Логотип Казан Утлары
Бәян

ВЕНАДА ОЧРАШУ

истер Каратаев, Сезгә ашыгыч телеграмма! -Кайдан? —Венадан. Шәмсир, карашын эш кәгазьләреннән аерып, радио йомышчысына төбәлде, чапкынның дәфтәрчегенә имзасын сырлады һәм ул кабинеттан чыгып киткәч тә телеграмманы укырга ашыкмады. Редакциягә халыкара телеграммалар еш килә Милләттәшләре Төркиядән, Франциядән, гарәп илләреннән, хәтта ерак АКШ һәм Уругвайдан да хәбәр бирәләр, ә бусы күршедән генә диярлек. Әйе. сугыш тагын татарны, бөтен дөньяга чәчте-таратты, аларның үзара хәбәрләшеп тора торган җире дә хәзер «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе генә. Чөнки ватанга юл ябык—тимер пәрдә аша хат та йөрми, йөрсә дә кичәге хәрби әсирләрнең илдәге туганнарына, якыннарына хәвеф-хәтәр генә өстәргә мөмкин. Моны исә берәү дә теләми! Ниһаять, ул урындыгын өстәлдән арткарак этеп, сигарет кабызды һәм ашыкмый гына телеграммага сузылды. «Иртәгә Штадтспаркта Штраус һәйкәле янында унбиш сәгатьтә көтәм. Вәсилә. Вена». Шәмсир үз күзенә үзе ышанмады. Вәсилә?! Вена?! Штадтспарк. Көтәм! Мөмкинмени сон бу? Истә-коста булмаганда, күпме гомер узгач... Ул сигаретын тирән-тирән итеп суырды, хәтта урыныннан сикереп торып, кабинетында арлы-бирле йөреп, тәрәзә каршына килеп басты. М ВЕНАДА ОЧРАШУ Кайдан белгән ул анын монда эшләвен? Нишләп алданрак хәбәр бирмәгән9 Ун ел узды бит, ун ел! Ял көненә туры китереп чакыруы бик яхшы, сәфәр чарасын күрә башларга кирәк. Шәмсир икеләнмәстән автовокзалга шалтыратып, иртәнге рейска билет кайгыртып куйды. Аннары ул радио директорына кереп хәлне аңлатты «Тимер пәрдә» артыннан юлчы бар. дүшәмбедә эшкә кайтып җитмәсәм... Рөхсәт алу кыен булмады. Хәзер инде ул көндәлек эшен тыныч кына башкара алырлык хәлдә түгел иде—юлга кичтән үк чыгып китәсе килә башлады. Ара шактый, вакытында барып өлгермәсә. тансык очрашудан коры калырга да мөмкин Юк. юк. мона юл куярга ярамый. Аһ, Вәсилә, Вәсилә, алданрак хәбәр бирсән, ни була9 ' Ул тагын сигарет кабызып, өзлексез тарта башлады. Форточкасы ачык булуга карамастан, кабинеты зәп-зәнгәр төтен белән тулды. Шәмсир, шул зәңгәр пәрдә аша алмасарланып, ун-унбер ел элек булып узган вакыйгалар эченә кереп чумды угыш. 1943 ел. Германия өчен хәвефле борылыш алды. Илгә алман гаскәре сыртында исән-имин кайту хыялы торган саен тоныклана башлады. Идел-Урал легионы үгетчесе Шәмсир мәңгегә Көнбатышта калырга туры киләчәген чамалап, киләчәк тормышын ничек көйлисен уйларга кереште. Үзенекен дә. башка легионерларныкын да кайгыртырга кирәк иде Утлы нотыкларны сөйләү бер нәрсә, мөһажирлектә калачак милләтгәшләренен көнкүрешен җайлау, аларны ят тирәлектә йотылудан саклау бөтенләй башка зш иде Типсә тимер өзәрлек ир-егетләргә чит илдә нинди пар табылыр? Менә шушы хакта уйланганда ул Польша татарларын искә төшерде. Аларның да ирләре кырылды, үз араларыннан пар таба алмаячак кызлары, тол калган хатыннары аз булмас. Иптәшләре, бигрәк тә Берлин мөфтие белән дә киңәшкәч, ул үз уен тормышка ашыру эшенә дә кереште Радомга еш-еш барып йөргәнлектән, ана юл уңаенда моны кайгырту бик читен дә түгел иде ... Варшауда ул, поездан төшү белән, кулындагы адрес буенча. Бәйрәшине эзләп китте. Госман мулла, адрес бирүдән тыш. кирәкле җиргә ничек барасын да өйрәтеп эшне җиңеләйткәч, Шәмсир тиешле трамвайга утырды да, текә түбәле, гар фасадлы биналар арасына кереп югалды. Бомба һәм снаряд тиеп шартлаудан зарарланган йортларның күпчелеге әле 'һаман төзәтелмәвенә игътибар итеп, «ярый ла мин табасы ой исән-сау торса», дип шомга калды ул. Госман мулла Польша басып алынганнан бирле Бәйрәши (ягъни Госман мулла тутырып әйткәнчә, Бәйрәшевский) белән хәбәрләшмәгән. Шәмсиргә булышу ниятеннән ул Варшау татарларының сугышка кадәр Карова урамындагы бер мәктәптә төштән соң мөселман балаларын укытуны оештыруларын, шунда дин сабагын Идел буе Мөһаҗирләреннән Гали Гамбәрев, татар теле һәм тарихын Гаяз Исхакый укытуын искә алды Димәк, татарлар Варшауда күбрәк шул тирәдә яшәгән Шәһәр читендәге Повонзка мәхәлләсендә Татар урамы, шунда мөселман зираты да бар икән—бәлки, ул тирәдә яшәүчеләр җирле татарларның хәзерге әхвәлен беләләрдер’ Саны ике йөзгә дә тулмаган Варшау татарларын гына түгел, полякларны да сугыш зирзәбәр китергән, күпләре башкаланы дошманнан саклаганда һәлак булган Шәһәргә Көнбатыш өлкәләрдән-Рейх үзенеке дип игълан иткән җирләрдән куып чыгарылган халык килеп сыенган Монда хәзер милләттәшләрне эзләп табу салам эскертеннән энә эзләүгә тин иде Адреста күрсәтелгән урында Шәмсирне җимерек түбәле корымланган кирпеч диварлар гына каршы алды Янәшәдәге берничә йорт та хәрабә хәлендә. Ул беренче төзек йортның ишеген шакырга мәҗбүр булды С Тавышка килеп чыккан карчык, каршысында алман офицерын күргәч, имәнеп китте. —Курыкмагыз, пани, мин Сездән күршеләрегез хакында гына сорашмакчымын. Анын полякча катыш урысча эндәшүе карчыкны тагын да гаҗәпләндерә төште бугай. —Пани, Сезнен күршегездә Муса Бәйрәшевский яшәгән. Ул хәзер исәнме? Кайда икән? —Мин... мин берни белмим,—диде карчык аптырап. Ул арада анын артында таякка таянган карт та күренде. Карчык аңа тизтиз аңлатканда, карт Шәмсирне баштанаяк күздән кичереп, урамга да караштыргалап алды. Ниһаять, ул да телгә килде: —Әйе, без берни дә белмибез. Аларнын ишекне ябарга җыенуларын күреп, Шәмсир фуражкасын салды: —Күрәсезме, мин алманга бөтенләй охшамаганмын. Курыкмагыз, мин татар. Миңа Муса Бәйрәшевский кирәк. Ягъни пан Мацей. Ире ишарәләгәч, карчык эчкә чигенде, карт исә урамга чыгып басты да. тирә-якка янә бер күз салып алгач, тынычлыгын бозган офицерга төбәлде. Шәмсир сигарет кабызды һәм картка да тәкъдим итте. Карт баш тартмады, Шәмсир зажигалкасыннан кабызып, тирән итеп суырып, төтенне эченә йотты. —Москальме? —Русиядән, әмма москаль түгел. —Без үз татарларыбызны беләбез: алар москальләргә дә, алманнарга да хезмәт итмәде. Карт ят офицер бакчасына үзенчә таш атып маташа иде. Аны өркетүдән сакланып, Шәмсир исе китмәгән сыман тартуын белде. Ләкин карт та сүзен ары табан озайтырга ашыкмады. Шәмсир, төпчеген жиргә ташлап, үкчәсе белән аны изгәч кенә, хәрабәләргә баш кагып: —Күптән яндылармы?—диде. —Утыз тугызынчы елның сентябрендә. —Мацей Бәйрәшевский исән калдымы? —Әйе. —Хәзер кайда икән ул? —Белмим —Карт тагын бер мәртәбә Шәмсиргә күз салды да өстәде:— Поляклар белмәс инде аны. Ике улы Татар эскадронында иде анын. Ә бу эскадрон Польша гаскәрләре арасында дошманга иң соңгылар исәбендә әсир төште. Кораллары бетеп, ярты эскадрон һәлак булгач кына. Моны поляклар оныта аламыни? —Мин Польша татарларына зыян китерергә җыенмыйм,—диде Шәмсир —Мин аларга Берлин мулласының сәламен генә тапшырмакчы идем. Үтенде. Анын алман офицеры киемендә килүе гәпнең шулай кыска тәмамлануына сәбәп булды. Карт башка авыз ачмады. Ирексездән Карова урамындагы мәктәпне эзләп китәргә туры килде Тик бу мәктәп хәзер алман гаскәре казармасына әйләндерелгән булып чыкты. Өметен өзмәстән, ул шул тирәдә яшәүчеләрдән татарлар турында сорашып йөрде. Әмма шәһәр жирендә кем кемне белсен соң? Бәлки, белгәч тә дөресен әйтергә теләмәгәннәрдер. Күпләр ана сагаеп кына колак салды. Бары бер өйдә генә Маршалковская урамына аркылы бер тыкрыкта ниндидер бер татарның чәчтарашханә ачканлыгын хәтерләделәр, ләкин аның төгәл адресын әйтә алмадылар. Суга батучы саламга ябышкандай. Шәмсир шәһәрнең үзәк урамы саналган Маршалковскаяга килеп, шунын якын-тирәсендәге парикмахерскийларга күз сал галап узды, тик ул аларны җентекләп тикшерергә базмады. Арган да иде бугай, шунлыктанмы, ул аларнын берсендә тукталып, бераз ял итәргә, шунда чәчен дә алдырырга булды. Тукталыр өчен исеме мәзәк тоелган «Пани Муха салоны»н сайлап алды ул. Пани Васи Муха.—анын тулы исеме әнә шулай икән,—җыйнак салонда берүзе эшли иде Утыз яшьләрендәге ханым бик сөйкемле. конгырт чәчләре дулкын-дулкын булып иненә кадәр төшкән. Кашлары бодай башагыдай калын, әмма бераз китәрелгән. керфекләренә исә сөрмә тартылган. Күзләре елтыр фирүзә. Озынча иөхте. нәфис гәүдәле Әмма анын аеруча күнелгә яткан сыйфаты—туктаусыз хәрәкәттә булуы, кайчысының һәнүз көмеш тарак өстендә биеп, чыңгылдап торуында иде Шәмсир килеп кергәндә ул бер өлкән абзыйнын чәчен ала иде Ягымлы елмаеп, артындагы кәнәфиләрнең берсенә ишарәләп. Шәмсиргә аз гына көтеп утырырга тәкъдим итте. Аны матурларга керешкәч: —һерр оберст, Сезнен чәчегез карга канатыннан да карарак, корыч кылдан да катырак икән,—диде. Шәмсир горур кыяфәттә: —Бөтен Рейхта бердәнбер,—дип көлемсерәде —Арийларның сайланма токымыннан мин. —Күренеп тора. Мондый элита әһленә хезмәт күрсәтер өчен кайчыбритваларны кат-кат кайрарга туры килә. —Кайгырмагыз. Скандинавия тулысынча Рейх биләмәсенә әверелгәч, мин Сезгә швед машинкасы бүләк итәрмен. —Рәхмәт! Ярый ла инде ана кадәр мине онытмасагыз. —Сезнеме? Беркайчан да! Пани Васи башын чайкап көлеп жибәрде. Ак халат кигән җыештыручы карт идән себергән җиреннән тамак кырып куйды. Ул. күрәсең, чәчтараш ханымның алман офицерына болай ук якты чырай бирүен өнәми иле. Пани, аны-моны дәшми кайчысын уйната башлады, көмеш тарагы чәчләрне аралады, ә Шәмсир анын ачык изүенә төбәлде, күкрәк йомрылары иңенә кагылып киткәндә тәне кымырҗып, күн кәнәфигә сенеп. рәхәтләнеп утырды. Әнә шулай хушланганнан сон, ул Седльнегә китеп барды, аннары инде бүтән лагерьларда тупланган, төрле җирләргә сибелгән легиончыларны агарту эшенә кереп чумды. Шәмсир Дрезден янындагы Грайфсвальд шәһәрчегендә уздырылган «Идел-Урал төрек-татарлары корылтае»на да катнашты, шунда килгән вәкилләр белән аралашканда Познаньда тормыш корган Яушев әфәндедән һәм тагын кайберәүләрдән Польша татарлары турында шактый мәгълүмат алды. Шулай да ул Алтын Урда заманында ук Идел буеннан киткән милләттәшләренең ыруын Варшауда очратырмын дип һич тә уйламады Варшауга нәүбәттәге сәфәрендә Шәмсир аулакка туры килде чәчтараш ханым ялгызы гына клиентлар көтеп утыра иде Кунакны күрүгә йөзе яктырып китте Шәмсир ипләп кәнәфигә урнашкач, көлемсерәп сорады — Ничек анда Скандинавия хәлләре9 Шәмсир аның яхшы хәтерле булуына, аннан да бигрәк, кыю сүз башлавына гаҗәпләнде: —Сез мине онытмадыгызмыни? — Бөтен Рейхта бердәнбер кал-кара чәчле алман офицерынмы’ Ярамый, әфәндем! Ханым ак җәймәне аның якасына кыстырып, көмеш тарагы белән кайчысын кулына алды да эшкә кереште —Ә Сез—кыю,—диде бераздан Шәмсир —һәркем белән түгел. —Әллә мин ышанычлы кешегә охшаганмы’ —Сез полякча да сөйләшәсез, димәк, безне дә санга саныйсыз Сез. мөгаен, тагын бүтән телләрне дә беләсездер әле? -Нигә алай уйлыйсыз9 -Мөгамәләгез зыялы Маңгай чәчегезне тагын да кыскартыйммы, оберст әфәнде9 —Кирәкмәс. Менә бу юлы Сез дөресен әйтмәдегез. Пани Васи сораулы карашын аңа төбәп, аз гына артка чигенде. —Зыялылыкның монда катнашы юк Шәрекъчәрәк йөз төзелешемә игътибар иттегез дә, монын туган теле алманча түгелдер, дип гөманладыгыз! Пани Васи елмаеп: —Сез—психолог,—диде —Алманнарга кайчандыр һуннар каны кушылган, әмма аларнын телен Дойчландта берәү дә белми шикелле. —Алманча үзегез дә яхшы сөйләшәсез, димәк, сез дә безне яратасыз9 — һәй, Рейхта яшә дә яратма, имеш! Шәмсир көзгедән уяу күзәтеп торды—бу сүзләрне әйткәндә чәчтарашның карашында хәтәр очкыннар кабынып киткәндәй булды, тавышында исә нечкә ирония төсмерләнде. Әмма анын кайчысы бер генә минутка да тынып тормады. —Оберст әфәнде, мондый кап-кара чәчле егетләр Рейхның кайсы өлкәсендә туып үсә? —Себердә. —Себер9 Сез Московия алманымыни? Ничек инде... Дойчландтан түгелмени сез? Юк-юк, шаяртасыз гынадыр. Пани Васи, исе киткән төстә, оберстнын каршысына чыкты һәм, чәчнен тигез алынуын тикшергән булып, бер мәл анын йөзенә төбәлеп торды Шәмсир үтә белдекле кыяфәттә: —Һуннарнын бер тармагы шунда яшәп калган булган,—диде — Хәзер менә тагын алманнарнын канын яңартырга килдек. —Шаяртасыз! —Себер татары шаяртырга мөмкин, әмма алдашмас... —Татар? Йә Ходаем, әйтәм аны йөзегез, чыннан да, безнекечә түгел. Әйтәм аны бер күрүдә үк сөйкемле тоелдыгыз. Ләкин бу киемнәрдән. Шәмсир яхшы хәтерли: беренче тапкыр чәчен алдырганда ул пани Васига мул гына чәйлек калдырып чыккан иде. Биргән бигә яраган, бирмәгән нигә яраган, дигәндәй, юмартлык истә озаграк саклана шул. Хатын-кыз юмарт ирләрне аеруча ярата. Пани Васи, сүзен өзеп, тагын эшенә тотынды—Шәмсирнең яңакларын, ияген мул итеп сабынлады, бритвасын озын каешка шап-шоп үткенләде дә әрсезләнеп бәреп чыккан кара төкләрне пөхтәләп кырып атты, мыегын китәрде, аннары сөлгесен кайнар суга манчып сыкты да яңакларда калган күбекләрне сөртеп алды, резин грушасын кыскалый-кыскалый бер яшел флаконнан Шәмсирнең чәчләренә һәм йөзенә хушбуй бөркеде, шуннан соң кылдай каты чәчләрне ипләп артка яткырып тагын тарап куйды. Йомшак күбекнең битенә сылануына, аннары үткен бритваның яңаклары буйлап шууына, кайнар сөлгенен тиресен сафландырып алуына кинәнеп утырган Шәмсир бу рәхәтлекнең әле озак, бик озак дәвам итүен тели иде —Менә хәзер, рыцарь әфәнде, Сез туйга да бара аласыз. —Рыцарь? Туйга? —Поляклар татарны рыцарь итеп кенә таный,—диде пани елмаеп, әмма җитди итеп.—Польшада яши башлаган татар хәрбиләре яна ватанына һәрвакыт тугрылыклы хезмәт иткән. Каһарманнарча! —Ә Сез күптән чәчтараш булып эшлисезме? —Нәрсә, әллә начар хезмәт күрсәттемме? —Мин бик канәгать. Ләкин Сезнең укымышлырак һөнәрегез дә бардыр шикелле тоела. —Кайдан чыккан фараз ул?—диде пани. —Сез уңайсызланмагыз, сугыш тормышка күп кенә үзгәрешләр кертте, кайбер һөнәрләр бөтенләй кирәксезгә әйләнде, алар белән тамак туйдырып булмый хәзер. Шәмсир бу юлы да акчаны мулдан түләде—кайтым кирәкмәвен ишарәләде Пани Васи юмарт офицерның кадерен белеп: —Бәлки, Сез кайнар каһвә эчәрсез?—дип тәкъдим итте. —Мөмкин булса. Хәрбиләр арасында поляк хатын-кыъларыньгн гыйшык уенына һәвәслеге, юмартлыгы, хәтта башка милләт ирләре белән чуалудан да баш тартмаулары хакында әллә нинди әкә.мәт мәзәкләр сөйләнә иде. Янәсе, атасы унҗиде яшьлек кызын: «Ул сине үбә башлагач, син нигә берәүне дә ярдәмгә чакырмадын?»— дип шелтәләгән икән «Ул мина янады. Хәзер кычкырсаң, мин сине бүтән беркайчан да үпмәячәкмен, диде»,—дип акланган имеш, кызый. Бу мәзәккә икенчесе ялгана. Ике дус кыз очрашкан. Үзара сөйләшәләр ди болар: «Сине кияүгә чыккан диләр» «Әйе» «Йә. ничек, яхшы булдымы?» «Юк ла. яхшырак түгел, ешрак кына!» Солдатлар арасында мондый гәпләрнен телдән төшмәве, хыялый дәрәжәләргә җитүе табигый кабул ителә. Вакыт-вакыт Шәмсир дә күнелле типтереп алу хакында хыяллангалады. Әмма, тумыштан тәвәккәл булса да ул нигәдер мондый маҗарага эләгүдән шушы көнгәчә сакланды Поляк сылуларының байтагы астыртын милли-азатлык хәрәкәтенә катнашуын, алманнарга илбасар итеп каравын, шунын аркасында кайбер типтерүче офиперларнын серле рәвештә югалгалауларын яки корачсыз калуларын белгәнгә генә түгел. Анын монда гыйшык маҗаралары эзләмәве инде илдә чакта ук өйләнергә һәм өч баласын сөяргә өлгергән ир булуыннан иде. Хәзер инде ватанга кайтасы юллар киселгән, газиатәре белән кавышу ихтималы тәмам юкка чыккан, монда типтерү хакында гына түгел, яңа оя кору турында да уйларга мөмкин иде Бигрәк тә бу гарасатның ахыры якынлашуы чамалана башлаганда. Хәрби әсирләр лагеренда төп максат жан саклау булса, Шәмсирнең аннан котылуына һәм ирекле легиончы хәленә күчүенә, инде башка исәпләр белән яши башлавына да байтак вакыт үтте Гәүдәсенә күптән ит кунды, ризык кием яклары шулай ук хәл ителде, кесәсендә хәтта бераз маясы да бар. Аннан да әһәмиятлерәге—ул күп кенә алман солдатлары һәм офицерларының төшенә дә кермәгән кайбер иреккә дә ия. Ара-тирә типтереп ату аның үз ихтыярыңда. Әмма моңа ул һаман базмый — илдә сөеклесенең ана тугрылык саклавына, балаларын багып, иреннән бер-бер хәбәр килүен зарыгып көтүенә ышана. Хәзер инде ул тормышнын кире ялгануы мөмкин түгел, әмма Иртеш дәрьясынын аны кочагына ачып тирбәткән тыгыз дулкыннары, авылга ишелеп торган тайганың талгын һәм баһадирларча куәтле шавы күңеленнән чыкмый. Балаларының анасы булган кешенен ана сафлыгы һәм пакьлыгы. чиксез ышаныч белән килеп сыенуы бер генә минутка да йөрәгеннән китми Хәрби лагерьларның коточкыч пычрагында аунаганда, беткә батып, сасыдан укшып җәфаланганда да. хәтерендә яшәгән әнә шул матур хәят, сүрелмәгән тәэсирләр, назлы күренешләр ана үзен ару, матур, пакь, яме бозылмаган шикелле хис итәргә көч бирә иде. Әмма шулай күпме яшәргә мөмкин булыр сон’’ Бу дөньяга ул мәнгегә килмәгән ләбаса, анын сулышы иртәгә яки бүген үк өзелергә дә мөмкин. Артка таба юл ябык икән, ни өчен алга карамаска, киләчәгеңә хәзер үк нигез салырга керешмәскә.’ Моңа форсаты да туып торганда Шәмсир, пани Васига ияреп, арткы бүлмәгә керде һәм. ул кухняда матавыкланган арада, кызыксынып тирә-ягын караштырды. Юан аяклары борынгы стильдә сырлап ясалган зур өстәл, анын тирәсенә тезелгән биек артлы йомшак урындыклар, фарфор савыт-сабасы, бәллүр вазалары белән күнелле тойгылар уяткан чия төсендәге буфет Биек гар тәрәзәдән якчылык саранрак кергәнлектән, дивардагы натюрмортны һәм кысалы пыяла астына тезелгән фотоларны яхшылап күрү мөмкин түгел иле Түрдә тагын бер ишек бар. тик анысы ябык Күзләре бераз ияләнә төшкәч. Шәмсир тәрәзә буендагы диварга баскычбаскыч итеп эшләнгән киштәләрдә тезелеп киткән китапларга да игътибар итте. Якынрак барып, аларнын исемнәрен укырга кереште Юэеф Крашевский. Стефан Жеромский. Генрих Сенкевич барысы та латин хәрефле күптомлыклар. Соңгысыннан башка исемнәрне беркайчан да очратканы, ишеткәне юк иде. Кызык ич: бер үк заманда яшиләр, бер үк һаваны сулыйлар, ашаган ашлары, кигән киемнәре охшаш диярлек, ә менә күнел азыклары бөтенләй башка! Шәмсир, касәләрне бер якка этәреп, Жеромский томнарын алды да актара башлады: «Сизиф эше», «Көл», «■Тугры елга»— ниләр сүрәтләнгән икән бу романнарда? Шушы язучыларның күптомлыклары арасына бер аерым китап—Фридрих Ницше әсәре дә кереп кысылган. Алман телендә. Менә монысын ишеткәне бар— Һитлерне илһамландырган фәлсәфәче, фашистларның яраткан галиме, дип танытулары хәтерендә. Гаҗәп! Чү. аның болай актарынуын хуҗа ханым, мөгаен, өнәмәс, тизрәк куйсын әле Шәмсир бу китапларны урынына. Буы бөркелеп торган каһвә алып кергән пани, ак халатын салып ташлагач, рәсми эш кыяфәтен жуеп, тагын да тансыграк төстә күренде Көрән йон күлмәгенең кайтармалы кин якасына ак күбәләк сыман брошка кадалган. Билен кысып буып торган пута пани Васиның килешле күкрәген тагын да күзгә бәрелерлек итеп күрсәтә иде хәзер. —Кызганыч, шикәр тәкъдим итә алмыйм. —Солдат кайда да солдат ул,—диде Шәмсир, планшетыннан кул яссуы кадәр шоколад чыгарып —Болай өйдәгечә утырулар онытылып беткән иде инде, кунак итүегезгә рәхмәт! —Кунак итүемә9 Бу йоланы онытып бетердек шул инде без. Әгәр сугыш мәхшәренә кадәр килгән булсагыз, күрер идегез менә. —Хезмәтче картыгыз безнең килүгә хәзер дә бик сөенми бугай әле —Сезгә шулай тоеламыни?—диде, сагая төшүе йөзендә чагылган пани.—Әтием мундирыгызга карап кына хәвефләнә ич ул, кызына бәйләнә күрмәсеннәр, дип пошына. —Сез кияүдә түгелмени? —Аны белүдән берәр нәрсә үзгәрәме соң? —Туй хакында үзегез сүз кузгаткач кына соравым. Шәмсир, рөхсәт алып сигаретын кабызды. Кайнар каһвәне вак-вак кына йоткалаганда, алар гел бер-берсен күзәттеләр. Пани итәгатьле илтифат күрсәткәндәй генә итеп: —Бәлки, Сез туган телегездә дә берничә сүз әйтерсез?—диде. —«Сез—бик серле ханым. Дуслаша алырбызмы икән?» Аңлашылдымы? w Йөзе яктырыбрак киткән пани, башын чайкап: —Аңламадым, әмма Сезнең миңа татарча эндәшүегез бик-бик кызык,— диде.—Шундый әфәнде чынлап та бөтен Скандинавияне Рейхка кертмәкчеме? —Бәлки, Сезнең кебек сылуга сәясәт белән артык кызыксыну кирәкмидер дә? —Гафу итегез, мин әле сездән швед машинкасын көтәм ич. —Булыр. Әмма әүвәл Уралга барып җитәсе бар әле. Аннары— Себертә. —Нинди еракка! Туган ягыгызны Өченче Рейхка кертергә ашкынуыгызның серен ачмассызмы икән? —Коммунизм бацилласын сытарга кирәк, пани —Ә Скандинавия? Анда да шундый бацилла бармы? Пани кунакка артыгракны ычкындыруын сизде, тик сон иде инде. Оберлейтенантнын тышкы кыяфәте белән һитлерчеләрнең арий билгеләмәләренә туры килеп җитмәве—ак йөзле, әмма кысыграк күзле, чәче, сакалмыекларынын сумаладан да карарак булуы саташтырды бугай аны. Ә бәлки офицерның үзен «татар» дип атавы кыюландыргандыр?! Ышанмаслык түгел, кыяфәте дә, үзен гайрәтле тотышы да. туган телен белүе дә татарлыгына дәлил. Фашистларның хәрби әсирләрдән милли легионнар оештыруы да билгеле—бу турыда гәзитләрдә дә язылды, радиодан да сөйләп торалар. Димәк, бу офицер да шул легионнан булырга тиеш. Ләкин кичәге хәрби әсирнен Рейхка шулкадәр бирелүен ничек анларга’ Швецияне басып алырга хәтта фюрер үзе дә базмый бугай ич әле. Нәрсә, юри үртиме ул Васины, аны сынап маташамы әллә 6v оберлейтенант? Аның полякча да сөйләшүе алманнарга гына табынучы түгеллеген раслый торган билге ләбаса. Әйе. бу әфәнде, тулаем алганда, чын табышмак, кызыксындыра да. шомландыра да — Шведлар—алманнарнын кардәше,—диде офицер, ниһаять — Кардәшләрнең бергәрәк булуы яхшы. —Поляклар, иң зур зыянны кардәштән күрдек, дип саный. —Кемне күздә тотуыгызны аңлыйм. Ләкин алманнар—башка, алар мәдәниятле халык. Менә Берлингә кунакка килегез әле. күрерсез Безгә үзара якыннанрак танышу, дуслашу зыян итмәс —Сезгә анда парикмахер кирәкме, хатын-кызмы? —Берлин бай. анда бернигә дә аптырамыйлар, пани. Остарбайтерлар арасында поляк чибәрләре дә аз түгел. Тик минем алар белән танышлык эзләгәнем генә булмады. Мин Сезне аздыру өчен хәйлә кормыйм —Кызык —Мин кызлардан куркам да бугай әле. Ә менә Сезнең белән танышлыкны дәвам итәсем килә. —Мин башкаларга бөтенләй охшамаган өченме9 Йә Хода, мәхәббәттә аңлашу кайда да бер төслерәк, ахры! Шәмсир пани Васинын үртәвенә жавап бирмәскә тырышып, сүзне икенчегә күчерде: —Бу китаплар Сезнекеме? —Өлешчә. —Укымышлы булуыгыз күренеп тора. Мин үзем дә сугышка кадәр мөгаллим идем. Ләкин Сездәге китапларның берсен дә укыганым булмады Авторларын да белмим. Бөтенләй! Пани кунагыннан күзен алмастан, төтен алкаларын очыруын дәвам итте. Аннары хуҗага аз сүзлелек килешеп бетмәвен ваемлапмы: —Бу бик табигый хәл,—дип жавап бирде —Поляк язучылары ич алар. —Ницше дәме? —Аның бабалары поляк. —һитлерчеләр табына торган Ницше шулмы инде9 —Шул. Ләкин ул күпьяклы фикер иясе, аннан һәркем үзенә юаныч таба ала. —Кызык. Пани Васи сүзен кабатлавын сизеп алган Шәмсир көлемсерәп куйды, аннары кулын хуҗа ханымның урындык аркасына салып: —Ә мин кемнән юаныч табарга тиеш?—дип сорады —Бәлки. Генрих Сенкевичтәндер Поляк язучысы булса да. татар морзалары нәселеннән ул. Күрәсез, поляк-татар бәйләнешләре дә борынгыдан килә —Аларны яңартырга вакыттыр инде. Форсатны ычкындырырга ярамый. Шәмсир панины җилкәсеннән кочып алды. Әмма хужа ханым җитез генә анын кочагыннан шуып чыкты да. артык ачуланмыйча гына шелтәләп — Һерр обер-лейтенант, мин әле Сезнең исемегезне дә белмим ич,— диде. Шәмсир түш кесәсеннән куен дәфтәрен чыгарып, аннан бер бит ертып алды да. шуңа бишни карандашы белән исемен һәм адресын язып, кәгазьне панига сузды: —Эш шуңа гына бәйләнсә, тотыгыз! Пани, язуны алып укыгач —Рәхмәт!—диде —Шәмсир исеме дә Рейхта бердәнбердер инде9 —Нәкъ шулай. -Аннары кунак, паниның күңеле булсын өчен, тагын өстәде:—Поляклар, тагар кебек, авыр язмышлы халык. Ләкин сез әле күтәреләчәксез. Безнен серләребез дә килешер, менә күрерсез —О-о! Чәчегез каты булса да. мөгамәләгез йомшак икән —Сез каты чәчле арийларга ышаныгыз, пани Үкенмәссез! Пани Шәмсиргә күзләрен тутырып карап торды да, җиңел генә кузгалып, китап киштәләре янына килде, аннан калын бер томны алды —Бу бүлмәдә әлегә кадәр ал ман гаскәрие каһвә эчкәне юк иде —Ә мин мона ничек лаек булдым икән? —Хәзер анларсыз. Пани кулына тоткан китабын өстәлгә алып килеп куйды да аның эченнән берничә фото чыгарды. Фотоларның берсеннән сөйкемле кыяфәтле, әмма күзләре Шәрекъ кешесе икәнлеген күрсәтеп торган поляк офицеры карап тора иде. Үткен карашлы, өскә бөтереп куелган нечкә мыеклы. Биленә кылыч таккан. Әмма аның мундирына ай һәм йолдыз да чигелгән иде. Шәмсир әнә шул ай-йолдызга игътибар итеп, калын китапны кулына алгач, күн тышлык эчендәге гарәпчә язуга башта сәерсенеп кенә күз йөгертсә, аннары ашыгып титул битен ачты. —Коръән?! —Күргәнегезчә!—диде пани.—Ә бу гайрәтле улан—Сөләйман Муха, Польша гаскәрендәге Татар эскадроны командирларыннан. Татар эскадроны дошман белән куркусыз сугыша-сугыша, Венгрия чигенә кадәр барып житә. Утлы кораллары беткәндә эскадронны дошманнар чолгап ала. Тавышында горурлык яңгыраган, керфек очларына исә яшь тамчылары бәреп чыккан панидан Шәмсир: «Ул Сезнең ирегез идеме?»—дип сорарга талпынды, әмма бу сорауның мәгьнәсезлеген тоеп, телен тешләде. Шулай да: —Ул исәнме?—дими булдыра алмады. —Белмим. Каршылык күрсәтүне Варшава бирелгән көнне генә туктатканнар. Чолганыштан берәмләп чыгарга карар иткәннәр. —Гафу итегез, ә нигә «Муха?» —Мөхәммәттән. Мин дә «Вәсилә» ич. Салонда ишек тавышы ишетелде, ул да түгел, арткы бүлмәгә панинын атасы килеп керде. Ул өстәл янында жәелеп утырган алман офицерына гажәпләнеп карап алды да, исәнләшергә дә онытып, кызына төбәлде —Кунак татар милләтеннән, полякча да анлый,—дип искәртергә ашыкты пани. Карт шуннан соң гына Шәмсир белән кул биреп исәнләште. Чынлыкта бу аларнын икенче мәртәбә очрашулары иде. У [\ /Я юнхен-Вена» автобусы асфальт юлдан житез йөгерә. Юл Альп I у I таулары итәгеннән уза. Ул әледән-әле тау сыртларына да менә, андый чакларда тәрәзәдән зәнгәр күлләр, бормалы инеш-елгалар күренеп кала. Октябрь ае булганлыктан, урман буйлары гажәп матур—биләннәрдәге каштан ябалдашларына алтын йөгертелгән, кайбер агачлар коба-кызыл, кызгылт-сары яфраклары белән күз явын ала. Монда һава искиткеч саф, еракта зәңгәрләнеп күккә ашкан, ак эшләпә кигән тау башлары мәһабәт күренеше белән күнелне алгысыта. Хәтфә чирәмгә кунган бриллиант чык бөртекләре мең төрле нур чәчеп, күзне камаштыра иде. Юлаучыларның байтагы шушы табигатькә хозурланып бара. Тик Шәмсирнең генә анда ваемы юк. Дулкынланудан төнге йокысы качкан иде. хәзер исә автобус тирбәтүеннән ойый башлады. Мюнхен-Вена юлы ана таныш дияргә була. Сугыштан соңгы беренче елларда Венага да. Инсбругка да, хәтта тау сукмаклары аша Италиягә дә аяк басты ул. Тамак хакына кырык тартмачы булып сәүдәгәрлеккә дә керешеп карады Италиядән тәмәке алып кайта, аны Алманиянен төньягына илтеп сата, шуның акчасына азык-төлек юнәтә, ризыкны Бавария. Австрия калаларында берәр нәрсәгә алыштыра. Керем мулдан булмый әлбәттә, кайда да бөлгенлек, кыйммәтчелек. Ачтан үләсең килмәсә, михнәткә дә чыдыйсың икән. Ана сәүдәгәрлек кәсебен Әдһәм дусты кинәш итте. Ул үзе тегүчелек белән тамак туйдыра иде. Кереме мулдан түгел, түгелен. шулай да башлангыч капиталны әжәткә ул биреп торды. Сугышта бер аягын югалтканлыктан, үзе еракка чыгып йөри алмый иде. Шулай да бервакыт ул Шәмсир белән Кильгә барырга риза булды. Шәмсир ул биргән акчага. Альп тауларын кичеп, Италиядән тәмәке алып кайтты. Юл хәтәр, качып- посып, карлы-бозлы тау сукмакларыннан көчкә Мюнхенга кайтып егылды. Әмма тырышлыгы Киль— һамбург юлында жилгә оча язды. Тәмәкене һамбургта саттылар. Кильгә барып бер чемодан балык кулга төшерделәр. Ипләп кенә кайту поездына да утырдылар. Әмма бераздан купеларында балык исе аңкый башлады. Анысына гына чыдарлар иде. фанер чемоданнан балык суы идәнгә саркып күлдәвек ясады. Вагон чайкалган көйгә берзаман ул купенын әле бер ягына, әле икенче ягына агып жәелде Юлдашлары сәерсенеп аяк астына караштыра—пароходта баралармыни! Аптырагач, һамбургта төшеп калырга булдылар. Шәмсирнең бик тә сыра эчәсе килгән иде, нигә тыелырга?! Аларның икәүләшеп авыр күтәреп йөгенеп баруы вокзал полициясен шикләндерде, күрәсең, тәртип сакчыларының берсе килеп сорау алырга тотынды. —Чемоданыгызда нәрсә бар? Алдашырга жай юк, ачтыруы мөмкин. Шәмсир, икебез дә харап булмыйк, дип Әдһәмгә читкә китәргә ымлады, үзе караңгы чырай белән: —Балык,—диде. —Күпме? —Сыйган кадәр. —Полиция бүлегенә киттек, әйдә! Кытлык заманда азыкны болай күмәртәләп җыйнау ярамый иде. Димәк конфискация ясаячаклар, хәбескә алулары да ихтимал. Әдһәмнен капиталын кайтара алмаячак Шәмсир, ач калачаклар! Хәлнен хөртиләнүен уйлап, тораташ булып катты сәүдәгәр. —Йә, атла, әфәндем!—Шәмсирнең чемоданын калдырыл китәргә җыенуын күргәч, полицейский:—Ә йөгеңне кем күтәрә?—диде. — Минем хәлем бетте Полицейский, ачуланып һәм комарланып, чемоданга үзе килеп ябышты, әмма ун адым атлауга, аны җиргә куйды Бик авыр иде балык, чыдамады закон сакчысы, бераз Шәмсиргә карап торды да кул селтәде: —Бар, юлында бул, күземә башка күренмә! Полицейскийның ераклашуын күзәтеп торган Әдһәм шундук дусты янына килеп житте. Җиңел сулап, көлешеп, алар Мюнхен поездын көтеп алдылар. Балыкның бер өлешен Шәмсир Венага алып китте Ул чакта мондый комфортабельле автобуста йөрүне хыялланып га булмый иде— поездга эләксә дә, мең шөкер! Ничә еллар узгач, менә ул тагын Вена юлында. Бу юлы кияү егетедәй көяз—костюмы менә дигән, туфлие ялтырап тора, галстугы килешле, әле аңа кыяфәте буенча кырыкны да бирерлек түгел. Югыйсә нәкъ кырык икене тутырды ул. Радио аны тәмам аякка бастырды, әмма бәхетлеме соң ул? Вәсилә белән оешып киткән булсалар, күңеле утырган булыр иде. Хәзер инде Шәмсир белми алда ниләр көткәнен Сер берничә сәгатьтән ачылырга тиеш. Бәлки юкка баш ватканчы, черем итеп алыргадыр? әмсир Польша башкаласына берничә айдан сон гына килә алды. Җәйнең матур чагы, гөлләр шау чәчәктә иде Шәмсирнең дә кәефе яхшы, чөнки ул хәзер монда күпмедер дәрәҗәдә үз кеше—пани Васи гаиләсе аны әүвәлге аңлашудан сон якын итеп каршылаячагына икеләнәсе юк. Ш по _____________ _ __________________________________ ТЭҮФИКЪ ейди Кызык: чәчен алдырырга уйласа, пани Васи бу юлы да чәченә кагылып: «A-а, нинди каты!» дип сукранырмы икән9 Шәмсир анын болай сукрануын соклану шикеллерәк кабул итә. Җитез хәрәкәтле, ыспай кыяфәтле бу ханым салонына кергән ир-атларга, бигрәк тә алман офицерларына, хуш килерлек бер сүз әйтмичә, салпы якларына салам кыстырмыйча калмый. Гадәттә ул моны зарланган сыман эшли, әмма инде күптән гаиләләреннән аерылган хәрбиләргә пани Вәсинын мондый сукрануы ин төче мактаудан да кадерлерәк тоела. Әгәр мөмкин булса, ул хәрбиләр чәчтараш кәнәфиендә иркәләнеп көне буе да утырырлар иде! Хәер, анын һәм атасынын кем икәнлеген ачыклап аңлашканнан сон. Шәмсир инде Вәсилә ханымга элеккечә чәчтараш итеп кенә карый алмый иде. Чөнки ул сугыш башланганчы университетның алман теле- әдәбияты бүлеген тәмамлаган, аннары ниндидер архивта һәм музейда хезмәт иткән. Анын атасы Муха, ягъни Мөхәммәт әфәнде исә, Полыиа- Литва татар ир-атларының күпчелеге кебек, ата-бабаларыннан мираска калган вазифага тугрылык саклаган—гаскәри булган. Ул Шәмсир эзләп табарга теләгән Бәйрәшине генә түгел, анын адресын биргән Госман мулланы да күреп белә икән, чөнки хәзрәт заманында Варшауга берничә тапкыр килеп, мондагы мәчеттә намаз укып, дин кардәшләренә вәгазь дә сөйләп киткән. Мөхәммәт әфәнде инде ул чакта ук хәрби хезмәтеннән яше буенча отставкага чыккан булган. Болай аңлашканнан сон, Шәмсирнең инде Бәйрәшине эзләп табу уе да сүнде, чөнки сугыш башлангач Белосток ягындагы утарына китеп төпләнгән ул картны Мөхәммәт әфәнде бик яхшы алыштыра ала иде. Пани Васи эшен дәвам итәргә дип салонына чыгып киткәч тә, алар әле карт белән озак кына сөйләшеп утырдылар. Мөхәммәт абзый Шәмсирнең кемлеген белгәч, чын-чыннан куанган иде. —Сезнен бу хәрби формагыз гына өркетә,—диде ул.—Алманнарның Польшага элек-электән китергән зыяны исәпсез-хисапсыз. Менә безнен кияү, ягъни кызым Вәсиләнең ире дә тигезсез сугышта һәлак булды, күрәсең. Алар Татар эскадроны әләмен, документларын һәм коралларын күмеп ятканда чолганышта калганнар. Гади солдатларны инде таратырга өлгергән булганнар, шуларның берсе офицерларының ачы язмышы турында безгә дә хәбәр итте. —Бәлки алманнар хәрби әсирләргә тимәгәндер? —Тимәсәләр, дүрт-биш ел дәвамында бер-бер хәбәр килгән булыр иде инде. Фашистлар Татар эскадронының бик каты каршылык күрсәтүенә женләнгән булган. Ә сез әнә шул дошман ягына чыккансыз. —Татарга ике як та дошман иде,—диде Шәмсир.—Без ике ут арасына ташландык—артта НКВД гаскәре, алда фашистлар иде. Сугыша-сугыша әсирлеккә эләккәч исә мөмкинлегебез тагын да чикләнде: йә әсирләр лагеренда ачлык-ялангачлыктан кырылырга тиеш идек, йә легионга язылып исән калырга. Без яшь идек, яшисебез килде. Поляклар да гомер буе ике ут арасында яши,—диде Мөхәммәт абзый,— Башта Тевтон ордены, аннары Пруссия, Германия тынгы бирми, икенче яктан москалъләр кысрыклый Безнең нәсел биш гасырдан артык поляк бәйсезлегенә хезмәт иткән, 1863 елгы күтәрелештә дә алар ягыннан көрәшкән. Шәмсир, Мөхәммәт әфәнденең горурлык төсмере чагылган сүзләренә колак салып, көенечле төстә: —Әйтерсең, татарның үз ватаны, үз мәнфәгатьләре булмаган,—диде. Мөхәммәт абзый тыныч кына искәртте: — Польша икенче ватаныбызга әйләнде—безнен тәкъдирне Ходай шулай язган, күрәсен. Шәмсирнен сүгенәсе. Полша бәйсезлегенә хезмәт итүе белән горурланып утырган картны утлы сүзләр белән көйдерәсе килде. Бер нәселнен егерме биш буыны ят халык хакына кан түксен әле! Татар бәйсезлеген менә кемнәр какшаткан икән. Ләкин ул шулай каты бәрелсә, бу гаиләнең ишекләре үзе өчен ябык булачагын төшенгәнлектән, каты бәрелмәде. —Кеше ашына катык катып яшәүдән дә ачы язмыш юк. Иде.т- Урал легионы да шундыйрак хәлдә бүген, ләкин ул 6v юлга ватанын урыс коллыгыннан азат итү хакына басты Мөхәммәт абзый моның белән килешмәде, өстәлдәге касәләрне бер урыннан икенчегә күчергәләп, кунагын үпкәләтергә теләмичә генә —Сез, пан Шәмсир, фюрер вәгъдәсенә чынлап ышанасызмыни?— диде.—Күршесендәге мен еллык тарихка ия дәүләтләрнең бәйсезлеген аяк астына салып таптаганда, әллә кайдагы татарга мөстәкыйль дәүләт корып бирергә ашкынадыр ул, дип уйлыйсызмы? Сезгә большевиклар үзбилгеләнү хокукын вәгъдә иткән иде, нәрсәгә ирештегез сон? —Вәгъдәләрнең кайберсе үтәлә дә. Поляклар белән финнәр шуннан әйбәт файдаланып калды түгелме? —Ләкин күп тә үтми, бәйсехтекне саклар өчен, безгә тагын кулга корал алырга туры килде. —Ә без алай оешырга өлгерә алмый калганбыз инде. Сез әйткәнне татар хәрби әсирләренең дә байтагы кабатлый. Күтттән аерылып яшәсәк тә, йөрәкләребез бер рухта тибә, анда бердәй дип әйтерлек уйлар да ярала икән,— диде Шәмсир.—Бүген безнен өчен иң әһәмиятлесе—исән калу, теге яки бу як әчеп утка кереп көймәү. Ничек ирешергә шуңа? Москальләр дә, Польша җиренә кабат аяк баскач, поляк гаскәрендәге Татар эскадроны каһарманлыгына сокланып, шуңа табынып кына тормаслар ич инде. —Аларнын бер өлешен Хатынь ягында атканнар, калганнарын 1939 елда ук Себергә олактырганнар, имеш,—дип килеште хужа—Москальләр- нен Белосток ягын шул чакта ук тарап чыгуларын да ишеттек. —Шулай булгач? Бәлки безгә котылу юлын бергәләп эзләргәдер9 — Ничек итеп? —Тагын да көнбатышкарак күчәргәдер сезгә. —Алманиягәме?! Утопия бу1 —Мин аннан да арырак илләрне күздә тотам. Идел-Урал легионының байтак өлеше Франция белән һолландиядә хәзер. Сугыш тиздән тынар, безнең егетләр шунда урнашып калыр. Легиончылар өйләнерлек кыхзары- быз үсә— ватаныбызда, аларга юл ябык. Польшадагы тагар ирләре сафы да бу мәхшәрдә нык кына сирәкләнгәндер, тол калырга мәҗбүр хатын- кызларыгыз безгә әйбәт пар булыр иде. Без бергә кушылсак, ят мөхитгә эреп юкка чыкмас идек. Легиончылар туган телен, милли гореф-гадәтләрен җуймаган, сез динне саклый алгансыз. Ике сынар бер бөтенне тәшкил итәр өчен моннан да әйбәтрәк нигез табуы кыен —Миңа сезнең бу ниятләрегез ошый,—диде. Мөхәммәт абзый, шактый уйланып торгач.—Бик кызыклы, ваемлы уйлар Көтмәгәндә ишеткәнгәме, катлаулы һәм бик күп кенә сораулар уята алар Карагыз әле. Сез—юл кешесе, хәзер инде мин сезне үземнең кунагым дип саныйм, бәлки Сез ваннада юынып чыгып, ял итәрсез9 Без хәзер үк су җылыта алабыз —Сезгә мәшәкать ясыйсым килми. —Менә монысы инде юк мәсьәлә!—диде Мөхәммәт абзый Кунагының вакыты барлыгын чамалапмы, ул шунда ук ванна әзерләргә кереште Инде үзара болай якыная башлагач, Шәмсир азык-телек кибетенә барып, бераз күчтәнәч алып килергә кузгалды—анын ризыкка дигән юл талоннары җитәрлек иде. Шәмсирнең үзе һәм пан Мөхәммәт гаиләсе өчен бер бәйрәм ясап аласы килә иде Варшауда хәзер сон дәрәҗәдә кытлык. Берлин вәкиле заманына күрә бай табын әзерләргә булыша ала Аның «Идел Урал» гәзитеннән алган каләм хакы да бар. үзе белгән баерак кибеткә кагылса Хәзерге Варшау Шәмсир беренче тапкыр күргән чагына охшамаган иде. Шәһәр үзәгендә җимерек биналар күбәйгән, костел-чиркәүләрне дә жәйге баш күтәрү сугышлары аямаган, бульвар-скверларнын ла яме- коты калмаган иде. Әле дә хәтерендә, Шәмсир монда беренче тапкыр аяк басканда, күпер култыксасына таянып, шәһәрне ярып аккан Висла дәрьясын тамаша кылган иде. Ул шунда үзен табигатьнең бер өлеше, мәңгелекнең бер тузан бөртеге итеп тоеп, онытылып басып торды. Тузан бөртеге генә, әмма син бар, син тере, хәтта тамырларында мәңгелек хәрәкәтнең тибеше дәвам итә. Елга агымына төбәлеп карап торсаң, Варшауның Понятовский күперендә икәнеңне онытып, үзеңне Иртеш дәрьясының акчарлагы кебек, туган Себерең киңлегендә канат какмый гына һавала гизгәндәй бер хис кичерә башлыйсың икән. Агымсу тылсымы! Менә шул рәхәтне тоярга форсат тудырганы өчен Вислага рәхмәт укуың да бик урынлы. Шәмсир Маршалковская урамындагы гастрономнан мул гына итеп кабымлыклар, шнапс, сыра һәм татлы сутлар алып, пани Васи салонына бик булдыклы кеше кыяфәтендә кайтып керде. Ванна инде әзер, Мөхәммәт абзый аңа сөлге һәм хәтта ару эчке киемнәр дә элеп куйган иде. Чәч алдырганнан сон юынырга яраткан Шәмсир ваннада рәхәтләнеп чупырдады, үзе эченнән язмыш сәерлегенә гаҗәпләнүдән туктамады. Кызык ич: бер халык балалары, әмма төрле дәүләт илдәшләре алар, туган телләре дә үзгә, шулай да якынлыклары, туганлык тойгысы сүрелмәгән әле. Үлмәсә дә үлми икән милли хис! Ул кызарынып, пакьланып ваннадан чыкканда Вәсилә ханым инде табын әзерләп йөри, аның атасы исә ниндидер кәгазь төргәген актара иде. — Юындыгызмы?—дип каршы алды ул кунагын.—Бик яхшы. Ә мин шәҗәрәбезне барлап куйдым әле. Менә күрегез: Алтын Урда заманыннан ук килә ул. —һай,—диде Шәмсир, чыннан да гаҗәпләнеп.—Монда егерме буыннан да күбрәк, ахры. Хужа аерым бер горурлык белән: —Әйе, безнен тамырларда атаклы Идегәй әмирнең каны да ага,— диде —Кайбер башка тарихи затлар белән дә кардәшлегебез бар. —Безнен әти борынгы бабалары белән шулай мактанырга ярата,— диде Вәсилә ханым,—Сез аны, Шәмсир әфәнде, гаеп итә күрмәгез инде. —Бу ни дигән сүз?—дип тавышын күтәрде атасы.—Моның өчен гафу үтенәләр димени? Шәмсир шундук картны яклап сүзгә кушылды: —Нәсел җебен барлау—өлкән буыннын изге бурычы. Адәм баласы җил иркендәге тузан бөртеге генә түгел. Бу шәҗәрә нәкъ менә шуны күрсәтә дә инде. Аны тулыландыра барып саклавыгыз өчен рәхмәт! Шәмсир бу шәҗәрәдән үзен аеруча кызыксындырган сорауга да җавап тапты—анда Мөхәммәт абзыйның өч оныгы, шул исәптән, Вәсиләнең алты яшьлек улы да теркәлгән иде. Өстәл янына утыргач, табынга шнапсның куелмавына игътибар итте Шәмсир. Ул да түгел, хуҗа карт, үзенең хак мөселман икәнлеген раслар өченме, әллә инде күптән гадәтенә кергәнлектәнме, дога укырга тотынды: —Әшһәдү әнлә илаһә илләл лаһү вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһ... Карт доганы бераз полякча акцент белән, әмма һичбер кыланусыз, тизтиз укыды, «Амин!» дип битен сыпыргач: —Димәк, Сез Себердән?—дип сорады. —Себердән. —Әмма Алманиягә кадәр килеп җитеп, гаҗәпләнерлек дәрәҗәгә ирешкәнсез. —Сталин карашы буенча, мин—хаин. Ике алман полкына каршы без бер батальон гына сугыштык. Командирыбыз яралангач, мин лейтенант башым белән аның вазифасын үз өстемә алдым. Ашарга юк, корал җитешми иде. Туктаусыз яуган бомба, снарядлар астында көне буе биреш мәскә тырыштык. Аннары яраланып, анымны җуйганмын. Әсирлеккә мин менә шул хәлемдә эләккәнмен Хужа кызыксынгач, ана сугышка кадәрге тормышын да искә алырга туры килде —Илдәге якыннарыгыз сезнен легионга язылуны хуплармы сон?— диде карт —Белмим Урыс агай башкалар кулы белән утлы күмер чүпләргә остарды. Халкыбызны әсир иткән кавемгә без кайчанга кадәр корал булырга тиеш сон? Моннан баш тартып, без кемгә зарар китерәбез икән? —Әгәр поляк халкына да зыян салмау әмәлен тапсагыз... —Тырышабыз, ләкин бу бик тә катлаулы, кыен эш,—диде Шәмсир — Татар легионының бер взводы Познаньда Искәндәр Яушев фабрикасын саклый. Шунда поляк эшчеләренең ниндидер гөнаһлары ачылган Безгә шуларны кыйнарга кушканнар иде. Катгый рәвештә баш тарттык. —Тик анда поляк эшчеләрен атканнар,—диде карт —Аларны кулга алуда легиончылар да катнашкан, имеш Хужанын гадәттән тыш хәбәрдарлыгы Шәмсир игътибарыннан читтә калмады —Әйе, булды андый хәл,—диде ул —Ләкин пулемет детальләрен урлаганда тотылган поляк эшчеләре белән бергә, аларга бу җинаятьне кылуда булышкан каравылчылар—ике татар легиончысы да атып үтерелде Поляклар моны беләме икән9 —Белә. —Сугыш вакытында гаеплегә жәза каты Алманнар өчен үз иминлекләре кыйммәт. —Җәза каты гына түгел, артык рәхимсез,—диде карт —Үз өендә үзе хуҗа була алмаган кешенең язмышы аяныч —Үз өеңнән еракта яшәү дә ансат түгел. Ярый ла сез монда күнегеп беткәнсез. —Күнектек шул. Полякларның безгә мөнәсәбәте москальләрнекен- нән нык аерыла. Динебезне тотуда да. үз милли җәмгыятьләребезне, хәтта, үз милли гаскәребезне булдыруда да тулы ирек куела. Безгә монда ышанып, хәтта хөрмәт белән карыйлар Польша хөкүмәте яна Мөһаҗирләргә дә һичбер ил күрсәтмәгән ярдәмне бирергә тырышты Исхакый әфәндегә «Милли юл» журналын чыгаруда матди ярдәмен кызганмады —Ә Сез Гаяз Исхакыйны таный илегезме9 —Әйе. Без Шәрекъне өйрәнү институты залында уздырылган тагар кичәләрендә, ара-тирә мәчеттә җомга намазларында очрашкалый идек Хөрмәтле язучыбыз Сез утырган урындыкта утырып, бервакыт бездә сыйланып та киткән иде — Ышанасы да килми!—диде Шәмсир, тан калып —Хөрмәтле Исхакый әфәнде Вәсиләнен Шәрекъ телләрен өйрәнмәвенә кәефсезләнә иде Аның бездә бер китабы да саклана ич. кызым9 Пани җинел генә урыныннан торып, күрше бүлмәдән бер кечкенә брошюра алып чыкты Язучынын 1938 елда Варшауда поляк телендә басылган «Идел-Урал* әсәре иде бу. Титул битендә авторнын Мөхәммәт әфәндегә атап язган багышлавы да бар иде. Шәмсир аны аеруча игътибар белән укыды —Гаҗәп!—диде ул. күнеле нечкәреп —Татар кайда тамыр җибәрмәгән дә кая килеп башын ормаган Ин мөшкел хәлендә дә кемлеген онытмаган ул. Мондый халык юкка чыга алмый, ул мәнге-мәңге яшәргә тиеш! —Исхакый әфәнде дә безгә шул хакта сөйләгән иде.—диде Вәсилә ханым —Безне һәрчак бергә булырга өндәгән иде Исәнме икән ул хәзер? — Исән Анын теләкләрен онытмасак. гомере озын булыр Шәмсир сәгатенә карап алды юлга чыгар вакыты якынлаша. Көтмәгәндә шулкадәр үз булып киткән кешеләрдән тиз генә аерыласы килмәгәнлектән. әле күп нәрсә, ин кирәге дә әйтелмәгән сыман тоелды ана. Бигрәк тә Вәсилә ханымга. Кайдан килгән аңа Себер күлләрен хәтерләткән зәңгәр күзләр? Себер карагайларыныкыдай зифа буй? Себергә юл ябык, ул инде Шәмсир өчен, ихтимал, мәңге ачылмас, андагы якыннарын, кадерлеләрен кочагына алып сөю түгел, зарыкканда да һич күрә алмас, «күз карашларым талганчы карыйсым калган икән», дип мондану, ихтимал бары моңлану гына көтә аны киләчәктә. Әмма үткәнне уйлап кына, аны сагынып кына яшәү—яшәү түгел, газаплы булса да, аны хәтердән җуярга кирәк, юкса тәмам тилереп бетәргә дә мөмкин. Үткәнне бөтенләй онытып бетерү барып чыкмас, ләкин кышкы суыкта куырылган үсемлек язын тамырыннан яңа яшь үсентеләр чыгарган кебек, ул да алдагы гомеренең чәчәкле һәм җимешле булуын кайгыртырга тиеш. Юлында Вәсилә кебек сылулар очраганда ым какмый китеп бару гөнаһ—бу очрашу Ходайның бер шәфкать күрсәтүе ләбаса аңа! Беркадәр кабатлау булса да, саубуллашыр алдыннан ул тагын Көнбатышка күчерүне телгә алды. —Русиядә илдәшләр сугышы вакытында аңа һичбер катнашы юк татарлар да күп харап булды,—диде ул.—Авылга аклар керсә, алар үзләренә ошамаган кешеләрне чүпләп алып җәзалады; кызыллар килсә—алар да үзләре дошман санаган җаннарны юк итте. Зирәгрәкләр исә алар кан коя башлаганчы ук илне ташлап китеп отты—тормышын гына түгел, бераз малын да саклап калды. Большевиклар белән фашистлар көрәше тагын да шәфкатьсезрәк, алар инде ниндидер татарны кызганып тормаячак. Без болай да аз. без болай да инде тарихи ватаныбыздан читтә. Шунда Вәсилә ханым: —Без хәзер тарихи ватан өчен яттыр инде,—диде. Татар телен җуйганбыз, Польшага исә үз иркебез белән күчеп килгәнбез. —Булмас,—диде Шәмсир.—Ватанны берәү дә үз ирке белән мәңгегә ташлап китми. Аны бу фаҗигагә илдәге канлы эчке көрәшләр, гаделсезлекләр, тормышына зур хәвефләр янау мәҗбүр итә. —Бәлки Сез хаклыдыр да, Польша безнең ата-бабаларыбызны әнә шулай хәвеф туган мәлдә үз кочагына алгандыр. Шунысы хак—бер кабул иткәч, ул инде безне беркайчан да артыксынмаган. —Тирегез-каныгыз белән поляк җирен ашлагачмы? Вәсилә ханым Шәмсирнең авырткан җиргә шырпы кыстыруын бөтенләй ишетмәгән шикелле дәвам итте: —Шунлыктан, хәле кыен чакта Польшаны ташлап китү безгә килешми. Тарихи ватанга булса, әле бер хәл. Әмма анда хәзер москальләр туй итә. Безне башка беркайда да көтмиләр сыман. —Дөньяда Төркия барлыгын да онытмыйк!—диде кәефе кырылган Шәмсир —Польша татарлары арасында кяферлектән туйган җаннар юкмыни? —Ил тыныч чакта Төркиягә китүчеләр булгалады, ләкин ата- бабалары телен оныткан кардәшләребез анда тамыр җибәрә алмый кире борылып кайттылар. Ни әйтсәң дә, без инде берничә гасыр эчендә мондагы шартларга ияләшеп беткәнбез, хәзер инде Шәрекъ гадәтләре һәм тәртипләре безгә ят шикелле. —Әмма, кызым, Төркиядә яшәп калучылар да бар,—диде Мөхәммәт әфәнде.—Аларнын кайберләрең Бәйрәши морза белә, шулай да очраштырырга иде Сезне аның белән. Бәлки, москальләр якынлашкач, Белосток ягында яшәгән кайбер кардәшләребез кебек, ул да Варшауга яки Познань ягына чигенергә уйлыйдыр? —Мин әле сезгә тагын кагылырмын, эзләп карагыз аны, зинһар, табылмасмы? Абау, минем китәр вакытым да җиткән икән, Вәсилә ханымга әйтәсе сүзләрем дә бетмәде югыйсә. Болай атап искәрткәч, пани Васи аны озата чыгарга мәҗбүр булды. Көн инде кичкә авышкан, шулай да урамда җылы, якты иде. Узгынчылар жинелчә киенгән, әмма алар әлләни күп түгел, урамда хәрбиләр генә еш күзгә чалына—Варшау фронт буе шәһәренә әйләнеп бара иде, күрәсен. Бу тәэсир шартлап жимерелгән-ишелгән. янган биналарга очраган саен көчәя бара иде Юлдашынын тирә-якны күзәтеп атлавын шәйләгән Вәсилә —Тиздән безгә дә тынычрак почмак эзләргә туры килмәгәе әле.— диде. —Ул чакта мин Сезне ничек эзләп табармын сон? —Ихтыяжы туармы икән9 Шәмсир туктап, юлдашын баштанаяк күздән кичерде, аннары һич тә икеләнмәгән төстә: —Ул инде туды,—диде —Бүгенге аңлашудан сон Сезнен ирегез тәгаен исән булса, мин бу сүзләрне әйтеп тә тормас идем —Ашыгып ялгыша күрмәгез! —Юк. ашыкмыйм, нәкъ вакытында гына әйтеп калырга телим. Шушындый сылунын минем милләттәшем булуы могҗиза түгелмени9 Минем мөмкин кадәр күбрәк татарны мәгънәсез кырылудан коткарасым килә, әмма шул афәттән беренче нәүбәттә Сезне йолып кала алсам, тагын да күңеллерәк булыр иде —Сезгә кем. нәрсә комачаулый сон9 Вәсилә аны үртәп елмая, димәк, юлдашы сүзләренә һич тә ачуланмый иде Моны тоеп кәефе күтәрелгән Шәмсир —Комачаулаучылар жирдә генә түгел, күктә дә бар. ахры,—диде.— Кыскасы, минем Сезне һич тә югалтасым килми Сез шуны анлап. белеп торсагыз иде —Шуннан сон нишләргә инде мина9 —Әгәр бу мәхшәрдән котылып чыгу юлын бергә эзли алмасак, дәһшәтле давыл тынгач табышыр өчен адресларыбызны алмашырга килешик —Нинди романтик тәкъдим Шулай да мин риза, рәхмәт! —Әйтик. Варшау. Вена. Париж почтамтларына бер-беребез исеменә хәбәр жибәреп торырга Берничә ел буе! — Мөмкин. —Димәк, вәгъдә. Менә хәзер инде мине бүтән озата бармасагыз да була. Мин әле салоныгызга бәлки тагын кагыла алырмын Бәйрәши әфәнде элемтәгә керсә һәм Сез берәр катгый нияткә килсәгез, хәбәр бирегез. Хәзергә адресымны өстәлегездә язып калдырдым Шәмсир Вәсиләнең кулын каты итеп кысты да тәвәккәл адымнар белән вокзалга таба атлап китте Борылып караса, ул пани Васинын әле бик озак аның ераклашуын күзәтеп торуын абайлаган булыр иде Ирләр төрле планнар кора, хатын-кыз йөрәгенә өмет очкыннары сала, чәчләрне чәчкә бәйли Әмма килә бер көн. аны шушылай тыныч кына озатып җибәрәсең дә башка күрешә алмыйсын! Вәсилә ханым мондый хәлнен тагын кабатлануын һич тә теләми иде. шуна күрә дә бу саубуллашу сүзләрен әйтмәскә тырышты. аршау хәрабәгә әйләнгән иде Иртәнге поездан килеп төшкән Шәмсир, шомлы күренешләргә күнегә алмыйча, болай булгач. Вәсилә ханым салонының да исән калуы икеле, дип бик пошынды Ул исә бүген нәкъ менә шунда Белосток ягыннан килергә тиешле Бәйрәшине көтеп алырга вәгъдәләшкән иде Кеше аркылы сүз куешканда әле бу салонның исән-аман саклануына исәп иткән иде Ләкин соңгы көннәрдә Варшау кабат бомбага тотыла башлады, бу юлы инде шәһәргә совет очкычлары ябырылды Дөрес, хәзер Бәйрәши белән очрашуның да мәгънәсе кимеде сыман—Шәмсир Көнбатышка күчерергә хыялланган Польша татарлары нигездә Белосток тирәсендә яшәгәнлектән, алар инде сонга калдылар, анда инде күптән совет гаскәрләре килеп керле бугай Һич югы Варшаулагыларны коткара В 116________ _ _______________________________________ теүФикь әйди алсалар гына инде. Әмма монда да тонык күкрәү авазлары ишетелә. Зенит пушкалары бик еш телгә килә, туплар өзлексез гөрселдәп тора. Кемнәр ата— анык кына белерлек тә түгел. Сорашыр иде—поляклар аны алман офицеры киемендә күреп, провакациядән хәвефләнәчәк һәм дәшмәячәк, алманнарга мөрәҗәгать итәр иде—алар да сәерсенеп, җиде бабасын аныкларга тотынулары ихтимал. Курыкканга куш, дигәндәй, обер-лейтенантнын йөз чалымнары, бигрәк тә әллә ни камил булмаган алманчасы белән өстәмә мәшәкатьләр чыгарырга мөмкин. Шәмсир адымнарын кызулатты. Урамнарда машина юллары җинелчә төзәтелгән, хәтта уртадан трамвай хәрәкәте дә ачылган, әмма тротуарлар, скверлар хәрабә хәлендә—балчык, таш-кирпеч өемнәре, ватык машина калдыклары ярылган, ишелгән диварларга сыланып ята. Очрашуга әле байтак вакыт бар, ашыкмаска да бик мөмкин иде. Трамвайга ул шуның өчен дә утырмады, әмма мәет чыккан йорт шикелле шомлы шәһәргә аяк басу аны дулкынландырганлыктан, тыныч кына атлый алмады. Бәлки, вәгъдәләшкән кешесе килеп җиткәнче Вәсилә ханым салонында, әгәр ул исән-имин икән, күнегелгән гадәте буенча, чәчен кыскартып, сакал-мыегын кырдырып иркәләнә-назлана торыр?.. Октябрь ахырындагы очрашулары әле кичә генә булган кебек хәтерендә. Ләкин Шәмсир кышкы Варшауның күңелгә салкын өрүен, шәһәрдә давыл алдыннан була торган тынлык хөкем сөрүен дә ачык тойды Хәрабәләргә күмелгән урамнарның әле кайчан гына күзләргә ямь биреп торуына да ышана алмассың—тиз арада дөньяның ничек шулай асты өскә килергә мөмкин? Хәер, нинди тылсым аркасындадыр, Мазовецкий урамына һичбер зыян салынмаган диләр. Ләкин Вәсилә ханым салоны анда түгел иде шул. Иртәнге сәгать ун тулганда Шәмсир хатта сүз куешкан урынга якынлашты. Варшауда снарядлар шартлый, бомбалар сызгыра, канонада шәһәр кырыеннан тоташ гөрелдәү рәвешендә яңгырап тарала иде. Урам чатыннан элемтә чыбыкларын сузып килүче телефончы ике алман солдаты, аның белән тигезләшкәч: —Һерр оберст, совет танклары фронт сызыгын өзгән,—дип «сәлам» бирделәр.—Сак булыгыз, поляк хәшәрәтләре баш күтәрмәгәе! —Беләм. Эшегезне дәвам итегез! Хәлбуки, ул әле фронт сызыгынын бүген дә Варшаудан ике йөз чакрымда узуына һәм анда каты сугышлар баруына исәп итә иде. Алман оборонасы кайчан өзелгән? Шәһәрне дошманга бирмәслек ышанычлы икенче саклану сызыгы әзерләнгәнме? Геббелснен гайрәт чәчүенә алданып, ваемсыз йөри торган заман түгел хәзер. Шәмсир ирексездән билендәге пистолетын капшап карады һәм адымын кызулата төште. Әмма бераздан нәкъ урам уртасында каккан казыктай туктап калды. Пани Васи салоны урынында аны таш-кирпеч өеме—яңа хәрабә генә көтеп тора иде. Аһ! Йөрәге кысылып куйды Шәмсирнең. Монда фаҗига сагалап тору ихтималын исеннән чыгармаса да, югалту кешене тетрәтә. Ул бит инде монда да үз кешесен булдыруына ышана башлаган иде. Һәм менә җепләр тагын өзелгән. Ул сәгатенә күз салганда, урамнан үзенә таба бер яшүсмер атлап килүен абайлады. Фетнәчегә охшамаган, коралы да юк шикелле. Шулай да Шәмсир бөтен уяулыгын туплап, үсмернең үзе белән тигезләшүен көтте. Юлаучының култыгына кыстырылган китап ымсындырды аны. —Пан офицерга Ницше әсәре кирәкмиме? —Сугыш кызганда нинди китап уку ди ул? Пароль сүзләре иде бу. Шәмсир карашын яшүсмердән алмастан, хәрабәгә таба баш изәп: —Бу йортларны кайчан җимерделәр?—диде. —Ике көн элек. —Исән калучылар бармы? —Пани Васинын авылдагы туганнарына киткән чагы булган. —Ә атасы? — Белмим Мин күршеләреннән генә сораштым, һәлак булучылар хәрабәләр астында ятадыр. Аларны казып чыгарыр мөмкинлек тә юк— шәһәр өзлексез бомбага тотыла. Яшүсмер Ницше китабын кулына алып, анын уртасына кыстырылган кәгазь кисәгенә ымлады. Шәмсир кәгазьне уч төбенә жәеп укыды— анда пани Васинын яна адресы язылган иде Шул чак урамнын аргы башыннан танклар гөрелтесе ишетелде, берничә минуттан алар үзләре дә күренде. Советныкылар! Шәмсир хәлнен бодай кискен начарлануына инде үзе күреп ышанырга мәжбүр калгач, яшүсмерне ашыктырды: —Сезнен бүтән әйтер сүзегез бармы сон? — Пан Бәйрәши кичә Варшауны ташлап китте, Сезнен белән килешенгән эшне үтәргә форсат калмавын белдерде. Мондагы татарлар кайсы кая таралышкан, бер өлеше бомбалар астында калып һәлак булган Шәһәрдә хәтәр. —Күреп торам. —Киләчәктә ул Сезнен белән пани Васи аша бәйләнешкә керергә тырышыр. Пани күченгән авыл Познань воеводалыгына карый —Аңладым, рәхмәт. Син дә татармы9 Әлеге яшүсмер, Шәмсиргә ышанып, нык тавыш белән: —Әйе!—дип раслады. —Минем белән бергә шәһәрдән китәргә теләмисенме9 —Рәхмәт, мин моннан китә алмыйм. Әнием белән сенлемне карыйсым бар. —Ярый, бирешмә энем. Сау бул! Шәмсир җитез генә күрше урамга ташланды һәм аннан узып барган трамвайга кузгалам дип торганда гына сикереп менде Караса, вагон тулы хәрбиләр, барысы да—Польша гаскәре киемендә! Алар кораллы СС офицерына аптырап төбәлгәч, Шәмсир дә эсселе-суыклы булып китте. Димәк, шәһәр алманнар кулыннан ычкынып бара. Секунды белән чарасын күрмәсә, аны кулга алачаклар! Ул, каушап калуын йөзенә чыгармаска тырышып, үзенә тасраеп карап торучыларга елмаеп, полякча эндәште: —Со паны хце? «Алман киемендәге поляк икән, үзебезнен шымчы!» Вагондагыларнын башына килгән беренче уй шул булды. Чын СС офицерының поляк солдатлары арасында үзен болай иркен тотуына, бигрәк тә полякча сөйләшә белүенә ышана алмый иде алар Шунлыктан, хәлне аңлаган төсле, баш кактылар Ул арада трамвай вокзал янына килеп туктады. Шәмсир күз ачып йомганчы вагоннан сикереп төште дә танкларга ышыкланып, саклау сызыгы барлыкка китергән һитлерчеләр тезмәсе арасыннан вокзал алды мәйданы буйлап йөгереп узды һәм төп бина аша елдам гына платформаларга таба юл ярды Анда исә— качаклар ташкыны Хәрбиләр, тынгысыз халык—һәммәсе Берлингә китәсе соңгы поездны штурмлап ята. Мәхшәр! Вагоннар шыгрым тулган. Алманнарга хас кырыс тәртип соңгы минутларда тәмам бозылган, совет танкларының шәһәргә бәреп керүе, бигрәк тә, аны чолгап алып, юлны өзеп ташлау ихтималы иң салкын канлы офицерларны да чыгырыннан чыгарган иде Шәмсир бу тамашага бер күз ташлау белән, котылу әмәлен дөрес чамалады— кырыс, кискен тавыш белән: — һерршафтен, контролле! Әфәнделәр, контроль!—дип кычкыра башлады СС офицеры кисме һәм боеручан кыяфәт тиешле тәэсирне ясады— кысылыша-кысылыша аңа юл бирделәр Ул кереп өлгергәч үк диярлек поезд да кузгалып китте, чөнки вагоннарда инде күптән буш урын калмаган, хәтта коридорларда аягүрә баручылар да. шушында эләгү аркасында хәтәр капкыннан котылулары өчен, үзләрен бәхетле санарга мәжбүр иле Монда утырып өлгерүенә Шәмсир дә сөенде, билгеле, әмма бу юлы да милләттәшләренә—Польша илдәшләренә булыша алмавына аеруча уфтанды Күчерергә иде аларны хәвефсезрәк җиргә—төрле мәмләкәт, төрле халык мәнфәгате өчен кырылмасын иде алар. Әмма бүген Ауропада хәвефсезрәк почмак калдымы сон? Швеция белән Швейцария дә үз иминлекләре өчен дер калтырап тора. Гомумән алганда исә. төрле җирдә миллионлап кырыла адәм баласы. Ватаным дип тә, милләтем дип тә кан түгәләр Бары без генә кеше арбасына утырганбыз да шуларга койрык булып йөрибез, дип уйлады Шәмсир. Мәгънәсез язмыш! Сәгать ярымнан Польша башкаласы Совет гаскәрләре һәм СССРда оештырылган Ләх хәрби корпусы кулына күчте, һитлерчеләр сугыша-сугыша яна саклану сызыгына чигенде. 1945 елнын 17 гыйнвары Икенче Дөнья сугышы тарихында әнә шундый эз калдырды. Хәер. Шәмсир әле бу көнне узган дип исәпләми иде. Варшауны дошманга калдыру да аның өчен тәмам җиңелүне аңлатмый. Алманиядә сугыша алырлык гаскәр әле һаман бик күп иде. Варшаудан бераз ераклашкач, дошман тырнагына килеп эләгү хәвефе бераз кимегәч, вагондагы сау- сәламәт хәрби алдагы стансаларда бик тиз коелып бетте—вагон шактый бушады, анда яралылар һәм госпиталь хезмәткәрләре, фронт кирәк-ярагын кайгыртып йөрүче әфәнделәр һәм алманнар белән тыгыз багланышта булган, башкалардан китеп бармаган очракта, больше-виклар НКВДсы тарафыннан җәзага тартылудан курыккан аз санлы поляклар гына калды. Хәзер инде һушларын җыярга өлгергән юлаучылар, вокзалдагы коточкыч ыгы-зыгы, вагонга керү өчен купкан этеш-төртеш, шау-шу, утлы табага салынган борчактай, үрлекырлы сикеренүләре өчен оялып, тынып калганнар иде. Паника дөрләткән өчен баштан сыйпа-маячакларын яхшы төшенгән хәрбиләр, гестапо шымчыларының һәр тарафта булуын онытмаганлыктан, СС киемендәге оберлейтенант Шәм-сиргә вагонга кергәч үк урын тәкъдим итәргә ашыктылар, әмма ул купелар бушый төшкәнче басып барды. Моны инде юлаучыларның байтагы хәерлегә юрамады. Идел-Урал һәм башка милли легионнар җирлегендә аеруча ышанычлы җаннардан түрек СС хәрби берлеге төзү фикере күптән туса да, бу ният нацистларга ошап җитмәгән иде. Ничек инде ул кичәге дошманнардан, җитмәсә, азиатлардан, чын арийлар гына хезмәт итәргә тиешле СС—Schutz StafTelHe, ягъни «саклану гаскәре»н тупларга мөмкин? Әйтерсең, СС һитлернен шәхси иминлеген кайгыртырга тиешле гвардия рәвешендә барлыкка китерелмәгән! Әмма Геббелс уздырган тоталь мобилизациядән сон да фронтлардагы югалтуларны каплап бетерү мөшкеллеге ачыклангач. 1944 ел ахырында фюрернен фикере үзгәрде. Сәяси СС бар—анысына чит дәүләт илдәшләрен, саф арий каныннан яралмаган бәндәләрне, әлбәттә, инде, якын да җибәрергә ярамый. Әмма алман штурм гаскәре үрнәгендә фронт хаҗәтенә махсус түрек ССын оештырып, нигә әле аны Совет гвардиячеләренә каршы тимер калкан итеп файдаланмаска? Ләкин бу эш чамасыз катлаулы, шанлы ССта хезмәт итәргә лаеклы хәрбиләрне эзләп табу бик кыен шөгыль булып чыкты. Түрек ССынын Алмания мәнфәгатьләре өчен утка керергә әзерлеген тәэмин итү өчен үгет-нәсихәт эшләрен аеруча ышанычлы затлар алып барырга тиеш. Геббелс белән әңгәмәдән сон Шәмсиргә зур өмет баглаулары билгеле булды—аңа беренчеләрдән СС киемен кию тәкъдим ителде. Беткән баш— беткән, дип. ул мона ризалыгын бирде Ватанга кайту юлы барыбер киселгән, бәлки ул яна сүрәтгә үзенә һәм милләттәшләренә болай күбрәк һәм яхшырак булыша алыр? Илдә кешечә иректә яшәргә большевиклар мөмкинлек бирмәгән икән, Шәмсиргә аларның дошманнары ягына кушылудан гайре юл калганмыни? Вагон бушый төшкәч, ул планшеттан карта чыгарып, Польшаның Познань воеводалыгын күздән кичерде—Вәсилә барып сыенган Турек шәһәрчегенең Варшау-Берлин чуен юлы буендагы Коло стансасыннан утыз чакрым чамасы көньяктарак урнашуын чамалады. Юл уңаенда диярлек, нигә әле эзләп тапмаска икән Вәсиләне? Фронтка алынганнан сон очраткан бердәнбер сөйкемле, күңеленә ут салган хатын-кыз ич ул. Инде Варшаудан бер купкан икән, бәлки Берлингә күчәргә дә риза булыр'’ Юкка гына көнбатышка таба кузгалып, яна адресын Шәмсиргә сәбәпсез генә хәбәр итәргә тәвәккәлләмәгәндер ич9 Коло стансасына поезд караңгылык куерганда гына килеп житте, әмма монда туктамады, йөрешен генә әкренәйтте. Шәмсир икеләнеп тормады, вагоны перронга тигезләшүгә елдам гына җиргә сикерде. Сөрлекте, ләкин егылмады, станса хезмәткәреннән хәрби комендатураның кайдалыгын белеште дә бик эшлекле төстә шунда юнәлде. Ниятен мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашырыр өчен транспорт һәм озата баручылар сорарга иде исәбе. Чынлыкта ана озата баручылар кирәкми, бары үзенә карата шик уятмас өчен генә мөрәҗәгать итәргә мәжбүр иде ул. Аның таныклыгы ышанычлы булуга карамастан, комендант —Автомобиль бирә алмыйм, һерр оберст, диде. Бензин юк. Кыенсынмасагыз, атка атланып бара аласыз. Ничә озатучы кирәк булыр? —Ике автоматчы җитәр. Ашыгыч кузгалырга кирәк, иртәгә иртән мин Берлингә кайтып өлгерергә тиешмен Юлдашлары Турекка бару юлы белән таныш булганлыктан. Шәмсир өяз шәһәрчегенә маҗарасыз гына барып житте. Киче суык түгел, юл такыр иде, ул күрешкәндә Вәсиләне ничек кочаклап алачагын һәм, бик каты сагынуын сиздерер өчен, үбеп тә куячагын күзаллап канатланды Ләкин очрашу алай ук тантаналы һәм җылы килеп чыкмады. СС офицерының ишек шакуы суда пешкән алмадай җыерчыклы йөзле хуҗаларны тәшвишкә төшерде Алар артыннан болдырда күренгән пани Васинын чакырылмаган кунак белән шактый үз итеп күрешүе һәм офицернын кемлеге хакында поляк телендә берике сүз белән аңлатуы тиздән һәммәсен тынычландырды, билгеле, ләкин инде шулкадәр кеше алдында Шәмсир очынып күрешә алмады. Автоматчылар тышта калды, кунак офицер исә милләттәше артыннан залга кереп утырды Хуҗалар аларны аулакта калдыруны хәерле санап, башка бүлмәгә кереп югалдылар. Шәмсир чишенеп тормады, гәүдәсе ябыга, күзләренең зәңгәре уңа төшкәндәй тоелган Вәсиләнең моңайган йөзеннән карашын алмастан: —Менә шулай, кайда да эзләп табам мин Сезне!—диде. —Рәхмәт. —Кайгыгызны уртаклашам Мин Варшаудан кайтып киләм, барын да күрдем. —Хәзер бер безнен өй генә түгел, бөтен Ләхстан хәрабә хәлендә. —Ярый әле үзегез бәлагә тарымаган. Аннары Варшаудан китеп тә дөрес эшләгәнсез. Монда, олы юлдан читтәге кечкенә шәһәрчектә, бәлки, хәвефсезрәк булыр. Хуҗаларыгыз кемнәр? — Иремнең коралдаш иптәше ата-аналары. Мин Белосток ягындагы кардәшләремнән аерылып калдым ич инде —Бер уйлаганда, бу әйбәт тә Анда китсәгез, яныгызга барып җитә алмас идем. Бу миңа тагын бер газап өстәгән булыр иде. Мин инде бик күпне югалттым. Сездән дә колак кагасым килми —Юл талчыктырдымы? —Борчылмагыз. Монда тартырга мемкинме? —Әйе. Вәсилә өстәлгә яшькелт пыяла көллек китереп куйды Җиделе лампа бүлмәне начар яктырта, әмма Шәмсиргә ут яктысы күзенә төшкән кадәрлессн караштырып утырырга җитәрлек иде. Ул сигаретын сүыра-суыра. күңеленнән панины ышандырырлык, үз тәкъдименә күндерерлек сүзләр сайлап әвараләнде. —Вәсилә, мин монда озак утыра алмыйм, иртәгә иртән Берлинга кайтып өлгерергә тиешмен. Чамалыйсындыр, фронт бик тиз монда да килеп җитәр Әгәр син шушында калсан. без мәңгегә аерылашачакбыз. Мин моны һич тә теләмим. —Син. фронт Берлинга барып җитмәс, дип уйлыйсынмы9 — Нишләп инде? Әгәр без бергә булсак, аннан да көнбагышкарак чигенү ягын кайгыртыр идек —Мин әле хәзер үк Польшаны ташлап китә алмыйм шул. —Ни өчен? —һаман шул бер сәбәп инде: ирем язмышын белмәгәнгә. —Минемчә. Польша бәйсезлеге өчен артык үҗәт көрәшкән татар офицерын 1936 елда ук йә һитлерчеләр, йә сталинчылар юк иткәндер. Исән калган булса, жиде ел эчендә бер-бер хәбәрен ишеттергән булыр иде. —Әгәр ул Себергә олактырылган булса? Аннары СССРда оештырылган поляк корпусына хезмәткә алынса? Совет зонасында калсам, бу тиз арада ачыкланачак ич инде. —Хыялый икән син,—диде Шәмсир, йөзенә моңаю чыгарып. —Җиде ел узган инде югалтуыңа, жиде ел! —Ул офицер—бердәнбер улымның атасы да әле. Улым да бүленеп, Белосток ягында калды. Шәмсир өметләренең сүнә баруын сизеп, сүздән язды. Вәсилә аның күңелсезләнүен тоеп: —Бәлки, син үзең монда калырсың?—диде —Фаразың дөрескә чыкса, мин тиздән бары синеке генә булачакмын. Төпчеген көллеккә басып сүндергәч, Шәмсир ачынган төстә: —Их, белмисен шул әле син НК.ВД сунарчыларын,—диде —Сугыштан соң Польшада алар хужа булачак һәм үзләре теләгәнчә кыланачак. Миндәйләрне тотып алып, башта утлы табада кыздырачак алар, аннары жиде кат жир астында черетәчәкләр. —Син шулкадәр гаеплемени? —Жаныкаем, мактауга гына лаеклыларны да ватан кайчак үгисетә. Туган илдә бәяләнмәгәнне исә чит илдә күтәреп алырга мөмкиннәр. Аңларга тиешсең ич инде син: бер үк хакыйкать берәүгә—бал да май, икенчегә— агу. —Мин радио тынлаштыргалыйм, Мәскәү Польшаның бәйсезлеген тануын белдерә ләбаса. Син полякча сөйләшә аласың, әгәр хәзер үк поляк паспортын да юнәтсәк? Минем фамилиямә дә күчсәң, эзеңне югалтачаксың ич инде, сиңа берәү дә кагыла алмас монда. — Юк, юк, бөтен кыяфәтем әллә кайдан ләх түгеллегемне кычкырып тора. Иң хәтәр юлга басмыйк, китик хәзер үк Берлингә. Еллар тынычлангач, бергәләп улыңны эзләп табарбыз. Вәсилә ханым, бу тәкъдимне кире каккандай, сүзсез генә башын чайкады. Бер мәл дәшми-тынмый утырдылар, аннары Шәмсир урыныннан торып, сердәшен кочагына алды. —Мин бүген соңгы күрешүебез булмагае, дип куркам,—диде ул.—Их, син, каласың лабаса ятларга, сылукаем! —Шулай инде, мин дә тиктомалдан ватанымны ташлап китә алмыйм. —«Ватанымны»? Кыз-зы-ык! —Ничә буын ата-бабам жәсәде шушында ята. Дөнья тынычлангач, хәлләр ачыклангач, бер-беребезне эзләп табышырга вәгъдәләштек түгелме? Ягъни ирем һәлак булган очракта, менә шушы өйдә... —Син Советларның чик буйларында нинди тимер пәрдәләр корачагын күзалламыйсын шул әле, кадерлем,—диде Шәмсир көенечле төстә,— Социалистик лагерьның төрмәдән аерылмаячагын исеңә дә кертмисен Шулай, син Варшауда тәмам панига әйләнеп беткәнсең. Нәрсәне күздә тотып тезде боларны кунак? Татарлыгы какшаганлыгын искәртепме, буржуаз илдә яшәгәнлектән, киләчәктә үзенә большевиклар тарафыннан янаган хәвефне төшенмәвен белдерепме? Вәсилә моны анлап җиткермәде, әмма Шәмсир суырып үпкәндә, һичбер каршылык күрсәтмәде. Төрле уйлардан башы катканлыктан, кунакның өметен акларга теләге дә. кодрәте дә җитмәвен тойганлыктан, хәлсезләнгән иде ул. Аннары, лампасын кулына алып, кунагын болдырга чаклы озата чыкты. Тышта буран күтәрелгән иде. Шәмсир, сәгатенә карап алгач, күрешүнең егерме минуттан артыкка сузылуын чамалап, юлдашларына юлга кузгалырга боерды Максатына ирешмәде, ләкин ул үзен тынычлан-дыра ала: киләчәген кайгыртыр өчен кулыннан килгәнне үтәде. Әйе. ватылган чынаякны жилем белән ябыштырып кына янарту кыен шул. Чыгырыннан чыккан кеше язмышын жайга салу исә бигрәк тә катлаулы эш. Ул шушы хакта уйлыйуйлый, тиешенчә ял итәргә өлгермәгән атын куды да куды. Баксан, дөрес ашыктырган икән Чөнки Турек шәһәрчеген-нән ун чакрымлап ераклашкач, урман ышыгындагы хутор турысыннан узганда аларга аттылар, берничә мылтыктан Төне дошманга нәкъ менә тозак корыр өчен генә килгән диярсен— буранда эзне яшерү бик ансат Җайдаклар ике автомат, бер пистолет белән коралланган иде. Ә партизаннар ничәү—монысын эт тә белми. Шушы хакта уйлап алуга. Шәмсир: —Туктамаска! Шнель!!—дип кенә кычкырды. Юлдашлары ике әйттермәде, камчыларын унга-сулга уйнатырга кереште һәм алар тиз арада хутор турысыннан ераклашты. Әмма мылтыктарный берничә тапкыр телгә килүе буран пәрдәсе аша Шәмсирнен иңбашына сәлам бирде. Хәтәр жирдән ераклашкач, алар атларыннан төште, чөнки койрыкта юрткан солдат—тоталь мобилизация җимеше. әле мыегы да тибеп чыгарга өлгермәгән егет хәтәррәк яраланган иде Яраларны ашык-пошык бәйләделәр дә, уяулыкларын югалтмыйча, алга томырылдылар Стансада Шәмсиргә дә тиешле медицина ярдәме күрсәттеләр, обер лейтенант Өченче Рейх мәнфәгатьләрен якларлык хәлдә, аның ярасы госпитальгә салырлык дәрәҗәдә түгел иде. Берлин поездына утыргач та ул Вәсилә һәм гомумән Польша татарлары хакында уйланып кайтты Әйе, алар да татар, ләкин берничә йөз ел дәвамында шул милләттәшләргә күпме ят кан кушылган. Аларны чолгап алган күпчелекнең гореф-гадәтләре, мәдәнияте дә сугарган аларны. Язмышларын кискен үзгәртер өчен. Шәмсир кебек читтән килеп, бер-ике сүз әйтү дә җитәр, дип өметләнү чамасыз беркатлылык, күрәсен Вәсиләгә үпкатәргә ярамый, ул иренә тугрылык саклавы белән мактауга гына лаек. Шәмсиргә инде насыйп ярны башка җирдән эзләргә туры килер Ләкин аңа чаклы үз башының исәниминлеген кайгыртасы бар шул әле Анысы да жинел эш түгел. Әйләнәсе, гүя. ут диңгезе, аның тәне—дары кантары. Хәтәр! ена сугыш яраларыннан әле һаман савыгып бетмәгән иде Көнчыгыш вокзал хәрабәләрен каштан агачлары куелыгы да каплап бетерә алмый. Әмма изге Стеван чиркәве манарасы, купшы, кин Ринг урамына аерым бер затлылык өстәп торган атаклы опера театры, ярты чакрымга сузылган Бельведер сарае, готика стилендәге башка купшы, затлы биналар исән, аларга караган саен карыйсы килә иде Кайчандыр матурлыгы белән дан казанган шәһәр әле дә зәңгәр Дунай тасмасы, аллы-гөлле көзге парклары белән күңелгә хозурлык бирерлек иде Тик Шәмсир шәһәрнең архитектурасын тамаша кылу белән мавыкмады—алдагы очрашу аны әсәрләндереп, хәтта күңеленә кату салып, дулкынлан-дырып тора иде Автобусларның төгәл расписание буенча йөргәнлеген белсә дә. ул очрашуга кичегүдән хәвефләнде Әмма анын пошынуы юкка булып чыкты—Венага вакытлы килеп җитте Эшләпә, кара күзлек кигән, кулына кара зонтик кына тоткан Шәмсирне паркта сәйран чигүче веналылардан аерырлык түгел иле Штадтспаркнын Штраус һәйкәле янында гадәттәгечә туристлар кайный һәйкәл алдында карт музыйкант аккордеонда композиторның атаклы вальсларын яңгырата, илгизәрләр аны сокланып тынлап тора иде. Якындагы эскәмияләр тамашачылар белән тулы Шәмсир тыштан тыныч күренсә дә. эчтән тынгысызланып, таныш ханымны тизрәк күреп алырга тырышты Үзен ансатрак танытыр өчен кара күзлеген кесәсенә сатып куйды Полякча сөйләшеп килгән туристлар төркеме күренгәч, чәчәк түтәлләре арасыннан һәйкәлгә якынрак килде Әмма ана танышын беренче күрү насыйп булмадыВ аңа озын аксыл плащ, эшләпәсенә әллә нинди ясалма чәчкә кадаган ханым арттан үзе килеп кагылды Шәмсир борылуга, ирененә бармак куеп, дәшмәскә кирәклеген ымлады. Пани Васи ишарәсе буенча, алар туристлар төркеменнән бераз читкәрәк кагылдылар. Бары шуннан сон гына ханым: —Менә мин инде бу!—дип елмайды. Шәмсир гаҗәпләнде дә, сокланды да. —Ун ел узмаган да кебек, син... сез һаман сылу, чибәр икән. —Рәхмәт Сез дә гаярь кавалер булып калгансыз. Тик мине генә оныттыгыз бугай. —Оныту мөмкин түгел иде. Әмма тимер пәрдә ихтыярга богау салды. Әле берничә ел элек, Австрия—Совет зонасына кергәндә, монда килүдән дә тыелырга туры килә иде Мин бит бу хакта теге чакта ук кисәттем. Син ышанмадың гына. —Хәтерлим. Син хаклы булып чыктын, мин киләчәкне башкача күзаллаган идем. Шәмсир пани Васины күздән кичереп, аның гәүдәсе бераз тулылана төшүенә игътибар итте. Зәңгәр күзләре бераз монсурак, коңгырт бөдрәләре элеккечә җилкәсенә төшкән икән. Чәчләре бер дә үзгәрмәгән сыман. Ул да вакыт-вакыт Шәмсиргә кызыксынулы карашларын ташлый, туктаусыз елмая: —Барыбер очраштык ич менә, исән кешеләр бер күрешми калмый. —Турист булып килдегезме? -Әйе. —Мине ничек таба алдың? —Таныш татарларым аша белдем. Аннары радиодан тавышынны да ишеттем. —Сезнекеләр ничек, исәннәрме? —Исән булсалар, мин монда килмәгән дә булыр идем. —Син төркемнән аерылып китә аласыңмы? —Беразга гына. Яки бөтенләйгә. Шәмсир пани Васины дөрес аңлады һәм күнеле актарылып, ни әйтергә белми, тынып калды /Чинары пани Васины култыклап, аллея буйлап парк түренә таба атлады. Узган еллар агышын хәтерләтеп саргайган яфраклар коела, алар Шәмсирнең сагышын тагын да куерта бара иде. Вак янгыр сибәләргә кереште, Шәмсир зонтигын ачып, юлдашын чатыр астына алды. Их, узган елларны да кайтарып, аларны шушы кадерле кешесе белән бергә уза алса икән ул! һич югы биш ел элегрәк очрашсалар икән... —Йә, үз хәлләреңне сөйлә инде,—диде Вәсилә.—Скандинавияне азат итә алмадың бугай, швед машинкасын да бүләк итмәдең. —Син хәзер башка эштәдер ич? —Әйе. —Ә мина ул чакта башкача сөйләнергә ярамый иде. Сугыш язмышны менгә түнтәрде. Кем генә булмадым мин.. —Мин сине бер тапкыр кинода күрдем. «Өйгә табан озын юл» фильмендә. Син тагын башка фильмнәрдә дә уйнадыңмы? -Юк. —Нигә? —Режиссер мина кияүгә чыгарга теләде. Мин өйләнергә җыенмадым Шуннан карьерам да өзелде. Пани Васи гаҗәпләнеп Шәмсиргә төбәлде: —Шундый кызыктыргыч перспективадан баш тарттыңмы? —Әйе Мин Варшаудан хәбәр көтә идем Пани Васиның йөзе яктырып китте. Ул Шәмсирнен терсәген кысып, ана сыланды: —Ә юллар ябык иде, мин хат язарга да курыктым. Алар Ринг урамы ягындагы буа буена килеп чыктылар. Монда да тыныч, буада үрдәкләр йөзеп йөри, берничә кызчык аларга ризык ташлап юана иде. Алар баш очында күгәрченнәр очып бөтерелә. Ринг урамында халык мыж килә, саф-саф тезелешеп машиналар чаба—Венада тормыш агымы елдан-ел җанлана бара иде —Берәр кафега кереп утырабызмы9 Пани Васи сәгатенә карады. —Безнен төркем паркта ярты сәгатьтән артык булмаячак. Без Бельведер сараена картиналар галереясенә барырга тиеш. Сүз өзелде. Язмышны үзгәртә торган тәкъдимне Шәмсир әйтергә тиеш иде. Әмма анын теле әйләнмәде. Менә бит сабырсызлык нинди хәлгә китереп куйды аны! Тик ул гына гаеплеме сон? Ул арала жил чыкты, буа өсте шадраланды. Күк йөзендә кургашын болытлар бөтен җилкәннәрен киереп йөзә башлады. Чебердек янгыр коя. каштаннардан күз яше кебек тамчылар тамарга тотынды Аяк астында юеш сары яфраклар кыштырдап. Шәмсирне шелтәли төсле тоелды Башын иеп. юлдашының телгә килүен көтеп атлаган пани Васи: —Юлга чыкканда синз сүзем шул кадәр күп иде кебек,—диде —Ә хәзер кайдан нәрсәне башларга да белмим —Мина хәзер берни әйтмәсән дә аңлашыла,—диде Шәмсир —Мин үзем ашыкканмын Өч ел элек кабат өйләндем Кызым бар Пани Васи анын кулын бушатты Күтәрелеп йөзенә карады: —Кемне сайлап алдын инде? —Ялгызлыктан арыган илем Минем үземне сайладылар Гал-гади бер алман хатынына тап булдым. Германиядә башка мөмкинлек табылмады —Менә монысын мин синнән һич тә көтмәгән идем. —Үзем лә Пани Васи күңелсезләнеп кире борылды Шәмсир аңа кулы белән кагылып: —Мин монда кичкә кадәр кала алам. Теләсәң, сурәт галереясенә бергә барырбыз. Әмма элек Мария Хильферштрасседагы кибетләргә кагылыйк, мин хәзер бай, истәлеккә сиңа ошаган берәр затлы бүләк алырмын,—диде —Рәхмәт! Безнен төркем күзенә чалынмавың хәерлерәк булыр, күзәтчеләребез уяу Юешләнгән пани Васи хәзер инде сулган гөлне хәтерләтә иде Шәмсир исә үзен аеруча уңайсыз хис итте, анын хәбәре юлдашыннан мәңгегә аера торган хөкем карары кебек булды. Ул, һәйкәлгә таба теләр-теләмәс кенә атлады. Тагын ун алым, тагын йөз алым, аннары мәңгегә аерылышу Штраус һәйкәле тирәсендәге туристлар төркеме таралмаган иде әле Карт музыйкант аккордеонда «Дунай дулкыннары»н яңгырата, вальс моңы бөтен тирә-якка жәелә иле. Кичен монда тынлы оркестр уйный, күктә йолдызлар кабынгач, паркта аеруча хозур, күңелле була, имеш Тик Шәмсир Венада калса да аннан артык ямь таба алмас иде Чөнки пани Васи, анын белән юньләп саубуллашып та тормастан, канаты каерылган коштай, күз алдында боегып һәм үз эченә бикләнеп, чыраен төмсәләндереп, салмак адымнар белән мыштым гына иптәшләренә барып кушылды. Сугыш күптән тәмамланган, әмма анын яралары Венаның көнбатыш вокзалында гына түгел, Шәмсир белән Вәсилә күңелендә дә мәнге сыкрап, кан елап торачак.