Логотип Казан Утлары
Публицистика

РОССИЯ ПРЕЗИДЕНТЫНА ХАТ

2001 елның 21 сентябрендә рус полкларының 1380 елда Куликово кырында монгол-татар гаскәрләрен җиңүен кайбер даирәләрнең бәйрәм итәргә җыенуы уңаеннан Мәскәүдәге Асадуллаев йортында үткәрелгән «Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинга ачык хат кабул итте. Анда болай диелә: «Президент әфәнде! «Түгәрәк өстәл»дә Бөек Ватан сугышы ветераннары, генераллар һәм рядовойлар, фән докторлары, академиклар һәм Мәскәү шәһәрендәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. «Түгәрәк өстәл-не «Ватан» халык- демократик партиясе әзерләде һәм үткәрде. Без Россия Федерациясе Оборона министрлыгының патриотик тәрбия «битлеге» астында җәмгыятьне таркатуына һәм милләтләр арасында дошманлык таратуына борчылу белдерәбез. Оборона министрлыгы кысасында әзерләнгән документта мондый сүзләрне укыйбыз: Россиянен «Победа» оештыру комитеты тарафыннан 2001 елда Ватаныбызның хәрби тарихына бәйле истәлекле вакыйгалар һәм ветераннар белән эшләү буенча үткәреләчәк чаралар исемлеге: 1. Россия Федерациясенең «Россиянең хәрби дан (җиңү) көннәре турында» федераль законны үтәү буенча чаралар. Әлбәттә, Россия гаскәрләренең данлыклы даталарын билгеләп үтәргә кирәк. Ләкин «бөек кенәз Дмитрий Донскойның 1380 елда монгол- татарларны җиңүе» нинди патриотизм тәрбияләргә сәләтле соң? Монголлар мәсьәләсенә килсәк, ул вакытта гына түгел. Алтын Урдада аннан элегрәк чорда да алар инде булмаган. Сарайда 1254 елда Батый хан кабул иткән Вильгельм Рубрикнын әйтүенә караганда. 1227 елда Чыңгыз ханнан аңа мирас булып 5000 генә монгол кешесе калган. 150 ел эчендә табигый кимүне, төрле походлардагы югалтуларны, татарлар арасында ассимиляцияләнүне, ягъни «йотылу»ны исәпкә алсаң, алардан күпмесе генә калган икән? Менә шуңа күрә дә 1380 елдагы Алтын Урда монголлары турында сүз йөртү үзе үк җитди эш була алмый. Күпмилләтле илдә менә шулай бер милләтне икенчесенә каршы кую кемгә кирәк булды икән? Әллә ул татарларны мәңге гаеплеләр итеп күрсәтү өчен кирәк микән яисә эчке дошманны эзләү һәм табу өченме? Әгәр дә болай фикер йөртсәләр, әлеге документның авторлары «данлыклы даталар» исемлеген тагын да тулыландыра, аңа 1552 елның октябрендә—Казанны, Ә 1556 елда Әстерханны алуны да кертә алырлар иде. Шул уңайдан Иван 1П һәм Иван IV гаскәрләренең бәйсез Тверь һәм Новгород шәһәрләрен буйсындыру даталарын да бәйрәм итә алырлар иде. Әнә шулай итсәк, без кая барып чыгарбыз? Куликово кырында 1380 елгы сугышны (әгәр ул булган булса, ни әйтсәң дә ул хакта тарихи документлар да, фактик материаллар да юк, сугышның кайсы урында булуы да мәгълүм түгел) берничек тә татарлар белән руслар арасындагы сугыш дип санап булмый. Ул сугышны шулай ук ике ил. ике дәүләт арасындагы сугыш дияргә дә нигез юк, чөнки әле ул вакытта рус дәүләте юк. бары тик Алтын Урда составындагы кенәзлекләр— вилаятьләр генә булган. Әлеге сугыш булган очракта да ул бер дәүләт составындагы ике субъект, ягъни Сарайга бәйле Мәскәү кенәзлеге гаскәре белән Алтын Урданың бер вилаяте булган Кырым төмәне Мамай белән бәрелештән гайре нәрсә түгел. Куликово кырындагы сугышны бәйрәм итү Россия армиясендә хәзерге вакытта хезмәт итүче рус милләтеннән булмаган солдат һәм офицерларның күбесе өчен, шулай ук ветераннар өчен мыскыллау буларак кабул ителәчәк Татар халкынын уллары күп гасырлар буе Россия Кораллы Көчләренең аерылмас өлешен тәшкил итеп килде. Аларны шушы рәвешле мәсхәрәләү һич тә акылга сыймый. Без бөтенләй урынсыз бу бәйрәмне үткәрмәүне таләп итәбез, чөнки ул татар милләтеннән булган хәрбиләрнең дә. хәрби булмаганнарнын да рухын сындырачак. Рәсим Акчурин, генерал-полковник. РТНКА президенты. Арбек Әюпов. генерал-полковник. Ватан сугышы ветераны Алмас Әдһәмов, генерал-майор. Ватан сугышы ветераны. Раил Әбраров. генерал-майор. Ватан сугышы ветераны Әмирхан Гәрәев. генерал-майор. Ватан сугышы ветераны Абделхан Әхтәмҗан, тарих фәннәре докторы. МГИМО профессоры, Мәскәү регионы татар академия җәмгыяте рәисе Әгъдәс Борһанов. тарих фәннәре докторы, профессор, сәяси фәннәр академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең почетлы әгъзасы. Ватан сугышы ветераны, подполковник Шамил Абайдуллин. техник фәннәр кандидаты. Шамил Мөхәммәдъяров. ислам көллияте профессоры, тарих фәннәре кандидаты. Россия Фәннәр академиясе академигы. Ватан сугышы ветераны Эдуард Кульпин. философия фәннәре докторы. Россия Фәннәр академиясенең көнчыгышны өйрәнү институты профессоры. Абелхәмид Минаҗетдинов. татар академик җәмгыятенең гыйльми секретаре Гаяр Искәндәров. мөселман халыкларын үстерү фонды президенты. Бөтентатар Милли Мәҗлесе депутаты һәм башкалар «Түгәрәк өстәл» исеменнән һәм аның кушуы буенча, Мөхәммәт Миначев. «Ватан» халык-демократик партиясе рәисе. Бөтентатар милли мәжлесе депутаты. Мәскәү 18. 03. 2001 ел.