ИХЛАС ҖАНЛЫ АВЫЛДАШЫМ
ЯЗУЧЫ ГАБДЕЛХӘЙ САБИТОВНЫН ТУУЫНА 70 ЕЛ Габделхәй Сабитов—авылдашым гына түгел. әби-бабаларыбыз ягыннан чыбык очы туган—абый да иде әле. У.1 1931 елның 28 июнендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туган Безнең балачак танышлыгыбыз бик аз булды мин сугыш елларында Усай авызында, әниемнең бертуган апасында яшәдем. Ә сугыш тәмамланып. Югары Тәкермәнгә кайткан вакытымда Габделхәй Күзкәй урта мәктәбе укучысы иде инде Димәк. без бары тик җәйге канику.зларда гына күрешә ала идек Җирән бодрә чәчле, an-ак тәнле. битләре - муеннары да җирән сипке.иәр белән чуарланган Габделхәйне мин бер күрүдә үк р иттем Аның ихласлыгы, башын артка ташлап шаркылдап көлүләре. ничектер, бик табигый мөлаем булгангамы, юмартлыгы - гаделлеге ташып торгангамы—без малайларны ул үзенә магнит кебек тарта иде Габделхәй Сабитов урта мәктәпне тәмамлауга ук. унсигез яшеннән торзе авьзл мәктәпләрендә укыта башлады Бу инде аның авыздан чыгып китүе дигән сүз. һаман да шул җәйге айларда гына күренгәләп ала иде Габделхәйнең беренче шигырьләре Минзәзә район газеты •Ленин байрагы* битләрендә басылды Берара УЗ шул газетта эшләп тә алды. Аның әдәби сәләте ирпзә ачылгандыр, ул М Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институтына укырга да бик җиңел барызз керде Монысы 1956 елда булды Аның • Мәхәббәт һәм нәфрәт* комедиясе (1954) төрле үзешчән сәхнәләрдә уйнала. Габделхәй үзе дә артистлык слзәтенә ия һәм еш кына уйный да иде Институтка иҗади конкурска Габделхәй шул комедиясен җибәргән иде Без Габделхәй Сабитов белән Казанда бары тик I960 елдан гына яңадан ныклап Ык буенда сәяхәттә Җырчы-камзюштор Мәсгут Имашев. язучы Г Сабитов, шагыйрь М Шибиев 1967ел аралаша башладык. Ул, сәламәтлеге какшау сәбәпле, Мәскәүдә укуын ташлап, Казанга кайтып төшкән иде Элек-электән табигатькә гашыйклыгы, һәвәскәр балыкчы булып, елгакүл буйларында тәүлекләр буе йөрүе безне тагын да якынайтты. Без «өч мушкетер»— композитор Мирсәет Яруллин, Габделхәй Сабитов һәм мин—һәр атна ял көне бергәләп базыкка йөри башладык Менә шунда мин авылдашымның йөрәк авыруы барлыгын аңладым да инде Ябык, озын гәүдәле Габделхәй узен-үзе шаярткандай итеп кенә «чатан йөрәк» дип йөртә иде. Габделхәй Сабитов Казанда төрле газет-журнал редакцияләрендә бер ун еыап эшләп алды Аннары 1970 елдан әдәби иҗат белән генә яши башлады. Ялгышма сам. аңа авыруы буенча пенсия дә билгеләгән иделәр Габделхәй үзенә күп сорамады, барына канәгать булып яши бирде Аның иҗаты да бик артык мулдан була алмады. Күрәсең, һаман да шул авыруы галәмәтедер... Әмма Габделхәй Сабитов аз язса да, өздереп яза иде, аның әсәрләре чын мәгънәсендә югары кимәлдәге сәнгать әсәрләре булды. Бигрәк тә аның хикәяләре («Туган җир туфрагы», «Өч күңел», «Агач аяклы кеше», «Корбан ашы», «Сәйлүн чәе», «Урман кызы», «Үлемсез Акылгали» һ. б.) «җылы-мамыклы» халыкчан тел белән языла, һәрвакыт табигый вә кызыклы сюжетларга корылган, эчке кичерешләргә бай була иде. Үзенең 1963 елда басылып чыккан «Туган җир туфрагы» исемле беренче хикәяләр җыентыгын ул миңа болай дип язып бүләк иткән иде: «Марс дус, агай-эне! Тәкермән туфрагын хур итмисе иде бит. Шулай дип хәер-фатихада тор! Ихтирам белән—автор 28/111.64. Г Сабитов». Ык буенда балыкчы Г Сабитов. 1967 ел. Н Нуретдинов фотолары та бирә алган булыр иде. Әйткәнемчә. Г Сабитовның иҗаты әлләни зур булмады. Ул нибары җиде-сигез китап авторы иде 1976 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы булды. Бала җанлы авылдашым Габделхәй Сабитов турында тулырак истәлек язарга кирәк иде Әмма әлегә шушы кереш сүз белән генә чикләнергә туры килә. Габделхәй Сабитов фани дөньядан иртәрәк китеп барды: ул 1995елның 29октябрендә вафат булды Без аны туган җире туфрагына—Минзәләгә алып кайтып җирләдек. Ләкин язучының әсәрләре исән, алар һаман да укыла. Мин мәктәп китапханәләрендә аның укый- укый таушалып беткән китаплары белән очрашам. Г Сабитовның бар язганнарын туплап, бер матур том итеп чыгарылган көннәрен дә күрермен дип өмет итәм