Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮЗ ҖАНЫҢА ҮЗЕҢ ӘНКӘ БУЛСАҢ

Шагыйрь шәҗәрәсе Юк, бетәчәк түгел безнең токым. Безнең орлык—рухи, мәдәни... Шәҗәрәбез безнең бик борынгы, һәр тармагы— шигъри, әдәби... Ул агачның тамырлары тирән, Ябалдашы тигән йолдызга. Елның елы мул уңышын биргән, Өлеше тигән һәрбер УлКызга. Халык чишмәсеннән сугарылып, Тормыш Үзәнендә үскән ул. Үзәге нык, ботаклары яшел, Күтәрелгән һаман өскә ул. Бизи безнең нәсел шәҗәрәсен Колгалиләр, Мөхәммәдьярлар. Саклар шанлы Шигырь дәрәҗәсен Гасырлардан калган ядкарьләр. Лена ШАГЫЙРЬЖАН— шагыйрә, ’Мөлдерәмә күңел» (1982), ’Ышанам йөрәгемә» (1986), •Иман әлифбасы» (1993), •Шигырьләр һәм поэма» (1997), «Канатлы ат» (2000) һ.б. китаплар авторы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда яши. Лена Шагыйрьҗан һәммәсен дә санап тормыйм бүген: Халык үзе белә, яд итә. Бер яфрагын ачып укысаң да, Җан яктырып китә, ялт итә... Мин дә бер җимеше шул агачның, Буыны бер—җырлы зынҗырның. Минем орлыгым да тезелер җепкә. Бер бөртеге булып зур Җырның... Үкенмим лә, юк дәвамым диеп Таянырлык—җисми, бәдәни: Бөреләнер шытып яшь күңелдә— Безнең орлык—рухи, мәдәни... Кемнәрдән мин алсам иҗат нурын, Телим шуңар оҗмах әҗерен. Тукай, Такташ, Җәлил, Хәким, Туфан— Менә шулар. Шулар минем шигъри шәҗәрәм! 2МЮ Тәрәзәдәге пейзаж ...Тәрәз кысасында—түгәрәк Ай, Гүя затлы нәфис картинадай... Өйгә кергән кышның айлы киче, Катып калдым күреп, ләззәт кичеп... Күзләремә баккан айлы урам, Күргәзмәгә килгән кебек торам: Чын сәнгать ич килгән бөтен яктан. Буяулары ничек тигез яткан!.. Сокланудан, күз дә алмыйм Айдан, Бу сурәткә калын тәмам хәйран. Ясап куйган мәллә оста рәссам?! Сүзең җитмәс, шигырь итеп язсаң... Тәрәз өлгесенә сыеп кына, Кышның гүзәллеген җыеп кына, Үз урамым танымаслык булып, Карап тора миңа оеп кына... Тас кадәрле булып тулган Аем, Күрсәң икән килеп, туганаем! Бер Ходайның серле дәвамыдай. Күзгә күренеп торды Тәңрем бугай... Ай күрдем лә. шөкер, аман белән, Җаным, рухым тулсын иман белән. Ай нурында юдым бит-йөземне. Ай күк балкып торсын диеп, гелән... 1997 Сөрелгән Мин—күктән дә сөрелмәгән, мин—Җирдән дә сөрелмәгән, мин—Илдән дә сөрелмәгән, ләкин мин дә—сөргендә... Мин— Хыялдан сөрелгәнмен, инде бүре базында кыш үткәрәм... Үлгән минем җәйләрем дә, язым да... Качып кнтәм, дигән чакта, эләктереп алдылар да, «качып китү—ирек ул», дип, җаныма богау салдылар ла... «Үз-үзеңә биклән, әнә, үз-үзеңнән шиклән, әнә, тимер-бетон хөҗрәңдә кал, — шуның белән чиклән, әнә!..» Кая качмак идем соң мин?! Юк ич тылым-аръягым да... Менеп җитсәм тау башына— кадап куяр байрагым да... Mini сөрелдем хыяллардан, мин сөрелдем әкияттән. Мин сөрелдем— Мәхәббәттән һәм үз-үземнән, әлбәттә... Мин качарга тиеш идем, мин ачарга тиеш идем могҗизалы тау тишеген, бәхетемнең үз ишеген... Чикләвек төше шикелле, үз-уземә бикләнгән мин. Кабыгы каты—юк ватучы, шул ояда мүкләнгән мин. Шул ояда йоклаганда, пәһлеван керде төшемә: җыена, имеш, ватарга, куеп мине урт тешенә... 1996 «Мәхәббәт романы» «Мәхәббәт романы» укып ятам, (Сагындырган, каһәр, юксындырган.)— Яшүсмер кыз кебек, сулышым кабып. Шуннан кызык нәрсә юктыр сыман... Искә төште тансык, таныш хисләр. Сусаганымны да онытканмын. Кулдан төшермичә, йотылып укыйм. Әйтерсең лә, асыл кош тотканмын. Гыйшык тоткан кыз күк хыялланып. Роман укыйм, юкка гына мәллә? Үз-үземнән кинаяләп көләм: Мәхәббәтсез тормыш тозсыз әлбә... Минем дә бит берчак мәхәббәтем Чәчәк аткан иде гөлбакчамда. Ул гөлчәчәк корый икән бер көн. Сулар сибеп кенә гел баксаң да... Кая китә икән ул серле кош? Әйләнәме көлгә ялкын-уттан? Юкка чыкмыйдыр ич бер булгачтын, Бар булмаган кебек бер дә юктан?.. Нәрсә белән шулай сыешалмады. Урынын тарсынгандай, йөрәгемдә? Эзе дә юк хәзер, шәүләсе дә. Пәйда булмый хәтта өрәге дә... ...Мәхәббәт романы укып ятам. Егет белән кызга кызыга-кызыга... Көнләшепме, ачуым килә тагын Китаптагы шул бәхетле кызга... Мәхәббәт гөлемнең таҗ-энҗесе Тәгәрәп төште китап битләреннән. Кибеп беткән, калмаган хуш исе— Энҗе тама яңак читләремнән... Сынган инде көмеш беләзекләр, Алкаларның сынган бөгәлжәсе. Йөзек кашы төшкән. Күңел нурын Томалаган болыт гөнҗәләсе. Зәңгәр һаваларның төсе сеңгән Фирүзә таш иде йөзек кашым. Очып киткән корыган куагыннан. Сөю якларына серле кошым. Инде менә китап битләреннән Җиде ятлар мәхәббәтен укыйм. Алар кавышты да. юкка чыкты. Күзләремне басты кабат йокым... Дөнья—бер үк... Синең хисләр-синең дөньяң, минем хисләр минем дөньям. Тик бу ике дөнья кушылып, үрелеп беткән бер-берсенә... Җир шарының аръягында, минем кебек бнръягында, кем уфылдый, кем көрсенә? Кем ул сөенә юлы уңган кеше төсле иртә-таңнан? Кем ул үкси күз яшьләрен яшерә-яшерә кысыр даннан?.. Кем ул анда уйсулыкта өзеп йөри өзгәләнеп, дымлы давыл чәчәкләрен шашын җилсез моңсулыктан?.. Җир шарының һәр ягында уй сулыккан... моң сулыккан... 1999 Җәйсез калу Җәй көтә дә, җәй көтәсең. Әллә су-урманың бар?.. Минем шул елга-урмансыз Җиде җәй торганым бар... Сахрасы да, болыны да, Суы да тормый көтеп,— Җәй җитсә, таш йортта калам, һәммәсе бетә китеп... Зәңгәр мәтрүшкәләр исен Базардан сатып алам. Кычыткан, әрекмәннәрен Күрми дә, нәүмиз калам. Җәйдән өлешсез калам мин, Кышын кар тик тигезләп Бирелә бүлеп миңа да,— Торасы юк та эзләп... Килсә икән шундый бер җәй, Гүзәл бер җыр язарлык. Шигырьләрдә сурәтләнгән Җәй дә һуштан язарлык... Минем җәйгә кояшта да Эремәслек боз каткан. Бүләк итче бер җәй миңа— Шул бозларны кузгаткан!.. Үксез җаннарга да бишек элсәк... Әйтер сүзләремне әйтеп киләм, тыңлаучылар булса, ишетер. Мшт үзем дә хәзер үз көемә җырлап тирбәлүче бишек бер. Шул бишеккә салдым халык моңын, үзем тирбәткәнгә—тирбәләм. Мин үземә үзем—бала инде, иркәләнгән булам, тиргәләм... Җиткән, ахоы, һәркем үз җанына үзе Әнкә булыр замана: Каеннарга тиклем зар елыйлар, чишмәләргә тикле зарлана... Күпме җаннар илдә мәхрүм калып бишегеннән, өши, күшегә. Гөлдән авыр сүз дә әйтмәс идем җан кадерен белгән кешегә... ...Таштан авыр чәчәкләр дә була, гомер иткән кеше беләдер. Үзе күтәралган хәтле җимешен бишек итеп кеше эләдер... Үз җаныңа үзең Әнкә булсаң, дөнья әле ятим калмастыр. Үксез җаннарга да бишек элсәк, баса алмас рухны албасты... 2000