Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫНДА Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2001 ел, 11 маенда булып узган сигезенче пленар сессиясендә Министрлар Кабинстынын яна составы расланды Сессия раслаган Кабинетны янартылган иске хөкүмәт дип атап булса да. анда, кыскартулар хисабына күп кенә үзгәрешләр дә бар Өч министрлык һәм ун комитет бетерелде Аларнын функцияләре бүтән министрлыкларга күчте Әйләнә-тирә мохитне һәм табигый байлыкларны саклау, һәм шулай ук. Урман хужалыгы министрлыклары белән бергә Матбугат эшләре, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министрлыгы да бетерелде Президент тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Премьер-министры итеп моңарчы инде бу постта өч ел ипләгән Рөстәм Миннеханов билгеләнде Премьер-министрның биш урынбасары расланды Алар арасында урынбасар— вице- премьер буларак, соиналь-мәдәни өлкә, матбугат чаралары өчен җаваплы Зилә Вәлиена да бар. Ул моңарчы Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министры булып эшләгән иде Бу сессиядә, шулай ук. Рәфкать Алтынбасв Федерация Советына Татарстан Республикасы башкарма хакимияте вәкиле итеп расланды. ТУКАЙ КОН HOPF ШИГЪРИЯТ БӘЙРӘМЕ Бөек шагыйрьнен 115 еллыгы дөньяның татарлар яши торган төрле төбәкләрендә кин билгеләп үтелде Шул жөмләдән. мәсәлән. Уфада Башкорт дәүләт опера һәм балет театры бинасында зур әдәби- музыкаль кичә узды Төркня башкаласы Анкарада зур бер урамга Тукай исеме бирелде Самарада шагыйрьгә багышлап әдәби бәйрәмнәр узды Татарстан башкаласы Казанда, республикабыз шәһәрләрендә һәм районнарында да бу датага багышлап күпсанлы чаралар үткәрелде Әлбәттә, гөп накыйта опера театры янындагы Тукай һәйкәле янында үткән Шигырь Бәйрәме булды Бәйрәмне, поэзия һәм Тукай турындагы кереш сүз әйтеп. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин ачты һәм алып барды Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин. Татарстан Президенты Указын укып, быелгы Тукай премиясе лауреатларын—шагыйрь Роберт Әхмэтжа- новны һәм дирижер Анатолий Шупшовны тәбрикләде Аннан сон Шигырь бәйгесендә шагыйрьләр мәйдан тотты Зөлфәт Ш Галиев. Л Шагыйрьжан. К Латыйп. Г Мөхәммәтшин. С Мулла Гали. Р Вәлиен. Б Рахимова Р Мингалим, Р Вәлиева. Р Гаташ. X. Әюп. И Гыйләжев. Ә Рашитов. Ф Тарханова Бәйрәмдә нәфис сүз бәйгеләрендә жинеп чыккан балалар, атаклы сәнгать осталары. Казанда белем алучы төрек яшьләре һәм яшь башкаручылар катнашып, шагыйрь рухы белән балкыган мәйданны тагын да ямьләттеләр СӘНГАТЬКЯРЛӘР и СТАН БУЛЛА Апрель урталарында Төркиянен Истанбул каласында татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре булып узды Биредә башкалабызның данын Татарстан дәүләт жыр һәм бию ансамбле, кинематография вәкилләре, эстрада җырчылары Зәйнәп Фөрхетдинова белән Зөфәр Билалов, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары һәм башка ижади коллективлар яклады Делегация составында Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе академик Индус Таһиров. Татарстан Республикасы Дәүләт Советынын мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе Разил Вәлиев. Салих Сәйдәшев исемендәге Татарстан дәүләт Зур концерт залы директоры Мансур Шиһапов бар иде ХАЛЫК ШАГЫЙРЕН ЗУРЛАУ 21 апрель көнне Камал театрында Фәнис Яруллмнга «Татарстанның халык шагыйре* исеме бирелү уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге. «Казан* милли мәдәният үзәге. •Татнефть* акционерлык жәмгыятенен •Рухият* фонды әдәби -музыкаль кичә уздырды Анда әдипнен «Яралы язмыш лар* исемле китабы кин жәмөгатьчелеккә тәкъдим ителде Кичәдә күренекле язучылар һәм сәнгать осталары чыгыш ясады H «РУХИЯТ»ТӘ—ШИГЪРИЯТ Мәгълүм булганча, «Татнефть» карамагындагы -Рухият» нәшрияты күренекле татар шагыйрьләренең ин яхшы әсәрләрен туплап, махсус серия рәвешендә китаплар чыгарып килә’ Сонгы елларда бу нәшриятта Г.Афзал. С Сачәйманова. Ф Яруллин. Рәш»п Әхмәт- жанов. Зөлфәт. К. Булатова. Н. Әхмәдиев һәм Ф. Гыйззәтуллинанын саллы җыентыклары дөнья күрде. Әнә шул китапларны халыкка тәкъдим итү республикакүләм әдәби-мәдәни бәйрәмгә әверелде. Әлмәткә дистәдән артык күренекле әдәбият-сәнгать вәкилләре килгән иле. Аларны «Тат- нефть»нен генераль директоры урынбасары Р Әбүбәкеров кабул итте Китап бәйрәмендә «Катан утлары» журналыннан Р Фәйзуллин. Ф Латыйфн. Н Гамбәр катнашты Алар нефть промышленносте предприятиеләрендә, мәктәпләрдә, культура сарайларында булдылар һәм чыгыш ясадылар, журнал эшчәнлеге турында сөйләделәр, шулай ук «Татойлгаз» ширкәтендә (генераль директоры—Р. Фөссахов). торба җитештерү производство базасында (директоры —Р Рахманов) эшлекле сөйләшүләр үткәрделәр. САМАРАДА ОЧРАШУЛАР Самарадагы татар милли мөхтөрият житәкчелеге һәм «Бердәмлек» газетасы редакциясе (баш мөхәррире Р Әһлиуллин) чакыруы буенча Равил Фәйзуллин җитәкчелегендәге бер төркем язучылар Самара шәһәрендә булдылар. Алар «Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләре белән очраштылар. Радио-7 радиостудиясендә булдылар. «Яктычык» дип исемләнгән татар мәктәбендә һәм «Заря» мәдәният сараенда чыгыш ясадылар. УФАЛЫ ӘДИПЛӘРЕБЕЗ КИҢӘШӘ Башкортостан язучыларынын XIII корылтаенда тагар язучылары берләшмәсе рәисе һәм яна бюро составы сайланган иде Күптән түгел бюронын киңәйтелгән утырышы булып үтте Утырышны берләшмә рәисе, шагыйрь Марат Кәримов ачты һәм алып барды Анда берләшмәнең ике секциясе оештырылды. Шигърият секциясе җитәкчесе итеп шагыйрь Марие Нәзиров. ә проза белән драматургиянекенә Суфиян Сафуанов сайланды Утырышта бүтән байтак мәсьәләләр дә каралды Язучылар Рәиф Әмиров. Суфиян Сафуанов. Равил Шаммас Рәтшгт Сабит. РӘшит Фазлыев. Азат Магазов һ б ижадн эшне җанландыруга юналтелгән күп кенә файдалы тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар. ҺАМАН САФТА Быел Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Басыйр ага Рафиковка 80 яшь тулды. Басыир Рафиковнын шигырьләре 1963 елдан матбугатта күренә башлый. «Җырым сина минем» исемле беренче шигырьләр җыентыгы Казанда 1968 елда басылып чыга. Аннан сон «Кадерле минутлар». «Туган тупсалар». «Кара каен», «Дала» дигән шигъри китаплары дөнья күрә. Анын күп кенә китаплары рус теленә тәрҗемә ителеп, күпмилләтле Урал халкының мәхәббәтен казанды. ЯКТАШЫБЫЗ КҮРГӘЗМӘСЕ 19 апрелытә Казанның сынлы сәнгать музеенда Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшебез—рәссам Рәшит Гыйләҗевнен күргәзмәсе ачылды Рәшит тумышы белән Яшел Үзәннән. Ул башта Лениногорск сәнгать училищесында укый, аннары Репин исемендәге институтны тәмамлый. 1970 елдан бирле төрле күргәзмәләрдә катнашып килә. Анын картиналары илебездәге һәм чит илләрдәге күп кенә җыелмаларда саклана. Ул пейзаж, натюрморт, портрет жанрларында эшли. КҮРШЕЛӘРЕБЕЗДӘ Ижевск шәһәрендә Удмуртия татар иҗтимагый үзәге оешуга 10 ел тулуга багышланган бәйрәм булды. Тантаналы кичәдә Удмуртия Президенты А. Волков, Дәүләт Советы Рәисе И Семенов. Мәскәү. Татарстан. Башкортстан кунаклары катнашты. Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты активистлары А Мөхәммәтжанов һәм Л Харрасова да бар иде. Анда Удмуртия ТИҮ адресына күпсанлы котлаулар яңгырады. Үзешчән сәнгать артистларының зур концерты бәйрәмгә ямь өстәде.