә раслыйлар. Мәсәлән, В. А. Бабанко, В. А. Городдов, Д. Т. Березовец, С. А. Плетнева, В. А. Михеев, К. И. Красильников кебек галимнәр. Нәкъ менә шул галимнәр бүгенге Харьков каласыннан ерак түгел, Кубрат хан чорында чәчәк аткан 120 гектарга жәелгән кала табалар. Кала-кирмәндә күптөрле һөнәрчеләр эшләгән, сәүдәгәрләр яшәгән һәм кала халкы белән Бөек Болгар ханына буйсынган тархан идарә иткән. Мәгълүм ки, 860 елларда Бөек Болгар дәүләте хазарлар тарафыннан туздырыла башлый. 870 елларда Кубрат хан үлгәч (Кубрат хан 668 елда үлә дип язалар Орлов Р. С.. Рассомакин Ю. Я. үзләренең, хезмәтләрендә.—Новые памятники VI—VII вв. из Приазовья Материалы I тыс. н.э. археологии и истории Украины и Венгрии.—К., 1996). Тарихта булган бу вакыйганы яһүд һәм хазар язмаларын тикшергән тарихчы болай дип раслый: «Они (болгары) оставили свою страну и бежали, а те (хазары) преследовали их, пока не настигли их, до реки имени Дуна» (Коковцев П. К. Еврейско-хазарская переписка X в.—Л., 1932). Янә өстәп шуны да әйтергә була, бу вакыйганың, тарихта булуын Византия хронисты рухани Феофан Исповедник та үз язмасында раслый. Ошбу җирләр, Византия биләгән җирләр белән чагыштырганда, иксез-чиксез ил дип күзаллана. Вә ләкин, әнә шул кечкенә дип саналган Византия империясе үзенең тарихын шул тикле оста һәм хакимләштереп яза барган ки, бүген шул тарихны һәр Ауропа кешесе ♦ дөрес» дип танырга мәжбүр. Җитмәсә, XIX гасырда моны Русия тарихчылары күтәреп алалар; идеологияне шул тарафтан алу сәбәпле, үзләре белән иңгә-иң яшәгән төркиләр йөзендәге татарларны каһәрләргә керешәләр һәм бу өлкәдә шактый зур уңышка ирешәләр. Нәтиҗәдә, төркиләр тарихы күләгәдә кала, ә исемнәре дә тарихта рәтләп ачылмаган урыс тарихы бүлтәеп чыга һәм ул канун итеп Русиянең бөтен халыкларына таратыла. Үз заманында чыгышы белән мисырлы булган атаклы Византия тарихчысы дөнья халыклары тарихына кагылып болай дигән: «Акыл тарафыннан тудырылган иң җитди нәрсә—тарих: тарих һәр кешегә укыган саен рәхәтлек китерә, тән өчен генә түгел, җан өчен дә зур мәктәп, тәрбия булып тора; күп белергә теләгән кешегә тарихтан да мавыктыргыч фән юк. Тарих—бөтен кешелеккә сабак бирә... Аннан гыйбрәт ала белгән җитәкче һәрчак акыллы, һәрчак алдан күрүчән була» (Симокатта Ф. История.—Москва, 1957). Танылган татар галиме дә бу мәсьәләгә кискен туктала һәм болайрак әйтә: «Безнең төрки-татар тарихы иң бай тарихлардан булуга карамастан, без үз тарихыбызны язуда соңга калдык. Бетәргә юл тоткан халык кына үз тарихына игътибарсыз кала... Тарихта язу өчен иң авыр һәм җаваплы чор— этногенез чоры, чөнки борынгыга ни дәрәҗәдә тирәнрәк төшсәң, төрле мәгълүмат бирердәй чыганаклар шул дәрәҗәдә азая ки, аларны аңлау һәм кайсы этник тамырга карату торган саен читенләшә генә бара» (Зәкиев М. 3. Төрки-татар этногенезы.—Казан-Мәскәү, 1998). Бүгенге көндә тарих фәне укытучы галим Хазар каганатының чикләрен билгели һәм болайрак яза: «Иделнең түбән ягында сабар кавемнәре көн күрәләр, аларны «чабар» исемле ирекле күчеп йөрүчеләр дип атыйлар. Күрәсең, «сабар- чабар» тора-бара «хазар* атамасы булып киткәндер. Бу ирекле төрки халкы берәүгә дә ясак түләмәгән. Шуннан тарихта «хазар» этнонимы барлыкка килгән» (Безертдинов Р. Н. Татары, Тюрки—потрясатели вселенной.— Н. Челны, 1997). Бу мәсьәләгә кереп киткәч, алга куелган бурычны тагын да тәгаенләргә нигез эзләп, янә бабаларыбыз тарихына багыйк әле. Бик тирәнгә төшмичә, безнең эраның гасыр башыннан башлыйк. Эра башында ук безнең бабаларыбыз булган төркиләр турында Кытай тарихына мондый мәгълүматлар кереп калган. Олуг тарихчы Лев Николаевич Гумилев хезмәтләренә нигезләнеп әйтә алабыз: Кытай тарихчылары Аптин кабиләсенә кергән ханнарны—Ту-кю дип атаганнар. Тарихчы галим П. Пелье исә бу сүзне Түр-йорт», «Тюр-ют» дип яза, ягъни «төрки»—кытай телендә бу сүзгә «көчле, нык бәдәнле» дигән мәгънә салынган. Ә Ашин сүзе кытай телендә Бүре дигән мәгънәне аңлата. Димәк, Кытай чиге тарафларындагы далаларда Бүре нәселеннән чыккан халыклар көн күргәннәр. Бүре исемен аларга кытайлылар бер дә тиккә генә бирмәгәннәр булса кирәк, без беләбез, бүре җанвары гадәттә адәм баласына буйсынмый, һәр дәвердә дә мөстәкыйль вә бәйсез яшәргә тырыша, шул ук вакытта адәм баласы белән тыныч яшәүне дә күз угында тота. Әнә шул зур ыру башына V гасыр башында Бумын каган менә, һәм бу каган күрше жужан халыклары белән берничә тапкыр сугыша, аларны җиңә, күбесен әсир итә. Бу хәлгә кадәр Бумын каган жужаннар ханы Анахуанга кызын сорап яучы-илчеләрен җибәргән була. Әмма тәкәббер жужан ханы аны мыскыл итә, чөнки Бумын каган кешеләре бу ханга тимер коеп торган һәм сатып яткан булалар. Шуна күрә булса кирәк, жужаннар ханы Бумын каганның, илчеләренә болай ди: «Син бит минем бары тик тимер коючым, ничекләр син кыйдың минем кызым кулын сорарга!» Кытай тарихчылары әйтүенчә. Бумын каган моны махсус эшли—ул бераз чамалый, Анахуан хан аңа кызын бирмәячәк, ә аңа шул гына кирәк була да. Бумын каган Анахуан ханга җавап биреп тормый—ханның җавап белән килгән илчеләрен җәзалый, ә үзенең илчеләрен икенче күршесе булган император Вәй-Ди иленә җибәрә һәм аның кызын кияүгә сорый. Император Вәй-Ди карусыз риза була һәм Чәчле исемле кызын илчеләргә биреп тә җибәрә. Бу буладыр 552 елда. Үзенә аркадаш табу белән үк Бумын каган жужаннарга яу йөри. Яу килеп җитәр-җитмәс үк, Анахуан хан гарьлегеннән үз-үзенә кул сала, ә гаскәрен җитәкләргә тиеш улы илен ташлап кача. Әмма Бумын каган яшь хатын белән озак тора алмый—ул Илхан титулы алып, 552 елның азакларында вафат була. Тауларга качкан жужаннар да тик ятмыйлар. Алар үзләренә төркиле Кара Иссек ханны дәшәләр һәм ил тәхетен тәкъдим итәләр. Әмма шул ук елда Кара Иссек хан үлеп китә. Тәхеткә утырырга тиешле Иссек ханның улын жужаннар кабул итмиләр, чөнки бу углан «талау* эшләре белән шөгыльләнә торган була. Тәхеткә Кара Иссек ханның кече улы Мәңгүк ханны күтәрәләр. Жужаннар белән туганлашып киткәч, төркиләр бердәм союз төзү максаты белән, канкардөшләренә илчеләр җибәрәләр—берләшергә һәм союзларына керергә чакыралар. Ә инде риза булмаганнарын көч белән мәҗбүр итәләр. Әнә шулай итеп 554 елда Мәңгүк хан башта кыргызларны, аннары киданнар ыруы белән утыз татар кавемен буйсындыра. 572 елда Мәңгүк хан үлә. Ил тәхетен аның улы Табахан били. Ошбу яшь хан Кытай императоры белән солых төзи. Солых төзелүгә үк төркиләр иленә Будда миссионерлары килеп төшәләр. Кытай империясе белән солых төзегән төркиләр уңалар, 580 елларда инде аларның даны еракларга тарала. Бу ил түрәләрен Кытай тарихчылары да күреп алалар һәм тарихларына терки башлыйлар. Данга күмелгәч кенә, 581 елда Табахан каган көтмәгәндә үлеп китә. Төркиләр каганатының тәхетен Бумын каганның кече туганы Истеми били. Истеми каган тәхеткә менәменүгә көнбатышка таба яу йөри, хәтта Каспий диңгезе буйларына кадәр килеп җитә. Күп тә үтми төркиләр Иделнең сулъяк ярына чыгалар. Бу тарафларда җәйли башлау белән үк төркиләр аварларга яу йөриләр, ә аварлар көнбатышка таба кузгалалар. Аварлардан бушап калган җирләрне һәм җәйләүләрне Истеми каган үз канаты астына ала. һәм ул Идел-Урал төбәкләрендә көн күргән халыкларны берләштерергә керешә. Берләштерүне тәмамлагач, аңа хәбәр ирештерәләр: эфталитлар Ефәк юлын япканнар. Аварларны яулап вә буйсындырып бетермәгән Истеми каган табынга җыелган аксакалларына болай ди: «Аварлар кош түгел, минем кылычтан качырга теләп, һавага күтәрелә алмаслар, алар балыклар да түгел— су төбенә китәргә, алар җир адәмнәре, эфталитларны җиңгәч, мин аварларны да юк итәрмен, алар миннән качалмас». Тарихта мәгълүм булганы шул: Истеми каган эфталитларны җиңә, Ефәк юлына сакларын куеп, Идел буена әйләнеп кайта, һәм аварларга яу кузгалырга Җыена башлый. Әмма аңа хәбәр итәләр, имеш, аварлар ерак киткәннәр, ул гынамы, авар каганы Византия императоры белән Иранга каршы сугышырга солых төзеп ята икән. Аварларның империя белән солых төзүенә Истеми каганның кәефе бозыла. Әмма чарасыз калмый, үзенә аркадаш эзләргә керешә. Башта ул Ефәк юлында йөрүче бай Согдиан сәүдәгәрләре белән килешү төзи, аннары Дон елгасының өске тарафларында көн күргән көтригурлар белән элемтәгә керә. Византия тарихчылары Төркснаф, Кытай тарихчылары Төнхан дип язган каган үзенең ярдәмчесе Бүрехан белән Византия империясенең колониясе, дөресрәге ярымколониясе булган Боспор дәүләтен яулыйлар. Төрки халыкларының легендаларына каһарман булып кергән Истеми каган Иран шаһиншаһы белән аркадашлыкка исәп тотып, шаһиншаһка илчеләрен җибәрә. Каган илчеләренә Урта Азиягә узарга туры килә. Бу вакытта әле Ефәк юлы Урта Азиядә көн күргән эфталитлар кулында була. Борынгы Согда каласына җитәрәк. эфталитлар Истеми каганның кәрванын талыйлар, илчеләрен үтерәләр. Илчеләрдән бары тик үтә елгыр егет кенә котылып кала һәм юлда булган яман хәбәрне Истеми каганга ирештерә. Истеми каган ашыгыч төстә эфталитлар ханы Гатфарга илчеләрен җибәрә һәм аңа катгый рәвештә шарт куя: «Төркиләр кәрванына баскынлык иткән һәм минем илчеләрне үтергән юлбасарларны миңа тотып бирәсең». Эфталитлар ханы Гатфар Истеми каганның үтенечен кире кага. Бу хәбәр ирешүгә, Истеми каган Гатфар хан иленә яу кузгата. Урта Азиягә җитә, тиз арада Чәчә (бүгенге Ташкент) каласын яулый, ә алдынгы атлы гаскәренә Чирчек елгасын кичеп, Маймир каласын алып тукталырга куша. Эфталитларның төп көче Бохара каласына таба чигенә һәм шунда туктала. Истеми каган гаскәре белән шунда таба юнәлә. Ләкин төркиләрнең якынлашуын күреп. Гатфар хан гаскәре белән Нәсибә тауларына таба чигенә. Төп орыш Нәсибә таулары итәгендә була. Эфталитлар төркиләр тарафыннан тар- мар ителә, күпләре тауларга качып котыла, халыкның күбесе Гатфар ханнан ваз кичәләр һәм төркиләргә килеп кушылалар. Ефәк юлының күп өлешен кулына төшергән Истеми каган дөнья илләре арасында сәяси яктан гына түгел, экономик яктан да күзгә күренеп күтәрелә. Кытай тарихчылары төркиләрнең бу җиңүен ассызыклап язалар. Шул елдан алып, төркиләр Ефәк юлына ия булып китәләр һәм тамга-ясакны да сәүдәгәрләрдән Төркиләр каганы җыя башлый. Әмма төркиләрнең бу уңышы белән Иран шаһиншаһы килешми. Шаһиншаһ Ефәк юлының үз иле аша үткән җирендә төркиләрнең сәүдәгәрләреннән икеләтә-өчләтә салым җыя башлый. Бу хәбәр янә бик тиз Истеми каганга барып ирешә. Истеми каган Иран шаһиншаһы Хөсрәүгә илчеләрен җибәрә. Шарты бер: «Каган сәүдәгәрләреннән югары бәядә салым алуны туктат!» Тик Иран империясенең илбашы Хәсрәү дә ниндидер килмешәк Төрки каганының катгый сүзләрен ошатмый һәм илчеләргә: «Сезнеңчә булмас!» дип кенә әйтә. Каганның илчеләре бернигә ирешә алмый борылып кайтып китәләр. Кайткач, илчеләр барысы хакында да Истеми каганга түкми-чәчми сөйләп бирәләр. Истеми каган табын җыя һәм аксакалларына булган хәлләрне җиткерә. Табында барысы да бер фикергә киләләр—каган дипло-матиясендә сыгылмалылык җитми, шаһиншаһ Хәсрәүгә янә илчеләр җибәрергә кирәк. Илчеләр җибәрелә, бу юлы инде каган илчеләре гаять дәрәҗәдә тыйнак кыланалар, әмма каты маңгай шаһиншаһ Хәсрәү Истеми каганның мөнәсәбәтен аңламый, Төркиләр каганына мыскыллы сүзләр әйтеп, илчеләрне куар дәрәҗәгә җитеп, илдән чыгарып җибәрә. Истеми каганга бердәнбер чара кала—сугыш. Яу чыгуга, Истеми каган юл өстендәге сәүдә калаларын кулга төшерү нияте белән уң канат гаскәрен Аму-Дәрья аша җибәрә. Үзе исә төп гаскәре белән туры Иранга юнәлә. Әмма ул юл өстендә яткан фарсылар V гасырда күтәргән кирмән-каланы ала алмый, чигенергә мәҗбүр була. Иленә кайтуга ук Истеми каган көнбатышка таба яу кузгала, тәүге елларда буйсындыра алмаган аварларны кул астына җыярга тели. 571 елда, ниһаять, төркиләр тулысы белән диярлек Кавказны яулыйлар һәм Кара диңгез буйларындагы далага чыгалар. 572 елда олуг каганлык тәхетендә утыручы Мүгән каган үлә. Аксакаллар табыны олуг каганлыкка аның туганы Арыслан ханны тәкъдим итәләр. Аксакаллар тәкъдиме белән төмәнбашлар да килешәләр. Шул ук елда олуг каганлык табынына чакырылган Истеми каган үз иленә юл тота һәм үзе белән кардәше Бүреханны да ияртеп алып кайта. Илгә кайтуга, Истеми каган үз кул астындагы төрки ыруларын жыеп, табын уздыра. Әнә шулай көнбатыш төркиләренә яңа кавемнәр өстәлә. Көнбатыш төркиләренең көчәеп китүләрен күреп, Иран шаһиншаһы һәм Византия императоры көнләшеп карыйлар. Яна империя туып килә ич. Моның өстенә бер дә аларга ошамаган, дин- телләре белән генә түгел, иҗтимагый-сәяси һәм горефгадәтләре дә үзгә империя. Шуңа да карамастан, баштагы мәлдә бу ике империя дә төркиләр йөзендә житди дошман күрмиләр. Әмма һәр икесе дә бу кинәт кенә калкып чыккан каганат белән элемтәгә керергә тырышалар. Дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру нияте белән Византия императоры Истеми каган ыстанына илчеләрен жибәрә. Чөнки Истеми каган Византия империясенә бер тапкыр игелек кылган була: Боспор дәүләтен яулый, әмма күп тә үтми аннан гаскәрләрен чыгара. Император илчеләре Истеми каганның бу адымын дустанәлеккә юрыйлар һәм төркиләр белән тату яшәргә теләүләре турында белдерергә телиләр. Император илчеләре Боспорны ташлап киткән каган алдында әйләндерә-тулгандыра бик озак нотык тоталар. Истеми каган аларны илчеләр арасында булган вәкил тарихка сүзгә-сүз диярлек теркәп калдырган. Менә нәрсә ди Төрки каганы Истеми Византия илчеләренә: «Сезмени ул ун телдә сөйләшкән халыкны ун телдә алдаучы римләннәр! Без төркиләр ялганның да, алдауның да ни икәнен дә белмибез. Мәгәр белеп торыгыз: минем аварларны яклаучы, колларымны минлекләүче, әмма үзе минем белән дустанә яшәргә телим диюче илбашыгызга әйтегез—мин аңардан моның өчен ничек һәм кайчан үч алырга жаен табармын». V гасыр башларында Алтай тарафларыннан кузгалган безнең бабаларыбызның бабасы, IV гасырда Урал-Идел буйларыннан кузгалып, Ауропага кадәр барып житеп, мәңгелек коллык империясе Римне туздырып, Чурин углан чакта ук атасы белән яуларга йөри һәм каганның уң кулында йөргән төмәнбаш була. Атасы вафатыннан соң тәхеткә утырган каган Кара Чурин ике фронтка сугыш башлый— аварларны тәмам буйсындырырга керешә һәм Византия империясенә сугыш игълан итә. Сугыш башлана һәм ике канатта барган сугыш 683 елларга кадәр дәвам итә. Ниһаять, сабыры текәнеп. Кара Чурин баһадир Бүрехан белән Дербент кирмәненә таба юнәлә. Бу чорларда тыныч кына тыңлап утыра, бер тапкыр да бүлдерми. Бары тик император илчеләре тынып калгач кына Истеми каган тамак кыра, янәсе, кадерле илчеләр, минем дә сезгә әйтер сүзем бар. Тарихта хакыйкать шулай ачыла бит ул. Истеми каганның жавабын монда яшәгән барлык халыкларны коллыктан азат итеп дөньядан киткән Атилла ханның канкардәше Истеми каган үлә. Ил тәхетенә аның улы Кара Чурин утыра. Тәжрибәле сугышчы, * , оста укчы вә сөңгече, бат ыр һәм к i.i ю Кара төрки халкы Дербентны Тимер Капка дип атаганнар. Тимер Капка кальгасы бу тарафларга яу йөрүчеләр өчен чынлап та тимер капка булган, моның, өстенә Төньяк Кавказга үтү өчен бердәнбер юл шул кала аша узган. Бу кала-кирмәнне заманында нигездә күчмә халыкларны империя җирләренә уздырмас өчен Иран шаһиншаһы Хәсрәү күтәртә. Кала-калганын, ныклыгы, мәһабәтлеге әле дә сокландыра. Кальганың, бөек дивары 40 километрга кадәр сузыла. Стенаның биеклеге, рельефка карап, 20 метрдан да артып киткән урыннары бар. Моның өстенә диварларга 30 саклану манарасы утыртылган. Өч капкасы тоташ тимердән тегелгән һәм суктырылган була. Көнчыгыш тарафындагы дивар- стена шактый тирәнгә диңгезгә кертеп салына. Күрәсең, бу кальга-каланы алу төркиләргә җиңел булмагандыр. Ләкин төркиләргә монда әнә шул ирекле дигән төрки халыклары—хазарлар ярдәмгә киләләр. Менә кайчан дөнья халыкларына беренче тапкыр «хазар» атамасы килеп керә, һуннар заманнарыннан ук далада, Каспий диңгезе буйларында көн күргән һәм беркемгә дә буйсынмаган, үзбаш яшәгән төрки халкы була хазарлар. Хазарлар килеп кушылуга, төркиләр союзы гаскәре Тимер Капка кирмәнен ала һәм Иран калаларының ныклы кирмәннәренең берсе булган Тифлискә кадәр барып җитәләр. Тарихта бу хакта мондыйрак мәгълүмат бар. Төркиләр Тимер Капканы алгач, фарсылар арасында каушау башлана. Төркиләр чик буенда торган фарсылар гаскәрен тиз арада туздырып ташлыйлар. Исән калган фарсылар вассаллары булган гөрҗиләрнең Тифлис кирмәненә кереп бикләнәләр. Шуны да искәртеп үтик, бу вакытта, гадәттәгечә, Византия империясе белән Иран империясе арасында Алгы Азия җирләре өчен сугыш бара. Хәер, бу ике империя гасырлар буена ил-җир бүлешеп яши. Төркиләр Тифлис каласын камап ятканда, көтмәгәндә, алар кырына үз гаскәре белән Византия императоры Ираклий килеп туктый. Үзара сөйләшүләрдән соң алар берләшеп алалар—кальга-калага бергәләп һөҗүм итәләр. Әмма кальга диварлары гаять дәрәҗәдә биек һәм нык булу сәбәпле, калага үтеп керә алмыйлар. Бу хакта тарихчылар болай язып калдырганнар: «Ираклий үз кешеләрен кызганды. Кара Чурин үз кешеләрен» (Артамонов М. И. История хазар.—Л., 1954). Артамонов исә Кара Чуринны—Түр-яу-хан дип яза. Бу исә яубаш каганга аксакаллар табыны биргән титул гына. Иң гаҗәбе шул, Византия тарихына да ул шул исем белән кереп китә. Ә аның ярдәмчесе, ике туган энесен исә Бүрешад дип язалар, нигездә исә аның чын исеме Бурехан була. Тантаналы төстә гаскәрләрне берләштергәндә, император Ираклий әнә шул яшь баһадир Вүреханга үзенең кызы Евдокияне кияүгә бирергә вәгъдә итә. Шушы вакыйга уңаеннан Тифлис кальгасының стенасы буенда зур мәҗлес оештырыла. Император Ираклий булачак киявенә алтын-көмештән торган бөтен табаксавытларын бүләк итә. Шул мәлдә олуг каганатта эчке чуалышлар башлануы хакында хәбәр килеп ирешә. Кара Чурин җансакчылары һәм бер өлеш гаскәре белән олуг каганлыкка ашыга. Император Ираклий исә, булачак кияве Бүреханны Тифлис кальгасы янында калдырып, үз гаскәре белән Иран империясенең эчке өлкәләренә юнәлә. Шул вакыт булачак кияү Бүрехан император Ираклийга үзенең иң елгыр мең атлы сугышчыларын биреп җибәрә. Тарихта билгеле булганы шул, император Ираклий әнә шул кушылган гаскәр белән җиңүләр артыннан җиңүләргә ирешеп, фарсы шаһиншаһының башкаласына кадәр барып җитә, әмма тылга ерак керүен исенә төшереп, кире борыла. Мурад Аджи кебек тарихчылар Ауропа халкының нигезен төркиләр тәшкил итәләр, дип баралар. Бу сүзләрдә, бәхәссез, хаклык бар, чөнки Атилла хан чорында ук инде күп кенә төркиләр, греклар, итальяннар, французлар, испанпортугаллар ягында сугышканнар, хәтта гот-немецләр белән бергәләп империягә яу йөргәннәр. Император Ираклийга Бүрехан биреп җибәргән мең атлы сугышчы исә төркиләрнең Ауропада калган бер тамчысы гынадыр. Кара Чурин киткәндә камалышта торган фарсылар кирмән стенасы өстенә галәмәт зур кабак менгезеп утырталар һәм кабакка каганның йөз сурәтен ясыйлар. Бу аларның шул рәвешле каганны мыскыл итүләре була. Бу хәлне каган онытмый. Яубаш буларак, ул ошбу тарафларга янә килә һәм фарсылар ничек кенә каршы торсалар да каланы ала һәм былтыр аның сурәтен ясатып, мыскыл иткән кала түрәләрен халык алдында сукрайтырга боера. Күп тә үтми яуланган һәм егылган кала кырына Византия императоры илчеләре килеп төшәләр. Алар кулында олау-олау байлыклар төялгән зур кәрван була һәм, әлбәттә, император кызы—булачак ханбикә Евдокия дә— алар арасында. Ләкин ни чара кылмак кирәк, батыр баһадир кальга-каланы алганда батырларча һәлак булган була. Император кызы Евдокиягә барлык байлыклары белән кире кайтып китәргә туры килә. Кызганыч ки, яшь йөрәкләр кавыша алмый калалар... Шул хәлдән соң төркиләр дә биредә калмыйлар, меднәрчә әсирләр, таланган маллар белән илләренә кайтып китәләр. Бу буладыр 630 елларда. Ә менә төркиләр белән бергә ошбу тарафларга аркадаш йөзендә яу йөргән хазарлар яубашы Туранхан 651 елларда ук инде ил-халкын бер кул астына җыеп, ил-ватан төзи башлый. Туранхан үзенең Хазар каганатын 630 елларда Бөек Болгар дәүләтен төзегән Кубрат хан дәүләте өргә-нигезенә таянып оештыра. Дулу ыруыннан булган Кубрат хан үз дәүләтен Византия императоры ярдәме белән төзегән булса, Туранхан үз дәүләтен Кубрат хан дәүләте нигезенә утырта. Әнә шулай итеп, көнбатыш төркиләре оештырган дәүләт тулысы белән Ашин ыруыннан булган хазар төркиләренә күчә. Дон буйлары. Таман ярымутравы төбәкләре, Кырым даласы, Кара Болгар (бүгенге Киев төбәкләре) Идел буе Болгары тора-бара Хазар каганатына буйсынырга мәҗбүр булалар. Византия императоры гәрчә үз вакытында Кубрат ханның уллары белән дустанә яшәсә дә яңа аякланып киткән Хазар каганаты белән дә араны бозарга теләми. Дулу һәм Ашин ыруларын нәкъ менә Туранхан берләштерә башлый һәм шактый уңышларга ирешә. Заманында Кубрат ханның уллары бердәм булырга, бер халыктай тату яшәргә аталарына вәгьдә-иман иткән булсалар да, аталары үлгәч, угланнар арасыннан гүя кара мәче уза: баш углан Батбай Хазар каганына баш ия. Ханның икенче улы Кодрак өске Идел буйларына күчеп китә һәм үзенә бер ил оештыра. Өченче Аспарух угланы агасы Шамбат тарафына юнәлә. Ә Кубрат ханның энесе Шамбат бу вакытта Киев каласы төбәгендә хан сурәтендә утырган була һәм X гасырда Византиядә император булып утырган тарихчы Константин Багрянородный язуынча, бу хан Киев каласына нигез сала һәм император яшәгән чорларда бүгенге Киев каласын • Шамбат» каласы дип атый. Киев сүзен хәтта бер тапкыр да телгә алмый. Хак, бу хәлдә икенче бер караш та бар. Чыгышы белән украин милләтеннән булган Англиядә яшәүче тарихчы «Киев» сүзенә карата үз сүзен әйтә. Бу исем Киев халкыннан ясак җыеп торучы Куя (Җыя) булырга тиеш, ди. Без янә «Повести временных лет» елъязмасына Әскәр каганнан башка аерым түрә булып тарихка кертелгән Дир сүзенә тап булдык. Дир ул бер дә шәхес булмаган, ул халыктан ясак җыючы, ягъни Җим җыючы, Әскәр (Аскольд) каганның кушаматы. Шамбат ханнан килгән нәсел чыбыгы. Бары тик. Ни чара кылмак кирәк, төрки дөньясы булганга. Шамбат ханга да Туранхан белән тыныч яшәргә туры килә, ике арада сәүдә итү башлана. Шул рәвешле, әкрен генә, төрки болгарлары төзегән кала-илләр Хазар каганы кул астына керә баралар. Аз гына кайта-чигенә төшсәк, Ауропа төбәкләрендә Хазар каганаты дәүләт оештырып ятканда, 662 елда Мөхәммәд пәйгамбәрнең тарафдарлары Әрмәнстанны яулыйлар. Мәдинә каласында төпләнеп калган гарәпләр яңа диннәрен—Исламны дөнья халыкларына чыгарырга керешәләр. Гарәпләр тарафыннан Ислам динен дөнья халыкларына тарату ике юл белән алып барыла: кәнфит һәм кылыч белән. Мөхәммәд пәйгамбәр вафат булгач, (632) гарәпләр Өммәйләр хәлифәтен төзиләр. Нәкъ менә VII гасырда Хазар каганаты көчәя, чикләрен киңәйтә, сәүдә юлларын үз кулына ала. Хазарлар чорында Көнчыгыш Ауропада төркиләр— халык буларак беренче урында торалар һәм күпчелекне тәшкил итәләр. Әнә шул халык арасына Фәләстиннән Византия императоры куган яһүдләр әүвәл Иранга барып оялаган булсалар, ахырдан аларны шаһиншаһ та кысрыклый башлый. Яһүдләрнец шома сәүдәгәрләре диннәргә, гомумән, битараф булган Хазарстан каганатына җыела башлыйлар, һәм биредә ныклы җирлек табалар. Күп кенә сәүдә юлларын үз кулларында тоткан яһүдләр—коллар сатуда Ауроазиядә беренче урында торган халык. Римдә алар сенатка үтеп керергә тырышалар, әмма барып чыкмый, римләннәр яһүдләрнец диннәрен генә түгел, үзләрен дә кысрыклый башлыйлар. Яһүдләр төркем-төркем булып кабат Иранга юнәләләр. Монда алар шаһиншаһ сараена чибәр кызлар китерәләр, шул ук вакытта үзләренец диннәрен тарата башлыйлар. Шаһиншаһка бу ошамый һәм ул аларны эзәрлекләргә керешә. Әнә шулай яһүдләр төркиләр арасына сыена. Бу чорда каган бихисап күп хатын тота, аңа һәр көн диярлек кызлар китереп торалар, һәм моны яһүд сәүдәгәрләре үз өсләренә алалар. Яһүдләр үз кызларын бай төрки гаскәрбашларга, әмирләргә, тарханнарга кияүгә бирәләр, ә ул хатыннардан туган балаларны сарай каршындагы синогогларда яһүдләр динендә тәрбиялиләр. Ә яһүдләрнец нәсел тамыры анадан килә, һәм бу тәртип-кагыйдә яһүдләрдә әле дә булса саклана. Тора- бара Хазар каганы сарае куштаннары да яһүдәләр динен кабул итәләр. Ә ул балалар исә бары тик яһүдләргә генә кияүгә чыгалар, яһүдләргә генә өйләнәләр. Бу халыкның күбесе бары тик сәүдә эше белән генә шөгыльләнгән. Әнә шул сарай куштаннарын көтү көткән, бакчаларда бил бөккән, елга- күлләрдә балык тоткан төрки халыклары кара имгәкләр дип атаганнар. Шул исем белән бу халык аерым бер милләт—караимнар булып тарихка да кереп кала. Гәрчә төрки телдә сөйләшсәләр дә, алар инде төрки дөньясыннан читләшкән булалар. Шуңа карамастан, караимнар безнең канкардәшләребез һәм туганнарыбыздыр. Ни генә булмасын, VIII гасырда инде Хазар каганаты Көнчыгыш Ауропада чәчәк аткан иң зур илләрнең берсенә әверелә. Ләкин әнә шул илгә дә көндәшләр табыла. Ул да булса, Өммәйләр хәли- фәте. 710 елда илләрне яулый-яулый, халыкларны буйсындыра-буйсын- дыра гарәпләр Тимер Капкага хәтле килеп җитәләр. Башлана хазарлар белән канлы сугыш. Кальга-ныгытма кала берничә тапкыр кулдан-кулга күчә, ике як та бихисап югалтуларга дучар ителә. Ниһаять, 735 елда гарәпләр Хазар каганатын җиңүгә ирешәләр. 750 елларда Өммиләр династиясен Габбасилар алыштыралар. Габбасилар башкалалары итеп Багдад шәһәрен сайлыйлар. Габбасилар ил башына килә- килүгә, Хазар каганаты йөзендә көчле дошман күреп, бигрәк тә биредә ♦ Иудаизм» диненең таралуын искә алып, хәлиф Мансур (754—775) Кавказ тарафындагы гарәп сәүдәгәре Гаязетдингә каган Багатурның кызын үзенә кәләшкә сорарга куша. Хәлиф үзе үк бу хакта сорап каганга илчеләрен җибәрә. Каган кызын бирергә риза була, әмма хәлифтән бирничә 100 мең дирһәм сорый. Хәлиф бирнә бәясе белән килешә. Әнә шулай ике арада яучы-димчеләр йөреп туктаганнан соң, каган гүзәл кызын хәлиф иленә юллый. Иң гаҗәбе шулдыр, гүзәл кәләшне 10 мең дәрәҗәле гаилә башлыклары озата баралар. Шул ук вакытта бирнә йөзендә кыз ягыннан 4000 бия, меңнән артык елгыр айгыр, 10 меңлек дөя һәм 10 меңлек куй көтүен куып китерәләр, кызны карарга бер мең карачы килә. Моның өстенә кыегы көмеш тәңкәләр белән кадакланган ябулы һәм сиртмәле 10 мең җиңел арба. Арбаларның эчләре парчалы чүпрәк һәм кеш тиреләре белән жиһазландырылган була, яшь кәләш өчен 20 арбага кирәк-яраклар—алтын-көмеш савыт-сабалар, чиләк-комганнар һәм башка җиһазлар төялә. Бу олы кәрванны башта калага кертмиләр. Мөселман миссионерлары иа элгәре кәләшне мөслимә итәргә тиеш булалар. Шуңа күрә озатучы карачылар кала кырында чатыр корырга мәҗбүр булалар, һәм шунда гарәп имамнары кәләшне мөслимә итәләр. Шуннан соң гына кәләшне озатучы кәрван калага керергә хокук ала. Бу кадәр зурдан кубып зурлауга Ходай үзе каршы килгәндерме, каган кызы дүрт ел бергә яшәгәннән соң ир-канатына ике углан бала таба һәм көннәрдән бер көнне ул ике баласы белән бергә якты дөньядан китә. Хазар каганы кызы һәм оныклары белән булган фаҗигадә гарәпләрне гаепли һәм гаскәр туплап, 762 елда кияү тарафына таба яуга кузгала. Беренче орышта ук хазарлар сәрдар Муса Ибн Кәабәнең гаскәрен җиңүгә ирешәләр һәм 50 мең гарәплене әсир итеп илләренә кайталар. 764 елда каганның гаскәрбашы Астархан янә кайчандыр гарәпләр яулаган җирләрне кире кайтару өчен—Әрмәнстан белән Гөрҗистан җирләренә яуга кузгалалар. Тиз арада биредәге хәлиф горнизонын туздыралар, үтә диндар гарәпләрне илләренә куып җибәрәләр. Ләкин хазарлар бу җирләрдән китүгә, әрсезләнеп киткән гарәпләр янә бу илләрне яулыйлар. 798 елның азакларында хазарлар янә ошбу илләргә яу йөриләр һәм янәдән бирегә килеп оялаган гарәпләрне илләренә качарга мәҗбүр итәләр. Шушы яулар ук әйтеп тора, VIII гасырда да Хазар каганаты үз көчендә була. Бу чорда Хазар каганаты Ауропада маҗарлар дәүләтен оештыруда да зур роль уйный. Борынгы маҗарлар Урал таулары төбәкләрендә көн күргән төркиләр белән гасырлар буена күрше-шабра булып яшиләр, бу ике халык арасында кушылу-аралашу Атилла хан заманнарында ук башланган була. VIII гасырда бөҗәнәк (Россия тарихчылары бу халыкны «печенег»лар дип язалар) төркиләре маҗарларны илләреннән куалар. Хазар каганаты аларга, ягъни маҗарларга Днепр белән Дунай елгалары арасыннан ил-җир бирә. Бу төбәкне Атылкүз дип атыйлар. Маҗарларның нәсел-нәсәбәсен саклап калу максаты белән аларга Идел буе Болгары Алмас ханның улы Арпадны илбаш итеп җибәрәләр. Арпад җитәкчелегендә маҗарлар Дунай-Тисса елгалары арасында үзләренә ил-дәүләт оештыралар, соңра бу дәүләтне бүгенге венгрлар дәвам итәләр. Ошбу дәүләттәге Арпад углан белән килгән болгар төркиләре XVI гасырга кадәр рунида язалар һәм белем алалар. Хазар каганаты Киев Русе дәүләтен аякландырып җибәрүгә дә күп көч сала. Мәгълүм ки, каганат дәвамлы рәвештә Скандинавия халыклары белән сәүдә итә. «Урыс» атын йөрткән әлеге варяглар, безнең телгә тәрҗемә иткәндә— «ишкәкчеләр* булалар. Әнә шул ишкәкчеләр Идел буе Болгары, Хазар каганаты белән тыгыз элемтәдә торганнар. Хактыр ки, Русия тарихчылары язганча, варяглар арасында «Вещий Олег» җитәкчелегендәге башкисәр юлбасарлар да булган. Әнә шул Хельг-Олег кенәз алдау-йолдау белән 882 елда болгар төркиләре Кара Болгар дип йөрткән дәүләтне кулга төшерә. Хазар каганы Кара Болгарга ярдәмгә килә алмый, гарәпләр белән сугышкан чагы була. «Вещий Олег», Атилла ханнан килгән Дулулар нәселен корыту өчен, Аскольд каганны үтереп, үзен тәхеткә күтәрә (Кара Болгар төркиләре үзләренең каганнарын Әскәр дип йөрткәннәр, шул ук вакытта аның «Җимҗыяр» дигән кушаматы да булган). Кабат әйтәм, Русия тарихчылары бу кешене «ике» итәләр, кушаматын да аерым шәхес итеп, елъязмаларына кертеп җибәрәләр. Шунсын да белеп торыйк: Варяг кенәзе Олегның мәкерле гамәленә Хазар каганы соңрак нокта куячак һәм узурпатор кенәзне Киевтән кудыртачак.) Галим Гамир Дәүләтшин үзенең шактый саллы хезмәтендә—«Төрки- татар рухи мәдәнияты тарихы» китабында (Казан. 1999/. «Кемнәр соң алар хөзәрләр, каян килеп чыкканнар, бабалары кемнәр?—дигән сорауны куя да үзе үк болай дип җавап та бирә:-Х гасыр испан яһүде Хасдай Ибн Шафрут хатына җавабында хәзерләр патшасы Иосиф Яфәт улы Тогарманның (Төрекнең) Савир, Болгар белән бергә Хәзәрне 10 улының берсе итеп күрсәтә. Бу легендар хәбәр булса да. Хәзәрләрнең төркилеге һәм аларның болгар. суарлар белән кардәшлеге фәнни нәтиҗәләргә дә туры килә. Аларның Көнчыгыш Ауропага килеп чыгышлары һуннар һәм Төрки каганлыклар халкы белән бәйле булуы һич кенә дә шик тудырмый» (ассызык минеке.—Х.М.; Хак әйтә Гамирҗан Дәүләтшин, Хазар аксөякләрен «тархан» дип йөрткәннәр, Төньяк Кавказ, көньяк Урал, Көнчыгыш Кырым кицлекләре, Идел, Дон, Азов җирләре кергәннәр. Хазар иленең борынгы башкаласы—Итил, Этил. Бу кала Идел елгасы тамагы буйлап биш- алты километрга кадәр сузылган була. Ягъни аны Ауропаны Азия белән тоташтыручы сәүдә юлында урнашкан дип әйтергә мөмкин. Саркель каласында исә нигездә болгар-аланнар яшәгәннәр, Русия тарихчылары раславынча, бер дә славяннар түгел. Сарыкала, яки Аккала аша каганат сәүдәгәрләре Ауропага йөргәннәр. Тарихта мәгълүм булганы янә шул: ларда диннәргә карата талымсызлык булган. Каганат калаларында мәчетләр белән рәттән чиркәүләр, синогоглар да төзелгән. Ләкин нәкъ менә бүген Русиядә христиан дине өстенлек иткән кебек, Хазарстанда да иудаизм дине күтәрелеп китә, дөресрәге, бу динне баштарак Каган сарае куштаннары кабул итәләр, соңра каганнар да аларга иярәләр. Яһүдиләр динен кабул итүче каган Булан (Болан) була. Нәкъ шул каган тәхеттә утырганда, Хазарстанга Иран һәм Византия тарафларыннан дәрәҗәле вә исемле раввалар күчеп килә башлыйлар. Ил башына раввалар ярдәме белән яһүдә хатыннан туган Булан каган менә, атасы төрки булгангамы, хазарлар моңа әлләни игътибар итмиләр. Күчеп килгән яһүдләр җирле төркиләр белән тату яшиләр. Сәүдәгә хирыс яһүдләр сәүдә юлларын үз кулларына алалар. Бу калаларда байлык, муллык, һәрчак җитешлелек була. Тора-бара яһүд сәүдәгәрләре Хазар каганаты өчен төп акча чыганагына әвереләләр, чөнки каганат булса да Хазарстанда акча сугылмый, йөрештә буладыр—дирһәм. VIII гасыр азакларында Габбасилар династиясе түбәнгә таба тәгәри башлый. Тулысы белән гарәпләр кулына төшкән фарсылар төшенкелеккә биреләләр, утка табынучылар сирәгәя, Ефәк юлы әкренләп Хазарстан сәүдәгәрләренә күчә, яһүд сәүдәгәрләре Ауропа һәм Азия халыкларын бәйләүчеләр булып китәләр. Нигездә Саркель каласы да шул ният белән Византия осталары тарафыннан күтәртелгән була. Кирмән кала дүрт почмаклап салына. Әмма Византия императоры Феофил киңәше белән осталар кала-кирмәнне бик начар сыйфатлы итеп төзиләр. Дүрт метр калынлыктагы диварның нигезе бөтенләй булмый диярлек. Русия тарихчылары бу каланы үз тарихларында Белая Вежа дип кертәләр. Бу чорның иң кыйммәтле тауары ефәк санала. Яһүд сәүдәгәрләре алып кайткан Кытай ефәген византиялеләр алтынга сатып алалар. Күп кенә тарихчылар Төрки ханнары күчмә булганнар, дип язалар. Ләкин болгар ханнары борын-борын заманнардан бирле калаларда яшәгәннәр һәм көн күргәннәр; болгар төркиләрен күчмә итеп күрергә теләгән Русия тарихчылары, •нигәдер» бүгенге көнгә кадәр болгар төркиләрен кыпчаклар белән саташтыралар, хәтта үзебезнең кайбер тарихчыларыбыз да төрки-болгарларны җәйләрен далаболыннарга чыгып җәйләгәннәр дип язарга кыялар, вәләкин бу аларның жәйге манзараларга чыгулары гына булса да, нигездә болар кыпчак-башкортларга, кыргызларга һәм башка күчмә төркиләргә кагыла. Русиянең барлык Көнчыгыш Ауропадагы калаларына диярлек болгарлар һәм хазарлар нигез салганнар, моны тарихи язмалар аша да расларга мөмкин. Гамиржан Дәүләтшин. Төрки-Татар рухи мәдәнияты тарихы.—Казан, 1999). алар арасында югары дәрәҗәдәге «ишханнар»да булганнар. Хазар каганатына Хазар каганлыгында VII—VIII гасыр Борынгы агач арба Әмма кайда гына көн күрмәсеннәр, борынгы төркиләр һәммәсе дә мөселман динен кабул иткәнче 6 мен, еллар буена Тәңре диненә табынганнар. Тәңре ул—бер Аллалык, бер Аллаһка табыну. Мөселманнар да бер Аллаһка йөз тоталар. Димәк, хәтта бу яктан килгәндә дә бу ике дин арасында якынлык, бердәмлек бар. Шуңа күрә төрки халыкларның аксөякләре Ислам динен кабул итүдән әлләни зур зыян күрмәгәннәр, ислам динен шактый җиңел кабул иткәннәр. Шул исәптән бер Аллалыкка йөз тоткан яһүдләрдән дә йөз чөермәгәннәр. Моның өстенә яһүд сәүдәгәрләре илне баетканнар— базаркалалар көнчыгыштан һәм көнбатыштан китергән тауарлар белән тулы булган. Яһүдләрнең бай сәүдәгәрләре төрки ханнарына вә тарханнарына затлы әйберләр бүләк иткәннәр, ә ханнар аларга илнең сәүдә эшен генә түгел, дипломатик сөйләшүләрне алып баруны да ышанып тапшырганнар. Яһүдләр ханнар кушкан йөкләмәләрне җиренә җиткереп башкарганнар, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Әнә шул чорларда төрки халыкларының күбесе, бигрәк тә түрәләр, яһүд кызларына өйләнгәннәр. Сарай куштаннары турында әйтеп тә торасы юк—һәр икенче кеше яһүдәгә өйләнгән. Ә Яһүдәләрдән туган балаларның күбесе батыр төрки сугышчылары белән бергә яу йөргәннәр, күбесе төмәнбашлар булып киткәннәр. Шуңа карамастан, Хазарстан яһүдләрен һәм Булан каганны израилтән- нәр үзләренеке итеп танымаганнар. Ярымяһүд, ярымтөрки телдә сөйләшкән катнаш никахтан туган балаларны Кырым тарафларына куалар. (Караимнар дигән халык бүген дә шул тарафларда көн күрә һәм бу халык төркиләрнең канкардәшләре.) 802 елда патрикий Никифор Византия империясе тәхетенә утыра. Шул ук 802 елда гарәпле хәлиф Харун ар-Рәшид үзенең иң якын ишләрен— бармәкадләрне җәзалый. 803 елда Хазар каганаты тәхетенә көтмәгәндә яһүд Обәдәй утыра. Ул яһүд әтисе ягыннан төрки була, әмма яһүд равваларыннан белем ала. Нәкъ шул яһуд динен дәүләт дине итүгә ирешә. Тарихчыларга ышансак, Обәдәй каган зыялы кеше була, иң мөһиме, яһүд сәүдәгәрләре белән тыгыз элемтәдә тора. Бер тарихчы каган Обәдәй турында болайрак яза: «Ул гадел хаким, тугры кеше. Ул илне ныгытты, мәктәпләр ачты, синоголар күтәрде һәм Израилдән бик күп мөгаллим— раввалар китертте һәм аларга алтын-көмеш түләп, изге хезмәтләрен бәяләде. Аңа раввалар аңлаттылар: 24 изге Мишнә. Талмуд китаплары турында аңлаттылар, гыйбадәт кылу тәртипләрен өйрәттеләр. Обәдәй каган Алладан курыкты, кануннарны саклады һәм борынгылардан килгән ата-бабаларның васыятьләрен үрнәк итеп алды» (Коковцев П. К. Еврейско-хазарская переписка—X век.—Л., 1932). Хазарстан хакимияте алышудан иң әүвәл яһүдләр оталар. Шушы ук вакытта Ашин ыруыннан килгән төркиләргә зыян да китермиләр, чөнки төркиләр диннәргә карата тыенкы карашта торганнар. Ә равваларга йөзе белән борылган Обәдәй бар яктан да ота. Ул үзен бәк дип тә, малик дип тә, каган дип тә атый. Каган Обәдәй катнаш гаиләләрдән килгән яһүдләрне генә үз сараена хезмәткә алып калмый, бәлки Ашин ыруыннан чыккан төрки кардәшләрен дә онытмый, аларга да үсәргә мөмкинлек бирә. Күп хатыннар тоткан төрки ханнар гына түгел, гади меңбашлар, йөзбашлар да бай яһүдләрнең кызларына өйләнә башлыйлар. Алардан туган балалар төрки телдә сөйләшсәләр дә раввалар җәмәгатьчелегендә булырга тиеш саналганнар. Әнә шул балалар үсмер чактан ук раввалар җыйган җыеннарга йөриләр. Тора, Талмуд китапларыннан белем алалар, үз чиратларында, бай яһүд сәүдәгәрләренең кызларына өйләнәләр. Төркиләрнең моңа бер дә исләре китми, мул тормыш, тыныч яшәү, белем алу үз чарасын кыла. Ләкин төркиләрнең иске вә борынгы династияләре дә Хазарстанда көн күрә бит әле. Ошбу халык моңа кадәр барысына да күз йомып килсә дә, IX гасырда уянып киткәндәй итә. Төрки бәкләре вә тарханнары сарай куштаннарыннан, гомумән, каганның үзеннән дә читләшә башлыйлар. Әнә шулай итеп, IX гасыр башларында ук инде Хазарстанда төрки-хазар һәм яһүд-хазар династияләре, хәтта фиркагә оеша башлаган төркемнәр барлыкка килә. Берберсенә капма-каршы сәясәттә булган фиркаләрнең, яшәеш рәвешләре дә бер булмый, кызыксынучан чаралары да. Төркиләр хазарларны балалар белән куандырсалар, яһүдләр ул балаларны тулы канлы яһүдләр итеп тәрбияләүләре белән кинәнәләр. Шул ук вакытта яһүд раввалары Хазарстанның барча халыкларын да яһүди дингә тартырга теләмиләр, гомумән, максатлары ул булмый: аларның бөтен теләге, Аллаһ сайлаган халыклар буларак, яһүдләрне дәүләт өскормасының элитасы итүдән гыйбарәт була. Ләкин төрки халыклар да дөнья арбасыннан төшеп калганнардан түгел шул, алар бу хәлгә канәгатьсезлек тудыралар: төркиләр ягына мәҗүси маҗарлар авышалар; ә төрки бөҗәнәкләр яһүдләрне якларга ук керешәләр. Илдә җәнҗал чыгу куркынычы туа. Каган ике якны да тыюдан тәмам гаҗиз кала. Ләкин теге якны да, бу якны да яклый алмый. Әнә шулай илдә гражданнар сугышы башлана. Бу сугыш хакында X гасырда Византия тәхетендә утырган тарихчы Константин Багрянородный мондый юллар язып калдыра: «Хакимият халыктан аерыла башлагач, хазарлар үзара сугыша башладылар. Үзара сугышта хакимият өстен чыкты. Баш күтәрүче гади халык кылычтан уздырылды, ә беришләре маҗарлар иленә качтылар» (Багрянородный К. Об управлении государством.—М.—Л., 1934). Нинди яулар вә сугышлар гына булмасын, нигездә хазар яһүдләре үзләре корал тотып сугышмаганнар, үз мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыру өчен гадәттә, сугышчыларны яллаганнар. Башта алар, ягъни IX гасыр азакларында бөжәнәкләрне маҗарларга яу җибәрәләр, шул ук вакытта күршеләре угызлар белән солых төзиләр. Әмма тарих тәгәрмәче үзенчә әйләнә тора: 889 елда угызлар бөжәнәкләрне Днепрга кадәр куа киләләр, шул ук вакытта Хазар каганы акчасына маҗарлар белән дә сугышны дәвам итәләр. Әнә шунда беренче тапкыр Киев Русе чикләрендә бөҗәнәкләр күренәләр дә инде, һәм буладыр бу 915 елда. Әмма угызлар хазарлар белән элемтәне бик тиз өзәләр. Шул сәбәпле Хазарстан каганына яңа сатлык сугышчылар эзләргә туры килә. Яһүд дипломатлары аңарга Каспий диңгезе буйларында көн күргән һәм инде ислам динен кабул иткән мөселманнарны тәкъдим итәләр. Каган яһүд киңәшчеләре белән килешә. Яһүд сәүдәгәрләре тиз арада төрки-мөселманнарыннан торган 7 мең атлы сугышчы яллыйлар. Бу хакта гарәп тарихчысы Әл-Масуди дә искәртеп үтә. Мәгәр бу мәлдә Хазар каганаты илләр яулаудан һәм аларны канат астында тотудан баш тарткан була инде, ялланган сугышчылар, нигездә, сәүдә юлларын кулда тотарга һәм каганның тынычлыгын сакларга тиеш булалар. Җиде мең атлы сугышчы белән генә илдә тәртип саклап булмаячагын каган яхшы белгән, әлбәттә. Ләкин аңа өстәмә сугышчылар сатып алу мөмкин булмый башлаган. Чагыштыру өчен генә әйтеп үтик, бу вакытта Багдад хәлифе кул астында 70 мең сатлык сугышчы хезмәт иткән һәм хәлиф аларга елына 2 миллион дирһәм түләп торырга мәҗбүр булган. Акчасы чамалы булса да, гаскәр саны хәлифәнекеннән күп тапкырга аз булса да, Хазар каганы сатлык сугышчыларга бик тә каты шарт куйган: орышларда җиңелү, орыш кырын ташлап качу булмаска тиеш; гаскәрбаш әмерен үтәмәгән һәм сугыш кырын ташлап качкан сугышчы үлем җәзасына тартылачак. Әмма һаман да бер тәкә башы, дигәндәй, каган яһүдләргә, ягъни яһүдләрдән вә Яһүдәләрдән туган бәкләргә, мең баш һәм йөзбашларга ниндидер күләмдә өстенлек биргән. Әйтик, аларга сугыш кырын ташлап качкан хәлдә дә үлем җәзасы бирелмәгән. Шуңа да карамастан, X гасырда Хазар каганаты көчле дәүләт була әле. Идел-Урал, Дон елгаларының түбән якларын үз кул астында тоткан Хазар каганатында зур-зур калалар, сәүдә үзәкләре калкып чыккан. Илдән-илгә генә түгел, каладан-калага да бертуктаусыз сәүдәгәрләрнең кәрваннары йөреп торган. Шәһәрләр үскән. Каганат башкаласы үзе генә дә бу чорда тиңе булмаган мәйданны биләгән. Әмма ни хикмәт. Хазар каганаты илендә дөнья халыкларына чыгарып сатардай җүнле бер генә тауар да җитештерелмәгән. Бу хакта ИбнХәүкәл болай ди: «Хазарлар бернәрсә дә җитештермиләр, бернинди тауар да читкә чыгармыйлар, бар булган тауарлары—балык җилеме». Баштагы мәлдә яһүд сәүдәгәрләре ил-дөнья халыкларына коллар саткан булсалар, X гасырда инде бу оятсыз шөгыль белән мөселман сәүдәгәрләре эш итәләр. Мөселман сәүдәгәрләре кыйммәт бәягә бөжәнәк, славян егетләрен җирле түрәләрдән сатып алалар, ә яһүд сәүдәгәрләре алар өчен арадашчылар булалар. Ни генә булмасын, X гасырда Хазар каганаты өстенлеген югалта барып, вассал йөзендә аңа кергән Кара Болгар—Киев Русе дә. Идел буе Болгары да, Таман ярымутравында көн күргән төрки болгарлары да каганга буйсынмый башлыйлар. Каганның кала-сараен, нигездә, мөселман азатлары саклаган. Төп сарайны исә 4 мең кеше караган. Күренекле татар галиме нумизмат Әзһәр Мөхәммәдиев раславынча, гарәп сәрдаре каганны жиңгәннән соң, жиңелгән каган 737 елда ислам динен кабул итә, гарәп шрифте белән суктырылган дирһәмнәр йөрешкә керә. Хазар каганы ислам динен кабул иткәннән соң, каган сараена кереп оялаган яһүдләр арасында бер мәлгә югалып калу сизелә. Игътибар итик, башта яһүдләр Хазарстанны тулы канлы империя иткән булсалар, каган ислам динен кабул иткәч, каганлыкны бердәм таркатырга керешәләр. Бай яһүд сәүдәгәрләре һәм дипломатлары каганга каршы маҗарларны, бөҗәнәкләрне, ахыр килеп, урыс кенәзләрен котырталар. Урыс кенәзләре Хазар каганы калаларына 864, 884, 908, 910, 913, 943 елларда талауларга йөриләр. 964 елда исә Святослав кенәз Саркель каласына кадәр килеп җитә. Орыша, әмма каланы ала алмый, буш кулы белән кайтып китә. Хазар каганатының тарихта тоткан урынын кимсетеп күрсәтү өчен Россия галиме Б. А. Рыбаков хазарларны гади күчмә төрки халыклары итеп күрә һәм шул хакта хезмәт яза. Алай гына түгел, хәтта Хазарстанның җирләрен Калмык далаларына «китереп урнаштыра». Панславанизм томаныннан соңгы көннәренә кадәр арына алмаган галим хазарларны күчмә халыклар дип расларга тырышуы белән бергә, аларның, гомумән, урта гасыр тарихында урын алырга хаклары юк дип язарга кыя. Дөнья тарихчылары (шул исәптән, тарихи әсәрләр язучы буларак, без бахырыгыз да). Хазар каганатын Кубрат хан төзегән Бөек Болгар дәүләтенең дәвамы итеп таныйлар, һәм тарихта ул шулай була да, гәрчә бертуган канкардәшләр еш кына теге яки бу империяләрнең түрәләре котыртуы буенча үзара сугышкаласалар да. Хазар каганаты таркалганнан соң, Көнчыгыш Ауропа халыклары ике зур фиркагә аерылалар. Беренчеләре, Ислам дине аша дөньяга чыксалар, икенчеләре, христиан дине аша дөнья тарихына керәләр. Яһүдләр исә, һәр чордагы кебек, ике арада тулганалар. «Сезнең дошманнарыгызның дошманна ры—безнең дуслар»,—дигән фәлсәфәгә таянып корылган Хазар каганаты әнә шулай әкрен генә дөнья арбасыннан төшеп кала башлый, ел аралаш дияргә була Исмәндәр, Биләмҗир (искәреп үтим, Биләмҗир каласы төрки болгарлары күтәргән һәм колонияләре сурәтендә кулларында тоткан кала була), Сары кала (Саркель), Сүр, Саугар, Байда калаларын югалта. Ләкин хазарларның башкаласы (төрки халыклары бу башкаланы Ханбалык дип йөриләр) Атил- Итил әле каган кулында. Каган сарае, кальга йөзендә, Ал-Байда, ягъни Ак кала дип атала. Калада күп санлы мунчалар, базарлар, мәчет, чиркәү, синагоглар һәм мәдрәсәләр була. Әнә шул куәтле каганат җимерелүгә таба юл ала. Ә тарих дәвам итә. 871 елда ук инде король Людвик II Византия императоры Василий Македонянга болай дип яза: «Безнең өчен куркыныч булган дүрт каганат калды — Аварлар каганаты. Норманнар каганаты. Хазарлар каганаты. Болгарлар каганаты» (Артамонов М. И. История Хазар.—Л., 1954). Мәгълүм ки, яһүдләр Хазарстанда 200 елга якын гомер итәләр. Алар инде Византиядә һәм Иранда булган хәлләрне онытканнар гади халык, ләкин раввалар түгел. Рим белән Византиядә яшәгәндә, алар сарай тирәсендәге түрәлеккә төрле мәкерлекләр, хәтта кан коюлар аша үрләгән булсалар, Иранда шул юлны дәвам итеп фажигага дучар ителсәләр—шаһиншаһ аларны көчләп илдән куа—Хазарстанга күчеп килгәч, яһүд раввалары тәүге хаталарын кабатламаска тырышалар, сарай тирәсенә кереп оялагач, яһүд раввалары бөтенләй башка юлны сайлыйлар һәм, әйтергә кирәк, уңалар. Катнаш никахлар аша тәхеткә үрләү Хазарстанда яһүд равваларының төп максатла рына әверелә, аларның бу сәясәте Хазарстан төркиләре арасында тирән тамыр җибәрә. Тарихчылар әйткәнчә, Хазарстан калалары бакчаларга күмелгән булалар. Халык мул яши. Сәүдә чәчәк ата. Төп халык мал асраса да, күп кенә кешеләр ашлык үстерәләр, елгалардан балык тоталар һәм отышлы гына сәүдә итәләр. Идел һәм Кама буйлап, хәтта Агыйдел буйларыннан башкалага кыйммәтле вә затлы итеп эшкәртелгән тиреләр, бал килә. Дала халкы бу тауарларны югары бәягә сатып алган. Хазарстан башкаласы Итилгә Каспий диңгезе аша Хәрәземнән ефәк, парчалы ситсалар килеп тора. Сәүдәгәрдән тауарын сату өчен бары тик 10 процент керем җыела. Хазарстан каганатының ил чикләре елдан-ел киңәя, бер чиге Тимер Капка (Дербент) белән чикләнсә, икенче чиге бүгенге Удмурт республикасына кадәр сузыла. Көнбатышта исә каганат чиге Днепрга кадәр җитә. Бу хактыр, гәрчә Русия тарихчылары Киев Русе Хазарстанны IX гасырда ук буйсындырды дип язсалар да, елъязмалары белән моны үзләре үк инкарь итәләр. Елъязмада мондый юллар бар: «... хазары имаху на полянах и на северах, и на вятичах, и махупо белку и выверице от дыма». Бу буладыр 858 елда. 862 елда Киевкә хазар ясак җыючылары киләләр, елъязмачы бу хакта да искәртеп үтә: «И мы сидим род их платим дань хозарам». Моннан соң мин берни өсти алмыйм. Киев Русенең Хазарстан каганына буйсынып, аңа дань-ясак түләп яшәве хакында янә бер рәсми документ сакланып калган. Бүген ул документ Американың Кембридж югары уку йортында саклана. Тарихчылар раславынча, документ X гасырда языла. X гасыр башында тәхеттәге ярымяһүд Булан (Болан) каганны тулы канлы яһүд Обәдәй (Үбәдәй) алыштыра. Ахырда илбашына яһүдләр җәмәгатьчелегеннән Йосыф килә. Нәкъ менә шул каган Испаниядә утырган көртләр хәлифе Габдрахман III сараенда хезмәттә булган Хасдай Ибн- Шафрут сәүдәгәр-илче Исаак бен-Натан аша Йосыф каганга хат юллый, һәм Хазарстан ил башыннан илдә булган хәлләр турында язуын үтенә. Йосыф каган кардәше Хасдайның үтенечен карусыз үти һәм бер тапкыр гына түгел. Бу документтагы юллар безнең бабаларыбыз төркиләргә дә кагылганга күрә, Йосыф хатларындагы кайбер юлларны-өзекләрне китереп үтү мәслихәт булыр: «... буртас, болгар, арие, чирмеш, венед, сувар, славян һ. б.—алар барысы да далаларда, ныгытылган калаларда яшиләр һәм барысы да миңа салым тулиләр»,—дип яза Йосыф каган. Шул ук вакытта Йосыф үзен Багдад хәлифнең варисы-вассалы булуын да искәртеп үтә: «Мин елга тамагын саклыйм һәм урысларны түбәнгә таба уздырмыйм. Алар елга аша диңгезгә чыгарга телиләр. Мин аларны җибәрмим, алар белән сугышам. Мин аларны тынычлыкта калдырсам, алар Багдадның үзенә кадәр барып җитәрләр һәм бөтен мөселман дөньясын җимергән булырлар иде» (Коковцев П. К. Еврейско- хазарская переписка X в.—Л., 1932). Канкардәше Хасдайга шулай дип мактанса да, ил башында утырган Йосыф каганның хәле хатта язганча бер дә ал да, гөл булмый шул. Каганат башында утырган яһүдләргә, коллар сатып, гомумән, сату итеп кенә баеган яһүд сәүдәгәрләренә каршы далаларда мал асрап, бакчаларда бил бөгеп, басуларда йөзем-җимеш үстергән, тез тиңентен сулы ләмдә йөреп дөге җитештергән, елгаларда балык тоткан җирле халыклар баш күтәрәләр. Моңа кадәр акчадан башканы кулына да тотып карамаган яһүд аксөякләре корал тотып сарай мәнфәгатьләрен якларга мәҗбүр ителәләр. Ләкин рухи дарылары озакка бармый, сарайны һәм каганның тынычлыгын саклаган мөселман атлы сугышчылары да куштаннарын ташлап китәләр. Каганатның гаскәрсез калуын күреп, күптәннән каганат кул астыннан чыгарга атлыгып торган Идел буе Болгар ханы канкардәше угыз ханы белән элемтәгә керә һәм аны каганат өстенә яу йөрергә чакыра. Дөрес, тарихта Идел буе болгарларының Хазар каганаты җирләренә яу йөрүләре күрсәтелми, ләкин каганатны җимерүдә Идел буе Болгар дәүләте төп идеологик рольне уйный (һәм бу бер минем калаларын туздыралар, якынлашалар. Һәм шунда аларны Киев сәүдәгәрләре күрәләр, чөнки Сары каланы угызларныц җимерүләрен үз күзләре белән күргән булалар. Әйтергә кирәк, «Повести временных лет» елъязмасында бу хакта мондый юллар бар: «... и встретил вятичей, и сказал вятичам: «Кому дань даете?» Они же ответили: «Хазарам— по шелягу с сохи даем •. Ягъни Святослав кенәз хазарлар тарафыннан куыла. 965 елда исә каганның гарнизоны Итилне угызлардан сакларга киткәч, Святослав кенәз ашыгыч рәвештә Сары калага, ягъни Саркельга юнәлә һәм вятичләргә ясак сала. Бу вакытта угызлар Днепрга җитеп кенә калмыйлар, елганың аръягында хәтфәдәй болыннарны күреп, елганы кайталар, әмма илватаннарының көчле дошман кулында булуын аңлап, Карпат тауларына таба юнәләләр, тауларны узалар, Дунай буендагы Панонния төбәкләренә барып чыгалар һәм андагы Моравия патшалыгын туздыралар, нәкъ угызларча ираттан калган морава хатын-кызларына өйләнеп, үзләренә бер этнос-венгр этносы төзиләр. Авар каганлыгының төп көчен эченә алган бүгенге Венгрия дәүләте әнә шулай аякланып китә. Бу буладыр 899 елда. Мәгълүм ки, бөҗәнәкләр (печенеглар) дә, угызлар да төрки кавемнәре булалар. Әмма Ауропа тарихчыларына ияреп, үзләре исем-атамалар өстәп, Русия тарихчылары борын заманнардан ук һуннарны—болгарлардан, кыпчаклардан—казакъ, үзбәк, кыргыз, татар, башкорт, төрекмән, әзәрбәйҗан һ. б. төрки кавемнәрдән аерып карыйлар һәм тарихларында да бу халыкларны бер-берсенә дошман итеп сурәтлиләр. Әйткәнебезчә, әнә шул бозып сурәтләүләргә каршы, Русия галим-тарихчыларыннан беренче булып, хөрмәткә ия галим Лев Николаевич Гумилев чыга. Төрки Хазарстаны эчке һәм тышкы каршылыклар аркасында IX—X гасырларда көчен вә куәтен киметә барганда, Идел буе Болгары белән Киев Русе көчәя баралар. 882 елда кенәз Олег Киевне кулга төшерә. Ләкин әле бу варяглар кенәзе далага чыгарга кыймый. Моннан элгәрерәк, Олег тарафыннан үтерелгән Әскәр каган 860 елда Константинопольгә яу йөреп хәтта Патшакала капкасына калканын кадаклап кайткан була. Ләкин «Повести временных лет» елъязмасында бу вакыйганы урыс монахлары 907 елда булган хәл итеп, калканны Константинополь капкасына Олег кенәз кадаклап кайтты дип фикер генә түгел). Күчмә угызлар Хазарстанның бай Дон далаларына кадәр барып җитәләр, Днепрга Сарыкмада табылган кирпичләрдые тамгалар кичәләр һәм анда көн күргән маҗарларны утырган урыннарыннан кузгаталар. Ул гынамы, маҗарларның ирләре яуга китүдән файдаланып, аларның хатын-кызларын һәм бала-чагаларын кулга төшереп, Атылкүз дип аталган илнең хуҗалары булып китәләр. Күп тә үтми маҗарлар яудан әйләнеп язалар. Дөрес, автор өчен фантазиянең чиге юк, елъязмачы монахлар әллөни хилафлык та кылмыйлар кебек—чөнки, әйткәнебезчә, Киев каганы 860 елда Константинопольгә калканын кадаклап кайткан була бит инде, нигә шул вакыйганы гади бер кенәзне «Вещий Олег» итү өчен аңа ябыштырып куймаска? һәм ябыштыралар да. Әнә шул ялганга таянып, Русия язучылары, мәсәлән. А. И. Красницкий кебекләр «Вещий Олег»ка да, Игорь кенәзгә дә багышлап романнар яздылар һәм моның чын булуына укучыларны инандырырга тырыштылар. Святослав турында ул болай яза: «Святослав настоящий варяг... Он по мужеству сущий воин*. Чынында исә Святослав шундый буламы? Юк, әлбәттә. Елъязманы язучы монахлар 866 елда булган яуны тоталар да 907 елга күчерәләр. Ә елъязма үзе монахлар тарафыннан бу вакыйгалардан соң 200 еллар үткәч, ягъни 1100—1113 елларда гына языла. Олег кенәз кебек узурпаторның ялган яуларын һәм кылмаган батырлыкларын тарихка кертеп калдыру нигә кирәк булды икән елъязмачыларга дигән сорауга җавап бер булыр: бу вакытта инде Киев Русе Византиягә йөз белән борылган, хәтта рәсми төстә христиан динен кабул иткән була. Ахыр килеп, Святослав кенәзгә багышланган хазарларны туздыру әкияте дә Хазар каганатын христианлашып киткән Киев Русенә каршы кую максатыннан кылына— елъязмага кертелә. Мәгълүм булганча, ислам дине Хазарстан аша VIII гасыр башларында ук инде Идел буе Болгарына үтеп керә башлый. Ниһаять, 922 елда ислам динен Идел буе Болгары ханы Алмас рәсми төстә кабул итә. Алмас хан үтенече буенча 922 елда Багдад хәлифәтеннән Болгарга миссионер Ибн Фазлан килеп төшә. Ярдәм килә, ләкин Алмас ханның теләге хәлифкә язган хатта колачлырак була, әлбәттә. Хазар каганы кул астыннан тәгаен котылу өчен ул хәлифәттән Болгарда кальга-кирмән күтәрергә осталар җибәрүен һәм шуның өчен акча юллавын үтенә. Ләкин нишләмәк кирәк, сәясәткә кереп баткан хәлиф илчесе Болгарга буш капчык тотып килә, ягъни Алмас ханның теләген акламый. Болгарда кирмән-кала күтәрелми. Бу хәлгә кәефе кырылган суваз кавеме башлыгы үз халыкларын алып, Болгар илен ташлап китә. Болгар дәүләте таркалу алдында кала: каган кул астыннан чыга алмый, моның өстенә кардәш дип йөргән Кара Болгарга (Киевкә) яңа хуҗа килә—варяг, юлбасар, талаучы. Ул гынамы, яһүд сәүдәгәрләре Киевкә үтеп керә башлыйлар, андагы Идел буе Болгары сәүдәгәрләренә урын калмый. Яһүд сәүдәгәрләре Киевкә дөнья халыклары белән сәүдә итү өчен көмеш акча—дирһәм алып киләләр. Әнә шулай итеп, X гасырда Киев Русе сәүдә дөньясына кереп китә. Ул ай саен Хазар каганына, гадәттәгечә, ясак җибәреп тора һәм яһүд сәүдәгәрләренә бәйле була, димәк, шул исәптән Хазар каганына да. Каган мәнфәгатен һәм яһүд сәүдәгәрләре теләген үтәргә теләп, Олег кенәз көймәләрдә Каспий диңгезе буйларына кадәр яу йөри, мөселманнар белән сугыша. Бу буладыр 909—910 елларда. Әлеге сугышларда чит-ят җирләрдә меңнәрчә төрки-болгар һәм ант- славяннар ятып калалар. Шуңа охшаш югалтуларга Олег кенәз 914 елда да дучар ителә. 913 елда яһүдләр башлыгы Вениаминга акчага ялланып яу йөргәндә, гомумән, гаскәрсез кала яза. 920 елда Днепр буенда көн күргән бөҗәнәкләрдән җиңелә. Күрәсез, укучым, Олег кенәз Русия елъязмаларындагы кебек ул хәтле бер дә җиңүләрдән җиңүләргә генә бармый, киресенчә, Киев халкына зыян артыннан зыян гына китерә. Шуның өчен булса кирәк, Русиянең бер танылган тарихчысы Олег кенәз турында болай дип язып куя: «... сборщик дани с беззащитных славянских племен...» Елъязмачыларга ышанган хәлдә, безгә бернәрсә ачык булып ярылып ята: 920—941 елларда дөнья халыклары күз алдында урыслар куркаклар гына булмаганнар, гаять дәрәҗәдә тар карашлы халык итеп сурәтләнгәннәр. Бу хакта Лев Николаевич Гумилев болай ди: «Если верить летописи, не отмечаюшей с 920 по 941 года ни одного события отечественной истории, то надо признать русичей трусами и обывателями, не способными ни отомстить за преданных и убитых соотечественников, ни отстоять свое добро от сборщиков дани, переправляющих награбленное в Итиль» (Гумилев Л. Н. Древняя Русь и Великая степь.—М., 1989). Белгәнебезчә, Итил Хазар каганатының башкаласы булган. Ары таба тикшерә торгач, олуг галим шундый нәтиҗәгә килә: «... Поводов для восхваления Олега Вещего нет». Һәм галим-тарихчы Лев Николаевич Гумилев моны ассызыклап яза. Ә, бәлкем, Олег кенәзгә мәдхия укыган елъязмачыларга да шуны кылырга кирәк булгандыр... Әйткәнебезчә, Хазарстан яһүдләре сугышчыларны, нигездә, Урта Азия мөселманнарыннан туплаганнар. Һәм бер аннан гына түгел, әлбәттә, инде Дала халыкларыннан да, Идел буе төркиләреннән дә. Хазар каганы кул астыннан беренчеләрдән булып Идел буе болгарлары чыгалар, аннары бөҗәнәкләр, ә Киев Русе әле һаман Хазар каганатына ясак түләп ята. Әмма Хазар каганының кул астындагы халыкларның берсен дә ычкындырасы килми: чөнки, беренчедән, Ефәк юлы кулдан ычкыначак; икенчедән, калалар арасындагы сәүдә юллары сүнәчәк. Иң мөһиме, гасырлар буена җыелган байлык юкка чыгачак. Ә бу байлык Хазарстан көн күргән яһүдләр өчен вәзгыять кенә түгел, яшәү рәвеше дә. Шуның өчен байлыкны югалту исәбенә булса да каган хакимиятне сакларга тырыша. Ләкин көннәрдән бер көнне карусыз ясакны түләп торган Киев Русе дә каганатка салым салудан баш тарта. Менә кайчан Хазарстанда башлана мәхшәр. Халык илдән китә—тарала башлый. Ялланып хезмәт иткән мөселман сугышчылары Идел буе Болгарына күчеп китәләр, христиан динендәгеләр Киев Русенә барып елышалар, ә күпләре Византия җирләрен сайлыйлар. Хазарстанның төп этносы булган төркиләр турында гуманист галим әлеге дә баягы Лев Николаевич Гумилев болай дип язып калдыра: «һуннарның, табгачларның һәм төркиләрнең акыл белән яшәүләренә, гомумән, яшәү рәвешләренә тиешле бөя бирү зарур. Чит-ят жирләргә китеп, кемнәрне һәм нинди халыкларны гына буйсындырмасыннар вә яуламасыннар, кайларга гына җитеп дәүләт оештырмасыннар, беркайчан да. вандаллар кебек, варварлык дәрәҗәсенә төшмәгәннәр. Төрки халыклары нәкъ менә шул сыйфатлары аркасында гасырларга сузылган көрәштә җиңүчеләр булып калалар, үзләре яулаган халыкларны илләреннән кууга яисә кырып бетерүгә юл куймаганнар, киресенчә, һәр яуланган халыкларга үзләренең тарихи һәм мәдәни нигезләрен саклап калырга мөмкинлек биргәннәр —яуланган халыкларга туган җирләрен Ватан итеп күрергә комачауламаганнар. Нәкъ шул сәбәпле, бүгенге Русия даласында 1500 ел буена төрле милләт халыклары исән-имин көн күрәләр, ул гынамы, төркиләр бу сыйфатларын соңрак манголларга биреп калдыралар, хәтта XVI гасырда империя төзергә керешкән русларга биреп калдыралар—мәңге-мәңге җиңелмәс Бөек Даланы*. Мәгълүм булганы шул. Хазар каганлыгы империя буларак 1064 елларда яшәүдән туктый. Хазар каганатының яшәү дәверен җентекләп тикшергән Русия галиме бу хакта болай дип яза: «1064 году и остатки хазар численностью 3000 семей прибыли в город Кахтан (Казан) из страны Хазарии, отстроили его и поселились в нем» (Новоцельцев А. П. Хазарское государство.—М.. 1990). Тарихчы галим нигәдер «построили» дими, ә «отстроили», ди. Димәк, безнең якташларыбыз үзләре Хазар каганатында биләгән Биләмҗирдән кайталар һәм күп тә үтми безнең бүгенге башкалабыз Казанны Идел буендагы зур сәүдә үзәгенә әверелдерәләр. XX гасыр башында яшәп һәм 1905 вә 1917 елларда булган революцияләрне үз күзе белән күргән Русия галиме киләсе буыннарга васыять итеп болай ди: «Русский человек шел в науку, как в солдаты, покорно, но скрепя сердцем, зная, что это нужно царю, но не уверенный: угодно ли это Богу и Народу» (Ключевский В. О. Западное влияние и церковный раскол. — Т. I. М.. 1987). Әлегә Русия халкы, галим әйткәнчә, яшәвен дәвам итә: сугыш, җимерү һәм җимергәнне торгызу хисабына. Миңа калса, яңа гасырга, яңа меңъеллыкка аяк басканда да Русия мең еллар элек булган Хазар каганаты язмышын кабатлый—сүзгә-сүз, гамәлгә- гамәл. 2001. гыйнвар. Казан