Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАНГА ИШ ИҖАТ

ШАГЫЙРЬ ПОРТРЕТЫНА КАЙБЕР ШТРИХЛАР лтмышынчы еллар буыны» вәкилләренә алтмышар яшь.. Быел, гомумән, каләмдәшләр арасында «алтмышлылар» ишле Ренат Харис. Рәдиф Гаташ. Фоат Галимуллин. Гәрәй Рәхим. Фоат Садриев. Рауль Мирхәйдәров, Ризван Хәмил. Исемнәрне дәвам итәргә мөмкин Мәрхүмнәрдән—Рәшит Әхмәтжанов, Тәүфикъ Әйди (бу юлларны язган кичне бакый дөньяга күчте, урыны жәннәттә булсын!) Исәпләсәң, һәр ай саен— берәр юбиляр, һәм исемнәре нинди әле! Һәркайсы үз эшләренең зур осталары, һәрберсенең әдәбиятта үзенең абруйлы урыны, дәрәжәсе бар Шулай да, бу алтмыш яшьлекләр арасында әдәбиятыбызда «алтмышынчы еллар» дулкынын тәшкил итүчеләр берничә генә Бу термин-атаманы. асылда, ул вакыттагы яшь шагыйрьләр тудыртты. Ул шагыйрьләр арасында иң күренеклеләренең берсе, һичшиксез, Ренат Харис булды Морза әдип Әмирхан Еники әйтмешли, значится. Ренат Хариска да алтмыш икән! Ходай язган булган: әдәби мохитта бергә-бергә кырык еллап ижат гомере кичерелгән. Гомсрләребезнең өчтән икесе бергә үтелгән Әйтергә генә ансат Кырык ел бит ул. кырык көн түгел... Яшь чакта кырык-илледәге кешеләр дә бик өлкән, алтмыш тирәләрендәгеләре инде бик карт булып күренә иде Хәзер кемнәрдер безгә дә шулай карыйлардыр Җырдагыча «минем елларым—минем байлыгым!» дип әйтергә генә кала. Хәер. Яшәү дигән Бөек Халәтнең табигый агышын тойган-анлаган кеше артык офтанмас Гомер заяга узмаган бит' Утыртасы агачлар утыртылып ябалдашланган. баталар үсеп житеп дөнья кендегенә тоташтырылган, салынасы йорт-диварлар салынган Өстәвенә, дистә-дистә китаплар язылган Теләсәң, өеп куй да атарны. бата сөйгән кебек, тышлыкларын сыйпап иркәлә, йә булмаса. өсләренә утыр ла бер. чиксез офыкларга карап мәнгелек турында « А Студентлар-сабакташлар (КДПИ) Сулдан- Ренат Харис, Фәрит Шарифуллин (бүгенге •Мәгариф» журналының баш мвхэррире). Җәүдәт Колимулиш (бүгенге канда • Мәгариф» нәшриятының баш чехәррире). 146! ел уйлан... Ренат Харис, кайбер каләмдәшләре кебек, бу яктан тыныч һәм бәхетледер дип уйлыйм. Артта—тынгысыз, әмма мул җимешле, мәгънәле гомер, татлы һәм газаплы иҗат еллары... Табигать Ренатка талант оеткысын мулдан биргән. Төрле яктан. Ул, теләгәндә, әтиәниләре шикелле, мактаулы педагог була алыр иде (заманында, пединститут бетергәч. Арча педучилишесында укытып та алды), теләгәндә, оста рәссам (ул рәсем ясау белән һәрдаим шөгыльләнә, берничә ел элек Казан музейларының берсендә үз рәсемнәреннән күргәзмә дә оештырды), теләгәндә, музыкант та була алыр иде (нәселләрендә атаклы музыкантлар бар. үзе дә гармуннарда көйләрне оста яңгырата)... Дөньялыкка ярарлык без белеп бетермәгән тагын бүтән сәләтләре дә бардыр. Әмма, ул ин әүвәл Шагыйрь буларак билгеле. Шагыйрь булу—бөек ләззәти биеклектер ул, мөгаен. Кешелек тарихын шагыйрьләр бизәкли. Гомер бакый шулай килгән. Ярты дөньяны яулап алган яугир ханнар, патша-корольләр дә Шагыйрь данына кызыккан, һәр халыкта Шагыйрьнең үзгә бер символ-образы. Кызганыч, бездә шагыйрь образын стереотип рәвештә «тамга салынган» ходай бәндәсе итебрәк күрәләр. Шагыйрь— Тукай яки Мөдәррис Әгъләмов кыяфәтенә, холык-фигыленә генә сыеп бетә алмый. Шагыйрьләрнен төрлесе булган—дәрвиш-чичәннәре дә, хәким-хөкемдарлары да, бае-ярлысы да. кәрләсебаһадиры да.. Үзебезнең әдәбияттагыларын гына күз алдына китерик: әрвахлар сакчысы Мөхәммәдьяр, гомерлек мосафир Акмулла, зыялы миллионер Дәрдмәнд, гыйсъянчы Такташ, мәхбүс риясыз Туфан, башбирмәс Баттал Мина калса, Р Харис Гете тибындагы шагыйрьлекне үзенә өлге итеп алган. Шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе. Ай-Һай!—бигрәкләр дә бөек биеклек! Бездә булырдай эшме бу? Ренат Харис гомере буе җаваплы хезмәттә булды. Бер ел педагог булып эшләүгә аны ВЛКСМ өлкә комитетына инструктор итеп алдылар. 60 еллар ахырында «Яшь Ленинчы» газетасының җаваплы секретаре. аннан—Язучылар берлегенең җаваплы секретаре. хәзергечә әйтсәк, рәис урынбасары, ун елга якын (1973-82) Татарстан культура министры урынбасары, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире (1982- 89), соңгы дистә елларда— КПССның Татарстан өлкә комитетында идеология бүлеге мөдире, «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире, Татарстан Дәүләт Советының рәис урынбасары. 1990 елдан бирле (рәттән өч чакырылыш) Татарстан халык депутаты... Безнең арада болай озак еллар буе дәүләти вазифалар башкарган шагыйрь юк та сыман. Халыкча әйтсәк: түрә шагыйрь. Белүемчә, бу статусның күп җайлы яклары белән бергә, шактый үзгә кыенлык-тыенлыклары да бар: һәрдаим мәгытүм кысаларда тота торган рәсмилек, сәяси манипуляцияләргә әзер булу, мәҗбүри этикет... Таунын башынарак менгән саен, җилләр көчлерәк! Шундый юл сайлагансың икән... Әмма түрәлек китә торган нәрсә, шигырь кала, шагыйрь кала. Безгә шагыйрь Ренат Харис турында сөйләү дөрес булыр. Ин әүвәл. ретроспектив планда, үткән еллар елъязмаларына күз салып алыйк әле. Моннан унбиш ел элек чыккан «Совет Татарстаны язучылары» дигән биобиблиографик белешмәдә (төзүчеләре Р Даутов, Н. Нуруллина) Р Харис турында менә нәрсәләр язылган. «... Р Харис—әдәбият мәйданына алтмышынчы еллар башында килгән һәм беренче адымнарыннан ук шигърияттә үз сөйләү формасын, үз стилен булдырырга тырышкан үзенчәлекле шагыйрьләрдән берсе. Р Хариснын шигъри әсәрләре заманча үткен яңгырашы, интернациональ рухы, образлы Иҗатташлар арасында. Сулдан—Хөснул Вәлиуллин, Ренат Еникиев. Бату Мөлеков. Илдар Юзеев. Мәхмүт Нигъмәт- җанов. Ренат Харис, Резеда Ахиярова. 1983 ел. фикерләүдәге янача алымнары, кыю метафоралары һәм чагыштырулары, форма өлкәсендәге оригиналь табышлары белән җәлеп итә. Ул поэзиянең тематикасын, жанр чикләрен төрләндерү, шигъри сүзнең жегәрен. эчке куәтен арттыру, чорның олы проблемаларын лирик чаралар ярдәмендә үтемлерәк итеп җанландыру юнәлешендә өзлексез эхтәнә, фикер-хисне укучыга сурәтле итеп житксрү өчен халык ижаты символикасыннан һәм әдәбият- сәнгатьтәге шартлы алымнардан мул файдалана. Шагыйрь үзенең шигырь һәм поэмаларында халкыбызның тарихи яшәеше, кеше шәхесенең тормыштагы урыны, җәмгыять каршындагы жаваплылыгы, буыннар дәвамлылыгы турында уйлана, заманнын әхлакый, рухи, ижтимагый күренешләренә, үзгәрешләренә үзенең фәлсәфи һәм гражданлык мөнәсәбәтен белдерә Гомумән, халыкның тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, кеше һәм табигать, аларның үзара багланышы—шагыйрь иҗатында үзәк темалардан санала...» Бу бәяләмәнең конкрет авторы кемдер, әмма төпле әйтелгән. Шагыйрьнең тоткан юлы, кредосы бүген дә шул. Бу Олы Юлдан баручы юлчы-мосафир гына бераз үзгәргән: гайрәтле ирегеттән хәзер инде ул халык гамен күңеленә җыйган ил агасы—хәким-аксакалга әверелгән.. Күп ил-җирләр күрелгән: дөнья тоткасы саналган күпме асыл затлар белән очрашылган. әңгәмә корылган, мәңгелек һәм беркөнлек кануннар турында күпме уйланылган; максат-идеяләрнен дөреслеген кат-кат исбатларга тырышылган... һәм ин мөһиме: кайда гына, нинди вазифада булынса да өзлексез язылган, ижат ителгән. Бүгенге Ренат Харис—төрле телләрдә чыккан утызлап китап авторы, республиканың М Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Каракалпакстаннын мәдәният хезмәткәре. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Төрле жанрларда уңышлы эшләрлек сәләте булса да (матбугатта чыккан беренче язмалары тәнкыйть мәкаләләре иде). Ренат гомер буе шигырь язды. Тезмә әсәрдә булган бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, бөтен форма- төрләрен сынап карады. Озын шигырь, кыска шигырь, сонет, баллада, хикәят, либретто. . һәм поэма. Поэмаларны күп язды шагыйрь. Утызлап бар бугай. Төрле рухтагылар: һәм лирик, һәм патетик, һәм эротик. 1тәм публицистик Менә кайберләренең исемнәре «Мулланур», «Камил Якуб», «Рәссам», •Җөлилчеләр», «1972 ел икмәге», «Ат иярләү», «Ант суы», -Өч үбешү», «Гармунчы», «Сәйдәш яры». «Борылышта», «Чехов базары», «Идегәй», «Бүре күзе»... Күп бит! Композитор өчен симфония язу нинди зур фундаменталь хезмәт саналса, шагыйрь өчен поэма да шуңа тиң. Бүгенге шигърияттә шулай күпсанлы поэмалар язучылар сирәк. (Дөрес, бу жанрда ла зур активлык белән эшләүчеләр бар. Мәсәлән, үзләре әйтүе буенча. И Юзеев— угызлап, Ә. Рәшитов—унлап, Ф Гыйззәтуллина дистәдән артык поэма язган Тик аларның һәрберсе дә поэма микән сон? Бу хакта байтак бәхәсләр булса да, жанр, күпләр—һәм шагыйрьләр, һәм укучылар өчен—һаман ачыкланмаган булып кала бирә.) Заманында поэма сымак берничә озын нәрсә язган булсам да, бу жанрның чын хасияте, бу очракта, шагыйрьнең әсәрләре турында төпле сүз әйтеп, объектив бәяләмә бирә алмам. Бу эшкә көчем лә, вакытым да житмәс. Махсус өйрәнүне сорый торган зур мәсьәлә Каләмдәш хезмәтенә сокланырга һәм яхшы мәгънәдә көнләшергә генә кала. Шагыйрьне җырлары буенча да яхшы беләләр Анын сүзләренә Йөзләп көй язылган Арада менә дигән җырлар бар. Шулай булмый ни'—байтак еллар татарның иң талантлы композиторлары белән хезмәттәшлек итте бит ул. Н Җиһанов, Р Яхин, А. Монасыйпов. Р Еникисв. Ф Әхмөтов Чагыштырмача яшьрәк буын вәкиле Резеда Ахиярова белән нжади дуслыгы бигрәк гә нәтиҗәле булды. Шагыйрьнең поэзиясе, жыр-көйләрдән тыш. музыканың катлаулырак сфераларына да үтеп керә алды Анын либреттолары буенча дүрт оратория язылды «Кеше» (М. Яруллин). «Казан» (Б. Мөлеков). «Кеше һәм машина» (И Якупов), «Мулланур» (Е Кожевникова) Үз вакытында алар композиторларның пленум-жыелышларында яңгырап, җәмәгатьчелек тарафыннан у най бәяләнделәр Гомумән, шагыйрьнең ижаты зур. бай, күпкырлы Ул «кырыр» сәнгатьнең бүтән төрләре белән дә табигый тоташып китә, икенче төрлерәк әйткәндә, бер зур сәнгать икенче сәнгатьне кузгата, үстерә, ягъни бер-берсенә керешә Әдәбият-сәнгать тарихында мона мисаллар бик күп. Ул гына да түгел, аерым бер шагыйрь-ижатчы аша (зур иҗатчы булса, әлбәттә) тулы бер чорның, бер буынның «кардиограмма»сын күреп була. Алда әйткәнемчә, Р Харис 60 елларда килгән шагыйрьләр плеядасының күренекле вәкиле Ирексездән, яшьлекне искә төшереп, бүгенгедән киләчәкне күзалларга тырышып, әлеге буынның әдәбияттагы урыны турында уйланасың. Уйланыр өчен җирлек зур Язылмады түгел, байтак язылды бу буын турында, алга таба әле күбрәк тә язылыр Тарихи закончалыктыр: җәмгыятьтә мәгълүм иҗтимагый шартлар тугач, аренада миллирухи алгарышны тизләтүгә сәләтле көчләр пәйда була. XX гасырның икенче яртысындагы татар әдәбиятында, бигрәк тә анын шигъриятендә, шундый көч 60 еллар башында килгән бер төркем талантлы шагыйрьләр булды. Кемнәр иде соң алар дип. баш ватып торасы юк. исемнәре яхшы мәгълүм: Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гаташ һәм без фәкыйрегез. Шаушулы төркемнен үзәгендә булмасалар да, бу рәттә Рәшит Әхмәтҗанов, Айдар Хәлим, Кадыйр Сибгатуллин исемнәре дә бар Хәзер—кырык еллар үткәч, бастырып әйтеп була: көчле булган икән бу буын! Берсе генә дә бит төшеп-югалып калмаган, һәммәсе, кем әйтмешли, үз казыгын каккан, үз биеклеген өйгән, арабыздан иртәрәк китеп барганнары да әдәбият тарихында җуелмас «автограф»—зур иҗади мирас калдырып киткән. Бу буынның иҗат башлангычы елларында—илленче еллар ахырында- татар шигъриятенең хәле шактый мөшкел иде. Чын мәгънәсендәге зур поэзия әсәрләре сирәк. Мәктәп елларында, күңел шигырьгә сусаган чорда, безгә күбрәк мөтәшагыйрьләрнең китапларын (ә китапларны су урынына «эчә» идек!) укырга туры килде. Дөрес, элгәрерәкләрдән Тукай, Такташ, Ф Кәрим бар иде. Ә студент елларында без «максималистлар» ул чорда бик күп шагыйрь саналганнар арасыннан С Хәким, Н. Арсланов. Ә Давыдов. 3 Мансур, С. Батталларнын гына кайбер әсәрләрен таный идек. Тик кайберләрең генә! Бездән бер баш өлкәннәрдән И. Юзеев. Г. Афзал, X Камалов, Р Гәрәй. М Шабаев, Ш Галиевләр яшьләр арасында популярлашып барсалар да. кызганыч, безнең буын иҗатчылар өчен кумир булып, поэзиядә кискен борылыш, сыйфатый яңарыш ясый алмадылар. Өлкән абыйларының бишмәтенә ябышу, дөресрәге сталинчыл идеология традицияләреннән арына алмау көчле иде булса кирәк. Туфан, Җәлилләр әдәбиятка кайтып кына киләләр иде Әлбәттә, бу ретропанорама, билгеле бер бәяләмә шул чор өчен. Соңгы 3040 ел эчендә заманалар нык үзгәрде. Шөкер, уңай якка. Ренат Харисның «Казан упыары»нда баш мөхәррир чагы Редакциягә кунакка атакгы шахматчы Гата Камский (алгы рәттә уңнан беренче) килгән. 1988 ел. Кемнәр килүенә карамастан, әдәбиятта сыйфатын үзгәрешләр булу котылгысыз иде. Тормыш «көзгесе»—әдәбият тоныкланган яки күзне чагылдырырлык дәрәҗәдә көмешләндерелгән иде Шул еллардагы шигырь китапларын алып карагыз Баш өлешендә Ленин. Сталин, партия турында мәдхия куплетлары, аннан—хезмәт, бәхетле яшәү рәвеше турында патетик шигырьләр, ахырдарак—лирик-мәхәббәт шигырьләре, иң соңыннан—әз-мәз юмор-сатира. Олылар шигърияте генә түгел, балалар поэзиясе дә бик нык идеологияләштерелгән иде шул. Тематик яктан грамоталы итеп укмаштырылган шигъри цикллар да сирәк иде (шулай да. С. Хәкимнең «Суд залында». X. Туфанның сайланмаларындагы цикллар хәтердә калган) Хөр фикергә иркен мәйдан булмаудан килгән күренеш Күрәсең, күпләрнең фәлсәфи-эстетик платформалары, уз приниип-кредолары да анык булмаган. Шигырьнең куплет-шакмак калыбыннан чыгып, ирекле строфалар итеп язу шигырьне «бозу» санала иде. хәтта куплет эчендәге юлбаш хәрефләрне кечкенәдән башлау да гайре табигый кабул ителә иде Нигездә, партия органнары булган газеталарда фикерле шигырьләрне бастыру үзе бер проблема Ярый ла. елына берничә шигырь бастыра алсаң! Эх, Замана! Үткәнгә бүгенгедән торып, акыллы булып, бәя бирү җиңел. Ә үзен шул сугыш, культ тегермәннәрендә «тартылсаң», нишләр идең? Алтмышынчы еллар буынының, элгәргеләрдән бер өстен ягы шул: алар гали белем алып, шәрык һәм гареп мәдәниятын ярыйсы ук үзләштереп, үз тарихыбызның моңарчы яшерелгән сәхифәләрен белеп, өйрәнеп, әдәбиятка зур әзерлек белән килделәр, шуңа күрә, беркадәр язу тәҗрибәсе туплангач, тиз арада үз эшенең чын профессионаллары булып җитешә алдылар Аларның беренче китаплары ук. юка гына булуларына карамастан, эчтәлек ягыннан булсын, җыентыкны тезү-төзү. хәтта иллюстрация-бизәү ягыннан булсын, уңай якка аерылып тордылар. Ренат Хариска 60 яшь. Шагыйрь өчен аз гомер түгел Шагыйрьнең олпатлык юбилее Юбилей димәктән. мин Ренатның теге яки бу зур залларда ижат кичәләре, юбилей тантаналары үткәргәнен хәтерләмим Мәһабәт театр биналарында кемнәр генә, нинди генә кичәләр уздырмады соңгы елларда. Бер генә түгел, кат-кат. өч-дүрт мәртәбә. Теләсә. Ренат та үткәрә алыр иде Иҗаты да бар. дәрманы-власте да бар иде. Күрәсең, феирверклы шау-шуга караганда, сабыр гына язып ятуны мәгъкульрәк күргәндер. Бәлки, алтмыш еллыгы уңаеннан зур кичәләр узар? Узуын телибез, халык алкышлары зур иҗатына аваздаш булсын. һәр шагыйрь иҗатын төрле кеше төрлечә кабул итә Р Харис шигъриятен өнәп үк бетермәүчеләр барлыгын да беләм. Кемнәргәдер Р Харис поэзиясе салкын, теле моңсыз тоелырга мөмкин. Хәтта, «Шигырендә үзеннән дә акыллы булмакчы!» диючеләр дә бар. Стиль ул—Кешенен үзе! диләр. Нишлисен, тормышта Харис үзе ничек булса, шигыре дә шул була инде! Әмма беркем дә аның зур фикер иясе шагыйрь икәнен инкяр итмәс (Сүз уңаеннан Ренатка шуны да әйтәсе килә: татар әдәбияты тәнкыйтен кризис хәленнән чыгаруда өлеш кертергә иде бит! Синеке кебек тсоритик әзерлекле, зур тормыш һәм язу тәҗрибәсе булган әдипләр үзләренең фәнни-гәнкыйди хезмәтләре белән активрак катнашсалар, әдәбияттагы хаос кими, ижади атмосфера савыга төшәр иде Шигырьдәгега караганда тәнкыйтьтә идеолог булу, отышлырактыр. бәлки) Талантлар төрле була һәм аның һәрберсе ихтирамга лаек Бездә артык шагыйрьләр юк. Максатлар бер булганда, һәркем үзенең кирәк урынында Милләт, ил язмышы хәл ителә торган гасырда «Татар акыллары, татар шагыйрьләре җыелыгыз!» дип кычкырасы килә. «Карурман» җырындагы «заманалар авыр, еллар ябык» дигән сүзләр көннән-көн актуальрәк яңгырый Әтисе Мәгьсум (шөкер, ул әле исән-сау!) сугышка алынганда нәни Ренатка берничә ай гына була. Ата кеше сабыеның бердәнбер фоторәсемен у зс белән ала. фронтлар буйлап күкрәк кесәсендә йөртә «Шушы сабый хакына исән үттем сугыш мәхшәрен», ди Мәгьсум ага. Әнә шул сабый хәзер булдыклы ир. алтмыш яшьлек олпат шагыйрь булып XXI гасырга аяк басты «Яшим. Татарстанның халык шагыйре эшлим, раслыйм!» дип иҗат итә ул