XX ЙӨЗ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
ТАРИХИ-БИБЛИОГРАФИК КҮЗӘТҮ өек Ватан сугышы темасы бу дәвердә автибиографик яисә документаль әсәрләрдә чагыла: фашистлар әсирлегендә үзе кичергән михнәт- газапларны Әнәс Галиев «Йолдызлар шаһит» (1968) повестенда тасвирлый; С.Шакир (1924—1998) «Үлемсезләр» (1964) һәм «Легенда егетләре» (1965), Ш.Рәкыйпов (1929) «Кайдан син, Жан?» (1969) һ.б. авторларның документаль әсәрләре басылып чыга. С.Баттал бу елларда һәм чәчмә, һәм тезмә әсәрләр белән балкып ала: фашистлар кулына әсир төшкән һәм зур батырлык кылган хәрби очучы образын «Сигезенчесе кем?» (1965) дигән повестендә бирсә, авылдагы тормыш көнкүрешен «Чирмешән якларында» (1967) шигъри романында сурәтли. Сугыштан соң килеп, татар әдәбиятында якты эз калдырган Ә.Давыдовның «Дәверләр диалогы» (1969) китабына иҗатының бөтен җәүһәрләре тупланып та, автор үзе вафат булганнан соң гына дөнья күрә. 60—80 еллар поэзиясендә өлкән буын шагыйрьләреннән капма-каршы диярлек позициядә торучы ике шагыйрь алдан бара: хакимияткә якын С.Хәким белән тоткынлыкта (1940—56) булып кайткан X.Туфан. Аларның һәркайсы үзенчәлекле шагыйрь буларак танылган һәм яшь буынны үз артыннан ияртеп барырга сәләткә ия шәхес. Тарихи романның яңа дәверен «Ител суы ака торур» (журнал варианты 1969 елда, китап булып 1972 дә, яңасы 1980дә) романы белән Н.Фәттах башлап җибәрә. 1944 елның августында партиянең Үзәк Комитеты махсус Карар чыгарып җөмһүриятебездә сәяси һәм идеологии эшләрнең торышына канәгатьсезлек белдергәннән һәм милләтчелектә гаепләгәннән соң партия өлкә комитеты тарихчылар белән әдипләрнең һәр мәкаләсен, һәр әдәби әсәрен җиз иләктән иләргә керешә — урта гасырлар тарихына, Алтын Урда белән багланышларга кагылудан тәмам читләштерә. Шуның аркасында бу жанрда вакуум барлыкка килә. Фәкать алтмышынчы елларда гына милли мәсьәләдә хәлләр үзгәреп китә, вакуум акрынлап тула башлый. һәм иң әүвәл Н.Фәттахның «Ител суы ака торур» исемле романы дөнья күрә. Әхмәд ибн Фазланның сәяхәтнамәсенә һәм бүтән тарихи чыганакларга таянып, автор гаять үзенчәлекле әдәби әсәр иҗат итә. Монда ул Болгар ханлыгы дөньясын, халкыбыз тормышында зур роль уйнаган бер вакыйганы — 922 елда ислам динен кабул итүне киң колачлы, мавыктыргыч күренешләрдә тасвирлап күрсәтә, ягъни, без кемнәр соң, дигән сорауга җанлы образлар ярдәмендә оста итеп җавап бирә. Тарихи темага кереп киткән әдипләребез мәшһүр шәхесләр тормышына багышлап та зур-зур әсәрләр иҗат итәләр. «Хөсәен Ямашев» трилогиясендә (1 нче китабы — 1968) А.Расих татар халкының XIX йөз ахыры һәм XX йөз башындагы тормышы көнкүреше фонында бөек революционер образын ышандырырлык итеп гәүдәләндерә. Ш.Маннур исә халкыбызның бөек улы, үзе әйбәт белгән каләмдәшенең Данамы Башы 2. Д 4 саннарда Б гомер юлын һәм каһарманлыгын күрсәтүгә «Муса» (1968) дигән романын багышлый. Әлеге дәвер драматургиясендә Ш.Хөсәеневнең иҗаты игътибарга лаек: «Зөбәйдә — адәм баласы» (1961), «Әниемнең, ак күлмәге» (1968). Шәхеснең рухи яктан таркалуын автор искиткеч зур осталык белән сурәтли. 70 елларда татар әдәбияты, аннан алдагы дәвердә әхлакый сабак алганнан соң, тормышыбызда әледән-әле килеп чыга барган четерекле хәлләрдән арыну юлларын ашкынып эзләргә керешә, ничек тә аларны табарга тырыша. Чөнки дөньяның экологик катастрофа алдында торганлыгы аның аңына барып җитә. Бу өлкәдә иң беренче булып әдәбиятыбызның аксакалы Г.Бәширов ныклап торып чаң суга: аның «Җидегән чишмә» романы (1 китабы — 1977, 2 нчесе — 1978) дөнья күрә. Аксакалга ияреп бүтәннәр дә баш калкыта — җөмһүриятебездә җирне вәхшиләрчә эксплуатацияләү, рәхимсез рәвештә ермачлап бетерүнең зур фаҗига китереп чыгаруына шаһит булган язучылар дәшмичә кала алмыйлар. Шуның нәтиҗәсендә безнең әдәбиятта яңа юнәлеш барлыкка килә. Бу юнәлештә М.Хәбибуллин, Б.Камалов, Ф.Бәйрәмова һ.б. язучылар активлык күрсәтә. Хезмәт темасы 70 елларда гүя кабат яңарып та яшәреп китә. Чаллыда автогигант корылуы моңа сәбәп була (КамАЗны төзергә хөкүмәт карары 1969 елда чыгып, беренче машиналар 1976ның февралендә конвейердан төшә). Татар язучылары гасыр төзелешен гүя шефлыкка алалар. КамАЗга багышланган күмәк җыентыклар да, аерым авторларның китаплары да әледән-әле чыга тора: Ә.Баянов — «Ут һәм су» (1973) романы, С.Хәким — «Дәверләр капкасы» (1974) поэмасы һ.б. Командировкага барып кына юньле китап язып булмый дип, Э.Касыймов исә 1972 елны Чаллыга күченә. Төзелештә барган эшләрне дә, шунда эшләгән кешеләрне дә бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнә. Якын-тирәдәге авылларда гомер кичергән һәм хәзер автогигант коруда катнашкан крәстиәннең эчке кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән күрсәтү өчен, әлбәттә, еллар сорала. Әдип «Шиңмәсен гөлләрең» (1986) дилогиясен иҗат итә. Зур күләмле әнә шул китабын үзенә күрергә генә насыйп булмый... Ш.Бикчуринның «Каты токым» (1974) романы нефтьчеләрнең газаплы, әмма файдалы хезмәтен бөтен нечкәлекләренә кадәр тасвирлаган әсәр буларак зур популярлык казана. Җитештерү һәм хезмәт темасына тугрылыклы Г.Ахунов укучыга үзенең арада бер камил әсәрен — «Чикләвек төше» (1975) повестен тапшыра. Анда ул уңган һәм акыллы җитәкче образын гәүдәләндерә. Безнең әдәбиятта әле бертөрле өмет, юньле җитәкче, әйтик, колхозны яхшы юлга алып чыгарга сәләтле, дигән ышаныч яшәп килә. В.Нуруллинның «Аккан су юлын табар» (1979) повесте дә моңа мисал була ала. Татар әдәбиятының классигы Ф.Хөсни бу заманда да үзенең кыйбласына тугрылыклы булып кала. «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» (1971) дигән повесть һәм хикәяләр җыентыгында ул үзен халкыбызның сөйләм телен искиткеч шәп белүче, тирән психологик кичерешләрне гаҗәеп оста ачып бирергә сәләтле әдип итеп күрсәтә. Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» повестендә күтәрелгән мәсьәлә М.Юнысның «Табу һәм югалту» (1979) повестендә дәвам иттерелә. Бу фәлсәфи әсәрнең кыйммәте — автор һәм аның каһарманнарының милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау турында уйланулары, милләт язмышын хәл итүдә авыл һәм шәһәрнең тоткан урыны турында әңгәмә корып җибәрү. М.Мәһдиевнең «Кеше китә — җыры кала» (1979) повесте дә зур яңгыраш ала. Әсәрнең каһарманнары—гади авыл кешеләре. Аларны аңлау өчен татар халкының милли үзенчәлекләрен бик әйбәт белү зарур. Бу елларда аеруча яратып укылган әсәр — ул да булса Ә.Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1977). Даһи композитор Салих Сәйдәшевнең яшьлеген, беренче мәхәббәтен, шәхес буларак җитлегүен сурәтләгән бу әсәренең жанрын автор үзе «кечкенә роман» дип билгели. Тарихи роман яңадан-яңа дәверләрне үзләштерә. Татар халкының тарихын тагын да борынгырак итү ниятен күздә тотып, Н.Фәттах «Сызгыра торган уклар» романын (1 китабы — 1977) иҗат итә. Монда автор безнең эрага кадәр III йөздә яшәгән төрки кабиләләрнең көнкүрешен тасвирлый. Тарихи чыганакларны яхшылап өйрәнү нәтиҗәсендә бүгенге тарих фәнендә ныклап тамыр җәйгән кайбер фараз кылуларны инкяр итә. Җитмешенче еллар поэзиясендә X.Туфанның таланты яңа шигъри үрләрне яулап ала. туган якларын, сабый чакларын сагынып язган «Кармәт истәлекләре» (1971) циклында искиткеч зур камиллеккә ирешә. Урта буын шагыйрьләре Г.Афзал, Ш.Галиев, Ә.Баян, И.Юзеев. Х.Камалов, Ә.Маликов яңадан-яңа шигырь һәм поэмалар иҗат итәләр. Алардан соң килгән буын да милли поэзиябездә ныклы урын яулап ала: Р.Фәйзуллин — «Наз» (1973), Р.Гатауллин — «Ирләр булыйк» (1978), Р.Харис — «Баскычлар» (1976). Драматургиядә комедия-сатира юнәлеше өстенлек ала. Яшь драматург Т.Миңнуллинның таланты ачылганнан-ачыла бара; аның драма һәм комедияләре Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма театры репертуарында төп урынга чыга: 9 пьеса арасында — «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), «Дуслар җыелган җирдә» (1977) һ.б. пьесалар. Драматургиянең ветераннары Р.Ишморат, Ю.Әминев, X.Вахит һ.б. да иҗат итүдән туктамыйлар. Алтмышынчы елларда әдәбиятка килгән яшь талантлар янә 20—30 ел буена әдәбиятның үсешенә гаять зур өлеш кертсә, җитмешенче елларда дебютантлар ул чаклы ук булмый. Шулай да бу елларда өметле генә яшьләрнең килүе бәхәссез. Прозаиклар: Ә.Гаффар (1948) — «Әҗәт» (1975) повестьлар, хикәяләр җыентыгы, Г.Кашапов (1942—91) — «Сәмум җиле» (1978) повесте, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Р.Мөхәммәдиев (1948) — «Яңа елга күчтәнәч» (1979), А.Вергазов (1932) — «Дулкыннар ни сөйли?» (1978) повесте. Т.Әйди (1941— 2001) — «Боҗра» (1978) повесте, Д.Зөбәерова (1930—2000) — «Кичер, сөеклем» (1971) хикәяләр һәм повестьлар җыентыгы, М.Насыйбуллин (1925) — «Телсез шаһитлар» (1974) детектив хикәяләр, повестьлар җыентыгы; шагыйрьләр: Р.Миңнуллин (1948) — «Бәхетле булыгыз!» (1976), З.Мансуров (1949) — «Васыять* (1974), Зөлфәт (1947) — «Язмышлар ярында» (1971), М.Әгъләмов (1946) — «Кыңгырау» (1970), Ә.Рәшитов (1936) — «Хатирә» (1972), М.Галиев (1946) — «Еллар чалымы» (1979), Ф.Сафин (1948—92) — • Кеше юлга чыкса...» (1976), Ш.Мәхмүтов (1938) — «Көтелмәгән очрашулар» (1971, башкорт телендә элегрәк чыга); балалар язучысы Җ.Дәрзаман (1945) — «Илбатыр» (1975) әкиятләр җыентыгы; драматурглар Р.Хәмид (1941) — •Синең урыныңа кайттым» драмасы (1978 елда сәхнәгә куела), Ю.Сафиуллин (1948) — «Әллә өйләнергә инде» (1977дә сәхнәгә куела). Җитмешенче елларда татар әдәбиятына Ч.Айтматов иҗатының тәэсире чиксез зур була. Аның әсәрләрен тәрҗемә итәләр, аннан үрнәк алалар, аңарга иң кыю иҗатчы дип, киң колачлы әдип, милли мәсьәләгә тирән үтеп керергә сәләтле шәхес дип карыйлар. Татар язучылары үзебезнең милли әдәбиятыбызда да шундый киң колачлы әдипнең булуын, башкаларны әйдәп алып баруын телиләр. Ч.Айтматов иҗатына багышланган мәкаләсен галимәдип Мөхәммәт Мәһдиев юкка гына «Кайда соң безнең «Ак пароход»ыбыз?» дип атамагандыр (1971). Сиксәненче еллар — татар әдәбияты үзгәрешләр кичергән дәвер. Ләкин баштагы яртысы шактый тыныч кына уза, әдәбиятыбыз такыр юлдан җилдерә. Элгәречә үк игътибар үзәгендә — эшчеләр сыйныфы, ниләрдер җитештерү, хезмәт. Г.Кашапов «Язмышыңа ышан» (журналда 1985) дигән романын атом электр станциясе төзүчеләргә багышлый. Э.Касыймовның «Чулман — оныклар дәрьясы» (1984) дигән дилогиясе дә эшчеләр сыйныфына багышланган. Дилогияне тәшкил иткән бу романнар элегрәк аерым аеры.м дөнья күреп, әдәбиятыбызда зур шау-шу кубарган, русчага да тәрҗемә ителеп, 1976 һәм 1980 елларда Мәскәүдә чыккан иде инде. Р.Кәраминең (1942) «Очар кошлар белән янәшә» (1980) исемле повесте төзелештә эшләүчеләрнең тормышын тасвирлый. Җ.Рәхимов (1935— 96) «Тәвәккәл таш яра» (1981) дигән күләмле генә повестендә нефтьчеләрнең көнкүрешен сурәтли. Ә.Баянов сүзләре белән әйткәндә, татар әдәбиятында «мәңгелек тема» булып киткән авыл язмышы И.Салаховның «Имәннәр тамыр җәйгәндә» (1984) кебек тарихи роман, Ф.Шәфигуллинның «Ак яллы аргамаклар» (1980) повесте, М.Мәһдиевнең «Мәңгелек яз» (1982) дигән повесте. Ф.Садриевның пьесалары шикелле күркәм әсәрләрдә чагыла. Әдипләр әле дә булса замандашларның П. «к. у. м & игътибарын экологиягә, табигатьне саклау заруриятенә юнәлдермәкче булып талпынып карыйлар. Бу өлкәдә иң әүвәл Гарәфи Хәсәневнең (1921—92) «Җир ул уртак йортыбыз» (1981) дигән исемдә Г.Бәшировның кереш сүзе белән чыккан хикәя һәм повестьлар җыентыгын, Альберт Хәсәневнең (1937) «Тугрылык» (1980) исемле хикәяләр китабын, Гомәр ага Бәшировның «Көзге ачы җилләрдә» (журналда — 1984) дигән истәлекләрен әйтеп үтү дөрес булыр. Ул елларда Бөек Ватан сугышы темасын аеруча саллы итеп яктырткан ике генә китапны телгә алмакчы буламын. Боларның берсе — X.Камалның «Безне өйдә көтәләр» (журналда — 1985) дигән романы булса, икенчесе — М.Юнысның җырдан алынган исем белән «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» (1983) дип дөнья күргән повесте. Сиксәненче еллар башындагы прозабызда аеруча зур вакыйга буларак кабул ителгән әсәр — М.Хәбибуллинның «Кубрат хан» (журналда — 1984) романы. Әсәрнең үзәгендә Бөек Болгар дәүләтенең VI—VII йөзләрдә Иделнең түбән өлеше һәм Төньяк Кавказларга җәелгән биләмәләрен бергә туплап идарә итүче, күпне күргән, зур тәҗрибә җыйган олуг акыл иясе булган Кубрат хан. Ул үлгәннән соң мәмләкәтнең таркалуы мәгълүм. Шулчагында Идел буйлап өскәрәк менеп яшәгән болгарлар — безнең бабаларыбыз, хәзерге татар этносына нигез салучы халыкларның берсе. Бу роман журналда күренү белән, Идел буе татарларының каян килеп чыгуы хакындагы бәхәсләр яңадан күтәрелә. Дөресен генә әйткәндә, М.Хәбибуллин «Кубрат хан» романын чыгаруы белән татар халкының этногенезын төптәнрәк фәнни өйрәнүгә этәрә. Поэзиябез бу дәвердә зуррак мәсьәләләрне күтәрә, лироэпикага мөрәҗәгать итә, һәм нәтиҗәдә мәшһүр шәхесләребезгә багышланган поэмалар дөнья күрә. Даһи композиторыбызның образын Р.Фәйзуллин «Сәйдәш» (1980) поэмасында иҗат итә; И.Юзеев «Очты дөнья читлегеннән...» (1980) поэмасында бөек Тукаебызны гәүдәләндерә; Роберт Әхмәтҗанов исә беренче сәхнә йолдызыбызга багышлап «Сәхипҗамал» (1985) поэмасын яза; М.Әгъләмов XIX йөздә яшәгән шагыйрьгә «Акмулла арбасы» (1981) дигән поэмасын багышлый; Р.Харис милли каһарманнарыбыз турында ничәмә-ничә поэма иҗат итә. 80 еллар башында безнең әдәбиятка яшь шагыйрьләр күбәү килә: Х.Әюпов (1946да туган, 1нче китабы 1980дә чыга), Л.Шагыйрьҗан (1945, китабы — 1982), Н.Әхмәдиев (1946, китабы — 1980), Ш.Маннап (1938, китабы — 1981), Р.Низамиев (1950, китабы — 1980), Б.Сөләйманов (1938—91, китабы — 1980), Э.Шәрифуллина (1941, китабы — 1984), Н.Измайлова (1950, китабы — 1981), Ә.Мәхмүдев (1947, китабы — 1983), Ямаш Игәнәй (1938-1997, китабы — 1981), Л.Зөлкарнәй (1962, китабы — 1984) һ.б. Дебютантлар арасында прозаиклар бармак белән генә санарлык: Мансур Вәлиев (1948, «Дулкын» повесте — 1984), С.Шәмси (1946, «Көмеш чылбыр» җыентыгы — 1984), Ф.Гыйльми (1947—93, «Урсай тау итәгендә» — 1981); драматургларның аз булуы гадәти хәл инде: Р.Хәмид (1941, «Кайтыр идем...» — 1982), Ю.Сафиуллин (1947, «Менә без дә үсеп җиттек...» — 1983). 80 елларның икенче яртысында, үзгәрешләр дәверендә татар әдәбияты күп милләтле бөтен совет әдәбияты кичергән хис һәм хәлләрне кичерә (кайчандыр читкә атылган олуг әдипләрнең исемнәре һәм иҗатлары әйләнеп кайта, моңарчы кире кагылган әсәрләр дөнья күрә, гадәтләнгән кысаларга ни язылышы, ни эчтәлеге ягыннан сыешмаган әсәрләр хакында бәхәс куба һ.б.). Поэзия, бигрәк тә публицистик поэзия, аңа ияреп бүтән жанрлар да татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен өр-яңадан аңларга тырышуда аеруча активлашып китә; язучылар әле күптән түгел генә ил күләмендә тыелып килгән, шул исәптән милли мәсьәләне дә күтәрергә фатиха алалар. Бу яктан караганда Н.Фәттахның «Кичү» романы аеруча гыйбрәтледер. 1954 елда автор сугыштан соң авылдагы тормышның җан өшеткеч булганын тасвирларга ниятли. Тик 1963 тә киң планда яза башлаган эшен ташларга мәҗбүр була, чөнки ул күрсәткән аянычлы хәлләрне берәү дә китап итеп чыгармаячагын яхшы аңлый. Фәкать яңа шартларда гына авторга ышаныч килә. Роман 1989 елда тәмамланып, 1995 елны дөнья күрә. Ул заманга хас янә бер мисал. 1988 елда А.Гыйләҗев «Балта кем кулында.» дигән символик исемдәге романын язып бетерә. Автор бик кискен рәвештә бер кеше белән хакимият арасында барган низагны сурәтли һәм укучыны: һәркем хакимият иркендә, балта шуның кулында, дигән күңелсез фикергә китерә. Әдәбият кай арада иҗтимагый климатның үзгәрүен абайлый, тиз арада авыл белән шәһәрдәге хәлләрнең гаять мөшкел икәнен читтән генә суктырып тормыйча, турыдан-туры сурәтләп бирү юлына баса. К.Тимбикованың Брежнев заманаларын тасвирлаган «Табылган хатлар сере» (журналда — 1988) повесте. Ә.Гаффарның дөреслекне эзләүгә багышланган «Олы юлның тузаны» (1990) дип аталган романы һәм тагын әле сиксәненче еллар азагында язылган күп кенә тезмә әсәрләр әнә шундыйлардан. И.Нуруллинның (1923—95) «Фатих Әмирхан» (1988) китабында әдәбиятыбызның классигы образы бөтенләй үзгәчә, олуг әдипнең яшәү рәвешенә һәм иҗатына тәңгәл килердәй итеп гәүдәләнә. Шактый күңелсез хәлләр 1987 елның башында килеп чыга: кайбер язучылар һәм әдәбият галимнәре, шулай ук Г.Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтында татар халкының гасырларга сузылган рухи мирасын барлау, өйрәнү һәм пропагандалау комиссиясе Гаяз Исхакыйны аклау һәм XX йөз башындагы әдәбиятыбызның классигы булуын тану мәсьәләсен күтәрәләр. Янә дә ике елдан соң гына әлеге тарткалашу уңай хәл ителә: газетажурнал битләрендә бер-бер артлы әдипнең йә моңарчы рәсми органнарда сакланган, йә Төркиядән кайтарылган әсәрләре күренә башлый, ә инде 1991 елда проза һәм драма әсәрләре бергә тупланган китабы дөнья күрә (даһи язучының әсәрләрен 15 том итеп чыгару хәстәренә дә шунда ук керешәләр). 1988 елда, ниһаять, «Идегәй» дастаны аерым китап булып басылып чыга. Халкыбыз иҗат иткән бу поэма XIX йөздә үк тюркологларга мәгълүм була. Бер нөсхәсен хәтта академик В.В.Радлов та кәгазьгә төшерә. 1919 елда журналист, галим һәм педагог Нигъмәт Хәким (1889— 1937) Себердә чичән Ситдыйк Зәйнетдиновтан (1854—1927) «Идегәй»нең тулырак текстын язып алып кайта. Әнә шул нөсхәгә таянып, күренекле фольклорчы, шагыйрь һәм драматург Нәкый ага Исәнбәт бу дастанны 1940 елда «Совет әдәбияты* журналында чыгара. «Идегәй» дастанын аерым басмада чыгарырга әзерлек эшләре алып барганда, сугыш башлана. 1944 елның 9 августында ВКП(б)ның Үзәк Комитеты кабул иткән карарда турыдан-туры «Идегәй» — байлар һәм феодалларга мәдхия җырлаган дастан дип игълан ителә... Шуннан соң инде ярты гасырга якын беркемнең авыз ачарга батырчылык итмәве аңлашылса кирәк. Җилләрнең яңачарак исүен, замананың яңа таләпләр куюын яшь язучылар шундук абайлап ала. Аксакалларның котын алып торган хакимият яшь иҗатчыларны әлләни өркетә алмый икән ләбаса! Яшьләр хәтта әле үз таләпләрен язып, листовка таратуга чаклы барып җитәләр. Нәкъ әнә шул юл белән алар үзләренә трибуна булырдай журнал яулап алуга ирешәләр: 1989 елдан ике телдә «Идел» журналы чыга башлый. Анда заманына күрә иң кыю. иң әрсез фикерләр әйтелә. Тезмә һәм чәчмә, драма һәм публицистика әсәрләрендә. Гәрчә редакция әдип һәм шагыйрьләрнең барчасына мөрәҗәгать итсә дә. яңа әсәрләр сораса да, журнал башлыча яшьләрнеке буларак оеша. Бүгенге танылган әдипләрдән Н.Гыйматдинова (1956). Ф.Сафин (1948 —92). 3.Хөснияр (1961) Һ.6.; шагыйрьләрдәй Р.Зәйдулла (1962). Л.Зөлкарнәй (1962). Л.Лерон (1961). Г.Морат (1959).Р.Сүлти (1969); драматург һәм прозаик 3.Хәким һ.б. нәкъ әнә шул «Идел» журналында чирканчык алалар. К.Лат»-”'' .л.ман кәрваны» .„ * .Гаттч •г .1ятяу.'”’ • —