ТӘҮФИКЪ ӘЙДИ
Бу айда ана 60 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, юбилеена бер ай гына вакыт калгач. 2 апрельдә каты авырудан сон. талантлы каләмдәшебез, танылган язучы Тәүфикъ Әйди (Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинов) вафат булды. 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсенең Шатура районында туган Тәүфикъның балачагы, үсмер еллары Татарстанның Апае төбәгендә, Омск өлкәсенең Азов районында уза. Татарстанда—татар мәктәбендә, Себердә чакта казакъ мәктәпләрендә белем алып. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый ул. 1983-85 елларда Мәскәүдә югары әдәби курслар да тәмамлый. Гомумән. Тәүфикъ Әйди әдәбият мәйданына зур тормыш тәжрибәсе туплап, үз каләменең көченә ышанып һәм инанып килде. 80 еллар башында ул үзенең «Божра» исемле мажаралы детектив повесте, публицистик язмалары, халкыбызның күренекле галимнәре һәм сәнгать әһелләре турындагы мәкаләләре белән танылды. Тәүфикъ Әйди оста тәржемәче дә иде. Казакъчадан, башка төрки телләрдән ул күп кенә күренекле язучыларның чәчмә әсәрләрен тәржемә итте. Шул ук вакытта Тәүфикъ Әйди каләмдәшләре иҗатына гаять ихтирамлы, игътибарлы, таләпчән һәм теләктәшле иде. Нәкъ менә шушы сыйфаты ана озак еллар дәвамында «Казан утлары- кебек мәртәбәле әдәби журналның проза бүлеген җитәкләргә ярдәм итте дә. Үзгәртеп кору еллары башлануга ук журналда «Язгы ажаган» (М Хәсәнов). «Колыма хикәяләре» (И. Салахов). «Афәт» (Г Тавлин), «Балта кем кулында?» (А. Гыйләжев) кебек калын-калын. проблемалы һәм катлаулы язмышлы әсәрләр чыга башлаган икән, монда Тәүфикъ Әйдинең, һичшиксез, олы хезмәте—мөхәррирлек эшчәнлеге бар. Шул елларда үзенен дә «Елан угы» исемле күләмле романы, дистәләгән мәкалә-очерклары. юлъязмалары журналыбызда дөнья күрде. Дистә еллар буе Тәүфикъ Әйди күрше төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез тормышын өйрәнү белән эзлекле һәм нәтиҗәле шөгыльләнде. Молдавиядә яшәүче кардәшләребез—гагаузларның тормышы, рухи проблемалары турында беренче булып чаң сугучыларның берсе, аларга ана телендә газета чыгарырга ярдәм итүче нәкъ менә Тәүфикъ Әйди иде. Алманиядә. Төркиядә һәм башка күп кенә илләрдә яшәүче күренекле милләттәшләребез белән якыннан аралашып. Тәүфикъ Әйди алар тормышын язып-өйрәнеп кенә калмады, ә бәлки милләт яшәешенең күп төрле мәсьәләләрен күтәреп чыкты, уйландыэзләнде. Шул аралашулар-уйлануларның нәтиҗәсе булып, аның соңгы берничә ел эчендә үзе оештырган «Аваз» нәшриятында «Аһ. туган каумем газиз!». «Ожмах утравы». «Йөртә безне язмышлар». •Кардәшләр кочагында», «Иблискә ришвәт» һ. б. китаплары басылып чыкты. Тәүфикъ Әйдинең. бай тәжрибә туплаган язучы буларак, ижади дәрте көчле, планнары зурдан иде. Вакытсыз үлем һәммәбезне кайгыга салып, көтмәгәндә аны арабыздан тартып алды. Каләмдәшебезнең талантлы ижаты. күркәм йөз-кыяфәте безнен күңелләрдә калыр, хәтердә озак сакланыр. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе, «Казан утлары* журналы редакциясе.