Логотип Казан Утлары
Роман

БӘХЕТСЕЗЛӘР БӘХЕТЕ

ртән ул беркайчан да калдырмый торган зарядкасын бүген ясамады. Кичәге борчылулардан һәм берни ашамыйча эчүдән анын башы чатный иде. Бер чынаяк кайнар кофе йоткалады да эшенә китте. Райкомга якынайган саен, кичәге сораулар борчый башлады һәм ул, бүлмәгә керү белән. Батгаловка чылтыратты. Кичә үзен мыскыллаучыны, кемнәрнең үзеннән кычкырып көлүен беләсе килеп, ул Гайсәнен телен чишмәкче булды, әмма теләгенә ирешә алмады. Вак-төяк эшләрне бетергәч, ул «Коммунизм» колхозына юл тотты Максаты бер генә—Хәкимовтан кичә кем үзе турында теш ыржайтырлык сүз әйткәнне ачыклау иде. Явымлы көн булганлыктан, Хәкимов бүлмәсендә плашын кигән көе утыра, эшләпәсе дә телефон янында гына иде. Арслановны күргәч, ул, ишек янына ук килеп, аны каршылады, эшләпәсен алып элеп куйды, утырырга урын тәкъдим итте. —Әйдә, фермаларыңны әйләник әле,—диде Арсланов Хәкимовка. Алар дуңгызчылыкта да, сыерчылыкта да булдылар, бәйләнерлек әллә нәрсә күренмәде. Ләкин күренсә дә, Арсланов бүгенгә бәйләнмәс иде. Соныннан алар ферма өенә керделәр. Шунда Арсланов саргаеп беткән йөкләмәләрне карап йөри башлады. —Әле барысы да жәйләүдә бит,—диде Хәкимов,—Торакларга кайткач янартылыр. —Ә мин бер әйбер дә әйтмим,—диде Арсланов. Аннары Хәкимовка борылды да:—Зариф Шәймөхәммәтович, кичә сез киңәшмәдән сон бик күтәренке күнел белән таралышкансыз дип ишеттем. Хәкимов сагаеп калды: —Киңәшмә күңелле итеп таралырлык булмады шул. —Сезгә анда берәү мин килгәндә нишләргә кирәген дә әйткән бугай. Хәкимов сүзнен кая таба барганын шунда ук аңлап алды Ләкин юри: —Анлатыбрак әйтсәгез иде, Минзаһит Усманович,—диде. Ахыры Башы 4, 5 саннарда. И — Иә. йә, кыланма, карт төлке!—диде Арсланов елмаеп, анын иңбашыннан кага-кага.—Мин бит сине гаепләмим Кем иде сон ул шундый үткән телле? Печ итү урынына зуррагын эшләргә кушучы? —Әйтмим,—диде Хәкимов. хәйләкәр елмаеп —Ә нигә әйтмисен9 —Кешенен уйнап әйткән сүзен дә сезгә җиткерергә түбәнсенәм. —Түбәнсенү микән сон бу? —Анысын үзегез бәялисез инде. — Юк. Зариф Шәймөхәммәтович. шулай да әйт әле син ул кешенен исемен —Арсланов елмайды, ләкин бу чын елмаю түгел, көчәнеп ирен кыйшайту гына иде. Анын шушы кыяфәтен күргәч. Хәкимов Беренченен эчендә ниләр кайнавын тулысынча анлады. —Сорамагыз, әйтмим. —Ярар, ул чакта сезнен янда тагын кемнәр бар иде? —Анысын да әйтмим. Минзаһит Усманович Әйдәгез, кереп чәй эчеп чыгыйк,—диде Хәкимов. сүзне икенчегә борып —Син инде чәенне әнә шул миннән яшерә торган үз компаниян белән эчәрсен —Арсланов ишекне дөпелдәтеп ябып чыгып китте. Хәкимов юри ишек төбенә чыкмады Ә Арсланов, машинасына кереп утыргач, әле өч минутлап аны көтте, чыгар, әйдәгез керик, дияр, барысын сөйләп бирер дип өметләнде. Хәкимов күренмәгәч, шоферына кузгалырга кушты. Рамазанов җитәкчелек итә торган Ильич исемендәге колхозга төшлектә генә барып җитте, аны эзләтеп таптырды Рамазанов аның каршына утка-суга төшкәндәй килеп басты Тездән сазда председательнең чиста туфлиләрдән. үтүкләнгән чалбардан, ап-ак күлмәк, зәнгәр галстуктан булуы Арслановнын янә ачуын китерде Гомумән, җитәкчеләрнең бу дәрәҗәдә пөхтә киенүе ана ошамый иде Яхшылап ашагач, чәй эчкәч, алар идарәгә барып. Рамазанов бүлмәсенә керделәр Рамазанов элек инженер иде. аны Арсланов экономикада сай йөзәдер дип уйлап, колхозның экономик күрсәткечләре ни өчен югары яисә түбән булуы хакында сораулар белән сәгатькә якын утыртты. Ләкин председатель хужалыкнын хәлен бөтен ваклыкларына кадәр белүен күрсәтте. Арсланов аны берәр нечкәрәк урында эләктерермен, китереп кысармын һәм шул моментта үзе эзләп килгән сорауны кузгатырмын дип уйлаган иде —Экономикада син. Рамазанов, ярыйсы гына йөзәсен.—диде ул ана — Элекке кебек «давай, давай» белән халыкны куалый торган чаклар үтеп бара. Мин сина үзен кебек яшьләр белән бергәрәк булырга кинәш итәр идем. Ә син инде хәзер гомере үтеп бара торган кешеләр белән аралашасын. —Сез кемне күздә тотасыз?—диде Рамазанов —Хакимовны —Картлардан тәҗрибә алырга кирәк,—диде Рамазанов —Ә нинди тәҗрибә алдыгыз сон анда кичә’ Рамазанов аптырап, инбашын сикертте —Анда Хәкимовка киңәшләр дә биргәннәр бугай Сахламык басу белән бәйләп. Шунда Рамазановнын чырае кызарып куйды Арсланов аны ачык күрде. — Кем бирде ана ул киңәшне?—диде ул. -Мин белмим, ишетмәдем,—диде Рамазанов, баш чайкап Мин бит синен ишетеп, күреп торганынны белгәнгә күрә әйтәм Нәрсә, алар якынракмыни’ Юк. мин ишетмәдем,—диде Рамахлнов. күзен дә йоммыйча — Рамазанов, син бала-чага булма Кем әйтте ана теге сүзне? — Нәрсә әйткәнен дә. кем әйткәнен дә белмим, мин киткәч, булгандыр ул —Ә син киткәнче кемнәр бар иде сон анда? —Белмим, мин анда булмадым бит. —Әйтмисеңме?!—диде Арсланов, тавышын күтәреп. —Белмәгәч, ничек әйтим? Арсланов, тешләрен кысып, йодрыгы белән дөпе-дөпе аның өстәленә сукты: —Син, егеткәем, допрыгаешься! Яхшылап уйла, Хәкимовлар компаниясе сине югары күтәрә алмас, юкка гына чыгарыр! һәм мыегына чорнап куй: мин сине бүгеннән үземә каршы оешкан компаниядә дип беләчәкмен, шулай дип санаячакмын. Әгәр син шунда кемнәр барын, теге сүзнең кем авызыннан чыкканын әйтсәң, син минем ун кулым булырсың. Аңладыңмы? Рамазанов дәшмәде. Арсланов саубуллашмый-нитми, ишеген дә япмыйча җил-жил чыгып китте. Күңеленнән ул елап кайтты. Шушы селәгәй малай, ул председатель иткән шалапай хәзер ана баш имәсен әле! Ул бит Арслановнын табанын яларга тиеш! Ит изгелек—көт явызлык— менә шул буладыр инде ул... Иртәгәсен ялтырап кояш чыкты, көчле җил исә башлады, димәк, төштән сон теземнәрне әйләндерергә мөмкин булачак. Арсланов Шәвәлиев белән Гаскәровка төштән сон бөтен халыкны басуга мобилизацияләргә кушты да үзе «Авангард»ка юл тотты. Әлеге «көйгән икмәк» аның күңеленнән чыкмады, ул моны өзмичә туктамаячак иде. Инде аның бөтен өмете Батгаловта калды. Ул Арслановны ачык йөз белән каршы алды, кунак йортына чәйгә чакырды. Беренче секретарь баш тарткач, үз бүлмәсенә кофе керттерде. Кофены вак-вак итеп йота-йота, алар әкрен генә әңгәмә куерттылар. Өченче көнгә киңәшмә турында сүз кузгатып, Арсланов теге сүзне әйтүчене сорады. Ләкин Батталов чишелергә ашыкмады. Әйдә йөри бирсен, вакыты күп, шоферы белән машинасы бар, акчасы әйбәт. Эзләп карасын, беренче булып кем әйтер икән? Әгәр беркем дә чишмәсә. Батталов аннан соң үзе чамалар. Арсланов юл буе ачуына буылып кайтты. Әллә сон ул Гайсә үтә хәйләкәр, астыртын бер бәндә булып чыктымы? Аның ул сыйфатлары барын Арсланов инде белгән иде, ләкин алар беренче секретарьга каршы кулланыла алмыйлар, башкаларга гына юнәлтеләләр дигән карашта яшәде ул бүгенгә кадәр. Тукта, тукта! Әгәр дә берәү дә теге кешенең кем икәнен әйтми икән, димәк, алар аңардан куркалар. Хәкимовны да куркытырлык районда кем бар сон? Димәк, бу сүзне Батталов үзе әйткән булырга тиеш. Әгәр ул әйткән икән, ул бер яклап Арслановка якын дус булып кылана, икенче яклап, ана каршы кешеләр белән бергә анын абруен төшерә торган сүзләр сөйли. Димәк, аны беренче секретарьлыктан алып ату җаен эзли. Өлфәт Жәлиловның әйтеп бетермәве дә Батгаловтан куркудан булырга тиеш. Әле бу районга килеп, ничә ел эшләп, аның үзенә каршы юнәлгән мондый оппозиция күргәне юк иде. Моның башында йә Батталов, йә Хәкимов тора. Әгәр Батталов белән өлкә комитеты секретаре бер сүздә булсалар9 Соңгы килүендә дә Батгаловта кунды ич ул. Арслановка салкын караш шуннан соң башланды да бит! Акылы белән Батталов турындагы бу начар фикерләргә килсә дә, Арслановнын йөрәге моңа ышанырга теләмәде. Чөнки аларның икесенең бергә эшләгән, беркем белми калган, алар икесе генә алып барып чыккан, йөрәкләрендә үлгәнче сер итеп саклана торган бик күп эшләре бар. Төштән сон аның йөрәге түзмәде, ул тагын Хәкимовка юл тотты. Идарә бикле, барлык халык басуда, ындыр табагында иде. Ул кешеләр белән күрешеп, сөйләшеп алды. Басуда сәнәк тотып эшләп йөрүче Хәкимовны очратты. Монда халык арасында сүз кузгатмады, читкә алып китсә, үзенә тагын нәфрәтләнеп караячакларын уйлады. Шулай итеп, ул берничә хуҗалыкта булып кайту белән чикләнде. Бөтен халыкнын күтәрелеп басуга чыгуы, ашлыкны коткаруга омтылуы куандырырга тиеш булса да. анын күнеле куанмады, үпкәләтелгән сабый баланыкы кебек төшенке иде. Шулай итеп тагын бер көн үтте. Бүген Хәкимовны ул иртүк эләктерде Әле иртәнге сәгатьтә председатель янына керүче-чыгучылар шактый иде. Бүлмәгә Арсланов килеп кергәч, урындыкларда утырган биш-алты кеше өреп очыргандай юк булды. —Менә мин барысын да ачыкладым. Зариф Шәимөхәм.мәтович,— диде —Кемнәр булганын да. кем әйткәнен дә белдем. Ә шулай да сине сыныйсым килә Чын коммунист микән син9 Ышанырга, таянырга ярый микән сина? —Әгәр дә сезнен ышанычыгыз шушынын белән генә бәяләнә икән, мин сезнен өметегезне аклый алмам,—диде Хәкимов — Мин сезгә баштук әйттем, кеше сата торган гадәтем юк. Кемнәр тели, шулар сатсыннар — Менә шушы сүзләрен белән син үзенне-үзен фаш иттең инде'— дип кычкырды Арсланов —Мин ачыкладым, райондагы бөтен этлекне син оештырасын. Председательләр белән синен яшерен оешман бар. дигәч, мин башта ышанмаган идем. Менә хәзер ышандым Кичке алтыга ул Рамазановны чакырырга кушты. Нәкъ вакытында Рамазанов анын бүлмәсендә иде инде Арсланов теземнәрне ничек әйләндерүләре, әле сугарлыкмы-түгелме икәнен сораштырып утырды. Аннары кинәт һөжүмгә күчте: —Ни өчен ашлыкны дәүләткә чыгармыйсыз? — Коры ипи юк,—диде Рамазанов акланып —Сушилка тәүлек буе эшләп тора. —Коры ипи көтсәк, без ул планны кайчан үтәрбез сон? —Бүген комбайннар суктыра башлады инде —Син мина суктыра башлаган комбайн турында сөйләмә, өч көн эчендә күпме ипи чыгара аласын? —Суы агып торган ипине мин ашлык кабул итү пунктына илтә алмыйм бит. —А это не твоя забота. Син китер, эшкәртү аларнын эше —Мин. анда бер мәртәбә дымлы ашлык китереп, күрдем инде хәлләрне. Күрә торып, ипине юкка чыгарырга жаным тартмый минем Халык аны бик авырлык белән үстерә. Кара әле син нинди тирәннән уйлыйсын икән, ә?! Каян кид|ән намус иясе! Будешь сдавать как миленький!—ул йодрыгы белән өстәлне төйде —Өч көннән бюрода жавап бирәчәксен И кстати, синен хәзер уйларлык вакытын булды. Әйт әле теге компаниядә кемнәр булганльпын Мин бернинди компания дә белмим —Сонгы мәртәбә сорыйм. Рамазанов. Монын азагы әйбәтлек белән бетмәячәк. -Кысыр хатыннан бала таптырмагыз. Минзаһит Усманович —Хәзер үк чыгып ычкын!—дип кычкырды Арсланов —Мин эшләгәндә, сина беркайчан да рәхим-шәфкать булмас! Мин моны сина ачыктан-ачык әйтәм Инде анын бердәнбер кешесе Батгалов калды. Ул аны идарәдән дә. өеннән дә эзләтте Өч-дүрт инструктор оештыру бүлеге җитәкчелегендә кичке тугызга кадәр Батгаловны эзләделәр. Ләкин ул беркайда да юк иде Гайсә Батталович икенче көнне иртәнге тугызларда гына телефон аша Арсланов белән элемтәгә керде —Син кайда югалдың?—диде ана Аретанов ярым үпкәле, ярым кисәтүле тавыш белән. - Төнге уникегә кадәр комбайннарны эшләттек.— диде Батгалов Асылда ул теге урман аланындагы йортта Хасбулатованы сыйлаган иде. -Хәзер ташлыкка килеп жит әле,—диде Арсланов Бер сәгатьтән алар Ык аръягынын куе әрәмәләр белән капланган ерактагы бер почмагында иделәр инде. Машиналарын яшереп куйдылар. Ыкка төшә торган сукмактан су өсте ялтырап күренә Клеенка җәеп, колбаса, ит турадылар, берничә консерв банкасы ачтылар Арсланов кунакка да. үзенә дә бәллүр стакан куйды. Кояш инде сүрелә башлаганда, тәмамысы кызышып беттеләр Бик күп нәрсә сөйләшенде, киләчәккә бик күп планнар корылды. Инде кайту турында да уйларга вакыт иде. —Минем синнән башка. Гайсә Батгалович, бу районда бер генә якын кешем дә юк,—диде Арсланов, анын иңбашыннан кочаклап —Әти кебек син мина. —Рәхмәт, рәхмәт,—диде Батгалов аңа каршы. —Мин синнән башка беркем белән дә йөрешмим. Тик теге көнне күңелдә төер калдырдың син. —Нинди төер ул? —Ә менә теге Хәкимов кырындагы компания. Кем анда минем абруйны төшерерлек сүз әйткән? Син шуны миннән яшерден. Батгалов гыйгылдап көлде: —Әле син аны һаман белмәдеңмени, Минзаһит Усманович? Мин инде белгәнсеңдер дигән идем.—Батталов бераз уйланып торды.—Мин аны юри әйтмәгән идем, башка берәү әйтсен дип. Күрдегезме соң кешеләрнең нинди икәнен? w —Әйе, күрдем, ышанычлы кешеләр аз икән. Йә, әйт. Батгалов хәйләкәр елмайды: —Мин әйтүен әйтермен, сез ул кешене нишләтерсез соң? —Анысы инде минем эш,—диде Арсланов. Батгаловка Григорьевны батырырга кирәк түгел иде, алар күптәнге әшнәләр. Дымлы ипине бер-бер артлы борып җибәреп торганда да, Александр Григорьев Батталовнын лычкылдап торган ашлыгын кабул итә. Алай эшләмәгән сурәттә дә батырмас иде ул аны. Батталовнын районда женен котырткан Сабитовлар бар иде әле. Өлкәненә карата ул нидер эшли алды, менә хәзер икесе йөриләр Мэлс җитәкләгән совхоз хәзер «Авангард»ны этеп-төртеп узып бара. Ул малай турында әле газетадан, әле радиодан мактау сүзләрен кыстырып кына торалар, аның һәрберсе Гайсанең йөрәгенә барып тия. Шуна күрә ул: —Сезнең хакта андый сүзләрне ычкындыручы Мэлс Сабитов,—диде. — Ах, сволочь!—диде Беренче, кулларын йодрыклап. —Ә сезгә, Минзаһит Усманович, моны беркемнән дә сорап торырга да кирәк түгел иде. Бик жиңел хисаплап таба торган нәрсә бу. Сабитовларнын бәләкәй мүкләге дә беренче булып сезне сөзде бит. Арсланов кинәт айнып киткәндәй булды. «Ничек сон мин моны башыма китерә алмадым?»—дип, үзен-үзе тиргәде. Әйе, бу сүзләрне бары тик Сабитовлар гына әйтә ала иде —Моны Сабитовка сиздерергә ярамый, икебез генә белик,—диде Батталов —Әгәр сез ана иртәгәдән һөҗүм башласагыз, моның сәбәбе шундук беленәчәк. Бик кыен булса да, сабыр итәргә туры килә. Башкаларны тиргәгәндә дә, аңа эндәшми калу кирәк булачак. Ярты чиләк аракы эчсә дә, Батталов дөрес әйтә иде Сиздермәскә, тешеңне кысып түзәргә кирәк. Әкрен генә, җәнлекне почмакка кысрыклап кертеп, тозакка төшергән кебек, тиешле урыннан каптырырга Алар, нәкъ шулай эшләргә сүз бирешеп, янә «юл аягы»на эчеп куйдылар да. башта Арсланов, ул тәмам күздән югалгач, Батталов машинасы кайтырга юл алды. Әрәмәләрне үтеп, олы юлга күтәрелгәч, Арсланов үзләренә таба килүче сары УАЗикны күрде. «Кем булыр бу?» дип уйлады ул. Машина якынлашкач, ул рульдә—Шәвәлиев. артта Сөембикә утырганлыгын таныды. Кара-каршы тукталдылар. —Кая болай юл тоттыгыз, Зөфәр Шәрипович?—диде Арсланов. —Менә Шуваловога бара идем әле. Эшне ничек оештырганнар. бераз төрткәләп кайтырга. Ашлык чыгаруларының да рәте юк. —Төягән йөген бик сөйкемле күренә —Сабитова ул, күчмә китапханә алып бара. Арсланов ишекне ачты да почмакта бурлаттай кызарып утырган Сөембикәгә: — Исәнме,—диде. —Исәнмесез, Минзаһит Усманович Сөембикәнең янында кәгазь бау белән бәйләнгән ун-унбиш китап бар иде Арсланов китапларны алды да, аларнын тышлыкларына күз салып: —Әйбәт, әйбәт. Шувалово урысларын күптән укырга өйрәтергә кирәк иде инде,—диде. Китапларны куеп, ишекне япкач. Шәвәлиевкә:— Давай, барыгыз, әткәләп, төрткәләп кайтыгыз,—диде һәм машинасына утырып, китеп барды. Шәвәлиев. уклау йоткандай, аптырап катып калды. Батталов. анын машинасын алдан ук күргән һәм әрәмә арасына кереп, икенче юлга борылган иде. Шәвәлиев Беренченең исерек икәнен сизсә дә. кем белән эчкәнлеген белә алмады Сөембикәне Шәвәлиев машинасында күрү Арслановны тагын әллә нишләтеп жибәрде Анын хәзер алар артыннан борыласы, килгән шәпкә кырдан китереп бәреп, машиналарын аударасы, аркылы-торкылы йөреп таптыйсы, изәсе килде Анын каршысынла алар икесе дә иң кабәхәт хыянәтчеләр иде Әгәр болай икәнен белгән булса. Арсланов бу хатынны район китапханәсе директоры итеп куюга һич тә ризалык бирмәгән булыр иде Менә ни өчен Шәвәлиев элеккеге директорны куган, менә ни өчен анын урынына мактыймактый Сөембикәне тәкъдим иткән икән Ә теленне тешләп тан калырлыгы алдан ук эшләнгән: анын Сөембикә белән тәүге мәртәбә бергә булуын да ул оештырды ич! Урманда, зур кунакларны сыйларга баргач Гомергә андый җирләрдә күренмәгән Сөембикә аш-су әзерләүче кызлар арасында иде. Шәвәлиев шунда шаяртып: — Бу Сөембикә күзен гел сездән алмый, мин аны шалашны җыештырырга калдырмагаем,—дигәч, Арсланов ризалык биргәндәй көлеп куйган иде. Кунаклар таралгач, алар Сөембикә белән икәүдән-икәү калган булып чыктылар... «Бу Сөембикә шундый тәртипсез хатын микәнни сон9 » дип рәнжеп уйлап куйды ул эченнән. Ул аны бары тик үзенеке генә, ана беркем дә кагылмаска тиеш дип саный иде. Бәлки монда бер әйбер дә юктыр9 Ләкин ник соң ул анда күчмә китапханәне үзе алып бара9 Нигә монын белән махсус шөгыльләнүче хатынны алмаган9 Ник Шәвәлиев шоферын калдырган? Нишләп ул икәүдән-икәү юлга чыгу инде сәгать өчтән сонга, Сабитовның Мәскәүдә командировкада вакытына туры килгән9 Юк. аек акыл белән уйласан, аларнын чиста уй белән чыкмаганлыгы күренеп тора Әллә сон бөтен дөнья урталай ярылып, анын бер яртысында Арслановка каршы кешеләр туплана башладымы9 Казанда ул башка район секретареннан берүзе аерылып калды Кайтуына Хәкимовлар, Сабитовларнын оешуы мәгълүм булды Инде хәзер икенче секретарь белән «баҗалар» икәнлеге билгеле булды. Ләкин бу туган баҗа түгел, дошман баҗа булып чыга. Ә дошманны җиңәргә кирәк, әмма ордым- бәрдем кыланмаска. Ул кызган вакытында тойгылар өермәсеннән чыга алмый, шунын аркасында яшьлегендә дә. сонрак га шактый юләрлекләр кылып ташлады Батталов анын бу кимчелеген белә, шуна күрә Мэлс Сабитов мәсьәләсендә кисәтте Юк, Батталов, ни әйтсәң дә. аның ин якын кешесе Тик нишләптер беркөн Батталовка карага туган шиге һаман күңеленнән китмәде, ул. болганчык сунын пычрагы чиләк төбенә утырган кебек, анын күңел төбенә ятты Бу юшкынны киләчәктә юып .шырлык берәр дулкын булырмы, әллә ул тагын да калыная төшәрме- анысын алдагы көннәр генә әйтә алачак иде Гайсә дә юл буе ашыкмыйча гына үз уйларының йомгагын сүтте дә сүтте. Сүз дә юк, ул анын кем икәнлеген андый, дуамаллыгын да күрә. Җитәкче буларак, ул ана бөтенләй ошамый һәм кирәк тә түгел иде. Ләкин килгән дәвереннән башлап, Арсланов аның сүзеннән чыкмады, хәзер дә әле ул Гайсә кулында курчак урынына бии. Әгәр төптән уйлабрак эш итә торган берәр кеше килсә, Батгалов аны болай кулында тота алыр идеме икән? Ул гына да түгел, киләчәк көннәрдә анын председатель булып эшләү-эшләмәү мәсьәләсе дә көн тәртибенә килеп басачак. Хуҗалыкны ул әлегә тимер йодрыкта тотып бара, ләкин ул сизә: халыкта ниндидер хәрәкәт бара. Элек мыжгып кайнап торган авыллар бушап калды. Авыл кешесенә паспорт бирү коточкыч нәрсә булды. Мондый юләр алымны ясаган өчен ул эченнән хөкүмәтне, партияне эт итеп сүкте. Хәзер колхозның бер аягы пенсия яшенә җитеп килүчеләрнең һәм пенсионерларның ябык җилкәсенә таяна. Болай итеп озак атлап булмаячагын сизә Гайсә. Шуңа күрә анын өчен нык терәк кирәк. Ул терәк—Арсланов. Ана бүтән бернинди арслан да, юлбарыс та кирәкми, шушы арсланны әлегә ул курыкмыйча башыннан сыйпый, аны теләгән җиренә ырылдатып җибәрә, теләгән корбанын будырып аттыра. Бу арслан исән чакта, анын колхоз дип аталган бакчасына бер генә чит җанвар да үтеп керә алмаячак... 28 кулар башланганчы, кайтып килү өчен төгәл бер атна вакыт бирелде Әгәр бер генә көнгә сонарсагыз да, курслардан чыгарылачаксыз, дип кисәттеләр. Шул ук көнне кич җыенып, Ирек поездга утырды Тәүлектән артык кайтырга кирәк, анын вакыты күп иде. Кайткач, эшләрен ничек жайлау турында бертуктаусыз баш ватты Инде укырга керелгән, ә менә ничек китәргә? Райком мондый гамәлне тавышсыз гына үткәрмәячәк... Ул кайтып төшкәндә, инде сон, райкомга да, эшкә дә кереп торырлык түгел иде. Сөембикәдән райондагы хәлләрне сораштырды, булган яңалыклар белән танышты Икенче көнне сәгать алтыда ул Шәвәлиев янында иде инде. —Ну, ничек?—диде Шәвәлиев. —Кердем бит, Зөфәр Шәрипович. —Котлыйм алайса, котлыйм! Әйдә, хәзер эшкә тотынырга вакыт. —Беләсезме, анын бит читтән торып уку бүлеге бетерелгән икән,— дип алдашты Ирек, алдан уйлап куйган сүзләрен тезеп.—Абитуриентлар юк ди. Шуна күрә мин торып укый торганына кереп кайттым инде. —Син бит алай димәден —Димәдем дә бит Читтән торып укырга унлап кына кеше килгән. Барыбыздан да имтиханнарны бергә алдылар да, бернинди читтән торып уку булмаячак, көндезге бүлек кенә эшләячәк, диделәр. Мине җибәрерсез инде, Зөфәр Шәрипович —Соң. мин нәрсә?—диде Шәвәлиев —Укырга киткән кешене тоткарларга берәүнен дә хакы юк. Аннары син бит районга бердәнбер кеше. Син үсәргә тиеш. Ирек шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. —Алайса сез минем китүгә каршы түгел?—диде ул, йөзенә чыккан шатлыгын яшерә алмыйча. —Ә ник каршы булыйм? Рәхим ит, укый бир —Рәхмәт сезгә, Зөфәр Шәрипович. Мин бюро исеменә гариза язган идем, аны сездә калдырыйммы? —Син аны Минзаһит Усмановичнын үзенә керт,—диде Шәвәлиев. Ирек анын бүлмәсеннән кош тоткан кебек чыкты. Кабул итү бүлмәсендә утыручы инструктордан Арслановнын үзендәме икәнлеген сорады Беренче үзендә, әлегә анын янына кергән кеше дә юк икән. Ирек тәвәккәлләп ишекне ачты һәм «Мөмкинме?» диде. Арсланов У телефоннан сөйләшә иде, «кер» дигән мәгънәдә баш какты Ирек өстәл янына якынлашкач, ул ана уң кулын сузды. Алар күрештеләр Арсланов трубкасын куйганнан сон: —Ну, ничек анда Мәскәү?—диде. —Мәскәү гөрли. —Нәрсә булды сон анда? Семинар-фәләнмени9 Ирек Беренченең сүзләренә аптырап китте, минем ник киткәнне белми микәнни ул, дип уйлады эченнән Бер атна буе Шәвәлиевтән дә сорамады, кызыксынмады микәнни? —Мин бит укырга керергә киттем,—диде ул. Беренченен кашлары җыерылды. —Нинди укырга керергә? —Драматурглар өчен. Сезгә Зөфәр Шәрипович әйтмәдемени9 —Ул мина сезне Казаннан командировкага җибәрделәр, диде —Нинди командировка булсын!—диде Ирек, ниндидер күңелсез хәлнең туасын бөтен күңеле белән сизеп —Мин бит аерымачык әйтеп киттем. —Кызы-ык,—диде Беренче —Дальше9 —Укырга кереп кайттым инде мин, Минзаһит Усманович Аны башта читтән торып дигәннәр иде Ә ул торып укыйсы икән Бер еллык югары курслар Мина укырга китәргә кирәк. —Уку әйбәт нәрсә инде ул,—диде Беренче —Безнең бер атнадан укулар башлана. Шуна күрә мина эшне тапшырып китәргә кирәк. —Син, йомшак кына җәеп, катыга утыртмакчы булдың инде, Сабитов, ә? Не получится! —Нинди катыга утырту?—диде Ирек. —Син мине юләргә санама. Алай булган, тегеләй булган да, хәзер сиңа укырга китәргә кирәк булган Не поедешь!—диде ул, кинәт өстәлгә йодрыгы белән дөпелдәтеп сугып —Ә нишләп мин бармаска тиеш? —Әйтимме ни өчен икәнен9 Партия райкомын алдаганга күрә —Ничек алдаганга? — Командировкага дип киткәнсең дә укырга кереп кайткансын Менә бит ничек ансат, ә9 Ә монда дураклар җыелган, сиңа «хуш, хәерле юл», дип кул болгап калалар. —Мин алай димәдем — Райкомны алдаганың өчен, бер атна прогулың өчен без сине строго накажем по партийной линии' Ирек урыныннан сикереп торды —Әйдәгез, Зөфәр Шәриповичтан сорыйк алайса. Арсланов, селекторга басып, Шәвәлиевне чакырды Ярты минуттан ул алар каршында иде инде —Тыңлыйм, Минзаһит Усманович,—диде ул. гадәттәгечә Беренченен теләсә нинди теләген үтәргә әзер икәнлеген күрсәтеп —Сез нишләп Сабитовны командировкага җибәрделәр, дип мине алдадыгыз? —Ул мина шулай диде Ирек әллә нинди ямьсез тавыш белән кычкырып җибәрде —Зөфәр Шәрипович. сез ни сөйләгәнегезне беләсезме?' —Сез. Ирек Хәйриевич. кайда икәнегезне онытмагыз әле Бу бит сезгә ат абзары түгел. Ләкин Ирек аның сүзен ишетмәде дә —Хәзер үк әйтегез: кайчан мин сезгә Мәскәүгә командировкага китам дидем? —Иртәгә китәсе көнне әйттегез Сез үз ялганыгыздан котылу өчен мине пычратмакчы буласыз. Боргаланма'-диде Шәвәлиев, бармак янап - Гаеп эшләгәнсең икән, җилкән белән күтәрә белергә дә кирәк' Ирек агарып катты, аның бөтен тәне дерелди иде. Ул ни утырырга, ни торырга белмәде, кулларын куяр урын тапмады, анын мондый оятсызлыкны үз гомерендә беренче мәртәбә күрүе иде. —Сез... сез... сез кабәхәт кеше икәнсез!..—дия алды ул көч-хәл белән. —Син чамалап, Сабитов!—диде Шәвәлиев — Сиңа әле бу сүзен өчен гафу үтенергә туры килер! —Ярый, анлаштык бугай,—диде Арсланов.—Бар, Сабитов, кайт, эшлә. Янадан болай итеп йөрмә. —Юк. мин кайтмыйм әле!—диде Ирек һәм урынына утырды. —Мина чыксам, ярыйдыр бит, Миңзаһит Усманович?—диде Шәвәлиев һәм Беренчегә елмайды. —Әйе, барыгыз. Шәвәлиев чыгып китте. —Ничек сез ана ышана аласыз?—диде Ирек, Беренчегә каш астыннан карап. —Үзеңнен ун кулыңа да ышанмагач, мин сезгә ышанырга тиешмени? — Күпме вакыт бергә эшләп, минем сезне алдаганым булдымы? —Болар барысы да сүзләр, Сабитов. Әйбәтләп алдасаң, ул шул килеш кала. Ярый, бу хакта бетте,—ул учы белән өстәлгә шапылдатып сугып куйды —Давай, эшкә, друг. Болай да бик озак күңел ачкансың син Мәскәү калаларында. Ирек, кесәсеннән алып, Беренченең алдына гаризасын салды. —Мин барыбер укырга китәчәкмен. Гаризамны бюрода ашыгыч карап, эштән азат итүегезне сорыйм. —Син аны каралды дип сана. Белеп торасың бит: мин ничек әйттем, шулай булачак. —Миңзаһит Усманович, сез мине бер генә минут тынлый аласызмы? —Әйдә сөйлә. —Бу тормышта мина бер генә нәрсә бар. Яшәвем шуның өчен генә... Ул—иҗат! Хыялларым, гомерем дә шунда... Ә белемем җитми! Вакытны әйткән дә юк... Аңлагыз зинһар! Әгәр ул булмаса, миңа яшәү дә кирәкми.. Минем вакытым бетеп килә... Әле һаман юньләп язып караганым юк. —Нинди вакыт бетү? Аксаков әнә илле ике яшьтә яза башлаган, Шагинянны кара син тагы, Леоновны ал. Хәзер йөзгә җитеп киләләр, рәхәтләнеп язалар. —Үзегез әйткәндәй, болар барысы да сүзләр бит. Шагинян гомере һәркемгә дә бирелми. Үтенеп сорыйм: тоткарламагыз мине! Хыялыма барып карыйм инде бер... —Әллә минем хыялым юк иде дип беләсеңме син?—диде Арсланов, сизелер-сизелмәс елмаеп.—Мин яшь чакта очучы булырга хыяллана идем. Тик менә бит нишлисен, җирдән күтәрелеп булмады. Чөнки партия синең шушында эшләвен кирәгрәк, диде. И никуда не денешься. Хәзер дә бик очасы килә. «Вакыты җиткәч, очырырлар сине, тик бик нык ябышып утырасын шул әле», дип әйтәсе килде Ирекнең. Беренченең беркайчан да очучы булырга хыялланмаганын ул аңлап утырды. Арсланов, курчак уены уйнаган кебек, анын белән уйный, ләззәтләнә һәм Ирек әйткәннәрне анлау теләге анарда бөтенләй юк иде. Шуңа күрә сөйләшүдән файда чыкмасын ул анлады. —Гаризаны үзем катнашында бюрода каравыгызны үгенәм,—диде дә урыныннан торып чыгып китте. Кабул итү бүлмәсендә шактый кеше җыелган иде. «Шәвәлиевнең әллә йөзенә төкереп чыгыйм микән?» дип уйлады Ирек, ләкин бу уеннан кайтты. Ул коридорда һушына килә алмыйча шактый басып торды. Мәскәүләргә барып, күпме борчылулар, күпме йокысыз төннәр уздырып, инде укырга кереп кайткач кына, анын юлын шушы бәндәләрнең рәхимсез кисүенә ышанасы килми, бу төш кенәдер, менә хәзер уяныр да. бөтенләй икенче дөнья ачылыр кебек иде. Профсоюз комитетына кайтып утыргач, анын кулыннан эш коелды Кемнәрдер ниндидер сораулар белән керделәр, ул аларны бөтенләй узенә кагылмаган кебек, ничектер өстән генә хәл итте, әйтерсен лә ул тере кеше түгел, электрон хисаплау машинасы иде. Ә тере кеше Ирек үзе. тәмам көеп, бәләкәй генә булып калган һәм ул бернинди чарасыз, бернинди гамәл кыла алмаган хәлдә, ниндидер бер күренмәс ярыктан чыгарга да куркып утыра иде кебек Ул жанына урын тапмады, нишләргә икәнен дә хәл итә алмады Ниндидер чара күрергә кирәк иде Ләкин нәрсә7 Әллә абыйсы янына барыргамы7 Тик абыйсынын ни әйтәсен Ирек яхшы белә: «Кит, бернигә карамыйча кит»,— диячәк ул ана. Әти- әнисе янына кайтса, әнисе аптырар, елый башлар, әтисе исә райкомга каршы барасынмы, дип, тиргәп ташлар. Ул анын нәрсәдер яза алачагына беркайчан да ышанмады, яисә ышанса да, моны файдалы эш дип санамады, ахрысы... Шул вакыт ана Язучылар союзыннан шылтыраттылар — Без синен укырга китәргә тиешлекне партия өлкә комитетынын мәдәният бүлегенә җиткердек,—диде идарә председателенең урынбасары — Син китү мәсьәләсендә менә шушы телефон белән (ул номер әйтте) мәдәният бүлеге инструкторы Хисаметдиновка чыгасын, шунын белән даими элемтәдә торасын. Безгә дә шылтыраткала Хисаметдинов белән Ирек таныш иде инде. Мине укырга җибәрүгә райкомның беренче секретаре каршы килә дип ана зарланудан үзе өчен унай нәрсә булыр дип күз алдына китерә алмады ул Ирек әле һаман укырга җибәрәселәренә ышанды, бюро әгъзалары анларлар. күрәләтә аның юлына аяк чалмаслар, дип өметләнде. Әлбәттә, бу җинел булмаячак Аннары әле бит ин куркынычы—Шәвәлиев Беренче чиратта, тешне кысып булса да ана керүдән башка юл юк иде һәм ул шулай эшләде дә Хәзер түбәнлеккә төшеп, анын алдына тезләнү зарур иде Ирек бу эштән дә җирәнмәде, үзенең булган артистлык сәләтен эшкә җигәргә тырышты. —Зөфәр Шәрипович,—диде ул, ишек катыннан үтмичә, башын аска иеп —Мин кызып киттем Минзаһит Усманович бүлмәсендә әйткән сүзләрем өчен мин сездән гафу үтенәм Ул тынып калды һәм керфек астыннан гына Шәвәлиевне күзәтте Ышандымы, юкмы7 Үзенә калса, ышанган кебек иде Секретарьның ул килеп кергәндәге төссез йөзенә ниндидер нур иңгәндәй булды —Нык рәнҗеттең син мине, Сабитов,—диде ул. —Соң сез дә инде, ниндидер командировка уйлап чыгарып — Минем урында булсан, син ни уйлап табар идеи икән?—дип ярсып китте Шәвәлиев.—Укырга керергә җибәргән өчен рәхмәт укыйсы урында сүзгә бәйләнеп ятасың. Командировкага барган идем, шунда кереп кайттым, дисән булмый идеме7 Ирек ана каршы бер сүз дәшмәде. Хәзер ул Шәвәлиев ни әйтсә дә, түзәчәк иде. Әйдә, сүксен, җикерсен, ачуын чыгарып бетерсен —Син дә дөрес эшләмәдең,—диде Шәвәлиев —Алдашканыңны укырга керүеңне әйткәч тә аңладым. Мин бит синен иҗади үсүең өчен һәрвакыт юл ачып тордым Син анын барысын да белмисен — Мин сезгә рәхмәттән башка бер әйбер дә әйтмим,—диде Ирек, икейөзлеләнүен дәвам итеп. Сезнең район халкы алдында да. бюро әгъзалары арасында да абруегыз зур Бер авыз сүзегез бюроны йә бу якка, йә теге якка бора ала. Зинһар яклагыз мине! Анын сүзләренә Шәвәлиевнен тәмам күңеле эреде — Баштук әйттем ич: мин синең китүенә каршы түгел — Мина сезнең бюрода яклап сүз әйтүегез кирәк Шәвәлиев бер генә минутка уйланып торды — Ярый, мин сине яклармын Ләкин Арслановнын фикерен үзгәртермен дип ышандыра алмыйм. Аннары шуны да онытмыйк: бюрога кадәр ситуация бөтенләй үзгәрергә мөмкин .. —Ничек инде?—диде Ирек, аптырашта калып —Берсекөнгә бюро бит. —Татарның: «Төн чыкканчы йон чыккан»,—дигән сүзен ишеткәнең бармы синен? Биредә ситуация сәгать саен үзгәрә. Нигә икәнен әйтимме9 Минем үземнен дә синен кебек үк авыр хәлдә калу ихтималым бар. Тормышнын кая китереп сукканын белеп булмый Безнең өстә бит мен төрле эш. Шуның кайсыдыр син гел уйламаганыңда ЧП килә дә чыга. Ул чакта, гафу ит, мин инде сине яклый алмыйм. Шәвәлиевнен бу сүзләре Ирекне пошаманга салды. Әле генә әйткән сүзеннән теләсә кайсы вакытта кыякларга мөмкинлек калдырды Шәвәлиев. Ирек, күп уйлый торгач, икенче секретарьның хәзер генә үзенә әйткән сүзләрен ныгытып куясы килде. Тотты да Хисаметдиновка шылтыратты Ул биредәге хәл белән нигездә таныш иде. —Нинди яңалык бар?—дип сорады инструктор. —Мин әле генә Икенче яныннан чыктым. Ул мине укырга җибәрү ягында. Әгәр Шәвәлиев теләсә, Арслановка да йогынты ясый ала. —Шуннан? —Шәвәлиев белән сөйләшеп карый алмассыз микән дигән идем. Сез әйтсәгез,бәлкем ул Беренчене дә күндерер. —Яхшы,—диде Хисаметдинов,—Сез үзегездә генә булыгыз әле. Ирек, берни эшли алмыйча, бүлмәсе буйлап йөренде. Телефон шылтыраса, Хисаметдинов шатлыклы хәбәр әйтер дип, очып барып трубкага үрелде, ләкин хәбәр юк иде әле. Егерме минутлар үткәч, телефон озын-озын шылтырый башлады. Трубкада ул көткән ягымлы тавыш урынына Хисаметдиновнын ачулы, кисәтүле тавышы яңгырады: —Слушай, Сабитов, син нәрсә баш катырып ятасын анда?!—диде ул.— Синең китүгә икенче секретарегыз теш-тырнагы белән каршы. Ирек башта өнсез калды, аннары көч-хәл белән зиһенен җыйды. —Иптәш Хисаметдинов, партия намусым белән ант итәм, мин бит, аның яныннан сөйләшеп чыккач, шылтыраттым сезгә. Ул бит, минем китүемне яклап, бюрода чыгыш ясарга вәгъдә бирде!.. —Юкны сөйләмәгез!—диде инструктор —Мин Беренчегез белән дә сөйләштем. Алар икесе дә бер үк фикерне әйтәләр, райкомны алдаган өчен партия җәзасына тартабыз, диләр. —Иптәш Хисаметдинов, алар уйлап чыгарган әйбер бу, сылтау гына... —Слушай,—дип бүлде аны инструктор —Ботканы ничек пешергәнсең—шулай аша. Үзен уйлап кара: мин моннан торып райкомга нинди күрсәтмә бирә алам? Алдан ук чиста башларга кирәк иде. Ә хәзер син үзең пычратканны безнен кул белән чистарттырмакчы буласың. Алай эшләргә ярамый.—Ул, саубуллашып-нитеп тә тормыйча, трубкасын куйды. Әйтерсен лә Ирекнең өстенә тимер рәшәткәле читлек төшеп утырды. Әле күнел түрендә соңгы өмет булып торган өлкә комитеты юкка чыкты. Ирек, Трубканы алып, Шәвәлиевнен номерын җыйды. Анын «әйе» дигән тавышын ишетүгә: —Зөфәр Шәрипович, ситуация үзгәрде дә мени инде?—диде. —Син нәрсә турында, Сабитов? Хисаметдинов мина барысын да әйтте. Сез бит минем китүгә тештырнагыгыз белән каршы икәнсез. — Нәрсә бутап ята ул анда?—диде Шәвәлиев.—Минем каршы дигәнем юк. Нишләп мин аяк атлаган саен үз сүземнән чигеним9 Син аны анлап бетермәгәнсендер. —Сезгә ачыктан-ачык: «Мин сине җибәрүгә каршы»,—дип әйтергә ярамадымыни сон? -Кит син укырга, Сабитов, кит! Әйттем бит мин сиңа китүеңне яклап сөйләячәкмен дип. Иә Хисаметдиновны мин аңламаганмын, йә син Хисаметдиновны аңламагансың Юкка борчылма, әллә канларга шылтыратып, тавыш-гауга кубарма! Сабыр булырга кирәк, Сабитов! Ирек бу юлы ана хәтта кабахәт дип тә кычкыра алмады. Чыннан да аңа үзе пешергән ботканы үзенә ашарга калды. Ул бюро членнарын эзли башлады, Вафин гына урынында туры килде. —Лотфулла Габдрахманович,—диде Ирек.—Минем сезнен белән икәүдән-икәү генә сөйләшәсе сүзем бар иде Вакытыгыз булмас микән? —Сезнен өчен табарбыз инде,—диде Вафин, шаярткан кебегрәк итеп. Берничә минуттан Ирек анын танкта янып җөйләнгән кулын кыса иде инде. Әйтүләренә караганда, чишенгән хәлендә Вафинга күз салырга куркыныч: аркалар, аяклар, күкрәк—һәммәсе янып. эреп, тиреләре тартышып каткан, ди. Анын хәтта бер як ирен почмагы да янып-эреп бер-берсенә ябышкан. Шунлыктан Вафин авызын бик ныгытып ачып та сөйләшми, ничектер анын сүзләре теш арасыннан гына чыга. Ирек, бу кешенен үзешчәннәр олимпиадаларында, мәдәният йортындагы концертларда тальян гармунда уйнавын күреп, хәйран калганы бар Ул чакларда Вафин унжиде яшьлек егетләр кебек яшәрә, анын күхтәре очкынлана, йөзенен янган урыннары кып-кызыл була, бөтен гәүдәсе гармун моннары белән тибрәнә башлый, гүя ул үзе юкка чыгып, тере җаны гына кала. Вафин бик пөхтә киенә, һәрвакыт ак күлмәктән, галстуктан йөри, күкрәгенә орден-медаль планкалары тагылган була. Көмештәй чал чәчләрен ул беркайчан да озын итеп үстерми, ике-өч сантиметрдан беркайчан да артмый, ул аларны тарамый да. үз унайларына үсә бирәләр кебек. Ирек икс сүз белән генә ана эшнең нәрсәдә икәнен анлата ала иде. Ләкин ул үзенең иң изге хыялыннан башлады. Шул хыялларнын ни рәвешле җимерелүен сөйләде һәм укырга кереп кайтканнан сон булган хәлләргә тукталды. —Берсекөнгә чираттагы бюро,—дип дәвам итте Ирек.—Мин сездән. Лотфулла Габдрахманович. мине яклавыгызны үтенәм. Анын бу сүзеннән сон Вафин тәмәке кабызды, тирән итеп суырып, ашыга-ашыга тарта башлады. Бармаклары сизелер-сизелмәс кенә калтырый иде. — Ирек туган, сезнең нәселгә, шул исәптән сина да. минем хөрмәтем зур,—диде ул.—Минем аңлавымча, синең китүен хәзер принципиаль мәсьәләгә әйләнгән. Беренче дә. Икенче дә чигенмәячәк Мин сине укырга җибәрү ягында торачакмын. Билгеле, бу мина азактан бик каты сугачак—Ул шактый вакыт эндәшмичә торды. Авыр сулап Иреккә карады да —Әйтмәсәм дә булыр иде дә инде, шулай да әйтим әле,—дип. сүзен дәвам итте —Син бит яза торган кеше, тормыш турында уйлана торган зат Менә акыл җитмәслек бер әйбер турында әйтим әле мин сина Мин унҗиде яшьтән сугышка киттем, үз теләгем белән. Йөрәкне учка кысып, бету шушы икән, дигән вакытлар күп булды Куркудан акылдан язгандай, кая йөгергәнеңне, нишләгәнеңне белмәгән чаклар да булды Мине батыр сугышчылар исемлегендә йөрттеләр Командирлар да яратты. Сугыш беткәндә мин инде өлкән лейтенант идем, һәм менә кайтып, тыныч тормышта эшли башладык Мине дә, синең кебек, райкомга инструктор итеп алдылар Шулай да без ничектер иркенрәк эшләдек. Үзенне кеше итеп тоя иден Минем сүз озынга китте, ахрысы,—дип, туктап калды Вафин. — Юк, юк, зинһар дәвам итегез.. —Әз генә сабыр ит, хәзер бетерәм Әйтәсе килгән нәрсәм шул: сугышта батыр идек, хәзер нишләп шундый хәлгә төштек микән без?— Вафин, урыныннан күтәрелеп, ничектер сәер итеп Иреккә таба үрелде һәм пышылдап —Хәзер сеңеп беттек бит. тын алырга куркып утырабыз,— диде. Аннары, урынына утырып, кабат тәмәке кабызды —Жине.ц өчен җиңдек микәнни сон без? Бөтен Европаны буйсындырган фашизмнан да дәһшәтлерәк ни сон бу? Без әнә Александр Григорьев белән кайттык. Аның белән сөйләшә башласак, ул кул гына селти: безнең күкрәк киереп, гайрәт чәчеп сугышып йөрүләребез ул пүчтәк булган, ди. Белмим, белмим, әллә без куркакка әйләндек, әллә бездән көчлерәк әйбер бар? Ирек чыгарга кузгалды. —Син борчылма, мине үзеңнең якта дип уйла,—диде Вафин аның артыннан. Ирек аннан чыкты да Гаскәровкә менде. Ләкин ул өйдә юк иде. Ахырда ул—бюро әгъзасы Нәжмиевне тапты, һәм анын бүлмәсенә керде. —Минем гаризаны әле сезгә чыгармадылармы?—дип сорады ул Нәҗмиевтән. —Нинди гариза? Ирек аңа тагын барысын да сөйләп бирде. —Берсекөнгә буласы бюродан берүк калдыра күрмәгез,—диде Ирек.— Ләкин мин сезгә аның өчен генә кермәдем. —Тагын нәрсә бар соң? —Мина сезнең ярдәмегез кирәк. Нәжмиев ике каш арасына бөгәрләнеп-төртелеп торган чәчен өскә таба сыпырып куйды. Ләкин ул шундук тагын маңгаена төште. —Нинди ярдәм? —Сез мине укырга жибәрү ягында торсагыз иде... Нәжмиевнең йөзенә елмаюга охшаш ниндидер нәрсә җәелде, ләкин бу елмаю да түгел иде бугай. Ул ашыкмыйча гына иреннәрен чәпелдәтте, кесәсеннән папирос кабын алып өстәленә куйды, бер папиросын суырып чыгарып, кабына бәреп, эчендәге тәмәкесен койгалады, ләкин кабызмады. —Ә син мине Мәскәүгә алып китәсеңме соң? Ирек аңа аптырап карап торды. —Син китәсең, без калабыз. Мин синең өчен тавыш бирсәм, синең белән китәргә тиеш булам бит, Сабитов. Син шуны аңлыйсынмы? —Ә ни өчен китәргә?—диде Ирек. —Әйтеп торам ич, сине яклап тавыш биргәнгә. Мин бит райкомның оештыру бүлеге мөдире. —Укырга теләгән кешене беркемнең дә тоткарларга хакы юк. —Әгәр дә бу урында утырмасам, мин сине укырга жибәрү өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләр идем,—диде Нәжмиев.—Ә менә хәзер, мин үзем теләмәсәм дә, кеше буларак мина авыр булса да, мин сине укырга җибәрмәс өчен хәлемнән килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Чөнки минем вазифам шундый. Мина беркемнең дә күз яшьләре белән хисаплашырга туры килми. —Болай эшләве бик кыендыр бит сезгә, Кәрәм Нәжмиевич? —Кайсылай эшләве? —Йөрәгегез бер яктан кешене кызганып телгәләнә, икенче яктан, сез шул кешенең күз яшьләрен агызасыз. —Кыен, әлбәттә,—диде Нәжмиев. —Йөрәгегезне урталай ярып, болай интеккәнче, әйтик, урта мәктәпкә директор булып китсәгез, җиңелрәк булмасмы? Акчасы да сезнен мондагы эшегездән ике мәртәбә күбрәк. —Инде ачыктан-ачык сөйләшә башлаганбыз икән, мин сина бер әйбер әйтим әле, Сабитов. Акча кирәкми миңа. Иркен урында тавык булганчы, тар урында әтәч булганын артыграк... Башка бюро членнары да Ирек өчен борчылуларын белдерсәләр дә, өметле сүз әйтмәделәр. Бюро утырышы райкомның уку залында үтте. Чөнки икмәк сату буенча бер колхоздан биш-алты кеше, урыл-жыюны начар оештырган икенче хуҗалыктан тагын шулкадәр кеше чакырылган иде. Кыска гына бер өстәлне алгарак чыгарып куйдылар да, анын урта бер җиренә Арсланов, ун ягына Шәвәлиев, сул ягына Гаскәров утырды. Гаскәров кырында Нәжмиев белән Батталов урын алды, Гәрәйшинны өендә авырып ята, диделәр, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигын ниндидер зона семинарына чакырып алганнар. Шулай итеп, арттагы дүрт урындыкта Вафин белән Әхнәф икесе генә утырдылар. Өч кешене партиягә кабул иткәннән сон. әлеге хуҗалыклар тикшерелде. Икенчесен тикшергәндә, инструктор Хисмәтуллин Гаскәровка ниндидер язу кертеп бирде Гаскәров аны укыды да Арслановка сузды. Анда Чаллыдан төзелеш тресты начальнигы килгәнлеге турында хәбәр ителгән иде — Барыгыз,—дип пышылдады Арсланов Шулай итеп, беренче мәсьәлә тикшерелеп бетәр-бетмәстә, бюро членнарыннан нибары алты кеше калды Тагын ниндидер вак-төяк мәсьәләләрдән сон. ниндидер чаралар планнары раслагач. Ирекне чакырдылар. Ул кереп аларнын каршысына басты —Менә монда бюрога безнен профсоюз лидерыннан гариза керде,— диде Арсланов — «Мәскәүгә берьеллык театраль курсларга укырга керүем сәбәпле, мине авыл хуҗалыгы работниклары профсоюзы райкомынын председателе вазифаларыннан азат итүегезне сорыйм һәм укырга китәргә рөхсәт бирүегезне үтенәм.» —Ул нәрсә, артистлыкка буламыни?—дип куйды Батталов. катемсерәп. —Шул чама инде,—диде Арсланов —Бюро членнарына шуны әйтергә тиешмен: мин Казанда чакта Сабитов икенче секретарьны. Мәскәүгә командировкага барам, дип алдап китә. Укырга кереп кайтып, хәзер безне перед фактом калдыра. Без аны мондый алдау белән шөгыльләнгәне өчен каты партия җәзасына тартырга тиешбез. Ләкин ул эшләгән чорында чыгымчылап, тәртәгә тибеп куйгаласа да. үзен начар яктан күрсәтмәде. Бүген бюрода аны кисәтергә кирәк һәм киләчәктә тегенди-мондый уйларсыз гына эшен дәвам итсен. Кем дә кем Сабитовнын үтенечен кире кагарга ди. шул бюро членнарының тавыш бирүен сорыйм Арсланов, Шәвәлиев. Батталов. Нәжмиев бердәм кул күтәрделәр Артта утыручы Вафин белән Әхнәф тавыш бирмәде Арсланов та. беркем дә аларга таба борылып карамады —Төшерегез,—диде Арсланов һәм Иреккә:—Давай, эшкә, Сабитов,— дип баш какты.—Бюро тәмам Ирек моны болай тиз булыр дип башына да китермәгән иде Ул әле үзеннән чыгыш ясатырлар, бюро әгъзаларын йомшартырлык дәлилләр китерермен дип өметләнгән иде. Ә бу бюро утырышы анын гаризасын •өф» дип өреп җибәргән кебек кенә булды Ул. ачуыннан кайнап, эш урынына кайтты һәм кабат КПСС райкомынын беренче секретаре Арслановка гариза язарга утырды: «Кичәге бюро утырышы мине Мәскәүгә берьеллык Югары театраль курсларга укырга җибәрмәү турында карар чыгарды Утырышта тугыз бюро членының алтысы гына катнашты, аларның икесе мине укырга җибәрмәү өчен тавыш бирүдән баш тартты. (Алар—Л Вафин һәм Ә Шәрифу иин) Шушылардан чыгып, бюро утырышын вәкаләтле түгел дип саныйм һәм минем бу гари замны ике көн эчендә кабат каравыгызны сорыйм. Чөнки өч көннән мин укыячак Югары курсларда дәресләр башлана» 29 ртәнге алтыда Арслановнын кабул итү бүлмәсендә ни гаҗәптер секретарь хатыннан башка кеше юк иде. -Беренче үзендәме?—дип сорады Ирек Минзаһит Усманович Казанга китте —Ә кайчан кайта? -Йә иртәгә кич. йә берсекөнгә иртән Бусы бик начар иде Ул Нәжмиевкә керде Гаризаны укыган саен, оештыру бүлеге мөдиренең күзләре түгәрәкләнә барды И —Нәрсә... алар кул күгәрмәдемени? —Күгәрмәделәр шул,—диде Ирек. —Нәрсә, сез алар белән сөйләшеп куйган идегезмени? —Сөйләшүнең монда ни әһәмияте бар сон? Кайберәүләр белән сөйләшеп тә караган идем дә бит... —Ярар, ярар, төрттермә,—диде Нәҗмиев. —Кәрәм Нәҗмиевич, куркыта да димәгез, сезгә әйтеп куям, мин үз дигәнемне итмичә туктамаячакмын Шуңа күрә гаризаны беренче секретарь кайту белән каравыгызны сорыйм, һәм миңа һәр ике бюро утырышы карарының күчермәсе кирәк булачак —Ирек урыныннан торып чыгарга әзерләнде. —Бер генә минутка тукта әле, Сабитов,—диде Нәҗмиев.—Син бу гаризаң белән Берләшкән Милләтләр Оешмасына барсаң да, берни дә кыра алмаячаксың. —Карарбыз,—диде Ирек һәм чыгып китте Шул ук көнне ул Язучылар берлегенә шылтыратып, хәлнең катлаулануын сөйләп бирде. Казаннан алар кичке бишләрдән соң гына чыгып киттеләр Арсланов күрше район секретаре белән юл буе туктый-туктый кайтты Унбер тулганда, ул инде өендә иде. Хәятнең өстәл әзерләргә йөрүенә кул гына селтәде. —Нәрсәләр бар дөньяда?—диде ул. —Артык берни дә юк бугай,—диде хатыны.—Сабитов мәсьәләсендә генә халык бик шаулый. Нигә җибәрмисен сон шуны? Юкка үзеңнең абруеңны төшерәсең. —Не твое собачье дело!—диде Арсланов.—Бар, йокла! Аннары Шәвәлиевкә шылтыратты. —Хәерле төн,—диде ул.—Яңалыклар юкмы? —Барысы да әйбәт. Анда Сабитов кына кабат бюро жыюны сорап гариза керткән. Арсланов сүгенеп куйды. —Иртәгә алтыда сөйләшербез әле. Шәвәлиев аны алтынчы яртыдан сагалый башлады. Ләкин Арсланов килеп җитә алмады. Чөнки ул төнге бергә кадәр йоклый алмады Әйтерсен лә бөтенесе дә махсус анын нервысына тию өчен оештырылган иде Өлкә комитетындагы кинәшмә бик киеренке барды. Аңа да ару гына эләкте. Җитмәсә, тәнәфестә пропаганда бүлеге мөдире аны култыклап читкә алып китте, Сабитовны укырга китүдән тоткарламаска үгетли башлады Арсланов анын авызына чапкандай китеп барды. Чөнки ачуы килгән иде Инде кайтуына хатыны, ул гына да түгел, Шәвәлиев тагын шуны әйтә Каян килгән ил масштабындагы хәл ителергә тиешле олы мәсьәлә! Әйтерсен лә бөтен җитәкчелек шуның белән генә шөгыльләнә. Арсланов сәгать җидедә генә килеп җитте. Аның күзләре кызарган, чырае ап-ак иде. Ул Шәвәлиев белән Нәҗмиевны икесен бергә чакырып кертте Нәҗмиев ана Ирекнен гаризасын бирде. —Боларнын кул күтәрмәве хакмы сон?—диде Арсланов. —Хак булмаса, язмас иде,—диде Нәҗмиев. —Ну, биетәм әле мин аларны!—Арсланов ачу белән тешләрен кысты.— Безгә хуҗалык җитәкчеләрен җыярга кирәк —Арсланов, йодрыгын төйнәп, шыкы-шыкы өстәлгә сукты.—Карыйбыз анын гаризасын. Бу бюро башкаларга сабак булырга тиеш. Яңадан мондый хәл кабатланмасын өчен. Шуна күрә хәзер безгә бераз шөгыльләнеп алырга кирәк —Анын Шәрифуллины бер атнага Казанга китте бит әле,—диде Шәвәлиев. —Әйе, беләм. —Чакыртып кайтарыйк без аны, Минзаһит Усманович. —Ярый, кайтарт. Бусын ару гына селкетергә кирәк. Хәзер син мина, Нәжмиев, башта Сабитовны китер, сәгать тугызга Вафинны чакыр. Шәвәлиев белән Нәжмиев чыгып китеп, ярты сәгать үгтеме-юкмы. ишектә Ирек күренде. —Әйдә,^ уз әле, студент,—диде ана Арсланов —Менә монда мин Казаннан кайтып керүгә, бик олы эш итеп, синен гаризанны кертеп бирделәр —Арсланов ашыкмыйча гына Ирекнен гаризасын укып чыкты,— Әгәр син моны язмаган булсан, бөтенесе әйбәт кенә кала иде Ә менә хәзер без сине партия жәзасына тартачакбыз —Ул, сүзеннән туктап, ана карап торды. —Анысы инде сезнең эш,—диде Ирек. —Хәзер ни өчен жәзага тартылачагыңны әйтәм Син монда, бюрода алты кеше катнашкач, ул тулы вәкаләтле түгел, дип язгансың Тугыз кешедән биш кенә катнашса да, бюро тулы вәкаләтле. Сина. ничә еллар буе райкомда инструктор булып, район газетасы редакторы булып эшләп, бу әйберне дә белмәү бик оят. Аннары. Син ике бюро членына яла ягасын. —Ничек яла ягам?—диде Ирек аптырап. — Шулай. Безнең бюро членнары белән аллан ук сөйләшеп куелган сүз бар: әгәр дә кем дә кем каршы, яисә битараф икән, ул, кул күтәреп, бюроны алып баручыга хәбәр итә. Вафин да. Шарифуллин да моны эшләмәделәр. Димәк, алар безнен белән бергә кул күтәргәннәр. —Алар кул күтәрмәделәр, мин карап тордым,—диде Ирек. —Анысын тикшерербез. Шулай итеп, сине, райкомны алдап Мәскәүгә киткәнең һәм райком бюросына гаеп ташлаганын өчен партия җәзасына тартачакбыз. —Тартыгыз,—диде Ирек.—Сезнен кулыгыздан бит барысы да килә. Ләкин мин гаризамның бүген йә иртәгә каралуын таләп итәм. Чөнки минем укуым башланыр вакыт житге. Арсланов, көләсе килмәсә дә, ясалма көлеп куйды —Син, Сабитов. Жир шары үзеннен теләк белән генә әйләнә икән дип уйлыйсын булса кирәк. Ә бит анын үз законнары бар. —Җир шары сезнен теләк белән генә дә әйләнми. Минзаһит Усманович,—диде Ирек, анын кызарган күзләренә туп-туры карап —Син аның кем теләге белән әйләнгәнен тиздән белерсең Ирек кабул итү бүлмәсендә Вафин белән очрашты. Анын йөзе борчулы иде. —Сез кемгә? —Минзаһит Усмановичка,—диде Вафин. Ана Ирек тагын нидер әйтмәкче булды, ләкин секретарь хатын Вафин га керергә кирәклеген әйтте. Арсланов Вафинны чытык йөз белән каршы алды. Күрешмәде, утыр димәде: —Син нәрсә, Лотфулла Габдрахманович, подложил мне свинью?— дип, аны шелтәләргә кереште —Нәрсәне әйткәнегезне аңламадым —Менә моны укы әле,—беренче ана Ирекнен гаризасын бирде — Ну, дөрес язганмы. Сабитов, юкмы"’ -Дөрес. —Ә нигә сез ул вакытта кул күтәреп мина әйтмәдегез’ —Анда вакыт калмады, сез шундук бюро тәмам дидегез. —Ә соңыннан? —Соңыннан аның әһәмияте юк иде инде. —Әйбәт түгел, Лотфулла Габдрахманович Сез район җитәкчеләре арасында минем ин хөрмәт итә торган кешеләрнең берсе идегез, үзенә ышанган кешене подводить итәргә ярамый. Дөрес әйтәмме мин'’ —Дөрес, билгеле,—диде Вафин —Ләкин. Минзаһит Усманович, моны ни өчен сезне подводить итү дип аяларга сон әле? Мин Сабитов укырга китәргә лаеклы дип саныйм. Әйбәт эшләде, укып кайтсын. —Ярый, мин сезне тоткарламыйм. Вафин аптырап урыныннан күтәрелде. —Ә сез мине нәрсәгә чакырган идегез сон? —Менә шушы мәсьәләдә фикерегезне белим дип. Ачыктан-ачык әйтүегез өчен рәхмәт. Хушыгыз. Кабул итү бүлмәсенә чыгуга, секретарь хатын Вафинга: —Сезне Зөфәр Шәрипович чакыра,—диде. Ул кергәч, Шәвәлиев язып утырган кәгазен читкәрәк алып куйды да, күрешеп, ана утырырга урын күрсәтте. —Сез инде минем пленумга доклад белән утырганны беләсез,—дип башлады Шәвәлиев.—Бик авыр тема булып чыкты бу. Коммунистларның жаваплылыгын һәм үтәүчәнлеген күтәрү мәсьәләсе. Бюро әгъзаларының эшчәнлегенә аерым-аерым тукталмыйча булмый. Менә минем алдымда бюро утырышының апрельдә кабул ителгән карары. Анда районның in хәзерләү планы куркыныч астында торуы күрсәтелә. Монын бер сәбәбе— колхозларда итне әрәм-шәрәм итү, эчке хуҗалык исәбенә күп тоту, законсыз сату дип басым ясала. Әнә шул сәбәпне бетерү бюро карары белән сезгә йөкләнгән. Сез алты хуҗалыкны тикшергәнсез, берничә җитәкченең хезмәт хакын тотып калу турында карар чыгаргансыз һәм шуның белән бетте. Бюродан сон үткән дүрт айда колхоз-совхозларда аерым кешеләргә генә дә дүрт тоннага якын ит сатыла. Ни өчен бюро карарын үтәү буенча башка чаралар күрелмәде? Вафин кып-кызыл булды. —Чаралар күрелде инде, нишләп күрелмәсен. —Кая, әйтегез,—диде Шәвәлиев. —Кайсын кисәттек, кайсыларына урынга барып, кайсыларына телефоннан әйтелде. Сез менә алты хуҗалык, дисез, җиденчесенә комитет утырышына «Үрнәк» колхозын әзерләгән идек. Колхоз председателе Өлфәт Жәлилов утырышка килүдән баш тартты. Ә хуҗалыкта документсыз шул айда гына ике сыер түшкәсе юкка чыккан иде. Мин тавыш кубардым, Минзаһит Усмановичка барып җиттем. Ул, хәзергә сабыр итегез, чара күрербез, диде. Яңадан кузгаттым, чара күрелә, диде. Күрелгәндер инде, шулай булгач. —Димәк, Минзаһит Усманович гаепле? —Юк, мин алай дип әйтмим,—диде Вафин. —Сезгә йөкләнгән «Ярыш» колхозын алсак та, хәлләр мактанырлык түгел. Иген унышы түбән, ашлык сату планы җитмеш процент, тунга сөрү акрын бара, шулай итеп мина ни язарга кушасыз инде? —Асылда ничек, шулай языгыз,—диде Вафин. —Ә сез теге бюро карарының ни өчен үтәлмәве турында мина информация язып кертегез. Кемгә сатылган ул шулкадәр ит? —Анын кемгә сатылганын белмәгән кебек утырмагыз инде, Зөфәр Шәрипович. —Кемгә сон?—диде Шәвәлиев. —Кемгә булсын, сезгә. —Ничек, ничек?! —Сезгә. Шәвәлиев хуҗалыклардан күпләп ит алучы җитәкчеләр исемлеген Вафинның алдына китереп салды. —Табып күрсәтегез әле шушыннан минем фамилияне. —Ягез инде, Зөфәр Шәрипович. уен уйнап утырмыйк. Сезнен фамилиягез анда булмау ул бит әле бәрәңге шулпасы эчеп кенә торасыз дигән сүз түгел. —Ә сез дәлилләр белән сөйләгез!—дип җикерде Шәвәлиев. —Дәлилләрен дә табып була. Итнен бит колхозлардан бөтенләй фамилиясез, акча түләмичә алына торганы да, башка фамилия язып, бик очсыз хак белән китә торганнары ла бар. Моны белмәгән кеше юк. —Сез әле шуларны тикшереп иөрисезмени9 —Мин барысын да тикшерергә тиеш — Рәхмәт, пленум докладына кертерлек материал бүлды. Ә информациягезне иртәгәдән дә сонартмагыз. Вафин бу сөйләшүдән үзен ни өчен чакыртканнарын тәмам аңлап чыкты. 30 рек кичке сигездә әллә ничә төрле дару эчеп йокларга ятты Ләкин күпме генә ятмасын, күзенә йокы кермәде Ул кулларынын. башының җинелчә калтыранып торуын сизде. Мондый хәлнең анын белән беркайчан да булганы юк иде. Кинәт ул елаганга охшаш тавыш ишетте, одеалын өстеннән алып атты, һәм чыннан да кухняда ниндидер хатынкыз сөйли, үзе елый иде: —... Көне буе эшли алмадым Җитмәсә янымда утыручылар пышыпышы киләләр.. Инде өйгә тентү кертәселәре генә калды. Әхнәфне эзләп, кич бер инструктор килгән. Ирек шунда гына елаучының Әхнәф хатыны икәнлеген таныды Ул. сикереп торып, кухняга чыкты. —Исәнме. Фәһимә, нәрсә бар? —Безнең башка җитәләр бугай инде,—дип. тагын да катырак елый башлады Фәһимә. —Нәрсә бар? Анлатып сөйлә әле —Иң элек «Ирен кайда? Адресын бир!»—дип Шәвәлиев шылтыратты «Мин аны каян белим? Ул үзенен институтта бергә укыган дустында куна»,— дим. Ә ул ышанырга да теләми «Юри яшерәсең, барыбер табарбыз»,—ди Мин әйтәм «Нишләгән сон ул? Нинди җинаяте бар?» дим «Ашыгыч кирәк, ничек булса да тап. әйт. райком белән элемтәгә керсен!»—ди. Көне буе инструкторлар җанымны ашадылар. Кичтән Хисмәтуллин. әллә тентү ясарга килгән. «Кайткан бит ул. нигә әйтмисез9 »—ди. Нәрсә булган соң? Ник эзлиләр аны'’ —Бюрога кайтармакчы булалар,—диде Ирек —Минем гаризаны кабат караячаклар. Алар. Фәһимәне юатып, чәй эчереп, бер нәрсәгә дә борчылмаска кушып, Сөембикә белән икәүләп өенә илтеп куйдылар Кайтып керүләренә өйдә зырзыр телефон шылтырый. Төрепкәдә—Әхнәф иде —Нәрсә булды анда?—диде ул. —Әле берни дә булмады —Монда хәзер мина Казан урамында йөрерлек рәт калмады Радиога барсак та. Шәвәлиен эзли, шылтыратырга кушты, диләр Телестудиягә барсак та. шул сүз. Кичә Химиклар сараена концерт белән барсак, сарайның директоры сәхнәгә йөгереп килгән: «Телефонда—икенче секретарегыз, әйдә, сөйләш»,—ди. Таба алмадым дип әйт. дип җибәрдем Нәрсә бар сон? — Мин бюрога гариза яздым Китүемне кабат карауны сорап Ике көннән бюро Азар сине минем китүгә каршы тавыш бирдерәчәкләр Әхнәфнең көлгәне ишетелде. —Менә анысы булмас инде!—диде ул. — Мин инде. Әхнәф, сина берни дә әйтә алмыйм Бар ягын да уйла, үзенә кыенга туры килмәсен. ' —Минем дә хәзер әллә ни югалтасы әйбер калмаган,—диде Әхнәф Әллә сине сатып, урынымны саклап калыр дип ышанасынмы* Әгәр алай уйласаң, син мине белмисең. Ирек — Рәхмәт, Әхнәф, беләм мин сине Шулай да Шәвәлиевкә шылтырат син Качып котыла торган әйбер түгел бу Аның белән сөйләшкәннән соң. Ирекнең тагын баш өянәге кузгалды. И Ыңгырашып шактый ятканнан сон, ул түзә алмыйча урамга чыгып китте. Сәгать инде ун тулып киткән, урамда сирәк-мирәк парлашып йөргән яшьләр күренә. Электр яктырткан урыннарда аяк астында күренүче яфраклар, салкынча һава инде көз җиткәнлеген сиздерә. Әнә кыз белән егет култыклашып кайта. Ирек аларнын ни сөйләшкәннәрен ишетми, ләкин аларнын авызлары— авызда. Менә кызы кинәт егетне этеп җибәрде, тегесе читкә сөрлекте, аларнын кычкырып көлгән тавышлары ишетелде Ул да булмады, кыз егетнең муенына асылынды. Ирек инде аларга шактый якынлашкан иде, акрын гына борылды да кирегә атлады. Ана бик тә ямансу булып китте. Баллы Төбәк урамнарында Зәнфирә белән бернинди гамьсез, бернинди уйсыз шаярышып йөргән чаклары әле менә бүген генә кебек иде бит. Шушы ук йолдызлар, аларнын куанышып йөрүенә кызыгып карап торалар, җем-җем итеп күз кысалар иде. Яшьлек үтеп тә киткән Ин коточкычы—беркая да юл юк. Кешенең тормышы, шулай матур башланып, шушындый фаҗига белән төгәлләнә микәнни? Әле бит, уйлап карасан, гомер уртасы, таулар күчерер чак. Әмма тау күчерү түгел, теләгән җиренә дә күченә алмыйсын икән. Кешеләрнең тормышы шушы йолдызлар кебек матур булырга тиеш түгел микәнни? Бу галәмнең үзәге нәрсә икәнен кешелек әле һаман төшенеп җитмәгән... Ин кадерлесе ни? Кешенен тәнеме9 Шул тәннең тере торуымы? Юк. Тере жан ияләре күп. Кешедән кечкенәләре һәм зурлары да, кешедән көчсезләре һәм көчлеләре дә, кешегә караганда бик аз яшәүчеләре дә, бик озак яшәүчеләре дә күп. Ин кадерлесе—һәрбер адәм баласының уй-омтылышлары, хистойгылары. Бары шул булганга гына, бәндә Кеше дип атала. Анын бөек җиһан тарафыннан бүләк ителгән һәм мәнгелек бизмәненнән караганда, бер генә дәртләп алуга тин күнел тибрәлешләре, хыял-омтылышлары кагылгысыз! Ин бөеге, ин кадерлесе шул. Аңа тукыну—вәхшилек. Чөнки кеше гомере мәнгелектә бер генә, яна да сүнә, бүтән беркайчан да кабатланмый.. Бөтенесе ана баш ияргә, аны анларга, аңа хезмәт итәргә тиеш. Хәтта күкләрнен дә ана табынулары зарур.. Ирек яза торган яна Коръәннең нигезендә шушылар ятачак. Әгәр яшәеш шулай корылган булса, Ирек мондый хәлдә калмас та иде Киләчәктә язам, тулаем иҗатка керәм дип көндәлек мәшәкатьләр казанында кайнаганда, гомернең ин көчле чагы янып беткән. Киләчәк ул—бүген икән һәм ул көн саен ваклап-ваклап узган да киткән. Аны эләктереп калмасан. вакыт ишегенен теге ягына «келт» итеп кенә чыга да үткәнгә әверелә икән... Кешегә ярдәм кирәк! Анын бит җанын яралганнан бирле бутаганнар. Бөтенесе кешедән сорый, таләп итә, аны ниндидер кысаларга куып кертеп, яхшы сыйфатларын гына калдырмакчы. камилләштермәкче булалар. Ә каян килгән ана әшәке сыйфатлар? Бары бер нәрсә—әйбер аркасында. Кешене үзе яралганнан бирле, әйбер белән алдап, һәлакәткә сөйрәү дәвам итә. Нинди фаҗига, нинди монафикълык-икейөзлелек: бер яклап, адәм балаларының күңелләренә әйбер дигән агулы орлыклар чәчеп, ин әшәке, ин кабахәт сыйфатларны үстерү, икенче яклап, изге сүзләр белән аны шул сыйфатларыннан баш тартырга, тыелырга, камилләшергә чакыру. Ләкин бит, беренчеләре—җисми булганлыктан, котылгысыз таркату, җимерү көченә ия, ә икенчеләре нибары буш сүзләр, һава тибрәлешенә генә кайтып кала. Иртә көзнен салкынча төнендә, йолдызлы күккә карап, Ирек ант итте: ул үзенен гомерен кешегә ярдәм итүгә багышлаячак! Анын китабы әнә шул юлда байрак булачак! Шәвәлиев стенадагы барометрны карыйм әле. дип. кузгалган иде. телефон шылтырады Тавышына караганда, ул шәһәрара станциядән иде. «Сәгать җиденче унбиш минутта кем борчый икән?»—дип уйлады Шәвәлиев һәм трубканы алды. —Исәнмесез. Зөфәр Шәрипович. —Шәрифуллин. синме бу?! —Әйе. мин. —Нәрсә син анда качып йөрисен? Мин бит сине эзләп, хәзер ярты Казанны аякка бастырдым. —Мина кичә кичтән генә әйттеләр,—диде Әхнәф.—Туры килә алмаганбыз бит. Нәрсә бар сон? —Нәрсә барын кайткач белерсең. Хәзер үк кайтып җит. Беренче рейс белән. —Сез ни сөйлисез. Зөфәр Шәрипович? Казанга шушы кадәр кеше алып кил дә кайтып китеп буламыни? Бүген иртәнге якта телестудиядә безнең репетиция, ә төштән сон төшерәчәкләр, беркая да китә алмыйм мин. —Синнән башка төшерерләр. Син минем әйткәнне аңлыйсынмы9 — Кайтмыйм. Зөфәр Шәрипович. Анда минем чыгыш та бар —Синең ул чыгышыңны икенче секретарең сөйләр. Мин сина кайтып җитәсең, дим! —Кайтмыйм, исән булыгыз! —Шәрифуллин!—дип кычкырды Шәвәлиев. ләкин трубкада «түт- түт» дигән өзек-өзек тавыштан башка берни дә ишетелми иде. Телестудиядә репетиция әле башланган гына иде. Әхнәфне «Сезне бер кеше чакыра» дип, дәшеп алдылар. Кем икән дип чыгып, үзенен ин актив комсомолларының берсе—район эчке эшләр бүлеге сотруднигы Урусовны күргәч, аптырап китте —Син нишләп йөрисен монда. Ваня?—диде ул.—Әллә безнең белән чыгыш ясарга килдеңме? —Әхнәф абый,—диде Урусов, ана ни фамилиясе белән, ни исеме белән эндәшергә белмичә икеләнеп торганнан сон —Мине сезгә җибәрделәр. — Нәрсә, чыгыш ясаргамыни9—диде Әхнәф —Әйдә, кертәбез. -Юк. мине сезне азып кайтырга җибәрделәр. —Алып кайтырга9 ' Кем җибәрде? —Райком Икенче рейс белән без кайтып җитәргә тиеш —Син монын ни икәнен беләсеңме сон9 Минем бит милиция сагы астында кайтырлык бернинди дә җинаять кылганым юк. Без район яшьләре белән монда эш эшләп йөрибез. — Мин берни дә әйтә алмыйм,—диде Урусов —Начальник кушты, мин килдем. — Бар. син тыныч кына кайтып кит,—диде Әхнәф ана —Эш беткәч, мин үзем кайтып җитәрмен —Юк инде. Әхнәф абый, мин бит приказны үтәргә тиеш Сездән башка кайтып керә алмыйм мин. —Ә менә мин сина комсомолларча кушам. Курыкма, берни дә булмас Барлык жаваплылыкны үз өсте мә алам —Сездән башка кайтмыйм инде мин. Әхнәф абый Бик тә үтәүчән кеше иде шул Ваня. Аның кайтып китмәячәген Әхнәф яхшы анлады. —Ул вакытта көтәсең инде,—диде ул. Репетиция барган урынга кереп, Әхнәф тапшыруны әзерләүче редакторга эшнең нәрсәдә икәнен анлатты. Ул, әлбәттә, арттан милиция җибәргәннәр, димәде, райкомда ашыгыч эш килеп чыккан, бүген үк кайтып житүне таләп итәләр, диде Шуннан сон анын чыгышын яздырдылар да, ул Урусов янына чыкты. —Әйдә, Ваня, «Казан» кунак йортына киттек,—диде ул. Троллейбус белән кайтып, портьега кергәч, Әхнәф: —Хәзер монда безнең икенче секретарь килергә тиеш,—диде,- Карап кына тор, аны күрү белән туктат, мине көтсен. Мин хәзер әйберләремне җыеп, бүлмәмне тапшырам да чыгам. Урусов урамнан керүче ишек турында басып калды. Әхнәф ашыгаашыга ун якка китеп барды. Урусов башта бик озак стенага сөялеп торды, ярты сәгатьләп вакыт узгач, ул, түземсезләнеп, сәгатен карый башлады Ахырда бер сәгать тә, сәгать ярым да үтте. Ул, тынычсызланып, дежурный янына китте. Әхнәф Шәрифуллиннын кайсы бүлмәдә яшәвен сорады. «Икенче катта андый кеше яшәми», диде дежурный, кенәгәсеннән тикшереп чыккач. —Ә ничек белергә була соң? Дежурный хатын, администраторга шылтыратып, Әхнәфнең кайсы бүлмәдә торуын сорады. Өченче катта, өч йөз уникенче бүлмәдә, диде ул. Әллә нинди кәкре-бөкре коридорларда адаша-адаша, икенче катка кабат төшеп, янадан менеп китеп, ниһаять, әлеге бүлмәгә килеп төртелде Урусов. Ләкин аның ишеге бикле иде. Ул аны тарткалап та, шакып та карады, эчтән тавыштын ишетелмәде. Урусов дежурныйга мөрәжәгать итте. —Әйе. алар анда ике кеше тора,—диде дежурный.—Ләкин хәзер беркем дә юк. Шәрифуллинмы? Шәрифуллин моннан ике сәгать элек ачкычын калдырып, чыгып китте. —Бүлмәсен тапшырдымы сон ул?—дип сорады Урусов. —Тапшырмады, нишләп тапшырсын? Ул бит әле биредә тора, акчасы түләнгән. Урусов аптырап, беренче катка төште. Әллә ашап утыра микән, дип, ресторанга кереп карады. Ләкин Әхнәф анда да юк иде. Инде икенче рейс самолет очар вакыт җитеп килә Ул, Куйбышев мәйданындагы телефон станциясенә төшеп, начальнигы белән элемтәгә керде. —Ачык авыз!—дип кычкырды ана Мәрдиев.—Син берни дә анламыйсыңмыни?! Ул сине кәкре каенга терәтеп качкан! Трубкаңны куймый тор, мин райком белән элемтәгә керим әле,—диде ул. Аннары бер-ике минуттан Урусовка:—Бүген кич эзләп кара, теге чыгыш ясаучылар янына килми калмас ул. Әгәр тапсан. шылтыратырсың. Төнлә теләсә кайсы вакытта машина җибәрербез. Иртәгә сигезгә кайтып җитмәсә, анын кирәге юк. Урусов, телеграфтан чыгып, кая барырга белмичә, аптырап басып калды. Әхнәф Урусовтан ычкыну белән ВЛКСМ өлкә комитетына юл тотты. Телестудиядән чыкканда, ул аның белән бергә Болынкырга очарга ниятләгән иде Ләкин акрынлап әлеге уеннан кире кайтты, үзе өчен язмышынын йә тегеләйгә, йә болайга хәл ителү сәгате сукканлыгын анлады. ВЛКСМ райкомы секретаре булып пенсиягә кадәр утыра алмасын ул яхшы белә һәм хәзер башка эшкә күчү мәсьәләсен шушы киеренке моментта йә бер якка, йә икенче якка хәл итмичә булмый иде. Ничә еллар буе сорап йөреп, Арсланов аны аспирантурага җибәрмәде Уку яше чыккан булса да, аспирантурага керергә иде исәбе ВЛКСМ өлкә комитетының беренче секретаре бүлмәсен ачып керүгә, теге ана ташланды: —Син кайда йөрисен, Шәрифуллин?!—диде ул, тавышын күтәреп.— Райкомыгыз сине эзләп желеккә төште ләбаса! —Минем кайда йөргәнне сез яхшы беләсез,—диде Әхнәф. —Ә нәрсә булган соң анда ул кадәр? Әхнәф ана барысын да аңлатып бирде. —Хәзер мине алып кайтырга милиция җибәргәннәр. Әле мин. шуннан качып, синен янга килдем. —Бу сезнен районда, гомумән, хәзер нишләгәннәренә исәп-хисап бирми башладылар Ничек инде комсомолның беренче секретарен Казаннан алып кайтырга милиция җибәрергә мөмкин?!—дип ярсыды ул.—Мин моны болай калдырмаячакмын! Мин өлкә комитетының беренче секретарена керәчәкмен бу мәсьәләдә. — Йөрмә, файдасы булмас Мин инде бюрога кайтмаска карар кылдым. Син мине күрмә дә, белмә дә. —Үзеңә кара инде, Шәрифуллин. Мин күрмәдем, белмәдем, сине таба алмадым. Вәссәлам! —Мин бер нәрсә генә сорыйм, миңа читтән торып аспирантурага керергә кулдан килгәнчә ярдәм итсәгез иде. Укыйсы килә минем —Анысына ярдәм итәрбез. Әхнәф чыкты да Дербышкида яшәүче дустына китте 31 ртәгә бюро дигән көнне Вафинны Нәҗмиев үз бүлмәсенә чакырды. Вафин ишекне ачу белән тәрәзә кырында басып торучы КГБ хезмәткәре Йөзлебаевны күрде. Алар танышлар иде. Йөзлебаев районга килгәләп тора, үзе Бөгелмә шәһәрендә яши. аларнын элегрәк «Татарстан» кунак йортында берничә көн буе бергә дә торганнары бар иде Шуннан соң, Йөзлебаев районга килгәч, Вафин аны үзләренә чакырып, алар бик күңелле генә кич утырганнар иде Шуңа күрә, иске танышлар кебек, җылы итеп кул кысыштылар. —Мине монда чакыралар, дигәннәр иде. —Йә инде, Лотфулла Габдрахманович,—диде Йөзлебаев. кочаклаган дай анын иңбашына кулын салып —Нинди чакыру ди! Просто бер сөйләшеп утырасы килде Әле менә оныкка сезнен универмагтан пальто алыйм дип килгән идем. Размеры туры килмәде. Сезнен оныклар бармы сон.’ — Минем оныкларның инде балалары үсә,—диде Вафин Алар янәшә утырдылар —Картаябыз, картаябыз,—диде Йөзлебаев. Аннары нәрсәдер уйлап торган кебек итте дә Вафинга бөтен гәүдәсе белән борылды—Безнен. Лотфулла Габдрахманович, эшләребез дә. фикерләребез дә охшаш Хәтерлисезме Казанда сөйләшеп утырганны9 —Хәтерлим, билгеле. Алар ул чакта партиянең дә, хөкүмәтнең дә тетмәсен теткәннәр иде Шунысы кызык, фикерләренең уртаклыгы аларны гомер буе бергә яшәгән кешеләрдәй якынайтты, ин яшерен серләрен чиштерде Безнен ин зур чиребезбер партиялелектә, дигән ныклы карарга килүләре хәтергә уелып калды. Бу чир партиянең югары органнарында утыручыларның котылгысыз культын тудыра, фикер көрәшенә, тәнкыйтькә урын калдырмый, бер кешенең сүзе, дөреслегенәялтышлыгына карамастан, законга әверелә, җәмгыять тынчый, таркала. Брежневның герой арты герой, маршал исемнәре, кат-кат дәүләт бүләкләре. Жинү ордены алуына, илнен тормозына әверелүенә нәфрәт белдергәннәр, әрнегәннәр, сызланганнар иде — Мин дәүләт иминлеген саклыйм, сез дә халыкнын күзе-колагы.— дип сүзен дәвам итте Йөзлебаев —Шуна күрә килү белән ин элек сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Безгә бер сигнал кергән иде -Нәрсә ул? _ _ —Районда җитәкчеләрнең яшерен оешмасы бар, ди Сез шул хакта нидер белмисезме9 _ Беренче мәртәбә сездән ишетәм. Авыл җирендә нинди оешма булсын инде. И — Колхоз председательләре советы дигән нәрсә колагыгызга чалынмадымы? —Юк... Йөзлебаев үпкәләгән кебек читкә китте. —Ә бит андый сүз йөри. ди. Ничек сез генә ишетмәдегез икән? —Бәлкем миңа андый сүзне әйтергә куркалардыр? — Ихтимал, бик ихтимал.—Йөзлебаев никтер өстәл лампасының яндыргычына, черт-черт итеп, берничә мәртәбә баскалап алды.—Ул чакта, Лотфулла Габдрахманович, сез миңа берничә җөмлә генә аңлатма язып бирерсез инде... —Нинди аңлатма? —Яшерен оешма барлыгын белмим, председательләр советы турында да ишеткәнем юк, дип язып бирсәгез, шул җитә. —Габбас Йөзлебаевич, биредә минем ни^катнашым бар соң? —Ягез инде, юкка сүз озайтмыйк,—диде Йөзлебаев, дустанә тавыш белән —Сездән дә алмагач, кемнән алыйм мин аны? Без бит сезгә таянып эшләргә тиеш. Мина теге сигналны калыпка кертеп, нокта куярга кирәк. —Сәер, бик тә сәер,—диде Вафин аптырап. —Мин шушындый ук аңлатманы хокук саклау органнарыннан да алачакмын.—Йөзлебаев, өстәлдәге кәгазь битләрен рәтләп, алар янына ручка куйды.—Язып кына бирегез инде зинһар. Вафиннын күңеленнән ниндидер бер шомлы нәрсә йөгереп узды, ләкин ул анын тәгаен генә сәбәбен белә алмады. —Сәер... Мондый хәл үз гомеремдә беренче мәртәбә... Йөзлебаев кинәт тураеп басты, аның болай да озын гәүдәсе тагын да сузылыбрак киткәндәй тоелды. —Гафу итегез, Лотфулла Габдрахманович,—диде ул башын иеп, күзлек өстеннән карап.—Сезнең бөтен кыяфәтегез, үз-үзегезне тотышыгыз аңлашылмый. Миндә бер фикер туды: сез бу оешма хакында әллә беләсезме? Алай гына да түгел, анда әгъза булып та тормыйсындыр бит? Юк. алдаша Йөзлебаев. Ул Лотфулланың үзен тотышыннан гына мондый нәтиҗәгә килә алмый. Димәк, ул нидер чамалый, яисә, барысын да белеп, юри яшерә, Лотфулланың үзенең тануын тели. —Кешенең тышкы кыяфәтеннән генә чыгып, аңа гаеп ташлау... бу инде... мин хәтта сүз таба алмыйм... —Ярый, мин хаксыздыр. Ә шулай да, баягы сорауга сез ник борчылдыгыз? Әгәр ул совет дигән әйбергә бернинди мөнәсәбәтегез юк икән. Ник? — Мине сезнең тора салып сорау ала башлавыгыз аптырашта калдырды, хәтта каушатты. —Нишләп? —Утызынчы еллар җиле искәндәй булды. —Утызынчы еллар үтсә дә, тәртип бер үк,—диде Йөзлебаев, тимер тавыш белән.—Кем илнең иминлегенә тукына, җинаятенә карап җәзасын ала һәм алачак. Үтәр гомерләр, килгән буыннарны безнен белән өркетерләр, һәр чор үз бүкәйләрен тудыра. Сыйныфларны бетерсәк тә, бай белән ярлынын психологиясе аларнын эчендә пычакка-пычак каршы хәлдә яши бирә. Моны ачыклау ай-һай кыен! Әйтик, менә сездә кем утыра: себергә сөрелгән әтиегезме, әллә анын өчен үч алу тойгысымы? Вафин гаҗәпләнүдән баш чайкап куйды. —Сезгә шул кирәкме? Мин югары белем алган кеше, утызынчы еллардагы хәлләрне җентекләп өйрәндем. Ул чорда булсам, кем белә, мин күбрәк тә хаталар ясар идем Шуна күрә микроскоп аша карасагыз да, сез, миндә күрергә теләгән нәрсәне таба алмассыз. Йөзлебаев кояштай ягымлы итеп елмаеп җибәрде. —Гафу, гафу! Аңлаштык—бетте. Язып кына бирсәгез... Вафин, һаман да нәрсәдәндер шикләнә-шикләнә, аңлатмасын язып бирде. -Рәхмәт, булган бу,-диде Йөзлебаев. —Мина китсәм ярыйдыр бит? — Юк әле, хөрмәтле Лотфулла Габдрахманович,—диде Йөзлебаев. ун күзен кысып елмайды.—Утырыгыз! Сезнең белән гәпләшеп утыру үзе бер гомер бит.—Ул папкасыннан берничә бит кәгазь алды.—Менә монда район председательләр советында сезнен әгъза булып торуыгыз турында хәбәр ителә... Вафин, үзе дә сизмәстән, торып кәгазьгә үрелде: —Кая, күрсәтегез әле! —Чү, чү, Лотфулла Габдрахманович! Сездә шактый нык чәүчәләклек галәмәтләре сизелә.—Анын бая елмайганда кысылган ун күзе зураеп китте — Бик теләсәм дә, хәтта өстәрәк утыручыларга да минем аны күрсәтә алмаганымны сез яхшы беләсез. Шулай булгач, чәбәләнмичә генә сөйләшик, анлашыйк. —Барысын да белгәч, бу өч тиенгә ярамый торган аңлатманы яздырып, нигә вакыт уздырдыгыз? Йөзлебаев куанычыннан шаркылдап ук куйды: —О-о-о! Сез тирән ялгышасыз!—Ул Вафиннын аңлатмасын күкрәгенә кысты.—Бу—ин мөһиме. Сез ихлас күңелле, тугры коммунистмы, әллә инде битлек киеп йөрисезме?. Бу аңлатма—шуны раслаучы документ. Анлыйсызмы: до-ку-мент! Димәк, сез председательләр советы барлыгын да, анда әгъза булып торуыгызны да катгый рәвештә кире кагасыз. Шулаймы? Йөзлебаевта асылда бернинди мәгълүмат та юк. ул Нәҗмие в авызыннан чыккан әллә кайчангы имеш-мимешне генә файдалана иде. Кызганыч ки, Вафин аны болай кабул итә алмады. —Без бит якын танышлар,—Йөзлебаев чыраен Вафинга шулкадәр якын китерде, ул аның авызыннан бөркелүче тәмәке катыш авыр тынчу истән чак укшып җибәрмәде.—Әйдәгез, болай килешик, анда сезнен әгъза булып торуыгызны беркем дә белмәс. Бусына мин йөз процент гарантия бирәм. Тик бер шарт белән: анда кемнәр барлыгын әйтегез генә. Бернинди язусызимзасыз.. Менә шунда Вафин күңеленнән әле генә үткән шомның нәрсә икәнен аңлады. —Мин сезнен бер соравыгызга да җавап бирмәячәкмен!—диде ул, аягүрә басып. —Ни булды, Лотфулла Габдрахманович?—Йөзлебаев ана таба кулын сузды. — Кагылмагыз миңа! —Зинһар аңлатыгыз, ни булды? —Сезнең яшькә җиткәч, шестерка1 булып йөрергә мин оялыр идем! Ул чакыру белән килеп җиттегезме? Йөзлебаевның чыраендагы ясалма елмаю сөртеп алгандай юкка чыкты. —Миңа шуның өчен хезмәт хакы түлиләр. —Алайса шулар белән эш итегез инде Минем сезнең белән сөйләшер сүзем юк.—Вафин ишеккә юнәлде. —Минуточку!—диде Йөзлебаев.—Безнең сөйләшер сүзләребез бик күп, хөрмәтле Лотфулла Габдрахманович. Ул тәрәзә төбендәге диктофонны җибәрде Вафин үз колакларына үзе ышанмады: аннан «Татарстан» кунак йортында теге чакта сөйләшкән сүзләр яңгырын башлады —Туктагыз!—дип ялварды ул. -Бөтенесе бер җепкә теркәлә.-диде Йөзлебаев. диктофонны туктатып — Сыйнфый ачу сещә. Ифрат га куркыныч сетнен кебекләрне 'Шестерка-жаргон сүз. Әләкче, кемнәрнеңдер табанын ялаучы .таган мәгънәне белдерә. партиядә тоту. Чын дошманлык! Сезнен кебекләрдән котылу гына җитми, халыкка матбугат, радио, телевидение аша сөйләргә кирәк! Вафин берничә мәртәбә авызы белән тирән-тирән итеп сулыш алды. аннары.„ничектер кыйгаеп китеп, урындыкка таянды һәм дөпелдәп идәнгә ауды. Йөхлебаев кызу-кызу чыгып китте һәм, Нәҗмиев бүлмәсенә кереп: —Тизрәк ашыгыч ярдәм чакырыгыз, ул егылды,—диде. Ашыгыч ярдәм линиясе буш түгел иде. Нәжмиев баш врачнын үзенә шылтыратты. —Хәзер үк килеп җитегез!—диде ул. Нәжмиев Вафин яткан бүлмәгә йөгереп кергәндә, анын иреннәре күкшелләнгән, йөзе ап-ак булган иде. —Хәзер аңына килә, мин ана салкын су бөркедем,—диде Йөзлебаев, Вафинның күлмәк якасын ычкындырып. Ул тәрәзәне ачып җибәрде, бүлмәгә саф һава керде. Ашыгыч ярдәм машинасының райком ишек алдына кереп туктаганы күренде. Аннан төшеп, баш врач, терапия бүлеге мөдире, калай тартмасын тоткан шәфкать туташы йөгерешеп бүлмәгә килеп керделәр. Вафин инде күзен ачкан иде, ул, берни аңламагандай, битараф карашын түшәмгә төбәп ята бирде. Терапевт анын авыруын белә иде, бармагы белән пульсын тикшерде дә шәфкать туташына нинди уколлар ясарга кирәклеген әйтте. Ин элек анын кан тамырына укол бирделәр. Йөзлебаев белән Нәҗмиев ишеккә юнәлделәр, соңгысы баш врачка: «Әйдәгез әле безнең белән»,—дигән мәгънәдә ым какты. Йөзлебаев тәмәке тартырга китте. Нәҗмиев баш врачны бүлмәсенә алып керде: —Ничек анын хәле?—диде ул. —Хәзер үк больницага салабыз. Йөрәк, нервылар—бөтенесе бергә. —Беләсезме, мин сезгә Минзаһит Усманович исеменнән мөрәҗәгать итәм. Сез аны өендә килеш кенә дәвалый алмыйсызмы? Баш врач, аңа аптыраулы карашын төбәп, сүзсез калды. —Беләсезме, эш нәрсәдә? Иртәгә безнең бюро, һич югы бер ярты сәгать кенә булса да Вафин шунда катнашырга тиеш. Бу шулкадәр мөһим, нинди генә дарулар биреп булса да, менә шушы әйберне эшләргә кирәк. Баш врач маңгаен ышкый-ышкый уйланып торды. —Ну, әгәр сез теләсәгез... Хәзер терапия бүлеге мөдире белән киңәшеп карыйм... Бераздан ул Нәжмиев бүлмәсенә керде: —Тәвәккәлләп карыйбыз инде... Врачлар Вафинга бүгенгә кайтып ял итәргә, борчылмаска куштылар, дарулар биреп, өендә калдырдылар. Нәкъ шул вакытта Ирек беренче секретарь бүлмәсенә килеп кергән иде. Арсланов аның сәламен алмады, күз кабаклары астыннан тишәрдәй итеп карап торды да: —Син ни белән шөгыльләнәсең?—диде.—Ник син шундый пычрак әйберләр белән эш итәсен? —Нинди пычрак әйбер? Арсланов ана машинкада пөхтәләп басылган һәм бергә беркетелгән ике бит кәгазь атты. Шул арада телефон шылтырап, ул кем беләндер сөйләшә башлады. Ирек ашыга-ашыга кәгазьне укып чыкты. Район газетасы коллективының аны укырга җибәрүне сорап, Арсланов исеменә язган хаты иде бу. Ирек берәм-берәм имзаларны карап чыкты. Редактор Хасбулатовадан башка, коллективтагы барлык кешеләр дә кул куйган иде. Ирекнен таштай каткан күнеле йомшап китте. Шулай да, мәрхәмәтле кешеләр бар әле дөньяда, дип уйлады ул. Аның уйларын Арслановнын тавышы бүлде: —Әйбәт оештыргансыз, просто молодец! —Гафу итегез, минем бу язманы беренче күрүем. —Акланма, кирәкми!—Арсланов үтүк баскан төсле чыраен Иреккә таба иде. Тик сиңа бер нәрсәне белергә кирәк: Үзәк Комитетка жибәрсән дә. башта обкомга, аннары,—ул имән бармагы белән өстәленә төрткәләде,—менә монда кайта ул Ай-яй башыгыз йомры' Шәрифуллин аспирантурага китмәкче, син— артистлыкка. Башкасы башка җиргә. Син анда.. Мәскәү марҗалары өстендә ятканда, мин монда пахать должен, да?! Синең бу сасыган районына әллә мине үзем теләп килде дип беләсеңме?! Ул йодрыгы белән өстәлне дөпе-дөпе төйде һәм, тешләрен кысып, юкарып алга чыккан иреннәре арасыннан —Не поедешь!!!—дип ысылдады —Ә мин барыбер китәчәкмен!—диде Ирек, түрә котырган саен, күңеленең нишләптер тынычлана баруын тоеп —Поедешь только через мой труп! —Мин барыбер укыячакмын!—диде ул һәм, ишеген каты ябып, чыгып китте. Улм кайтуга, Казаннан Әхнәф шылтыратты. —Йә, буламы бюро?—диде ул —Әйе, иртәгә. —Ничәдә? —Сигездә,—диде Ирек. Аннары үзенең бүген Арслановта булуын, соңгы ике көндәге хәлләрне сөйләп бирде. —Ярар,—диде Әхнәф —Мин бюро исеменә телеграмма сугам. Сине укырга җибәрү өчен тавыш бирәм, дип —Үзенә начар булмасмы? —Хәзер туктау юк! Дәшмичә күп яттык инде. Житәр!—диде Әхнәф Икенче көнне иртән җиденче яртыга Вафинны беренче секретарьга чакырдылар. Ул тынычлану өчен берничә төрле дару кабып барды Арсланов, өстәле артындагы дүрт-биш метр арада йөри-йөри, кулын артка куеп, сүз башлады: —Лотфулла Габдрахманович. безгә соңгы вакытта булган мөнәсәбәтләрне ачык бер хәлгә китерергә кирәк. Анын ин беренчесе—теге чакта сезнең «Авангард» колхозында керемгә алынмаган дүрт центнер йон табуыгыздан башланды. Ну, алынмаган, вакыты җиткәч, алыныр дип аңлаттык. Ә син шунын белән республикага шауладың. —Яңадан туктадык бит.—диде Вафин —Әйе. республика прокуратурасыннан китереп кыскач Сез кендегегездән биегрәк сикерергә азапланасыз. Үткән бюрода сез тагын мина каршы. Мин ачуланмыйм да. кычкырмыйм да. Мондый төрле фикер белән эшләү сезгә дә, мина да кыен Моннан котылырга кирәк —Арсланов, бер кулына ручка, икенче кулына бер бит кәгазь тотып, Вафин каршына килде дә аларны анын алдына куйды. Вафин аптырап, ана күзләрен тутырып карады —Языгыз гариза,—диде Арсланов тыныч кына. —Нинди... гариза?.. „ —«Сәламәтлегем какшау сәбәпле, үз теләгем белән эштән азат итүегезне сорыйм», дип языгыз —Сез нәрсә. Минзаһит Усманович9 Мин андый гаризаны яза алмыйм. — Нишләп яза алмыйсыз сез аны9 -Мина бит яшәргә кирәк. Миңа пенсиягә чыгарга ел ярымнан артык вакыт калды —Анысы минем эш түгел. Языгыз. —Минем йорт салганда алган унбиш мең ссудам да түләнеп бетмәгән Оныгым баласы белән минем өйдә утыра. —Лотфулла Габдрахманович, болар барысы да сүзләр. Языгыз гаризагызны. —Сез мине үтерергә телисезмени?—Вафиннын тагын бөтен тәне калтырый башлады. Аның танкта янган урыннары кан төсле кып-кызыл булды. Ун як кашы өзлексез сикерде. —Киресенчә, мин бит анлатып әйттем: мина каршы килгәч, башка юл юк бит инде... Вафиннын күзеннән яшь бәреп чыкты —Минзаһит Усманович, сезнеңчә булыр... Бары сезнеңчә генә — Ул, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, ике битен кулы белән каплады һәм тавышсызтынсыз, иңбашларын селкетеп елый башлады. — Ну. ярый, ярый, тынычланыгыз,— диде Арсланов, анын алдындагы кәгазь белән ручканы алып.—Ышанып карыйм мин сезгә тагын беркадәр —Рәхмәт. . Рәхмәт сезгә... Вафин битен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә чыгып китте. Кабул итү бүлмәсендәгеләр аның исерек кеше кебек чайкала-чайкала атлавын гажәпләнеп тә, кызганып та карап калдылар... Бюро нәкъ сигездә башланды. Ин элек партиягә алынучы биш-алты кеше кереп чыкты. Аннары «Тугай» совхозының терлекләрне торакларга кайтару буенча канәгатьләнмәслек эшләве турындагы мәсьәлә каралды. Аны тикшергән вакытта кабул итү бүлмәсенә секретарьга телеграмма китереп тоттырдылар. Ирек шунда утыра иде, урыныннан торып күз төшермәкче булды, ләкин секретарь аны күрсәтмәде, шундук Арслановка алып кереп китте. Ирек тиз генә чыкты да, буш бүлмәгә кереп, телеграфка шылтыратты. Анда анын күрше кызы Халидә эшли иде —Райкомга хәзер генә килгән телеграмманың эчтәлеген әйт әле зинһар,—диде ул. Халидә пышылдап кына аның эчтәлеген әйтте. Телеграмманы Әхнәф суккан. «Сабитов укырга китәргә тиеш, шуның өчен тавыш бирәм», дигән Ирек жянел сулап куйды. Бераздан совхоз кешеләре чыккач, аны чакырдылар. Ирек кереп баскач, бюро членнары барысы да кызыксынып, ана төбәлделәр Арсланов кычкырып анын гаризасын укып чыкты. —Сабитовның язуынча,—диде ул,—ике бюро члены аны укырга җибәрмәү өчен тавыш бирмәгән. Сез кул күтәрмәдегезмени, Лотфулла Габдрахманович? Вафин чайкалып торып басты. Бер генә мизгелгә анын күз карашы Ирекнеке белән очрашты. Ләкин Вафин керфекләрен аска төшерде, бурлаттай кызарган яраларын кулъяулыгы белән сыпыра-сыпыра: — Мин ул чакта нәрсәдер уйлап буталганмын, анлап җиткермәгәнмен ..—Анын сүзләре авызыннан ватыла-җимерелә чыккандай ишетелделәр,— Мине калганнар белән бергә дип санагыз ..—Ул, калтыранган куллары белән битен сөртә-сөртә. урынына утырды. — Без бюро члены Шәрифуллиннан да телеграмма алдык,—диде Арсланов —Ул хәзер Казанда безнен районны пропагандалап йөри. Рөхсәт итегез бюро членнарын шул телеграмма белән таныштырырга. «Я голосовал и голосую против отъезда Сабитова на учебу. Шарифуллин.» —Алай түгел бит, ник алдыйсыз?—диде Ирек. Арсланов, елмаеп, бюро протоколын алып баручы гомуми бүлек мөдиренә телеграмманы сузды. —Укытыгыз аңа... Ирек хәйран калды: телеграмма нәкъ Арсланов укыганча иде! —Безнең бюроның ни дәрәҗәдә монолит икәнлеген күрдеңме инде, Сабитов? Ирек дәшмәде. Бүген безнен каршыда басып торучы Ирек Сабитов, райкомны алдап. Мәскәүгә китте Икенчедән, ике бюро членына, аларнын тавыш бирүләрен юкка чыгарырга теләп, пычрак атты Сабитов, редакция һәм типография коллективы исеме астында хат язып, үзен Мәскәүгә җибәрүне сората. Ниһаять, инде соңгы чарага керешә абыйсы Мэлс Сабитовны мина өстереп кертеп җибәрә. һәм ул Беренче секретарьга физик көч куллану белән янап чыгып китә. Шушы эшләр өчен Ирек Сабитов каты партия җәзасына тартылырга тиеш. Кемнәрдә нинди фикерләр булыр.’ —Мин. сезнен сүзегезгә өстәп, бер генә нәрсә әйтергә теләр идем,— диде Нәжмиев басып.—Сабитов бюро членнары арасында, үзен укырга җибәрүне сорап, астыртын эш алып барды Кайсын җайлап, кайсын майлап, үзе өчен тавыш бирергә чакырды Шундый ук омтылышны ул мина карата да ясады Мин Сабитовнын Минзаһит Усманович санаган һәм мин әйткән эшләре бернинди партиялелек рамкаларына сыймын дип саныйм һәм аны КПСС сафларыннан чыгарырга тәкъдим итәм Аннары Батталов күтәрелде —Сабитовнын санап кителгән эшләре,—диде ул,—безнен Беренче секретаребыз Минзаһит Усмановичнын, димәк, райкомның абруен төшерә Анын абыйсы да шул ук эш белән мәшгуль. Киңәшмәләрдә, гомуми бюроларда күренгәнчә, ул Беренче секретарьның кушканнарын үтәми, тәнкыйтьне кабул итми. Гомумән, районда кайберәүләр тарафыннан партиянен абруен, җитәкчелек ролен киметү эше алып барыла Моны партиягә һөҗүм дип бәяләргә кирәк. Әлеге кешеләр нигездә җитәкчеләр арасында һәм бу шунын белән куркыныч та. Мона чик куелырга тиеш Шуна күрә бүген бюро катгый сүзен әйтер дип уйлыйм Сабитов, мин сине яклап та карадым. Тик үзгәреш булмады Гел райкомга каршы бардын Мондый кешеләрдән партиягә зарардан башка файда юк Шуна күрә аларны КПСС сафларыннан чыгарырга кирәк дип саныйм Анын каравы, сафларыбыз чистарып калыр, бүтәннәргә сабак булыр —Мина мөмкинме?—диде Шәвәлиев. —Рәхим итегез. —Мин бу мәсьәләдә фикер алышып тормаска кирәк дип саныйм Башкалар ничектер, мин үзем арыдым Сабитовтан Бер кеше белән күпме баш катырырга мөмкин9 Карагыз әле. ничек оста, астыртын эш итә Сабитов. Райком органы булган газета коллективы исеменнән Мин ул хатны укыдым Анын кулы икәне әллә каян сизелеп тора Мондый астыртын юллар белән эш итүче кеше ин каты җәзага лаек. Сабитов теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсыбызнын аркасына арттан пычак кадарга сәләтле кеше Ана безнен арада урын юк —Тагын бармы сөйләүчеләр?—диде Арсланов —Булды, анлашылды. җитте,—дигән тавышлар ишетелде Арсланов торып басты —Монда Сабитовны ин каты җәзага тарту, ягъни партиядән чыгару тәкъдиме керде,—диде ул.—Мин үзем принципта бу тәкъдим белән килешәм. Шулай да минем тагын бер мәртәбә Сабитовка ышанып карыйсым килә. Үзүзен кулга алып, әйбәт кенә эшләсә, минемчә, район партия оешмасына файда китерә ала. Шуна күрә мин бюро членнарын тагын бер мәртәбә олы җанлылык күрсәтергә һәм кешелеклелеккә чакырам. Әйдәгез, без ана. учет карточкасына язып, каты шелтә белдерик Ә укырга китәргә сорап биргән гаризасын кире кагарга, дигән карар кабул итик. Ничек карыйсыз.’ —Килешәбез, риза, шулай кирәк,—дигән тавышлар ишетелде -Кем да кем шушы карарны кабул итәбез, ди. шул бюро членнарының тавыш бирүләрен сорыйм Сигез бюро членынын барысы да бердәм кул күтәрде —Төшерегез. Димәк.бертавыштан Ә сезгә. Сабитов, китәргә мөмкин Тырышып эшләгез, биредә әйтелгән сүзләргә үч саклап йөрмәгез Вакыт җитәр, үзеңне әйбәт яктан күрсәтсәң, без ул шелтәне кире алырбыз 3. «к у. м в Ирек бер сүз дә әйтмичә чыгып китте. Ул кабаланып эшенә кайтты. Секретарьны чакырып кертте, аның куркаклыгын белгәнгә күрә: —Миңа Мәскәүгә китәргә рөхсәт иттеләр, вакытлыча профсоюз председателе Вазыйфаларын сезгә йөкләргә куштылар,—диде. Сейфны ачып, тиешле документларны бирде. Барлык эшләрне үзенең укырга китүе сәбәпле, профсоюз председателе сайланганга кадәр, секретарьга йөкләү турында боерык язды. Шактый карышканнан сон, секретарь, боерык белән таныштым, дип, кул куйды. Шулчак телефон шылтырады Ирек теләр-теләмәс кенә трубканы алды. —Ирек Хәйриевич... кичерегез...—Вафиннын хәлсез тавышын таныган иде инде ул.—Мине мәҗбүр иттеләр... Миңа сезгә карата этлек эшләргә яраса да, үләргә ярамый Анлагыз зинһар!.. Вафин башка бер сүз дә әйтмәде. Ирек кайтканда, Сөембикә өйдә иде инде. Айгөлне сөйде, мин командировкага китәм, диде, кайтканны көт, диде. Сөембикә аның рөхсәтсез китүен өнәмәде, мәгәр бер сүз дә дәшмәде Ирек ашык-пошык капкалап алгач, профсоюз машинасында Бигеш аэропортына юл тотты... Әхнәф, чыгыш ясарга килүчеләрне автобус белән кайтарып җибәргәннән сон университетта булып, таныш укытучысын күрде, читтән торып аспирантурага керү, башланган фәнни эшен дәвам итү юллары турында озаклап сөйләштеләр. Икенче рейс белән ул Болынкырга кайтып төште Бер атна эчендә агачлар да ныграк саргайган, алардан явучы яфрак янгыры да куера төшкән иде Профсоюз райкомы турыннан узганда. Әхнәф күз чите белән генә анын тәрәзәләренә күз төшереп алды, күнелен, энә очы белән сызгандай, нидер көйдереп үтте.. Ирекнен Мәскәүгә китеп барганын телефоннан сөйләшкәндә хатыны әйткән иде инде ана. Ул, юлын кыскартырга теләп, мәктәп янындагы агачлык аша гына китте һәм биредәге тынлыкка хәйран калды. Жилнен әсәре дә юк. Инде яшеллеге уна башлаган бәпкә үләне өстендә коелучы сары яфракларга баскач, аларнын кыштырдавы колак төбендәге кебек ишетелә. Казан шау-шуыннан сон биредә оҗмах иде. Ул туктап бер генә минутка күзләрен йомды, сентябрьнең чиста, әз генә салкынча һавасын битләре белән тоюдан искиткеч рәхәтлек кичерде. Әхнәф, керфекләрен ачуга, үзенә таба килүче Ләлә Хәмитованы күрде. Алырга мөмкин булган барлык исемнәрне дә алган бу карт укытучының үз-үзен тотышын, киенүен, кыяфәтен беркемнеке белән дә бутау мөмкин түгел. Кара эшләпәсе астыннан тузгып чыгып торучы чал чәчләре, бер як очы итәгенә кадәр сузылып төшкән кара шарфы, аксыл плащы, инбашына эленгән нәни сумкасы һәм кәкре башлы затлы таягы аны ничектер борынгы заманнардан кунакка кайткан зыялы бер аксөяккә охшаш итеп күрсәтәләр. Вак җыерчыклар белән капланган ак чырае һәрчак уйчан булыр, ә тере яшькелт күзләре бер генә хәрәкәтеңне дә игътибарсыз калдырмас. Әхнәф, үз юлын ташлап, бакчанын икенче читенә—аңа таба китте Өч ел буе үзләренең класс җитәкчесе булган укытучысы белән һәрбер очрашу, ул әйткән мактау сүзләре Әхнәфкә тормышында дәрт-дәрман өсти, үзенә күрә кечкенә бәйрәме дә була иде. —Хәерле көн. Ләлә Хәмитовна!—дип, ерактан ук елмаеп сәлам бирде Әхнәф. Укытучысы аның сәламен әллә алды, әллә алмады, сизелер-сизелмәс баш кагып кына куйды кебек... —Их, Шәрифуллин!.. Бу нинди елак тавыш? Мәктәпне тәмамлаганнан бирле, Ләлә Хәмитовнанын ана фамилиясе белән дәшкәне юк ич! Их, Шарифуллин, Шарифуллин!—Укытучынын үткен карашы Әхнәфне кылыч белән чапкандай өттереп алды -Ничә еллар буе мин сезнен каршыгызда, кешелеклелек, рәхим-шәфкать, намус-вөҗдан турында сүз алып бардым... Ә сез. . Шарифуллин мин алданган икәнмен Лалә Хамитовна!—дип ялварды Әхнәф.—Зинһар анлатыгыз ни булды9 ! —Сез вөҗданыгызны саткансыз. Шарифуллин... Анын беркайчан да «сез» дип дәшкәне дә юк иде —Апа! Аңлатып бирегез! Лалә Хамитовна, авыр итеп сулыш алгач, күзләреннән нәфрәт очкыннары чәчеп: —Сез дустыгызнын укырга китүенә каршы килгәнсез!—диде. —Бу бит ялган! Моны кемдер махсус тараткан! —Шуны онытмагыз. Шарифуллин: дәрәҗә ул—вакытлы гына әйбер. Ә менә кеше булып калу—мәңгелек! Лалә Хәмитовна китәргә кузгалды. —Ала, туктагыз әле!.. Карт укытучы туктап артына борылды да. кулындагы таягын Әхнәфкә ыргыткандай, берничә генә сүз ташлады. —Ә минем минем әле һаман... ышанасым килә сезгә. Ул китеп барды. Әхнәф, яшен суккан кебек тәэсир иткән бу сөйләшүдән айный алмыйча, укытучысы бакчадан чыгып киткәнче басып торды. Аннары, өенә кайту юлыннан кырт борылып, элемтә бүлегенә китте. Анда тикшергәч, телеграмманың нәкъ ул биргәнчә кабул ителүен белде. Райкомның гомуми бүлек мөдире аптырап кулларын җәйде: —Сабитовнын персональ эшендә бернинди дә телеграмма юк,— диде ул һәм. Әхнәф ышансын өчен, документлар тегелмәсен биреп, анын үзенә актартты. Әхнәф Шәвәлиевкә өермә кебек килеп керде, исәятек-саулык сорашып та тормастан: —Кайда мин суккан телеграмма?!—дип кычкырды —Ә нәрсәгә ул сиңа?—диде Шәвәлиев тыныч кына. —Тикшерү өчен кирәк. Минем Сабитовнын укырга китүенә каршы телеграмма сукканым юк. —Бюрога ник кайтмадың сон? Синен этлегенә жавап ул. Аяладыкмы? — Мин сезне судка бирәм! —Партиягә каршы суд тапсаң, бирерсең! Иң элек без сине, үзебезнең суд каршына бастырып, җиде тиреңне каезлыйбыз әле! —Кулыгыз җитсә, карарсыз!—диде Әхнәф һәм чыгып китте —Кеше бармы?—дип сорады ул кабул итү бүлмәсендәге секретарь хатыннан. Беренченең бүлмәсенә таба ымлап. —Әлегә үзе генә. Әхнәф, рөхсәт-мазар сорап тормастан. Арслановка кереп китте. —Кайтырга уйладынмыни?—дип каршылады аны Арсланов, яңагын чәйни-чәйни. —Эшне бетергәч, кайттым әле — Нишләп без чакыргач кайтмадын? — Бер кул күтәрү өченме.’ — Кул күтәрү ул—яшәү дә. үлем дә. Син шуны беләсеңме — Минем фикерем сезгә билгеле иде. ә мин аны кайберәүләр кебек җил искән саен үзгәртмим. Ирек Сабитовка күрсәтәсе комедиядә мина роль бирүегез өчен рәхмәт. Әмма Казан тикле Казаннан аны уйнарга кайта алмау өчен гафу итерсез. Әхнәф бу сүзләрне, теш арасыннан чыгарып, ачуыннан кайный кайный әйтте Арсланов ялт сикереп торды, дөпелдәтеп идәнгә типте һәм күзләрен алартып төкерек чәчте —Гафу итмибез!—Бусы однозначно Сез монда берничә группа 'ый« мондый адымны алар гафу итмәсләр.. Әхнәф, бу хатның очы-кырые булмастыр кебек. Мин сине сагынганмын икән Бу хат язу түгел, синең белән сөйләшеп утыру икән ләбаса Менә бит чин синең зәңгәр күзләреңне, коңгырт кашларыңны, ничектер матур итеп тыелып көлүеңне күрәм Сызылып киткән мыегыңны, мин синең ияк янындагы Аиаһы тәгалә нишләптер чибәр кызларга гына төртә торган матур миңеңне күрәм Бу хатны язганда син һәрвакыт минем каршымда тордың, дустым Бу минутларда мин синең белән рәхәтләнеп сөйләштем, эч серләремне бушаттым Бу юлларны укыганда, син дә мине күрерсең, минем сүзләремне ишетерсең һәм минем белән сөйләшерсең. Ярый, дустым, мин синең кулыңны кысам. Түземсезлек белән җавап көтеп Ирек дустың. Р. S. Нәрсә диләр әле, үләсе әби үлмәгән, чыгасы килен чыкмаган дигәндәй, кичә хатны сала алмадым. Конверт ясадым, клей булмады Менә бүген, занятиеләргә баргач, инде ябыштырып җибәрдем дигәндә, шатлыклы хәбәр әйттеләр: Мәскәүнең зур концерт залында кич Татарстан сәнгать осталары концерты була икән. Башым күкләргә тиде! Тра-та-та. тра-та-та. бүген театр була! Күңелдәге шатлыкны язып бетереп булмый. Әйтерсең лә Казанга кунакка кайтып киләбез. Шушы шатлыгымны да сиңа әйтим дидем Тагын бер мәртәбә хуш-сау бул! Ирек хатны салып кергәндә, аны ишек төбендә гру планын старостасы Слободчук каршы алды. Ул. ничектер сәер елмаеп, аягын ишеккә аркылы куйды. Ирек анын яшел күзләреннән нидер эзләде, ләкин берни дә таба алмады. —Әллә кертмисен?—диде Ирек елмаеп. —Беләсеңме, нәрсә,—диде Слободчук.—Сине Иван Иванович чакыра Ирек аптырап, җилкәләрен сикертте —Ни булган? —Белмим,—диде Слободчук. Ул конгырт чәчле матур башын артка ташлады да. кырт борылып, коридордан аудиториягә таба китте. Староста кызлар кебек чибәр йөзле, һәркем белән күгәрчендәй гөрләп сөйләшә, үзе көләч, үзе итагатьле, сүзләре җанына үтеп керә. Тик шунысы начар: ул тыңлаучылар арасында булган һәр нәрсәне көне-сәгате белән курслар җитәкчесенә җиткереп бара. Бер көн дә дүрт егет төне буе утырганнар, шаулашканнар Араларында староста да булган Аны сыйлаганнар, кунак иткәннәр Слободчук егетләрнең һәрберсенә аларны хөрмәт итүен, аларнын талантына соклануын кат-кат белдергән. Ә иртән занятиеләр башланганчы. Иван Ивановичка барып, аларны сатып кайткан. Өч егеткә шелтә эләкте. Слободчук «судан» коры килеш чыкты Ишек яңагына кулын куйган килеш. Ирек ни эчкә үтәргә, ни тышка чыгып китәргә белмәде. Бераздан ул. башын аска игән хәлдә. ГИТИС бинасына таба юнәлде Курслар җитәкчесе шуннан ерак түгел генә булган кечкенә бинада утыра иде Дәрестән бүлеп чакырмас иде. димәк, нидер булган Иә өйдә берәр бәхетсезлек, яки Ул бит әле өч кенә көн элек Мэлс абыйсы белән телефоннан сөйләшкән иде. Әти-әниләре дә. Сөембикәләр лә бер килеш яшәп яталар, диде. Ирек авыр yiuiap белән курслар житәкчесенен ишеген ачты —Мөмкинме? _ -Кер.-диде Иван Иванович, алдындагы язуларыннан башын күтәрмичә. Узыгыз димәде, утырыгыз димәде Бераз калтырап тора торган башын югары күтәрмәде, тып-тын тора бирде «Нәрсәгә чакырдыгыз • димәкче булды Ирек, ләкин тыелып калды. Ниһаять. Иван Иванович, акрын гына башын күгәреп, Иреккә нәфрәтле караш ташлады. Анын майланып торучы кызгылт күз кабаклары уртасындагы тонык зәнгәр күзләре Иреккә ашардай булып карадылар. Башы шактый сизелерлек булып дерелди башлады. —Менә, егеткәем,—диде ул, ниндидер кырыс, үтергеч тавыш белән.- Мин сезне курслардан куып чыгару турында приказ әзерләдем. Сез үз теләгегезгә ирештегез. Ирек, йөрәк турына китереп суккандай, чайкалып куйды. Тәненнән, бөтен гәүдәсеннән утлы дулкын йөгереп үтте. —Гафу итегез. Иван Иванович,—ул бер тын сүзен әйтә алмый тотлыгып торды.—Мин нинди гаеп эш эшләдем соң әле? —Сез мина шундый сорау бирә аласызмы?.1—Иван Иванович, ыргылып торып сугып җибәрергә теләгәндәй, ана якын ук килде. Аннары, курыккандай, кырт борылып, кире үзенең өстәленә барды, бер зәңгәрсу кәгазь кисәген эләктереп, аны селкә-селкә, тагын Ирекнең каршына килде,—Нәрсә бу?!— Иван Ивановичның тавышыннан тәрәзәләр селкенеп куйды кебек. Ирек кәгазьне алды һәм анын телеграмма икәнен күрде. Ул Иван Ивановичның кабат өстәл артына барып басканын да сизмәде, күз алдында йөгерешкән хәрефләрне төтен ачыттыргандай кабаланып йөгереп үтте. «Мәскәү шәһәренең Кызыл Пресня партия райкомының беренче секретарена Татарстанның Болынкыр районы КПСС райкомының беренче секретаре Арслановтан Партия райкомын алдап, бюро карарына буйсынмыйча, беркемнән рөхсәт алмыйча, бездә учетта торучы коммунист Ирек Сабитов сезнең карамактагы Югары театраль курсларга укырга киткән. Партия райкомы моңа категорически каршы. Сабитовның эше тапшырылмаган. Аны курслардан азат итүегезне һәм тиз көндә райком бюросы утырышына персональ эшен карау өчен кайтарып җибәрүегезне сорыйбыз.» Телеграмманың почмагына «Ашыгыч чара күрергә!» дип язылган, имза куелган иде. Иван Иванович телеграмманы шарт итеп тартып алып китте, һәм анын баш очында селки-селки: —Шушыннан соң сез мина оялмыйча «мин нинди гаеп эш эшләдем?» дип ничек әйтә аласыз?!—дип кычкырды. Курслар җитәкчесе өстәлгә анын паспортын ыргытты һәм сөенгәндәй: —Ярый әле паспортыгызны пропискага кертеп өлгермәгән идек,— дип куйды. Ни булганлыгы Иреккә шунда гына аңлашылды. —Иван Иванович, мин сезгә аңлатыйм әле,—Ирек ана таба берничә адым атлады. Иван Иванович, йөзенә таба очып килгән әйберне тыярга теләгәндәй, ике кулын сузып, учларын Иреккә каршы куйды. —Кирәкми берни дә аңлатуыгыз! —Эш бит болай тора... Курслар җитәкчесе бармакларын бөкли-бөкли сөйләргә кереште: — Беренчедән, сез партия райкомын алдагансыз. Икенчедән, сез партия учетыннан төшмичә, рөхсәтсез киткәнсез. Өченчедән, сез эшегезне тапшырмагансыз —Анын тавышы күтәрелгәннән-күтәрелә барды.—Дүртенчедән. сез коллоквиум вакытында партия органнары ризалыгы белән килдем, дип безне алдадыгыз, һәм шушыннан сон сез нәрсәләр аңлатырга телисез. —Бу бит Беренче секретарьның мина үчләшүе генә. Ышанмасагыз, менә хәзер республика партия өлкә комитетына шылтырата аласыз. Идеология секретарена яисә... Иван Иванович, учларын аңа таба каратып, кулларын тагын өскә күтәрде. —Егеткәем, мин гомерем буе партия эшендә, министрлык эшендә. Өлкә комитеты риза булса, райком да риза. Ә син мине ШҮШЬЖЫН киресенә ышандырмакчы булып азапланасын. —Тормыш бит әзер схемаларга сыеп бетми. — Бар әле син, егеткәем...—Иван Иванович, күзләрен елтыратып берничә секундка гына туктап калды.-Әйтер илем инде мин сезгә, хезмәт урыным ирек бирми. Сөйләшү тәмам. Обходной листыгызны тутырыгыз, алган әйберләрегезне тапшырыгыз, иртәгәдән тулай торакта урыныгыз бушаган булсын! Ул шулай диде дә телефоннан сөйләшергә кереште Сүзен бетереп, трубкасын куюга, ана борылды һәм башы калтырарга тотынды. —Сез әле һаман чыгып китмәдегезмени? — Иван Иванович,—диде Ирек, батып баручы кеше саламга ябышкандай.—Зинһар өчен мине ирекле тыңлаучы итеп булса да калдырыгыз. Минем укыйсым килә.. Бу сүзләрне ишеткәч, Иван Ивановичның кашлары, маңгаенда вак җыерчыклар ясап, өскә күтәрелде, күзләре түм-түгәрәк булып киерелделәр Ул әлеге телеграмманы кулына алды да икенче кулы белән ана шап-шоп китереп сукты. —Нәрсә, сез ирекле тыңлаучы, ә мин урамда иректе йөрүче булып каламмы?! Хәзер үк ишекне теге ягыннан ябыгыз! Ирек, кабат бер сүз дә әйтмичә, бүлмәдән чыгып китте Ул барганда, өченче лекция бетмәгән иде әле. Ирек, ни кылырга да белмичә, коридор буйлап йөрде дә йөрде. Хәзер инде ана иптәшләре белән хушлашудан бүтән чара калмаган иде. Менә аудитория ишеге ачылып китте, аннан бер-бер артлы тыңлаучылар чыга башлады Ин беренче аның янына Скоморохов килеп җитте —Йә. ни бар? Берәр күңелсез хәбәрме әллә? —Мине курслардан чыгардылар,—диде Ирек, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. —Әкият сөйләмә!—диде Скоморохов һәм артына борылды — Барыгыз да җыелыгыз әле! Үзе, Ирекне җитәкләп, аудиториягә сөйрәде һәм такта каршына алып килде. Ирекне бөтенесе сырып алдылар Ул эшнең ничек булганлыгын җентекләп сөйләп бирде. Арада ин өзгәләнгәне Слободчук булды Ул Ирекнен һәр сүзен «Вәт син. агай, менә сина кирәк булса, кара син аны!» дигән сүзләр белән ах-вах килеп тынлады. «Мондый нәрсә була алмый!» диделәр күпләр. —Җәмәгать,—диде Скоморохов —Әйдәгез занятиене ташлыйбыз да барыбыз да Иван Ивановичка барабыз —Дөрес, кеше язмышы белән шаярмасыннар!—дип өстәде күпләр —Ярамый, бусы бала-чагалык була. —Җәмәгать, эмоциягә бирелмичә генә хәл итик әле! Шулчак Слободчук барысын да тынычландырды: —Акырып-бакырып, дәрес ташлап, җитәкчеләрнең ачуын кабартып, без берни дә кыла алмаячакбыз,—диде ул.—Әлбәттә. Сабитов безнен белән калырга тиеш. Ләкин акыл белән эш итик Занятиеләр беткәч, барыбыз да Иван Ивановичка керик. Ә мин аны кисәтеп куярмын Аның фикеренә кайберәүләр каршы килсә дә. күпчелек шушы юлны сайлады. Сөйләшеп бетерергә мөмкинлек булмады, кынгырау чынлады. Барысы да урыннарына ашыктылар. Слободчук чыгып мпте Аудиториядә шаушу көчәйгәннән-көчәя барды Кайсыберләре Иван Ивановичка баруның файдасы юк, райкомга мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән фикерне алга сөрде Тавышлар ишектә Слободчук белән Шульф күренгәч кенә тынды. Слободчук урынына утырды. Шульф гадәттәгечә исемлек тикшерә башлады. Башка укытучылар инде бу эшне күптән ташлаган булсалар да. Шульф үзенен һәр занятиесендә тыңтаучыларны барлый, кем соңара, кем юк—билгеләп бара иде Менә ул Сабитов фамилиясен атады. Ирек басып «әйе» диде —Гафу итегез,—диде Шульф,—миңа бүгенге көннән башлап курсларда Сабитов дигән тынлаучы юк дип әйттеләр. Аудитория шау-шуга күмелде. Шульф үзенен нәфис бармаклары белән алдындагы кәгазьләрен жыеп папкасына сала башлады. —Әгәр дә сез минем лекциямне тынларга теләмисез икән, рәхим итегез, мин хәзер үк чыгып китәм. Шунда Зубов торып басты: —Без сезнең лекциягезне рәхәтләнеп тыңлыйбыз, ләкин Сабитов безнен белән тыңларга тиеш. —Сабитов тынлаучы булмагач, минем аны кертергә хакым юк. Икенен берсен сайлагыз. Шунда Ирек торып урыныннан чыкты, аудиториягә дымланган күзләре белән карады һәм тонык тавыш белән: —Чын күңелдән рәхмәт сезгә!—диде.—Ә дәресне өзмәгез... Ул башын түбән иде дә акрын гына чыгып китте, ГИТИС каршындагы артлы эскәмияләрнең берсенә барып утырды. Көн тыныч, кояшлы, күк йөзе зәп-зәнгәр иде. Агачлар шәрәләнеп бара, аяк асты сап-сары яфраклар белән түшәлә. Әле монда, әле тегендә студентлар төркеме ни турындадыр бәхәс алып бара, китап-конспектларын тотып каядыр ашыга. Бу дөнья инде Ирек өчен ят иде. Бу минутларда аның башына хәтта нишләргә дигән уй да килә алмады. Ул сөяп куелган мәет хәлендә иде. Шушы хәлдә күпмедер утырганнан соң, аның башына ниндидер фикерләр килә башлады. Ярар, Иван Ивановичка керсеннәр, ә Ирек анда керергә тиешме соң? Монын бернинди дә файдасы булмаячагын ул инде аңлады. Ирек тулай торакка кайтты да караватына ауды. Күпме яткандыр, белми. Бервакыт шау-шуга уянып китсә, бүлмәгә курсташлары килеп кергәннәр иде. Тагын файдасыз митинг башланды. Боларның киләсен белеп. Иван Иванович бөтенләй чыгып качкан булып чыкты. Иртәгә аның үзен аудиториягә чакырырга, җыелыш үткәрергә, дигән карарга килеп таралыштылар. Ирек, киемнәрен үтүкләп, концертка әзерләнә башлады. Ләкин бүлмәгә кереп, әле бер, әле икенче курсташының аны кызгануын, райкомны һәм Иван Ивановичны сүгүен, теге яки бу киңәшләр бирүен тыңлау аның өчен тоташ газапка әйләнде. Урамга чыккач, ул үзен бераз җиңеләеп киткәндәй тойды. Бәлки соңгы мәртәбә күрүемдер дип, кибетләрнең һәрберсен кереп карыйкарый, акрын гына Кызыл Мәйданга таба атлады. Вакыт күп, ашыгасы юк иде. Җиденче яртыларда инде энгер-менгер төшкән иде, ул кассадан билет алды да, урамга чыгып, һавада йөрергә теләде. Ләкин ун адым да китә алмады, кемдер, арттан килеп, аның ике күзен кысты. Ирек елмаеп куйды. Башкорт егетләре якташлары янына киткәннәр иде, концертка кайтып җиткәннәрдер, дип гөманлады ул. —Рәҗәп, син бит?—диде ул, тотучының кулларын кулы белән алып атмакчы булып. Арттагы кеше дәшмәде. —Әнвәр, синме? Бусына да җавап булмады. Ирекнең борынына аракы исе килеп бәрелде. Мөгаен Скоморохов буталып йөридер. —Коля, җибәр, таныдым,—диде ул һәм кинәт кенә артына борылды. Ирек аптыраудан чак кына егылып китмәде: аның каршында, авызын ерып, Арсланов малае Рашат басып тора иде! Ул сүз әйтергә дә өлгерә алмады, Рашат аны кысып кочаклап алды. Аннары, әйбәтләбрәк карыйм әле дигәндәй, читкәрәк этеп җибәрде дә кул сузды: —Привет! —Исәнме,—диде Ирек, аның шактый зур, каты учына кулын салып. Рашат аны култыклап алды, ишеккә таба атлады, үзе туктаусыз сөйләнде: Мин синен билет алганыңны читтән күзәтеп тордым Шулмы сон бу, мәйтәм, түгелме? Син дә кебек, син дә түгел кебек. Үзгәргәнсен дә, үзгәрмәгәнсең дә. Рашат башын артка ташлап көлде. Аның кием-салымы аһ итәрлек иде. Өр-яна зәңгәр костюм-чалбар, ап-ак күлмәк, зәнгәрсу галстук, затлы туфлиләр. Тик үзе генә шактый өлкәнәйгән иде. Чем-кара чәчләренең чигә турларында аклары күренә, битләрдә вак кына жыерчыклар сызылышкан, ун яктан ике тешенен төшкәнлеге күренә —Әйдә, керик, буфетка кагылырбыз,— диде ул.—Син ничек килеп чыгасы итген сон? Ирек ни дип жавап бирергә белмәде. Бу очрашудан ул әле һаман да айный алмый иде. Шушында килеп. Арсланов малаен очратырмын дип кем уйлар! —Мин монда укыйм бит. —Кайда? —Югары курсларда. Рашат тагын көлеп җибәрде. —Язучы булыргамы? —Шул чама. Ә син үзең?—диде Ирек.—Кайда эшлисен? —Мин гади эшче, заводта. Ирек бик карышса да, Рашат анын ай-ваена карамыйча, йөзәр грамм затлы коньяк, кызыл уылдык ягылган ипи һәм шоколад алды Алар бер почмаккарак килеп урнаштылар. Мәскәүгә килеп, беренче мәртәбә Ирек татар кызларының, әбиләренен. татар агайларының үзләренчә сөйләшкәнен шушы буфетта ишетте —Әйдә, очрашу хөрмәтенә,—диде Рашат чәкештереп. Алар бер-ике йотым коньяк кабып куйдылар. —Шулай да, дөнья тар. дип белеп әйткәннәр,—диде Рашат, уылдык ягылган ак ипи кисәген чәйни-чәйни Аннары капылт кына сорап куйды:— Әле һаман шул хатынын белән торасынмы сон? Анын бу соравы Ирекне ничектер гаҗәпләндереп куйды. —Торабыз, кыз үстерәбез. Рашат тагын чәкештерде —Бүген кунарга миңа кайтабыз,—диде ул, коньягын йотып куйгач — Юк, юк, төнлә кеше борчып йөрмим! —Кем ул кеше? Минме? —Син, гаилән. —Минем гаилә бер берәмлектә —Рашат көлеп, сул кулынын имән бармагын тырпайтып күрсәтте. Ул бармакның өстән бер буыны юк иде Ирек ана башка сорау бирергә кыенсынды Күрәсең, аерылгандыр дигән нәтиҗә ясады. Ул Рашатның әти-әниләре турында сораштыруын көтте, ләкин көткәне акланмады. —Мәскәүдә семья кирәк түгел. Мәскәү—үзе бер олы семья ул. диде Рашат, тагын көлеп. Шул вакыт Ирек күләгә кебек тавыш-тынсыз гына үзенен ун ягына бер кеше килеп басуын сизде һәм ялт итеп борылып карады Гаҗәп озын гәүдәле бу кешенең ап-ак чырае, озынча тар башы, эчкә батып каралып торучы күзләре скелетне хәтерләтәләр иде Анын чыраен берничә тирән җыерчык ярып үгә, тар мангаенын урта бер җирендә, чигәдән чигәгә сузылып, шундый ук бер тирән эз яга. Өстендә көл төсле костюм- чалбар, ак күлмәк һәм күбәләк рәвешендәге кара галстук Ирекнен борылып каравына игътибар да итмәстән, сәхнәгә чыгып баскан конферансье кебек, үкчәләрен бер-берсенә терәп куйган хәлдә, ул ишетелер- ншетелмәс тавыш белән: —Мин көтәм,—диде. Рашат гасабиланып куйды, кулларын әле төшерде, әле күгәрде, өстәлдәге әйберләрне күчергәләде һәм борын эченнән генә -Күрәсең бит, минем кунак бар. туган килде.-диде —Әйдә, сөйләшик,—диде теге кеше, таш төсле йөзенә бернинди билге чыгармыйча һәм Рашатның җавабын көтмәстән, корольләрчә мәһабәт атлап, аулаграк почмакка китте. —Бер генә минут көт,—диде Рашат, анын артыннан ияреп. Ирек күз чите белән генә ал арны күзәтте. Әлеге бәндәнең кылыч борыны, кысылган юка иреннәре, бөкләнгән тез башы төсле куәтле ияге анын үз кадерен үзе белүе, теләсә кемне буйсындыра алуы турында сөйлиләр иде. Ул мәрмәр сын кебек тик басып тора, ә Рашат, кулларын болгый-болгый, аңа нидер аңлата. Аннары ул акрын гына борылды да, Рашатның сөйләп бетерүен дә көтмәстән чыгып китте. Өстәл янына килгәндә, Рашатның маңгае вак тир бөртекләре белән капланган иде. Ул, чәкештереп тә тормастан, коньягын эчеп бетерде. —Бу нинди кеше булды?—диде Ирек, кызыксынуын баса алмыйча. Рашат, пүчтәк, дигәндәй кулын селтәп куйды. Шулчак концертка өченче звонок булды. —Бергә утырабыз,—диде Рашат.—Минем билет ике урынлык. Концерт искиткеч иде. Җырчыларны, биючеләрне, нәфис сүз осталарын Ирек күзе белән карады, колагы белән ишетте, әмма күңелендә бушлык иде. Тәнәфес вакытында Рашат аны тагын буфетка сөйрәде, тагын коньяк эчтеләр. Концертның икенче өлеше дә Ирек өчен чит дөньяда барган кебек тоелды. Хәзер инде ул шактый нык исерергә өлгергән Рашаттан ничек котылу турында баш ватты. Ул һәр чыгышка бөтен залга ишетелерлек итеп озаклап кул чапты, туктаусыз «браво, браво!» дип кычкырды, сәхнәдән әз генә юмор яңгыраса, шарык-шарык көлде. Ирек, уйлый торгач, бер бик яхшы фикергә барып чыкты. Әгәр Рашатны кунарга тулай торакка алып кайтсаң? Яхшылап сыйласаң? Бәлкем Арслановка шылтыратып, аны укуда калдыру мәсьәләсендә йогынты ясый алыр?.. Концерт беткәннән сон ярты сәгать тарткалашкач, Ирекнен үзенә бармаячагын Рашат, күрәсең, аңлады—алар тулай торакка кайттылар. Бүлмәдә кеше юк иде. Ирек, суыткычтан алып, колбаса, кыяр турады, алма һәм апельсин юып куйды, юл уңае алган яртыны чыгарды. Рашат рюмкаларны тутырды. —Әйдә, Болынкыр егетләренең Мәскәүдә очрашуы өчен! Алар эчеп, сүзсез генә ризык каптылар. —Рашат, син ничек Мәскәүгә эләгәсе иттең? Рашат, затлы сигарет кабызып, төтенен түшәмгә таба өреп җибәрде. —Очень просто. Мин бит армиядә Мәскәүдә хезмәт иттем. Ә калганы... Ловкость рук и никакого мошенничества! Шунда бервакыт үзен сәерсендергән хәл келт итеп Ирекнен хәтеренә төште. Инструктор чагында райкомның кабул итү бүлмәсендә дежур торганда, аны Арсланов чакырып кертте дә: «Шушы телеграмманы хәзер үк җибәр әле»,—диде. Телеграммада Мәскәү округындагы ниндидер бер генералны туган көне белән котлау язылган иде. Ирек аны почтага илтүен илтте, әмма сәбәбенә төшенә алмаган иде. Менә хәзер барысы да аңлашылды. Рашатның иңбашына китереп төртүе аны бу уйларыннан арындырып җибәрде. —Слушай,—диде ул, бу юлы төтенен Ирекнен йөзенә туп-туры өреп.— Син ничек картаеп беткәч Мәскәү тикле Мәскәүгә укырга киләсе итген? Ирек ана үзе кичергән хәлләрне сөйләп бирде. Рашат аны утырып тыңлый алмады, ике кулын артка куеп, арлы-бирле йөрде һәм тулай торакның коридорына ишетелерлек итеп туктаусыз бер үк сүзләрне кабатлады: —Ох, и сволочь же он! Ну и сволочь! Ахырда ул Ирекнен каршына килеп утырды, йөзен анын йөзенә терәлерлек дәрәҗәдә якын китереп һәм ачуыннан буылган тавыш белән: —Син анын сволочь икәнен беләсеңме?—диде. —Кемнен? —Арслановнын! Ирек айнып киткәндәй булды. —Сон. синен бит ул үз әтиен. үги түгел! Может, үги булса, әйбәтрәк тә булыр иде. Мин аннан бер юньле сүз ишетмәдем, һәркөн эт сыман өрде. Ә күпме кыйнады!—Рашат кинәт елап җибәрде, кулъяулыгын алып, борынын сөртте Рашат, терсәкләрен өстәлгә куеп, ике учына мангаен терәп, бик озак мышык-мышык елады. Аны тынычландыру өчен Ирек рюмкаларга салып: —Әйдә, берне тотыйк әле.—диде. Рашат яшен тизлеге белән рюмканы авызына каплады да кызарып беткән күзләрен сабый бала кебек йодрыклары белән уарга тотынды. Ирек йомшак кына итеп сүз башлады: —Син яхшылык күрмәдем, дисен. Сине армия хезмәтенә Мәскәүгә җибәрүче дә. биредә урнаштырып калдыручы да әтиен бит —А как же!—диде Рашат ярсып.—Мине үз янына кайтармас өчен, кулыннан килсә. Америкага ук олактырыр иде әле ул Ненавидит ул мине, беләсеңме?! И мин дә күралмыйм аны Ят кешеләр без Ул кинәт Ирекне кочаклап алды, сагышлы күзләрен ана төбәде Алар мөлдерәп яшь белән тулган иде —Кызганам мин сине. -Ник? —Гаепле мин синен алда!—Ул бераз тынып торды —Әйтсәм, ачуланмассыңмы? — Нишләп ачуланыйм ди! —Хатының шаяра синең. Ирекнең өстенә коточкыч авыраяк баскан кебек булды. —Шаяра? Нинди мәгънәдә? —һе... Кызык кеше син.. Ирләр белән шаяра!. —Ышанмыйм. Рашат тагын сикереп торды, урындыкларга бәрелә-сугыла. бүлмә буйлап йөрергә тотынды, тарта торган тәмәкесен өстәлгә атып бәрде —Әйдә, берне тотыйк та ятыйк,—диде Ирек, аны тынычландыру өчен. Бу сүзгә Рашат шундук күнде. — Ирек, ышанма син мин әйткәннәргә, яме Башкалардан ишетсәң дә, ышанма. Эчсәм, шулай теләсә нәрсә сөйли торган гадәтем бар минем. Бу сүзләрдән сон Ирекнен өстеннән тау төшкәндәй булды —Сәгать ике инде, әйдә йоклыйк. — Кайтам мин! Ирек чын-чынлап хафага төште. — Кая барасын син 6v вакытта? Метро эшләми —Кайгырма!—Ул Ирекнең иңбашына сугып куйды —Рашат югалмас Минем монда квартал саен адрес. Ах. да.—ул кесәсеннән чыгарып. Иреккә визиткасын бирде.—Менә адрес, бер бүлмәле квартира, барлык уңайлыклары белән. Тамагын тук. өстең бөтен булыр Әгәр килмәсен, үзем эзләп табып, сөйрәп алып барам!—Ул эчкерсез көлеп куйды —Ә хәзер юлга берне тотабыз да. хуш! Рашатны озатып кереп, өстәлләрне җыештырып, йокларга ятканда. Кремль сәгатьләре өчне сугарга җыена иде инде 33 кенче көнне Ирек тагын дәрескә барды. Укытх чыдар әллә юри белмәмешкә салындылар—ана бәйләнүче булмады Ләкин сонгы лекция бетүгә, Иван Иванович аудиториягә килде дә керле Барысы да тып-тын калдылар. Ул. һәрбер тыңлаучыга күз йөгертеп чыкканнан сон. карашын Иректә туктатты И —Димәк, бунт? Анын башы бик нык калтырарга тотынды. Мондый очракларда беренче булып күгәрелүчән Зубов торып басты: — Нинди бунт булсын инде! Без аңлашырга теләп барган идек сезгә... —Утырыгыз, Зубов! Биредә бөтенесе дә аңлаешлы. Кем курслардан канәгать түгел, рәхим итеп китә ала. Ә без булышырбыз. — Нигә соң әле сез куркытудан башлыйсыз?—диде Мираби, озын гәүдәсен чайкалдырып.—Помор улы Ломоносов та укыган. Ә сез юк сәбәп өчен кешене белем алудан мәхрүм итәсез. —Ләкин Ломоносов партияне алдамаган!—диде Иван Иванович, кызып китеп. Бөтенесе дә тыела алмыйча көлеп җибәрделәр. —Ул бит меньшевик булган, большевик булса, ана да юлны ябарлар иде!—диде Скоморохов, учакка утын өстәгәндәй, көлүгә яна көч биреп —Без мәдәният министрлыгына барабыз!—бусын чечен кызы Замира әйтте. —Барыгыз! Соңгы вакытта мондый хәл өч мәртәбә булды. Ә нәтиҗәсе бер генә төрле. —Аңлашылды... Тыңлаучылар урыннарыннан тора башлауга, Иван Иванович кулын күтәрде. —Әле сезнен арада гөнаһлылар шактый. Алты кешенең хезмәт кенәгәсе һаман юк, паспортлары пропискадан төшерелмәгәннәр дә бар Югары тонда сөйләшер вакыт җитте, дускайларым Ә сез, Сабитов, рәхим итеп... Ирек аудиториядән чыгып китте һәм туп-туры Кызыл Пресня райкомына юл тотты. Ул бер сәгать утырмады, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Николаев тарафыннан кабул ителде. Ирек үзенен кем икәнлеген, нинди мәсьәлә белән керүен сөйләп тә бетермәде, ул, алдында яткан телеграмманы күтәреп, селкеп куйды. —Менә бусы бүген килде. Беренчегез сезне бюрога чакыра, безгә ЦК белән яный. Сез йә бик зур гөнаһлар эшләгәнсез, йә райком өчен бик кирәк. Мин дөрес әйтәмме? Ул, саран гына елмаеп, Иреккә төбәлде. —Юк, ни беренчесе, ни икенчесе түгел. Николаев җитдиләнеп китте. —Ә нәрсәдә сон хикмәт? Ирек берничә сүз белән үзенен китү тарихын сөйләп бирде Николаев аны бер генә мәртәбә дә бүлдермәде. Соныннан анын сүзләрен бастырып куйгандай: —Мин сезгә ышанам,—диде.—Кызганычка каршы, бу очракта мин көчсез. —Мин безнен өлкә комитеты белән сөйләшә алмассызмы дигән идем. —Юк, берни дә барып чыкмаячак,—диде Николаев, кискен итеп — Мин сезнен Беренче секретарегызга чыга алам. Уртак тел таба алсак... Ирек ул сөйләшүдән нидер өмет итмәсә дә, ятып калганчы атып кал. дигәндәй: —Мин сезгә бик рәхмәтле булыр идем,—диде. —Әйтегез координатларын. Ирек Арслановнын телефон номерларын, үзенең һәм әтисенен исемен әйткәч, Николаев шундук Болынкырга шылтыратты. Ул үзе белән таныштыруга, Арсланов: —Ни өчен сез безнен коммунистны җибәрмисез?—диде. —Югары курсларга теләсә кем кабул да ителми, керә дә алмый. Сезнен район кадры укып кайтса, начар булмас —Сез бит кемне яклаганыгызны белмисез! —Акыллы, төпле иптәш ул. Укысын, үссен. —Сезнеңчә, акыллылар Мәскәүдә, ә аңгыралар авылда яшәргә тиеш9 — Сезнен белән сөйләшүгә әрәм иткән өч минут вакытым кызганыч,—диде Николаев, трубкасын куеп. Аннары Иреккә мөрәжәгать итеп:—Мин шушыннан башкасын эшли алмыйм.—диде —Әгәр мин Үзәк Комитетка барсам? Николаев ярты минутлап уйлап торды. —Теләгәнегезгә ирешә алуыгызга шикләнәм. Хәер, кемгә эләгәсез инде. Тырышып карагыз Сез бит вакыттан бүтән берни дә югалтмыйсыз Ә вакытыгыз муеннан. Ижат өчен дә, чират көтү өчен дә Ирек рәхмәт әйтеп чыгып китте Тулай торакка кергәндә, вахтада утыручы хатын анын каршына чыгып басты. —Сезне кертмәскә куштылар. Ирек барысын да анлады. —Бүген төн кунарга гына рөхсәт итегез инде — И. балакаем, мина нәрсә? Комендант кушты бит. Ирек комендант яши торган бүлмәгә китте, ишеген шакыды — Керегез!—дигән тавыш ишетелүгә, бусагадан атлады —Ольга Ивановна, мине тулай торактан чыгаргансыз икән —Инде минем түзәрлегемне калдырмадылар Һәркөн өч-дүрт мәртәбә телефоннан кысалар. Моңа кадәр, сезне борчымыйм дип. әйтмичә торган илем. Төрлечә алдаштым, квартира эхти, хәзер чыгып китә дип Ә бүген сезнен урынга кеше киләсе —Кем әйтте? —Слободчук. Мин сезне бүтән бүлмәгә дә урнаштырып торыр идем.. Ул иртәгә үк җиткерәчәк. Коточкыч бәндә Сизәм. үзенен кемендер урнаштырырга жыена ул. —Бәлкем иртәгәгә кадәр калдырырсыз? Мин әйберләремне җыйнап куям. Кемдер килсә, шундук чыгып китәрмен —Ярый, ләкин бик күренеп йөрмәгез. Ирек үзләренең бүлмәсенә кергәндә, анын урынына берәү килгән булып чыкты. Башкорт егетләре мәет озаткан кеше кебек кәефсез иделәр Ирек ашыгакабалана әйберләрен чемоданына, сумкасына тутырды Обходной кәгазенә кул куйдырып килгәндә, бүлмәдә дага мыеклы кеше басып тора иде инде. Ирек аны шундук таныды: ул Югары курсларга керергә йөргәндә дә. коллоквиумнан уза алмаганнан сон да. гел Слободчук белән көне-төне бергә буталган украин егете иде. Ул арада Слободчук та күренде Ирекне кызганып ул ах-вах килде, иңбашларыннан кагып юатты, югары органнарга мөрәжәгать ит, ә без монда кулдан килгәнне эшләрбез, әйеме, егетләр, диде Ирек, анын йөзеннән күзен алмыйча, хәрәкәтсез басып торды. Слободчук шикелле чибәр кешеләр сирәк очрыйдыр Дулкынланып торучы коңгырт чәчләр, куе кара кашлар, озын керфекләр, яшькелт күзләр, мөлаем йөз. теләсә кемне әсир итәрлек сөйкемле елмаю, озын төз гәүдә, сирәк очрый торган ягымлы тавыш Үзенен ничектер бер сөйләгәне хәтердә: аларнын нәселендә туксан яшьне узмыйча үлгән кеше әлегә юк икән Ни өчен табигать, йә булмаса. Ходай Тәгалә шушындый гаделсезлекне эшләгән соң? Пакт, күнеллеләрне ак итеп, кара күнеллеләрне кара итеп булмый микәнни? Кешенең жисеме белән рухы һич тә туры килмәгәч, аларнын икесен ике зат тудырып, өченче зат бергә китереп кушмагандыр ич? Бәлкем чыннан да шулайдыр? Юкса, алар гомер буе сугышмаслар иде Ирек чемоданнарын кайтып киткәнгә кадәр биредә калдырып торырга булды Башкорт егетләре белән ул Рига метросында кочаклашып аерылышты Язмыш аны котылгысыз рәвештә бер урынга —Рашат янына атып китте Ирек, өч кич кунгач та. Рашат белән яшәүнең проблемасыз гына түгеллеген аңлады. Ике тәүлек буе ул бөтенләй күренмәде, аннары кайткач, туктаусыз эчте дә тагын юкка чыкты. Суыткычында болай азык-төлек тулы булса да. Рашат урын-җир жыю. савыт-саба юу. квартира җыештыру дигән нәрсәләрне белми иде. Оекбаш, майка-трусик. күлмәк, кулъяулык ише әйберләр ванна бүлмәсенә болгап-болгап кына катырылган. Кибеткә- мазарга чыкканда, ишек бикләү, кайтып кергәч, тышта йөргән аяк киемен салып кую. чүәк кию кебек гадәтләр биредә юк булып чыкты. Ул югалып торган ике тәүлектә Ирек, йокыга гына бүленеп, беркая чыкмыйча, шушы лакашып каткан, тәмәке төпчеге, азык калдыклары белән буталган әйбер өемен аралады, чистартты, юды. тәртипләп урнаштырды. Кайтып кергәч, Рашатның исерек күзләре шакмак булды. —Вот ты даешь!—диде ул сызгырып. Ирек аны туфлиларын салмыйча уздырмады. Ишек катына үзе сатып алып кереп куйган чүәкләргә төртеп күрсәткәч. Рашатның буйсынмый чарасы калмады. Бүген ул ярты көн суыткычны чистартты. Аның эчендә йонланып, күгәреп, кибеп, бозылып беткән азык-төлекне каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерерлек түгел иде. Төштән сон Югары курсларда дәресләр бара торган урынга китте. Расписание буенча бүген ижат психологиясеннән Алексей Абрамович Гроссманнын лекцияләре булачак. Иреккә ничек тә булса аны күрергә, киңәшергә кирәк, анын соңгы өмете Гроссманда иде. Беренче лекциясеннән үк барлык тыңлаучылар да аны яратып өлгерделәр, чөнки ул үзенен искиткеч гадилеге, һәр нәрсәне үз исеме белән атап, ачыктан-ачык сөйләшүе, тирән белемгә ия булуы белән әсир итте. Анын вакыты секундлап бүленгән, кайдадыр очрашулар, кайдадыр лекцияләр, әмма аның кулында бернинди папка да. блокнот та юк. нәкъ вакытына керә дә инде әллә кайчан укый башлаган лекциясен нәкъ шуннан дәвам итеп алып китә. Ана туктаусыз сораулар яудыралар, ул һәрберсенә жавап бирә. Гроссман инде киенә башлый, ул инде урамга чыга, ә тыңлаучылар өерләре белән, жеп белән таккандай, һаман ана ияреп баралар. Ирек бүген урамда йөренә-йөренә аны көтә. Алексей Абрамович белән очрашырга теләве дә юкка түгел. Тыңлаучылар арасында мәскәүлеләр шактый, алар бөтен нәрсәне белә, шуларнын әйтүенә караганда. Мәскәүдә Гроссманнын элемтәләре булмаган бер генә урын да юк. имеш... Менә Гроссманнын кин маңгае, көмештәй ак бөдрә чәчләре күренде. Кызу-кызу атлап килүче бу бәләкәй генә гәүдәле кешедә әллә нинди эчке куәт талпынуы ерактан ук сизелеп тора иде. Ирек аның каршына килеп: —Исәнмесез. Алексей Абрамович!—диде. Гроссман ана кул биреп исәнләште. —Минем сездән киңәш сорыйсым килә иде. —Тыңлыйм сезне. Ул. адымнарын акрынайтса да. атлавын дәвам итте. Ирек, мөмкин кадәр кыска итеп, аңа үзенең ничек итеп укырга керүен һәм чыгарылуын сөйләп бирде. —Миннән ни телисез? —Киңәш. — И. җанкисәгем, кайтыгыз да китегез. Укыгыз үзлегегездән. Беләсезме, ижат кешесе өчен иң кирәге—үзлегеңнән, үзен теләгәнне уку. Башкалардан аерылып тору өчен шулай яхшы. Дөресен генә әйткәндә, бу курсларда артык чүп-чар бик күп... —Мин авылдан... —Алай булса, башка мәсьәлә. Мәскәү һавасын сулау зарур. —Минем Үзәк Комитетка кереп карыйсым килә. Калдырмаслар иде микән курсларда... Гроссманнын йөзендә сынар төк тә селкенмәде, күхтәре генә җитдиләнеп китте кебек. Ул, шактый вакыт сүзсез баргач —Мин сезгә булышып карыйм,—диде.—Сез хакыйкатьтән ни дәрәҗәдә ерак икәнлегегезне күз алдыгызга да китерә алмыйсыз. Ул җир белән күк арасы гына түгел.. Бик яхшы кәгазьгә «КПСС Үзәк Комитетының идеология бүлегенә» дип хат языгыз. Югары театраль курслардан ни сәбәпле чыгарылуыгызны аңлатыгыз һәм кабул итүне сорагыз. Машинкада булуы хәерлерәк. Шул хатыгызны алып, берсекөнгә иртәнге унга мина килегез. Ул эш урынын ничек табарга икәнен өйрәтте. —Гафу итегез, берсекөнгә ял көне бит —Безнен ял көне шимбә,—диде ул елмаеп һәм жәһәт-жәһәт китеп барды. Ирек кайтты да эшкә чумды. Ул хат башта дүрт бит булды Бу коточкыч озын, моны беркем дә укымаячак иде Алтынчы мәртәбәсендә язганда, ул бит ярымга калды. Икенче көнне иртән саф баштан кыскарта торгач, хатның күләме бер биттән азракка калды. Ирек якшәмбе көнне унынчы яртыда ул әйткән урынны эзләп тапты. Бу яшькелт төстәге ике катлы зур гына иске йорт 'иде Ул мәнге таба торган түгел, ни урамы, ни саны юк. үзе әллә кайда ташландык бер куаклык эченә урнашкан Иортнын нәкъ уртадагы бердәнбер ишеге шар ачык. Ирек баскычка килеп җитүгә, анын каршына ап-ак свитер кигән таза гына гәүдәле егет чыгып басты —Сез кемгә9 —Алексей Абрамовичка. Егет аны башыннан аягына кадәр жентекләп карап чыкты —Бүген ул булмаячак. —Ул мине үзе чакырган иде —Сәгать ничәгә? -Унга. —Унга килерсез. Ишек шапылдап ябылды. Ун туларга әле егерме минут вакыт бар иде Ирек шактый еракта агач күләгәсендә торган бер иске эскәмиягә барып утырды Ул Гроссманны мәһабәт бинага урнашкан берәр институтта яисә академиядә эшлидер дип уйлаган иде. -Штукатурлары коелган бу иске йортта нинди генә оешма урнашкан икән сон?» дип баш ватты ул Сәгать ун тулганда, ишек ачылып китеп, аннан ике ир кеше төште һәм икесе ике якка китеп барды. Бераздан дүрт кеше берьюлы чыкты, аннары бер. ике, алты, тагын, тагын Күрәсен. биредә ниндидер жыелыш булган Соңыннан Гроссман бер кешене озата чыкты. Ул кеше үзенең кыяфәте, баш иеп саубуллашуы белән гел Аркадии Райкинны хәтерләтә иде Күрәсен. бу соңгы кеше булды. Гроссман тәмәке кабызды һәм кул изәде Ирек ашыгып анын янына килде, алар кул биреп күрештеләр Гроссман кешенең уен әйтеп бирә дигәннәрен ишеткәне бар иде анын Моңа ул үз мисалында ышанды. — Күзләрегездән сизәм. сезне мине бу йортта күрү гаҗәпләндерде Сер итеп кенә әйтәм. мин биредә төзүче буларак утырам Бер чит ил фирмасына булышуымны югарыдан сорадылар Җаваплылык зур. әмма эше бәләкәй, акчасы күп Ул саран гына көлеп куйды Алар кабул итү бүлмәсенә керделәр Биредә язу машинкасы, ксерокс телефон һәм бер кызый утырып тора иде Ике катлы тимер ишек аша узып, утырышлар залын хәтерләтүче гаять зур бүлмәдә дә искитәрлек нәрсә күренмәде Алексей Абрамович түрдәге озын өстәл артына барып утырды. Ирек тәрәзәләрнең тимер белән рәшәткә.тәнгәненә игътибар итте. Түрдән ишеккә кадәр ике рәт итеп сузылган өстәлләрнен икс ягына да. стена буйларына да урындыклар тезелгән Буявы купшакланган тәрәзә төбенә графин белән су. биш-алты стакан куелган Гроссманнан ерак түгел стена буенда кеше биеклеге ике сейф тора Ирек кереп утырырга да өлгермәде, икенче катка күтәрелүче агач баскычтан плащ, куртка кигән яшьләр дөбер-дөбер төшәргә тотындылар. Алар башларын иеп чыга тордылар. Соныннан ак күлмәк-ыштан кигән, кара билбау бәйләгән ялан аяклы бер адәм күренде. Анын кысык күзләре, саргылт йөзе японны хәтерләтсә дә, ул саф русча сөйләшә булып чыкты. Иреккә баш кагып алгач, Гроссманга: —Бүген кичкә булмаячак,—диде. —Нишләп? —Төрле сәбәпләр. Кемдер авырган, кемнеңдер финанс ягы. —Акча сорамагыз хәзергә. Йөрсеннәр Мин ярты сәгатьтән бушыйм. Көрәшче өскә менеп китте. Аннары Гроссман Иреккә борылды. —Каратэга өйрәтүне тыя торган закон чыгарып утыручы ахмаклардан ни көтәргә мөмкин?! Шулчак йортнын баскыч төбенә үк кара «Волга-» килеп туктады. —Сезгә кирәк кеше килде. Барыгыз, алгы якта көтеп торыгыз. Ирек алгы якка чыкты да диванга утырды. Ул арада Гроссман үзе дә күренде һәм машинкада басып утыручы күзлекле кызга: —Аида, Сергей Иванович килде,—диде. Аида өстәлендәге кечкенә көзгегә карап чәчләрен рәтләштерә башлауга, ишек ачылып китге һәм анда ак күлмәк, кара костюм-чалбар кигән, кызыл галстук таккан эре гәүдәле кеше күренде Анын җыерчыклы йөзендә арыганлык билгеләре ярылып ята иде. Ул, беркая да күз төшермичә, кулындагы папкасын Аидага бирде дә Гроссман белән эчкә кереп китте. Аида ксерокс аппараты каршына утырды, теге папканы ачып куйды да, эчендәге кәгазьләрен берәмберәм алып, ксерокс аша чыгара башлады. Ирек, акрын гына килеп, аппаратның ничегрәк эшләвен карамакчы булды. Шунда күзе ничектер папкага төште. Анда шикәрдәй ак кәгазьнең өске өлешенә эре хәрефләр белән «Об идеологической гипертонии в партии» дигән сүзләр язылган иде. Ирек шуннан тыш бер генә сүз дә укырга өлгермәде, Аида, папканы ялт кына ябып, ачулы тавыш белән: —Сез нишләп мина комачаулыйсыз?!—дип кычкырды. Аның күзләренә курку чыккан иде. Ирек «ә» дигәнче артка чигенде, кыенсынудан йөзенә ут капты. —Гафу итегез, ксерокс аппаратының ничек эшләвен генә карамакчы идем... —Утырыгыз урыныгызга! Ул тагын бер мәртәбә гафу үтенде дә диванга чүмәште. Теге язуның сүзләре күз алдында биеде: «Партиядә идеологик гипертония турында. • Ана хәтта куркыныч булып китге. Идеологиядә югары кан басымы... Ирек папкадан күзен алмады. Андагы документларны уку өчен ул хәзер жанын да бирергә әзер иде. Аида эшләде дә эшләде, күчереп бетергәч, кәгазьләренең төп нөсхәсен шул папкага, ә яңаларын яшел папкага салды. Иреккә калын күзлекләре аша кисәтүле караш ташлап алгач, Гроссман бүлмәсенә кереп китте. Бераздан ул чыгып: —Керегез,—диде. Ирек бүлмәгә узды. Алексей Абрамович, өстәл башында утырган килеш, теге яшел папканы ачкан һәм бер кәгазьне кулына тоткан. Алар икесе дә рәхәтләнеп көләләр иде. —Бөтен бер ил рюмка эчендә. Ха-ха-ха!—диде Гроссман, яшел папканы сейфка бикләп. Теге кеше Иреккә борылды һәм көлүеннән туктап: —Мин барысын да беләм,—диде.—Партбилетыгыз белән хатыгызны бирегез әле. Ирек, папкасыннан алып, хатны, аннары партия билетын бирде. Теге кеше аларны тиз генә карап чыкканнан сон. —Болар миндә кала,—диде,—Мин Сергей Иванович булам. Ләкин сез мина керә дә. телефон аша да чыга алмыйсыз. Менә шушы номер белән шылтыратырсыз. Трубканы бер хатын-кыз алыр Фамилиягезне әйткәч, ул сезгә җавап бирер. —Хәзергә шушы гына.—диде Гроссман Ирек үзенен чыгып китүен аларнын түземсезлек белән көтүен сизде —Рәхмәт, бик зур рәхмәт.—диде Ирек һәм саубуллашып чыгып китте... 34 ичә көннәр Ирек ни җирдә түгел, ни күктә түгел дигәндәй—ике уртада асылынып тора. Ни Мәскәүдә. ни Болынкырда түгел, ни эштә, ни укуда түгел, ни иректә, ни тоткынлыкта түгел. Ул баштарак язып маташты. Әмма шушы билгесезлек халәте анын бөтен жанын суырып алды, көнгә берничә мәртәбә кузгала торган баш өянәге тоташ газапка әверелде. Бүген иртүк ул каты чәй эчте, башын, краннан салкын су агызып, шунын астында тотканнан сон. сулы сөлге белән мангай турыннан кысып бәйләде. Бераз ял итеп алыйм дип. диванга сузылып ятуга, ишек шылтыравыгы тавыш бирде Төнлә Рашат кайтмаган иде. шулдыр дип ачса, уггай күзләрен елтыратып. Рәсүл басып тора. Тораташ кара сакал-мыек баскан егерме биш яшьләрдәге бу егет Рашатнын хезмәтчесе кебек ике көн саен килеп тора, кибеттән ризык ташый, әмма күпме генә сораштырсан да. үзенен кем икәнен дә. нинди эш белән шөгыльләнүен дә әйтми, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая гына иде. Ирек аны керергә, чәй эчәргә кыстады, әмма Рәсүл гадәттәгечә баш тартты. —Рома кайтса, әйтегез, бүген кич мәгарәгә кагылсын,— диде —Нинди мәгарә? —Кафе, үзе белә ул... Ирек башын тотып уйга калды. Ничә миллион халык яши торган Мәскәүдә бер генә ныклап таяныр кешесе юклыгы анын бәгырен телгәләде. Рашат аны. таныш врачына алып барам, дип. инде кайчаннан бирле вәгъдә бирә, кайтып күренгәндә исенә төшергәч, «бүген» ди һәм шундук оныта. Анын әйткән сүзләре дә. биргән вәгъдәләре дә стенага сипкән борчак кебек... Сергей Иванович белән очрашканга да унөченче көн. Бүген тагын теге хатынга шылтыратырга кирәк Квартирада телефон юк. Рашат аны әтиләр туктаусыз тикшереп, чемчекләп тормасын өчен юри керттермим. диде Ирек урамга автоматка чыкты. Октябрь башы булуга карамастан, көн болытлы, шыксыз икән, күктән онытканда бер бөртек коры кар очып куна. Исәнләшеп, фамилиясен әйтү белән теге хатын: —Бүген уникенче яртыга Үзәк Комитетка барыгыз, ишек янында гына көтегез, сезне Сергей Иванович үзе чыгып алыр.—диде Аның үлеп барган тормышына килеп кергән кайнар агым иде бу. Ирек, булдыра алганча киенеп-ясанып. Үзәк Комитетка китте Аны чыннан да Сергей Иванович үзе алып керде, партбилетын бирде. Vе артыннан ияртеп, борылмалы коридорлардан шактый йөрткәч, бер ишек каршына алып килде —Керегез,—диде ул пышылдап —Кыска сөйләгез. Мөмкин кадәр кыска! Бүлмә артык зур түгел, өстәл артында күзлек кигән, пеләш байты бер кеше ручка тоткан килеш ниндидер кәгазьләргә иелгән иде —Сөйләгез!—диде кеше, кырыс кына —Мин Татарстаннан. —Татариядән,—дип төзәтте аны теге кеше.—Эш нидә Ул. башын күтәреп. Иреккә беренче мәртәбә күз салды, әмма ручкасын куймады, сул кулынын бармак арасына кыстырып, яртылаш ачкан кәгазе дә шул килеш калды 4. «к. У. №в Н —Мин Югары театраль курсларга укырга кергән идем. Партия райкомы каршы килде. Хәзер укудан куалар. —Мина ник кердегез? —Укуымны дәвам итүдә булышуыгызны үтенәм... Кеше ручкасын өстәлгә ташлады да, урыныннан торып, тәрәзә каршына баргач, кулларын чалбар кесәсенә тыкты. —Әгәр Үзәк Комитет түбәндәге органнарның карарын юкка чыгарып утырса, ни буласын беләсезме сез? Кырын баскач. Ирек анын мангаенын коточкыч кинлегенә һәм сөзәклегенә игътибар итте. —Миңа бит үчләшеп аяк чалалар... —Димәк, райком шулай кирәк дип тапкан. Хушыгыз! Ирекнен йөрәге өзелеп төшеп киткәндәй булды. Ул бит биредә аны аңларлар, булышырлар дип өметләнгән иде. Ирек сикереп торып —Мин Үзәк Комитетны ин гадел урын дип килгән идем...—диде Кеше ялт итеп башын ана таба борды, әмма гәүдәсе, тәрәзәгә ничек торган булса, шулай калды. Шунлыктан анын муены куркыныч булып җыерылды. —Без беркайчан да һәрбер кешегә гадел була алмыйбыз. Гаделлек— халык өчен. —Мин бит коммунист. —Күрәм, сезне әле тиешенчә кыйнамаганнар икән. Барыгыз, Татариягезгә кайтыгыз. Яңадан биредә күренеп йөрмәгез! Кеше башын тәрәзәгә таба борды. Ирек сүзсез генә сөйрәлеп чыгып китте. Ничек чыкканын тоймады, беркемне күрмәде. Ул кургаштай тетрәнү томаны эчендә иде. Гомер буе табынган, ышанган, гарше-көрси кебек күргән изге урын... Ни соң бу? Үзәк Комитетка кермәдеме сон ул әллә? Ышанмыйча, ул күтәрелеп биек соры бинаның иң өстендәге алтын хәрефләр белән язылган язуны кабат укып чыкты: «Центральный Комитет Коммунистической Партии Советского Союза» Ирек кайтып кергәндә, Рашат кухняда эчеп утыра иде. Ул рюмка алып Иреккә дә салды. —Әйдә, бүген очрашу хөрмәтенә! Ирек карышмады Дөрләп янып китмәс өчен эчәргә кирәк, дип уйлады ул. —Син нишләп бик кәефсез?—диде Рашат, ботинкаларын аяк бармаклары белән генә салдырып, читкәрәк типкәч. Ирек баягы очрашуны энәсеннән җебенә кадәр сөйләп күрсәтте —Ә күпме биргән идең?—дип сорады Рашат. Ирек берни дә аңламады: —Нәрсә?! —Конверт белән акча күпме бирдең? —Син нәрсә?! Әллә син анда базар дирекциясе дип беләсеңме?! —Дурак булып тугансың, дурак булып үләчәксең син!—Рашат өметсез төстә кул селтәп куйды —Хәзер син Мәскәүдә ниләр барганын күз алдына китерсәң, чәчләрен үрә торыр иде. —Ә нәрсә бара соң? —Әйтеп-аңлатып булмый аны Беләсеңме: берсе дә чын түгел! Астан, метродан эскалатор белән чыккан кебек икенче тормыш килә. Рәхимсез тормыш! Кем ничек булдыра ала—умыра, алдый, үтерә... —Син аңлатып сөйлә. —Аңлата торган түгел. Бөтенесе югарыдан килә. Аннан соң икенче баскыч кабахәтләр, аннары өченче баскыч кабахәтләр. Может, йөзенче баскычта бездер... Ул шаркылдап көлде һәм сүгенеп куйды. Аның сүзләреннән берни дә аңларлык та, аларга ышанырлык та түгел иде. —Син мондагы кабахәтлекне күрсәң! Биредә йөрәксез кешеләр генә яши. Иөрәклеләргә урын юк. Аңладыңмы? Ул анын иңбашына шундый итеп китереп төртте. Ирек бик аздан гына урындыгы-ние белән артка барып төшмичә калды Рашат рюмкаларны тагын тутырды Ирек теге кургаш томаныннан чыгып килә иде. бусын сүзсез генә эчтеләр. Рашат, авызына капкан колбасасын чәйнәп бетерер- бетермәс, рюмкаларның икесен дә эләктереп алып, шкафка куйды, яртының калганын шапылдатып өстәл астына утыртты да. сикереп торып, костюмын төймәләргә кереште —Әйдә, киттек. —Кая9 —Теге врачка. Ирек ни әйтергә дә белмәде —Сон врачка аракы эчеп баралармыни9 —Эчү-эчмәүнең әһәмияте юк. Ул бүген дежурда. Мин ана киләбез дидем. —Мин бармыйм!—диде Ирек киреләнеп,—Баштук әйтергә илен. Рашат кычкырып көлеп җибәрде. —Баштук әйтсәм, син эчми илен. Курыкма, ул синнән авыруыңны гына сораштырачак —Куып чыгарыр... —Ышан инде: ул безнен үз кешебез. Ирек кул селтәп ризалашты, лимон чәйнәде, канәфер капты. Аннары, исенә төшеп, иртән Рәсүлнең килүен, аны бүген мәгарәгә чакыруын әйтте. —Вакыт калса, сугылырбыз,—диде Рашат - Барысына да Рома кирәк, ә Рома койрыкны тоттырмый! Ха-ха-ха!—Көлеп туктагач, ул Иреккә мөрәжәгать итте:—Яшерен-батырын түгел, ана бераз акча бирәсен булыр Мәскәүдә хәзер шундый гадәт. Алдан акча йөри, аннан сон гына—кеше. Син ул югарыдагыларнын күпме взятка алуларын белсән! Безнен акчалар, кесәдән чыгып, чыпчыклар кебек пырхылдашып югарыдагыларнын кесәсенә тула. Даже. . үзен генә бел минем бер банда башлыгы белән салып утырган бар. Бездән дә алалар, ди. Бирмәсен. крышка, ди —Кем ала? —Банда башлыгыннан кем аладыр—мин белмим —Ул чыннан да аптырап, жавап көткәндәй. Ирекнең күзләренә сораулы карашын ташлады. Аннары көлеп жибәрде. гажәпләнгәнен белдереп, башын чайкап куйды — Кайчакта әллә нинди сораулар биреп ташлыйсын син Молодей!—Ул Ирекнең иңбашына шапылдатып кулын салды да. без бит якын дуслар, дигәндәй, үзенә таба кысып куйды. Алар хастаханәгә шактый озак—метрода да. троллейбуста да, жәяүләп тә бардылар. Ишек төбендә сакта утыручы карчык Рашатка, күрәсең, таныш иде. исәнләштеләр дә эчкә үттеләр. Өченче катка күтәрелгәч. Рашат, көтеп торырга кушып, каядыр югалды. Ирек тагын аптырашта калды. Иң беренче гажәпләндергәне—хастаханәнең тышкы ишеген ачып керүгә үк күзгә бәрелгән чүп-чар. юылмаган идәннәр булды Мондый идәннәрне, баскычларны бары тик тәртипсез тулай торакларда гына күрергә мөмкин Бу бит больница. СССРнын башкаласы Мәскәү хастаханәсе! Болынкыр хастаханәсенә өс-башыңны салмыйча, халат кимичә эчкәре үтеп кара син! Ә биредә анын башы бу күренешне бәяли- аңлый алмыйча жәфаланды. Рашатны көтеп торган арада, ул палатага тышкы киемнәрдән кереп-чыгып йөрүчеләрне күреп хәйран калды Авырулармы соң болар9 Әгәр авырулар икән, алар больница киеменнән булырга тиеш ләбаса! Менә Иректән өч кенә адым ераклыктагы палатадан ыңгырашкан тавыш ишетелде. Ул сабый бала елавына охшаган иде. Менә ишекне нәрсәдер кытыр-кытыр тырмый башлады, ул ачылып та китте. Ин элек бусага аша нечкә озын бармаклы, сап-сары кул күренде һәм ул теге себерелмәгән, тәмәке төпчекләре, канлы мамык кисәкләре, ампула ватыклары, тагын әллә нәрсәләр аунап яткан идәнгә таянды Аннары шундый ук сап-сары баш күренде, сары тонык күзләр Иреккә таба төбәлделәр. Ул арада кеше ыңгыраша-ынгыраша коридорга үрмәләде Анын кара ыштаны эченнән чыгып торучы аяклары да зәгъфрандай сары иде. Ул күзләрен тагын Иреккә төбәде, ыңгырашулы тавышы ишетелде: —Алла хакы өчен... ярдәм итегез... Ирек анын янына килде, ләкин нишләптер иң элек палатага күз атасы итте. Палата карангы, анда дүрт койка. Берсендә гипсланган аягы күтәрелгән кеше ята, икенчесендәгесен күрерлек түгел, өстенә одеал бөркәлгән, өченчесенең урын-жире тәртипсез рәвештә өеп куелган. —Туалетка барырга иде... Ирек әлеге кешене, култык асларыннан тотып, аягына бастырды. —Үзегез бара аласызмы? —Юк... Авыруның уч төпләре канап, күгәреп беткән, бер тез башы ыштанын тишеп чыккан, үзеннән әллә нинди укшыткыч исләр килә иде Ирек анын тире белән сөяктән торган кулын үзенең инбашына салды да коридор буйлап акрын гына алып китте. Идәннен кайбер урыннары чистарак, кайбер урыннары чүпле иде. Ирек моның сәбәбен сорады. Кеше ынгырашып җавап бирде: —Авыруларның туганнары... Шулар үз палаталарын себерәләр. —Санитаркалар нишли? —Юк алар. —Нишләп? —Килүче юк. Акчасы бәләкәй ди. —Бүтән чакта бәдрәфкә ничек барасыз соң? —Үрмәләп. Кайчакта күрше палатадагылар ярдәм итә. Курыкмагыз, сары чире түгел минем. Йокмый. Игътибар белән карагач, ул бу кешенең әле илле яшьләр тирәсендә генә икәнен чамалады. —Беркемегез дә юкмыни? —Бер абыем зур урында эшли. Сирәк киләләр. Җирәнәләр. Хатын белән кыз наркоманкалар. Өйдә моннан да хуже... Алар бәдрәфкә килеп җиттеләр. Ирек, аның ишеген ачып, теге кешене кертеп җибәрде. —Рәхмәт сезгә. Мәңге онытмам,—диде ул, күз яшьләрен сөртеп. —Көтәм мин сезне. Ул арада Рашат күренде. —Кая югалдың? Мин сине эзләп йөрим. —Бәдрәфкә килгән идем. —Әйдә керәбез. Алар врач бүлмәсенә үттеләр Өстәл артында коточкыч зур башлы, җирән чәчле, җирән мыеклы, кәкре борынлы ир утыра иде. Ул Иреккә җирән төк баскан кулын биреп күреште дә: —Башыгызның ничек авыртуы турында сөйләгез,—диде. Ирекнең хатын-кызларныкы кебек мондый нечкә тавышлы ир- атны беркайчан да очратканы юк иде. — Кайчаннан авырта? Ирек туктаусыз сөйләде, аның сорауларына да җавап бирде. Соңыннан врач сейфыннан пластмасса флаконга тутырылган дару алды —Көнгә дүрт мәртәбә берәр капсула эчәсез. —Рецепт бирә алмассызмы? —Юк ул. Эзләмәгез. Бу туп-туры чит илдән... Ирек акча чыгарды. —Мин күпме тиеш? —Өч йөз илле. Ирек бу кадәр акча кирәктер дип уена да китермәгән иде — Йөзегездән күрәм... Дару кыйммәт, ләкин сез тереләчәксез. Шушыны эчеп бетерегез. Аракы, хәтта сыра да капмыйсыз. Әгәр булдыра аямасагыз, даруны әрәм итеп алып та маташмагыз -Мин сез кушканны төгәл үтиячәкмен,—диде Ирек. Инде эш бетте, ләкин нишләптер Рашат кузгалырга ашыкмады Бераздан урта яшьләрдәге медсестра чыгып Рашатка акча янчыгы кадәр генә төргәк бирде. Алар чыгарга кузгалдылар. —Син сак бул,—диде врач Рашатка. — Ник? —Вышка котыра ди анда. —Котырсын. Ана күп калмады инде. —Да?—врачның йөзенә гаҗәпләнү билгеләре чыкты, мыегы елмаюдан җәелеп китте. —Бу больницаның адресы ничек сон?—диде Ирек, урамга чыккач. —Юк бу больница бер җирдә дә. —Бар бит. Әнә тора — Юк. Аңлыйсынмы? Юк! Оныт син аны. монда булганынны беркемгә дә әйтмә! Рашат бөтенләй кайту ягына булмаган каршы якка кызу-кызу атлый башлады —Кая барабыз? —Баргач, күрерсең. Алар, такси яллап хәтсез баргач, бер ун-унбиш катлы йортка килеп туктадылар. Кояш баеп килә иде инде. Беренче подъездга якынлашкач. Рашат: —Туктап торма, миннән калма,—диде һәм кызу-кызу эчкә атлады. Рашат керү белән йөгереп диярлек подвалга төшеп китте. Ирек, ни уйларга да белмичә, ана иярде. Рашат стенадан берничек тә аерылмаучы ишекне ачты да, алар эчкә үттеләр. Бу—тәмәке төпчеге, чүп-чар белән тулы подвал, түшәмдә сүрән генә ут яна иде. Ирек ике генә адым ераклыкта тагын бер ишек барын күрде Рашат аны ачып җибәрүгә, музыка тавышы ишетелде, ялт-йорт итүче сүрән яктылыкта кеше шәүләләре күзгә чалынды. Ишекнең уң ягында муенына ниндидер ялтыравык әйбер таккан, чәчләре тырпайган бер әзмәвер басып тора иде Анын өстенә ни кигәнен дә чамаларлык түгел. Кара френч, кара чалбар, ялтырап торган аеллы киң каеш, беләкләре сызганулы. үзе туктаусыз сагыз чәйни, йөзен төк баскан, башында кара берет. Рашат аңа сүзсез генә күпмедер акча биргәч, алар эчкәре уздылар. Аркылысы алты-жиде. озынлыгы ун метрлар чамасы подвал нәрсә беләндер эчләнгән. анда шәрә ирләр хатын- кызларның әллә нинди бозык рәвешләрдә өчәрләп, дүртәрләп төрлечә җенси мөнәсәбәткә керүләрен күрсәткән зур-зур рәсемнәр ясалган Төсле яктырткычлар, музыка тактына бер сүнеп, бер янып, әллә нинди серлелек бирәләр. Инглиз телендә булса кирәк, бер карлыккан тавышлы ир- атның ярылырлык булып җырлавы ишетелә, ничәдер пар бер-берсенә сыланып танцевать итә. Стенага якынрак итеп урнаштырылган тимер аяклы өстәлләр тирәсендә ир-ат, хатын-кыз шәүләләре абайлана. Ун якта барга охшаш урында кара киемле егет эчемлек сата Ул арада, җир астыннан килеп чыккандай, Рәсүл пәйда булды. .Анын белән Рашат аракы, сыра, кабымлык алып, өчесе бер өстәлгә урнаштылар —Миңа алмаска идең. — Ник? —Дару эчәсе бар бит. —Иртәгәдән башларсың. Бүген эчмичә ярамый —Бүген нинди көн сон? —Төшемле көн.—диде Рашат, һәм алар Рәсүл белән серле елмайдылар. _ Йөз иллешәр грамм итеп салынган аракының яртысын кабып куйгач, Ирек өстәл уртасындагы кабымлыкка үрелде — Ни соң бу? — Күрмисеңмени—вакланган сохари бит. Шатыр-шотыр сохари чәйнәп, шешә борыныннан сыра эчтеләр. —Кабарга бүтән әйберләре юкмыни? —Не положено. Җыештырып, чүп түгеп йөри торган жир түгел. Яшерен эшли Мәгарә шушы була инде. —Милиция сизмиме? —Кереме аларның күзен капларга гына житә. Тагын әллә кемнәргә. Алар калган аракыларын чәкештереп эчәргә генә маташканда, ишек ачылып китте һәм анда идәнгә тиеп торучы кара плащ кигән озын гәүдә күренде. Ирек чак кычкырып җибәрмәде. Бу теге концерт көнне очраган адәм иде. Аның ап-ак башы, кара күз төпләре тәмәке төтене аша йөрәгенне ярырлык булып күренде. —Вышка!—диде Рәсүл. Рашат скелет башка күз генә сирпеп алды да мангаен өстәлгә тери язып иелде. —Капла мине!—диде ул, гырылдык тавыш белән. Ирек, шундук өстәлнен каршы ягына чыгып, ишеккә сырты белән басты. Рәсүл өстәл яныннан бөтенләй юкка чыккан иде. Ирек, башын юньләп бормыйча, күз кырые белән генә карашын ишеккә юнәлтеп алды. Вышка чыгып китеп бара иде. —Нишләп кермәде ул?—дип сорады Ирек. —Керсә, анын монда күкәеннән асалар,—диде тагын әллә каян пәйда булган Рәсүл. Алар, аракыларын эчеп бетергәч, хәтсез генә гәп куерттылар. —Кызык күрү өчен сина монда төнлә килергә кирәк,—диде Рашат — Шәрә кызлар биегәнне карарга. Ә атнага ике көн кәрт сугучы шулерлар җыела Вот анда күрәсен инде! Теге атнада берәү, киемнәрен оттырып бетергәч, үзен салды. —Оттымы сон? —Ота алмады шул. Син аның ялынып елаганын күрсәң! Алып чыгып киттеләр. Бер сәгатьтән килделәр, һәм кеше юк... —Курыкмыйлармы? —Алар бернидән дә курыкмый. Бөтенесе бергә. Менә бу боргаланучы кызларга кара әле! Алар сатыла. Телисеңме, икесен алабыз? —Син нәрсә?! Юк. юк!—диде Ирек, коты очып. —Ник? Әллә кая барасы түгел. Әнә шул үзебез кергән подъезддан бер генә кат өскә күтәреләсе —Рашат бармагы белән түшәмгә күрсәтте — Нәкъ менә шушы турлап. Ну, малай, болар күрмәгәнеңне күрсәтә инде! Югары класс профессионаллар. Бер сәгатен бер минут кебек үтә дә китә. —Әйдә кайтыйк,—диде Ирек, аның шактый нык исерүен күреп. —Кайтырбыз. Мин берсен алып кереп чыгам. Сез Рәсүл белән көтеп торыгыз. —Мин китәм, сез калыгыз. —Ярый, черт с ними! Иртәгә... Тагын берәрне чеметәбезме? —Кайткач. —Ярый алайса. Рашат ишек янындагы теге әзмәвергә уң кулын күтәреп сәлам бирде дә, алар урамга чыктылар. Кояш баеган, караңгылык иңеп килә иде инде. —Болар кемнәр соң?—дип сорады ул, Рашат папирос кабызган арада. —Болармы болар бөтен нәрсәне үз кулларына алмакчы булалар... —Син алар беләнмени? —Кирәкләре бар иде! Шизиклар шайкасы. Мин—үземә-үзем бер дәүләт... Алар подъездлар алдыннан атлап, йортның почмагыннан борылуга, теге озын затка бәрелә язып туктап калдылар. Аның артында читтәрәк биш-алты кешелек төркем көлешә-көлешә нидер сөйләшә иде. Вышка, вахвтскзләр БӘХЕТЕ башын артка ташлап, күрә карау кеше ниндидер вак язуны УКЫП азаплангандай, аларга төбәлде Шул мизгелдә Рәсүл жир тишегенә төшкәндәй юк булды. —Сәлам, Ро! —Сәлам,—диде Рашат, анын кулын кысып. Ул Иреккә дә кул бирде. Вышканын кулы коточкыч зур. саллы һәм тимердәй каты иде. —Кемен бу? —Танышым гына,—диде Рашат Вышканын йөзенә елмаюга охшаш ниндидер астыртын бер нәрсә эленде —Шәп сыйладылармы сон? Анын нечкә иреннәре пырхылдап көлеп җибәрергә әзерләнгән кешенеке төсле кабарды. —Без үтеп барышлый, бер генә минутка —Ро?!—Ул озын кулларын як-якка җәйде —Акланырга кирәкми Мин бит синнән сорау алмыйм. Якын дустым буларак кына белешүем —Рәхмәт инде,—дип, Рашатнын авыз эченнән генә мыгырдаганы ишетелде. —Әйдә, бер сыйлыйм әле үзеңне —Тиясең син. —Син нәрсә?! Кореш?! Тырнак белән дә чиртмим! —Ике көн көт... Беркөн алдаганым өчен гафу ит. Шулай килеп чыкты. Ике көннән тиенен тиенгә бирәм... —Мин синнән акча сорадыммыни әле9 —Беркөн әйткән сүзләреңне яхшы хәтерлим мин синең... Рашатнын тавышы бөтенләй юашланып, ишетелмәслек булып калды —Ро!—Вышка Рашатның аска иелгән башын имән бармагы белән иягеннән этеп турайтты да һәр сүзенә басым ясап —Бүген кәеф әйбәт минем,— диде.—Тагын да әйбәтрәк булуын телисенме? —Телим... —Киттек алайса. —Без ашыгабыз... —Неужели син дустың белән бер рюмка эчәргә җирәнәсең? —Мин беләм: син кыйнатасын егетләреннән. —Валлаһи, беркем бармак белән дә кагылмаячак!—Вышка чукынып куйды. Ул Рашат белән Ирекне култыклап алды да юл буенда торган машиналарга таба алып китте Алар өч машинаның алдагысына килделәр Вышка руль артына, аның янына Рашат, Ирек артка утырды —Кая барабыз?—дип сорады Рашат. Вышкага төбәлеп —Ерак түгел. Әнә тегендә ин читтәге йортны күрәсеңме? Шунда гына. Ул төштән инде басу-кырлар башлана иде Ике машина төялгән егетләр, аларны узып китеп, машиналарын йортның арткы ягына туктаттылар. Вышка үзенең машинасын урта подъезд турына китереп үк терәде. Машинадан төшкән арада, Рашат Ирекмен куртка кесәсенә нидер салды Ирек кулын тыккач, бармаклары он шикелле йомшак нәрсә тутырылган пакетка тиде. Теге врач биргән әйбер иде бу, ахрысы Егетләр йөгерешеп кереп тә киттеләр Вышка Ирек белән Рашатны алдан җибәрде, үзе аларга иярде Биредә төзүчеләрнең күшән булмаганлыгы сизелеп тора. Баскыч урынына да өч калын такта гына салынган Атар райкомның утырышлар залы кадәр бер бүлмәгә килеп керделәр. Дүрт урында тәрәзә уемы, бер ишек урыны калдырылган бу бүлмәнең идәне җәелмәгән, аяк асты тулы вак таш. кирпеч ватыклары, такта башлары, пыяла кыйпылчыклары ауный иде Вышканын егетләре, тәрәзә төбенә такта куеп, анын өстенә өч стакан, ачылган сыра шешәләре куйдылар, стаканнарга яртыдан күбрәк итеп аракы салдылар. Вышка өч стаканны да бер кулы белән эләктерде дә Рашат белән Иреккә сузды. — Мәңгелек нәрсәләр өчен! Кисәтеп куям: калдырыш түгел. Рашат «эч» дигән мәгънәдә Иреккә баш какты да, өчәүләп эчеп җибәрделәр. Кабарга шул ук стаканнарга сыра салдылар, тәмәке кабыздылар Егетләр дә эчеп куйдылар Әкрен генә гәп куерды. — Ро, беләсеңме, мин бер кызык уен уйлап таптым бит әле. Рашатнын йөзенә курку билгеләре чыкты. —Нинди уен? —Менә хәзер уйнап карыйбыз. Моннан алдагысы әйбәт чыккан иде... Егетләр сикерешеп тәрәзә турына бастылар. —Син бит тимәскә сүз бирдең,—диде Рашат, өметсез тавыш белән —Ә кем тияргә җыена? Мин сүземдә тора беләм. Беркем дә сезгә тырнак белән дә кагылмаячак. Уен мондый. Хәзер танышын белән икегез билгә кадәр чишенегез. Рашат пыяла ватыклары, кирпеч калдыклары өстенә тезләнде. —Геракл! Жибәр син безне...—Ул елый башлады. —Син нәрсә елыйсын? Уен гына дим бит. Ярдәм итегез әле! Егетләр, төреп алып, тарткалый-йолыккалый башлауга, алар ничек чишенгәннәрен дә сизми калдылар. Киемнәрен каядыр ыргыттылар Куркудан һәм салкыннан алар икесе дә калтырыйлар иде —Син, Ро. ике яклы пычак булып күпме йөрден әле? —Мин бирәм ул акчаларны... —Сүз ул хакта бармый. Теге дөньяда түләрсен. Күпме йөрден? —Ике яклы пычак түгел мин,—дип мыгырданды Рашат, каш астыннан сөзеп карап. -Исәп-хисап вакыты җитте Мона кадәр син уйнадын. хәзер мин шаярып карыйм. Рашатны өч егет Иреккә каршы стенага таба чигерделәр. Кулына, каяндыр чыгарып, озын хәнҗәр тоттырдылар: —Тәрәзәләрен томаларга!—диде Вышка. Ул арада Рашатнын күзләрен кара тасма белән капладылар. Ирек, башына сугып ангырайтылган кешедәй, һаман берни дә анламый иде әле. Кинәт анын да күзенә тасма ябыштырдылар, кулына авыр саплы хәнҗәр тоттырдылар. Вышка егетләренең аяк астындагы ташларны, кирпеч ватыкларын шалтыратып ишеккә йөгергәннәре ишетелде, аннары тып- тын калдылар. Ирек үзенен йөрәгенең күкрәк читлеген җимереп чыгарлык булып тибүен, еш-еш сулыш алуын аермачык ишетте... Рашат тагын елап җибәрде: —Геракл! Үлгәнче колын булам... —Җитте! Минем команданы тынлагыз: кайсыгыз җинә—аны исән калдырам. Хәйләләргә уйласагыз, икегезне дә пычакка эләчәкмен! Башладык! —Геракл! Без бит синең белән... —Ро. мин сиңа тормыш бүләк итәм. Сайланып торасы юк. Ирекнен тәнендәге каны катты, теше-тешкә шакы-шокы бәрелде. Ул монын өн икәненә әле һаман ышанып бетә алмый иде. Вышканын тагын кисәтүле тавышы ишетелде: —Ро. син минем ике сөйләшмәгәнне беләсен... Сузма, никадәр тизрәк булса, шулкадәр шәбрәк ич Каршыда табан астында вак таш шылтыравы ишетелде. Бер, ике.. Рашат туктап калды. Ирек, бераз чүгәләп, хәнҗәрен артка таба каратып сул кулына күчерде. —Ирек, саклан! Рашатнын хырылдаулы тавышы Ирекнен бугазыннан эләктергән шикелле тәэсир итте. —Рашат, ялгыша күрмә!—диде ул, авырлык белән тын алып —Мин сина кагылмаячакмын! —Сөйләшмәскә!!! Шулчак Ирекнен сул кулын арттан кемдер эләктерде һәм колагына бала йоннарын кабартырлык итеп пышылдады —Үтер! Юкса үзенне бетерәбез! —Ну-у-у?!!— дип үкерде Вышка. Рашатнын тагын шыбырдатып атлаганы ишетелде. Ирек, аяк очларына гына басып, чигенә башлады, әмма барыбер тавыш чыгармыйча хәрәкәтләнү мөмкин түгел иде. Ун кулы белән үрелеп, ул стенаны эзләде, бармаклары кирпечкә тигәч, бераз җинел булып киткәндәй тоелды. Кинәт Рашатнын дөбершатыр чабып килгәне ишетелде. Ирек, стенадан кулын аермыйча, кабаланып почмакка таба атлады Рашатнын әле генә Ирек торган урынга гөрселдәп барып бәрелгәне, әшәке итеп сүгенгәне ишетелде Ишек турыннан, йортнын түшәмен күтәрерлек булып, кыргыйларча бердәм көлү яңгырады. —Молодец, Ро! Әйдә, әйдә! Ирек акрын гына стенага тотынып баруын дәвам итте. Хәзер Рашат та анын кайсы юнәлештә хәрәкәтләнүен төшенде, туп-туры Иреккә таба якынлашты. Ирек тавыш чыгармаска тырышып чигенә башлады Әмма үкчәсе нәрсәгәдер эләгеп, чалкан барып төште һәм аркасынын авыртуына түзә алмыйча ыңгырашып җибәрде. Сикереп торырга өлгерә алмады. Рашат аның турында иде инде. Ул сузылып яткан килеш стенага сыланды Рашатнын ешеш сулыш алганы ишетелде. Ул Ирекнен кырына гына ухылдап хәнҗәрен китереп кадады, ташка бәрелеп, корыч чыкылдаганы ишетелде. Берничә мәртәбә шулай кадагач. Рашатнын хәнҗәрен як-якка уйнатып, һава ярганын Ирек тәненең һәр күзәнәге белән сизде Вышканын егетләре ләззәтләнеп шаулаша, көч биреп кычкырыша башладылар: —Әйдә, Ро. кыюрак! —Айкап җибәр, айкап! Рашат аның еракка китеп өлгерә алмаячагын чамалый иде, шуна күрә читкә атылмады, стенаны капшаштыра башлады, хәнҗәре белән стенаны кытырдатып алды. Анын кулы стенадан һаман түбәнрәк шуышты Ирек тын алудан да туктагандай булды. Анын тәнен тир каплады Ул ун кулын йодрыклаган хәлдә көтә башлады. Ана хәтта Рашатнын тән кайнарлыгы да килеп орынгандай булды һәм Рашатнын кулы анын йөзенә килеп төртелде Пружина кебек киеренке хәлдә яткан Ирек йодрыгын яшен тизлеге белән каршы якка селтәде. Йодрык Рашатнын әллә касыгына, әллә эченә туры килде, анын кычкырып җибәргәне һәм вак ташларны шылтырата-шылтырата барып төшкәне ишетелде. Ул ыңгырашып җибәрде, озын итеп сүгенде Аларны тамаша кылучылар кыргыйларча сикерешә- сикерешә көлештеләр. Шул арада Ирек. Рашаттан качып, каршы як стенага барып сөрлекте Тез башларының һәм кулларынын авыртуына кычкырып җибәрмәс өчен иренен тешләде. Анын чамалавы буенча ул хәзер тоташ стена ягында, ә Рашат тәрәзә каршындарак булырга тиеш иде Ирек анын торып басканын, бер урында таптанганын сизде Ул аркасын стенага терәде -Тукта сволочь!—Рашат кабахәт сүзләр белән сүгенде —Барыбер үтерәм! Син түгел, мин яшәргә тиеш! Ул котырынып унга ташланды, ах-ух килде, күрәсең, хәнҗәрен селтәде һәм анын болайга атлавы ишетелде. Тагын куалашу башланды Рашат ана әллә ничә мәртәбә сикерде. Ирек торган урыныннан йә алга, йә артка качты, үзе бер генә мәртәбә дә ана укталмады. Менә ул. кыргый ерткыч тавышлар чыгарып, тагын ана ташланды. Ирек уңга ыргылды, ләкин ишек турында хихылдаучы шайкадан кемдер анын инбашына китереп сукты —Пассивлык өчен!—дигән тавышы ишетелде Вышканын _ Сугу шулкадәр көчле булды. Ирек тигезлеген югалтты, уртага таба сөрлегеп, бер адым атлады да сул ягы белән барып төште, борыныннан гөрләп кан китте һәм ул авыртудан кычкырып җибәрде Ирек, күтәрелергә теләп, терсәгенә таянмакчы булды. Нәкъ шулчак Рашат, ташларны шылтыратып, анын кырына ук килеп басты Ирек читкә ыргылырга омтылды, әмма тораташ каткан гәүдәсе аны тыңламады... «Беттем!» диде ул үз-үзенә, тормыш белән хушлашып. Гомеренен шушылай коточкыч төгәлләнүенә ярсулы үкенү анын йөрәген ачыттырды. Рашатның хәнҗәре яндырып анын эченә кереп тә китте... —Эләктеңме, мерзавец!—дип үкерде Рашат —Хәзер эшеңне бетерәм мин синен! Ирек коточкыч авыртудан эченә таба җыерылган тезләрен язылдыра алмады, үз-үзен саклау өчен ачыргаланып, кулларын ана каршы сузды һәм Рашатнын хәнҗәргә килеп кергәнен тойды. Анын тавышы «ык» кына итеп киселде, авыр гәүдәсе, Ирекнен кулларын сытып, өстенә ауды. Ирек сонгы мизгелдә җылы кан исен һәм башының коточкыч авыртуын гына сизеп калды... ичек болай бөтен дөнья гөлт итеп нурланып китте соң әле0 Бу әллә нинди ят яктылык иде. Каршысында да. як-ягында да ниндидер көмештәй ак көпшәләр, алар төрле озынлыкта, төрле юанлыкта ялыкйолык киләләр, көмеш нур сибәләр. Чалкан яткан Ирекне ниндидер көч шул исәпсез-хисапсыз көпшәләр уртасыннан күренми торган арбада дөмбер-дөмбер зур тизлектә алга куалый. Дөмбер-дөмбер, дөмбер-дөмбер Бу әллә нинди моңлы, ят, матур тавыш югарыдан ук—бик тә, бик тә ерактан бар тарафны янгыратып килә, килә торгач, әллә моңга бүленеп, кабат кушыла, шуның һәрберсе барлык әгъзаларга, һәр күзәнәгенә тула. Ә син донгыр-донгыр һаман каядыр алга очасын, көпшәләр келтер-келтер тезелеп кала, яшен яктысына тартым сәер яктылык тагын да көчәя, теге моңлы җыр төсле тавыш, төрледән-төрле төсмерләргә кереп, сине үз кочагында изрәтә, тибрәлдерә һәм бик-бик еракларга алып китә, анардан аерылу мөмкин түгел, чөнки бу мои синен күзәнәкләрең эчеңдә яңгырый торган һәм бөтен якка тарала торган мон. Шундый рәхәт, гәүдәнең авырлыгы юк, бернинди уй юк, бөтен барлыгынны шушы яктылык, шушы монлы көй. шушы син ике якка ярып бара торган көмеш дивар биләгән. Бүтән берни кирәкми, гүя син гомер буе шушы рәхәтлек эчендә тирбәлгәнсең һәм бу мәңге дәвам итәр төсле... Кинәт ул сәер дөнья югалды... Ирек бөтен гәүдәсендә, һәр әгъзасында таш бастыргандай авырлык, ою,, тойды. Күз кабакларын бик озак тырыша торгач кына селкетә алды. Йөзенә якын гына ниндидер шәүлә селкенде, аннары томан арасыннан ул анын кеше йөзе икәнлеген чамалады. Әмма күз кабаклары авыраеп ябылдылар, ул онытылды. Күпмедер вакыт үткәч, тагын уянды, борынына кергән дару исләреннән, ак колпак, ак халат кигән кешеләрдән үзенең хастаханәдә икәнлеген анлады. Ләкин нишләп биредә ятуын төшенә алмады, монын аның өчен бернинди әһәмияте дә юк иде. Ана бер генә нәрсә—су гына кирәк иде. —Су, су...—дип пышылдады ул. Шәфкать туташы марля уралган юеш чәй калагын анын яргаланган иреннәренә тигерде. Сунын салкынлыгын, юешлеген тойган Ирек уттай телен комсызланып сузды, калакны йотып җибәрергә теләгәндәй, тешләре белән кысты. —Сезгә су эчәргә ярамый,—диде шәфкать туташы һәм. калакны алып, сулы стаканга салды. Стакан якын гына, караватнын теге башындагы тумбочкада гына иде, Ирек ана күз карашы белән тартып китерерлек булып карады. —Тагын бер генә тамчы... Шәфкать туташы калакны анын иреннәренә ышкып кына алды да каядыр еракка ук алып куйды. ... Өч көннән сон, Ирекне реанимациядән ике кешелек палатага күчерделәр. Бу вакытта ул үзенен биш сәгатькә якын операция кичергәнен белә иде инде Шул ук көнне кич палатага ак халат кигән Рәсүл килеп керде. —Хәлен ничек? Н —Шәп... Рашат кайда? —Ул юк иңде... Синнән килеп сорау алсалар, берни дә белмим, диген... Мин үзебезнекеләрне җыйнап алып килмәгән булсам син дә исән калмый идеи... Ирек чытырдатып күзләрен йомды. Димәк, ул—кеше үтерүче... Рәсүл аның тумбочкасына өрек җимеше, виноград куйды —Мин яңадан килмим, безгә очрашырга ярамый. Син больницадан чыгу белән Мәскәүдән юк бул. Рашатның квартирасы тирәсендә, гомумән, күренмә... Унжиде көн дигәндә, Ирекне хастаханәдән чыгардылар. Ул, тулай торакка барып, чемоданнарын алды да, «Татарстан» поездына утырып, Казанга юл тотты... Беренче кисәк тәмам. Соңгы сүз урынына оманның сезгә тәкъдим ителгән беренче кисәген мин 1991 елның ахырында Малеевка иҗат йортында нигездә төгәлләгән идем. Соңрак «Аргамак» журналында (1995 ел. 1. 2 сан). «Мәдәни жомга»да аннан өзекләр дә бирелде (1996. 19 июль саны). Әсәрнең күңелемдә сер итеп кенә йөрткән исеме дә ул чор өчен чәчләрне үрә торгызырлык иде: «Партиягә кабер ташы». Коммунистлар партиясенең әле дөньяны дер селкетеп торган чагы бит! Югарырак рангтагы партия җитәкчесенең бер сүзе синең әсәреңне юк итә ала торган чор бу. Романны язганда да КПССның хакимлеге бетү ихтималы минем башыма хәтта ялгыш та кереп карамады. Кая ди сиңа кеше хыялы җитмәс андый уй! Алайса, каян килгән шулкадәр усал исем? Бу сорауга мин икеөч җөмлә белән дә җавап бирә алам. Ләкин алай итмим әле. Бераз ерактанрак башласам, җавабым дәлиллерәк булыр шикелле. Мин егерме бер яшемдә КПСС сафларына кердем. Минем өчен бердәнбер дөрес юл шул дип кердем Турысын гына әйткәндә мин ул хакта артык уйланмадым да шикелле. Бу инде минем өчен авыл мәктәбенә укырга кергән кебек табигый хәл иде. Ул елларда туган авылым Олы Чакмакта китапханәдә эшлим. Казан дәүләт университетында читтән торып белем алам, партия тарихын, философияне, марксизм-ленинизм тәгълиматын шактый ук тырышып һәм мөкиббән китеп өйрөнөм. политукуларга йөрим, үзем дә комсомол политмәгарифендә яшьләрне укытам. Үземә күпләп өелгән партия поручен иеләрен алны-ялны белмичә фанатикларча үтәргә тырыштым, пропагандист, агитатор, политинформатор, лектор, стена газетасы редакторы, минем шәхси уй-максатларыма туры килмәсә да югары партия органнары күрсәтмәсенә буйсынып, район газетасы редакторы, райком члены, тагын әллә кемнәр булдым. Әлеге эшләр әйтеп бетергесез күп физик һәм акыл көчен суырсалар да. моңа үкенмим. Алар һәммәсе дә бер игелекле омтыл ы шка-тормы шы- бызны күркәмрәк итүгә кешеләрне тәрбияләүгә бирелделәр. Гел үк йогынтысыз булмагандыр, кешеләрдән рәхмәт сүзләрен еш ишетә идек Кемнәрдер наданлыкта, сәяси сукырлыкта гаепләсәләр гаепләрләр, мин партиянең егерме елда коммунизм төзү программасын да хуплап каршыладым, аңа шактый вакытлар инанып яшәдем, аны пропагандаладым. Ә нигә ышанмаска ’ Мин гади колхозчы егет (урта мәктәптән соң бер ел колхозда төрле эшләрдә эшләдем ) университетка укырга керергә дигән татлы хыялымны үз көчем, үз ихтыярым белән тормышка ашырдым. «Үз» дип басым ясавым юкка түгел. Минем әтием сутышта үлгән, әнкәй белән без икәүдән-икәү генә ни арттан этәрлек, ни алдан тартырлык кешебез юк. Мин. күпмедер акча җыештырып, иске фанер чемоданыма шыплап китаплар тутырып, аны дүрт ягыннан нечкә сүс бау белән атландырып бәйләдем дә авылдан Бөгелмәгә чыгып киттем Аннан поездга утырып барып. Казанда Р имтиханнар тапшырдым, бер урынга дүрт кешелек конкурстан үттем, университет студенты булдым. Авылларда керосин лампасы урынына гепт итеп Ильич лампалары янды, басуларга үзе йөри торган комбайннар килде, борчакны чалгы белән чабудан котылдык, фермаларга механизация керде, салам түбәләрне шиферга алыштырдык, кешетәр җиңел машинага ябырылды, колхозчылар пенсиягә чыга башлады. Чоры өчен батар бик зур үзгәрешләр иде. Халыкның тормыш хале яхшырачагы турында сөйләп-язып торалар. Күбесе рас килә Әйбер бәяләре дә һаман төшүгә таба Фән өлкәсендәге казанышларны әйткән дә юк Гагаринның космоска очуы гына да ни тора! Без бит! Тарихта беренче мәртәбә! Капиталистлар белән дә аяк терәп сөйләшәбез, безнең белән шаяра алмыйлар. Телибез-чирәм җирләрне үзләштерәбез, телибез- Себерне үзгәртәбез. Ил буена бер-бер артлы күтәрелүче гигант төзелешләр, яңа шәһәрләр белән бергә күз алдында гына Азнакай. Әлмәт. Октябрьск танымаслык үсә Түбән Кама. Чаллы калалары, агрошәһәрләр калка, химия, шин заводлары төзелә Шулай булгач, нигә әле коммунизмга ышанмаска? Менә хәзер мәзәк ул ичмасам Тәүлек буе без ни күрәбез, ни ишетәбез? Шартлаган йортлар, егылып төшкән саматетлар, баткан кораблар, утсыз, җылысыз, газсыз калган шәһәрләр, хәерчелеккә түзә алмыйча, ачлык игълан итүче шахтерлар, забастовка күтәрүче укытучылар, халкыбызның ничәмә-ничә буыны тудырган байлыкларны эһ иткән арада бер тиенсез эләктереп алган ят фамилияле магнатлар, үтерүче һәм талаучы мафиоз катламнар, ничә еллар буе алып барылган сугышлар һәм шәһәр-авыллардагы эшсез яшьләр, караклар, наркоманнар, кесәләрендә дәрәҗәле мандат йөртүче җинаятьчеләр, ач хәерчеләр... Санап кына бетерерлекме соң! Хәзер әнә шул демократик җәмгыять казанышлары тәэсирендә һәр иртәдә: «Бүген исән калып булыр микән. Ходаем?»—дип (беркемгә дә ышаныч калмагач. Ходай искә төште), йөрәгең ярылып йокыдан торасың. Ә ул елларда без һәркөн иртәнге биштә Уфа радиосыннан башкорт концерты тыңлап уяныр идек, дәртләнеп эшкә китәр идек. Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, күңелләребез якты хыяллар белән тулы иде. Коммунизм булачагына нилектән ышанганымны үгә гадиләштереп булса да аңлатырга тырыштым. Берсеннән-берсе тәрбияви фильмнар, әдәби әсәрләр, спектакль- концертлар да шуңа ышандырды, без алардагы геройлар кебек яшәргә шулар үрнәгендә үзебезне камилләштерергә омтылдык. Хәзерге «әдәбият-сәнгать әсәре» дигән исем астында яшәешебезне баскан нәрсәләр халыкны миһербансызлыкка, һәртөрле бозыклыкка, көчләү, талау, үтерү технологиясенә генә өйрәтәләр. Без авылда юньләп ишек бикләмәдек, чөнки кеше әйберсенә кагылу коточкыч хурлык, андый хәлләр сирәк иде Хәзер генә ул кайберәүләр никадәр күбрәк урласа, җәмгыятьтә шулкадәр югарырак абруй һәм дәрәҗәләр белән файдалана. Алайса, партиягә кабер ташы белән кизәнергә мине нәрсә мәҗбүр итте соң? Алтмышынчы елларның икенче яртысыннан мин партия тегермәнендә ныклап торып тартыла башладым һәм тартылган, уалган саен, бер коточкыч нәрсәне аңлый бардым. КПСС тормышында урнашкан тәртип-Генераль секретарьдан алып райком секретарена кадәр тезелгән кулыларның азынуы, аларның һәр сүзен, нинди генәахмак һәм келкебулуына карамастан, барлык халыкның бернинди тәнкыйтьсез кабул итәргә һәм берсүзсез үтәргә тиеш булуы акылга сыймаслык хәл иде. Шушы гаделсезлеккә ничә еллар буе бәгырьләр телгәләнде. Башка партияләр юк, оппозиция юк, тәнкыйть юк Бөтен ил башын игән һәм буйсынган хәлдә Шушы шартта теләсә нинди юллар белән партиянең җитәкче органнарына үрмәләүчеләр артканнан арта барды Бездә райкомның бер вәкиле турында мондый сүз йөри иде: «Фәлән Фаләнечкә әтиең белән әниеңнең башын кисеп алып килсәң, сине райкомның беренче секретаре итәбез, дисәң, шундук икесенең дә башын капчыкка салып алып киләчәк.» Мин район газетасы редакторы булып эшләгәндә (1972—1981 нче еллар), бер редакторның райкомның беренче секретаре бүлмәсенә аяк киемен салып, оекбаштан кергәнлеге турында сөйләделәр. Бу хак булгандырмы, юктырмы—анысын әйтә алмыйм. Әмма ул беренчеләрнең кодрәтлелек һәм дәһшәтлелек дәрәҗәсен бик ачык күрсәтә Партия җитәкчеләре законнан өстен торалар, үзләренә каршы ялгышып бер сүз әйткән, яисә алар өнәмәгән эш эшләгән теләсә кемне, теләсә нишләтә алалар иде. Шундый шартларда бу роман чыгачак идеме соң’’ Юктыр. Партия хакимияте кысаларында иҗат итү (бигрәк тәаңа тел тигерсәң) ул—1,5 метр биеклектәге корылма эчендә 2 метрга сикерергә азаплану кебегрәк иде. Ләкин юлларын таптык 1989 нчы елда минем «Шаһзаманов эше» дигән повестем дөнья күрде Гади коммунистның тормышындагы бер фаҗигале вакыйга нигезенә алынса да. ул әсәрдә партиянең эчке тормышындагы череп таркалу билгеләрен шактый калку күрсәтә алдым кебек Ике авыз сүз белән әйткәндә эчтәлек мондыйрак: өлкә комитеты секретаре күрмәсен өчен. салыча баскан борчак басуын төнлә сөрдереп ташлыйлар, халык байлыгы туфракка күмдерела Аны чабып, терлекләргә азык иткәндә дә күпме файда килер иде! Бу корткычлыкка тиң эшне эшләгән кешене төрмәдә черетерлек югыйсә Черетерсең! Ул бит райком секретаре. Аның хәзер җаны тыныч, кәнәфиенә куркыныч янамый Мин моны уйлап чыгармадым, үзебезнең җирлектә булган хәлдән алып яздым. Әсәрне тоткарламасыннар өчен миңа «партия органнарында кайбер карьеристларда очрый»дигән фикерне уздырырга туры килде. Шул «кайбер», -очрый» аркасында гына ул матбугатта дөнья күрә алды «Кабер ташы»н язганда да. ниндидер өмет чаткысы булгандыр инде ул Әсәрнең эченә тирәнрәк керә барган саен, мин ул шомлы исемнән ерагая бардым. Беренчедән, -партиягә» дип әйтү дөрес түгел: 17-18 миллион гади коммунистның ни гаебе бар? Икенчедән, партиянең гадел, игелекле максатларына, кешелекле идеологиясенә нигә дип тукынырга? Хикмәт аның барлык изге ниятләрен харап итүче эш алымнарында, эчке тормышында, картлар йортына әверелгән Кремлендә эгоистик максатларыннан югары күтәрелә алмаган җитәкчеләрендә бит. Өченчедән, мондый исемнең матур әдәбият әсәренә батмавы көн кебек ачык Бу минем эчке фикерем, романны инстинкт дәрәҗәсендә сугаручы дәрт-омтылышым иде. Әсәрне чыгаруны суза килүнең дә сәбәпләре күп Кинәт кенә партия үзе дә бетеп китте бит Туйдан соң дөмберга дигәндәй, кирәге булырмы соң инде романның, ник чаңны вакытында сукмадың, дип әйтерләр кебек тоелды миңа Халык бәгырен телә торган тагын бер нечкә нәрсә партия үлде, безгә ана сөте белән кергән, ата-бабаларыбыз каннарын һәм гомерләрен биргән идеалларыбыз да җимерелде. Халык нишләргә тиеш? Күп партиялелек шартларында, үзенең яна тәртипләре белән халык идеалларын байрак иткән коммунистлар партиясе кирәк иде. Әгәр шулай булмаса, халык КПРФ лидеры Зюганов өчен тавыш бирер идемени9 Халык биле сынып егылган атның аякка басуын көткәндәй партиянең терелүен көтте. Шундый чакта романны чыгару әхлаксызлык кебек тоелды Йорт дөрләп янганда аның эчендәге тәртипләрне сүгү кебегрәк булачак иде бит инде бу Хәзер инде көтү чоры үтеп китте. Аннары хикмәт партиядә генә дә түгел ләбаса. Халык тормышының теләсә кайсы чоры олы сабак алырлык һәр чорның уз хакыйкате әйтелергә тиеш Шул дәвер тегермәнендә тартылган кеше буларак, аны мин дәәйтмәсәм. кем әйтер? Әле социализм, капиталистик система элементларын да кертеп, һичшиксез кабатланачак. Тик хаталары кабатланмасын иде Минем бүгенге позициям шундый. Сүз күрәләтә озынга китеп бара. Түгәрәклим Өч китаптан торачак романның беренче кисәге тәмам. Калганнары язылу процессында Әле бит минем геройларымның язмышлары төйнәлгән, чуалган килеш калды Әле алда очсыэ- кырыйсыз тормыш давыллары Әле партиянең таратыласы бар Әле халыкка, күрелмәгән сынаулар алып, бүгенге көннәр киләсе бар. Алда—без яшәгән бүтенге заман, без кичергән газап-әрнүләр.. Әгәр бу романны укучылар арасында -Их. тормышның мондыйрак вакытлары да чагылсын иде. алардан башка чорыбызның сурәте тулы булмаячак •— диючеләр табылса, авторга нәшрият аша. яисәтурыдан-туры мөрәҗәгать итә алалар. Бер мөһим искәрмә Әсәрдәге персонажларның кайбер биографик моментлары бүгенге тормышта яшәүче кешеләрне, бигрәк тә үземне хәтерләтсәләр дә аларнын хыялымда тудырылган әдәби образлар икәнлеген онытмасагыз иде Соңгы сүзне ник язуым белән кызыксынучыларга шуны да әйтим алты дистәне түгәрәкләгән кешенең үз максатына ирешергә алгермәве дә бар бит Шуңа күрә ниятләгәнемне ачыктан-ачык әйтү кирәк дип санадым Мин төгәлли алмаганны, бәлкем, башка берәүнең дәвам итәсе килер һаман сузыла. Әйтер сүзләр бик күп та бу юлга калып торсын инде Романның икенче, өченче кисәкләрендә очрашып, иркенләп аңлашырга язсын Амин!