Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кереп барам урманга мин

 Өмет сибик алар өчен дә Өметләрне чәчтем аланнарга, Кар өстенә кара буранда. Бәлки алар җиләк булып пешәр Кышкы салкын кара урманда. Ул җиләкне төннең уртасында Барып җыяр ятим Үги кыз. Бәхетеннән йөзе балкыр аның, Күңелендә эрер калын боз. Өметемне сиптем Зөһрә кызның Зәңгәр чиләкләре эченә. Чиләкләрдә кинәт су чайпалды Кереп төнге күкләр төсенә. Шул чагында кинәт көянтәгә Тулган Ай да кунып өлгерде. Алып менеп китте Зөһрә кызны һәм гүзәл Ай кызы иттерде. Өметемне сиптем юл читенә, һичбер гөл дә үсмәс җирләргә. Мөмкин аны атлар таптарга да, Юл тузаны мөмкин күмәргә. Фәнис ЯРУЛЛИН (1938) — Татарстанның халык шагыйре (2001), Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күпсанлы шигырь китаплары авторы. Өч томлык ‘Сайланма әсәрләрле донья күрде Проза һәм драматургия жанрында да эшли. Казанда яши. КЕРЕП БАРАМ УРМАНГА МИН Ә кем белә? Чәчәк чыгып куйса, Юл ташларын ярып, шартлатып. Шул чәчәккә сөенеп юлчы карар Аруларын онытып, шаккатып. Өметемне сиптем кара төнгә, Балкып янмаса да һәрберсе. Мәхәббәтен җуйган гашыйк җанга Йолдыз булыр бәлки берәрсе. Бар нәрсәсен җуйганда да кеше Сынар өмете калсын эчендә. Күпләргә бит дөнья—үги ана, Өмет сибик алар өчен дә. Сөеп-сөелеп гомер итәргә Йолдызларда кеше яши диләр, Мин ышанам моңа, ышанам. Йә кайсыбыз җир кызларын онытып, Бер дә йолдыз кызы кочмаган? Йә кайсыбыз хыял атларында Йолдызларны урап кайтмаган? Йә кайсыбыз кояштан ут алып, Зәңгәр күккә учак якмаган? Ник атыла дисез йолдызларны, Күкне ярып, кара төннәрдә— Төшә алар әверелер өчен Без соклана торган гөлләргә. Ә күктә бит бар да йолдыз кызы, Бөтенесе йолдыз егете. Ни кызыгы бар соң яр итүнең Нәкъ менә шул үзең кебекне. Җир улларын әсир итәр өчен, Яулар өчен алар йөрәген, Йолдызлардан кызлар төшеп тора Ташлап туып-үскән җирләрен. Сөю өчен ахры Җир кирәктер, Сөю юктыр ахры күкләрдә. Адәм белән Хава да бит әнә Оҗмахлардан җиргә төшерелгән Сөеп-сөелеп гомер итәргә. Табылып тора оя эзләүчеләр Мин бик озак тордым инде Җирдә, Яши-яши хәтта арыдым. Давылларда күптән авар идем. Тотып тора бары тамырым. Яфракларны җилләр чүпләп бара, Кәүсәм көпшәк, кәүсәм куышлы. Кемнәр оя итәр икән диеп Көтеп алам язын һәр кошны. Табылып тора оя эзләүчеләр, Мамык түшәүчеләр куышка. Ботагыма кунып сайраса да Мин рәхмәтле булам ул кошка. Ә бит җирдә күпме агачлар бар, Оя кормый торган бер кош та. Минем кошлар һәркөн хәрәкәттә, Минем кошлар һәркөн очышта. Шулар моңы тамырларга сеңә, Шулар моңы җанны сугара. Шулар җыры бәйләп куйган мине Йолдызлардан төшкән нурларга. Җир белән күк арасында яшим, Бишек бавым—нурлар чылбыры. Егылырмын җиргә шунда гына Тик өзелсә җырлар чылбыры. Үлемгә мәдхия Кирәксезләр, артык җаннар белән Тулыр иде күптән җиһаннар— Ярый әле җирдә әз булса да Мәрхәмәтле изге җаннар бар. Ә шулай да бездә «артык>>лар күп, Сыйдырмыйбыз барсын— күңел тар. Кая барыр иде кадерсезләр?— Ярый әле җирдә үлем бар. Күпләрнең бит соңгы өмете—Үлем, Башка өмете инде юк аның. Учларына салып илтә алар Әҗәл сандыгына үз җанын. Тик әҗәлнең генә күңеле киң, Бөтенесен сыйдыра үзенә. Учларына үз җаннарын салып Әҗәленә таба барганнарның Җилләр туфрак сала эзенә. Кереп барам урманга Көннәр гел кыскарып бара, Ә төннәр—кара урман. Аййолдызларның һәммәсен Каплаган кара буран. Ерак юлга чыкканнарның Юнәлеше югалган. Җен-пәриләр кулын сузып Тора тенге урманнан. Мине дә кабып йотмакчы Кара урман авызы. Ярый әле җырым белән Алдалыйм бу явызны. Йотам дип авызын ачуга Җырым белән тондырам. Мин диеп җырымны чәйни Шытырдатып төн-урман. Озак дәвам итә алмас, Беләм, бу уен туктар. Каптырырга җырым беткәч Төнге карурман йотар. Әкияти сәмруг кошка Чукытып йөрәк итен, Урман, диңгез өсләреннән Инде күп очып үттем. Көн кыскара, төн озая. Тын кысыла җырларга. Кара төндә тыныч кына Кереп барам урманга. Кайларда гына йөрсәк тә Яулап дәрәҗә, зур дан. Халкыбыздан өстен булмыйк һәм түбән булмыйк җырдан. Без сөешкән язга охшаган Үпкән-кочкан көннәр. Җилгә очкан диләр, Юк. очмаган әле. очмаган. Хисләр һаман татлы. Язлар һаман якты— Без сөешкән язга охшаган. Күктә кошлар юлы. Йөрәкләрдә моңы. Ул моңнарны онытып буламы? Кара офыкларга Зәңгәр болытларга. Шуннан үтә сөю юллары. Үпкән-кочкан көннәр Җилгә очкан диләр. Юк. очмаган әле. очмаган. Әгәр очкан булса. Язмыш кушкан булса. Кайтартырбыз аны кошлардан. 5. >к. у • м в Үткәннәрдән мине эзләмәгез Үткәннәрне сагынып торырга да, Борылып карарга да вакыт юк. Алда яңа юллар көтеп тора, Алда әле эшләр артык күп. Яңа хисләр, яңа ашкынулар Туктама дип тора камчылап. Йөрәгемне кыссам учым белән Шигырь тама тып-тып тамчылап. Күз алдыннан аҗаганнар үтә Кыргый атлар кебек чабышып. Киләчәккә барам шуларның мин Утлы ялларына ябышып. Учлар пешә, чәчләргә ут каба, Ялкыннарга кереп уралам. Кул ычкынса, читкә оча калсам, Бер тәгәрәп калсам—торалмам. Артка кире борылып кайтмаска дип Юлларымны барам яндырыл. Ярсу атлар оча киләчәккә Тояк эзе генә калдырып. Үткәннәрдән мине эзләмәгез, Теләсәгез әгәр табарга. Мин булырмын ерак офыкларда, Мин булырмын туар таңнарда. Иртәдән үк иренеп ята идем, Бик төшенке иде күңелләрем— Күкрәгемнән очып чыгып китте Язып куелмаган шигырьләрем. Тотып калалмадым һичберсен дә, Ә бит алар бик тә матур иде. Бер каурый да ташлап китмәделәр, Үпкәләре, ахры, бик зур иде. Ак канатлы елгыр кошкайларым Очып китсә әгәр еракларга— Язылмаган шигырьләрем булыр, Ук атмагыз берүк сез аларга. Бәлки алар миңа кайтыр әле Рәнҗүләре беткәч җаннарында. Ә кайтсалар башым иярмен мин Рәнҗетелгән шигырь алларында. Язып куймам бәлки мин аларны, Кәгазь өсләрендә кара уңа. Йөрәкләрне сагыш баскан чакта Уйлар яктысы кирәк була.