Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧАЛ ТАРИХЛЫ БАШКАЛА

азансунын Иделгә коя торган җирендә, «Бөек Идел сәүдә юлы-нда урнашкан Казан каласы гомер бакый төрле ил галимнәренең игътибар үзәгендә булды. Урта гасырлардагы зур һәм шанлы татар дәүләте башкаласынын тарихы, анын барлыкка килү вакыты хакында берсеннән-берсе каршылыклы фикерләр соңгы елларга кадәр яшәп килде. Монын сәбәбе, мөгаен, Казан тарихының гаять драматик характерда булуындадыр Европа һәм Азия кыйтгалары тоташкан урында бер-бер артлы төрле дәүләтләр оешкан, чәчәк аткан һәм сүнеп юкка чыккан. Әллә бу жирләрнен, кайчандыр бер тарихчы әйткәнчә, «җәннәт почмагы» булуыннанмы, Идел-Кама төбәкләрендә күп гасырлар буе сугышлар тынып тормаган. Тарихи кыйммәткә ия документлар, архивлар югалган, мәчетләр, һәйкәлләр җимерелгән, халкынын матди культурасы тулаем диярлек тар-мар ителгән Мондый ил-дәүләт тагын бар микән җир йөзендә'’ Казаннын урыслар басып алганчыга кадәрге чоры мона кадәр рәсми тарихта бик аз яктыртылды. Ул бары тик халык риваятьләреңдә, әдәби истәлекләрдә генә сакланып калган хатирәләрдән, чит ил сәяхәтчеләренең юлъязмаларыннан гыйбарәт. Фәкать сонгы елларда гына бу өлкәдә шактый кызыклы ачышлар күренә башлады. Шуларның ин зурысы, дөньякүләм әһәмияткә ия дип табылганы— Казанга 1000 яшь тулуны ачыклау булды. Узган елның декабрендә, Австралиянең Керне шәһәрендә уздырылган сессиясендә Мәгариф, фән һәм культура мәсьәләләре буенча Берләшкән милләтләр оешмасы—ЮНЕСКО Казан Кремлен «Бөтендөнья тарихи мирас һәйкәле» дип игълан итте Шулай итеп. Казан Кремле бөтендөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан танылу .иглы Тарихчы-археологларныи сонгы елларда ирешкән кызыклы ачышлары хакында тулырак мәгълүмат алырга теләп, без «Казан Кремле» археология экспедициясе җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Ф«яз Хуҗинга мөрәҗәгать иттек. Фаяз әфәнде. Казанның юбилеен уздыру мәсьәләсе моннан йөз унбиш ел злек—1884 елда ук кузгатыш. Ул чагында Дәүләт Думасы җирле бер гәзит (•Волжский вестникә язмаларына нигезләнеп, •Казанга—500 ел* дигән датаны күтәреп чыга һәм бу хакта тулырак мәгълүмат бирүне сорап Император университеты каршындагы археология, тарих һәм зтнография җәмгыятенә мөрәҗәгать итә. Әмма, җитәрлек дәрәҗәдә материаллар булмау сәбәпле. Казанның юбилее ул чагында уздырылмый колына Бер гасырга якын вакыт узгач. 1977 елда бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайталар Әмма бу юлы да. •Казанга—800 ел» дигән дата Үзәк тарафыннан яклау тапмый Бүген инде дөнья җәмәгатьчелеге •Казанга—1000 ел.'» дип шаулый Әлеге ачыш нинди җирлектә туды ? Галимнәр, бигрәк тә Мәскәү тарихчылары тарафыннан каршылыклар булмадымы' Кайчан гына Казанга 800ел мәсьәләсенә дә шикләнеп караган Үзәк ничек таныды моны, ничек риза булды ’ Гамумән. бу дата нинди чыганакларга, нинди ачышларга таянып билгеләнде? Фаяз Хужин: Бу датага тиз генә киленмәде Монын чишмә башы бик ерактан башлана Әлеге сорауга тулырак жавап бирү өчен, иң элек. Кремль территориясендә алып барылган казу эшләренең тарихына күз салу зарур Кремлы.» игътибар XIX йөздә үк башлана Шул гасырның икенче яртысында 9. «к У .м& К биредә кечкенә генә археологик казынулар үткәрелә. Кызганыч, әлеге хезмәтләрнең нәтижәсе турында бернинди документ сакланмаган. 1920 нче елларда. Кремльдәге төзү-реставрация эшләре вакытында, Татарстан археологиясенә нигез салучы олы галим Николай Калинин күзәтүләр алып бара. 1953-1954 елларда ул биредә шактый гына казу эшләре дә үткәрә. Н. Калининның хезмәтләреннән күренгәнчә. Кремль территориясендә Алтын Урда чорыннан элгәрерәк табылдыклар—XII-XI1I гасырга караганнары да булган. Шунысы кызык- бу табылдыклар турында язса да, Калинин Казан бу вакытта инде яшәгәндер дип уйламый—очраклылыкка сылтый. Мөгаен, моны раслаучы материалларның аз булуы шундый фикергә этәргәндер аны. 1970 елларда кабат археологик казу эшләре башлана. Ана Н Калининның шәкерте. Казан университеты профессоры Альфред Халиков җитәкчелек итә. «Казанга—800 ел» дигән датаны да нәкъ менә ул күтәреп чыга. Анын белән берүк вакытта эзләнүләр алып баручы археологлар—Әзһәр Мөхәммәдиев һәм Лев Шавохин да XII-XIII гасырга караган табылдыкларга юлыгалар. Кызганыч, материалларның азлыгы бу юлы да Казан төзелә башлау елын билгеләүне тоткарлый. Дөрес, ул чакта Мәскәү Казанга 800 ел тулуны билгеләп үтүгә махсус киртәләр куймый. Шулай да: «Әлегә табылдыкларыгыз азрак, эзләнүләрегезне дәвам иттерегез, материаллар туплагыз, аннан карарбыз»,—диләр. Шуннан сон озак вакытлар Кремльдә казу эшләре булмый торды. Әлбәттә, моның сәбәпләре сәясәткә килеп тоташа. 70 нче елларда Альфред Халиков шактый кызыклы әйберләр табуына карамастан, материалларын газета-журнал битләрендә бастыра алмады Ачыктан-ачык әйтергә ярамаса да, моның ни өчен икәнен татар тарихчылары эчке бер тоемлау белән сизделәр. Элек-электән Мәскәүнен көндәшләре булып Болгар. Алтын Урда саналган. Әгәр ныклабрак казына, тикшерә башласаң, Казанның Мәскәүгә караганда борынгырак, ныграк үскән, зуррак мәдәниятле булып чыгуы бар иде. Билгеле, бу ачыш Мәскәүгә шатлык өстәми. Аннан сон Кремльдә махсус рөхсәт кәгазе белән генә кереп була торган һәртөрле югары оешмалар урнашкан. Ул вакытта хәрби гарнизон да биредә иде әле. Ягъни, Кремль территориясе үзенә күрә бер кагылгысыз жир, тыюлык булып саналды. 1994 елны Президент Минтимер Шаймиев Указы нигезендә «Казан Кремле» тарихархитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оештырылды. Анын максаты—Кремль территориясендәге тузган биналарны реставрацияләүдән, кайберләрең бөтенләй җимереп, яңача корудан гыйбарәт иде. Әлеге эшләр барышында төзүчеләр жир казыганда күп кенә кызыклы табылдыкларга юлыктылар һәм безгә—тарихчыларга мөрәҗәгать иттеләр. Төзүчеләргә хәтле җирне археологлар тикшерергә тиешлеге хөкүмәт җитәкчеләре тарафыннан расланганнан сон, ниһаять, без жин сызганып эшкә керештек... Шушы чорда. «Пушечный двор»да казу эшләрен башлап җибәргәндә, мине фәкать бер генә сорау борчый иде: минем яраткан, хөрмәт иткән укытучым, татар археологларының остазы мәрхүм Альфред ага Халиков теге вакытта дөрес фикердә булдымы икән. Казанга 800 ел дип?.. Әлеге датаны Мәскәү тарафыннан рәсми рәвештә тану булмагач, ул бик кайгырып йөрде. Казаннан бөтенләй китү турында уйлады хәтта... 1994 елда ук без кайбер әйберләр таптык. Казылган жирнен ин аскы өлеше чынлап та монгол яуларына кадәр тупланган булып чыкты. Шул рәвешле тарихчы-галимнәрнсн, археологларның игътибары әкренләп Кремльдәге казу эшләренә юнәлә башлады. Һәм шушы елда ук инде мин Альфред аганың фикере дөрес булуына инандым. Алай гына да түгел, «безнең бабаларыбыз Кремль тирәсендә элегрәк тә яшәмәделәр микән9» дигән яна караш та формалашты Аннан сон тагын да кызыклырак. борынгырак табылдыклар чыга башлады Әитик. датасы хәзәр. элгәреге болгарлар чорына карый торган чүлмәк китекләре Алар, нигездә, кулдан ясалган, тупас эшләнмәләр, бизәкләре дә юк диярлек. Әмма бу чүлмәкләрнең археологик кыйммәте гаять дәрәҗәдә зур. Ни өченме? Чөнки кулдан ясалган чүлмәкләр X гасырга гына хас. XI гасырда инде аларны ыстан нарда ясый башлаганнар. 1997 елда без X гасырга караган чех тәңкәсе таптык. Аның шаукымы бик көчле булды (бу хакта алдарак әйтелер) Датасы X гасырга карый торган табылдыклар арасында гарәп дирһәме, гәрәбәдән, пыяладан ясалган муенса төймәләре, каеш прәшкәсе һ. б күп кенә кызыклы әйберләр дә бар. Менә шулай итеп, әкренләп. «Казанга нигез X гасырда ук салынган икән» дигән уртак фикергә килә башладык. Югарыда сөйләнгәннәр—болар тикшерүнең археологик ягы Моннан тыш әле без төгәл фәннәрнсн нәтиҗәләреннән дә файдаландык Ягъни, табылдыкларга физик, химик анализ үткәреп. Җирнең иң аскы, борынгы катламыннан табылган күмерне радиоуглерод ысулы белән тикшерү өчен СанктПетербургта һәм Венадагы махсус лабораторияләргә мөрәжәгать иттек. Бигүк төгәл булмаса да. әлеге ысул 50 елдан да артыкка хата җибәрми. Термолюминисцент ысулы да без көткән нәтиҗәләрне бирде Бу ысул белән борынгы чүлмәкләрнең кайсы елларда ясалганлыгын ярыйсы ук төгәл билгеләп була. Аның лабораториясе әлсгә Германиядә генә бар Берничә чүлмәк кыйпылчыгын Берлинга алып барып тикшертеп кайттык. Палинология ысулы исә X гасыр климатын, табигатен ачыграк күзалларга ярдәм итте. Бу—биологик ысул. Чәчәк атканда үсемлекләр очырган серкә җиргә төшә һәм шунда миллион еллар буе саклана. Туфракны микроскоп аша күзәтеп, шул гасырнын климатын, үсемлекләр дөньясын ку «алларга була. Табылдыкларга анализ ясауның әһәмияте зур Бая телгә алынган чех тәңкәсе табылгач күпләр моңа ышанмады «Үзегез ташлагансыз!» дип үзәккә үттеләр Моны исбат итү өчен спектраль анализ үткәрергә туры килде Бу анализның асылы түбәндәгедән гыйбарәт теләсә нинди тәнкәнсн өслегендә чак кына күгәрек сыман катлау тупланган була Шул катлауны тикшереп, тәнкәнен чынлап та озак еллар җир астында ятканмы, әллә «витринадан алынганмы» икәнлеген билгеләргә була Күрәсез, безгә менә шул дәрәҗәгә үк барып җитәргә туры Болгар каеш прәшкәсе (X гасыр ахыры). килде. Төгәл фәннәрнсн нәтиҗәләреннән тыш. биредә тагын логика дигән нәрсәне дә истән чыгарырга ярамый «Бөек Идел сәүдә юлы» турында ишеткәнегез бардыр X гасырда аның бик актив чоры була Инде IX гасырда ук Иделдә бербер артлы зур сәүдә портлары барлыкка килә Болгар. Әҗмср. Семеновка. Түбән Новгород тирәләрендә һ б Шундый актив сәүдә юлы өстендә бу чорда Казанный булмавы мөмкин түгел! Моннан берничә ел элек, әле җитди археологик табылдыкларыбыз булмаган вакытта да без «Казанга X гасырда ук нигез салынган, ул чорга караган әйберләрне әлсгә таба алганыбыз гына юк« дип фикер йөртергә тиеш идек Тиеш идек, шулай фикерләргә рөхсәт булган булса Соңгы елларда өч-дүрт халыкара конференция үткәрелде. Алар, гадәпә. август аенда була Анарчы, җир кардан арчылу белән, көне-төне дигәндәй, казынабыз Конференциягә килүчеләрне шул казылмаларга алып барабыз, табылдыкларны күрсәтәбез, сөйлибез, сорауларына җавап бирәбез Кешеләрне ышандыру җиңел түгел. Хәтта үзебезнең татар галимнәре арасында да каршы килүчеләр булды. Урысларныкын аңларга була инде—шовинизм галәмәте, ә менә татарныкын фәкать көнчелек дип кенә бәяләргә була. Бәхәсле мәсьәләләр берсе артыннан берсе туып кына торды. Мәсәлән, борынгы таш стеналар. Аларнын датасын һич кенә дә билгели алмадык. Үзебезчә, монголларга кадәрге чорныкы булсын иде дип бик каты телибез, күңел белән инанабыз, ә исбатлап булмый... 1999 елда «Борынгы Казан: барлыкка килүе һәм үсеше» дигән темага халыкара конференция үткәрдек. Егермеләп илдән. Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан шушы чор буенча шөгыльләнүче галимнәр килде. Мин анда Казанның барлыкка килү вакыты турындагы доклад белән чыгыш ясадым. Конференциядә катнашучылар «Казан X гасыр ахыры—XI гасыр башында барлыкка килгән» дигән карашны яклап чыктылар Шулай итеп, тарихка кереп калган әлеге конференциядә без Казанга 1000 яшь тулуны исбатлый алдык. Аннан соң Татарстан Фәннәр Академиясе Татарстан Президентына, Казан шәһәр Советына. Казан шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итте. Тиздән бу мәсьәлә Россия Фәннәр Академиясендә тикшерелде һәм алар тарафыннан Россия Президентына җиткерелде. Ниһаять. 1999 елнын сентябрендә, Россия Президенты Борис Ельцин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанның 1000 еллыгын үткәрү турындагы Указларга кул куйдылар. Бүгенге көндә күпләрне Сөембикә манарасының тарихы кызыксындыра. Манара, кайбер тарихчылар фараз иткәнчә XVII гасырда төзелгәнме, әллә злегрәкме? Ф. X.: Дөрес, әлегә безнен кулда Сөембикәнең ханнар чорыңда төзелгәнлеген исбатлый алырлык чыганак юк, әмма кайбер фаразлар бар. Альфред Халиков 1976-77 еллардагы казу эшләре вакытында Сөембикә манарасы янында таштан төзелгән, әмма бик начар сакланган корылма тапты. Бу корылма монголларга кадәрге чорга карый иде Ул нәкъ менә Сөембикәнең элгәресе булырга тиеш дип фикер йөртте Альфред ага. Биредә бик борынгыдан ук ниндидер манара булган, әлбәттә Монысы— бәхәссез. Чөнки анын урыны шундый—стратегик яктан караганда Кремльнең функциясе биредә ниндидер бер күзәтү манарасы булуны таләп итә. Ләкин бүгенге манараның борынгы корылма булуы—әлегә тулысынча исбат ителмәгән. Фаразлар күптөрле. Бүгенге Сөембикә—бәлки Казан ханлыгы чорында булган манараның күтәртелгән. реставрацияләнгән вариантыдыр Элек аның бәлки бер яисә ике ярусы гына булгандыр. Сөембикә манарасы һәм Нурали мәчете нигезендә нәрсәдер булган бит инде! Манара буш ләбаса! Без борынгы Казан Кремленең стеналары агачтан ясалган дип беләбез Һәрхәлдә, тарих дәреслекләрендә шулай язылган. Бу чыннан да шулаймы9 Моны ачыклау өчен Сөембикә манарасын максатчан өйрәнергә кирәк. Алдагы елларда Сөембикә белән анын янәшәсендәге Нурали мәчете арасын казу планга кертелгән. Байтак сорауларга җавапны шуннан сон табарбыз дип уйлыйбыз. Аннан сон, Сөембикә манарасының датасын билгеләү—гаять тә чагыштырмача төшенчә «Сөембикә XVII гасырда төзелгән» дип әйтү, манара шул вакытта салынган булса да, дөрес түгел. Чөнки анын урында барлыкка килмәгән Ф. X.: Әйдәгез, сүзне X гасыр ахырындагы борынгы Казаннан башлыйк Археологик казынулардан күренгәнчә, биредә җирдән ясалган вал (өеп куелган дамба сыман җир) һәм анын өстендә агач стена булган. Еллар үтү белән агач черегән, ләкин вал сакланып калган. Нәтижәдә. ХИ гасырда шул ук вал өстендәге стеналарнын кайбер урыны таштан, кайбере агачтан булган Игътибар итсәгез, Кремльнен бер ягы текә, берсе сөзәк. Ин көчле ныгытмалар, хәлбуки, сөзәк ягында—кыр ягында төзелгән. Текә һәм биек ярлардан үзеннән-үзе табигый ныгытма барлыкка килгән Инде XIII гасырга күз салыйк. Болгардагы бөтен ныгытмалар Алтын Урда ханнары тарафыннан жимертелә. Бу хәл Казанны да читләтеп үтми, атбәттә. XIV гасыр ахырларында Алтын Урда таркала, Казан әкренләп күтәрелә башлый Шушы чорда таш стеналарны кабаттан торгызалар XVI гасырда әлеге стеналарны Явыз Иван тагын җимерә Бераздан янә ремонт эшләре башлана Күрәсез, гасырлар дәвамында Кремль стенасы гел үзгәрешләр кичереп торган. Хәзерге стеналар исә XVI гасырда төзелгән Ләкин бөтенесе дә түгел Кайбер өлешләре элгәргерәк чорга да карый. Баярак телгә алып үтелгән Сөембикә манарасынын дагасын билгеләү кыен булган кебек, стена-диварлар белән дә шул ук хәл Стенанын нигезе бик борынгы чорларда салынган Ягъни, ватканнар-төзегәннәр, ватканнар-төзегәннәр, ә нигез Хәзер төзелеп ятучы Кол Шәриф мәчете янында элек казармалар урнашкан иде 1994 елда мина шул төшне казырга туры килде Төп максат—Кремль стенасының төбенә кадәр төшеп житү иде Төшәбез, төшәбез, һич төшеп җитеп булмый Җир астындагы стена ташларының матурлыгын, төзеклеген күрсәгез сез! Боларны хәтта тикшерәсе дә юк. бу—ханлык чоры' Псков XU гасыр ахырында тожлгән таш стена калдыклары өслегеннән 12 метр (!) аска төштек Шуннан сон гына стена бетте Безгә ерактан балкып күренеп торган Кремль стенасы—ул анын бер өлеше генә икән ләбаса! Тагын да зуррак кисәге җир астында яга икән анын. Шуннан сон инде миндә Кремль стенасы хакында яна фикер формалаша башлады -Юк. моны урыс архитекторлары Постник Барма белән Иван ШирәЙ төземәгән Өске өлешен бәлки алар төзегәндер, ләкин нигез—Казан ханлыгы чорыныкы! Борынгырак та булмаса әле!..» Казылган урынны тикшергәч бу фикер белән Мәскәү археологлары да килеште Алайса, күп кенә тарихчылар монарчы берьяклы гына фикердә иде «Иван Грозный килгән дә. крепость төзеп куйган*. Борынгы Кремльне күз алдына китереп карыйк әле Ул хәзергесеннән нык аерыламы? Мәйданы, ныгытмаларның урнашу тәртибе Ф. X.: Кайбер тарихчылар Кремлебезне «Урыс Кремле формасында» диләр Без моңа кискен каршы төшәбез Әгәр анын топографиясен алып карасак, элек хан сарае булган төштә соңрак губернатор утырган, бүгенге көндә исә анда президент аппараты «шәһәрчеге» урнашкан Территорияләрдәге аерма 3-4 метрдан артмый Хәзерге «Пушечный двор»да элек ханнын дружинасы, арсеналлар булган 1812 елда биредә туп койганнар. Кыскача тына итеп әйткәндә. Кремльнең һәр почмагы элек нинди функция башкарган булса, нигездә, бүген дә шуны үти. урысларының төзү ысулы түгел бу! Төшә торгач жир янәсе. шул ук калган.. Фаяз әфәнде, Сөембикә манарасыннан ерак түгел урнашкан Благовещение соборы хакында бүген шактый бәхәсләр бара. Берәүләр аны Иван Грозный салдырган чиркәү дисә, икенчеләре—кайчандыр ул Кол Шәриф мәчете булып, Явыз Иван аны чиркәү итеп үзгәрткән дип тәкрарлыйлар. Моның дәлиле итеп, Благовещение соборының кыйблага карап урнашуын күрсәтәләр... Ф. X.: Благовещение соборы мәчет булмаган, дисәң, тагын безнең халыкка ярамыйсын инде!.. Урамда зәмһәрир кыш булуга карамастан, күптән түгел генә шушы чиркәүнең подвалында казу эшләре алып бардык без. Бинаның нигезенә кадәр төшеп җиттек һәм аның «төзелеш горизонты» дигән нәрсәсен, ягъни, чиркәүне төзегәндә тупланып аерым катлау булып сакланган төзелеш чүп-чарын таптык. Катлам 1552 елгы янгын өстендә ята иде... Димәк, чиркәү 1552 елдан сон гына төзелә башлый дигән сүз була бу. Соңгы елларда. Кремль территориясендә элекке Кол Шәриф мәчетенең нигезен эзләп йөргәндә, кайберәүләр безне файдасыз шөгыль белән маташуда гаепләделәр. «Эзләмәгез, әнә бит ул!»—дип Благовешение соборына төртеп күрсәттеләр. Мин моның белән килешмим. Кайбер фаразлар буенча без Кол Шәриф мәчете хәзерге Президент резиденциясе каршындагы бакча урынында булган дип уйлыйбыз. Шул ук вакытта. Благовещение соборына кагылышлы бер шигем дә бар. Бәлки Кол Шәриф дөрестән дә собор урынында булып, аны бөтенләй Борынгы Казан астында җир асты юллары булган дип сөйлиләр. Алар бүгенгә кадәр сакланганмы? Ф. X.: Җир асты юллары булган, әлбәттә. Булмыйча мөмкин түгел—алар тарихи документлар белән раслана. Ләкин, бүгенгә кадәр ул юлларны таба алган кеше юк Кызганычка каршы, без җир асты юлларын археологик ысул белән ача алмыйбыз. Ни өченме? Без культура катламын гына казыйбыз һәм кызыл балчыкка җиткәч туктыйбыз—анда инде археологик табылдыклар чыкмый. Ә бит жир асты юллары нәкъ менә кызыл балчык катламында, хәтта 5- 6 метр аскарак та төшеп булырга мөмкин. Аннары, шулай зурдан кубып актарынырга безгә кем рөхсәт итсен7 Бу—бөтен Кремльнең астын-өскә китерү булачак лабаса! Әмма, ничек кенә булмасын, җир асты юлларын табу—киләчәк бурычларның берсе. Моны яна бер ысул белән тикшерергә уйлап торабыз. Казан дәүләт университетының геология факультеты профессоры, геофизика буенча зур белгеч 3. М. Слепак белән яхшы гына хезмәттәшлек итәбез без. Слепак җир катламын ватмыйча гына, электромагнитик ысуллар белән җир астында ниләр барлыгын «күрә торган» кеше. Куышлыкларны, су катламын һ. б. Алдагы елларда Казан посадынын жир катламын аның белән берлектә тикшерү күздә тотыла. Җир асты юллары хакында минем кайбер фаразларым да бар. Кремльдән җир асты юлы Нурали манарасы аша үткәрелгән булырга тиеш. Анда элек чишмә булган, суга йөргәннәр Шушы ук юлны Казансуга чыгу өчен дә файдаланган булулары ихтимал. Качу өчен, мәсәлән. Бик озын булса да, коридор тибында гына Кабан күленә дә юл баруы мөмкин. Баярак әйтеп үткәнемчә, монарчы бездә максатчан тикшерү үткәрелгәне Казан Кремле планы. җимереп ташлаганнар, яндырганнардыр? Һәм янгын катламы өстендә шушы чиркәүне салып куйганнардыр Ничек кенә булмасын, бер генә мәсьәләдә фикерем нык—Благовешение соборы баша ук чиркәү итеп төзелгән. булмады. Шул ук Кол Шәриф мәчетен алыйк. Анын элекке урынының кая булуы турында күпме шаулыйбыз, әмма ныклы, максатчан тикшерү уздырылмагач, дөрес нәтижәгә килә алганыбыз юк. Сөембикә манарасы белән дә шул ук хәл. Берәр кирпечен Берлин лабораториясендә тикшертсәк, нәрсә дә булса ачыкланыр иде югыйсә Археологик казулар вакытында табылган экспонатлар кайда туплана, кемнәр тарафыннан өйрәнелә һәм киләчәктә аларны кайсы музейларда күрергә мөмкин булачак ’ 1552 елгы янгын катламыннан чыккан таш ядрәләр нәрдән торган НӘНИ генә бер буклет тоттыр!.. Әлегә бу хыял гына Әмма башкалабызның 1000 еллыгына ул чынга әверелер дип уйлыйм. Төгәлрәк әйткәндә, түбәндәгеләрне эшләү күздә тотыла. I Президент резеденниясе каршындагы бакчаны казыячакбыз һәм анда ачылган борынгы корылмаларны. табылдыкларны махсус эшләнгән пыяла идән сыман әйбер аша халыкка күрсәтергә уйлыйбыз Ул чагында инде жир катламнарында Кремльнең бөтен тарихы ярылып ятачак 2. «Пушечный двор»—ин борынгы биналарның берсе булып санала. Биредә Казан тарихындагы төрле сугыш коралларына багышланган музей булачак 3. Урыны әлегә билгеле булмаса да. Кремльдәге кайсыдыр бер бинада •Татарстан археология музее» оештырылачак. Анда табылдыклар, төрле археологик материаллар тупланачак 4 1977 елгы казулар вакытында ук Сөембикә манарасы янында икс Казан ханы— Мәхмүд белән Мөхәммәт Әминнең сөякләре яткан төрбә табылган иде. (Ул сөякләр тарих институты фондында саклана). Әлеге төрбәне заманча, матур итеп реставрацияләү күздә тотыла. 5. Бүгенге көндә Кол Шәриф мәчете фонды урнашкан бинада «Татар халкының дәүләтчелек тарихы» музее оештырылачак. 6. КДУнын геофакультетыннан бирегә минералогия коллекциясен күчерәчәкләр Бу дөньядагы ин бай коллекцияләрдән санала 7. Кремльдәге хәзерге ашханә урынында «Дәүләтчелек символлары музее» оештырылачак Анда безнен әләмнәребез, герб, мөһер ише әйберләр сакланачак. X XV1-XVII гасырларда Бауман урамы бүгенге урынында булмаган—аның бер башы кыегаеп туп-туры Кремль «авызына» килеп чыккан Күптән түгел Бауман урамының бер өлешен ике катлы игеп үзгәрттеләр һәм төзелеш эшләре вакытында без әлеге иске «кыек»урамны, шул урамга тротуар итеп түшәлгән борынгы бүрәнәләрне таптык Ике катлы жир асты урамындагы бер подвалны безгә—археологларга бирәчәкләр Теге иске урамнын ни рәвешле булганын шул подвалда диорама рәвешендә күрсәтергә уйлыйбыз Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Фаяз әфәнде' Сезнең сөйләүләрдән күренгәнчә, алдагы анарда Кремль. гомумән. Казан посады үзенә бертөрле тарихи мемориаль-комплекска әйләнергә тиеш Сезгә—шушы бөек датаны ачучыларга-тарихчы-археологларыбызга уңышлар телибез Тагын да зуррак ачышлар, кызыклы табылдыкларга юлыгу насыйп итсен.' Ф. X. : Без, әлбәттә, китаплар, фәнни хезмәтләр язабыз. Ләкин алар халык өчен түгел Алар тар даирә, тарихчыгалимнәр өчен эшләнә Халыкка тышына «XII гасыр Казаныкын таш дивары* дип мәрмәр такта эленгән борынгы стенаның эчен ярып күрсәт син, табылдыкларыңны чүлмәкләреңне, тәңкәләреңне күрсәт! һәм кулына иң кызык материаллар, рәсем- Әңгәмәдәш  Ф. X.: Рәхмәт. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Казан—Татарстанда бердәнбер борынгы шәһәр түгел. Андый шәһәрләр Казаннан башка да булган. Әйтик, сонгы елларда Алабугада бик кызыклы казу эшләре үткәрелде. Баксан, Алабуга да Казан белән чордаш икән бит! XI гасырда барлыкка килгән! Казанның моннан 1000 ел элек үзе генә яшәве, әлбәттә, гайре табигый хәл булыр иде. Алай гына да түгел. Казан һәм Алабугадан да борынгырак шәһәрләр бар әле. Мәсәлән. Болгар. Ана 1100 яшьне бернинди шикләнүләрсез бирергә була. Кремль тавы итәгендә ачылган борынгы урам (Ханлык чоры). Төптәнрәк уйлап карасаң, Казанның 1000 еллыгы татар халкы өчен гаҗәеп дәрәҗәдә әһәмиятле, гаҗәеп дәрәҗәдә кадерле дата. Россиядә бер генә халыкның да (урыстан кала) шундый бай тарихы, мәдәнияте булмаган. Казанның 1000 еллыгын билгеләп үтү, бердән, рухи байлыгыбызны дөньяга таныту булса, икенчедән, гасырлар буе кыйналып та, сынмыйча, сыгылмыйча XXI гасырга