ИСЛАМ ВӘ ХӘЯТ
«Коръәннең бөтен аятьләрен камил аңлар өчен энциклопедик күләмле белемгә ия булырга кирәк Мондый белемгә күп фәннәр белән шөгыльләнгән кеше генә ирешә ала» Морис БУКЕИЛЬ. философ. дин белгече үгенге фән гыйлемнәренең бихисап күпләре әүвәл Мөхәммәд пәйгамбәр заманыннан, бигрәк тә Өмәвия. Габбасия хәлифләре хакимлеге вакытыннан ук дөньяга җәелә башлаганлыгы галимнәргә мәгълүм Габбаси хәлифә әбел Габбас әл-Мәэмүн 813 милади елда хәлиф булгач, борынгы грек фәйләсуфлары Платон. Аристотель. Сократ. Гиппократ. Архимед. Птоломей хезмәтләрен гарәп теленә тәржемә иттергән Әл-Мәэмүн, милләтнең гыйлем дәрәҗәсенең югарылыгы, мөселманның рухи вә физик камиллеге дәүләтнең алгарышына сәбәп икәнлеген аңлап, хәлифәттә мәктәпләр төзеткән Югары уку йортларында меңнән дә артып киткән шәкертләрнең түләүсез укуларын оештырган Монда өч обсерватория, сәламәтлек гыйлемен өйрәнү мәдрәсәсе, хастаханәләр ачылган. Ошбу заман Кордовада химия гыйлеменә нигез салынган. Астрономия, математика гыйлемнәре яңадан күтәрелгән Әл Мәэмүннең (786 —833) хәлифлек елларында җирнең шар рәвешендә түгәрәклеген тәсдыйкъ итү максатыннан, заманның гыйлемдә танылган Бөни Шакир Әхмәд Мөхәммәд. Хәсән Әхмәд бине Касыйр әл-Фиргани кебек белгечләр катнашында махсус гыйльми төркем төзелгән Алар кызыл диңгез буендагы Сангар чүлендә астролябия ярдәме белән җир котыбының (полюсының) офыктан бер градуслык югарылыгын үлчәп, түгәрәкнең барысы 360 градусның ни кадәрлеген хисаплап. 24 миль булганлыкны чыгарганнар,—дип. Галимҗан Ибраһимов безгә язма мәгълүмат калдырган Ни гаҗәп, хәзерге хисапларда да әүвәлге үлчәүләрнең аермасы бик тә аз. юк дәрәҗәсендә дип әйтерлек Нәтиҗәдә, дөньякүләм беренче мәртәбә Жирнен планета буларак түгәрәклеге исбат кылынган, меридиан озынлыгы аныкланган. Урта гасырларда, инквизиция Европада хөкем сөргән дәвердә тыелган астрономия, геометрия, медицина, фармацевтика, ботаника, архитектура, география гыйлемнәре, Аурупаның олуг тарихчылары. Сиделло вә Дюрюи мәгълүматларына караганда, мөселман галимнәре тарафыннан дөньяга чыгарылган Мөселман чолганышының дөньяда танылган галиме Әбүгалисинанын (980 1037) медицина вә төгәл фәннәр өлкәсендәге ачышлары, үләннәр, шикәр камышы, дөге, хөрмә белән дәвалау, төрле авыруларга операция ысуллары Аурупага мөселман илләреннән кергән вә дөньяга таралган Аурупа мәмләкәтләрендә компас, микроскоп, корыч кою. телескоп, жил тегермәннәре ясау, купол, манара төзү, мозаика һөнәрләрен мөселман галимнәре вә осталары өйрәткәннәр Көнбатышта Испаниядән алып, көнчыгышта Индонезия җирләренә кадәр. Коръән белән гамәл кылган мөселман илләрендә сәүдә, почта, гаскәр. Б ХАРИС ХӘЗРӘТ САЛИХҖАН полиция, эшләрендәге тәртип, ислам шәригате нигезенә корылып, бәндәләр нинди генә милләттән булып, нинди генә телдә сөйләшмәсеннәр, нинди генә дин тотмасыннар үзара 700 йөз ел дәвамында килешеп-тигез яшәгәннәр Милли, сәяси фетнәләр булмаган. Франция фәннәр академиясенең әгъзасы, танылган тарих галиме Дюрюи (1811 — 1894) үз язмаларында, урта гасыр елларында Кордова шәһәрендә 80 институт, 50 хастаханә, 90 мунча булганлыгын һәм шәһәрдә 1 миллион 200 мен ислам динен тоткан һәм башка диннәрдә булган халык яшәгәнлеген хәбәр итә. Миладиның 714—1492 елларында мөселманнар хакимлегендә булган Әндәлес (Андалузия) шәһәрләрендә Аурупадан, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка мәмләкәтләреннән килгән шәкертләр укып зур гыйлем дәрәжәләренә ирешкәннәр. .Алар урта диңгез буе шәһәрләрендә мәдрәсәләр, югары уку йортлары, китапханә вә хастаханә биналарын төзеткәннәр Бу заман Ауропа-Азия бәйләнешләренә Сүәеш, Җиздә. Аден шәһәрләрендәге сәүдә үзәкләре дә зур йогынты ясаган. Ислам дине вә мәдәниятының алгарыш дәверендә мөселманнардан бихисап күп галимнәр—фәйләсүф, тел, хокук белгечләре, язучылар, моң-жыр, тәржемә осталары үзләренең ижади гамәлләренең югарылыгы вә камиллеге белән дан тотканнар. Шуларның кайберләрен генә булса да исебезгә төшерик VIII—IX гасырларда ислам дине белән сугарылган белгечләрнең, бигрәк тә—Бану Мусанын, Әбугалисинанын фәнгә беренче адымнары антик физика, фәйләсүфия галимнәренең әсәрләрен тәржемә итү, фәнни эшкәртү вә кинаяле аңлату булган. Соңра бу хезмәтләр, гарәпчәдән латинга күчерелгәч Аурупа Герон, Витрувий ачышлары белән танышкан. Дөньяда беренчеләрдән булып, X гасырда Әбүгалисина машиналар һәм аларны тоташтыру ысулларын классификацияләгән. Механика өлкәсендә XII гасыр дәвамында Мерв шәһәрендә Әл-Хәзини «Үлчәүләр вә хикмәтләр» («Мизан әл хикмәһ») дигән хезмәте белән авырлыкларны тигезләү, тизләтү, этәрү, күтәрү; биеклек, тигезлек конструкцияләрен (йортларны, араларны, тауларны биеклеккә күтәрелмичә) үлчәү әсбапларын (инструмент- жайланмаларын) уйлап табуга ирешкән. Шушы ачышлардан сон геодезик, географик эшләрне төгәл үлчәү ихтыяжы канәгатьләндерелгән. Геодезиянең механика белән бәйле өлешенә нигез салынган. Дөньякүләм танылган олуг философ ибне Рәшед Әндәлеси дә XII гасырда ижат иткән. Хәлифәтнен төрле төбәкләрендә фәнни эзләнүләр алып барган галимнәр IX—XII гасырларда ук инде механиканың статика, кинематика бүлекләренә үзләренең ачышларын керткәннәр. IX гасырда математика, физика гыйлемнәре буенча танылган Сабит ибн Корр физик (каты, сыек, газсыман) жисемнәрнең; геометрик, күктәге вә тәндәге матдәләрнең вакыт вә киңлектә күченеш теориясен исбатлаган Җисемнәрнең тигез хәрәкәт куәтен, авырлык көчен, тартым үзәген табу ысулларын билгеләгән. Мөселман илләрендә кинематиканың үсүе галәмдәге жисемнәрнең хәрәкәт теориясенең эшләнеше белән бәйле. Бу мәсьәләләр ибн Сабит Коррнын оныгы ибн Сина, әл-Баруни хезмәтләрендә дә чагылыш тапканнар. Алар Кояш хәрәкәтенең апогей вә перигей максимумында тизлекнен үзгәргәнен исбатлаганнар. Мөселманнар тарафыннан күтәрелгән бу теория Аурупада 300 елдан сон гына фән буларак танылган һәм үсеш тапкан. Бу дәвер фәндә искитмәле ачышлар ясаган галимнәр белән ничек кенә горурланмассың. Шулардан Әл-Хәзен параллель вә перпендикуляр яссылыкта «ыргытылган» жисем тизлегенең икегә бүленгәнлеге, ә Абдул Барага әл- Багдадинен төшә торган жисемнәрнең «егылу» тизләнеш теориясен ачуларына мөселманнар гына түгел, башка дин тотканнар да сокланганнар. Мөселман галимнәренең абруе география гыйлемен үзләштерүдә, физика, механика алымнарына таянып эзләнүләрдә, тикшеренүләрдә күтәрелгән. Хәлифәтлектә дөньяда ин беренчеләрдән булып дары, компас, кәгазь уйланып табылган икәнлеге мөселман галимнәренә генә түгел, башка диндә булган гыйлем ияләренә дә билгеле булган. Шулай булуга карамастан, ислам диненә дошманлык кылган урта гасыр инквизитор тарихчылары: «компас. дары, кәгазь кытай жирендә ачылган».—дип хаклыкны халыктан яшергәннәр Хакыйкать өчен ислам галимнәренең тарихи мәгълүматларына таяныйк. Дары ин беренче мәртәбә 690 милади елда Мәккәдә селитраны синтезлау нәтиҗәсендә ясалган һәм Мисырда файдаланылган. Компасны да XI гасырда гарәп галимнәре уйлап тапканнар һәм география, астрономия өлкәсендә кин кулланганнар. Магнетизм, магнит кырлары турында ин беренче китап— «Сәүдәгәрнең хәзинәсе» дип аталган фәнни хезмәт—1282 милади елда Каһирә физигы Бәйләх әл-Кәбәйки тарафыннан язылган. Әйе. ул заман сәүдәгәренең ин олуг хәзинәсе компас булган. Компасның кытайда ачылышына, ясалышына, бүгенге көнгә кадәр бернинди дә булса фән тарафыннан гәсдыйкъ ителгән гыйльми дәлил юк. Кытайлар исә XIX гасырга кадәр Төньяк котыпны «Янып торган ут жире» дип фараз кылганнар. Компас турында мәгълүматлары булмаган. Кәгазьне 706 миладида Мәккә шәһәренең абруйлы гыйлем иясе Йосыф бине Гомәр мамыктан ясаган. Соңра 850 елда анын үрнәгендә Бохара. Самарканд осталары кәгазьне ефәктән ясаганнар. Дары куәте ижат ителгәч, туры металл көпшәдән ядрә (туп) ату ысулы да Мөхәммәдфатих хан тарафыннан уйланып табылган. Ислами тарихында мәгълүм ки. Кызыл диңгезне Нил елгасы белән тоташтыру өчен казылган «Колзам» каналы пәйгамбәребезнең ин яраткан сәхабәсе. 634 елдан хәлифә булган хәзрәти Гомәр житәкчелегендә эшләнгән Аның кайгыртучанлыгы белән Сүәеш каналын төзү ин катгый бурычларның берсе итеп куелган. Хәзрәти Гомәр (591—644) һиҗри ел исәбен гамәлгә кертүдә, Раббымызнын олуг нигъмәте Коръән Кәримне нәшер кылуда күп ижтиһад кылган хәлиф булган. Мөселман галимнәренең IX гасырдан ук башланган оптика өлкәсендәге гыйльми тикшеренү гамәлләре үз нәүбәтендә астрономия буенча гарәпләрнең зур ачышларына сәбәб булган. Бу фәнни ачышлар IX гасырда әл-Кинди тарафыннан, ә XIII гасырда ибн әл- Хайсанның «Оптика хәзинәсе» дигән хезмәтендә бәян ителгән, сонра бөтен Аурупага кулланма булып таралган Галактикалардагы күк жисемнәре хәрәкәте турындагы гыйлем (тәкъвим фәне) «Зиж» дип аталган. «Зиж» гыйлеме белән шөгыльләнгән ин мәшһүр мөселман галимнәреннән Ибне Юныснын. Әбү Хәнифә әд-Динуриның. Бәлхинең. Әбү әс-Сәмәх әл-Гарнатыйнын, Әбү Хаммад ал-Әндәлесинен. Насыйр Тусинын, шулай ук Хәнин бине Исхак әл-Гыйбадинын, Сабит бине Көррәт әл-Хараниның. Олуг бәкнең, Бәни Шакир кебек галимнәрнең дәвер, заман сикәлтәләрендә язып калдырган китаплары бүген дә астрономия, география, математика белгечләренең игътибарына лаек. Югарыда әйтелгән вә әле бихисап әйтелмәгән ачышлар фикер, фаразлар Аурупага урга гасырлардан соң килгән Яңарыш—Ренессанс (Ауропада фән. сәнгать, мәдәният үсеп киткән чор) дәверенә сәбәп булган. Бу замандагы ислам галимнәренең уңышларын кайберәүләр— шәһәрләр, каналлар төзү, авыл хуҗалыгын үстерү, сәүдә, сәяхәт ихтыяҗларыннан күрәләр. Ә калганнары Раббымызнын олуг нигъмәте Коръән Кәримнең фәнгә мәхәббәте белән аңлаталар Бу фикерләрнең хаклыгына бәхәс юк. Вәләкин, без иманлы бәндәләр. Аллаһу Хак сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхмәтеннән башка бер күзәнәкнең дә юктан бар булмаслыгын беләбез Бу ачышлар мөселман галимнәренә Аллаһыбызнын илһамы булып килгәнлегенә инанабыз Чөнки ислам линендә хыялыйлык, хорафатлар юк Ислам тәгълиматы хакыйкатькә нигезләнгән Органик вә матди дөньяның ин кечкенә микъдарыннан хасил торган күзәнәктән, электрон, протон, позитрон, нейтрон, элементар кисәкчекләрдән алып, галәм вә галактикаларның яратылышлары, хәрәкәтләре турындагы фәнни ачышлар моннан ундүрт гасыр әүвәл иңгән Коръән Кәрим белән тәсдыйкъ ителгәннәр. Бу җөмләдән, бүгенге физика галименнән, электр тогы ул нәрсә дип сорасаң, ул: «электр тогы ирекле электроннарның тоташтырылган үткәргечтә электр куәтенен хәрәкәт көче йогынтысында тәртипләнгән бер юнәлеше» дип әйтәчәк Шулай булгач, электр тогы ул тәртипләнгән хәрәкәт Ә бу хәрәкәт гамәлдә ничек тәгаенләнә.’ Галәм вә галимнәрдәге хәрәкәтләрдә нәкъ шулай түгелме сон? Планеталар, йолдызлар. Ай, Кояш һәм барлык күк җисемнәре һичкаичан да берләре икенчеләренә орынмыйлар, берләре икенчеләрен этәрмиләр. Үзләренә бирелгән, юнәлештәге тәртипләнгән хәрәкәттә үз күчәрләреңдә әйләнәләр. Ә нинди куәт көче аларны вакыт вә киңлектә бар иткән вә бер юнәлештәге тәртипле хәрәкәткә салган? Шушы җисемнәрне, хәрәкәтләрне бар иткән, бер тәртипләнгән юнәлешкә салган, орбитада вә үз күчәрләрендә әйләнергә мәжбүр иткән, бер адәм дә күрә алмый торган көч-куәтнең бар икәнлеген мөселман галимнәреннән сон, Ауропада Англиянең бөек физика галиме Исаак Ньютон фәндә «Дөнья күләми тартым» (ягъни. «Закон всемирного тяготения») канунын ачкан. Ә бу куәт-көч үзе нәрсәдән гыйбарәт? Ул куәт- көче Аллаһу Хак сөбхәнәһу вә Тәгалә икәнлегенә гакылы камил булган бер генә дә булса кешенең, галимнең шиге юк! Аллаһу Раббүл гыйззә мөбәрәк. «Әррахман» сүрәсендә: (55:5) 9 «Әшшәмсү вәл камәру бихүсбәән»,—«Кояш вә Ай (һәрбарча җисемнәр Раббыгыз тарафыннан) чикләнгән мәгълүм хисап белән генә йөрерләр»,— диде. XII гасырның олуг галиме Фәхретдин Рази вә аның чордашы мәшһүр Зәмахшәри (1075—1144) Җирнең шар формасында булуын, Кояш тирәли әйләнүен, җирнең тарту көче канунын 850 ел элек тәфсир китабында язып чыкканнар Шушы ачыштан сон дүрт гасыр үткәч, Польшаның дөньякүләм танылган галиме Николай Коперник планеталарның әйләнеш хәрәкәте кояш тирәли икәнлеген яңадан исбат иткән. Сонра Галилей, Кеплер—орбиталарның түгәрәк түгел, ә эллипс рәвешендә икәнлекләре турында игълан кылып, дөнья мәйданында танылганнар Шунысы гажәп, бүгенге мәктәпләрдә әле һаман да бу ачышларны Коперник вә Галилей ясаган, дип өйрәтәләр. Фәхретдин Рази, Зәмахшәри, Әбүс Сөгүд, Бәйзави кебек галимнәрнең бу өлкәдәге ачышлары турында халыкка әйтмиләр. Әлбәттә, моның төп сәбәбе—исламга дошманлык икәнен һәр мөселман кешесе фәһемләргә тиеш. Вәләкин, бу ачышлар кем тарафыннан гына булмасын, алар чынбарлыкка объектив Раббымызның Коръән Кәрим аяти-кәлимәләренең хаклыгына дәлил булып торалар. Кешелек дөньясына файда китерәләр. Жәнабел хак сөбхәнәһү вә Тәгалә Рәгыд («Күк күкрәү») сүрәсенең икенче аятендә болай диелгән: (В;2) 'чУ/ “ «Аллаһу әлләдии рәфәгассәмәвәти бигайри гамәдәт-тәрәүнәһа...»—Үзегез дә күрәсез, күкләрне күтәрүче Раббыгыз гарешкә касд кылды, кояш, айны буйсындырды. . —диде». Океан суларын, диңгез тирәнлекләрен безнен заманда өйрәнгән Франииянен дөньякүләм танылган галиме Жан ив Кусто океандагы суларның хәрәкәттә икегә бүленгәнлекләрен. бу суларның бер юнәлештә акканнарының тозлы булуларын, ә икенче катламда акканнарының тозсыз икәнлекләрен ачты. Тозлы вә тозсыз бер юнәлештә аккан сулар арасында күзгә күренми торган пәрдә булуын, нинди генә куәтле дулкыннар чыкса да бу суларның катнашмаганлыкларын белдерде. Ошбу глобаль фәнни мәгълүматлары илә дөнья галимнәренең мәрхәмәтенә лаек булган Жак ив Кусто, үз ачышынының моннан 1400 ел әүвәл ингән Коръән Кәрим аяти кәлимәләре белән бәян ителгәнлеген белгәч, хәйран калды. Галимнен калебендә Раббымызның бөек куәт көче икәнлегенә, пәйгамбәремезнен хаклыгына инану белән сугарылган иман уянды һәм Жан ив Кусто ислам динен кабул итте. Мөселман булды Чыннан да. жәнабел хак сөбхәнәһү вә Тәгалә Коръәндә болай диелгән. (19) ♦ «Мәражәл бәхрәйни йәлтәкыйәән—«Ул Раббыгыз суы тозлы диңгез суы белән (тозсыз) диңгезне берсе берсенә күрше, янәшә булганнары хәлдә агызды,—диде». < 20’ • i*t>> «Бәйнәһөмәә бәрзәхол ләә йәбөгыйәән».—«Бу суларның арасында Раббыгызнын кодрәт пәрдәсе бар. Сулары кушылмас» (21) ♦ Г» 'J4, •Рәби әййи әәләәәәи раббикүмәә түкәззибәән» — «Әй адәм белән жен!» Раббыгызнын кайсы нигъмәтен танырсыз, ничек Аныкы түгел диярсез’!— диде». (Коръән. Әррахмән сүрәсе, 19. 20. 21 аятьләр ) Вакыт вә кинлектә Жан ив Кусто кебек тәрәкъкыяткә. хаклыкка омтылган галимнәрнең, әдипләрнең Коръән нигъмәтен фәнни вә рухи исбатлауга керткән хәзинәләре бәяләп бетергесез Шулардай немец галиме Әхмәл Шмиде, француз галиме Роже Гароди. яшьләрне мон белән җәлеп иткән Майкл Джексон, спортта дан казанган Мөхәммәд Әли. Коръәнне кинаяле тәфсир белән тәржемә кылган Валерия Порохова һәм башкалар, ислам динен кабул итеп, әһле Ислам булдылар Коръәннең үзенә генә хас шигъри прозасында иксез-чиксез нур белән сугарылган аяти кәлимәләрендә нинди олуг илһам барлыгын фәһемләгән галимнәр XVIII гасырнын башында ук инде Ауропа халыкларының милли телләренә Раббымыз нигъмәтен тәржемә иттеләр Гете Һеине. Баироннар артыннан Александр Пушкин 1824 елда Михаил Веревкин тәржемәсендә Коръәнне укып кына түгел, тулысы белән өйрәнеп чыккан Әдип Коръәни Кәримнең 33 сүрәсен шигъри ысул белән тәфсир кылган. Ниһаять, анын «Подражания Корану» дип исемләнгән шигъри тәфсир җыентыгы пәйда булган. Ә заманыбызның горурлыгы газиз Габдулла Тукаебызның иҗаты Коръән Кәрим белән сугарылганлыгы һәрбарча зыялы бәндәгә мәгълүм Ни өчен бәндә Тукайны зурлый? Шунын өчен, чөнки Тукай галәмнәр хуҗасы Аллаһу Хак Тәгаләнең олуг нигъмәте Коръән Кәримнен бихисап аяти кәлимәләрен шигъри ысул белән тәфсир кылган, шунын белән мөселманны куандырган шагыйрь генә түгел—әдип, мәшһүр галим! Татар исламы тарихында безнен тирәлектә ислам алгарышына Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Кандалыйлардан сон XIX гасыр мәгърифәтчеләре, җәдид дин галимнәре М. Мәржанинең. Р Фәхретдиннең К. Насыйринен. Г Барулинен. М. Бигинен. Г Курсавинен. 3. Камалинең. Ә. Максуди хәзрәтләренең иҗади хезмәтләре сәбәп булган. Шулай ук XIX—XX гасырлар бусагасында дини фанатизмга каршы татарлар белән бергә башкортлардан—Мөхәммәдсәлим Өметбаен, кабардалылар— Исмәгыйл һәм Сәфәргали Урусбиевләр. дагыстанлылар—Хажи Мәхәммәд. Хажи Чохи, Мөхәммәд Усман. адыгейләрШора Ногмов. Солтан Дәүләтгәрәй һәм башка биниһая күп әдипләр жәдидчелек өчен ижтиһад кылганнар Мөселман галимнәре вә әдипләре вакыт вә киңлектә нинди генә дәвердә яшәп, нинди генә заманда ачышлар ясамасыннар, аларнын һәрберсен тоташтырган бер гомумилек бар Алар үз иҗатларында Корьәннен вә фәннен бергәлеге иҗтимагый тормышның, ислам мәдәниятынын үсүенә куәт вә этәргеч икәнлеген исбат иткәннәр Бу җәһәттән бөтен дөнья Ислам галимнәре тарафыннан XX гасырның иң зур ислам галиме дип табылган, төрек милләтенең горурлыгы булып саналган шәхес—Бәдиүззаман Саид Нурсиның «Акылның нуры фән гыйлемнәре, вөҗданның зыялыгы дин гыйлемнәре белән яктыртылыр Икесенең берләшүе белән акылларда һәм күңелләрдә хакыйкать барлыкка килердип әйткән сүзләре искә төшә дә калебне гафиллектән уята, күңелне уйга сала Уйланырлык шул. «Әгәр дин гыйлемнәре үзләре генә укытылса, -ли әдип фанатизм барлыкка килә, фән гыйлемнәре генә укытылса. Аллаһны инкар итү. иман хакыйкатьләреннән шикләнү һәм атеизм туа» Инсаннарның XX гасырнын башында дини фанатизмда болгануы йөзьеллыкның ахырында атеизмда таркалуы Бәдиуззаман сүзләренең хаклы икәнлеген һәрбер зыялы бәндә фәһемли Бу дәвердә диннән аерылган фән. Дәүләттан аерылган дин. диннән аерылган мәктәп яшь буынга әхлакый тәрбия бирә алмас хәлгә килде Атеизм елларында фән үсте, ә әхлак ХАРИС ХӘЗРӘТ САЛИХҖАН бозылды. «Дин ул халыклар агуы»,—дигән хорафат, афәт булып, халыклар башына төште. Бу афәтнен дәвамын бүгенге базар икътисадындагы инсаннар бик тә авырлыкта кичерәләр. Әле һаман элеккечә дин дәүләттән, фән диннән аерым булган мохитта «материя беренчел, ан икенчел».-дип йөргән әүвәлге атеистларның кайберләре: «Мулла абзый, менә син Алла бар дип әйтәсен. Булгач, сон ул кайда? Америкалылар Айга менделәр. Вәләкин Айда Алланың да, мулланың да юк икәнен күрделәр. Безнекеләр Воркутада җирне 12 километрга тишеп төштеләр. Анда җәһәннәм булмаган кебек, җәннәтнең дә юк икәнен белделәр. Бар нәрсә бар. Юк нәрсәнең юк икәнлеге һәркемгә билгеле. Шуның өчен дә инде бар нәрсә—материя—чолганыштагы матди әйбер беренчел Менә син булган кебек мин дә бар. Ай. Кояш, йолдызлар бар. Бер сүз белән әйтсәк-Табигать кенә бар»,—дип бәхәсләшәләр. «Ә нәрсә сон ул Табигать?»—дигән сорауга, үзен атеист дип санаган бәндә: «Табигать ул нәрсәне күрәсең—шул. Татарстанда—урман, кыр. басулар, хайван, кош. кортлар, җирне тишеп, шуышып-шуышып көн күргән суалчаннарга кадәр—болар барысы да табигать! Бразилия Амазонкасындагы лианалар, маймыллар, сазлыклардагы крокодиллар—болар бар да табигать. Без табигатьне күрәбез Ә менә, мулла бабай, Алланы күргән бәндә юк. Мөхәммәд Пәйгамбәр дә бит. күккә ашканда—мигьражда Алланы күрмәгән Шулай булгач. Агта юк, табигать кенә бар!».—дип сүзен йомгаклый Анынча Алла юк Табигать бар. «Булмаган» Аллага түгел, булган табигатькә—урман, кырларга, маймыл, крокодилларга табынуны ул дөрес дип таба. Чөнки, анынча. булган «материя- первична—беренчел, аң. моң, гакыл—икенчел?!» Шулай Аллаһуны инкарь кылган атеист: «Мин табигать баласы, мина илһам куәтен, монны. талантны табигать кенә бирә»,—дип үзенә-үзе соклана, «мин илһам, ан иясе»,—дип куана, тәкәбберләнә. Имансыз бәндә табигатьне шулай күзәтә. Әмма табигатьне барлыкка китерүче вә табигать белән идарә итүче бөек куәт көченен барлыгын инкарь итә Чөнки ул үзенә тормыш биргән, дөньяга үз теләге белән килә алмаганын, бу дөньядан китә алмаганын анларга сәләтсез. Ни өчен, бүгенге «базар» икътисады гавамында атеист Аллаһу Раббымызнын барлыгын, пәйгамбәремезнең хаклыгын кире кага? Шуның өчен, чөнки Аллаһуны танысан. фани дөньяда кыя тауларга тиңләрлек гөнаһларыңны танырга кирәк. Дөнья малын ауламак өчен адәм тилмертүләреңне, мескеннәр, фәкыйрьләр хакына харам юл белән җыйган байлыгыңны, адәмнәр тәненә кадаган наркотикларынны... ай, һай,—танырга кирәк. Әйе, Аллаһуны танып, тәүбәгә килергә иде дә бит—хөсетлек, нәфес, комсызлык зур! Шул сәбәп илә имансыз бәндә Раббысын танудан баш тарта. Чөнки Аллаһуны танысан— Аның газабын танырга кирәк. Ә имансызнын «газап кичерәсе» килми. Кяфер Аллаһуны кире кага. Үзен «проектлаган» һәм бар иткән, кальций, углерод, тимер һәм башка җансыз матдәләрдән җанлы адәмне яраткан иҗатчыны ул аңларга теләми Гавамдагы чолганышта һәр күренмәгән нәрсәне юк дип әйтү дөресме'* Гакыл вә фикер бармы9 Бар1 Алар күренәме? Юк! Сулыш алу вә кислород бармы9 Бар! Алар күренәме9 Юк1 Электр тогы вә хәрәкәте бармы9 Бар! Алар күренәме? Юк! Шулай булгач, һәр күренмәгән нәрсәне, көч-куәтне «юк!»— дип әйтү, наданлык, мәгънәсезлек; мона гакылның зәгыйфьлеге генә сәбәпче. —Фикернең булуына гакыл дәлил; —Сулаунын булуына кислород дәлил; —Сусауның булуына су дәлил; —Электр тогынын булуына үткәргечтәге ирекле электроннарның хәрәкәте дәлил; -Органик дөньядагы күзәнәкнен барлыкка килүенә тереклек дөньясынын булуына дәлил. —Галәмнәрдәге жисемнәрнец хәрәкәтенә—бөтен галәмнәр тартым көченен булуы дәлил. Алай булгач, галәмнәрдәге иң олуг җисемнәрдән алып, матди вә органик дөньядагы ин кечкенә микъдардан торган, беркемгә дә күренмәгән кисәкчекләрне юктан бар кылган вә тәртипләнгән хәрәкәткә салган Бөек Күэт көченең Барлыгына, Берлегенә, Мәңгелегенә гакылы зәгыйфь, үзен атеист итеп игълан кылган мәхлукъ кына ышанмас. Аның исеме -кяфер, булыр. Кяфер фетнәче буларак, асыл чын гыйлемгә юл таба алмый. Чөнки Атлаһу Хак сөбхәнәһү вә Тәгаләне ача алмаган бәндә, хакыйкатьне ача алмый. «Аллаһ юк»—дип әйткән зат Раббымызга зыян сала алмый. Аллаһу Раббы бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Ана бөтен галәмнәр, барлык нәрсә, җанлысы да, жансызы да, шул исәптән, ямансызы да буйсынырга мәҗбүр Анын рәхмәтеннән башка бер күзәнәк тә юктан бар булмас, булганы югалмас (Бу җөмләдән Ф. Энгельсның: «Тереклек асымнарнын яшәү рәвеше».— дигән гыйбарәсе ислам тәгълиматыннан алынган икәнлегенә гаҗәпләнмик.) Хак Тәгалә адәмне иман, ислам әһле итеп дөньяга китерде, ата-анага амәнәт кылды, пәйгамбәрен җибәрде. Коръән Кәримне иңдерде. Ни өчен' 1 .Адәм хакны нахактан аера белсен өчен! Хакны—нахактан, изгелекне—явызлыктан, хәләлне—харамнан аера белсен өчен адәмгә Үзенең ин олугь нигъмәтен— гакыл нигъмәтен бирде, Кешегә белем, фикер йөртү, уйлау сәләтен бирде дә хаклыкка бару юлында ирекле итте Менә шушы ирек шартында адәмне сынау өчен... Ислам—ул буйсыну дигән сүз. Вәләкин буйсынуга көчләү, мәжбүрләү юк. (2:256) ‘ C/JJJ .V$,\ «Ләә икрәаһә фиддини».—Шулай ирекле хәлдә кеше үзенә охшаган яшәеш ысулын сайласын өчен, ана үз теләге белән нинди динне, идеологияне, гамәлне үтәү, нинди юлда булу ихтыяры бирелде Коръәннең шушы сүзләреннән сон: —Әй адәм, син изге юлда гамәлләр кылып, әһле ислам булырсыңмы'’ Үзеннен гыйлемен белән җәмгыятьне бөхет-сәгадәтле итәрсеңме'—дип әйтәсе килә. Әллә киресенчә, «дин ул халыклар өчен әфиүн»,—дигән булып, мәчет манараларын түнтәреп, дин әһелләрен үтереп, исереп, дөнья малын ауламак өчен бәндәләрне тилмертеп, әһле кяфер булырсыңмы! Сайла! Мөселман булган галим, гыйлем иясе: —Фән өлкәсенә тирәнрәк кергән саен, аның Аллаһуга ышанычы арта барыр. Ул Раббымызга башын ияр; • Иям башым мин сәҗдәгә: «Аллаһе Хак! Аллаһе әкбәр!»—днм«. (Г. Тукай.) —Фәндә табигать кануннарына төшенер һәм кешелек дөньясы файдасына җирнең яшерен байлыкларын ачар; -Җирдә, күктә булган һәр нәрсәне файдаланырга үзе өйрәнер, башкаларны өйрәтер; —Мөселман галим фәндә гаҗәеп ачышлар ясап, Ислам динен. Коръән Кәримне тәсдыйкъ кылыр; -Тарихтан, үткән тәҗрибәдән дөрес сабак алыр, җәмгыятьнең үсешенең вә түбән тәгәрәүнең сәбәпләрен ачар. Мәдәниятләрнең үсешенә фәнни кинәш бнрер; —Тынычлык, гаделлек, кеше хокукларын яклау, саклау сәясәтен алып барыр; —Фәнне, фәнни ысулларны ялгыш җимерүләрдән саклар; -Мәктәпләрдә ислам вә дөньяви диннәр тарихын өйрәнүне вә исламның әхлак дәресләрен кертергә тырышыр. Исламның вә фәннең, вөҗдан вә гакылның берлегенә инанып, дин вә фән гыйлемнәренең бергә укытылуның бүген ни дәрәҗә зарурлыгын андар, фаназнк секталар, экстремистнк вахабит өйрәтүләренә каршы жәдндчелекне күтәрүдә иҗтнһад кылыр