Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан
ПРЕЗИДЕНТ АНТЫ Мәгълүм булганча, шушы елнын 25 мартында Республикада Татарстан Президенты сайлаулары булып узды Бу сайлауларда катнашучыларның 79.52 проценты М.Шәймневне яклап чыкты һәм ул жиңү яулады 12 апрельдә С Сәйдәшев исемеңдәге зур концерт залында дәүләт башлыгының вазифасына керешүе уңаеннан тантана, ягъни инаугурация булды Тантананың төп мәгънәсе—яна сайланган Президентның Татарстан халкына биргән анты •Татарстан Республикасы халкына тугрылыклы хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен. Татарстан Республикасынын дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә. Татарстан Республикасы Конституциясен һәм законнарын үтәргә, Татарстан Республикасы Презндентынын үземә йөкләнгән югары вазифаларын намус белән үтәргә тантаналы төстә ант итәм». Татар һәм рус телләрендә әйтелгән бу анттан сон М 111 Шәймиев рәсми рәвештә Президент вазифаларын башкаруга, бу очракта—дәвам игәргә кереште исәпләнә Тантаналарның, бәйрәмнәрнең дәрәҗәсе катнашкан кунаклар белән билгеләнә Россиядәге күренекле сәясәтчеләрнең һәм регион җитәкчеләренең байтагы Казанда иде ул көнне Килгән кунаклардан М Шәймиевне ин әүвәл РФ Президенты аппараты җитәкчесе А. Волошин котлады. Аннары тәбрик сүзләрен Россия хөкүмәте рәисе урынбасары В Матвиенко. РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы вәкаләтле вәкиле С. Кириенко. Казакъстан Республикасы парламенты сенаты рәисе О Абдыкаримов. Кабарда Балкар Республикасы Президенты В Коков. Башкортстан Республикасы Президенты М Рәхимов. Әзәрбайжан Республикасы вицепремьеры Э. Эфендиев. Дагстан Республи касы Дәүләт Советы рәисе М Магомедов. Адыгей Республикасы Президенты А Дзаримов. Төньяк Осетия-Алания Республикасы Президенты А. Джасоховлар җиткерде Тантанада, шулай ук. Татарстан вәкилләреннән—Казан шәһәре хакимияте башлыгы К Исхаков. Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин. Чаллы Политехник институты студенты Ю Томашевалар чыгыш ясады Татарстан Президенты исеменә йөзләгән тәбрикләү телеграммалары алынды Алар арасында Европа, Азия илләре җитәкче даирәләренең дә котлаулары бар Дәүләт Советы сессиясе кысасында уздырылган бу утырышны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф Мөхәммәтшин ачты һәм алып барды. Тантанадан сон сәнгать осталарынын бәйрәм концерты булды. ҺӘЙКӘЛ БУЛЫРГА ОХШЫЙ 1552 елда Казанны саклап шәһит киткәннәргә башкалабызда куелачак һәйкәл проектлары конкурсына 30 мартта йомгак ясалды Мәдәният министры И Тарханов рәислегендәге жюри 20 хезмәт арасыннан беренче урынга рәссам Нияз Хажиәх- мәтовнын проектларын лаек дип тапты Икенче урын рәссам Хәнәфи Нәфыйков проектына бирелде. Һәйкәлне урнаштыру урыны әлегә ачыкланмаган 1000 ЕЛЛЫК УҢАЕННАН Татарстан Республикасы Милли китапханәсе залында «Кремль—Казаннын йөрәге» дигән күргәзмә ачылды Ул башкалага нигез салынуга 1000 ел тулуга багышлана Экспонатлар итеп сирәк очрый торган археологик, тарихи һәм архитектура һәйкәлләре турында язылган китаплар куелган Болар— атаклы тарихчылар М Рыбушкин. П Заринский. М Худяков. Н Калининнын ижади эшләре Нияз Халитовнын «Казан ханлыгы архитектурасы» һәм «Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете» дигән китапларында Кремль архитектурасының күп гасырлар буе үсеш юлы үтүе турында язылган Башка авторларның китапларында Сөембикә манарасы. Благовещение соборы һәм шулай ук Кремльдәге археологик казылмалар турында мәгълүмат табарга мөмкин. ЯЗУЧЫЛАР САФЫНА 29 март көнне Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булып үтте Анда соңгы ике айда башкарылган эшкә хисап тотылды Аерым алганда. 2 март көнне уздырылган «Әдәби Тышлыктагы сурәтләр------------ -- ------------------------------------------ Тышлыкның беренче битендә: С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы. Н. Исмэгыйлевфопккурэте. Тышлыкның дүртенче битеңдә: язучы Радик Фәизов. ел йомгаклары»на нәтижә ясалды. Г. Тукайнын тууына 115 ел тулуга багышлап үткәреләчәк «Шигырь бәйрәме»нә әзерлек мәсьәләсе тикшерелде, тәрҗемә остаха- нәсенен эш планы расланды. Әлеге утырышта берничә әдип Татарстан Язучылар берлеге әгъзалыгына кабул ителде Алар арасында Әнвәр Шәрипов (Чаллы). Тәлгат Нәҗмие в (Саба). Әсхәт Сәлахов (Әлмэт) һәм Валерий Модестов (Казан) бар. Шулай итеп берлектә әгъза булып торган әдипләребезнен гомуми саны 285кә житге БӘЙГЕДӘ ҖИҢҮЧЕЛӘР 3 апрельдә бөек Тукайның 115 еллыгына багышлап, А. Алиш исемендәге балалар иҗат үзәгендә Казан шәһәрендәге мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Анда мәркәзебезнең район бәйгеләрендә жиңгән 23 укучы чыгыш ясады Докладларның темалары күптөрле, кызыклы фикерләргә бай иде. Идел буе районы 42 нче мәктәп укучысы Лилия Җәләеванын •Тукай иҗатының тәрбияви әһәмияте» хезмәте беренче урынга лаек булды Яшь ижатчылар бәйгесендә Р. Багулла. А. Арсланов. Р Шаһиева. Ф Мөслимова кебек әдәбият-сәнгать әһелләре һәм галимнәр чыгыш ясады. ӘДИП ИСЕМЕНДӘГЕ Күренекле язучы Афзал Шамовнын тууына быел 100 ел тулды. Шул уңайдан әдипнең туган авылы Танайда истәлекле очрашулар булды. Авылның урта мәктәбенә А. Шамов исеме бирелде, шунда ук. язучының музее ачылды. Яшел Үзән шәһәре һәм район хакимияте башлыгы Р Зиннатуллин карары белән татар әдәбияты өлкәсендә аеруча зур казанышларга ирешкән каләм ияләрен бүләкләү нияте белән әдип исемендәге премия булдырылды Юбилей тантаналарында Татарстан мәдәният министры И. Тарханов. Язучылар берлеге рәисе Ф. Галимул.тин. галим Г. Саттаров, язучылар М Хәбибуллин. Э.Шарифуллина. Ш Мостафин һ б. катнашты. Г. ИБРАҺИМОВНЫҢ ЯҢА ТОМЫ 100 еллык юбилее уңае белән Г. Ибраһимов «Әсәрләр»е җыелмасының сигез томы басылып чыккан иде Әмма аның бай мирасы ул томнарга гына сыеп бетә алмады Ниһаять, тугызынчы том дөнья күрде. Бу жыелмага әдипмен элекке «Әсәрләр»енә кермәгән автобиографик язмалары. хатлары, автографлары, телеграммалары. гаризалары тупланган Язматар төрле газета-журналлардан. Киев. Мәскәү. Казан. Уфа архивларыннан жыелган. Бу томлык нигезендә Г Ибраһимов— ижтимагый мәнфәгатьләр белән янып яшәүче зур дәүләт эшлеклесе. киң белемле галим, талантлы язучы, көчле рухлы, трагик язмышлы шәхес итеп күз алдына килә ШАГЫЙРЬ БӘЙРӘМЕ Шагыйрь Рәдиф Гаташнын 60 еллык юбилее унаеннан Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсендә әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Татар филологиясе һәм тарихы факультеты инициативасы белән үткәрелгән бу очрашу-кичәдә Тәлгат Галиуллин. Хатыйп Миннегулов. Нурмөхәммәт Хисамов. Азат Әхмәдуллин. Резеда Ганиева кебек галим-профессорлар белән бергә яшь студент шагыйрәләр—Луиза Янсуар. Гөлнур. Гөлназ Гариповалар да чыгыш ясады. Соңыннан юбиляр шагыйрь үз шигырьләрен укыды, автографлы китапларын бүләк итте. ӘДИБӘНЕ ИСКӘ АЛУ Күренекле әлибә, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованын тууына 100 ел тулу унаеннан 3 апрельдә мәркәзебезнең М Горький музеенда әдәби-музыкаль кичә булды Анда Сәрвәр Әдһәмова һәм Кави Нәҗминең балалары, оныклары, туганнары һәм адибәнс якын иткән әдәбият сөючеләр катнашты ЯШЬ ШАГЫЙРЬ КИЧӘСЕ 4 апрель көнне «Казан» милли мәдәният үзәгендә шагыйрь Рәмие Аймәтнен «Мәгариф» нәшриятында дөнья күргән «Шомырт салкыннары» исемле китабы чыгу уңаеннан «Тамырларым канат чыгара • исемле театрал ьләштерелгән шигъримузыкаль кичә үткәрелде Кичәдә танылган шагыйрьләр, язучылар, артистлар катнашты КОТЛЫЙБЫЗ! Әдәбият, сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен «Салават күпере» балалар журналы һәм «Таһир-Зөһрә- газетасы баш мөхәррире Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улына «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде