Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХИ КУӘТ

Нурихан Фәттах иҗаты турында минем элегрәк тә язгалаганым бар иде. Башка авторларныц да мәкаләләре күренгәлөп тора. Ләкин шулай да әдипнең соңгырак елларда халык кулына килеп кергән әсәрләрен тәфсилле анализлаган хезмәтләрне очратмадым. Хәлбуки, әдипнең иҗаты бер вакытта да тукталып тормады. Нурихан Фәттах—бар сәләтен, белемен, рухи көчен әдәбиятка багышлаган талантлы язучыларыбызның берсе. Бирелеп, онытылып иҗат итүдән, даими киеренке уй хезмәтеннән ул чын ләззәт таба, тормышын мәгънәле, эчтәлекле итеп тоя. Әйтүенә караганда, язарга утыру сәгатен ул иң бәхетле мизгелләрдән саный. Язучы әдәби әсәрнең ил тормышында никадәр җитди, хөрмәтле урын биләвен тирән аңлый. Шунлыктан китап язуга, аның сыйфатына үтә җаваплы, таләпчән карый, аны халык эше, намус гамәле дип саный. Иҗатында ул чынбарлыкның мөһим якларына туктала, яшәешнең, инсан күңеленең яңа катламнарын актарып күрсәтә, тормышны, кешеләрне чын итеп, җанлы итеп гәүдәләндерә, әсәрләрен сәнгать камиллеге дәрәҗәсенә җиткереп эшкәртә. Бу мәгънәдә ул үзебезнең татар әдәбияты, рус һәм дөнья әдәбияты традицияләрен уңышлы дәвам иттерә. Шул ук вакытта туксанынчы елларда басылган әйберләре аның үзенең элегрәк чыккан әсәрләреннән дә нык кына аерылып тора. Биредә сүз әнә шулар хакында барачак. Илленче еллар узып, алтмышынчы еллар уртасы җиткәч, Н. Фәттах, заманга яраклашуны кирәксенмичә, аяусыз, кырыс реализм җирлегенә күчте, авыл чынбарлыгының гади кешегә рәхимсез мөнәсәбәтен бар булганынча сөйләп бирде. «Кичү» романы, «Кырык дүртнең май аенда« повесте әнә шундый рухта язылган иде. Дөрес, боларда да әдип үзенә бик таныш, якын булган, үзе кичергән, бәгыре, күңеле аркылы узган мәгыйшәткә туктала. Әдипнең күңеле ул хәятка бик тирән үтеп керә, язучы моңарчы тыелган, йөрәген сызлаткан якларга игътибар итә, шул хасияте белән әсәрләре укучыларны сискәндереп җибәрә. Фәрит ХАТИ ПОВ (1930)—идвбият ea.iu.ueһам тәнкыйтьче. фи.т югия фәннәре док торы. «кюият белеме буенча китаплар авторы Татарстан Янчылар fiepteee әгъзасы Казанда яши Н «Кичү»дә геройларның характеры көндәлек тормыш күренешендә ачыла. Биредә кырыгынчы еллар ахырында урта мәктәпне тәмамлап чыгучы яшьләрнең уй-хисләре, аеруча дулкынланган, хыял канатларында очкан чаклары сурәтләнә. Әсәр баш герой Габделхәйнең тирә-юньне ничек күрүенә, ни рәвешле кабул итүенә нигезләнеп хикәяләнә. Ул шагыйрь булырга хыяллана. Табигате белән бик нечкә, сизгер күңелле, ипле егет. Вакыйгалар барышында аның кәеф-халәте сизелер-сизелмәс йогынты тәэсирендә бик тиз үзгәреп, алмашынып тора. Ләкин әле ул җиһанга китапчарак карый, якты, бәхетле киләчәк турындагы вәгъдәләргә ихлас ышанып, өметләнеп яши. Шул ук вакытта тормышларының бер дә алга киткәне күренми. Киресенчә, фронтта үлеп калган әтисе өчен сугыш елларында аларның гаиләсенә пособие килеп торган. Ә җиңү яулангач, ул да туктатыла, кирәге беткәч, дәүләт аның өчен акча сарыф итәргә теләми. Инсан гомеренең бәясе әнә шундый. Ул бер тиен дә тормый. Тагын да мәрхәмәтсезрәк мохтаҗлыкны Габделхәй авылдагы дәү әтиләренә баргач күрә. Аның туганнары колхоз эшенә бер гаиләдән өч кеше йөри, печән чаба, шуларның өйләрендә ашарга ипиләре юк, иген үстерүчеләр ачлы-туклы гомер кичерәләр. Өстәвенә әле финагент сигезенче дистә белән бара торган картны чабата ясаган өчен налог түләтергә тели. Шуңа күрә ул, өлкән яшьтәге ил карты, нәтиҗә ясагандай «эшләү план белән, ашау гырам белән», дип әйтеп куя (Н. Фәттах. Кичү.—Казан: Татар, кит. нәшр., 1995, 200 б.) Алар инде хәзер басудагы иген торышына да битараф карый башлаганнар: «Ничек булса да, безгә буласы түгел,—ди Кәрим карт, Габделхәйнең бабасы.—Урак вакыты гына җитсен, килерләр дә ялмап та алырлар, бөртеген калдырмый алып китәрләр». Шулай итеп, егет күңелендә китап сүзләре белән тормыш фактлары арасында даими бәрелеш чыгып кына тора. Эчке конфликт яшәешнең күп кенә өлкәләрендә хасил була. Әйтик, рәсми документлар безнең илдә халыклар дуслыгының чәчәк атуы турында әйтә. Чынында исә «өлкән ага»ның гына бөеклеге раслана, татар халкының исә һәр адымда теле, мәдәнияте, мәгарифе кысрыклана. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Антонина Семеновна башкалар арасында үзен, бөек милләт вәкиле буларак, барлык татар укытучыларыннан өстенрәк, дәрәҗәлерәк дип белә. Бөеклек, өстенлек тойгысы аның канына сеңгән. Татарча берәр сүз ычкындырган коллегаларына ул ярсып, карчыга булып ташлана. Мәктәп директоры «Василий Михайлович» (Вәсби Муллаханович) та аның көен генә көйли, җан тырышып татарлыкны бетерергә омтыла, татар балаларына урысча укытуны гамәлгә кертә, тик катлаулы мәсьәләләрне төшендергәндә генә укытучылар аңлаешлы, якын татар теленә күчәләр. Директор киләчәктә немец теле дә, француз, инглиз теле дә булмас, тик бер тел—урыс теле генә торып калыр дип фараз кыла. Бу җәһәттән военкоматта эшләүче капитан Зверевның аң-белем, интеллект дәрәҗәсе гыйбрәтле. Ул мәктәптә берничә рус шагыйренең генә исемен ишетеп калган. Төркитатарларның исә инде моннан мең еллар элек үк язма поэзиясе булганлыгы, классик югарылыкка күтәрелгәнлеге турында ул белми һәм Габделхәйгә шундый сорау белән мөрәҗәгать итә: «Әнә Пушкин булган, Лермонтов булган. Шулай да, әйтегез әле, сезнең телдә, татар телендә шигырь язып буламыни?» Г. Тукай турында ишеткәч, ул шагыйрьнең исемен юри бозып, «Такой-сякой дигән кебек» дип мыскыллый. Бу романда район масштабындагы, ләкин ил сәясәте белән тоташкан шовинизмның конкрет күренешләре тасвир ителә. Автор моның һич тә абстракт күренеш кенә булмавын, бәлки турыдан- туры шәхес язмышына китереп сугуын күрсәтә. Борынгы милли китапларны, бәндә кальбенә бер дә зыян салмастай, «юаш» әсәрләрне: «Йосыф—Зөләйха», «Бүз егет», «Кисекбаш»ны саклаган өчен Габделхәйнең әтисе Котдусне кулга алалар, атарга хөкем итәләр. Соңыннан үлем җәзасы унбиш ел төрмә һәм гомерлек сөрген белән алыштырыла. Котдус, шуннан фронтка китеп, батырларча сугышып үлә. Габделхәйнең әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Көннәрдән бер көнне ул татар авылында «балалар бакчасындагы татар группасын ябачаклар» дигән хәбәр алып кайта. Алга бөтен аяусызлыгы белән (хәзер күпләргә таныш булган) эшсез калу куркынычы килеп баса. Милли телне кысрыклау, шулай итеп, рухи тормышка гына түгел, турыдан-туры кесәгә дә китереп суга, кешене юк итәргә тырыша. Кысрыклау сәясәтенең кәсафәте Габделхәйне дә читләтеп үтми. Урта мәктәпне тоташ «отлично»га төгәлләгән өчен аңа алтын медаль бирелергә тиеш була. Ләкин хакимият гади татар баласын андый дәрәҗә белән билгеләүне мәслихәт тапмый. Күренә ки, милли жәбер. кыерсыту мәсләге яшәешнең бик күп өлкәләрен иңләп ала икән. Медальнең тәтемәве генә Габделхәйнең университетка керү, белемен күтәрү хыялын сүндерә алмый, әлбәттә. Ләкин моңа ирешү юлында тагын, албасты, өрәк булып, мохтаҗлык, фәкыйрьлек басып тора. Әмма егет моның каршында аптырап калмый, эшләп, үз көнен үзе күреренә ышана. «Кичү»—төсләргә бай. күп бизәкле әсәр. Тормыш кыенлыклары, читенлекләре белән беррәттән анда яңа гына канат чыгарып килүче яшьләрнең үзләренә генә хас якты хисләре, моңсу-ләззәтле кичерешләре тасвирлана. Монда самими холык-фигыле. үзенчәлекле сөйләме, сылулыгы, чибәрлеге белән Былбыл әсәргә үзенә бер төрле нур сибеп, ямь биреп тора. Анда М. Әмирнең «Агыйдел»ендәге Артыкбикә чалымнары да. Ә. Еникинең «Туган туфрак» хикәясендәге Кларага тартымлык та бар кебек. Әсәрдә Габделхәйнең Былбылга үтә тыйнак, җылы мөнәсәбәте сурәтләнә, кызның да бу егеткә битараф булмаганлыгы сизелә. Тик шулай да мондагы мөнәсәбәтләр ягымлы елмаюдан, җылы караштан, бер-берсен юксынудан ары китми. Автор укучыга әнә шундый эчке халәтнең тыйнак гүзәллеген тойдырырга тырыша. Бу әсәрнең тәүге вариантын Н. Фәттах «Сезнеңчә ничек?» романыннан соң, әдип булып танылгач, 1956—63 елларда яза. Ләкин дөньяга чыгармый. Моны әдип үзе «Ул елларда бар нәрсәне буып торган милли террор һәм рәхимсез мохтаҗлык» белән аңлата. Ләкин сәбәп тагын да тирәндәрәк түгел микән? Бөтен рухы, стиле, әдәби сурәтләре белән моңарчы чыгып килгән шома әсәрләрдән кискен аерылып торуында, аларга контраст булуында түгел микән? Утыз елдан артыграк вакыт үткәч, тагын да күбрәк тәҗрибә туплагач, барыннан да бигрәк рухи хөрлек тугач, әдип кабат «Кичү»гә әйләнеп кайта, ике-өч ел буена аны эшкәртә һәм. ниһаять, укучы кулына тапшыра. «Кичү»не язудан туктаганнан соң Н. Фәттах «Кырык дүртнең май аенда» повестен иҗат итәргә керешә һәм аны «Артта калган юллар» исеме белән «Казан утлары»ның 1965 елгы уникенче санында бастырып та чыгара. Шуннан соң бу әсәр утыз ел чамасы китапка керә алмый ятты. Китап хәлендә ул «Кичү» романы белән бергә безнең көннәрдә. 1995 елда гына нәшер ителде. Биредә Хәмдиянең ачы язмышы бәян ителә. «Кырык дүртнең май аенда» аеруча киеренке сюжетлы әсәр. Ләкин монда ике яктагы тигез көчләр бәрелеше тасвирланмый. Асылда ул гаять зур. куәтле дәүләт аппаратының аерым шәхесне бөтен авырлыгы белән басып торуын, яньчү-изүен. һәлакәткә китерүен сурәтләүгә корылган. Бер караганда совет власте сөекле үз кызын, колхоз ударнигын хөрмәтләп, олылап кына торырга тиеш иде кебек. Чынында исә бөтенләй башкача килеп чыга. Аны Себергә урман кисәргә, торф чыгарырга җибәрәләр. Биредә ул тоткын хәлендә кала, аларның бараклары да төрмә өчен дип салынган була. Эшкә дә алар тоткыннар белән янәшә баралар. Шулай да Хәмдия норманы бер ярым, ике тапкырга үтәп килә. Шунда аның улы туа. Бу шартларда нарасыйны тик ач үлем генә көтә. Моңа юл куймас өчен Хәмдия яшь баласы белән үз иленә кайтып китәргә мәҗбүр була Ул еллардагы әдәби тәнкыйть социалистик реализм әдәбиятын саф килеш, кара бизәкләр кертмичә сакларга тырыша иде. Шуңа күрә әлеге әсәрдә тасвирланган күренешләр тулы дөреслек дип түгел, ә аның бер өлеше генә дип бәяләнде. Хәмдия гамәле турында күренекле тәнкыйтьче Р. Мостафин болай яза: «Кем белендер бәхәсләшергә, полемикага керергә теләү әсәрнең төп героен сайлаудан ук күренә. Әгәр Нәфисә—алдынгы бригадир, Миңлекамал -колхоз председателе, Сания шәһәр Советы председателе, икенче төрле әйткәндә, алар барысы да бмлгеле бер мәгънәдә башкалардан өстен торган, абруйлы, биләгән постлары белән үк мактаулы һәм хөрмәтле кешеләр булсалар, Н. Фәттах повестеның төп герое Хәмдия исә—иң гади бер колхозчы. Алай гына да түгел, ул качак, хезмәт фронтыннан качкан дезертир; шул чорның кырыс законнары буенча аны суд, төрмә көтә» (*Казан утлары». 1969, № 2). Бу мәсьәләгә беркадәр төгәллек, ачыклык кертү сорала. Әсәрдән аңлашылуынча, Хәмдияне алты айга җибәрәләр. Ярты ел эшләгәч, көчләп, мәҗбүри рәвештә тагы алты айга калдыралар. Анысын да тутыргач, сез монда сугыш беткәнче эшләячәксез, диләр. Шулай итеп, Хәмдия авырлы килеш, аннары күкрәк баласы белән алты ай урынына бер көн калдырмыйча ел ярым эшли. Әгәр аның бер ярым, икешәр норма үтәп баруын да исәпләсәң, аның мондагы эш стажы тагын да күбрәк булып чыга. Шуңа күрә, бу очракта дезертирлык турында гәп кузгатуга караганда, Хәмдиянең кушканны өч йөз процентка үтәве, дәүләт аппаратының сүзендә тормавы, өч тапкыр вәгъдәсен бозуы хакында сөйләү дөресрәк, урынлырак булыр иде. Аннары Хәмдия шул ук хезмәт фронтына кайта бит. Аның колхоз эшенә омтылышын, аны сагынуын автор поэтик күтәренкелек белән хикәяли. Алай гына да түгел: Хәмдия эш сорап колхоз рәисе хозурына бара. Эшнең теләсә кайсы төрен башкарырга, чәче белән җир себерергә риза булуы турында сөйли. Дөресен әйткәндә, фронт өчен икмәкнең әһәмияте утын белән торфныкыннан һич тә ким түгел иде. Ләкин мәсьәләнең әнә шул аеруча мөһим ягы искә алынмый, дәүләт аппараты аны чыннан да кулга алу хәстәрен генә күрә. Хәмдия, сабыен күтәреп, бу юлы туган йортыннан, авылыннан качып китәргә мәҗбүр була. Ләкин документсыз кая барасың? Хәмдия иң соңгы чарага ябыша: ичмасам балам исән калсын, ачтан үлмәсен дип, берәр мәрхәмәтле бәндә очравына өметләнеп, сабыен юл буендагы салам эскерте янында калдыра һәм якындагы урманга кереп китә: «Шомырт, чикләвек куаклары, килүчегә юл биреп, ботакларын аерып җибәрделәр. Карт чыршы, пошынып, сагышланып, әкрен генә шаулап алды. Ул да аңа үз яныннан юл бирде һәм, арттан куа-нитә калсалар дип, ботакларын сузып аны каплап калды». Әдәби җәмәгатьчелектә кайберәүләр «әсәргә яктырак төсләр өстәргә иде» дигән теләк белдерделәр. Н. Фәттах караңгыны яктырту, караны агарту юлы белән китмәде. Тик шулай да финалны беркадәр өметлерәк итеп тәмамлады. Ниндидер бер миһербанлы бәндә җае табылыр дип, ана белән баланы атына утыртып алып китә. Әлбәттә, журнал финалы да оста художник, психолог кулы белән язылган. Ләкин ул бөтен әсәрнең кырыс стиленнән кискен аерылып тора, сюжетның логикасына берекми. Кара җирлектәге ак ямаулык кебек, аның цензура күзен томалау өчен генә вакытлыча теркәп куелганлыгы ачык сизелеп тора. Китап вариантында Хәмдия баласын югалту хәсрәтеннән акылыннан шаша, туган колхозының салам эскерте куенында мәңгегә тынып кала. Ә бит ул туган авылына якты хыяллар белән кайткан иде. Әмма аны соңгы чиккә җиткән хәерчелек, кайгылы хәбәрләр көтеп тора. Хәмдиянең әтисе белән абыйсы фронтта үлгән, җиңгәсен бер кесә яшел кузак алып кайткан өчен төрмәгә ябып куйганнар, үзе үстергән шул бер кесә борчак өчен әйберләрен дә конфискацияләгәннәр. Хәмдиянең фронтта яраланган энесенең аягын кискәннәр. Әнә шул фронтовик гаиләсенә, әнисе Камиләттәйгә, идарәгә барып сорагач, бер умачлык он бирмичә кайтарып җибәрәләр. Гаилә, кәҗә-сарыклар кебек, элмә кабыгы ашарга керешә. Шул ук вакытта Камиләттәйне, ачлыктан хәлсезләнгән карчыкны, баруы-кайтуы уналты километр җирдән күтәреп егерме кило чәчү орлыгы алып кайтырга җибәрәләр. Өстәвенә әле көймәчегә түләү өчен ике сум акча да алырга кушалар. Бригадир Факия болай ди: «Кичәгенәк Яңавылдан хәбәр алынды: бер көн эчендә ташып бетерергә дигәннәр. Хөкүмәткә рәхмәт инде, иптәш Сталинга—ул бирмәсә каян алырыең бу вакытта?!» Камиләттәй бу сәфәрдән ярым үлек хәлдә кайтып егыла. Әсәрнең сурәтле төс-бизәкләрендә аеруча контрастлылык күзгә чагыла. Авылдан качып киткәч, Хәмдия туган ягына, тирә-юненә текәлеп, сокланып карый: «юк, беркайда да җирнең өсте мондагыдай гүзәл, мондагыдай якын түгел» дип уйлый ул. Әнә шушы якты фонда эшлекле, гадел, күндәм кешеләрнең, инсафлы, сабыр колхозчыларның кара язмышы хикәяләнә. Биредә бер Хәмдиянең генә түгел, бөтен бер гаиләнең фаҗигасе, бәхетсезлеге тасвирлана. Бу дәрәҗәдәге кырыс реализм безнең әдәбиятта булса шул Г. Ибраһимовның 1921 елгы ачлыкны сурәтләгән «Адәмнәр»ендә, М. Гафуриның •Ачлык тырнагында» поэмасында булгандыр. Хәтта илдән читтә яшәп ирекле рәвештә иҗат иткән Г. Исхакыйда да совет чынбарлыгыннан алынган андый җан өшеткеч күренешләрне очратмыйбыз. Ул бәлки халыкның шундый хәлен белеп тә җиткермәгәндер. Совет чоры әдәбият белемендә «фаҗигале ситуацияләр тик антагонистик җәмгыятьләрдә яки социализм өчен көрәш барышында гына булалар, социализм чынбарлыгына алар хас түгел», дип раслана иде. Н. Фәттах исә трагедиянең нәкъ менә социалистик җәмгыять эчендәгесен чагылдырды, һәм моны очраклы хәл дип тә әйтеп булмый. 1978 елда Н. Фәттах «язучы хезмәте искиткеч батырлык һәм кыюлык таләп итә. Язучыга батырлык даими рәвештә кирәк!» (Н. Фәттах. Яшь язучы белән әңгәмә. Идел, 1978. №9) дип язып чыккан иде. Монда ул барыннан да бигрәк рухи батырлыкны күздә тота. Повесть үтә тыгыз, җыйнак бизәкләр, тирән мәгънәле сурәтләр белән тукылган. Кол хәлендә тормыш кичергән Хәмдия Себердә туган улына «Ирек» исеме куша. Автор бер җирдә дә моның мәгънәсен, азатлыкка омтылышны шәрехләп тормый. Асылда бу исем үкенечле, бәхетсез язмышка ирония кебегрәк яңгырый. Китап вариантында атлы кеше, кобуралы начальник, кибәк өстендә яткан биләүдәге сабый янында тукталып кала, аны танырга тели, «итек очы белән аңа төртеп» карый. Әнә шул тышкы хәрәкәт аның эчке рухын, ниндирәк кеше булуын ачык төсмерләтә. Җитмешенче елларда Н. Фәттах «Итил суы ака торур». «Сызгыра торган уклар» романнарын һәм «Кол Гали» трагедиясен язган иде. Ә инде туксанынчы елларда ул тарихның тагын да тирәнрәк катламнарына кереп чумды. Бу юлы инде фактларны кешелек тарихының күз җитмәстәй иң ерак төпкелләреннән мул чумырып алган, киң колачлы «Шәҗәрә» исемле тарихи лингвистик хезмәт язды (Н. Фәттах. Шәҗәрә — Казан: Татар, кит. нәшр.. 1990.— 325 б.). Ул монда телләрнең килеп чыгышын, үзара бәйләнешен, таралышын өр-яңа ысул белән тикшерә һәм, шуның нәтиҗәләренә таянып, төрки халыкларының борынгы кешелек цивилизациясендәге урынын билгели, күченүләрне аңлатуда үз концепциясен тәкъдим итә. Китапны язуга ул ун еллык киеренке хезмәт багышлады. Автор бу эзләнүләрне милли инкыйразга, йотылуга, бетүгә каршы юнәлгән көрәш дип атады. Бу көрәш гыйльми батырлыкта, акыл куәтендә үзенең гәүдәләнешен таба, нәтиҗәсен бирә. Шуның белән бергә авторга җәмгыятьтәге куркаклык психологиясе, ул-бу булмагае дип кан калтырап тору халәте белән дә бәрелешергә туры килде. «Шәҗәрә»не автор 1982 елда тәмамлады. Китап булып исә ул сигез елдан соң, 1990 елда гына чыкты. Автор әле моның белән генә дә тукталып калмады. Хезмәтнең тагын да масштаблырак, тулырак русча вариантын язуга кереште. Шулай итеп, «Шәҗәрә»нең татарча-русча ике басмасын әзерләүгә, бастыру өчен көрәшүгә Н. Фәттах чирек гасыр гомерен багышлады. Хәзер бу капиталь хезмәтне инглиз, төрек теленә тәрҗемә итеп чыгару, аның белән киңрәк даирәне таныштыру бурычы тора. Бу китаптагы караш үзгәлеге нәрсәдән гыйбарәт соң? Хәзер киң таралган рәсми фән раслаганча, иң элек янәсе «һинд-европа» халыклары барлыкка килгән, алар имеш аңлырак, мәдәнирәк булганнар, ә башка халыклар, шул исәптән «алтай» кабиләләре, төркиләр исә барлык башка кавемнәрдән соңрак формалашкан, «артта калган» булып чыга аларча. Моның шулаймы, түгелме икәнлеген ачыклау өчен Н. Фәттах иң әүвәл кешеләрнең сөйләшә башлау тарихын, авазларның, сүзләрнең, телләрнең, алфавитларның килеп чыгышын тикшерергә керешә. Ул «барлык телләр өчен дә кануннар бертөрле» дигән карашка нигезләнеп эш итә. Бер тел өчен—бер закон, икенчесе өчен—бүтән закон була алмый. Хезмәтнең икенче бүлеге Фест дисбесен ничек укуга багышланган. Түгәрәк такта рәвешендәге ул дисбе 1908 елның 3 июлендә, Крит утравындагы Фест шәһәре янында, борынгы сарай калдыкларын казыганда табыла. Ул моннан ким дигәндә 3700 еллар элек барлыкка килгән дип уйланыла. Кызыл балчыктан изеп җәелгән бу түгәрәкнен ике ягына да, ребус шикелле, кеше, кош, балык, балта, ишкәк, көймә, калкан, кувшин, тун, сарык башы, ими, шөшле рәсемнәре төшерелгән. Җәмгысе кырык биш төрдәге 242 рәсем бар. Алар кызыл балчыкка агач яки металл штамплар басу ярдәмендә төшерелгән. Бу рәсемнәрне дөньяда штамп белән басылган иң беренче язу үрнәге дип саныйлар. Туксан ел эчендә аның турында дистәләрчә хезмәт басылган. Йөзләгән галим аны укырга тырышып караган. Ләкин дисбе үзенең серен ачарга теләмәгән. Чөнки аның нинди телдә язылуы билгеле түгел. Аны грекча, семитча, баск, луви, «һинд- европа» телләрендә укымакчы булганнар. Н. Фәттах аны төрки телдә язылган булырга ошый дип фараз итә. һәм дисбедәге рәсемнәрне төрки сүзләре белән атап чыга. Әйтик, кеше башы белән калкан янәшәлеген «алыб» дип укый. Шул сүзләрнең баш хәрефләрен бергә тезгәч, дисбедә басылган сүз килеп чыга. Мәсәлән, беренче шакмактагы билгеләрдән «антым» кәлимәсе барлыкка килә. Тулаем бу дисбе борынгы гыйбадәтханәдә хәер-сәдака биргәндә, кайбер бүтән дини йолаларны башкарганда кулланылган дога булырга тиеш дип саный. Аның фикеренчә, сәдака бирүче зат мифик ата-бабаларына, якын туганнарына, аллаларга мөрәҗәгать итә, корбанның, сәдаканың кемнәргә багышланганын белдерә, мәрхүмнәргә оҗмах, исәннәргә—акыл тели. Ошбу дисбе хәзер дә киң таралган тәсбих вазифасын үтәгән булса кирәк. Бер үк вакытта әлеге исем- атамаларда Крит чоры төркиләренең тормыш-көнкүреше дә чагыла (диңгездә йөзү, мал асрау, тире иләү, ук-җәя, калкан, балта, тарак ясау һ. б.). Аеруча мөһиме, әлбәттә, борынгы дисбенең төркичә язылганлыгын ачыклау, аны шушы телдә укып чыгу. Сорау туа: моны язган төркиләр Крит утравына каян килеп чыкканнар соң? Беркайдан да түгел. Н. Фәттах раславынча, алар башка халыклар белән бергә бик борынгы заманнардан бирле шушында яшәгәннәр, югары цивилизациягә ирешкәннәр. Археологик ачышлар раслаганча, бөек Крит мәдәнияте борынгы дөньяның цивилизация үзәкләре Шумер һәм Мисыр белән бер үк вакытта диярлек барлыкка килгән һәм бер үк гасырларда яшәгән. Крит утравындагы бөек мәмләкәт үтә көчле вулкан атылуы нәтиҗәсендә моннан 3500 еллар чамасы элек һәлак була. Әлеге вулкан көле астында мәет калдыклары табылмый,—кешеләр вулкан атылганчы качып котылганнар булса кирәк. Антик чор галимнәре Геродот, Платон, Плутарх та Греция территориясендә грекларга кадәр башка халыклар яшәгәнлеге хакында язалар. Грек мифларында сөйләнгәнчә һәм грек язучылары раслаганча, борынгы грекларның тәүге шәһәрләрен Криттан күченеп килгән кешеләр салганнар, беренче дәүләтләрен оештырганнар. Геродот раславынча, дәүләт төзелешендәге яңалыклар Криттан күчереп алынган булган. Грекларның күп кенә аллалары, мифик геройлары да Крит заманында уйлап чыгарылганнар. Грек дине Крит кешеләренең дине тәэсирендә көчәеп киткән. Н. Фәттах Крит утравында төркиләр дә яшәгәнлеген раслый һәм моны грек теленә бик күп төрки сүзләренең үтеп керү факты белән нигезли, моңарчы грекныкы, латинныкы дип йөртелгән байтак сүзләрнең төрки сүзләр булуын дәлилли. Ул, мәсәлән, Басилевс (Василий) сүзенең килеп чыгышын болай аңлата: бас—баш; эй—өй. Димәк, Басилей—өй, йорт башы, хуҗасы, хакиме була. Уртаклык шулай ук Алла исемнәрендә (Аполлон, Афина, Зевс, Пан, Гея), язма чыганакларда сакланган кабилә атамаларында, йола, гореф-гадәттә (карга боткасы пешерү), Гомер дастаннарында урын алган татар исемнәрендә (Гали, Галия, Фирүзә, Фәрит, Сәлмән, Әсән һ. б.), бу поэмаларның сюжетында, этнография, мифология, фольклорда, тышкы киемдә, баш, йөз төзелешендә чагыла. Н. Фәттах шулай ук борынгы Урта диңгез илләре белән хәзерге татарлар яши торган җирләрдәге топонимия уртаклыгын күрсәткән бик күп мисаллар китерә. Туфан калкып бөтен нәрсәнең асты өскә килгәннән соң Крит, Мисыр, Кече Азия кешеләре иминрәк, тынычрак җирләргә, Алтай якларына күченәләр, югары дәрәҗәгә ирешкән дәүләт системасы төзиләр, мәдәниятен үстерәләр. Алар монда элекке ватаннары Кече Азия, Төньяк Африка һәм Урта диңгез буендагы утрак дәүләтләрнең меңәр еллык тәҗрибәсен. дини идеологиясен, һөнәргә осталыгын алып киләләр. Монголия. Кытай тирәләрендәге сөннәрнең дәүләт төзелешендә, мәдәниятендә КритАтлантида, Мисыр дәүләт төзелеше һәм культурасы тулы чагылыш таба. Сөннәр көнкүрешендә күчмә тормыш шартларында да элеккеге утрак яшәешнең билгеләре саклана. «Сызгыра торган уклар» да әнә шул Көнбатыштан күчкән халыкның хәяты сурәтләнә. Борынгы тарихның кайтавазы хәзерге татарлар сөйләмендә дә ишетелә. Безнең телдә «кызыл кар яугач» дигән әйтем бар. Ләкин Алтай, Идел-Урал төбәкләрендә беркайчан да вулкан атмаган, кызыл кар яумаган. Мондый сүзләр Атлантидадагы вулкан атылу күренешенең халык күңелендә саклануы нәтиҗәсендә әлегәчә җанлы телдә яши дип әйтергә була. Бу хакта уйланып утырганда күз алдына кызык кына бер күренеш килеп баса. Авыл кешеләре яхшы белә: кәҗә бәтиләре гадәттә сәкегә, мич башына, кучкарга сикерүчән була, кайчак хәтта, мичкә кереп, йоннарын да көйдереп төшкәлиләр. Җәен малның бу төре—кәҗә халкы—тау битләрендә чемченеп, утлап йөрүне хозуррак күрә. Нилектән бу? Чөнки аның кыргый бабалары тау-таш, кыялар арасында көн күргән. Гәрчә кулга ияләштерелгән- нән соң инде берничә мең ел үтсә дә, әнә шул яшәеш рәвеше аларның канында, геннарында сакланып калган, үз-үзләрен тотышында, гамәлләрендә әле хәзер дә күпмедер дәрәҗәдә сиздерә киләләр. Әгәр дә хайван табигатендә тормыш шартлары белән бәйле сыйфатлар, гадәткыланышлар шулай озак яши икән, халык хәтерендә тәҗрибә, акылның бүгенге көннәргә килеп җитүе гаҗәпмени? Крит мәдәниятенең йогынтысы хәзерге халыкларның алфавит элементларында да чагыла. Мәсәлән, Фест дисбесендәге дулкынлы өч сызык гарәп, шумер, мисыр һ. б. язу системаларында с, ш хәрефләрен белдерә, ишкәк, сайка, җәя рәсемнәре борынгы мисыр язуында да очрый. Грек, латин алфавитларындагы Б(В), М, J, Т, N, S хәрефләре дә дисбедәге билгеләрдән, төрки сүзләрдән күчерелгән. Дисбенең беренче шакмагындагы «А» хәрефенең аталышын Н. Фәттах, күреп үткәнчә, «алаб» дип укый. Моннан соң Көнбатыш семит алфавиты, аның йогынтысында грек, гарәп язу системалары барлыкка килә. Аларның һәммәсендә дә әлеге «А» хәрефе дисбедәгечә атала: семит әлифбасында ул— «алеф». грекныкында—«альфа», гарәптә—«әлиф» дип йөртелә. Бу факт үзе генә дә дисбедәге билгенең дөрес укылганлыгын, рәсемнәрнең төрки сүзләрне аңлатуын дәлилли. Латин, гарәп алфавитларындагы кайбер башка хәрефләрнең дә исеме хәзерге вакытта безгә бик таныш булган төрки сүзләр белән атап йөртелә. Тарихтан билгеле булганча, б. э. к., VIII йөзләрдә аренага римлылар килеп чыга һәм Урта диңгез буе халыклары арасында, хәтта бөтен дөньяда иң көчле һәм югары культуралы җәмгыять төзүгә ирешә. Бу дәүләтне ныгытуда, үстерүдә төп өч халык: этрусклар, латиннар һәм ... сабалар катнаша. Саба турындагы мәгълүматлар башлыча грек-латин телле истәлекләрдә сакланып калган. Ул Библиядә дә телгә алына. Алардан сабаларның борынгы дәвердә иң куәтле, иң атаклы халыкларның берсе булганлыгы беленә. Шул ук саба исеме безнең якларда да очрый. Татарстанда Саба авыллары. Саба елгасы, Саба районы бар. Бу сүз. күрәсең, халык хәтерендә бик борынгыдан сакланып калган, күченгәч тә кабилә үз исемен саклаган. Моннан тыш борынгы сабалар өлкәсендә Мангела, Мутуска. Нерсы. Нурсия дигән шәһәрләр булган. Алар хәзерге Мәндил, Мәмдәл. Мәтәскә, Нырсы. Нурсия дигән авыл, елга, кеше исемнәренә туры килә. Мәтәскә, Нырсы авыллары хәзерге Саба районына урнашкан. Әнә шуларга һәм тагын башка күп кенә фактларга нигезләнеп Н. Фәттах борынгы Рим дәүләтендәге сабалар төрки кабиләләр булган дигән нәтиҗәгә килә. Ул сабалар белән бергә яшәгән латиннарның телендә дә бик күп төрки сүзләр таба, илле мең лексик берәмлекнең өч меңнән артыгы төрки һәм төркигә охшаш дигән фикер әйтә, шулерның мисалларын китерә. Борынгы дәвердә тагын Африкада. Нил елгасы буенда Мисыр цивилизациясе барлыкка килгән. Анда кеше моннан 200 мең еллар элек яши башлаган дип исәпләнә. Ун мен, еллар элек анда сазлы җирләрне үзләштереп иген игә, мал асрый башлаганнар. Ьөнәрчелек, төзелеш, фән, әдәбият-сәнгать югары үсешкә ирешә. Н. Фәттах, уртаклык мисалларына таянып, Мисырда төрки телле халыклар да яшәгән дигән фикер әйтә. Мәсәлән, Нил буендагы күлне һәм Татарстандагы Минзәлә елгасын, Минзәлә шәһәрен искә төшерергә була. Автор безнең, телгә гарәптән кергән дип уйланылган бик күп сүзләрнең үз сүзләребез булуын исбатлый. Уртаклык этнография, йолаларда да күренә. Мәсәлән, борынгы мисырлылардагы кебек, безнең кавемдә дә бик ерак заманнардан бирле сөннәткә утырту йоласы булган. Мисырлылар да, төркиләр дә дуңгыз асрамаганнар, аның итен ашамаганнар. Безнең эра башларында халыклар, шул исәптән Алтай төркиләре Көнчыгыштан элекке ватаннары ягына, Көнбатышка таба күчкәннәр. Н. Фәттах тел күренешләренә еш кына гадәти булмаган яктан якын килә, көтелмәгән нәтиҗәләр ясый. Ләкин алар ифрат күпсанлы реаль фактларга нигезләнә. Кабилә, халык, дәүләтләр тарихы, мифология, йола турында сүз барганда ул борынгы һәм хәзерге абруйлы галимнәрнең фикерләренә таяна. Ул яңа карашның җиңел генә кабул ителмәвен, кире кагылу, бәхәсләр кузгату ихтималын яхшы белеп эш итә. Шуңа күрә үзенең концепциясен ныклы нигезгә корырга тырыша. Хезмәт күпсанлы мисалларга таянып дәлилләү, исбатлау рәвешендә язылган. Н. Фәттах йөзләрчә телләргә мөрәҗәгать итә. Китапта югары гыйльми культура күзгә ташлана. Лексик берәмлекләрнең мәгънәсен ачуда, этимологиясен юллауда фәнни чыганаклар белән беррәттән борынгы халыкларның дини карашлары, гореф-гадәтләре, мифлары да дәлил буларак файдаланыла. Шул ук вакытта бу җитди, төпле фәнни хезмәтнең сүз остасы, әдип тарафыннан язылганлыгы да сизелеп тора. Тел, тарих күренешләре җиңел аңлаешлы гади формада, детектив әсәрләрдәге кебек, мавыктыргыч шәкелдә бәян ителә. Бер хезмәт, әлбәттә, бөтен сорауларга да тулы җавап биреп бетермәскә, кайбер аңлатмалар бәхәсле тоелырга мөмкин. Фән үсеше өчен бу—табигый хәл. Ләкин аны бөтенләй читләтеп үтү, күрмәмешкә салышу мөмкин түгел. Фәндә гипотезаның әһәмияте чиксез зур. Ярты гасырлык иҗат дәверендә Н. Фәттах безнең әдәбиятта үзенә хөрмәтле урын яулап алды, күп кенә әсәрләрендә кеше кулы тимәгән өлкәләргә барып керде, мәгыйшәтнең яңа якларын ачты, сурәтле фикерләү культурасын үстерүгә, аны дөнья классикасы дәрәҗәсенә җиткерүгә зур өлеш кертте. Ул бер шәхес эшчәнлегендә, Н. Исәнбәт кебек, әдәби талант белән гыйльми сәләтнең бергә кушыла алуын уңышлы раслады. 1998 елда Татарстан Президенты указы белән аңа хаклы рәвештә «Татарстанның халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелде.