Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘРСӘ УЛ «ХӨРРИЯТ»?

БУ ХАКТА язмый булдыра алмадым. Кулга каләм алуымның да сәбәбе шул —«Хөррият» тирәсендә купкан караш фикерләр, кайбер даирәләрдә ана карата булган аеруча -игьтибар»лылык Ят кешене бер карауда белеп булмаган кебек. -Хөррият» исемен алган Азатлык Сынын да бер карашта гына анлап бетереп булмыйдыр, мөгаен Шуны истә тотып. -Хөррият1 урнашуга байтак вакыт үтсә дә. автор буларак кайбер нәрсәләрне анлатып-ачыклап китүне кирәкле дип таптым. Нәрсә сон ул -Хөррият-? Нәрсәне анлата ул? Нигә кирәге бар анын? Баштарак, монын ише сораулар еш кына колакка да җиткерелде. Яналык нинди генә, кайчан һәм ничек кенә булмасын, берьяклы тигез генә кабул ителми Кешелек табигате, күп еллар дәверендә, үзен әйләндереп алган көндәлек әйберләргә ияләшә Әгәр дә шулар арасында -ят» нәрсә килеп чыга икән, ул инде кыргый итеп кабул ителә Урам әсәре буларак. - Хөррият» ул безнең өчен ят нәрсә. Символ аша чишелүе һәм бертуктамый хәрәкәттә булуы белән ул монументаль сәнгатебезгә яналык алып килде Ә яналык. нинди генә булуына карамастан, ин әүвәле кызыксыну тудыра Аннары, эчтәлегеннән чыгып, йә этәрә, йә үзенә тарта. Әмма күнел җылысы белән сугарылган -нәрсә» этәрә алмый. Дөрес, ияләшү дигән нәрсә дә бар Ияләшү—яман гадәт Яхшыга да. яманга да ияләшергә була. Әлеге яңалыкка карата бара торган ияләшү -яман- булуы хисабына түгел, дип уйлар идем Биредә табигый ике сорау туа. Беренчесе—дөнья практикасында монын ише очраклар, куелган -урам әсәрен- ят-кыргый итеп кабул иткән очраклар бармы? Алар бар Эйфель манарасы (Париж). Азатлык статуясы (Нью-Йорк), О Цадкиннын ■Җимерелгән Роттердамһәйкәле (Роттердам), -Бабур- аталышындагы Сәнгать Үзәге (Париж) әнә шундыйлардан. Инженер Эйфельнең Бөтендөнья казанышлары күргәзмәсе очен махсус эшләгән оч йөз метрлы манарасы күргәзмә барышында «гажәеп челтәрле» булуы белән игътибарны жәлеп итсә дә. күргәзмә ябылгач сүтү-жыю эшләре бик күп вакыт соралу сәбәпле, ул шул рәвешле кыргый нәрсә булып тора бирде Париж халкы аны ят күреп, баш күтәрде, хөкүмәткә ризасызлыгын җиткерде. Авторын эт итеп тиргәде, манараны шартлатырга ниятләде Янә вакыт үтте. Күп сулар акты Манара элеккечә тора бирде ХаЛык анын кыргыйлыгына акрынлап күнегә ияләшә барды Ә хәзер? Ә хәзер. Эйфельнең манарасы булмаса. Париж—Париж булмас иде «Эйфель» Парижнын -визиткасына- әверелде . Йә булмаса. Цадкин һәйкәлен алып карыйк (бронзадан коелган, 4.5 м. чамасы биеклектә) Нигездә—коточкыч фажигагә дучар ителгән (тойгы менә шундый) бүленгәнтеткәләнгән килбәтсез гәүдә-сын. Бәгырьләргә үтеп керерлек, артка каерылып үкереп тора торган башы гына анын ни тора! Күп вакытлар үзенен -коточкычлыгы- белән ул. шулай ук. Роттердам халкы очен -ят» иде Ә хәзер дөнья күләмендә сугыш корбаннарына багышланган һәйкәлләр арасында ул беренче (!) урынны алып тора Үзенен коточкыч тәэсир калдыруы белән1 Икенчесе. Яшәп килә торган корылма-бинага «тыкшыну» мисалы. -Хөррият» белән булган кебек, кайда да булса тагын бармы? Бөтенләй -Хөррият-чә үк булмаса Кадим ЖӘМИТОВ (1946) - сынчы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда. Мәскәүдә. Санкт-Петербургта. Ижауда һәм чит илләрдән Австралиядә. Германиядә. Чехословакиядә үткәрелгән күргәзмәләрдә катнашты, әсәрләре чит ил музейларында һәм галереяларында саклана Мәскәүдә яши да андый хәлләр дә бар икән Аны табу-күрү өчен ерак барасы да юк—үзебезнен Казан Кремле, яисә Мәскэү Кремле анын ачык мисалы булып тора Барыбызга да мәгълүм булганча. Казан Кремленең Спасс манарасы биш канатлы йолдыз белән тәмамлана Ә менә анын шушы тирәлек өчен, гомумән. Кремль ансамбле өчен ят- кыргый булуы барыбызга да билгеле түгел. Дөресрәге, барыбыз да аны күрмибез- тоймыйбыз Анын үзенеке (герб, шәһәр символы) бөтенләй башкача—шул ук -бер калыптан» башкарылган булган. Аңлашыла, совет империясенә яраклашырга туры килде Шушы чорнын балалары булып, гел аны күреп үсеп, анын мэгьнәсезлегенә- кыргыйлыгына игътибар итәргә безнен вакьп та булмады Анын өстәвенә, империянең символы да бит! Ул безнен күңелләргә шул кадәр сенгән, без аны «шулай булырга тиеш» дип кабул итәбез дә Нәтижәдә. Кремльнең кыяфәте, мәгънәсе бозылды Мемориалның да кыяфәте үзгәрде, әмма бозылмады һәм киресенчә, «кыяфәтсез» бина, үз өстенә «Хөррият» символын алып, балкышлы-нурлы булды дип ышаныч белән әйтә алам Хөррият Кошы үзенен дүрт ел яшәү дәверендә, шөкер, күпләр тарафыннан кабул ителде Күнегү-ияләшү хисабына гына түгел Эчке торышы булу хисабына Көчле символлар булу хисабына Тәңречелектән килгән тамга көче хисабына. Хөррият—күп мәгънәле гарәп сүзе: азатлыкка-иреккә. күккә ыргылу, үсешкә яналыкка. киләчәккә юл алу; гүзәллеккә, сәнгать матурлыгына омтылу дигәнне аңлата һэйкәлнен төп билгеләнеше шуннан гыйбарәт ул—азатлык сыны (статуясы) Анын нигезендә Тәңречелек чорыннан безнен көннәргә кадәр житкән хикәят- риваять ята Күктә яшәүче төп Аллабыз- Атабыз мәнгелек Тәнре булса. Жир Анабыз Умай булган Кайбер очракларда ул Хумай кош итеп сурәтләнә Азатлык символын чагылдыру өчен Коштан да яхшырак символ бармы икән бу дөньяда? Ә хатын-кыз буй-сыны? «Хөррият» нигезендә Жир-Ана символы да бар Кешелек яшәеше символы Жир-Анабыз безне (кешелек доньясын) тудыручы Мәҗүсилек чорында тикмәгә генә. Жир-Анага табынмаганнар Ил Ананы да символлый ул Дөньяга чәчелгән улларын-кызларын жыю өчен күтәргән куллары белән ишарә ясый Салмак кына әйләнеп, һәрьякка тигез карашын ташлап, безгә «Хәерле көнне» башлап җибәрә Кайчандыр, көмеш кош булып. Милли мәдәният үзәгенә керү ишеге өстендәге уентыкта «утыру» өчен туган иде ул «Үзәк«нен символы булып Ана сонрак •җаваплырак» вазифа бирелде: Азатлык символын чагылдырып, җөмһүриятебезнең мөстәкыйльлек юлына чыгуын чагылдырырга тиеш иде Менә шушы кече чишелештәге -Көмеш кош», тиешле күләмгәчә зураитылып әлеге вакыйганы символларга тиеш булды. «Хөррият» исемен алып (Ә бу исемне ана сәнгать белгече Розалина ханым Шаһиева уйлап тапты Рәхмәт ана ) Нәрсә мәжбүр итте сон мемориал иттереп төзелгән архитектура корылмасына •тыкшынырга?» Аны «борчырга?» Монда ике сәбәп бар Сәбәпләрнен сәбәбе—бинанын тышкы яктан замана таләпләренә жавап бирерлек булмавы. Икенчесе—Азатлык һәйкәле (статуясы) өчен шушы урын- тирәлекнен кулай булуы Совет империясе җимерелү белән. Лениннын даһилыгы да. шәүлә кебек, сүрелде—юкка чыкты Шунын белән беррәттэн. зурлыгы мәйданы буенча Хөкүмәт йортыннан калышмаслык итеп. Лениннын бөеклеген сонгы мэртэб» мәңгеләштерү уе белән төзелгән мемориал-музей да әһәмиятен югалтты Ягъни беркемгә кирәк булмаган «ятим» бер бинага әверелде Бай жиһазландырылганбинаны мемориалның кирәге калмады дип ташландык хәлдә калдырып булмый лабаса УЛ ничек тә халык файдасына хезмәт итәргә тиеш иде Әлбәттә, бөтенләй башка вазифа йөкләнеп Мәсәлән, Мәдәният учагы иттереп. Ул «Милли Мәдәният Үзәге- исемен алып, «дөрләп кабынган учак» булды. Бу—эчтән. Ә тыштан? Анын исеме дә җисеменә туры килергә тиеш иде Күпләрнен фикере-кичерешләре буенча, яшермим, ин беренче тойгым минем дә шундый иде. ул крематорийны хәтерләтә иде. Бигрәк тә стела- баганасы крематорийның төтен торбасына ишарәли иде шул. Ничек иттереп булса да бинанын йозенә нур сибәргә, ана жан кертергә иде. дигән фикер күптәннән яшәп килде Әлбәттә, архитектурасының гомуми чишелешенә бераз - тыкшыну» юлы белән Әмма гомуми торышына зыян китермичә Автор идеясен бозмыйча Артык чыгым түкмичә Анлашыла, без ана хәзер ничек кенә карасак та. теге чорга яраклаштырып башкарылган архитектура әсәре ул Шуна күрә ана саклык-хөрмәт белән карау безнен бурычыбыз иде Шунысын да әйтү кирәк «без варварлар түгел, дөрләтеп учак кабыздык» дип, без аны (Ленинны) тарих битеннән алып ташлый алмыйбыз—мемориалында анын истәлеге өчен лаеклы урын—бер бөтен зал калдырылды Әлеге -тыкшыну" мәсьәләсендә, мондый чагыштыру урынлы булыр дип уйлыйм. Олы капкалы авыл йорты. Капка баганасында сыерчык оясы Ул гомуми корылманың, күләме-торышы белән, сизелмәслек бер өлеше булып тора. Ул гомуми кыяфәткә йогынты ясый алмый Шул ук вакытта, йортка да, тирә-юньгә дә ямь биреп, аны җанландырып тора. Йорт җиткергәндә, ул «планга» кертелмәгән, аерым куелган Ул булырга мөмкин, булмаска мөмкин Безгә менә шушы караштан чыгып эшләргә туры килде дә инде Җөмһүриятебезнең бәйрәм көненә өч ай вакыт калып бара Монын ише эшләр өчен бу бик кыска вакыт Өлгерә алмау шиге бик көчле иде. Җиде метр биеклектә булган гипс хәлендәге булачак «Хөррият», берничә кисәктән булып, юлга чыга Мэскәүдән—Казанга Бронзадан кою өчен Юлда көтелмәгән хәл була—гипс хәлендәге «Хөррият» зыян күрә Кисәклэрнен байтагы ватыла-жимерелә. Вакыт болай да тар. Гаеплеләрне эзләргә вакыт юк. Тиз арада торгызып, элекке хәленә кайтарырга кирәк. Ничек кенә булмасын. Кабат осталар яллап-чакырып. Монда инде фидакарьлеккә генә таянып булмады: изгелеккә һәркем бушлай хезмәт итә алмый Әмма, нәтиҗәдә, барыбер «Хөррият» жикде. Калган вакытны тыгыз файдаланып Дөрес һәм төгәл оештырылып һәрбер оста үзенен эшен тиешенчә, тоткарлыксыз башкарды, эшсез тору булмады. Йокы-ял вакытлары минимум булды. Шулай ук кызыксындыру дигән нәрсәне дә кин кулланырга туры килде Бу—ышанычлы, күп гасырлар дәверендә кулланыла торган сыналган ысул Монда аеруча игътибарга лаеклы бер нәрсә бар. Өч яшемдә мин Кояш урынында балкып торучы, канатларын ике якка җәйгән Көмеш кошны төшемдә күргән идем... Бу төшем соныннан, «Хөррият» үз урынына утыргач исемә төште. Ул, чыннан да, «Хөррият»кә бик охшаш иде. ...Кояш урынында, карангы күктә ялтырап-балкып торган Көмеш кош. Канатларын өскә күтәргән, җилпенми, ә үзе каядыр, өскә күтәрелә. Мине дә күтәрә сыман... Әйләнештә булуы нигә кирәк булды дисезме? «Хөррият-, тамга-символ буларак, яссы чишелештә эшләнде Шунлыктан, алдан һәм арттан караганда тулы булып күзалланса да, ян-якган күзәткәндә «чыра» тойгысы калдыра кебек иде Әлеге күнелсезлекне бетерү өчен, маяк рәвешен кочәйтү өчен, анын туктаусыз хәрәкәттә булуы кирәк булды. (Әлбәттә, мондый ысул-яналык башкача чишелештәге һәйкәлләр өчен урынлы булмас иде.) Символ-һәйкәл үзенен яшәү чорында күпне «күрде», күпне «ишетте». «Иртән торып чыктым—күрәм, канатларын җәйгән күбәләк кебек Бераздан караганда ул инде канатларын җыйган кебек иде» Бу—бер танышымнын «Хөррият» ачылганнан сон кичергәннәре Христиан динендәге икенче берәү: «Тәрегә охшашлык бар Патриарх белән кинәшү-сөйләшү кирәк Күңелсезлек килеп чыкмагае».—диде. Ә бер депутатыбыз аны бөтенләй «башкача» күргән Үзенен бер интервьюсында болай дигән «Идән юганнан сон киртәгә элеп куйган әбиемнең идән чүпрәге бу. ..» «Яшен яшәгән, ашын ашаган» бер әбигә аңлатырга туры килде монын нәрсә икәнен. «И-и. улым.—диде.—кем булса да риза—сугыш кына чыгармасын, оныкларым байтак». «Хөррият- урынына утыргач та. мине автор буларак, төп ике мәсьәлә борчып килде Нәрсә бирер ул шәһри Казаныма? Автор иңдергән символларны ачып сала алырмы9 Әйләнештә булуы, биектә утыруы тиешле нәтижә бирерме? Әйләнеш механизмы озакка чыдармы? һәйкәлнең «җилкәнле» булуы көчле жил-давыл вакытында фаҗигагә китермәсме? Беренче мәсьәлә буенча нэтижэ ясау әле иртәрәк—еллар үтү кирәк Икенче мәсьәләдә күп нәрсәләр инде ачык Әйләндерү механизмы үзлегеннән туктап карамады Туктатырга, дөрес, туры килде Бернәрсә дә мәнгелек түгел: жайлау-майлау эшләрен үткәрми булмый Еллар дәверендә, туктаусыз хәрәкәттә булып, ашалган-кыршылган урыннарын яңартырга туры килә. Өстендә бит. көне-төне хәрәкәi гаге алты тонналы «йөк»! «Жилкэнле»леге белән дә зыян күрмәде Тәүлек сәгатьләрен максимум эшкә жигүләр. автордан өстәмә чыгым- корбаннар. күнел тетрәнүләре—барысы да. шокер акланды Иншалла. «Хөрриятебез яши1 «Хөррият» хакында кызыксынучылар булды, хәзер дә булып тора Шуларлан еш очрый торганы—гонорар күләме. «Күпме бирделәр» белән «күпме алдын» тирәсендә Башта шунысын әйтим Бер генә автор да монын ише сорауга тогәл җавап бирә алмас иде. Эш куелган сораунын тыйнаксыз булуында гына түгел. Сер булуда да түгел Гонорар—ул даими рәвештә биреләалына торган эш хакы түгел Мин— Олы Сәнгатьнең ижат иясе. Олы сәнгать ташкынында үзенне «тота алу» өчен туктаусыз эзләнүләр, үз өстендә эшләүләр таләп ителә Болай эш иткәндә, гонорар артыннан гонорар булып тора алмый Бер алынган гонорар айларга, кайвакыт елларга бүленергә момкин Эш заказларның булмавында яисә шул ук авторнын алга табан булдыксыз булуында түгел. Башкарыла торган эш никадәр җаваплырак. никадәр күләмлерәк, никадәр яначарак чишелештә булса, автор шулкадәр күбрәк «таушала» күнел тетрәнүләрен (стресс) кичерергә туры килә Мондый «таушалулар» үзенне кабат торгызу өчен (ял игүләр, дәвалану, ижади уйланулар) байтак кына матди чыгымнар таләп тә Кыскасы, тормышка ашырасы әсәрен үзен өчен дә кадерле икән, өстәмә чыгымнар таләп ителәсенә әзер бул. Андый чыгымнар һәр адым саен булып торды Шунлыктан, күпме -алдын», яисә «бирделәр»—бу очракта урынсыз сорау. Шунысын ачык әйтә алам мине, автор буларак, нык борчыганы— бәһасе күктән төшмәде, һәрьяклап өйрәнелде-уйланылды Автор тарафыннан гына түгел— һәрьяклап Үз эшенне, бигрәк тә. һәйкәлгә кагылышлы «урам» әсәрләрен бәяләү бик кыен эш. «Хөррият»не дә компетентлы белгечләр ярдәменнән башка бәяләү бөтенләй момкин түгел иде. Теге заманда махсус «Бәһалар кенәгәсе» яшәп килде. Бик сирәк очракта гына гауга чыгып, экспертка мөрәҗәгать ителә иде Замана хәзер икенче "Бәһалар кенәгәсе» күптән юк. ә эксперт, әле шөкер, яшәп килә Бу очракта да нәкъ менә әлеге эксперт ярдәмгә килде дә инде Объектив бәһасен бирде Ә мин исә, автор буларак, эксперт бәһасен нигезгә алып, аны өчтән беренә кыскартып, үземнекен билгеләдем еллар буена Үзебездә батырчылык итүче табылмады Төрекләргә мөрәҗәгать иттек Алар очен вакытның гаягь тар булуы киртә түгел иде Алар әзер иделәр Ул арала үзебезнең •Татгражданпроект» институты үэенен әзер булуын белдерде Куелган мәсьәләнең изге булуын аңлапмы, көчләрен сынап карау уе белэнме. алар эшкә керештеләр һәм заказның проектын үз вакытында, тиешле югарылыкта башкарып чыктылар һәйкәл гомерлеккә куела. Гасырларга Ана иңдерелгән уйфикер алдагы ерак буыннарга җиткерелсен өчен Атабабаларынын рухы итеп Әйләндерү механизмының барабанын куюга шик калмагач, аны тиз арада тормышка ашыру кирәк иде Мондый эшләр һэрвакыт- тагыча проекттан башлана Вакыт аз—ике атна Өстәвенә. гадәттән тыш төгәллек таләп ителә торган эш Кечкенә генә ялгышу да бу очракта момкин түгел иде Механизм ике сәгатькә бер мәртәбә әйләнеш биреп, туктаусыз әйләнеп торырга тиеш Тәүлекләр буе Айлар. Әлеге проектны «Гипронииавиапром-нын вертолет заводы шундый ук тар вакыт эчендә, шундый ук югары сыйфат белән тормышка ашырды. Механизм барабанының диаметры ике метр булып, биеклеге бер метр тәшкил итте. Моны урнаштыру өчен "багана» башында урын-мәйданчык әзерләү кирәк иле әле. Очы кыйгач булганлыктан, аны туры-тигез иттереп кисәргә туры килде Багана дигәнебез, тоташ тимербетон. Беләк юанлыгындагы иксез-чиксез арматуралар. Безгә шушы мәсьәләдә Германиядә эшләнгән махсус пычкы ярдәмгә килде. Әлеге мәшәкатьләр белән шашып йөргәндә. «Хөррият»ебез язмышы һәлакәт астында кала язган иде. "Халыкара автор хокукларын яклау» дигән бик тә мөһим документны искә төшерергә туры килде безгә Кайчандыр ишетеп белә идек без аны... Бу күзлектән чыгып караганда, безнен башбаштаклыгыбыз автор эшенә тыкшыну булып карала Закон нигезендә. Бик тиз арада «мемориал»нын авторларын эзләп табу кирәк иде безгә, алар безне тапканчы... Музей бинасын проектлаучы—Ленинградның проект институты «Гипрогор» иде. Авторыархитекторы академик Полянский вафат булу сәбәпле, «түгәрәк өстәлгә» чакырылучылар— проектлау остаханәсе җитәкчесе Синев М. Ф. һәм башкалар булды Эш артык тирәнгә киткәнче, алар белән ничек тә килешергә кирәк иде Чакырдык. Очраштык. Сөйләштек. Бернинди нәтиҗә бирмәде. Сөйләшүләрне янартып карадык—нәтиҗә шундый ук. Алар катгый рәвештә каршы булдылар. «Бу— җинаять, әгәр туктатмасагыз. суд аша туктатылыр. Автор буларак, беренче Сез баш тартырга тиешсез!»—диелде алар тарафыннан. Тегермәннең тукталып кала алмаган су куласасы кебек, замана таләпләре буенча көчле импульс алган әлеге хәрәкәтне туктату мөмкин түгеллеге ачык иде инде «Аргументларга» таянып, «фактлар» китерергә туры килде. Ни эшләргә кала? ... Сыерчык оясы белән булган мисал алар өчен ышандырырлык булды кебек. Теге чор өчен яраклы булса да. музей итеп төзелгән архитектура «әсәрен» бүгенге көндә крематорий кыяфәтендә күрү, автор буларак, алар өчен дә күңелле хәл түгел иде шул Көтелмәгән хәлләрдән мондые да булды. (Белмим, дөрес эшләгәнмендерме, мин моны «бәйрәм мәзәге» иттереп кабул иттем.) Ачылу тантанасы бара. Җөмһүриятебез бәйрәм көне дә бит. Мәйдан тулы халык. Ачылачак һәйкәл төбе. Күпмедер вакыт. Президент белән янәшә басып торабыз. Безнен артта «Хөррияттә катнашучыларның кайберләре Тантананы шәһәр хакимияте башлыгы Камил Исхаков ачып җибәрде. Барыбызны да икеләтә бәйрәм белән тәбрикләгәннән сон, аның тарафыннан ук. катнашучыларга мактау грамоталары тапшыру башланды. «Катнашучылардан» беренче буларак, минем исем яңгырый. Автор буларактыр. диеп уйларга тулы нигез бар «За активное участие в создании. » Әле игътибар итмим. Мәгънәсенә төшенмим. Уй андамыни! Тарихи вакыйга бит! Мондый истәлекле көн автор тормышында гел булып тормый, лабаса! Әлбәттә. Камил әфәнде Исхаков, мона үзе дә игътибар бирмәде Анлашыла моның ише чүп-чарга игътибар итә башласа, Казан каласы кадәр кала белән идарә итәргә анын вакыты калмас иде. Грамотаны «элдереп», кабат урыныма басам. Эчтәлегенә күз йөртеп чыгам, нәкъ шулай: «За активное участие в создании памятника «Хоррият» почетная грамота вручается скульптору Замитову К. 3.» Көнен-аен кабат-кабат искә төшереп, күз алдыма китереп чыктым. Юк, 1 апрель түгел иде бу көн. Күрәмсен, моны шулкадәр мәзәк иттереп, тирәнтен, бөтен тәнем-күнелем белән кабул иткәнмен, кычкырып көләсем килде әмма булмады, һәрьяклап халык урап алган бит. Өстәвенә, Президент та янәшәдә генә басып тора. Шулай да Грамотаны тутырган-төзегән «авторның» мәзәкчел кулын кысасым килгән иде. Апрельчә шаяртканы өчен. Шулай ук, шаяртып кына... Бәлки әле сон түгелдер? Бронза һәикәлнен биеклеге жиде метр, киңлеге бишкә якын, авырлыгы — алты тонна. Мондый галәмәтне гадәттән тыш биеклеккә—илле метрга күгәрү өчен махсус кран кирәклеге ачыкланды. Вертолет башкара ала, әлбәттә, ләкин, бик күп сорыйлар 200 мен сум! Түбән Новгородта мондый эшләр өчен автокран барлыгы мәгълүм булды Аны Казанга кадәр куунын, шөкер, кирәге булмады. Тәкъдимнәре буенча, үзебездә булган көчле кранның угын озайту да җитте. Кран кирәгенчә, озайтылды-көйләнде. Җентекләп исәп-хисаплар үткәрелде. Стрелка-ук төп-төгал озынлыкта! Эш башланды. Башта әйләнеш барабаны унай гына «менеп утырды- Анын өстенэ -Ирек Кошы» утырырга тиеш бит. Кутэреп урынына җиткергәч кенә, кран тукталып калды «Кош» нәрсәгәдер терәлде Ни буллы9 Ялгышу булырга тиеш түгел иде, берничек тә! Барабаннан чыгып торган болт исәпкә алынмаган булып чыкты Нибары— 10 сантиметр! Әйтелде ки. «Хөррияттә күп кенә оешмалар, берләшмәләр иҗат төркемнәре, аерым остазлар-белгечләр катнашты Барлыгы сиксәннән артык кеше Автор буларак, аларнын барысына да олы рәхмәтемне белдерәм •Хөррият» фикерен хуплап, теләктәшлек белдерүчеләр, котлаучылар буллы Шуларнын берсе, якташым Өлфәт Хажиев. авторга багышлап шигъри юллар белән •Хөррияткә дан» дип атап, болай яза: Килер вакыт, богауларын өзеп. Татар Иле чыгар иреккә, “Хөррияткә иңгән һәйкәл нуры Барып җитәр һәрбер йөрәккә' Телгә алынмаган әле тагын бер «катнашучы» бар Үзенен серле көче белән Анын исеме— Матурлык Хатын-кызга иңдерелгән табигать Матурлыгы Әлеге Матурлыкка сокланмыйча, аны тоймыйча-сизмичә бер генә ижат әсәрем дә туа алмас иде Сүз дә юк, «Хөррият», шулай ук, шушы Матурлыкны тоеп ижат иткән әсәрем Үземнен рәхмәтем белән сәламемне тапшырам мин бу Матурлыкка1 Азатлык символы кирәклеген тирәнтен аңлап, аны тормышка ашыруда Казан хакимияте һәм анын карамагындагы «Милли мәдәният үзәге» дирекциясе зур көчен куйды Калабызнын күп кенә гасырларны үз эченә алган, үзенчәлекле архитектурасы бар Безне борынгы чорга алып кайта ала торган, күз күремендәге икешәр-очәр катлы, пөхтә йортлары белән Казаныбызны бизәп торган, тыкрык-урамнары бар Казан каласы Тукай, Сәйдәш. Шаляпин. Урманче кебек шәхесләрне бирде Көчле тавышы белән дөньяны яулаган Шаляпин, бүгенге көндә ин яхшы һәйкәлләрнең берсе булып, безнен арага—үз Иленә кайтты Бакый Урманче алдында да изге бурычыбыз үтәлде кебек—истәлеге мәңгеләштерелеп, лаеклы урынга ул һәйкәл булып утырды Алга таба да халкымнын горурлыгын тәшкил итүче Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Мэржани. Сәйдәш кебек шәхесләрнең истәлекләре мәңгеләштерелер дип. ышанасы килә Калабыз ямьләнә, янара. Шулай ук. яна йорт-корылмалар төзелү хисабына үсә дә Атабабаларыбызнын изге рухында сугарылган, күпләр хезмәтен үз эченә алган «Хөррият» калабызны тагын да ямьлерәк-нурлырак итүдә өлешен кертер. Илебез күген тыныч 'тотар». Азатлыкка чыгу юлында чын маяк була алыр дигән өмет кала авторда •Хөррият» һәйкәл булып утыргач, дустым—Татарстанның халык шагыйре Равил Файзуллин болай дигән иде: «Син үэеннен казыгыңны кактын» Бу бик мәгънәле сүзләр Рәхмәт Шулай булсын Бу сүзләрне мин татар Илендә яшәүче һәммэбезгэ борып әйтер идем -Без азатлыкка ирешүдә үз казыгыбызны кактык!»